Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЫЙБРӘТЛӘР АЛЫРЛЫК ҮТКӘН ЮЛ

ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНЫҢ 70 ЕЛЛЫГЫ УҢАЕННАН КАЙБЕР КҮЗӘТҮЛӘР, ХАТИРӘ-УЙЛАНУЛАР III Бу өченче бүлектә нндс үзебез лә шаһит булган, шул мөхитгә үзебез лә беркадәр әвәрә килгән елларга күчеп. 1960-90 еллардагы әдәби хәлләргә күз салыйк. Әдәби хәрәкәтне шартлы рәвештә шәкли периодларга бүлүебез буенча. 1934 елдан сугыш ахырына кадәр 10 нан артык ел булса, икенче чор дигәнем сугыш соңыннан алып 60 еллар башына кадәр—15 ләп елны, бу өченче чор исә. чагыштырмача озын—30 еллап вакытны эченә ала. XX гасыр икенче яртысынын саллы төп өлеше дигән сүз. Киләчәктә бу чорнын бер-ике сүз белән генә әйтелә торган төгат билгеләмәсе дә табылыр. Хәер, әйтә дә башладылар инде: "торгынлык” чоры (бу билгеләмә, минемчә, бер яклы) Әлеге чорны характерлый торган кайбер вакыйгаларны, тарихи фактларны, лозунг-шигарьләрне искә төшерик. Шул еллар әдәби хәрәкәтенең асылын анларга җинелрәк булыр 60 еллар башларында Хрущев вәгъдә иткән "коммунизм”нын төзелеп бетәргә тиешле чоры бу 30 елнын 20 ләбендә Брежнев стабиль идарә иткән чор СССРнын. АКШ лидерлары тарафыннан "явызлык империясе" дип тамгаланса да, дөньякүләм мәйдан тоткан, табигать байлыкларын, бигрәк тә нефтьне ифрат күп чыгарып, нигездә, шунын хисабына милитаристик державага әверелгән чагы Идеологик яктан да шактый катлаулы чор: тышкы сәясәттә—көч-тырышлык ике системаның көрәшенә (беренче чиратта хәрби потенциалны арттыру юлы белән) сарыф ителсә, эчке сәясәттә—төп игътибар халыкларнын милли үзенчәлекләрен бетереп, бердәм совет (рус дип анларга да була) халкы ясауга бирелде (мәсәлән. Казанда татар мәктәпләре бөтенләй диярлек бетерелде, авыл мәктәпләренсн күбесендә уку-укьггылу русчага күчерелде) Әдәбият хәлләренә килсәк, анын әле абруйлы чагы Ин күп китап укучы халык СССРда дип әйтәләр иде Дөрес тә булгандыр—ойдә-китапханәдәме, юлда-пляждамы дигәндәй, олысынын да. кечесенең дә кулларында китап булыр иде ' Китап—белем чишмәсе" дигән канатлы сүзләр күпчелекнең анында. күңелендә иде. Әдәбиятның дәрәжәсе—халыкнын шигърияткә мөнәсәбәтендә бигрәк тә ачык чагылды Халык ташкын булып, мәйдан-стадионнарны. мәдәният сарайларын тутырып шигырь тыңларга җыелсын әле! Кабатланмас еллар! Без дә—60 еллар башында әдәбиятка килеп, хәзер 60 яшькә җиткән буын—шигырь язып, иҗат итеп, дөньяны яхшыга үзгәртәбез дип. нык ышандык ул елларда! Һәм шул ышаныч илһамландырды да. эшләтте дә. яшәтте дә. Кызыклы чор. парадоксларга бай чор Бер яктан “нык үскән социализм" илендә иҗат иреге турында тәкърарланса, икенче яктан, мәгълүм кануы-кысаларга яраклы партияле ижат таләп ителде "Без йөрәгебез кушканча язабыз, ә йөрәкләребез партиягә бирелгән дигән сүзләр еш янгырый иде Ялгышмасам, бу сүзләрне партия съездында М Шолохов әйтте шикелле. Әдәбият белән җитәкчелек итүне партия, беренче чиратта. Язучылар оешмасы аша башкарды. Тулысыңча партия идеологиясенә хезмәт Ахыры Башы 8 санда. иткән оешманың эш стиле дә. табигый, партия дисциплинасына буйсынган булды Ул стиль шул система очсн унайлы һәм шактый ук мөкәчәл лә иде Язучылар съездлары, пленумнары Устав буенча тегел вакытында үткәрелә (1960-90 елларда У-Л1 нче съездлар, жәмгысе жидс сьсзд), партия оешмасы җыелышлары вакытынла уздырыла, әдәби ел йом- ■ '|й* ЙК | I аклары утырышлары зур 1 1 вакыйгага гин була (андый җыелышлар үткәрелә башлауга быел 40 ел тулды, ел йомгакларына багышланган беренче җыелыш 1964 елда үтте) Булдыклы, талантлы язучыларнын (дөрес, сирәкмирәк кайбер әсәрләрдән идсологик "ялгыш" табып, басылмау очраклары булгалады) әсәрләре даими чыгып килде Каләм хакы бәрабәренә заманы өчен яхшы гына яшәп, гаилә тотып була иде Язучыларның китапларын бастырып чыгаруда Язучылар союзы реаль булыша алды Оешма әгъзалары, аларнын гаилә әгъзалары иҗат йортларына, курорт-санаторийларга барып ижат белән шөгыльләнә ял итә һәм дәвалана ала иде 50-60 ел эчендә язучы халкы очсн Әдәби фонд аша менләп путевка-юллама азынгандырдыр дип уйлыйм Муса Җәлилнең тууына НО ел тулу уңаеннан ут тантаналы җыелыштан күренеш Мжкаү. Колонналы шл 1УХ6 ел. Янә съезд хәлләренә кайтыйк. Үземнең беренче мәртәбә Язучылар съездында катнашуым да шул чорда—60 еллар башында булды Ул—Татарстан язучыларынын V съезды. (Шуннан сонгы 40 елдан артык вакыт эчендә Татарстан я зучыларынын 10 съездында. СССР. РСФСР язучыларынын 7 съездында катнашырга туры килде Хәтер офыгында һәммәсе лә стенографик эзлсклектә сакланмаса ла. күбесендәге гоп чыгышлар, шәхесләр, кызыкчы эпизодлар әле һаман истә Шуна күр.», сонгы берничә дистә с/глар әдәби тормыш хәлләрен шәхси күзәтүләрем белән “сипләп" баруым табигыйдер. Тик шунысы бар күбрәк белгән саен, белгәненнен асылын төшен гөгәл итеп кәгазьгә төшерү кыенлаша гына икән, берсе онытыла, икенче берсе төшеп кала кебек) V съезд 1963 елнын 7 февралендә М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында (бу -театр бинасында үткән сонгы съезд. калган җыеннар кечерәк бүтән биналарда үткәрелә башлады) ачылды. Татарстан язучылары белән бергә, кунак шйфатыггда союздаш һәм автономияле республика вәкилләре, республикамын партия-сонет җәмәгатьчелеге, сәнгать һәм фән эшлеклсләрс катнашкан бу җыен 8- 9 февральләрдә үз эшен КПСС өлкә комитетының конференц залында дәвам итте Съездда “Татарсган Язучылары союзынын гшарәсс эше (Мирсәй . (. Хәким Г Ахунон. III Маннур. Ә Давыдов. А Шпмон. Я Ухсай (Чабаксар). Р Мостафин, ф Хөсни. Р Гохфәтуллии һ 6 катнаиггы Съездмын 10 февральдә үткән сонгы утырышында 17 кешечән торган ягы идарә составы сайланды Алар Мирсәй Омир (продсе ытс.ть). Габдрахман Әпсәләмон. I бмәр Бәширов, Хәсән Туфан. Фагих Хосни. )әки Нури. 1.ИИЗ Мохәммәгшин. Рафаэль Мостафин (ждваплы секретарь). Ләбибә Ихсанова Гариф Лхунов. Игдар Юзеев. Хәй Вахит. Хатип Госман. Александр Булгаков. Шәүкәт Галисв. Гали Халит. Геннадий Паушкин .ВИЛ ФӘЙЗУЛДИц Театр залында съездда катнашкан атаклы язучылар, кунаклар арасында Р Харисов. Г Рәхим (Г Родионов), Р. Мингалимов, Ә. Синугыл, X Хоснуллин. Р Гатауллнн (Р Гаташ) кебек яшьләрнен дә "өлкән" йөхпәре хәтердә калган. Халыкча әйтсәк, кеше арасына керә башлаган чаклар Шул ук 1963 елны Татарстан Язучылар союзынын филиалы рәвешендә Әлмаггә язучылар бүлеге оештырылды. Шул вакыттагы әдәбият үсеше өчен зур вакыйга. Бу төбәктә монын өчен җирлек һәм инициатива булган, димәк, югарыдан ла тиешле булышлык-ярдәм күрсәтелгән. Әлмәт бүлегенең җитәкчесе, ягъни җаваплы секретаре „ген язучы Гариф Ахунов билгеләнә. Бу бүлек Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче шактый күп санлы талантлы каләм ияләрен туплап, ижади рухландырып, шул регионның үзгә бер мәдәнн-әдәби үзәгенә әйләнде. Әлмәт ул вакытта нефть башкаласы саналды. Илкүләм масштабтагы төрле чаралар— киңәшмәләр, слетлар, фестивальләр еш үтә иде анда. Татарстанга килгән атаклы язучылар, әдәбият-сәнгать әһелләре Әлмәткә сугылмый калмадылар. Алар чыгышлар ясап, җирле язучылар белән аралашып, Әлмәт оешмасы ныгуына унай йогынты ясадылар. Язучыларнын Әлмәт бүлеге саны һәм әдәби куәте ягыннан кайбер өлкәләрдәге язучылар оешмаларына караганда көчлерәк саналды 70 елларны бүлектә СССР Язучылар союзы әгъзасы булган каләмдәшләрнең саны 25-30 га җитте, ә яшь һәм башлап язучылар йөзәрләп исәпләнде Нефть төбәге җирлегендә укучы яратып укырлык байтак күренекле әсәрләр—романнар, поэмалар, повестьлар, пьесалар язылды, күп санлы җырлар туды. Ул әсәрләрне язган берничә язучы Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, сонрак Татарстанның халык шагыйре, халык язучысы исемнәренә лаек булды 40 ел эчендә бу оешма белән Г. Ахунов. Р. Фәйзуллин. Ә Малнков. Ә Гаффар. Н Әхмәдиев, Р. Вәлиуллиннар җитәкчелек итте Хәзер Әлмәт язучылар оешмасында вәзгыять бүтәнрәк, иҗади ялкыннын сүрелә төшүе сизелә. Г. Афзал. С. Сөләйманова, Ә. Маликов, Ш. Бикчурин, Р. Төхфәтуллин, Э Мөэминова, М Хәсәнов. Ю Әминов. Ж. Рәхимов, Ф Гыйльми һ. б. эстафетасын дәвам итеп, татар әдәбиятын яна үрләргә күтәрерлек яшь көчләр, кызганыч, бик аз Өлкән буыннан да бүген дә актив ижат итүчеләрдән К. Булатова, Ә. Салахов һәм А Хәсәнов кенә калып бара бугай... Шул чор әдәби елъязмасында мөһим бер сәхифә булып калган факт ул—"Совет әдәбиятьГнын бүгенге исемдә—“Казан утлары" булып чыга башлавы (июнь, 1965) Совет әдәбияты" дигән гомуми исемне алыштыру өчен формаль сәбәп та бар: ул заманда төркмәннәрдә дә "Совет әдәбияты" дигән әдәби журнал чыга иде СССР күләмендәге каталогта икесе дә бер исемдә чыккач, төрле төбәкләрдә журналны яздырып алучылар арасында буталу очраклары булгалый иде Язучылар арасында берәр ай журналга яна исем эзләү мәрәкәләрс булып үткәч, идарәдә (рәис М Әмир) “Казан утлары" исеме кабул ителде. Нәкъ шул айда журналнын баш редакторы итеп Рафаэль Мостафин билгеләнде (ул Газиз Мөхәммәтишны алыштырды). Баш редактор эшне бик актив башлап җибәрде (тәмамланган фигыль белән сөйләвем шуннан: үзем дә бу журналда эшли башлаган идем инде) СССРнын тагарлар яши торган регионнарына—республика, өлкә газеталарына журналнын исеме алышыну Татарстан Язучылар берчегенең Әлмәт бүлегендә каләмдәшләр очрашуы Сафа Сабиров. Мәхмүт Хәсәнов. Марат Кәримов. Әдип Маликов. Үзбәк Саттаров. Зәки Нури. Гамил Афзал. Юныс Әминов 1971 ел. 1уры нда мәкалә-хәбәрләр җибәрдек Шунда ук. «сезнен өлкәдә фәлән мен татар яши, безнен журнал фәлән данә тарала ала» дигән күрсатмә-анлатма да бирергә онытмадык Редактор кушуы буенча турыдан-туры шушы эш белән шөгыльләнгәч хәтердә 100 дән артык хат жибәрелде. шунын күбесе СССРда чыга торган республика, өлкә газеталарында басылып чыкты Һәм нәтижә дә яхшы булды. 1965 елла тираж 19246 булса, бер ел эчендә 18 менгә якын артып. 1966 елны “Казан утлары” 36800 булып чыкты Ә 1968 елны—64000 данәгә житге Ул елларда журнал тарату белән Тәүфикъ Әйди бик нык шөгыльләнде Үз теләге белән велосипедка утырып күрше республикаларга чыгып йөргәне хәтердә калган Күпләргә үрнәк зат булган ул чакта яшь язучы саналган Тәүфикъ' (Юкса үзе ул вакытта редакциядә дә эшләми иле) Журнал исеме алмашу уңаеннан күнелдә калган матур хатирәләр, матур нәтижәләр Шул ук 1965 елны (14-15 январьлә) Татарстан язучыларынын чираттан тыш тагын бер—сан буенча ҮТ съезды булып үтте. V съезддан сон икс ел үтүгә янадан съездга жыелунын төп сәбәбе РСФСР язучыларынын II съездына делегатлар сайлау Без бит инде хәзер РСФС Р Язучылар оешмасына буйсынабыз Шуна күрә анын Устав кагыйдәләрен үтәргә туры килә! Съездда Сою» идарәсе председателе Мирсәй Әмир татар әдәбиятынын торышы һәм бурычлары турында доклад ясады Доклад буенча фикер алышуларда Г Әпсәләмов, И Нуруллин, Б. Гыйззәт. Ж Тәржеманов. И Гази. А. Булгаков. Г Ахунов. 3 Мәжятов. съездга кунак булып килгән Мәскәү язучылары Л Соболев. С. Михалков. Б Дубровин, чуваш язучысы Н Ильбеков һ б катнашты. Съездда, шулай ук. КПСС өлкә комитеты секретаре 3 Тутаев чыгыш ясады Аннары съезд РСФСР язучыларынын II съездына делегатлар сайлады Алар—М Әмир, Г Әпсәләмов. Г Бөширов, Р Ишморат. Л Соболев, Ф Хөсни. С Хәким. Ә Исхак. Г Ахунов. 3 Нури, Г. Минский. С. Радзисвская. А Расих Язучыларнын VI съездында, саналган кунаклардан тыш. күренекле язучылардан А. Алексин, Л Андрееве кая, М Львов, Р Моран һәм Мостай Кәрим катнашты РСФСР язучыларынын II съезды алдыннан чираттан тыш үткәрелгән жыенда яна идарә сайланмады, үткән V съездда сайланган Идарә үз эшчәнлеген дәвам иттерде УТЛАРЫ Журналның "Киюн утлары исеме белән чыккан беренче саны Бу съезд көннәре минем хәтергә тагын бер сәхифәсе белән сеңеп калды әле Күптәннән килгән традиция буенча. Казанга кинән исемле шәхесләр, гадәттә. Казан университетына килми калмыйлар иде Бу юлы да шулай булды съем кунакларын (Л Соболев. С Михалков. М Кәрим. М Львов. А Алексин һ б ) студентлар белән очрашуга чакырдылар. Бу әдәби кичә Актлар млындаузды Студент яшьләр исеменнән кунакларны котлауны мина йөкләделәр Күрәссн. әдәбн түгәрәк җитәкчесе, яшь шагыйрь саналып, инде китап авторы булуымны искә алганнардыр Университет парткомы наказы бу! Русча-татарча котларга тиешмен Йөкләнсн Йөкләделәр, әмма чыгышым гына үзем теләгәнчә булып чыкмады бугай артык дулкынланудан каушадым, тирләп чыктым, житмәсә кәгазьсез-ниссз сөйләп азапланам Татар әдәбияты вәкиле булып, үзебезне тиешенчә күрсәтә алмадым дип. бик нык битәрләдем үземне. Кул чаптылар чабуын Яшьлеккә ташлама ясаганнардыр инде Хәзер лә. бу хал искә төшкәч, сәер бер хис кичерәм Съездлар, корылтайлар -театр биналарында, зур залларда үтә торган рәсмн һәм күпмедер ләрәж.мә гантазмлы җыелышлар азар Шуна күр.* (кәбисә елы кешеләренең тугай көннәре кебек), сирәк, гадәттә 4-5 елга бер тапкыр үткәреләләр дә (күзәтүләр шуны күрсәтә билгеле бер чиге була ул съезд саннарының Партияләрнекеме яки оешмаларныкымы. ХХХХ яки ХХХХХ съезд дигәнне тарихта ишеткән юк әле. Кем белә, бәлки язучылар оешмасынын ла корылтайлары фәләненме санда тукталып калыр?). Ә бит көндәлек ижади хәрәкәт бүтән җирләрдә бара эш бүлмәләрендә, газет-журнал редакцияләрендә, нәшрият кабинетларында Каләм ияләрен жыя торган бер үзәгебез дә бар безнен. Кемнәрдер өчен "бар иде" дип тә әйтеп була Ул—әлбәттә, атаклы Матбугат йорты. 