ЧӘЧКӘ БАЛЫ
Жәйге кич үзенен йомшак кара канатын ыгы-зыгылы, тузанлы, гөрелтеле шәһәр өстенә җәеп, аулак ишегалларын җылы эңгергә төргән, ә баганалардагы утлар исә кабынмаган иде әле. Хәлбуки вакыт бик соң— машина кабинасындагы электрон сәгатьтә “22.14" дигән саннар биешә, тон уртасы җитәргә дә күп калмаган иде. “Көн дә озын югыйсә, һаман җитешеп булмый. Сәгъдия тагын турсайгандыр инде, озак тормам, дигән идем'’,—дип уйлады Гамил, кызыл күзен акайткан светофор каршында машинасын туктатканда.
Чыннан да, шәһәрдә әллә ни зур йомышы юк, берничә йортка сугылып кына чыгасы иде. Әмма һәрвакытта да син уйлаганча гына барып чыкмый бит ул.
Эш шунда ки, Гамил кечкенә генә “бизнес” белән шөгыльләнә— Мәскәүдән паласлар, келәмнәр алып кайтып сата. Таныш-белеш, күрше- күләнгә, теләгәннәрен махсус эзләп табып, өйләренә илтеп бирә. Бүген дә менә Таллыдагы танышларына дүрт палас алып килгән иде. Син ашыкканда ул кабалана дигәндәй, андый чакта кергән җирдән тиз генә борылып чыгып китеп булмый шул. Берәүләрнең эштән кайтканын көтәргә туры килде. Икенчеләре товарны идәнгә жәеп салып, озаклап карап, тикшереп, тормыш авырлыгыннан зарланып, чәй эчәргә кыстап аптыратты. Җайларына тормый булмый, кашны җыерырга ярамый. Сатучынын товары, елмаю нурына манчып, сүз балын ягып бирсән генә, яхшы үтә.
Хәзер инде ашыгырга кирәк иде. Хатыны Сәгъдия биреп җибәргән күчтәнәчне—бер банка чәчкә балын—балдызы Сәриягә кертеп тапшырасы да тизрәк шәһәрдән чыгып китәсе. Аннары аны Аланлык авылынача утыз чакрымлы юл көтә.
Зәңгәр бөркәвечле күксел “Газель”не урам якта гына калдырып торырга булды Гамил. Тугызар катлы йортлар арасындагы тыгыз ишек алдында
Медина МАЛИКОВА -язучы "Кар сулары", “Шәфкать”, “Алтын ятьмә", “Өермә" һ 6. китаплар авторы Россиянен һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Казанда яшн
машина белән болганып йөрисе килмәде Хәвеф-хәтәр булыр, дип шикләнерлек тә түгел: вакыт сон булса да, урамда кеше йөреп тора. Көлешеп-шаулашыл төркем-төркем яшьләр уза. бала җитәкләгән парлар каядыр бара. Көндез эшләп армаганнар, күрәсен, йокларга ашыкмыйлар
Ул кабинадан сикереп төште дә. банка салынган полиэтилен капчыкны алып, ишекне шапылдатып япты, сигнализацияне тоташтырды Аннары ашыгып озын йортнын уртасындагы, беренче кат биеклегендә уелган зур аралыкка юнәлде.
Ишегалдына барып кергәч, күнеленен нечкә бер кылы сулкылдап куйды. Ана таныш урам, күнегелгән мохит, җанга якын сукмаклар иде болар Күп таптады ул биредәге асфальтны Язгы-көзге өмәләрдә, башкалар белән бергәләп, ишек төпләрен себереп, агачлар утыртып йөрде Әнә, ул утырткан каеннар, шомырт-миләшләр нинди биегәеп, җанга тынычлык биреп, серле карангылыкка төренеп утыралар
Каршы яктагы тугыз катлы йортта Гамилнен бер бүлмәле фатиры бар. Биш еллык хезмәтснен җимеше Хәзерге вакытта анда батдызы Сәрия яши Өйдә булса ярар иде. Күчтәнәчне бирергә дә, апасыннан сатам әйтеп, китәргә кирәк булыр
Ләкин ул ишегалдының уртасына да җитә алмады, урам ягыннан машина сигнализациясенең ачы итеп, озек-озек чинаганы ишетелде Тәрәзәсен ватып, магнитоланы алып китмәсеннәр тагын Гамил, борылып, кире йогерде. Ана каршы, йорт астындагы күләгәгә өчме-дүртме малай чабып килеп керде. Ул аларны әйләнеп узмакчы иде, ләкин
Берәү аяк чалды, икенчесе арттан китереп бәрде Гамил гөрселдәп егылды, сумкасы шартлап бәрелде, пыяла ватылган тавыш ишетелде "Бетте бал...”—дип уйлады ул. Һәм шундук сикереп торырга талпынды Әмма калкынып өлгермәде, арттан башына китереп суктылар. Ул кире асфальтка ишелеп төште Каты сызлаудан күзе томаланган иде. тирәсендә болганган оч-дүрт адәм затынын чыраен аера алмады Пырдымсыз хәрәкәтләреннән, озек-озек сулыш алуларыннан гына бик яшьләр, ә бәлки, үсмерләр икәнен чамалады. Андыйлар аеруча кансыз, шәфкатьсез була Башны сарган томан аша берәүнен
-Готов!—дигәне ишетелде.
Каты куллар кесәләрне актарды—тән буйлап ач күселәр чабышкан кебек тоелды Ул, сакланырга теләп, кулларын күтәрде
—Лежи, сука!—диде берәү һәм Гамилнен күкрәгенә ике-оч тапкыр кагы итеп торттс Джинсы күлмәк тукымасы шытырдап ертылды "Пычак " — дигән уй узды баштан
-Атае!—дигән тавыш ишетелде шунда —Киләләр! Таегыз! Тизрәк! Атае!
Башта калын тавыш белән башланган бу кычкыру кинәт кенә балаларча нечкә яңгырашка күчте Һәм бу үзгәрештә, анын борылышында, сулыгып тын алуында бик таныш, бик үз һәм җанга якын аһән яңгырап куйды.
Улым —дигән уй чагылып узды башта —Газим тавышы ' Бу уй зиһенгә сарылган томанны яшен кебек ярып узгандай итте Гамил чоңгылга убылган кебек булды
Күпме вакыт һушсыз яткандыр, өстенә иелгән ир кешенен сулышыннан айнып китте ул.
—Ташласана, урамда аунап яткан һәр исерекне без генә кайгыртып бетерә алмабыз,—диде хатын-кыз глвышы
—Хатыннарның шул булыр инде Егылып яткан һәр ир заты исерек, сезнеңчә. Ә бәлки, йөрәге тоткандыр анын Йә бәреп киткәннәрдер Чыннан да канга баткан бит бу'
—Кагылма'—диде, ярым пышылдауга күчеп, ысылдап, хатын. Үзе бераз читләште дә булса кирәк —Орына күрмә' Милиция килеп чыкса, ин беренче итеп үзенне тотып алырлар! Ябып куярга да күп сорамаслар' Китик тизрәк! Өйдә, дим!
Ир кеше исә Гамилнең йозенә тагын да якынрак иелде
-Әй. син мине ишетәсеңме?
—Ишетәм. Торырга ярдәм итегез...
—"Скорый" чакырыйкмы?
—Юк Кирәкми... Мин монда гына...
Гамил, хәлсез кулын көчкә күтәреп, ишек алдына, каршыдагы тугыз
катлы йортка ишарәләде..
—И бәйләндең юкка., —диде читгәрәк торган хатын. Ләкин бу юлы тавышы йомшарган иде инде.
Ир кеше күкрәк турыннан тотып күтәрмәкче иде, Гамил каты ынгырашып жибәрде.
—Ә бәлки, сине кузгатырга ярамыйдыр?—диде узгынчы.
—Син мине кулымнан тот... Өйгә генә керим. Лифт эшли анда...
“Өйгә, лифт" дигән сүзләр хатын күңелендәге шомны бераз таратты булса кирәк. Мондый очракта кешене өенә кертеп куюдан да яхшысы юк бит инде. Милиция күзенә дә чалынмыйсың, шәфкатьле булып та каласың. Шуны уйлап булса кирәк, хатын да якынрак килеп, Гамилнен күлмәгеннән тотып алды.
Аллага шөкер, аяклары исән иде. Торып баскач, баш әйләнсә дә, атлап китеп булды. Лифтта жиденче катка күтәрелеп, алтмыш икенче фатирның кынгырау төймәсенә баскач һәм ишек артында аяк тавышлары ишетелгәч, хатын иренен жиненнән тотып, баскычтан аска таба сөйрәде.
—Әйдә тизрәк, әйдә-әйдә! Безнең кирәгебез бетте монда!
Гамил сынын турайтып басарга тырышты.
Ишек артыннан Сәриянен:
—Кем у-ул?—дип. нечкә тавыш белән сузып соравына, гадәтенчә шаярып җавап бирде:
—Ач тизрәк, балдызым-ялгызым! Ишек төбендә озак торган җизнәләрнен аягы кәкерәя!
Сәрия җизнәсенен мондый шаяруларын кабул итми. Дәшми генә бикләрне боргаларга кереште.Ялгыз яшәгән кыз балага сак булырга кирәк— өч яна йозакны Гамил үзе куйган иде.
Менә, ниһаять, ишек ачылды, балдызның үсмер кыздай нечкә сыны күренде. Анын кызыл халатыннан күз чагылгандай булды. Гамил, алгы тимер тешләрен елтыратып, кинрәк елмаерга тырышты.
Беренче карашка, чыпчык кебек хәрәкәтчән, җинелчә акыллы тоелса да. күзе үткен, зиһене ачык Сәрия балдызның. Бу юлы да керфеген бер сирпүгә хәлне чамалап алды ул. Җеп кебек кашларын җыерып:
—Кем кыйнады?—дип сорады.
Гамил бармакларын иреннәренә куйды.
—Ш*ш-ш... Шаулама, балдыз...
—Кем белән сугыштың?
—Алан сиңа күчтәнәч җибәргән иде... Чәчкә балы... Китереп җиткерә алмадым. Әманәтне үтәп булмады... Ачуланма инде... Керергә рөхсәт итәсеңме сон?
Аптырап калган Сәрия, юл биреп, кире чигенде.
—Кер әйдә, кер!
Һәм коридорда ут кабызды. Түшәм астындагы лампочкадан саргылт яктылык бөркелде.
—Канга батырганнар бит сине!
—Егылдым. Юл кырыендагы ташка...
—Эчкән идеңме әллә?
— Жизнәннен эчеп аунаганын кайчан күргәнен бар синен, балдыз, ә?.. Аек кеше дә абына. Урамда караңгы бит. Утларны кабызмаганнар. Авыр булсана, син мина ярдәм ит инде, балдызкай. Бер кичкә шәфкать туташы бул. Иод-мазар бардыр ич бездә?
—Юынгыч янында сездән калганы бар иде бугай.
Сәрия кабаланып ванна бүлмәсенә кереп китте Һөнәре буенча бухгалтер кызнын монарчы яралыларны дәвалаганы булмаса да. җебеп төшә торганнардан түгел—җизнәсенен канлы, ертык күлмәген салдырды, диванга
ЧӘЧКӘ ВАЛЫ
.25
яткызып, янбашындагы, күкрәгендәге сыдырылган өч урынга йод сөртте Әмма дүртенчесенә—күкрәкнен сул ягындагысына җиткәч, туктап калды Йөрәк өстендәге бу яранын зченнән сүл саркып тора, ул. мөгаен, тирән иде —Монысына орынмыйм,—диде кыз нечкә тавышына тимер ныклыгы биреп.
—Сылап куй шунда!
—Яран йөрәк турында. Тирән. Ташка бәрелгән генә түгел бу Пычак гыгып алганга охшый. Врач кирәк. Хәзер скорыи ' чакырам —Нинди пычак! Бәрелдем генә! Бернинди врач кирәкми'
Сәриянен кирелеге күптән мәгълүм—жизнәсе диваннан кузгалып өлгергәнче, тышкы ишек янындагы тумбочкада торган телефоннан “03” не жыидм. өй адресын, Гамилнен исем-фамилиясен әйтеп тә бирде Аннары, бераз тынып торгач, күрәсең, теге якнын соравына жавап итеп:
—Пычак белән кадаганнар,—дип өстәде
Гамил яткан җирендә сикереп куйды
—Ни дисең син? Егылган диген! Бәрелгән дип әйт'
Ләкин балдыз трубканы куйган иде инде.
—Дөресен әйттем,—диде ул, кызыл бәрхет халатының түшен ал тырнаклы нечкә бармаклары белән сыпыргалап.— Монда килгәч, барыбер күрәләр —Кигер әле телефонны!
—Пажалыста! Үзен сөйләш!—диде Сәрия кызыл иреннәрен кысып Һәм телефон аппаратының бавын сузып, бүлмәгә кертеп бирде — Килеп йөрмәгез, димәкчеме әллә? Барыбер врачка күренми булмый сина
Ә Гамил шәһәрара телефон номерын жыя иде Кече улы Газимнең тавышын ишетергә кирәк иде ана. Һич булмаса. анын каялалыгын белергә Ләкин трубкадан озек-өзек чинау гына килә, анда. өйдә. Сәгъдияме, малайларның берәрссме кем беләндер сөйләшә иде булса кирәк Гамил, бераз көтеп торгач, тагын шылтыратты, ләкин телефон, йөрәккә бәргән шикелле, кыска-кыска чинавында булды Аргы башта ялгыш трубканы урыныннан авыштырганнар инде әллә?
Ун минуг үггеме-юкмы, ишек кыңгыравы зыңгылдады, дөбер-шатыр басып, оч ир кеше килеп керде Арадан берсе милиния киеменнән иде
— Пычак җәрәхәте алган кеше биреләме ’
Мондый чакта милиция өлгер! Исәнме-саумы юк. тузанлы ботинкаларын салу юк, лап-лоп басып түргә уздылар, Гамил каршына килеп бастылар —Синме?
Ул, теләсә-геләмәсә дә, иңенә япкан диван җәймәсен ачарга тиеш булды —Кем чәнчеде?
—Кая, ниткән чәнчү? Егылдым мин. абынып егышым!
—Ә-ә, шулаймыни? Егылдынмыни-и? Кай төштә булды инде бу хәл?
— Кай ТӨШТӘ?- Ерак түгел...
