БОРЫНГЫ ЧАЛЛЫ ШӘҺӘРЛЕГЕ БӘКЛЕК ҮЗӘГЕ БУЛГАНМЫ?
Казан ханлыгы тарихы начар өйрәнелгән Аерым алганда, бу бигрәк тә андагы феодаль вассаллык мөнәсәбәтләренә кагыла. Әлеге проблема, гомумән. Атгын Ур- дадан соңгы төрки-татар дәүләтләрендәге феодаль вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү мәсьәләсендә чыганакларның үтә аз булуына бәйле Җирле вассал феодаль биләм- әләрне өйрәнү тәжрибәсс. Казан чанлыгының дәүләти төзелешен һәм сәяси идарә системасын ачыграк күзалларга мөмкинлек бирер иде Моннан тыш. әлеге мәсьәләне өйрәнү һәм аерым тобәкләрнен сәяси-сыйнфый, икътисади-хуҗалык тарихын, та- рихи географиясен барлау, тулырак өйрәнү мөмкинлегенә дә юл ача Бер үк вакыт- та Казан ханлыгындагы Чаллы вассал феодаль биләмәсен өйрәнү тәҗрибәсе дәүләттәге башка вассал—дәүләти феодаль берләшмәләрне өйрәнү өчен дә баш- лангыч жирлек тудыра
Казан ханлыгындагы фослаль вассаллык нигезләрен Чаллы төбәге мисалында өйрәнү Чаллы тобәгснсн тарихи ялкярләргә бай һәм археологик яктан чагыштыр- мача яхшы өйрәнелгән булуы белән отышлы
Чаллы бәклеге мисалында Казан ханлыгындагы феодаль вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү бу урта йөз дәүләте төбәкләре тарихын өйрәнүгә, ана игъ- тибарны юнәлтүгә, тарихи ядкярләрнс барлау һәм торгызуга да мәгълүм дәрәҗәдә өлеш кертә, халыкны, бигрәк тә яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный. Татар- станның тулы канлы дәүләт буларак яшәү омтылышына хезмәт итә
Казан ханлыгының яшәеш чорлары XV—XVI гасыр урталарына карый. Борын- гы Болгар дәүләте варисы буларак, ул Алтын Урда—Жучи олысы таркалудан аерым- ланып калган дәүләт Анын җирлегендә һәм халкынын яшәешендә Алтын Урда мирасы белән бергә Болгар дәүләте чорыннан килгән үзенчәлекле мирасы җирле шартлар да сакланган Казан ханлыгындагы феодаль вассаллык мөнәсәбәтләрен ачыклауда, әлеге тарихи жирлскнсн урыс дәүләте тарафыннан яулап алынуына актив каршылык күрсәтү чорын кертү дә әһәмияткә лаек Бу вакыйгаларда хан- лыкның төрле төбәкләре, халыклары актив катнашуы, алар арасындагы тарихи
берлекне һәм үзара мөнәсәбәтләрне ачык чагылдыра
Шунлыктан Чаллы феодаль биләмәсе мисалында бу чордагы феодаль вассаллык мөнәсәбәтләрне тикшерү тәҗрибәсе Бол- гар. Алтын Урла дәверендәге тарихи дәвам- чылыкны күзәтү, чагыштыру һәм нәтиҗәләр ясау мөмкинчелеген дә туды- ра. Чаллы тобәгенен бәклек яисә аерым сәяси үзәк буларак тоткан урыны төрле хронологик чорларда искәртслә. Бу дәвам- чылык Болгар. Алтын Урда чорында ук җирлек табып. Казан ханлыгына да күчкән.
Ка зан ханлыгы башка татар дәүләтләре
кебек үк Алтын Урла ләүлдтснен бер олысы буларак яшәгән җирлектә оешкан Шул сәбәпле үзенен сәяси төзелеше белән Алтын Урда дәүләтенең бер өлеше.
Унке (Иске) Казан шаһаре фердшамд Халиков рлгис
аның кечерәйтелгән калыбы буларак санала. Казан ханнары. Алтын Урда дәвамчылары буларак, үз ярлыкларын уртак кагыйдәләр буенча башкарганнар (Усманов М А. Жалованные акты Джучяева Улуса XIV—XVI вв. Казан: Изд-во КГУ. 1979—
С. 78).
