ЕГЕТЛЕК КҮРСӘТКӘН АКЪЕГЕТ
Без. гәрчә иңде XXI йөздә яшәсәк тә, әле барыбыз да XX гасыр кешеләре булып кала киләбез. Бу безнең каныбызга сеңгән, фикерләвебездә тирән тамыр җибәргән. Безнең өчен XX йөз һаман да “безнен гасыр", ә XIX йөз—“узган гасыр" Муса Акъегетзадә (автор үзен Акъжегетзадә дип йөрткән) нәкъ әнә шул күнегелгән вакыт төшенчәләре яссылыгында кабул ителә. Ул әле һаман да безнен өчен “үткән" һәм “безнен" гасыр кешесе.
Бу әдипне еллар чонгылында калдырырга теләмәүнең икенче бер мөһим сәбәбе дә бар: анын эшчәнлсге. иҗаты һаман да заманга аваздаш, анын милләт өчен тырышып йөргән, намуслы Хисамеддиннәре, сөйкемле Хәнифәләре бүгенге укучы өчен дә үз һәм якын Муса Акъегетзадэнең “бер адәмнең хәленә мәрхәмәт итсәк тә, бер миллион адәмгә—бер милләткә мәрхәмәтебез юктыр" сүзләре хәзерге Рәсәй һәм дөнья чынбарлыгы өчен актуаль янгырый.
Күп кенә әдипләрдән үзгә буларак, Муса Акъегетзадә бер генә әдәби әсәр яза һәм шунын белән тарихка кереп кала. “Хисамеддин менла” (1886)—анын тәүге дә, ахыргы да әсәре Әмма анда 20 яшьлек егетнен яшәеш турында күзаллаулары, хыял-өметләре, тормышны анлау дәрәҗәсе шактый тулы гәүдәләнеш тапкан. “Хисамеддин менла"— авторнын чын мәгънәсендәге фидакарьлеге, егетлеге.
Күпчелек татар әдипләренең тәрҗемәи хәлләре бер-берсенә шактый охшаш Мәсәлән. Октябрьгә кадәрге язучылар, нигездә, йә .рухани, йә игенче гаиләсеннән, Казан, Уфа төбәкләреннән Алар мәдрәсәдә укый, очын-очка ялгап тормышын алып бара, муллалык, мөгаллимлек кыла Муса Акъегетзадә исә дворян семьясыннан, Пенза якларыннан Әтисе—өяз шәһәре Чембарда дәүләт хезмәткәре Тормышлары шактый мул.
Чембар төбәгендә бер-берсе белән бик якын урнашкан алты татар авылы бар. Аларны еш кына “Алтыавыл" дип тә йөртәләр (Боларнын берсендә—Качкаруда (Кутесвкада) без фәкыйрегез дә 1962-1963 уку елында мәктәптә эшләгән иде. Андагы авылларнын зурлыгына шаккатуым әле хәзер дә хәтеремдә Аларнын кайберләренлә йортлар саны меннән артып китә. Бу төбәк “мишәрләре” өчен тырышлык, үткенлек, хәрәкәтчәнлек хас Алар элек-электән Ростов, Әстерхан, Бак»'. Мәскәү. Петербург калалары белән тыгыз бәйләнештә тора Әгәр дә бу шәһәрләрдәге татарларның тарихы белән кызыксына башласан. алар арасында Чембар төбәге белән бәйләнешләрне дә күпләп очратасын Мин 1993 елда Әстерханда Алтын Урдага багышланган төбәкара фәнни конференциядә катнашкан идем Шул чагында шәһәр татарлары белән дә очрашу кичәсендә мин заманында Качкаруда үзем укыткан берничә кешене очраттым Мәскәүдә дә мондый хәлләр булгалады].
