КӨТ СИН МИНЕ...
Ике дә генә җирән, ай. бер көрән.
Әйдәп алып бутый юл белән.
Мал\гаеңа ялган хак яхмышын Җуеп кына алып бутый кул белән
Халык жыры
КОШЛАРДА ДА КЕШЕ ЯЗМЫШЛАРЫ
Кереш сүз өчен
К
ешеләр нигә йорт сала? Аларга торыр урын кирәк, шунда яшәр өчен йорт сала, диярсез сез һәм хаклы булырсыт Ә мин: аларга гәрәзә кирәк, туна йорт җиткерәләр. дияр идем Тәрәзә' Тәрәзәләр ачылып китә дә. өнгә
ашкынып талгын яз исе керә башлый Аһ. шул язма хуш ис! Тулышып аккан инеш тирәли козырьга үскән зирек һәм гал-тзфөкләр. су буен камап алган шаулы камыш дәрьясы, ир астында зрсп бетмәгән кар. инеш суы. зәшәр томан, туган якларын спгынын катучы киек казлар тавышын монлы да. яңгыравыклы да иткән саф һава алдрнын барысы да бай. тәмле, кабатланмас я т исен тудыра Тормыш яме. яшәү дәрте, илһам, рух күтәренкелеге, күңелләрне канатландыра торган яз исе
Иркен әрәмә өстеннән җилдә җилпенеп кәрваннар үлә. "Тор-рыйк. тор-рыйк'" һаваларда торна тавышлары.
Чит җирләрдән кайтып барышлары
Камышлыкта үрдәкләр ави» сала: "Нарт. нарт. нарт "
Тәшәр күктә, кандадыр өстә, тургай ярсып сайрый Үзе күзгә күренми, ә жыры гирә-нкны моңга сала.
Зирек агачлары башында тупый-тупый ала карга аялары Кар-р. кар-р ' Таныш ави,. |ик бүген алараа да ятты аһәң бар сыман
Ояларына беркеткән тал чыбытында дәртләнеп, канатларын жилпн-жнлпи
сыерчыклар сайрый. Алар быел да сагынышып кайтып кундылар туган ояларына. Әнә. ишетәсезме, тәрәзәдән сыерчык сайравы ишетелә? Әйе. тәрәзәләр дөнья матурлыгын күрер өчен генә түгел, кошлар сайравын ишетер өчен дә кирәк.
Бер сыерчык оясы минем тәрәзәм каршында гына. Кошлар кайту белән, челтәр элгән тәрәзә аша шул ояда барган тормышны күзәтәм. Анда гаҗәпкә калырлык хәлләр белән танышырга була...
Пар сыерчык, кайтып төшү белән, ояны карап чыкты Эченә кереп-кереп тә, арткы ягын да. ян-яннарын да карап-тикшереп чыктылар. Тал чыбыкка кунып сайрыйлар да, тагын ояны тикшереп чыгалар, ә кичен шунда кереп, тынычлап куна калдылар. Иртән иртүк берсе тал чыбыгында сайрап утыра, ә икенчесе оя тишегеннән башын тыгып, парының ана атап башкарган ариясен тыңлый. Ул тишек алар өчен бер үк вакытта ишек тә, тәрәзә дә. Тәрәзә! Әле кошларга да тәрәзә кирәк икән бит...
Аннары кошлар өй-ояны җиһазландырырга керештеләр—ашыгып-ашыгып корыган үлән сабаклары, кош-корт мамыгы ташый башладылар. Икесе дә бик уңган икән, җан-фәрманга эшлиләр дә эшлиләр. Эшлиләр дә канатларын жилпи-жилпи тагын сайрап алалар. Исән-имин кайтып җитү шатлыгыннан, дөньяның ямьлелегеннән, тормыш матурлыгыннан, яшәү бәхетеннән оста итеп, бирелеп җырлыйлар алар.
Әнә шулай тыныч кына жырлы-моңлы берничә көн үгге. Сайрар кошкайларымның тормышы җайланды дип, мин дә иркен сулап куйдым. Тик...
Бер көнне оя өстендәге тал чыбыгында бер генә сыерчыгым утыра. Сайрамый да. талпынмый-жилпенми дә, бөтенләй пошаманга калган, боек. Үзе әле бер. әле икенче ягына карап-карап ала—парын көтә. Инде эңгер төшә башлады. Сыерчыклар, гадәттә, басу-болыннардан шуннан да сонга калмый кайталар ояларына. Ә моның пары һаман юк Ботактагы сыерчык кына түгел, инде үзем дә борчыла башладым: нишләп кайтмый?
Икәүләшеп караңгыга хәтле көттек, ә кошчыгымның пары кайтмады. Ул иртән дә, көндез дә, икенче кичне дә күренмәде. Башта кошкаем берничә тапкыр болынга барып кайтты—анда эзләде булса кирәк, аннары оя өстендә зарыгып көтте тагын, тик пары барыбер күренмәде Ниһаять, мин сыерчыккаемның кайдадыр, без белмәгән җирдә харап булуына төшендем. Шулай ук явыз карчыга тырнагына эләгепләр харап булды микәнни сайрар кошым9
Ә оядагы ялгыз сыерчык зарыгып көтүен дәвам итте. Озак көтте ул. Көтте, көтте дә, пары кайтмагач, ояны ташлап, очып китте.
Кадерле укучым' Мин сиңа тәкъдим иткән әсәрдәге вакыйгалар да әлеге мизгелне исегезгә төшерер Кошларда да кеше язмышлары. Әсәрдә дә олы сабырлык, зур түземлек, зар-интизар булып озак еллар буе бер-берсен көткән авылдашларым язмышы.
Автор
А
ппакай Вәлинең юлга чыгып китүен хатыны Зөләйха күптән көтә иде. Ни- һаять, андый көннең дә килеп җитәсе бар икән. Сигезенче Март, Хатын- кызлар бәйрәме дип тормадылар, авылның еллар буе юл йөрүдә сыналган
унган-булган йөкчеләрен, шул исәптән Вәлине дә. сельпо товарларын алып кайтырга дип. Бөгелмәгә чыгарып җибәрделәр Зөләйха моңа эчтән генә кинәнеп, жинел сулап куйды, чөнки күрше-күләннең, җитеп килсәләр дә. башлы-күзле булырга өлгермәгән чая кызлары аны күптән аулак өй үткәрергә кыстап йөриләр. Әле биш-алты ел гына элек үзе дә шул кызлар кебек ашкынып-талпыныл, качып-посып аулак өйләргә йөргән гүзәл Зөләйха, жае чыкса, үзенә һич тынгылык бирмәгән кызларның теләген үтәргә уйлап йөри иде Юк. беркатлы, саф күңелле, тугрылыклы ир хатыны серен яшереп тормады, аулак өй җыярга иренен фатихасын алып калды.
—И-и. атасы, кызларның бездә бик җыелышып утырасылары килә. Өегез зур, җылы, якты. Вәли абзый да. син үзең дә. Зөләйха апа. кин күңелле кешеләр, бер генә кич утырыйк инде, дип өзгәләнәләр.—диде сүзгә оста Зөләйха, салпы якка бераз са- лам кыстырып Вәли бу сүзләрне болай да олы күзләрен тагын да зурайтып тыңлап торды Карап торуга кыяфәте усал кешенекенә охшаса да, Вәли җайлы, күндәм, хәт-
кет син МИНЕ
та юаш та иде Майлап-жайлап, оста сүзе белән юмалап, ирен авызына гына каратып тоткан Зөләйханын теләгенә Вәли каршы киләмени инде? Авылда бер чибәр Зөләйханы яратып алды бит ул
—Ярар, анысын үзен кара' Тик ул-бу булырлык булмасын.—диде дә Вәли, атына дилбегәсен селтәп капкадан чыгып китте.
Кич житүгә Вәлинен гүничә кебек зур һәм яна ызбасында гөлт итеп пыяла куыклы унлы лампа кабынды. Ул арада берәм-берәм кызлар да җыела башлады Бу— авылда чибәрлеге, көе-моны. сүзгә осталыгы, тәртибе, нтагатьлелеге белән танылган. абруйлы кызлар иде Алар арасында ин гүзәле, күз өстендә каш түгәрәк көләч йөзле. Борһан күлендәге камыш сабагы кебек зифа буйлы, нечкә билле, үзенә әле уналты гына яшь булса да, алсу алма кебек өлгергән Палта Нурислам абзый кызы Миннур да бар иде Кышын өстендә әле бик куп кызларнын төшенә дә кермәгән сигез балитәкле кара сатин күлмәк Изүдә ияк астыннан алып балитәккә чаклы тигез итеп берсе икенчесенә янәшә кадалган өч дистәләп энҗедәй ак сәдәф Кышын сылу гәүдәсенә сыланып тора затлы күлмәк. Ике калын толымга үреп салган кара чәч. зөбәрҗәт кебек зәңгәрсу күзләр Юк. Палта Миннуры гына димәссен! Авылда гына туып-үссә дә. борынгы Болгар |үзәлләреннән һич кенә дә калышырлыгы юк Берсеннән икенчесе чибәррәк күрше кызлары Нурия. Зөһрә. Миннурнын жансөяр ахирәте Суфия, жаийөрәк ахирәте Фатыйма, тагын әллә кемнәр арасында Миннур исә аерым бер гүзәл зат. чын мәхәббәт алиһәсе иде
Авылда тире җыеп, вак товар сату белән шөгыльләнгән Палта Нурислам абзыйның икенче кызы Миннур кинәггән генә үсеп китте, кинәттән генә җиткән кызлар арасына керерлек булды, чөнки кыз күбрәк атасына охшаган эре сөякле иде. Нурислам абзый исә авылда бер таза гәүдәле кеше Баһаветдин каргнын икенче хатыныннан алтынчы, үзенең исә уникенче баласы булып туды Нурислам. Тик агасы канаты астында озак үсәргә вакыт тимәде Баһаветдин карт, сиксән яшен тутырып, якты дөнья белән хушлашканда ин кече улына унбер генә яшь иде әле Ләкин бер- сеннән-берсе әрсез, илчән, булдыклы олы ир ту ганнары ярагкан желәренә югалып калырга бирмәделәр, ипкә, кон күрергә, дөнья көтәр! ә өйрәттеләр бергә-бергә җир эшкәрттеләр, иген иктеләр, урман кистеләр Хөгга алариын "Палта" кушаматлары да әнә шул урман кисү белән бәйләнгән иде Алты туган, көн буе урман кисен, кайтыр юлга чыкканнар Ашьнулык белән Җамалетдин балтасын онытып калдырган
—Ул палта имән төбендә калды, дигән Җәләлетдин шунда, әллә ничек геле бәйләнеп. Әнә шул сүз җор телле мишәр дөньясында алариын кушаматына әйләнгән Нурислам туганнары канаты астында ипчән, тырыш, һиммәтле ир-егет булып җигә. Малын да таба, тормышын да әйбәт кенә көйләп җибәрә Хатыны Фәрхинур да бик уңган, ул ана бер-бер артлы ентет бала табып бирә, тик биш баланын гомере бәләкәй чакта ук өзелә, адарын саклап кала алмыйлар Нурислам
Син. аналары, булдыра алсан, тап инде балаларны Икесенең берсе үлсә, берсе кала, ялгызның егылып үлсә кеме кала ’ ди
Шөкер, оч кыт исән-имин үсәләр Нурислам аларны үлеп ярата, иркәли, назлый, бөтен игътибарын алармы тәрбияләп үстерү!ә бирә \ныл кызларының күбесе киндер күлмәк киеп үскәндә. Палта Нурислам кызлары затлы киемнәрдән генә—ефәк, атлас һәм сатиннан гына йөриләр Киемнәрне исә Миннур теы Бу сәләтле бала тугыз яшьтән үк тет ү һөнәренә өйрәнә. Кы 1 кеше би I аның кемнәндер күрен яңа тегелештәге. яңа модадагы киемнәрне дә тегәсе, киясе килә Бервакыт у I анасыннан со- рап-ннтеп тормыйча гына анын калын шәлен кискәләп, үзенә итәк тетә Базарга ки леп йөри торган марҗалардан күреп калган була ул итәкне Фәрхинур абыстай өр- яңа калын шәлен бозган кызын ду-у кигереп йорт әйләнә куып йөри, ә тегесе тоттырмый. кача Кисәү агачы тоткан хатыны артыннан "Тимә кызыма, тимә кызыма' дип Нурислам абзый үзе гырыклый
Уты тынчы еллар уртасында авылта Чулмам аръягыннан Хәм«ә исемле урта яшьтәге бер тегүче абзый килеп йөри Нурислам аңа вакытлыча оенен бер почмат ын бушатып бирә “Знигер шгән аяклы гегү машинасында бү агай гш>в иш аштпцч гишвп»
ренә бишмәтләр, пальто тар. туннар, толыплар тегеп бир,* Елы-елы белән ул берничә ай торып ипли Ләкин бер елны Хәм тә. мигәдер, наен кыска тота, китәргә ашыга.
Нурислам, бу сон! ы килүем, башкача сетнеи якларга килеп чыгалмам ахры Тегү машинасын, теләсәгез, кы тыңа калдырам, ли ул. Бу сүзгә уникенче яше бс тән
ЭСГАТЬ саллх
58_
барган Мнннурның шатлыгы эченә сыймый. Тегүче юлга чыгып китү белән ул машина артына утыра һәм. күп тә үтми, үсмер кыз авылда бер оста тегүчегә әверелә.
Бүген аулак өйгә киеп килгән сигез балитәкле, төнге күктәге Киек каз юлы кебек изү буйлап сузылып киткән ап-ак сәдәфле кара сатин күлмәкне дә үзе тегеп кигән иде Миңнур.
Аулак өйгә кызларның барысы да кул эше белән килгәннәр Зөһрә белән Нурия кулъяулык чигә, Суфия пирчәткә бәйли. Фатыйма йон эрли. Миңнур исә бәләкәй күрше кызына тегәсе күлмәкне чүпчеп утыра.
Үз шөгыльләре белән артык мавыкмыйча, тыныч күңел белән, бер-берсенә игь- тибарлы-дустанә караш ташлаштырып, кытлар башта үзләренең көндәлек хәлләре белән уртаклаштылар. Аннары, җыр остасы Нурия, һич кыстатмый, тыйнак, басынкы тавыш белән җыр сузып җибәрде:
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җыр күңелне ача ул,
Җырлау күңелне ача ул.
Кайгыларны баса ул.
Җырнын ахырына, дәртләнеп китеп, башка кызлар да кушылды. Әнә шулай аулак өйгә җыр белән бергә моң сибелде, кызларның күңел яктылыгыннан унлы лампа уты да яктыра төшкән кебек булды һәм әлеге садәлектән өйдәгеләрнең барысы да ямьле, рәхәт минутлар кичерде.
Шулчак тын урамда, март киченен талгын һавасында тальян гармун тавышы яң-гырады Кызлар җанланып китеп, елмаешып куйдылар: "Егетләр килә”... Миңнур гына сабырлыгын җуймады, елмаймады, гәрчә дикъкать белән караган кеше аның йөзе кызарып киткәнен абайламый калмаган булыр иде. "Минәхмәт!"—дип уйлады кыз. Сыйныфташы Минәхмәтнең тальянда уйнавын ун гармунчы арасыннан да таный ул. Болай оста һәм моңлы итеп авылда Минәхмәт кенә уйный ала торгандыр. Оста гармунчы булуы белән биләде дә инде егет Миннурның күңелен. Югыйсә үзе какча гына гәүдәле, төскә-биткә дә кызлар һуштан язарлык түгел. Тик сүзгә, җырга оста. Киң күңелле, йомшак бәгырьле егет. Мәктәптә бергә укып йөргән еллардан ук белешәләр алар бер-берсен Җидееллыкны тәмамлагач. Миңнур да, Минәхмәт тә Лашман авылына, районда бердәнбер татар урта мәктәбенә укырга китәргә уйлаганнар иде Нурислам абзый да каршы түгел иде уртанчы кызының укуын дәвам иттерүенә. Тик Фәрхинур, олы кызы Мәдинурны Нәсип башкисәре Хәбибуллага олактыргач. Миңнурны укырга чыгарып җибәрәсе килмәде, кул арасына керер кешем калмый дип, каршы төште.
Мәдинуры турында "олактыргач” дими ни диясен инде. Ул кыз артык дәртле булып үсте, аңа иртә ис керде. Чибәрлеге, килеш-килбәте дә булгангамы, егетләр дә тиз күреп алдылар үзен. Тик Нәсип Хәбибулласы, ярпач, җиңел-жилбәзәк егет кисәге . барыннан да алда өлгерде: барысыннан да алда кызның ышанычына керде., һи, булды инде хәлләр. Ярый әле койрыгын чәнчеп чапкан кырыкмыш тайга үз вакытында камыт кигертә алдылар, ату адәм көлкесенә каласылары иде барысы да.
Миңнур укырга китмәгәч. Зиннәт малае Минәхмәт тә авылда калды. Ярата, бик ярата иде ул Миңнурны. Миңнурның үзенең дә йөрәге күптән инде: “Минәхмәт, Минәхмәт",—дип тибә. Бу турыда, һичшиксез, аулак өйдәгеләрнең дә күбесе белә иде инде...
Миннурга хәзер ишектән гармунын тотып Минәхмәт килеп керер сыман тоелды, сабырсызланып ул шуны көтте. Менә ишегалдында аяк тавышлары...
Ни гаҗәп, ишектә башта хәрби киемле кеше күренде. Әстәгьфирулла! Бу бит әле ике-өч кенә көн элек армия хезмәтен тутырып кайткан Мифтах Аннан сон гына өйгә муенына ике башы чуклы озын ефәк шарфын ураган Минәхмәт, аның яшьтәш дусла-рыI Голүм белән Рәхимҗан килеп керде. Егетләрне шау килеп каршы алдылар. Игъ-тибар үзәгендә хәрби киемдәге Мифтах иде. Аның армиядән кайтуы, өйләнергә кыз эзләве турындагы хәбәр авылга көне белән таралган һәм аны Миңнур да ишеткән иде инде Урта буйлы, кин җилкәле, төп кебек таза Мифтах егетләр арасында иң чибәре дә иде буган Түгәрәк кара-туткыл йөзле, коңгырт күзле, дулкынланып, күпереп торган кара чәчле. Үз вакытында кияүгә чыгып калырга хыялланган кызлар өчен менә дигән егет! Тик Миңнур өчен түгел. Кияүгә чыгарга ана әле иртә. Инде ул ва-
кет син МИНЕ.
_59
кы г җитә икән, аның, әнә, күзләгәне—Минәхмәте бар Ана Минәхмәттән башка кеше кирәкми
Ләкин аулак өйгә килеп керү белән унҗиде яшьлек Минәхмәтнен генә түгел, егерме өч яшендәге Мифтахнын да күзләре кара сатин күлмәкле, зөбәрҗәт кебек зәңгәрс> күзләрен аска төбәп, тын гына эшләп утыручы яшь кызга төште Ана сәке кырыеннан урын күрсәткәч тә, күзләрен кыздан алалмый торды Ул Вәли абзыйнын Бәркәтәдән утырмага килгән кыз гуганы Мөгаззәмә апа янына барып утырды һәм анын колагына:
—Бу нинди асыл кош соң әле, кем кызы?—дип пышылдап кына Миннурга ымлады.
—Әйтәсен бармы: бигрәк матур шул, бу яшемә җитеп мондый да сылу кызны күргәнем юк иде әле үземнең дә. Уңганлыгына да исен-акылын китәр, кулыннан килмәгән эше юк Палта Нурислам абзыйнын икенче кызы. Миңнур бит инде, таны-мыйсынмы әллә?—диде Мөгаззәмә апа, шулай ук пышылдап
—Шулаймыни? Танырга бит Мин киткәндә Менә сиңа гомерләр Булды бу алайса. Менә кемне каптырырга кирәк мина.—диде Мифтах, ниһаять, фикерен очлай.
Чыннан да, гүзәлләрнең гүзәле Миңнурны күрү белән Мифтах тынгылыгын җуйды Кай арада үсеп жигкән дин син аны'’ һәм ул кич буе, кызлар түгәрәкләнеп әйләнгәндә дә, йөзек салышкан, табышмак әйтешкән, җырлап кына утырганда да Миннурдан күзен алмады Ләкин кыз үзе Мифтахка күтәрелеп тә карамады Анын каравы тальян гармун тартып утырган Минөхмәткә еш ташлады ул серле күзләрен Шул карашлары белән егетенә нәрсәдер аңлатасы килгән иде анын. ә тегесе аңлап җиткермәде бугай, әллә инде хәтәр киләсен җаны сизмәде
Шунысы 1аҗәп булды: күзе төшсә дә. армиядә хезмәт итеп, буын ныгытып, буй үстереп, кыюланып кайткан егет кызга, нигәдер, ым ясамады Югыйсә, җитди нияте булган егеткә кыз белән очрашып сөйләшү кирәк иде Миннурга «Юк. Мнфгах абзый, өметеңне сузма, минем күзләгән, җаным тарткан егетем бар», -дип әйтер өчен кирәк иде бу сөйләшү Ә Мифтах, кичәнен башыннан ахырына кадер Миннурга текәлеп. аның белән сокланып-сихерләнсп утырды да, мыштым гына өенә катып китге Миннур исә: «Бәладән башаяк».—дип калды Әмма тынычлана алмады
Ай, кызый. Мифтахның сиңа күзе төште бит Бу кызны каптырыр! а кирәк мина ди. билләһи менә, Мөгаззәмә таралышыр алдыннан шулай диюгә, Миннур коелып та төште..
Аны капка төпләренә чаклы Минәхмәт озатты Кыз да уйга баткан, егетнен дә кәефе китек иде
—Мифтах абзый ач козг ын кебек гел синнән күзен алмады,—диде Минәхмәт, көрсенеп
—Күрдеңмени?
—Күрмичә...
—Ә мин сине бернәрсә дә күрмисен, сизмисен дип торам, .пие Миннур бераз үпкәле тавыш белән.
Мин сине беркемгә дә бирмим, белеп тор! Иргә исемдә, кич төшемдә син минем.
—Әллә мине кемгә дә булса китәр, дип уйлыйсынмы ’
—Уйламыйм да бит .
— Уйлама да!—диде Миннур һәм җннелчә генә Минәхмәткә сыенды
Алар шулай бср-берсен тынычландырырга, юатырга тырыштылар Әмма икесенең дә күңелендә шом калды
Һәм бу шомлану нигезсез булмаган икән Икенче көнне төш житәрәк Палталарга Кыр капка Хәер|дине килен керде Анын килүенә болай артык гаҗәпләнәсе дә юк иде кебек. Нурислам абзый белән Хәйринең яшь аралары шактый булса да, бер-бер- сеннән ерак яшәмәгән бу ике эшлекле ирнең уртак мәнфәгатьләре җитәрлек, боткалары пешә алыш-бнреш итешеп, мал суешып, булышын, дус яшиләр алар
Лөкггн Хәйринең бу килүендә Миннур хәвеф сизде: Мифтахнын терәлеп торган күршесе ләбаса Хак. шулай икән бит башкода булып, кызнын башын ашарга килгән
икән бит ул ,, . . ,
Ьагггга Хәйри серем Нурислам белән Фәрхинурга гына чиште Миннур бу вакытт-а
алгы бүлмәдә тегү белән мәшгуль иде. Аннары сүзгә аның үзен дә чакырдылар.
—Менә, кызым, Хәертдин абзаң сине Мифтахка сорап килгән. Барыбыз бергә киңәшләштек тә. Ходайга тапшырып, сине бирербез, дидек...
—Сарык бәрәнен сатып җибәргән кебекме?—диде Миңнур атасын ярты сүздә бүлеп. Мона чаклы аның атасы белән болай хөрмәтсез сөйләшкәне юк иде. Ә бу юлы түзмәде. Ата-ана сүзеннән чыкмыйча, гел аларның сүзен тынлап, баш иеп яшәгән кыздан Нурислам белән Фәрхинур да аның болай әйтерен көтмәгәннәр иде.
—Мине шул Мифтахка кияүгә бирер өчен үстердегезмени?—дип дәвам итте Миң-нур.—Үзегез яхшылап уйлап карадыгызмы соң'? Мин бит аны рәтләп белмим дә. Ул да белми Безнең анын белән бер-беребезгә сүз дә катканыбыз юк. Кияүгә, белгәнемчә, яраткан, һич югында яхшылап холык-фигылен, тормышын, көнкүрешен белгән кешегә бирәләр кебек. Юк. мин сезгә сарык бәрәне түгел бау белән бәйләп җибәрергә. ә адәм баласы—үз акылым, үз фикерем, үз сүзем, теләгем бар...
