Логотип Казан Утлары
Тарихи роман

АЙБИБИ

Айбиби улын юатып барды, үгет-нәсихәт бирде. —Яхшы гына укы инде, абзаннын йөзенә кызыллык китермә, улым — Китермим, әнием,—диде кырыс кына Ибраһим — Бәлкем әле Рәшидә абыстай да янына килеп китәр, мин ана хәбәр итәрмен, үзем дә килә йөрермен. — Борчылма, әнием, мин синен башына кайгы кигермәм Ниһаять, Гаязетдин тархан күтәрткән мәктәп бинасы күренде. Бина озын һәм ике катлы иде Ни өчендер Аккаланыкы кебек мәктәп бинасын кальга эченә салдырган иде Гаязетдин тархан Шәмгун хан каршы булса да осталарны яһүд сәүдәгәрләре аша румнан китерткән. Һәм сызымны да үзе сызып биргән. Кальга эченә үтеп бинаны күрүгә, Ибраһим торып ук баеш —Ошый бу бина мина, гомумән, барысы да матур монда, таш диварлар, сакчылар, тархан сарае, ун якта аглар тоталар булса кирәк, җайдаклар күренә Ү зәк урамнан үтгеләр, тархан сарае каршында туктадылар Аларны каршы алырга Гаязетдиннең хатыны чыкты Килен кешесен оч-лүрт хатын-кыз озата, алардан кала төшә унлап җиткән кыз килә Барысы да ыспай киенгәннәр, җиләннәренә кадәр бертөрле, килен кешенен генә җиләне ямь-яшел, читләре кеш тиресе белән уелган, киленнең башында очлым сымаграк калфак Килен ап-ак йөзле, йөзе шулкадәр ак иде ки. Айбиби, икс арада охшашлык күреп, аптырабрак каттан иде Хәер. Идел буенын өске тарафларында яшәгән халыклар күбрәк ак йөзделәр, күк йөзе кебек зәңгәр күзчеләр иде Шунын өчен Йосыфы анын күзләренә карар иде дә "Айбибием, нигә синең күзләрен шул чиккә җитеп зәшәр. мин синен күзләренә карасам үземне күккә ашкандай хис итәм", дияр иде "Ә мин синен күзләренә карасам, упкынга очкандай хис итәм үземне - дигән иде ана Айбиби, кст-кст көлә-колә Һәм шулай да иле ич! Ул анын кочагына ннсә, гүя упкынга очар иде — Хуш килдегез, хуш килдегез, җннгәчәй!—дия-дия. Айбибине арбадан төшүгә каршы алды киленкәй һәм читкәрәк китеп, бер урында таптанып юрган Ибраһимны кочагына алды да -Менә кем килде безгә, менә кем' дип, энекәшенең аркасыннан сөйде Кунакларны сарайга алып керделәр Аккаладагы сарайга охшаган бүлмәләр, герле тарлавыклар күреп. Айбиби үзен кахан сараенда итен хис Ахыры Каты 7-8 сл щш КЭ ГЫ Й Т ХЭ ВИ В УД ЛИ ң итте. Ләкин бу ялган чагыштыру гына иде. Тархан сараеның диварлары калын, тәрәзәләре кечкенәрәк иде. —Юл бик авыр булмадымы, җиңгәчәй?—дип сорады Бибисара. — Юк-юк. бик әйбәт килдек. Көн дә бик матур булды, кальгага да җинел генә уздык. Асма күпердән Гаязетдин нәүбәтсез уздырды. — Гаязетдин Идел буена китте, кораблар туктарга урын карарга. Мин ана сәүдә корабларын Болакка кертергә канау казырга кирәк, сәүдәгәрнен кораблары Казансу буйлап килерләр дә Болакка кереп бушанырлар, дигән идем, килешеп җитмәде, карап карарбыз, дип кенә калды. Минем әтием гомер буена кораблар төзеде бит, җиңгәчәй. — Гаязетдингә башта әтиең белән кинәшергә кирәк булган. —Әтием былтырларны гына вафат булды шул. җиңгәчәй. Казанга нинди бина күтәртсә дә Гаязетдин әтием белән киңәшер иде,—диде килен һәм кунакларны ашханәгә алып керде. Алар каршына ап-ак чәче яшел яулык астыннан чыгып торган бер карчык килеп басты. Аны күрүгә Айбиби ике кулын ана сузды, баш иде, аннары дога кылды Шуннан сон гына карчыкнын саулыгын сорады. —Йөрим шунда шәүлә булып,—диде карчык бер дә исе китмичә, аннары үзе сорады —Юл бик алҗытмадымы, килен'' Әллә Ибраһимны яна мәктәпкә китердеңме?.. Кил әле. кил бире, улым. Һай син, гел егет булгансын икән бит инде. Кылыч тагарга да ерак калмагандыр? —Тагын дүрт ел. тагын дүрт ел көтәсе әле ана, әни. —Дүрт ел үтәр дә китәр, акылы белән үссен, акылы белән. Йә. килен,- диде карчык Бибисарага таба борылып,—табын әзерме анда, юлчылар арыганнардыр. Тамак ялгап алырлар да мәктәпне барып карарлар, һәй кинәнде инде Гаязетдинем шул мәктәпне күтәргәч, һәй кинәнде Абамны да уздырдым дип мактанды. Анарның кулларын юындырырга җиз таз, жиз комган китерделәр Кулларын чайкагач, сөртергә озын сөлге бирделәр. “Күр инде, барысы да Аккападагы кебек",—дип уйлап куйды Айбиби. Табын мул итеп хәстәрләнгән иде. Һәр кеше авыз эченнән догасын укып, ашый башлады, чөнки Сара анакай ашый башлаган иде инде. — Килен,—диде Сара анакай —Сине Рәшидә абыстай сагына икән, барып чыгар иден бер. Анар анда ипле генә сарай мәктәбендә балалар укытып яталар, балаларга сабак бирәләр. Мин аны бире дәшкән идем дә Йбраһимы килешмәгән. Ймеш, аңа Биләр ошый төшә. Айбиби бер сүз дә әйтмәде. Әйе, ул үзе дә Рәшидә абыстаен сагынган иле Бер утырып серләшәсе килә, тик әлегә кадәр нигәдер аягы гына тартмады. Иске хатирәләрен кузгатып, йөрәгемә яна яралар гына салырмын дип курыкты. Чөнки өлкән равванын кинәттән имам хәзрәтләре булып китүенә күңеле белән әле дә булса ышанмый иде. Әмма Рәшидә абыстаенын хәленә керә—бит ул аны үз баласыдай тәрбияләп үстерде. Еш кына балачактагы кебек анын кочагына инеп. дөньясын онытасы килә иде —Барырмын мин анда, әнием, барырмын,—диде Айбиби.—Менә Ибраһимымны урнаштырыйм да, барып кайтырмын. —Сезнен янда анда дәрвишләр авыл утырганнар икән, бөтен суфый- сафа шунда җыелган икән Гаязетдин барып туздырам дигән иде, каршы төштем, тимә аларга, алар изге затлар, ил остенә кара кош канаты булып кара болыт төшәр, дидем. Хазарстанга төшкән кара болыг кебек. Ил кадәр илне юк итте бит. гүя туфан калыкты, дөньяны су басты. Кала артыннан кала су астында калды, кала артыннан кала. Йосыфымны да шул янгыр аждаһасы йотмадымы дип яшим инде ил имгәге булып, киленкәй, ил имгәге булып Иә, ярый, ризыктан җитешеп утырыгыз, карт кешене тынласан— ут йогарсың, яшь кешене тынласан—ил кичәрсең, дигәннәр. Яшьләрдә өмет хәзер. Ибраһимда Иншалла, барысы да әйбәт булыр, сабагын да укыр, мәктәбен дә тәмамлар, биленә кылычын да тагар. Йосыфым әнә биленә кылыч тагуга ук тәхет биләгән иде. —Әйе,—диде Бибисара килене анасынын сүзенә кушылып —Ил исән бУл са, жир исән булса, ир исән булса—барысы да булыр, иншалла. “Тик минем Йосыфым гына кайтмас ".—дип уйлап куйды Айбиби. Әйе, мин хәзер бер байгыш хәлендә, йөрәк парәм улымны да калдырып кайтсам, нинди юаныч калыр мина9 .. Аккошларыммы9 ' Аларны да дәрвишләр килеп ашата башладылар Бер аккошнын түшен каракош яралагач. Айбиби яралы кошны аларга биреп җибәрде Чөнки барыбер анын итен ашый алмас иде. ул аларны ожмах кошларыдан күрде. Ә оҗмах кошын укка алган кеше оҗмахка керми, ди торган иде Хәрәзамнан килгән имам хәзрәтләре Хәер, имам хәзрәтләре үзе дә тәмам изге ит иде Айбиби очен Тик Йосыф кахан өчен түгел. Йосыфы имамнарны хәйләкәр рәвештә илләренә озатса да. Айбиби күнеленнән ир-канаты белән килешмәгән иде. Ләкин рәнҗетмә аларны дип әйтә алмады Ашап-эчкәч, җыелышып, мәктәп күрергә киттеләр Ибраһим каерылып- каерылып арттан бер-берсенә нидер әйтә-әйтә көлешеп барган кызларга карады Әнисе анын җилән җиненнән тартып куйды Имеш, тәртипле генә бар Ләкин ничекләр синен артыннан кет-кет көлешеп барган кызкайларга әйләнеп карамыйча бармак кирәк Ибраһим башта аларга телен күрсәтте, аннары тешен ыржайтты. Бу юлы анын колагыннан әбисе эләктереп азды — Ипле генә бар. әнә мәктәп каршында ук безне имам хәзрәтләре көтеп тора,—диде. Чынлап та мәктәп ишеге янында ук башына яшел чазма ураган, озын ак җилән кигән кара йомры сакаллы берәү тора иде. Ул киләсе кунакларны баш ия-ия каршы алды һәм ишекләрне ачыгыз дип. ишекъяры торган шәкертләргә әйтте. Тегеләр исә мәктәпнең ике якка ачыла торган ишек канатларын ачып куйдылар Ин алдан мәктәп бусагасын атлап Сара анакай узды, ана кунаклар иярделәр, ләкин мәктәпкә көлешеп килгән кыхзарны уздырмадылар Имам хәзрәтләре шәкертләр укыйсы бүлмәләрне күрсәтә-күрсәтә икенче катка күтәрелде һәм кунакларны, аллан ук сөйләшкәнчә. Ибраһим укыйсы бүлмәгә алып керде Шәкертләр тез биеклек кенә өстәлләр артында, асларына кырпача җәелгән урыннарда сабак алачаклар икән. Сара анакайга барысы да ошады, ул имам хәзрәтләренә карамый гына бүлмәдән чыга башлады Ләкин шул мәлдә Айбиби имам хәзрәтләреннән —Бер мөгаллим ничә баланы укытачак?—дип сорады — Без Хазарстан мәктәпләренең тәртипләрен сакларга тырыштык, каханбикә Айбиби.