Логотип Казан Утлары
Публицистика

РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫНЫҢ МИЛЛИ МИРАСЫ

Автор турында кыскача мәгълүмат Михайлова Сәвия Мөхәммәтдин кызы—тарих фәннәре докторы. Казан дәүләт университетының сәясәт тарих кафедрасы мөдире Ул Көнчыгыш. Европа һәм Себер төрки халыкларының тарихын, аларның рухи һәм сәяси культуралары формаларын. Шәрекъ дөньясын һәм Россия Көнчыгыш халыкларының мәгърифәтчелек үзенчәлеге мәсьәләләрен, хәзерге заманда милләтара мөнәсәбәтләр һәм милли мәдәниятләрнең үзара багланышлары проблемаларын өйрәнә Академик Сәвия Михайлова тарафыннан 150 дән артык фәнни хезмәт иҗат ителгән. шулар арасында "Идел буе татарларында мәгърифәтче лекнең формалашуы һәм үсеше ' (1800—1861) (Казан. 1972). "XIXгасырда—XX гасыр башында Идел буенда иҗтимагый-сәяси фикернең торышы Р И Нәфыйгов белән берлектә (Казан. 1977). Россия Көнчыгыш халыкларының рухи мәдәниятендә Казан университеты " (Казан. 1991) монографияләре бар О Н. Коршунова белән берлектә тагын 4 монография яза (болар— “Милләтара мөнәсәбәтләрнең культурасы формалашу (Казан. 1996), Идел буе халыкларының мәдәниятләре багланышы традицияләре" (Казан. 1997). "Культурология " (Казан. 1998). "Идел буе һәм Урал төбәге күпмигләтле провинция мәдәнияте "./ Югары уку йортлары өчен уку әсбабы (Казан, 2001) дигән хезмәтләр) Сәвия Михайлова Татарстан Республикасы ФАнең "Рухи культура һәм гуманитар белемнәрнең үсеше" дигән фәнни Советының рәисе; 1991 елдан ТРның атказанган фән хезмәткәре; 1994 елдан Халыкара Төрки академллянең академигы Университетлар Европа цивилизациясе үсешендә һәм гомумән бөтен дөнья фәне формалашуда мөһим роль уйнап килделәр. Иске континент— Европа халыклары берләшүенең беренче адымнарында универсадь хокукый һәм дини мәдәниятнең үсешенә китергән үз институтлары һәм закон- уставлары барлыкка килә, һәм шушы чорларда аларны таратуга юнәлтслгән кадрлар әзерләүче университетлар да үсеп чыга. "Университет" латиннан күчергәндә, "җыелма” дигән мәгънәне анлата, ягъни университетлар укытучылар һәм студентларның уртак корпорациясе буларак төзелә. “Университет” термины XIV гасырда Германиядә канунлаша. В Даль сүзлегендә университет барлык төр фәннәр буенча беренче баскычлы югары уку-укыту йоргы буларак билгеләнә. XX гасырга университетлар турында дәүләт химаясеннән-күзәтчелеген- нән азат булган, фәннәрнең барлык тармакларын да ирекле укытуны тәэмин итүче һәм үстерүче һәм тыңлаучыларына үзидарә һәм укытылачак фәннәрне сайлап алуда һәм шул ук вакытта шәхси үсештә дә киң мөмкинлекләр бирүче югары уку йорты дигән караш урнаша (Милюков П Университеты в России. / Энциклопедический словарь. Брокгауз Ф. А. Ефрон И. А — Т XXXIV-СП6.. 1908—С. 751). Университетларның иҗтимагый-культура функцияләре озак вакытлар тотрыклы булган. Яшәешләренең башлангыч чорында укыту теле “латинча” булып, дине буенча христиан культурасын һәм канунлашкан Рим папасы— Ватикан хакимияте идеяләрен тараталар. Мондый типтагы беренче уку йортлары XI гасырда һәм XII гасыр башында Италиянең төньягында (Солерно һәм Болоньяда) барлыкка киләләр. XII—XIII гасырларда Англиядә аксөякләр өчен атаклы Оксфорд (1150 еллар тирәсе) һәм Кембридж (1209) университетларына нигез сазына. 1215 елда исә Париж Университеты ачыла. Беренче славян университетлары Краковта (1368) һәм Прагада (1348) ачыла. 1385 елда Гейдельберг һәм 1388 елда Кельн университетлары ишекләрен ачалар. XV гасырда Европада барысы алтмыш университет исәпләнә. Көнбатыш университетларының культура язмышы да парадоксаль: Сорбонна, Болонья. Оксфорд һәм Кембридж университетлары, фәнни тикшеренү үзәгенен чәчәк ату синонимы булып хисаплансалар, баштарак “ересь" белән—хөкем сөрә торган диннен кагыйдәләренә каршы килә торган тәгълимат белән көрәшергә тиеш булалар. Урта гасырларда өстенлек иткән укыту алымы—диспутлар системасы җәмгыять үсешендә интеллектуаль башлангыч стимулы булып торалар һәм шул ук вакытта компромисска ирешү сәнгате белән тәгаенләнгән сәяси культура формалашу алымы булып хезмәт итәләр. Россиядә университетны ачу XVIII йөздә милләтнең культура үсешен “вестерн”, ягъни Көнбатыш нигезендә үзгәртеп кору башлангач кына мөмкин була. XVIII йөзнең чорлар панорамасындагы урынын Ю. М Лотман: "XVIII гасыр культурасы ул—безнең беренче нигезебез; аңа кабат- кабат әйләнеп кайту, аны бөтенләй башкача күзалларга омтылу, безнең аңлавыбызча, алга таба хәрәкәт итүнен беренче адымы”,—дип билгеләп үтте. Әйе, үзенен рухы белән кадимилеккә каршы торган һәм башлангыч уку дәреслекләре хәзерләү белән тыгыз бәйләнгән укыту системасының беренче типологик төсмерләре нәкъ менә XVIII гасырларда формалаша Университетның пәйда булуы культура өлкәсен һәм мәгарифнең офыкларын гына киңәйтеп калмый, ә бәлки тулаем рухият һәм җәмәгатьчелек тормышына да яңача факторлар өсти. Университетларны ачу һәм идеологик яктан гамәлгә ашырып чыгу Петр I үткәргән реформалардан сон тәгаенләнә. Россия дәүләте өчен нәкъ менә шушы хәлиткеч чорда мәгариф системасының эше дәүләткүләм мөһим чаралар дәрәҗәсенә күтәрелә, ә гыйлемгә ия булу һәр дәүләт түрәсенә дә, гади бер гражданга да. ватанпәрвәр шәхескә дә абруйлы сыйфатларның берсе булырга тиеш диеп куела. Россиядә, шул рәвешле, фән император Указы нигезендә кин жәелдерелә. Университет ачу мәсьәләсендә Петр 1 Лейбниц һәм Вольф белән язышып тора, Ф. Салтыков һәм П. Курбатов белән киңәшләшә. Алар императорны булачак белгечләрне чит илләргә җибәрү бәрабәренә үз университетыбызны ачу кирәклегенә басым ясап әйтәләр. Университетларны ачуда император сайлаган юл анык һәм тормышчан, төптән уйланылган концепцияләргә нигезләнә. Аларда фәннәр академиясе, университетлар һәм гимназияләр бердәм чылбырның буыннары итеп карата; академиклык белән профессорлык дәрәҗәсен бергә алып тору күздә тотыла; фәнни эшчәнлекне фәнни агарту һәм мәгърифәтчелек белән бергә алып бару кире кагылмый. Менә шуна күрә дә Сенатның университет һәм гимназия “комитетында” Академия оештыру турындагы (1724 ел, 28 гыйнвар) карары Россия университетлары тарихында һәрвакыт өйрәнелергә тиешле законлы акт булып исәпләнергә хаклы. Петр I башлангычын гамәлгә ашыру кайчак кызыклы хәлләр дә китереп чыгара. Әйтик, унжиде чит ил профессорларын тыңлаучылар бөтенләй булмый, алар бер-берләренең лекцияләрен тынларга йөрергә мәжбүр булалар. Тарихка беренче студентның исем-фамилиясе дә теркәлеп калган, ул—Филипп Анохин атлы берәүсе. Аннары, тел аерымлыгы, тәжрибә булмау, абитуриентлар җитешмәү, ул чордагы дворяннар тоткан мәсләк, укуукытунын гомуми торышы һәм тагын кайбер сәбәпләр император башлангычына таяк тыгып" киләләр. Шулай да Россиядә Петр I үткәргән реформалардан сон мәгариф өлкәсендә дә билгеле сәясәт үткәрү төсмерләнә башлый. 1755 елнын 12 январендә Мәскәү университеты ачылу Россия мәдәнияте тарихында билгеле бер эз калдырган вакыйга. И. И Шүвалов һәм М.