Кызнын кинәт күңеле тулып китте һәм ул еларга тотынды. Бу хәлдә сүзне дәвам итү файдасыз булганын барысы да аңлады. Нурислам ахирәтенә ым ясап, аны ише-галдына алып чыкты:
—Тынычлансын инде. Әллә ничек килеп чыкты әле. Сүзне иртәгә дәвам итәрбез. Күнәр, кая китсен,—диде.
—Син, Нурислам абзый, күндер инде аны. Булачак кияү—дастуйный парин. Армиясен үгкән, кулыннан эш килә, уңган, булдыклы. Сиңа, малайсыз кешегә, бүгеннән үк настаяшшый памушник булыр.—диде башкода. Малай чактан бәхет әзләргә Урал якларына китеп, урыс арасында шомарган Хәйри сүзгә кеше кесәсенә керүчеләрдән түгел. Нурисламның авырткан җирен белә: улларың юк. булышчың, терәгең булыр кияү-балакай карт көнеңдә..
Мәсләх Мифтахының Палталарга башкода җибәрүе турындагы хәбәр авылга яшен тизлеге белән таралды. Ул Минәхмәтләргә дә тиз килеп җитте: башкода китү белән Миңнур аларга күрше кызын җибәргән иде: «Бар, сеңлем, Әхмәт абыеңа: Мифтах абзый Миңнур апаны сорап башкода җибәргән, диң. Калганын үзе аңлар»...
Кызнын сүзләре Минәхмәтнең йөрәген ярып үткәндәй булды. Башта ул хәтта юга-лып ук калды. Тик тиз айныды.
—Мин Миннурны беркемгә дә бирмим, ул—минеке,—диде ул анасы Маһиҗамал абыстайга хәлне ачып. Маһиҗамал абыстай да бу хәбәргә аптырап китте. Миң- нурны ул күптән белә, күз алдында үскән бер үк урам кызы ич Алай гына да түгел. Үзенен кул арасына керердәй кызлары булмагач, шул урам кызлары Суфия. Фатыйма һәм Миннурны еш кына ызба юарга чакыра ул. Бу уңган кызлар бүрәнәләрне, идәннәрне кыргыч белән кыра-кыра юып чыкканнан соң өй эче яктырып, ямьләнеп кала Юмарт куллы Маһиҗамал абыстай игелекле кызлар өчен итле бәлешен дә сала, пилмәнен дә пешерә, коймагын да коя, йомыркасын да куыра, чәен дә баллап эчертә. Матурлыгы да. уңганлыгы да, акылы да ярылып яткан Миннурны исә ул бигрәк тә ярата, анын белән Минәхмәте арасында кабынган хискә куана, киләчәккә күркәм өметләр баглый—бу сылу кызда үзенең беренче киленен, булышчысын, киңәшчесен күрә иде.
Җиткән улынын аянычлы хәлен яхшы аңлаган ана алгы бүлмәгә, ире Зиннәт яны-на кереп китте.
Бер карашка бик кырыс холыклы булып күренгән Зиннәт абзый авылдашлары арасында олы язмышлы, абруйлы кеше иде. Ү з чоры өчен укымышлы, алдынгы ка-рашлы егет башта туган авылында, аннары тирә-юньдә совет власте урнаштырып, соңыннан Себер якларында Кызыл Армия сафында Колчакка каршы сугышып йөргән, җәрәхәтләр алган, бер күзсез калган. Гражданнар сугышыннан соң Казанга кайтып, төрле хуҗалык тармакларында зур җитәкче булып эшләгән. Дәҗҗал Сталинның кара репрессия елларында партия, совет, хуҗалык җитәкчеләрен бер гаепсезгә берәм- берәм алып китеп ата, төрмә-лагерьларга олактыра башлагач, акыл белән яшәгән Зиннәт бер төн эчендә гаиләсен алып. Казанны ташлап Норлатка китә. Ләкин анда да озак туктамый, бәладән башаяк—урынын югалта, тавыш-тынсыз гына туган авылына кайтып төшә «Мин пенсиядәге кеше, сәламәтлегем начар»,—дип, бар яхшы тәкъ-димнәрдән ваз кичеп, гаиләсе белән тыныч кына яши башлый ул.
КӨТ СИН МИНЕ
_61
Хатынының кайнарланып, хәвефләнеп сөйләгәнен ул укый торган газетасыннан аерылмый гына тыңлады һәм килеп туган мәсьәләне ике сүз белән хәл итте:
—Әнә. Габделкадыйр картны башкода итеп җибәр'
Тырыш хезмәт, дин-иман. төпле акыл белән тормыш иткән, авыл картлары арасында абруй казанган Габделкадыйр карт, өйләнергә җыенган ир-егетләр үтенече буенча еш кына алар күзләгән кыз-кыркын йортына башкода, яучы-димче булып та йөри иде Ыспай гына киенеп, ничек сөйләшергә кирәклеген алдан ук уйлап, үз дәрәҗәсен белеп, шулай ук Палта Нурисламның да авылда кем икәнлеген истә тотып, итагать белән ишек шакып барып керде Аны Фәрхинур үзе генә каршы алды— Нурислам, һәрвакыттагыча. үз эше белән чыгып киткән иде Башта утырып дога кылдылар Өч кыз үстергән, берсен инде кияүгә дә биргән, бу эштә азмы-күпме тәҗрибәгә дә тиенгән Фәрхинур чамалады Габделкадыйр карт тикмәгә генә йөрмәс Ләкин аны ашыктырмады, үзенең сүз башлавын көгте
—Фәрхинур кызым, мин бит әле бик зур гозер белән килдем үтегезгә.—дип башлады Габделкадыйр карт, пөхтә, түгәрәк сакалын сыпырып Бик җаваплы гозер Күршем Зиннәтулланың улы Миннәхмәтне беләсе», авылга бер оста гармунчы Бик акыллы, ир җиткән, булган егет. Сезнең Миңнурны да бик яхшы беләм сокланып туймаслык кыз. Андый да гүзәл затны үстергәнегез, тәрбия кылганыгыз өчен Ходай үзегезгә мен-мен игелек кылсын' Инде. Фәрхинур кызым, тел төбемне аңлагансыңдыр Кыз да, егет тә бүген бер-бсрсе гурында уйлап яшиләр Мин улларынын теләге белән күршем Зиннәтулла, аның хәләл җефете Маһиҗамал исеменнән башкода булып килдем Белүемчә, кызың Миңнур да моңа риза. Аллага тапшырыйкмы әллә * Кавыштырыйк ике яшь йөрәкне, пар күгәрчен булып яшәрләр, иншалла Унай җавабыгызны көтәм. -диде һәм тынып калды Фәрхинур "Бу картка ничек итеп әйтерг ә инде?", дип бераз уйланып утырды Ләкин югалып кала торган хатыннардан түгел иде ул. җавапны тиз таты:
—Габделкадыйр абзый! Син инде безгә бер башкода килеп киткәнен беләсең. Әле аңа да сүзебезне кистереп кенә әйтмәдек, уйланабыз Шуны гына нскәртәм Нурислам Миңнурыбызны Мифтахка бирербез, диде Олы башыңны кече итеп килгәненә рәхмәт Нурислам кайткач та тагын бер кат уртага салып сөйләшербез Тик. үзен беләсең, мин—ир хатыны. Ир хакы бар. ир ничек әйтсә, шулай булыр
—Шулай да. кызым, тагын бер кат яхшылап уйлагыз әле Балаларның бер-берсенә тартылуы, яратышулары турында да онытмагыз Миниурыгыз да Мнннохмә1не үз итә икән. Егет ярамаслык түгел бит Мифтахка бирсәгез, аның белән кызыгыэнын ярмасы бүртерме сон? Әйе. яхшылап уйлагыз! Ашыкмый-кабаланмый Ашыккан ашка пешкән, диләр бит
—Ярар, уйларбыз. Габделкадыйр абзый, дип. Фәрхинур сабырлык белән озатып калды башкоданы. Ләкин ул чыгып китү белән
—Мин сукыр Зиннәт Мачугына ялчы үстермәдем, диде ярсып Бу вакыпа Мнң- нур үзе дә өйдә иде.
- И-и, әни. бирегез инде мине Минәхмәткә Гомерем буе рәхмәтемнән ташламам үзегезне Яратам бит мин аны . диде дә. тагын елап җибәрде Ләкин Фәрхинур кызының ялваруына колагының бер читен генә саллы —Атай Мифтахка бирәбез, диде Фәрхинур катгый иде.
Нурислам карт каядыр чыгып киткән иде. яна башкода киткәч тә. кайтып керде —Кызым, ярату өчен, чыннан да. гармунчы кирәктер, ләкин тормыш тәр өчен булдыклы ир кирәк. Анысын, әнә. анан яхшы белә, диде ул Мнннурга Бераздан тавышын йомшартты да. сүзен дәвам итте
Тыңла әле. кызым, син акыллы бала, үзен уйлап кара. Без дә бит сиңа начарлык теләмибез, булдыклы, акыллы ир белән яхшы, таза тормыпла яшәсен, дибез —Белмим бит мин Мифтах абзыйны
Яши башлагач белерсең дә. яратырсың да Без дә анан белән яратышып өйлә-нешмәдек _
Күпне күргән, тормыш тәҗрибәсен хәтсез туплаган Палта Нурислам кызынын киләчәге, бәхете турында бер генә гөн уйламады, әлбәттә Балачагы Казанда үткән, эшкә өйрәнеп үсмәгән, авылда яшәү рәтен белмәгән Зиннәт малаеннан ябәлә чык
мас. атасы да. әнә. тавык та суйган кеше түгел...
Миннур. сызланып-моңланып. бүлмәсенә кереп китте. Тегәсе әйберләре җитәрлек булса да. эшкә тотынасы килмәде—күңеле төшкән, кәефе юк. һәрнәрсәгә дәрте сүнгән иде. Әллә ничек шунда элек кызлар белән җырлаган моңсу җырлар исенә төште дә. шуларны шыңшып алды:
Кызыл төлке—кыр күрке.
Кыз балакай—өй күрке:
Кыз бала ул бик бәхетсез.
Юк бит аның үз күрке.
Җитеннәр чәчтем тигезгә.
Алып китте диңгезгә;
Әткәй, бирәсез тиңсезгә.
Гомер елармын сезгә...
Миннурнын Мифтахка чыгарга теләмәве, көн-төн борчылуы, елап чыгуы, ата- анасына ялваруы турында да халыкка ишетелә торды. Моңа Мифтахның абыйсы Имам да бик хафаланды. Әле үзе дә берничә ел элек кенә өйләнеп, яңабаштан тормыш башлаган бу зирәк акыллы, төпле ир энесенең сайлаганын хупламады, аның Миннурга өйләнү уеннан кире кайтуын сорады:
—Дөрес эшләмисең, энем Кешегә дигәнне алма, уңмассың! Өйләнү—җаваплы, зур эш ул. Мондый вакыйга шатлык, бәхет белән өртелгән булырга тиеш. Ә монда күз яше Кеше яше төшми калмый, белеп тор шуны!
Ләкин Мифтахның хәле абыйсының акыллы киңәшен тыңлаудан үткән, анын та-шы кызган иде:
—Зиннәт малае гына түгел, мин дә бик яратам, миңа да бик ошый ул кыз. Вакыт үтәр, айныр. Гөрләтеп яшәп китәрбез әле менә...
—Мин үземнең эчемдәгене әйттем. Гөлсем белән без. үзең беләсең. Хәлил белән Галиябану кебек үк булмасак та. бер-беребезне аңлап өйләнештек. Кияү белән кыз арасында баштан ук аңлашу булырга тиеш. Юк икән, димәк, мондый тормыш баштан ук бәхетсезлеккә корылган дип сана...
Мифтах бераз уйланып утырды, ләкин барыбер үзенекен әйтте:
—Соң инде, абзый. Тегермәннең ташы җибәрелде, бөртек кенә саласы калды..
Габделкадыйр карт җылы хәбәр алып кайта алмагач. Минәхмәтнең өмете өзелде. Зур ызбанын бер бүлмәсенә бикләнеп, егет башта үксеп-үксеп елады, аннары гарму-нын алып моңлы-сагышлы җырлар җырлады, тик башка чара кыла алмады.
—Ярар. улым, бетеренмә әле. бу дөньяда Палта Миңнуры гына димәгән, сиңа да насыйбы табылыр.—диде Маһиҗамал абыстай улын юатып, гәрчә үзе дә уңган-бул- ган, акыллы, сылуларның сылуы Миңнурның үзенең килене булуын бик теләсә дә.— Нишлисең бит. насыйп булмагач..
Ә бу кичне. Миңнурның иреген сындырып, анын ай-ваена карамыйча, кияүне бикәч янына, чыбылдыкка керттеләр. Шунда алар дүрт көн бергә булдылар. Дүрт көн буена сөймәс кешесе—булачак ире белән тарткалашып, кияү ирегенә буйсынырга теләмичә. жаны-тәне тартмыйча көн-төн үткәрде Миңнур. Бишенче көнне кичке якта Мифтах өенә кайтып китте—анын арчига, туй төшерергә әзерләнәсе бар иде. Дүрт көн беркая да чыкмаган Миннур да. караңгы төшкәч, көянтә-чиләк алып, кизләүгә суга төшеп китте Саф һава сулап, күңелен баскан авыр уйларны таратып, дөнья күреп кайтасы килде анын Ашыкмыйча гына барды, ашыкмыйча гына чиләкләренә су алды. ашыкмыйча гына өенә таба атлады Әллә ничек. Минәхмәтне күрәсе, анын белән сөйләшеп аласы килде аның. Күңеле гел аңа тартылды...
Йа Хода, бар икән могҗизаларың: үзләренең урамына борылган җирдә аны бер ялгызы Минәхмәт көтеп тора иде. Бу очрашудан алар икесе дә бик дулкынланып
кет < нн МИНЕ
М
килеләр. сөйләшергә сүз таба алмый азапландылар Вакыты да бик кыска бит анын Карлар эреп барган апрель киче карашы булса да. кеше күрүе бар Ишеттерсәләр, инде бикәчкә кергән кияү егете ни дияр ’
Ләкин Минәхмәт бүген тәвәккәл иде. Ул. озын-озак уйламыйча, тальянын тартып жибәрде һәм жыр бантлады
Пәкеләремне бирмәдем
Лимон кисмәссең, диеп.
Исәпләмичә дә йөрдем.
Быел китмәссең, диеп.
Китәм дисен, китәм дисен.
Кемнәргә калдырасын?
Бәгърем, гыйшык утларында
Ник мине яндырасын ’
Җибәр. Минәхмәт җаным, тоткарлама, яхшы түгел Кеше күрсә, нишләрбез'’ Соң инде, барысы да сон.—диде Миннур һәм өзгәләнеп өенә таба атлады Минәхмәт исә кайчандыр Миннур бүләк игеп бирг ән чиккән кулъяулыгы белән яшьле күтләрен сөртеп калды
Шулай да. аның бүгенге тәвәккәлле!е Миннурны тан калдырды. «Элегрәк шулай батыр, бәйсез, тәвәккәл булсаң икән. Минәхмәт җаным! Өйгә килеп, кулымнан тотып алып киткән булсаң, сина ияреп дөнья читенә барырга да риза идем бит мин Ә син югалып калдың, беренче сынау.ш ук җебеп төштен Әнә. Мифтахны кара нәсел үгезе кебек киртәләрне сындырып килеп керде Анын кебек әрсез буласы иде сиңа да " Судан өенә кайтышлый Мнңнурнын башыннан әнә шундый уйлар үтте Ләкин, сөйгән егетенә аз-маз үпкәсе булса да. аңа булган якты, саф хисләре дә таркалыр(а өлгермәгән, һаман шул көе саклана иде анын күңел түрендә
Арчи май уртасында төште Соңлап килгән, тартылган-сузылган салкын яздан, аның беренче яңгырларыннан соң авыл урамнары һаман кибеп, корып бетмәгән, арчи төшәр өчен бик үк уңай булма! ан кон иде ул. Ләкин вакыты билгеләнгән—аны кичерү мөмкин түгел, моны китап та кушмый
Язмыштан узмыш юк. Ихтыяры сындырыл!ан Миннур да. кеше арасында ким- хур булмыйм дип. туйга, арчига кешечә әзерләнде.
Күз яшьләренә тыг ылып җырлын-жырлый, алсу сатиннан ун балитәкле матур күлмәк, тагын нәрсәләрдер текте
Биек-биек ы «бала Тегү тегә кыз бала.
Кнләчәк көннәрне уйлап Йөрәккәем сызлана.
Шушми елгасы суында Биткәемне юдым мин.
Үзем былбыл, чәчем чылбыр- Ннх бәхетсез булдым мин-’
һич күрмәгән-бел мә! ән. яратмаган кешегә кияү! ә чьи армын (дөресе бирерләр') ДИ1ӘН уй анын башына да килмидер иде Гормышта әле анын монысы да була икән бил Зөбөржә! кебек зәңгәрсу күзле, түгәрәк матур йөзле. Ьорһан күлендәге камыш сабагы кебек зифа буйлы, нечкә билле, ү зенә уналты гына яшь булса да алсу алма кебек елгергон кы шып игътибарына лаек булырза карышып караган егетләр авылда бер генә түгел иде бит югыйсә Шу.ларнын кайсыберишдәре арасында Мнннурга ошардайлары ю бар иде. бүген дә бар алар. Ә менә Минәхмәт
"Ах яраткан егетемә чыга алмадым' Ьу авыр уй ана иртән дә. кон буе да. кззчен дә тынгылык бирмәде
Арчи ыгы-зыгысы берничә көнгә сузылды. Аннан соң елап-сыктап озатулар, кем-неңдер тальян шыншытуы, тарантаска җигелгән бизәүле күк атларның көйсезләнеп тыпырчынуы, дугадагы жиз кыңгырауның хәсрәт тавышы белән туй төшү... Әйе, туй төшкәндә һич уйламаган, һичкем көтмәгән вакыйга булып алды. Арчилап килгән җигүле тарантаска кияү йортына кайтып җитәргә барлыгы илле-алтмыш адым калган иде Сукыр Сәхап. Таз Нуркайлар йорты яныннан гына үтәсе дә. уңга борылып Мифтах йорты турысына барып туктыйсы. Юк икән шул әле! Атларны салмак кына йөгертеп кайткан бер вакытны, әнә шул Сукыр Сәхаплар турысын үтеп барганда, кинәт тарантасның арткы ун як тәгәрмәче күчәреннән чыгып, бер якка тәгәрәп китте. Тарантас кыйшайды, анда утырып кайткан кияү белән кәләш, кияү егете һәм башкалар чак кына егылып төшми калдылар. Арчи кайтканын карап торган авыл халкы «аһ» ште:
—Әстәгьфирулл а!
—И-и, Ходаем, ахыры гына хәерле булсын!..
—Күрәселәре бар икән әле мескенкәйләрнең...
Арчины озата килгән егетләр, арбадан сикереп төшеп, тәгәрмәчне күчәренә кую хәстәрен күрделәр. Кемдер:
—Моның чәкүшкәсе төшеп калган бит, чәкүшкә кирәк,—диде. Кайсыдыр чыбык кисәге табып китерде.
Миңнурнын ансыз да телгәләнеп беткән йөрәген шом катыш курку алды: «Шулай ук ирексезләп кияүгә бирүләре хәерлегә булмас микәнни?»—дип көенде ул зчтән генә. Миңнур җыелган халык арасында шахтер башмаклары киеп басып торган Бүсер Хатыйп Минәхмәтенең: «Ах, парин, алманың асылын аю ашый. Ә кызы, кызы1 Бигрәк жәл»,—дигән сүзләрен ишетеп алды. Ә Мифтах бу сүзләрне ишетмәмешкә салышып:
—Тизрәк маташыгыз, егетләр,—дип кычкырды. Шунда гына арчи теләр-теләмәс яңадан кузгалды.
Җыелган халык бу хәлгә борчылып, пошаманга калып, аны хәвеф-хәтәргә юрап
таралды.
Туй төшкәндә күчәреннән чыккан тәгәрмәч вакыйгасы әле соңыннан да бик озак авыл кешеләре теленнән төшмәде, күңеленнән китмәде, шомландырып яшәтте.
Бер казанга ике тәкә башы сыймый Дүртпочмаклы бәләкәй генә өйдә ике иртуган, ике килендәш, олы туганның ике баласы Дөрес, Имам белән Мифтах, өем тар булса да күңелем кин дип, күз тимәсен, дус, аңлашып, ярдәмләшеп яшиләр. Начар гадәтләре юк Авылда урыс аракысын яратып чөмерүчеләр арта бара, ә ике туган аның барлыгын да белмиләр Тәмәке дә пыскытмыйлар. Тыныч холыклылар. Киләчәккә булган ниятләре дә изге. Ин тәүгесе—Мифтахка йорт җиткерү, аларның үз куышларын булдыру. Көннәр яхшырып, яз1ы кыр эшләре төгәлләнгәч һәм Сабан туйлары узгач та, урманда диләнке алып, бер ызбалык бүрәнә әзерләргә һәм көзгә чаклы бураны бурап, такта ярып, башка хәзерлек эшләрен карап куярга. Өй салуның ние бар— бурыйсы да чутласы.. Шаярып кына әйтелгән бу сүзләр артында тирән мәгънә ятканын һәркем белә: алда әле никадәр күп тырышлык, көч куясы, мал түгәсе, кәҗә мае чыгарасы бар ике туганның. Ләкин алар аңа артык пошынмыйлар Ходай сәламәтлекне бирсен дә. дөньялар тыныч булсын. Мал табыла ул! Икесенең дә кендеге җиргә береккән, тырышлыклары җитәрлек. “Салырбыз. Авылда бер матур ызба салып куярбыз, энем, Алла теләсә. Кайгырма!—дип Имам бер генә әйтмәде инде Мифтахка, үзен дә, энесен дә дәртләндереп.—Быел өлгертеп булмас-булуын, аның өчен, үзен беләсең, көч кирәк Ә менә киләсе елга өлгертергә мөмкин, мона тырышып карарбыз" Әйе. ике туганның дуслыгына сокланып туймаслык. Монын сәбәбе дә бар Аналары. Гыйльминур абыстай, вафаты алдыннан: улларым, бер-берегезне ташламагыз, дус, терәк булып, ярдәм итешеп яшәгез, кеше арасында ким-хур булмагыз—минем сезгә сонгы сүзем шул,—диде
Гыильминур абыстайның фаҗигасе балаларын һәм якыннарын гына түгел, барлык авыл халкын тетрәндерде. Иртә дөньясын ташлап киткән Мәсләхеннән тол калгач, үсеп килгән балаларның кайгыртучан аналары, кинәшче-унашчы, авыр тормышнын бер чабуыннан өстерәүче дә иде ул. Әле иллесен дә тутырмаган хатын гел эш белән мәшгуль, үз әүхәтендә.
МИНЕ
65
Сентябрьнең ахырлары иде бугай, һәрхәлдә бакчадан бәрәнгсләрне алганнар иде Мифтах төнлә генә Шонталыдай колхоз тракторлары өчен керосин алып кайтты Тартып-йолкын яшәргә өйрәнгән Гыйльминур абыстайнын да үз башына кайнашуы булгандыр малае йоклап яткан арада тан тишеге белән чыгып арбадагы мичкәне ачты һәм ярты чиләк керосин агызды. Хәзер керосинны почмакта әзерләп куйган шешәләргә тутырасы гына калды. Өйгә кереп, почмакка үтте. Анда әле карангы иде. жилеле лампаны кабызып җибәрде Лампада да керосин беткән икән—тутырырга булды һәм шунын белән маташканда шешәсе авып китте дә. хатыннын күлмәк чабуына да керосин эләкте һәм якын гына ягулык салырга дип кыйгайтып кунган ламлы филтәсеннән күлмәккә гөлт итеп ут капты Гыйльминур абыстай чыр-р итеп кычкырып җибәргән тавышка, озын юлдан сон изрәп йоклап яткан Мифтах, сикереп торды ла. су дип уйлап чиләктәге керосинны анасынын өстснә тондырды Гыйльмннур абыстай бер мизгелдә утлы факелга әйләнде һәм ачыргаланып тышка, аннан бакча! а ташланды <3 бу вакытта Мифтах дөрләп яна башлаган өйне сүндерә башлады
Күрше Сәхап фермадан ат алып кайтканда. Гыйльминур абыстай үз бакчасы туфрагында ауный-ауный өстендәге утын сүндереп маташа иде
—Иа Хода! Гыйльминур абыстай, нәрсә булды, нишләдем ’ -дип сорады ул ике бакча аша урамнан торып Ярдәм кирәк түгелме?
