ТОРМЫШ СИРАТЫН КИЧКӘНДӘ...
Мин төшендем һәрбер яңалыкның Бәхет кенә алып килмәсен: Бәхетемнең ярар искесе дә, Яңа бәла килә күрмәсен. Бу дөньяны үзгәртергә теләп. Тырышабыз инде һаман да. һәм үзгәрә дөнья... Тик белмибез: Яхшыгамы, әллә яманга?.. Уңны-сулны чамалавы кыен, Инсаният кая юл тота? Бик еш кына була шундый халәт: Үлем түгел, яшәү куркыта. Яшәү кыен үчкә—үч белән. Яраттырып булмый көч белән. Шул уй бирми миңа тынгылык. Яман хәбәр килсә Чечнядан. Безнең татар ат ярата, диеп. Борынгыдан килдек макталып. Ләкин, бик еш, язмыш сынаганда. Агач атка калдык атланып... Шамил МАННАПОВ (1938) шагыйрь. Тамырлар". "Кайту" һ 6 шигырь китаплары авторы. Проза җыентыклары да дөнья күрде. Казанда яши Ахирәттә хәтәр тәмуг бар. дип. Бүгеннән үк нигә көясе. Тәмугын да аның, оҗмахын да Бу дөньяда башлап күрәсе. Төнге күкне ярып, йолдыз атыла. Әнә тагын берсе сызылып янды... Йолдыз булып, ахры, коела шулай Галәм агачынын яфраклары Вакыт елгасы ага да ага, Хатирәләр комын зиһененнән юып ала. Туган якны, балачакны сагыну гына Алтын бөртегедәй төпкә утырып кала... Яши-яши искәрәсең Мәшәкатьле тормышта. Искәрәсең, сискәнәсең: Көн—озын. Гомер—кыска... Үләрмен дә онытырлар, диеп. Син борчылма әле алай ук. Бит Яхшылык кына онытыла. Онытылмый ласа Начарлык... Явызлыкның "даны" никтер олы. Явызларны белә гавам. Ил. Гаҗәп түгел. Фәрештәләрнең дә Шөһрәтлесе ләса Газраил... Доллар “кояшы"ның яктысында Югалды “коммунизм шәүләсе”. Ачык күренә хәзер Калын кесәлеләр һәм ярлының тишек әрҗәсе. Туган халкым! Заманында сиңа Төште икән кемнең каргышы? Балаларың читкә сибелгәннәр. Язмышлары Сак-Сок язмышы. Әй. туган җир! Синнән аерылып. Булгалады читкә чыкканым. Шул чакларда поезд көпчәкләре Тәкрарлады: “Татарстаным! Татарстаным! Татарстаным!..” “Безнең поезд инде киткән...”—дисең, Китә бирсен, әйдә, киткәннәр. Вокзалда да начар булмас иде, Синең белән гомер иткәндә... Әллә кайчангыны искә алып. Битәрлисен икән ник кенә?— Беләсеңме, Үзен рәнҗеткәнне онытмыйча, Кинә саклый усал эт кенә? Җан сөйгәнең белән яшә икән, Бер кисәкне бүлеп урталай. Шунда гына бәхетең тулы булыр, Җаның—тыныч, йөзең—тулган Ай. Беләм—җаның теләмәгән ярда Гомер-көймәң бәйләп тотканың. Аһ, бу тормыш әкият кенә булса, Канатлы ат белән чыгып юлга, Кайтыр идем—сине коткарып... Авылымда мин бер кунак кына, һәм үз булалмадым калада. Кабул кылынмаган уразадай Яшим бугай—ике арада. Авылымда сирәкләнә йортлар, Буш нигезләр, гүя каберләр. Иң хәтәре: кадер күбрәк хәзер Икмәгеннән бигрәк, хәмергә. “һаман кызлар күзли, карт шайтан!” - Ашыкмагыз аннан көләргә, Буйдак улын өйләндерәсе бар,— Чыккандыр ул кәләш эзләргә. Сез әйтәсез кайчак: “сагыныр булгач, Ник киттең, дип, туган ягыңнан?” Язмыш мине, ахры, моңлансын да Күбрәк җырласын, дип, аерган... Сөйгәнеңә чәчәк бүләк итү Нигә, димсең, кергән гадәткә? Бу гомернең бик тиз үтәчәген. Адәмнең дә бер көн шиңәчәген Искәртәдер өзелгән чәчәкләр?! Кем сөйли: “Картлык—яшьлекнең Матур дәвамы...”—дия? Хакыйкатьтә, картлык бит ул— Яшьлеккә пародия... Түрәләргә күпләр сәлам бирер. Башын иеп, дүстым, диерләр. Тик түрәләр чын дусларын бары Түрәлектән төшкәч белерләр. Көзге көндәй чытык йөзеңә карап, Бик әйтәсем килә: “Соңлама, Көлеп яшә! Чөнки мондый форсат Булмаячак “теге дөньяда...” Буш вакытта кибетләрдә йөрим, Тауар уйма! Ләкин кулым буш. Кибет янындагы мәйданчыкта Мактау тактасында урын буш. Хөрмәтләрлек адәм калмаганмы. Фотолары нишләп монда юк? “Даһи башы" барельефы гына Берьялгызы тора моңаеп... Ахирәттә очрашырга язсын Сезнең белән... Шуңа күрә мин Әҗәл килгәндә дә, хушыгыз, димәм, Сау булыгыз...—гына диярмен. Кадыйр абый рухына Тәнендәге олуг зур җаны Бу дөньяга, ахры, сыймады. Бакыйлыкка ашкынган кебек. Эчтән янды һаман-сызланды... Үлем нәрсә?—ул нибары Җирдән алган матдәләрне Кире Җиргә кайтару гына, һәм күкләр иңдергән җаныңның Очуы янә Ходай хозурына... "Ник болай?” да, “Ник тегеләй?”— Балаларда мең сорау: Әнисе яныннан бара Гүя тере кыңгырау. И Табигать, Бу Мәхәббәт дигән татлы хисне Кайсы оҗмахлардан алдың син? Нәфрәт дигән иблислекне җанга Тәмугтанмы китереп салдың син?.. Кешегә ышанырга кирәк, дибез, Шушы ышануда терәк, дибез, Ләкин кеше кешегә ничек ышансын, Аллаһка да ышанмагачтын?! Үзен кече санавыннан беләм Олы җанлы адәмне: Йолдызлар да күренә ласа күктә... Бары тәңкә кадәрле. Бу дөньяда һәр нәрсәнең, имеш, Бар башы, бар азагы; Бер генә чиксез нәрсә бар, Ул—Мәхәббәт газабы...