—Ә бәлки, шушында гынадыр1’ Син егылган урында, очын өскә каратып кем тотып торган инде ул пычакны'’ Ә бу кем сон әзе? Хатынынмы ’
Кара бөдрәләре астыннан йөзе бөтенләй күренмәслек итеп башын игән Сәрия каты дәште:
—Хатыны түгел, балдызы,—диде
—Хатын өйдә минем,—дип җавап бирде Гамил.—Аланлыкта яшибез без —Анлашыла-а,—дип сузды егетләрнең яшьрәге, буйга озынрагы, яшел күтәрен мәгънәле елтыратып —Димәк, хатын анда, балдыз белән син монда Андый очракларда пычаклар биешкәли шул'
Бу сүзләрдән сон җизни кеше сикереп торырга, баздызы өстеннән гаепне төшерү өчен тырышырга тиеш иде. Ләкин Гамил хәлсезләнгәндәй күзләрен йомды, һушын җуйгандай, бөтенләй хәрәкәтсез кашы
Ул арата егетләрнең берсе идән паласын бусннан-бусна күздән кичерергә кереште—мөгаен. кан таплары зхләдс. икенчесе диван, остаз асларын кдрады, аннары ваннадан канлы күлмәкне табып азып чыкгы да Сәриянен битенә үк диярлек терән —Аныкымы?—дип сорады.
—АНЫКЫ...
—Иске гәзит бир әле.
Ул арада яшел күзле егет аш бүлмәсеннән агач саплы озын пычак алып чыкты.
—Бу нинди кан таплары моңда?
Сәрия үзенең бик четерекле хәлгә тарыганын, аннан ансат кына котылып булмаячагын анлый башлады. Бу кешеләр чыннан да аны шик астына алганнар иде ләбаса! Әнә бит, берсе гәзиткә төргән күлмәкне кулыннан төшерми, икенчесе пычакны гәзиткә төреп азаплана.
—Югалта күрмәгез тагын,—диде Сәрия —Минем иң җайлы пычагым ул. Энекәш ясап бирде. Сатуда андый юк.
—Бездә “вешдок”лар югалмый. Ә бәлки, тиз арада сиңа аның кирәге дә булмас әле.
Бу сонгысы шомлы киная булып яңгырады. “Вешдок”! Җинаятьнең дәлиле, димәк! Кызыл таплар ул пычакка каян килеп ябышкан, диген! Карлыган кайнатмасы йоккандыр иңде! Моны тиз ачыкларлар ачыклавын, ләкин тикшерәселәре бар бит әле! Ә тикшерүче-криминалистлар иртәгә генә эшкә киләчәк.
Тик нигә соң әле җизни дигән кеше бер сүз дә әйтми? Сораганга җавап бирми, күзен ачмый. Һушын җуйган булып кылана. Аңлашылмый иде бу, бик сәер иде.
Үч иткәндәй, “Ашыгыч ярдәм" машинасы да шактый көттереп кенә
килде.
Урта яшьләрдәге ак халатлы хатын, Сәриягә бөтенләй илтифат бирмичә, Гамилдән:
—Кайчан? Нәрсә белән?—дип сорады.
—Кесәдә пәкем ачылып киткән. Шуна егылганмын, —диде Гамил хәлсез тавыш белән —Андый хәлләр булгалый минем белән. . Кайчакта аңымны җуеп егылам...
—Һәм сезнең кесәдәге пәкегез, үзеннән-үзе сикергәләп, дүрт тапкыр кадалдымы?—дип сүзгә катышты яшел күзле.—Ә бәлки, ул кесә пәкесе булмагандыр, менә шушы пычак булгандыр?
—Җизни, ник дәшмисен? Мине гаеплиләр бит!
Гамил тагын һуштан язгандай башын салындырды Хатын килеп аны иңбашыннан тотып алды:
—Әкрен Таяныгыз мина Лифтка хәтле бара аласызмы? Әллә носилка алып керикме?
—Күлмәк кигезегез,—диде табибә Сәриягә карап —Һәм аягына кияргә
ярдәм итегез.
Сәрия җизнәсенә ярарлык кофта таба алмый бәргәләнде, ахырда коенгач кия торган буйлы бумази халатын аның җилкәсенә салды. Гамил аягына үзе кимәкче иде, ләкин җәрәхәте иелергә ирек бирмәде. Сандалиларын Сәрия элдерде.
—Апаңа шылтырат,—диде Гамил —Газим кая икән, бел әле.
—Ник? Өйдә түгелмени ул?..
—Мин киткәндә өйдә иде дә бит —Гамил тукталып калды.—Бала-чаганы белмәссең,—диде аннары төшенке тавыш белән.—Апаңа, җизнигә пычак кадаганнар, дия күрмә тагын! Синнән булыр! Урамда егылып, ташка бәрелгән, баш тиресе сыдырылган, шуны каратырга больницага китте, диген. Аңладыңмы9 Скорый чакырганны әйтмә, үзе китте, дип әйт. Борчылмасын Бүген үк булмаса да, иртәгә кайтырмын!
Табибә белән шәфкать туташы икесе ике яктан кочаклап, Гамилне алып чыгып киткәч, кырыс егет яшел күзләрен Сәриягә төбәде:
—Киен, балдызкай.
—Нәрсәгә?
—Безнең белән барасын.
-Кая?
Яшел күзле хихылдап куйды:
Ресторанга түгел инде. Казинога да булмас —Опорныи пуктка,—диде арттарак басып торган урта яшьләрдәге, милииия киемендәге какча адәм. Сәрия анын погонына карады: бер тасма, дүрт йолдыз. Капитан, димәк. Түгәрәк карасу чырае сабыр, мәрхәмәтле күренә Сәрия ана өмет белән текәлде —Ә ник барыйм мин анда?
—Сөйләшергә кирәк булыр —Сөйләшик сон шушында гына.
—Сез борчылмагыз,—диде капитан —Бүлеккә барып протокол төзербез, фәкать шул гына
—Мин мин беләсегез килсә, мин "Гайрәтле" фирмасының баш бухгалтеры...
—Паспортыгызны алырга онытмагыз,—диде капитан —Сездән “баш бухгалтерларны" күп күрдек инде без.—диде яшел күзле Ул нигәдер Сәриягә аерата каныга иде —"Директор урынбасарлары"н да. "артистка"ларны да. "студентка"ларны да
Милиция белән эш йөртмәгән, ябылу урыннарын монарчы беркайчан да күрмәгән кыз куркынып, тәмам бөрешеп калган иде. Каушавыннан ул чалбары белән шакмаклы кофтасын таба алмыйча интекте.
Жәиге айсыз төннең йомшак карангылыгы да шомлы тоелды Ләкин шулай да күңел яхшыга өметләнә, боз күзле, озын буйлы егет тә. читтәнрәк атлап барган ыспай гәүдәле, йомшак тавышлы капитан да ниндидер уен уйныйлар, шаярталар кебек иде. Бүлмәләренә барып керүгә, көлеп җибәрерләр, гафу үтенерләр Шулай булырга тиеш иде
Милиция бүлеге квартал эчендәге бер катлы бинага урнашкан икән Элек ул азык-толск кибете иде. Горбачев эчүчелеккә каршы көрәш ачып, аракы талонга сатылган чорда, анын ишеге тобенә идел буе чират тезелә, эчендә ызгыш-талаш куба торган иде Бер заман прилавка алдына, түшәмгә тоташтырып, сырлы калын тимерчыбыктан рәшәткә ясап куйдылар Сәриянен андыины төрмә турындагы киноларда гына күргәне бар Нсрвылары чамасыз какшаган сатучы хатыннар шешазәрне атучыларга читлекнең тишекләре аша суза торган иткәннәр иде ЖәИге каникул вакытында апасына кунакка килгән авыл кызы Сәрия, гаиләгә тиешле оч айлык “эчемлек” нормасын күтәрешеп кайтырга дип. апасына ияреп баргач күрде бу хикмәтләрне Күрде һәм коты очты
—Бу хәтлене без үзебез эчә икән, дип уйлый күрмә тагын,—диде Сәгъдия, шылтыр-шылтыр шешә тулы сумкаларны күтәреп кайтканда —“Сыек валюта" дип агала ул. акчадан кыйбат йөри Машина ялласан да. слесарь чакырсаң да. шуны сорыйлар Шешә белән түләсән. тиз эшлиләр, арзанга да төшә Менә хәзер, карангьша каралып утырган бинага якынлашкач. Сәриянен хәтерендәге шул ямьсез хатирәләр кузгалып, күңелдәге шомны тагын да көчәйтте.
Һәр адәм баласы тәкъдиренә язылганны кичергән кебек, биналарның да үзенә генә хас язмышы була, күрәсен. Бу бер катлы корылма, мөгаен, бәндәләрнең бәхетсезлегенә торгызылгандыр. Элекке кибеткә милиция керен урнашкан, прилавкалар алынган, әмма котсыз рәшәткә үз урынында калган. Аны бераз үзгәрткәннәр генә читлекләргә бүлеп, кереп чыгып йөрер очен һәрберсенә ишек ясаганнар Түшәм астындагы тузан сарган бердәнбер лампочканың сары яктылыгында, рәшәткә артындагы мәхбүсләр шәпләнде Ойе. читлекләрдән, куллары белән тимерчыбыкка ябышып, дүрт үсмер Сәриягә текәлделәр. Һәм ул барган җиреннән сөртенгәндәй туктап калды Уртадагы читлектән ана апасы Сәгъдиянең улы Газим тасраеп карап гора иде Ничек монда килеп эләккән ’ һәм тукталс кара чәче кди арада муенына салынып, колакларын капларлык булып җиткән* Каян килгән ана бу керле тельнишка* Барыннан да бигрәк, ничек балан ябыккан сон әле ул? Имнәре тар. борыны очлаеп чыккан шикелле "Син каян килеп чыкгын монда?"
Бу сорау гел очышта туктап кага ы. чөнки Сәриянен карашы малайнын
сул як ирен читендәге түгәрәк кара миңенә килеп төртелде. Бик таныш мин... Гамил җизнинең битендә. Нәкъ шул урында чекрәеп тора. Әмма Газимнең андый миңе юк лабаса. Аннары тагын шунысы: бу малайның күз карашы чит, усал, нәрсәгәдер үчле сыман. Газим энекәш Сәрия апасына болай карарга тиеш түгел...
Үсмернең йөзендә сәерсенү, гаҗәпләнү чагылды. Анын янындагы буйга шактый калку, симез чырайлы, киң җилкәле егет авызын ерды да:
—Нәрсә, мамаша, монда керәсен киләме әллә?—дип сорады.—Командир, ачыгыз ишекне! Апакайның безнең белән бергә буласы килә!
—Тыныңны чыгарма!—диде аңа яшел күзле,—Ә сез, гражданка, бирегә узыгыз!
Керле ишек артындагы кысан бүлмә тәмәке төтененә сасыган. Таушалган өстәл-урындык, түшәм астында—шәрә лампочка Кырыс карашлы егет өстәл артына кереп утырды да, кәгазь-каләм алып, Сәриягә сораулар бирә башлады Исем-фамилия, туган елын, кайда яшисең.. Бүгенге хәлләр түрында ни әйтә аласын. Сәриянең теле нидер әйтте, ә уйлары бөтенләй башкада иде. Теге малай—кем ул? Монда ничек килеп эләккән?.. Ләкин ни өчендер бу хакта сорап та булмый иде. Тәртип бозучылар, урлаучы- үтерүчеләр белән эш итәргә күнеккән, салкын карашлы бу егет аны аңламас. Әһә, синен шушындый адәм актыклары белән дә уртаклыгын бармыни әле, дип бәйләнер... Әнә, аш бүлмәсендәге пычакка Гамилнең каны йоккан, дип чын-чынлап ышана бугай бит ул...
Менә, ниһаять, егет ике бит кәгазьне язып тутырды, һәр битнең астына Сәриядән кул куйдырды. Аннары зур эш башкаргандай авыр сулап, урыныннан кузгалды. Бу очракта бик урынлы, бик табигый тоелган, күптән көтелгән: “Инде китсәгез дә була”,—дигән сүзләрне әйтергә ни өчендер ашыкмады.
Алар коридорга чыкканда, капитан анда тора иде.
—Моны шушында урнаштырып торыйкмы әллә?—диде яшел күзле буш читлеккә таба баш кагып.
Кемне—“моны”? Кая—“шушында”? Монда килеп эләккән бәндәләр өстеннән чиксез кодрәткә ия булган бу адәм Сәрияне читлеккә бикләп кую турында сөйли түгелме соң? Һәм ябар да... Бернишли алмассың...
Ә бәлки, карышырга, дуларга, кычкырырга кирәктер? Әмма читлектән керфек тә какмый текәлгән миңле малайнын таныш та, чит тә карашыннан уйлар буталды. Әйтәсе сүзләр тамак төбенә укмашкан, тел кибеп аңкауга ябышкан иде.
Бу заманда күп нәрсәләр танымаслык булып үзгәрде. Калалар да, салалар да мантыды, киңәйде, бөтәйде. Тик хастаханәләр генә күп очракта үзләренең ярты гасыр элеккеге рәвешендә калды. Шул ук буявы кыршылган диварлар, ярылган идәннәр, ярым-караңгылык, тыгынлык, кысанлык.
һәр почмагыннан шыксызлык, үзенә бер ямансулык бөркелеп торган биек, киң коридорга барып кергәч, ике якка сузылган ятакларда кайсы яткан, кайсы башын иеп утырган, кайсының аягы, кайсының кулы гипска катырып, марляга уралган хасталарны күргәч, Гамилнең башына шундый бер уй килде: "Бөтендөнья сугышы елларында да шушылай булгандыр. Әллә сон хастаханәләр өчен ул сугыш һаман бетмәде микән әле?”
Аны җитәкләп операция бүлмәсенә алып кереп киттеләр. Монда да тыгызлык икән. Ике як дивар янындагы ике өстәл, унында бер ир ята, янында ак халатлы ике кеше мәш килә: күрәсең, операция ясыйлар. Икенчесеннән берәүне әле генә күтәреп алып, ятак-арбага салдылар да, Гамилгә шунда ятарга куштылар.