М Акъегетзадэнең нәсел-нәсәбе дә әнә шул "Алтыавыл”нын берсеннән— Мачалидан |Габдулла Батгал фикеренчә, Кабилдән (Кайбел). ягъни Кобылкинодан). Булачак әдипнен биредә әби-бабалары яши Анын бабасы Алтынбай 25 ел буе солдатта хезмәт иткән һәм 1812 елгы Ватан сугышында күрсәткән батырлыклар өчен “дворян титулына лаек була Муса балачак вакытының шактый өлешен авылда уздыра, татарча укырга, дингә, туган теленә шунда өйрәнә. Мөгаен, шуна карап аны кайберәүләр авылда туган дип тә исәплиләр. Әмма Муса Акъегетзадә 1864 елнын 3 декабрендә Чембарда туа Әйткәнебезчә, әүвәл авылда укый аннан- Чембардагы урыс телле башлангыч уку йортында (училищесында) Алга таба ул
Пензадагы урыс классик гимназиясендә белем ала һәм аны 1884 елда (аерым чыганакларда—1886 елда) унышлы тәмамлый
Муса Акъсгетзадә кечкенәдән төрле китаплар, аеруча әдәби әсәрләр укырга ярата. Гимназиядә уку елларында ул үзлегеннән төрек әдәбияты белән мавыга, төрек һәм урыс телләре аша Аурупа. аеруча франиуз сүз сәнгате белән дә шактый таныша Мәгълүм ки. XIX Нөзнен урталарыннан башлап Госманлы мәмләкәтендә франиуз теленнән тәрҗемәләр. Аурупа авторлары рухындагы әсәрләр кнн тарала Бу төр китаплар билгеле бер дәрәжәдә татар зыялыларына да ирешә Мәсәлән, аерым татар [аиләләрендә минем XIX йөздә Истанбулда дөнья күргән Жюль Верн, Виктор Гюго. Мопассан һәм кайбер башка Аурупа әдипләренең китапларын күргәнем бар
Әлбәттә, әдәбиятны ярату, башкаларнын әсәрләрен уку гына ате кешене әдип итми Моныи өчен адәм баласында ижади талант, үз карашын, үз сүзен булуы кирәк Муса Акъсгетзадә, күрәсен, яшьтән үк. аеруча гимназиядә уку елларында милләт язмышы, инсаннарны бәхетле итү турында ныклап уйлана, энесе Хәсән, иптәшләре белән бу хакта әнгәмә-бәхәсләр кора (Шунысын ла әйтик ике туганнын яшь аермасы бик аз була. Алар бер чорда гимназиядә белем алалар Яшь галим А Ахунов сөйләвенчә. Хәсән, Пенза гимназиясен тәмамлагач, Казан ветеринария институтында укый ) Акъсгетзадә үзенең фикер-хисләрен, өмет-хыялларын. мәсләки кыйбласын башкаларга да җиткерер! ә, үзгәләрне дә шулар хакында уйландырырга тели һәм нәтижәдә анын атаклы "Хисамсддин менла” әсәре туа Автор Казанга килеп. 1886 елда аны татар мәркәзендә бастырып та чыгара
"Хисамедоин менла”—50 битләр тирәсендәге эпик әсәр Муса Акъсгетзадә аны үзе “милли роман яки хикәя” дип атаган Мондый исем аклана да Чөнки Шәрык, шул исәптән татар сүз сәнгатендә күп |асырлар бус эпик, лиро- шик характердагы чәчмә (кайчак шигъри, катнаш) әсәрләрне, кагыйдә буларак, хикәят дип йөрткәннәр (“Мен дә бер кичә”, “Нәһжел-фәрадис”. “Гөлестан бит төрки" китапларын. Мөхәммәдьяр, Обслмәних Каргалыи. Каюм Насьшрм һ б язмаларын искә төшерегез!) Муса Акъсгетзадә, бер яктан, бу традициягә тугры юла Икенче тарафтан, төрек, урыс. Көнбатыш Аурупа романнарыннан хәбәрдар булган автор үз әсәренеп татар әдәбиятындагы яңалыгын үзе дә анлыи Шуна күрә ул бу китабын “милли роман" дип атый.
