Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАРТЫЛГАН КЫЛ СЫМАН...

Җил ДӘ барламачаның тыны кысылганда Сабый чакларымнан җил бәрә. Нарасый җил... Авыл хатыннары Анда һаман ашлык җилгәрә: Агач көрәк белән бер-бер артлы һаваларга бодай сибәләр. Моңланалар... Минем җырда гына Калганнарын, ахры, сизәләр. Шыбыр-шыбыр ашлык ява күктән. Чәчләремә тула бодайлар. Дәфтәремә тула... Шөкер, димен. Теләк теләгәнгә Ходай бар! Нарасый җил... Бәндәләргә карап. Җилләр әле нигә картайсын?! Без дә картаймабыз: Дәверләрнең Игелеген кире кайтарсын... ...Анда һаман ашлык җилгәрәләр. Белмиләрме монда знр-зәбәр. Бөтенесе үзебезнең башка! Җилгәрмибез Юкса җил дә бар... Харрас ӘЮП (1946) шагыйрь. Сабыр савытлары 'Жаяуле буран : "Киш вакыт намаз " һ б китаплар авторы. Казанда яши Дөньялыкны узып барган чакта Тик бер генә тапкыр кычкырдым— Мин шунда ук инде беркая да Куна алмый торган кош булдым. Миннән башка җирдә бу Ходайның Аз микәнни гаҗиз кошлары?— Ни гомерләр инде бәндәләрнең Яшен сөртә канат очлары! Тик канатлар өлгерерлек түгел, Мин дә сөртеп бетерәлмамын. Оча икән кошлар Кешеләрнең Күктә йөртер өчен җаннарын. Беркая да инде кундырмыйлар. Тәңредән каһәр алдыммы?— Дөньялыктан узып бара идем. Мәңгелеккә шунда калдырды... Күпме гомерләр үтмәде, Ничәмә-ничә еллар... Ул беркая да китмәде. Шушында бит ул, ул бар! Әнә бит: чәчкә күзеннән Мөлдерәп карап тора. Чайкалыр... Калма үзеннән, Ярат та ярат кына. Юлларның болай буталып Калырын каян белим? Мин үзем, үзем бит аны Чәчкәгә әйләндердем. Ялгыз чәчкә иртә сулар, Түзгәндер лә моңарчы. Ул шушында... Көтәсе бар Үзем чәчкә булганчы... Кояш чыгар. Сулар сулкылдашыр. Еракларга сузылып җил исәр... Искән җилдә, исен җыялмыйча. Иләсләнеп йөрер бу исәр: Тауга менәр, Үзәннәргә төшәр, Урманнарга кереп югалыр... Юкка гына. Юкка гына йөрер,— Әйталмаслар икән шуңа бер! Иләс-миләс килеш китеп барыр. Өсләренә кыргый гөл үсәр... Акыллылар арта барган саен, Шул исәрне эзләп җил исәр... Тартылган кыл сыман зыңлап тора Шыр ялангыч калган бу киңлекләр. Ямансудыр... Бәйрәм түгел инде Җир йөзенә килгән ятимлекләр. Кими бара дөнья: Арабыздан Җелек кебек замандашлар китә. Кителә чор... Бөтенлектән безне Нигә болай иртә мәхрүм итә?! Сагыш арта. Чаларадыр чәчләр. Олыгая адәм балалары. Киткәннәре—җилдер. Шул җилләрдә Саргаялар икән калганнары. Бер-бер артлы замандашлар китә. Өлгералмыйсыңдыр кул болгарга. Каран торасындыр Күз алдында Бетә барган фани дөньяларга... Хәвеф Исләремә төшермәгез берүк. Исәнләсәң—исең китәрлек: Кем уйлаган илеңдәге хәвеф Мамонтларга барып җитәр дип. Яткан җирләреннән мамонтларны Күтәрер дин затсыз замана?! Дөнья музей. Хәлләреннән килсә. Әйләнеп үт. кермә-карама. Мөслимдәге .