Казан ханлыгынын төп байлыгы булып жир-тупрак торган. Жир бүленеше дәүләт күләмендәге сәяси һәм икътисади эшчәнлекнен төп нигезен тәшкил иткән. Казан чанлыгы җирләре, хан һәм анын якыннары, дәүләт идарәсендә урын биләгән төрте дәрәҗәдәге бәкләр, хәрби углан-казаклар. дини эшчәнлеккә бәйле вакыф биләмәләре. җирле бәкләр һәм башка сыйнфый баскычта торучылар арасында бүленгән Дәүләт идарә төзелеше эшчәнлегендә корылган феодаль-влссаллык мөнәсәбәтләр төп байлык—җир бүленешенә бәйләнгән. Җирләрнең төрле сәяси катламнар арасындагы бүленеше һәм алеге биләмә-билекләрдә бәкләр тоткан сәясәт тулаем дәүләт яшәешендәге төп рольләрнең берсен уйнаган.
Казан ханлыгынын ин югары иерархик баскычында хан торган. Ул үз идарәсендә булган бар җирләрнең хуҗасы—җир биләүче иң зур феодал. Әлеге җирләр белән идарә итү хокукы, ислам дине аңлатканча, ханга Аллаһы Тәгалә тарафыннан вакытлыча бирелгән дип шәрехләнә. Ана шулай ук сугыш игълан итү, гасыр башыңда тору яисә ана җитәкче билгеләү хокукы да бирелгән. Хан үз кул астындагы җирләрне бүләк итәргә, якыннарына—хезмәтчеләренә хезмәтләре өчен бирергә, аннан ясак һәм башка төрле салымнар җыю хокукына ия. Анын тарафыннан даими дәүләт хезмәтендәге углан, бәкләргә җиргә хокук бирүче ярлыклар таратылган. Үзәк һәм җирле (төбәк) идарә урыннарына феодал-бәкләр билгеләнгән. Хан үз кул астындагыларнын хокукларын саклау һәм яклау хокукына ия булган.
Казан ханлыгынын дәүләт төзелеше һәм икътисади нигезе:
1. Дәүләт эшчәнлеге хан һәм төрле дәрәҗәдәге түрәләр (бәкләр) тарафыннан алып барылган.
2. Дәүләт идарәсе җирле үзенчәлекләргә бәйле рәвештә төзелгән һәм бар җирләргә үз хакимият идарәсен керткән. Әлеге идарә алымнарында җирле үзенчәлекләр дә исәпкә алынган;
3. Дәүләт идарәсе гаскәр һәм хөкем системасы аша үзәк белән төбәкләр арасын-дагы бәйләнешне тәэмин иткән;
4 Дәүләт үз җирләрендә салым түләү системасын керткән. Салым түләү күләме ханлыкка кергән жирләрнен географиясенә, төрле халыкларның яшәешенә, сәяси һәм хәрби вәзгыятькә бәйле үзгәреп торган;
5 Казан ханлыгы дәүләт төзелеше феодаль вассал олыслар нигезендә корылган.
Ханлыкта идарә династиясе һәм хан биләмәләре нәселдән-нәселгә күчкән
Бәкләрнең дә идарә системасы үз биләмәләрендә, кечерәйтелгән күләмдә, шул ук шартларда барлыкка килгән Бәкләр тарафыннан идарә ителүче биләмәләр—билекләр (кенәзлек) дип аталган. Билекләрнен хуҗасы үзенең биләмәләренә һәм анда яшәгән халыкка карата аерым хокукларга ия булган. Әлеге җирләр дә шул ук тәртиптә морза, казаклар—бәк нәселенең туган тумачалары, дәвамчылары арасында бүленгән. Билек белән идарә итү хокукы атасыннан олы улына күчкән.
Казан ханлыгындагы билекләр системасын Кырым ханлыгы җирлегендәге бәйлекләр белән чагыштырып карарга мөмкин. Казан ханлыгындагы кебек Кырым хаклыгы бәкләре дә үз бәйлскләрендә тулаем хакимлеккә ия булганнар. Алар кул астында хокук һәм финанс эшчәнлеге алып барылган. Бәкләргә әлеге хокукны шәхси 1аскәр ярдәмеңдә дә саклау кирәк булмаган. Чөнки бәйлек чикләрендәге хокукый эшчәнлек хан тарафыннан бирелгән ярлык белән ныгытылган. Кырым җирлегендә хан тарафыннан бирелгән ярлыкта, "...әлеге хан ярлыгы карарын җиткереп. оәкләргә биләмәләрен үлгәнче үзендә калдыру мөмкинлеген, җиреннән һәм анда яшәүчеләрдән төрле салымнар жыю хокукы бирәм. Әлеге җирлектә яшәүче барлык морзалар һәм башка буйсынучы кешеләр тыныч тормышта да. сугыш куркынычы туганда да ана буйсынырга тиешләр" дип хәбәр ителә (Никольский П А. (п Крыиского ханства до наших дней.—Симферополь. 1929 —С. 9).