30 еллар уртасында архитектор С Пэн проекты белән төзелгән бу бина 70 еллар буе чын мәгънәсендә татар матбугаты. татар китабы, татар әдәбияты учагы булды. Анын таш баскычларын таптамаган зыялылар сирәк булгандыр. Элегрәк Татарстанда чыккан бөтен газет-журналларнын редакцияләре шунда тупланган иде Гомер-гомердән дигәндәй, дүртенче катны Татарстан китап нәшрияты биләде Язучылар оешмасы штабы—Союз да ярты гасырдан артык шушы бинада булды. Икенче кат. Баскычтан менү унаеннан сулга борыласын, якты тәрәзле коридор буйлап 10-15 адым атлаганда “Азат хатын". "Ялкын" редакцияләре кала Коридор төпкелендә—Язучылар союзы. Әдәби фонд. Шундук "Совет әдәбияты” (“Казан утлары”) редакциясе. Ничек сыйганнардыр! (Хәзер бинанын икенче катындагы бу канатын бер "Мәдәни жомга" били) Дөрес, дүртенче катта жыйнак кына, йөз иллеләп кеше сыешлы атаклы Тукай клубы бар. Безнен буыннын (бездән алдагы буыннын да) әдәбиятка чынлыклап аякка басуы шушы клубтан башланды да инде. Шәхсән үзем 1960—елдан студентлыкнын беренче айларыннан ук таптый башладым мин бу клуб баскычларын. Әдәби кичәдә шигырьләр укып беренче тапкыр чыгыш ясаулар да шушы клубта булды Әсәрләрен дәресләрдә өйрәнгән язучыларны шушында күрдек. Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан. Мирсәй Әмир, Шәйхи Маннур, Афзал Шамов, Фатих Хөсни, Габдрахман Әпсәләмов, Сибгат Хәким Болары XX гасырда туган шәхесләр XIX гасыр ахырында туган өлкән затлар белән дә беренче тапкыр биредә таныштык: Нәкый Исәнбәт, Исмәгыйль Рәми, Риза Газизов, Госман Бакир Аларнын замандашлары— солтангалиевчелектә гаепләнеп, теге заманнарда төрмә-сөргеннәр кичкән Бакый Урманче, Мәхмүт Бөдәйлиләрне дә шушы бинада күрдек. Аена бер-ике мәртәбә булына иде Тукай клубында. Традицион жомга кичләре, Казанга кунак булып килгән атаклы язучылар белән очрашулар, студент яшьләрнен концертлары, юбилей кичәләре Без—яшь язучыларны ин кызыктырганы (тизрәк зур шагыйрь, язучы буласы килә бит!), әлбәттә язучыларның җыелышлары иде. Бигрәк тә ел йомгакларына багышланган җыелышларны калдырмаска тырыша идек. Икешәр көн бара иде ул "йомгак"лар. Күпме шәхесләр күрәсен, күпме чыгышлар тынлап, күпме кызыклы фикерләр ишетәсең! Чыннан да, әдәби җәмәгатьчелек өчен вакыйга иде ул җыелышлар. Яшьләр дә, зыялы өлкәннәр дә көнозын йотлыгып тыңларлар иде чыгышларны, тәнәфесләрдә чама белеп кенә бәхәсләшерләр, алган тәэсирләрен күңелләрендә озак йөртерләр иде Күрәсен. ул заманда татар әдәбияты һәм сәнгате турында авыз тутырып ана телендә сөйләү, иркенләп фикер алышу очен бүтән урын да булмагандыр... Мәшһүр Матбугат йорты! Житмеш ел эчендә дөньяның бнк күп атаклы кешеләрен (сугыш вакытында. бигрәк тә) күргән истәлекле бина. Хәзер дә син әле исән. Әле хәзер дә синдә ике нәшриятыбыз (Татарстан китап нәшрияты һәм "Мәгариф”). Китап палатабыз. "Мәдәни жомга" газетабыз гомер кичереп ята. Бирегә хәзер дә килгәләп йөрибез, фикердәшләр. ™юрлапм^пек1^г(- Г>е^ ӘбС ’ Шулай ла' кҮ нелне тырнаган сорау бар: киләчәктә бу ге милли РУ*- китап рухы сакланып кала алыр микән’ Акшарлары купкан түшәмнәргә, тузган тәрәзә өлгеләрснә, күгәргән торбаларга карап күнелгә моңсулык инә Кемнәр кулына калып, киләчәктә кемнәр хужа булыр бу тарихи Үзәктә!. Татарстан язучыларынын чираттагы (ул вакытта, СССР Язучылар союзынын янартылган уставы нигезендә, съездлар биш елдан биш елга үткәрелә иде) съезды 1968 елны үтте. Бу съездны да яхшы хәтерлим Инде СССР Язучылар союзы әгъзасы булынган. берничә шигырь китабы чыгарылган, шигырьләрем турында байтак бәхәс-низагълар! мактау-тиргәүләр ишетеп шактый ук • чыныгылган, гаилә корылган, солдат хезмәте щ үтелгән Президиумга ук утыртып, идарә \ әгъзасы итеп тә сайладылар мине бу съездда. I Гармоник фон тудырыр очен өлкәнрәкләр , арасына бер ЯШЬ кешене сайлау г.1Дәге бар Ц инде ул! Ә бо.таи. гәршп бс ын сөйләгендә VII иче съезд, 1968 елның 25-26 март көинә- Штпиат йорты реидә Г. Камал исемендәге (хәзерге Тннчурин театры) гатар дәүләт академия (еатрынла узды. Съездны аксакал язучы. СССР Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәширон ачты Идарәнен ике съезды арасындагы (1965-1968) эшчәнлеге турында хисап докладны идарә рәисе буларак, Мирсәй Әмир ясады Ул язучылар ирешкән уңышлар һәм алда торган бурычлар турында сөйләп, язучылар оешмасының 25 кешегә артуын әйтте. СССР Язучылар союзы әгъзасы булган язучыларның саны III кешегә житкәнен белдерде Доклад буенча фикер алышуларда Г Ахунов, Л Гатьяничева (Мәскәү), Л Ихсанова. ф Хөсни. Г Камалнев (нәшрият директоры), Р Моствфин X Гыйлаҗен (Уфа). Р Харисов, В Ганиев (Мәскәү). Ш Рәкыйпов. Ә Давыдов. А Калган (Чувашсган). А Расих. М Салимжанов (режиссер), Сәхип Жам.зл (гарәп язучысы). Ж. Төржеманов һ б катнашты КПСС өлкә комитеты секретаре М. Вәлисв нотык сойләде 26 мартта яна идарә сайланды. Анын составына гүбәндәге язучылар керле Ибраһим Гази (председатель). Мирсәй Әмир, Гариф Ахунов (җаваплы секретарь). Гомәр Бәширов. Зәки Нури Равил Фөйзуллин. Хәсән Туфан. Фатих Хөсни. Сибгат Хәким. Афзал Шамов. Риза Ишморат. Хатип Госман Гази Кашшаф. Илдар Юзссв. Валерий Синсв. Ләбибә Ихсанова. Рафаэль Мостафин Шушы 17 кешенен бүген инде 4 се генә (Л Ихсанова. Р Мостафин. И Юэссн Р Фәйзуллин) исән Безнсн замандашлар булган нинди олпат заттарыбызны югалтканбыз! Ирексездән шигырь ютларын кабатларга туры килә "Кемнәр бар да. кемнәр юк!” Бу съезддан тагын икс нәрсә күнелдә җуелмас булып хәтердә калган Берсе — тәнкыйтьче. М Жөлил иҗатын өйрәнүче Рафаэль Мостафиннын чыгышы Чыгышның төп бер тезисы шул иде 1913 елда татар китаплары сан буенча хәзергедән күбрәк чыккан Әдәбият әһелләре арасында сөйкемле сөяк саналган, русча-татарча иркен сөйләшә һәм яга алган, дәрәҗәле Р Мостафиннын бу чыгышы партия түрәләре өчен һич тә көтелмәгән ХАТ булды Ничек инде революциягә кадәр шулай булырга тиеш ли (гәрчә тәнкыйтьче конкрет статистик саннар китереп, дәлилләп сөйләгән иде!)? Әнә бит. республика җитәкчеләренең берсе—татарлар рево копиягә кадәр тоташ грамотасыз булган дип бара! Нинди каршылык1 Дөресрәге партия линиясенә каршылык1 Бу чыгышка рәсми реакция катгый булды бер айдан Р Мостафин "Казаи утлары" журналының баш мөхәррире вазифасыннан азат ителде Икенчесе (монысын ул заман очен инцидент дип әйтем була)—бер төркем яшьләрмен театр балконыннан татар яшьләре өчен адәби журнал кирәк дигән эчтәлекле листовкалар очыруы Зал өстеннән ак яфраклар кебек листовкалар очып-әйләнгәндә президиумда—янәшәмдә утырган югары урын биләгән түрәләрнең чырайлары ничек үзгәргәне һаман күз алдында. Каушау һәм аптырау1 Нәрсә бу? Листовкалар очырткан студент егетләрне (Разил Вәлиев, Зөлфәт, М Мансуров) КГБ бүлмәләренә байтак йөрттеләр. Бу хәл (хәзерге күзлектән караганда гап-гади таләп) үзе һәм ана булган реакция—шул заман иҗтимагый тормышын характерлап торган бер күренеш иде. Аксакал язучылар Аккош кулендә. Сулдан уңга—Гоч әр Бзши/юв. Нәкый Исәнбәт. Нәби Дәули. Нури Арсланов Виктор Кулелькин рәсеме 1960-90 еллар. Бу чор татар әдәбиятынын алтын чоры булды бугай. Еллар ераклыгыннан шулай күренә. Р Мингалимов әйтмешли, "ул шулайдыр әле, уйласан” Әдәбиятның кадере булган чор. Язучы да үзен җәмгыятьнең кирәк һәм хөрмәтле кешесе санап, чагыштырмача иркен тоеп, көченә һәм киләчәккә ышанып ижат итте. Нигә язмаска? Максатын бар, хезмәтеңнән ләззәт тою бар, ин мөһиме— әсәрләреңне көтеп торган күп санлы укучылар бар. Әзме-күпме белемле кеше кибетләрдән яхшы китап эзли, күптомлы басмаларга берәр ел атлан язылып куя, таныш-бслеш аша берәр дефицит китап юнәтсә, төлке тоткан кебек, сөенә Атаклы язучыларның яна әсәрләрен вакытында укып бару—зыялылык билгесе санала. Айтматовның "Ак пароходы”на фикерен ничек9 Хемингуэйның соңгы романының русча тәрҗемәсе чыккан! Неруданың мемуар китабы кемдә бар икән? Исха- кыиның “Зөләйха”сын берәү машинкадан чыгарган!.. Кызыксына, укый иде халык! 80 еллар башында “Казан утлары” журналының 100 меңнән артык данә белән таралуы күп нәрсәне аңлата (заманында трамвай бәясе дә 3 тиен иле дигән шикелле, ул елларда миллионга якын тираж белән чыккан бөтенсоюз журналлары—"Но- вый мир", "Дружба народов", "Знамя" кебек журналлар хәзер тиражлары бсзнен "Казан угларьГннан ким булып—нибары 3-6 мен данә чыга). Әйе, укый иде халык. Татар телендә чыккан китапларның тиражлары да шактый югары шигырь китаплары—3-10 мең, проза китаплары—10-30 мен, балалар китаплары—10-100 мсннәр була иде Татар язучыларыннан, бездә генә түгел, илкүләм популярлары мәйданга чыкты. Шуларнын ин күренеклесе, алда әйтелгәнчә, Г Әпсәләмов булды Г Кутуйнын "Тапшырылмаган хатлары” шикелле, Г. Әпсәләмов романнарын, беренче чиратта "Ак чәчәкләр"не, миллионлаган төрле милләт вәкилләре йотлыгып укыды Татар-башкорт укучылары арасында Ә. Еники дә аерым бер урын тотты; аның “Әйтелмәгән васыят”ен укымаган зыялы зат катмагандыр Саный китсән, бар иде популяр әсәрләр. Ш. Хөсәеновнен "Мәхәббәт сагышы”, И Юзеев- нсн "Таныш моннар"ы, X. Вахитнен "Беренче мәхәббәт”е X. Туфан, С. Хәкимнәрнең шигырь, поэмалары, Г Афзал, Ш Галиевләрнең юмор-сатира, Роберт Әхмәтжановнын лирик шигырьләре "Давыл хәбәрчеләре” сыман 60 еллар башында әдәбиятка килгән яшь шагыйрьләр иҗатына игътибар аеруча зур булды Республика газеталарында атна саен диярлек дискуссион характердагы зур-зур мәкаләләр чыкты. Традицияләр, новаторлык, формализм, "ирекле шигырь" Мәш килде әдәби мөхит! Чорлар турында сөйләгәндә табигы и процесс— әдәбиятта буыннар алышынуы турында да искәртеп узу кирәктер Чыннан да. өлкән язучылар (XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башында туганнар) 70-80 елларда узләрснен дөньялыктагы гамәлләрен йомгаклап киләләр иде инде Төп әдәби мәйданны исемнәре 50 нче еллар урталарында һәм бераз сонрак күренә башлаган буын яулады. Алар— прозада Г Ахунов, Р. Төхфәтуллин. Н Фәттах. А. Гыйләжен, М Рафиков. 0 Баян. Ш Бикчурин. Б Камал. М Мәһдиен. X Камал. А Тимсргалин. X Сарьян. Э Касыймов. М Хужин. М Юныс Ф Шәфигуллин, Т Әйди. М Маликова. М Хабибуллин. В Нуруллин . шигърияттә.—алдагы абзацта әйтелгәннәрдән тыш. Р Гәрәй М Шабаен Ш Анак ( Соләйманова. Ф Яруллин. Р Фәйзуллин. Рәш Әхмәтжанон. Р Харис. Р Мингалим. Г Рәхим. Р Гатауллин. К Сибгатуллин. А Хәлим М Әгьләмов. Зөлфәт драматургиядә—X Вахит. Ю Оминов. Ш Хосәенов. Т Миннуллнн. Батулла. Р Хәмид. . әдәбият гыйлеме һәм тәнкыйтьтә—Мансур Хәсәнов. II Нуруллин. Ә. Кәримуллин. И Ахунжанов. Н Юзисв. М Госманов. А Әхмалуллин. Ф М\- син. Т. Галиуллин. Ф Урманчс. X. Миннегулов ҺО с иароа мЪюият*а кии-ан иш.ынрн пр ( I 1.ЫН уңга - Ренат \арш Рави / Фай I тн Ростлм Минлиичт, Гарай Ратин 19~1 «п Бу урында сугыштан соңгы шактый дистә еллар буена татар әдәбияты барышына нык тәэсир иткән берничә фактор турында әйтү мөһим Алар— Ваган сугышы. Татарстанда нефть чыгару, сонрак КамАЗ төзелү Ватан сугышы, дөньякүләм фажмга буларак, күп халыклар яшәешендә чагылыш тапса, ә нсфгь белән КамАЗ турыдан туры Татарстан, бигрәк гә гатар халкы язмышына кагылды Республиканың йөзе кешеләрнең кальбе үзгәрде Татарстанда читтән килгән халык күбәилс. яшь һәм көчле килмешләр армиясе хасил булды Рәсми идеология индустриаль казанышларга дан җырларга өндәде. "Хезмәт кешесе образы" дигән ясатма термин туды (безмен әдәбиятның каһарманы гомер гомергә хезмәт иясе булды ләбаса') Социалистик реализм методы алымнарына тугьрылыклы булып, эшче сыйныфын, хезмәт романтикасын сурәтләгән (яки сурәтләргә тырышкан) байтак әсәрләр, китаплар чыкгы "Гади кешеләр" (И Гази). "Хәзинә' (Г Ахунов). Томан аша (Э Касыймов). "Зәй энҗеләре" (А Гыйләжсв). "Каты токым Ш Бикчурин >1 һәм су" (Ә Баянов). "Тау белән тау очрашмаса ла” (М Хабибуллин) Саналган нар- проза әсәрләре, бүтән жанрлардан да мисалларны китерергә була. Болар, ншсиә соиишгь заказ белән язылган әсәрләр Бу күренешне яна дип гә әйтеп булмый 30 елларда, бигрәк тә СССР язучыларымы»! I съездыннан сон. булган иде инде андый хәлләр Язучылар, ин әүвап. завод фабрикалар тарихын язарга, “металл җыры н яңгыратырга, "мотор гигантмын сурәтләргә, миллионнарның энтузиазмы н күрсәтергә тиеш иде. Бу чорнын ядкарьләре-Ш Камалнын Матур туганда" I’ Ильяснын "Горизонт" кебек әсәрләре Әлбәттә, республикадагы баш әйләндергеч үзгәрешләр, нсфгь һәм КамАЗ инду- стрнясс белән бәйле контрастлар, унай (заман технологиясен үзләштерү. халыкара бәйләнешләр ныгу, техник интеллегенция оешу. 1агзар салу. торакларны газлаш н.|ру II б ) һәм тискәре (авыллар бетү, экологик кризис, ммллилскнсн асылы кимү әхлаксызлык, ассимиляция, татар телемен кысрыклануы һ 6.) күренешләр язучы - 1ар ижатьгнда чагылыш табарга тиеш иде Һәм ул шулай булды да Әмма Хикмәт шунда: чагылыш нинди дәрәҗәдә һәм нинди тирәнлектә булды сон’’ Дөресен әйтик. нигездә, авылдан чыккан татар язучысы ФТР (фәнни-техник революция) тудырган бу хикмәт-тамашалар алдында, табигый. югалып та калды. Югалырсын да. фантазия белән күз алдына китерик: идиллик-патриархаль тормыш белән яшәп ятучы авылнын су тегермәне янына НЛО корабы" төшсен дә, шуны анлап-белеп кара әле! Вәзгыять, халәт, әзерлек шулайрак иде Әйткәнемчә, тырышмады түгел, тырыштылар язучыларыбыз. Алар—командировкаларга барып, буровойларда, кыр вагоннарында, тулай торакларда. баракларда булдылар. бораулаучылар, ташчылар, шоферлар, торбачылар белән (өстән юнәлтелгәнчә. нәкъ чын хезмәт кешеләре белән) аралаштылар һәм шулар тормышы турында яздылар да Нишләтәләр бу җирне? Байлык кая китә? Бу гамәлләрнең ахыры ни белән бетәчәк? Бу хакта дөнья танырлык итеп язылмады, һәрхәлдә, язылып та дөнья күрә алмаган берәр зур әсәрне белмим мин. Төзелешләр мәйданын хәтерләткән республика тормышында майлы киемле хезмәтчәннәрдән тыш. идарәчеләр, югарыдан куелган стратегик максатны тормышка ашыручылар катламы—Табеевлар. Шмаревлар, Васильевлар. Шашиннар. Мингәрәевләр. Лемаевлар. Бехлар һәм тагын күпләр бар иде. Татар язучылары алар белән якыннан аралашып, якындагын гына түгел, ерак офыктагы булачакны фаразлап, җитәкчеләр белән бер дәрәҗәдә яки. хәтта өстәнрәк торып ижат итә алмадылар Берәүне дә гаепләргә җыенмыйм. Әлеге әфәнделәр туры һәм күчерелмә мәгънәдә дә бүтән телдә сөйләшәләр иде шул Язучылар төзелеш мәйданнарында. 