Табибнын битлек өстеннән күренеп торган күзләрендә талчыкканлык чагыла, чал кергән йөнтәс кашлары җыерылган иде, әмма зур кулының юан бармаклары тәнгә җылы һәм йомшак ныклык белән орынды. Ни аяныч,
аләм балаларының йөрәк яраларын дәвалый торган бу табиб шушындый фәкыйрьлектә, кешене кимсетә, кечерәйтә торган мохитта эшләргә дучар ителгән иде
—Бәхетен бар икән.—диде ул җинел сулап —Әз генә катырак төртеп, ике-өч сантиметрга тирәнрәк кертсәләр, ярырга туры киләчәк иде сине Ә бәлки, бу өстәлдә түгел, башка җирдә ярырлар иде
Врачнын әйткәннәре бераздан гына аңга барып иреште Ничек була инде бу? Тып-тыныч кына, тигез җирдән барганда, һичкем белән бернинди алыш-бирешең булмаганда, үтереп ташлаулары ихтимал микәнни'’ Пычак төртүченең кул астына “Атае!" дип кычкырмаган булсалар, бу минутта ул моргта ятар, анатом анын эчен актарыр иде микәнни9
Ярага дүрт җөй салганнан сон. табиб талчыккан чыраена елмаю галәмәте чыгарып:
—Туйга кадәр төзәлер,—диде —Берәр атна биредә ял итәрсез дә. шунын белән үтәр.
—Доктор, алай куркыныч нәрсә булмагач, хәзер үк китсәм дә ярыйдыр бит?
Табибнын чыраеннан елмаю галәмәтләре шундук коелып төште Кашлары тагын да куерып киткәндәй булды
—Йөрәк туры бит ул! Андый нәрсә белән шаярырга ярыймыни9 Аллага шөкеранә кылыгыз да. әйбәтләп ял итегез!
—Аңлагыз, мин монда яга алмыйм'
—Сез дә мине аңлагыз! Әгәр сезнен белән бер-бер хәл булса —Үзем жавап бирермен! Мин расписка бирәм'
—Расписканы монда килеп кергәнче, милициягә бирергә кирәк иде! Ә хәзер җаваплылык миндә! Чөнки мин операция ясадым Әгәр бер-бер хал булса, сез мине ике дә уйламыйча судка бирәчәксез —Судка9 Минме9
—Йә хатыныгыз' Туганыгыз! Сез җиде көн минем күзәтү астында булырга тиеш Жидс кон! Хәзер мин дежур медсестраны да. каравылчыны да кисәтәм! Урыныгыздан кузгаласы булмагыз! Таптылар мода! Телевизордан әллә нәрсәләр карыйлар да. малай-шалай кебек, шундагыны кабатламакчылар! Сестра! Бу авыруга спазган белән димедрол инъекциясе бирегез!
Хирургия бүлегендә урын юк икән. Гамилне, иртәнгәчә дип. янәшәдәге травматология бүлегенең коридорына, кизү торучы шәфкать туташының өстәле янындагы диванга чыгарып урнаштырдылар Сәриянен халаты ярап куйды—хастаханәгә килешеп тора, өсне алыштырам дип мәшәкатьләнәсе юк Хәер, сон нде бит инде, кием-салымны кайгыртучы күптән китеп барган —Әйберләрегезне яныгызга куегг торыгыз, иртән тапшырырсыз,—диде шәфкать туташы
Гамил чалбары белән сандалиен бергә төреп, мендәре астына тыкты да. чалкан ятын, хлор исе сеңгән җәймәне иягенә хәтле тартты
Гон уртасы узган, хастаханә сагаюлы. сызланулы тынлыкка оеган Почмакта берәүнең аягын күтәртеп беркетеп куйганнар, икенчесенең беләк астына таяк куеп, алга тарттырып бәйләгәннәр Ул чалкан гына яга ала. инде һич чыдар әмәле калмаса. торып утыра
Шәфкать туташы, кәгазьләр яткан өстәлендәге лампасын сүндереп тә тормыйча, каршыдагы “Ординаторская" дип язылган ишек артына кереп китте Кире- чыкмады Шунда черем итеп алырга булгандыр, күрәсең".— дип уйлады Гамил. Анын да күзе эленде
Тик онытылып китүе генә булды, кинәт колагында “Атае'" дигән тавыш яңгырады Урамда кеше талаучыларга гына түгел Гамилгә дә бирелгән кисәтү кебек иде ул ' Атае. Гамил, атае!” Жөрәхәтле тәннең сыхлануларын оныттырып, сискәндерде, йөрәккә бәрде бу ганыш'
Бу шом шулкадәр көчле иде ки. ул балдызына китергән кәйсезлекләр турында уйлый да алмады Анын өчен бу минутларда дөньяда фәкать бер генә кеше-"Атае!" дип кычкырган тавыш иясе генә бар иде Аның улы Газим генә
Әйе, бу тавыш һичшиксез аныкы иде, “Атае” дип талаучыларга, атасына пычак кадаучыларга ул кычкырды Адәм баласынын тышкы кыяфәте башкага охшау ихтимал, әмма тавышлар охшаш булмый, диләр. Охшаса да, кече малай һәр яктан әтисенә, Гамилгә генә охшаячак. Яше унөчкә җитеп, үзе үзгәреп, биегәя башлагач, бу бигрәк тә нык сизелә. Һәм Гамил монын белән бик горурлана да. Улларының бусы—башы-күзе белән дә, йөреш-торышы белән дә атасынын дәвамы. Шуна күрә "эһ" дигән сүзе дә, җылы, назлы нур чаткысы булып, җанны иркәләп уза. Әйтеп-анлатып булмый торган нечкә төсмерләре бар анын, моны Гамил үзе генә сиземли һәм башка берәү белән һич тә буташтыра алмый. “Атае!” дип, шиксез, анын улы кычкырды!
Тик ничек ул монда килеп чыккан? Нишләп бандитларны кисәтә?!
Өйдә булырга тиеш бит ул!.. Шылтыратырга иде...
Биредә телефон бардыр да барын, тик кайда? Мондый урыннарда телефонны врачлар өчен генә диләр, хасталарны якын җибәрмиләр— шунысы да бар бит әле. Ул кулындагы сәгатькә күз салды. Сәгатьнең пыяласы ватылган, уклары кәкрәйгән. Йөрми... Борылып, баш очындагы тәрәзәгә карады. Аннан сыек яктылык саркый иде. Кайчан көн килер дә, кайчан кояш чыгар икән?
Капитан чыннан да мәрхәмәтле адәм булып чыкты. Яшел күзле оперативникнын, Сәриягә ишарәләп:
—Моны шушында гына урнаштырып торыйкмы әллә?—дигән соравына.
—Кирәкми. Өенә кайтсын...—диде.
Сәрия кайтып кергәндә, телефон шылтырый иде. Тик ул трубканы алып өлгермәде. Мөгаен, Аланлыктан Сәгъдия апасы булгандыр.
Әмма Сәрия ана шылтыратырга ашыкмады, өстен алыштырып, газга чәйнек куйды, суыткычтан аны-моны алды. Үзе уйларын тәртипкә китерергә тырышты Иң элек, әлбәттә, апасын уйлады.
Һәм аның күңелен кызгану хисе биләп алды. Сәгъдияне бик ярата, Гамилгә кияүгә чыгып кара бәхетсез булды, авыр тормышка дучар ителде, дип исәпли иде ул. Һәм бүгенге хәлләр аның бу фикерен тагын да ныгыта иде шикелле. Монда килеп кай арада хулиганнар белән бәйләнгән дә, ни өчен сугышып канга баткан? Һәм ник дөресен әйтми, ни дип милициянен башын катыра? Аның аркасында Сәрияне читлеккә ябып куя яздылар. Шуны да уйламый, хайван!
Гамилнең, каршыга басып, алгы тимер тешләрен ялтыратып, “балдызым- ялгызым", дип күзләрен шаян кысып торуы исенә төшкәч, Сәрия үзалдына төкереп куйды. Тфү! Апасын үзенә караткан гына җитмәгән, сенлесенә ниндидер киная ясагандай итә тагын! Үзенең берәр кызыгыр җире булса икән ичмасам! Ни чибәрлеге, ни байлыгы! Тынгысыз тагын үзе! Сугыш чукмары икәнлеге авызын ачуга ялтырап күренеп тора! Өске өч тешен дә күсәк белән койдылар бит аның!
Хәзер менә йөрәк турына пычак кадаганнар.. Апага ни дияргә инде?
Төн уртасында кайнар кофе эчеп утырган Сәрия, апасы белән сөйләшми торып, йокларга ята алмаячагын аңлый иде. Туктале, башта хастаханәгә шылтыратырга кирәк. Ярасы тирәнме, операция ясаганнармы, хәле ничек, шуны белергә. Аннары инде апага ни әйтәсен уйларга булыр.
Күнелендә Гамилне кызгану хисе булмаса да, аның ярасы өстә генә икәнен, җөй генә салганнарын белешкәч, Сәрия жинел сулап куйды. Аннары апасына шылтыратып, шаяргандай жинел сөйләште. Әйе, егылган. Бәрелгән. Юк, бер җире дә сынмаган. Бер төштән тиресе генә суелып киткән.
—Врач белән бик яхшылап сөйләштем,—диде ул — Җөй салырга туры килгән икән. Шушында гына кунсын, иртән карармын да, чыгарырмын, диде врач. Төн уртасында йөрү җайсыз бит инде. Жизни сина борчылмасын дип әйтергә кушты. Килеп-нитеп йөрмәсен, иртәгә үзем кайтырмын, диде.
Соңыннан кинәт кенә жизнәсенен ялынычын исенә төшереп —Газим өйдәме?— дип сорады Сәрия Һәм тавышы үзгәреп киткәнне үзе дә сизми калды күз алдыннан милициядәге малайнын шәүләсе чагылып узгандай булды.
—Өйдә булмый, кая булсын,—диде теге баштан Сәгъдия сәерсенеп — Күптән йоклыйлар инде Эш күп бит. арыйлар.
Сәгъдия һәрвакыт шулай “алар’' дип. ике улын бергә кушып сөйләшә —Газим нәрсәгә сина?—дип сорады ул.
—Болай гына... Кайчакта бергә киләләр иде Бүген юк Шуна соравым —Гел генә атасына тагылып йөри азмый Өйдә дә эшләре бар Бу сөйләшү Сәриянен тәмам хәлен алды Ялганларга яратмый иде ул Ләкин менә кайчакта. кемгәдер яхшылык теләсән, чын дөресен әйтүдән тыелырга туры килә. Бигрәк тә Сәгъдиянен тормышында дөреслектән тайпылу, ниндидер хатамы, гөнаһмы, әйтергә ярамаган нәрсәдер бар кебек һәм бу—гаиләнен тормышын күләгәли кебек иде Ул күләгә вакыт-вакыт Сәриянен дә күңеленә төшә иде шикелле
Бу төнне анын күзенә йокы кермәде Ул апасы турында уйлады Бәхетле булырга тиеш иде анын апасы Сәгъдия Уинап-көлеп, жырлап- биеп, башкаларның сокланулы карашында коенып, рәхәг-жинел яшәргә тиеш иде. Анын мона бөтен мөмкинлекләре бар иде Авыл мәктәбен тәмамлап, Тәтешкә, бухгалтерлар курсына укырга кергәч тә. аннан “Син нишләп монда Йөрисен7 Нигә театр училищесына кермисең? Артистка булырга кирәк сина!”—дигәннәр Андагы буй-сын Үзенә бер мәһабәт затлылык. . Иңнәренә ишелеп төшкән куе кара чәч дулкыннары Бераз озынчага уелган, көлемсәр кара күзләр, тулы иреннәр арасыннан балкып торган энжс тешләр Ни өчендер чибәрлек ике кыз туганнын өлкәненә мулрак бирелгән Дөрес. Сәриядә дә бар ул кара чәч. кара күз. төз буйсын ... Ләкин апасы янында ул ничектер гадәтирәк, уртачарак, бик үк күзгә ташланмый торган булып кала Ә бәлки бу—Сәгъдиянен эченнән бөркелгән яктылыктан киләдер Үзенә бер рухи бөтенлек, күнел хөрлеге бар анда Турысын әйтә торган һәм үз сүзен итә торган үзе
Андый кыз авылда калырга тиеш түгел иде Биек күтәрелеп, кин мәйданда балкырга тиеш иде ул
Әмма еракларга очар өчен яратылган аккош йорт казы язмышын сайлады Канатлары ныгып, оясыннан китәр чак житкәч. бер җилпенеп азды да. Гайнуллиннар турына барып төште Капкадан ук кереп китте һәм шушы Гамил кочагына сеңде Шунын белән юкка да чыкты, дияргә була. Матурлыгының, тирә-юньгә сирпелеп торган тылсымлы яктысының, уңганлыгының әжерен күрмәде Кем ул менә хәзер? Гап-гади бер авыз хатыны Иртән торып сыер имиенә ябыша, көндез колхоз идарәсендә баш күгәрми саннар чүпләп, миен черетә—ничә гектар жир сөрелеп, ничә литр сөт савылганын саный. Аннары кайтып, ике малаеның маңкасын сөртә, тамагын туйдыра, киемен юа Шуна өстәп ирен көйли. Ягъни шушы тимер тешле, ерык авызлы Гамилне Менә сиңа сәхнә күрке булырлык чибәр кызнын язмышы'
Шунысы үкенечле, бу язмышка үзен-үзе дучар итте ул. Алдан ук шулай планлаштырды. Ьпгг армия хезмәтен бетереп кайтуга, ул монда укуын тәмамлап, авылга ярашлы һөнәр алып куя. имеш Берәү булса, аралар ерагайгач, күзен бераз ачып, көзгегә текәлебрәк карар иде Аннары тегенең армиядә солдат шинеле киеп, погон тагып төшкән карточкасына. Чагыштырыр иде дә уйланыр иде Ә ул уйлый белмәде Биргән вәгъдәсендә торды
Юләр Артыннан җанын бирердәй булып Зөфәр йөргәндә. Гамилгә карыйлармыни? Анын белән вәгъдәләшәләр димени?
Бөтен урамны дерселкетеп тоткан туры муенлы, җирән бөдрәле Зөфәрдән дә шәпне табып буламыни7 Мәктәптә укыган чагында ук йөри башлады у 1 Сәгъдия артыннан “Апаңа әйт әле. кояш баегач, су буена төшсен",— дип Сәрия аркылы чакырган чаклары ла булды Тик Сәгъдия тешләрен җемелдәтеп көлә генә иде “Бар, чыгып әйт. чакырган бер җиргә баручы мин түгел, көтеп мәшәкатьләнмәсен, дип ә итте апа. диген" Ләкин Зөфәр
32.
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
дә үз дигәненнән алай гына чигенә торганнардан түгел, авылда: "Сәгъдиягә якын килгән кеше минем белән эш итәчәк",—дип сүз таратты. Анын белән санашмыйча, кызны озатып йөргән Гамилнен авызын кара канга батырып,
тешен койды...
Шуннан сон да акылга утырмады Сәгъдия. “Мин ана болан түгел, сөзештә җиңгән ата боланныкы булырга ..Үзем теләгәнне үзем сайлыйм!”—диде.