“Хисамсддин менла" эчтәлеге, образлар системасы, сюжст-композициясе, урын- вакыт (хронотоп) бирелеше белән роман исеменә лаек Әсәрдәге вакыша хәлләр авылда, шәһәрдә, тимер юл вок залында, мөсафирханәдә, хосусый йортларда һәм башка урыннарда бара. Алар бер елга якын вакытны үз эченә алалар Үткән чорларга да чигенешләр ясала Романмын үзәгендә—Хисамсддин. анын Хәнифәгә мәхәббәте Башка Ш1 кый га-хәлләр аларнын характерын, үэара мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерүгә буйсындырылган
Биредә бсэ романмын идея-эстетик эчтәлегенә образларына махсус туктатып тормыйбы I Чөнки алар хакында әдәбият тарихы китапларыңда, дәреслекләрдә, безмен пама парда (“Тагар реализм әдөбнятынын атасы" Татарстан - 199Ъ У*5 —47-50 6 . Татар әдәбияты рус мжгәптәрснсн 10 нчы сыйныфында укуны тагар балалары өчен дәрсслск-хресгоыатия -К. М.чарпф. 199ь -154-159 б) шактый гына мәгълүматлар бар Бу мәкаләдә без әсәрнен кайбер үзенчәлекләрен, аналыгын әдәбият тарихындагы әһәмиятен генә искәртеп китәбез
Татар әдәбиятының мен елдан артык тарихы бар “Хисамсддин менла га кадәр үк бездә бик күп |үзәл әсәрләр иждт ителгән <>мма шуна да карамастан, бу роман тагар сүз сәнгатендә яна бер этапны ачып тора Берлинда нәшер ителгән Яна милли юл” журналының 14.11 ел. II нче санында Муса Акъсгетзадә дигән мәкалә бу <«днп “татар әдәбиятында яна бер борылышмын юлбашчысы" дип баиыанып китә* Ат га таба I Бапалнын "Казан гөрскләрс"нмән (Истнбул. 1925) Ым Г Рәхиммен "Татар әдәбияты котепханәсе" сериясендә чыккан (б нчы сан) Хисамсддин менла' басмасына ксрсчи сүзеннән өзекләр китерелә Роман турымда Г Рәхим бодай яза "Бу-6сзнсн
•Ь\ санның тышлыгымда һим эченд» Муса Лкъегггцмнгм фотораггмг Лвбяр .Эчн,. анын» шч.и әдипмен тугай «чы 1865 дин күролгдгви.
татарда Аурупа эзенә ияреп мәйданга китерелә башлаган яна әдәбиятнын беренче әсәре Бу әсәр шул дәвер әдәбиятының башлангыч заманы өчен чыннан да тип булырлык бер әйбер "Хисамелдин менла” әдәби-шигьри яктан кытыршылыкларга һәм житешсезлекләргә бай булса да, татар әдәбиятынын характерлы бер дәверен башлап китү өчен ул бик муафикъ, бик ярарлык: чөнки анда без киләчәктә Заһир Биги, Риза Хәзрәт. Фатыйх Кәрими һәм башкалар шикелле язучыларның әсәрләрендә киңәйтелеп мәйданга куелган, уянунын, тәрәкъкыйнын. укунын. хатыннар хөрриятенен кирәклеге турындагы яна фикерләрнең орлыкларын күргәнебез шикелле, шул 1905 елга кадәрлеге арада җитешкән яна татар әдәбиятындагы бөтен нжаби (унай) һәм сәлби (кире, тискәре) типларның прототипларын да без анын эчендә очратабыз"
Г Рәхимнең бу юлларында “Хисамеддин менла”нын төп үзенчәлеге, татар әдәбиятындагы роле шактый тулы ачылган. Муса Акъегетзадә романының төп яңалыгы шунда автор шул чордагы татар яшәешенең мөһим мәсьәләләрен тормышчан образларда, чынбарлыкка хас вакыйга-хәлләр. мөнәсәбәтләр аша гәүдәләндергән Әдипнең инсаният, әхлак, тәрәкъкыят турында уйланулары, өмет-идеаллары милли- ислами нигезгә корылган. Автор карашынча, милләтне үстерү өчен кешеләрнең инициативалы, белемле, һөнәрле, әхлаклы булуы шарт. Хисамеддин, Әбүзәр, Гайса, Хәнифә—нәкъ әнә шундый сыйфатларга ия. Өстәвенә алар матур да Унай каһарманнарның яшь булуы да игътибарга лаек. Чөнки аларда дәрт, энергия, тәвәккәллек көчле.