80 еллар. Ватан сугышы—60-90 елларда да әдәбиятыбызның төп темаларыннан берсе булып ката бирде Фронтта катнашкан язучылар, хәтерләрен янартып. яна әсәрләр яздылар (“Мәңгелек кеше"—Г Әпсәләмов. “Дуга"—С. Хәким. "Муса"—Ш Маннур. 'Җимерелгән бастион"—Н. Дәүли. "Йолдызлар шаһит"—Ә. Галиев. "һәрксмнсн гомере бер генә”. Безне өйдә көтәләр"—X. Камал. “Без дә солдатлар идек"—Ә. Еники. «Яшьлек утравым»—Ә Маликов ) Сугыш чорын күреп үскән кайбер яшьрәк язучыларыбыз да. өлкәннәр үрнәгендә, хәрби-патриотик тәрбиягә өлеш кертәбез дип ижат иттеләр (“Кайда син. Жан?". "Кызлар—йолдызлар"—Ш Рәкыйпов. "Легенда егетләре"—С. Шакир һ. б.) Бу әсәрләрнең күбесе сугыш темасына 50 елларда язылганнардан шактый ук аерылалар иде Элгәргеләрендә сугыш (без яшь чакта күргән "Взятие Берлина Смелые люди" кинофильмнарындагы шикелле), күбрәк батырлык мәйданы кебегрәк күрсәтелсә, сонгыларында. кешелек фаҗигасе буларак, кеше язмышлары аша реаль чынбарлыкта чагылдырыла башлады. Башкача мөмкин дә түгел иде. Әдәбият сөючеләр бүтән халык язучыларынын сугыш турында язылган әсәрләре белән дә яхшы ук таныш иде. Әйтик. В. Быковнын "Сотников". К Симоновнын “Живые и мертвые”, Й Авижюснын “Потерянный кров". В. Астафьевньщ "Плацдарм". "Последнии поклон” һ. б... В. Ажаевнын "Мәскәүдән еракта . С. Бабасвскнинын "Алтын йолдыз кавалеры". М Бубенновнын "Ак касн"нарын уку заманнары үткән иде шул Безнен буын яшь чакта сугыш турында күп укыды. Яттан пафос, ялган батырлык күп булган ул әсәрләрдә, ә кешеләргә дөреслекне белү кыйбат. Шәхсән мин үзем. X. Мөжәйнен "Сугыш көндәлекләре" дигән документаль язмаларын сугыш турында язылган бик күп ясалма әсәрләрдән өстен саныйм. Бу чорда, әлбәттә татар әдәбиятынын жанын тәшкил иткән авыл дөньясын, анын кешеләрен тасвирлау тагын да жанлана төште Бу хакта дәлилле итеп күп сөйләп булыр иде. кайбер әсәрләрне атап китү белән генә чикләнәм "Әйтелмәгән васыять —Ә. Еники. Артта калган еллар"—Н Фәттах. ' Берәү". "Язгы кәрваннар"-А. Гыйләжев. “Шинельсез солдатлар"—В. Нуруллин. "Тау ягы повестьГ— Ә. Баян, “Бер ананын биш улы"—X. Сарьян . Сугыштан сонгы чордагы авыл турында язылган әсәрләрнен ин характерлыларын Мөхәммәт Мәһдисв ижат итте дип беләм. Анын әсәрләрендә—сугыштан сонгы авыл рухы бөтен нечкәлекләре белән чагылып! таба. Әсәрләренең берсен генә аерым искә алу килешми кебек "Без—кырык беренче ел балалары". “Фронтовиклар", “Кеше китә, җыры кала". “Торналар төшкән җирдә... Гомумән. М Мәһди - евнең әдәби иҗатта үзен, "мин 60-90 еллар язучысы" дип тә әйтерлегс булды 60 еллар ахырында әдәбиятка килеп, утыз еллап ижат игеп, ни аяныч. 90 еллар уртасында, үлмәс әсәрләр калдырып, китеп тә барды Татарнын бар дөньяга шауларлык тарихы булса да. дөресен әйтик, аны юньләп белгәннәр бик сирәк Жинелгәннәр үзенсн чын тарихын яза алмый Жингәннәр үзләренең үткәнен бөекләтеп язганда, аста калган халык тарихы юкка чыгарыла Шулай да халык тәне суынмаган бит әле! XX гасырны» беренче чирегендә тарихи әсәрләр язу беркадәр башланса да. 30-50 елларда бу хәрәкәт туктап кала Ниһаять, 60 еллар башында әкренләп “боз кузгалды", “беренче карлыгачлар"дан—Н Фәтшхнын “Этил суы ака торур" әсәре булды Бераздан шул ук авторныңС ыпыра торган уклар"ы язылды Соңрак бу эшкә М Хәбибуллин (“Кубрат хан"). Ж Рәхимов (“Батырша"). Р. Батулла ("Сөембикә кыйссасы"). Ф Латыйфи ("Хыянәт") кебек азучыларыбыз алынды Әдәбиятта! ы төп казанышлар турында сөйләгәндә, бу дәвердә Республиканың (сонрак Дәүләт дип әйтелә башлады) Г Тукай премиясен алган әсәрләрне һәм аларнын авторларын искә төшереп үтсәк, әдәби хәзинәбез тулырак күз алдына килер Кырыктан артык лауреат язучынын утызга якыны бу дәрәжатс исемне 60- 90 елларда алган. Укучыларыбыз өчен мәгълүмат тулы бер бөтен булсын өчен, еллар исәбен чигендереп, бүгенге көнгәчә булган лауреатлар исемлеген хронологик тәртиптә гулысынча санап китик Әхмәт Фәйзи—“Тукай" романы өчен (1958) (Тукай премияләрен бирә башлау шушы елдан башлана) Габлрахман Әпсатәмов— “Сүнмәс утлар" романы (1959), Сибгат Хәким- По эову Лснмна". "Жил исми— яфрак селкенми" исемле шигырь китаплары өчен (1960). (1961-1965 елларда премия бирелү туктатылып торылды). Хәсән Туфан—"Сайланма әсәрләр" китабы (1966) Нәкый Нсәнбә! “Татар халык мәкллләре" дигән өч томлы хезмәт (1%8). Ибраһим Гази—“Онытылмас еллар" роман-трилогиясе (1969). Фатих Хөсни—"Гыйльмениса һәм анын күршеләре" повесте (1972). Шәүкәт Гали—“Гажәп хәлләр, мәзәк хәлләр". “Котбетдин мәргән". “Шәвәли'. "Тәмле йорт” китаплары (1972). Гариф Ахунон “Чикләвек төше" повесте (1973). Мирсәй Әмир Агы Идел" пьесасы (1974). Нил Юзисв- Шигырь гармониясе". "Хәзерге татар поэтикасы" китаплары (1974), Диас Вәлиев Длрю тебе жнзнь" (русча) пьесасы (1976). Марс Шабаен Җикән камыш”. "Онытма". “Сине ллим" дигән шигырь китаплары (1976). Гамит Афзал—"Айлы кичләр" китабы. “Борылам да карыйм" исемле шигырь инклы (1977) Якташлар Татарстанның хагык шагыйре Сиогат Хәким, халык язучылары Гариф Ахунон \Һпәичәт Мәһдиен Арткы планда- шагыйрә Рош Хәт\ пина 19В4ет Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе турсаюларыннан бер төркем Утырганнар, сулдан уңга— Зиһат Хәбибуллин. Җәүдәт Фәйзи. Шәхсәнәм Әсфәндиярова. Хәсән Туфан. Александр Ключерев; басканнар—Эрнест Гельмс. Айрат Арсланов. Марсезь Сә.ши.җанов. Николай Ключерев. Шәүкәт Биктиииров 1970 ел Рави.’1 Фәйзуллин—“Шигырьләр һәм поэмалар" китабы (1978). Туфан Миннуллин—"Ай булмаса. йолдыз бар” драмасы (1979). Илдар Юзеев—“Таш диварлар авазы". Өзелгән кыллар" поэмалары (1980). Атилла Расих—“Язгы авазлар . Ике буйдак . “Ямашев" романнары (1981). Ибраһим Нуруллин—“Тукай турында китаплар" (1982). Аяз Гыйләжев— “Жомга көн кич белән". “Әтәч менгән киртәгә" повестьлары (1983), Әмирхан Еники—“Повесть һәм хикәяләр" (1984). Гәрәй Рәхим- “Кара йөзләр" операсы өчен либретто (1984), Нури Арслан—“Иделем—Илем" исемле шигырь һәм поэмалар китабы (1985). Хисам Камал—“ һәркемнең гомере бер генә”. “Безне өйдә көтәләр" китаплары (1986). Марсель Зарипов “Поступь моей республики". “Выгодный оборот" исемле публицистик китаплар (1987). Мәхмүт Хәсәнов—"Язгы аҗаган" романы (1988). Мөхәммәт Мәһдиев—“ Кеше китә—жыры кала , Торналар төшкән жирдә". "Бәхилләшү" повестьлары (1990). Әбрар Кәримуллин—“У истоков татарской книги". “Татарская книга XX века' һ. б. китаплары (1991). Гөлшат Зәйнашева—“Илле жыр" китабы (1991). Мөдәррис Әгъләмов— "Киләчәккә кайту". "Мин әйттем" исемле шигырь китаплары (1992). Ринат Мөхәммәдиев—“Сират күпере" романы (1993). Нурихан Фәттах—“Сызгыра торган уклар" романы (1994). Фәнис Яруллин—“Жан авазы" шигырь китабы (1995). Гомәр Бәширов— “И язмыш, язмыш" китабы (1996). Ренат Харис—"Хисемнен җисеме" исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы (1997). Роберт Миннуллин— "Күчтәнәч" исемле китап (1998). Әхсән Баянов—"Урланган ай" китабы (1999). Зөлфәт (Маликов Дөлфәт)—“Ике урман арасы". “Йөрәгемне былбыл чакты" шигырь китаплары (2000). Роберт Әхмәтжанов—“Тургай тәрәзәсе". Кичке кошлар" исемле шигырь китаплары (2001). Якуб Зәнкиев—"Иртыш таңнары" романы (2002). Мосәгыйт Хәбибуллин—“Кубрат хан" китабы (2003), Миргазиян Юныс Атьбатрос язмышы", публицистик язмалар (2004). Жәмгысе—кырык дүрт язучы, илледән артык әсәр (Бу исемлекне җентекләбрәк укыган кеше анларга кыен моментларны да искәртер: әйтик, бу премияне Д. Вәлиев 1976 елда алса, ә Ә. Еникигә 1984 елда: М. Зариповка—1987 елда булса, ә Г Бәшировкә—1996 елда бирелә Милли әдәбият заруриятеннән караганда, бу язучыларнын "авырлык категорияләре" төрле, бүгәнчәләп әйтсәк, пәри башка да. жен башка! Мондый алогизмнар тагын бар әле бу исемлектә Гомумән. Тукай премияләре тарихы—үзе бер патетик драма ул. Әгәр кырык дүрт язучы лауреат булса, ин киме тагын шул чама санда башка дәгъвачылар да булган бит әле. арасында лаеклылар да. Күпме эмоциональ киеренкелек, дулкынланулар, тетрәнүләр, сөенечләр, үпкә-рәнҗүләр! Язар өчен аерым бер тема). Тукай премиясенә лаек булган әсәрләрне иҗат итүдә Язучылар оешмасынын тәэсире яки файдасы күпмедер, анысы бәхәсле, әмма өләшүдә, ягъни бирелү процессында роле шактый (тәкъдим итү. премияләр комитетында яклау), һәрхәлдә моңарчы шулай булып килде. Дөрес, соңгы елларда Язучылар берлеге тәкъдим иткән кандидатлар лауреатлыкка бик “үтми" башладылар әле "Торгынлык" еллары Кем ничек кенә бәяләмәсен, “җитлеккән социализм" чорынын үз тәртибе хөкем сөргән тотрыклы ла иле ул еллар. Коммунистлар партиясенең кайбер демократик алымнарны үзләштереп идарә итүенен үч апогеенә җиткән еллары Язучылар союзлары ла. партиянен ышанычлы таянычы буларак (дөрес, язучы халкы арасында да төрлесе бар диссиденты да. эзоп телендә язучысы да..үз функциясен төгәл үтәп килә Партҗыелышлар да. политукулар да. семинарпленумнар да планлы рәвештә бара. Әлбәттә, язучыларнын ин югары органы булган съездлар да Мозаик пландагы язмамны бер үзәккә җилемләп торучы әнә шул съездларга янәдән кайтыйк. Бу дәвердә язучыларыбыз делегат булып өч төрле дәрәҗәдәге съездларда катнашалар СССР. РСФСР. ТАССР съездларында (бу елларда СССРнын биш—IV-VIII съездлары. РСФСРнын биш—II-VI съездлары. Татарстанның җиде—У-Х1 съездлары үтте). Безнен әдәби хәрәкәт тарихы—үз съездларыбызда. Аларнын байтагы турында информацион характерда гына булса да язып уздым инде Хәзер чираттагылары турында да әйтеп үтим (бәлки кемнәргәдер бу кадәр саннар, исемнәр, далалар санап китү ошап та бетмәс, әмма социологик эссе характерындагы язмамдагы фактик материал әдәбият тарихын өйрәнүчеләр өчен киләчәктә кирәк булуы ихтимал). Татарстан язучыларыныц VIII съезды 1974 елнын 24-25 май көкнәренлә Казаннын поли гик- мәгариф йортында үткәрелде. Татарстан Язучылар союзы идарәсенең 1968- 1974 еллардагы оештыру-ижат эшчәнлегс турында отчет-хисап докладын 'Зәки Нури ясады. Моннан тыш. проза турында Гариф Ахунов. поэзия турында Илдар Юзеев. драматургия буенча Туфан Миннуллин. тәнкыйть турында Рафаэль Мостафин. балалар әдәбияты буенча Ләбиб,» Ихсанова. рус язучыларыныи ижаты турында Тихон Журавлеи докладлары тыңланды Ревизия комиссиясенең отчетын комиссия председателе Гариф Гобәй ясады 25 май көнне докладлар буенча фикер алышуларда Р Ишморат. Ә. Баян. Ү Саттаров. С. Хәким. Р Фәйзуллин. Н Жиһанов (композитор). Ф Миннуллин. Ш Хамматов. X Госман. А Әхмәдуллин. Ә Маликов. Р Жиһаншина (артистка). 0 Тумашен (рәссам) һ. б катнашты Съездга килгән кунаклардан С. Михалков (Мәскәү). О. Савицкий (Минск), Ф Гарип (Киев). Б Байкабулов (Ташкент). А Алиев (Ашхабад). А. Аетбаевл (Фрунзе). И Араз (Баку). Н. Дедушкин (Чабаксар). И Псняев (Саранск). С Вишнсвский (Йошкар-Ола). Г Сабитов (Ижевск) котлау-чыгышлары ясадылар Съездда КПСС өлкә комитеты секретаре М Вәлисв речь белән чыкты Съезд тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул итте, союзнын җитәкче органнарын сайлады Идарә составына түбәндәге язучылар сайланды Гариф Ахунов (председатель). Равил Фәйзуллин (җаваплы секретарь). Мирсәй Әмир. Азат Әхмәдуллин. Гомер Бәширов. Әхсән Баянов. Марсель Зарипов. Мәдинә Мал икона Әдип Маликов. Туфан Миннуллин. Зәки Нури. Вакыйф Нуруллин. Геннадий Паушкин. Атилла Расих. Шамил Рәкыйпон. Гәрәй Рәхим. Хәсән Туфан. Мөсәгыйт Хәбибуллин (оештыру эшләре буенча секретарь). Сибпгг Хәким. Марс Шабаен. Илдар Юзеев. Рсни «ия комиссиясе председателе итеп Рәис Даутов сайланды Бу рәсми хроникага гартым белешмәгә тагын нәрсә өстәргә? Шул елларны характерлый торган кайбер фактлар, вакыйгалар Ленинмын тууына 100 ел. Татарстан АССР тезелүгә 50 сл тулган еллар бу (VI! белән VIII съезд арасын әйтүем» Габдуаа Тукайның тууына КЮ ел ту.глгм кчн/ы/н>ә КашнОа аның ш емсн<>з. е шет ачы н>ы 1986 «и Шуңа күрә бу даталар унае белән Казанда да, Мәскәудә дә бик күп чаралар үткәрелгән Конкрет язучылар тормышына караган вакыйгалардан—Муса Жәлил турында “Ленфильм”да “Моабитская тетрадь" исемле кинофильм чыга; өлкән язучыларыбыздан Н Исәнбәт, X. Туфаннарның 70 яшьлек юбилейлары үтә; С. Хәкимгә РСФСРнын М. Горький исемендәге премиясе бирелә; татар язучылары Донбасска барып әдәбият көннәре үткәрәләр, шул ук жәйне (1972) Ворошиловград өлкәсеннән жавап визиты белән украин язучылары Татарстанга килә. Бу елларда Татарстан комсомолынын М Жәлил исемендәге премияләре булдырыла. Язучылардан беренче лауреатлар: И Юзеев (1970), Р Фәйзуллин (1972). Гомумән, ассызыклап әйтеп үтәргә кирәк, 70 нче еллар башында яшь иҗат көчләренә Яшь шагыйрьләр Волга лагерында. хакимият тарафыннан игин- Ф*" иая-Лгя.™ Акъегет ЯМ»я« Ьфт . _ Марсель Галиев. 1972 ел. бар зур булды 1969 ел ахырынла ВЛКСМнын Татарстан өлкә комитеты каршында ‘'иҗади яшьләр оешмасы" төзелде, җитәкчесе итеп Р. Батулла билгеләнде Шул елларда Актерлар йортында үтә торган "Ядкарь" кичәләрен өлкәнрәк буын иҗатчылар яхшы хәтерли булыр Халыкара яшьләр лагеры—"Волга”да (“Идсл”дә) һәр ел саен яшь язучылар, рәссамнар, композиторлар, актерлар катнашында бер атнага сузыла торган республика семинарлары VI1 нче съезд белән VIII нче арасында идарә җитәкчелегендә дә үзгәреш булды. 