—Яндым. Сәхәбетдин, яндым. Үз башыма тотындым шул красинга. үз башыма, диде дә. янып телгәләнгән күлмәк калдыкларын сөйрәп, җирлә ауный-ауный туфракка батып, кара янып беткән хагын ынгыраша-ынгыраша өенә кереп китге
Гыйльминур абыстай кичкә таба жан бирле Икенче көнне аны бөтен авыл халкы җыелып соңгы юлга озатты.
Бу фаҗига ике туганга нык тәэсир итте. Анасынын үлемендә Мифтах үзен гаепләде әйе. ул чиләктәге керосинны анасы өегенә гашлалы ла Дөрес, су дип сипте Ләкин
—Мин. мин генә гаепле, кичер әни. дип елады ул үлем түшәге өстендә яткан анасына
—Юк. улым, син гүгел. үзем гаепле, үзем. Синен мыскал ла гаебен юк. диде ул сонгы минутларында Имим ла Мифтахны тынычландырды: син гаепсез, синең урыныңда мин дә шулай эшләр идем, диде
Аналары белән булган тирән фаҗигане кичерү аларны бер-берсенә киим да якынайтты.
Ә менә ике килендәш арасында уртак тормышнын башыннан ук киеренкелек туды Яшь килен килен кергән көнне үк тулы ул киеренкелек Миңнур урнашырга елтермәлс Өммегөлсем килендәш, баш булып, төксе генә
—Әпәй сал! -дип әмер бирде Миңнур аптырап китте Имандә икән чикләвек— холыксыз икән бит өйдәш-кнлендәш Аптырарсың ла Миннурнын. авыл кызы булса да. әле I омерендә дә ипи салганы юк иле. ул үзе дә анасы салган ипине генә ашап үсте. Нишләргә? Шөкер, кызның коелып төшә торган гадәте юк—бу яклап ул анасы кызы, зирәклеге дә бар Тиз генә җыенды да. бакча аша гына анасы янына йөгерде
Мина ипи салырга куштылар, әни. аны ничек салалар'’ диде, килеп кергәч 1ә Фәрхинурны бу хәл каушатып җибәрде "Син дә үзенне кызлар тәрбияләп үстергән ана итеп саныйсын инде, әпәй салырга ла өйрәтмәгәч ' дин эчтән генә үзен-үзе битәрләп алды.
—Соң кызым, син бит авылда бер булган һөнәр иясе Балачактан тетү ине белән хыяллангач, шунын белән шөгыльләнгәч, мин аш-су әзерләү, өи җыештыру, бакчада казыну, камыр пешерү кебек эшләр белән влкы1ынны алмадым синен. тегә икән - тексен, дидем Мин гаепле инде ана
Әнкәем, кем гаепли сине? I ин түгел, мин үзем гаепле Иртәме-соңмы, андый нәрсәләргә өйрәнергә кирәк Менә килдем өйрәт, әле соң гүгел. тормышымны» башы I ына
Анасыннан әйрәнем кайткач га. Миңнур камыр оасты. ку насын пич оашына куйды Шөкер, ипи уңды, калачтан ким булмады. Тик бер генә кимче ине беленле соңыннан Миңнур ана тоз салырга оныткан булып чыкты I алссм бу вакыйгага аерым төсмер бирер! ә тырышты
Ани. уңган киленеңнең өпәен ашап кара. дип. Имам каршына китереп кунды яна пичтән чыккан ипине
Имам, кискән икмәкне сындырып, авы «ына капты, чәйни башлады һәм анын
3. .Һ \
тозсызлыгына төшенле.Мифтах та авыз итте, кызарып китте, ләкин эндәшмәде. Ә Имам эндәште. Хатынына эндәште:
—Бик ашыйсың килсә, тоз сибеп ашарсың,—диде катгый итеп. Аннары Миннурга
—Рәхмәт, килен, уңдыргансың ипиеңне. Килендәшеңнән дә уздыргансың Киләчәктә тоз салырга да онытмасаң. тәмле ипи ашаячакбыз икән әле. борчылма юкка.—диде. Каенагасының изге күңелле кеше булуы турында ул элек тә ишетеп белә иде. хәзер исә үзе моңа инанды.
Шулай да яшь киленгә сөймәс иргә, яңа гаиләгә ияләшү җиңел булмады Озак вакыт ул никахлы иргә "Мифтах абзый" дип эндәшеп йөрде. Югыйсә, сирәк тә эндәшә ул аңа. ләкин барыбер: "Мифтах абзый. Мифтах абзый" . Мифтах исә моңсу гына, әмма мәгънәле итеп хатынына карап тора. Озак карап тора ул аңа. тик эндәшми, үзе бер аңлар әле. дип уйлый бугай. Өйдә алай әйтүенә күнеккәнсең инде, әле бит..
Бер көнне шулай Мифтах урамдагы бүрәнәләр өстендә күрше ир-атлары белән сөйләшеп утыра иде. Өйдә аш пешкән булган күрәмсең, яшь килен чыкты да.
—Мифтах абзый, ашарга кер,—дип эндәште. Мифтах күршеләре янында уңайсызланып, кызарып китте. "Хәзер керәм. Миңнур абыстай".—дип шаяртып кына алырга да бит. яшь шул әле. тәҗрибәсе җитми. Ә менә күршеләр арасында шаяртучылар бар. Сукыр Сәхап. Мифтахтан унбер яшькә олы булса да: Ьар. бар. "Мифтах абзый", ашың суына".—дип. “абзый" сүзенә аерым басым ясап, төрттереп алды Ләкин Мифтах авыл сәхнәсендә спектакльләрдә уйнап, бик матур җырлап, шаян сүзгә дә оста күршесенә үпкәләмәде—дуслар иде алар.
—Син мине уңайсыз хәлгә калдырма инде. Миңнур. ничектер башкача эндәшергә тырыш.—диде Мифтах өйгә кергәч, йомшак кына битәрләп. Тик Миңнур аның бу сүзләрен әллә онытты, әллә аларга игътибар итмәде—"Мифтах абзый" дип эндәшүен дәвам итте.
Шундый үзенә хас бер халәттә биш атна вакыт үтте. Әйе, бары биш атна вакыт калган булган сугыш башланырга, дөньяның астын-өскә китерергә, изге ниятләрне җимерергә, тыныч тормыш иткән, ачлы-туклы көн күргән халыкның бүгенгесен дә. киләчәген дә кара язмыш кочагына ташларга...
Тагын ике атна вакыт борчылып, янып-көеп. китәр көнне санап үтте. Ләкин тиз үтте ул. Сигезенче июльдә Мифтах, бер төркем авылдашлары белән, сугышка чыгып китте.
—Мин монда яши алмам, син миңа атам-анам янына кайтып яшәргә рөхсәт ит инде үзең кайтканчы.—диде Миңнур Мифтахны озатканда.
—Әйе, әйе. кайтып тор. шулай дөрес булыр.—диде Мифтах та. Юк. алай җайсыз, киребеткән, усал кеше түгел бит үзе. Тыныч, гел кайгыртып, җайлы гына сөйләшеп, хәлен сорашып, киңәш итешеп тора. «Син, Миңнур. борчылма! Без синең белән бик матур яшәрбез әле. Яме? Йорт торгызырбыз, мал-туар булдырырбыз. Син миңа ма-лайлар. кызлар табып бирерсең. Аларны бергә үстерербез, укытырбыз. Мин бит сине бик яратам Күрерсең мин сине һич кимсетмәм, кул тидермәм, сөеп кенә торырмын".—дип кенә әйтә дә бит. яратып булмагач нишләсен соң?..
* * *
Анасы моңа шатланды гына. Йортта аның кул арасына керердәй кеше дә калмаган, кече кызы Минхәяткә әле ундүрт тә тулмаган иде. Инде тормышка чыгып, ирен сугышка озатып, аерылу-каерьглу сагышларын татыган, кайгылардан басынкыланып киткән, еш кына уйланып йөри башлаган кызының үз яннарына кайтуы, кабат алар белән бергә яшәве Палта Нурисламның үзе өчен дә. Фәрхинуры өчен дә, зур шатлык булмаса да, күңел тынычлыгы бирә иде: "Үз канатыбыз астында, зур афәт—сугыш барган чорда бар авырлыкларны, кайгы-хәсрәтне бергә-бергә кичерү җиңелрәк булыр"...
Иң яшь. иң һиммәтле ир-егетләре, колхозның көтү-көтү иң көчле. "РККА’ категориясен алган иң көчле көтү-көтү атлары фронтка озатылгач. авып бушап, шып- шыр булып казлы Колхоз эше хатын-кыз. малай-шалай, карт-коры җилкәсенә төште Миңнур да хәзер һәр көн. иртәдән алып кичкә кадәр, кырда, басуда, йә булмаса ындыр табагында булды. Иген өлгерде дә уракка төштеләр. Авыр тимер ургыч-
кет син МИНЕ
лабогреззкаларт а жигәргә атлар калмагач, арышын ла бодаен һәм башка игеннәрне дә урак белән урырга керештеләр Ә урак өсте—авылда эшнен ин тыгыт. кызу чагы ул Башкалардан бераз калку, инде ныгып килгән яшь Патга Миннуры урагын да урды, көлтә дә куйды, аны ындырга да ташыды, сугуда да катнашты, сатам да өйде
Илдә сугыш бару тормышны нык үзгәртте Шатлыклы көннәр, күңел күтәренкелеге юкка чыкты. Кешеләрнең тирән хәсрәтле, уйларга уелып киткән чаклары Аларнын оар белгәне тырышып эшләү. Эш арасында хатын-кызнын бар сөйләшкәне дә— сугыш турында. Башта халык арасында "Кызыл Армия—көчле, ана немецлар гына каршы тора алмас, алар үз башларына башладылар сугышны, безнекеләр ике-өч атнада акылга утыртырлар килешүне бозып кергән дошманны . дигән юатулы сүзләр йөрде Ләкин көн артыннан көн. атна артыннан атна уза торды, ә Германия г аскәрләре. кала- салаларны җимерә-җимерә. илнең үзәгенә таба үтә торды Мондый хәл барысының да күңеленә шом салды Ул Миннурны да уйландыра шомландыра иде
Хагыннар сугышка чыгып киткән ирләреннән, туганнарыннан инде хатлар да ала башладылар Кайсынын хаты юлдан, кайсынын инде фронттан килеп төшә.
Бер көнне кич белән почтальон Миннурга да өч почмаклы бәләкәй генә хат биреп кигте. Яшь хатынның 1 омерендә тәүге тапкыр хат алуы иде бу Моңа кадәр анын әле үзенең до кемгә булса да хат язганы булмады, жанап та атнаны юк иле Бу вакыйга күңелендә аерым бер халәт тудырды Ашыгып хатны ачты һәм укын башлады—ул Мифтахтан иде.
"Сагынычлы хат башы, яз каршы!
Бу дөньяда минем өчен иң кадерле кешем булган газиз хатыным Миннур! Сиңа ашытыч чапкан эшелонда баручы ирен Мифтахтан кайнар сәлам' Шулай ук бабай белән әбигә. Минхәяткә. мине сораган күрше-күләнгә, туганнар!а сәлам тапшырырсыз. Вакыт тар. кыска гына үзем турында Казанда озак тормадык, безне— кадровый армиядә хезмәт иткәннәрне ашыгыч рәвештә фронтка озаттылар Юлыбыз көнбатышка таба Башта төрле уйлар гизә. Миннур. күңел лә тыныч түгел Сине дә саг ынырга өлгердем, тик кайчан кайтулары билгесез. Дөресен әйтим: алда шундый язмыш көтөсен мин күптән белдем Минем кебек армия хезмәтендә булганнарның барысы да сизенә иде сугыш буласын Шуңа да бит мин. ти зрәк кайтып, өйләнеп калуны хуп күрдем. Дөрес, минем элек авылда күзем төшеп иөртән кызым булмады син аны яхшы беләсең. Ә менә кайткач, сине күрдем лә. исем-акылым китте, гашыйк булдым Ләкин син мине кичер синен артыннан йөрертә. ышанычымны акларга минем вакытым калмшан иде -әйләнүне башкода белән I енә хәл итәргә уйладым. Билгеле инде, син моңа риза булмадым Монын өчен мин синен каршыңда үземне чын-чынлап гаепле саныйм, ләкин ул вакытта башка чарам юк иде. Ин мөһиме, мин бит сине бик яраттым, бүген дә яратам. Ходай гомерләремне биргән булса, киләчәктә дә бик-бик яратып яшәрмен. Бу дөньяда син минем өчен бердәнбер—шуны онытма! . Тизрәк дошманны жинеп. кайтып керүләр насыйп булсын! Яшисе ззде әле яшисе иде".
Үз исеменә тирән ярагу хзгее белән язылган хаты укыганнан сон. Мнннурнын күңеле тулып китте. Өйләнгән чорда Мифзахнын өсте-өстснә “Мин сине яратам бит", дигән сүзләренә әллә ни ышанып га бетми иде Миннур. ә менә бу хатны > кын чыкканнан соң анын күңел түренә ниндидер бер өмет. тынычлану хззее кереп урнашты Күнел алмак —бер гурам. Җылы итеп язылган хат та жанта үзгәреш кертә ала икән бит...
Миннур барысы турында да уйлый, башы аның һәрвакыт уйда Мифтах сут ышка чыгын китте, ә Мннәхмәт әле аиылда Ләкин те1е апрель кичендә сулан казггканла очрашканнан соң аларнын юллары әле бер тенә мәртәбә дә кисешкәннәре юк Бер авылда яшәп тә очрашма инде! Әллә Мннәхмәт үпкәләдеме ана’ О нигә соң әле үпкәләр!ә тиеш ул * Мнннурнын нинди гаебе бар инын каршында’ Үз язмышын, сөйгән кы зы я змышын нкесенен файдасына хәл итәргә кирәк оу.иан җитди көннәрдә җебеп төшкән, бүлмәсендә үз гармунына узс сзздрәи утыр!вн кеше үзе гаепле була түгелме сон.’ Беренче сынау да ук с! ет .ип сн исбат итә алмат ан кеше белән 6> катлаулы тормыш юлын ишә-ин торып үтә алырлар иде микән сон' Бәлки, үзс теләнәсе дә Мнннурнын ата-ана иркснә буйсынып Мифтахка чытуы дәрес тә бу нандыр-
Мифтах, әнә. ү з-ү зенә нык ышанган, бәйсез, үз эшен алдан ук уйлап башкара юрзан кеше. Тормышта да аңа шянып яшәү мөмкин булачак Сугыштан гына исән-имин
әйләнеп кайтсын Анын өйләнгәч тә: “Син, Миңнур. борчылма! Без синен белән бик матур яшәрбез әле. Яңа йорт торгызырбыз, мал-туар булдырырбыз. Син мина малайлар, кызлар табып бирерсең. Аларны бергә үстерербез, укытырбыз".—дигән сүзләре бүген дә Миңнурнын колак төбендә.
Юк. юк! Минәхмәт турында, ничек кенә ул исенә төшмәсен, уйламаска тырыша. Никахлы хатынның тормышка чыкканчы яратып йөргән егете турында уйлавы да ярый торган эш түгел бит әле аның. Нишлисең сон инде язмышың шулай булгач? Өлешенә тигән көмеше Мифтах булды анын. Минәхмәт түгел. Хәзер инде ул Мифтахы турында гына уйларга, аның турында гына кайгыртырга тиеш. Инде Ходай гомер биреп, ана Мифтахы белән яшәү насыйп иткән икән, бәлки әле аны чын-чынлап ярагып та куяр. Бер мәхәббәт бетә, икенчесе килә, дигәннәр бит борынгылар.
Көз җитте. Көннәр салкынайтып, туңдырып җибәрде, ләкин колхозның эше тә-мамланмады. Хатыннар ашлык җилгәрделәр, фронтка дип икмәк әзерләделәр.
Мифтахтан хатлар килеп торды: «Сугышабыз, ләкин дошман көчле булып чыкты. Чигенә-чигенә сугышабыз»,—дип язды бер хатында. Аннары декабрь ахырында, һич көтмәгәндә, үзе кайтып төште. Уң кулының беләзеге яраланып, госпитальгә эләккән булган икән. Төзәлгәнче дип, өенә кайтарып җибәргәннәр.
Аерылышып торган дүрт ай ярым вакыт эчендә тәмуг утыннан кайткан Мифтах-ны танырлык та түгел иде. Ул бик ябыккан, каралган, күзләре төпкә төшеп утырган, үзе кырысланган, уйчанланган. Шул ук вакытта яшь хатынын бик нык сагынган, анын эче-тышы тулы наз иде.
—Сине бик яратканга, өзелеп сагынганга Ходай минем җанымны саклагандыр, сине кайтып күрергә насыйп иткәндер. Ә анда... Анда мәхшәр, Миннур. тәмуг мәхшә-ре. Көне-көне белән, бигрәк тә каты бәрелешләрдән соң, ничек исән калуыма гаҗәпләнеп тора идем. Әгәр кабат кайталмасам.. Кабат кайталмасам... Көчләп өшәндем бит мин сиңа, зинһар, бәхилләрсең инде...
Миңнур үзе дә юксынып торган иде. Яраланып, сугыш михнәтен кичеп, бөтенләй үзгәреп кайткан иренә карата мөнәсәбәте кинәт үзгәрде, күңеле йомшарды, бар игъ-тибарын аңа юнәлтте. Ир хакы—тәңре хакы. Көн саен су җылытып, булган дарулар белән аның ярасын юып, дәвалап торды ул. Тәмле-тәмле аш-су әзерләде. Шөкер, Нурислам йортында ризыкка кытлык юк иде әле ул вакытта.
Шушы бергә булган көннәр Мифтах белән Миннурны уйламаганча якынайттылар Өйләнешеп тә, назлашып, упыкый-чупыкыйлы рәхәт көннәр күрергә насыйп булмаган яшь ир белән хатын тормышында яңа чор башланды бугай. Яу кырынын ачы газапларын татып кайткан Мифтах бертуктаусыз күргәннәрен сөйләде. Элек ул бик ачылып сөйләшми торган иде. ә хәзер ни гаҗәп, уйлана да сөйли, уйлана да сөйли, әйтерсең лә теле ачылган бала. Өйләнгәч, бер дә армиядә күргәннәре турында сөйләмәгән иде.
—Миңнур. беләсеңме... Беләсеңме, мин бит сугышка барып кермәс борын ук бетә яздым!
"Бетә яздым” дигән сүзне ул ничектер тупас итеп, ачу белән әйтте сыман.
—Ә ничек?
—Сөйлимме сон?
—Нишләп сөйләмисен ди инде, сөйлә, билгеле.
Мифтах хатынына эчкә баткан, моңсуланып киткән күзләрен текәде.
-Сөйлә, мин тыңлыйм.—диде Миңнур һәм ниндидер бер аерым якынлык белән иренең кыска чәчләреннән сыйпап алды.
Мин сиңа Смоленск турында әйткән идем инде. Безнең Казанда оешкан полкны шуның тирәсенә илтеп ташладылар бит. Анда... Анда. Миннур, коточкыч хәлләр иде ул көннәрне Кыскасы, безне тәмуг утына илтеп керттеләр. Шулай... эшелон Көнбатышка үрмәли Башта хәвеф-хәтәрсез генә бардык. Эшелон еш кына туктап тора башлады Бер көнне иртәнге якта ачык вагон ишекләреннән күрсәк, “аһ” иттек: тимер юлның ике ягында безгә каршы, ягъни кире юнәлештә качаклар ташкыны агыла. Очсыз-кырыйсыз җигүле арбалар, жәяүле халык: картлар, карчыклар, хатын-кыз, балачага Кайсылары бәләкәй арба тартып баралар, аркаларында биштәр, кулларында эреле-ваклы төеннәр, көтүе белән мал-туар куып киләләр—сыерлар, бозаулар, кәжа-
КОТ СИН МИНЕ
сарыклар, чиный-чиный чабучы дуңгызлар. Ин кызганычы—аналары, әбиләре белән оерт ә атлаучы өч. дүрт, биш яшьлек балалар Алары да төенчек белән Йөрәк өзгеч күренеш, кызганып үләрсең, Миннур.
—И*и. Ходаем, кая баралар сон алар''
Соң, кая булсын инде: сугыш астыннан качалар Кая барып житәселәрен алар үтләре дә белмиләр, мескеннәр Бөтен максатлары—СУГЫШ җиреннән ераккарак кач\. исән-сау калу, һәрберсендә жан асрау кайгысы
Качаклар ташкыныннан ерак та китмәдек, бсзнен өстән берничә дошман самолеты очып үпе. Алар эшелон өстендә әйләнә башлаганнар иде дә. ачык платформага урнаш гырылган ике зенитка тегеләргә ут ачты. Тиз шылдылар, каһәрләр, ут астыннан Самолетлар көнчыгышка таба очып киттеләр Бераздан без ул якта бомбалар шартлаганын ишеттек -фашистлар, уйлавыбызча, качакларны бомбага тоттылар Менә шундыйлар алар—фашистлар, Миннур. Аларда бернинди дә иман әсәре юк Теге төенчек тоткан бәләкәй балаларның, бүтән качакларның да язмышы ничек булгандыр, белмим Шуларны күз алдыма китерәм дә. йөрәккәйләрем сулкылдап куя —Мифтах, ә син сугышта немецларның үзләрен күрдеңме сон ’ -дип сорап куйды Миннур.
—Бик күп.
—Аттың дамы''
—Ә нигә атмаска? А ттым.
Аларга тидеме сон?
Мифтах хатынына карап куйды, уйланып торды. Аннан башта тыныч кына, аннары тукталыш ясап һәм ярсып:
—Мин. Миннур. кадровый красноармеец—дошман белән кети-кети уйнарга минем хакым юк. Алар, әнә. бер гаепсез качакларны, шул исәптән, әле яна гына тормыш ямен татый башлаган сабыйларны да бомбага тоталар. Ә нигә миңа атмаска’ Алар кырып-себереп. утка тотып, яндырып-жимереп. жирнең астын-өскә әйләндереп киләләр, ө безгә нишләргә? Дошманның арт сабагын укытырга һәм булдыра алган кадәр аны юк итәргә тиешбез.
Мифтах беравык уйланып, эндәшми торды. Аннан сон. тынычланып, исенә нәрсәдер төшкән сыман, сүзен дәвам итте
—Мин. Миннур. ул сугышның, ул фаҗига, газапларның бсзнен якларга килеп җитмәвенә эчтән генә куанып та куям. Сугыш аегында калган халыкның күргән ■ азаплары, кайгы-хөсрөге дә хәттин ашкан, инде бсзнен якларга да дошманны җибәрмисе, ничек булса да тоткарлыйсы иде. Шуна бит инде, көчтән килгәнчә, каршы торабы!
—Йә. сөйләп бир инде, син бит беренче көнне үк һәлак була яздым, дигән илен —Ә, әйе. Фронт сызыгына якынлашкан саен безнең өстә самолетлар ешрак оча башлады Үзебезнекеләр түгел ннде, дошманныкы Башта берсе килеп чыга да. разведка ясап тикшерен китеп бара, үзәккә хәбәр бира: фәлән-фәлән җирлә хәрби эшелон күрдек. Анда мондый хәлне күргән-белгән сугышчылар алдан ук кисәтеп куялар "Егетләр, чамалап торыгыз, хәзер бомбага тотарга килеп җигүләре мөмкин Исән калыйм дисәгез, поезд туктауга, аннан ераккарак. мөмкин булса урманга, куаклыкка качарга тырышыгыз " Кич була башласа, тизрәк караңгы төшкәнне теләп барасың, чөнки төнлә юлда тынычрак, каракошлар өстендә очмыйлар Бер көнне шулай безнең поезд, тәгәрмәчләрен рельс башларына бәрә-бәрә. атта үрмәли Минем башта иксез-чиксез уйлар Iизә: бу сугыш күпмегә сузылыр икән, азагы бер булырмы, исән кала алырбызмы, авылда нәрсәләр бар С ин гел искә төшеп горасын. Миннур Анда бик сагындыра Шулай уйлый-уйлын йоклап киткәнмен Бер заман тормозлармын шыгырдавына, вагоннарның бер-берсенә бөрелө-бәрелө туктавына, сиренаның ачы тавышына сискәнеп киттем. Өстә самолет моторлары гүли Аларнын тавышы якынай!аннан-якыная бара Көтүләре белән киләләр Командирлар әмер бирделәр "Быстрее покидать вагоны' ** Без тышка ташландык Самолетлардан бомбалар коела башлады Беләсеңме. Миннур. бомбалар күктән чыелдап төшәләр Җиргә якынайган саен атармын чыелдавы көчлерәк, куркынычрак ашырып Моның кайсысы минем башка төшә инде дип. башынмы тотып чабасын Ксшенен йөрәгенә курку, хәвеф салу өчен немецлар бомбаны чыелдап тешә торган итеп ясыйлар икән Эйтөмбнг. шул тавышны ишеткәч тә зиһенен тарала, тәненне курку биләп ала. берише
кеше бөтенләй югалып кала. Аны бөтен кеше шулай ди. Ә шартлый башлагач.. Җир белән күк бутала. Юк, бу сугышны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый Коточкыч!..