—диде имам хәзрәтләре бер дә исе китмичә Ул арада бүлмәдән чыгарга кузгалган Сара анакай алар янына борылып килде — Рәсүлем,—диде ул. —Мәктәптә сабак бирү Хазарстандагы кебек калгандыр бит?.. —Калды - калды. анакай, барысы ла Аккала сараенлагыча алып барылачак, тик инде ислам диненә йөз тотып, изге дингә — Рәсүлем,—диде ана Сара анакай —Балага сабак бирү һәр илдә дә сүздән башлана, сан белән дәвам ителә, тарих вә фәйләсуфия белән тәмамлана Хәтерем ялгышмаса. син дә Аккала мәктәбен тәмамлаган иден түгелме? Гаязетдин шулай дип әйткән иде —Хак шулай, анакай, укыган идем Без шул тәртипләрне монда ла дәвам итәргә булдык. —Уңган кеше булдык әле син. Рәсүл Исемен дә матур, үзен лә ипле күренәсең, иншалла, Гаязетдин тархан исеменә гап төшермәссең — Боерган итсә, анакай. Аллаһыбыз боерган итсә, дин шя Рәсүл атлы имам хәзрәтләре Сара анакайга бил бөкте. — Адәм баласына түгел, мал көтүенә дә тиккә генә чыбыркы шартлатмыйлар. Әнә шунардан сак бул. имам хәзрәтләре Рәсүл Сина минем улым Гаязетдин—Казан тарханы Гаязетдин сарай мәктәбен ышандырып тапшырды Сәиен мөгаллимнәрен сабак биргән шәкертләр ил түрәләре булып китсеннәр Шунын өчен тырыша минем улым Гаязетдин, тунын очен. имам хәзрәтләре Бетен бүлмәләрне дә йөреп чыккач, Сара анакай ашханә бүлмәсенә юнәлде, барчасы да ана иярде. Хәзер инде имам хәзрәтләре алдан йөрмәде, ә Сара анакай аларга суфыйчы булды. Айбиби янәшәсендә барган улынын иненә кулын салды. Ошады аңа мәктәп, имам хәзрәтләре дә, хәтта Сара анакай да. Ә бит алар элек тә сирәк-мирәк булса да сарайга килгәләделәр, ләкин Сара анакай аларны беркайчан да болай җылы каршы алмаган иде Бүген исә үзе үк суфый ана булып йөри. Аш янында да, кызым сина әйтәм, киленем син тыңла, дигәндәй, Сара анакай Айбибигә карап: —Без, киленкәем, Казан каласын Аккаладан ким итмәбез, менә күрерсең, ким итмәбез. Язган булса, киләсе язга румнардан осталар китертеп, кала тирәли тагын да зуррак кальга күтәрергә керешербез. Калын иттереп коймаларын тарттырырбыз, өстәмә күзәтү манаралары төзетербез һәм тимер белән ныгытылган капкалар суктырырбыз. Капкаларда айбалталар тоткан яугир-сакчылар торыр. Нәкъ Хазарстандагыча. Казан каласы бер дә Ханбалыктан ким булмас. —Шулай булыр, иншалла, шулай булыр. Кальгаларны күреп, баскынчы викинглар Казан тарафына әйләнеп тә карамаслар,—диде имам хәзрәтләре Сара анакай белән килешеп. —Киленем әйткәнчә. Болакны да кораблар керерлек итсәк, сәүдә үзәге бирегә күчмәгәе әле. имам хәзрәтләре. Шулай бит, киленкәем. Бу мәктәпнең сызымнарын Гаязетдин улым киленем белән икәү сыздылар, икәү киңәшә- кинәшә эшләделәр. Һәм менә нинди мәһабәт бина күтәрдек.. Айбиби бер сүз дә әйтә алмады. Күрәсең, борын заманда да, ягъни Аккалада яшәгәндә дә Сара анакай беркемгә дә баш бирмәгәндер—бигрәк тә равваларга. Ибраһим улы аны асма күпергә кадәр озата килде. Айбиби күз яше белән елады. Калдырасы килмәгән иде улын Казанда. Әмма һични кыла алмады. Бала белем алырга тиеш, җитмәсә, анын улы. Атасы исән булса һәм алар Аккалада исән-имин көн күргән булсалар, бик ихтимал, Йосыф кахан улын Византиягә укырга җибәргән булыр иде. Шулай иткәннәр борынгы ил башлыклары. Ләкин язмыш аларны туган якларына кайтарып ташлады. Болгарга гына түгел, Казанга кадәр Зарланмый Айбиби: Аккош күле буендагы утарда яшәү өчен барлык шартлар да бар иде. Бит анын хезмәтчеләр тотарлык та акчасы юк, бар чыгымнарны Гаязетдин тархан күтәрә. Казан елгасының ун ягында зур гына базар. Күперне үткәндә шул базарга күз ташлады Айбиби. Халык арасында чалмасына тутый кош каурые кадаган мөхтәсиб йөри Хәрәмләшкән сатучыларны тикшерә, бизмәннәренә тамга сала. Бүген Айбибинең базарга керәсе килмәде Ана кисәк кенә моңсу булып китте. Сәбәбе дә билгеле, ул Ибраһимыннан аерылды. Инде берьялгызы калды. Әлбәттә инде Ибраһим бик тиз сарай гадәтләренә өйрәнер, абасы 1 аязетдин кырында булырга тырышыр. Әнисен бөтенләй үк онытмаса да бик сирәк исенә төшерер Хак, нигәдер, Гаязетдингә түгел, Айбибигә Сара анакай: борчылма, килен, Ибраһим өчен, айга бер җибәреп торыр ул сиңа аны, үзем исенә төшерермен”,-дигән булды. Күр әле. бик тә гап- гади хәл ителә икән ләбаса! Ул инде карынында йөрәк иңдергән, йокысыз төннәрен калдыра-калдыра ана каздай карап, саклап үстергән бәбкәчен ят ?™ТЫНа калдыР Ь1п китәргә мәҗбүр ителде. Саубуллашканда Айбиби ИСӘ' ЮЛГа чышч - ат теркелдәп юыртканда, күчәрбаш йокымсырап баргангамы, тамагына яшь төере килеп өелде Аллаһы Тәгалә гяпк.^ т„па ?»гЫНа Л3 Гомерне с дә - мәхәббәтне дә. бәхетне дә бизмәнгә А^би-^ Гп ЛТСП ҮЛЧӘП бир* и Хәзср бер нәрсәне ачык аңлады ™ У д кемнеңдер бәхете исәбенә бәхетле булды. Сулаган Хола тә һәр кешегә дә Үлчәп бирелә, күрәсен. Мин Хода биргән суны артык эчәм икән, димәк, мин кемнеңдер өлешенә керәм. иорәк тибеше белән сулаган һава да шуннан. Әгәр дә мәгәр сина мона кадәр бәхет һәм мәхәббәт мулдан бирелгән икән һәм син шул мәхәббәт һәм бәхет суында кайнап, шатланып яшәгәнсен икән, димәк, бу гамәлен белән син кемнеңдер өлешенә кергәнсен. кемнеңдер мәхәббәтен, бәхетен урлагансың Күр инде, нинди дөньяда яши икән ул. Бик ихтимал, анын һәр бәхетен, һәр мәхәббәт тулы мизгелен Ходай үзе күзәтеп торгандыр'’ Айбиби шушы уйлардан сон бераз тынычлана төште һәм тирән итеп сулыш алды Яши бит әле, яши. нигә ана бу кадәр уфтанырга, бит ул аласын мулдан алды, хәтта артыгы белән мулдан Казан елгасы күперен узып, урман юлына төшкәч, Айбибигә тагы да монсурак булып китте. Ул үзен әле агачлар арасында адашып йөргәндәй хис итте, әле корыган агачнын ботагына кунып, ялгыхтыгына зарланган байгыш хәлендә калгандай әкрен генә ыңгырашып куйды. Әйтерсен лә кемдер аны рәнҗетә, кемдер зинданга ташлаган һәм анын ихтыяр көчен сыный иде. Әйе, ул кем? Аллаһы бармаклары арасыннан жир остенә төшкән тузан бөртеге генә ич Азмы анын кебек ялгызлар бу дөньяда''! Бик күптер Шунда Айбибинен аръяктагы балык тотып утыручы дәрвишләргә күзе төште. Ни очендер дәрвишләр суык көннәрдә дә. эссе көннәрдә дә тоташ карадан киенерләр иде. Һәм алар беркайчан да коенмыйлар Судан куркалар булса кирәк Дәрвишләрнең берәр йоласыдыр инде Көн жылы булуга карамастан, дәрвишләрнең барысы да тоташ каралан киенгән килеш балык тоталар иде. Дәрвишләр очәү. Соиләшмиләр. Күзләре калкавычларда Дәрвишләр балык яраталар икән. Кем балык яратмый ’ Тик монын очен аны тотарга кирәк. Гаязетдин, әнә, жәйгә икс-оч тапкыр утарга килә дә балыкчы чирмешләрдән аккош күленнән жәтмә белән балык еоздертә. Шул көннәрдә утар гөжләп торыр иде. Балык шулпасы пешерерләр, утта кыздырырлар, бала-чагалар уйнарлар, көләрләр, бср-берссн куышырлар иде. Айбиби дөньясын онытып. Ибраһимының каладан килгән балалар белән уйнавын күзәтер иде. Күрдс-күзәттс ич. Ибраһим, анын Ибраһимы гел бер кыз баланы куды, гел аны куып тотты һәм гел анын янында булырга тырышты. Айбиби кечкенә, әле үсмер генә кызга теге яклап та карады, бу яклап та—кыз бала ана ошады. Әмма соныннан кыз баланын чирмеш бәге кызы икәнен белгәч, аптырабрак калган иде Тик монын белән генә кыз баладан гайрәте чикмәде Чирмешләр гомер-гомерләргә Атилла бабалары чорларыннан бирле торки-татарлар белән бергә булганнар, бергә яу йөргәннәр, бергә ил-җирләрен саклаганнар, дин-йола вә гореф-гадәтләрен читкә куеп, теге якны да. бу якны да рәнҗетмичә, кызларын төрки егетләргә кияүгә биргәннәр, егетләрен төрки кызларына өйләндергәннәр Тик кем бәгенең кызы икән? Чирмеш бәге Гаязетдин кул астында хезмәт итә булса кирәк, чөнки бәк үзе бирелә булмаса да кызы килгән ич Шул хакта сорарга теләсә дә нә Гаязетдингә, нә Бибисарага сүз ката алмады. Әмма кыз баланың госе-йозе генә түгел, буе-сыны, зифалыгы да күңеленә сеңеп калган иде Күр инде, ул үзе дә биг нәкъ шулай киенер иде База итәкле күлмәк, башында калфак, зур булмаган хаситә. аягында ак читек. Кыз баланын инде күкрәге дә калкып чыга башлаган Әле булса хәтерендә, күкрәге үсә башлагач, шул тирәләре кычыта башлаган иде Ә Рәшидә абыстай моны күрен алды: "Курыкма, балакай, угала син аны. угала, кычытуы шундук бетәр”.—ди Шул мәлләр хәтер күгендә пәйда булуга. Айбиби үзалдына елмаеп куйды Анын тик торганда елмаеп утырганын күреп тарханбикә Бибисара: “Җиңгәчәй, Гаязетдин бәге кызыннан күз дә алмыйсын, әллә Ибраһимга кыз да сайлый башладың инде ’”—дигән иде Айбиби ана бер сүз дә әйтә алмады. "Бишектәге бала—бишкә үзгәрә",—дип әйтергә итсә дә тыелып калды Айбиби аккошларны ашаткач, өйгә таба кузгалды Шул чакта анын күзенә озын нарат башында утырган каракош күренде Каракошны күрде дә Айбиби шып туктап калды Һәм каракошка каралы Юк. ул ана укган атарга дип туктамады. Ул—бу явыз кошка тагын ни җитми сина ’ дип туктады Чөнки ул ана да нарат агачына ит элдерә башлаган иде Иң сәере шул, каракош баштагы мәлдә агачка элгән итне рәхәтләнеп ашаса да, угэ канәгать калып, кай тарафкадыр очып китсә дә, соңрак бу яман кош итне алмый башлады. Әмма нарат башына килеп куну гадәтен ташламады. Айбиби аны куркытмады, берни булмаган кебек үтеп китте Күрәсен, яман кош та ана өйрәнә башлаган иде инде, кымшанмады да, бары тик битараф бер төстә күзен йөртеп кенә анын ягына карап алды. Хезмәтчеләре табын хәстәрләгәннәр, аны көтеп торалар иде инде. —Беләсенме.