В. Ломоносовның актив тырышлыгы нәтиҗәсендә ул немец университетларының алдынгы традицияләренә нигезләнә. Университет тормышының әһәмиятле шушы ягын билгеләп үтеп, М Ломоносов О.К. Тредиаков- скийга болай дип яза: "Университет һәм академия чит илләренекенә охшаш нинди дә булса өстенлек вә ирек ала алсалар бу бердә начар булмас иде; аерым алганда, алар полиция күзәтүеннән азат ителерләр иде" Яги университетлар пәйда булу белән бергә яна ритуаллар да барлыкка килә. Студентлыкның символы булган шпага тагып йөрү белем алунын дәүләти әһәмиятен билгеләп тора: ул дәүләт хезмәте белән тиңләштерелә. Укытудагы ярышучанлык принцибы үзара үткәрелгән диспутларда гамәлгә ашырыла. Беренче университетның җәмәгатьчелек аңына ясаган шифалы йогынтысы турында университет директорының улы, затлы нәселләр өчен ачылган пансионны һәм Гетгснгин университетын тәмамлаган Н. И. Тургенев та язып калдыра. Ул Мәскәү университетын тәмамлаган студентларның югары әхлакый сыйфатларга ия булуларын “хәзер сирәк очрый торган зыялылык, затлылык, намуслылык кебек сыйфатларның дәүләт хезмәтендә дә чагылыш табуын билгеләп үтә" (Тургенев Н И Россия и русские.—М..—2001. —С. 308) Мәскәү университеты төзелгәннән соң яңа университетлар ачу озак вакытларга онытылып торыла. Училищеларны оештыру комиссиясе проектында (1786—1787) Псковта. Черниговта һәм Пензада университетлар ачу кирәклеге күрсәтелә (Росссийский государственный исторический архив Российской Федерации (алга таба: РГИИ РФ). ф. 730. оп. 1. ед. хр. 86: оп. 2. ед. хр. 5, 6 ). Мондый планнар дворяннар җәмгыятендәге теләкләргә туры килеп бетми; ул чакта югары катлам вәкилләре чит ил университетларында белем алырга омтыла, ә күпчелек хәрби карьера һәм ойгә килеп укытучылар хезмәте белән канәгатьләнә. Дәүләт мәктәбе укытучылары—мәгърифәтнең төп фигурасы асылда хәерчелектә җан асрый, халык мәктәбенең дә хәле мөшкел була. Укытучылар мәктәпкә күп очракта яланаяк, теләсә нинди сәләмә киеп йориләр. Шул чорлардагы бер укытучынын тос-кыяфәте сакланып калган Кышын да. җәен дә ул бер үк бишмәт киеп иоргән. ион оекбаш урынына аягын кәгазь белән ураган Аның үлеменнән сон. билгеле, гаиләсе сукыр бер тиенсез калган (Георгиева Т. С. Исторня русской культуры —М.. 1998—С. 195). Мондый хәлләр, монархия традицияләре белән катлауландырылу сәбәпле, университетлар ачу. аларда үзидарә урнаштыру бик авыр эшкә, күп газапларга мәхкүм ителгән башлангычка әверелә Яна университетларны ачу кадрлар җитмәү белән тагын да катлаулана тошә Александр 1 хакимлек иткән дәвердә түләүсез һәм сословиеләргә бүленгән гимназияләр системасы барлыкка килгәч кенә университетларның саны арта башлый 1809 елда утыз ике гимназиядә латин, алман. француз телләре, тарих, география (статистика, дәүләт төзелеше турында өйрәтмәләр), нәкешь сәнгате, сәяси икътисад, теоретик һәм гамәли математика, табигый фәннәр, коммерция һәм техник фәннәр башлангычы укытыла Аерым гимназияләрдә "предметлар" тагын да күбрәк кертелә Гимназистларга—димәк, булачак студентларга фәннәрнең болай күп укытылуы университетлар челтәрен таган да киңәйтергә мөмкинлек бирә. Александр I нен новаторлык башлангычларының бер өлеше булган университет мәгариф системасын торгызу идеясе немец моделен кабул итүне күз алдында тота Анын характеристикалары, үз чиратында, тамырлары белән урта гасыр Европа традицияләренә килеп тоташа. Хәлбуки, Россия, үзенен үзенчәлекле тарихи тәҗрибәсенә таянып һәм җәмгыять, һәм башка дәүләт мөнәсәбәтләре арасында башка төрле алгоритмнар хөкем сөргәнлектән, бу мәсьәлә үзенчәлекле хәл ителә. Университет автономиясенең авырлык белән аякка басуы культура-мәдәни катламның "юка" булуы белән дә аңлатыла. Укытуда иреклелек профессорлар составының аз санлы булуы, тыңлауда иреклелек—студентларның мөстәкыйльлегенә ышанып җитмәве белән таган да авырлаша төшә. Яна традицияләрне үзләштерү культура өлкәсендә Европа йогынтысы көчле булган Россия башкалаларында чагыштырмача җиңел барса да, провинцияләрдәге университетлар үсеш юлларында зур каршылыкларга дучар була. Европадагы "кардәшләреннән” күпкә сонрак пәйда булган Россия университетлары бөтендөнья университет тәҗрибәсен үзенчәлекле традицияләр белән баеталар. Гражданлык җәмгыятьләре институтының тулы бер системасына бәйле Көнбатыш университетларыннан аермалы буларак, Россия университетлары илнен тулаем социаль-мәдәни үсешенә юнәлеш һәм импульс бирү чыганагына әвереләләр. Танылган рус галиме, Казан дәүләт университетында тәрбияләнгән А. Н Бекетов университетларның ил цивилизациясе үсешенә күп тармаклы һәм тирәнтен йогынты ясарга сәләтле булулары хакында болай дип яза: “Россиянең университетлы шәһәрләре чүлдәге оазислар кебек сибелгәннәр”. Россия университетлары, чит илләрнекеннән аермалы буларак, күп кенә аерымлыкларга ия була. С. М. СтепнякКравчинский билгеләп үткәнчә, “рус университетлары аерым үзенчәлекле һәм бөтенләй гадәти булмаган урын алып торалар. Башка илләрдә университетлар—укыту йортлары гына, башка бер нәрсә дә түгел”, Россиядә исә университетлар һәм гимназияләр сәяси тормышның “ин давыллы һәм ялкынлы" үзәкләре булып торалар (Степняк Кравчинской С. М Россия под властью царей.—М., 1964 —С. 242). Университетларны тирәннән үзгәртеп коруны “фикер хөрлеге һәм сүз иреге мәсьәләсен хәл итү”дә күргән профессор Н. И. Пирогов бәяләмәләре дә моңа аваздаш булып тора "Барыннан да бигрәк фәннең бәйсезлегенә ирешергә кирәк”,—дип тирәнтен анализ белән сүзен җөпләп куя танылган медик-галим (Пирогов Н И Избранное сочинение.—М., 1953.—С. 353). Университет чынбарлыгын илнең сәяси үсешендә хәлиткеч әһәмияткә ия булган 1812 елгы Ватан сугышыннан, чит илләргә ясалган хәрби походлардан, декабристлар хәрәкәтеннән, крепостное правоны бетерү кебек һ б вакыйгалардан аерым карап булмый. Ватан сугышы яшәү рәвешендә гражданлык һәм патриотик мотивларның кин колач алып җәелүенә китерә. Шәхеснен һәм аерым гражданның табигый хокукларын яклау фикерләү рәвешенең төп предметына әверелә. Иҗтимагый үзгәрешләр, яна либераль һәм радикаль хәрәкәт-башлангычларнын беренче яралгылары башлыча шулай ук университетлар мохитында үсеш ала, һич югы яклау таба һәм идея өслүбенә төрелә. Мондый хәл, әлбәттә, яшьләрнең социаль категория буларак формалашу үзенчәлекләренә бәйле. "Безнең ватаныбызнын ин якты өметләре университетларга тупланган,—дип кистереп яза Д. И Писарев,—алар гамәли-кондәлек тормышка якты намуслы омтылышлар, яналык атып керә, һәр тармак төрле искелеккә рәхимсез көрәш уты ача" (Писарев Д. И. Соч. в 4 т.—Т. 2.—М., 1955,—С. 214). Мәмләкәтнең университет системасы ныграк үсеш алган саен, фән белән мәгърифәт иҗтимагый аннын алдынгы карашларын чагылдыра башлый. Моның төп сәбәбе шунда ки, режимның нигезен тәшкил иткән традицион хәрби-түрәлек ныгытмасы—дворянлык—сословиегә бүленгән ябык уку йортларында белем бирүгә корылган була. Аннары уку-укыту, шөгыль буларак, идарәчел, өстен катлам вәкилләре арасында бик үк яклауда тапмый Нәтиҗәдә, университетлар дворян булмаган катламнар арасында шөһрәт казана: чөнки алар демократик рухны чагылдыралар һәм шул рухны үзләренә сеңдергән булалар. Россиядә университет системасының икенче бер үзенчәлеге булып, аның башта [ ук дәүләтнеке буларак формалашуы тора. ; Бу нисбәттән ул Европа һәм Төньяк Америка университетларыннан һәм дини корпорацияләргә буйсынган универси- ! тетлардан аерылып торган. Моннан тыш. , Көнбатышта XIX гасыр ахырына кадәр ! университетларда дини факультетлар мәҗбүри саналган. Хәлбуки, Россия университетларында, Дерпт һәм Веленск университетларыннан кала, уку-укыту программасына дин өйрәтмәләре кертелүгә дә карамастан, мондый факультетлар беркайчан да булмаганнар. Шулай да, “мәгариф консерватизмыннан I азат булмауга карамастан, университетлар “укымышлылык оясына" (А. Герцен), Россиянең сәяси һәм мәдәни тормышындагы барлык әһәмиятле үзгәрешләрнең башлангычына әверелазәр Шул рәвешле. Россия университетларына җәмгыятьне алга җибәрү функциясе йөкләнә. “Өстән һәм астан, көньяктан һәм Себердән килгән чуар холыклы яшьләр бик тиз арада иптәшләргә-күмәклеккә берләшәләр,— дип язды Герцен.—Бездә иҗтимагый аерымлыклар Англия мәктәпләрендәге һәм казармаларындагы кебек мыскыллы мөнәсәбәтләр төсен алмыйлар, мин монда Англия университетлары турында сүз азып бармыйм, азар баштан ук аксояк һәм байлар катламы өчен тәгаенләнгәннәр". Югарыда күрсәтелеп үтелгән үзенчәлекләр Россиядән чыккан студентларның барлык Европа югары уку йорты үзәкләрендә белем азуы кебек фактлар белән бергә яшәп киләләр. Һәм әйтергә кирәк. Александр I үткәргән реформалар нигезендә Россия белән Европа арасында фәнни арадашлык урнаштырыла. Югары катлам дворян даирәләрендә тагын йоз елга якын. Россия университетларын тәмамлаганнан сон, укуын Европа университетларында дәвам итү тәҗрибәсе яшәп килә Россия студентларының Көнбатыш Европа университетларында уку традицияләренең көчле булуы хакында 1845 елда Императорның “Фәнни белемнәрен арттыру өчен чит илләргә китүче яшьләрнең хокуклары хакында"гы Указнын пәйда булуы да сөйли. Европа югары йортларында белем алучы дәүләт стипендиантлары да. шулай ук шәхси кешеләр дә 1861 елгы реформага кадәр хөкүмәт күзәтчелегендә торганнар. Күзәтчелек режимы йомшару белән чит илләрдә белем алырга теләүчеләр саны күбәя төшә Әмма бу накызта Россиянең үзендә дә университетлар челтәре барлыкка килә. Александр I патшалык иткән дәвердә мәгърифәт яхшылык һәм ирек тарату чыганагы буларак исәпләнә. Нәкъ шушы чорда илнең Киэин университетында 1827-46 елларда ректор б\лып эшләгән атаклы .'алим Н И Лобачевский фәнни үзәкләре барлыкка килүгә алшартлар туа. Яна университетлар ачу урыннары тиз генә тәгаенләнми: 1803 елның 24 гыйнварында кабул ителгән "Халык мәгърифәтенең башлангыч кагыйдәләре” Казан. Санкт-Петербург һәм Харьковтан соң Киев. Тобольск. Великий Устюг шәһәрләрендә дә университетлар ачуны күздә тота, ләкин бу тулаем гамәлгә ашырылмый кала. Мәгълүм булганча, Казан университеты империянең галәмәт зур киңлекләргә җәелгән көнчыгыш биләмәләре белән идарә итү нәүбәтеннән чыгып ачыла һәм анын язмышы Россиянең нинди милли сәясәт алып баруына турыдан-туры бәйләнгән була. Моңа өстәп шуны әйтергә кирәк. Казан губернасы үзенең оешу чорында (1708) Россиядә иң зурлардан исәпләнә. 1755 елда яна административ бүленеш нәтиҗәсендә аннан Сембер. Самара. Әстерхан һәм Пермь губерналары аерылып чыга. Әмма моннан сон да әле Казан губернасы Россиянен көнчыгышында сәүдә- икътисади, сәяси һәм мәдәни үзәк буларак хезмәт итеп килә. 1763 елны ревизия мәгълүматларына караганда, бу губерна халкы сан ягыннан. Мәскәү губернасыннан кала, өченче урынны алып тора (Арсеньев К. Статисческие очерки России.—СПб.. 1948 —С. 2-7). Тулаем алганда, XVIII гасыр ахырларында—XIX гасыр башында Идел буе Россиянен Көнчыгышка үтеп керү сәясәтендә үзәк урынны алып тора. Нәкъ менә шушы өлкәләрдә үзәк үткәргән дини һәм милли сәясәтнең төп юнәлешләре эшләнә. Әйтик. 1818 елнын 1 гыйнварына Казан губернасында яшәүчеләр саны 1,5 млн.га җитә, шуларнын 450 менен татарлар. 615 меңен руслар. 330 меңен чуашлар. 85.229 ын марилар, 23.697 ен мордвалар һәм удмудртлар тәшкил итә (Лаптев М Материалы для географии и статистики. собранные офиперами Генерального штаба Казане кой губернии —СПб.. 1861.-С. 153. 162. 214). Озак вакытлар Россия һәм Көнбатыш җәмәгатьчелеге Шәрекъ белән өстән-өстән генә таныш була һәм Шәрекъне өйрәнү белән, нигездә, аерым белгечләр генә шөгыльләнә. Казаннын Шәрекъне өйрәнүче белгечләре иҗтимагый анда Шәрекъкә карата булган карашларны үстерү-яңартуда үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Университетларның көндәлек тормышына хөкүмәтнең шәркый сәясәте дә зур йогынты ясый Россиянең геополитик урнашуы Ватан цивилизациясен үстерү өчен колонизацияләү сәясәте алып баруга этәрә. Шул рәвешле. Шәрекъкә "ымсыну" тышкы сәясәттә, әйтеп үткәнебезчә, Себерне һәм Урта Азияне “үзләштерүгә" кайтып кала. Икенче яктан, "мәдәниләштерелгән абсолютизм" сәясәтенең либераль алгарышлары булуга да карамастан. XVIII гасыр ахырына көнчыгыш халыкларының реаль социаль-хокукый халәте һаман да тигезсез булып кала бирә. Әйтик. Екатерина Игә җибәрелгән хатында Казан адмиралтейство конторасы татарлар турында болай дип хәбәр итә: “Оные иноверцы. яко безгласный народ, приходят в бедность и разорение, и хотя они, мурзы и татары, по тем своим делам и весьма были неповинны, но никогда правыми быть не могут" (Сборник Россияского исторического обшество.—Т. 43 — СПб. 1885.-С. 65). Россиянен ислам дөньясына, ягъни көнчыгышның мәдәни дөньясына ташламалар ясау сәясәте үткәрү Идел буе һәм Урал төбәкләрендә социальсәяси хәлнен катлаулылыгы белән генә түгел, ә бәлки Себерне, Казакъстанны һәм Урта Азияне яулап алу бурычлары белән дә бәйләнгән була. Госманлылар империясе белән көрәш алып бару мәсәләсе дә һәрвакыт үзен сиздереп килә. Екатерина Инен Россия буйлап ясаган сәяхәтендәге (1767) Казан этабы да шушындый тышкы сәясәт мәнфәгатьләреннән чыгып бәяләнергә тиеш. Тышкы сәясәтнең Европа һәм Азия башлангычларына бәйлелеге университетлар сәясәтен дә билгели. Университетлар системасында социалькультура мәсьәләләре дә чагылыш тапмый калмый, әлбәттә. Башлангыч чорда “Европага йөз тоту" өстенлек итә. Ләкин әкренләп. Россия чынбарлыгының һәм ана гына хас мәдәни багланышларның Йогынтысы нәтижәсендә ул үзенчәлекле формалар ала. Мәскәү университеты төзелүгә багышлап үткәрелгән юбилей көннәрендә профессор С Шевырев "Россия университетлары немецларның фәннәрне фәлсәфи-системага салып тирәнтен ойрәнүгә корылган абстракт фикерләүләрен генә түгел, ә бәлки французларның, инглизләрнең һәм шведларның практик-гамәли нигезләрен дә кабул иттеләр” дип билгеләп үтә. Илнен университетлар тарихында, шул исәптән. Казан университеты тарихында да. немец милләтеннән булган укытучылар аерым урын алып торалар. Аларнын XVIII гасыр ахырында Россиягә күпләп күченеп килүләре илнен мәгърифәт һәм аграр өлкәсендә сизелерлек эз калдыра. Идел буенда. Саратовтан ерак түгел, нигездә немецлардан торган барлыгы 23 мен кеше яшәүче йөздән артык колония исәпләнә. XX гасыр ахырында Россиядә ике меңнән артык немец торак урыннары теркәлә. Тулаем алганда, немецлар Россиядә сан ягыннан сигезенче урынны алып торган этник группаны берләштерә (Немцы России: Энциклопедия Т 1.—М. 1999 — С. 10). Яңа университетларга чит ил профессорларын укытырга чакыру да яңа мәшәкатьләр өсти. Немец укытучылары үзләренең хокуклары саналган нәрсәләрне бозу белән килешмиләр Аларнын ин хәзерлеклеләре университетлардан китә яки шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртып яши башлый. Профессор Д Карсаков сүзләренә караганда. XIX гасырнын икенче яртысында Казанда "галим-голәмәнең немец формациясе" моделе "немец академик схоластикасының үлеп баручы абстракт-фәлсәфи калдыгын" тәшкил итә. 40 елларда математика факультетыннан кала, барлык факультетларда да немецларның өстенлек алуы турында Э П Янишевский да язып уза. Немец укытучылары "русча бик тә начар сөйләшәләр һәм башка сыймаган ахмаклыклар белән аерылып торалар" (ЯнишевскоИ Э П Из воспоминаний старого Казанского студента—Казань. 1893 —С. 39). Икенче яктан, немец профессорлары һәм укытучылары тырышлыгы белән студентлар Европаның күмәк культурасы белән танышалар һәм. үз чиратында. Гейдельберг, Мюнхен. Берлин һ б шәһәрләрдән килгән җырларны өйрәнәләр. Студентларның мондый фольклор үрнәкләре рус теленә тәрҗемә ителәләр һәм рус холкына яраклаштырылалар. (Карсаков Д. А. Былое из жизни Казанского университета 1856-1860 гг. // Былое университетской жизни Литературный сборник к 100 летию Императорского Казанского университета—Казань. 1904 —С 168. 141) Россиядә университетларның "Евразия" төсмере җәмгыять белән университетлар арасындагы үзенчәлекле мөнәсәбәт аша да билгеләнә Баштарак яна уку йортларына, кагыйдә буларак, һич югы урта мәктәпләрдә укытучы булып эшләргә теләгән яшьләр килә. XIX гасыр башында дәүләт хезмәгенә яшүсмерләр 15-16 яшьләрдә үк алыну сәбәпле һәм университетта укулар соңрак башланганлыктан, дворяннар балаларын университетта укырга бирмәгәннәр диярлек. 23-24 яшьләрдә дворяннар хәрби баскыч буйлап үрмәләп, гражданлык хезмәтендә дә югары дәрәҗәгә ирешкәннәр Шулай да әкренләп мәгърифәткә караш үзгәрә төшә һәм университет белеме алу да җәмәгатьчелекнең төрле катламнарында унай күренеш буларак бәяләнә башлый Университет сәясәтенә шулай ук бюрократик чынбарлык һәм тормыш ихтыяҗлары да билгеле бер йогынты ясый XIX гасыр башына кадәр Россиядә түрәләр өчен белем "цензы", ягъни махсус белемгә ия булу мәҗбүри итеп куелмаган була. Ләкин Александр I хакимлек иткән чор башында билгеле бер алга китеш сизелә башлый "Училищеларны торгызу турында”гы 1803 елның 24 гыйнвар Указында биш елдан соң аны тәмамлау турында таныклык күрсәтмәүчеләр хөкүмәт эшенә алынмыйлар дип кисәтслә М М Сперанскийнын илне үзгәртеп кору шанын гамазгә ашыру да укымышлы түрәләр хәзерләүне таләп итә. 1809 елнын 6 августы Указы нигезендә түрәләр VIII класс (коллежскии асессор) һәм V класс (сгатский асессор) дәрәҗәләрен алу очен нинди дә булса Россия университетын тәмамлау турында таныклыкка ия булырга тиеш булалар, әгәр таныкчыклары булмый икән, нинди дә булса университет каршындагы махсус комиссиягә рус теленнән, берәр чит телдән, табигать белеменнән, арифметикадан, географиядән, физикадан, гомуми һәм рус тарихыннан, Рим, гражданлык һәм җинаять хокукыннан имтихан тапшырырга тиеш булалар (Ерошкин Н П. Крепостническое самодержавие и его политические институты. (Первая половина XIXвека).—М. 1981.—С. 69). Бу проектның ачы язмышы күптән мәгълүм нәрсә... XIX гасыр дәвамында университетларның роле һәм җәмгыятьтә тоткан урыны зур үзгәрешләр кичерә. Бу Казан университетына да кагыла. Катлаулы торгызу чорын кичереп, XIX гасырнын 20 елларына ул җитлегү чорына керә һәм иҗтимагый көчләр хәрәкәтенең үзәгенә әйләнә. Гасыр ахырына инде ул Россия халыкларының үзенә күрә мәдәни мәркәзе ролен үти башлый. Фәнни эшчәнлеге буенча XIX гасырнын 20-60 елларына Казан университеты алдынгы урыннарга чыга һәм башкала университетларыннан калышмый диярлек. “Мәмләкәт мәгарифенең учагы” булган Мәскәү университетының 100 еллык юбилее уңае белән Казан университетыннан җибәрелгән истәлек хатында барыннан да бигрәк ватанның лөгатен, тарихын һәм закон төзелешен өйрәнүдәге уңышлары билгеләп үтелә (Столетныйюбилейимператорскоюуниверситета.—М., 1855.—С. 26). Казан университеты XIX гасырның беренче яртысында математика, химия, астрономия һәм Шәрекъне өйрәнү буенча үзәккә әйләнә, Казан галимнәренең математика, физика, астрономия һәм лингвистика буенча ясаган ачышлары бөтендөньяда танылу ала. Күп кенә күренекле галимнәр Казан университеты Советының мактаулы әгъзалары итеп сайлануларын зур хөрмәт күрсәтү дип кабул итәләр. Университет Советының мактаулы әгъзалары булып XIX гасыр башында принц Иоган Саксонский, Саксония корольлеге министры, Зееберг обсерваториясе директоры барон Линденау торган. Француз галиме Брегет Казан университеты әгъза корреспонденты булып хисапланган (XX гасыр ахыры—XXI гасыр башында Швейцариядән Нобель премиясе лауреаты Карл-Алекс Мюллер (1998), Гиссен университеты профессоры, икътисадчы Бонет Арман (2001), медицина буенча белгеч Хайнц Бауэр (1994), инглиз физигы Фидаин Блинн Бребис (1994) Казан университетының чит илләрдәге мактаулы әгъзалары булып торалар). Гасырлар алмашынган чорда Казанда химик А. М. Зайцев, медик Е. В. Адамюк, Шәрекь белгечләре И. Ф. Готвальд һәм Бодуэн де Куртенә да мактаулы әгъза булып сайланганнар. Бу мактаулы исемгә ватаннын Лев Толстой, Дмитрий Менделеев, А. П. Карпинский, К. А. Тимирязов, И. И. Мечников, Н. Е. Жуковский, А. С. Фоминицын, А. М. Ляпунов кебек күренекле галимнәре һәм мәдәният вәкилләре дә лаек булалар. Соңрак Складовская Кюри, Макс Планк, Д. Рэлей кебек галимнәр һәм язучылар лаек булалар. Казанның Шәрекъне өйрәнү мәктәбенең—ориенталистиканың тарихы еракларга барып тоташа (кара: Казан утлары, 2002, N 12). Россиядә Көнчыгыш телләрен һәм көнчыгыш халыкларының тормышын өйрәнү кирәклеген беренче булып Петр I күтәреп чыга. Миссионерлык, сәүдә һәм геополитик томанлаулар 1700 елнын 18 июнь Указы тууда сәбәпче булалар һәм Указ нигезендә Себер митрополитына Тобольскида кытай һәм монгол телләрен өйрәнүче монахлар табу-тәрбияләү бурычы йөкләнә. XIX гасырнын беренче дистә елларында мәмләкәтнең ориенталистика фәне берничә үзәккә туплана. Алар арасыннан Лазарев институтын һәм Мәскәү университетын, Казан университетын, Рухани академияне һәм гимназияне, Тышкы эшләр министрлыгы университетын, Азия департаментын һәм Петербургның Азия музеен, Одессадагы Ришелье лицее каршындагы Көнчыгыш институтын, Харьков университетын күрсәтергә мөмкин. Мәскәү университетында көнчыгыш телләрне укыту ара-тирә генә алып барыла. Беренче булып “яһүдиләр Библиясен” һәм гарәп телен А.В. Болдырев укыта башлый. Фән буларак Көнчыгышны өйрәнү Казан дәүләт университетында XIX гасырнын беренче чирегендә чәчәк ату чорын кичерә. Бүгенге югарылыктан торып караганда, без XIX гасыр ориенталистика фәне көнчыгыш халыкларын, соииумнарны һәм культураларны адекват кабул итүгә үзеннән зур өлеш кертте дип әйтә алабыз. “Көнчыгышка игътибар белән караган бер генә кеше дә моны көяз, тәкәббер Көнбатыш үзе дә хәл итә ала дип әйтергә жөрьәт итмәс иде”,—дип билгеләп үтә XIX гасыр көнчыгыш белгече А. Васильев. Фәннәрнен хәзерге бүленеше буенча бу өлкә белән имиджеология шөгыльләнә. Фәннен бу тармагы һәркайсы кешенен җирдәге тормыш стратегиясен генә түгел, ә бәлки галәм, космос моделен дә кертеп, цивилизацияләр арасындагы үзара нечкә багланышларны да анларга мөмкинлек бирә (Россия и Европа в Х1Х-ХУ веках Проблемы взаимного восприятия народов социумов, культур.—М. 1996.—С. 13). Казан көнчыгышны өйрәнүчеләренен бу юнәлештәге эшчәнлеге тагын шунысы белән илтифатка лаеклы, чөнки XIX гасырда Көнбатышнын массакүләм аңы Россиядә ан-белемнен торышы. Россия х&лыкларынын тормышы турында бик тә соры, өзек-өзек мәгьлүмати калыплардан гыйбарәт иде. XIX гасыр ахырында чит ил матбугаты тәкъдим иткән стереотипларны “Волжский вестник” газетасы хәбәрчесе Молчанов китереп үтә Анын чит ил басмаларын күзәтүдән ясаган нәтижәләре түбәндәгедән гыйбарәт: "Түбән Новгородта православие соборлары белән рәттән мәчетләр һәм әрмән чиркәве басып тора икән: Чабаксар—чирмешләр башкаласы Казанның татар халкы көчләп чукындырылган" икән (‘Волжский вестник''.—1887. N 239). Казан ориенталистика мәктәбе яңа традицияләргә нигез сала һәм шунын белән чит илләрдә дә танылу таба. Казан ориенталистларынын эшчәнлеге дөнья ориенталистикасы кулланган чыганаклар мохитен киңәйтеп җибәрә, Шәрекьнен рухи һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләренең гажәеп бай булуын дөньяга танытуга һәм раслауга күп коч куя. Хәзерге вакытта глобаль масштабларда дини һәм милли үзбилгеләнү мәсьәләсе халыкларның үзаңында аеруча кискенләшкән бер заманда Россия туплаган тәжрибә аерым игътибарга лаек. Географик һәм геополитик мәсьәләләр, дини ышанулардагы аерымлыклар, дәүләт үткәргән милли сәясәт һәм гасырлар дәвамында этник багланышлардагы традицияләр шул факторларны билгели дә инде Тагар халкына үзенен көнчыгыш тамырын саклап калырга гына түгел, төбәкнен башка этник төркемнәренә дә мәдәни йогынты ясарга туры килгән Идел буе һәм Урал төбәгенең рус булмаган халыкларының көнкүрешендәге охшашлык, тәңгәллекләрне билгеләп. XIX гасыр тарихчысы С. А. Ташкин болай дип күрсәтә: “Әгәр бер халыкнын икенчесенә тәэсир итү көчен тикшерә башласаң, бу русларга түгел, башка халыкларга килеп тоташа”. Дини эзәрлекләүләргә дучар ителгән татар мәдәнияте, ә ул XVIII гасырда бигрәк тә дәһшәтле төс ала. күпмедер күләмдә шәрскъ-мөселман компонентлары белән өретелгән үзенчәлеген дә саклап кала килә. XIX гасыр ахырына менә шулар Идел буе—Урал төбәгенең мәдәни хасиятләрен барлыкка китерә. Бу процесста Казан университеты билгеле бер роль уйный Шул рәвешле. Казан университетының социаль-мәдәни үзенчәлеген өйрәнү, гомумән татар мәдәниятендә Казаннын нинди урын тотканльпын билгеләргә ярдәм итә. Аны Россиядә яшәүче башка халыкларның үзара аралашып яшәү концепциясеннән аерып карап булмый. Мәгълүм ки. рус һәм тагар культураларның мәдәниятләре багланышының бер чиген Россиядә зыялы ыруларның килеп чыгышы мәсьәләсе билгели. Россиянен күп кенә культура, әдәбият һәм фән вәкилләренең генеалогик тамыры татарга килеп тоташа Алар арасында Менделеев. Мечников. Павлов. Достоевекий һәм Тургенев. Арцибашов һәм Булгаков кебек мәгълүм титаннар да бар (Карташев. М. Д. Русь и гагары -Арабсскн исторнн Кн I. М . 1999). Генеаюгик аралашуны тәшкил итүчеләрнең күп кенә вәкилләре Казанда яшәгәннәр Бу спектрны тутырып торучы көнбатыш өлешенең күпчелеген немецлар, поляклар һәм французлар һәм аларнын оныклары тәшкил итә Мондый сюжетлар Казан университеты тарихында менә инде ике гасыр дәвам итеп килә. 1917 елга кадәр Казан университеты Идел буе. Урал тобәге һәм Себер халыкларынын мәдәниятендә, мәгарифендә һәм фәнендә үзәк урынны алып тора. Бу роль 1917 елдан сон да зур була. Шул рәвешле, Казан университеты очен анын тарихының һәм социокультура миссиясенең Евразия компоненты мәсьәләсе дә үзәккә килеп баса. Бу теманын чишмә башы XIX гасырга барып тоташа. Шушы дәвер эчендә төрле юбилейларга һәм ижтимагый вакыйгаларга багышланган беренче мәкаләләр дә күренә (Иконников В И. Русские университеты в связи с ходом обшсственного развития. // Вестник Европы, 1876, N 9—11). Тулы бер эпоханы тәшкил иткән профессорларга багышланган мәкаләләр дә урын ала. Шулай ук Казан университетының мәгърифәт һәм агарту өлкәсендәге эшчәнлеге турында очерк характерындагы язмалар басыла. Казан төбәгенең һәм университетының жирле-өлкә колоритына беренче булып Н П Загоскин игътибар итә Ул төбәкнең болгар һәм монгол башлангычларын искә алып үтә дә, шулай да болгар һәм монгол-татар “патшалыгы" рус культурасының Азия башлангычына тәэсир итү көчен озак вакытлар тоткарлап килде дип билгеләргә мәжбүр була. Беренче рус университетларының барлыкка килүен Загоскин өлгергән рухи мәнфәгатьләрдән түгел, ә бәлки дәүләт башлангычыннан эзли. Николай Павловичның Казан университеты турындагы дүрт томлык хезмәте, гомумән, Александр эпохасындагы университетлар тарихы турында эхтәнүләрнен иң әтрафлысы була (Загоскин Н П. История императорского Казанского университета за первые сто лет существования 1804—1904., Т 1 -Казань. 1902.-С. ХХ1-ХХ11). Казанның шәрекъне өйрәнү фәне тарихы аеруча өйрәнелгәннәрдән исәпләнә. Казан ориенталистларынын казанышы турында Н.И. Веселовский, А. К. Казембәк, О. М. Ковалевский һ. б. язып чыккан. Казан университетына караган күмәк хезмәтләрдә университет дәүләт учреждениесе буларак өйрәнелә. Әмма университетның гөбәк халыклары культурасына ясаган йогынтысы актив өйрәнү объекты буларак каралмый диярлек. Совет тарихчылары университет тарихын периодларга бүлүдә башка принципларга таянды, үзенчәлекле структуралар һәм хронологик калыплар белән эш итте Аларда университетларның ижтимагый тормыштагы урыны алгы планга куелды. Университетлар белән хакимият арасында капмакаршылыклар эзләү гомуми проблемалар һәм университетның эчке торышы мәсьәләсен икенче планга күчерде Хәтта аеруча документлаштырылган һәм фундаменталь хезмәтләрдә дә университет совет хөкүмәтенең беренче унъеллыкларында бары тик Идел-Кама төбәге халыкларын галәмәт изү машинасының бер “шөребе” буларак кабул ителде. Ләкин совет чорында мәмләкәтнең Көнчыгышны өйрәнү тарихы буенча фундаменталь хезмәтләр дә пәйда булды (Очерки по истории русского востоковедения.—М., 1956; Смирнов Н А. Очерки изучения ислама в СССР —М., 1954). Татарстан, Мордва, Удмуртия, Казакъстан республикаларының тарихына караган 50-80 еллардагы басмаларда Казан университетының Россиянен көнчыгыш халыклары мәгарифендә, мәдәниятендә һәм мәгърифәтендә зур роль уйнавы билгеләп үтелә. Күрсәтелгән унъеллыкларда университетның тарихы буенча эзләнүләре революцион һәм милли хәрәкәт мәсьәләләре белән дә бәйләп карала. XIX гасырның беренче яртысында—XX гасырнын башында мәгариф мәмләкәтнең икътисади үсеш факторы буларак кабул ителә. Ләкин шулай булуга да карамастан, Россия студентлар саны ягыннан алда бармый. Әгәр АКШта бер студентка биш, Англия белән Франциядә унбер кеше туры килсә. Россиядә исә 150 кешенең бары тик берсе "мәктәп эскәмиясенә" утырган булып чыга. Билгеле ки, университетларның ролен аерымланган рәвештә, студентларның күпчелеге һәм үсеш динамикасы яктылыгында гына карарга ярамас иде. Биредә университетларның мәгариф өлкәсендәге оештыручанлыгы. фәнни һәм цивилизацион эшчәнлеге миссиясе дә алгы планга чыга. Чөнки илнең культура тормышына университетлар ясаган йогынты милли зыялылар тәрбияләү зарурлыгы белән дә бәйләнгән. Бу яктан караганда, Б. Л Кенжетаевнын хезмәте аерым әһәмияткә ия (Кенжетаев Б. Л. Казанские учебные заведения и процесс формирования казахской интеллигенция в середине Х1Х-начале XX века.-Казань. 1998. С. 10). Ул XIX гасырның икенче яртысында—XX гасырнын башында Казан уку йортларының казакъ зыялыларын тәрбияләүдәге урынын билгеләүгә багышланган. Тикшерүче китергән лейтмотив дәлилләрнең асылы революциягә чаклы булган казакъ зыялыларының күп өлешен “казанлылар" алып торганнар дигән нәтиҗәгә кайтып кала. Мондый “резюме"—Казан университетының казакъ зыялыларын тәрбияләүдәге урынын билгеләү күп санлы материаллар җирлегендә генә туа ала, әлбәттә. Әйтергә кирәк, университет тарихының мондый юлы фәнни мәктәпләргә багышланган хезмәтләрдә тагын да ныграк чагылыш таба Бу җәһәттән С.М. Михайлованын Казан университеты тарихына багышланган монографиясе аерым игътибарга лаек (Михайлова С М Казанскии университет в духовной культуре народов Востока России —Казань, 1991) Ләкин Казан университеты тарихына кагылышлы яңа басмаларны матбугатка хәзерләгәндә Казан университетының Россия халыклары фәне һәм мәдәниятендә тоткан урынын Көнбатыш белән Көнчыгыш дөньясының социокультура яссылыгында карау сорала. Казан университеты турында бай архив материаллары Татарстан Республикасының Милли архивы фондында һәм Казан дәүләт университетының Н И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең сирәк кулъязмалар һәм китаплар бүлегендә саклана. Мәскәү һәм Санкт- Петербург архивлары да хөкүмәтнең университетлар сәясәтенә кагылышлы күп кенә мәгълүматларны саклыйлар. Кыскасы, Казан университеты—Россия университетлары арасында нн өлкәннәрдән исәпләнә. “Яңа барлыкка килгән университетлар мәмләкәтнең үзаңы үсешендә гасырлык традицияләре булган университетлар белән һичкайчан ярыша алмаслар”—дип язган үз вакытында Казан университеты турында А. Васильев (Васильев А. Значение Н И. Лобачевского для императорского Казанского университста —Казань. 1896. —С. 40) Киләчәктәге “рухи үсешләрнең бишеге булган" университетлар (Н Булич) җәмгыятьне үзгәртеп коруда билгеле бер күләмдә традицияләр туплыйлар. Университет бетергән студент уку барышында шундый үзгәрешләр кичерә ки, “университетны тәмамлаган студентны кайчак гаиләдә дә танымый торалар. Ул башка илдән килгән кунак кебек кабул ителгән" (Корсаков Д.А. Былое из университетской жнзни. // Былое из жизни Казанского университста — Казань. 1904.—С. 38). .1914 елда Казан университеты ачылуга 110 ел тула. Университет Советы тәгьдиме буенча, мәмләкәтнең ин атаклы галимнәре һәм иҗтимагый кочләрс яклавы нәтиҗәсендә, бу юбилейны билгеләп үтәргә карар кылына. Ләкин Беренче бөтендөнья сугышы башлану "киртәгә" китереп суга. Совет чорында юбилейны үткәрү 1930 елга билгеләнә. Университет ачылуның 125 юбилеена профессорлардан Висс (Швейцария). Винклер. Козак (Германия), Догген (АКШ). Инуйо (Япония). Финдаль (Норвегия) кебек күренекле галимнәрдә чакырыла Чакыруны олылап кабул итеп алуга хөрмәт йөзеннән һәм үз вәкилен Казанга кунакка җибәрергә җай тапканнары өчен Казан университеты директоры Г. Баһаветдинов Токио университеты җитәкчелегенә рәхмәт хаты да юллый. Анда хөрмәтле Инуйо әфәнденең Казан университетының галимнәре җәмгыятендәге утырышта ясаган чыгышы зур кызыксыну тудыруы турында әйтелә. Әйтергә кирәк, университетның 175 еллык юбилее тарихы бик тантаналы шартларда үткәрелде (1979). Шәт, 200 еллык юбилей да да бу нәүбәттән искәрмә булып тормас 6. .к У . м я КАЗАН—РОССИЯНЕҢ КӨНЧЫГЫШ УНИВЕРСИТЕТЫ МӘРКӘЗЕ Казан университетының социаль культура өлкәсендәге урыны гомумән Казан шәһәренең үзенчәлекләре белән бәйле. “Шәрекь башкаласы” турында татар тарихчысы һәм археологы Г. Әхмәров бик дөрес һәм төпле итеп әйтә. Ул, “шундый да үзенчәлекле, драматик характерлы, нечкә сюжетлы, кайсыбер ягы белән каршылыклы да булган Казаннан башка шәһәрне кайдан таба аласын”, ди. Шәһәр тарихының назик сыйфатлары һәм капма- каршылыклы яклары анын географик урыны һәм анда яшәүче халыклар белән билгеләнә. Герцен 1837 елда Казанны Көнбатыш белән Көнчыгышны бәйләп торучы бер капка буларак тасвирлап, Европа һәм Азия цивилизацияләрен тоташтырып торучы бөек кәрван-сарай, дип атый. Шушы образга һәр эпоха үзенен тамгасын салып үтә. Шул рәвешле, Евразия Казаны үзенен тарихы, архитектурасы һәм яшәеш рәвеше белән. Көнчыгыш һәм Көнбатыш башлангычларын берләштереп, төрки, славян, финн-угор культура дөньяларының үзара багланышларын чагылдыра. Көнбатыш һәм Көнчыгыш биредә “бер-берсенә туктаусыз йогынты ясап яшәүләре нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр, дуслашканнар һәм характеры белән кабатланмас берлек тудыралар” (Герцен Л. Письма в будущее.—М, 1983,—С. 32-33). Инде XVIII гасырнын икенче яртысыннан Казанның төс-кыяфәтендә татар мәдәнияте төсмерләре өстенлек итә башлый Бу фактор сонрак университетның фән үсешенә дә йогынты ясамый калмый, әлбәттә. Казан университетында Шәрекь телләре укытуның торышына Казанның Урта Азия, Иран, Ерак Шәрекь илләре белән сәүдә урнаштыруы да билгеле бер эз калдыра. Кытай белән сәүдә итү (аеруча тире сәүдәсе киң җәелә) дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылганчы ук барлыкка килә. Казан сәүдәгәрләре Кяхт шәһәрендә үзләренең ширкәтләрен ачып жибәрәләр. “Казанские известия” газетасы ул көннәрдә: “Казан шәһәре дворяннар шәһәре булудан битәр, сәүдәгәрләр шәһәре; сәүдә аны бизәп тора, тормышны җайга салырга ярдәм итә һәм күтәрә”—дип язып чыгарга мәжбүр була (1816, 8 ноябрь). XIX гасыр башына Казан Россиянең Көнчыгышка угеп керүендә хәрби һәм дипломатик форпост ролен үтәүдән туктый. Аның урынына ул мәдәният һәм гыйлем бирү өлкәсендә үз урынын тагын да ныграк яулый башлый. Шул ук вакытта шәһәр ике дөньяны берләштереп торучы шәрекь калоритын да югалтмый. Халыкнын шәркый экзотик ягын сәфәргә чыккан патшаларга да күрсәтергә тырышалар. Ләкин Казанның шәркый йөзе чынлыкта катлаулырак һәм күп төрлерәк, әлбәттә. Казанда беренче басылып чыккан басма да шәһәрнең төсе-кыяфәтендә шәркый башлангыч күп булуын билгеләп үтә. “Заволжский муравей” журналы билгеләп үткәнчә. Югары Ослан тавы һәм “Иделнен текә яры һәм елга үзе элеккеге географларга Европа белән Азия арасындагы чикне Идел аша үткәрергә һәм безне, казанлыларны, Азия халыкларына кертеп исәпләргә мөмкинлек бирде. (1832, N 15). Көнчыгышка публицистик һәм фәнни кызыксынунын алшарты булып, төбәкнең этник яктан күптөрле булуы да тора. Н П. Загоскин билгеләп үткәнчә, “бу төбәкләрдә яшәүче күпсанлы төрки-монгол һәм финн кабиләләре көнкүреш, дини һәм лингвистик үзенчәлекләре, тарихи һәм хәзерге чынбарлыкны кабул итүдәге аерымлыклары булу белән бергә, төбәк- туфракка аерымланган кабатланмас этнографик төс-кыяфәт тә бирделәр” (Загоскин Н П История императорского Казанского университета.—Т. 1.—С XXII) И П Фалькнын XVIII гасыр ахырында алынган мәгълүматлары шәрекь компонентының күп төрле булуы хакында сөйли. Алардан күренгәнчә, 1773 ел метрика кенәгәләре буенча Казанда Грек-Россия динендәге кешеләр саны 8326 ир кешене. 10306 хатын-кызны берләштерә. Чукынганнар арасында 439 чирмеш һәм 105 татар булган. Моннан тыш 952 татар жан башына хезмәт хакы алып яшәгән; немецлар 87 кеше тәшкил иткән; болардан тыш биредә 24 фарсы. 8 кыргыз. 5 калмык һәм 11 чиркәе исәпкә алынган (Фальк И П. Полн собр ученых путешествий по России. // Знаменитые люди Казани—Казань. 1999.—С. 424). XVIII гасыр ахырында Казан шәһәре замандашлары арасында соклану хисләре уята, әлбәттә Г Р Державинның "Отечества и дым сладок и приятен" дигән юллары да шушы хакта сөйли, ләбаса. Наполеон белән булган сугыш халык хәтерендә җуелмас эзләр калдырып үтә. Халык ополчениесенең үзәге булган Казан да зур тетрәнү кичерә 1812 елда төбәк халыклары Ватанны саклауда патриотизм үрнәкләре күрсәтәләр Уртак мәмләкәт өчен көрәштә татарлар да. калмыклар да. башкортлар да яу кырына чыктылар. XVIII гасырда Петр I үткәргән реформалардан сон хуҗалык итү потенциалы зур булган Казан акрынлап сәүдә һәм сәнәгать үзәгенә әверелә башлый Мәктәпләр, рухани һәм укытучылык семинарияләре ачылу. Гурия исемендәге тәрҗемәчелек комиссиясе барлыкка килү (ул 1867 елдан башлап Шәрекъ халыклары телләрендә дини китаплар һәм әсбаплар чыгару белән шөгыльләнә), музейлар һәм нәшрият эшчәнлеге белән берлектә каршылыклы рәвештә, әмма бертуктаусыз җирле халыкның укымышлылыгын күтәрүгә ярдәм итә. Рәсми хакимият Казаннын максатын миссионерлык идеяләрен үткәрүдә правословиегә табынучанлык рухы тәрбияләүдә активлык күрсәтәләр, “шәрекъ башкаласы" зыялылык, мәдәни күтәрелеш, гуманизм чәчәк ату учагына әверелә. Шушы хәл җирле халыкнын үзаңы формалашуда зур роль уйнап килә. “Рәсми программаларны гамәлгә ашыручылар арасында башка халыкларның мәнфәгатьләрен анлаган рус булмаган халыклар күп яза" (Домокош Л. С Формирование литератур мал ых уралских народов. /Псревод с венгерского — Йошкар-Ола. 1995. С —126-127). 1829 елда Казанга килгән галим А. Гумбольдтнын ассисенгы Г. Розе болай дип язып калдыра. “Шәһәрдә, башлыча, руслар яши; шәһәргә кушылып торган бистәләр дә шәһәрдән аерылып тормыйлар, аларда татарлар яши Алар шәһәр халкынын өчтән бер өлешен тәшкил итәләр" Казанда ул вакытта 50 мен тирәсе кеше яши. татарлар шуның 15-17 мене чамасын тәшкил иткән дигән сүз. Татарлар, башлыча, сәүдә белән шөгыльләнәләр, дирбия һәм сабын кайнату фабрикалары тоталар, алар җитештергән тауарлар Россия мәмләкәтенең барлык төбәкләренә, хәтта Европа һәм Азия илләренә дә озатыла торган була Казан кунагы тагар йортларының чисталыгына һәм гадилегенә шакката (Гарзавина А. В В Казань, профессору К Ф Фуксу —Казань. 1997 — С. 120-121) Үзәктәге корылмаларның монументальлеге ягыннан шәһәр Россия башкалары белән тиңләшә ала. 1833 елда инглиз Гамерсен болай дип яза; “Казан, сүз дә юк. Россиянең ин төзек шәһәрләреннән саналырга хаклы Яңача төзелгән биналар, кальга-крепость һәм манаралары күккә ашкан мәчетләре Казанны бизәп, ана үзенә күрә ямь биреп торалар Шул ук вакытта Казан контрастлар шәһәре дә булып кала бирә Ул халыкнын бик тә чуар булуы белән генә түгел, ә бәлки юлларнын начар булуы белән дә аерылып тора Икътисади реформага кадәр булган торгынлык шәһәр тормышына да үзенең эзен салып үгә Беренче курста укыган студент В Назарьев 40 еллар Казанын менә ничегрәк тасвирлый 'Тузаны шулхәтле әче. хәтта күзләрне авырттыра башлый. Тирә-юньдә шундый өметсезлек, бушлык; изнозчикларнын сөрхәнтәй атлары пычракка батып беткән өсте ябулы жинсл арбалар университет бинасынын “акшары кубып беткән колонналары" рәте белән тулыланып, бу фәкыйрьлекне тагын да арттыра төшәләр" (Биюе из университстской жизни Литературныи сборник — Казань. 1904-74-75). 11* Шушы ук елларда университетта инглиз телен укыткан Э. Турнерелли билгеләп үткәнчә, шәһәр халкы тантаналы кичәләр оештыруга бер-берсе белән ярышып, "эчкечелек һәм күнел ачу мәжлесе” уздыруга хирес булса да, шәһәр үзенең әдәби, иҗтимагый һәм фәнни җәмгыятьләре белән башкалардан аерылып торган. Бу нәүбәттән ирле-хатынлы Фуксларнын түгәрәкләре ихтирамга лаек. Аларнын фатирын "фән һәм сәнгать сарае” дип атарга мөмкин булыр иде. Биредә зиннәтле басмаларны һәм татарча, русча һәм гыйсъянчылык рухында сирәк кулъязмаларны туплаган галәмәт зур китапханә, шулай ук зоология, ботаника, минерология буенча коллекцияләр бар иде (Пинегин М. Казань в ее прошлом и настоящем: Очерки по истории, достопримечательностям и современному положению города. —СПб, 1890 г.-С. 293-294). Иске Татар бистәсе исә дүрт йөз елдан артык Казан милли тормышының үзәге бульгп хезмәт итеп килә. Аның архитектура төзелешенә дә, көндәлек тормышына да үзенчәлекле колорит сеңгән. Чип-чиста итеп себерелгән урамнар, ишек аллары, иске татар өслүбендә салынган өйләр, мәчетләр һәм мәчет манаралары, базарлар һәм ашханәләр шәрекъ мохитен торгызуга хезмәт итәләр. Бистә турында беренче мәгълүматлар 1566—1568 елларга туры килә. Ул вакытта биредә йомышлы татарлар яшәгәннәр, аларнын роле Россия дәүләт машинасында һәм гаскәрендә яңача төзелгән полклар (XVII гасырның беренче яртысында) пәйда булгач кына кими төшә. Билгеләнгән линияләрнең чикләрен саклау кирәклеге калмагач, йомышлы татарлар лашманнар—урман кисүчеләр һәм флот төзүчеләр булып китәләр. Халык саны алу мәгълүматларына караганда, XVII гасыр уртасына егерме меңле шәһәр халкының 6 мене чамасын бистәдә яшәүче халык тәшкил иткән. 1749 елгы янгынга кадәр аларнын өйләре болгар архитектурасы үрнәкләрен саклап килгәннәр. 1782 елда Иске һәм Яна бистә эшләре белән идарә итүче Татар раштуасы тәгаенләнә. Кешеләргә җирле мәсьәләләрне хәл итүдә мөстәкыйльлек һәм бургомистр сайлауда йогынты ясау хокукы бирелә. Кабан аръягында урнашкан Иске Татар бистәсендә яшәүчеләр Казан татар сәүдәгәрләренең “каймагын” тәшкил иткәннәр. Болак артында, шулай ук, һөнәрчеләр һәм мещаннар көн күргәннәр. Бистәнең төп урамы булган Захарьевскида (хәзер К Насыйри урамы) Камай һәм Баткай ыруының торыннары яшәгәннәр— болар югары мөселман руханиларын һәм иң бай Юнысовлар һәм Апанаевлар нәселеннән чыккан кешеләр. 1782-1785 елларда Иске Татар бистәсенең бургомистры булып җиде еллык сугышта катнашкан, танылган татар мәгърифәтчесе Сәгыйть Хәлфиннең туганы Мөхәммәтрәхим торган. Татар Бистәсенең 150 дән артык кешесе кул куйган татар телендәге Мактау кәгазе аның эшчәнлегенә бәя бирүче бер "характеристика” булып тора. Анда ин катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә дә бургомистрның хакыйкать ягында торуы билгеләп үтелә. Сонрак Мөхәммәтрәхим Хәсән улы намуслы һәм карышусыз рәвештә казый вазифасын башкара. XIX гасыр урталарына Казан Идел буендагы иң зур шәһәрләрдән исәпләнә: анда илле меңгә якын кеше яши, шуларнын өчтән икесен руслар, калганын татарлар алып торган (Бабст И Речная область Волги. // Магазин землеведения и путешествий: географический сборник Т 1.—М., 1852.—С.498). Замандашларының истәлекләренә караганда, 1842 елгы янгыннан соң Казан шәһәре "яшь килен” кебек көязләнеп китә, төзекләнә, башкаладан кала икенче үзәк шәһәргә әверелә (Второв И А Москва и Казань, в начале XIX века/ Русская старина—1891, апрель,—С. 17). Һич югы империя чорыннан башлап хакимият үзәге генә булып калмаган өчен генә дә Казанны бары тик дворяннар-зыялылар шәһәре дип атап булмый. Ул этнографик яктан да, фәнни яктан да сәүдә-икътисад ягыннан да “Шәрекънен башкаласы”на әверелә. XX йөз башына күп милләтле Казан Уралны, Себерне, Казакъстанны, Урга Азияне һәм Себерне бәйләп торучы сәүдә юлы хезмәтен үтәп килә. Россияне Ерак Шәрекъ илләре белән бәйләп торучы күпер була. XIX гасырда Казан Урга Идел, Урал төбәге һәм Себер халыклары өчен рәсми рәвештә православие миссионерлары нын үзәгенә әверелә Адмиралтействода кораблар төзүчеләрне хәзерләү өчен ачылган мәктәп (1718) Казанда беренче хал ык уку йорты була. Беренче Казан гимназиясендә. Рухани уку йортында көнчыгыш телләре укытыла башлый Рухани уку йортында көнчыгыш телләрне укыту император Павел 1 нең Указы нигезендә Казан рухани академиясе каршында "Татар теленен махсус классы” оештырылгач кертелә (1800). Казан рухани укыту округына кергән башка шәһәрләрдә дә татар телен укыту карала. Казан гимназиясендә татар телен укыту икенче төрле, гражданлык төсмерен ала. Казан гимназиясе Россиядә фән буларак татар телен укыта башлаган өченче уку йорты була. 1762 елда Мәскәү университетын тәмамлаган бер төркем студентлар Казанга гимназия укытучылары итеп җибәреләләр. Күбесе киләчәктә Казан университетының профессорлары булып китә. Алар арасында математик Г. И Карташевский, физик Запольский, тел белгече Н. Ибраһимов була. Мәскәү университетының элеккеге профессоры, М. Ломоносовның биографы Михаил Веревкин әнә шундыйлардан. Казан укыту округының беренче попечителе С. Я. Разумовский да Ломоносовның якын шәкерте була. Ул үз чорының бик тә дәрәҗәле шәхесе, Казан университетына укытучылар сайлауга җитди әһәмият бирә. Ломоносов традицияләрен дәвам итеп, Степан Яковлевич гимназиядә дә, университетта да шәрекъ телләрен укытуга зур игътибар бирә. Математика өлкәсендә Г. И. Карташевский Мәскәү белән тоташтырып торучы "күпер" ролен үги. Н Лобачевс- кий анын студенты була. С. Г. Аксаков билгеләп үткәнчә, Карташевский “яшь” университетта математика фәнен укытуны шундый дәрәҗәгә күтәрә, үз фәнен шундый кызыксынырлык һәм бирелеп укыта ки, хәтта анын торышы белән мәшһүр Бартельс та кызыксына (Аксаков С. Т. Семейная хроника и вспоминания. Изд. 2-е. М. 1856,—С. 116-119) 1769 елда Казан гимназиясендә укытырга җибәрелгән, Мәскәү университетының талантлы шәхесе Н. М. Ибраһимов та була. Казан университеты тарихында Мәскәү университетыннан чыккан Иван Иванович Запольский да (1773—1810) якты эз калдыра. 1805 елда гамәли математика адъюнкты Запольский университетта бик тә абруйлы профессор дәрәҗәсенә үсеп җитә, физика кабинеты белән җитәкчелек итә, 1810 елдан башлап университет Советы сәркәтибс вазифасын башкара. Запольский рус һәм татар телләрендә чыгарылачак “Казанские известия" газетасының проекты авторы буларак та мәгълүм. Мәскәү университеты Казанның китапханәләр фондын тулыландыруның башында тора. 1760 елның 6 февралендә Мәскәү университетының кураторы И. Шувалов Казан гимназиясендә китапханә ачу турындагы хәбәрне игълан итә Шушы максаттан чыгып. Мәскәү университетында басылып чыккан китапларның берешәр нөсхәсен Казанга җибәреп тору кирәклеге күрсәтелә Император Павел 1 нең Указы нигезендә Г А Потемкиннын В И Полян- скийга биргән китапханәсе Казан гимназиясенә тапшырыла (1798); ягъни Сәнгать академиясенең элеккеге сәркәтибс Полянскийнын князь Потемкин китаплар җыелмасы да кергән шәхси китапханәсе гимназия карамагына килеп эләгә. Гимназиянең беренче директоры М. И Веревкин шәрекъ телләре белгече булмый, ләкин ул Рус империясе тарихын көнчыгыш кулъязмаларыннан өйрәнүне максат итеп куеп, шәрекъ телләрен өйрәнүнен дөрес юлын билгели. Аның тырышлыгы аркасында 1769 елның 12 маенда гимназиядә татарча 2 класс оештырыла. 1836 елнын 2 гыйнварында Николай I Беренче Казан гимназиясендә “Шәрекъ телләрен укыту буенча положение" кабул итә 1849 елның 21 марты Дәүләт Советы карары нигезендә Казан гимназиясендә гарәп, фарсы, төрки-татар, монгол-калмык һәм кытай телләре укытыла башлый. Укыту теоретик һәм гамапи цикллар буенча алып барыла. Бу вакытта Казанда инде берничә ел гимназиядә татар классы эшләп килгән була. Урындагы хәлләрне һәм Казан гимназиясендәге татар классы традицияләрен жентекләп тикшергәннән соң, Н. И Веселовский мондый нәтижәгә килә: “Шәрекъ телләрен өйрәнү чик буе һәм чик аркылы багланышларның ихтыяҗларын үтәү, "инородецлар" утырган төбәкләрдә хакимиятне урнаштыру өчен зарур иде” (Веселовский Н И. Сведения об официальном преподавании восточных языков — СПб . 1879,—С 5). В. Владимиров исә. Казан гимназиясенең тарихын “безнең бөтен мәгърифәт тарихы—безнең тарихның миниатюрадагы чагылышы дип атый (Владимиров В. Описание празднования 100 летнего юбилея в Первой Казанской гимназии.—Казань, 1867,—С. 37). Шушы мәсьәлә XIX гасыр башында нәкъ менә Казанда яңа университетның ачылуына һәм тамыр җибәрүенә сәбәпче була да инде. Шулай итеп, административ һәм социаль культура “параметрлары” Казанны, чынлыкта “университет шәһәре” дип атарга мөмкинлек бирә. XIX гасыр уртасында университеттан тыш күп кенә мәгариф учреждениеләре белән бергә Рухани академия, Рухани семинария, Родионовск гыйффәтле кызлар институты, ике гимназия, епархиаль училище һ. б. эшләп килә. Рус культурасы үзәге булу белән бергә, Казан борынгы шәрекъ культурасы үзәге дә булып кала. XVII—XIX гасырлар чигендә татар зыялылары җәмгыятендә дәүләт укыту йортларында да белем алу белән кызыксынуга алшартлар туа. А