Дөрес сайладымы сон? Хәзерге вакытта Гамил кайда да, Зөфәр кайда? Егетнен жирән бөдрәле башы әледән-әле телевизорда балкып чыга: Казаннан да күрсәтәләр. Мәскәүдән дә. Заводлары, фирмалары, кибетләре бар. Хәтта Мәскәүнен Кызыл мәйданына да киоск илтеп бастырган, диләр. Таллыда да, Казанда да бик шәп йортлар сатып алган икән. Харап модный киенгән, чикерткәдәй нечкә билле хатынынын озын тырнаклары шәп- шәмәхәгә буялып, алтын бөрчекләр белән чуарланган. Сыер имие генә түгел, идән чүпрәге дә тотканы юктыр, мөгаен. Ул ике кызы тагын! Өлкәне, унөче дә тулмас борын, илгә танылды, чөнки әледән-әле телевизорда күренә, күз явын алырлык күлмәкләр киеп, боргаланып-сыргаланып җырлый.
Зөфәр заман биргән мөмкинлекләрне бик оста файдалана белде, һәр яна законны тиз эләктереп алды. Күпләр совет сеңдергән, безнең илдә һәр өлкәдә—тигезлек, гаделлек; дәүләт милке—халык байлыгы, дигән сафсаталардан арына алмый миңгерәп йөргәндә, ул мөмкин булган һәрнәрсәгә барып ябышты һәм үзенә таба тартты. Бер заман кооперативларга кредит бирү турында закон чыкты. Аны алу өчен, әлбәттә, танышлык, җаен белү кирәк иде. Зөфәр танышларны булдырды, булганын җайлады- майлады. Кредитлар алынды, кире түләр чак җиткәнче, акчалар котырып, бурычлар юкка чыкты, тик шул кредит бәрабәренә төзелгән биналар, сатып алынган товарлар торып калды. “КамАЗ”лар белән сату итү мөмкинлеге туды—бер иш эшкуарлар берләшеп, машиналарны заводтан арзан хакка алып, калмык далаларына яхшы атлар бәрабәренә озаттылар, аргамакларны исә Мәскәүгә илтеп саттылар. Ат җанлы байлар анда да җитәрлек икән. Инде бу эшнен сасысы таралган иде, аракы сату бик файдалы булып китте Аннары халыктан ваучер дигән кәгазьләрне ипилек акчага яисә бер ярты хакына җыеп, шулар бәрабәренә зур-зур завод-фабрикаларга хуҗа булу җае чыкты. Зөфәр бу мөмкинлекне дә ычкындырмады.
Хәзер кайсы ана сокланып туймый, рәхмәт укый, бәгьзеләре артыннан каһәрләп кала. Ә менә Сәриянең тимер тешле җизнәсе мондый яшәү рәвешен кабул итә алмаучылардан иде. Кинәт ишәеп киткән, болганчык елларда дәүләтне талаган, гомумхалык милкенә хуҗа булган намуссыз кешеләр дип карый иде ул андыйларга һәм, бик якын кешеләр белән бу хакта сөйләшкәндә, элекке классташын “сасы көзән” дип атый иде. Авылга кайткач, бер иртәне сасы көзәнне Аккашның сыртыңда күргән иде Сәрия Бичара мал нишләргә белми тыпырчына, ә нәни ертлачның исе дә китми Кеше кергәнен күргәч кенә, ялт итеп сикереп төште дә кайсыдыр ярыкка кереп гаеп булды.
Ә нәрсәсе начар? Көзән—кимерер өчен, ат эшләр өчен яратылган. Арбага җигелгән ат булып яшәү бик яхшымы әллә, дип уйлый Сәрия.
Зөфәрне иә анын кызын телевизордан күргән саен, җизнәсенә ачуы кабара анын. Гамил булмаса, хәзерге вакытта “Гранд-чероки” дигән елтыравык зур машинага Сәгъдия утырып йөрер иде Шәһәрдәге "коттедж”ыннан авылга кунакка кайткан чакларында көмеш бөрчекле озын шәмәхә тырнаклары белән күрше-күләнне шаккатырыр иде. Ә бәлки, телевидение тирәсенә дә елышып китәр иде! Сенлесенә дә яхшылыгы тими калмас иде. Һәрнәрсәдән файдалана белә Зөфәр: законнан да, законсызлыктан да, тәртиптән дә, тәртипсезлектән дә. Менә нинди кешене сайларга кирәк гомер юлдашы итеп!
Дөрес, Гамил дә нәрсәдер майтарырга тырышып карады. Читтән торып институтка керде, Таллыга килеп, заводта мастер булып эшли башлады Шушы бер бүлмәле фатирны алды. Ләкин...
Берзаман, тыныч тормыш аланын тузанга күмеп, кыргый ат көтүе чабып
килен кергәндәй булды Зөфәр ишеләр аларнын ялына ябышып, сыртына менеп атланды, күпләр исә тояк астыннан бөркелгән тузанга тончыгып, егылып калды Берәүләр заводта эшләнеп чыккан машиналарны бер алып, бер сатып мал туплады, икенчеләр айлык эш хакы ала алмыйча тилмерде Ахыр чиктә дистәләгән кешеләр монарчы күрмәгәнчә баеды, менәрләгән эшчеләр исә бер нәрсәсез, хәтта эшсез калып, урамга чыгарып җибәрелде Гамил һәм заводнын бухгалтериясендә эшләгән Сәгъдия сонгылары арасында калдылар. Бар байлыклары—берсе җирән чәчле, берсе кара ике малай Өлкәне—озынча ак чырайлы Жәмил—баштан ук сәламәтлеккә туймады тагын
Уйлар балаларга барып тоташкач. Сәриянен хәтеренә кылт итеп милиция читлегендәге малай килеп басты. Тач Газим инде Тик арык Һәм ирен читендә, сул якта, түгәрәк мине бар. Анысы нәкъ Гамилдәге төсле Нинди малай ул? Кем баласы? Әллә сон. Гомере буе хатынын Зөфәрдән көнләшкән Гамил үзе читкә сугылгалады микән? Булыр да Ирләргә ышаналар димени. Сәрия күптән инде балигъ булган, яше егерме бишкә җиткән Ирләрнсн нинди азгын икәнен чамалый
Нишләргә? Сәгъдиягә әйтергәме бу хакта, юкмы'.'
Сәрия бу сорауга җавап таба алмады.
Ул аяк тавышларыннан айнып китте, сискәнеп калкынды, терсәгенә таянып, борылып карады Коридорнын аргы башыннан икәү килә, берсе— ак халатлысы—Гамилне караган табиб, икенчесе бая фатирга килгән милиция капитаны иде Култык астына калын кара папка кыстырган ‘Ординаторская” бүлмәсеннән, чәчләрен төзәткәләп. шәфкать туташы килеп чыкты.
— Бирегез әле. сестра, бу авырунын тарихын,—диде табиб —Хәзер, хәзер... Шуны гына тутырып утыра идем —Ә сез. больной, ятыгыз да күкрәк турыгызны ачыгыз!
Табиб, Гамилнен пластырь ябыштырылган түшенә ишарәләп —Күрдегезме?—диде —Нәкъ йорәк зурында Кабырга арасына ук кергән Тагын ике-өч сантиметрга тирәнрәк үтсә..
—Тормыш очен куркыныч җәрәхәт булыр идеме?—дип сорады капитан —Ахырын әйтү дә кыен булыр иде
—Димәк, бу очракта тормыш очен куркыныч җәрәхәт турында сүз алып барып була?
—Әйтәм ич. тагын аз гына тирәнгәрәк кергән булса —Димәк, кемдер кадаган ' Зыян күрүче, кесәсендәге пәкесенә ялгыш кадалып, шундый җәрәхәт ясый аламы7
—Кеше көлдермәгез.—диде табиб —Мин сезгә әйтәссн әйттем Кирәк булса, эксперт чакырыгыз. Мине көтәләр анда
Анын китәргә борылганын күреп. Гамил тагын калкынды —Доктор! Өйгә шылтыратырга мөмкин булмас микән7 Борчылалардыр анда! ,
—Үзләре шылтыраттылар инде. Куркыныч нәрсә юк икәнен белделәр,— диде табиб һәм авыр атлап китеп тә барды
“Ә малайлар? Газим? Анын турында әйтмәделәрмеЭченнән ургылган бу сорауны Гамил тел очында туктатып калды Анысын табибка кем әйтсен? Капитан шәфкать гуташына борылды.
—Урындык бармы сезнсн монда7 —Рәхим итегез...
Хатын үз урындыгын тәкъдим итте дә, кире бүлмәгә кереп китте Капитан урындыкка иркенләп утырды, фуражкасын өстәлдәге кәгазьләр оезенә КУЙДЫ да. чигә турына чал кергән кыска кара чәчләрен сыпырып алды, аннары пинжәгенентөймәләрен ычкындырып, кара папкасын тезенә җәеп'салды Түгәрәк чырае шома, калынча иреннәре алланып тора Яшькә
Гамил белән бер чама—утыз бишләр тирәсе булса кирәк.
—Таныш булыйк. Мин участковый,—диде ул — Фәхриев. Ринат Фәритович.
—Гайнуллин Гамил Нәбиулла улы... Юкка борчылып йөрисез түгелме? Төн уртасында...
—Нишлисең, кайчакта шулай туры килә... Ну. зарар күргән гражданин,— диде капитан ничектер үз, якын итеп, йомшак тавыш белән,—гариза язабызмы?
—Нәрсә турында?
—Милициягә гариза язарлык берни дә булмадымыни? Төнлә сезгә һөҗүм итмәделәр, таламадылар дамы?
Гамил чалкан ятып, карашын түшәмгә төбәде. Кызганыч, бу юлы ул һуштан язган булып кылана алмый иде. Табиб монда гына. Талавын таладылар анысы. . Бумажник юкка чыккан. Эчендәге ике мең сум акча, документлар белән бергә...
—Яныгызда документыгыз бармы?
Бу кеше анын уйларын укып утыра инде әллә?
—Үзем белән түгел...—дип мыгырдады Гамил.
—Ә кайда?
Бераз тынлыктан сон, Гамилнең дәшмәвен күреп, капитан дәвам итте.
—Жиде йөз туксан алтынчы номерле “Газель” сезнекеме?
—Минеке...
—Ә правагыз кая? Паспортыгыз? Башка документларыгыз?
—Бумажнигым егылган жирдә төшеп калган, ахрысы. Башым бәрелгән бит, сизмәгәнмен...
—Тигез җирдән барганда нишләп егылдыгыз сон сез?
—Поребрикка абындым.
—Кайсы поребрик инде ул?
—Шунда... “Газель” янында...
—Ә пәкегез кая?
—Нинди пәке?
Капитанның туры калын кашлары астындагы кысык күзләре тагын да кысылып, елтырап куйды.
—Анысы да шунда төшкәндер инде...—дип мыгырдады Гамил.
Капитан папкасыннан паспорт, права, вак-төяк кәгазьләр алды.
—Боларны таныйсызмы?
—Шушылар инде... Минекеләр...
—Бумажнигыгызда тагын нәрсәләр бар иде?
Гамил, хәтерен барларга тырышкандай, күзләрен йомды. “Акча турында әйтергәме, юкмы0.. Әйтсән, һичшиксез, теге малайларга бәйләнәчәкләр.. "Атае!" дип кычкырганына да... Тотып алсалар...”
—Юк. башка әйбер юк иде.
—Акча да юк идеме?
—Юк Ниндидер тиеннәр генә бар иде... Коелып калгандыр...
—Ә беләсезме, без сезнең документларны каян табып алдык?
—Бәлки, өйгә кергәндә, ишегалдында төшеп калгандыр. . Төгәл генә хәтерләмим... Әйтәм бит... башым...
—Юк шул, сез әйткән жирдән түгел, ике квартал арырак! Бер төркем малай сезнен ишегалдыннан атылып чыктылар да бездән качып чаба башладылар. Котыла алмасларын белгәч, боларны куак арасына томырдылар.
—Ну... Бәлки, урамнан тапкан булганнардыр...
Гамил башын читкә борды. “Малайларның берсе сезнен үз улыгыз!— дигәнне көтте ул.—Шуңа күрә сез аларны яклап калырга маташасыз да!”
—Димәк, сезгә кагылучы булмады?
-Юк!
—Карагыз әле, боларнын берәрсен таныйсызмы?
Капитан папкасыннан берничә фоторәсем чыгарды. Һәммәсендә үсмер
малайлар Алгы яктан һәм яннан төшерелгән, ягъни “фае" һәм “профиль”. Җинаятьчеләрне рәсемгә шулай төшерәләр Арада тельняшка кигән, маңгаен куе чәч каплаган, сул як ирен читендә мин чекерәеп торганын күргәч. Гамилнен кулы калтыранып куйды
Гамил армиядә артиллерист иде, хезмәтен тәмамлагач, авылга һиммәт фуражка белән шәп каеш кына алып кайтты. Уллары каичакта шуларны бер-берсеннән тарткалап азып кия Ә бу тельняшка Газимгә каян килгән9 Чәче нишләп болай житү күренә? "Сина озын чәч килешми",—дип. еш кистереп торалар бит югыйсә! Күз карашы тагын. Гадәттәге үзсүзлелек, үжәтлек астыннан бу нинди катылык, саткынлык бәреп чыккан9
— Кем бу?—дип сорады Гамил, тавышы каттыраганны сиздермәскә тырышып. Капитан сурәтнен арткы ягын әйләндереп карады —Харитонов Макар Геннадьевич бу —Харитонов дисезме?!
—Ә сез Харитоновларны беләсезме әллә?
—Таныш кебек...
—Ә бәлки, сез шул таныш булганга аны йолып катмакчыдыр?
—Мин һичкемне күрмәдем. Сөрлегеп егылдым, аңлыйсызмы. . Баш белән ташка. . Анда үтеп-с\ггеп йөргәннәр булгандыр
Шулай әйле-шәйле сүз көрәштереп утырганнан сон, капитан урыныннан кузгалды. Ачы көлемсерәп, башын чайкады
—Аңламассын безнен халыкны' Күрә торып талаучыларны, кыйнаучыларны яклыйлар! Ә үзләре, жинаятьчелек арта бара, дип милицияне гаепли. Шушы малай-шалайдан куркасызмы әллә? Курыкмагыэ! Болары азу ярган рецидивистлар түгел әле! Төрмә юлларын таптап өлгермәгәннәр. Олы юлга чыгып, кеше таларга өйрәнеп кенә киләләр —Документларны бирегез,—диде Гамил анын сүзен бүлеп —Юк шул әле,—диде капитан йомшак кына.—Бераз сабыр итәргә туры килер. Безгә иртәнгә чаклы теге малайлар белән мәсьәләне хәл итәргә кирәк Чыгарыргамы, юкмы.