— диде аңа аш янына килеп утыргач, пешекче апа —Безгә, һич көтмәгәндә ниндидер тоташ кара киемдәге аръякта яшәүче дәрвишләрнең берсе килеп китте. —Кемне сорады? —Ибраһимны. Теге углан кая булды, абыстай, дип сорады, менәтрәк, Айбибием. Мин әйтәм, углан тархан сарае мәктәбенә укырга китте, ул хәзер бик сирәк кайтачак, нигә кирәк булды сезгә ул бала, дигән идем, бер сүз әйтми, борылды да китте, Аибибикәем. Мин аны төзүче итәргә иткән идем, ди. Бөтен йөзен тутырып кара сакал баскан, күзләре генә елтырый үзенең, менәтрәк. —Яңадан килсә, капкадан да кертмәгез,—диде Айбиби һәм бу хакта онытты да. Тик кич кояш баеп, хатын-кызлар зур бүлмәгә җыелып, дөньяви китаплар укып утырганда гына сәер дәрвиш хәтер күгендә ялтырап үтте. Чынлап та ул йөзе-башы кара сакаллы дәрвиш кем булыр? Нигә аңа нәкъ менә анын улы Ибраһим кирәк булды икән?.. Җырлар җырлап, бәйләү бәйләп утырган һәр хатын-кыз үзенең яшьлектә булган беренче мәхәббәтен, язмышын сөйләде, әмма берсе дә, кыеп, син дә сөйлә әле, Айбиби, дип әйтмәде. Хәер, анын язмышын барысы да беләләр иде инде. Хан кызы ич!.. Нәрсә тапты да, нәрсә югалтты? Хазар каханы каханбикәсе булып Аибиби9 Җавабы бер иде—ул үзенең мәхәббәтен тапты. Ни гаҗәп, кырык хатыны булган Йосыф кахан йөзендә. Кемгә сөйләп, кемне ышандыра ала ул9 Ләкин ул ана гашыйк булды ич, булды, һәм бер күрүдә! Әле булса р аны юксына, тансыклый. Нәрсә бу? Мәхәббәтме, әллә сон язмышына буйсынумы?.. Ятагында, укыган китабын бер читкә куеп, әнә шулай еш кына уйга калгалады Айбиби. Улы да киткәч, ана көн саен моңсурак була башлады. Ул моны бөтен җаны-күнеле белән тойды. Ялгыз калды ич ул, бөтенләй ялгыз! Ана хәзер бу утар да, хезмәтчеләре дә—беркем дә кирәкми. Улы. улы кирәк аңа—Ибраһимы... Менә шунда кинәт зиһене аша яшен чаткысы узгандай күз алдына Йосыфы килә. Кинәт кенә ничек юкка чыга ул? Бит ул кахан! Илбашы! __ Шул хакта беләсе килә иде Айбибинең, кемнән дә булса сорашасы, кем белән генә булса да шул хакта сөйләшәсе килә иде. Кеше тузан бөртеге түгел ләбаса, адәм баласы, җитмәсә, илбашы. Һәм шул кеше кисәктән юк булсын инде. Ә бит сарай халкын үз кулында тоткан өлкән равва исән! Кахан—юк?! Җитмәсә, күзен дә йоммый Шәмгун хан сараена кереп оялаган—мөфти булып киткән, мөфти, бөтен имамнарга имам, муллаларга мулла. Ул гынамы, анын анасы кебек кешене үзенә ябыштырып алып китте. Менә монысына жавап таба алмады Айбиби. Шул ук вакытта ни өчен Сара анакай аны кабул итми дә, ә менә Рәшидә анакае Ибраһим мөфтинен җәмәгате булып китә?.. Аибиби кулына янә укыган китабын ала, укый башлый, башына килгән уйлардан арынасы килә. Тик инде укый алмый, уйлар анын бөтен күнелен биләп алган иде Ул кузгала, аягына җофар чүәген элеп, иңенә шундый ук җофар халатын салып, йокы бүлмәсеннән урам ягына чыга, күл өстенә мөлдерәп төшкән тулы айга карый. Сәер дә сон бу дөнья Нигә тулы ай көннәрендә аның күңеле хиссияти истәлекле уйларга чума да һәм ул сагышлана башлый. Әллә сон тулы ай аның хиссияти мәхәббәтен үзендә саклыймы һәм ай саен шул хакта искәреп торамы?.. Күл тыныч түгел, көтмәгәндә адашкан үрдәк бакырып куя, күп тә үтми анын кырына ише килеп төшә һәм алар үзара сөйләшеп азгандай тыенкы гына бакылдашып алалар. Бер ай ла үтмәде Айбиби янә Казан казасына таба кузгалды Барысына да иртән күргән төше гаепле булды. Имеш, анын улы Биләрдән килгән мөфти Ибраһимга ияреп китеп бара, ә ул аны күпме Казанда каздырырга теләсә лә, үгетләсә дә, Ибраһим аны тыңларга теләмичә китеп барды Уянгач, күргән төшен янә бер тапкыр башыннан уздырды. Әүвәл Айбиби күргән төшен утар карачысы хатыны Хөснижамаз абыстайга сөйләргә иткән иде тыелып калды. Юрамый торсын әле, Ходай язганы булыр, үзем барып кайтам, үзем бсләм күргән төшемнен хаклыгын, хак түгеллеген Күчәрбаш та анын ашыкканын белгән кебек атларны куалады, ни гажәп асма күпердә дә гадәттәгечә кальгага керергә чират торучылар юк иде Айбибинең күчәрбашын күреп, сакчылар капкаларны ачтылар һәм каханбикә күчәрбашы сакчыларга баш кагып кына сәлам юллады да. атларын туп-туры Гаязетдин тархан сараена таба куалады. Сарай болдыры янына атлар туктауга, күчәрбаш баскычны тошерергә лә өлгермәде. Айбиби арбадан төште, каханбикәсенә арбадан төшәргә ярдәм итә алмаган күчәрбаш, гафу үтенгәндәй кулларын җәйде Айбиби беркемне дә күрми иде инде, йөгерә-атлый баскычлардан сарай ишекләренә таба ашыкты Сакчылар ишекләрнең бер канатын ачтылар, бусаганы атлап керүе булды аның каршында Ибраһим мөфти пәйда булды Ау-о!—диде ул Аибибине күрүгә —Йа Хода. Айбиби каханбикә үзе Исәнме-саумы, каханбикә'*—дип, күрешергә ике кулын сузды Мөфти булып алган Ибраһим артында кайдадыр күргән таныш йөз чалынып алды, әмма Айбиби игътибарын Ибраһим мөфтигә күчергән иде инде. —Рәшидә абысгай —Монда, монда, Рәшидә абыстай ла монда, кызлар мәдрәсәсенә киткән иде Кайтыр ул, кайтыр, каханбикә Айбиби, кайтыр Теләсә-тсләмәсә дә Айбиби Ибраһимга күрешергә кулын сузды Көрәк кадәр кул эченә кереп эләккән сандугачтай сизде Айбиби үз кулын Кулын гына түгел, тәне-жанын да. Һәм аркасы буйлап салкын дулкын узуын тоеп куырылып киле Ул арала Айбиби каршына Гаязетдиннең тарханбикәсе Бибисара йөгереп килде —Җиңгәчәй, әйдәгез, узыгыз, Гаязетдин сезне көтә,—диде лә Аибибине кочаклап алды һәм колагына “Улыңызны хан сарае мөфтие Ибраһим Биләргә алырга килгән, Шәмгун хан үтенече".—диде — Мин мона шатланырга тиешме, киленкәем Бибисара? —лиле барыр җайда Айбиби —Шатланырга, тиешсен, җиңгәчәй, шатланырга Хан дәшә ич. чан үзе Айбиби бер сүз дә әйтмәде. Ул бу хазнең мөфти Ибраһим җәтмәсе икәнен бераз чамалый иде, ләкин бу хакта кемгә булса әйтергә курыкты Бит Гаязетдин тарханның мәдрәсәсендә менә дигән белекле мөгаллимнәр сабак бирә. Әллә сон Гаязетдин дә Ибраһим мөфти җәтмәсенә эләгергә өлгергәнме?. Башта Рәшидә абыстайны. Гаязетдинне, хәзер улы аша аны Айбибине Ул арада тәхет ягына керделәр, Гаязетдин тархан хатыннар ишектән керүгә, үзе үк аларга каршы кизте. Исән-имин килдегезме, җиңгәчәй, иминлекме* —Аллага шөкер, барысы да әйбәт, Гаязетдин —Айбиби анын кү нәренә карады һәм янә тәне кымырҗып куйды —Улымны ерагайталар дип ишеттем * Барысы да әйбәт булыр. Ибраһим сарай тәртипләренә өйрәнә торыр Шәмгун хан фарсылардан белекле галимнәр дәштергән. гарәпләрдән дә килгәннәр, сарай мәдрәсәсендә балаларга сабак бирәчәкләр. Әйдәгез, җиңгәчәй, гүрдән узыгыз. Башта аш ягына узыйк, тамак ялгап алырбыз Ул арада Рәшидә абыстай да кайтып җитәр, бергәләп Кабан күленә төшәрбез. Мин, җиңгәчәй, Кабан күлендәге утрауга мәһабәт бер өй-утар күгәртеп ятам бит әле. Сызымнарын да үзем эшләдем. Осталар да таптым. Бишәүләр, өчесе фарсылардан, икесе румнардан. —Сара анакай кая соң? Минем аны күрәсем, утырып бер сөйләшәсем килә, Гаязетдин тархан. —Кайтыр ул, Самарага киткән иде. Анын тагын бер улы анда тархан булып утыра ич. —Самарада, Сара анакайның улы тархан?!—дип гаҗәпләнде Айбиби- Нигә мин бу хакта белмим?.. —Йосыф каханнын кырык хатыны бар иде, Айбиби җиңгәчәй,— диде Гаязетдин табындагыларга ризыктан рәхим итегез дип баш какты —Ул угланны да Сара анакай карап үстерә Килене Бибисара Айбибигә иелә төшеп, колагына гына: —Ибраһимның монда килүен ишетүгә китте Самарага анакай, күрәсем килми шул мөртәтне, диде. Гаязетдин бу хакта белми, анакай әйтергә кушмады. Айбиби килене Бибисарага карап алды, елмайды, ияк кагып кына рәхмәт әйтте. Менә хәзер Рәшидә абыстайны күрәсе иде, ә ул һаман кайтмый. Ибраһим мөфти табынга да узмады. —Ибраһим мөфти Рәшидә абыстайны каршы алырга китте,—диде Гаязетдин тархан Айбибинең ни уйлаганын белгәндәй. Айбиби бер сүз дә әйтмәде, чәкчәк белән әкрен генә чәй эчте, ә үзе уйлады Димәк, Хазарстанны таркаткан өлкән равва Ибраһим инде Идел буе Болгарын таркатырга җыена. Шулай булмаганда нигә бу кеше ислам динен кабул итеп Болгарга килә дә, хәтта Казанга кадәр уза. Кем кирәк аңа, ни җитми бу Исраил баласына?.. Айбиби шулай дип уйласа да бу хакта беркемгә дә әйтергә кыймады Аны, гомумән, монда берәүдә аңламас иде. Анласа-аңлар аны Сара анакай Ләкин ул өйдә юк, Самарага киткән. Кайтыр ул аннан, кайтыр һәм Айбиби анын янына килеп, барысын да сөйләр. Ибраһимның чын йөзен ачар. Ул арада Рәшидә абыстай кайтып керде. Керде дә йөгерә-атлыи килеп. Айбибине күкрәгенә иңдерде. —Сине күрер көнем дә бар икән, балакаем! Ябыгып киткәнсең димме1 Юк, ябыга төшкәч, син тагын да сылулангансың. Күз алмалы түгел үзеннән, күз алмалы түгел. Уланы тагын-тагын күкрәгенә кысты, елап ук җибәрде. Һәм колагына: !алибымны күргән кебек булдым",—диде. Ашап-эчкәч, фарсы келәменә кырпачалар ташлап, түгәрәкләшеп утырдылар да кем нинди яңалык белә, шул хакта сөйләргә тотындылар Аибибигә нәүбәт җиткәч, ул: Сөиләр яңалыгым юк, без анда яшәргә өйрәндек инде,—диде.—Менә Ибраһимым төшемә керде дә килдем әле. Иртән торабыз да аккошлар ашатырга төшәбез... Әнием, дәрвишләрнең безнен якка чыкканнары юкмы!—дип әнисеннән сорады Ибраһим. —Юк, чыкканнары булмады. Без киткәчтен берәү килгән, балык тотарга камыр сораган. —Камырга вак балык каба, эре балык сабан кортына эләгә, әнием. г/ттитчТКо УЛ ЛӘР ВИШЛӘР ГӘ сабан кортына кадәр казып бириммени инде, улым^ Базыкларын үзләре ашыйлар, җимне без бирикме? Алар кимсетелгән халык, суфыйлар, изге җаннар. —Изге җзн күл буенда балык тотып ятмый, кырда эшли. улым. Гаязетдин^”303' МИНСМ төзүчеләР кебек биналар күгәрә.