УКЫР ҖАННАР БЕТМӘСЕН!
“Казан утлары" журналы—татар халкынын телен, милли әдәбиятын үстерүдә зур роль уйнаучы басыаларнын берсе. Мин аны алтмышынчы еллардан. "Совет әдәбияты" исемен йөрткән чордан ук. яратып укып барам Чөнки журнал битләрендә танылган әдипләребезнен. әдәбиятнын олы юлына аяк басучы талантлы яшьләрнен ин яхшы әсәрләре—романнар, повестьлар, хикәяләр, үткен-үткен шигырьләр, тәнкыйть материаллары басылды. Алар белән даими танышып барганда әдәбиятыбызнын ничек сулыш алуын, анын тоткан кыйбласын һәрвакыт дөрес билгеләп булды Бу. әлбәттә, тел белгечләре, идеология эшчәннәре өчен генә түгел, әдәбиятыбызны сөючеләр өчен дә зур куаныч. Әмма узган гасырнын туксанынчы елларында башланган демократия җилләре җәмгыятебезнең икьтисадый, сәяси, рухи тормышын тамырдан үзгәртеп ташлады Эшсезлек, халыкның хәерчеләнүе белән беррәтгән. көндәлек матбугатка да тискәре йогынты ясады Аларнын бәяләре нык артты, “мен кешегә мен газета-журнал" дигән чакырулар да юкка чыкты. Нәтиҗәдә, укучыларны үзләренә җәлеп итү максаты белән җирле матбугатта, аеруча телевидениедә талауга, үтерешкә, секска корылган материаллар өстенлек алды. Шуна күрә "Безнең заман герое" темасына фикер алышу бик вакытлы һәм кирәк. Чынлап та. бүгенге татар әдәбиятының геройлары кемнәр9 Алар безнен бүгенге җәмгыятебездә яшәүчеләргә, аеруча киләчәктә телебезне, әдәбиятыбызны үстерергә тиешле яшьләргә нинди йогынты ясыйлар, яшәешебезне яхшыртуда нинди роль уйныйлар9 Бүгенге көндә күп гасырларга сузылган бай традицияле әдәбиятыбыз саекмыймы9 Сонгы елларда әдәбиятыбызда, анын төп юнәлешен билгеләүче "Казан утлары" журналы битләрендә, минемчә, милли тематика колачы кинәйде СССР. коммунистлар хакимияте чорында нык тыелып килгән, шуның өчен шактый шәхесләребезгә “күсәк" эләккән татар тарихын, милләтебезнең үткән чынбарлыгын дөрес күрсәтүгә игътибар нык артты Узган елнын 9 нчы санында басылган "Идегәй дастаны" үзе генә дә ни тора! Дөресен генә әйткәндә, мона кадәр укучылар гына түгел, белемле интеллигенция вәкилләренең дә шактые әлеге әсәр турында мәгълүматсыз иде. XIV-XV гасырдагы Идел-Жаек буенда яшәүче халкыбызның көрәшен чагылдырган дастан өчен һәр укучы шат булгандыр, әлбәттә Сонгы елларда укучылар күңелен Факил Сафин иҗаты яулый бара Анын әсәрләрендә төп тема булып милләтебез язмышы, анын фаҗигале үткәне, халкыбызның үз урынын яулау өчен көрәше тора. Үзенен "Биек таунын башларында" романында да әнә шуларны. "бандитларга", "террорчыларга" каршы сугышта чеченнарны җәберләүне, рус армиясендәге рәхимсезлекне. кыргыйлыкны бөтен тулылыгы белән ачып күрсәтә алган. Ә 2001 елнын 8-9 саннарында басыла башлаган “Саташып аткан тан" романының тәмамланганын укучы түземсезлек белән көтеп алды. Өч китаптан торган бу әсәрдә тасвирлана торган вакыйгалар XX йөз башында ук башланып, революция һәм аннан сонгы чорларны уз эченә сыендыруы белән лә отышлы булган диясе килә Шунын нәтижәсендә шәхес культын үзебезнен республика җирлегендә тасвирлавы ла. аеруча Әхмәтсафа Дәүләтъяров. Шамил Усманов. Һади Такташ. Муса Жәлил кебек күренекле