Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ
Үлүенә 22 ел тулу уңае берлә2
Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә Татар куңле ниләр сизгәнен; Мискин булып торган өч йөз елда Тәкъдир безне ничек изгәнен.
әр милләтнең, һәрбер халыкның тарихи язмышына карап, үзенен моны, жыры. көе. зары була, һәрбер милләт кайгыра, шадлана. моңлана, зарлана... Һәрбер милләтнең моңын, шадлыгын. кайгысын әйтеп бирә торган үзенен шагыйре—халык шагыйре була. Без Идел-Урал төрк-татарларынын да, үзебезнең кайгыбызны, таллыгыбызны, барлыгымызны—халкыбызның еллар буенча күңелендә янган тойгысыны әйтеп биргән шагыйребез булса, ул да— мәрхүм Габдулла Тукай иде Тукай—халык (шагыйре) иде. Тукай теле—халык теле иде Тукай үзенең ижады. шигыре берлә халкыбызның әйтергә теләгән тойгыларын жинел, шома, искиткеч матур бер телдә әйтеп бирде Менә шуна 'Солтан-Әхмәл ВИРГАЗ—шагыйрь. журналист Чыгышы белән Мордовия төбәгеннән. Ул яктагы татарлар арасында Виргаз (Вергасов. Вергазов. .) фамилиясен йөртүчеләр хәзер дә шактый Казанда да Равил. Таһир һ. б. Вергасовлар бар ;Яна милли юл—1935.—№7 (90).—20-22 б.
Һ
күрә Тукай тагар әдәбияты тарихында зур урын алып, «халык шагыйре» дигән исемне алды. Тукай үзенен аз гына гомерендә шундый әдәби жәүһәрләр чәчрәтде. ул жәүһәрләрне жыярга. Тукайны өйрәнергә Казанда һәм башка жирләрдә дә аерым «Тукай түгәрәкләре* дөньяга килде Кыскасы. Тукай үзенә бер мәктәп тудырды. Тукай төрк-татарның классик бер шагыйре булды. Тукай шигырьләрендә—халкыбызның тибеп торган күнел чишмәсе. Шуна күрә анын шигырьләре жанлылар Тукай шигырьләрен укыган саен, мәгънәсе арта бара Мәгънәсе арткан саен. Тукай югары күтәрелә. Тукай теленең ин төп хосусияте жинел. шомалыгында булса, шигырьләрен укыган саен мәгънә һәм фәлсәфәнең арта баруы да жанга азык булып, күнелгә утырып калуындадыр. Бу шагыйрь, чын мәгънәсе берлә, каләмен күз яшенә манчып язды:
Күпме михнәт чиккән безнең халык.
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып.
Сызлып-сызпып чыга күнленнән
Идел-Урал төрк-татарларынын кайгысын, шадлыгын жырлаган шагыйрьне искә алганда һәм тарихыбызның карангы битләренә барып төртелгәндә, шагыйрь әйтмешли: «Аһ. дисен, без ник болай сон?—Без дә хакның бәндәсе'..»
Бөтен мәдәният дөньясы инглизнең Байронын. алманларнын Гетесен һәм башка әжнәби (чит) милләтләр үзләренең милли шагыйрьләрен дөнья күләмендә таныта. Ни өчен сон без—төркләр үзебезнең әдипләребезне, шагыйрьләребезне, гомумән алганда, әдәбиятыбыз берлә дә танышдыра алмыйбыз?! Бу. әлбәттә, бездә начар әдипләр, шагыйрьләр булудан түгел, бонын төп сәбәбе менә нәрсәдә: —Әгәр Тукай руснын залим, канлы кулы астында изелгән, мәхкүм (хокуксыз) милләтнең шагыйре булмыйча, үзенен хөр илендә, иркен яшәп, истикълален (бэйсезлеген) алган бер милләт шагыйре булса иде. ул башка милләтләргә дә күптән танылган булыр иде Тукай хакында да чит матбугатда мәкаләләр язарлар иде. Чөнки Тукай—зур шагыйрьләр берлә тинләшдерерлек бер шагыйрь Ләкин гасырлар буенча изелгән, русның жандарм көче һәм безнен бөтен милли хәрәкәтебезгә руснын балта чабып килүе аркасында, без Идел-Урал төркләре күңелебездә янган ялкынлы теләкләребезне яза алмый килдек...