Билекләр Казан ханлыгынын төрле төбәкләрендә урнашкан. Мәсәлән: Мари беляк лары. М<жшы 'билик ләре кебек башка халыклар яшәгән тобәкләр җирле
татар бәкләре һәм морзалары тарафыннан идарә ителгән. Әлеге билек системасы Алтын Урда чорында анын үзәк җирләреннән күченгән феодал-бәкләре тәэсирендә формалашкан
Казан ханлыгында феодал-бәкләр, җир биләүчеләр буларак сыйнфый бүленеш- нен югары катламында торганнар Дәүләт сәясәтендә уйнаган рольләре. уз биләм-әләрендәге икътисади һәм шәхси эшчәнлекләрендәге укышлыкларга бәате атар хан һәм дәүләт советы эшчәнлегенә төрле дәрәҗәдә йогынты ясый алганнар. Дәүләт дәрәҗәсендә хан, сәяси идарә үзәге—диван тарафыннан төрле йөкләматәр белән бәйлслсккә карамастан, һәр феодал үз биләмәсендә (бәйлек, билек, бәклек) тулы сәяси һәм хокукый хакимияткә ия булган
Казан ханлыгы җирләре салым җыю системасы эшчәнлегенә бәйле аерым ясак җыю өлкәләренә—даругаларга бүленгән Даругалар үз чиратыңда кечерәк берәм-лекләр— олыс-йө1лекләргә. йөзлекләр исә унлыкларга бүленгән Унлыклар дип. ун сугышчы бирерлек авыллар саналган XVI гасырнын икенче яртысыннан XVIII гасыргача яшәгән йөзлек берләшмәләрен күзәтеп. Р Галләмов әлеге бүленеш дәүләт җирләренә караган биләмәләргә генә хас дигән фикергә килә (Гаплямов Р Ф Зс- ленодольская земля в зпоху Казанского ханства (Кр.гткий очерк) Казань Ситапиагуа 2003.— С. 83). Даругалардан аермалы буларак, олыслар системасы төрле дәрәҗәдәге әмир, бәк-мирзалар һәм дәүләт иерархиясенең башка баскычларында торган катламнарның нәселдән-нәселгә күчкән биләмәләре булган. Даругалар белән салым җыю системасына караган хакимият җитәкчеләре—мәэмүрләр, мөхтәрәм хуҗалар идарә иткән Әлеге даруга-өлкәләрнен җитәкчеләре бәкләр—дәүләт хезмәтендәге аксөякләр булган. Алар хан янындагы диван-кинәшенә дә кергәннәр
Кызганыч, билек һәм даруга системасын тулаем өйрәнү өчен тарихи чыганаклар җитәрлек материал бирмиләр
Алтын Урда таркалу чорында, үзәк идарә системасы йомшый Шул сәбәпле Казан ханлыгы төзелгән төп җирлектә, ярымбәйсез җирле феодал үзәк—олысларның феодал таркаулык кичерүләре турында фикер йөртү урышты Әлеге бәклек үзәкләренең, даруга—салым җыю үзәкләре буларак яшәүләре дә мөмкин Феодал берлекләрнең ин турысы һәм көчлесс Ка ин төбәге булуы ихтимал Әлеге бәклекләр— вассал феодаль үзәкләр исәбенә Арча. Алат. Мншә буендагы Жөри һәм көнчыгышта Чаллы белән Алабуга шәһәре төбәкләрен дә кертергә була Бу фикер бигрәк тә Арча. Чаллы. Алабуга кебек олыс үзәкләре калталары саклангыч үрләренең төзелеш чоры Алтын Урда дәверләренә үк тоташуына бәйле рәвештә тагын да ньлыи Әлеге вассал феодаль үзәкләрнең—даругалар системасы эшчәнлегенлә дә мәгълүм бер роль үтәүләре ихтимал Соңрак әлеге олыслар—ясак җыю үзәкләренең Казан шәһәре җирлегендә. Олуг Мөхәммәд династиясе кул астында берләшүләре яисә берләштерүлелөре турында фараз кылырга була. Казан хакчыгы дәүләт идарәсе системасының эчке сәяси-административ төзелешен һәм икътисади нигезен Алтын