шәхестәребезнен. гомумән, халыкнын тормыш-көнкүрешен яхшыртуга омтылган эшчәнлекләрен бөтен тулылыгы белән сурәтләү мөмкинлеген тудырган Халыкларнын ирекләрен, хокукларын яклау өчен барган бүгенге көндә дә бу гаять мөһим Хәтта йөзләрчә мен кешеләрне Ежовнын канты тегермәнендә тарттырган һәм соңыннан үтләре дә шунда туралган Алемасов. Михайловлар да—бүгенге көн геройлары Укучыларны алар үз хокукларын яклауда нык торырга, килешмәүчән булырга әйдиләр Татар әдәбиятында Айдар Хәлим аерым урын алып тора Демократия җилләре исә башлаганчы ук анын ижатында мипәтләр язмышы төп урынны алды Анын 1992—1994 елларда язылган "Гомеремнсн ун көне" китабында да газиз халкынын ачы язмышы тасвирланган. Әлеге китапта Берләшкән Мипәтләр Оешмасы һәм башка халыкара оешмалар җитәкчеләренә. Россия. Татарстан. Башкортстан Президентлары исеменә юлланган морәжәгатс дә урын алган Бу үзе үк Айдар әфәндснсн милләтләрнең хокуклары өчен үз-үзен аямыйча көрәшүче шәхес икәнен дәлилли Әнә шунын очен дә ана “Җирдә тормышны һәм ксшслеклелскне яклау буенча Бөтендөнья Рыцарьлары Конфсдерациясснсн АК ХАЧ ордены кавалеры исеме бирелгән дә. Анын әсәрләрендә кеше шәхесенен түбәнсетелүенә, төрлечә мыскыллануына ачы нәфрәт янгырый "Өч аяклы ат" повестенда авыр, кырыс еллар тасвирлана Әле Сталин репрессияләре дәвам итә. кешелек сыйфатлары аяк астына салып таптала Әнә шул вакытта ук яшүсмер Кәбир Бөксблш Галләметдин, участковый Сәйфуллиннардан курыкмыйча үзенен хаклылыгын расларга тырыша Әсәр гаҗәеп матур теле, кочле чагыштырулары белән укучыларда матур тәэсир калдыра һәм ирсксездән үзләрен лә шул Кәбнрләр сафына бастыра Хәтта ерткыч бүре до аны эзәрлекләүдән туктый, чегәннәр урманнан чыгарга ярдәм итәләр Ә исерек Бокебашлар үзләренең явыз ниятләрен тормышка ашырыр!а. алай да булмаса. әнисе Санияне, егетнең ү зен дә гаепләп төрмәгә утыртырга тырышалар Галләметдин исә үзенен барлык кара эшләрен хакимлек итүче Совет власте исеменнән башкара Шунын белән язучы Совет вллстенын түбән катлауга әвереллергән халыкны туктаусыз изүен, анын хокукларын кысуын ассызыклый Ашыбызда күләме зур булмаган “Татар вакыты" романы Көнле сурәтләү чаралары, йөгерек теле шунда ук укучыны үзенә тарта Шунлыктан аны кызыксынып, бер сулыш белән укыйсын Роман үзәгендә—татармын милли гореф- гадәтләрен оныта, мутантлата баручы сугыш ветераны Мотаһар Чанбарисен Анын белән янәшә җәмгыятьмен үзәген тәшкил итүче, ота-балалык вазифаларын югалткан изгелек кылу, ярдәм итү гамәлләрен белмәүче улы Мөдәррис, мал өчен әтисен үтерүдән дәгайчынмаган кызы Фордүно. оныгы Вадим образлары сурәтләнгән әсәрне укучылар арасында аны татар мнлләтснсн бетә баруына чан сугучы әсәр— кара роман" дип исәпләүчеләр лә шактый Дөрестән дә. аны укып бетергәч, күнешә гаять авыр тойгы кала Ирсксездән Г Бәшировнын “Намус" романындагы Нәфисә образы искә тошә Шул образлар аша һәркем хатын-кызларны» тырышлыгына, үрнәк күрсәтеп эшләвенә горурланып яшәде бит Әмма фикер алга атлый Колхозда “таяк” исәбенә эшләп, төрле налоглар белән күмелгән, республикамын нефть чыгару буенча СССРда беренче урынла баруына