1968 елда язучылар союзы җитәкчесе итеп И Гази сайланган иде. Рәис статусында ул СССР Верховный Советы депутаты, РСФСР Язучылар союзы секретаре, КПССнын өлкә комитеты члены. КПССның чираттагы съезды делегаты булды Әмма 1971 елнын февралендә И Гази көтмәгәндә вафат булды Анын урынына 3. Нури билгеләнде. Шуна күрә Союз идарәсенең 1968-74 еллардагы оештыруижат эшчәнлеге турында отчет-хисап докладын ул ясады да. Рәислек елларында 3. Нури да СССР Язучылар союзы секретаре булып эшләп алды. Татар язучыларынын IX съезды 1979 елнын 23-24 ман көннәрендә үтте. Анда өч йөзгә якын язучы, Мәскәүдән. союздаш һәм автономияле республикалардан килгән кунаклар, Татарстанның партия, профсоюз һәм комсомол оешмалары вәкилләре, сәнгать эшлеклеләре, промышленность, авыл хуҗалыгы һәм культура хезмәткәрләре катнашты. Съездны шагыйрь Сибгат Хәким ачты Республика язучыларынын иҗаты һәм идарә эшчәнлеге турында хисап докладын Гариф Ахунов ясады Ревизия комиссиясенең биш еллык эше белән Рәис Даутов таныштырды. Өстәмә докладлар— Атилла Расих (проза). Нил Юзиев (поэзия), Азат Әхмәдуллин (драматургия), Мөхәммәт Мәһдиев (тәнкыйть), Шәүкәт Галиев (балалар әдәбияты), Марсель Зарипов (очерк һәм публицистика), Геннадий Паушкин (рус язучылары ижаты), Илдар Юзеев (яшь язучылар белән эшләү). Әдип Маликов (Әлмәт оешмасы эшчәнлеге) тынланды. Фикер алышуларда 3 Нури, Р Мостафин. Ә Гаффар, Ф Мусин, К Тимбикова, Ә. Тумашев (Рәссамнар союзы), В Нуруллин. Ш Хамматов (Журналистлар союзы). Ф Газизуллин (Комсомолның Татарстан өлкә комитеты секретаре, сонрак Россиянен дәүләт милке министры булды), Ф Әхмәтов (Композиторлар союзы) һ. б. катнашты. Съезд кунаклары С Михалков (Мәскәү). Ә Мирзаһнтов (Башкортстан), А Мороз (Украина), Ш Муртазаев (Казакъстан). Л. Прокша (Белоруссия). А. Емельянов (Чувашстан), О Абдрахманов (Каракалпакстан), Н Нефедов (Мәскәү) татар әдәбиятын олылап, коллегаларына тәбрик һәм кинәш сүзләрен җиткерделәр Съездда, шулай ук КПСС өлкә комитетынын идеология буенча секретаре М. Вәлиев чыгыш ясады Съезд Татарстан Язучылар союзы идарәсен түбәндәге составта сайлады Гариф Ахунов (председатель). Азат Әхмәдуллин, Әхсән Баянов. Шәүкәт Галиев, Тәлгат Галиуллин, Әдип Маликов. Мәдинә Маликова, Туфан Миннуллин. Роберт Миннуллин. Фәрваз Минну.ътин (жаваплы секретарь), Мөхәммәт Мәһдиев, Зәки Нури. Вакыйф Нуруллин, Геннадий Паушкин. Атилла Расих, Хәсән Туфан. Равил Фәйзуллин. Сибгат Хәким. Ренат Харис. Илдар Юэсев. М Хәбибуллин оештыру эшләре буенча секретарь итеп билгеләнде Республика Язучылар союзынын ревизия комиссиясе председателе итеп янадан Рәис Даутов. Әдәби фонд председателе итеп Азат Әхмәдуллин сайланды Рәсми белешмә стилендә тагын бер съезд—X съезд турында да информация биреп узыйк Алай эшләгәндә, бу икс съезд хисап биргән унъеллык (1974-1984) турында кайбер фикерләр әйтеп, гомумкүзәтүләр ясау жикелрәк булыр Ул елларны күз алдына китерү өчен анык ориентирлар бу—Язучылар союзында рәис булып Гариф Ахунов торган еллар. Партия өлкә комитетында идеология буенча жаваплы жнтәкчеләр—секретарь (өченче секретарь дип йөртелә иде) Мөжәһнт Вәлиев, культура бүлеге мөдире Мөдәррис Мусин. куратор-инструктор Илгиз Хәйруллин Минем ү земә лә бу чорда—1973-77 еллар аралыгында Я зучылар союзында жаваплы секретарь (рәис урынбасары) булып эшләргә гуры килде Шу на күрә байтак вакыйгаларнын турыдан-зуры шаһнтемен Татарстан азучыларының X съезды 1984 елнын 21-22 май көннәрен.» Казаннын Молитнк-мәгариф йортында үтте. С ьездны шагыйрь Сибгат Хәким ачты Республика нзучыларынын ижади эшчәнлеге һәм идарәнен ике съезд арасындагы биш еллык эше турындагы отчет-хисап докладын идарә председателе Гариф Ахунов ясады Съе 1ДНЫН беренче көнендә өстәмә докладлар ла тынланылды поэзия (Илдар Юзесв), прози (Мөхәммәт Мәһдиев). драматургия (Туфан Миннуллин). тәнкыйть (Тәлгат Галиуллин). балалар әдәбияты (Шәүкәт Галиев). очерк һәм публицистка (Марсель Зарипов), рус язучыларынын ижагы (Нонна Орсшнна), тәржемәчеләр эшчәнлеге (Кыям Миңлсбасв) 22 майда съезд эшен дәвам иттерде, докладлар буенча фикер алышулар булды. Чынаш ясаучылар—С Михалков (Мәскәү), Разил Вәлиев, Р Мочәммәдиев. Р Мин- галнм, Р Миннуллин, Н. Дориэо (Мәскәү), Р Харис, Г Шәрәфетдинов (Татарстан китап нәшрияты директоры). Б Мөлеков (композитор) һ б. Татарстан язучылары форумын Ә Мирзаһитов (Башкортсган) А Емельянов (Чувашстан), Г Имамвсрдиев (Әзәрбайждн), В Карамазов (Белоруссия). К Укаев (Кыргызстан). Т. Тула (Үзбәкстан). Н Бәйрәмон (Төркмәнстан). Г Җумаморагов (Карикалпакстлн). II Рыбаков (Мари-Эль), С Самсонов (Удмуртия) ыбрикләлс Съездда, шулай ук, КПССнын Татарстан өлкә комитеты секретаре М Вәлиев чыгыш ясады Съезд Татарстан Язучылар союзы идарәсснси һәм реви зия комнссиясснен яна составларын сайлады Съездда сайланган идарә әгъзалары Туфан Миннуллин (председатель). Азат Әхмәдуллин. Гариф Ахунов. Николай Алешков. Әхсән Баянов. Ра- шл Вәлиев (председатель урынбасары). Шәүкәт Галиев, Тәлгат Галиуллнн. Әхәт Гаффар. Аяз Гыйләжсн. Зөлфәт Маликов. Әмирхан Еники. Мөхәммәт Мә1иисв. Мәдинә Маликова, Роберт Миннуллин, Фәрваз Миннуллин. Флүн Мусин, Ринат Мөхәммәдиев. Вакыйф Нуруллин, Нонна Орешина, Равил Фәйзуллнн, Мөсәгыйт Хәбибуллин (жаваплы секретарь), Сибгат Хәким, Ренат Харис, Илдар Юзеев. Ревизия комиссиясе председателе итеп яңадан Рәис Даутов сайлана "Казан утлары” журналының баш редакторы итеп Ренат Харис расланТатарстан язучычарының А съездында катнашучылардан бер төркем Сулдан уңга—Лирон Хәмидугчин. Ибраһим Нуруллин. Сакен Жунусов. Шерхан Мортазаев. Зөһрә Мирзаһитова. Әегэт Мирзаһитне. Әмирхан Еники. Туфан Миңнулл ' ,п ' ,п ~~ I 1979е Еллар агышына, эш барышына карап дигәндәй, тора-бара идарә составында да үзгәрешләр булды. Р Вәлиев Республика китапханәсенә (хәзер Татарстан республикасы милли китапханәсе дип атала) директор итеп билгеләнгәч, рәис урынбасары вазифаларын Ризван Хәмид башкарды, соңрак аны Гәрәй Рәхим алыштырды. 1970-1980 еллар (үзгәртеп кору чорына кадәр), мөгаен, күпмилләтле Совет әдәбияты дип йөртелгән әдэбиятнын ин югары биеклегенә ирешелгән еллары булгандыр. Ин яхшы дип саналган әсәрләр Ленин, СССР Дәүләт премияләре белән билгеләнделәр. 80 еллар ахырында илкүләм танылган дистәләгән язучыга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирү хәлләре дә булып алды. Бөтенсоюз, хәгга бөтендөнья масштабындагы дан-хөрмәткә лаек булганнар арасында, руслардан тыш, бүтән халыкларнын әдипләре дә бар иде Гадәттә, һәр республикадан берәр зур шәхес күтәрелде яки күтәрделәр (Ч Айтматов—Кыргызстан, Э. Межелайтис—Литва, Р Гамзатов—Дагстан, М Кәрим—Башкортстан. Д. Көгелтинов— Калмыкстан. С Капутикян—Әрмәнстан, К. Кулиев—Кабарда-Балкар) Совет әдәбиятының балкыган чорында бу когортада татар әдәбиятыннан да берәр вәкил булуы көтелгәндер Табигый хәл. Төрле тарафларга таралып, әле татарлыгын җуймаган милләттәшләргә дә горурлык хисе тудырыр өчен дә кирәк булгандыр әле андый шәхес. Әмма, популярлыклары һәм рәсми танылуы буенча Р Гамзатов яки Ч Айтматовлар дәрәҗәсендәге шәхес бездә пәйда була алмады. Дөрес, заманында Г Әпсәләмовне, Н Исәнбәтне Социалистик Хезмәт Герое ясарга дигән фикерләр булгалады. С. Хәким Ленин премиясенә тәкъдим ителеп каралды Барып чыкмады, шул заман өчен бездән “символ" табылмады. Юкса, яхшы әсәрләр тудырган һәм перспективасы булган әдипләребез бар иде шикелле. Берәү дә классик булып тумый Биючснен итәкләре бии-бии кыскара дигән шикелле, әдип кеше дә, шартлар, мөмкинлек һәм терәк булганда гына үсә ала. Бәлки, үзебезнең “милли менталитет"ыбыз—бер-беребезнен үсүеннән күпсенүебез комачаулагандыр; бәлки биек сәяси Олимптан—татарларга бу чор өчен Муса Жәлил дә җитеп торыр, дип исәпләгәннәрдер Әмма ул чорда "бөтенсоюз аренасьГна чыгып, татар әдәбиятын бүтән халыкларга да белдерү нияте белән ижат итүчеләр дистәләгән иде Бу— нормаль хәл, һәрхәлдә ул еллар өчен табигый хәл. Әсәреңне донья базарына чыгарып сынау теләге, хәтта, хуплауга лаек. Әмма бу ярышнын үз тәртибе, үз кануннары бар: әсәрен дөнья телләренә, безнен шартларда, беренче чиратта, рус теленә тәржемә ителү мөһим иде. Бу чорда, чыныннан да. байтак татар язучыларынын әсәрләре Мәскәү нәшриятларында русча тәрҗемәдә чыкты да Бер елда Үзәкнен төрле дәүләт нәшриятларында ун-унбиш. кайбер елларны егермеләп китап чыга иде. Араларында, урта кул авторларныкы очраштыргаласа да, нигездә, хәзинәбездә булганнын ин яхшы дигәннәре чыкты. Әгәр тәрҗемә булмаса. шул ук Җәлилне яки Әпсәләмовнс дөнья халыклары белә алыр идеме9 70-80 еллардагы әдәби хәрәкәтнен бер унай күренеше (күрсәткече дияргә дә ярыйдыр)—язучыларыбызнын бүтән әдәбият вәкилләре белән даими аралашуы, үзара йорешүе Әдәбият көннәре, әдәбиятсәнгать декадалары, бөтенсоюз яки региональ семинарлар, ижади-фәнни конференцияләр. теге яки бу әдипнен юбилейлары Аларнын һәрберсенә диярлек Татарстаннан вәкил булып кемдер барды. Әлбәттә, андый җирләргә республика исеменнән сөйләрлек, әсәрләре ки и җәмәгатьчелеккә билгеле, язучы буларак дәрәҗәлеләр бара иде Заманында төрле республикаларга 3. Нури. Г Ахунов. С. Хәким. Р Мостафии. Р Харис һәм тагын кайберәүләр күп йөрделәр Минем үземә дә СССРнын бөтен республикаларын диярлек гизеп чыгарга гуры килде, сирәгрәк булса да. рәсми делегацияләр составында чит илләргә дә чыгылды. 1985 елда СССР Язучылар союзы делегациясенең җитәкчесе сыйфатында Италия кебек илләргә дә барып җитезле Чит ил димәктәм, бу елларда тагар язучылары төрле илләргә шактый сш чыга башладылар. СССР һәм РСФСР Язучылар союзларында чит ил эшләре комиссияләре язучылар өчен махсус туристик сәяхәтләр оештыра иде Бүгенге белән чагыштырганда, символик бәягә атна-ун кон дәвамында Европа. Азия илләрем гизеп кайта иде азучыларыбыз Ул елларда безнен байтак каләмдәшләр бу мөмкинлекләрдән даими файдалана белделәр Язучы халкынын кадере һәм мөмкинлекләре шактый иркен б\ тгам димәк! Бу чорда драматургларның эшләре бигрәк тә яхшы барды (хәер, матди яктан алар һәр чорда да чагыштырмача яхшырак яшәделәр), төрле республикаларда. олкәләрдә аларнын пьесалары буенча спектакльләр сш куелды Безнен театр коллективлары да бөтен СССР киңлекләрен гизделәр, аеруча Казакъствн. Урта Азия якларында жәй саен гастрольләрдә булып, халыкны туплау, рухи берләштерү юлында тарихи миссия башкардылар Эстониядә татар әдәбияты кемнәрендә катнашучылар Таллин шәһәренең Татар урамында Сулдан үңәи- һтнур Чатлрж Мөхәммәт Мәһдиен, тәрҗемәче С Митт Рами Фәип иим Аяз Гыйләҗев. Ләбиб Лерон. Ренат Мөхәммәдиен Мөдәррис Вәлиен 19Я9 сз 1980 елны Чаллыда язучылар бүлеге ачылды 60 еллар башында Әлмәттә Язучылар оешмасы ачылуга Татарстанда зур нефть чыгу сәбәп булса. Чаллыдагы бүлек оешу КамАЗ төзелешенә бәйле Бу ике оешмамын гөзелү-оеш> тарихы Гариф Ахунов исеме белән аерылгысыз Әлмәлтәге язучылар оешмасының беренче җитәкчесе ул булды, ә Чаллы оешмасы—анын Язучылар союзы рәислеге чагында ачышы Әлбәттә, җирлек, тиешле зәмин юк җирдә оешча кадәр оешма төзеп бу шме иде Чаллы бүлеге—шул төбәктә актив эшләгән ике төи әдәби берләшмә нигезендә барлыкка килде берсе—'Чаллыдагы "Ләйсән“(житәкчесе-Р Лотфуллин). икенчесе- Түбән Камадагы "Кама таңнары" (җитәкчесе- I’ Хисмәтуллин) Сонрак Зәйдәге "Зәй энжеләрс" (җитәкчесе—Р Салимжянов) берләшмәсе дә килеп кушылды Чаллының җыелма халкы шикелле, язучылар оешмасы да, нигездә, төрде тарафлардан килгән төрле язучылардан хасил булды Берара җитәкчеләрне лә. Олмәт МИСАЛЫН чарак. Казаннан китереп кую хәлләре дә булды (Разил Вәлие») Киләсе елга 6> оешманын төзелүенә 25 Г ел тула. Үзенә күрә бер | юбилей Шул чакта ' күбрәк, тәфсилләбрәк сөйләрләр әле. Зур югалтуларны ла кичерергә I өлгерде инде бу оешма: төрле елларда бүлек эшен I җитәкче булып җигелеп тарткан Э. Касимов, Г Кашапов, Я Игәнәйләр инде гүр ияләре Шулар рәтендә—С Рафиков, X. Хөснуллин, Н. Мадьяров, Р. Хисмәтуллин. 