Без вагоннан күршем. Шонталы егете Гаяз белән сикереп төштек. Ә якын-тирәдә урман да, куаклар да юк. Кая качарга да белмибез. Шулай да андый вакытта сизгерлек арта икән Инде бомбалар сызгырып-чинап төшә башладылар. Мин Гаязны эләктереп бердәнбер качып котылу урыны—тимер юл астындагы чокырга — туннель кебек итеп ясаган корылма астына чаптык һәм шунда яшерендек. Безнең янга тагын берничә кеше атылып килеп керде. Бәхеткә, бу корылма безнең өчен чын-чынлап үлемнән котылу урыны булып чыкты. Шул бәләкәй генә тишектә без унбер кеше сау-сәламәт калдык. Ә башкалар...
Самолетлар китеп барды, бомбалар шартлавы тынды. Без тонган колакларны уч белән уа-уа астан чыктык. Ә монда... Шатыр-шотыр килеп вагоннар яна. җирнең асты- өскә килгән, әйләнәдә кеше гәүдәләре, аяк-куллар. кан Яралылар ыңгырашып ята Мәхшәр.. Бер полк, ягъни мен ярым кешедән без барлыгы сиксәнләп кеше каттан булып чыктык. Аларнын да күбесе яралы иде. Ишетәсеңме? Мең ярымнан сиксән кеше . Ә бит әле сугышка кермәдек, анда барып җитәргә дә өлгермәдек. Менә шундый, башка да сыйдырып булмый торган коточкыч хәлләр...
Тагын бераз тынып торганнан соң. Мифтах ниндидер бер көенеч белән:
—Дошман көчле. Миңнур.—мин шуна инандым.—диде —Ә безнекеләр мактандылар. Мактанчыкның арты ачык, дип бер дә юкка гына әйтмиләр шул. Немец самолетлары күктә (безнең күктә!) рәхәтләнеп очып йөриләр, ә безнекеләр... чурт знает кайда—юк алар. Син инде тагын кешегә чыгып сөйләп йөри күрмә, ул эштә сак бул—бездә бит артыгын .лыгырдаганны яратмыйлар..
—Юк инде, анысына гына башым җитә.—диде Миңнур тыныч кына, ишетелер- ишетелмәс тавыш белән.
—Беләм, син уйлы, ялгышлык эшләмәссең... Тегеләрнең танклары ыжгырып килә, ә безнекеләр .Алары да юк. Мин хәзер бик күп нәрсәгә төшендем, кычкырып әйтеп кенә булмый Финляндияне аркылыга-буйга чыгаргадыр иде исәпләре. Тот капчыгыңны! Җиңелүдән көчкә котылып калдылар. Ә Маннергейм сызыгында күпме кеше кырылды безнекеләрдән. Монда да шулай. Кырыла безнең халык—солдаты да. качаклар да, сугыш астындагы җирләрдә калган халык та. Халык кына түгел— авыллар, калалар кырыла, дөрләп яна. җимерелә. Мал-туар, хайваннар кырыла. Коточкыч!
Миңнур иренен сөйләгәндә торып-торып "коточкыч" дигән сүзне кабатлавына игътибар итте. Димәк, анда хәлләр чыннан да кот очарлык булганга шулай әйтә торгандыр инде.
Ир белән хатын шулай соңгы көнгә кадәр аралашып-аңлашып, туйганчы сөйләшеп, кинәшеп-унашып яшәделәр. Ләкин көн артыннан көн үтеп торды, аерылу сәгатьләре кабат якыная барды. Ярасы төзәлеп беткәч тә, Мифтах Бөгелмәгә, хәрби комиссиягә китеп барды.
—Бәлки әле комиссиядән соң яңадан кайтып төшү мөмкин булыр,—дип, Мифтах үзенең дә.Мнңнурның да йөрәгенә өмет уты салып китеп барды. Бу—кырык икенче елның март башы иде Язның беренче ае Көне-көне белән кояш ялтырап чыга да. аның җылы нуры түбәдәге карларны эретә һәм тып-тып тамчы тама башлый, һавала яз исе аңкый, Мифтах йөрәккә салып киткән өмет утына шулай ялкын өсти...
Ләкин Мифтах Бөгелмәдән кайта алмады. Кеше аркылы: “Мине озаталар, булдыра алсан Шонталыга килеп тор, бәлки очраша алырбыз”,—дип хәбәр җиткерде. Иртә гаңнан Нурислам карт белән кызы Миңнур атлы чанага утырып алтмыш чакрымдагы Шонталыга чыгып киттеләр. Соңга кала күрмик дип, Нурислам карт әледән-әле атын дәртләндереп, ашыктырып атлатты. Ниһаять, станциягә дә барып җиттеләр.
Бөгелмәдән поезд килмәде әле, тоткарлана,—диделәр аларга. Көттеләр-көт- теләр. өшеп, туңып беттеләр, чөнки март башы булса да, салкын, җилле көн иде.
—Әллә, кызым, фатирга кереп берәр чынаяк чәй эчеп чыгыйкмы?—диде Нурис-лам карт
Фатирлары ерак та түгел, кул сузымында гына иде югыйсә. Капкаларын ачып кергәндә урман артыннан гудогын кычкырта-кычкырта поезд килеп туктады. Мин- нур белән атасы кабат поездга таба чаптылар. Тик барып җитә алмадылар—ул кузга-лып китте. Миңнурның тирләп-пешеп йөгергәнен күргән бер әби, сагаеп:
И, оалакаем, бер ваянный: «Минем семья килергә тиеш иле. күрмәдеңме, әби?»— дип сорады. Сез идегезме әллә?—диде —Без идек шул...
—И, балакаем, күрә алмадыгыз инде Мин менә көн саен пуезны каршы алырга киләм Өч баламның берәрсе булса да кайтмасмы дип Тик кайтмыйлар шул әле, кайтмыйлар, вакытлары юк. сугышлары авыр ахыры, бик авыр
Эх, тагын икс-өч минутка гына түзгән булсак Мин гаепле, кызым, мин чәй дип алып киттем сине,—дип уфтанды Нурислам карт һәм тире бияләе белән яшьле күзләрен сөртеп алды
Икебез дә гаепле, әти. икебез дә. Син китсәң дә, мина каласы иде поездны көтеп. каласы иде. Үкенечкә шулай булгандыр инде, үкенечкә
Мифтах белән очраша, аны озатып кала алмаудан сьгаанып. сыкранып, тирән үкенү хисе белән ачынып, алар кайту юлына чыктылар Юл буена икесенең берсе дә сүз башламады, бер-берсенә эндәшмәде Миннур аркасын атасына таба куеп, тавышсыз-тынсыз гына елап кайтты Авылга җиткәндә генә Нурислам карт, тирән көрсенеп
-Язмыштыр инде бу, кызым, язмыштыр. Язмыштан узмыш юк. Ходай азганны күрми калмый адәм баласы. Башы исән булсын кияүнең, башы исән булса, иншалла, бер кайтыр. Кайтыр исән булса, безнең тәрәзәгә тагын кояш төшәр,—дип куйды, үзләрен тынычландырып
Кырык икенең апрель уртасы җитте. Илнең көнбатышында коточкыч сугыш- кырылыш дәвам иткән көннәр. Бу афәткә бөтенләй битараф кояш кайнар сулышын җиргә юнәлдерде. Санаулы көннәрдә кыш буе гадәттән тыш зәмһәрир суыклар һәм күз ачкысыз бураннар котырынган кин басуларда, кала-салаларда көрт-көрт булып өелеп яткан карлар зреп, тау араларындагы чокырларга былкылдап су төште, аннары болыннарга, елга-күлләргә ашкынып гөрләвекләр ташланды Күзгә күренеп. Шушма елгасы үзәне диңгезгә әйләнде. Чиялек һәм Югары әрәмәләре. Бүстрөй буйлары, авыл тирәли җәйрәп яткан олылы-кечеле күлләр тоташтан су астында калды Ул шул кадәр тиз һәм тулып төнме ки, хәтта Тугайдагы кайбер йортларны да су басты Калын- калын елга һәм күл бозлары, шаулап килеп, Борһан күле аркылы салган агач күперне дө җимереп, үзләре белән алып киттеләр. Авыл күперсез калды
Нәкъ шул көннәрдә авылның 1923 елда туган алты егете бер үк көнне, бер үк вакытта сугышка чыгып китте Алар арасында Палта Мнңнурынын күзләгәне яратканы гармунчы Минәхмәт. аның якын дуслары Голүм. Рәхимҗан һәм башкалар да бар иде. Күл аркылы салган күперне язгы бозлар алып киткәнгә һәм чокырларда ташу шаулаганга, егетләр юлга җәяүләп, кулларына озын таяклар тотып чыктылар да. Юкәле гавы ягыннан Бәркәтә авылына габа. аннан район үзәге Чирмешәнгә юнәлделәр. Аларны Борһан тавына чаклы әти-әниләре, якын туганнары озата килделәр һәм авылдан ике чакрымдагы Бүре базы гавы арт ына төшеп китеп, күздән югалганчы карап калдылар.
Миңнур Минәхмөтнен һем аның яшьтәшләренең китүе турында ишеткән иде Озак га үтмәде, күрше Минжамал ахирәте, хәл генә белергә кергән атлы булып, өйдәгеләр күрмәгәндә генә бер кәгазь кисәге сузды Бу Мннәхмәгнсн Миннурга атап язган саубуллашу хаты иде
“Миңнур! Менә безгә дә чират җитте, без дә китәбез Кабат кайтулар. күре1пүләр насыйп булырмы, юкмы —безгә караш ы Үсеп, ныгып җитәргә дә өлгермәгән килеш. Су, корбаны булырбы з ахры I омерсмнен соңгы елы гел үкенечләрдән генә торды Ба1зма сине югалттым, хәзер сугышка китәбез Яратсам да. рәхәт сөю бәхетен ә ирешеп булмады Гомерем булса, мин гел синең гурыда гына уйлап яшәрмен инде
Китәм инде, кгпәм инде Китсәм кайтшгмам инде.
Бер китсәм кан талмам инде.
Сине оныталмам инде Хуш. бәхил бул!
Минәхмәт"
Миңнур. йомшарып китеп, кеше күргәнче дип. күз яшьләрен сөртеп алды.
Минәхмәтнен китүе турында ишеткәч, күңелендә анын белән соңгы тапкыр очрашып калу теләге дә туган иде. Ләкин никахлы ир хат ынының элек яратып йөргән егете белән очрашуларның мишәр дөньясында ярама! анын Миңнур яхшы белә, гасырлар буе урнашкан бу тәртипне ул гына боза алмын. Мондый эшеңне кеше күрсә, авылга таралса, ул Мифтахның туганнарына, аннан үзенә дә барып житсә оятыңнан ни кылырсың да. кеше күзенә ничек күренерсең? Юк инде. Палта Мнңнуры үз намусына тап төшермәс..
Озак та үтмәде. Мифтахтан хат килеп төште «Фронт сызыгына килеп җиттек, көне-сәгате белән сугышка керәбез*', дигән иде ул. Аннан соң шактый вакыт хәбәр килми торды. «Әллә соң бер-бер хәл булдымы .’» дип шикле уйлар белән яшәде Миң- нур. ләкин борчылырга сәбәп юк—төшләрне матур күрә иде.
Ниһаять, июнь ахырында тагын бер өчпочмаклы хат килде. Мифтах тагын яра-ланган. Казанда, госпитальдә ята икән. «Килеп китә алмассызмы?»—-дигән. Миңнур белән атасы тиз генә жыенып. тагын юлга чыктылар. Юл газабы—гүр газабы Канда машина, кайда ат. кайда жәяү—шулай өч көн бардылар алар Казанга. Мифтахның аягындагы ярасы төзәлгән, яңадан фронтка озатырга тиешләр икән. Гаиләм килде дип. ул госпитальдән ике көнгә рөхсәт алып чыкты да. алар Нурислам абзыйның Казандагы дусты Габдулла абзыйларга киттеләр, шунда ике төн кундылар.
Бер көнне Мифтах яшь. гүзәл хатынын Казанны күрергә алып чыгып китте. Үзе аксый, кулында таяк, ләкин Миңнурын шәһәрнекеләр кебек култыклап, һаман жәяү бара.
Габдулла абзый йорты базардан ерак түгел иде. Башта алар базарга керделәр, халык арасында, төрле әйбер карап, озак йөрделәр Аннары Мифтах серен ачты.
Минем сиңа истәлеккә бүләк алып бирәсем килә. Миңнур. Хәлемне беләсең, кабат очрашырга язганмы-юкмм. кайта алмасам. истәлегем итеп сакларсың. Мәңгегә...—диде ул. моңсу елмаеп
Мина бернинди дә бүләк кирәк түгел. Мифтах. Син үзең бүләк, олы бүләк, син үзең кайт, үзең...
Миңнур артык дулкынланган иде. күзләреннән яшь атылып чыкты, башка сүзләрен әйтеп бетерә алмады.
—Ярар. ярар, кайтырмын. Син әйткәч, кайтмый булмый инде алайса.—дип шаяртып алды Мифтах,—Тик сүземне тыңла, яме? Алыйк сиңа бүләк. Ризамы?
Бирим дисә колына, чыгарып куя юлына: бер татар хатыны, тормышы авырая башлагач, сандык төбеннән өр-яңа. ап-ак ефәк шәлен сатарга алып чыккан—алар шуны күреп алдылар Шәл икесенә дә бик ошады. Мифтах сатулашып та тормады, теге хатын никадәр сораса, акчасын биреп, ефәк шәлне күңеле күтәрелеп киткән Миңнурына тоттырды.
Шуннан соң алар Казанның үзәк урамнарының берсенә килеп чыктылар, күз атып. Миңнур өчен әле күрелмәгән бик күп нәрсәләрне карап йөрделәр. Ләкин тагын да истәлеклерәге—фотографиягә кереп, рәсемгә төшү булгандыр. Бергә яшәү гомерләрендә тәүге һәм соңгы мәртәбә рәсемгә төшү! Икесе дә яшь. икесе дә искиткеч матур. Тик күзләренең моңсулыгы г ына аларнын очрашуларының сагышлы булуы турында искәртә Теге кайтуында Мифтахның чәче кыска иде. ә бу юлы ул өйләнгәндәгечә кара болыт кебек дулкынланып, күпереп торган чәч белән төште рәсемгә. Ә Миннурнын башында Мифтахы бүләк иткән ап-ак ефәк шәл. Хәләл жефетенен иң кыйммәтле, ин кадерле, иң истәлекле бүләге! Ул аны соңгы гомеренәчә кадерләп тотачак Менә мондый фоторәсемне чын-чынлап мәңге онытылмас, мәңге истәлекле рәсем дисәң дә була...
Менә тагын аерылышу сәгате килеп җитте. Мифтах хәләл жефете Миннур белән кайнатасын шәһәр читенә кадәр озата килде Машина көтә-көтә шактый вакыг үтте. Бу арада ике яшь йөрәк бергә калып сонгы сүзләрен сөйләштеләр, серләрен уртак-лаштылар:
—Сугыш бик авыр бара. Миннур. Анын тиз генә туктавына өмет юк. Ярты ил
исмен итеге табаны астында. Шуна күрә минем сина әйтәсе сүзем бар.—диде ул һәм уйланып торды.—Син яшь. чибәр. Әгәр мин сугыш кырында башымны салсам, кайта аямасам. син кабат тормышка чыгарсын Ләкин бу унайдан минем сина үтенечем бар син мине биш ел көт Дөнья хәлен белеп булмый, бәлки мин һәлак булмамын, әсирлеккә генә төшәрмен дә. хат-хәбәр яза алмамын Көт бер биш ел' Вәгъдәме * Вәгъдә, вәгъдә! Тик син харап булма, әсирлеккә дә төшмә, тизрәк кайт! Мин сине күпме кирәк—шулай көтәрмен, диде Миңнур. чиксез дулкынланып.
Менә бусына рәхмәт! Шуна бик яратам да бит үзеңне.
Мифтах Миннурны күкрәгенә кысты. Нурислам карт, бер якка борылып, аларны күрмәмешкә салышты
Юл кырыена бер иске йөк машинасы килеп туктады Алар ашыгып саубуллаштылар да. утырып киттеләр Ә Мифтах хәрби киемдә, кул таягына таянган килеш кулын болгый-болт ый тузанлы юл буенда басып калды. Бу очрашу алар өчен сонгысы булды. Моннан сон Миңнур нрс Мифтахтан хәтта хәбәр дә атмады Бар иде Мифтах — юк булды..
Кайгы-хөсрәт берүзе генә йөрми дөньяда Көзге көннәрнең берсендә Өммегөлсемнең салам түбәле дүртпочмаклы бәләкәй ы юасына ут капты. Имам күптән юк» Мифтах энесе китеп барганнан сон озак тормады, бер төркем яшьтәшләре белән фронтка озатылды Соңгы хаты Ленинград артыннан. Карелия тирәсеннән килгән ггде. шуньгн белән хәбәре тукталды: әллә харап булды шунда, әллә әсирлеккә гөште инде?
Салам түбә, авыл халкын г ажәпләндереп. төрле фара «-юрауларга урын калдырып, эчтән дә. морҗа төбеннән дә түгел, ә болдыр Я1 ыннан яна башлады Ярый әле янгын көпә-көндез, әле төш гә җитмәс борын чыкты, чөнки төнге янгын бик куркыныч, аннан котылулары ике сарылы. Өммегөлсем үзе өйдә юк. хатыннар белән ындыр табагына арыш җилгәрергә җибәрелгән ггде Ы «бала берсеннән-берсе бәләкәй ике сабый—улы белән кызы. Рәхмәт инде күршеләргә, алар янг ынны күреп алып, бөтен авылга сөрән саллылар "янабыз, пожар" Күрше-күлән, авылдашлар ут сүндерергә күтәрелде Ялкын кыст ы на үрли башлаган ызба янына барысыннан да алда сугыштан биртелеп, яралар алып кан г кан яшь лей генант Мәгъсүм килеп җитте һәм ут сүндерүне оештырып җибәрде, ә үзе тәрәзәдән кереп башта балаларны коткарды, аннары өи эчендә булган бар кием-салымны, жиһагларны урамы ташлый башлады. Соңгарак калсалар да. бераздан ут сүндерүчеләр дә килеп җгггтеләр һәм дөрләп яна башлаган салам кыекны гиз сүндерүгә ирештеләр ялкын өйнсн эченә үтә алмады, арт ык зыян салмады.
Тикшерә торгач. Өммегөлсем өенә 'кызыл әтәч" җибәрүче дә фаш ителде. Бу Өммегөлсемнең якын гуганы Һәдия абыстайның җигеп килгән Мөгаллимә кыш булып чыкты Бер кичне утырмага килгәч, җаен табып. Мөгаллимә Гөлсем абысгасының кадергә генә кня торган яшел ластык күлмәген кис» караган икән һәм. йөзе кара булгыры. чәлдереп тә киткән. Аны Өммегөлсем белми дә яши икән. Ә Мөгаллимә яшел лаегык күлмәк белән аулак өйләргә йөри, килешле итеп сикереп сикереп бии. үзенә әле сугышка о«агылып бетмәгән егетләрне карата, кәггрәя. куык очыра.
Мөгаллименең кинәттән I енә бик матур яшел күлмәк киеп йөрүе турында ишеткәч, Өммегөлсем, күне генә шик төшеп, сандыгын ачып караган Ә күлмәк юк. аңардан җилләр искән Ул. тәмам хафага калып. Мөгаллимә аңына йөгерә Ә тегесе йөзен дә чытмый: “Юк миндә андый күлмәк, минем аны күргәнем дә. ютканым да юк", дип җан сага, өстәп: “Мина яла якканын өчен мин сина күрмәгәнеңне күрсәтөм әле . дип. янап га куя. Күршеләре янгын илдыннан гына Мөгаллимәнең Өммегөлсем моргыннан чыгын, бакча аша гына арткы урамга нө1срюнсн дә күргәннәр икән
Уналты яшьлек җилбәзәк кышы әнә шундый җинаятьләре очен алып китеп, әллә биш. әллә алгы елга утыртып та куйдылар. Ул еллармын "кулы каты иде шул Кешенекенә кул су тын. үтемнекеннән коры катырсын Шул китүдән Мөгаллимәмен »зе дә булмады туган авылында, төрмәдән чыккач та чит-ят яклардан кайтмады Оятыннан каг1гма1пндыр инде
Миинур Өммегөлсем килендәшенең бәлагә тируын үз кайгысыдай кабул итте
Хәленә керим дип. калган тукымалардан балаларга күлмәк-ыштаннар тегеп. Өммегөлсемнең үзе өчен өр-яңа ак яулыгын алып, күчтәнәчкә тегермән ташы чаклы бер ипи кыстырып, янгыннан соң әле һаман рәтләп җыештырылмаган таныш өйгә барып керде Ике сабый, шатланышып, яңа киемнәрне киеп куйдылар һәм тәмләп ипи ашарга тотындылар. Ә Өммегөлсем, юмарт куллы, киң күңелле килендәшенең игелегенә йомшарып китеп, яшен сыгып алды:
—Син. Миннур. мина үпкәләп яшисендер инде. Теге вакытта, әллә ничек шунда, уртак тел табып яши алмадык, мин авыр сүз әйтеп рәнҗеттем бугай үзеңне. Үпкә тотма инде, зинһар, мин ахмакка. Югыйсә үчең миңа карата мыскал да яман эш кылмадың, рәхмәт.—диде дә ул. яулык чите белән яшьле күзләрен сөртте һәм кул арты белән битләрен ышкып-ышкып алды. Анын шулай, учлары белән түгел, ә кул арты белән битләрен, маңгаен ышкый торган сәер гадәтен Миңнур күптән белә иде —Үткәннәргә салават, Гөлсем апа! Кешенең ялгышкан чаклары була инде ул. Киләчәккә сабак булсын. Ә мин сиңа үпкә сакламыйм, моңа вакытым да юк. Безгә хәзер ирләребезнен сугыш кырыннан исән-имин кайтуларын теләргә. Ходайдан шуны сорарга кирәк Алар кайтып, бергә-бергә аралашып, кошлар кебек сайрашып яшәргә насыйп итсен. Йомышын төшсә, кил. безнең капка да, ишек тә һәрвакыт ачык Авыр минутларда терәк булырга килендәшең барлыгын онытма.—диде Миңнур һәм хәсрәтле көннәрдән сон бөкшәеп калган килендәшенең аркасыннан сөеп, изге теләкләр теләп, жинел сулап чыгып китте.
Сугыш елларының авырлыгы Ул ир-атка да, хатын-кызга да, балаларга да тигез төште. Мифтахы турында исәнме, үлгәнме, әллә әсир генә төшкәнме, дип баш ваткан бер чорда, авылның берничә хатын-кызын Ярослау өлкәсенә торф чыгарырга җибәрделәр Исемлекнең башында—Палта Нурие кызы Миңнур. Аның белән бергә Насретдин карт кызы Фатыйма. Кара Нәсип кызы Әфрүзия, Мәхтүмә., һич белмәгән, һич күрмәгән Ярослау өлкәсенең Данилов авылындагы торф предприятиесенә килеп төштеләр. Урысча ике авыз сүз белмәгән мишәр кызларын Варвара дигән бер марҗага фатирга урнаштырдылар. Нараттан салган дүрт бүлмәле алаңгыр кебек зур ызбада марҗа япа-ялгызы яшәп ята. Бердәнбер кызы Вера очучы икән, сугышта.