-диде тархан -Кабан күле буенда утар әзер булгач. Айбиби жингачәй, мин сезне шунда алып барам әле Жәннәт анда,—диде тарханбикә Бибисара —Күрәсем килә Тик мин үтем дә оҗмахта яшимдер кебек, Гаязетдин туганым безгә шундаен матур итеп күтәргән утарны, үткән-сүткән кеше туктап-туктап карый —Тырыштык инде, җиңгәчәй, сезнен өчен тырыштык. Тик менә абамнын гына әле булса табылганы юк. —Илдә чыпчык үлми, иншалла, табылыр. Фарсыларга фәлән киткәндер, йә викинглар алып киткәннәрдер үзен,—диде Гаязетдин Мөфти Ибраһим тамак кырлы, әмма бер сүз дә әйтмәде Рәшидә абыстай гына — Ризыгы бетмәгән булса, иншалла. кайтыр Минем әле булса хәтеремдә сезне килеп алырмын, диде. Шулай бит. Айбиби? Кыен иле Айбибигә бу хакта сөйләшү, анын күңеле тулды, бер сүз дә әйтмәде, башын тагын да ия төште. Һәммәсе лә акладылар Айбибигә авыр бу хакта сөйләшү. XX Хазарстаннан Биләргә күчеп килгән Ибраһим сөннәтле казаклар унбашы Сатлыкны кая гына барса да үзе белән йөртте Хазарстанла ун баш вазифасын үтәгән бу кеше. Биләргә килеп мөфти булып киткәч тә һәрчак анын янында булды. Нигездә унбаш Сатлык анын жансакчысына әверелде Әйе. гәрчә бу кеше христиан булса да һәм муенына бакыр тәре тагып йөрсә дә. Хазарстан дәүләте диннәргә битараф булган кебек. Шәмгун хан да мондый хәлләргә игътибар итмәде Ин мөһиме, анын кырында дистәләрчә еллар Хазарстан белән идарә иткән тәҗрибәле сәясәтче Ибраһим үзе иде Болгар ханы: "Димәк, без Хазарстаннмн дәвамы".—дип үз-үзен юатты Сарайда мөфти сурәтендә йөргән Ибраһимнын чукынган сакчысын Шәмгун хан. гомумән, күрмәде, кызыксынмады да Тарихлары белән дә таныш түгел иде. Бар белгәне шул—Хазарстан белән нигездә раввалар идарә итә. Йосыф кахан түгел, шул ук вакытта хәбәрдар иде инде: Йосыф каханны Хазарстан тәхетенә күгәрүче бүген аның сараенда мөфги вазифасын үтәгән Ибраһим була. Ләкин бит Хазарстанда каза тарханы булып торган Булат бәк гә бүген аның сараенда утыра һәм киңәшчесе генә түгел, сәргаскәре лә Ин гаҗәбе, Биләр сараена килеп оялаган Ибраһимга Булат бәк тә шаккатмады Монын өстенә хәйләкәр яһүд Ислам диненә күчеп кенә калмады, сарай мөфтие дәрәҗәсенә әверелеп. Казан тарафындагы Хазарстанла никахлашып Рәшидә абыстайны да алып кайтты Шунын өчен нә Ибраһим, нә Булат бәк булган хәлләр турында сөйләргә дә. сөйләшергә лә теләмәделәр Бу—алар өчен тыелган әңгәмә иде Монын өстенә бер төрки дөньясының олуг илен югалтып, икенчесен шундый ук куәтләндереп җибәрәсе юнәлешендә хәрәкәт итәләр, җитмәсә Рәшидә абыстай ярдәме белән булса кирәк. Ибраһим Коръән хафизлыкта барчасын да шаккатырды Ул гынамы. Ибраһим артыннан ук Ислам динен кабул иткән яһүд сәүдәгәрләре Болгар һәм Биләргә килеп урнаштылар Һәм Самара. Каган. Кыэсорама калалары аша Киен каласына сәүдә юлын аякландырып җибәрделәр Идел буеннан күтәрелгән сәүдә юллары әкрен генә алар кулына күчә башлады Әлеге хәлгә, бигрәк гә. Ибраһим мөфти канәгать иле. Бу кеше сарай мәктәбен кинәйтүдә. янача уку укьпу эшләрен алып барула аны сафларда булды. Дини вә хәрби сабаклар янына дөньяви фәннәрдән сабак бирүне җайга салды Гыйлемлек төрки-болгар халкының канына сеңеп керә башлады Мөфти Ибраһим белән Рәшидә абыстай бериш асыл шәкертләрне фарсыларга, хәтта Гарәбстанга укырга, сабак алырга җибәрделәр Шулар янына сарай табибы үтенече белән анын улы Ислам да фарсыларга укырга озатылган иде Ибраһим. Биләр каласында мөфти вазифасын үтәсә дә. беркайчан да Яхвасын онытмады, шушы ерак бабалары Алласы анын.күңелендә һәрчак зөбәрҗәт кебек җемелдәп торды Үзе тәхеткә күтәргән Йосыф базакайны да шул юнәлештә тәрбияләргә тырышкан иде ул Тик. балакай, кинәт юкка чыкты, әйтерсең лә үзен жир йотты. Иосыф исемен хәтта Рәшидә абыстай да искә алмады. Тик. илдә чыпчык үлми, диләр бит. Гомере булган кешенен аты-исемен бер ишетмәсән. бер ишетәсең икән ул. Бу хат көтмәгәндә булды. Ибраһим еш кына базарга чыкты. Халык сүзенә колак салып йөрде. Базар читендәге мәйданчыкта бертөркем халыкны күреп, шунда таба атлады. Килде, бер читкәрәк басты, мәйдан уртасына жәймә салып бөкләнеп утырган суфыйнын сүхләренә колак салды. Сүзенең аты- башы юк. вә ләкин көйле, жор телле иде суфыи Тагын да якынрак килде Әһә. суфыйлыкка йөз тоткан борадәр зат сөйли. Теле-телгә йокмый Борадәрнен алдында тирән кара түбәтәй, кара чикмән башлыгын күзләренә төшереп үк кигән, түбәтәйгә очкан тәңкәләргә күз дә ташламый, сөйли дә сөйли. “ Атамыз Әхмәт Ясәви әсәрләренә күз салыгыз, мөгаллимебез Мәхмүд Болгари сәяхәттә. Кайтыр ул. кайтыр. Без борадәрләр Казан елтасы буендагы салада яшибез. Халык безнең каланы Дәрвишләр саласы дип атый Табыныбыз, ризыгыбыз уртак, догабыз Ходадан. Дәрвишләр саласында тиздән мәктәп ачачакбыз. Җибәрегез улларыгызны, үкенмәссез. Әйе. без байлар түгел, әмма без рухыбыз белән ярлы янында ярлы, бай янында бай Күңелем белән бай мин. Күңел байлыгының бәһасе юк. Күнел байлыгы- гыйлемдер. алтын-жәүһәр. көмеш-якут дип бер дә лаф орасы юк. Күнелем келәтендә жәннәт бакчасындагы барлык җимешләр дә бар. Ни өчен шул көнгә калдым сон мин? Гүзәл хатын мине шул көнгә калдырды, жәмәгать. гүзәл хатыным. Юк. мин ана рәнҗемим. Мактыйм мин аны. Сөбханалла, чибәр иде дә соң. гүзәлкәем. Кочагыма иңү белән күгәрчендәй гөрли башлар иде. Назлап сөйдем, үпкәндә кершәннәрен коймаска тырыштым. Нечкә биленнән кочтым, зифа сынын оныта алмый әле булса җәфаланам, сагышланам. Аллаһыма: "Кайтар шул гүзәлне кочагыма!" дип ялварам. Бер төнгә булса да. Юк шул, юк. хәзер инде бәхетемне күктән көтәм. Оньпа алмый интегәм сөйгәнемнең шомырт кара күзләрен, мин—синеке, син— минеке дигән сүзләрен. Хыял эссе, хисләр көчле чак иде, күнел яшен, тойгым чаткы иде. Юк-юк. мин ялгыз түгел, ул кайтыр миңа, кайтыр, кайтыр минем кырыма, күкрәгемә килеп капланыр да: "Гөрләшеп яшик әле тагын бер. Җәмилем", дияр сыман. Шайтан—өметсез, диләр, ә мин адәм баласы ич Әлегә мин гыйлем жыям. зиһенем чарлыйм, хәтерем баетам. Кайда? Үзебезнең Дәрвишләр саласында. Алай да төшемә керәсен. гүя акбүз агга казггасын. акбүз атка салып алып киттеләр ич бәгыремне' Төшме, өнме—белә атмый уянам. Хода биргән татлы төшләремә кинәнәм. Бер күрергә мон-зар булып яшимен, чарасыздан мендәр башын тешлимен. Тулган айдай күзләреңне бер күрәсем, үлсәм дә ризамындыр зифа сының бер сөйсәм. Әмма кавышып булмас, син дә. мин дә сәбәбен беләбез, җәннәтләрдә очрашырбыз дип әжап көтәбез Көлик, әйдә, көлү безгә килешә лә. йөрәккәем күкрәгемдә тибешә лә. Бәхетсезлегсмне белү, үзе бәхет мина, диванадай гашыйк кеше өчен мәхәббәтем тәхет миңа. Артык бәхет исертәдер адәмен, түзмәй җаным, кулга алам, каләмем Агач башлары бөдрә-бөдрә, бөреләрен кояш көйдерә, күз алдыма килгән саен зифа сынын, җаным, сөйдерә. Әй кешеләр, яшәмәгез яратмаган җаннар белән, коры-сары чит-ят каннар белән. Кая китте сон яшьлегем, дисезме’ Сагышланмас өчен кулыма алам дисбемне. Беләм. сизәм. гоям күрәм үткәннәргә кайтулар булмастыр, бер баеган кояшларым яңадан чыкмастыр. Тәүбә итә-итә гөнаһымнан качамын, сөбханалла дия- дия намазыма басамын у ■ ................ .......—“““ ■м■ м^мшпиа карады. Ибраһи™НЫН ҮЗСН ТСЛӘП бИРСП * ибәР ленме ‘’—■аип сорады эретерәк кенә —Үзен теләп атларны гына саталар, ил бәндәсе. Батыр бәккә ияреп китте, җанашым, күз-нурым. н —Хәзер башын диванага салып, Дәрвишләр саласында көн күрәсенме? —Язмыштан—узмыш юк. Алла бәндәсе Мин үз язмышым белән килештем “Минем кебек иткәнсен икән”,—дип уйлады Ибраһим һәм түбәтәйгә тагын бер бәлеш алтын ташлады. Бу юлы инде, диванага башын салган борадәр торып ук басты. — Мин үзем дә бәкләр санында йөргән кеше идем. Апа колы, мине хатыным шул көнгә калдырды. “Мин шул көнгә калмадым, иншалла, юлымда Рәшидә абыстайга юлыктым”,—дип, китәргә җыена башлады Ибраһим, гәрчә бу сүзләрне күңеленнән генә уйласа да. анын ни турында уйлаганын белгән кебек борадәр шагыйрь кисәге анын җиненнән эләктереп алды —Бездә дә кахан бар, үзен хазарстан каханы булдым дип мактана. Ләкин ана без ышанмыйбыз. Бездә һәр унынчы борадәр йә хан. йә кахан —Бер сүз белән диваналар оясы, шулаймы9 —Жүләр—дивана түгел, дивана—жүләр түгел, Алла бәндәсе Биш тапкыр намаз укыйбыз, тәһарәтен алабыз, мәктәп күтәреп ятабыз. Синен иганән мәктәп салуга китәчәк, игелекле жан. —Дәрвишләрдән ханнар да, каханнар да чыкмый, Апа бәндәсе —Син хаклы, изге жан. хаклы Саташкан халык яши бездә, ләкин һәммәсе үз акылында—гыйлем белән саташа, күктәге Аллаһыга һәрберебез үз баскычыбыз үрәбез, Коръән Кәрим аша —Мин китим инде, Апа бәндәсе —Атың ничек, изге зат? —Ибраһим атлы мин, пәйгамбәрләр санында йөргән кеше —Син дә безнең кебек үк Хода бәндәсе икәнсен,—дип казлы дәрвиш һәм, түбәтәйне алып, билендәге күн капчыкка тәңкәләрне койды, Ибраһим моны күрмәсә дә акча тавышы анын колагында калды Чөнки акча дәүләтнең генә түгел, кешене дә куәтле итә дигәнне бик яхшы белә иде ул. Әйдә, төзесеннәр мәктәпне дәрвишләр, бер акча гына түгел, китап та яшәтәчәк илне "Китапсыз халыкнын киләчәге дә юк. акчасыз халыкнын да”,—дип уйлана-уйлана атлады сарай тарафына таба Ибраһим Әйе, алар ил кадәр илне югалттылар. Сәмәндәрне Сарманай кахан җимерде, чонки ул каланы бик сш су баса иде Хазарстан каханнары башкалаларын Итилгә күчерделәр, утрауга Башка халыклар Ханбалыкта торалар. Ил белән яһүдләр идарә итә—раввалар. Атна-ун кон эчендә ил кадәр ил су астында юышы Бу хакта ничек, нинди сүзләр белән тарихка язарга, кем ышаныр моңа?! Көн азагында анын кырына Хөсниҗамал мөгаллимә керде —Айбиби, балакаем, хезмәтче бер үрдәкне аткан, шуны тазартып пешертимме әллә үзенә, кичә дә тамагына берни дә капмадың? —Безнең күлдән алдымы үрдәкне? — Юк, Идел буеннан укка аллым дигән буны —Юк! кирәкми