ТӘНКЫЙТЬ КҮГЕНДӘГЕ ЙОЛДЫЗ ФӘРВАЗ МИҢНУЛЛИННЫҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ
Алтын тутыкмас, бәясен югалтмас, ди халык. Татар әдәбиятының олуг белгече, гаярь тәнкыйтьчесе, милләтнең язмышы, киләчәге өчен җан атып яшәгән Фәрваз Миннуллин турында уйланганда шул мәкаль зиһенгә килә. Безнен арабыздан киткәненә быел ун ел тула, дөньяга килгәненә җиде дистә була икән инде. Ә ул һаман тере килеш күнелдә, истә, як-якка салынып төшкән, хуҗасы төсле үк башбирмәс коңгырт чәчләрен тимер тарагы белән тәртипкә чакыра-чакыра, бөтен ак чыраена елмаю җәеп каршыңа килеп чыгар да: “Тәлгат, нихәл, гаилән тәртиптәме?” дип белешкәннән соң, әдәбият мәсьәләләренә күчәр, яна чыккан йомшак әсәрләргә ачы бәясен биргәч, “Әмирхан абыйнын затлы “Тынычлану” хикәясе басылды, укыдыңмы”, дип сорар кебек тоела. Танышып өлгергән булсан, мактап куяр, “вакыт җитмәде әле” дисән, эрерәк тешләренең бер читен, хисләр өермәсен бастыргандай, суырып куяр да: “Күп нәрсә югалткансың”, дип кырыс вердиктын чыгарыр, үзен борчыган башка (шул ук әдәбият булыр) проблемаларга күчәр. Үткән гасырның алтмышынчы-сиксәненче еллар татар әдәби тәнкыйтен Ф Миннуллин исеменнән, анын агымдагы прозабызга багышланган фәлсәфи, иҗтимагый эчтәлекле, вакыты белән торма кебек ачы. өермәдәй усал, әмма һәрвакытта гадел, итагатьле мәкаләләреннән, ел йомгакларына багышланган төпле (В. Белинский үрнәгендә дисәк тә зур хата булмастыр) чыгышларыннан, аерым әсәрләргә бәяләреннән башка күз алдына китерүе кыен. Ул яшәгән һәм иҗат иткән дәвердә; “тәнкыйть үсми, урында таптана, әдәби процесска юнәлеш бирә алмый, арбанын бишенче көпчәге төсле арттан сөйрәлә” дип, һәр чорда кабатлана килгән лаф орулар, зарланулар да тукталып торды бугай. Фәрваз Миңнуллиннын тормыш юлында, әдәби, әхлакый эзләнүләрендә максатчанлык ярылып ята. Ул Арчадан 50 чакрым ераклыктагы тау-чокырлары, үз урманы, чылтырап агып торган күпсанлы чишмәләре, гаҗәеп хуш исле аланнары белән әкияти хозурлыкка ия, беренче күрүдә үк үзенә гашыйк итәрлек Ишнарат дигән мәгънәле һәм күркәм исемле кечкенә генә авылда туа. Фәрвазларның бер читгәрәк урнашкан өйләре яныннан ук диярлек зәңгәр күк астында иген кырлары җәйрап ята. Шигъри җаны, матурлыкны аңлавы, табигатькә мөкиббән китеп яшәве туган якларынын Швейцария дәрәҗәсен бәйгегә чакырырлык матурлыгыннан килә торгандыр. Туган авылы, шунда көн күрүче энесе Малик, аның балалары турында сөйли башласа, Фәрваз илһамланып китә, ихлас һәм самими күзләреннән бәхет нурлары чәчеп, “коеп куйган" шагыйрь була да куя торган иде. Балачакта ямьле табигать кочагында озак иркәләнеп булмый шул. Сәгате һб Г. Ахунов. М Мәһдиев үрнәгендә, аркасына биштәрен асып, “бәхет дагасьГн эзләп. Арча педагогия училишесына килә. Шунда белем эстәгәндә үк. ул киләчәген гатар мәдәни дөньясына багышларга дигән ныклы карарга килә Бигрәк тә тагар әдәбияты ана якын дигән уен күнеленә беркетеп куя Иманына, жаны дәшүенә тугрылыклы калып, яшь