Җәйнең берничә аенда кызлар буйдан-буйга сузылган сазламыкта торф чыгарды-лар Торфны фронт өчен кирәкле кыйммәтле чимал дигән булдылар. Фронтның кайсы җиренә кирәк булгандыр инде ул тирес кебек нәмәрсә? Миңнур бу сорауга алты дистәдән артык ел узгач та җавап бирә алмый. Торфны шакмаклап кәсләргә бүләләр дә. әйләндерә-әйләндерә киптерәләр, ә көзен ул кәсләрне әрдәнәләргә өяләр.
Чыгырдан чыккан ярлы авыл балаларының өсләрендә рәтле кием дә юк иде, бул-ганы да тузып, тетелеп бетте. Ярый әле сазламыкта кияргә брезент оеклар бирделәр
Ашарга да җитми. Ашханәдә кышкы салкыннарда туң кергән бәрәңге шулпасы гына. Көненә ярты кило ипи.
Эштән эт кебек арып, тәмам талчыгып кайткач, кызларның бар теләге—утырып бер туйганчы ашап алу. Тик туйганчы ашарлык итеп әзерләргә ризык кирәк шул. Беркөнне алар шулай көчкә өстерәлеп кайтып керделәр, ә әзерләргә бернәрсә дә юк Әфрүзия. түзә алмыйча:
—Ачка бетәбез бит, кызлар, урыс арасында дөмегәбез бггт.—дип елап җибәрде Ярый әле Варвара өендә юк иде—горур татар кызларының елаганын ишетмәде. Сүзгә Фатыйма кушылды:
—Зинһар, бер-бер хәл кьглыйк. Миннур ахирәтем, бөтен өмет синдә. Марҗаларча сукалый башладың, сөйләш—без аларның теләсә нинди эшләрен эшләргә риза, ризык кына бирсеннәр...
Миңнур бу турыда үзе дә уйлап тора иде. Әмма аның Палта Нурислам кызы булуы, мишәр-татар дөньясының милли горурлыгын җанына, тәненә сеңдереп, шушы мохитта тәрбия алып үсүе моңа юл куймый иде. Аннан сон, көн буе сазлыкта арып- талып торф чыгарып кайткан арык, хәлсез кызлар ничек шул марҗаларга ялланып эшләр сон? Үл бу ягын да уйлый иде. Шулай дип ул кызларга да әйтте.
И-и. Миннур Туйганчы ашарлык ризык тапсак, мин төн йокыларымны калдырып та эшләргә риза,—диде Фатыйма.—Аңла әле, дускаем, без бит, хәерче кебек теләнеп ашарга димибез, эшләп, көч түгеп, хезмәт күрсәтеп. Анын нинди ояты
бар? Менә ачлы-туклы торф чыгарабыз. Кемгә аны чыгарабьп. йә әйт әле? Шул ук урыска түгелме сон? Инле сугыш дисен икән, анын анысы да урысныкы. Без— татарларга—кайгы да хәсрәте генә. Әнә. авылда яшь марҗалар җитәрлек, ә торфта эзләре дә юк. азаплана-азагглана татар кызлары чыгара
Анын сүзләренә Әфрүэия белән Мәхтүмә дә кушылды
Кызлар арасында ин кыюлары—шул ук Миннур да Фатыйма. Урыс телен икесе дә бер чама бе Әйе. белмиләр. Ләкин, башына төшсә, башмакчы буласын Күрше йортларга кереп, тегеләрнең телен вата-жимерө гозерләрен җиткерделәр Ин мөһиме. Миннур: “Работа жис?"—сүзләрен яхшы белә Алар янына "кушать надо" дигәннәрен дә өстәсәң, башка урыс сүзенең кирәге дә калмый—татар кызларынын барлык уй- теләкләрс марҗа акылына тиз барып ирешә
У ңган кызларга эш булсын да. ашы булсын шушы көннән башлап алар берәүләргә утын әзерләшергә—кисәргә, ярырга, өяргә тотындылар, икенчеләрнен бәрәнге бакчасында җимертеп эшләделәр, өченчеләрнен идәннәрен кырып-кырып юып чыгардылар.
Ләкин ин төшемле эш—Миннурныкы Сугышка кадәр Ярослауда яшәгән Варвараның. бик үк шәп булмаса да. тегү машинасы бар Тик ул үзе тегә белми Миннур шул машинада авыл халкына кием күлмәк-ыштаннар, кофталар, итәкләр тегеп бирә башлады. Кием тектерүчеләр юк дигәндә дә тамак ялгарга нәрсә булса да алып киләләр. Хәзер инде кызлар да "Миннурыбыз гына исән-сау булсын, ачка тилмермәбез, иншалла”.—дип торалар Монын өстенә Миннур чирләштереп торган хуҗа хатынның сыерын саварга, мзбасын җыештырырга да иренми Варвара кы зларга сөт бирә
Туган авылыннан, үзенең милли мохитыннан аерылган бер төркем татар кызла-рынын бөтен юанычлары утырып авылга, йә булмаса фронттагы якын кешесенә хат язу. Инде кемнән дә булса каршы язылган хат килсә, кызларнын күңеле тагын да күтәрелә. Тик хатлар гына сирәк килә
Бер көнне Миннур өчпочмаклы хат аллы "Мифтахныкымы әллә?»—дип шатланган иде Минөхмөттөн булып чыкгы. дулкынланып китте Миннур Минөхмөте- нең һәм анын белән бер елгы башка авыл егетләренең бераз соңарып суг ышка китүләре турында белә, ләкин яшьлектә сөйгән егете ана хат язар дип уйламаган иде
Минәхмәт әле фронтта түгел. Суслонгер дигән алланың каһәре төшкән бер жирлә сугышка озатуларын көтеп ягалар икән Яшь солдатларның хәле аяныч Көннәр буена урманнан күтәреп аг ач ташыталар. ач тоталар, фронтка китәргә теләгәннәрне дә җибәрмиләр. Солдатлар ачка кырыла
“Безнең дә хәл бик начар. Миннур Бу мәхшәрдән котылсак, сугышта да бодай авыр булмас иде кебек. Еш кына сине искә алам Мин сине элеккечә яратам Мина Мифтах абзыйның хәбәрсез югалуы турында яздылар Снна авырдыр инде Әгәр сугыштан исән-имин кайта алсам, без синең белән барыбер бергә булырбыз Син көт мине»
Мнннурнын күнеле йомшарып, хисләре яңарып китте һәм ул елый-елый Мииөхмөткө бггк җылы, кыи анулы хат язды Тик җавап кына ала атмады Бәлки Минөхмәтне сугышка озатканнардыр да. шуңа җавап хаты яза алмый тора горган дыр. дип уйлаган иде Миннур Әмма алай булып чыкмады Тәмуг мәхшәреннән лә газаплы Суслонгер корбаны булган икән мескен Минәхмәт һәм анын яшьлек дуслары
Көз җитеп, торфларны әрдәнәләргә салгач кына кы зларг а өйләренә кайтып китәргә рөхсәт иттеләр,
Ләкнн икенче елны да Мкннурны шул ук ачы язмышка дучар ителгән дускынан- гары Әфрүзия. Мәхтүмә һәм тагын Кара Хәсртдин кызы Хәйрия. Тәзкирә һәм Хәдичә белән бергә »теп-төртсп торф чыгарырга чыгарып җибәрделәр
Ниһаять, олы югалтулар, иксез-чиксез кайгы-хәсрәт, газаплары белән сугыш тәмам булды. Т ик жннү 1натлы1 ы бик күпләргә яшь аралаш килде Миннур да ике канаты сымдыры нан кыр казы хәлеңдә калды ире хәбәрсез югалды, яшьләй сөйгән еге- ге дә кайта алмады, чит җирдә башын салды Әмма яшь хатын, ничек кенә авыр б\ г- масын өметен өзмә гс «Сугышта төрлесе булуы мөмкин, син мин кайтмалы дип ки
яүгә чыгарга ашыкма, бер биш ел көт».—диде бит Мифтах һәм анын вәгьләсен алды. Ә вәгъдә—намус көзгесе, вәгъдә—иман. Миңнур беркайчан да үз вә!ъдәсенә хыянәт итмәячәк. Күктән кызыл карлар яуса да әйткән сүзенә тугрылыклы калыр Палта Ну-рислам кызы, һәм көтте ул Мифтахын...
Сентябрь керде. Көзнен тәүге ае. Җәйге көннәр кебек җылы, коры—әбиләр чуагы, һавада пәрәвез жепселләре—тоҗым оча. Көндез Миннур белән сеңлесе Минхөят бакчадан бәрәңге алдылар, аналары да чүпләште. Ашыкмый гына эшләп, бәрәңгене кояшта һәм җилдә киптереп, кабыктан тәгәрәтеп базга салдылар. Алда әле тагын аласы бар ул бәрәңгене—бакча зур. эшнең яртысы да бетмәгән. Ләкин инде кич җиткән, энгер төшеп килә, ял да кирәк. Ә тыкрык ягында коштабак чаклы тулган ай бакчага үзенең моңсу, сер тулы нурларын сибә.
Миннур айны балачактан яратты, хәзер дә ярата. Үскән чакта күрше кызлары белән алар тулган айдан көянтә-чиләкләре белән Зөһрәне күзәтәләр иде. Ул вакытта риваять йөри иде. Үги анасы җәберләүгә түзә алмаган кыз, төнлә урамга чыккан да, айнын аны үзенә тартып алуын ялварып сораган. Ай аның үтенечен кире какмаган... Балачага барысы да кызганалар иде ялгызы айга менеп киткән ятимә Зөһрәне
Бүген дә ул, өй алдындагы баскычта утырган килеш, озак итеп тулган айга карап торды, төрле уйлар уйлады, сагышланды-моңланды. Зөһрә-кыз язмышы кебек булмаса да, Миңнурнын үзенең дә язмышы сокланырлык түгел. Әллә соң бер җырлап куясымы1’ Күңел басылыр иде хет...
Ай югары, ай югары.
Ай югары—мин түбән;
Кайгы күлләрендә йөзәм.
Шуңа күңелем сүрән.
Ай югары, ай югары.
Ай югары салкынга;
Агач булса, янар иде Эчемдәге ялкынга...
Сутыш алдыннан авылга бик еш саилче карчык килә торган иде. Бер үк вакытта анын китап та ача торган гадәте бар иде Өйдә әтисе дә, өнисе дә юклыктан файдаланып, Миңнур беркөнне әлеге карчыктан ярты ипигә үзенә атап китап ачтырды. Анын юравы буенча. Миңнурны алда бик кайнар һәм бәхетле мәхәббәт, бәхетле гаилә тормышы көтәргә тиеш иде Ә кайда ул кайнар мәхәббәт, кайда ул бәхет, кайда ул бәхетле гаилә тормышы'’ Авылдагы иң гүзәл кызларның да гүзәле Палта Миннурынын мәхәббәте Зөләйха. Зөһрә. Ширин, Ләйлә, йә булмаса Галиябану мәхәббәте кебек дастаннарга язарлык мәхәббәт булырга тиеш иде югыйсә. Юк. булмады ул. Әллә сон авылда Йосыфлар. Таһирлар. Фәрхадлар. Мәҗнүннәр, Хәлилләр булмадымы?
Миннурга кызыгып, аңа күз атып, күңеле төшеп, аның белән хыялланып йөргән егетләр булмады түгел, булды. Әнә күрше Әсәдулланы гына алыйк. Аның күңеле Миннурга тартылганын кыз баштан ук сизде. Ә егет ярамаслык түгел иде—чибәр, унган Дөрес, артыгы белән тыйнак, кыюсыз. Анын: "Яратам'',—дип әйткәнен гомерендә дә ишетә алмассың кебек иде ул вакытта.
Нәгыймә абыстайның ишле гаиләсендә Әсәдулла—балаларның иң олысы, тол калган аналарның терәге, шуңа да тормыш йөген иртә тарта башлады, яше җитөр- житмәс, авыл егетләренә ияреп, Урал якларына бәхет эзләп чыгып китте. Егетләр Түбән Тагилга барып җиттеләр, эшкә урнаштылар. Тик Әсәдулланы гына алмадылар, яшен җитми дип. борып җибәрделәр. Әсәдулла кире авылга кайтты да. Нурислам абзый янына керде
Мина яшемне олырак иттереп күрсәткән белешмә аласы иде, Нурислам абзый Барып төртелер башка кешем юк, булыша алмассыңмы икән күрше хакына? Игелегеңне һич онытмас идем,—диде Нурислам абзый бөтен авылга абруйлы кеше, авыл Советында да сүзе үтә, шуна да Әсәдулла аңа керде, аңа барлык ышанычын баглады Нурислам абзый да күз алдында үсеп килгән егетне күреп тора Кичке
МИНЕ
Л
эңгерләрдә тыкрыкта. читән буенда еш кына Миннуры белән дә сөйләшеп-серләшеп басып торалар. Белмәссең, киявен булып та куюы бар Булса ла үкенерлек түгел: егет уңган-булган. тырыш, гаиләдә—анасынын олы булышчысы Анын кебек егетләр бик күренмиләр әле авылда. Төскә-биткә. гәүдәгә дә күркәм—кызлар юкка гына кызыкмыйлардыр Читән буенда Миннуры белән очрашулары да тикмәгә генә түгелдер әле...
Нурислам абзыйнын булышлыгы белән яңа белешмәдә үзен ике яшькә олыгайтып. Әсәдулла кабат Түбән Тагилга ашыкты
Кырыгынчы елнын җәендә Әсәдулла, киенеп-ясанып, тагын кайтып китте Үзенекеләр белән бергә Палталарга да күчтәнәчләр алып каткан икән. Нурислам абзыйг а рәхмәтләрен әйтеп, аларга да кертеп бирле Нурислам абзыйнын да. Фәрхинур абыстайның да моңа күңеле булды. Унҗиденче яшендә генә булса да. тәртипле акыллы, булдыклы—менә нинди ул күрше егете' Бер ел эчендә тагын да үсеп, тазарып киткән.
Ә күрше егете бу вакытга тыкрыктагы читән буенда Миннур белән тагын да мөһимрәк мәсьәлә турында сөйләшеп торалар иде
—Эшем яхшы, акчаны да әйбәт алам Әйдә, чык мина, бергә китик Үзен беләсең, мин сине гомерем буе яраттым, бүген дә яратам. Курыкма, бергә булганда тормышыбыз уң булыр.
—И-и, Әсәдулла, нәрсә сөйлисен? Әзрәк уйлап кара әле үзен ничә яшьтә дә. мин Сон бит, мина унбиш кенә әле. Юк. юк. мин бу яшьтән үк камыт кия алмыйм муеныма Син дә ашыкма.
—Көтәсем килми шул, Миннур Гаиләле яшьләр тиз аякка басалар. Аларга фатирны да тиз бирәләр Тыңла инде, җаным, кигик бергә. Гөрләтеп яшәп китәр идек Эшлим дисәң, анда тегүчеләргә дә эш җитәрлек
—Юк, юк, Әсәдулла, бүген мин риза түгел Көт бер-ике ел... Ашыккан ашка пешкән. Көт иң кимендә тагын бер ел Аннан күз күрер.
Әсәдулла Түбән Тагилына сөмсерен коеп китеп барды Озак та үтмәде, авылга аның анда өйләнүе турында хәбәр килеп иреште. Мона Миннур гаҗәпләнеп кенә калмады, бик нык кимсенде дә. Әллә Миннурга ачу итеп өйләнде инде ул анда' Менә сиңа “яратам”
Шуннан сон бит инде Миннур артыннан Мннәхмәг йөри башлады Миннур үзе дә Минәхмәткә тартылды Тик. әнә. ана да насыйп булмаган икән
Әй. бу дөньялар1 Гел син дигәнчә, син уйлаганча, син ниятләгәнчә генә бармый шул. Син уйлыйсын ал гыг а, ул кала яртыга. Бәлки Миннур ялгышкандыр. Әсәдулла аңа кулын сорап кергәндә бернигә карамый ризалык бирәсе һәм ияреп китәсе калгандыр ' Югыйсә, күкеле белән үз итә иде ул күрше егетен, хәтта вакыг-вакыт анын йөрәгендә ярату хисләре дә балкып-балкып китә иде Нурислам абзый белән Фәрхинур абыстай да гел мактап кына торалар иде. Димәк, язмаган. Язмаган' Минәхмәге насыйп булмаган Ә Мифтахы Ах. анысы батон бигрәк тә катлаулы мөнәсәбәт килеп чыкты. Башга һич яратмаган иде Аннары күңеле йомшарды, ирендә күркәм генә сыйфатлар таба торды, аны якын итә башлады Төнге күктә чәчрәп чыгардай булып балкыган йолдызга тнн якты мәхәббәт һәм татлы ярату булмаса ла. якын итү хисе дә ярап тора икән кайвакыт. Тик . Югалды Мифтах, суга төшкән кебек юк булды...
Озак уйланып утырды яшь хатын монсу айга карап ( он гына кереп ятты
Ә төнлә ул төш күрде Кин болын ул да тулган ан нурына төреш ән Базын өстендә сыек буак йөзө һәм шул буик зчендө ат көт үе нөрн Кинәт кенә шул көтүдән бер күк ат аерылды да. Миннурга таба килә башлады. Килде, килде дә. туктап калды һәм Миннур!а карап торды. Аннары тыныч кына яныннан үтеп китте Кешнәмәде нитмәде, үтеп кенә китте яныннан
ШҮЛ урында уянып та китте Миннур Ап-ачык төш. гаҗәпкә калырлык! Нәрсәгә булыр бу? Әллә сон Мифтах кайтамы ’ Шулай ук исәнмени ул'’ Кайтса, нинди аты шатлык, нинди зур бәхет булыр иде Бирсен Ходай'
Миннур баю төшкә ат керсә, очрашуга, шатлыкка Кешенен гомерлек терәге дусты булышчы-ярдәмчесе булган иг төшкә дә матурга, яхшыга, игелеккә юрада
'Буак томан
Тан атып килә. Ул. күңеле булып, урыныннан торды, юынып-җыенып. тегү машинасы артына барып эшенә утырды. Анда аның кичтән төгәлләнмәгән эше бар иде. Эше тәмамланмаган килеш тыныч кына утыра аламыни соң инде?
Иртә белән авылга сугышка китү белән эзсез югалган Мәсләхов Имамның кайтып төшүе турында хәбәр таралган иде. Мифтахның абыйсы. Миннурнын хөрмәт иткән кайнагасы, киң күңелле, мәрхәмәтле-шәфкатьле Имам абзый... Төшнең рас килүен әйт әле син! Мифтах түгел икән бит. Имам кайтырга булган ул төш Өммегөлсем килендәшнең шатлыклары эченә сыймый торгандыр инде. Тигез, тату тормыш итә күрсеннәр...
Икенче көнне үк Имам Палталарга үзе килеп, Нурислам кодасы. Фәрхинур кодагые һәм Мнңнур килене белән озак итеп сөйләшеп утырдылар. Сугышнын башы белән югалуы хак булган—Карелия җирендә барган бәрелешләрдә үк армияләре камалышта калган Сазламык һәм баткаклыкларда бик күп сугышчы кырылган. Очсыз-кырыйсыз сазламыкка юлыгып, һич чыгар юл таба алмыйча, ач-ялангач килеш Имам һәм анын унбер иптәше урманда озак адашып йөриләр. Шул унике кешедән фәкать төп кебек таза Имам гына исән-имин чыккан ул урманнан.
—Мин баткаклыкта аякка басып йөрүнең һәлакәтле икәнен аңладым һәм судагы кебек йөзеп кенә чыгу әмәлен таптым, аннан шулай котылдым,—диде Имам, уйланып.—Мин үземнең иптәшләргә һәрвакыт: "Паникага бирелмәгез, каушап катмагыз, үзегезне баткаклыкта хуҗа итеп тотыгыз, өстен итеп сизегез".—дия идем Үзем мин кулдан бервакытта да озын колганы төшермәдем. Бик хәтәр урыннарда гел ботаклары җәелеп киткән агачлар тирәсеннән үтә идем—төпкә китә башласаң, шул ботаклар сине коткара. Мөмкин булган җирдә бик күп мәртәбәләр коткардым иптәшләрне Миннән ике буйга озын-озын урысларны акыртып-бакыртып төпкә тартып алды фин сазлыклары... Ә мин... мин үләргә җыенмадым, хәтта уйламадым да. Бер үзем генә калгач та: "Юк, шаярмагыз, мине җинә алмассыз, мин барыбер бирешмәячәкмен, мин барыбер бу мәхшәрдән исән-сау чыгачакмын",—дип, үземә- үзем көч биреп алга үрмәләдем һәм, күрәсез, мин исән...
Имам монсу итеп елмаеп куйды. Аннары сүзен дәвам итте:
—Нурислам абзый, мин сезгә генә, сер итеп кенә әйтәм: армиядә димме, әллә сугышта димме, анда безнен кебек гади солдат, сугышчы турында кайгырткан кеше юк Нигә безнен армия тар-мар булды дип уйлыйсыз? Чөнки командный состав, армия камалышта калгач. “кукурузник”ларга утырып тылга очты. Кыскасы, качтылар армия башлыклары. Ә безне немец баткаклыкка куып кертте. Кермәс тә идек, аталар, үләсе килми Бөтен бер армияне кертеп батырдылар шул сазлыкларга. Минем кебек исән калу бәхетенә ирешкән кешеләр бик аз, санаулы гына булгандыр, дип уйлыйм мин, мона иманым камил.
Яшәү өчен көрәшә торгач, Имам беркөнне чагыштырмача корырак җиргә килеп чыга Бу инде анын өчен үлемнән котылу була. Бара-бара ул чикләвеклеккә килеп төртелә Ә андагы чикләвек! Капчыклап җыйсаң да җитәрлек. Имам, бөтен дөньясын онытып, чикләвек ашарга тотына, чөнки аның ике атналап рәтле ризык күргәне юк, ач, тамакны туйдыру анын өчен хәзер иң мөһиме. Көн буена Имам чикләвек ашый һәм тәүге тапкыр ылыслы нарат ботакларын түшәк итеп җәя дә. аякларын сузып ятып йоклый Иртән торып ул тагын чикләвеккә тотына. Моның өстенә ботакларда кып-кызыл җимешләре сыгылып торган камыр агачын да очрата, анысын да җыеп авызына тутыра Имам әле үзенең шулай адашып Финляндия җиренә барып чыкканын белми Чикләвек, камыр җимеше ашап йөргән җиреннән аны фин чик сакчылары тотып алалар Сазга буялып, пәри төсенә кергән, сакал-мыек үскән, ялан аяклы арык бу кешенен данлыклы Кызыл Армия солдаты булуына фин сакчыларының исләре- акыллары китә.
Имамның бәхетенә, аны сак астында озак тотмыйлар. Юындырып, киендереп, бер җирбиләүчегә батрак итеп биреп җибәрәләр. Батрак булса да. анда аны беркем дә җәберләми-кыерсытмый. ач-ялангач тотмый Җирбиләүченең хуҗалыгында йорт эшләрен башкарып—утын әзерләп, йорт себереп, су ташып, мунча ягып, мал-туар карап гомер итә Бу йортагы кешеләр аңа гел үз гаиләләре кешесе итеп карыйлар үзләре белән бергә ашарга утырталар, хәтта бәйрәм һәм ял итү чараларыннан да
13
калдырмыйлар Ләкин Нурислам гаиләсе өчен ин кызыгы—Ичамнын финнарда ничек мунча керүе турында сөйләве булгандыр һәр фин-угыр кабиләсенен борынгы гадәтенчә, гаиләдәге барлык ир-ат. хатын-кыз һәм бала-чага мунчага бергә, берьюлы баралар Мунчалары гадәттән тыш иркен. Барысы да чишенеп, анадан тума калалар, бездәгечә себерке белән чабыналар, берьюлы юынып чыгалар Татар—мөселман өчен ул, әлбәттә, гыйбрәтле хәл, ләкин аларда менә шулай икән Тора-бара Имамга да күмәк мунча керүгә ияләшергә туры килә.