Алган үрдәкне каршы яктагы дәрвишләргә бирсен —Үзе ашаса? —Үзе бер сарыкны чалсын, вак-вак итеп турап, дөге ашы пешерсен —Яхшы, шулай дип әйтермен,—диде могаиимә һәм. борылып, чыгып китте. „ _ Ни талкый аны, нигә ана күңелсез? Әйе. нигә ана кояш, күнелен кара болыт томалап тоткач? Кем аны бу утарга яшерде9 Улы янышта булганда бу хакга анын уйланганы да юк иде, хәзер исә. кара урман эчендә берүзе калган берәүдәй, ялгызлык хәсрәте кичерә Ана яшәү рәвешен алыштырырга кирәк Шатлык белән яманлыкны бергә кушарга Кешеләрдән көләргә, кирәк икән кайберләрен мыскыл итәргә, рәнҗетергә, хәтта елатырга һәм колү-кы згану аша күз яше түгәргә, атар белән бертә Юкса сине ялт ы таклык басачак, күнелен кайгы-хәсрәт күмәчәк мөсагыйт хэвивуддцп Айбиби көмеш кынгаравын зенләтте. Хезмәтче керде. —Сарыкны чалган булсагыз, зур казанга бөтен итне салыгыз, күп итеп казан-казан дөге ашы пешерегез һәм аръяктагы дәрвишләрне дәшеп, ашатып-эчертеп җибәрегез. —Бу мөмкин хәлме. Айбиби каханбикә? —Мөмкин итсәгез, мөмкин хәл, Садрый абзый. _ —Мөмкин итәргә туры килер,—диде Садрый агай һәм баш иеп чыгып китте. Китап укый-укый күзе тала башлагач. Айбиби ишегалдына чыкты, күл буена таба атлады. Ә анда чынлап та дүрт-биш казан асканнар, тирә-якка тәмле ит исе таралган, казаннар тирәсендә хезмәтче хатыннар, ир-атлар урала иде инде. Берәүләре чирәмгә киез җәя. икенчеләре савыт-саба хәстәрли, беришләре чалган сарыкның баш-аягын көйдерә. —Дәрвишләрне дәштегезме?-дип сорады Садрый агайдан Айбиби. —Варяглардан калган баркаслар белән чыгачаклар. Ике баркас кеше булачак, димәк, кырыкка якын сукыр-суфый. —Нигә сукыр-суфый? —Казандылар аларны шулай диләр, сукыр-суфыйлар, диләр. Чөнки алар арасында акылга җиңеләйгәннәре дә. күзсезләре дә бар. каханбикә Айбиби Айбиби янә нарат ботагында утырган каракошка карап алды. Күр инде, утыра, бер гамьсез утыра. Нигә утырмасын, тамагы тук. Айбиби хезмәтчесенә яңа суйган сарыктан олеш чыгарырга кушты. Үзе дә белми ни өчен, әмма әйтте: "Теге мөртәткә дә ит кисәге ташла инде",—диде. Ләкин бу яман кош ашатунын кадерен белерме, яна чыккан аккош бәбкәләрен алырга ажгырып тормасмы?.. Ин яман кошларның берсе ич! Күл буенда шау-шу купты. Беренчеләрдән булып, бәйрәмгә викинглардан калган баркас көймәләре белән дәрвишләр килде. Аларны Садрый агай каршы алды, һәммәсенә дә көймәдән төшкәндә кул биреп, күл читенә төшәргә ярдәм итте. Дәрвишләр барысы да тоташ карадан киенгәннәр, күзләрен капларлык итеп, хөллә башлыкларын төшергәннәр. Күл буендагы чирәмгә аяк баскан берсе ике тезенә төшеп, дога кыла, һәммәсе дә Айбиби басып торган айванга* күз ташлап ала. Садрый агай аларны ат абзары кырындагы кечкенә мәчет янына уздырырга тиеш иде, барысы да көймәдән төшеп беткәч, ул аларны шунда таба ияртеп алып китте. Каз бәбкәләре кебек Садрый агай артыннан тезелеп барган дәрвишләр ашыкмый гына атлыйлар һәм янә-янә. Айбиби чыгып баскан, сырлап нәкышләнгән, төрле төсләргә буялган балконга карап алалар. Сәер халык та сон бу дәрвишләр, үз бакчаларында эшләсәләр дә. тамак туйдырырлык җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерсәләр дә кунакка йөрүдән баш тартмыйлар Ахыр килеп, кайлардан килә ошбу суфыиларга мал асрамау йоласы да һәм нигә алар халыктан читләшәләр? Айбиби моны белми иде. Ләкин бу кешеләргә хөрмәте зур иде. Суфыйчылык кылганнары өчен генә түгел, үз кагыйдәләренә тугры калып, аны кабергә кергәндә дә саклаганнары өчен Ни аягы тартса да Айбиби дәрвишләр янына ашыкмады. Шул ук вакытта белә иде—Казан каласы кырындагы дәрвишләр Харәзем суфыйлары белән элемтәдә торалар, һәр шәһәрдә диярлек Ханәкәләре, үзләренең мәчетләре бар. Садрый агайнын сүзләре хак булса, дәрвишләр арасына килеп кергән һәр кеше мөкамәт—суфыйлар юлын үтәргә тиеш. Мокәмәтне үткән кеше генә мөрид булып китә ала. Мөршаһит белән мөрид арасында бернинди дә сер булырга тиеш түгел. Акыллы мөршид үз мөридендә йоклап яткан хиссияти тойгысын уятырга тиеш, ягъни үзендә генә түгел, укучысы күңелендә йоклап яткан рухи тойгыны уятырга һәм аны Аллаһка йөз тоткан хакыйкатькә якынайтырга. Аңламады Айбиби бу халыкны, аңларга да теләмәде, ул аларга •Айван - балкон доньялыктан аерылган, үзләрендәге “Мин" дөньясына кереп адашкан мескен адәмнәр дип карады Һәм ул аларнын мескенлекләрен белгәнгә генә бәйрәмгә чакыртты. Хак. алар топ кунаклар янында булмаслар, бары тик Коръән хафиз гына чакырылыр. Калганнарынын күнелен Садрый агай күрер. Тиздән Гаязетдин белән Бибисара бикә, Сара анакай килеп төшәрләр, бәлкем әле, язган итсә, мөфти Ибраһим сизеп алмаса. Рәшидә абыстае да килеп житәр Утар ишегалды шау-шу белән тулыр, күнел ачарлар, җырларлар, уйнарлар, көлерләр. Бәйрәм кешене яшәртә, кайгы картайта, диләр. Бәйрәм игеп, бер яшәреп алырлар, ин мөһиме. Айбиби Ибраһимын күрер Шактый буй алгандыр инде. Шәмгун хан аны фарсылардан кайткач үз кырына алган, сәркатибе итеп тота икән дип ирештерделәр Айбибигә Моңа куанырга да. кайгырырга да белмәде Айбиби Чөнки анда—сарайда аның яман дошманы мөрид Ибраһим эшли иде. Бу кешенен акылы гына түгел, кулы да озын дип сөйли иде сарай халкы. Әнә шунардан курка иде Айбиби Айбиби өйдән чыкты, бәйрәм ашы хәзерләгән пешекчеләргә, бавырчыларга таба атлады. Тирә-юньне тутырып ит исе чыккан, зур-зур казаннарда ит пешә. Күл кырында ук кара чәчле Харәзем егете шашлык кыздыра. Ни сәбәпледер, Айбиби каракош утырган наратка карап алды Үз ботагында утыра иде каракош. Ул да ит исен сизә. Тик бит инде ана ит бирүче юк. Шуңа үч итепме, каракош күлдәге ике үрдәкне алган һәм Садрый агай күз алдында, нарат ботагына алып менеп, ботарлаган. Янәсе, күрегез, мин үз дигәнем игәм. ашатмасагыз да ач тормыйм Айбиби күл кырына габа борылды, аккошлар ашаткан төбәккә җитеп, кошларга жим ташлады. Шулвакыт нарат ботагыннан лап итеп каракош төште. Барысы да шул якка карадылар Айбиби үзе дә сизмәстән шул тарафка таба йөгерде. Кем укка алды каракошны’ Шуны беләсе килде Әйе. кем?! Әллә соң чынлап та Ибраһим мөфти каракошны уктан алырга үз мәргәнен җибәрлеме9 Һич булмас димә' Каракош җирлә ята. әмма исән, бер канаты белән җилпенә, яман итеп ысылдый. Айбиби каракош янына килеп житәрәк туктады һәм шунда каракош анын күзләренә карады, нәкъ менә кеше кебек ялварып каралы, хәтта күзләрендә яшь бар кебек иде. Ул арада Айбиби янына Садрый агай килеп җитте, җирдә ысылдап яткан каракошнын ике канатыннан алды да — Ит бирмәгәнгә үрдәкләрне алды ул. каханбикәм. ит бирмәгәнгә үч итеп ботарлады бичараларны. “Димәк, мина үч итеп", дип уйлады Айбиби һәм капкадан кереп барган сиртмәле һәм кынгыраулы агларны күреп, шунда таба китте Улы Ибраһим кайта иде! Янәшәсендә чибәр кыз бала. Айбибинең йөрәге жуу итеп китте. Әллә сон өйләндеңме, балакаем, дип уйларга өлгерде ул сиртмәле арба туктауга, кыз балага төшәргә ярдәм игкән Ибраһимына карап Ләкин улы өлгеррәк булып чыкты -Менә без дә кайтып җиттек, әнием. Таныш бул. хан кызы Гөлбикә. —Саумы, кызым, исән-имин кзшеп җиттегезме?—дия алды Айбиби һәм. килеп, улын кочагына алды —Сагындым узенне. бик сагындым, балакаем Аннары колагына гына. “Әллә сон?..' — Юк. юк. әнием. Гөлбикә сезне күрергә генә килде, әнием, мин үскән утарны гына. Айбиби улыннан аерылып, арбадан төшүгә үк туктап каттан хан кызына таба бер адым ясады һәм тукталып калды. Кыз бала, хан кызы Гөлбикә үзе кебек үк ак йөзле, зәңгәр күзле, коңгырт чәчле иде. — Исән-имин килдегезме, балакаем? Аллага шөкер. Ибраһимның туган-үскән җирен күрәсем килде лә менә иярдем әле үзенә Бик әйбәт булган, бик әйбәт Иә улым, атып кер кунагыңны өйгә, ә мин Гаязетдин абанны каршы атам, әнә кыңгырау тавышлары да ишетелә анда, шулар киләдер,—дип капкага габа кузгалды Атларны Садрый агай лапаска таба алып китте. Айбиби борылмада кынгыраулы атларны күреп, хезмәтчеләренә утар капкаларын киереп ачарга кушты һәм. әйләнеп, хан кызы белән улы Ибраһимга карап алды. Янә йөрәге мелт итеп, сискәнеп китте. Юк. бу курку түгел, шул ук вакытта куанычтан да түгел иде. Моны гына яхшы белә иде Айбиби. Ана кеше ич. ничекләр борчылмасын, ди. бердәнбере, анын улы үзе белән хан кызы кадәр хан кызын алып кайткан Димәк, тиккә түгел, анасына күрсәтергә. Янәсе, әнисе белән таныштыра Һәй. улым-улым, анаң белмиме ул хәлләрне Ләкин каршы төшә алмыйм, яратуын хак булса, өйләнсән дә сүз әйтмәм, әмма сайлаганын да яратамы сине!. Яратырмы!.. Табында утырганда Ибраһим улы хан кызына әле жиләк-жимеш тәкъдим итә. әле кош ите Кыскасы, улы хан кызына гашыйк, дигән фикергә килде Айбиби Бибисара килене балаларын ашата, Гаязетдин тархан анын кырында Бер-берсенә карашып алалар да елмаешалар. Яраталар бер-берсен. ләкин бит. ни сәбәпледер. Гаязетдин тарханга Айбиби дә битараф түгел һәм үзе дә белми ни өчен Юк. белә, бик яхшы белә, ул аны Йосыфы итеп кабул итте. Әгәр дә мәгәр исеме-аты Гаязетдин булмаса. ул аны. бәхәссез. Йосыфы итеп кабул иткән булыр иде. Бу бәйрәмне оештыруы да аны күрү өчен генә булды түгелме?! Юк. юк. аны күрү өчен генә түгел, апарнын барысын да күрү өчен оештырды ул бу бәйрәмне Хезмәтче хатыннар