Хисамеддин, Гайса, Әбүзәр, Мохтар—төрле шөгыльле һәм табигатьле кешеләр. Аларнын берсе—мөгаллим, икенчесе—эшкуар (промышленник), өченчесе—булачак чиновник, дүртенчесе—сәүдәгәр. Әмма аларны милләтпәрвәрлек берләштерә. Автор фикеренчә. бу дүрт шөгыль иясенен берлеге—милләтнең алга жибәрүнен төп факторы Шунысы гыйбрәтле М. Акъегетзадә үз халкындагы аерым кимчелекләрне дә күрә. Әмма ул, кайбер авторлар кебек, тәнкыйть белән арлык мавыкмый, аларны бетерү юллары турында уйлана Мәсәлән, хәерчелек юлына баскан Мохтар кәсепкә керешә, уз тырышлыгы белән байый Пәйгамбәрнең "кем иҗтиһад итәр, ул табар" хәдисе юкка гына әсәрдә китерелмәгән Автор, гомумән, тырышлык, тәвәккәллек, эшлеклелек, белем-һөнәргә ия булуны инсаннарның яшәү принцибы рәвешендә андый.
Анын фикеренчә. буш сүздән файда юк, “эиГ-гамәл кирәк. Гайсә авызыннан ул мондый сүзләр әйлтерә: " вакыт бик кыйммәтле шәйдер Вакытны бушка сарыф итсән, гөнаһкяр будырсын' Роман халыкка, киләчәккә ышаныч рухы белән сугарылган. "Эстәек мәгърифәтне вә һөнәрне,—ди бер персонаж,—чөнки татар да яртиян (ярты) гакыл түгел, зиһене бик мөкәммәлдер Зыялыланмага истигълалы (сәләтле) бер кавемдер"
"Хисамеддин менла" хакында язучыларның күпчелеге ана госманлы әдәбиятынын гына түгел, ә төрек теленең дә тәэсире хакында искәртәләр Бу һич тә гаҗәп түгел, чөнки бу чорда торек теленең, “Тәрҗеман" теленен йогынтысы башка авторларда да күзәтелә. Әмма М Акъегетзадә романында татар теле өстенлек итә. Автор телебезгә хас булган сурәтләү чараларын, образлы гыйбарәләрне, мәкаль-әйтемнәрне, хәтта җырларны да унышлы гына әсәр тукымасына кертеп җибәрә. Романда җирле шивә элементлары, этнографик детальләр күзгә ташлана. Хикәяләүдә, тел-стильаә, әсәрмен сюжет-композииняссндә элеккеге хикәятләргә хас аерым күренешләр дә очрап тора Мәсәлән, автор вакыига-хәлләргә. геройларга турыдан-туры үз мөнәсәбәтен белдереп куя Хәнифә шәкәр иреннәргә", “энже тешләр”гә ия. Кыз үзенен хатында. “Кыйссаи Иосыф тагы кебек, тышкы матурлыкка гына ышанмаска кирәклекне искәртә. Роман, нәкъ әкият-хикәятләрдәге шикелле, егет белән кызнын гаилә коруы белән тогалләнә Эпнлог-бетем рәвешендә бирелгән өлештә Хисамеддиннен хатыны белән Тифлискә китүе әйтелә (Ризаэддин Фәхрсддиннен "Сәлимә"сендәге егет тә читкә китә) Романмын эчке мантыйкы нигезендә төп каһарман халыкка хезмәт итү эшен туган җирендә дәвам итәргә тиеш иде.