3. Гомәрова Шулай да, әлегә шактый көчле каләмдәшләребез яши Чаллыда (А. Хәлим, Ф Әмәк. Ф Бәирәмова. В Имамов, Р Бәшаров һ. б). Әдәби хәрәкәтне берләштерүдә Чаллы язучыларынын үз әдәби басмасы булу да бик мөһим 1991 елдан гасыр ахырына кадәр "Аргамак" журналы чыкты, сонрак анын урынын "Мәйдан" алыштырды Бу журнал хәзер татар матбугатында чыннан да үзенен абруйлы мәйданын яулап килә. Чаллы Язучылар оешмасы әгъзалары Нотфуллин, Хәниф Хөснупин. Кае)ыйр Имамов 80 еллар башы Вахит Ул чорларда Язучылар союзы каршындагы партия оешмасынын бик актив эшләвен әйтергә кирәк. Аи саен бер тапкыр тәгаен уза торган партия җыелышлары язучыларны үзенчә туплау, берләштерү ролен үтәп килде Көн тәртибенә рәсмирәк мәсьәлә (әйтик, фәлән “съезд яки пленум карарлары яктылыгында язучылар аюында торган бурычлар") куелса да, язучылар, партиялеме, партиясезме, барыбер, әдәбият турында, актуаль проблемалар турында җитди итеп сөйләшәләр, киңәшләшәләр иде, ниндидер проблемаларны хәл дә итәләр иде. Хәзер өлкәннәр үзгә бер ностальгик хис белән искә алалар ул елларны, ул җыелышларны. Я зучыларның партия оешмасы бездә, күрәсең, шактый демократик булган. Мәсәлән, безнең оешмада композитор Сара Садыйкова, библиограф Асия Гыйниятуллина һәм башка тармакта эшләүче кайбер пенсионерлар да әгъза булып тора иде Оешма булгач, анын җитәкчеләре— партоешма секретарьләре да бар, әлбәттә. Комиссарлар кебегрәк булып чыга инде Ул елларның парторглары—Г Гобәй, Г. Минский, Л Ихсанова, Р Мостафин, В. Нуруллин, Т Миннуллин, Р Мөхәммәдиев, Р. Кәрамиләр яхшы хәтердә. Партия таркалыр алдыннан сонгы парторг К. Латыйп булды. Әлбәттә, төрлесе булды ул җыелышларда. Партия өлкә комитеты даирәләренең таләпләренә туры килеп җитмәгән әсәрләр басылган яки басылырга әзерләнгән очракта, партияле каләмдәшләр, ишарә булу белән дигәндәй, андыйларны оператив рәвештә тәнкыйть итәргә һәрвакыт әзер иделәр. Ул елларда ин күп “тукмаклар" аттан кеше, мөгаен, шагыйрь Салих Баттал булгандыр. Анын “Батый ханга хат" дигән поэмага тартым озын шигыре тирәсендә генә дә сүз куертулар дистә елларга сузылды... Шулай ук, Әмирхан Еники ("Саз чәчәге”), Нурихан Фәтгах (“Сызгыра торган уклар", Мөхәммәт Мәһдиев ("Фронтовиклар"), Аяз Гыйләҗев ("Өч аршин җир") әсәрләре дә уз вакытында актив коммунист иптәшләр тарафыннан шактый ук “чыбыркыландылар” Партия заманында интернационализм дигән сүз кин куллануда иде Кызганыч, бу сүз сирәгрәк ишетелә башлады. Күпләр өчен интернациональлекнең ин яхшы билгесе—доллар яки евро хәзер. Интернационализм, минемчә, бөек төшенчә. Дөньяда халыклар дуслыгы дигән нәрсә булса, анын нигезе шушы төшенчә белән бәйле Татарстан Язучылар союзы гомер-гомердән яхшы мәгънәдәге интернациональ оешма булды. Татар телле язучылар да. рус телле яки башка бүтән телдә язучылар да бердәм, тату иҗади хезмәттәшлектә яшәделәр. Татарстанда һәрвакыт рус язучыларынын зур төркеме яшәде. Кайбер исемнәрне генә искә төшерик М. Бубеннов. Т Журавлев, А. Салмин, С Радзисвская. Г Паушкин. М Скороходов, Я Винсикий, Ю Белостоцкий. Н. Орешина. В Кормаган Шулай ук милләте белән татар, әмма рус телендә иҗат итүчеләр—И Кәлимуллин, Р Кутуй, Л Вәлиев, Р. Бохарасв. М Зарипов, А. Мушинский. Роза Кожевникова. Л, Гаэизова Бсзнсн оешма җнрлегендә чуваш язучылары секциясе дә уңышлы Мшгоп килде (шунысы игътибарга лаек: бүтән республикаларда һәм олкәләрдә яшәгән татар язучыларынын беркайчан да диярлек ни оешмалары, ни ижлдн секцияләре була алмады Сонгы елларда Башкортсганла татар язучылары оешмасы борынлады борынлавын ) Дорсс. республикада чуваш телендә язучылар сирәкләнде хәзер Шулай да. без үз сафларыбызга кардәш халык вәкилләрен атуны дәвам итәбез Мәсазән, үткән ел чуваш Евгений Турханны Татарстан Я зучыдар берлегенә әгъза итен алдык Чуваш я/уишарыинам бер терким 70 е г ыр Аддарак әйтелгәнчә. 1984 елны Язучылар союзы рәисе итен драматург Туфан Миннуллин сайланды Торгынлык еллары дип Йөртелгән олы бер чорный сонгы рәисе Гариф Ахунов җитәкчелек аренасыннан кипе Үзгәртеп кору еллары якынайган иде инде Мина калса, Г Ахунов белән бергә әдәбиятның тулы бер чоры китте, ул гына ла түгел, ти здән тарихи Матбугат йортыннан Я тучылар оешмасы .ы күчеп китте Һич шик юк, Т, Миннуллин җитәкче чатында Язучылар союзынын Казандагы ин матур биналарның берсенә күчүе үзе бер тарихи вакыйга (дөрес, яна бинага күчү мөсьапәсе егерме еллар злск үк күтәрелгән һәм ул ха| ителергә тиеш иде) Ул мәһабәт бинамын адресы -Мөштәри урамы. 14 (Ул вакытта Комаен урамы дип йөртелә иде) Яна җир. борынгы булса ла. яна йорт, яна хуҗалар, яна тәртипләр Язучылар осшмпсынын сонгы 15 елы шушы бина белән бәйле М Газиевнси "Өмә" исемле юмор әсәрендә бу бинага яна күчкән елларнын бер хатирәсе бик матур сурәтләнгән Әйе, Язучылар оешмасына йомыш төшкәндә без хәзер яна биндга йорибез Ә Баумандагы (бу үзәк урам үзенен җисеменә гуры килгән берәр исемгә кайчан ал ыштырыдыр икән инде, бу хакта суз күп булды бит') Матбугат норманым күңеллән чыкканы юк Нишлисен, хәтердән китеп булмый: яна заман татар әләбиятынын татар совет әләбиятынын дисәм дә була, яшьлеге, олпат тулы чагы шушы бинага бәйле шул. Сонгы дистә еллардагы хәлләргә күчкәнче Матбугат йортына бәйле берничә оешма турында берәр кәлимә сүз әйтеп узыйм Андый оешмаларның берсе—Әдәби фонд, дөресрәге СССР Язучылар Әдәби фондмын Татарстан бүлеге Икенче катта, коридор өзешне такта белән генә бүлеп алган кечкенә генә бер бүлмә Кечкенә бу лса да. мәгънәсе белән төш кенә бүлмә' Я |учынын тормыш-көнкүреш мәсьәләләренә караган байтак мәсьәләләр хәл ителә иде анда! Кайбер яшь һәм башлап язучылар оешмага кабул ителгәнче (ә бу процесс бик озак—дистә елларга сузылырга, сузылып та. кабул ителм.ккә момкнн). Әдәби фондка кереп, анда әгъза булырга тырыштылар. Чөнки. Әдәби фонд әгъзасы язучыларга бирелгән ташламалар (путевка-юлламалар. төрле пособиеләр, поликлиникаларга билгеләнү, ярләм акчасы алу һ 6 ) белән 4>лИлаланл ала иде Үз вакытында С. Сабиров. Ә Шлмнн. М Хөсәен. И Рәми. Р Ишморатова һәм тагын кайберәүләрнен язучылар тирәлегендә шул сыйфатта йөрүләре истә казган 60 еллар башында Әдәби фонд башлыгы Сөнгать ага иде Фамилиясе Слфнүллин булганын сонрак белдек Какча гына гәүдәле, ипле, тыныч кына сөйләшә торган, эшлекле, сабыр кеше булып хәтердә калган. Сонрак (1964-1967 елларда) бу җаваплы урында язучылар Хәсән Сарьян, Мәсгүт Шәрифуллиннар (икесе дә Башкортстаинан иделәр, икесенең дә гомерләре кыска булып чыкты: беренчесе 1978 елны 48 яшьтә, икенчесе 1966 елны 38 яшендә вафат булдылар) эшләп алды Әдәби фонд җитәкчесе булып ин озак (1967-1983 еллар) һәм нәтиҗәле эшләгән кеше—язучы һәм тәрҗемәче Лирон Хәмидуллин булды. Сонгы Төрпе елларда Әдәби фондта эшләгән язучылар: сулдан уңга— егерме ел эчендә Әдәби Хәсән Сарьян, Гәрәй Рәхим. Лирон Хәмидуиин 1978 ел фонд башлыгы булып тагын 5-6 кеше эшләде. 1996 елдан бирле директор—Данил Салихов. җәмәгать тәртибендә Әдәби фонднын хәзерге рәисе—шагыйрь Гәрәй Рәхим. Гомумән, Әдәби фонд тарихы һәм эшчәнлеге язучылар тормышында үзе бер аерым хезмәткә лаек сәхифә (алдагы санда Татарстан Әдәби фонды эшчәнлеге турында Л Хәмидуллиннын махсус мәкаләсе басылачак—ред.). Язучыларның кавышу-туй хәлләреннән башлап үлем-китем мәшәкатьләренә кадәр Әдәби фонднын катнашы булды. Заманында язучылар һәм аларнын гаиләләре өчен махсус сабантуйларга кадәр оештыра иде Әдәби фонд егетләре! Матбугат йортында урнашкан, заманында уңышлы гына эшләп килгән тагын бер оешма—Татарстан Язучылар союзынын матур әдәбиятны пропагандалау Бюросы 60 еллар ахырында, М. Әмир рәислек иткән чорда оешты ул. (Дөрес, әдәбиятны пропагандалау гел актуаль булып килгән, язучыларның беренче съездларында ук күтәрелә бу мәсьәлә. 1953 елда җәмәгатьчелек тәртибендә берничә язучыдан торган (М Садри, М Хөсәен, Г Шамуков) махсус бер бюро да оештырыла. Әмма анын юридик статусы булмаган, әлбәттә. Соңгы вакытта бу фактны, оешма төзелүнен башы санап, ясалма юбилей да билгеләп йөрделәр әле) Чынлыкта штатта кешеләре, реквизиты, тиешле бүтән атрибутлары булган оешма 1967 елда төзелде. Бер ел элек Мәскәүдә, СССР Язучылар союзында Бөтенсоюз пропаганда Бюросы оешкан иде 70-80 елларда Советлар Союзынын күп республикаларында һәм өлкәләрендә бик тантаналы һәм рәсми рәвештә үтә торган Совет әдәбияты көннәрен (заманында Татарстанда да узды), нигездә, шушы Бөтенсоюз бюросы оештырды да Безнен пропаганда Бюросынын штаты өч кешедән гыйбарәт иде: директор, әдәби хезмәткәр, бухгалтер. Конкрет эшкә килгәндә, Бюро төрле оешмалар, предприятиеләр, колхозлар белән хезмәттәшлек договорлары төзеп, шул килешү нигезендә берничә язучыдан (арада берәр популяр җырчы белән баянчы да була иде) торган бригада төрле аудиторияләр алдында чыгышлар ясый иде Бюронын җитәкчеләре булып Мөнип Шәймөхәммәтов (сәнгать буенча аспирантура үткән Сарман ягы кешесе. Мөнип Газар псевдонимы белән шигырьләр дә яза иде), Мансур Шиһапов, Эльс Гаделов. Рифкать Кәрамиләр, әдәби хезмәткәр булып төрле елларда Марсель Галиев, Фәннур Сафин, Хәкимҗан Халиков, Камил Кәримов, Нурислам Хәсәновләр эшләде. Үзгәртеп кору дигән елларда 6-7 ел Бюронын эше тукталып та торды. 2000 елдан янадан торгызылган бу оешманы хәзер Рәдиф Сәгъди җитәкли Сүз дә юк, пропаганда бик кирәк нәрсә Хәзерге заманда бигрәк тә Реклама индустриясенең көннән көн колачлана баруы тикмәгә түгел Татар китабы (300 елга якын тарихы бар үзенен!) яклауга, пропагандага аеруча мохтаҗ Пропаганданын ысуллары күп: радио, телевидение, газета-журнал, буклет-проспектлар, афишалар, төрле видео-аудио кассеталар Әмма язучынын үз укучылары, бигрәк тә мәктәп балалары белән очрашулары бөтенләй үзгә эффектка ия Тере язучыларны күрү, азар белән аралашу бата күнелендә гомерлеккә зсаяучан. Әлбәттә, суз—чын. зыялы язучының югары дәрәжәдә үткән очрашулары ту рында бара Зур мәгънәдә әдәбиәхлакый дәрес булган кичәләр, шөкер, бихисап буяды. Шулай да. әдәбият файдасына булмаган аралашу фактларын да таныйк Берзачан. атеге бригадаларда урта кул яки үзешчән дәрәжәдәге каләм ияләре күбәеп китте (чөнки зур язучылар очрашуларга бик сш чыга алмый, талант иясенен һәр сәгате исәпле) Урта кул каләм ияләре артыннан гөл үсеп калмый, әлбәттә. Минемчә, язучынын төп вазифасы артык күренеп йөрү түгел, ижат игү Гарәпләрдәге бер әйтемне дә онытмыйк "Мөгәйдинен үзен күргәнгә караганда шигырьләрен ишетү хәерлерәк' Матбугат йортындагы Тукай клубы! Алда анын турында әйтеп үткән идек инде Тагын берничә сүз өстисе килә. Үзенсн 50 елдан артык тарихында кемнәрне генә күрмәгән дә, кемнәрне генә мөнбәреннән сөйләттермәгән ул1 Әдәбият-сәнгать өлкәсендәге үзебезнең боек затларыбыз булган бу бинада С. Сәйдәшев. Б Урманчс. Н Жиһанов. X Әбжәлилов Үзебезнең классик язучыларыбызны әйткән дә юк' —Ш Камал. К. Тинчурин. К. Нәҗми. X. Туфан. Г. Бәширов, С. Хәким Казанга килгән бик күп атаклы шәхесләр дә язучылар белән очрашыр! а шушы клубка килгәннәр. Итальянлы Дж. Родари. композитор А. Хачатурян. артист А Райкин, космонавт В Терешкова, диңгезче Ә Жиһаншин, атаклы шагыйрьләр М Кәрим, К. Кулисв. С. Кудаш. Д. Көгелтинов. Е. Евтушенко. Б. Әхмәдуллина Төрле елларда клуб директоры булып унга якын кеше эшләде. Алар арасында аеруча эш күрсәткәннәре: 60 елларда фронтовик шагыйрь Маннур Саттаров. 70-80 елларда шагыйрь Әхмәт Рәшитов булды. Хәзер Тукай клубының адресы бүтән Язучылар берлеге бинасынын янкормасында ул Хәзер анда бүтән кешеләр, бүтән рух Дөрес, анда ла атаклы кешеләр булмый түгел, хәтта 1991 елда Россия Президенты Б Ельцин ла булып, язучылар белән очрашып китте Язучылар союзынын шактый бай фондка ия үз китапханәсе дә бир нде әле. Ул әле мә бар исәпләнә Хәзер яна китаплар белән бик тулыландырылмый шикелле Ул китапханәдә Брокгауз һәм Эфрон исемнәре белән йөртелә торган, алтын йөгертелгән фолиант томнар да барльны истә. Кстаги. дип әйтик, яна союз бинасында, икенче катка менә торган баскыч култыгында—бер сәнгать әсәре — хатын-кыз сурәтләнгән матур бронза сын да бар нде Шул ук Матбугат йортында 80 елларда рсспубликакүләм дәрәжәдә китап сөючеләр җәмгыяте дә эшләп килде. Хәзерге яшьләр өчен сәеррәк яңгырыйдыр бу сүзтсзмә Бу язмамны әзерләгәндә яшыәр газетасында бер кечкенә генә хәбәр укыдым да. сискәнеп киттем. "Россия чал кынын 40 проценты бер дә китап укымый 80 нчс елларда илдә андыйлар 10 процент кына тәшкил иткән 1990 елда Россиядә 18 мен китап кибете эшләгән булса, бүген алар 3 менгә калган Көндәлек газеталармы исә ил халкынын 24 проценты гына укый Чагыштыру өчен финнарда бу сан 87 процентка гин" Хәтердә бу оешмада ул вакыттагы яшь язучылар Н Акмал, А Хәсәновлөр эшләп йөрде Менә хәзер—халык китаптан бизеп барган чорда кирәктер ул Китап сөючеләр җәмгыяте! Хроникаль күзәтүнең “жеп очын" җуймыйча. X съезддан сонгы әдәби хәлләргә кайтыйк 1984-89 елларда, шиксез, байтак ижали-оештырү наләрс башкарылды Агымдагы ипләрдән гыш. хәтердә жуелмаслыклвры Ьашкортстанда һәм Чувашстанда татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре. Шул заманга хас колачлылык, патетик рух, бәйрәмчә тантаналар. 1986 елда Тукайнын 100 еллыгы, табигый, монарчы күрелмәгән дәрәҗәдә яхшы үтте. Тугандаш республикалардан да байтак кунаклар килгән иде (1986 елнын 26 апреле—Тукай туганга нәкъ 100 ел тулган көн—Чернобыльдәге коточкыч фаҗига көне белән дә тарихка кереп калды) Туфан Миннуллин идарә иткән чорда “халык шагыйрьләре", “халык язучылары” дигән мәртәбәле исем булдырылды. 1985 елда бу исем турында Татарстан Верховный Советы Указы игълан ителгәннән сон (хәзер ул Президент Указы белән бирелә) бүгенге көнгә кадәр халык шагыйре, халык язучысы исемен йөрткән әдипләрнең саны 17 гә җитте. Күбрәк тә бугай бу сан Шуларнын 10 сы мәрхүмнәр Әдәбият тарихы белән кызыксынганнар өчен тулы исемлекне санап үтәм: халык шагыйрьләре—Сибгат Хәким (1986), Гамил Афзал (1991), Илдар Юзеев (1993), Шәүкәт Галиев (1995), Равил Фәйзуллин (1999). Фәнис Яруллин (2001), Ренат Харис (2004), Әхсән Баян (2004); халык язучылары—Гомәр Бәширов (1986), Нәкый Исәнбәт (1986), Әмирхан Еники (1989), Фатих Хөсни (1993), Гариф Ахунов (1993), Аяз Гыйләжев (1993), Мөхәммәт Мәһдиев (1993), Нурихан Фәттах (1998). Хисам Камалов (2001). 1986 елнын җәендә (24-28 июнь) СССР Язучылар союзынын чираттагы һәм соңгы съезды булып үтте. Бөтенсоюз съездынын 1 нчесе турында шактый тәфсилле язган идек, мантыйк буенча, соңгысы турында да берничә сүз әйтеп узыйк. Татарстаннан делегат булып бу съездда түбәндәге язучылар катнашты: Ә. Еники, Н. Фәттах, Т Миннуллин, М. Госманов, И Юзеев, Р Харис, Н Орешина, Т Галиуллин. Р Гатауллин. Делегат булып сайланылсалар да, С Хәким—каты авыру, Р. Фәйзуллин—ерак командировкада булу сәбәпле бу съездга бара алмадылар. ________ ____ __ ___ __ ____ I Бөтенсоюз съезды белән ^ VIII нчесе арасында 50 дән Ч| I артык ел Бу еллар эчендә әдәби вәзгыять, әлбәттә, нык үзгәргән. 