Сугыш тәмамлангач, хәрби әсирләрне үз илләренә озаталар. Имам да. дүрт ел буена Финляндиядә батраклыкта ятканнан сон. СССР чиген үтеп керү белән "сортировка’ га эләгә. Аны “сатлык” дип гаепләмәкчеләр. ләкин дәлил таба алмыйлар, аларнын армиясеннән эз дә калмаган, документлар да юк ителгән Мәсләхов “сортировка”дан шахтага эшкә жибәрслә, күмер чыгара Әнә шулай, мәҗбүри хезмәт срогын үтәп, кайтып төшкән икән ул гутан авылга
Миңнур аңа Мифтахның сугышта яра алып, бер тапкыр авылга кайтып китүе, икенче гапкыр Казандагы хәрби госпитальдә дәвалануы, сугышта күргән-белгәннәрен сөйләве, ә Казаннан киткәннән сон. 1942 елнын июнь азакларында, анын яу кырында батырларча һәлак булуын хәбәр иткән “кара кәгазь” килүе турында сөйләде Имам исә:
—Мин аны һәрвакыт исән-имин дип уйлап яшәдем Кайткандыр, өй салу хәстәре белән йөридер кебек тоелды. Аз-маз үзсүзле гадәте бар иде барын, ләкин үзе яхшы малай иде, -диде, “малай” сүзен авылдагыча җылы итеп әйтеп Анын белән сиңа тормыш итү, килен, һич кенә дә авыр булмас иде Дөнья хәлен белеп булмый, бәлки әле исәндер дә. Шәп булыр иде минем кебек кайтып килсә
Кайнатасы да өметләндергәч, Миннур тагын көтте Мифтахны бәлки чыннан да исәндер, бәлки ул да искәрмичә генә кайтып керер Шулай кәгү гагаллары белән акрын гына атналар, айлар, еллар үтә торды.
Уйланып-сагышланып йөри-йөри, ялгыз хатын кинәт үзендә җыру. әллә шигырьме чыг ару сәләте барлыгын белеп алды
Ак беләгемне талдыра Шушма суы салкыны:
Икебезне аеры итте Шушы сугыш ялкыны
Ак булса да мамык булсын Кулларына кигәнен; һич онытмыйм, гел исемлә:
“Син мине көт!" дигәнен
Ак каеннар яфрак коя Сентябрь җилләрендә;
Сине уйласам төшләр күрәм Утыр|нн җирләремдә
Ак каенның яфрагы Нигә саргая болай?
Көне-төне сине уйлап Мин дә саргаям шулай
Йөрәккәйләре сулык-еулык игеп язган шигырьләрне кемгәдер укып га күрсәтәсе, уртаклашасы килә Ләкин сугыштан сон да һаман авыр, һаман җитешсез гормыш белән яшәгән авыл кешесенең кайсына аларны күрсатесен. кемгә хаҗәг алар ’ Шу лай та ул бер көнне вакыт табып, авылның фельдшер-акушерлык пунктына, зур бер төбәк халкының карап торган өмете, ышанычы булыш габнбә Саҗидә янына төшеп китте Ике юл хатынның язмышы уртак, икесе дә ирләрен сугышта югалттылар, ккесенен тә баласы юк. серләре килә, бер-берсенө терәк булып яшәртә тырышалар Саҗидә
Миннурдан өч яшькә олы. Миңнур ана зур хөрмәт белән: "Саҗидә апа".—дип эндәшә. Унсигез яшьлек Саҗидә сугыш алдыннан. 1939 елда, Чистай фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлап. Биләр районына эшкә җибәрелә. Ләкин озакламый үзе белән бер сыйныфта укыган, аның белән бер үк вакытта Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, армиядә офицер булып җитешкән яраткан егете Сибгат кайтып, ана өйләнеп. Украинага алып китә. Тик аларның да бәхетле тормышын шул ук каһәрле сугыш өзә Өлкән лейтенант Сибгат Насыйров дошман белән очрашуларның берсендә һәлак була. Саҗидә көч-хәл белән туган авылына кайтып егыла. Кырык бернең августында ул шушы медпунктта тәүге авыруларны кабул итә башлый.
Бөтен холкы-фигыле, жаны-тәне, эчке рухы белән табибә булган бу ачык йөзле, йомшак тавышлы, олы җанлы шәфкать иясе авыл халкынын бәхетенә бирегә кайтып төшкәндер Кайгы-хәсрәтен. моң-зарын бушатырга кирәк булганда Миңнур Саҗидә янына төшә.
Ләкин Саҗидә апаның вакыты шигырь тынлап утырумы соң?! Медпункт тулы авырулар җыелган. Миңнурны күрү белән. Саҗидә елмаеп куйды:
—Килдеңме?
Аннары пышылдап кына: “Су кайнат әле, Миңнур. Монда эшләр әйләнеп
чыккысыз”,—диде.
Әнә шулай: көне-көне белән Саҗидәнең утырып сөйләшергә вакыты да булмый— авырулар күп, алар якындагы мишәр һәм урыс, чуаш һәм мукшы авылларыннан да килеп кенә торалар Ә табибә медпунктта берүзе, аның булышчысы юк, ул штатта да каралмаган. Бер үзенә бер челле. дигәндәй, Саҗидәнең ике кулына мен эш.
Миңнур да. җиңнәрен сызганып, эшкә тотынды: башта самавырда су кайнатты, бер юлы медицина җиһазларын да суда кайнатып алды, аннары йөгереп кенә кизләүдән су атып кайтты, чөнки медпунктта су бетеп килә иде. Ул гына булмады, әле юасы керләр дә бар икән—аларны юып-сыгып чыгарып элде, бер уңайдан медпунктны да җыештырып, идәнен юып, һавасын сафландырып җибәрде.
Инде сон Авырулар берәм-берәм таралды. Ике тол хатын тынычлып Миңнур пешергән бәрәңгене ашап, коры гына—шикәрсез-сөтсез чәй эчтеләр. Хәзер сөйләшеп- серләшеп алсалар да гөнаһ булмас. Уртак сүзләре күп аларнын...
- Эшнең күплеген син күреп торасың, Миңнур. Санитар штаты бирсәләр, килерсең. Инде күптән вәгъдә итәләр. Киләсеңме?
— Миңа киләсе юк. бүген үк биредә, куш кына.
—Сиңа кушасы да юк, барысын да үзен белеп, үзең теләп эшлисең, шуна бөтен өметем синдә минем. Йа Хода... Нинди уңган-булган, нинди матур, килеш-килбәтле үзең. Ә бәхетен Хет бала табып каласы идең Мифтахыңнан.
—Булмады бит Балам булса торфка да җибәрмәгән булырлар иде.
—Минем дә булмады шул...
—Ә син миңа бәхетен булмады дисең. Ә үзеңнең?..
Саҗидәнең йөзе аптырашлы көлемсерәү белән бизәлде. Юк инде, аның да юк бәхете. Дөрес, ярага ул берәүне. Хатыны, өч баласы бар. Серен эчендә тотса да. Миңнур белә ул гурыда. Вакыт-вакыт район үзәгенә алар бергә утырып китәләр, һәм бу "сәяхәт” аларнын икесе өчен дә бәхет китерә бугай, чөнки гыйшык тоту бит ул уртак була Тик Саҗидә өчен киләчәктә бергә булу өмете күренми. Ул моңа өмет тә итми, чөнки аны өметләндергән кеше юк. Бүләге кыйммәт түгел, яратуы кыйммәт.. Шул яратуга алданып яши инде йомшак бәгырьле табибә, шуңа риза. Югыйсә мәктәптә бергә укыган сыйныфташы, очучы егет, яшьлек хисләрен күңелендә саклап, анын артыннан килеп, кулын да сорап йөрде. Китәсе генә бит аның белән гаиләле иргә алданып яшәгәнче. Тумаган тайга атлану—шул үзе була инде. Мәхәббәтнең күзе сукыр, күрми ул күп нәрсәне...
Мнннурның Саҗидәгә кистереп кенә әйтәсе дә килә ялгышуы турында. Ләкин ул аны бик якын күрә Үз ул Саҗидә, гөнаһысы булса да үз. Ә үтеңнеке — үзәктә. Килер бер көн—табибә ялгышын анлар, башына тай типмәгән. Әгәр дә аңламаса, Миңнур
бер жае белән генә әйтеп куяр.
Сөю—бәхет. Шунын белән бәхетле сизә торг андыр аның үзе кебек ялгыз сердәше.
Тик озакка булырмы?
Урак өстендә медпунктка жил-жил атлап Илгизе килеп керде. Уракта артыгын тырышып ташлаган ахры—кулына гереш төшкән, шешеп киткән Кысылганга дару юк дигән кебек, герешкә дә юк ул дару Соңгы вакытта андый шешкә компресс ясыйлар, ә теге елларда Саҗидә гереш белән килгән кешеләргә үз бәвеле белән чылатылган чүпрәк урап куюдан башка кинөш итә алмый иде. Илгиләгә дә ул ысулны тәкъдим итте Ә Илппә табибә киңәшен үчен мыскыл игү дип уйлады ахры—чәчрәп чыгып китте
Шуны да дәвалый алмагач, ни өчен сезне монда дәүләт акчасын түләп тоталар17 Ярар, үзем җаен табармын Сезгә калмаган
Саҗидә дә, Миңнур да бик унайсыз хәлдә, хәтерләре калып утырдылар Илгизе киткәч. Хәтер калырлык та шул! Кешесе кеше булса иде
Илгизә, Илгизә... Холыксыз, мәгънәсез Аларына әле түзәр дә иден. Йөзе кара, вөҗдансыз, бөтен авылны шаулаткан хатын .
Яшьлекләрендә Миңнур белән Илгизәнең юллары кисешә тора иде Бер авыл кызлары ич! Еш кына аулак өйләрдә дә очраш кададылар, бергәләшеп күңелле итеп кичләр утырдылар Ул елларда Илгизә үзен бик тыйнак тота иде Егетләргә ошарга тырышкандыр инде. Җырга-моңга да осталыгы юк түгел Ләкин намуслы хатын булу өчен болар гына җитми икән шул.
...Сугыш алдыннан шаулап үткән туйларның берсе—Хисаметдин белән Илгизенеке булгандыр. Арчилары да матур төште
Хисаметдин армиясен тутырып кайткач та тиз генә өйләнмәде—сайланды. Егет үзенә дә, кызларга да таләпчән җилбәзәкләрне өнәми, чәнечкеле-төртмәле теллелөрнсң янына да килми, иренчәк-шапшаклар белән сөйләшеп тә карамый Үзе уңган-булган, колхоз бригадирлары арасында ин яше һәм алдынгысы Авылга бер абруйлы егет. Үзен колхоз рәисе игеп әзерлиләр икән, дигән сүз дә йөри башлады Өйләнергә күптән вакыг җиткән—егеткә егерме җиде тулып килә. Тик кемне сайларга? Вакыт көтми. Күбрәк чарасызлыктан. Хисаметдин соңгы мәлдә Сукыр Садыйк кызы Илгизәдән дә кулайрак нарны тапмады. Матурлыкка хан кыглары кебек үк булмаса да, өсте-башы чиста, сүз сөрешендә зыян чагылмый, үзен тыйнак тота Дөрес, бераз кылтая торган гадәте бар Алай гына мулла кызында да була инде ул.
Сайлаган сазга—очраган тазга. Мескенкәем, Хисаметдин бу турыда белми дә калды. Белә калса, ни эшләгән булыр иде икән?
Илгизә Хисаметдинне сугышка озатканда кыз габып калды Ирдән ана әллә ике, әллә өч хат килде—шунын белән тукталды Зур бер ил иңенә җәелгән, әлегә тиңе булмаган сугыш кырында, сугу машинасына эләккән көлгә кебек. Хисаметдин дә тапалды, юк булды
һай, Мифтахлар, Хисаметдиннәр кебек тапалганнар аз булмады инде авылдан Ләкин яраткан хатыннары, сөйгән кызлары олы сабырлык, зур түземлек һәм өмет белән хәләлләрен көткән бер чорда, кайбер юл калган яшь хатыннар арасында, вакытны заяга уздырмыйм әле дип. итәк асларын җилләтеп атучылар да булды Кечкенә, җыйнак кына ызбала Илгизә бәләкәй кы гы белән генә катлы Бер көнне Илгизә өенә колхоз рәисе Аксак Мотыйк "Кундырып чыгар әле",—дип. очлы йөзле нүсс борын 11.1 райком н.»ки ген а п.ш кер ю Ьапил II ник. вәкилгә урынны нләндә генә җәйгән иде, ләкин әрсез алабай вәкил, идәндә өшим, дигән булып, Илгизе янына ук менеп ятты. Намуслы, пакь хатын булса, өрдереп кенә чыгарыр иде күсе борынны, ләкин Илгизә алан эшләмәде. Ир затын тансыклаган яшь. кайнар хатын. райком азг ыны капшана башлауга ук эрен төште, кочагын ачты, түземлеген җуйды
Күндәм хатын ошап китте бугай, вәкил колхозга тагын да ешрак килеп. Ит гизә кочагында кунып йөри башлады Ләкин кыш ыр шг кырык елдан сон да беленә Вәкилнең шухыр-мухыр йөргәнен райкомда пи сизделәр һәм тырпылдатып фронтка озаттылар Әмма Илгизә югалып калмады, бер авызланган хатын, нәфесен 1ыя алмыйча, утын ярын бир әле дип. уналтысын тутырып килгән Вакташ Мнсхәген чакырып*кертте Тегесе утынны ярды Шунын өчен дип. Илгизә сызлаган җирләргә сөрткөлөрг ө алып куйг ин аракысыннан егеткә дә өлеш чыгарды Шайтан суын капкан егет кыюланып кпгеп. Илгизә белән шаярырга югынды
Аннары авылга Илгизә янына Азьдакы* Ибрай да кергәлн нкән дигән сүз таралды
Азьдакы
Аждаһп түлеме»
Анысы да булгандыр. Урман—колак, кыр—күз. дигән кебек, авылнын да күзе зур. үткен—күпне күрә, күпне ишетеп тора. Яхшысын да . яманын да.
Шулай, бер көнне Харис, икенче көнне Варис белән дигәндәй, яшь хатын кулдан кулга китте, Ил гизә “ил гизә” башлады.
Ә бер заман Илгизә янына сугышның башы белән бер кулын имгәтеп кайткан Чамалы Хөснелгата килеп йөри башлаган, дигән сүз чыкты. Хөснелгатаның авылда бер киң күңелле, йомшак бәгырьле, уңган Нурбикәсе бар. тупырдап торган өч малае үсеп килә “Имгәнеп кайттым", дигән сылтау белән кибет тирәсендә уралган Хөснелгата беркөнне битенә иннек сылап, елтыр күзләренә сөрмә тарткан, ерык авызлы, артын биетеп урамнан үтүче Илгизәне күрде дә, һушсыз калды. Азгынга ияргән азар, бозгынга ияргән бозылыр Хөснелгатанын кушаматы “Чамалы” булса да, үзеннән шактый яшь азгын хатын тирәсендә чамасын онытып, Нурбикәсе белән өч бәләкәй баласын ташлап. Илгизәгә йортка барып керде. Түзеп тормас бу хәлгә авыл ду-у килде.
Нурбикәнең өченче баласына ул кайгылы көннәрдә әле икенче генә яшь иде. Анын кайнар күз яшьләрен түгә-түгә нарасыен имезеп утырулары турында ишетеп, йомшак күнелле авыл хатыннарының йөрәккәйләре өзгәләнде. И-и, Нурбикәнең сабырлыклары! Ир бирмәк—җан бирмәк. Шулай да ул бармады, йөрмәде ире артыннан, олы башын кече итмәде, горурлыгын җуймады. "Башына тай типмәгән булса, үзенең адәм мәсхәрәсе бер өстерәлчеккә барып кергәнен аңлар әле бер, тик сон булыр",—дип әйтә иде Нурбикә, һәм анын шулай әйтүе хак булды. Хөснелгата башын иеп, мескенләнеп әллә ничә мәртәбә кайтты, гафу сорады, кабул итүләрен үтенде. Тик Нурбикәнең сүзе бер булды:
—Йөрмә! Мондагы өч баланы ятим итүең җитмәгән, хәзер тегендәгеләрне дә кан елатасың киләме?
Илгизе, Хөснелгатаны йомарлап кулына алгач, тиз генә чыгып ычкынмасын әле диптер инде, бер-бер артлы әллә ике, әллә өч кыз тапты. Ләкин аңа карап авыл халкының Илгизәгә булган мөнәсәбәте үзгәрмәде, бәгыре йомшармады, һәр уңайлы очракта аңа үзенең кемлеген таныта тордылар. Бик озак вакыт Илгизә кизләүгә суга да кара төндә генә йөрде. Кеше күзенә күренгән очракта аның ишетмәгәне калмады:
—Оятын юк икән...
—Зиначы, сине авылдан сөрергә кирәк!
—Хурлык сөягең кайда, ыштыр бит? .
Шулай, авыл әйтсә каты әйтер Йөзе кара, намусын югалтканнарга аның каһәре зур
Миңнур да бу хәлгә кимсенеп, йөрәге әрнеп йөрде шактый вакыт. Юк, Илгизә белән бергә үскәнгә, бергә аулак өйләргә йөргәнгә түгел, ә аның авылдагы барлык саф. пакь, намуслы хатыннарның исеменә тап төшергәненә әрнеде йөрәге. Акылын сукыр булса, күзнең файдасы юк икән шул. Тыйнак кына күренгән Илгизә нинди әхлаксыз, яман хатын булып чыкты Яшьлегендә шуның белән аралашып, бергә аулак өйләргә йөргәннәренә Миңнур үкенеп туя алмады Хисаметдин мәрхүмнең дә рухы чапалана торгандыр инде хатынының вөҗдансызлыгына.
Инде Саҗидә апа гына ялгыша күрмәсен Илгизә кебек. Алла сакласын! Ул да авылнын каһәренә юлыкмасын иде инде...
Ниһаять, Саҗидәнең тырышып йөрүе нәтиҗәсез калмады. Тырышкан — ташка кадак каккан!
—Әйдә, дускаем, тотын эшкә! Штат бирделәр...
Әнә шулай каршы алды ул күрше кызы аркылы чакырткан Миңнурны бер көнне.
Сугыштан сонгы тәүге тыныч ел. Ә авылларда — трахома, корчаңгы һәм башка юк-бар чир. Ярлылык, үтә хәерчелек елларына гына хас йогышлы авырулар. Шуларны тамыры белән бетерү бурычы куелган чор. Саҗидә белән Миңнурнын иртә таннан кичке караңгыга чаклы медпункттан китми, хәтта еш кына якын тирәдәге авылларга да барып, әнә шул авыруларга каршы көрәшеп йөргән еллары. Эш өстенә эш, үзен турыда уйларга да вакыт җитми.
Шундый көннәрнең берсендә медпункт ишеге алдында таза гәүдәле, күрер күзгә дә ярыйсы, ыспай гына киенгән бер кеше пәйда булды. Ул Миңнурнын кайсыдыр бер авылдан кайтканын көтеп торган икән
—Сез—Миңнур буласызмы?—диде әлеге кеше —Мин идем
—Гафу итегез, минем сезгә бик мөһим сүзем бар иде
Юлда арып-талып кайтуына карамастан. Миннур таныш булмаган кешене тыңларга мәжбүр булды. Ярый әле (каян белгән дин син аны ’) Саҗидә апа каршы чыкты һәм аларны, кеше күзеннән ераграк булсыннар диптер инде, үзе яши торган якка кертеп җибәрде, гәрчә Сажидәнен болай итүе Миннурга бер дә ошамаса да. Бәлки шуңадыр, ул илтифатсыз гына:
—Тыңлыйм сүзегезне.—дип килгән кешене ашыктырды.
—Мин үзем Туймәтнеке. Сугыштан, шөкер, исән-имин кайту насыйп булды Әле өйләнмәгән. Хәзер менә өйләнү турында уйлап йөрим Сезнең турыда күп ишеттем болай. Риза булсагыз, мин сезгә өйләнер идем
Гомерендә тәүге тапкыр күргән кешедән шушы сүзләрне ишетеп. Миннур аптырап, хәтта бераз исәнгерәп китте "Әстәгъфирулла1" Үзе сугышта да булган, димәк, дөнья күргән кеше булырга тиеш. Тышкы кыяфәте дә ярыйсы гына, ә менә сүз сөреше Юк, мондый ирнсн булуыннан булмавы артык' Тун йөрәкле, агач авызлы, төерле телле. Өйләнергә килгән кеше нәрсәсе белән булса да кәләшнең игътибарын җәлеп итәргә, аңа ошарг а тырышырга, күңелен кузгатырга, уйландырырга тиеш ләбаса Инде ирдә булырга өлгерсә дә, әле яна гына егерме икесен тутырган, керсез күңелле, кына гөле чәчәге кебек алсу йөзле, аяз күк кебек зәңгәрсу күзле, камыш сабагыдай зифа буйлы, елмайганда карап туймаслык гүзәл Палта Миннурмиын кулын сорап килгәнсең икән, син телен белән кош тота торган егет булырга тиеш һәм синен сайравында булачак кәләшең, аңа булган күңел яктылыгыңны, каннар хисләреңне тоярлык булсын Әгәр алар синдә юк икән, ничек бу асыл зат үз язмышын сина ышанып тапшырсын да, каян аның сиңа сыенып яшәргә өмете бөреләнсен'’
Җан җылысы... Башта ул Мифтахта да бик сизелмәде, ләкин соңыннан, бигрәк тә сугыш газапларын татып кайткач, анарда ул туды. Сөеп алган, сөеп барган -анысын Ходай насыйп итмәде Миннурга Ә алдагысы Алдагысын Алла белгән Булачак туй өчен хәзерлән үк биеп горып булмый
— Мин бит инде ирдә булган кеше, ә сез өйләнмәгән егет Авылыгызда кыстар беткәнмени?—дигән булды Миңнур, әңгәмәне кырт кисмәс өчен
—Мина сезнең кебек яхшы хагын кирәк
—Анысы үзегездән тора инде Ирне ир иткән хатын, хатынны хагын иткән— ир, дип белми генә әйтмиләрдер
—Миңа сезне алырга киңәш иттеләр
—Шулайдыр да бит Минем әлегә җавабым бер ирем сугышта югалды Исәнме, әллә юкмы мин белмим Ләкин мин хәбәре килми башлагач биш сл көтәргә вәгъдә биргән идем. Әле минем көтәсем бар Вәгъдәмне боза алмыйм'
—-Юк, мин алай озак көтелмим.
—Анысы сезнең ихтыярда..
Тагын да сүз куерту файдасыз булуын аңлап, ир, кырт гына саубуллашып, чыгып
К Шушы вакыйгадан сон озак та үтмәде, авылга тагын бер яңа хәбәр таралды Макар Кәшифе кайткан Кандадыр Өркет* яг ында. Слюдянка дигән калада яши икән Миңнурдан бер яшькә генә олы Кәшиф белән алар мәктәптә бер сыйныфта укыдылар һәм шул вакытта ук ул Миннур артыннан йөргән иде. Ләкин Миннурнын алкы-салкы укып тәртипне санга сукмаган бу малайга беркайчан да исе китмәде Анын дөньяда барлыгы турында ди бихәбәр иде Миңнур О менә Кәшиф онытмаган Ул да. әнә. тәкъдим белән килеп җиткән “Әйдә, мина чык. Слюдянкага алып кнтәм үэенне ' Юк юк Кәшиф, минем иремә биргән сүзем, вәгъдәм бар. аны боза алмыйм ( ин теләмә! ән кеше белән бәйләнмәс өчен дә шәп җавап икән ул "Вәгъдәм бар" Аптырагач. Кәшиф Нурислам абзый белән Фәрхинур абыстай янына килеп, аларнып ризалыгы белән, алар аркылы үз дигәненә ирешергә теләде "Әнә бит теге вакытта Миннур тсләмәсө дә. Мифтахка тотып биргәннәр"
Картлар исә. геге елларның ялг ышын кабатламас өчен
- Ана хәгер унбиш-уналты яшь түгел, үзегез уртак тел тапсагыз—без риза.
Өркет Иркутг
диделәр. Әнә шулай Кәшиф тә буш кул белән генә китеп барды...
Ишек кагып. Мнннурның кулын сорап әле тагын килгәләделәр. Аларга да җавап
бер булды: “Вәгъдәм бар"...
Авыл... Ул иртә уяна, иртә тора, иртә ыгы-зыгы килә башлый, чөнки авылга яшәргә кирәк. Тырышып яшәргә. Палталар да шулай тырышып яшиләр. Нурислам абзый үзе. карт азын җигеп, вакыт-вакыт берәр атналык юлга чыгып китә, авылларны әйләнә.
