БЕР МОГҖИЗА МИҢА ЕЛМАЯ...
Төнге талпыну
Күзәтәм күкләрнең түрендә Тын гына Ай-балык йөзгәнен... Йолдызлар яшертен үбешә — Бардыр бнт синең дә күргәнең?
Атылган йолдызның эзләре Акбурдай сызылып калганда, Нәрсәдер сызылып кала бит Шулвакыт безнең дә җаннарда!
Әллә соң бу шулай галәмнең, Кешенең үзара сөйләше?
Миллион чакрымнар эченнән Кардәшем куя күк эндәшеп.
Таралып китә дә гамьнәрем,
Әйләнеп кайталар кабаттан. Арышлар исемә төшә дә,
Җирдәге хисләрне яңартам.
Беренче көртләр
Ноябрьнең кыл уртасы иде,
Ә кыш җиргә карлар йөгерткән. Норт-рәшәткә буйларында инде Балкып тора беренче көртләр.
Кичке тынлык... Эңгер-меңгер иңгән Авыл читендәге йортларга.
Ай тулышкан чакта кыз балага Кирәкме соң ятып йокларга?
Рашат НИЗАМИ (1950) шагыйрь, прозаик. "Кызыл җәй". "Йолдыз яңгыры" һб шигырь китаплары, “Ут һәм җыр ~ исемле роман-хроннка авторы Казанда яши
Утларынмы кабыз, әйдә, кызый.
Карамыйча гайбәт-чүпләргә.
Кеше кутәгәсе төшсен әле Тәрәз каршымдагы көртләргә!
Тәрәзәгә якын килә егет,
Капшап карый анын йөзлеген.
Ник дәшми кыз... Грипп котырган чак.
Ята микән әллә өзлегеп?
Көрт эчендә аунар иде егет,
Татлы-уртак сүзләр табылса;
Бер могҗиза булыр иде әгәр Бармаклары белән кагылса!
Бу мин идем. Сине сакладым.
Унсигез яшь. юләр чакларым...
Үткәннәрдән истәлек
Куе чәчләреңдә синең Күпме юллар үтелгән
Коенган чак бар иде. Алар бар да сүтелгән...
Бөтен тылсымнарын белән
Үз-үзенә патша булып
Яшәп кенә отканда.
Әллә ниткән бер кигәвен Килеп керә арага.
Бызылдый, аркага куна. Тынгы бирми уеңа.
Очлы борынын батырып. Канын белән туена.
Яшертен бер коч җаныңны Урталай ярып төшә! Алсу-якты хыялларын Упкынга барып төшә.
Ашауның тәме китә дә,
Яме китә яшәүнең. Беркемгә дә кирәкмәс күк Синең күкрәп яшьнәвең.
Нәрсә бу? Кхркыи калумы. Әллә сагыш ташлары Рухны сындырмак буламы Кинәт шулай ташланып?
Сөен туймас яр идең!
Күмме еллар үтелгән Толымнарын сүтелгән...
Йолдызлар адашып беткән. Тоныкланган ае да. Сүтелгән, ахрысы, безнең Мәхәббәт сарае да...
Ялгызлык
Сиңа
Башымнан сыйпады бугай,
Рәхмәт инде дөньяга. —
Аудым дигәндә, чү, миңа Бер могҗиза елмая!
Мин керәсе карурманда Учаклар күп, күрәсең.
Могҗиза булып елмая Ерактагы сурәтең.
Узып барышлый
Кнндери, Яшел чирәмлек.
Беләкләрен уйнатып.
Бар дөньясын оныткандай.
Керләр элә бер хатын.
Кояшка үрелгән саен Итәгенә җил бәрә.
Керләре белән гүяки Уйларын да җилгәрә.
Җәймәләрен ап-ак иткән —
Күпме көчен түккәндер!
Җир шарында басып тора Кояш белән бермә-бер.
Уйнак-җитез кулларында Күпме гайрәт бар сыман.
Кирәксә, нәҗес дөньяны Агартып юар сыман.
Өендә нн: балалары Караватта тәгәрәп Ята микән?.. Мәхәббәте Була күрсен түгәрәк.