«Милләтләр зинданы, ватылып. Русиядә инкыйлаб дулкынлары кубкач да, Русия кул астындагы һәрбер милләт үзенен милли фикерен бәйнәлмиләл (халыкара) сәясәт мәйданына ташлап, үзләренең истикълальләрен даулый башладылар, һәм кайберләре үзләренә үзләре хужа да булдылар. Болар шунын нәтижәсендә хәзер үзләренең фикерләрен, шагыйрьләрен, әдипләрен чит милләтләргә яхшы танытып киләләр.
Тукайның үлүенә 20 ел тулганда гына безнен шагыйрь дә чит милләтләргә киңрәк күләмдә мәгълүм була башлады Бигрәк тә безнен кеби рус кул астында телгән милләтләр безнен тарихыбыз, әдәбиятыбыз аркылы безнен берлә анлашмакчы. берләшмәкче булалар Тукайнын үлүенә 20 ел тулганда поляк телендә чыга торган «Daleki Wschod* журналы Тукайның рәсемләрен төшереп, мәкаләләр багышлап, берничә шигырен тәржемә дә иткән иде Шул вакыт башка чит матбугатта да язылып үтле Болар әле беренче карлыгачлар гына
Тукай—әле үзебез өчен дә өйрәнеп бетмәгән шагыйрь. Ул елдан-ел өйрәнелә Тукай шигырьләре татар ләһжәсендә (телендә) булганга күрә, алар халкыбыз тарафыннан сөйләп укыла Тукай шигырьләре, халык әдәбиятыбыз кеби. жинел һәм тиз ядлана Без әдәбият тарихыбызны карасак. Тукайдан алдарак килгән шагыйрьләр бар һичшиксез, бу шагыйрыәребез арасында үзенен шигърияте берлә халыкның күнеленә ин якын торучысы Тукай булып килә Безнең Идел Уралда Тукайны белмәгән бер карангы почмак бармы? Тукай каләме астында Идел-Урал әдәбияты чәчәк атды. Тукай татар ләһжәсенен матурлыгын. рухын анлатды. Ул х&ткыбызнын сөйгән жырчысы-халык шагыйре булды..
Тукай күп шигырьләрендә көлкү-һөжү кыйсемендә, «Шүрәле» кеби әсәрләрендә мәүзуг (тема, сюжет) итеп халык хикәяләре, әкиятләре алынган. ‘Бу һәм эпиграф итеп китерелгән дүртьюллык строфа Тукайнын «Милли моннар* шигыреннән
менә шунын өчен дә анын шигырьләрендә халкыбызның язмышын, шадлыгын. кайгысын бигрәк тә ачык күрәбез Тукай шуларны барысын татар ләһжәсендә бик оста, матур, шома җырлап бирде.
Шадыман ул мәркадеңдә (шат бул кабереңдә)'.—
Без онытмыйбыз сине;
Белмәсәк вактыңда кадрен.
Инде котлыйбыз сине '
Хөсәен Габдүш2
БӨЕК «КУШЛАВЫЧ» ЯТИМЕ
Шагыйрьгә 50 яшь ту.iy уңае берлә'
Язганын булса бэкалы4, ул бакага тарта ала'.
Мин дә булдым һич дә онтылмас кеше шул аркада6
Тукай.
нын исемендән үк халкыбызның үзлегеңдәй аерып алынмас бер нота яңгырый: Тукай! Ата-анасы кушкан исеме—халкыбыз арасында иң күп таралган вә сөелеп әйтелә торган исем—Габдулла.
Тукай—бу Габдулланы башка бик күп Габдуллалардан аерып, аны «Кечкенә Апуш»лыгындан чыгарып, «зур-зур» төрк-татар шагыйре дәрәҗәсенә күтәргән исеме дә арабызда сирәк очрый торган саф үзебезчә. милли бер исем. Тукаев түгел! Бу исемнең күңелгә якынлыгы да аның шул «Тукай» дип әйтелүендә Тукаев дидеңме, аның бөтен музыкасы югалып, андан паспорт исе килә башлый.