табынга ризык-нигъмәтләрне ташып тора, ә монда көлешә-сөйләшә ашап-эчәләр. Бер Айбиби генә гасабиланып утыра Нигәдер анын жаны тыныч түгел, кем өчендер курка, күңеле нидер сизенә Әллә сон Ибраһимы чынлап та хан кызына гашыйкмы, өйләнергә ниятлиме, тик әнисенә әйтергә генә кыймый торамы? Шулай, шулай, әйтергә кыймый тора, сукыр түгел әниең, барысын да күрә, йөрәге тоя. балакай, йөрәге Хәер, иншалла, хан кызы игелекле баладыр, барысы да әйбәт булыр. Тик Айбиби өчен бу хәл кысыр кайгы гына лабаса. Улын бәлигъ булды, хан сараенда хезмәттә, хан кызына гашыйк, анасының утарын күрсәтергә булачак кәләшен алып кайткан. Бу начар гамәлме? Бик яхшы гамәл ич Кәләшен әнисенә күрсәтергә алып кайткан. Хәзер мина табынга дәрвишләр арасындагы Коръән хафизны дәштерергә кирәк һәм әрвахларга Коръән чыгарга булыр. Әнә теге нарат астына күчәрбез дә шунда укытырбыз. Аннары ирләр вә егетләр уктан алышырлар, ә без хатын-кызлар серләшеп алырбыз Шунда булачак килене белән дә якыннанрак танышыр. Сара анакае Рәшидә абыстае белән дә шул хакта киңәшер. Төнәтмәләр эчкәч, Айбиби аларны бөркет агачы исемен алган нарат янына алып китте. Ул арада Садрый агай уктан алучыларга ботак саен дияргә була бөркет карачкылары куйган инде. Йөз адымнан бөркетне алган ир-егеткә Айбиби ат бүләк итәргә вәгъдә иткән иде. Садрый агай шул хакта житкергәч. барча ир-ат. егет-жилбәзәк урра кычкырдылар Егет- жилбәзәк дигәне Ибраһим улы берүзе иде. Ләкин әүвәл нарат тирәли утырдылар да тоташ карадан киенгән Коръән хафиз Коръән чыгарга кереште. Монлы тавышлы иде Коръән хафиз. һәр авазы йөрәккә үтеп керә, ин сәерс. кемнеңдер тавышын хәтерләтә. Ләкин Айбиби моңа игътибар итмәде Ниндидер суфый. гәрчә Коръән хафиз булса да, бәхәссез, ят бәндә иде Дәрвишләр белән ул кызыксынмады, бары тик ул бичараларны кызганды гына. Суфыичылыкны фәкыйрьлеккә саный иде Рәшидә абыстае һәм ул шулай иде дә. Дөньяви гамәлләрдән баш тарткан, ниндидер сихри көчләргә өмет итеп. Рухы белән Аллаһка тартылган, хәтта Аллаһ кырына ашарга әзер булган затлар дип кабул итә иде. Утырышкач ук дәрвишнең монлы тавышы һәммәсен дә әсир итте, алар хафизны бирелеп тыңладылар. Айбиби бигрәк тә. Хак Тәгаләгә өнди иде изге китаптагы сүзләр, адашкан кешене туры юлга төшерергә, шәфкатьле булырга, адәм баласын игелеккә чакыра, гадел булырга куша. Иа Хода, бар кеше дә бу сүзләргә колак салса, дөньяда көн күргән кешеләр нинди шәфкатьле булырлар иде дә бит, изге китап сүзләренә колак салучылар азаеп бара. Һәрхәлдә шулайрак тоела иде Айбибигә. Коръән хафиз укып бетерде, кулларын күтәреп дога кылдылар Шуннан сон гына барчасы да торып бастылар һәм Садрый агай һәммә ир-затына да ук-җәя бирде. Йөз адым бөркет наратыннан авыштылар да уктан ата башладылар. Айбиби бер читтә җыелып, сөйләшеп торган хатыннар янына китте Ир-затлар мәш килә Янәсе, ботакларда чын бөркет утыра. Ук тиюгә, боркет егылып төшәчәк. Һәр кешегә ун ук бирелә. Уклар төрле-төрле буяуда Кемнең уклары бөркетләрне күбрәк төшерә—алмачуар ат шуна, дип игълан итте Садрый агай. Бер читтәрәк торса да укчылар арасында Коръән хафиз да урала иде Һәм нигәдер Ибраһим улы янында урала Янә Аибибинен йөрәге ешрак тибәргә тотынды Кем бу суфый зат9 Нигә анын улы янында йөри Ана уклар биреп тора, хәтта нидер өйрәтә кебек Уклар атылып бетәр алдыннан нарат янында карадан киенгән кеше пәйда булды. Садрый агай кулын күтәрде —Туктагыз! Шул мәлдә үк укчылар тарафына сызгырулы ук очгы һәм нәкъ Айбибинең улы Ибраһимга таба Ул да түгел, улы кырындагы суфый күкрәге белән Ибраһимны каплады Ук дәрвишнен күкрәгенә кадалды һәм ул берьякка авып тоште, улы Ибраһим аны тотып калмакчы итте, әмма өлгерә алмады. Ул арада нарат төбендәге яман затка бу тарафтан уклар очты Кемнеңдер угы тиде булса кирәк, кара киемдәге кеше ун кулы белән күкрәгенә кадалган укка ябышты һәм чалкан төште. Барчасынын да күз алдында булган хәл ин әүвәл Айбибигә килеп җитте, ул чырайлап кычкырып җибәрде —Улым. Ибраһим! Дәрвишне укка алган карачкы киемендәге кешегә игътибар итмичә, бер читгә горган хатын-кыз ирләргә таба кузгалдылар. Айбиби исә. хәле китеп, баскан җирендә катып калды Берара киткәч кеггә Рәшидә абыстай ана таба борылып карады һәм кире килеп: —Ни булды, балакай?—дия-дия анын терсәгеннән алды —Кем. кем укка алды минем улымны9 ' —Улын Ибраһим исән. исән, балакай. Әнә кәләше янына да барып җитте инде. Дәрвишне укка алдылар, дәрвишне Ул җирдә ята Айбиби улы Ибраһимга килеп сарылгач кына, әле булса җирдә яткан һәм күкрәгенә ук кадалган дәрвишкә игътибар итте. —Ул коткарды мине, әнием, дәрвиш коткарды —Дәрвиш?! —Садрый агай, дәрвишне чирәмгә илтеп салыгыз Шул сүзләрне әйтергә дә өлгермәде, кан исенә Аибибинен башы әйләнеп китте һәм ул әкрен генә җиргә габа инә башлады Улы Ибраһим аггы кулына күгәреп алды һәм читкәрәк чирәмгә илтеп салды, яңакларына суккалады Ул арада Рәшидә абыстай килеп җитте, барысын да куалап. Аибибинен колагы гга пышылдады. —Улын исән, киленен дә. балакай Дәрвиш коткарды ульшны. Коръән чыккан дәрвиш Ул арада ирләр нарат төбендә канга батып яткан мәргәннең мәетен, дәрвиш белән янәшә китереп салдылар. Күрде дә Ибраһим углан уктан алган адәмиен йөзен, бер адым артка чигенде — Ибраһим мөфтинең җансакчысы Сатлык ич бу! Сатлык! Димәк димәк —диде дә Ибраһим углан тукталып калды. Гаязетдин гарханнын күзләренә карады —Димәк, диде анын сүзен дәвам итеп Гаязетдин тархан.—Сатлыкны бирегә мөфти җибәргән — Хак. угылым, мөфти Ибраһим җибәргән.—диде Сара анакай ллгарлк чыгып „ - ж Сара анакай шулай диюгә. Рәшидә абыстай куырылып куйгандай булды агарынып китте һәм нигәдер барчасы да ана борылып карадылар Ни кылырга белмәгән Рәшидә абыстай мәетнен чикмән изүләрен чиште, күкрәгендә бакыр тәре күреп, ике кулы белән иозен каплады да үксеп- үртәлеп елап җибәрде. Ул арада Садрый агай дәрвишнең күкрәк сәдәфләрен ычкындырды, күлмәк бауларын чиште һәм муенына алтын чылбырга таккан көмеш бөтине күреп, тартып алмакчы итте, әмма аңа Сара анакай моны кылырга бирмәде. —Тимә изге жан бөтиенә! Сара анакай шулай диюгә, әлегә кадәр исе-акылы китеп, булган хәлгә ышанмыйча, сихри бер дөньяга китеп торган Айбибинен күзе мәет күкрәгендәге бөтигә төште һәм ул янә һуштан язды. Әмма янәшәсендә басып торган улы аны кулына күтәреп алды, мәетләр яныннан читкәрәк алып китте Аларга бер тотам калмыйча, хан кызы иярде. — Ибраһим, Ибраһим дим, атама чапкынын җибәр, мөфти Ибраһимны каладан беркая да җибәрмәсен, анын эше бу,—диде. Ибраһим углан барган җиреннән тукталды, борылып, артыннан ияргән хан кызына карады. —Ә син кайдан беләсең, Айгөлем? —Бирегә киткәндә атам мина сине сакларга кушты. Ул арада Айбиби анына килде, күрәсең, булачак килененен сүзләрен ишеткәндер, аягына басты һәм хан кызына: —Балам, бар әле дәрвиш муенындагы бөтине китер миңа,—диде. Нигәдер чарасыз калды, кайчандыр Йосыфҗаны үз куллары белән анын түшенә таккан бөтине капшап карады. Ул аны бик сирәк ачты, ачкан саен хатирәләргә чума иде. Ибраһим алып килгәч, тырнак очы белән бөтине ачты да әнисенә сузды. —Ул дәрвиш синең атан, әтиен Йосыф кахан!—диде Айбиби һәм ике кулы белән йөзен каплап, елап җибәрде,—Н индиен и нди язмышлар китерде аны монда?.. Мине эзләп килдеңме, безнеме?.. Йосыфҗаным!.. Ул арада дәрвиш мәете янына ишләре килделәр, берсе алгарак чыкты да: —Каханны безгә бирәсез, без аны үзебез җирлибез. Кадерләп, Дәрвишләр саласы зыйратына. Гаязетдин белән Ибраһим углан күзгә-күз карашып алдылар. —Кем генә булмасын, бу мәетне без җирләрбез, дәрвишләр, һәм сез әйткәнчә, кадерләп, олуг затлар зыйратына—Казан җирендә. Ә сез менә бу сукбайны җирләгез, дәрвишегезне уктан алган сатлык җанны. —Адәм канын койган кешене без җирләүдән баш тартабыз. Гаязетдин тархан. Хушыгыз. Дәрвишләр су буена төшкән казлар кебек, тезелешеп, күл буендагы көймәләренә таба киттеләр. Гаязетдин тархан Ибраһим угланга һәм Айбиби җиңгәчәсенә карап алды Жингәчәсе хәтта ана күтәрелеп тә карамады. Анын бер ягыннан хан кызы култыклаган, икенче ягыннан Сара анакай. Рәшидә абыстай исә, булган хәлгә исе-акылы китеп, басып тора. Бит ул Сатлык мәргәнне күрү белән ук таныган иде Сатлык һәрдаим Ибраһим янында йөргәнгәме, аптырабрак калган, гасабиланган иде Әмма Гаязетдин тархан дөнья күргән ир-егет булды, ул хезмәтчесен чакырып алды да. мәетне тиз арада Казанга алып китәргә, сарай имамына мәрхүмне җиренә җиткереп җирләргә дип әмер бирде. Ә үзе Айбиби җиңгәчәсе янына килде дә иңенә кулын салып: —Жингәчәи. әйт, ни кылыйм бу кан койган адәмнең мәете белән,—дип Сатлык яткан якка карады. —Каракош утырган нарат төбенә күмдер ул бичараны. Гаязетдин,—диде тынычлана төшкән Айбиби Аннары Сара анакаинын күкрәгенә капланды да. Нишлим, инде мин нишлим, анакаем!—дип үксеп-үртәлеп еларга тотынды. Аны кем дә юатмады, бары тик булачак килене генә Р V?«^1еП’ ИОМшак/ ына - сак КЬ|на аркасыннан сыйпады. л бит, киленкәем, бирегә сине эзләп килгән булган, сине эзләп килгән буяган,—дидг дә Сара анакай үзе дә еларга тотынды. — Кайчан тукталыр бу дөньяда кан коюлар, кайчан тукталыр.