Романда билгеле бер дәрәҗәдә авторның тәрҗемәи хәле дә гәүдәләнеш тапкан Әбүзәр Дәүләтгилдиев өлешчә гимназист Муса Акъегетзадәне дә хәтерләтә Хисамеддин образы әдипнен бу чордагы рухи халәтен, теләк-омтылышларын чагылдыра Аерым мәгълүматларга караганда. Муса гимназиядә уку елларыңда Исмәгыйль Гаспралы карашлары белән мавыга, даими рәвештә "Тәрҗеман"ны укып бара Болар исә әсәрдә
лә телгә алына.
Габдулла Батгал төрек галиме Хилми Зыя Өлкән (1901—1974) язуынча (Казан уулары —/996 —М4), М Акъегепадә гимназиядә уку е.ъларында ук Төркиягә китәргә ЖЫена. Әмма ул чакта аны әтисе туктатып ката Яшь егетнен максаты, күрәсен Төркиялә укып кайтып, халкына хезмәт күрсәтү булгандыр Бу чактагы омтылышы гамәлгә ашмаса ла. Муса Акъегстзадә аны Хисамсддин образында бар. булган рәвешендә тасвирлый Бераздан бу каһарманнын аерым эш-гамәлләрен үзе дә кабатлый Әйтүләренә караганда. Муса бераз вакыт туган ягында мөгаллимлек кылып ала Кырымда "Тәрҗеман' гәзитендә дә хезмәттәшлек итүе мәгълүм Исмәгыйль Гаспралы кннәшен лә истә тотып. Муса 1888 Төркиягә китә Әмма. Хнсамеддиннән үзгә буларак, авторга туган якларына кайту насыйп әйлэми Ул 59 еллык гомеренен 35 елдан артыгын Төркиялә уздыра һәм анын жәсәле дә шундагы туфракка иңдерелә
Төркия-Рәсәй колониаль изелүе астында яшәгән күп кенә татар яшьләрен элек- электән үзенә сыендырып килгән, аларга белем алу. эшләү мөмкинчелеге биргән, рухи таяныч булган мәмләкәт Шунысы гыйбрәтле безнен милләттәшләр биредә югалып калмаган, үзләренен тырышлыгы, сәләте, хезмәт сөючәнлсгс белән шактый гына уңышка да ирешкәннәр Араларында белем-мәгърифәттә, фәндә, иҗтимагый тормышта югары дәрәҗәләргә ирешүчеләрдә бар Йосыф Акчура. Садрый Максудый. Рәшит Рәхмәти Арат. Акъдәс Нигъмәт Курат. Фуат Туктар. Закир Калыйрн һ б — әнә шундыйлардан Муса Акъегстзадә дә болар арасында лаеклы урынны били
Кызганыч ки, "Хисамсддин менла" авторнын Төркиядәгс тормышы һәм эшчәнлеге юньләп өйрәнелмәгән Анын гаилә хәлен, яшәү урыннарын, язмаларын да без тиешенчә белмибез
Г Батгал, Хилми Өлкән һәм кайбер башка авторлар язуынча. Муса Акъегстзадә. Төркиягә килгәч. Истанбулдагы бик тә дәрәҗәле “Мөлкияи Шаһания"* исемле югары уку йортына укырга керә. Анда ул тырыш, алдынгы, актив студентлардан санала Нигездә, дәүләт хезмәткәрләре әзерли торган бу уку йортын төгәлләгәч, югары гаскәри уку йортларында (Хәрби академиядә һә,м Хәрбня мәктәбендә) урыс теле һәм икътисад фәннәрен укыта Шунысын да искәртик Муса Акъегепадә татар урыс, тпрск. француз телләрен камил һәм өлешчә гарәп, латин телләрен белә