50 ел эчендәге идеологик сәясәтнең нәтиҗәләре ярылып ята. Милли әдәбиятлар турында сөйләгәндә сүз, нигездә, союздаш республикалар әдәбияты турында. I съездда, М. Горький докладында булсын, чыгышларда булсын, татар әдәбияты СССР халыкларының әйдәп баручы әдәбияты итеп тәкърарланды. Ә бу съездда9 Дөрес, СССР Язучылар союзынын беренче секретаре Г. Марков ясаган төп докладта бер исем (тыйнаксызлык саналмасын, ул—Р Фәйзуллин исеме иде. Әмма моннан, миннән гайре, бүтәннәргә ни юаныч!) башка халыкларның кайбер язучылары белән бергә саналып китә китүен. Ә тагын? Татар әдәбияты кадәр татар әдәбияты бит ул! Съездның пленар утырышларында (жанрлар буенча секция утырышлары аерым да булды) җәмгысы 73 кеше чыгыш ясаган. Ин соңгы оратор булып сүз Т Миннуллинга бирелә Ахырга ин яхшы җырчыны чыгаралар, дияр кемдер. Бу очракта, рус сүзен кыстырып әйтсәк, случай другой Туфанның чыгышы яхшы булган булуын, стенография язмасыннан шулай күренә. Хәер, съездда катнашкан язучыларыбыз кулуарларда югалып калмаганнар калуын: патша хатыны (Генсек М. Горбачев хатыны Раиса Максимовна) белән фотога төшкәннәр Бу хакта безнен матбугатта матурлап язып та чыктылар VIII съездны СССР язучыларынын сонгы съезды дип язсам да, кемдер, бу бит дөреслеккә туры килми, дияр. Һәм. чыннан да, ул—үзенчә хаклы булыр Формаль яктан тагын бер съезд җыелды әле. Бу хәл 1992 елнын июнь аенда булды Әмма СССР азучыларының VIII съездында катнашучылар. Сулдан уңга - Ренат Харис. Дания Зарипова. Сергей Кошечкин. Раиса Горбачева, Әмирхан Еники. Тәлгат Галиуллин. Илдар Юзеев Миркасыйм Госманов 1986 ел аны инде, элеккеге мәгънәдәге СССР совет язучылары жыены лип әйтеп булмый Партиянен беткән. СССРнын тәмам таралган чагы Советлар Союзы җирлегендә дистәләп мөстәкыйль, яна дәүләтләр оешкан Кая ди анда, коммунистлар партиясе җитәкчелегендәге, социалистик реализм нигезендәге күпмилләтле совет әдәбияты турында сөйләүләр!. Өстәвенә, бу съездда. Латвия. Литва. Эстония. Молдова. Грузия. Әрмәнстан. Әзәрбайжлн язучылары бөтентәй катнашмады Украина һәм Беларусь вәкилләре күзәтүче сыйфатында утырдылар. Шулай булгач, нинди СССР Язучылары Съезды була инде ул! Дөрес. Казахстан. Үзбәкстан. Татарстан. Төрекмәнстан. Тажикстаннан килгән язучылар кызып-кыэып шактый сөйләделәр бу съездда Төрки халыклар һәм рус язучыларынын (Евразия тәгьлиматенә саллы мисал!) активлыгы белән үткән бу съездны үзбәк Т Пулатов ачты һәм Язучылар союхтарынын халыкара берлеге (МСПС—Международнос сообшество писательских союэов) рәисе итеп ул сайланды да. Биш-алты ел үткәч бу шәхес язучылар Олимпыннан төшерелде, каядыр юкка чыкты Кыскасы. СССР язучыларынын чын мәгънәсендәге съезды 1992 елда түгел, ә 1986 елны узган булып чыкты 1934 елда старт алган Бөек башламгычнын ахыры шулай тәмамланды (Язмамның беренче өлешендә үз-үземә дигәндәй сорау куйган идем 1934 елдагы 1 Бөтенсоюз язучылар съездында катнашкан берәр исән кеше бар микән' Күптән түгел “Лит. Газета" аша ачыкланды—бар икән' Ул—Екатеринбургта яшәп ягучы 95 яшьлек шагыйрә Елена Хоринская Съездда яшь шагыйрә сыйфатында Бурят- Монголия вәкиле булып катнашкан Татарстаннан делегат булып катнашкан Хәсән Туфан 1981 елны вафат булды Калганнары—яшьли диярлек һәлак булдылар, югалдылар .) Фикер агышына ияреп, без берничә елга алга сикердек шикелле Хроникаль эзгә төшеп үзебезнен хәлләргә янә кайтыйк Татарстан язучыларынын XI нче съезды 1989 елның 17 маенда В. И. Ленин Үзәк музсенын Казан филиалында (хәзер Мнлли-мәдәни үзәк) ачылды, икенче кннне Язучылар союзының Г. Тукай исемендәге клубында дәвам итле (шул ук көнне Н Дәүлине дә сонгы юлга озату булды). Съездны кереш сүз белән Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники ачты Республика язучыларынын ЮСаТЫ турындагы ОТЧСТ КИ сап докладын идарә председателе Туфан Миннуллин ясады Аннары, жанрлар Гп енча өстәмә докладлар—проза (Фәриз Микиу злин). поэзия (Тәлтәт Гадиудлин| драматургия (Аш Әхмадудлин). рхс язучылары шш (Михаил Скорохшов! (м лшар аюбията (Роберт Минну спин), очерк һәм публицистика (I......................... Кашапоя! “Казан утлары" журналы иичәнлегс (Ренат Харис), тәржемә (Саттан Шәмси)- ТЫ7и™р алышуларда Р Мохәмм.ииеп Н Әкмалиел. Разил Вәлиев. Р Кхтуй С Нвметбаев (Кыргызсган) Р ФәИпчип. .1 Рәшитәв .1 Мәхмүлов Ф ................................ ...... И.Салахов.Ә Гаффар. Р Хәмил. Р Миипиим. Ш Яибаев (Башкортетаи). Мансур Вәлиев. И Нуруллин һ б катнашты Съездда КПСС өлкә комитеты секретаре (хакимияттәге сонгы рәсми сскре гарь!) Р Илиятуллин. РСФСР Язучылар союзы идарәсе мрслеешпеде С Михлзков чыгыш ясадылар. Съезд яшерен тавыш биру юды белән Татарстан Язучылар союзы идарәсе Гапм/н тонның халык япчыыры шяыч шллш/лирг С\ юан \ ч.-ч Гариф Аялнон. Шәүкәт I анни, Илдар КУнчгв Ая! 1ый1*җт Абрек Хбинльдин картинасы председателе итеп Ринат Мөхәммәдиевне, “Казан утлары" журналының баш редакторы итеп Ренат Харисны сайлады. XI съездда сайланган 23 кешелек идарә составы: Ринат Мөхәммәдиев (председатель). Роберт Батулла, Әхсән Баянов, Мансур Вәлиев, Мөдәррис Вәлиев. Разил Вәлиев, Аяз Гынләжев, Әмирхан Еники, Фәиз Зөлкарнәев. Ркаил Зәйдуллин. Газиз Кашапов, Владимир Корчагин, Рәфкат Кәрами, Мәдинә Маликова (председатель урынбасары), Зиннур Мансуров, Рөстәм Мингалимов, Роберт Миңнуллин, Фәрваз Минкуллин, Ибраһим Нуруллин, Гәрәй Рәхим. Равил Фәйзуллин. Ренат Харис, Нур Әхмәдиев (сонрак, идарә карары белән бу составка Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев тә кертелде). Кызык, гыйбрәтле җыен булды бу съезд Үзгәртеп кору дигән чорнын үз пигына җиткән еллары. Партия дигән ат-арбанын дирбияләре тугарылып бетеп барса да, кемнәрнеңдер әле дилбегәне нык итеп тотарга тырышып тырмашкан чаклары Шул ук вакытта, жәмгыятькә демократик үзгәрешләр кергән еллар. Инде ничә ел рәттән халык ихластан шаккатып кәгазьсез сөйләүче түрәләрне күрә, халык депутатларының һәр чыгышын йотлыгып тынлый Килешә, ярсый, бәхәсләшә Безнең бу съездда да демократик шытымнар чагылды, әлбәттә. Съезд кабул иткән резолюциядә, мәсәлән. Татарстанга союздаш республика статусы бирү, татар телен дәүләт теле итеп игълан итү, татар язучыларынын Бөтенсоюз ассоциациясен оештыру кебек мөһим проблемалар күтәрелде. Шулай ук, бу съездда беренче мәртәбә рәис берничә кандидатура арасыннан яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды. IV Ниһаять, язмамның соңгы бүлегенә килеп җиттек. 90 еллардан башлап XXI гасырнын беренче еллары, ягъни бүгенгегә кадәрге әдәби хәлләр Өр-яна тарих булып чыга инде. Чыннан да. хәзер генә кайнап-пешеп чыккан ризык шикелле: кабаланып йотсан Суыныр өчен вакыт кирәк. Шулайдыр, юкса, 2001 елда чыккан “Татар әдәбияты тарихьГнын соңгы VI томы 90 еллар белән тәмамланмас иде. Шулай да, сонгы 10-15 еллардагы әдәби хәрәкәт турында сөйли башларга, анализлап, сабак алып, кайбер нәтиҗәләр ясый башларга вакыт житге кебек Бу еллардагы җәмгыять тормышын берәү дә тулы итеп объектив бәяли алмас алегә. Ә еллары нинди диген! Революцион үзгәреш, хөррият еллары диикме, халык милкенең бәгъзеләр тарафыннан үзләштерелү еллары яки ачыклык һәм болганчыклык еллары диикме?.. Бу елларга эпитетларның кайсы да— унае да, тискәресе дә бик ипле ябыша ала Бу еллардагы ин зур үзгәреш, хәтта сенсацион үзгәреш, әлбәттә—СССРнын таркалуы булды Күпләр өчен көтелмәгән тетрәнү Төп йорт таркалгач була торган хәлләр башланды илдә. Аерымланулар, бүлгәләнүләр, мал бүлешүләр Бу процесс ижат оешмаларын да читләтепүтмәдеИжатоешмаларыныңинкөчлесесаналганЯзучыларсоюзларындабупроХалыкара янчылар оешмасы ПЕН-кл\'б әгъзаларыннан бер төркем Сулдан уңга—Рафаэль Мостафин. Разил Вәлиев. Нурихан Фәттах. Илдар Юзеев. Равил Фәйзуллин. Әмирхан Еники. Әхәт Мушинский. Миркасыйм Гос.манов. Туфан Мш1Н\'пин. Ркаил Зәйдуллин 1996 ел шау-шулар, суд-ниэаглар аеруча көчле булды Чөнки байлык та бар иде шул! Атаклы ижат йортлары гына күпме иде! —Пицундада. Ялтада. Дубултада. Переделкинола Малмөлкэт тирәсендәге ыгы-зыгы (Мәскәүлә анын ате хәзер лә тынганы юк) бер хат. язучылар үчләре дә бүлгәләнеп бетеп, төрле төркемнәр булып оештылар Башкаладан үрнәк алыпмы, үчләренең ихтыяжы булыпмы, мондый хәлләр регионнарга да күчте Мисалга ерак барасы тугсл, күрше чувашларда язучыларнын берничә оешмасы хасил булды Ә бездә' Бездә андый бүлгәләнүләр булмады дип әйтеп була Дөрес. 80 еллар ахырында язучылар оешмасының кирәклеген шөбһә астына куйган фикерләр булгалады. “Язучылар колхозы н тәнкыйтьләгән мәкаләләр күренгаләде. Әмма. сүз. нигездә, оешманы бетерү турында түгел, оешманы янача үзгәртеп кору, камилләштерү кирәклеге хакында барды Язучылар оешмасынын безнен өчен зарур булуы хакында XI съездда Т. Миннуллиннын хисап докладында да кистереп, дәлилләп әйтелде Оешмабызның таркал - мый-бүлгәләнми тотрыклы булып калуы, минемчә, бердәмлегебез. эчке көчебез билгесе Дөрес. 1995 елда Татарстанда, халыкара язучылар оешмасынын бер тармагы буларак. ПЕН-үчәк төзелде Әмма ул—үзебезнен төп оешмадан аерымлануны түгел, киресенчә, язучылар коллективының ижади-сәяси мөмкинлекләренең зурлыгын гына күрсәпе Чөнки ПЕН-үзәктә шул ук абруйлы язучылар, байтагы Татарстан Язучылар оешмасынын идарә әгъзалары СССР таркалу белән сәяси вәзгыять тә бик нык үзгәрде милли үсеш максатлары шул ук калса да. ориентирлар алышынды Әйтик, союздаш республика статусы ату максаты мәгънәсен югалтты Үзбилгеләнүдә грузин, үзбәк, латышлар һәм башка халыклар дәрәҗәсен «тасы булса, аерым мөстәкыйль дәүләт булырга омтылырга кирәк булып чыкты Әгәр теге яки бу басма ачуга дистә еллар буе ялынып дигәндәй йөреп Үзәктән рөхсәт алу кирәк булса, хәзер андый рөхсәт-карарларның хдҗ«ггс бетте Оештыр үз республикаңда, үз өлкәндә, канунлаштыр, чыгар—бернинди каршылык юк һәм кем әйтмешли "процесс башланды'", буа ерылды 1989 июленнән яшьләр журналы “Идел" (ярты гасырлап хыялда йөргән басма'). 1990 елнык мартыннан "Салават күпере". 1991 елнын сентябреннән “Мирас- , шул ук елнын октябреннән “Аргамак" чыга башлады Мөгаен, мәдәният-мәгариф өлкәсендә ин зур казднышларыбызнын берсе—1991 елда "Мәгариф" нәшриятының оештырылуыдыр (дөрес, мондый исемдәге нәшрият XX гасыр башында ачылып. 1922 елла ябылган булган) Ботенгатар дөньясын дәреслекләр, төрле методик әсбаплар белән тәэмин итеп торучы бу зур “рухи завад”нын башында безнен язучыбыз Мөдәррис Вәлиен торды Цензура бетерелде. Гомумксшслек гуманизмына каршы килмәгән теләсә нинди әсәрнең дөньяга чыгуына юл ачылды. Кайчандыр басылган булып та. совет заманында тыелган әсәрләр янәдән халыкка кайтты Мона Г Исхакый ижаты ачык мисал (Хәзер Г. Исхакый иҗатына елышкан галим-голәмә җитәрлек, классикны дөньяга янә танытучы—«мин!», диеп Йөрүче мотәпионерлар да табыла. Асылда, бу эшнен башында Ибраһим Нуруллин. Лена Гайнаномлар торды Г Исхакыйнын күләмле әсәрләрен беренче булып якадан чыгаручы журнал “Казан утлары” булды. Ике йөз елдан сон инкыйрпз". “Сөннәтче бабай" әсәрләре И Нуруллиннын кереш сүзе белән журналыбызда 1990 елнын 1 санында басылып чыкты.) Әйе. хакимият органнары тарафыннан чикләү, тыюлар бетерелде Моны мин журналда эшләү тәҗрибәсенә таянып, белеп-ннамып әйтам Эш дәверендә, идеодогик караштан чыгып, әдәбиэстетик кыйммәткә ия бер генә әсәр дә читкә тибәрелмме. Киресенчә, безнен заман язучыларынын элекке елларда басылмыйча калган шәп .«.әрләре юк дәрәҗәсендә булып чыкты. Чыгарма булып, бәлки. С Багпзлнын “Я-Иванов Иван Иванович" дигән күләмле памфлеты гына санала аладыр Күрәссн. бсзнен язучылар коныоктура законнарын яхшы үзләштергән прагматиклар, һәм алар "баш китәрлек әсәрләр язын киләчәк буыннарны “бимазаламаска” булганнардыр “Атай үлде, хөррият килде'" дип әйткән ди. имеш, бер малай СССР таркалып, демократия дигән хөррият килеп алды алуын (Казансу ярында хатта “Хөррият" исемле биек сын-стелла да калкып чыкты!), әмма анын “ләкин’нәре дә безнен өчен күп икән шул! Чәчелгән, сибелгәнлекнең тагын бер "татлы” җимешен татыдык байтак милләттәшләребез тарихи Ватаныннан тәмам өзелеп, чит дәүләт- мәмләкәтләрдә калды. Үз туфрагында берегеп күмәкләшеп яшәгән халыклар үз дәүләтләрен корды, ә без—татарлар тагын да азаеп Россия карынында калдык Казахстан һәм Урта Азиядә күпләп яшәүче милләттәшләребез белән рухи аралашу бөтенләй диярлек бетте. Кая ди ул театрларыбызнын ел саен Урта Азиягә чыга торган гастрольләре'’ Газета-журналларыбыз, китапларыбызнын юлы кырт киселде. Элек "Казан углары". "Азат хатын” (“Сөембикә”) журналларының очтән-дүртгән бере (ул 15-20 мен дигән сүз!) шул якларда таралса, хәзер алар өч-дүрт дистә данәгә калды СССР таркалгач татар матбугатының (бу хәл башка халыкларга, шул исәптән руснын үзенә дә кагыла) тиражлары катастрофик дәрәҗәдә кимеде Дөрес, Россиянен татарлар яши торган төбәкләрендә татарча газеталар ачылды ачылуын Әмма алар безнен район газеталары сымак, әдәбият-сәнгать үсешенә әллә ни тәэсир итәрлек дәрәжәдә була алмадылар Казанда чыга торган төп басмаларның таралуына да әллә ни булышлы тәэсир итмәделәр шикелле. Бәлки әле киресенчәдәдер: чөнки татарча укучылар катламы бик "юка”, гомумтатар укучысының матди яклары кысынкы икәнлекләрен дә исәпкә алсак, әбүнәчеләр, гадәттә, берәр басмадан артыкка языла да алмыйлар. Кайберләре, бәлкем, әнә шул җирле газетаны алдырадыр7 Кыскасы, татар телендәге басмаларның тиражы кимүе безгә— язучыларга бик “кырын сукты", укучыларыбызнын кискен кимүенә китерде. Ә язучының укучысы булмаса Газета-журналларның таралышы һәм иҗтимагый әһәмиятләре турында абстракт сөйләү бер хәл, аларны чыгарыр өчен ин мөһиме—матди җирлек, финанс чыганагы кирәк бит әле! 90 еллар башында газета-журналларыбызны нәшер итү мәсьәләсе бик катлаулы һәм киеренке булды. Элек керем китергән басмалар, тиражлар нык Казан утары" журналы копективы 2002 ел кимегәч, үз