Гамил сискәнеп калкынды —Алар ябылудамыни9
—Башларыннан сыйпаргамы әллә? Ә сезнең кәгазьләрнең 'вешдок" булып чыгуы ихтимал.
—“Вешдок"9
—Әйе шул, “вешдок" Бер төркем гражданнарның, үзара берләшеп, алдан сүз куешып, галау нияте белән кешегә һожүм итүе, пычак белән авыр тән җәрәхәтләре ясавы һәм шәхси милкен тартып алуы Бандитизм һәм разбой' Кылганнарының әжерен алырга тиешләр. Кеше үтергәннәрен көтәргәме атлә9 —Балигъ булмасалар дамы?
—Андыйларынын ата-аналары җавапка тартылыр Кемне үстергәннәрен белеп торсыннар Ә сез ни сәбәптәндер аларны якларга маташасыз Моны да ачыкламый булмый Әгәр безнен белән элемтәгә керергә ниятләсәгез, яки берәр нәрсә исегезгә төшсә, шундук шылтыратыгыз Иә килегез. Менә сезгә телефон, менә адрес.
Аның киткәнен сизенеп, ахры, шәфкать туташы бүлмәдән чыкты —Әгәр теләсәгез, мин сезгә тагын бер укол ясыйм, спазган белән димедрол,—диде ул.—Тынычлап ял итәрсез.
Шәфкать туташынын даруы ярдәм итмәде, күзгә йокы кермәде, • Атае'" дигән таныш тавыш колакта чынлаудан туктамады, капитан күрсәткән карточкадан, гүяки, салкын карашлы таныш малай аңа керфек какмый текәлеп карап тора иле.
Кем ул? _
Бер дусты Гамилнен күзенә карап ‘Дуңгыз тиресе синдә, гиз генә гишә алмаслар", дип әйткән иде Борчу-мәшәкатьләрне йөрәгенә якын
36
МӘДИНӘ
. л И К 0 В ■
алмый, авырлыкларга бирешми, янәсе. Ә ник бирешеп торсын әле? Олы хәсрәт килгәне юк лабаса. Тормышы җитү. хатыны чибәр, ике малае үсеп килә. Заводлар ябылып, ир-атнын шактые көннәр буе урамда болганып, эчеп йөрүгә калгач, хәтта кайберәүләр өметсехтеккә бирелеп, үз-үзенә кул салуга җиткән чакта, ул бирешмәде. Авылга кайтып урнашты, мал-туар тулы ихата булдырды. Хәтта үзенә күрә "бизнес” белән дә шөгыльләнә башлады. Кайберәүләр кебек. Ельцинны каргап, коммунистлар тәртибенең кире кайтканын көтеп, кул кушырып утырмады. Заман җилләре аны аударып ега алмады.
Әйе. шулай. Тыштан караганда. Ләкин тирәнрәк, күңел төпкеленә күз салсаң... Анда вакыт-вакыт бәгырьне көйдереп ала торган утлы кисәү бар. Була шундый минутлар, "уф” дисәң, авыздан ялкын бөркелеп чыгар иде. Уфылдарга ярамый гына. Түзәргә туры килә.
Ул кисәү—бала китергән хәсрәт...
Хәер, Гайнуллиннар гаиләсенә бала хәсрәте килгән, дисәләр, һичкем ышанмас. Ике малай—Жәмил белән Газим—бертигез үсеп киләләр, күзгә чүп керткәннәре юк.
Бусы өстән караганда. Ә игътибар белән, текәлебрәк күз салсан... Буйга бертигез, яшькә дә бер булып тоелган бу икәүне бертуганнар дип кем әйтер? Икесе дә кара чәчле Гамил белән Сәгъдиядән, битен сипкел баскан, җирән чәчле Жәмил ничек туган? Бу гаиләне белгән кешенен күңелендә мондый сорау тумый калмыйдыр. Һәркемнең күрер өчен күзе, уйлар өчен башы бар. Адәм башына исә уйларның төрлесе килә, кайчакта шаян мәзәкләр дә искә төшә. "Бер адәмнең хатыны негр тапкан икән дә, врачлар, кайсыдыр буында берәр бабагыз йә әбиегез негр булгандыр да, шуның төсе нәсел геннарында саклангандыр, дип юата икән...”—дип башлана аларның бәгьзеләре.
Дөрес, бала тудыру йортында нәни төенчекне Гамилнен кочагына салганда, табиблар аны-моны әйтмәде әйтүен. Ни дисеннәр? Сабыйның каш-керфеге бөтенләй юк иде бит Ана инде текәлеп каралмады да, чөнки чәченнән бигрәк исәнлеге борчый иде. Башка хатыннар тудыру йортыннан атна узуга кайтып киттеләр, ә Сәгъдия ай буе ятты. Әле сабыйнын температурасы төшми, әле имә алмый, диделәр.
Инде рәтләнгән, авырлыгы да арта башлаган, дигәннәр иде. Ләкин ул әтисенә куаныч кына түгел, олы бер башваткыч та алып кайтты. Беренче төндә булган хәлләр күңелгә онытылмаска уелып калды. Һәм яшәешнең тәртибен генә түгел, ир белән хатынның мөнәсәбәтен дә үзгәртеп җибәргәндәй итте.
Тон уртасында аларны баланын ачыргаланып елаган тавышы уятты. Чистага төрде аны Сәгъдия, имезергә маташты, кулында тирбәтте, эче белән иненә салып, әрле-бирле Йөренде. Юк. туктамый нарасый, кычкыра да кычкыра. Ул бит әйтүе генә ансат. Бала никадәр генә газиз булса да, аны ничаклы гына яратсан да. түзүнең чиге бар Баштагы бер сәгатьтә кызганасын, өзгәләнәсең Икенче сәгатендә чарасызлык баса башлый, башынны мендәр белән капларга маташасын.. Өченче сәгатьтә бәгырьнең катыланганын тоясын, чөнки үзәк тамырынны үтмәс пычак белән бертуктаусыз ышкыгандай бу тавыш хырылдык чинауга әверелә. Аннан ничек тә булса котыласы килә. Авызына бөке тыгып куясымы әллә? Сулышы киселмәслек итеп кенә Хәер, сулышы болай да киселә түгелме? Йодрык хәтле генә чырае да. әнә, кызаруның ахыр чигенә җитеп, күгәрә үк башлады түгелме? Хырылдавы да көчәя... Үлә күрмәсен тагын!
Сәгъдия нишләргә белми, ишекне, тәрәзәне ачып ташлады. Һава керсен дип инде. Аннары кинәт туктады да:
—Аракы бир!—дип кычкырды.
Гамил аны аңламады.
—Нәрсә?
—Аракы бир, дим!..
—Нәрсәгә?!
— Күрмисенмени, үлә бит! Бир!
Калтыранган куллар шешә муенындагы чу ар кәгазь тасмасын сүтә алмый азапланды Колак төбендә исә сабыйнын хырылдау аша нәзек чинаштыруы һәм Сәгьдиянсн карлыккан тавыш белән
—Тизрәк бул инде, нәрсә мыштырдыйсын!—дигәне яңгырап торды Ул. бармагын канатып, тимер капкачны каеруга. Сәгъдия шешәне тартып атды Әллә бугазыннан чөмермәкче инде? Юк икән... Яулык почмагын йомарлап, шуна аракы койды да. сабыйнын авызына каптырды Анасынын күкрәген рәтләп имә алмаган бала, йотлыгып, шул сасы чүпрәкне суыра башлады. Гамил, анын сулышы тигезләнүен, әкренләп йөзенә нур инүен күреп, шаккатып басып торды
—Ни дигән сүз инде бу?
—Курыкма, аннан гына зыян булмас. Күрмисеңмени, файдасы тиде,— диде жинсл сулап Сәгъдия.
Һәм. талчыккан чыраена елмаю галәмәте чыгарып, гадәттәге шаянлыгын кайтарырга тырышты. Аннары тулы ак күкрәгенен күгелҗем төймәсен база авызына терәде.
—Бер айлык сабыйны хәмер белән дәваларга кем өйрәтте сине?—дип сорады Гамил.
—Наилә апа.
—Тумас борын башын төзәтергә кирәк булганмы әллә ана?
—Каян белим инде . Шулай иткәч, тынычлана бит әнә.
— Ни булды сина ул роддомда? Берәр төрле ярамаган укол кадамаганнардыр бит?
—Кычкырма. Баланы уятырсың.
Чыннан да, сабый имен туйган, әнисенен күкрәк очын капкан килеш йокыга талган иде. Сәгъдиянең якты сибеп торган ак күкрәге, күзләре йомык сабыйнын алланып киткән йөзе, анын сизелер-сизелмәс тигез сулышы Гамитне тынычландырып җибәрде Чамасыз арылган, йокы килә, оч-дүрт сәгатьтән кузгалып эшкә чабасы бар иде. Сораулар шул килеш җавапсыз калды. Хәзергә хәтле ал ар га җавап табылганы юк.
Дөньяның мәшәкатьләре күп бит анын. бигрәк тә өйлә яшь бала булганда. Сабыйнын кәйсезлеген башлыча анасы күтәрә, әти кешегә төнге тынгысызлык кына эләгә эләгүен Ләкин шунысын 1ына үткәрү дә читен Хатыннар өчен иң үзәккә үткәне "угмәс пычак, чи утын, елак бала" дигәннәр борынгылар. Гайнуллиннар өендә пычаклар уңайлы, утын ягасы юк. әмма елак бала" дигән бәхетсеэлектән хатынны бер генә ир дә коткара алмый икән шул Ахыр дәрәҗәдә гаҗизләнгән чакларда шул бер чараны кулланмый булмый иде. Тон көнгә авышкан сәгатьләр җитеп тә. нарасый елаудан туктамаса. инде хәле китеп, тәмам сулышына буыла башласа, тагын, тагын теге шешәне ачтылар Ләкин моны алар мөмкин кадәр сирәк һәм азрак микъдарда кулланырга тырыштылар Сәгъдия сасы, юеш чүпрәкне баланын ирененә тигезеп кенә ала да, күкрәк очын китереп тери, аннан сот тамчылары чәчрәп чыга. Бала, чүпрәк исенә алданып голкынып суыра башлый Шулай итеп, малайны начар гадәтеннән әкренлән биздерделәр. Бу хәлләрне кешегә сөйләп, кемнәндер киңәш сорап та булмый иде кебек. Тик берәр җирдә яшь балалар, аларнын сәерлеге зурында сүз кузгалса. Гамилнең колаклары тырпая торган булды Берзаман гәзитгә "Нәсел тамырын корыткан—хәмер” дигән мәкалә күзгә чалынды. Соңгы елларда балаларның шактые зәгыйфь булып дөньяга килә, монын төп сәбәбе—эчүчелек, кайбер сабыйлар күзен ачканчы ук махмырлан итегә башлый, дип язылган иде анда. Һәм. бала булдырырга НИЯТЛӘ1ӘН ир белән хатынның икесенә дә хәмердән тыелырга кирәк, дип катгый кисәтелгән иде
Ләкин Гамил белән Сәгъдия һич тә хәмергә хирыс кешеләр түгел бит' Аларнын сабыена бу афәт каян килеп ябышкан сон? Ул гына да түгел, әкрен мантылы, яшьтәшләреннән шактый сонга кала торган булып га чыкты ул Һәммә чүпрәкләре юеш кенә түгел, сары таплы Муенын да алтынчы
38.
МӘДИНӘ МЛЛИКОВА
ае җиткәч кенә тота башлады... Анасының сөте артып калуга карамастан, авырлыгы да әкрен артты...
Бер көнне Гамил эштән кайтканда, аларда Наилә апа утыра иде. Мөлаем чырайлы, тулы гәүдәле акушерка, элеккечә әйтсәң, кендек әбисе.
—Күрми түзеп булмады,—диде ул.—Ерак араны якын итеп, махсус килергә булдым.
Наилә апа шәһәрнен икенче ягында яши иде. Заманында, Татлыда гына түгел, бөтен районда бала табу йорты бердәнбер генә чакта, балаларның күбесен ул кабул итә торган булган. Гамилнен дә, Сәгъдиянең дә кендек әбисе ул. Әниләреннән ката иң якын кеше. Аны онытырга ярамый, бик үк еш булмаса да, очрашып, хәлләрне белешеп яшиләр. Дөрес, соңгы елларда шәһәр үсеп, тагын бер бала табу йорты ачылгач, күрешүләр сирәгәйде, чөнки Наилә апа элек эшләгән җирендә калды, ә Гамилгә фатирны яңа шәһәрдән бирделәр.
Кешене күрүгә, күнел ярасын ачып салып булмый. Шуна күрә кичкә авышкан кояш нурлары белән яктыртылган чәй табынында тегене-моны сөйләшеп утырдылар.
—Син безгә дә әни кебек, безнен балабызга да,—диде Гамил.
—Шулай теләдегез бит, мин эшләгән җиргә киләсе иттегез,—диде Наилә апа.—Үзегезнең роддомда да начар булмас иде югыйсә...
—Күңел сина тартты шул!—диде гадәтенчә тешләрен елтыратып Сәгъдия
Бер чынаякны бушатып, хуҗабикә кунакны икенчесенә кыстый башлагач, Гамил шаярган кебек кенә итеп:
—Анда хәзер малайларның тәпиен дә югалыйлар икән,—диде.—Яңа туган сабыйның үзе белән бергәләп.
Наиләнен кулындагы чынаягы чайпалып, аклы күлмәгенен итәгенә
түгелде.
—Заман шундый бит, нишләтәсең, заман,—диде.
—Кая, Наилә апа, тоз белән ышкыйк,—диде Сәгъдия сикереп торып.- Аннары су белән юып җибәрербез.
—Кирәкми лә... Өйгә кайткач хлор белән...
—Ул сон бөтен балаларга шулай тиешме? Безгә дә хәмер суырттырган идегезме, әллә яна инструкция чыктымы?—дип каныкты Гамил.
Наилә, башын иеп, тастымал белән итәген ышкый, сыек чал бөдрәләре генә күренә иде.
—Андый кагыйдә юк та ул,—диде гаепле кеше сыман.—Бик күпне күрдек бит инде... Эчкечелек көчәя бара. Кайбер балалар махмыр белән туа... Врачлар нишләтергә икәнен белми...
—Махмыр белән? Безнең баламы?..