егет Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә юл тота. Сугышка чаклы, аннан кайткач та колхоз рәисе булып уңышлы эшләгән әтисе Мөхәммәдулла юлыннан китсә. Фәрваз хуҗалык, сәвит оешмаларында да сонгы кеше булмас иде кебек. Юк шул. рухи омтылышы аны милләт мәнфәгатьләре белән бәйле башка юлга алып чыга. Дәрелфөнүндә уку чорында ул үзенә чаклы яшәп килгән фәнни-әдәби түгәрәккә эзләнү, бәхәс рухы алып килә, анын танылган җитәкчесе, старостасы булып китә, шул чорда ук сүз сәнгатен тирәнтен аңлавы, өстән төшерелгән өлгеләрне, трафаретларны кабул итмәве белән аерылып тора. Кыскасы. Фәрваз гыйлемлек юлын сайлар дигән фараз өчен зәмин җитәрлек иде Югары уку йортын тәмамлаган елны ук аны "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналына эшкә чакыралар, озакламый бүлек мөдире итеп билгелиләр (1959— 1961). Ә 1961 — 1964 елларда ул Казан университетының татар әдәбияты кафедрасында, профессор Хатип Госман җитәкчелегендә аспирантурада укый Бу галим холкы-фигыле белән гаять үзенчәлекле, катлаулы зат иде Гомерен тагар шигыре төзелешен өйрәнүгә багышлаган, хисси җанлы, әмма пафоска бирелүчән ошбу шәхес бер чиктән икенчесенә күчүчән характеры белән аерылып торды. Кул астына килеп кергән яшь тикшеренүче ана тулысымча баш бирсә, буйсынса, ул ярдәм итәргә, үстерергә, уртакул хезмәтләрне дә дөньясын онытып мактарга мөмкин, ә инде аспирант мөстәкыйльлек күрсәтсә, үз фикерен бирмәсә ул чагында инде Ходай үзе сакласын! Башбирмәс Фәрваз язмышы да әлеге кагыйдәдән чыгарма булмады марксизм тәгълиматын үзләштерү ихтыяҗы мәсьәләләрендә җитәкчесе белән бәхәскә кереп, ул әзер фәнни хезмәген яклауга чыгарудан баш тартты. Казан арты егете X. Госман белән арасын өзеп. Татарстан мәдәният министрлыгына өлкән инспектор булып урнаша, ә 1965 елда янәдән “Казан утлары" журналына тәнкыйть бүлеге мөдире булып кайта. Шул чорда ул матбугатта тәнкыйть мәкаләләре белән катнаша, үзен әдәбиятны нечкә аңлаучы, сүзнең эчке аһәнен. моңын тоемлый торган әдәбиятчы итеп таныта Күренекле галим В. Шкловский “телгә-сүзгә сизгер тәнкыйтьче, укылырлык роман яза ала", дигән Каләм иясе өчен төп шартларнын берсе булган туган телгә мәхәббәт, анын сыгылмалы байлыгын сиземләү—җырга һәм башка һөнәргә маһирлык кебек. Ходай Тәгалә, табигать бүләге. Бу җәһәттән Фәрваз бәхетле язмышлы кеше иде. Ә инде хезмәт урыннары—“Казан утларьГнын бүлек мөдире. Язучылар берлеге рәисе урынбасары. Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге мөдире, шул ук оешманың баш мөхәррире—әдәбият язмышына береккән әлеге җаваплы вазифалары аңа әдәбият серләрен тагын да тирәнрәк анларга ярдәм итә. Бер очракта да ул хиссез һәм гакылсыз башкаручы булмады, һәрчак жаны тәне белән язучы халкын яклады, анын тормышын аз булса да җиңеләйтү мөмкинлеген эзләде, фатирлар юнәтү, бакча өчен җир алып бирү, пенсияләрне арттыру өчен йөрәген фида кылырдай булып көрәште Каләм әһелләрендә ул халык намусын, милләт тарихын, анын киләчәген күреп яшәде Тел-сүз—анын өчен