Тукай—бу исем халкыбыз арасында, яшькә-картка карамыйча, иң күп таралган исем Жәмал Вәлиди әйтмешли, төрк-татар тарихында мәңге онытылмаслык бер исем.
Шагыйребезнең исеме халкыбыз арасында шул дәрәҗәдә киң таралган ки. кайбер вакыт әдәбиятдан бөтенләй хәбәрсез, надан кешеләрнең авызындан да анын берәр шигырен ишетергә тугры килә. Тупасрак булса да. кечкенә генә бер мисал: берничә ганыш җыелып, әңгәмә корып утырабыз Уен-көлке арасында бурыч түләмәү тугрыңда сүз чыкты да. арабызда, әле генә әйткәнчә, шигырь вә әдәбиятка бөтенләй чит булган бер абзый. «Түләмәсен., түләмәсән... бит Тукайныкы, ничек әле?..» дип сүзгә катнашмакчы булды. Без ярдәмгә килдек:
Чыгып барганда, дөп-дөп типкәлиләр.
Яман сүзләр белән дә сипкәлиләр
• Менә, менә үзе!»—дип куйды Тукай сөюче Әгәр дә ул Тукайны белмәсә. бу урында сүзгә «әдәби»рәк рәвешдә катнашу өчен, берәр халык мәкале әйтеп жибәрер яисә Хуҗа Насреддин ләтыйфәләрендән (мәзәкләреннән) берәрсен сөйләп куяр иде. Хужа Насреддин димәкдән. сүз жае килгәндә әйтеп
Бу юллар «Мәрхүм Мөхәммәдзаһир әфәндегә» мәрсиясеннән
•'Хөсәен Рәхимхан углы Габдүш (1901 —1944)—журналист, әдип, режиссер, актер Октябрь инкыйлабыннан сон Кытайга күчеп китә Нигезлә. Харбин каласында яши Кабере дә шунда /(Карагыз: Хатыйп Миннегулов Хөсәен Габдүш хикәяләре// Мирас —1998 —№ 7.-65-68 б).
'Яна милли юл —1936 —№5 (99).—4-8 б.
*Бу мисрагтагы «бәка» сүзе мәнгелек. дәвамлы мәгънәләрен белдерә. Тарта ала тезмәсе тартала рәвешендә укыла.
6Эпиграф итеп алынган бу бәет шагыйрьнең «Пушкин вә мин» шигыреннән.
А
узыйк: халкыбызнын бөтен катлаулары арасында исеме күп таралуда Тукайнын бердәнбер көндәше Хужа Насреддин булса кирәк.
Жэмал Вәлиди үзенен «Тукай шигырьләре хакында «мөляхәзалары»нда (уйлануларында) яза: «Тукай мәгънәне, фикерне бик ачык әйтә. Ул сүз астына төрелми, сәнгать артына яшеренми, ачык вә тәкәллефсез сөйли. Анын сәнгать пәрдәсе шулкадәр юка вә шәффафдыр (үтә күренмәле) ки. анын аркылы ин гади күзләрдә (сызык минеке —X Г.) үтә» Шунлыкдан—Тукай халыкныкы.
Габдулла бәк Батталнын кыйммәтле әсәре «Казан төркләре«ндә Тукай хакында шул сүзләрне укыйбыз: «Безем илдәшемез Хәмид Зөбәер бәк (1897 — 1978—X. М.) бу шагыйрьгә мөнәсәбәтле француз телендә бер мажар (венгер) мәжмугасында язлыгы мәкаләдә шагыйрьнең авыр язмышын, анын фәлякатен (бәхетсезлеген) дә халыкның язмышына охшата» (Төрекчә текст татарчага тәрҗемәдә бирелде —X М).