Урда җирлегеннән калган яисә бүленеп чыккан олыслар—җирле вассал бәклекләр тәшкил иткән Казан җирлегендә Олуг Мөхәммәд династиясе үзен Алтын Урданың гоп варисы буларак таныта Шул сәбәпле әлеге җирлектә идарә системасы һәм дәүләтнен эчке сәяси төзелешендә ниндидер зур үзгәрешләр булуы турында фикер йөртеп булмый Даругалар турында Аттын Урда дәүләтендәге даруга үрнәкләре һәм ханлык җирлегендә рус чоры—XVI—XVIII гасырларга караган язмалар буенча гына фаразлый атабыз
Ханлык тормышында һәм идарә эшчәктегендә зур урын тоткан бәкләрне ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин Беренчеләре—җирле бәкләр (~Казанның җирле бәкләре Һәм мирзалары һәм сәегләре һәм уланнары ПСРЛ Т XIII. 1965 -4X0 б ) Алар даругалар эченә кергән аерым олыслардагы үз бктәмәләрендә яшәгәннәр һәм әлеге җирлектә тулы хокукка ия булганнар Хан тарафыннан ярлык белән ныгытылып бирелгән жир өчен ул салам түләгән, хәрби ярдәм күрсәткән яисә башка төрле вазыйфа үтәгән
Икенче бәкләр—дәүләт идарәсендәге бәкләр ("хан гүләме белән яшибез без хант үзебезгә файда булганда гына буйсынабыз ." (ПСРЛ Т XIII. 1965 —56 б ) Әлеге бәкләр хәрби хезмәт, идарә системасында һәм салым җыю эшчәнлегенлә
хезмәт иткән. Әлеге бәкләр тарихи язмаларда даруга бәк, олуг бәк, бәкләр бәге, баш бәк—карачы атамаларында искә алыналар. Р Галләмов Казан ханлыгынын
үзәк җирләреннән барлыгы унбер сәяси-административ өлкә: Арча, Алат, Гәреч (Гареш). Нугай. Югары-Урта- Түбән Чуаш (Жөри). Үкрәч.
Яке (Жәке). Аты. Кырым (Бортас) даругаларын—салым җыю өлкәләрен бүлеп чыгар- ган һәм аларнын чикләрен билгеләп картасын төзегән (Га.пя\юв РФ Адмянпстра- гивные даруга Казанского ханства опыт реконструкиин // Казанское ханство: акту- альные проблемы исследова- ния — Казань. 2002 — С 281).
Казан ханлыгы үзәк җир- ләрендә. даруга-өлкәләрдә гаскәрләр урнашкан Әлеге гаскәрләр хан карамагында саналып, бәкләр тарафыннан
идарә ителгән Гаскәр урнашкан олыс—билек шәһәрчекләрнен ныгытмалары күп очракта очланган бүрәнә казыклы коймалар белән әйләндереп алынган Бәкләрнең торак урыннары тирәсендәге авылларда хан. бәкләрнен атлы гаскәре торган Хәрби гаскәрләр яшәгән тобәкләр. даруга-үзәкпәрдән тыш борынгы зиратлар һәм аларда- гы эпиграфик кабер ташларының күплеге белән дә бнгеләнә. Мәсәлән. Олы Әтрәч
каберлегендә—50. Кирмән- дә—27. Мәнгәрдә—22. Чал- лыда—5 кабер ташы сакла- нып калган (Юсупов Г В Введение в булгаро-татарс- кую эпиграфнку М Изд АН СССР. 1960 С.-165. 77 габл.. II текстов).
Ханлык чорындагы олыс үзәкләрен, торак урыннар- ны—шәһәрлекләр белән агач ныгытмалардан торган авыл- бистәләрне XIX гасыр урта- сына чаклы сакланып килгән җир үрләр, торак урыннар янындагы борынгы ташлар сакланган зиратлар буенча да билгеләргә мөмкин Бәк- мирзалар еш кына шул жир- биләмәләрендәге авььлларда яисә атарга якын урнашкан жәйге утар-резеденииялә- рендә яшәгәннәр. ял иткәннәр Вафат булган оч-
ракта аларны хезмәтчеләре, Чазлы төбәгенең 1850 елгы картм ы.