могҗиза, халыкмын төп байлыгы, серле хәзинәсе. Шул ышанычы Джек Лондоннын “Мартин Иден". Герберт Уэллснын Күренмәс кеше". Галәмнәр сугышы" кебек тәрҗемә әсәрләрендә. Ибраһим Гази. Әмирхан Еники. Мирсәй Әмир. Мөхәммәт Мәһдиев. Аяз I ыйләжев. Рафаил Тохфәгуллин. Нурихан Фәттах. Әхсән Баянов кебек сүз осталары иҗатына багышланган хезмәтләрендә ачык чагыла. Ф Миннуллин каләменнән төшкән мәкаләләр әдәби әсәр кебек жинел. бер тын белән укыла Шунар да ул. гадәттә, корама, ясалма җөмләләр белән язылган әсәрләрне әйләнеп үтәргә тырыша. Зәвыгы инде 1960 елда дөнья күргән “Нәби Дәүли" исемле тәүге мәкаләсендә үк төсмерләнә Язучыга биргән бәясендә дә ул матурлыкны юлдашы, маягы 10. .к V . м 8 итеп ала. рухи балкышка—тел бизәкләренә—ифрат игътибарлы. Алдагы елларда анын фикерләү диапазоны кинәя. тирәнәя барды, ул төрле стиль юнәлешләрендә ижат итүче өлкән һәм яшь буын каләм ияләре эзләнүләренә гажәеп сизгер тәнкыйтьче буларак күтәрелде. Прозада анын аеруча мөкиббән китеп, мәгънәви һәм эстетик ачышларын кайта-кайта өйрәнгән язучылары бар иде. Шулар арасында татар прозасының энҗесе—Әмирхан Еники иҗатына мөнәсәбәте аеруча җылы. Әдипнен иҗаты анын ике саллы мәкаләсенең үзәгендә тора "Намус эше” (1964—1983), “Затлылык" (1989). Әдип турында язганда тәнкыйтьченең холкы үзгәреп, усаллыгы кимеп, җаны пакьләнеп киткәндәй тоела. Чөнки "Әмирхан Еники күбрәк хисләр киеренкелегенә, рухи һәм психологик халәткә игътибар юнәлтә" Әсәрләренең тәэсир көчен тәнкыйтьче шигъри ялкын, табигый сизгерлек белән ачып бирә: "күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли анын әсәрләре, гүяки алар каләмне язу карасына түгел, ә бәлки хискә-моңга-сагышка манып язылганнар Анын әсәрләрендә, мон-сагыш белән бергә, сине сафландыра һәм пакьләндерә торган, сине баета, зур эшләргә дәртләндерә һәм канатландыра торган рухи көч тә бар ." Мавыктыргыч вакыйгалы, чытырман сюжетлы, холыклар кискен чәкешкән әсәрләргә бәя биргәндә дә ул, беренче чиратта, язучының тел байлыгына, өслүбенең җырлап, җебе-җепкә ятышып торуына игътибар итә. Инде без тәнкыйтьченең иҗатын әдәбиятта матурлык, эстетик ләззәт эзләүгә, нечкә зәвыкка, халтураны, төссезлекне. уртачалыкны I кабул итмәүгә генә кайтарып калдырсак, бу ифрат берьяклы | булыр иде. “Әдәбият—тормыш агышына тәэсир итәрлек, аны уңай якка үзгәртерлек олы I иҗтимагый көч” дигән ышанычта яши ул. шуна күрә лә язучынын дөньяга карашын. позициясен ачуга әһәмият бирә. Мисал рәвешендә анын иң сонгы мәкаләдәреннән берсенә—“Балта явызлар кулында" язмасына тукталасы килә. Тәнкыйтьче биредә Аяз Гыйләҗев иҗатына булган төпле, нигезле һәм әтрафлы бәяне берничә биткә сыйдыра алган. Сүз күренекле прозаик, үзенчәлекле драматург, үткен каләмле тәнкыйтьче, очеркист. кыскасы, күләмле әдәби хәзинә калдырган шәхес турында бара. Ә тәнкыйтьче А. Гыйләжев иҗатының буеннан-буена сузылган үзәк иҗтимагый юнәлешне эзли. "Коммунистик диктатура һәм шәхес, социализм һәм гаделлек кебек мәсьәләләр А. Гыйләжев иҗатында төп урынны алды. Шул чордагы норматив әдәбият иске тормыш күренеше, капитализм калдыгы дип раслап килгән гарип күренешләрнең (икейөзлелек.