Шигырь
Тисә киңәш шәменнән нур кешегә. Тулыр нур күңленен барлык төшенә. Ерак торса киңәшләр бакчасыннан, Урын алыр наданлык сәхрасыннан. Гыйбрәтләр ярдәм итмәс ул чак аңар, Өмет итсә дә йөз-мен яхшы хәбәр. Укысаң да аңа Тәүрат һәм Инҗил, Укып Коръән, шуны итсәң дә дәлил, Пәйгамбәр сүзләрен торсаң кабатлап, Арадан иң кирәк сүзләрне сайлап, Сөйләп сүзләрнең нң кыйммәтлеләрен, Өйрәтсәң дә гадәтен изгеләрнең,- Колак салмас синең яхшы сүзеңә. Сине хурлап, гаеп ташлар үзеңә; Котырган эт кебек тешләр аягың. Сугыйм дисәң, аңа җитмәс таягың. Табылыр һәрчак аны яклаучылар. Түгелер сүзең, гүя терек сулар. Кадрең җуйма, кач син андый кешедән, Үзеннән һәм күзеннән һәм эшеннән. Киңәш тыңлаучыны тапсаң әгәр син. Ишекләрен сүзеңнең ач аңар син. Берәү тыңламаса киңәшне рәтләп. Телең тешлә, авызын куй пичәтләп. Бүгенге әдәби телгә күчерүче Әхмәт Исхак.