—Исерек ата-анадан туган бала гына шулай, дип тә әйтеп булмый. Ә бәлки, башка берәр сәбәптәндер. Медицина бик катлаулы бит ул... Кем белеп бетергән. Бәлки, нәселдән берәрсе...—диде Наилә, җыерчыклы кулларын угалап һәм. карашын бармакларына текәп, тукталып калды.
—Нәселдән?—дип сорады Гамил.—Әллә мине дә тууга шулай сыйлаган идегезме?
Наилә ачылып китте.
^ —Син бүтәнчә сыйландын! Гел онытасым юк: кычкыргалап алдын да, бармагыңны кабып суырырга да керештең. Анаңның күкрәген каптырудан бүтән чара калмады.Үзенә тиешлене беренче минуттан ук даулап ала белә иден! Булырдайнын туганда ук билгеле! Улыгыз да, менә күрерсез, туп кебек тупырдап үсеп китәр әле. Бишектәге бишкә төрләнә!
Аннары йоклап яткан сабыйны юка юрганы өстеннән генә сыйпап куйды да:
—Менә, үзен күргәч, җаным тынды,—диде —Бәхетенә күрә, бик яхшы гаиләдә үсәчәк. Сез аны аякка бастырасыз инде! Чын баһадир итәсез!
Ул тагын нидер әйтергә тиеш иде. Гамил текәлеп көтте. Ләкин Наилә апа күтәрелеп карамады, башын аска игән килеш, күңелдә ниндидер бер борчулы билгесезлек калдырып, чыгып китте.
Коридормын аргы башындагы бүлмә эченнән тонык кына кычкырган тавыш ишетелде. Кемгәдер ярдәм кирәк иде, ахрысы. Әмма башын беләкләренә салган шәфкать туташы кыимшанмады. лампа яктысы астында алтынланган бөдрәләре генә яктырып күренә иде Тавыш бер көчәйде, бер тынып торды, аннары шакылдата башладылар Гамил калкына төшеп, шәфкать гуташынын халат җиненә орынды
—Анда берәрсенен хәле авыраеп китмәдеме икән Хатын башын калкытып, керфекләрен угалады, анын җыярга тырышты, бераздан г ына кайда икәнен чамалап алды Ниһаять, салмак хәрәкәт белән кузгалды да. аргы башка юнәлде. Гамилнен уй сөреше бутазды. күнелгә аңлап булмый торган авыр бер сагышлы хис бәреп керде Ул үткәннәрен уйлап ята. сызлануы да көчле түгел, чыдарлык. Ә анда, аргы бүлмәдә, шушы минутта берәрсенен жлн тәслим кылуы да ихтимал бит Больнипала кеше үлми тормый Әҗәлдән дәва юк, диләр. Ә менә Наилә апа. ничек кенә булмасын, баланы үлемнән коткарып калган иде. мөгаен
Әйткәне дөрескә чыкгы: малай, яшьтәшләреннән бераз сонарыбрак булса да. мантыды. көрәйде, әкренләп һөнәрләрен арттыра барды Үзе генә түгел, бер яшькә кече энесе Газим белән бергәләп
Әйе, аларнын ике улы рәттән туды Күп ирләр монын белән мактаныр иде. Тик олы малайны башкалардан ким итми үстерүнен ничек авыр булганын бер Алла белә дә. Гамил белән Сәгъдия үзләре генә белә Җитмәсә заманасы да ябык килде бит анын! Завод бөлде, эш хакы алу бетте Бик күп ир-ат, иртәнге сәгатьтә ишек алдындагы эскәмияләргә чыгып утыра да, кон буе шул тирәдә болгана. Гамил дә шулар арасында чуалып гомерен у.зырган булыр иде. бәлки. Әмма анын ике яшь баланы, бигрәк тә исәнлеккә туймаган олы улын аякка бастырасы бар иде
Чирләшкә бала өчен сулаган һаванын саф булуы бигрәк тә мөһим, диделәр Гамилнен атасы вафат булып, анасы Казанга, кызынын баласын карарга киткәч, авылдагы йортлары буш калган иде. Сәгъдия белән киңәштеләр дә. шунда кайтып урнаштылар. Анын тагын шунысы да бар бит әле: җирдәге кеше ач булмый, чөнки ул. заводтагы шикелле, аена ике тапкыр бирелгән акчага гына карап тормый Бәрәңгесе, яшелчәсе, ите. сөте-мае табында була.
Дөрес, алар да җиңел генә бирелми, олы хуҗалык тотуның мәшәкате бетмәс-төкәнмәс бит анын Гамил колхозда инженер булып урнашты, шунык остенә. кешедән курмәкче дигәндәй, аз-маз сату-алу белән дә шөгыльләнергә кереште Шулай итеп, ул заманнын ачы җилләренә бирешмәде, аяктан егылмады
Бусы тыштан караганда шулай. Гаилә тормышының тышка бәреп чыкмаган, ятлар күзенә бәреп кермәгән төсмерләре дә була. Мир алдында анадан тума чишенеп, тәндәге бар бетчәләрне күрсәтү ярамаган кебек, ир кешегә күңелен ачып салу да килешми Авызын тулы кан булса да. кеше алдында гокермә. дигәннәр Гамилнен дә кешедән яшерергә тырышкан күнел сызлавыгы бар Анын урынында башка берәү булса, нишләр икән, әйтүе кыен Хатынын ят кыяфәтле зәгыйфь бала азып кайтып, колагына читтән “Синеке түгел ул. башка берәүдән" —дип сүз ирештереп торсазар. моңа чыдавы җинел түгел Чирләшкә базадан, кеше гайбәтеннән туеп, койрыкны читкә борган ир-атлар да азмы әллә? Гаилә тормышын ипле итен кору ул майлы ботка ашау гына түгел... Әгәр берәр ир “Хатыныма караган саен ләззәт хисе кичереп, танышын ишеткән саен күңелем хушланып кына яшәдем, ул мина беркайчан да ямьсез булып күренмәде, сүзләреннән күңелем болганмады, өйдә бала елаган тавыштан калагым тонмады", -дип сөйли икән, ул чеп-чи ялганчы Яки чиктән тыш хәйләкәр Шулай да. бераз бозылышып йөргәч килешеп, суынып торганнан сон. сөешеп була Ә менә күнел гүренә шик корты, көнчелек корты кереп ояласа
һәм ул, әледән-әле уянып, бәгыреңне кимергәләп торса, нишләргә? Их, ул бала никләр генә анасына йә атасына охшамады икән? Ник ул әле капитан күрсәгкән карточкадагы малай төсле булып тумады икән?.. Ник9 Бу сорауга җавап табу мөмкин түгел иде һәм шунлыктан шикне дә куып булмады.
Баштарак бу корт үзен сирәк сиздерде. Чөнки аннан тыш та гамьнәр күп иде. Сабыена өч ай тулдымы-юкмы, хатынның тагын йөккә узганы беленде. Сакланырга кирәк булгандыр да, Сәгъдия, татар хатыннарына хас буганча, бу хакта ире белән ачыктан-ачык сөйләшергә оялды. Мәхәббәткә оят килешми дә бит, нишлисен Үз чиратында Гамил хатынына, монысы белән нишләргә белгән юк, больницага кереп чык, дип турыдан әйтә алмады. Ә вакыт дигәнен уза да китә бит ул. Аннары сон булып чыкты... Кыскасы, туасы жан туды... Һәм, әйтергә кирәк, атасынын бәхетенә туган булып чыкты.
Бу бала тудыру йортыннан ук йомры башында кара чәч, әлегә төсе ачылмаган күк күзләре тирәсендә кара керфекләр алып кайтты. Калын тавыш белән үзенә кирәкне сорый, әнисенен күкрәген томырылып каба, имгәндә тырышканнан киң борыны тирәсенә, нәни бөрчекләр булып, тир бәреп чыга ' Үзебезнең нәсел",—дип уйлады Гамил аны күрүгә. Һәм баш түбәсен сирәк сары төк каплаган, озынча йөзендә зәңгәр күзләре дымланып торган өлкән малаена сәерсенеп карап куйды.
“Берәр бабабыз блондин булгандыр!—диде Сәгъдия аның карашын сизеп —Кил әле, улым, син дә. Анагыз сөтле сыер бит сезнен, ике бозауга җитәрлек", һәм җирән чәчле малайны тезенә утыртып, кара чәчлесен сул терсәгенә салып, түш сәдәфләрен ычкындырды.
Ун көнләп әнисен күрми торган Жәмил, энесеннән көнләшеп, үрсәләнеп имәргә кереште.
Яше тулып теше дә чыкмаган, рәтләп тәпи басып торырга да өйрәнә алмаган малай, энесенә ияреп, дигәндәй, бик тиз ныгып китте, көчен арттырды. Өч-дүрт яшьтә алар тәмам тигезләшеп киттеләр. Шул ук вакытта аерма да нык күзгә бәрелә башлады. Жәмилнын башына алтынсу кызыллык йөгерде, озынча янакларына сары сипкелләр сибелде. Газимның исә, чәч- каш каралыгын көчәйтеп, күзләренә күмер төсе сеңде һәм бәбәкләрендә әнисендәге чаткылар кабынды Гамилнен ике кулына ябышкан ике малайны беренче күргән кеше: “Күрше малаен да калдырмыйсыз, ә!”—дип куя. “Икесе дә үземнеке”,—дисән, аптырап: “И-и, бу табигатьнең хикмәтләре, игезәк балаларны нинди төрле итеп яраткан, әйтсәң, адәм ышанмас”,— дип баш чайкый. Арттан: “Жирән чәчлесе тач Зөфәр инде!”—дигән сүзләр йөргәне дә колакка килеп ирешкәләде.
Хәтерендә, әле Таллыда яшиләр иде, бер якын танышы кунакка килде. Бераз капкалап алгач, балконга тәмәке тартырга чыктылар Гамилнен, яшь балага зыяны тияр дип, бер ай инде тәмәкене ташлап йөргән чагы иде. Кунак кесәсеннән затлы сигарет кабы чыгарды да, берсен авызына кыстырып, кыйбатлы зажигалкасыннан нәни ялкын теле сикертеп кабызды, ләззәтләнеп, пошкырып, татлы төтенне йолдызлы күккә өрде, һәм:
—Әти булуның четерекле яклары бар инде аның,—дип куйды.
—Нәрсәсе четерекле булсын? Табигый хәл,—диде Гамил.
—Табигыен табигый да бит... Табигатьнең хикмәтләре күп шул анын. Хатын кеше баланын үзенеке икәнен тәгаен белә. Чөнки үзе таба. Ә ирләрнен хәле четереклерәк... Әйтәләр бит әле, урамда берәр бала күрсән, башын сыйпап уз, бәлки, ул синекедер, дип... Әйтик, менә синең малаинын башын Зөфәрнен сыйпап узуы бар....
Һәм ул ямьсз итеп көлеп куйды.
—Бир әле миңа берне,—дип дустыннан тәмәке сорап алды Гамил һәм үпкәсенең бөтен көченә ачы төтен суырды.
Андыйларны ишеткән чакларда күңел түрендәге шик корты аждаһага әверелгәндәй була, авызыннан тәмуг ялкыны өреп, бәгырьне яндыра кебек иде.
Әйе, аргы урам Зөфәрнен дә чәче җирән иде шул. Авылда бердәнбер җирән баш аныкы иде.
Гамилләрдән бер сыйныф алланрак укыды ул һәм сонгы елында Сәгъдиягә күнеле төшкәнен беркемнән дә яшереп тормады Анын мәхәббәте утлы. үчле, ташу кебек аяусьп иде. Шул ташунын ярсуы Гамилнен авызында мәнгелек эз калдырды—Зөфәр анын битенә тимер күсәк белән орды Йодрык белән сугышканда, кычыткан арасыннан суырып алды да. бәрде Алдан яшереп куйган булган, күрәсен. Гадел сугыш түгел иле бу. сабан туе көрәшендә аяк чалудан күпкә хәрәмлерәк. яманрак иде Астыртын хәйлә белән җиңде, әмма морадына ирешә алмады—Сәгъдия барыбер аны үзенә якын китермәде. "Ачуын чыкса, минем тешләрне дә кояр идеңме ахтә?”— дип аннан көлде генә.
Күпләр. Зөфәрнең мәхәббәтен кире кагып. Сәгъдия зур хата ясады, дип саный, бу хакта иозснә бәреп әйтүчеләр дә юк түге.! Чөнки унган егет булып чыкты җирән башлы Зөфәр, югары күтәрелде. Болгавыр елларның болганчык суына җәтмәне кин салды һәм балыкны мул эләктерде. Казанда да, Мәскәүдә дә бик зур кешеләр белән эш итә. авылга “Гранд-чероки "га утырып кына кайтып гошә
Әгәр Сәгъдия белән борчагы пешкән булса, нур өстснә нур гына булачак иде ана. Зур шәхесләрнең күзен кыздырырлык чибәрлек остенә затлылык, күзләрендә яктырып торган рухи бөтенлек бар Сәгъдиядә Сәхнәләрдә балкырлык, манекенщииа булып, мола салоннарда яна күлмәкләр күрсәтеп йөрерлек Төз аякларының озын-нәфислеген, күкрәкләренең муллыгын яшереп тә тормый, сыланып торган чалбарын да. бик кыска итәген дә. ачык түшле кофтасын да кия торган иде. “Артистка булырга тиеш син!“— дип еш әйтәләр иде ана.
Ә ул гадәтенчә шаярып көлде генә "Мин театрны бер генә тамашачы өчен уйнаячакмын Ә ул Мәскәүнеке дә. Казанныкы да түгел '
Анын тамашачысы —Гамил ерак көнчыгышта, армиядә иде ул чакта
Әллә сон. ул Себер урманнары уртасында, гимнастерка киеп, мылтык тагып йөргәндә, монда. Зөфәр белән Сәгъдия арасында, берәр төрле сөйләшү-аңлашу булдымы икән'' Шулай булса, аллрнын бит. Алла сакласын, кыз кияүгә чыккач га берәр тапкыр очрашып куюы ихтимал! Озын геллер шуңа киная ясый! Җирән чәчле егет үзе дә андый сүзләрне юкка чыгарырга тырышмады "Сәгъдия белән минем арада берни лә булмады ".—дип чын дөресен әйтеп, кырт кистереп куймады. Сары керфекле зәнгәр күзләрен серле кысып
—Хатыннарыгызга хужа була белегез.—ди торган булды —Минем күз карашымнан да буйга узулары ихтимал!
Анын мондый сүзләре колакган-колакка күчә-күчә Гайнуллиннарга да килеп ирешә, иорәккә тузан булып сарыла иде
Ләкин алар сүз артыннан чапмыйлар, акланып йөрмиләр Актарына башласан, гайбәт тагын да ныграк үрчи бит ул.