әхлаксызлык. имансызлык, эчкечелек, караклык һ. б.) байтагын ул совет чынбарлыгы үзе тудырды, алар социализмның үз җимеше, дип барды. Шунын белән партия алга сөргән лозунгларның дөреслеген, без табынган идеалларның изгелеген шик астына алды. Утны капитализм өстеннән социализм өстенә күчерде. Безнен әдәбиятка Аяз Гыйләжев алып килгән иң зур яналык шул иде". Язучы иҗатына сәяси яссылыктан бәя биргәндә моннан югары мөһер юктыр. Биредә язучынын төп ижат казанышы да ачык ярылып ята. яратып тасвирланган кыйбласын да тәнкыйтьче берничә җөмләгә сыйдыра: "А Гыйләжев үз иҗатында Галимҗан һәм Хәбибрахман карт. Шәмсегаян һәм Бибинур карчык кебек саф күнелле, Беренче рәттә сулдан уңга Ренат Харис, Илтазар Алиев, Фәрваз Миңнуллин. Икенче рәттә Туфан Миңнуллин, Гариф Ахунов намуслы, тырыш, унган хезмәт кешеләренә күп урын бирә. Шулай ла анын аеруча яратып, үз итеп һәм жан җылысын салып тудырган геройлары—яшьләр Алар арасындагы мәхәббәт хисләрен тасвирлаган төшләр анын әсәрләрендәге ин матур урыннардан санала”. Мәкаләне тулысы белән үзегез укырсыз. Әмма шул ике өзектән дә үзенен фәлсәфи дөньясы, сәяси-икътисадый хәлләргә бәясе, уңай һәм тискәре каһарманнары, илаһи мәхәббәтләре белән, сокландыргыч вакыйга-халләр аша ачылган җанлы кеше килеп баса Ф. Миннуллин язучыларның иҗат портретларына биргән исемдә үк сүз остасының бер үзенчәлеген калкытып куя Әмирхан Еники иҗатына багышланган мәкаләне “Затлылык” дип атый икән, тәнкыйтьче матурлык кануннарына юл ала. әсәрләрне нәкъ менә шул ноктадан килеп тикшерә “Яшьлекне сагыну" гыйбарәсе исә Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына янача юл ача. Чыннан да, анын бөтен язганнары диярлек яшьлеген җырлауга, малай, үсмер, егет чаклары үткән 30-50 нче еллар татар авылы тормышын, татар рухын, монын, нәзакәтен, фикерләү рәвешен аңлауга багышланган икән. Фәрваз ихтыяҗ булганда, язучыларны яклап, кыю эзләнүләрен хуплап, үз канаты астына ала белде. Узган гасырнын соңгы чирегендә X. Камаловнын 1941 — 1945 еллар афәтенә багышланган романнары шактый бәхәс уятты Ф Миннуллин төпле фикере белән язучыны каралтулардан саклап калды, дисәк тә зур ялгыш булмастыр. Тәнкыйтьче сугышны героик пафос белән генә сурәтләмичә, гадәти ваклыкларын, көндәлек мәшәкатьләрен яшермичә реалистик тасвир юлына чыккан, психологик анализга кин таянган X. Камалов прозасының яңачалыгын күреп ала, бу төр ижатнын үсешен шул юнәлештә күрә. Сугышны бизәмичә, фаҗигале авырлыгы белән күрсәткән Виктор Некрасов заманында “В окопах Сталинграда" әсәре өчен илдән сөрелде Дөньяны танып- белү, сурәтле күзаллау алымнары, психологизмы белән белорус язучысы В Быковка якын юлдан атлаган, ә үзебездә артык җылауда, әрнүдә гаепләнгән Хисам Камалов эзләнүләренә дөрес бәяне Ф Миннуллин бирде X Камаловнын төп үзенчәлеген “бик тә гадиләштереп һәм