Тукайнын яратышы шул чаклы кин вә төргә бай ки. нинди генә милли мәузугда берәр мәкалә яисә әсәр язма, шунын башына Тукай «Мәжмугаи асаре»ндән һәрвакыт үзеннен төп фикереңне жыйнап тора торган берәр шигырен язып куярга мөмкин
Югарыда китергән кечкенә генә мисалыбыз Тукайнын көнлек тормышыбызның иң гади (прозаик —X Г) Хадисәләрендә (вакыйга-хәлләреннән) •тел очында гына» торган нәрсәнне әйтеп бирергә ярдәм итүен күрсәтә
Тукай үзе дә шагыйрь Сәгыйд Рәмигә язган бер мәктүбендә (хатында) шулай ди: «Мин бит синең шикелле саф. коеп куйган шагыйрь генә түгел, мин дипломат, сәяси, җәмәгать хадиме бит Минем кр күпне күрә, колак күпне ишет ә- (Җ Вәлиди « Мөляхәзаләр» Сызык минеке —X. Г )
Без хәзер Тукайга 50 яшь тулу уңае берлә кулыбызга аның шигырьләрен алабыз, алар хакында язылган мәкалә вә шагыйребезгә багышланган хатирәләрне укыйбыз Болар арасында иң мөһиме булып бүгенгәчә, мөһажәрәгдә бигрәк дә. мәрхүм Жэмал Вәлидинен шагыйребезнең үлүендән сон нәшер ителгән «Мәжмугаи асар»е берлә бергә басылып чыккан Тукайнын шигырьләре хакында «матяхәзаләр» саналып килә. Әдәбият тарихыбыз өчен аерылып торган бу 50 еллык юбилей уңае берлә башыбызга килгән кайбер фикерләрне «Яна милли юл» укучылары арасында уртаклашыр өчен, кулыбызга каләм ал ганда, әнә шул «Матяхәзаләр» берлә файдаландык. Бу «Мөляхәзаләр». сүз уңае берлә әйткәндә, шагыйрьнең вафатындан сон язылган беренче житди язмалар булуларынданмы. ничекдер. «Тукай китабы»нын тартып алынмасдай бер өлеше булып киткәнләр һәм анын эченә сеңеп калганлар
Тукайнын яратышындагы рух халкыбызнын күңеле берлә шул дәрәжәлә. әгәр гыйбарә дөрес т булса, игезләнеп беткән ки. халкыбыз хакында фикер әйткәндә. Тукайны искә алганда, милләтебез тугрыңда сүз сөйләми мөмкин түгел. Алар бер-берләрендән аерылмыйлар
Жэмал Вәлиди ачы бер хакыйкать тугрында сүз ачып, шул сүзләрне яза •Безнең татар хаткынын бер хасияте һәм хосусияте рухиясе күз алдына килә Чөнки бу ноктада без Тукайны артык татар итеп күрәбез Шәйлә ки. тагар халкында түземлек. ихатәле (тирә-юньне) күреп, ерак ноктаны күзәтеп эш күрү юк Шуның өчен анын күп куәтләре жилгә китә, анын эшендә дәвам вә сәбат (ныклык) булмый Бона иң кечкенә эшләремездән алып, ин зур тарихи әхвалемез шаһил Татар куәи мөхәйялләсе (хыяллану көче) дә бондан мөстәсна (чыгарма) түгел Ул һичбер башы, ахыры мөгайин (билгеле), безен, тулы әтрафлы бер хыял тугдыра алмады Анын асаре шигьриясендә хыялый бөтенлек, киңлек түгел, бәлки бер хисси чуарлык, тарлык күрәмез Хәтта бу тартык, чуарлык шул дәрәжәдә ки. ул бетен ике мнсраглык бер жыр жыртый алмый Һич мөнәсәбәтсез вә туп-тугры Ак Идел буйларыңдай үзенен жанкәсенә күчә, тәрәзә капкачыңдай туган иленә килеп төшә «Иштә (менә) безгә Тукайда да иң ачык күренә торган нокталарның (дөресе, безнеңчә.-нөктә.—сер. фикер, үзлек — ,V М.) берсе ошбудыр Аның әсәрләре бик аз бер кыйсемене истисна (чыгарма) иткәндә, кыска нөктәләрдән гыйбарәт Атарны рәтлән укып барсан. үзенне әлеге татар жырларыны тыңлагандагы кебек мен гөрте хиснең алмашынуы каршысында күрәсең» (Жэмал Вәлиди •Млшхәзаләр».)