шулай көн күрә, дөнья көтә.
Фәрхинур абыстай иртәнге намазга торганда Миннур да урыныннан кузгала
Анасы:
—Тан тишегеннән тормасаң... Кем сине куа? Йоклар идең әле рәхәтләнеп...—ди.
—Эшем күп. әни. аны кем эшләр?
—Әй. бала, бала! Эш дип ярыласын инде...
Юк. Фәрхинур абыстай кызын битәрләми, орышмый, болай гына—үз итеп, яратып әйтә бу сүзләрне. Ана бит—кызгана да ул кызын. Уйганлыгына, эшчәнлегенә. тырышлыгына сокланса да кызгана.
Юынып, чистарынып. Миннур тегү машинасы артына барып утыра Авыл кешеләре эшне ана китереп кенә торалар Диварда, әйтерсең лә бер җан иясе, келт- келт итеп сәгать йөри. Эш арасында да Мнннурның бер күзе сәгатьтә: мавыгып китеп соңга калмыймы? Медпунктка киткәнче аның әле бер көянтә су да алып кайтасы бар Суга бару—Миннур өчен дөньяга чыгу. Аны бит анда саф. эчеп туймаслык тәмле, мул сулы Кизләү көтә. Ах. ул Кизләү!.. Андый гаҗәеп мул сулы чишмә башка бер җирдә дә юк бугай. Миңнурлар авылының чын горурлыгы, олы байлыгы, халыкның терәге. Печән өсте дисеңме, әллә урак өстеме, янып-пешеп. сусап шул Кизләү суы аккан улакларг а ятып эчкәндә дә ул суның тамакка зыяны тими. "Ярый әле кизләвебез бар".—дип уйлый Миннур еш кына. Эчен пошканда да. чиләк-көянтәлөреңне аласын да. кизләүгә төшәсең. Ә су юлыннан кеше өзелми.
Кизләү—-ул әле тәмле су гына да түгел. Ул авыл халкының даими очрашып, сөйләшеп, хәбәрләшеп тора торган җире. Ә очрашып сөйләшү ул—үзе бер гомер
Тетеп бетерәсе әйберен тәмамлады да. Миннур ашыга-ашкына кизләүгә суга төшеп китте Бура эчендәге зур чаннан улакларга тулышып агып яткан саф су белән чиләкләрен тутырып торганда. Миннурнын артында таныш тавыш яңгырады: "Ахирәтем'" Минҗамал икән Ике күрше, ике дускынай, дулкынланып, кочаклашып алдылар, аннары, икесе дә су алып, кайтып киттеләр.
Киңәшем бар сиңа, ахирәтем. Олы киңәш...—диде Минҗамал. кайта- кайтышлый.—Син минем иң якын дускынасм. ахирәтем. Син генә мине анларсын да. син генә мина ипле кинөш бирерсең дип уйлыйм...
Миннур Минҗамалның бик мөһим сүзе барын тиз аңлады. Су юлында гына сөйләшеп анлаша торган түгел, иде. Шуңа да:
—Эштән кайткач та кер үзебезгә, иркенләп сөйләшербез.—диде дускынаена йомшак, җылы итеп.
—Үзем дә шулай уйлаган идем Керәм алайса?
—Кер. кер. сөйэәшербез. Соңгы вакытта очрашканыбыз да юк...
Алар икесе ике капкага юнәлде.
__ Медпунктта, һәркөндәгечә эш тыгыз булса да. Миннур дускынаенын: "Киңәшем бар . дигән сүзләре турында да уйламый булмады. Минҗамалның болай ук хафага батып сөйләшкәнен күргәне юк иле әле Миннурнын. Ни булды икән?
Палта Нурислам белән Бәләкәй Нургата гомер буе янәшәдә генә, терәлеп тормасалар да. якын күрше булып яшәделәр. Аларның икесе тиң чибәр кызлары Миннур белән Минҗамал ла бер үк елда тудылар, бер сыйныфта укыдылар, бергә үстеләр, ахирәт булып яшиләр Ләкин сонгы вакытта, чыннан да. сирәк очрашалар алар Әйе. һәркемнең үз эше. үз мәшәкате, үз катуы'
Кичен Миннур медпунктта озак тоткарланмады. Саҗидәнең рөхсәте белән өенә *
* Катуы - хәсрәте
_85
ашык|ы. чөнки ахирәтенен “Кинәшем бар",—дигән сүзләре колагыннан китми иде
Минжамал да Миннурнын кайтуын сабырсызланып көтеп тора икән, кереп тә жигге Алар. Миннурнын бәләкәй тегү бүлмәсенә кереп, аулакта калдылар
—И-и. ахирәтем Сүземне ничек дип башларга да белмим Егылып китә күрмә, зинһар, -диде Минжамал еламсырап һәм яулык чите белән күзләрен каплады
Миннур аш бүлмәсенә чыгып, чәйнектән чынаякка чәй агызып керде
—Әйдә, зчеп җибәр әле! Тынычлан. Минжамал.—диде Миннур. Минжамал чәйне кабып куйды һәм дускынаена текәлде. Анын күзләрендә аптырашлы елмаю чагылды Аз аптыраган елый, күп аптыраган көлә
—Башкода килде бит кичә,—-диде дә. Минжамал яшь аралаш көлеп җибәрде.
—Кемнән?
— Потый Шәфикътан .
“Нигә әйттем инде?”—дигән кебек. Минжамал кулы белән авызын каплады да. тагын Миңнурга текәлде, дускынае ничек кабул итәр бу хәбәрне0 Миннур аптырап та китте, тик Минжамалга моны белгертмәскә тырышты
Балачактан чирләшкә Потый Шәфикъ сугыш башланганда сазап беткән, мишәр кызлары әйтмешли, "карт егет” иде Җан биргәнгә юнь биргән Җанын биргәч, бәлки юнен дә бирер әле. дигән өмег белән. Потый өйләнү турында да уйламый йөрми Ләкин авыл кызларынын берсенен дә шөкәтсез өрәккә генә чыгасы килмәде Аптырагач. Шәфикъ чит авыллардан да белешеп карады, тик кыз табылмады. Шуннан сон ул. язмышына буйсынып, өйләнү ниятләреннән кире кайтып, тагын көтәргә булды Чире-чир. әмма Потый Шәфикъ тормышка берегеп яши: колхозда келәтче, «шен тырышып башкара, исәп-хисапны да төгәл алып бара—башын ярыйсы йөртә, комиссия анын эшен гел тикшереп торса да. келәтчегә дәгъва юк Дәгъва булмагач, ана ышаныч та елдан-ел арта бара, абруе үсә Шулай булса да. кызларнын ана бер дә исләре китмәде
Авыл ир-атларын рәттән сыпырып сугышка алып киткән чорда да Потыйны алмадылар, тәүге комиссиядән үк. чүпкә чыгарып, өенә кайтарып җибәрделәр дә. башкача чакыручы булмады
Ә сугыш корбансыз булмый Сокгы сугышның исә корбаннары исәпсез-хисапсыз иде. Авылның Мифтах. Хисаметдин. Голүм һәм башкалар кебек чатнап торган, ин г аярь егет ләре дә яу кырында башларын салдылар, хәбәрсез югалдылар Түтәрәк көләч йөзле, коңгырт күзле, томрап торган кара чәчле, килеш-килбәтле, тулышып торган күкрәкле Минжамалнын да жин сөйгәне—Рәхимҗаны әнә шул дөньякүләм афәт корбаны булды, аны кара кайгыга салды, киләчәк бәхетенә өметен өзде, канатын сындырды
Потый Шәфикъ исә. сунарчының киек саклаганы кебек, сугыш беткәнен көтте "Бетсен әле. бәлки мина да бәхет елмаер" һәм астан гына ул тагын кызлар күзли башлады Ә кызлар күп Араларында абруйлылары да бар Шуларнын берсе Минжамал Ындырда бөртек җилгәрергә йөрүче кызлар арасында Мннжамалдан да унпшы. Мннжамалдан да өлгере. Мннжамалдан да күндәме юк Сугышка кадәр бу кы (арт ыштан йөртән егетләр бер Рөхимжан гына да булмады Пөгый Минжамал белен Рәхимҗанның вәгъдәләре барлыг мн да белә Ә егеттән, инде күпме вакыт, бер хәбәр лә килгәне юк. Ьу хәл. әгәр Минжамал белән сөйләшә-нитә калганда. Потыйны өметләндерми дә түгел. Кемгә нәрсә, корчаңгыга мунча, дигән кебек килеп чыга да би1 Булса була инде. Минжамал тына ризалыгын бирсен, бигрәк шәп кыз. калышса да. Палта Миннурыннан гына калыша торгандыр
Бәләкәй Нургата абзый йортыма яучы килеп кергәч, барысы да шатланышканнар иде кебек башта, тәкнн кияү ст етенен кырыгын тутырган, җан биреп, җан алып яшәүче Пот ый Шәфпкь икәнен белгән, һушсыз кала я тдылар Ярый әле дөнья күргән Нургата абзый югалып калмады “Безгә бу турыда бергәләшеп уйлыйсы бар. шуннан сон җавабыбызны бирербез", тип. яучыны тынычлындырып. чыгарып жибәрле
Минжамал ахирәтенә озак карап торды, д тегесе зндәшми утыра
Ншә дәшмисен, ахирәтемПотый дигәч, өнен бетте ахры Шутай шул. бетәр чо 1) мина нишләр! ә. миңа'.' Өзгәләнүләремне белем» иде’
' Минжамал сулкылдап елап жибәрле Елый-елый сүзен дәвам итте, эчендөгессн актарды:
—Кара инде. Ходай мине нинди көнгә калдырды! Хурлыгыңнан Шушмага ташланырсың. Әй, Аллам! Нигә бәхет бирмәдең мина? Нигә минем Рәхнмжанымны хараплар иттең? Мин бит аны бик ярата идем...
Миннур Минжамалны кочаклап алды да. аркасыннан сөеп, тынычландырырга теләде Аннары чынаякны тагын Минжамалга сузды, ләкин тегесе аны кулына алмады Шунда Миннур үзе ярты чынаяк чәйне эчеп куйды да, кайнарланып:
—Тынычлан әле. Минжамал. тынычлан' Бер синен Рәхимжаның гына харап булдымыни бу каһәр төшкән сугышта? Үзең беләсең, минекеләрнең... Минекеләрнең икесе дә югалды! Мөсәвәрә абыстайның Сәхабы, Нурхая абыстайның Сөнгате. Салах Миннурының Зиятдины, Өмминең Нуркае, әллә кемнәрнең әллә кемнәре—башын салганнарның, хәбәрсез югалганнарның исәбе юк хәзер. Ил белән, ил белән ул кайгы- хәсрәт...
Минжамал елый-елый ярсыган иде—битен яулыгы белән каплап чыгып китте. Сүзнең очына чыга алмадылар. Миннур ахирәтен эче пошып озатып калды...
Өйдә Нургата абзый:
—Кызым, хәлеңне бик яхшы аңлыйбыз, шуна да безнен сиңа: “Үзен яхшылап уйла, үзен хәл ит",—дигән сүздән башка киңәшебез юк Инде өлешеңә тигән көмешен Потый Шәфикъ икән, ни хәл итәсең?..—диде икеле-микеле генә.
—Юк, юк! Дуадак каз кебек ялгыз яшәсәм яшәрмен, тик Потыйга чыгасым юк,— дип ярсуын дәвам итте Минжамал.
Шулчак ишектән ялт итеп Миннур килеп керде. Ахирәтен бу хәлдә калдырасы килмәгәнгә, аны тынычландырырга, юатырга, башлаган сүзне дәвам итәргә кирәк булганга килеп керде ул.
—Башкайларымны кая куярга да белмим, ахирәтем. Зинһар миңа үпкәләмә,— диде Минжамал. бераз ярсуын тыеп.—Очрашмаган, сөйләшмәгән, киңәшмәгән туганнар, якыннар калмады, нинди уйга килергә дә белмим Шуна синең янга кергән идем. Хәлемне аңлый торгансыңдыр...
—Аңлыйм, бик аңлыйм, Минжамал. Бетеренмә әле. юкка борчыласың. Әйт әле: син менә Потыйнын үзе белән очрашып сөйләштеңме?
—Ю-у-ук... Кайчан сөйләшим ди?
—Алайса, Минжамал, син Шәфикъ абзыйның үзе белән очраш! Сөйләшегез, озак итеп, яхшылап сөйләшегез, бәлки икеләнүләрен бетеп китәр. Язмышы җиңел түгел анын. ә андый кешеләр яхшы, йомшак күңелле, рәхимле булалар. Үзең уйлап кара, авылга аның зыяны тигәне булдымы? Эшли, үз көнен үзе күрә, күршеләре дә аның турында начар сүз әйтмиләр.—диде үз башыннан үткәннәр турында уйлап.
—И-и, ахирәт, нәрсә сөйлисен син? Яраткан, һич югында сиңа кайсы ягы белән булса да ошаган кешегә кияүгә чыгарга кирәклеге турында акыл сата идең бит әле безнен ишегә,—диде Минжамал, аптыраулы көлемсерәп—Теге ничек әле синең: "Җан җылысы, жан җылысы"...
—Булгандыр. Минжамал, сөйләгәнмендер, үзем дә яраткан кешемә чыга алмаганга сөйләгәнмендер. Беләсеңме, гел без уйлаганча гына булса икән бу дөньяда. Булмый шул! Мин Мифтахка атам-анам сүзенә каршы килмим дип чыктым, аларны рәнҗетәсем килмәде. Шулай да Мифтахны соныннан мин үз иттем, аны жаным-тәнем белән кабул иттем, чөнки ул йөзгә-биткә дә, гәүдәгә дә, кеше буларак та ярамаслык түгел иде. Ул гына да түгел: йомшак бәгырьле, назлы иде ул. Хатын-кызга тагын ни кирәк'7 Андыймы яратмау мөмкин түгел. Торган саен, аны күбрәк белгән саен яраттым мин аны Шуңа да мин аны бүген дә өзелеп көтәм. Вәгъдәм бар, вәгъдәмне үтим, дип кенә түгел, үз кешем дип көтәм мин аны. Ул кайтса, миңа башка берәү дә кирәк булмас иде...
—Мин дә Рәхимҗанны көтәм дә бит... Күңелем белән көтәм.
—Соң, алай булгач, көт! Ә Шәфикъ... Ул беркая да китмәс, сине көтәр...
Өч-дүрт көннән Минжамал тагын ахирәте янына йөгереп керде:
—Киңәшеңне тоттым бит. Миңнуркаем. тегенең белән очрашып сөйләштек. Бик куркып торган идем шул карачкы белән ничек очрашыйм дип. Куркасы калмаган икән, тотып ашамады Мескен Потый, артык дулкынланып, кызарып-бүртенеп чыкты, үзе еш-еш сулый Юк, суламый, ә гыж-гыж килә, әледән-әле ютәлгә буыла "Менә. Минжамал, минем бар сәламәтлегем, бар булдыгым шушы инде. Сәламәглегем
булса- мин. бәлки, мондый гына Потый Шәфикъ булмас идем. Менә мина кара ла. уйла, уйлан, аннары үзен хәл ит Барысы да үз иркендә, үз ихтыярында булсын. Инде очрашу насыйп булган икән, яшермим, әйтәм соңгы елларда мин гел синең турыла уйлап, хыялланып яшәдем Әйе, мин чирләшкә, гарип Си на ишетүе гаҗәптер дә әмма чирләшкәләрдә дә хис. тойгы бар Мин дә хыяллана, уйлана, хәгга ярата да беләм. Шул ук вакытта мин синен буем җитмәс кыз икәнлегеңне дә аңлыйм Әгәр минем бәхеткә син ризалыгыңны бирсән. мин сине фәрештәләргә тиңләп яшәрмен, сонгы сулышыма чаклы бәхетле итәргә тырышырмын" —дип. йомшарып китеп, елап •җибәрде Үземә дә жәл булып китте, малакаем. җаннарым җәрәхәтләнде. Бөтенләй икенче тәэсир алып кайттым бит әле мин. ахирәткәем Уйланам, сыхтанам Минжамал үзе дә яшьләнеп алды, яулык чите белән генә күхзәрсн сөртте.
—Безнең сайланасы юк шул. Минжамал —Менә син сайланасың би г әле,—дип бүлдерде Минжамал —Дөрес, сайланам Менә син: Шәфикъ абзый яратам дип әйтте, диден Ә минем Мифтахтан соң кулымны сорап килгәннәрдән "яратам" дигән сүзне ишеткәнем юк әле. Аерма бармы?
—Әй. ахирәтем, син күрдең шул ул "ярату" дигән нәрсәне, ә без'’
Үзен беләсең. Минжамал. мин синең бәхетле булуыңны телим Шулай да: *Тот та чык шул Потыйга''. -дип әйтә дә алмыйм. Синен үзеңнең лә башын түгәрәк, уйла!—диде Миңнур соңгы сүзе итеп
Моннан соң да Минжамал шактый вакыт уйланып йөрде һәм. ниһаять, башка кешегә кияүгә чыту мөмкинлеге күренмәгәч. Потыйга чыгарга ниятләде
Шуннан соң әллә ике. әллә өч атна вакыт үтте —ике ахирәт кизләү янында тагын очрашты.
—Хәлләрен ничек сон? Күнә аласынмы'' Сүзендә торамы’—дип тезеп китте Миңнур
—И-и. ахирәтем! Күнәсен икән аны Болай бер дә ярамаслык түгел үзе. гел уңайга гына сыпырын яши Игътибарлы Сонгы вакытга чире дә үген бик йөдәтми, әллә өйләнүнең файдасы булды инде шунда Балага уздым бит' Шатлануларын белсәң Сиңа рәхмәтләремне әйтәсем килеп йөри илем әле. Синен киңәшен хәл итте дә салды бөтен эшне. Үзеңә дә бәхет бирсен Ходай'
Миңнурны еш кына төрле уйлар чолгап ала Мифтах та аңа: "С ин уйлы", дия торган иде. Уйламыйча яшәп буламы-’ Әнә. Минжамал малай тапкан
Ике ахирәтнең тормышында охшашлык ярылып ята Миннур да. Минжамал да сөймәгән, яратмаган кешесенә тормышка чыктылар Кая инде монда сайлану ’ Тик кияүләр арасында җир белән күк арасы Мифтах һәр яклап сау-сәламәт. ча гнап торт ан көчле, чибәр сг ст иде Ә Минжамал өлешенә чыккан "көмеш" көчкә сулыш ала. үпкәсе гыж-гыж кгглә. йөзе карв-сары өрәк тә өрәк һәм шул ук вакытта алар икесе дә ярату хисе белән яшәргә сәләтле булуларын дәлилләгән кешеләр Янып торган, таптата Мифтах белән Миннур аерылышканчы да берничә атна бергә яшәделәр, аннары Мифтах яраланып авылга кайткач та шактый бергә булдылар. Каганда очрашкач га назлашмый кунмадылар, ә Миннур балага узмый калды Чирләшкә, жаны Менә чыгам, менә чыгам”, дип көчкә яшәгән Потый Шәфикъ белән Минжамал тормыш башларга өлгермәделәр, бусы: "Балага уздым биг дип шәрран ярды Озак та узмачы тупырчык кебек матур малай тапты Менә бит нинди хикмәтләр бар бу дөньяда! Юк. Миннур ахирәтеннән һич тә көнләшми, ләкин гаҗәпләнми дә булмый 0плв соң бу д., б.|\сг чиеме' Минжамал өчен Потын Шәфикъ чын мәгънәсендә бәхет күгәрчене булып чыкты ла Па Хода, бәхетле генә яши күрсеннәр Барлык авыл кызлары кебек Мннжамалга да. ай-һай. күн газаплар кичерергә туры килде Калган гомерләре газапсыз, тыныч, рәхәттә үтсен иде инде
Бер көнне иртән Саҗидә Миңнурны елмаеп каршы гиды
Күрденме яшьлек мәхәббәтеңне'.’
Юк. беркемне дә күрмәдем әле Анысы кем нндс татын’
—Сон. әле яна гына шунда иде бит Әсәдуллаң...
—Әле ул да исәнмени?
Сокгы сорауны Миңнур сүз рәвеше өчен генә әйтте. Әсәдулланың исән-сау булуы, анын сугышта катнашмавы, паровоз машинисты буларак бронь белән калуы. Түбән Тагилдан Свердловскига эшелон-эшелон сугыш кораллары ташуы, бүген исә бер заводта механик булып эшләве турында ишетеп торды, чөнки Нәгыймә абыстай олы улының тормышына Миннурның һич тә битараф булмавын истә тотып сөйли иде бу яңалыкларны. Үзеннән сигез яшькә олы бер хатынга өйләнеп, кызлары тугач, хатын ниндидер бер кырын эше өчен хөкем ителгән дә. Әсәдулланың кулында яшь тә җиде айлык Нуриясе калган. Кыскасы, яшьлек жүләрлеге белән ялгышкан Әсәдулла шул ялгышлыгы өчен иза чигә. Анын да хәзер Миннурның кулын сорап кайтуы түгелдер бит? "Ярар, килсен, очрашыйк, сөйләшик, мин ана үпкәмне әйтеп җибәрермен", дип уйлады Миңнур. Шулай дип уйлап та бетермәде, бусагада Әсәдулла пәйда булды Үзгәргән: тазарып, олыгаеп киткән, йөзе дә бала-чаганыкы түгел—кырысланган Шулай да, елмаюы матур үзенең...
—Син мине ачулана торгансыңдыр инде,—диде Әсәдулла гади генә итеп.
—Каян беләсең'7
—Ишетә торам. Язалар бит...
Хак. тормышы бозылган Әсәдулланың тагын Миңнур каршына кайтып тезләнүе икән бу.
—-Инде икебез дә бер ялгыштык, тагын да ялгышырга димәгәндер Шуны бел: Ходай сине мина язган!
—Минем вәгъдәм бар...
—Беләм вәгъдәң барын. Мин. синең яшьлек дустын. Мифтах абзыйга биргән вәгъдәңдә торуын өчен алдында баш иям, моңа чиксез сокланам, шуңа сине хөрмәт итәм, яратам. Мин дә синең кебек тугрылыклы хатыным булуны телим. Калган бөтен тормышымны сине бәхетле итүгә багышлармын. Теләгемә каршы килмә!
—Вәгъдәм бар, Әсәдулла, вәгъдәм.. Әле тагын берничә ел көтәсем бар. Әнә бит, уйламаган-нитмәгән кешеләр кайтып-кайтып төшә авылга. Имам абзыйны гына алыйк...
—Соң. Миңнур, һәлак булуы турында “кара пичәт” килде дидең бит. Тагын күпме көтәргә була?
—Әйе, килде. Ә кешеләр кайта. Көтмичә булмый. Мин сина теге вакытта да бер ел булса да көт дигән идем. Синең сабырлыгың җитмәде, киттең дә... өйләндең. Хәзер менә шуның җәзасын аласын,—диде Миңнур, элеккеге үпкәсен Әсәдуллага әйтеп.— Инде тагын ялгышмыйм дисәң, сабыр итеп көтәргә кала. Теге вакытта без икебез дә артык яшь, бала-чага гына идек, аягыбызга сыер басмаган иде. Хәзер без олы дөньяны күргән кешеләр Әйтсәм әйтим, мин синең теләгеңә каршы түгел. Ләкин син дә мине аңларга тырыш...
Әсәдулла Миңнурны ничек кенә күндерергә теләмәсен, килеп чыкмады—китеп барды. Әмма бу юлы ул өмет уты кабынган килеш китте. Әнә бит, Миңнур: “Әйтсәм әйтим, мин синең теләгенә каршы түгел”,—диде ич. Әллә шуңамы, озак та үтмәде. Әсәдулла тагын кайтып төште. Шул кичне, бүләкләр, күчтәнәчләр тотып, Нурислам карт белән Фәрхинур карчык йортына килеп керде, җылы итеп исәнләште, хәл-әхвәл сорашты, үзенең уй-ниятләрен, теләген әйтеп салды, фатиха бирегез, без Миңнур белән язмышыбызны бәйләргә булдык, диде. Миңнур медпункттан кайтырга өлгермәгән иде, кайтып керде дә:
—Ашыкма, Әсәдулла, ашка пешәрсең... Мин Мифтахны көтәм. Төшләрне бик матур күрем: исән ахры. Бәлки кайтып төшәр... Тагын бер ел гына көтим инде.— диде, Әсәдулланы тәмам аптырашта калдырып.