“Хисамсддин менла" авторы Торкнядә уку-укыту, эшләү елларында икътисад (дөресрәге- “сәяси икътисад'’) белән ныклап кызыксына башлый Момын үзенә күрә сәбәбе дә бар Әдип үзенен романында ук сәүдә, сәнәгать, акча кебек төшенчәләргә нык игътибар итә. Мохтар үз тырышлыгы белән аз-азлап акча туплап, сәүдәгәр булып китә. Әбүзәр бәк карашынча. “мәгыйшәттә ин бөек куәт акчадыр " Әсәрлән милли гәрәкъкыят белем -мәгърифәттә, әчлаклылыкта һәм матди мутлыкта дигән фикер саркып чыга
Мәгытүм ки. Муса Акъегепадә укыган һәм эшли башлаган елларда барлык төрки кавемнәр лиярлек колониаль изелүдә яши, алга киткән аурупалыллрлан шактый артта кала “Хисамсддин менла" авторы мөстәкыйль дәүләт булып хисапланган Госманлы мөмлөкәтенсн дә тәрәкл.кыятгән читгәрәк калуын күреп борчыла Муса Акъегстзадә фикеремчә торкнләрнсн торганлыкта яшәвенен төп сәбәбе—аларнын икътисади яктан артталыгында һәм менә шушы факторлар талантлы әдипне икътисад белән шөгыльләнүгә китерә лә. Ул Аоам С мит. Рикарао исемнәре белән бәйләнешле классик экономика теорияләрен дә шул чордагы Аурупа. урыс, төрек икътисадчыларының хезмәтләрен, дөнья экономикасын да ныклап өйрәнә Нәтнжалә анын “Иктисад. яхул Гыйльмс сәрвит" ("Экономика, яки Байлык гыйлъме"Гый.льмс сәрви г" исемле хезмәтләре лөнья күрә Аларла автор икътисадмын ирекле базар һәм химаячелек кебек моһим мәсьәләләрен үзәккә КУЯ. җәмгыятьне үстерүнең заманча экономик чараларын гыйльми дәлилли М Акъегет идәнен ИКЪТИСАДИ карашлары Төркнянсн АЛДЫНГЫ фикерле зыялылары тарафыннан хуплау тапса да. рәсми хокимизтт .1ларны гамәлгә ашырырга ашыкмый Киресенчә, авторга кырын карашлар көчәя
• Аны кяПпаьы1 Мом I И1'из Шаһания' дип тә Пнрт > мр Ь\ чкч йортында Торкинт-н ьуи >•» •
, ................... |.||м III имчиәр* !•<« ия III I ӘАди а.|уыича кир аратыма Ч
’ ) к, ||1ыим|чк О УишкДЫ Һ.Ч Л.инка күремеме язучылар ДП Лар (КАМИ *ТЯфЫ /44“-
\, ( /71 Р >
Бераздан ул Хәрби уку йортларыннан да китәргә мәжбүр була. Үзе дә “Мөлкияи Шаһания не тәмамлаган (1921) X Өлкән М Акъегетзадәнен бу чордагы тормышы һәм эшчәнлеге хакында менә нәрсәләр яза (1966): Үзенен "фикерләрен тагын да әтрафлырак исбатлар өчен, (ул) бер матбага кора (Вәзирханында) һәм "Мәтин" ("Мәтен”?. —X.М.) исемле гәзит чыгара башлый. 1910 елда бер-бер артлы ябылган гәзитләр арасында "Мәтин" дә булганлыктан, бүтән ике гәзит белән берләшеп, "Өч кардәш"кә нигез сала. Ул да ябылгач, хәрби хезмәткәр түгеллеген сылтау итеп, Муса Хәрби академия һәм Хәрбия мәктәбендәге укытуыннан азат ителә. Башта Измир, сонрак һама шәһәрләрендә ябык биналар комиссиясе әгъзасы һәм рәисе Вазыйфасына билгеләнеп, Истанбулдан ераклаштырыла Бу тәшкиләттән (оешмадан) киткәч, көнчыгыш вилаятләрдәге каймаклыкларда (өязләрдә) (Адилжәвәз, Һошап) хезмәт итә, ин ахырда, ул Чапакчур каймакамлыгында эшләгән чакта. Беренче Дөнья сугышы башлана. Урыслар Сиваска якынлаша. Муса Акъегет, хөкүмәт документларын бер чемоданга тутырып, поезд йөргән җиргә кадәр барып житә, әмма шул чакта