Тукай көйләренә багышланып язылган мәкалә вә хатирәләрдә (истәлекләрдә) шагыйребезгә мактау сүзләре язып кына утыру берлә канәгатыәнү житми. бу
унай берлә гомумән милли тарих, әдәбият, тормыш вә мәгънәви ихтыяҗларыбыз хакында туган фикерләрне матбугат битләренә чыгара баруыбыз кирәк.
Халкыбызның «ин кечкенә эшләребездән алып, ин зур тарихи әхвалебез»нең шәһадәте берлә аерылып торучы кимчелекле хосусиятләрен тикшерер вә җентекләргә безнен. бая әйткәнебезчә. мөһим бер әдәби юбилее уңае берлә, тик бер гади Тукай сөюче уларак кына, «тибрәтү» өчен алган каләмебезнең көче җитәрлек түгел Көчле вә тәҗрибәле каләм ияләребезнен бу гаять дәрәҗәдә кызыклы мәсьәлә хакында игътибарлы фикерләре матбугатыбызга чыга барсалар, яшь буыныбыз өчен бик файдалы булыр иде. «Иң кечкенә эшләребез» дөньясында Жэмал Вәлидинең фикерен куәтләү өчен, үкенечкә каршы, бик күп табыла торган башланып бетмәгән эшләребезнең уңыш берлә нәтижәләнмәүләренә нинди сәбәпләр бар? «Иң зур тарихи әхвалебез» галәмендә кайсы вакыйгалар безнең шул күңелсез хосусиятләребезгә шаһид? Чынгыз «Яса»сындаи калма (калган) «Башланып та бетмәгән эш—җансыз эш», дигән шигарь (өндәмә; лозунг) безнен өчен буш сүнәр генә булып калдылармени? Жырларыбыздагы хосусиятне, «тәрәзә капкачыңдай туган илгә күчүләрне» җырларыбызнын аерым матурлыгыңдай санаучыларыбыз да бар. Бу шулаймы?
Болар барысы да—үзләренә җаваплар көтеп торучы сөальләр. Көчле бер милләтчелек агымында йөзмәкдә без; бик күп яшь йөрәкләребез, милли кыйблабызга борылып, үтмешебездән илһам көтеп торалар; алар тарих вә әдәбият сәхифәләребездән олуг каһарман вә үз кешеләребезнең исемләрен эзлиләр; милли вә милли ифтихар (горурлану) тойгысы аларда көндән-көн үсә бара. Шундый вакытда бондай (моныңкебек) «мөляхәзаләр» яшьләребезгә, табигый, файдалы якдан тәэсир итмиләр.
Тукайның үзендә дә әнә шул «хисси чуарлык» җимешләре булса кирәк.
Татар бәхте өчен мин җан атармын. Татар бит мин. үзем дә чын татармын
(•Үз-үземә»)
Шигыре берлә бергә:
Ни диерсен. сүз татар тугрында булса? Табалмый сүз. диерсен: «ул сакаллы».
(•Хасият»).
Татар халкы, син үләргә мәхкүм (хөкем ителгән) инде. Дару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм (агуланган) инде; Тиберченмә, терелмисен, юл өстендә Ятма аунап, үзенне үзен күм инде.
(• Милләтчеләр»)
Егылдык без. ике-өч чакрым да китми.— Егетләр, бездә көч юк,—ахры булмас.
(•Яшьләргә»)
Сина. дустым, сүзем шулдыр: татарга сатма матбугат,— Тырактир ач татарга.—сат та тор һәртөрле мәшрубат (эчемлек)
(«Бер гәзитә идарәсе халендән») кеби күңел суындыргач шигырьләр бар.
Кимчелекләребезне санау гына түгел, аларның төп сәбәпләрен вә аларны төзәтү юлларын күрсәтеп, аңлатып бирү—укымышлы сыйныфыбыз өстенә килеп төшкән милли вазыйфаларнын берсе.
Димәк. Жэмал Вәлиди әйткәнчә. Тукай әнә шул тәнкыйтьчебез санаган кимчелекле хосусиятләребездә үзе дә «артык татар», чын татар булып күренә.
Очырмакчы булсам, былбыл күкрәгемдәй.
Әллә ничек мыр-мыр итеп мачы чыга.