чыгымнарын каплый алмый башладылар. Яна чыганаклар эзләү ихгыяжы туды. СССР таркалып, Россия, үзенә үзбаш булып калгач, экономик, шуна бәйле финанс яктан, бизгәк тоткан кешедәй, калтыраучы хәлдә иде. Элек сүзлекләрдән генә ишетеп белгән пнфляпия. дефолт кебек терминнар актив сүзләр булып китте Хезмәт коллектиачарында киеренке хәлләр туды. Хезмәткәрләргә вакытында түләп булмый, авторлар символик гонорарларын да яртышар ел көтәргә мәжбүр. Мәскәүдә әдәби журналларның бөтенесе диярлек Язучылар союзы органы булудан туктадылар Чөнки, иҗтимагый оешма статусындагы (үзләре дотациягә, ярдәмгә мохтаж) Язучылар союзлары теге яки бу басма өчен бернинди финанс ярдәме күрсәтә ачмый. Безнен "Казан утлары'' журналы башына да килеп басты бу проблема. Дистә еллар буе, дәүләткә керем китереп, традицион рәвештә Татарстан Язучылар союзы органы саналып, жай белән генә чыгып килгән журналга базар мөнәсәбәтләре чорында нишләргә иде сон? Әбүнәчеләрдән җыелган акчага нибары берничә сан гына чыгарып була Жир кемнеке булса, жыр шуныкы. дигәндәй кем гүли—шул гамәлгә куючы була 1991 елны Татарстан матбугат министрлыгы тарафыннан журналның оештыручылары булып Гаэета-журналлар нәшрияты. Татарстан Язучылар берлеге, редакциянең хезмәт коллективы расланды Ә ярты елдан сон журналнын төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты булуына ирешелде Шулай итеп. 1992 елнын башыннан бүгенгә кадәр “Казан утлары"н оештыручылар—гамәлгә куючылар булып. Татарстан хөкүмәте. Язучылар берлеге, редакциянең хезмәт коллективы санала Күрәсез, оештыручылар үзгәреп торса да. Язучылар берлеге алар арасында гел сакланып киленле Моны журналнын традицияләргә тугрылык билгесе. Язучылар бсрлсгснен бердәмлеген саклауда өлеше дип санарга кирәк Бу очракта шуны да әйтеп узу урынлы булыр гамәлгә куючыларның берсе саналу бер нәрсә, ә чын гамәли эш икенче нәрсә Язучылар берлеге "Казан утлары" эшчәнлегенө сизелерлек ярдәм дә итә алыр иде Әйтик, журнал таратуны активрак оештыруда гына булса да (Милли матбугатны, бу очракта төп әдәби журналны укучыларга җиткерү, зур проблема хәзер Халык дәррәү китап-журнал укыган заманда да Язучылар союзы җитәкчелеге бу мәсьәләне гел күз унында тота иде Язучылар коллективына, бигрәк тә идарә әгъзаларына махсус бурычлар йөкләнә, соныннан аларнын хисап-отчетлары тынлана. тикшерелә иде Хәзер бу гамәлләр онытылып бара Ә бит. төптән уйласан. хезмәте булган язучыларга һәм мораль, һәм матди, бүтәнчә әйтсәк, социаль яклау ягыннан хәйран гына булышып килә журнал Гомумән. "Казан утлары "сыз тагар әләбиятын күз алдына китерү кыен ) Бер ел элек Республикада "Татмсдиа" дип аталган массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оешты Без әлегә шул агентлык канаты астында Туктаусыз реформалар заманында алга таба журналны гамәлгә куючылар кемнәр булыр, нинди үзгәрешләр кичерелер, кистереп әйтү кыен Шулай да. оптимист буласы килә: сонгы 15 ел эчендә Татарстан хөкүмәте ярдәме белән журналыбызның оч юбилеен—70-75-80 еллыкларын зур итеп үткәрә алдык, житәкчелекнен әдәби җәмәгатьчелек белән берлеген тойдык Вакыйгага әверелгән бу күнелле фактлар безгә алга таба да ишәячәгебезгә ышаныч тудыр;» Нинди генә икътисади кыенлыклар булмасын. 90 еллар Татарстан, гомумән татар тарихында кабатланмас боек еллар! Халыкнын үзаны уянган еллар. Татарстан дөньяга ныклап таныла башлаган еллар1 Суверенитет турында Декларация кабул итү. Татарстанның Президентын сайлау. Рефсренлум уздыру, чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә Татарстанның вәкиллекләрен булдыру Жинүгө тин бу казанышларда бетен каләмдәшләребезнен дә саллы өлеше бар дин саныйм мин Млтбугагп» чьиыш ясанмы җыелыш мнгмж тарла катнашыпмы. ачлык акння мро оештырыпмы депутат менбареннан сөйләмме, бик күшәр ихластан Татарстанмын киләчәге, анын бәйсезлсге өчен жлн атып йөрделәр ДепуТапчцч пын Юмры I ивстының \И чакы[>ы.шш .-»■-№тәт ы/>м 30 алпхчп. /УУ/ о татларыбыз да күп эшләде ул елларда. Мандатлы вәкаләте булгач, табигый, эшләргә тиеш иделәр дә. Элегрәк, язучылардан бер кеше, гадәттә, идарә рәисе югары органнарга (СССР, РСФСР, ТАССР Югары Советларына) сайлана иде. 90 нчы елда депутат булып алты кеше үтә алды (Р Мөхәммәдиев—РСФСР Югары Советына, Ф Бәйрәмова. Р Вәлнев. Р Миннуллин, Р. Фәйзуллин, Р Харис—Татарстан Югары Советына). Шул еллардан башлап бүгенгә кадәр язучылардан дүрт-биш кеше депутат булып Татарстан парламентына сайланып килә. Әгәр парламентта язучыларның көчле төркеме булмаса, милли мәнфәгатьләрне кайгырткан кайбер законнар, карарлар, белдерүләр, мөгаен, дөньяга чыга да алмас иде. 1989 елдан (язмадагы бүленеш буенча 90 еллар башы дип алыйк) бүгенгә кадәрге унбиш ел эчендә идарә рәисе вазифаларын Р Мөхәммәдиев (1989-1999) һәм Ф Галимуллин (1999 елдан) башкарды (соңгысы—башкарып килә). Идарәнен, гомумән. Язучылар оешмасының эшчәнлеге күпмедер дәрәжәдә рәиснең шәхесенә, анын әдәбияттагы абруена, оештыру сәләтенә, фидакарлегенә бәйле. Р Мөхәммәдиев Союз рәисе булуы дәверендә, РСФСР Югары Советына сайланды һәм анда даими эшли торган комитет җитәкчесе булды. Мәскәүдә йортлы-жирле булып дигәндәй, төп вакытын башкалада үткәрде. 1990-93 елларда кайтып-килеп җитәкчелек итте. Оешмадагы төп оештыру эшләрен аның урынбасарлары 3. Мансуров, М Шиһапов алып барды (бер ара урынбасар вазифаларын Г Гыйльманов. М. Маликова, Ә. Гадел, Р Әймәт, Д. Салихов башкарды). Иҗади һәм оештыру эшләре ничек кенә бәяләнмәсен, оешманын 90 еллар башындагы эшчәнлегенең бер характерлы моментын искәртеп үтәргә кирәк: ул— Татарстан Язучылар оешмасынын мөстәкыйльлеген тәэмин итеп, аны Халыкара Язучылар бердәмлегенә кертү. Шул максатны күздә тотып, 1991 елның 15 мартында язучыларның съезд дип аталган бер җыены булды. Ул, асылда, ел йомгакларына багышланган җыелыш иде. СССР (?) Язучылар союзынын, алда әйтелгән IX— сонгы съездына вәкилләр сайлау өчен. Устав кушканча, бу җыелышның съезд дип аталуы кирәк иде. Шуңа да, бу җыелыш-съезд, чираттан тыш саналып, фәләненче санлы съезд булып исәпләнмәде дә. Шулай да, бу җыелышта әле хәзер дә гамәлдә булган Татарстан Язучылар берлегенсн Уставы кабул ителде. Шул ук елнын октябрендә “РСФСР Язучылар берлеге белән Татарстан Язучылар берлеге арасында хезмәттәшлек килешүе" төзелде. Килешүнең беренче җөмләсендә "РСФСР Язучылар берлеге белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, тигез хокуклылык шартларында һәрьяклап хезмәттәшлек итәргә килешенделәрдиелә. Тарих өчен кызык, гыйбрәтле документ. (Сонгы вакытта бәгъзе иптәшләрнен Татарстан оешмасын янә Россия Язучылар оешмасына буйсынулы итәргә омтылышлары булды. Безнеңчә, ашыгырга ярамый Россия язучылары әлегә үзләре берничә үзәккә бүленеп беткән Икенчедән, иске үзәккә кайтуның безнең өчен әлегә бернинди файдасы күренми. Чөнки Мәскәүдәге нәшриятлар Кабул итү Коллегиясе утырышы. Һәм басма органнар Сулдан уңга—Мөсәгыйт Хәбибу.шш. Рөстәм Кутуй, Язучылар союзына Шаһинур Мостафин. Зиннур Мансуров. Равил Фәйппин карамый, элеккечә Г 'яяшат Зәйнашева. Газинур Морат. Марсель Галиев 2003 ел. үзәктә китаплар чыгару шансы юк дәрәҗәсендә. Киресенчә, кайбер Мәскәү журналлары үзләре ярдәм сорап Татарстанга мөрәҗәгать итәләр Иҗат эше—сәнагать тармагы түгел (анда чыннан да интеграциясез булмый!), безнен эш иреклеккә. демократик тигезлеккә корылган Гомумән, чын дуслык, хезмәттәшлек тигезләр арасында гына була ала Бу—аксиома) Язучылар берлеге тарихына кагылышлы бу хезмәттә союзнын төрле еллардагы составы, сан-исәбе турында берничә суз әйтмәсәм. язмам тулы булмастыр Суз Язучылар союзы әгъзасы саналган каләмдәшләр турында бара. Күптән түгел бер каләмдәшебезнен газетада чыккан мәкаләсендә мондый юлларына тап булдым “Хәзерге көндә Язучылар берлегенә каләм тибрәтүчене алу кемне дә булса комсомолга алуны хәтерләтә. Таләпләр түбән дәрәжәдә. шул сәбәпле Союз әгъзасы булып ни язганнары беркемгә дә мәгълүм булмаган каләм тибрәтүчеләр йөри, аларнын күбесе хәзерге иҗтимагый тормыштан гына түгел, хәтта әдәбияттан да (әдәбият үзе иҗтимагый тормышнын бер өлеше инде ул- Р. Ф.) бик ерак тора" Бу юллар гаҗәпләнү яки берәр этәргеч реакция тудырды димим, шулай да көлемсерәү тойгысы уятты. Соңгы биш елда Татарстан Язучылар каршындагы Кабул итү Коллегиясе рәисе буларак, әлбәттә, мондый карашка үз фикерем, үз җавабым бар Бу хакта бераз сонрак Алда әйтелгәнчә, әдәбиятны бернинди оешмалар тудырмый, әләбиятнын сыйфатын оешмадагы әгъзаларның саны билгеләми Әдәбиятны талантлы аерым шәхесләр тудыра XIX гасырда русларда махсус дәүләт әдәби оешмалар булмаса да. бөек әдәбият бар XX гасыр башында Тукай. Исхакыи Ибраһимовлар мисалында бөек татар әдәбияты бар Ша1ыйрь әйтмешли, әләбиятнын зурлыгын билгеләр өчен “бер ТолстоЙ җитә, бер Тукай!" Үткән гасыр башында, ягъни йөз ел злек. татар мохнтендә язучы-мөхәррирләр, бердәм нжали оешмада әгъза булып тормасалар ла. бүгенгедән ким булмаган дип уйлыйм 1934 елда, Татарстан Язучылар Союзы оешканда утызлап язучы оешма әгъзасы саналган Сугыштан сонгы елларда СССР Язучылар союзы таныклыгын йөрткән кешеләр иллеләп исәпләнгән Алда әйтелгәнчә. 1968 елда бу сан III гә җитә 1990 елларда Союзга алу артыгы белән активлаша Ун ел эчендә (1989-1499) 1260 кеше әгъза итеп кабул ителә (Х1-ХИ съезд арасында 72 кеше. ХМ-ХП1 съезд арасында 54 кеше) "Кояш'' сүзен язганда биш хата җибәрүче кешеләр Союзга керә" дигән төртмәле сүзләр шул елларда чыкты шикелле Шулай итеп. XXI гасыр башына гомумсан 280гә җитә. Хәзерге көндә Татарстан Язучылар берлегендә 302 әгъза Уртача яшьләре 59.7 яшь. Искә төшереп чагыштырыйк СССР Я |учыларынын беренче съездында катнашкан делегатларның ургача яше 38.5 булган Без— пенсионерлар оешмасы булып чыгабыз түгелме сон? "Кадрлар һәммәсен дә хәл итә" дигән бер искерми торган гыйбарә бар Бу гыйбарә безнен эшкә дә кагыла Язучылар берлегенә алганда төп роль Кабул итү Коллегиясенә (Комиссиясенә) йөкләнгән Коллегия карарын идарә, гадәттә, хуплап раслый Кире кагылган фактлар, гайре табигый хәл саналып, бик сирәк була. 90 елларга кадәр сонгы мөһерне Мөскәү—СССР Язучылар союзы секретариаты суга иде Сонгы 10-15 ел эчендә бу мәсьәлә үзебездә—Татарстан Я зучылар бер легенлә хәл ителә Кабул ителгән каләм иясенә "Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы” дигән таныклык тапшырыла Бар иле заманнар геге яки бу халыкнын. республиканың әдәби потенциалын, дөресрәге, оешма потенциалын саннар да билгели иде О.тс чәгерлә 60-70 елларда өлкән ягучы агайлар кара, үзбәкләр язучылар санын 300 гә җиткергәннәр, украиннар 400 гә беггә да арту кирәк, шләр иде. Чыннан ла. сан арттыруда мәгънә лә бар иде язучылар исәбенә карап җирле союзларга Үзәктән акча җибәрелә, горак төзелешләренә «эстәмә чыганаклар бүлеп Янчыигрның .к).ти гг ипм.ккм/иамә Лаеыш «ак. җыелыштан куренеш 1У94 ел бирелә, санаторийлар, ижат йортларына юлламалар күбрәк килә Хәзер вәзгыять бөтенләй бүтән: жирле бюджет хозурына һәм үз тырышлыгына карап үз көненне үзең күрәсен Ә инде "беркемгә дә мәгълүм булмаган (укып барырга ла кирәк1 Язучыларнын күбесе бер-берсенен иҗатын игътибар белән күзәтеп бара дип әйтә алмыйм) каләм тибрә гүчеләр"не союзга—берлеккә алу мәсьәләсенә килсәк, жавап мондый. Кабул итү Коллегиясе әзме-күпме әдәби сәләте булганнар арасыннан, булган хәзинәдән ин яхшыларын сайлап алырга тырыша һәм шулай эшли дә. "Балкып торган 20-25 яшьлек фәлән иптәшне нигә һаман берлеккә алмыйсыз?" дип беркем дә әйтә алмас Бүгенге Коллегиядә түбәндәге иптәшләр эшли: Равил Фәйзуллин (рәис). Әхсән Баян. Мөсәгыйт Хәбибуллин, Владимир Корчагин. Нурмөхәммәт Хисамов. Марсель Галиев. Гөлшат Зәйнашева, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Шаһинур Мостафин. Орлыктан кибәкне генә аера белә торган иптәшләр дип беләм мин бу язучыларны Элек тә кабул итү комиссиясендә зур абруйлы язучылар эшләде—Г Бәширов, С Хәким, А. Гыйләжев, Ш Галиев Шуны анларга кирәк: вәзгыять элекке белән чагыштырганда нык үзгәрде, язучынын җәмгыятьтәге роле тоныкланды Чит төбәкләрдән түгел, үз республикабызда да яшьләр әдәбиятка ургылып килми Сер түгел, бүтән өлкәләрдә яшәүче авторларга игътибарны күбрәк бирергә тырышабыз, аларга кайчак ташламалар да ясарга туры килә Шунысы да бар. артык чикләүләр куеп, иҗади оешманы алып булмаслык крепость-кирмән дә ясарга кирәкмидер Фикеремне ачык әйтеп бетерим: әйе, бездә 300 язучы юк. бездә оешмада саналган 300 ләп әгъза бар Таныклык йөртү—син әле коеп куйган язучы дигән сүз түгел Әнә, Зөлфәт Хәкимгә, (анда йөзгә якын пьеса язучы катнашты) язучылар таныклыгы йөртмәү драматурглар ярышында жинүче булырга комачауламады бит әле! Язучылар оешмасы—демократик характердагы ирекле иҗтимагый оешма Бу оешмага керергә теләүчеләр бихисап булса да, аннан гариза биреп чыгарга теләк белдергән кешеләр дә бар. Хәтта идарә составыннан да.. Татарстан азучыларының чираттагы XII нче съезды 1994 елнын 3 июнендә Казаннын Актерлар йортында узды. Аны. кыскача кереш сүз белән Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов ачты Идарә рәисе Ринат Мөхәммәдиев Татарстан Язучылар берлеге иларәсенен 1989-94 еллардагы эшчәнлеге турында доклад ясады. Язучылар корылтаенда Татарстан Президенты М. Ш Шаймиев чыгыш ясады. Ин элек ул Татарстандагы бүгенге сәяси һәм икътисадый хәлләр турында сөйләде. Аннары Президент Татарстан белән Россия арасында төзелгән Шартнамәгә һәм Б. Н Ельциннын Татарстанга визиты йомгакларына кагылышлы фикерләре белән уртаклашты, татар телен дәүләт теле буларак тормышка ашыру, татар мәктәпләре һәм балалар учреждениеләре санын арттыру. газета-журналлар нәшер итү. китап бастыру, язучыларның матди хәлләрен җиңеләйтү турында сөйләде Аларга ижат мөмкинлекләре тудыру мәсьәләләренә дә кин тукталды Татарстан азучыларының ХП съезды Президиумы Трибунада—Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев 1994 ел. Аннары ревизия комиссиясе отчеты (Р Даутов), төрле жанрлар буенча докладлар—поэзия (Г Морат), драматургия (Р Мингалим). балалар әдәбияты (Р Миннуллин). әләби тәнкыйть (Ф Зөлкарнәй). тәржечә аро антавы / У94 Тагар әдәбиятының 6\ этабында Р Төхфөтуллин. Ө. Давыдов. А Гыйләжсв. III Мөдәррис. Г Ахунов. Н Фәттах, X Камал. Ә. Баян. I Афзал. Э Касыймов. Ш Бикчурин. М Шабасв. Ш Галиен. И Юзссв. Ш. Хөсаснов. Б Камал кебек алтмышынчы елгылар үзләре яшәгән заманнын мөһим иҗтимагый һәм әхлакый мәсьалазәрен күчәрен чыга лар" Бу саналган исемнәрнең берсен дә диярлек “60 нчы слпалар дип санап бу шый Гадәттә “фәланенче елгылар" дип әдәбиятка килү чоры белән бәйләнештә әйтәләр Бу язучыларның бер ишләре әдәбиятка сутыш чорында аяк. басми күос се 50 елларда күтәрелеп чыккан шәхесләр (I Ахунов. I Афтал. 