гомумиләштереп әйткәндә, сугыш турында дөресен язу, сугышнын кырыслыгын һәм рәхимсезлегсн күрсәтү, кырыс буяулар белән язылган хакыйкать дип атарга булыр иде” Хәлбуки, X. Камалов теленең шактый катлаулы булуын, урыны-вакыты белән тәрҗемәгә охшап китүен искәртүне дә кирәк саный тәнкыйтьче Шул ук вакытта Ф Миннуллин көн кадагына суккан, вакыйга сөйләү, каһарманнарны мангайга-мангай терәп, күз яше чыгару юлына баскан язучылар каршында да әдәбият ишеген шап итеп ябып куймый. Тик алар сүз осталары— затлы язучылар, художниклар рәтенә дәгъва итмәсеннәр, түрдән урын дауламасыннар, үзешчәннәр сафында калсыннар, ди ул. Ләкин бу төр әдәбиятны тынычлыкта калдырырга намусы кушмый. 1988 елда “Бугазына төер тыгылмаса" мәкаләсендә ул “соры” әдәбиятка каршы күтәрелә “Урта кул әдәбият, бөтен плацдармнарны яулап алып, гөрләп чәчәк ата. Тәнкыйть берни эшли алмый калды Иҗат мәйданына өере-оере белән талантсыз, анын каравы, үтә әрсез, тырыш һәм эшчән “ибдәшләр" килде" Ф Миннуллин күптән түгел ил күләмендә алдынгылар рәтендә йөргән татар прозасының Идел һәм Урал арасындагы автономияле республикалар прозасы дәрәҗәсенә төшүенә ачынып, әрнеп яза. Прозаның сыйфаты турында сүз йөрткәндә анын тавышы кырыслана “Үр артында үрләр бар". “Хикәя һәм хикәячеләр", “Реаль хәлләргә күз салыйк" кебек гомумирәк характердагы мәкаләләрендә әдәбиятчы шактый катлаулы, четерекле мәсьәләләрне үзәккә ала, мисалларга таянып, теоретик фикерләрен калкыта, татар прозасынын үсеш юлларын, якты ачышлары белән беррәтгән күләгә төшкән аланнарын да барлый. "Романга ни булды” исемле чыгышында ул М Хәбибуллин. Ж Рәхимовларнын һәм гомумән татар прозасынын производство, колхоз-совхоз темалары тәртәсеннән авырлык белән чыга килүен, ягъни каршылыклы халәтен ю* ачып бирә. Өлешчә, әнә шул тәнкыйть сүзеннән сон югарыда телгә алынган авторлар үзләрен тарихи темада таптылар. “Кубрат хан", “Батырша” кебек, әдәбиятыбыз тарихында ныклы урын алган әсәрләрен ижат иттеләр. Тәнкыйть сүзен авторлар колагына иңдергәндә дә Ф Миннуллин әтрафлы булып, "сүгенүендә" дә гадел, зәвыклы шәхес дәрәжәсендә кала алган. Мәгәр ул каләмдәшләренә бәһасен томанга төрмичә, ачык һәм төгәл итеп ярып сала, ярым төсләргә, кинаяләргә урын калдырмый. “Язучыларның унынчы һәм унберенче съездлары арасында 17 роман басылган”,— ди ул "Кичермәсләр безне, кичермәсләр” исемле мәкаләсендә. -“Кода-кодагыйлыкны оныта төшеп, таләпчәнлекне аз гына арттырганда, аларнын санын җиңел генә 10 га калдырып булыр иде. Чиле-пешле 7 роман басылмый калганнан, билгеле, татар прозасы берни дә югалтмас иде”. Язучылар союзын төрле юллар белән графоманнар басып китүенә гарьләнеп, әрнеп, шундый сораулар куя: “Ходаем, кая барабыз? Әйтегез әле, кемгә кирәк бу?" Жаны әдәбият белән яшәгән кеше генә шулай сыкрана ала! Табигый тыйнаклыгы анын усал тәнкыйтьче булуына зарар китерми. Төссезлек, халтура белән очрашканда ул, янына дошман килгән керпе кебек, энәләрен тырпайта Прозаның без теләгән сыйфатка ирешә