—дия-дия тәкърарлады ачы күз яше аша Айбиби. *** Айбиби Йосыф каханнын жидесенә генә Казанга килде Капкадан ук аны каршы алган Гаязетдин тархан жингәчәсенә арбадан төшәргә ярдәм итте һәм култыклап алды да кирмән-кала эчендәге олуг затлар зыИратына таба алып китте. —Җиңгәчәй, без аны а^иренә җиткереп җирләдек. Сакалын кыргач. Сара анам шундук таныды: "Йосыф улым!"—дип. күкрәгенә капланып елады Кичерә күрегез, сезне чакырырга теләмәдек. Яра өстенә яра өстәлмәсен дип. Бибисара әйтте, җингәчәи сарайда калыр, безнең гаиләдә булыр, диде Шулай диде дә Гаязетдин тархан Айбибинең ун кулын учына алды һәм уч төбен үпте —Мин куркам, куркам. Гаязетдин. Кеше ни уйлар? — Мин сиңа өйләнергә булдым, җиңгәчәй, улын^ Ибраһим да ризалык бирде, хатыным-бикәм Бибисара ла. анакай ла Йосыф абамнын елын уздырганнан соң никах укытырбыз Айбиби һич тә моны көтмәгән иде. Гаязетдин тарханнын күкрәгенә капланды да тынып калды. —Ул кичерерме сон мине, Гаязетдин, кичерерме?' —Кичерер, җингәчәи. кичерер, кайчандыр мин аны кичергән өчен кичерер. Ә бит мөфти Ибраһим Хазарстан тәхетенә мине утыртырга теләгән иде. Теге вакьгпа. без Таман тархан җирендә яшәгәндә. Ул абамны инде шул вакытта ук ефәк бау белән —Кан коймый гына, әйеме, Гаязетдин'* —Әйе, кан коймый гына, жингәчәй. —Ә бит мөфти Ибраһим кан койды, биредә. Казан төбәгендә, син салдырган минем утарымда. Күпме кан коела җирдә Барысын да җыйсан. диңгез булыр иде. Ә кешеләргә, явызларга һаман да аз. һаман кан кою турында уйлыйлар Мин риза. Гаязетдин, синен хатынын булырга, риза Синсн баллы сүзләреннән сон мәхәббәтемә иналан жан ингәнләй булды. Гаязетдин бәгырь. Әйтсәм әйтим инде, мин сине беренче күргәч тә Йосыфым дип кабул иткән идем. Айбиби кисәк тынып калды, анардан жавап көтте бугай, әмма Гаязетдин бер сүз дә әйтмәде. Шуннан сон Айбиби анын ике кулы белән битеннән алды да кара шомырт күзләренә каралы һәм. чарасыз калып. Гаязетдиннең күкрәгенә капланды. Ул анарда Йосыфының гән исен тойды һәм эчке бер хискә бирелеп, булачак ир-канатынын күкрәгенә башын куйган килеш бермәлгә тынып калды Ул исән икән ич аче. аны ярагалар. ул янә үз кешесен тапты мәхәббәтен. Йосыфның туганые Гаязетдин йөзендә тапты — Минем синен гүзәл Бибисараңны, анын кыхтарын күрәсем килә, аларнын аркаларыннан кага-кага сөясем килә. Гаязетдин. Мин сиңа яхшы хатын булырмын. Мин беркайчан да. беркемне дә рәнҗетмәм Мин сина атам .шВМ бетон аш ИМИ Мин кырык хатыны бу зган ир белән торып караган кеше. Яраткан кешенен кадерен белергә дөнья мине үзе өйрәтте Мин биекләрдән биекләргә күтәрелгән хатын идем, бүген әнә нинди көнгә калдым Ярый әле язмыш мина сине җибәрде, мин ана шунын өчен кат кат дога кылармын. намазга угырып. рәхмәт яудырырмын Никах укыткач, берара торганнан сон. Айбиби барысын да утарга дәште Гаязетдин лә. Бибисара да. Сара анакай ла каршы килмәделәр Каладан утарга таба кузгалган көнне күк йөзе чалт аяз. мөллерәп кояш чыккан шәһәр уянган иде инде Ашыкмый 1ына бардылар Ин алдагы арбага Гаязетдин белән Айбиби утырды, икенче арбакз Сара анакай белән Бибисара Балаларны алмадылар, сабакка барасылары бар икән Юл шактый булса да бер дә ялыктырмады, барыр җайда дөнья хәлләре турында сөйләшеп бардылар. Аларны капкадан ук Садрый агай каршы алды. Ә утардагы хезмәтчеләргә кунакларга табын хәстәрләргә, мунча ягарга кушты. Садрый агайнын чын хуҗаларча утарда эш итүенә Айбиби шат иде. Капкадан узуга. Айбиби арбадан сикереп төште һәм Аккошлар күленә таба ашыкты. Гаязетдин Сара анакай белән Бибисараны көтеп алды. Алар да әкрен генә күлгә таба кузгалдылар. —Жан кергән. Гаязетдин туган, каханбикәгә. җан кергән. —Үлгән артыннан үлеп булмый. Садрый агай, дөньялыктагын дөньялыкта алып калу зарур. Ходай кемгә дә ике гомер бирмәгән. —Айбиби. Айбиби, туктале. безне көт,—дип. куып җитте Гаязетдин, әмма ул ана әйләнеп тә карамады. Күл буена, аккошларны ашаткан җиргә ашыкты. Күл буена җитеп, аккошларга җим ташлагач кына Айбиби артыннан килүчеләргә әйләнеп карады Каралы да кинәт күктән жиргә төште. Анын артыннан шактый кала төшеп, кулга-кул тотынышып. Гаязетдин белән Бибисара киләләр һәм кет-кет кемнәндер көләләр иле Садрый агай алардан калыша төшеп килә. Күрде дә бу хәлне Айбиби ни өчендер йөрәге жуу итеп китте. Әмма икенче мәлдә инде эчке бер елмаю белән Бибисарага таба кузгалды. Килде, хатыннын кулыннан алды һәм аккошларга җим ташларга кушты. — Күрәсен. Бибисара, күрәсең нинди матурлар алар, горурлар. тәкәбберләр. Садрый агай бер чилтәрәк калып, кунакларның аккошларны ашатуларын карап-карап торды да Айбибигә: —Каханбикә. каханбикә дим. теге каракош исән бит әле. урманда яши. ашарга безгә килә-китә йөри. -Каракош! Теге вакытта Сатлык укка алган каракошмы?! —Әйе. каханбикә. шул каракош. — Минем аны күрәсем килә. Садрый агай. Ничек кышларны чыкты, ничек ачка үлмәде? — Бездә кыш чыкты, аерым абзарда. Ләкин җәй килдеме урманга биләмгә чыгып китә, кайчак атналар буена кайтмый. —Әле дә утардамы? —Юк. атна була инде күзгә күренми. —Сатлыкның мәетен ишләре алып китмәделәрме. Садрый агай? — Шунда ята. нарат төбендә. Без анын каберенә тәре ясап кададык. Ул да Хода бәндәсе иде бит. каханбикә. Айбиби дәшмәде. Көлешә-көлешә нидер сөйләшкән Гаязетдин белән Бибисарага борылып карады. Һәм эчке бер кимсенү белән: "Ул аны ныграк ярата" дип. көрсенеп куйды. Кичке ашны ашап-эчкәч, кояш шактый югары булганга, урманга чыгарга булдылар Гаязетдин белән Бибисара бергә йөрделәр, чәчәкләр җыйдылар Көлештеләр, үзара нидер сөйләшәләр. Айбиби сиздерми генә алардан аерылды да таныш сукмактан күлгә таба китте. Барган җайдан бөдрә чәчле каеннарның чәчләреннән сыйпады, очраган бер наратны кочаклап, урман шавын тыңлады. Биредә ана һәр нарат таныш иде. Улы Ибраһим үсмер чакта шушы урманга чыгарлар иде дә бу нарат минеке, әнә теге нарат минеке, дия-дия куыша башларлар иде. Ниһаять, киң ябалдашларын күлгә кадәр сузарга теләп каракош утырган мәһабәт наратка җитте һәм кичер җайдан, күптән күрмәгән танышын очраткандай, кочаклап алды да: “Бир шна куәт, бир мина көч!"—дип. кат-кат кабатлады. Шунда анын күзе ?м1нЫ я К пмб кг! ’ еНа ТӨШТе Күр ищк - кая ята йосыфынын канын койган ү I"™ хэтеР гнә Бохарадан килгән мөгаллимнең сүзләре төпле™ ^на ММв халык өчсн да 6еР леР' 3 ышану төрле халыкта »3Р™. 6ля?кГ'- Шл У ө аКТа п аНЬ' Н МОГа1™«™Ә “Нигә СОН Һәр Х1ЛЫКНЫН үз кыйбласы -дииәйтәсе килгән иде. Кыймады, әйтмәде. Ә бүген әйтер иде. тик ул еллар күптән үткән шул инде. лйвиви Жир-туфрактан терсәк биеклек кенә калкып чыккан, каеннан ясап тәре кадалган кабергә Айбиби бик озак карап торды Ахыр күзләре каберне күрмәс булды, ә күнел күзе күп еллар элек биредә булган фаҗигагә юнәлде Өлкән равва Ибраһимга ялланып, ул кая барса ана ияреп йөреп, әжатен Казан туфрагында тапкан, каракош яратып утырган нарат төбенә күмелгән Сатлыкның язмышы һәр адәм баласы өчен дә гыйбрәтле хәл иде Аллаһ колы булсан да кеше колы булма икән. Кичке чәй табыныннан кузгалгач та. Айбиби сиздерми генә Ибраһимын карап үстергән бүлмәгә таба кузгалды. Аны югалттылар бугай, бераздан кемдер ишекне шакыды Айбиби ана —Мин яттым инде, бик арыдым,—дип, табын янына янадан чыкмады. Әйе, чыкмады, ягты, әмма күзенә йокы кермәде Зиһен тукымасын якты истәлекләр, тәүге хатирәләр күмеп китте. Атасы Мөхәммәд хан. Рәшидә абыстай, Ислам, Йосыф кахан, Сара анакай анын гомер юлында адаштырмый йөрткән изге затлар, ниһаять. Гаязетдин һәм Бибисара. Йа Хода, тагын ниләр күрәсе бар икән анын'” Гаязетдин Йосыф каханнын улы һәм инде аның ире Хәер, төрки халыкларда ирләре сугыш кырларында ятып калган хатыннарны үз канат асларына алган ир-атларда булган Ләкин ул бичара хатын-кызлар яраттылар микән йола ябыштырган ир-затны Ә менә Айбиби Гаязетдинне ярата, гүя жингәчәй дип йөрсә дә никахлаштылар Иллә һич кенә дә үкенү юк. тик кайчак йөрәк кенә чәнчеп куйгалый Иншалла, ул да үтәр Шулвакыт кемдер капка кага кебек. Жәйге төн кыска, тан да атып киләдер инде, кем йөри икән шулай иртәләп? Торды, тәрәзә янына килде Тан нурлары яна гына күккә сузылган. Кем йөрер шулай иртә тан белән? Нигәдер Садрый агай да күренми Кунакларны сыйлады бит, ул да арыгандыр Айбиби иненә халатын салды, итеген киде Ә кемдер һаман капканы тук та тук, шакый да шакый Айбиби өйлән чыкты, сак кына капкага якынлашты —Кем бар анда? Дәшмәделәр. Айбиби шикләнә калды Шулвакыт ул капкага таба килүче Садрый агайны күрде — Кем бар анда, каханбикә? Ачыгыз. Айбиби кече капканы ачты, капкадан сөйрәлеп кереп килүче каракошны күрде дә: —Абау, Садрый агай, ни бу” —Сатлык укка алган каракош бу. каханбикә. Теге вакытта урманга җибәрегез дип әйткән идегез бит, җибәрдем мин аны урманга, тик әйләнде дә кайтты, әйләнде дә кайтгы Бер канатын сәлсндереп. төлке-бүреләр белән сугышып йөри шунда. —Ашатасыздамы үзен? —Жан иясе бит, каханбикә. ашатабыз инде Бүген тагын бүре белән сугышкан, ахры, тәмам канга баткан, бичара Ләкин каракош ишегалдына сөйрәлеп керүгә, берничә тапкыр талпынды да тынып калды —Садрый агай, ни булды ана? —Җан тәслим кылуыдыр, каханбикә. Бу бичара да котылды,—диде дә Садрый агай, каракошны канатыннан сөйрәп, каядыр алып китмәкче итте — Нишләтергә исәбен аны. Садрый агай » —Урманга чыгарып ташлыйм, бүреләр ашамаса. ишләре ашар Айбибинең келт итеп Хазарстанда булган хәл күз алдына килде Каракошларны укка алучы мәргән бер явызны укка алгач, ишләре җиргә тошеп ботарлый башлаганнар идс бичараны Айбиби шул хәлгә исе китеп карап торган идс. Өзгатиләр. тарткалыйлар, ә теге үтеп тә җитмәгән чиелдый, кемнедер ярдәмгә чакыра кебек Әмма ишләре һичнигә карамый тегене бик тиз юк иттеләр, каурыйлары гына калды мссксннсн Шул хәлне күз алдыннан кичергәннән соң Айбиби каракошны сөйрәп алып китеп барган Садрый агага: —Урманга ташлпма син аны, Садрый агай Үзе утырган нарат төбенә илтеп күм, Сатлык яткан җиргә. Явызлыкның чиге юк, ишләре килеп ашаулары бар. Ә минем аны нигәдер ишләреннән ашатасым килми. —Борын заманда кайбер халыклар үз адәмнәрен ашаганнар, каханбикэ Әйдә ашасыннар, каракошлар өчен гадәти хәл бу. —Юк инде, Садрый агай, син аны үзе яраткан нарат төбенә күм. —Димәк, Сатлык белән янәшә,—диде Садрый агай һәм китеп барды, ә озын канатлы каракоштан жирдә кан тамчылары калды. —Хак әйттегез, каханбикэ,—дип туктады Садрый агай.