гади халык җирләнгән урыннардан аерым күмгәннәр Б> чиратларда аларнын туганнары белән бергә башка югары катлам кешеләре: тарханнар, лин әһелләре һәм башка жир биләүчеләр да
җирләнгән. Казан ханлыгының үзәк җирләрендә бүгенгәчә билгеле булган борын- гы зиратларнын атамалары шул турыда сөйли. “Мортаза зираты" (Теләче районы. Янсуаравылы). "Гаскәр башлыклары зираты" (Апаерайоны. Кулгәнавылы). “Хан- нар зираты" (Теләче районы. Тәчте авылы. Балык Бистәсе районы. Чәчле Казак- лар Чаллысы авылы һ 6 )
Икътисади яктан ныгыган һәм үз хәрби көчләре булган феодаль вассагтар. хо- кукый яисә икътисади яктан кысынкылык туганда шәхси мәнфәгатьләреннән чы- гып оппозициягә дә күчкәннәр Сәяси вәзгыятькә бәйле, үз гаскәрләре ярдәмендә жирлс бәкләр берләшеп ханга басым ясый алганнар Әлеге каршылыклар нәтиҗә- сендә вассаллар берләшеп яисә аерымланып, бәйсехтеккә омтылып, үзләрен хан буларак та игълан иткәннәр (Возгрнн В Е. Исторнческие с\дъбы крыиских та- гар -М Мысль. 1992.—С. 176)
Икенче яктан ханнар үзләренең шәхси гаскәрләренә, җир биләматәрендә утыр- ган бәк-мирзаларнын көченә, күрше дәүләтләрнен ярдәменә таянып, жирлс бәкләрнен мәнфәгатьләренә каршы чыгып, ирекләрен дә чикли алганнар Аерым алганда. Чаллы төбәгснен бәклек яисә аерым сәяси үзәк буларак тоткан урыны төрле хронологик чорларда искәртслә. Бу дәвамчылык Болгар. Алтын Урда чорын- нан ук җирлек табып. Казан ханлыгына да күчкән
Чаллы төбәген ханлык чорында вассал олыс биләмәсе буларак өйрәнү өчен җирлек бар Чаллы шәһәре янәшәсендә XV—XVI гасырларга караган 5 кабер ташы сакланган Язулары искәрткәнчә, әлеге ташлар Чаллы төбәгендә яшәгән бәк. мир- заларга куелган. Тарихи чыганаклар һәм археологик тикшерү нәтиҗәләре Чатлы
шәһәре тирәсендәге икс дистәдән артык авылга ханлык чорында ук нигез салынганлыгын күрсәтә.
Әлеге авыллар атамасында ханлык чорындагы иерархик бүленеш эзләре сакланып калган.
Тарихи язмаларда Чаллы төбәге бәклек үзәге буларак күрсәгелә. М Зәстовнын "Чаллы шәһәрче- ге турында" дигән язмасы белән "Хаҗи Гәрәй" дастанында китерелгән мәгьүматлар буенча Чал- лы олысында идарәче булып Жан Гәрәй. Хаҗи Гәрәй һәм Хафиз Гәрәй хан-солтаннарның тору- ын фаразларга була (Борынгы Чаллы / Җаваплы редактор Ф Хужлн. төзүчесе Н Гариф —Казан.
2000.-270.-272 66.)
"Хаҗи Гәрәй" дастанында "Хаҗи Гәрәй хан бине Далүк кыяс улан бине Дәүләт хужа улан. Таш- тимер улан, бине Тимер хужа улан, бине Караку- нас Күбәк хужа улан Хаҗи Гәрәй ханнын агасы Жан Гәрәй солтанны Кунксрат биләр ү.гтергәнднн сон Хажи Гәрәй солтан кечек клнкәндер качып йөреп, чакырган байга ялга кереп йөргәндә, бикләр үз араларыггда бере берен улаша алмый. Хажи Гәрәй солтанны эзләп табып хан ясадылар”,—дип хәбәр игслә (Борышы Чаллы —Казан. 2000—477 6)
М {әетовнын язмасында Чаллы бәгенен (бий) Казаннан аерылып чыгу омтылышы сурәтләнә “Чаллы ханы Хажи Гәрәй үзен бәйсез хан дип нгыан итә. ә берничә елдан Хафиз Гәрәй хан булганда Казан белән Чаллы арасында сугыш бута К.1 тан ханы Чаллы шәһәрен ала, галый һәм юк итә” (Зантов М Б Чхпы шәһәре турында - Казан. 1.ЧК4 -277-2Я0 66.) Казан белән Чаллы арасындагы вәзгыятьне- феодал низаглармын чишелеше буларак кабул итәргә мөмкин
Чаллы төбәген олыс үзәге буларак расланганда, тарихта билгеле Арча бәкләре ("Арскнс князья") тарихына ла игътибар юнәлтү зарур Арча шәһәрен бәклек- жирте хакимият үзәге бхларак өйрәнүгә бәйле хегмәттә тарихчы Ддмнр Исхаков рус елъязмасынын 1531 елга караган хәбәрләреннән чыгып "Мәскәүтә баручы ил четек эчендә Арча бәкләре мөстәкыйль сәяси көч буларак катнашкан' дип ки
Чаиы тоомгши 1994 ч ик» тайыъчн таш
(1530 елзарга карый)
(Исхаков Д. М Казан ханлыгында Арча кенәз- ләре — Казан. 2002.—
331 6).