шатланып, басу кырларның казылып тырнатып бетүен күрмәмешкә сатышкан, ягарына утыны, газы булма1ан. көне ачлы-гуклы яшәгән Нәфисәләр, башка геройларыбыз шул Мотаһарлармы барлыкка китерүче “гүзәл" затлар булдылар түгелме сон’ Атар үзләрснен хокукларын милли- гореф гадәтләрен, туган телләрснсн бөеклеген яклап көрәшкән булсалар, бәлкем бүгенге көндәге Мөдәррисләр, Фәрдүнатәр булмаслар да иде’" Я зучынын бардык әсәрләрендә дә—романмы, повестьмы, хикәяме, публицистик материалмы үзенен хокуксыныгына, өлкән “братиын" мыскыллавына риза булып яшәүчеләрнен битарафлыгына чан суга, көрәштә һәркемнсн лаеклы урыны булырга тиешлеген ассызыклый Әмма бүгенге кон яшәешен тасвирлау сылтавы белән матбугат биләрендә жнне 1 куллан язылган төссез, әхлаксыз әсәрләр дә басылып килә әле Ара тирә ана тис тәҗрибә туплаган, укучыларның хөрмәтен яулаган әдипләребездә ияреп китә. Әсгать Салах үзенен "Сонгы вальс" повестенда Чернобыльдагы коточкыч атом фаҗигасендә катнашкан һәм шунда көчле нурланыш алып та кешеләргә тирән ышанычын, яшәүгә олы омтылышын саклап кала алган Газиз образын бирде. Мондый әсәрләре анын шактый Әмма, шушылар белән бергә, журналда Сафуан. Сандра. Микулай. Минзәки, Гөлмәрфуга кебек ир хатынын, хатын ирен бутап бетергән образлары белән “Каеннар юлы" повесте дөнья күрде. Кем инде үзенен хатынын сөяркә итеп тоткан кешегә, шуны белә торып йорт төзергә бүрәнә бирсен дә. изгелек кылып йөрсен ди?! Халыкта “Кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә" дигән әйтем дә бар бит әле. Ә Сәлах. кызганычка каршы, әлеге гыйбарәне онытып җибәргән. Халык язучыга зур таләпләр куя. Аларны ул гомер-гомергә гаделлеккә юл күрсәтүче, хаклык өчен көшәрүче дип исәпли. Шуна күрә халыкта “Китап сүзе". “Юлап—бер нәселнең икенчесенә калдырган мирасы". “Каләм кылганны кылыч кыла алмый" дигән әйтемнәр саклана. Шуна күрә дә әдип исемен йөртүче олы зат үзенен иҗатына гаять сак карарга тиештер. “Казан углары” журналының баш мөхәррире Р Фәйзуллин күрсәтеп үткәнчә, демократия чоры башлангач, үзләрен язучы санаган графоманнар армиясе нык ишәйде Үзләренен чиле-пешле, әхлак, әдәп кысаларына кермәгән әсәрләрен бай эшмәкәрләр ярдәмендә китап итеп чыгарган "талант ияләре" барлык капкаларны җимереп. Язучылар берлегенә дә аяк басалар. Бу безнен укучыларыбыз күнелендә җылы хисләр йөрткән әдипләребез исеменә күләгә төшерә. Ул турыда, һичшиксез, уйланырга, ныклы таләпләр куярга кирәктер. Сүземне йомгаклап һәм кабатлап шуны әйтәсе килә. “Казан утлары" журналы— әдәбиятыбызның маягы, татар милләтенең үсешенә олы юл күрсәтүче ул. Анын оештыручылары да—Татарстан хөкүмәте. Язучылар берлеге һәм талантлы әдипләрне берләштергән редакциянең хезмәт коллективы. Әнә шул олы ышаныч коллектив ижатынын үзәк буынын тәшкил итсен иде. Хөрмәтле шагыйребез үзе дә кисәтә түгелме сон? Кичәрләр дип. озак егпар к)’пер салдым. Эш беткәндә карап баксам—елгам кипкән Нур чәчәм дип. гомер буе җырлар яздым. Томнар чыккач карыйм; укыр җаннар беткән Әйе. “Казан утлары" һәм бүтән газета-журналларны, һәр китапны укучылар көтеп алсыннар, яратып укысыннар!