Әйе, эчендәге утны тышка чыгармады Г амил. Сә!ъдиянен дә. балалармын да күзенә төтен җибәрмәде, гаиләмен һавасын агуламады. Гомер юлдашына ышанмаган булса, бер рәхәг тә күрмәсләр иде Ә бит, яраткан кешеннән яшерен сер сакларга кирәкми, диләр Дөрес микән ’
Оыр бар ишеткәнемне, белгәненме жәмәгатеннен башына коя торган булсаң, ул баш ничек чыдар? Күнелдәгене дә барыбер әйтеп бетереп булмый, алармы аңлата торган сүзләр табылып та бетмәгәндер әле Хикмәт эчеңдәгенне чыгарып аударуда түгел, хикмәт бер-беремне аяуда, саклауда, хәленә керә белүдә Адәм баласы икенче берәү белән бөтенләй бер булып га. ана берегеп тә бетә алмый. Ул бу дөньяга кем беләндер кочаклашып гүгсл берүзе килә һәм киткәндә дә кем беләндер җитәкләшеп китмәячәк Гомер сәгате һәркем өчен аерым суга Шуна күрә яшәгәндә дә ул үз йөген үзе күтәрергә тиеш.
Аннары шунысы да бар гайбәтчеләрнең яссы теле нинди агу чәчмәс Сәгъдиянең ниндилеген беләмени алар? Асылда моны фәкать Гамил генә белә' Тыныч акыл белән унлап карасак, гайбәткә, шиккә бернинди нигез юк лабаса!
Әлбәттә инде Сәгъдиянең үзенә дә киная ясаучылар да, турыдан-туры сораучылар да аз булмады.
—Ике улын нишләп шул хәтле ике төрле?
—Үзебез шулай теләдек,—дип жавап бирә ул.
—Ничек алай?
—Минутын туры китердек.
—Нәрсәнен минутын?
—Нәрсәнен икәнен белмисезмени? Беренчесе кояш нурыннан яралсын, икенчесе төннен ин карасыннан булсын, дип тырыштык! Сез дә шулай итеп карагыз! Хи-хи-хи!
Шулай ди дә, башын артка ташлап, күзләрен кысып, тигез тешләрен җемелдәтеп кычкырып көлә ул.
—Ишеткәнегез юк идеме әллә? Жыры да бар бит аның.
Һәм кайчандыр радиодан отып алган бер җырны җырлап бирә:
"Ике канаты кебек ике бала.
Тик берсе ак. икенчесе кап-кара.
Чеметтереп әйтүчеләр бар иде:
"Төрле агачтан өздең мәллә".—диеп.
Яңгыратып көлә генә иде ул:
"Орлыгы кояш нурыннан төште шул "Ә бусы соң. икенчесе ник кара.
Абыйсына охшамаган бу база. "
Күз кысып, серле елмая иде ул.
"Төне бәрхеттәй караңгы иде шул "..
Мондый сөйләшүләр турында ул кайтып иренә әйтә, җырын да кабатлап җырлап куя. Һәм Сәгъдиянең шук карашы, шаянлыгы Гамилнең күнеленә сары май булып ята. Чөнки “малайның орлыгы кояш нурыннан төште” дигән сүзләрнең алар гына белә торган асыл мәгънәсе бар.
Хикмәт шунда, аларнын зөфаф киче чынында кояшлы көн үзәгендә булды. Бу—ике арада гына саклана торган сер, чөнки сөйләсәң, кеше ышанмас, мөгаен. Өйләнешкәндә, Гамил—армиядә хезмәт итеп кайткан завод эшчесе, Сәгъдия, мәктәпне тәмамлагач, бухгалтер курсларыннан кайтып, колхоз идарәсендә кассир булып эшли иде. Егермегә җиткән егет белән кызнын сафлыгы сакланган булуына бу заманда күпләр ышанмас та, бәлки. Ләкин бу шулай иде, алар бер-берсенә беренче булдылар.
Барысы да күптән килгән тәртип буенча барды. Ярәштеләр, загска барып язылыштылар, туй табынының түрендә утырдылар. Кияү келәте күрше йортта җиһазланган иде. Хуш ис сибелгән урын-җир, электр самавыры янында матур чынаяклар; чәкчәк, талкыш кәләвә, җимешләр куелган затлы табын. Уртасында,бәллүр савытта—сап-сары кәрәзле бал. Чәчкә балы.
Яшь парның зөфаф киче ләззәтле булсын өчен, дус-иш. кардәш-ыру бик тырышкан иде. Кияү белән кәләш үзләре дә бу турында күптәннән хыялланган, күп төннәрне йоклый алмыйча, кавышу минутларын күз алдыннан мен кат уздырып, тәннәре кызышып, зиһеннәре чуалып үткәргәннәр иде. Жәннәтнен җиденче катына менгерергә тиеш иде бу мизгелләр. Чиксез бәхетле һәм ифрат кыска булырга тиеш иде бу төн...
Тик, ни хикмәт, ничек кенә зарыгып көтеп алсалар да, ничә еллар буе шул хакта хыялланып йөрсәләр дә, кавышуның ин татлы, иң ләззәтле минутлары ул кичтә түгел, соңрак булды... Бу төн исә хыялдагыга тәнгәл килеп үк җитмәде... Гамил калтыранган куллары белән кәләш күлмәгенең төймәләрен ычкындыра башлагач, Сәгъдиянең күз төпләрендәге гадәти шаян очкыннар сүнеп, күмер каралыгы гына калды, куе керфекләренә тамчылар кунды. Елмаючан иреннәре тартышты һәм ул сөйгәненең үбүенә гәдәггәгечә эссе, татлы итеп җавап бирә алмады. Бөтен тәне хәрәкәтсез калгандай булды. Шат күңелле, җор сүзле, ачык йөзле, эшкә батыр бу
кызны берәү дә мондый ук тыйнак, оялчан димәс иде
Кияү үзе дә кызлар алдында батырлыгы-кыюлыгы белән масая-мактана торганнардан түгел. Гөнаһсыз егетнен сөйгәне белән беренче кавышканда каушап калуын, йомшаклыгын күрсәтмәс өчен артык каударлануын анлап була...
Һәммәсе, өермәгә эләккәндәй, баш әйләндергеч һәм бик тиз булды Күпмедер мизгелдән сон, бөтен вөжүден биләп алган татлы талчыкканлык тоеп, таралып чалкан яткан Гамил күнеленен бер почмагын канәгатьсезлек хисе тырнаганын тойды онытылып күккә ашканда, сөйгәнен дә үзе белән бергә, гайрәтле канатларында очыртып, жәннәт капкасыннан азып керә алмады кебек ул
Ул кичтә бу хакта кинаялап булса да сорау мөмкин түгел кебек тоелды— сүзләр артык тупас яңгыраячак иде. Хәер, тел тибрәтүнең кирәге дә юк: башын анын култык астына салып, посып яткан Сәгъдия сүзсез сорауга кайнар сулышы белән жавал бирде. Ничек кенә булса да. ул ярыннан разый иде Соңыннан аңлашылды: тылсымлы капкадан бергә керер өчен, бер-беренә күнегергә, ияләшергә кирәк икән. Инсаф иясе Сәгъдия монын шулай икәнлеген табигате белән тойды, парынын хәленә керә белде
.Иртән көн яктыра башлагач. Сәгъдия пычак очы белән беләген сызып жибәрдс
—Нишлисең син?!
—Мондый чакта тикшерүче күп, күнелләре булсын, —диде ул һәм беләгеннән саркыган кан тамчыларын ятакның ак жәймәсенә сөртте Ә көндезен алар, мотоциклга утырып, авыл очында! ы буа буена киттеләр. Сәгъдия аны арттан кочаклап, гулы күкрәкләре белән сыенып утырган иде.
Мотоциклны яр читендәге карт өянке төбенә куеп, чишенгәндә. Сәгъдия бернинди тартыну, кыенсыну си здермәде Ул ялтырап яткан суны чәчрәтеп, йөгереп керде дә. кулларын егетләрчә селтәп, йөзеп китте Гамил арырак барып, бетон буадан сикерде Ул. су астыннан йөзеп, кәләше артыннан житмәкче иде Ләкин Сәгъдияне алай ансат кына тота алмассың, ул шактый ерак киткән булып чыкты Егег. башын чыгарып, тирән итеп сулыш алды да. кире чумып, яр буендагы камышлыкка таба борылды Анда, корыган ботакларын тырпайтып, ярым баткан өянке кәүсәсе сузылып яга иде Гамил шунын артына посты да. борыны белән сынар колагын гына чыгарып тынып калды.
—Гамил, син кайда?—диде бераздан Сәгъдия Тавышы башта көр иде Ләкин икенче тапкырында сагаю сизелде —Гамил дим. шаярма инде
Аннары инде борчылу, курку чалымнары яңгырады —Ай ходаем, буадан сикергәндә башы бәрелде микән әллә Гамил, анын якынайганын сизеп, башын суга, камышлар арасына тыкты Сәгъдия ашыгып анын янына килде.
—Гамил, жаным. ни булды сиңа? Әйт инде бер сүз генә, ә?
Ул. егетнен башын судан чыгарып күкрәгенә кысты, аннары комлыкка таба йөздереп алып китте. Су сай. тик аяклары ләмгә бата, ашыгудан ул еш-сш сулый, йөрәге шашып тибә иде Гамил өчен анын шома беләгенә муенны, арканы салып йөзеп бару шундый рәхәт иде Тик ул моны чыраенда күрсәтмәскә тырышты, күзен дә ачмады
— Я инде, бәгърем, шаярма инде. Юри генә кыллнганынны белеп торам
бит . _
Ул дулкынланудан кайнарланган иреннәре белән анын иреннәренә беректе Монысына инде чыдап булмады. Гамил сикереп торды да Сәгъдияне кочаклап алды —Хәзер менә мин сине
—Син мине юри шулай куркытасыңмыни әле '
Курык, курык! Син дә бер куркырга тиеш бит инде'
—Курыккан ди менә! Көт!
Сәгъдия иелеп, анын юеш кочагыннан шуып чыкты да, чирәм баскан үргә каршы йөгерде. Дымлы, тыгыз, шома балтырлары кояшта елык-елык ялтырады.
Гамил анын артыннан томырылды. Сәгъдия борылып карап шаркылдап көлә, мөгаен, тоттырмаячагына ышана иде. Сабан туйларында йөгерештә аны жингән юк. Тик дәрте кузгалган егетнең аякларына нинди канатлар үскәнен белми әле ул. Ә бәлки, үзенең дә тотыласы килгәндер, кызлар йөрәген җилкеткән хис мондый минутларда иң җитез аякларнын да хәлен ала бит ул.
Яр өстендә рәт-рәт утыртылган агачлык, анын алдында җиләкле алан Алдарак үскән яшь каенга тотынып берничә тапкыр әйләнде Сәгъдия. Ниһаять, егетнең кулына килеп эләкте, кайнар, татлы сулышы битне өтте...
Менә шунда, кояш нурыннан сырылган юрган астында булды аларнын зөфаф киче. Сөйгәне өчен башта курку, аннары сөенү, шаярып куышу кызнын күңел бикләрен ачкан, хисләренең кайнарлыгын ургытып өскә чыгарган һәм оялу-тартынуны оныттырган иде. Ул күзләрен йомды да. Гамилнең татлы сүзләреннән исереп, ана буйсынды. Анын кочагында ләззәттән һәм татлы сызланудан ыңгырашып бәргәләнде.
—Чибәрем, чибәркәем,—дип пышылдады ул күзләрен йомган килеш.
Күпмедер вакыттан соң Гамил буа суында анын ин затлы сыннардан камил, төз аякларын үзе юды. Ир кешегә гомер иткәндә бирелә торган ин бәхетле минутлар менә шулдыр да, бәлки. Һәм андый бәхет күпләргә тәтеми дә...
Ә “чибәрем” сүзе шушы көннең билгесе булып калды. Иренен күнелен нечкәртәсе килгән чакларда Сәгъдия шулай дип эндәшә. Моны ишеткән кайберәүләр көлә көлүен.
—Гамилме чибәр? Улмы?—диләр. Чөнки киң битле, җәенке борынлы, янаклары яшьлектә чыккан бетчәләрдән бераз чуарланып калган Гамилне, ямьсез булмаса да. чибәрләр рәтенә дә кертеп булмый.
—Анын матурлыгы мин генә күрә торган.—ди Сәгъдия —Эчендә. Бүтәннәр темиен бик сузмасын өчен махсус ишерелгән.
Туй табынында әдәпсез кодаларның берсе, кулларын алга сузып, тугыз бармакка тугыз айны туры китереп, санаганнан соң: “Киләсе елнын апрелендә бәби туена килербез”,—дигән иде.
Малай ул әйткән вакыттан дүрт айга соңарып туды. Гамилгә бөтенләй охшамаган, нәкъ Зөфәр төсле жирән чәчле малай Сәгьдиянен шаян җыры да белмәгәннәр-санамаганнар өчен генә... Баланын чәчен-битен яралганда ук кояш нуры уңдыргандыр, дип фараз итеп булмый... Әлеге дә баягы шул геннарның шаяруыдыр дисәң генә инде
Балалар мәктәпкә керер чак җиткәч, сәламәтлекләрен тагын бер тапкыр тикшерделәр, бер очтан кан группаларын да язып җибәрделәр. Кыяфәтләре бер-берсенә бөтенләй охшамаган ике малайнын каны төрле булу гажәп түгел иде: Жәмилнен икенче группа, Газимнен өченче Гаҗәбе шул: олы малайнын каны үзенә аерым булып чыкты. Чөнки әти кешенең каны— өченче группа, ә әниләренең—беренче. Кече малайның каны—атасыныкы. Олысыныкы кемнеке?
Бу хакта әйткәч, Сәгъдия озын керфекләрен аска төшереп, кәгазьгә карады да:
—Ә-ә, син аны тикшереп утырасыңмыни әле?—диде.—Ә мин бөтенләй игътибар да итмәгән идем. Карале, чибәркәем. безнен өйдә кан группаларның һәммәсе диярлек бар икән бит! Берәребезгә кан салырга туры килсә, күршегә кереп ялынасы юк! Сөенергә кирәк моңа!
Һәм. гадәтенчә, йомшак кына итеп хихылдап куйды да ашыгып ишегалдына чыгып китте. Сыер савасы бар иде. Бүтән чакта күнелгә сары май булып ята торган көлү авазы бу юлы Гамилнен җанын наждак кебек тырнап узды Һәм күз алдына күп сораулар килеп басты Алар нәселендә кем жирән. сипкелле булган? Һәм кемнен каны икенче группа?