музейдан кыйммәтле экспонат—мамонт сөяге югалуга карата Анык тере “экспонатлары” Үлгәнгә дә бирми тынгычык. Үткәннәрдән киләчәккә чаклы Күпме ялган йөри чын булып! И вакланды кеше дигәнебез. Кая бара илләр, халыклар?! Дөньяларны иңләп афәт килә. Коткарыгыз безне, мамонтлар!.. Тоз сибәләр... Бар дөньяны гел тигезләп килде. Аермыйча дуска-дошманга. Бик сагаеп ява быел карлар... Сагаерлык бардыр кышларга: Тоз сибәләр кышның өсләренә. Тоз сибәләр чыда-чыдама. Казан урамнары инде тагын Манма булып яшькә чылана. Болай да гел яра гына бит ул. Бәйли алмый икән кыш кереп. Тоз сибәләр... Тавыш-тынсыз гына Елый Казан булмый кычкырып! Кайсыгыз? Кәккүк, чыпчык. Тәрәзәдән очып чык. Бала уйнату Тәрәзәдән очып чыкмады ул. Бел алмадым каян килгәнен: Пыялага бәрелде дә чыпчык, Егылып төште... Тагын кемнәрнең Хәбәрләрен альт килүедер... Илдә чыпчык үлми иде дә, Нинди гөнаһ шомлыклары икән, Ни булды соң әле иленә?! Илдә чыпчык үлми иде дә бит, Кырылса да асыл ир-аты. Башкайларын юкка ташка ормас— Шул кошларда мәллә чираты?! Пыяланы ваталмады мескен... Чыпчык кына бит ул димәгез. Кемнәр өчен шушы чыпчыклардан Кадерлерәк әле илдә без? —Кәккүк, чыпчык,—диеп, кулларында Сикертерләр инде ул кемне дә. Каян белсен сабый болай да бер Калачагын чыпчык көненә! Тәрәзәдән очып чыгасы юк, Алданмагыз, кире кайтыгыз! ...Танымыйча калдым: Пыяланы Ваталмады бүген кайсыгыз?! Йөрәгемдә йөрткәнгәме— Гөл диделәр ярамны. Гөл диделәр... Алсуланып, Яраннарга таралды. Минем генә ярам түгел, Тимәгез яраннарга: Ал буласылары бардыр Заманнар каралганда... Арыш басуында Кыштыр-кыштыр арыш башаклары... Күзгә яшьләр килә кайчакларны, Басуларга чыксаң ялгызың. Ураклары тынган әнкәйләрнең... Шул малайга бер сүз әйталмадым, Сослан төпләрендә калдырдым. Арыш арасында—зәңгәр чәчәк. Дәшәлмичә тора җилдә чәчәп. Төсмерләдем шундук, таныдым: Юк. кермәгән иде искә бер дә Басу уртасында чәчкәләргә Әйләнәсе сабый чагымның. Арыш башаклары пышылдаша... Искән җилгә алар кушылмаса, Бу чәчкәне кемнәр юатыр? Башлар чайкап, хәлләреңә кереп. Синен өчен саргаядыр кебек: Басуларга чыксаң, уй артыр... И эзләрсез әле... "Кара да гына урман, караңгы төн...” Кем баласы урман эчләрендә? Төнгә каршы кая бара болай. Ни гомерләр җырга күчкәненә? Урман эчләрендә кем ярасы?- Кагылмагыз берүк, сорамагыз. Ил кадәрле ил имгәнгән чакта Бер ялгызы сызлар бу ярагыз... Җан ачысы белән кычкырасы Урман эчләрендә урман икән. Карурманнар булып, башкайларны Заманалар көтеп торган икән! Агачлардан-агачларга сугыл: Тып-тын калып тыңлар алар сине. Булыр эле илләрнең дә бәлкн Үз баласын берәр аңлар көне. Төнгә каршы кая бара болай? Кайгыларга кабат сала безне. И эзләрсез әле Урманнарда Адаштырып киткән балагызны... Дөньялыкны кичеп чыгып барам. Үзем генә белгән юл кала... Сулкылдаган күкрәгемне куеп. Бер суларга җитте бу ара. Үзем генә белгән юлым кала. Бүтәннәрнең миндә ни гаме?! Кайгыларың чаклы дөнья бит ул— Бер су лышта кичеп чык аны!..