Ә нре яшрен ләззәткә Качырып төрә микән, —
Шундый яль-яшь хатынының Кадерен белә мнкән?
Кнндери. Яшел чирәмлек.
Киткән идем күз атып,
Ак җилкәндәй җәймәләре Калды мине озатып...
Абыну
Күзләремне текәп бер карасам,
Мин шигырьгә килеп абынам.
Илдә берәр ялгыш җибәрелсә —
Дары кебек дөрләп кабынам!
Нигә һаман бәя күтәрәләр,
Илне күтәрәсе урында?
Салымнарнын әллә ничәмәсе Чиртеп кенә тора борынга.
Чиновниклар чинап симерәләр.
Ә халыкның тишек кесәсе Җилфер-җилфер килә...
Бу хәлләргә
Син. хакыйкать, ничек түзәсен?
Тукта, каләм! Мондый мон-зарлардан Тетрәп тора инде һавабыз. Чөкердәшеп яшәсеннәр, диеп Җиргә безне яраткан бит ласа Адәм белән Хәүвабыз.
Ил ялгышса, имеш... Уйлап баксаң. Үземдә дә хата җитәрлек һәм синдәге хаталарны кушсак. Башың, бәлки. Себер китәрлек!
Эшчеме син яки депутатмы.
“Тәртип!" диеп чакыру ташларга. Астан алып өскә кадәр, димәк. Үзебездән кирәк башларга.
Күз текәп бер карыймын .ха кайчак Матурлыкка килеп абынам.
Э шулай да. илдә хата китсә.
Дары кебек дөрләп кабынам...
Рәшә кебек алдавычлар була.
Тормышта да азмы миражлар!
Ялган дигән эреле-ваклы нәрсә Үрчи бездә кайчак тиражлап.
Дөреслек ул кайнар бәрәңге күк:
Ташлап булмый, тотсаң пешерә.
Дөрес яшәү фәнен кабат-кабат Өйрәтәселлр бар кешегә!
Кемнәр ннндн хәлдә калыр икән Сирень агачыдай талангач...
Бозлар кебек бар да эреп бетә.
Бер хакыйкать кала ялангач.
Мәрсия
Вакыпчы! киткан җаннарны, Әй, пш кчйта/ни ым'
Харрас Әюп
Ходай рәхмәт бирсен хатын-кызга:
Эштән бушап тормый куллары.
Гаңнан торып, алар әзе белән Чуарлана ферма юллары.
Өйдә тагын мең мәшәкать көтә,
Кышын маллар, җәен чебиләр.
...Офык буйлап кая таба бара Бәхет күрми калган әниләр?
Шәһре Казан.
Мәчет эргәсендә Басып тора әби-карчыклар. Өметләре — сынар бер сәдака. Күзләр арган, йөзләр талчыккан.
Окоп казып сугыш елларында Аяк-куллар чыккан "чебиләп". ...Шәфәкъ буйлап кая таба атлый Бәхет күрми калган әбиләр?
Сыерчык оясы
Бүрәнәле агач йортның Түбәсендә, очында Чут-чут итеп сайрый-сайрый Бер сыерчык очына!
Хуҗа балта остасыдыр: Тактасын мач китереп. Нинди оя ясап куйган Көнләшерлек иттереп.
Көнләшә чыпчык: көзләрен Сыерчык китү белән.
Шул тирәдә кайнашалар Парлап йә көтү белән.
Егыла чыпчык сыерчыкның Каурыена абынып; һаман сакау килеш кала Сыерчыкның оясында Яшәсә дә ябынып...
Печән чабам. Уйлар ерак китә... Күңел сагыш белән тулганда.
Мин яраткан аланыма киләм. Чишмә исе аңкый урманда.
Тешне сындырырлык суларыннан Авыз итәм. Битне чайкыймын... Тоям агачларның шаулавында Гасыр моңын, еллар шаукымын.
Фәлсәфи бер уйга баткан сыман. Абагалар гына тын тора.
Җилләр түгел, корыган агачларны Еллар авырлыгы сындыра.
Яшәү гаҗәп серле. Язмыш сиңа Шундый итеп кайчак тондыра1 Кешеләрне, йомшак кешеләрне Тормыш авырлыгы сындыра.