111 Галмсв \ Камал, Р Төхфәту.чмн. Ш Хосәснов һ б.) Чынында. 60 нчы еллар буыны дин безнен буын (Р Минылим. Р Харис. Рәш. Әхмәтжанов I Рәхим. Р I .•».»> чин һ б ) санала ала Энциклопедиягә мәкале язган авторларны.» яки автормын исенә Күптон коте ион бу уншяиа тори хи (ни мода бик куп татар нптылары турында взлаудия табып б\ ш. Сүиек 2002 аяда төшерик: сез "60 елгылар” дип санаган кайбер шагыйрьләр 60 елларда инде дөньяви тормышларын һәм иҗатларын тәмамлап мәнгелсккә китеп тә бардылар (Ш Мөдәррис—1964 елда, Ә Давыдов—1968 елда вафат) Шунысы да игътибар иттерә: "Энциклопедик сүзлек” нен русчасында (1999) бу абзацта 9 язучы саналса, шул ук "Сүзлек”нен (2002) татарча вариантында инде 16 исем Аерма шактый! Бер үк материал нинди телдә бәян ителсә дә. тәңгәл булырга тиештер. Хәер, бу ишәю, шул ук белешмә-мәкаләдә әйтелгәнчә, "әдәбият белеме исә бер яклы идеологик ысуллардан арына бара, әдәби күренешләргә һәм тенденцияләргә фәнни һәм объектив бәя бирергә омтыла”. Гомумән, яхшы омтылыш Дәвам итик, шул ук мәкаләдә “ 1970-80 елларда И Нуруллин, М Мәһдиев, Т Миннуллин, Ф Яруллин, М Юныс, М. Хәбибуллин, Ә. Галиев. С. Сөләйманова, Мәхмүт Хәсәнов, Р Харис, Р Фәйзуллин, Зөлфәт, Роберт Әхмәтжанов, Рәшит Әхмәтжанов, М. Әгьләмов, В. Нуруллин, Р Батулла, М. Гали, Ә. Гаффар, 3 Хәким, Ә. Рәшитов, Л. Шагыйрьжан, X. Әюп, М. Маликова, Р Гатауллин һ. б. (русча “Сүзлек”тә исемнәрнең бу блогында 13 язучы санала, татарчасында—25) иҗади активлык күрсәтәләр”. Нигездә, дөрес. Ә төгәлсезлекләр? Әйтик, 3. Хәким әдәбиятта 90 еллар башында күренә башлады, Роб. Әхмәтҗан һәм башкалар инде билгеле шагыйрьләр булып йөргәндә, 3. Хәким әле тумаган да иде бугай Саный белеп санауның да үз тәртибе бар бит. Әйе, саналганнар активлык күрсәткәннәр. Ә А. Хәлим. Ф Садриев, Р Мингалим, Г. Рәхим һәм тагын кайберәүләр иҗади активлык күрсәтмәделәрме0 1990 еллар әдәбияты турында сүз барганда ни өчендер тарихи темаларга язучы 3 каләмдәш кенә телгә алына (анда нигәдер Ф Латыйфн гөшеп калган). 90 елларда өч кенә кеше актив ижат иткән булып чыта түгелме... Ул елларда бүтән язучылар да күп хезмәт куйдылар бит 3 Мансуров. Ф Бәйрәмова. Ф Сафин (Ф Әмәк), Р Зәйдулла, Г Морат Һәммәсен кертеп бетереп булмый диярләр .Алай дисәң, шул ук бик чикләнгән урында кайбер исемнәр икешәр мәртәбә кабатлана Әйтсән—сүз. төртсән күз дигәндәй, җитеп торыр Язучыларны шәкли рәвештә “вакыт ояларына төгәл утырта "да алмагач, аларнын иҗатларына иҗтимагый бәя биргәндә, конкрет әсәрләренә фәнни-эстетик анализ ясаганда нинди “чытырманлы карурманнар" барлыгын чамаларга була Бу фикерне очлап шуны әйтәсе килә, язучы исеме галим-голәмәгә, кайбер очракта м өтә галимгә, унайлы ясалма кысалар өчен иллюстратив рәвешендә генә файдаланылмаска тиеш Үткән тарихыбызны. бүгенгене үзебез өчен дә дөрес һәм ачык итеп анлый алмасак, аны бүтәннәргә ничек анлатмак кирәк? Без съездлар, юбилейлар, лауреатлыклар турында сөйлибезме, оешманың көндәлек эше турында сүз алып барабызмы, барыбер, уйлануларыбызнын төп мәгънәсе язучы хезмәтенең асылына—анын әсәрләренә барып тоташа. Һәрхәлдә шулай булырга тиеш. Житәкчеме син, урын биләмәгән каләм иясеме, язучы Көрәшчеләр рухы безнең баән 80 еллар фотосы саналасын икән, байрак булып ин алдан әсәрен барырга тиеш Укучы өчен, язучынын шәхесеннән бигрәк, анын әсәре кадерле (балачакта китапханәдән киталнын. авторыннан бигрәк, исемен сорап ала идек, күрәсен. яшь чакнын логикасы хакыйкатькә күбрәк якын булган) Мина калса, хәзер, бигрәк тә. сонгы 10-15 елда хәл бүтәнрәк: игътибарыбыз күбрәк беренчелгә караганда икенчел факторлар тирәсснәрәк юнәлгән Гадәттә, без фәлән әсәрнсн язылуына (чыннан да. "Туган тел"нен яки "Моабит дәфтәре 'нен вакыт-вакыт кайчан язылуларын җәмәгатьчелеккә белдереп торсак, тарихи хәтер өчен зыян булмас, һәрхәлдә ниндидер графоманнын фәлән елда туганлыгын белгертүгә караганда файдалырак булыр иде), фәлән китапнын чыгуына фәлән ел димибез, фәлән язучы яки шагыйрьгә фәлән яшь. дибез. Без теге яки бу язучынын яна әсәрен укып-тикшерү утырышында яки китап укучылар конференциясендә булдык дию урынына, күбрәк, фәлән язучынын юбилеенда яки банкетында булдык, дибез. Юбилей димәктән. аларнын иге-чиге юк. Хәер, уртача яше 60 тирәсе булган оешмада юбилярлар күп була инде ул—ел саен йөзәрләп җыеладыр Шуна өстәп, әдәби мирастан классик әдипләрнен истәлекле даталары (боларын чыннан да әдәбият файдасына дип әйтик) Ә юбилейлардагы пафоснын ниндилегсн барыбыз да яхшы беләбез. Бу ыгызыгылы чаралар язучылар коллективы нын. бигрәк тә. оешма аппаратынын күпме жегәр-знергия ссн ала! Әдәби хәрәкәт тирәсендәге хәрәкәт килеп чыга «) әсәрләребез турында кайда сөйлибез сон'.’ Газета-журнал битләрендә. Табигый, беренче чиратта. "Казан утлары нла (китап күзәтүләр, рецензияләр, дискуссияләр һ 6 ) Әмма бу гына а < Әгәр көндәлек матбугатта чыккан материалларны анализласам, алариын күбесе әлеге дә баягы юбилейлар, премияләргә тәкъдим ителү уңаеннан булыр Әлбәттә алар инде мактау, зурлау рухында Иҗат секцияләрендә (хәзер аларны остаханә дип йөртәләр) дә яна әсәрләрне укып-тикшерел анализ ясауга корылган җыелышлар сирәк үтә. Бу остаханаләрнсн сонгы еллардагы топ эше гсте яки бу .шторны Я зу чылар берлегенә тәкъдим итү булды дип әйтергә ярыйдыр Дөрес, хәзер чәл беркадәр үзгәрде: каләмдәшләрнең иҗатларына караш җитдиләнә төште шул сәбәплеме, җыелышлары да сирәгәйде бугай Я тучылар ү тәре (бигрәк тә рәис үэс) өзлексез йөреп торалар Җыелышлар, конференцияләр, сабантуйлар, юби лейлар. сайлаулар яки бүзән сәяси вакыйгалар унаеннаи агитбригада рәвешендәге “десант*'лар Чыннан да. хәрәкәт шактый көчле Гсләк шул бу хәрәкәт әйткәнебезчә, әдәби хәрәкәт тирәсендәге хәрәкәт кенә түгел, конкрет әдәби әсәрләр нисбәтендә, укучыларга, шулай ук. язучыларның үыәренә лә кирәк һәм файдалы хәрәкәт булсын. л . Әйе. татар әдәбияты зур (аны белү өчен Мәскәүгә яки Орелга бару хаҗәт түгел), әмма аны дөнья бет теләгәнчә танымый «ое. дидек. Сүз. мантыйк бченча. үзеннән үзе әдәби багланышларга, мирасыбы зны пропагандалау мәсьәләләренә кайтып төшә Алла әйтелгәнчә, үткән гасырны» икенче яртысында ул багланышлар шактый нык иде Сошы дистә еллар эчендә, һәммәбсттә мәгълүм сәбәпләр аркасында (ССС Р таркалу, глобализм факторы һ. б.) әдәбиятлар, бигрәк тә, гадәт буенча әйтелә торган милли әдәбиятлар (дөреслектә һәр әдәбият милли) беркадәр изоляциядә, уз кабыгындагы йомылуда калды. Билгеле бер вакыт аралыгы өчен бу хәл дә ярыйдыр Бай тарихлы, бай мираслы әдәбият берара узенен асылын ныграк өйрәнә, үзләштерә ала, үзенен эчке потенциалы хисабына яши ала. (Бу вәзгыятьтә тарихи, тамыры булмаган "яшь" әдәбиятлар гадәттә, "киселеп” кала) Укучылары беркадәр кими төшсә дә, татар әдәбияты, әдәбият буларак, бу елларда әллә ни оттырмады дип уйлыйм. Кызыксынган кеше онытылган яки әле монарчы күпләргә бөтенләй мәгълүм булмаган мирас белән таныша алды. Дөрес, бу заманда үзеңнен “эч мае”н хисабына гына озак яшәп булмый. Гомумкешелек цивилизациясенә куТатарстан Язучылар берлеге бинасы шылып, бердәм хәрәкәттә катнашып кына, заманча әсәрләр язып, эстетик кыйммәтләр тудырып була. Димәк, бүтән халык әдәбиятлары белән тыгыз бәйләнеш зарурият булып чыга. Тик шунсы бар: бер кергән агым суга икенче кат кереп булмаган кебек, әдәби багланышларда совет заманындагы ысуллар бик үк ярап бетмәс шул хәзер. Күпмилләтле совет әдәбиятына лаеклы өлеш кертәбез, дигән заманнар үтте. Күпмилләтле россия әдәбияты дигән сүзләр бик ишетелми. Безнең өчен багланышларның ин ышанычлы һәм дәлилле күрсәткече булган тәржемә эшенә дә бүген беркадәр бүтән яссылыкта карарга мәжбүрбез. Элек тәржемаләр ике яклы иде: русчадан татарчага, татарчадан русчага. Хәзер күренекле әдәби әсәрләрне татарчага тәржемә итү юк дәрәжәсендә. (Рус һәм чит ил әдәбияты үрнәкләрен берничә буын татарча тәржемәдә укып үсте. Бу—факт). Ә татарчадан русчага? Бу процесс әзме-күпме бара әле. Барса да, элеккегечә эффектлы дәрәжәдә түгел Чөнки бүген атаклы рус язучыларының яки шагыйрьләренең лә китап тиражлары—2-3 мен данә (тиражлары зур булган детектив жанрындагы бестселлерларны чын әдәбиятка санамыйм). Ә аз санлы халыклар әдәбиятыннан тәржемә үрнәкләренә ни сан? Россиядә яна Гамзатовлар мәйданга килүе бик шикле Димәк, зур дөньяга чыгунын бүтән юлларын эзләргә кала. Рус кириллицасыннан тыш, бу кояш астында бүтән имлялы телләр дә бар Әйтик, инглиз теле, гарәп, испан теле Бар компьютер, интернет теле "Тимер пәрдәләр" заманы түгел. Әлбәттә, традицион рәвештә, үзебезнең тирәлектәге, элеккечәрәк әйтсәк, тугандаш әдәбият вәкилләре белән тыгызрак элемтәләр урнаштыру бик мөһим Безнен республикада уза торган дәрәжәле поэзия бәйрәмнәрендә (Тукай, Пушкин, Державин), Сабантуйларда, классикларның юбилейларында, съезд-корылтайларда мөмкин кадәр күбрәк эшлекле кунаклар чакырырга кирәктер. Шулай ук. язучылар оешмасының 70 еллык тантанасына да. Мәхәббәт белән дуслыкка чикләр юк. Олы максат булсын да. зур теләк булсын! Даими рәвештә инглиз телендә китаплар чыгарып килүче ПЕН-үзәк тә бу юнәлештә эшен тагын да активлаштырыр дип ышанабыз. Һәрхәлдә бу мөһим проблеманы чишү юлында һәммәбез өчен эшлисе гамәлләр тау кадәр. Татар әдәбияты дигән зур дәрья турында фикер йөрткәндә, гыйбрәтләр алып, уйланыр нәрсәләр җитәрлек Кайчак шундый сорау да туа. бүгенге әдәбиятыбыз гомумтатар әдәбиятымы, әллә Идел-Урап регионы әдәбияты гынамы (онытмыйк заманында яна татар әдәбиятында беренче проза әсәрләрен Ростов. Пенза якларыннан чыккан шәхесләр язды бит Әйтик, безнекеләр хәзер сш кына баргалап торган Олы Әләзәнлеләр тормышы татар әдәбиятынын берәр сәхифәсе була алмас идеме9 Бу җәһәттән, бүтән төбәкләрнен исемнәрен әйтеп узарга була Түбән Идел— Сарытау. Астрахань . тоташ Урал—Пермь. Чиләбе. Жаек . Урта кинлекләр— Рязань. Касим .) Без. еш кына, әдәбиятыбыз берничә гасыр буе. югалган дәүләт институтларының кайбер функцияләрен (мәгърифәт, мәдәният) башкарып килде, дибез, бу хәл хәзер ничек9 Милли анны. милли идеяне халыкка җиткерүдә язучыларыбызнын бердәмлеге бармы (әгәр язучылар, галимнәр арасында, сүз көрәштерүдән бигрәк, бердәмлек булса, имля мәсьәләсендәге дискриминацион хокуксызлыклар килеп тә чыкмаган булыр иде)9 Язмамнын баштагы өлешендә сораулы җөмләләрем инде булган иде әдәбиятыбызның язмышы алга таба ничек булыр9 Элгәргеләрдән эстафета итеп алган арбаны кемнәргә калдырабыз9 Гомумән, ул әдәбият дигән арбанын кирәк- хажәтс ни дәрәҗәдә булыр9 Алдан ук куелган сорауларым күнелемлә. сөттә йөзгән елан кебек, язмам буе шомлы уй булып барды Чыннан да. безне нитәр көтә9 Әдәбият язмышы белән оешма язмышын да күз алдында тотып әйтүем (оешмасыз да әдәбият бетмәс бетүен) Уйланырлык сәбәпләр бар Язучылар берлеге—иҗтимагый оешма Ә атегә андый оешмаларның яшәешен билгеләүче канун юк Димәк, юридик хәят—бар белән юк арасында Бүгенге көндә язучы хезмәтен социаль яктан гарантияләгән законнар юк (шуңа күрә дә Россиядә бик күп язучылар фәкыйрьлек дәрәҗәсендә Бу яктан бездә дә. матди яктан иркен яшәгән язучыларны бармак белән генә санарлык) Димәк, хәзерге прагматик яшьләр өчен әдгби иҗат өлкәсендә гарантияле тормышчан Юрспективалар күренеп тормый (шуна күрә дә. бүген шигърияткә Тукай. Дәрдсчәнл. Такташ. Җәлилләр урынына, үсмер егетләрдәй бигрәк, кыз-кыркын китә дә инде) Ә оешмамын гомум уртача яше 60. Фәкыйрь карт-корыны кайсы җәмгыятьтә үлеп яраталар икән? Дөрес, бездә Россиянен бүтән регионнары белән чагыштырганда хәлләр әлегә шөкер итәрлек Әгәр Республика булмаса. борынгыдан дәүләт тоткан хисне йөрткән затлы катлам булмаса. татармын ил-көн хәлен тоймаган Илбашы булмаса. эшләр бик мөшкелгә әйләнер иле Хәер, гомумән, нигә мөшкел булырга тиеш ди әлс' Талантлы булу фаҗига булырга тиешме? Талант— Күкләрдән иңдерелгән илаһи байлык, ил-халык байлыгы дәүләт байлыгы Без әлегә ил- дәүләтле булудан ваз кичкән халык түгел Мина калса, бүгенге кондә мен еллык татар әдәбиятынын боек традицияләрен ләвам итәрлек, кнм дигәндә биш дистәләп талантлы язучыларыбыз бар Бу—зур байлык Ягучы кеше—тел сакчысы. Ә тел—милләтмен тон билгесе. Халык, читләт булып сакланып калырги телибез икән —иҗат кешеләренең, шу г исәптән заман елъязмачылары—язучыларнын кадерен белик! Алар булганда, шәт. нинди генә рәвештә булмасын, ижат оешмасы да яшәр 2004 ел -е*Э-