Аннан соң кайткач та Миңнур Әсәдуллага шул ук сүзләрне әйтеп, борып җибәрде
Әсәдулла да олы сабырлык белән Миннурның унай җавап биргәнен көтте. Аны тирән ихтирам, хөрмәт итеп көтте. Әйе. дәһшәтле яу кырында башын салган ин якын кешесе иренә биргән мөкатдәс вәгъдәсен соңгы чигенә чаклы намус белән үтәп, бар көчен, бөтен сабырлыгын, көне-төне сызлаган-сыкраган йөрәк ялкынын биргән изге затны ничек хөрмәт итмисен дә, ничек ригая кылмыйсың?.
Эш күп булганга, Миңнур медпунктка бик нртә төшә. Йөгереп кенә Кизләүдән су
алып кайга. идәнне юып. бүлмәләрне сафландырып ала, дәвалау җиһазларын кайсын янатып, кайсын болай гына чистартып, тазартып. әзерләп куя.
Бер иртәне шулай медпунктка барып керүе булды, дәвалау бүлмәсендә Сажндәнен кара коелып утырганына гаҗәпләнде Гадәттә. анын кәефе һәрвакыт күтәренке була, елмаеп каршы ала
Нәрсә булды, авырыйсынмы әллә?—дип сорады Миннур. табибәнен хәленә
кереп
Әнә. кара әле бүлмәне.—диде табибә, үле яши торган якка башы белән иләп. Керсә, тәрәзә ватык, идәндә пыяла ватыклары белән бер лур таш ята.
- Кайчан булды соң әле бу?
—Төнлә... Йөрәкләрем ярылды. Тегенекеләрнен берсе инде—хатынымы, әллә малаемы?..
Миннур: “Ташла әле шул якмрыйны . беткәнмени сина торырлык ир латы0’'— дип әйтмәкче иде. сабыр итгс. табибәнен яралы күнеленә каты орынырга кыймады, фәкать “И-и, Саҗидә апа. Сажидә апа дип. күп мәгънәле итеп көрсенеп кенә куйды Сажидә аны аклады әлбәттә, аңламый калмады.
Син хаклы. Юк. юк. бетте! Башкача мин аны яныма да сөртелдермәм Югыйсә, болай да бик якын җибәрмим бит мин аны. Тик Сөйкемле сөяге бар шу нын. сөйкемле сөяге. Әллә ничек, яратып жибәрдем Ялгышам—шуны акладым. Хәзер бетте
- Аны күптән шулай итәсе ндс. Сажидә апа’
—Әйе. күптән шулай и гәсе иде. Йомшак шул мин. йомшак күнеллс. кешегә каты орына алмыйм. Ә йомшак агачны корт баса. Үчем дә гаепле инде, гаепле Үрнәк алырдай кешеләр янымда гына бит югыйсә Сине әйтәм Сокланып туймаслык сыйфатларын бар синен. Миннур дускынасм. Үлгәч ун чакрымнан күренеп торырлык һәйкәл куярлык чат син. Ярый әле янымда син бар Мине гаепли торгансыңдыр инде.
Сажидә. үче турында йомшак күнелле дисә дә. Миннурнын үте кебек көчле ихтыярлы иде. Миңнурның әле бер генә тапкыр да яшьле күтләрен күргәне юк анын. һәм нәкъ шул харак1ерын җөпләгән кебек, ул кабат
- Өтеч енең белән бетте! Башкача син анын турында ишетмәссең. Мәсхәрә булып
Рәхмәт. Сажидә апа. мен рәхмәт! Дөрес эшлисен. Мин сине бик хөрмәт итам.
яратам Гаебеңне таныдың, анысына да рәхмәт Бер мин генә түгел, бөтен авыл, хәтта башка тирә-як авыл халкы да сине үлеп ярата, хөрмәт итә. гәрчә ишетми калмаганнардыр Барыбер хөрмәт итәләр Ләкин абруенны саклау турында да уйламый ярамый Әнә очучын һаман ялгыч яши икән бит. Ят үзенә' Кайтып алсын Бәхетле гомер игәрсез
Уйлап карармын Рәхмәт сүзенә!
Миннур пыялачы Илалетдин абзый янына йөгерде
Малайлар бер-берсенә таш атый уйнаганнар да. бечнен тәрәзәгә килеп тигән, дип аңлатты ул пыялачыга. Илалетдин абзый, озын-озакка сузмыйча, пыяла алып килде дө. тәрәзәне куеп китте.
Медпунктта ин кайнар чак иртәнге як Дәвалау бүлмәсе ишеге төбендәге тар коридорда иргөн көн саен алты-жнде кеше була, һәркемнен үз кайгысы берсе кулын кискән, икенчесе аячын бәргән, өченчесенең ашказаны авырга, аяч ын көчән җыера, кулбаччгы сызлый Берәүләр, дәва алын, китә тора, алар урынына икенчеләре килә юра. Төштән соң. йә булмаса кичке якта гына халык сирәкләнә төчттә- чын алырга мөмкинлек туа Гадәттә, бу мөмкинлекне файдаланып. С ажидә белән Миннур гиз ченә капкалап, чәй ччеп алалар. Аннары гачын эшкә тотыналар
Нәкъ шундый вакытларның берсендә медпунктка бер үсмер малай йөгереп килеп керде:
-Әти авырый...
Миннур малайны тиз таныды Имам абзыйныкы ла Сажидә белен Миннур. хәтәр ечч чечч Имам йортына чачтгылар Урамда сешибрь ахыры бу .тут а карамастан, кояшлы жылы 1мм коры көн Мондый матур көнне кешечә һнч кайгы-хасрәт кадерчә тиеш гә түгел сыман Ләкин ки чә икән Имам ятакта, ах-ух килә Күрчччеләр җыел чан. Өммегөлсем сыктый ( ажи. чә авыруча уколлар кадады. п>й мә дарулар бирде Тәне кайнар түгел. Ләкин йөрәч с дулни тибә Инфвртсг» охшапи*. Юк. анын .та ин хәтәре ахры
Якырын
Иртән Имам, күрше малаен алып. Түбән әрәмәгә читән тотар өчен тал чыбыгы кисәргә төшеп киткәннәр. Шактый тал чыбыгы кискән ул, тагын әз генә кисәсе калган Шулчак әллә ничек йөрәге кадап куйган һәм хәле бетә башлаган. Әшнен куркыныч булуын чамалап. Имам арбага менеп яткан да, күрше малаена атны куарга кушкан Башта фин сугышында катнашып, аннан сон Германныкына китеп, камалышта калып, шул ук финнәргә әсирлеккә төшеп, авыр елларның газапларын татып кайткан, әле кырыгын да тутырмаган Имам әжәлдән котылып калырга теләгәндер. Яшисе дә яшисе генә дә бит ул яшьтә! Тик... Әҗәлләрдән калу юк икән шул Миңнурнын хөрмәт иткән кайнагасы, һәлак булган ире Мифтахның бердәнбер туганы аларның күз алдында, санаулы минутлар эчендә мәңгегә күзен йомды. Йөрәкләрне сыкратып китеп барды аның якын күргән, үз иткән, гадел, киң күңелле, олы җанлы кайнагасы. Ул үзе дә якын күрә иде шул тол калган киленен, кызгана: “Бигрәк бәхетсез булдың инде, килен",—дип әйтә торган иде. Инде хәзер кем аны шулай юатыр?.
Кичкә авышкан, авырулар таралышкан бер көнне медпункт бусагасында тагын берәү күренде. Утыз яшьләрдәге ир-ат:
—Мина, сеңелләрем, Миннур дигәнегез кирәк иде. Соңладым да инде—юлым озын булды,—дип нигәдер акланды әлеге кеше. “Әллә тагын өйләнүчеме?"—дип уйладылар бер үк вакытта Саҗидәдә, Миңнур үзе дә. Юк. өйләнүче булмады. Мифтах белән иңгә-иң торып дошманга каршы торган сугышчан дусты, Мифтахның күз алдында һәлак булуына шаһит. Камышлы районынын Иске Ярмәк авылыннан Әбрар атлы кеше икән.Ерак юл үтеп, һәлак булган Мифтах дустын үз куллары белән мөселманча җир куенына иңдергән кеше. Мондый кунакны олылап каршылау кирәген тиз абайлады Миннур һәм аны Нурислам йортына алып кайтты. Кияве турында соңгы хәбәрне китергән кунак белән Нурислам карт та. Фәрхинур абыстай һәм Миңнур да ярты төнгә чаклы кич утырдылар, кунакны тыңладылар, еладылар-сыктадылар.
Без Мифтах белән кырык икенең җәендә таныштык,—дип башлады сүзен Әбрар—Безнең полкка Казанда госпитальдә дәваланып чыкканнан сон килеп төште Анда сезнең белән очрашуын искә ала иде. Аны безнен отделение командиры итеп куйдылар. Бу көннәрдә икенче эшелонга күчерелгән безнең полк оборонага яна позиция әзерли иде. Траншеяләр, окоплар казыйбыз, блиндажлар ясыйбыз. Бер өч көннән эшне бетерергә чамалап тора идек. Буламы соң? Икенче көнне иргә белән карыйбыз—дошман безнен янга килеп җитә язган, йөзгә-йөз торабыз. Әй, сугыш каты булды да сон! Мондый ук каты сугышны әле минем күргәнем дә юк иде. Җиңнәрен сызганган, акайган күзле, чалшайган йөзле исерек фашистлар әллә ничә кат атакага килделәр. Ләкин без нык тордык, бирешмәдек, урыныбыздан кузгалмадык. Шунда мин безнен отделение командиры Мифтах Мәсләховнын батыр йөрәкле егет, оста сугышчы, кыю командир икәнен таныдым.
Кичке якта немецларның атакасы тукталды. Сугышта ул һәрвакыт шулай—төнлә дошман ял итә. көчләрен барлый, ә иртән янадан һөҗүмгә ташлана. Безнекеләр дә төнге тын алудан файдаланалар кайнар ризык килә, яралыларны алып китәләр, сугыш кирәк-яракларын туплыйлар, бәрелешкә әзерләнәләр.
Әле күптән түгел генә сугыш барган кыр өстендә гадәти булмаган тынлык. Хәтта кошлар да күренми, алар бу куркыныч җирдән күптән еракка очканнар. Барыбыз да тан атканчы шулай тыныч булыр дип уйлап торабыз, төнлә йоклап алу өчен траншеяларда үтебезгә тишек әзерлибез, кайнар ботка көтәбез.
—Күңел тыныч түгел.—диде Мифтах.
—Сугышта ничек тыныч булсын инде ул күңел?—дигән булдым мин дә.
—Юк. әллә ничек эч поша...
Тагын нәрсә әйтергә теләгәндер Мифтах, шул минутта һичкем көтмәгән хәл булды. Фашистлар, үзләренең кагыйдәләрен бозып, безгә кич белән ташландылар. Аларнын качып-посып, шуышып килүләрен беркем күрми калды ахры, безнең траншеяларга күктән төшкән кебек килеп төштеләр, әйтерсен лә шушы җирдә генә булганнар Офыкка төшеп барган кояш безнен күзәтчеләрнен күзләренә терәп яктыртканга, алар дошманнын якынлашуын күрми дә калганнар. Монмн өстенә безнекеләрнен дә, дошман туптан атмыйча һөҗүмгә күтәрелмәс дип. дикъкате югалган булып чыкты. Көндезге унышсызлыкка хурланып котырынган исерек фашистлар траншеяга сикереп
төштеләр дә. безне» белән изүгә-изү килеп кул белән сугыша башладылар. Каршы атып та булмый, чөнки үзебезнекеләрне атып егуын мөмкин Хәнжәрләр. штык, винтовка түгәсе белән сугышабыз, буышабыз. Ничек булгандыр, ул көнне безнен отделение командирына да пистолет биргәннәр иде. Мифтах якыннан торып бер немецны, икенчесен, өченчесен чөнкәйтте Дүртенчесенең башына пистолет белән сукты, тегесе мингеп ауды Аннан сон мин анын ничек сугышканын абайламый калдым, чөнки үземә дә каты чәкәләшергә туры килде. Көчкә җиңдек.
Сугыш тагын тынып калды. Күзләрем белән Мифтахны ззлим. ә ул юк. Эзләп ары киттем. Карыйм. Мифтах траншеяга аркасы белән терәлгән, күзләре йомык, авызыннан кан саркый. Әйләндерсәм, аркасында фашист хәнҗәре, сабына чаклы батырылг ан. Йөрәк тибешен тынлап, кулын тотып пульсын карадым—тыны да юк. йөрәге дә типми. Шулай да. мин аны аерым алып, траншеянын ин аулак почмагына илтеп яткырдым, өстенә шинель яптым һәм гөн буе саклап чыктым Бәлки мин әйтәм. әле исәндер, үлмәгәндер. Юк. иртән дә һичбер хәрәкәтсез, йөзе дә нык үзгәргән иде Өметем акланмады Тан атканда, иптәшләр белән чыгып. Мифтахны снаряд чокырына җирләдек. Аннары мин. бар бед| өннәремне укып, дога кылдым Ай. шәп егет иде. харап булды Ә миңа Ходай исән-сау кайтырга язган булгандыр Менә анын документлары, үзегез бергә төшкән фотогыз, кесә блокноты, -дип Әбрар өстәлгә бер бәләкәй төргәк чыгарып салды.
Ниһаять. Миңнур үзенең шулай озак еллар Мифтахын көгүенен заяга булуын аңлады. Әйе. үлгәннәргә, һәлак булганнарга теге дөньядан кайту юк
Әбрарны үзенең Камышлысына иртән I енә озаттылар
Илле икенең башында Әсәдулла таг ын кайтып төште Миннурнын. ниһаять, бирәсе җавабы әзер иде. Мифтахка "Мин көтәрмен сине . дип вәгъдә биргәненә унберенче ел китте. Таг ын күпме көтәргә була? Мифтах биш ел кәгәргә вәгъдәсен аллы. Тагын да көтүнең файдасы, нәтиҗәсе булса иде Юк бит өмет, сүнде ул
■'Ходай сине миңа язган”, дигән иде Әсөду.тла бер кайтуында Күрәмсең, язган инде. Теге вакытга яшьлеге белән ялгышмыйча, бер г енә ел көткән булса, алар кимендә ун-унике ел бергә яши алган булырлар иде. Әлбәттә, язган булса Юк. язмаг ан бу лган шул Инде моннан сон ялгышырга булмасын. Икесенә дә
Әсәдулла да сыната торганнардан түгеллеген раслады Миннурнын уңай җавабын биргәнен олы сабырлык белән биш ел буена көтге ул Биш ел! Сабыр иткән маралына ирешкән. Анын шушы сыйфаты гына ла киләчәк тормышта ышанычлы ир буласын танытты.
Мин тагын кайттым, диде Әсәдулла, г ыйинар суыгыннан кызарган колакларын битләрен ышкыштыргалагг- Миңнур аны аңлады: "Мин тагын кайттым Бәлки бу юлы синең җавабың әзердер?” дигән сү г иде бу
Ярар, кайткансын. бик әйбәт Мин риза.
—Син риза? Дөрес ишетәмме мин?
Дөрес ишетәсең, дөрес.
Әсәдулла Миңнурга тәүг е тапкыр бик якын килде һәм тәүге тапкыр аны кочаклап алды Табибә бүлмәсендә кеше юк иде—Мнннур да Әсвдулланын талпынуына каршы килмәде..
Февраль уртасында никах укытып, авыл Советында язылыштылар һәм тыйнак кына туй мәҗлесе уздырдылар.
Алда аларнын әле башланмаган шатлыклы-бөхетле. олы мәшәкатьле, ә кайчак, кайгылы-хәсрәтле гаилә тормышы, огын еллар көтә иде
Аккан сулар кебек уза гомер. Аулак өйләргә йөреп, хисләр дәрьясында гизгән гүзәл яшьлеге ь>. чиксез авырлыклары, кайгы-хәсрәте белән көйдереп үткән сугыш еллары да. шул сугышта югалып калган ирен озак вакыт көтү газаплары да. аннан СОШЫ еллар мәшәкате дә әллә кайда, артта, әйтерсең лә томан гченлә калды Артта кшгса га бүгенгедәй хәтерендә саклана азар һәм. әдедән-әле искә төшеп, йөрәк маен сы гыи-сызып алалар.
О Минәхмәге дә. Мифтахы да. Әсәдулласы да еш исенә төшә анын Уңлаганга
төшәләрдер инде, уйламаса төшмәсләр иде һәм еш кына аларны төшләрендә дә күрә Уйлары кебек, төшләре дә борчулы. Әле менә кайчан гына анын төшенә арчи керде Гел кырык беренче елнын быелгыдай салкын яңгырлы язында төшкән арчи инде' Атлар гына ак. кырык бердә алар башка төслеләр иде. Атлар гына түгел, тарантас та ак япмага төрелгән. Мифтах та, кияү егете дә. хәтта гармунчы да ак киемнән. Гармунчы гармунын уйный. Миннурга бик таныш көйне уйный ул. Гармун тавышы да бик таныш. Йа Хода! Минәхмәт бит бу! Ләкин Миннур аны барыбер танып бетерә алмын азаплана, чөнки Минәхмәтнен йөзе танымаслык булып үзгәргән, боек. Кайгыдан шулай үзгәргәндер инде ул, Миңнурның башкага чыгу кайгысыннан. Миңнур аңа якынрак килә имеш, һәм: «Хәлен ничек, кайда югалдың?» — дип сорый. Минәхмәт эндәшми, кулын гына селти, гүя ул: «Сорашма, шәптән түгел», — ди. Аннары ул, гармунын тартып, җырлап җибәрә:
Биек тауга менмәс идем —
Биек тауда атларым;
Кычкырып җырламас идем —
Бик ямансу чакларым...
Ак киемле кияү егете дилбегәсен баш очында болгый-болгый, ак аргамакларны куалый. Ә Миңнур: «Кума инде, тый, тагын тәгәрмәчебез күчәреннән чыга бит», — дип ялвара. Ә Мифтах: «Юк, төшми, син бит вәгъдәңдә тордың, шулай булгач төшми»... — ди. имеш. Шул урында Миңнур уянып китте. «Әстәгьфирулла! Өнемме бу, әллә төшем генәме? Булса да булыр икән...» Уянса да, колагына Мифтахның йомшак, назлы тавышы ишетелгән кебек тоелды: «Бер дә юкка гына яратмадым инде мин сине, белдем ышанычымны акларыңны»...
Миңнур. әлеге төшне яхшыга юрап, торып дога укыды, яшьләнде-ямьләнде, аннары, тынычланып, монсу гына елмаеп куйды. Мифтахы төшенә тагын матур керде, шуңа елмаю балкыды анын җыерчыклы, ләкин һаман түгәрәк, якты, ягымлы йөзендә...
Соңгы сүз
Бу әсәрнең геройлары—күпчелек реаль кешеләр. Алар минем авылым Елховойда яшәгәннәр, кайберләре бүген дә яши Төп герой—Палта Миңнуры: ул бүген дә исән- сау. быел ана, озакламый, сиксән яшь тула. Әйе. Миннур апа үз авылының тере легендасы, горурлыгы, чын-чынлап тарихи шәхес. Хәзер анын яшьлек елларындагы матурлыгын тирән сырлар баскан, чәчләренә ак бәс төшкән.
Ах. анын гүзәл яшьлеге' Искиткеч матур, уңган, чиста-пөхтә . Хан кызлары да алай ук гүзәл була алмаганнардыр. Урамга, йә булмаса кизләүгә суга чыкканда, медпунктка эшкә килгәндә авыл халкы аңа соклануын яшерә алмыйча карап тора иде. Юк, аның тышкы матурлыгы гына түгел, эчке дөньясының, күңел байлыгынын, башка бер кешедә дә булмый торган күркәм сыйфатларынын аклыг ын, пакьлеген танып, шуңа сокланып карап тора иде халык Палта Миннурына.
Әсәдулла да. Миңнурнын үзе кебек, сүзендә торучан. үҗәт, тормышка теше- тырнагы белән ябышкан кеше булган. Сүзен дә сөйли белгән, эшкә дә уңган— кулыннан килмәгән эше булмаган: ул токарь да, эретеп ябыштыручы да. механик та, балта остасы да, пыялачы да... Эштән кайткач та тик тормаган, нәрсәнедер төзәткән, нәрсәнедер үзгәрткән, шомарткан, буяган.
Башта Миннур Әсәдулла белән Түбән Тагилга китә. Шунда бер ел яшәп, беренче балалары Рәйсәне тапкач, сагынуга түзә алмый Миңнур. туган якка кайту турында сүз кузгата Әнә шулай алар кабат туган авыллары Елховойга кайтып төшәләр. Әсәдулла колхозда механик булып эшли башлый. Эшен белеп эшли ул. авылнын абруйлы кешесенә әверелә. Рәйсәсе артыннан Рәисе туа, аннары Рәфисәсе. Ринаты, Рамиле .Алтынчыга Әсәдулланың беренче хатыныннан туган Нурия даими кайтып йөри. Ул әтисен генә түгел, анын яшь хатыны Миңнурны да үз анасы кебек якын итә Бу Әсәдулла өчен дә. Миннур өчен дә иң бәхетле еллар була. Балалар үсә торалар, бер-бер артлы укырга китәләр. Өй, йорт эшендә кан кайнашалар. Миннур үзе дә вакытлыча бүленгән эшен дәвам иттерә—көнкүреш комбинатына куфайкалар. күлмәкләр, туннар, курткалар тегә, матрацлар сыра.
Ушан хатын кар өстенле казан кайната Гомер агышынла анын эшләмәгән эше калмаган. Сугыштан сон авыл ашханәсенлә официант булган, аннары колхозла бригадир ярдәмчесе итеп куйганнар Озак кына вакыт фельдшер-акушерлык пунктында санигар булып нилә1ән. Колхоз зшенен исе ниндиен генә башкармаган ул. Печән әзерләгән чорда чалгыны ин оста көйләүчеләрнең берсе Миниур булган У гын әзерләргә барыр алдыннан пычкыларны тешләргә, үткәрергә, тешләрен аерырга да әллә кемнәр!ә ялынып йөргәне булмаган, үзе үткәргән, үзе аерган Авылга газ килгәч, сенлесе Минхөяг белән бик күп авылдашларының утын мичләрен сүтеп газга көйләп салганнар Бәлки шунадыр. Нурислам карт: "Минем кызларым арыслан кебекләр", дип горуланып йөргән
Әсәдулла белән Миннур утыз елдан артык бәхетле гомер кичергәннәр Ире ир булган, үз сүзендә торган, хатынын бәхетле итү өчен булдыра алганнын барысын да эшләгән Бер генә мәртәбә дә начар сүз белән эндәшмәгән, хәтта тавышын да күтәрмәгән, ихтирам итеп кенә яшәгән, хөрмәтеннән, игътибарыннан таптамаган Шунысы кызганыч, иртәрәк киткән ул дөньядан
Миннур апа ана багышлап шигырьләр яза:
Урманнарга барып, аланнарда Җиләк җыйган идек бергәләп:
Шул чакларны искә төшерәм дә.
Бәгыремне китә телгәләп Икәү берг ә йөрербез әле дип.
Уйсу жиргә сукмак салдырдын.
Тик син генә минем калерлем. дип Йөрәгемә язып калдырдың..
Алты бала, килен-кияүләр, унөч онык-оныкасы бар анын Инде сиксәнен тутырып килсә дә, һаман үткән г омернең һәрбер мизгелен каба г -кабат искә ала, уйлана, сызлана, моңлана.
Минҗамал белән Потый Шәфикъ та бәхетле яшәгәннәр Минҗамал апа икс ул табып үстерг ән Хәзер аларнын да уллары һәм кызлары, кияүләре-киленнәре, онык- оныкалары дөнья иңләп киләләр Тик Шәфикъ абзымнмн гомере озын булмаган Минҗамал апаның дөнья куйганына да хә 1ер ун ел икән
Саҗидә табибәнең прототибы безнең авылда ялгызы сиксән яшькә чаклы яшәде Халыкка күрсәткән күркәм хезмәте дәүләт тарафыннан бик югары бәяләнде ана Ленин ордены бирелде Соңгы кша аны олы хөрмәт белән биш-алты авыл халкы бергә җыелып, бөтен урам тулып озатты. Аны ислам йолалары белән сонгы юлга әзерләүчеләрнең берсе, әлбәттә иняе, гомерлек лускынае Палта Мнннуры иде