Арча бәкләре беренче тапкыр тарихта 1489 елда искә алыналар. 1552 елгы вакыйгаларга бәйле, рус гаскәре тарафыннан Арча каласы яулап алын- ганда: 12 Арча бәге, 7 чирмеш хәрби җитәкче- се һәм 300 тирәсе йөзбаш белән бергә яхшы ке- шеләр (казаклар) тот- кынлыкка төшкән (ПСРЛ. Т XIX, 1903,
127 6.). Әлеге чыганак
искә алган җитәкчеләрнең Арча олысы хакимияте вәкилләре, ә Арча шәһәрен фе- одал бәклек үзәге буларак күзалларга нигез бирә.
Д. Исхаков тарихи елъязмаларда чагылыш тапкан Арча, Нократ бәкләре исем-нәрен. әлеге төбәктә сакланып калган кабер ташлары һәм шәҗәрәләрдә искә алынган шәхесләрнең исемнәре белән чагыштырып. Арча даругасы хакимият берәмлеге буларак Кыпчаклар кланына караган дип фикер йөртә. Әлеге кланнарның Арча даругасын үз кулларында. Урда чорында ук Болгар вилаяте буларак тотуларын һәм соңрак—ханлык оешу чорында, ана даруга—өлкә буларак кушылуы мөкинлеге турында фараз кыла (Исхаков Д. М. Родословные и эпическне произведения как источник изучения истории сословий Улуса Джучи и татарских ханств / Арские князья в Казанском ханстве // Источниковедение истории Улуса Ждучи (Золотой Орды) От Калки до Астрахани 1223—1556—Казань. 2002— С. 332-339).
Чаллы шәһәрлеге бәклек үзәге буларак төрле чыганакларда һәм бу төбәкне өйрәнгән тарихчылар хезмәтләрендә искә алына. Мәсәлән, Ш. Мөхәмәдъяров. Казан ханлыгының идарә системасын өйрәнеп. Чаллы төбәген феодал-бәк биләмәсе бу-ларак күзаллый (Мухамедьяров Ш Ф Социально-экономнческнй и государствен- ный строй Казанского ханства (XV - первая половина XVI в.в.) — Москва, 1950 — С. 311).
Чаллы төбәге ханлык чорында Чуаш (бу очракта чуаш—ясак түләчеләр мәгънәсендә аңлатыла) даругасына кергән. Чуаш даругасы Казан шәһәреннән башланып. көнчыгышка таба кинәя барган Чуаш даругасынын үзәк бер җирендә Чаллы шәһәре урнашкан Р Фәхретдинов Чаллы шәһәрен Жөри (сонрак чорда Нугай) даругасы—кече олыс-өлкә үзәге булган дип яза (Фәхретдинов Р Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы.-Казан. 2001.—212 б.).
Географик урнашуы һәм шул чорда уйнаган роленә бәйле рәвештә. Чаллы шәһәрлеге аерым кенәзлек (бәйлек) үзәге, ягъни Нугайлар йогынтысындагы—“Ман- гыт йорт ы булуы мөмкинлеге дә билгеләп узыла (Исхаков Д. М От средневеко- вы\ татар к татарам нового времени (этнологический взгляд на историю волго- уральских татар ХУ-ХУИ в.в.)-Казань. 1998. С. 22-26.).
Тарихи язмаларда икътисади, сәяси яисә җирле феодаль үзәк—билекләр (кенә-злек) урыны төрле нигезләмәләр буенча дәлилләнә.
Чулман елгасы аша салынган нугай кичүе белән янәшә Үкрәч—Култык ныгытмасы урнашкан Әлеге хәрби ныгытма янәшәсендә халык шәһәр тормышы белән яшәгән Ныгытмадан ерак түгел генә Лаеш торак җирлеге урнашкан һәм тарихи язмаларда анда күп хәрби тотыклар яшәгәнлеге турында әйтелә Шул сәбәпле Е.И Чернышев биетә тибынла тезелгән Лаешны зур феодаль үзәк буларак билгеләп үтә (Чернышев Е И Се.теши Казанского ханства (по пнецовын кНигам) // Археология и этнография Татарии — Казань. 1971— С. 276-277). Е. И. Чернышев
А.