алмавының сәбәбе нәрсәдә сон? Кайберәүләр ак эт баласын кара эткә сылап, тәнкыйтьне генә гаепләү юлына басалар: янәсе ул “һәвәскәрләрне һәм үзешчәннәрне профессионал әдипләрдән аерып бирә” белми. Ф Миннуллин мондый фикер белән килешми һәм үз карашын көтелмәгән сюжет борылышына маһир прозаиклар кызыгырлык алым белән исбат итә. “Әмма бер нәрсәне онытабыз: Әгәр Туфан Миннуллиннын ванна бүлмәсендә ут янмый икән—моңа ул үзе гаепле. Бауман урамындагы кибеткә чи ипи килгән икән—мона Казанның 6 нчы икмәк заводы гаепле. . Инде әдәби тәнкыйть мөшкел хәлгә килгән икән— мона барыбыз да гаепле...” Житди тонга күчеп, бу хәлнен иҗтимагый нигезләрен ачып бирә. "Мәрткә киткән кешеләр кебек, без күп еллар буе артык ваемсыз яшәдек. Бүген килеп житәр. иртәгә килеп житәр дип—коммунизмны көттек. Без көткән гадел жәмгыять һаман күренмәде". Тәнкыйтьченең игътибар үзәгендә хәзерге әдәбият булса да. ул мирасны да читләтеп үтми. Бу яктан анын Галимжан Ибраһимов ижатына бәясе үзенчәлекле, гыйбрәтле. Әдипне тоташ мактап, олуг революционер, большевик, күренекле жәмәгать эшлеклесе буларак һәрьяктан үрнәк-өлге шәхес итеп күкләргә чөеп йөргән чорда Ф. Миннуллин ана карата шактый четерекле башкорт сүзе—“узаман”ны куллана. Һәр өлкәдә алда, беренче, узаман булырга омтылуы Г. Ибраһимовнын иң төп сыйфатларыннан, йЛ“Шигърият бәйрәмендә катнашучылардан бер төркем Галимҗан Латыйп, Исмэгышь Илялов (атаклы музыкант, мандолиначы). Нәби Дәүли, Фәхри Насретдинов (җырчы). Фәрваз Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Мөсәгыйт Хэбибуллин, Заһид Хэбибуллин (композитор) 1983 ел, 26 апрель бәхәс уятмас кебек. Тәнкыйтьче исә бу язучыны әзер калыплардан, коры социологик бәяләрдән арындыруны инде күптән үк башлады. Дөнья әдәбиятыннан хәбәрдар булса да Фәрваз Миңнуллин өчен татар сүз сәнгате бөекләр арасында тигез хокуклы иде Кайберәүләр кебек: кыргызның— Чыңгыз Айтматовы, Башкортстаннын—гел абруйда йөртелгән Мостай Кәриме. Дагыстаннын йөзек кашы Рәсүл Гамзатовы бар, без хәзерге әдәбиятка кемне бирдек, ни өчен безне танымыйлар, санга сукмыйлар дип лаф ормый, вакланмый, урыс әдәбияты казанышларына мөкиббән китеп, татар язучыларын кимсетү, түбәнәйтү юлына төшми иде ул. һәр милли әдәбиятнын үз казанышы булу өстенә, язучыларга ранглар биргәндә, бүләкләр таратканда олы сәясәтнең хәлиткеч катнашы барлыгын аңлый, аңлатырга тырыша иде тәнкыйтьче. Әлбәттә инде Ф Миңнуллин төп үз жанрына—тәнкыйть өлкәсенә— кагылышлы проблемаларга еш әйләнеп кайта, ана бәясендә ул катгый. “Тәнкыйть—тиз искерүчән жанр” дип, чигенү юлын калдырса да, анын күпчелек чыгышлары бүген дә заманча яңгырый. Хәзерге “тәнкыйтьнең адресаты үтә тар, радиусы бик бәләкәй Бездә тәнкыйть күп дигәндә әдәби жәмәгатьчелек өчен, еш кына хәлләрдә исә иҗаты тикшерелә торган язучының үзе, анын якыннары, танышлары өчен языла" Бу фикерләр белән әдәбиятка бөтенләй битараф кеше генә килешмәс. Шул ук вакытта, тәнкыйть—Ф Миңнуллин фикеренчә, ин кагыла, сугыла торган жанр “Анын комплиментар, хезмәтче һәм лакей характерында булганын гына яраталар, хуплыйлар Чын, принципиаль тәнкыйть берәүгә дә кирәкми Р Мостафин белән М Вәлиев курка-курка гына булса да урамга чыккалап караганнар иде, ташлар-таяклар ыргыта-ыргыта, “һау-һаулап" кычкыракычкыра аларны шунда ук элеккеге ояларына куып керттек". Ф Миңнуллин даими рәвештә игътибар үзәгендә тоткан тагын бер өлкә— ул әдәбият белеме, әдәбият теориясе мәсьәләләре һәм анын үсешенә мөһим өлеш керткән галимнәр эшчәнлеге Егерменче-утызынчы елларнын күренекле тәнкыйтьчесе, әдәбият белгече Галимҗан Нигьмәти өстеннән нахак ялалар алып ташланып, исеме җәмәгатьчелеккә кайткач. 1960 нче елда ук Фәрваз “Галимҗан Нигьмәти” исемле төпле мәкаләсен язып чыга. Соңрак галим иҗатын үзәккә алып, берничә кандидатлык, хәтта докторлык диссертацияләре язылды, әмма анын ижатына Миңнуллин биргән бәя искермәде, бүген дә көчендә кала. “Әдәбият фәне өлкәсендәге тикшеренүләрен Г Нигьмәти әдәби тәнкыйть эшчәнлеге белән үреп алып бара. Замандашлары арасында гадел һәм объектив булуы, салмак, тыныч тонда язуы белән аерылып тора" Ул анын чор шаукымы "пролеткультчылык һәм вульгар-социализм йогынтысына бирелеп” китүләрен, теория өлкәсендә романтизмны берьяклы бәяләвен урынлы искәртеп үтә. Шул чорда яшәп ижат иткән, әдәбиятыбызның күренекле галиме, теоретигы Гали Халиг иҗатын да читләтеп үтми, тәнкыйтьчеләрнең эзләнүләренә игьтибарлы, Р. Мостафин. И. Ахунжанов. М Вәлиевләр турында әйтер җылы сүзен таба. Ф Миңнуллин үзен “саф” әдәби тәнкыйтьче итеп кенә санамады, татар халкы язмышына, анын теленә, киләчәгенә бәйле һәр вакыйга өчен җаваплы сизде, аерым алганда республикабыз җирендә табылган нефтьнен әрәм-шәрәм итеп бетерелүенә, ямьле табигатьнең пычрануына аның йөрәге әрнеде Бу хәлләргә бәясендә ул усал, тавышы кырыс иде “Матур-елгыр егетләр, республика табигатенең гүзәл төшләрен тәмам пычратып, гигант заводлар, яна калалар салдылар да, күкрәкләренә йолдыз тагып алгач, өскәрәк үрмәләделәр Без аларны мактап, том-том очерклар, документаль китаплар яздык ди ул “Бугазына төер тыгылмаса" мәкаләсендә. Кешеләр характерлары белән төрле булган кебек, алар турындагы хатирәләр дә берүк була алмый Берәүләр бик тиз онытыла, икенчеләре йөрәгеңә тирәнтен кереп утыра Син аны үзеннән аерып куя алмыйсын Дуслары, туганнары белән аралашып яшәүне бәхет санаган, көләч йөзле, хиссиятле Фәрваз Миңнуллин шундый шәхесләрдән иде Кәефе яхшы вакытларда ул шаяртып алырга, каләмдәшләрен “сараннар” һәм "юмартлар" төркеменә бүлгәләп үртәшергә. хәтта иң якын дусты Мөхәммәт Мәһдиев адресына да йомры сүзләр ычкындырырга мөмкин иде. Ә тегесе “незрелый” дигән бәяне мактауга санапмы. Фәрвазның тәнкыйтен җитдигә кабул итмичәме, әллә инде үзен “саран” язучылар исемлегенең беренче рәтенә үк теркәмәгәнгә шатланыпмы, теннис шарыдай түгәрәк коңгырт күзләре белән офыкны иркәләп, бәхетле елмаюын белә Фәрвазга үпкәләп булмаган төсле, аны үзгәртергә маташуның да файдасыз икәнен