Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Яхъя Халитовка 75 яшь Яхъя Мөхәммәтгали улы Халитов 1929 елнын 22 августында Татарстан АССРның Тәтеш районы Үтәмеш авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч һәм җидееллык белем алганнан сон. башта Арча педагогия училищесын, аннары 1972 елда В И. Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Университегнын соңгы курсында укыган чагында ук "Совет әдәбияты" (хәзерге “Казан утлары") журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1952-1955 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, журналдагы хезмәтенә янадан кире кайтып, унтугыз ел буе диярлек (1960-1963 елларда Я. Халитов— Татарстан китап нәшриятында редактор хезмәтендә) шунда эшли. 1963 елдан башлап редакциянең проза бүлегенә җитәкчелек итә. 1976 елнын гыйнварыннан бирле Я. Халитов Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә өлкән редактор вазифаларын башкара. Яхъя Халитов — иҗади сәләтен тулысынча әдәби тәрҗемә эшенә багышлаган каләм осталарының берсе. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге 1952 елдан, рус язучысы Н Тихоновның хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итүдән башлана. Шул вакыттан бирле ул, иҗади активлыгын һәм әдәби осталыгын елдан-ел үстерә, камилләштерә барыл, дөнья әдәбияты классиклары, рус совет язучылары, тугандаш халык әдәбиятлары вәкилләренең зур күләмле дистә ярымнан артык роман һәм повестьларын, дүрт-биш дистә хикәясен тәрҗемә итте. Алар арасында М Шолоховның мәшһүр “Тын Дон" (“Тихий Дон") роман-эпопеясенең беренче һәм өченче китаплары, “Күтәрелгән чирәм" (“Поднятая целина") романы. В. Кавериннын “Ике капитан" (“Два капитана"). Ю Бондаревның "Кайнар кар" (“Горячнй снег"), латыш әдибе В. Лацисның “Яңа тормышка" (“К новому берегу"). татар әдибе Мәхмүт Галәүнең үз вакытында рус телендә генә дөнья күрергә өлгергән “Болганчык еллар" (“Муть") романнары, күренекле кыргыз язучысы Ч Айтматовның “Бәхил бул. Гөлсары!” ("Прощай. Гульсары"). “Анам кыры" (“Материнское поле"). “Дөя күзе" (“Верблюжий глаз”) исемле повестьлары, чит ил классикларыннан америкалы Майн Ридның “Башсыз җайдак” (“Всадник без головы"). бельгияле Шарль де Костерның "Уленшпигель турында риваягь" (“Легенда об Уленшпигеле"), француз Александр Дюманың “Өч мушкетер" (“Трн мушкетера") кебек әсәрләре бар Я Халитов нечкә зәвекъле. әдәби телгә бик сизгер һәм таләпчән редактор буларак, татар азучыларының әсәрләрен югары сыйфатлы итеп чыгаруга үзеннән зур өлеш кергә, бай тәҗрибәсен һәм эрудициясен каләм тибрәтүче чордашлары, бигрәк тә яшь язучылар белән нәтиҗәле уртаклаша. Матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен Яхъя Халитов 1980 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1990 елда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәренә лаек булды. Я Халитов 1966 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы Каләмдәшебезне юбилее белән ихлас котлыйбыз, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез!