Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХИПҖАМАЛНЫҢ ДӘВАМЫ

Әле Бөек Ватан сугышы кырларында ил азатлыгы өчен кырылып сугыш барган бер мәлдә, Татарстан хөкүмәте театрларның киләчәге турында кайгыртып, аңа яшь кадрлар әзерләү хәстәренә керешә. Шул рәвешле Мәскәү Дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршында татар студиясе ачарга карар бирелә. Монын инициаторы, башлап йөрүче көнчыгыш халыкларының театр һәм кино сәнгатенең чишмә башында торган, инде Татар Академия театрында лидерлык иткән артист Хәлил Әбжәлилов була. Мәгълүм ки, аңа соңрак татар артистлары арасында беренче буларак, СССРнын халык артисты дигән исем бирелде. Менә шул Хәлил абыйның, башка корифейларның тырышлыгы белән, алар тарафыннан сайлап алынып. Мәскәүдәге студиягә студентлар туплана. Студиянең директоры итеп татар сәнгатен үстерүгә гаять зур өлеш керткән жырчы һәм сәнгатькяр Асия Измайлова куела. Студентлар арасында иң яше, әле генә 7 сыйныфны тәмамлаган, әмма фәннәрне яхшы үзләштергән, музыкага да өйрәнгән Асия Әмир кызы Галиева була. Гомуми мәктәптән тыш, Асия Галиева мәшһүр музыка педагогы Поляков җитәкләгән I нче номерлы музыка мәктәбендә белем ала. Зыялы ата-анадан туган бу кыз бала, зирәк акыллы, нечкә зәвыклы була. Бала вакыттан ук Сәлих Сәйдәшев белән “дуслашып” китә, чөнки Сәйдәшев аларның гаиләсе белән аралаша, еш кына өйләренә килеп йөри, кызчыкның музыкаль мәктәптәге уңышлары белән кызыксына һәм махсус. Асиягә багышлап, фортепиано өчен пьеса яза. (Аның клавиры бүген дә Асия Галиеванын шәхси архивында саклана.) Шулай итеп, көннәрдән бер көнне студия укучылары Мәскәүгә юл ала. һәм алар бик яхшы педагогларга—инде күп артистлар укытып чыгарган, кайчандыр үзе дә МХАТ артисткасы булган Ольга Ивановна Пыжова һәм аның ире Борис Владимирович Бибиков классына эләгачәр. Бу—үзе үк зур бәхет дигән сүз! Асия яхшы укый. Башта Хмелев исемендәге стипендия, өченче курстан Сталин стипендиясе ала. (Ә бу стипендия, анын шарты буенча, чынлап га өченче курстан гына бирелә башлый.) Республика хөкүмәте һәм театр әһелләре монын белән генә чикләнмичә. 1945 елда, сугыш тәмамланган көннәрдә тагы бер театраль уку йорты — Татар Дәүләт театр училищесын ачалар. Бу сугышка кадәр эшләгән Театр техникумының дәвамы була. (Бу юлларнын авторына да шушы училишеда атаклы педагоглар Ширияздан Сарымсаков. Сәет Булатов. Кәшифә Тумашева җитәкчелегендә уку насыйп булды ) Без, ягъни татар театры училищесы студентлары өченче курста укыган чакта, инде берничә диплом спектакле әзерләгән идек. Директорыбыз Сәет Булатов, шул спектакльләрне күрсәтергә дип. безне Мәскәүгә алып барды. Менә шушы сәяхәт вакытында без ГИТИС укучылары белән очрашып аралаштык. Безгә атарнын спектакльләренең кайбер өлешләрен карарга да насыйп булды Алар үзләре тәрҗемә итеп, казакъ драматургы Габид Мөсреповның "Кузы-көрпеш һәм Баян-сылу” трагедиясеннән өзек күрсәттеләр. Асиянен телендә ул чакта русча мәктәптә укыганлыгы сизелсә дә. тудырган трагик образы гаять дулкынландыргыч иде. “Бу яшь кыз баланы берәр мәктәптән шушы роль өчен махсус алганнар инде” дигән уй күнелгә килде. Соңыннан аңлатып бирделәр: ул үзе шушында укучы “Студия кызы” икән. Яшь булса да алганнар Кузы-көрпешне аңардан унбер яшькә олы, әмма үзенен ыспайлыгын югалтмаган Гали Хөсәенов уйный иде. Анда, гомумән, күбесе “төз буйлы" студентлар Празат Исәнбәт, Хәйдәр Гыйматдинов, Гариф Хөснуллин, Шәхсанәм Әсфәндиярова, Асия Әхмәтшина. Шакир Розаутдинов. Мәхмүт Хәсәнов укый иде. Алар арасында Асия Галиеванын миниатюр гәүдәсе аеруча күзгә ташлана. Ул чакта без әле аларнын эшенә бәя бирерлек “белгечләр” түгел идек, әлбәттә, шулай да алган тәэсирләребез шактый тирән булды. Мина калса, андагы егетләрнең күбесе Асияне үзләренен бер “назлы гөлкәе" итеп исәплиләр. Кайберләре исә ана чын-чынлап гашыйклар да иде кебек. Ләкин Асия горур, мөстәкыйльлек күрсәтә иде. Ул Казанга әйләнеп кайткач га шулай булды. Менә без дә 1949 елда училищены тәмамлап, безне—кызыл дипломлы биш кешене Академия театрына алдылар. ГИТИСныкылар да, шул ук елны укуларын тәмамлап, бер укмашкан труппабызны таратмыйбыз, дип русча эшләп килгән яшь тамашачылар театрының татар труппасы булып эшләп киттеләр. Күрәсең, аларнын бу башлангычын хөкүмәт хупламады. Алар барысы да безнен театрга (Академия театрына) кушылдылар. Шулай итеп, театр берьюлы шактый яңа көчләр алды. ТЮЗ чорында Гали Хөсәенов, Гариф Гобәй повесте буенча “Маякчы кызы" дигән пьеса язып, аны сәхнәгә чыгардылар. Аны Кәшифә Тумашева сәхнәләштерде. Төп геройны—Илсөярне—маякчы кызын Асия Галиева уйнады. Бу образ махсус анын өчен язылган кебек иде Шулай ук күренекле драматург һәм педагог Абдулла Әхмәт пьесасы буенча “Үги кыз” пьесасында да үги кыз Зөһрәне Асия Галиева башкарды. Бу әсәрне дә сәхнәгә Кәшифә апа Тумашева куйды. Академия театрына күчкәч тә Асия коллективның бер сөйкемле сөягедәй ин игътибар һәм ихтирам жәлеп иткән кешесенә әйләнде. Беренчеләрдән булып Мәскәүгә кабат барып югары белемгә имтихан тотты. Ул театрга I категорияле актриса дигән ставка белән алына. Ә бу күп нәрсәне анлата. Аны арадагы ин яшь һәм чибәр кеше буларак та. ин яхшы башкаручылардан берсе булган актриса буларак та яраталар иде. Мәсәлән, Хәлил абый Әбжәлилов, Хөсәен ага Уразиков аны үз балалары дип күрәләр һәм, уйлавымча, шул тойгыдан үзләренә энергия дә алалар иде. Режиссерлар да аны игътибар үзәгендә тоттылар. Шуны әйтергә кирәк, бала чагында рус мәктәбендә укыган булса да, ул татар телен бик тиз камилләштерде, анын үзенчәлекләрен, аһәннәрен тиз тоемлый башлады, өлкәннәрнең киңәшләренә колак салды Шуның аркасында бик тиз арада радиолаштыруларда да катнаша башлады һәм тиздән иң актив радио артисткасы булып китте. Академия театрына килгәч беренче рольләре—Сәет Кальметовнын “Тын алан шаулый" пьесасындагы шаян кыз Әсмәгөл. Островскийнын "Яктырта, тик җылытмый” әсәрендә драматик Оля образы, татар классигы Галиәсгар Камалның “Бәхетсез егет” драмасындагы Гайни образы. Гайни ролен инде күп атаклы артисткалар башкарган була. Мәсәлән. Волжская. Ильская. Әмма бу юлы образ үзенен элек уйналып килгән традицион Гайни образыннан аерылып торуы белән тамашачының да, театр белгечләренең дә игътибарын жәлеп итте Элек Гайнине, гомумән, бер фахишә итеп уйнасалар, бу юлы анын үзенен дә "бәхетсез кыз" булуы ачыла. Бу уңайдан Нәкый Исәнбәтнең “Совет Татарстаны" газетасының 1955 ел. 29 январь санында басылган мәкаләсе ачык әйтә: ". Гайнигә аеруча әһәмият бирелгән. Чынлап та. Гайни кем ул? Моңарчы ул сатлык кыз итеп кенә уйнала, анын эчке дөньясына әһәмият бирелми иде. Бу юлы капиталистик дөнья тудырган һәм тормыш авырлыгыннан чыгып, үзен сатарга мәжбүр булган кызнын шактый бай жан кичерешләрен күрдек, анын эчке бушлыктан моңаюларын ишеттек. Зур гына драма кичереше булган Гайни образын яшь артистка Асия Галиева уйный. Роль хәзер социаль хәле буенча дөрес кичерешләрдә ачыла...” Монардан сон да Асия Галиеванын репертуары байый, тулылана бара. Ул татар драматурглары әсәрләре белән беррәттән. рус һәм чит ил классик әсәрләрендә дә зур уңыш казана. Горькийнын “Соңгылар” спектаклендә тормышка якты күзлектән карап, соныннан бәхетсезлеккә очраган Верочка. Эмиль Золянын “Рабурден варисларьГнда төп рольләрдән Шарлотта һәм башкалар Анын Вильям Шекспирнын "Король Лир” трагедиясендәге Лирнын кече кызы Корделия образына аерым тукталасы килә. Күпләр белә. Король Лир мактаулардан башы әйләнеп, үзенең патшалыгын оч кызына бүлеп бирергә була. Ике олы кызы әтиләрен чамадан тыш мактыйлар, ә кече кыз Корделия "кыз әтисен ничек яратырга тиеш булса, мин шулай яратам, артык та түгел, ким тә түгел” дигән сүзләре белән Лирнын ачуын куптара. Һәм Лир Корделияне мирастан мәхрүм итә Бу фаҗигадә һәм аннан сонгы вакыйгаларда Корделия үзен күркәм тота. Тик соңыннан гына, өлкән кызларының хыянәтен белгәч кенә Лир аны анлый. ләкин эш соң була. Трагедия артисттан аеруча көчле тавыш, буй-сын. гәүдә һәм итагать манералары таләп итә. “Лир”ның электәге 1944 елгы куелышында Корделияне Фатыйма Ильская уйнаган Ә 1957 елда Галимә Ибраһимова белән Асия Галиева бергә уйнадылар. Асия, әйтеп киткәнебезчә, матур булса да. миниатюр сынлы иде. Әмма ни гажәп, ул ягымлы тавышы, бөтен барлыгы белән сәхнәне тутыра белә иде. 1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасыннан сон, бу хакта "Театр” журналынын 1957 елгы санында театр белгече Е Шамович үзенең "Бәйрәм атмосферасында" дигән мәкаләсендә болай язып чыкты "Лишь одна Корделия—Асия Галиева может стать в спектакле рядом с Лиром- Абжалиловым. Она близка ему и цельностью своего характера и мужественностью. которую лишь подчеркивает ее хрупкая красота и пленительная грация” Нәкый Исәнбәт әсәре буенча куелган "Гөлжамал” спектакле Асия Галиеванын тагы бер яулаган биеклеге булды. Әсәрнен татар театрынын беренче корифейларыннан булган Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышлануы төп рольне башкаручыга жаваплылыкны тагы да арттыра төшә иде Анын хакында әле боек Тукай да болай дип язып калдырган бит Күр ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тую һәр күңелләр нурланадыр чыкса Гыйззәтупина. Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә Берсе уйный күк йөзендә. берсе уйный сәхнәдә Асия Галиева үзенә бирелгән бу рольне шушы Тукаебыз әйткән кимәлдә Гыйпәту.гшна-Волжская һәм Асия Галиева башкарып чыкты. Ул хакта инде күп сөйләнде, күп язылды. “Гөлҗамал” спектакле беренче тапкыр Уфада, аннан Алма-Ата, Фрунзе, Ташкентта уйнала. Һәм һәр юлы жирле артистлар сәхнә артына кереп, “Сез бу спектаклегез белән татар театрының, халкыгызның һәм шәһәрегезнең абруен бермә-бер күтәрдегез”, дип үзләренең рәхмәтләрен, соклануларын, котлауларын әйттеләр. Әмма ин мөһиме—аны Сәхипҗамал апа үзе исән чакта күреп калды һәм югары бәяләде. Менә аның 1963 елда Татарстан радиосында язып калдырган бер чыгышыннан өзек: “Сентябрь аенда килдем татар спектакленә... Куела иде "Гөлҗамал”. Беренче мәртәбә карадым. Бу пьеса турында нәрсә әйтә алам? Орышмыйм да, мактамыйм да. Яхшы спектакль килеп чыккан. Җитешсез урыннары да бар. Бәгъзе бер артистлар рольләргә дөрес куелмаганнар. Миңа охшаган бер нәрсә булды—бөтен нәрсәмне онытып Гөлҗамал ролен карап утырдым. Бу рольне уйный торган Галиева рольне сокландыргыч алып бара. Бик күп кешеләрнең күзләренә яшь килде. Мин дә шул хәлдә булдым. Минем барып үбәсем килде Гөлҗамалны. Беренче мәртәбә уйнаганда ук артистка шулай матур, дөрес тоеп, аңлап һәм дәрәҗәсен белеп уйнады. Ул артисткага теләгәнем—тагы да тырышыбрак эшләсен, тагы да зуррак артистка булсын. Яшәсен безнен Гөлҗамал - Галиева! Шуны гына әйтә алам". Инде ике артистка—героиня һәм аның прототибы бергә очрашкач Сәхипҗамал апа Галиевага үзенен фоторәсемен бүләк итә. Һәм артына болай дип яза: “Минем ин яраткан артисткаларымнан А. Галиева ханымга истәлек өчен. Җуймагыз, үзегездән чыгармагыз. Мой единственный друг. Волжская. 13.04.1964 г.”. Тагы бер фоторәсем. Анысын Уфада спектакльне карагач Сәхипҗамал Волжская белән бергә төшкән Башкорт Академия театры артисткасы, аны оештыручыларның берсе булган, Сәхипҗамалның дусты Бәдәр Йосыпова җибәргән. Артына болай дип язган: “Кадерле Асия! “Гөлҗамал” спектаклендә иҗат иткән образыгыз сезне тагы да ныграк яратырга мәҗбүр итте. Котлап, Волжская белән төшкән рәсемне бирәм. Сез дә шундый булыгыз!” Чынлап та, Асия шундый була, Сәхипҗамалның дәвамчысы була. Бу урында Бәдәр апанын тагы бер хатын да искә төшерми булмый. Ул аны русча язган. (Татарчага тәржемәдә бирелә): "Кадерле Асия! Кичәге "Гөлҗамал" спектакленнән соң сезгә үземнең тойгыларны белдерергә рөхсәт итегез. Сезнен тавышыгыз, сезнен гаҗәеп күзләрегез инде күптән мине әсир итә иде, әмма мондый рольдә сезне беренче күрүем. Сез ул вакыттагы татар кызын—“җәмгыять” ихтыярына, әти-әниләренә каршы, бөтен реакцион көчләргә каршы баручы актриса образын тудырдыгыз. Мин сездә үземне таныдым һәм эпоханы тойдым. Сез шатланырга, дулкынланырга мәҗбүр иттегез. Мин Сәхипҗамалны бик яратам һәм, һичшиксез, аңа язачакмын. Бездән, ике халыкның театрын башлап җибәрүчеләрдән, зур рәхмәтебезне кабул итегез һәм актриса исеме безгә бик кыйммәт бәя белән алынганын исегезгә төшерегез. Артист исемен яратыгыз һәм театрны саклагыз. Сезгә озак елларга зур иҗади уңышлар телим. Сезне яратучы актриса Йосыпова Бәдәр. 1963 ел, 5 июль”. Асия Галиева башкарган хисапсыз рольләр арасында тагы берсен искә алмыйча булмый. Ул да булса—Островскийнын “Талантлар һәм баш иючеләр” драмасындагы Негина образы Бу спектакль гаять зур уңыш белән барды. Аны 1955 елда кабатланмас талантлы режиссер Габдулла абый Юсупов куйган иде. Һәм анда театрнын ин көчле артистлары уйнады. Габдулла абыйның режиссер буларак үзенчәлеге шунда—ул спектакльдәге рольләргә тиешле артистларны гаять төгәл билгели, бөтен спектакльнең сурәтен—актерларның рухи хәрәкәтләрен һәм физик хәрәкәтләрен (ягъни мезансиеналарын) алдан ук төгәл билгеләп, әзер материал белән килә һәм репетиция вакытында артистларга шушы нәрсәләрнең сәбәбен, мәгънәсен аңлатырга, анык бурыч куеп, шуларны үтәргә мәжбүр итә. Аның спектакле, чыннан да, зур уңыш казанды. 1956 елда Россия күләмендә яшь артистлар иҗатына конкурс уздырылгач, Асия Галиева бу конкурста Негина образы белән беренче урынны алды һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының мактау грамотасына лаек булды. Пьесадагы яшь актриса Негинага үзенең ижатын дәвам иттерү өчен бер генә юл бар: ул бай бер спонсор сайларга, ягъни бай кешегә кияүгә чыгарга тиеш. Үзенен сөйгәне яшь интеллигент Мелузовны сайласа—юл ябылачак. Вәзгыять аны бай кешене сайларга мәжбүр итә. Мелузов-Биктимеров белән соңгы аңлашу һәм хушлашу күренешендә залдагы һәр тамашачының күзендә яшь бөртекләре җемелди иде Асия Галиеваны театрнын фанаты дип атаргамы, аллә каһарманы дипме, белмим, әмма аның бар яшәеше театр булды. Ул бервакытта да рольләр өчен интригаларга кермәде, бу рольне бирегез дип сорап йөрмәде. Әгәр бер рольгә икс кеше куела икән, үзенен дублеры белән дә эшләүне таләп итә иде. Йөздән артык рольне исә дублерсыз гына уйнады. Бу артисткага эшне нык арттыра, кайчак көненә икешәр спектакль уйнарга туры килә, тын алырга да мөмкинлек калмый. Менә шундый кеше буларак ул артистлар арасында бераз сәеррәк тә тоела иде. Әмма Асия боларнын берсенә дә игътибар итмәде, эшләвең белде. Шул ук вакьггга ул кинодубляжларда да, радиоспектаклыәрдә дә, телевидениеда да катнаша. Бу эшләр барысы да спектакльдән буш вакытта, ял исәбенә эшләнә иде. ягъни төннәрен Тормышы аның җиңелләрдән булмады. Бәлки шунын аркасындадыр, гаилә тормышы да китек булды Баласы—Динараны ялгыз үстерде. Ана үзе ирешмәгән музыка өлкәсендә ин югары тәрбия бирде һәм югары класслы фортепиано остасы итеп үстерде. Динара Абдуллинанын безнең радио фондында да язмалары саклана. Хәзер ул чит илдә музыка буенча сабаклар бирә, күп илләрдә зур һәм тыгыз концерт эшчәнлеге алып бара. Моннан сон Асия ханым кызынын улы—оныгы Ренатны да кечкенәдән тәрбияләп үстерде. Аңа да югары белем бирде Асия ханым иңде бик күп еллар буена педагоглык хезмәте алып бара. Башта ул сәнгать һәм мәдәният университетында студентларга гримм. сүз сәнгате, актерлык осталыгы, сөйләү техникасы буенча дәресләр бирә, бер үк вакытта шул ук дәресләрне консерваториядә, музыка училищесында, хореографик училищеда да алып бара. Аның студентлары арасында Татарстан һәм татар яшьләре генә түгел, чит өлкә һәм республикалардан килгән яшьләр дә була, хәзер күбесе инде сәнгать өлкәсендә күренекле кешеләргә әверелгән. Алар остазларына рәхмәт сүхләре әйтәләр, чит шәһәрдәгсләре хатлар язып, телефоннан шалтыратып тора. Асиянең кешелек сыйфатларыннан аның табигый интеллектын, кешелеклелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатларын әйтеп китәргә кирәк. Моны исбат итү кирәк тә түгел, аның белән эшләгән, аралашкан кешеләр бу хакта үзләре белә Шәхсән мин үзем Асия Әмир кызына тормышым белән бурычлы Бу хәл җәйге гастрольләр вакытында булды. Кайсы спектакль белән йөрүебез хәтердә түгел, без маршрут буенча Апае районына барып төштек. Кичке спектакльгә кадәр әле ерак, көн кызуына чыдый алмыйча, без барыбыз да диярлек Зоядә коенып кайтырга булдык, чөнки машина белән килгәндә үк ялтырап, кызыктырып калган иде Әйберләрне кайсыбыз квартираларга, кайсыбыз “дом крестьян” дигән "отельга" урнаштыргач, машинага төялеп, унлап кеше су коенырга киттек. Без барып туктаган яр буе комлы, кайберебез кызынырга ятты, кайберәүләр шундук суга кереп китте Мин дә, чирканыч алып, эчкәрәк керә башладым. Зөя бу урында шактый каты агым белән ага, әмма тирәнлеге зур булмагач, бату куркынычы юк кебек. Уртасында да су күкрәктән генә. Рәхәт! Әмма кинәт минем бер аякны көзән җыерып алды (сугышта яраланган аякны түгел, икенче ун аякны), башта курыкмадым, бер аяк белән этеп ярга чыгарга уйладым. Әмма, мин таза аякны терәп басуга, агым мине әйләндерә дә каатап сала. Тагы шул ук хәл кабатлана. Коенучы иптәшләремә кычкырам: "Егетләр, батам бугай, коткарыгыз!” "Ха-ха-ха” дип көлешәләр—“Монда батам дисәң дә бата алмыйсын, су күкрәктән генә!" Тагы эндәшәм, колакка да элмиләр. Мин бик каты тәшвишкә калдым. Әйләнәм дә капланам, әйләнәм дә капланам. Шунда колагыма тавыш килде: “Госман, кулыңны миңа таба суза төш!” Бу Асия тавышы иде. Кызынып яткан җирендә минем курыккан күзләрне күреп алган да яр буйлап миңа таба килгән. Чөнки мин инде шактый ерагая бара идем Суга кереп мина таба кулын сузган. Су анын муенына ук җиткән. Мин әйтәм: “Асия, минем янга ук килмә, кабаланма, әкрен генә тарт", дип кулны суздым, шулай итеп, Асия мине судан суырып чыгарды. Җиргә чыккач, тыраклап барып комга яттым. “Асия, энәле берәр булавкаң юкмы?” дигәч, каяндыр күлмәгеннән табып китерде. Кан чыкканчы аякның балтырына чәнечтем. Юкса, авыртуына чыдар әмәл калмаган иде. Ниһаять, җибәрде. Асияга рәхмәт әйтергә дә онытып ятам. Соныннан әйткәч, Асия: “Ярый әле аяк җирдән ычкынмады, юкса икебез дә бата идек, мин юньләп йөзә дә белмим бит”, ди. Ни булса булды, Асия мине коткарды Ул минем коткаручы фәрештәм булып калды, ә мин су керергә, һәрхәлдә, тездән югары суга керергә курка торган булып калдым. Инде, радио режиссеры буларак, Асиянең безнең радиода башкарган эшләре турында да әйтмичә булмый. Менә әле сонгы көннәрдә генә Татарстан радиосыннан Илдар Юзеевнын 50 елларда ук "Таныш моңнар” поэмасы буенча Хәким абый Сәлимжанов тарафыннан куелган радиоспектакль янгырады. Бүгенге өлкән буын кешеләре ул чакта аны ничектер үзләренен яшьлегендә булган бер якты эпизод буларак кабул иттеләр. Асия радиога Мәскәүдән кайту белән үк катнаша башлады. Башта балалар очен тапшыруларда кечкенәләр ролен башкарды, аннан мөстәкыйль хикәяләр укый башлады. Шәүкәт Биктимеров армиядән кайткач, "Пионерлар һәм мәктәп балалары өчен радиогазета"ны даими алып баручылар булдылар. Шуны әйтергә кирәк, баштагы чорларда, ягъни магнит тасмасына язуга кадәр, микрофон алдында турыдан-туры эфирга чыгарга туры килә иде. Монда да Асия эшне тиз үзләштерде. Анын укуы вакытында ялгышулары, четерекле вәзгыятьләр булмады Ул вакытта штаттан тыш эшләгән режиссерлар Шакир Мәжитов, Хәким Сәлимжанов, Хәйдәр Гыйматдинов, Халит Кумысников, Ләбиб Айтуганов, Вакил Закиров аны үзләренең постановкаларына бик еш чакыралар иде һәм ул анда торле пландагы рольләрне башкарды. Соңгырак елларда ул классик хатын-кыз язучылардан Анна Ахматова, Марина Цветаева, Белла Ахмадуллина һәм, әлбәттә, үзебезнең татар шагыйрәләренең шигырьләреннән үзе композиция төзеп, чын радиоспектакльләр итеп эшли башлады. Һәм тагы Александр Пушкин әсәрләре буенча композиция төзеп укыды. Соңгы вакытта ул Саҗидә Сөләйманова әсәрләреннән композиция, Жәүдәт Дәрзамановнын Гөлсем Сөләйманова турындагы поэмасына үзенең консерваториядәге студентлары белән музыкаль композиция өстендә эшләвен әйтте. Асия ханым, сезгә еллар җиле кагылмасын, һаман да шул мөлаем тавышыгыз, сылу гәүдәгез, якты күңелегез белән дөньябызны, сәнгатебезне тутырып яшәгез. Сезнең белем, сезнең тәҗрибә, сезнең зәвык яшьләребезгә бик кирәк.