Соңгы елларда гәзитләрдә, баланын кайсы атадан туганлыгын геннарыннан
-41»
белеп була, дип язалар Әгәр Сәгъдиянен хәтерен калдырудан курыкмаса. Гамил, мөгаен, геннарны тикшертү чарасына да керешкән булыр иде.
Нигә табигать үзенен балалары белән бу төсле итеп шаяра икән? Нигә ул Гамилнен улын ят кыяфәтле итеп яраткан да ни өчен Харитонов дигән адәмгә нәкъ анын төсле малай биргән'' Бәлки. Харитонов үзе яисә анын хатыны Гамилгә охшагандыр'' Бер-берсснә охшаш адәмнәр күн. диләр бит Әйтик. Мәскәү урамнарында хәзер дә нәкъ Сталин. Гитлер төсле бәндәләр йөри икән Ләкин тавыш бар бит әле. "Атае!" дип кычкырган үсмер бар Шул Харитонов булды микән ул? Алайга китсә, бөтенләй сәер булып чыга бит әле бу .
Гамил какшау диванны шыгырдатып, сабырсыхланып боргаланды Тизрәк тан атсын иде Теге малайны барып күрергә, бу табышмакны чишәргә кирәк. Шунсыз жаны тынгы тапмаячак иде
Иртәнге сәгать уннан сон. ятып торган хасталар янына якыннарын кертә башлыйлар, үз аягындагылар ишегалдына чыга Гамил мендәр астыннан чалбарын, сандалиларын алып киде дә. урамга ук чыкты, аннары трамвайга утырды Тукталышта да. трамвайда да һәммәсенен карашы ана төбәлде: буйлы халат сәерсендерә иде. әлбәттә
Гамил элекке фатирына китте Анда берәр кием булырга тиеш иде
Ачкычнын берсен алар күрше карчыкта тоталар Бәхеткә, әби өйдә иде. Гамил, анын аптыраган карашын сизмәмешкә салышып, йомышын йомышлады ла тиз генә борылып чыгып китәргә ашыкты
Ишектән керүгә телефонга ябышты Сәгъдия идарәдә булса гына ярар иде. Әйе. ул урынында! Трубканы да үзе алды Бар шул анын шундый сыйфаты. Гамилнең хәлен әллә каян тоеп тора Әнә бит. яңгыравык, момлы тавышы нинди борчулы:
— Ни булды анда? Барыйммы әллә?
—Газим кайда?—дип сорады Гамил сабырсызланып
—Газимме' —Сәгьдиянсн гажәпләнгәне сизелде —Нәрсә сез Газим дә Газим? Кичә Сәрия дә шуны сорады
— Кайда сон ул?
—Кайда булсын1' Мастерскойда! Комбайн ремонтлыйлар лабаса. Син үзенне әйт: башын ничек?
— Баш урынында ла. Ә кичә кайда иде Газим?
—Мастерскойда иде
—Ә кич белән?
—Нәрсә кич белән?
—Өйдән чыгып йөрмәдеме?
—Чыкмады беркая да. Аптыраттыгыз инде Ни булды сон анда’ Кайчан кайгли.ш ’
—Кайтырмын.— диде Гамил —Килеп йөри күрмә тагын Минем бераз эшем бар әле
—Нинди эшен'*
—Кайткач сөйләрмен
Шулай диде дә. телефонны куйды Гамил. Димәк, теге “Агае' дип кычкырган малай Газим булмаган
Сәрия өйдә үзенчә тәртип урнаштырган, апасыннан калган кием салымны юып-үтүкләп шкафка элеп куйган Сөйкемсез жизнәсенсн әйбер- карасына андый игътибар эләкмәгән, әлбәттә Гамил шкафны ачуга моны анладм һәм тар. эссе балконга чыкты. Әйе. чыннан да, анын заводка йөргән киемнәре катыргы тартмада бөгәрләнеп яга икән Ул үзалдына елмаеп куйды “Чүплек башына чыгарып ташламавына рәхмәт инде, балдызым ялгызым!"
Тартмадан кара футболка килеп чыкты Алдына да. артына да кызыл буяу белән кайсыдыр илнен жырчы егетләре ясалган Чәч-башлары тузгыган
киемнәре кеше карарлык түгел. Пәри дә пәри, болар да пәри. Ләкин башкасы юк, Гамил шул җенле җиләнне киеп куйды да, ишек янындагы көзгегә карап, мангаена төшкән тыңлаусыз кара чәчләрен төкереге белән сыпыргалады. “Чын братаннан кай җирем ким?”—дип уйлап куйды.
Хәзер милиция бүлегенә барырга кирәк, Харитоновны алар аша гына табып булачак иде.
Ишегалдында, каеннар күләгәсендәге өстәл тирәсендә, берничә ир-ат доминомы, кәртме сугып утыралар иде. Танышлар, элек заводта бергә эшләгән кешеләр. Бер-икесе. Гамилне күреп, урыныннан калкынган иде, ләкин ул тукталмады, ашыгам, соңыннан, дигәнне белгертеп, кулы белән сәлам биреп кенә узып китте.
Капитан Фәхриев милиция бүлегенең ишек төбендә ике кеше белән сөйләшеп тора иде, Гамилне күргәч, шундук сүзен бүлеп, каршыга ашыкты.
—Әйдәгез.
Бүлмәгә керүгә, кыршылган өстәл тартмасыннан берничә бит кәгазь белән ручка чыгарды.
—Гариза язабыз, димәк?—дип, утырырга урындык күрсәтте.
Аннары, озак эшләргә җыенгандай, өстәл артына кереп, терсәкләрен кин жәеп, иркенләп утырды.
—Юк, мин язарга түгел әле,—диде Гамил кәгазьне аңа таба этеп — Документлар кирәк.
—Язмыйсыз, димәк?—Капитанның кара кашлары канәгатьсез җыерылды.
— Нәрсәгә гариза? Ни булган әле? Мин документларны төшереп калдырганмын, сез тапкансыз, фәкать шул гына лабаса.
Капитан шатырдатып өстәл тартмасын тартып чыгарды да аннан кара күн бумажник алды.
—Берни булмаганмы? Үтерергә кирәк идеме әллә сезне?—диде ул ачу белән —Ул Корбанаевларнын, Харитоновларның малайлары үсеп кенә җитсен Коч кенә җыйсын. Күрсәтәчәк әле алар барыбызга да.
—Шулай бик куркынычмыни?
— Без аларны җинаять өстендә диярлек тоттык! Берләшеп, кеше талаганнар! Кулларында күсәк, пычак булган! Ләкин җавапка тартып булмый, чөнки, алардан каза күрдем, дип гариза бирүче юк. Чыгарып җибәрергә тиеш булдык без аларны! Ә кичен алар янә җыелып укмашырлар да караңгы почмакта тагын сезнең ише берәрсен сагалап торырлар. Ә ник шулай итмәсеннәр? Кеше талаган өчен дә, кыйнаган өчен дә берни булмый бит. Шулай түгелмени?
Дөрес сөйли иде капитан. Тик Гамилнең гамендә бөтенләй башка иде шул. Хискә мавыккан бу милиционердан Харитоновның адресын ничек итеп җай гына сорап алырга икән?
—Заводта безнең белән бер Харитонов эшләгән иде. Әллә шуның малаемы микән?—дип җиңел генә сорап куйды ул.
—Геннадий Макаровичны әйтәсезме? Двигательләр заводында эшләгән шул ул. Завод янгач, бүтән җирдә төпләнә алмаган. Сез дә шунда эшләгән идегезме әллә?
—Мин инде байтактан киттем,—диде Гамил туры җавап бирмичә.— Авылга кайтып төпләндек.
—Һәм дөрес эшләгәнсез дә,—диде Ринат һәм уйчан карашын рәшәткәле тәрәзәгә, керле пыяла артындагы тузанлы өрәңгегә текәп —Монда балаларны үстерү жиңел түгел. Ирләргә эш юк. Иртән чыгып, ишек алдындагы эскәмияләргә тезелешеп утыралар да, бер шешә сырага йә йөз грамм аракыга ничек акча юнәтергә, дип гәп коралар. Бар уңлаганнары, шөгыльләре шул. Ул заводны яңадан эшләтә башласалар, рәтле һөнәр иясен таба алмый интегәчәкләр әле. Ничә ел тик утырып, эштән бизеп бетте х&чык Шул ук Харитоновны менә дигән моторист булган дип сөйлиләр. Колагын куеп тынлыи иде дә, кайсы клапаны эшләмәгәнен төп-тогәл әйтеп бирә, диләр. Хак шулаймы?
Гамил, әйе дигәнне анлатып. ияген кагып куйды —Алтын куллы оста иде. диләр,—дип дәвам итте капитан —Хәзер, әнә. сизгер колагынын да. уңган кулынын да кирәге калмаган Бугазы гына хоята. —Эчәмени?
—Монда шактый халык шуна сабышкан лабаса. Кем булып үсә инде андый аталарнын балалары?
— Машина ремонтлый торган мастерскойлар күп бит Барсын иде шуларнын берәрсенә.
—Урнаштырып карадык. Куалар. Анда заводтагыча түгел шул. яна хужаларнын талканы коры Бер тапкыр эчеп килсә, икенче конне капкадан кертмиләр Ә ул кайта да кайгыдан тагын эчә. Балаларын уйлау юк Малай урамда. Үз ишләре белән Һәр кварталда бер торкем булып оешканнар Теләсә нишлиләр. Сүз әйтүче юк. каршы торучы юк.
Ул кесәсеннән сигарет кабын чыгарды да. Гамилгә таба сузды —Тартмыйсызмыни?—диде Гамилнен баш чайкаганын күреп.—Ә мин менә тартам. Ташлый алмыйм. Бер күнеккәч авыр икән ул —Мин дә армиядән өйрәнеп кайткан идем,—диде Гамил —Ничек ташладыгыз сон?
—Әйтәм ич. ике малай үсеп килә Олысы тумыштан ук исәнлеккә туймады. Малайларга ияреп тарта башлаган иде. Тартмаска дип. икәүләшеп сүз куештык.
—Сүзегездә тордыгызмы?
—Малайлар белән икеле-микеле сөйләшеп булмый.—диде Гамил — Улыгыз булса, үзегез дә беләсездер.
—Минем кыз шул. Икенчесен алып кайтып булмады әле.. Хатыннын кешечә яшисе килә, ә безнен эш хакын үзегез беләсез
Ринат, тәмәкесен йотлыгып суыра-суыра. шактый вакыт тәрәзәгә карап торды.
—Сез ничектер, мин үземнен кызым очен куркам.—диде аннары — Мәктәпкә илтеп куябыз, алып кайтабыз. Өченче класста инде югыйсә, ерак та түгел Ярый, хәзер без саклап иөрибез. Ә үскәч ничек яшәрләр’ Шул хулиган-бандитлар белән бер шәһәрдә гомер итәргә кирәк булачак бит аларга. Шулай түгелмени'*
Ул кире урынына утырды да төпчеген китек тәлинкәгә сытып сүндерде Аннары өстәл тартмасын шудырып ачып, фоторәсемнәр чыгарды Арадан нишләптер Макар Харитоновны сайлап аласы тте
—Менә шушылар белән яшисе.—диде фотога теказеп — Хулиганнарның, бандитларның маңгаенда тамгасы юк шул Карап торышка бер дә начар димәссең үзләрен Ссзнскеләрлән кай жире ким моның югыйсә*
Капитан фотоны Гамилгә таба сузды да. кинәт тынып калды Маңгай сырлары тирәнәйде, коңгырт күзләре түгәрәкләнеп килде
— Берәр туганыгызмы әллә’—дип сорады ул чиктән тыш гажәпләнеп Аннары аңлатырга кирәк тапты.—Фамилиясе Харитонов та бит Хәзер халык буталышып бетте Татарның урыс кияүләре, маржа киленнәре
ЖИГамилнен дә теле аңкавына ябышкандай буиан иле Кысан бүлмәдә тынлык урнашты, тыштан машиналарның сирәк кенә гүләп узганы гына ишетелеп торды Ниһаять. Гамил зиһенен жыен:
—Нигә алай дисез?—дия аллы
— Кинәт кенә сезгә охшаган төсле тоелды Ирен өстендәге миненә хәтле Борын очына чыккан бетчәсе менә Сезнең ул төштә шадра, әнә Икегезнең дә чәч кара, йөз гүгәрәк. Атасы озынча чырайлы жирән .шәм анын югыйсә...
Мона каршы нидер әйтер1ә кирәк иде Гамил сүзне шляргуга борырга I ырыммы
Дөньяда ни булмас та кем кемгә охшамас Борынгылар да. их. яшь чаклар бар иде. киң урамнар тар иде. шәһәр саен, авыл саен сөйгән ярлар бар иде. дип жырлаган бит Без алардан кимме әллә-’ Егет кеше кайда
нинди малае үсеп килгәнен үзе дә белми.—дип сөйләнде ул. чыраена шуклык галәмәте чыгарырга тырышып. Тик үзе үк чыраенын тартышканын, елмаюының чалыш чыкканын тойды.
Капитан аңа текәлгән килеш дәшми утыруында иде.
—Сез шулай дигәч инде... барып күреп кайтмый булмас.—дип дәвам итте Гамил —Харитоновның да хәлен белешермен. Күптән очрашкан юк. Н и әйтсән дә. бер заводта эшләгән кеше бит.
—Барыгыз шул! Күрми китмәгез! Геннадий үзе өендә булмаса, шул тирәдәге пивнушкададыр. Ерак йөрмәс.. Кайда яшәгәннәрен беләсезме?
Һәм капитан гариза яздырырга дип әзерләнгән кәгазьгә эре хәрефләр белән Харитоновларның адресын сызгалады.
—Алар бу участокка күптән түгел генә күчеп килделәр әле.
—Яна фатир алдылармы әллә?
—Кем бирсен аларга яңа фатир? Искесеннән колак кактылар Өч бүлмәлене берлегә алыштырып килделәр... Монда ерак түгел. Мәгез, документларыгызны да алыгыз. Машинагыз милиция стоянкасында.
Ул кискен хәрәкәт белән күн бумажникны өстәл аша Гамилгә таба шудырды.
Документлар урынында, тик бер тиен дә акча юк иде. “Балдызкай янына банкка сугылып чыкмый булмас,—дип уйлады Гамил.—Яратмасан яратмассың, ярдәменнән ташлама, дияргә. Әжәткә акча сорап, тагын кемгә барып баш иим? Стоянка өчен штраф түлисе... Бензинын да агызып алмадылар микән әле”...
Ахыры киләсе санда