аңлый. Чөнки ул шатлыгында да. кайгысында да ихлас табигать баласы иде. Күбебездән аермалы буларак, ана көнләшү хисе, кемнеңдер уңышына, байлыгына, табышына, сөяркәсенә кызыгу дигән нәрсә хас түгел иде. Менә шул сыйфаты белән ул үзен саклап кала алды. Унай искән җилләргә бөгелмәде, сыгылмады, “шәүлә яисә көя" төсле төссез, умырткасыз кешеләрне яратмады. Гадәти кануннарга буйсынып, “шыпырт” кына яши белмәве аңа тормышында мәшәкатьләрне аз тудырмады. Матавыкны ул үзе эзли. Дәрәҗәлерәк эшкә күчтеме, анын эреләнеп, иркәләнеп, мендәр өстенә аягын бөкләп утырып аласын көт тә тор! Теләсә кем алдында түгел—иң якын дуслары, туганнары белән мөнәсәбәттә булыр бу хикмәт. Анысы да. бәлки, рыясызлыктан, һәр нәрсәне чынга кабул итүдән килә торгандыр. Каен тузы тиз яна. Фәрваз да җиргә төшеп, үз гадәти халәтенә кайта, үзенең: “малайлар, бу дөньяда без бер тапкыр яшибез, әлегәчә начар яшәмәдек, киләчәктә дә шулай булсын”, дигән атаклы җөмләсен кабатлый. Фәрваз алдап-йолдап, шомартып яши белмәде. Бәлки, теләмәгәндер. Беренче хатыны—мөлаем, ачык чырайлы, үткен телле Сания белән тату гына яшәп, бер кыз. бер малай үстерделәр. Шәһәр үзәгендә, иске таш йортта урнашкан иркен фатирларында бик күп татар язучылары, галимнәре әгьла өстәл, тәмле тел таптылар. Балаларын аякка бастыргач, гомер кояшы үрдән төшү ягына авышкач, тәнкыйтьчебез көтмәгәндә-уйламаганда яшь шагыйрәнең үзенә дә. лирикасына да гашыйк була. “Адәм баласының фани дөньяда кимендә ике тапкыр, шул исәптән минем дә сөяргә һәм сөелергә хакым бар”, диде Фәрваз дус-ишләренен “тәртипкә" чакыруына җавап итеп. Күпчелек ирләр кебек ике ханымга да ярап яшәргә теләмичә. Фәрваз көйләнгән, җайлы фатирын гаиләсенә калдырып, икенче тормыш иптәше белән кеше өендә тора башлады. Ләкин кемнеңдер гайбәт сөйләгәнен, начар яктан абзыйны хөкем иткәнен хәтерләмим, андыйлар булмагандыр, дип уйлыйм. Киресенчә, язучылар, аерым алганда, үзе дә мондый хәлләрне башыннан кичергән кеше буларак, Р Батулла ярдәм кулын сузарга ашыкты... Инде шул мелодраматик вакыйгалардан соң да күпме гомер узган! Буесыны. күзләре, хәрефләрне басмача чыгарган язуы белән тач әтисен хәтерләткән олы кызы КДУнын татар факультетында унышлы укый. Фәрваз кебек милләтенә, әдәбиятка хезмәт итәр дигән өмет бар. Фәрваз алтмышын тутыруга тыныч кына диярлек безне ташлап китте. Тормышка, матурлыкка, шигъри яңгырашлы сүзгә мөкиббән бу олы затнын үлеменә дуслары, туганнары һаман ышанмый. Үзе дә соңгы сулышына чаклы китап нәшриятына эшкә чыгып, хыялларын тормышка ашыру өмете белән яшәде бит ул.. Үлем көтмәгәндә сырттан каптырып ала диләр Татар әдәбияты өчен янып яшәүче, тәнкыйтебезнең бу асыл йолдызы белән чын-чынлап хушлашырга да өлгерә алмый калдык. Туган көнендә сагынып, юксынып, иртә киткәненә үкенеп искә алуларын белсә, Фәрваз дус үзенен мактау рәтендә йөрткән "нормапьненко" сүзен теш арасыннан гына кысып чыгарыр иде. Ул безнен йөрәктә, күнелдә яши Рухы, җаны тыныч булсын мәшһүр тәнкы йтьчебе знен