Казан ханлыгы чорыңда Агач аьылы урынында булган ныгытма турында да искә ала. Әлеге ныгытма тирәсендә ясаклы халык яшәгән һәм ул татар феодалларының әһәмиятле, стратегик үзәге булган.
Тарихчы-археолог Н Ф. Калинин Нократ шәһәрлегендә табылган тимер кою һәм эшкәртү, сөяк эшләнмәләре ясау остаханәләрен археологик яктан өйрәнеп, аларнын әлеге җирлектә яшәгән феодаль катламга хезмәт күрсәтүләрен фарахгый. Шәһәр ныгытмалары янында ике зур бистә урнашкан. Нократ шәһәре үз чорында зур икътисади һәм сәяси үзәк булган
Казан шәһәре биләмәсендә урнашкан Кабан шәһәрлеге турындагы фарахтар да игътибарга лаек. Шәһәрлекне феодаль үзәк (бәклек, бәк ныгытмасы) буларак сурәтләгәндә тарихчы шәһәрлек эчендә табылган кабер ташларындагы “әмер", '•сол- тан". “солтаннар ярдәмчесе", “җинүче" кебек титуллар булуына таяна Кабан шәһәрлеге тирәсендә һонәрчелек бистәләренә 12.14.28 чакрым ераклыкта урнаш- кан Кече. Олы. Татар Кабаны авылларын күрсәтеп, галим, шәһәрлекне бәк (кенәз) резеденииясе булган дип са- ный Санап узылган үзенчә- ,
лекләргә бәйле Эчке Казан.
Елантау, Кирмән кебек башка шәһәрлекләр дә феодаль үзәкләр буларак билгеләнгән (Калинин Н Ф. Халиков А X.
1945—1952 елгы археологик лиләрнсн ногнжәләре — Казан.
1954 -66-107 бб).
Әлеге билгеләмәләр буенча Чаллы шәһәрлегенен дә Болгар чорыннан башлап ханлык чо- рына чаклы төрле дәрәжәләгс феодаль үзәк (бәклек) ролен үтәгәнлеген нигезләргә мөм- кин. Әлеге караш түбәндәге фактлар буенча раслана:
1. Чаллы шәһәре өлешчә биш кат ныгытма белән әйлән- дереп алынган һәм ханлык
чорындагы шәһәрләр арасында анын ныгытмасы Казаннан кала ин ныклардан саналган. Археологик тикшерү нәгижәдәренә караганда. Чаллы ныгытмаларының соңгы төзекләндерелүе һәм җимерелү вакыты ханлык чорына карый.
2. Чаллы ныгытмасы һәм янәшәсендәге бистәләрдә тимер кою һәм эшкәртү бинасы калдыклары, керамик яисә агачны кырып савыт-саба ясау, сөяк эшкәртү остаханәләре табылды. Казан ханлыгы чорында Чаллы шәһәре ныгытмалары янәшәсендә. тимерчелек остаханәсе белән янәшә, корал ясаучылар бистәсе урнашкан (Хужин Ф Ш . Нигамаев А. 3. Чаллы шәһәрчек тирәсендә уздырылган археологик шиәрнсн нәтнжәләрс—Казан. 1999—114-142 бб.)
3. Археологик материалларга ясалган анализ, башка чорлар белән чагыштырганда. Ка ган ханлыгы чорында ат тотуның күбрәк булуын күрсәтә, бу исә ныгытма тирәсендә атлы гаскәр торуына ишарә ясый
4 Тнрә-яктагы елгалар һәм аларда урнашкан ташландык һәм бүгенгәчә тормыш иткән татар авылларының исемендә Казан ханлыгы чорларыннан килгән дәрәжә атамалары чагылыш габа Алар Чаллы шәһәрлеге янәшәсендә урнашкан Шихаиә (Шәех ииә). Котлы Бөкәш (Копы бәк). Бнрдебәк. Бикчура (Чурии). Пимәр. (Би < )мир), Бнектау (Байхуҗа). Сат гыгын (Би Йорт. Иске Йорт). Иске Мәмле (Мәйле Хуҗа). Җанбатыр һ б.