тиф чирен йоктыра. Истанбулда аңа бик озак шифаханәдә дәваланырга туры килә. Сәламәтләнгәннән сон. Русиядән сатып алынган Катанов шәркыят китапханәсенә мөдир итеп тәгаенләнә. Шуннан ул пенсиягә чыга. (Г Баттал язуынча, әдип үлеменә кадәр биредә эшли —X М). Гомере азагында бәйсезлек сугышында Истанбулнын азат ителүен күрә һәм авыру хәлендә яшьләр оештырган факеллы нәмаешларда (демонстрацияләрдә) катнаша, озак та үтми (1923 елнын 24 сентябрендә —X М) вафат була" (Казан утлары —1996—№4 —173 б.) Кайбер хезмәтләрдә әдипнең 4-5 еллап Госманлы империясе составындагы Сүриядә эшләве дә искәртелә
Күрәсен. Муса Акъегетзадәнен Төркиядәге тормышы шактый катлаулы, сикәлтәле. Анда күтәрелү-төшүләр дә, куаныч-газаплар да җитәрлек. Әмма ул тулы канлы, нәтижәле яшәеш. Әгәр дә бу зат үз халкына да турыдан-туры хезмәт иткән булса, тагын да күркәмрәк булыр иде Әмма нишлисен, тәкъдирдә шулай язылгандыр Чыганакларда Муса Акъегетзадәнен "Төрек иорды" һәм "Төрек дәрнәге” (жәмгыяте, оешмасы) мәҗмугаларында мәкаләләр язуы да бәян ителә Шулай ук М. Акъегет-задәнен "Аурупа мәдәниятенең әсасенә бер караш” ("Аурупа мәдәниятенең нигезенә бер караш ) хезмәте дә бар. Ул авторнын Төркиядә нәшер ителгән тәүге китабы хисаплана Бу хезмәттән аерым өзекләрнең "Әлгасрелҗәдид” мәҗмугасында да басылуы (1906) мәгълүм. Кызганыч ки, М. Акъегетзадәнен Аурупа мәдәниятенә мөнәсәбәте бу китабы кулыбызда юк. Аны табып, хәзерге татар укучыларына җиткерү дә зыян итмәс иде.
Муса Акъегетзадә—бәхетле дә, бәхетсез дә әдип. Ул бер әсәре белән әдәбиятта борылыш тудыра, үзеннән сонгы әдипләргә көчле йогынты ясый Аның "Хисамсддин менла”сы кат-кат басыла, уку йортларында өйрәнелә Төрекчәгә дә тәрҗемә ителә. Бу роман хакында инде тууыннан алып хәзергәчә күп гөрле фикерләр әйтелгән. Г Сәгъди аны “үзенең тарихи әһәмиятен бервакытта да югалтмый торган әсәр" дип атый Г Ибраһимов М Акъегетзадәне “татар реализмынын атасы" дип бәяли. "Яна милли юл , Азат Ватан , “Каган” кебек мөһаҗирлектәге журналларда да әдипнең әсәре, эшчәнлеге унай бәяләнә Әдип хакында И Ильминскии, Н Ашмарин кебек урыс галимнәренең дә фикер-күзәтүләре бар
Кызганыч ки, М. Акъегетзадә туган иленнән китәргә, әдәби иҗаттан аерылырга, башка ил-кавемгә хезмәт итәргә мәжбүр була. Шунысын да әйтик: анын икътисади карашлары XX йөздән Төркия җәмгыятен реформалаштыруда иркен файдаланыла. Төрек галиме X Өлкән Муса Акъегетзадәне юкка гына “безнең каһарманыбыз", "юлбашчы дип атамагандыр "Хисамеддин менла" әсәреннән башка, әдипнең башка язмалары, тормышы, аеруча Төркиядәге эшчәнлеге әле ныклап, тиешенчә яктыртылмаган Татар мәгърифәтчелек әдәбиятында, реалистик татар сүз сәнгатендә фидакарьлек, егетлек күрсәткән Муса Акъегетзадә исә тагын да тулырак, җентеклерәк өйрәнүгә лаеклы зат.