«Вакыйган (чыннан да). Тукайның шигырьләренә каралса, бонда былбыллык берлә мачылык бер-берсен нәүбәтләшеп кенә тора. Аның коерыгы былбыл, башы мачы булган шигырьләре дә юк түгел» (Җәмап Вәлиди Шунда ук).
Шулай итеп, без Тукайнын яратышы һәм халкыбызнын рухи хосусияте арасында бик куп тиңдәш нокталар табабыз Җәмал Вәлиди дөрест әйтә Тукай шигырьләрен укыганда, чынлап та. татар җырларын тыңлагандагы кеби бер тойгы сизелә Тукайның бу хосусиятен җанландырып күрсәтү ечен. мисал итеп, анын «Саташкан» дигән шигырен алырга мөмкин Шунын берлә бергә күңелгә бер сөаль килә: Тукайның ижадияте. анын «артык татар» булгандыгындан гына шундый бер «хисси чуарлык» эченә төрелгәнме'’ Анын түбәндәге шигырьләре шагыйрьнең шәхси хәятында. эчке дөньясында мәҗбүри рәвешдә шундый бер «тарлыкда» булуын күрсәтмиләрме9
Бар иде, ялгыз калып, җырлап жуанган чакларым.
Ярты җырда инде, күкрәкне тотам да. йөткерәм
(•Хәстә хале*)
Жэ. минем кайда хикәям'* Ник аны читкә борам'1 Юк. зарарсыз, мин шулай язган чагында йөткерәм
(•Күк сыер*)
Бу «йөткерү»ләрнен аның яратышына башка яклардан да тәэсирләре юк түгелме?
Тукайны сөеп укучылар: «Тукай китабын кулга алган саен, анда бер яна нәрсә табасын».—диләр. Гажәп түгел Чөнки, югарыда әйтелгәнчә. «Тукай—күзе күпне күреп, колагы күпне ишетеп» язган шагыйрь.. Сәнгать—сәнгать өчен» дип кенә җырлаган бер шагыйрь түгел. Безнен милли аңыбыз, милли хисебез үсә барып, мәгънәви тормышыбызның офыклары кинәя вә тәҗрибәбез арта барган саен, Тукай шигырьләре күбрәк аңлана барачаклар
Олуг кешеләрнең кыйммәте, карагыз ни дәрәжәгә житә! Инглиз Карлейль1 шулай ли «Күрәсез, Шекспир безнең өчен кем булып китде Ул безнен иң бөек бер мәликебез (патшабыз Бу сүзне *милкебез* дип тә укырга момкин) Чит халыклар арасында үзебезнең милли шөһрәтебезне таныту мәнфәгате йөзендән без һичбер вакытта да Шекспирдан кайтылачак түгелбез Әгәр бездән сорасалар иде «Инглизләр, сез кайсына разый буласыз үзегезнең һиндстанла биләп юрган жирләрегездән ваз кичәргәме яисә үзегезнең Шекспирегездән ваз кичәргәме? Бу, әлбәттә, чит бер сөаль булыр иде Әмма без шулай дип жавап кайтарырга мәҗбүр булганлыгыбызны сизәр идек: һиндстандагы мөстәмләкләребез (биләмәләребез) безнен кулда калырлармы, юкмы,—әмма без Шекспирсез бер вакытта да улмаячак!»
Тукай—төрк-тагарның Шекспире түгел; без аны кирәгендән артык күтәрмибез Ләкин (ул) үзебезнен зур бер кешебез. Аның кадерле исеме үлмәячәк. Ул «. милләт яшәдекчә яшәр, милләт үсдекчә үсәр һәм милләт ашлыкча ашар» Чөнки бу халкыбызнын иң моңлы баласы милли хәзинәбезнен иң ярлы вә мохтаж чагында, шуңар үзенен бер ятим күңелеңдәй «ярты җырында йөткерә- йөткерә» бер мәгънәви өлеш чыгарып, «иң гади күзләр» өчен дә кыйммәтле булган бер мирас калдырды Үзенен бик иртә өзелеп киткән ялгыз гомеренең соңгы секундларына чаклы талант көчен аямады
Кызганыйммы безнен ярдәм киткән чакда.
Төзәлергә, вәйран булган Кәгъбәмезгә?!
Харбин. 12 иче апрель. 1436