5. Казан ханлыгы чорына караган кабер ташларында искә атынган сәсд " "ага бик", “бәк", “морза", “хажи*. “угыл" кебек дәрәжә-атаматар жирлс феодал-бәкләр турында мәгълүмат бирә Чалды шәһәре янәшәсендә сакланып калган 5 кабер та-
Ччлты кчрмоне капкасы (реконструкция)
шынын икесендә укылышы ачык сакланып калган дәрәжәләр буенча без җирле феодал-бәкләр: Ата бик (Үтәк бик) Мәннән морза утлы, Хажар Ходайяр бәк утлы Жаруш мирзаны санап уза алабыз.
6. Тарихи язмаларда Чаллы шәһәре һәм төбәге тарихына бәйле Жан Гәрәй, Хажи Гәрәй һәм Хафиз Гәрәйләр дәрәҗәләре буенча хан-солтаннар буларак искә
алыналар.
7. Чаллы шәһәре Чаллы белән Мәшлек елгалары кушылган урында иң үзәк җирдә урнашкан. Әлеге елгалар бассейнында ханлык чорында ике дистәгә якын авыл урыны билгеле.
8. Чаллы атамасының таралышы. Чаллы шәһәрлегеннән 6-7 чакрым ераклыкта урнашкан 13 авылнын атамасында Чаллы кушымтасы сакланган. Алар: Чаллыбаш, Тәберде Чаллысы. Казаклар Чатлысы, Иске мукшы Чаллысы. Үр Чаллысы. Кечек Чаллысы һ. б.
9. Ханлыкның башкаласы Казан шәһәре яулап алынганнан сон, 1552—1556 ел-ларда, Чатлы шәһәре җирлегендә баш күтәрүчеләрнең зур көчләре туплана һәм алар тарафыннан урыс баскынчыларына карата зур каршылык күрсәтелә. Әлеге вакыйгалар Чаллы төбәгенең ханлык чорында да феодаль үзәк буларак әһәмиятле сәяси роль уйнаганлыгы турында сөйли.
10 Ханлык чорында Чаллы төбәге Чуаш (ясаклы халык яшәгән) даругасына кергән Казан ханлыгы яуланганнан сон да Чаллы шәһәре тирәсендәге бар татар авыллары ясаклы буларак искә алына. Төбәктә ясаклы халыкның җирләре кин таралыш алуы анын үзәге Чаллы шәһәренең феодаль—җирле бәклек үзәге ролен башкаруы турында сөйли.
11 Чатлы төбәге яулап алынганнан сон да, язма чыганаклар бу җирлектә XVII гасыр башыннан XVIII гасыр ахырынача дәүләт хезмәтендәге морзалар эшчәнлеге турында искәртә.
12. Чаллы каласы. Болгар, Алтын Урда чорларындагы кебек ханлык чорында да, традицион формада җирле үзәк—бәклек ролен үтәп килгән. Чаллы шәһәре биләмәсе Казан ханлыгы чорында хәрби ныгытма, атлы гаскәр тупланган урын һәм җирле феодаль үзәк—бәклек буларак күзаллана.
Чаллы шәһәрлегенең якын-тирәсендә ханлык чорына караган дистәдән артык авыл урыны билгеле. Әлеге авылларның, үз атамаларына һәм якын-тирәдә урнашкан аерым зиратларда сакланган кабер ташларына караганда, аларнын җирле фео-даллар—бәк. мирзаларның биләмәләре булганлыгы күренә. Әлеге феодаллар ара-сында дини җитәкчеләр дә. сәргаскәрләр һәм дәрәҗәле феодаллар: бәк һәм мирзалар да бар Әлеге җирләрдәге җитәкчеләрнең, иерархик төзелешкә буйсынып, бер үзәктән—Чаллы шәһәрлегеннән идарә ителгәнлеге турында сөйли. Бу очракта Чаллы феодаль биләмәсе—җирле феодал бәклек үзәге буларак саналырга һәм өйрәнелергә тиеш.
Чаллы төбәге һәм анын үзәге Чаллы каласының Казан ханлыгы тарихында тоткан сәяси һәм икътисади урыны бар Казан шәһәре яулап алынганнан сон. Чаллы каласы һәм төбәге 1556 елга чаклы баш күтәрүчеләрнең үзәге буларак хезмәт итә. Шул сәбәпле Чаллы төбәге тарихын ачыклау, болгар-татар халкының Мәскәүнен колониаль омтылышларына каршылык күрсәтүен һәм үз дәүләтен торгызу өчен барган Ватан сугышынын объектив тарихын ачыклау мөмкинчелегенә җирлек тудыра.