—Ятсыннар бергә Сатлык жан белән дим. Туган туфрактан аерылган—Ил-Ватаннан аерылган, диләр бит. —Хак әйттен, Садрый агай, бәхетне адәм баласы туган туфрагында гына тапса таба икән. —Шулай шул туган якка жан тартмаса да кан тарта. Шул вакыт Айбиби болдырга чыгып баскан, иңенә яшел атлас халат салган Гаязетдинне абайлады. Ул Айбибинең өйгә таба килүен күрде дә йөгереп төшеп, хатынны кулына күтәреп алды һәм барыр җайда колагына —Әллә нигә өшеп киттем, бүлмәнә алып кереп җылытчы, жингәчәй,- дип, кайнар сулышы белән Айбибинең муеның көйдереп алгандай итте Бит аны кайчандыр кырык хатыны каршында Йосыфы да шулай кулына күтәреп чатырына алып кереп киткән иде. Ул чакта Аибиби шушындый хәлдән курка калган иде. үзенә карап калган хатыннардан оялган иде Хәзер исә үзе үк Гаязетдиннең муенына сарылды һәм яратканда әйтә торган сихри сүзләрен тезде. —Син мине яратасың, яратасын бит, Гаязетдинем, яратасын бит —Яратам, яратам, җиңгәчәй, яратам, мин сезнен икегезне дә яратам Айбиби сабыры төкәнеп, эченнән кабатлады: “Мине яраталар, яраталар1 Явызлар, каракошлар бу дөньяга килә дә китә, мин калам, мин сина малай табармын, Гаязетдин, халкымның дәвамын бүләк итәрмен, чөнки без хатын- кызлар нәсел жебен дәвам итүчеләр, нәсел җебен, жаным-бәгърем, Гаязетдинем Кече капканы ачып урам ягына аяк басарга да өлгермәде, анын каршында өч мосафир пәйда булды. Алар бердәй Сара анакай аягына төштеләр. —Коткар безне, анакай. . Без адаштык. Безне язмыш адаштырды. Ил- җиребез су басты. Хазар диңгезе ташты, җир-калаларыбыз су астында калды —Әллә Туфан калыктымы? —Туфан калыкты, анакай, туфан. Хазарстан халкы кайсы-кая сибелде, таралды Биләмжир калабызны жир йотты. Аккала су астында калды Мәхшәрдән котыла алганнары —Торыгыз, мосафирлар, яхшылап аңлатыгыз. Сәнен йөзен таныш та кебек.—дип Сара анакай кәттәрәк киенгән Шарунга туры карады. Ул күз ташлаган мосафир башына ак чәпләшкә каплаган, керләнеп, каралып беткән чәпләшкәсе баш түбәсен генә каплап тора. —Шарун равва мин, каханбикэ Сара, Шарун равва. Йосыф кахан сараенда өлкән равва Ибраһим кул астында балалар укыттым. —Димәк, син Ибраһим равва кешесе. Юк-юк, мин чарасыздан анын кул астында гомерем сарыф иттем, анакай. —Сезгә өлкән равва Ибраһим кирәкме, аны эзлисезме? ~ ЮК|’дсНаи ай' ^ез синен 3/11-3 килдек. Коткарыгыз, безне сез генә коткара аласыз. Ибраһим равва Шәмгун хан сараена мөфти булып урнашкан. Безне ул барыбер кабул итмәс иде. Без Болгарга тукталып та тормадык. , -Адашкан Исраил балаларын, шулаймы, равва Шарун*’—дип ирен чите белән генә елмаеп куйды Сара анакай.— Мин сине бераз хәтерлим, равва Шарун, хәтерлим, син коткардың бит мине өлкән равва кулыннан, син Хэтерләми буламы Иосыф кахан кая. кай тарафларга юлыкты, балакай’ Йосыф кахан викинглар килүгә үк гаеп булды, анакай. Эзләделәр аны. тапмадылар. Викингларны илгә кем дәште? — г>ак ^ улса - өлкән равва Ибраһим, анакай. —Йосыф кахан түгелмени? —|рк Ул аларны калага кертмәскә тырышты, каршы торды. Өлкән равва Ибраһим викинглар ярдәме белән кала-салалардагы мөселманнар белән христианнардан котыласы иткән иде. Атна буена койган янгыр барысын да астын-өскә китерде. Бет дә болгар юлаучыларына ияреп котылдык. —Алай да. ничек кахан кадәр кахан кинәт гаеп булды сон? — Викинглар китүгә, ул да юкка чыкты, анакай. Пиратларнын китүләре булды, коеп янгыр ява башлады. Тәмам болыты белән төште, елгалар ташты Ханбалыкның сәмән өйләрен су юды. Әйтәм бит. тәмам Туфан калыкты —Сез нигә минем каршыма килдегез? Каханмы әллә мин сезгә?. Нигә Ибраһим кырында калмадыгыз?.. — Ибраһим равва минем соймәгән кешем иде. анакай. Ул каханатка Гаязетдин угланны кайтарырга тиеш иде. ә Йосыф угланны баш бирмәгәне өчен —Ефәк бау беләнме? —Әйе. анакай. Мин ана каршы төштем һәм ул мине күралмас булды Коткарыгыз безне, анакай Сез олуг кахан Убәдәйнен бердәнбер сөйгән хатыны идегез. "Айбиби хатын кебекме?"—дип уйлап өлгерде Сара анакай, ләкин әйтмәде, тыелып калды. Үз алдында баш иеп. нидер өмет итеп көтеп торган мосафирлардан күзен алып, күктәге ак сарыклар кебек тезелеп аккан болытларга күз ташлап алды, шул ук мәлдә анын күз алдына Убәдәи каханнын ничек якты доньяны ташлап китү мизгеле хәтер күген ачып җибәрде. Ана аны күрсәтмәделәр, ләкин ул бераз чамалый иде—раввалар аны ефәк бау белән буып үтергәннәр Сәбәбе билгеле, нәкъ Йосыф кахан кебек Убәдәй дә үз кырына бары тик бер хатынны—Сараны гына тарттыра башлады Бу инде каханатнын канунын күрәләтә бозу иде һәм раввалар яшерен рәвештә табын җыялар да Убәдәй каханнан котылу чарасын күрәләр Өлкән равва Йосыф урынына Ил тәхетенә Гаязетдин угланны кайтартырга тели, әмма Йосыф кахан аны Казан каласына тархан итеп озаткан була инде. Әле булса хәтерендә, Убәдәй каханны җирләгәч. Сара хатын кырына өлкән равва Ибраһим килеп керде Сара хатын бала имезеп утыра иде, күкрәген каплап, баланы асрау хатынга бирде һәм торып басып өлкән равваны гүргә дәште. Ләкин өлкән равва узмады, ишекьяры калды Өлкән раввинын кулында ефәк бау иде. Бауны күрде дә Сара хатын эсселе- суыклы булып китте, җаны белән түгел, тәне белән тойды баунын кем муенында булып алуын. Өлкән равва кулында Убәдәй каханны буып үтергән ефәк бау. Бау төрле төстәге ефәк җепләр белән ишелгән, оч-оч тары төйнәлгән һәм чукланып тора иде Ни әйтергә теләде икән монын белән Сара хатынга өлкән равва? Куркытасы иттеме? Сара чатын белмәде, чөнки ул Убәдәй каханп» ике углан бала тапкан яшь. чибәр, ин яраткан хатыны иде. Очрашкан саен өлкән равва күзен ала алмый йотлыгып Сарага карап юрыр иде Өлкән равва Ибраһим бер урында таптанып атды. ефәк бауны кесәсенә салды һәм турыдан-гуры: Мин сине. Сара хатын, угланнарын белән үземә алып калырга булдым Убәдәй кахан да каршы булмады.-диде “Буып үтергәндә ни вәгъдә итмәс кеше дәҗҗалына”,—дип уйлады Сара хатын ни әйтергә, ни кылырга белми, чарасыз калып * Мина уйларга икс-өч кон вакыт бир. өлкән равва Яхшы, икс-оч көн вакыт бирәм,— диде өлкән равва. ары таба бер сүз дә әйтми, борылып чыгып китте Дәжжалнын чыгып китүе булды. Саранын гүя гашуы гаины. ятагына капланды да үксеп-үртәлеп еларга тотынды Анасының елавын ишетеп асрау кулындагы бала еларга кереште. Сара баланы кулына алды да, як- якка чайкала-чайкала раввага каһәр укыды Менә шунда аның кырына равва Шарун килеп кергән иде. Керде дә, бусага төбендә үк: —Мин сезне коткарам, Сара хатын. Киенегез, җыеныгыз, мин сезне Таман тарханы Галигә биреп жибәрәм,— диде. Сара хатын һични аңламый бермәлгә мөлдерәмә тулы яшьле күзләре белән ана карап торды. —Өлкән равва Ибраһим җибәрдеме?—дип сорады. —Мин өлкән равва көчеге түгел, булмадым да, Сара хатын. Мин сезне аның кулыннан коткарырга килдем Гали тархан сезне алып китәргә риза булды. Ул сезне Ханбалыкта көтеп тора, Сара хатын. Сара кинәт барысына да ышанды һәм кабалана-кабалана җыена башлады. Равва Шарун алдамады һәм эңгер-меңгер вакытта, асравын һәм бала белән Сараны Ханбалыкта көтеп торган тархан Гали кулына китереп тапшырган иде. Зиһене ачылып китеп, күктән күзләрен алуга, Сара анакай каршында кайчандыр коткаручы басып торуына инанды һәм кече капканы ачып: —Жәләлетдин, менә бу мосафирларны кече кунак өенә урнаштыр. Мунча керт. Ашат-эчер. Алар иртәгә юлга чыгалар, үзләренә айлык ризык-нигьмэт әзерлә Юл акчасын үзем җайлармын,—диде. —Хуш. анакай, хуш,—дия-дия кече капкада башына яшел түбәтәй кигән, кара сакаллы берәү пәйда булды, ул мосафирларга сәлам юллады һәм өчесе белән дә кушкуллап күреште дә, юлчыларны ияртеп, ишегалдына алып кереп китте. Сара анакай янә күктәге ак болытларга күз төшереп алды һәм үзалдына — Мин дә, ахыры, иртәгә Казанга таба кузгалырмын. Әллә нигә киленнәрем, оныкларым күрәсем килә, ичмасам эчем бушаганчы сайрашырбыз,—дип сөйләнә-сөйләнә эчкәре узды һәм капканы япты. 1999—2003 еллар Казан—Таман ярымутравы—Әстерхан