Күк капсулы ачылса...
ДИННӘР ни сөйли? Илаһи Гакыл кешелек дөньясына төрле формаларда иңә—диннәр, рухи тәгълиматлар, пәйгамбәрләр белән акыл ияләренең өйрәтмәләре, вәгазьләре рәвешендә, шулай ук фәнни һәм фәлсәфи трактатлар, гениаль шагыйрь, язучы, рәссам, сынчы әсәрләре, уйлап табучыларның идеяләре мисалында һ.б. төрләрдә Шулай безгә Күкләрдән рухи ярдәм килеп тора Бу элемтә беркайчан да өзелеп тормаган. Әгәр дә без кешелек дөньясы тарихын күздән кичерсәк, әлеге элемтәнең кайсы заманда җанланганын, кайсы дәвердә сүрелебрәк торганын ачык күргән булыр идек. Җир йөзендә Нур—Яктылык һәм Караңгылык. Томаналык дәверләре чиратлашып килә, алар арасында туктаусыз көрәш бара, әле берсе, әле икенчесе өскә чыга. Без бүгенге көндә кичергән заманны чын мәгънәсендә адәми затның Күкләр белән гаять актив элемтәгә кергән дәвере дип бәяләргә мөмкин Бүгенге көндә Тэрбиячеләребездән иңгән мәгълүматлар, киңәшләр, өйрәтмәләр шул хакта сөйли Кешелек дөньясы җитди сынаулар дәверенә аяк баскан шушы заманда адәми зат үзенең нинди тарихи юллар узганын, нәрсәгә ирешкәнен һәм нинди мөмкинлекләрне кулдан ычкындырганын аңларга тырыша, чөнки фәкать шушы нигездә генә, хаталарны төзәтеп, алга барып булачагын ул аңлый. Соңгы елларда диннәргә карата да мөнәсәбәт үзгәрә. Бер яктан, хәзерге көндә диннәрнең кабат җанлануы, бастырылып яткан еллар өчен реванш алырга, мөмкин кадәр күбрәк җаннарны үз канаты астына кертергә омтылуы күзәтелә, икенче яктан, җәмгыятьнең укымышлы катламы диннең һәр сүзен сукырларча кабул итүдән ерак тора Хәзер кеше динне, аның тәгълиматын тарих, фән. фәлсәфә бизмәненә салып үлчәп карарга, хакыйкатьне әзер килеш йотып җибәрмичә, фикер иләге аша уздырырга, аны үзе эзләп табарга тырыша. Теге яки бу дини тәгълимат нинди нигездә үсеп чыккан, нинди тарихи-социаль ихтыяҗ аркасында ул көчәеп киткән, халыкларны үз байрагы астына туплый алган. Теге яки бу диннең асыл тәгълиматы ни дәрәҗәдә заман таләпләренә җавап бирә, әллә инде җавап биреп җиткерә алмый. Мәгълүм бер дин кешегә ни дәрәҗәдә бүгенге заманны, кискен үзгәрешләр чорына килеп кергән катлаулы дөньяны аңларга ярдәм итә. әллә андый йөкне инде күтәрә алмый. Дөньяда диннәр күп булса да. һәр диннең үзәген кешелек дөньясына җиткерелергә тиешле төп фикерләр тәшкил итә адәми затның Раббыбыз тарафыннан яралтылуы. кешенең илаһи зат булуы. Раббысы белән рухи элемтәдә торганда. Ул күрсәткән юлдан барганда бәхеткә, һәртөрле бәрәкәткә ирешүе, андый адәмне Раббыбызның явыз көчләрдән саклавы һ.б. Моннан тыш кайбер диннәрнең төп китапларында кешелек дөньясы тарихында булып узган һәм киләчәктә көтелгән төп вакыйгалар да теркәлә, шулай алар гасырлар, мең еллар буе һәр буынның хәтеренә төшерелеп килә. Шушы күзлектән чыгып карасак, диннәр бүген без килеп кергән һәлиткеч Күчеш Дәвере хакында берәр сүз әйтәме? Дәвамы. Баиш 7 санда. Без кичергән заман турында ул чыганакларда ниләр бар? Нинди төп вакыйга даими рәвештә адәми затның исенә төшерелеп килә? Инде диннәрне күздән кичерик. Әмма артык җәелеп китмәс өчен үзебезне чикләргә туры килер, чөнки җир йөзендә диннәр күп. аларны колачлап алу мөмкин түгел. Шуңа күрә өч классик дингә—иудаизм. христиан һәм ислам диннәренә тукталыйк. Безне кызыксындырган мәсьәлә бу диннәрдә ничек куела һәм ничек хәл ителә? Шушы өч диннең төп чыганакларын барлый башласак, андый вакыйганың кешелек дөньясы кичерәчәк Хисап көне булуында бернинди шик калмый. Күзәтүебезне хронологик тәртиптә алып барсак, иң әүвәл яһүдиләр диненә мөрәҗәгать итәргә тиеш булабыз. Ул әлеге өч диннең иң борынгысы—безнең эрага кадәр I нче меңъеллыкта ук барлыкка килгән. Иудаизмның байтак чыганаклары Библиянең борынгы өлеше Иске Гаһедтә (Ветхий Завет) тупланган. Бер уңайдан шунысын да искәртеп үтик яһүдиләр Библиянең әүвәлге өлеше булган Иске Гаһедне генә таный. Яңа Гаһедтә (Новый Завет) Гайсә пәйгамбәр һәм аның апостоллары яктыртылганга—аны кабул итми. Бу хәл үзе ук диннәр арасында бер-берсенә көнчел, хәтта, әйтергә мөмкин, дошмани мөнәсәбәт яшәвен күрсәтә Бу хәл бар халыклар өчен уртак булган Раббыбызны бүлгәләү галәмәте дип бәяләнергә тиештер, мөгаен Димәк. Иске Гяһед... ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ Күктәге идарәче даирәләр - Иерархия —жир йезендә югары рухи үсешкә ирешкән аерым кешеләр белән һәр заманда элем тәдә торган, алар аша диннәр, рухи тәгълиматлар, төрле гыйлемнәр бирелгән Пәйгамбәрләр фәкать шулай барлыкка килгән Иске Гаһедтә борынгы заманнарда яшәгән байтак пәйгамбәрләрнең тормыш юлы. нотыклары, язмалары тупланган Алар барысы да яһүдиләр тарихы, дине, тормыш-көнкүрешенә карый Арада Даниил пәйгамбәр эшчәнлегенә багышланганы аерым игътибарга лаек Ул Библиягә "Даниил пәйгамбәр китабы" СКнига пророка ДаниилаV дигән исем белән кергән Бу шәхеснең тормыш юлы да гаять кызыклы. Ул чыгышы белән аксөякләр нәселеннән була. Бабил падишаһы Навуходоносор. Иудеяне яулап алгач, үз хозурына хәрам агасын чакырып ала да: Син Исраил егетләре арасыннан буйга-сынга камил, чибәр, акыллы һәм гыйлем үзләштерергә, сараемда хезмәт итәргә лаеклы берничәсен сайлап ал, аларны халдей телендә сөйләшергә, безнең китаплардан файдаланырга өйрәт, -дип боера Падишаһ бу эшне башкарып чыгу өчен хәрам агасына өч ел вакыт бирә Нишләмәк кирәк, падишаһ әмере үтәлми кала алмый Шулай тиешле егетләр сайлап алына. Алар арасында Даниил да була Аларга падишаһ өстәленнән туену да билгеләнә Кыскасы, ег етләрне уңайлы, имин һәм тук тормыш көтә Халдей телен өйрән дә китаплар укы. Әсир итеп чит илгә китерелгән кеше өчен моннан да зур бәхет була аламы? Әмма Даниил алдына бер мәсьәлә килеп баса аның падишаһ эчкән шәрабларны эчен төнен пычратасы килми Шулай ук ит ризыклары белән туенуны да ул өнәп бетерми. Шул сәбәпле ул хәрам агасына бер үтенеч белән мөрәҗәгать итә Миңа, падишаһ өстәленнән туенмыйча, яшелчә, ипи һәм су белән генә яшәргә мөмкин булмас микән? ди ул. Хәрам агасы моңа каршы: Мин падишаһ әмерен боза алмыйм Әгәр дә син. яшелчә һәм су белән генә яшәп, ябыгып китсәң, йөзең төссезләнсә, моның сәбәбе иртәме-соңмы барыбер беленәчәк Мин падишаһ каршында гаепле булып калачакмын, ди. Даниил исә үзенекен тукый: Син безнең белән шундый тәҗрибә үткәр: безгә ун көн буе яшелчәләр ашап, су гына эчеп яшәргә рөхсәт ит Әгәр дә шул вакыт эчендә ябыгып китмәсәк. падишаһ ашлары белән туенган иптәшләребездән тоскө-биткә ямьсезрәк күренмәсәк. анда үзең нәтиҗә ясарсың, ди. Ун көн үткәннән соң хәрам агасы, егетләрне тезеп куеп, чагыштырып карый һәм яшелчә белән туенган егетләрнең йөзләре чистарак та. яктырак та икәнен, тәнгә дә ябыкмаганлыкларын күреп гаҗәпкә кала Шул көннән хәрам агасы падишаһ сыйларын үзенә калдыра, ә аларга теләгән хәтле яшелчә, икмәк бирә башлый Шулай мәсьәлә уңай хәл ителә. Яшелчә генә ашап, шәрабфәлән белән мавыкмаган Даниил һәм аның өч иптәше уку-язуда, халдей телен һәм мәшһүр халдей гыйлемнәрен үзләштерүдә дә нык алга китәләр. Нәкъ шушы чорда Даниилның рухи дөньясында, ниндидер пәрдәләр ачылып китеп, егеттә зур үзгәрешләр башлана. Аңарда күрәзәлек итү, вакыйгаларны алдан күрә белү, күргән төшләрне юрау кебек сәләтләр барлыкка килә. Өч ел вакыт узып та китә. Навуходоносор алдында имтихан тотканнан соң Даниил өч иптәше белән падишаһ сараенда хезмәттә калдырыла. Әсир итеп китерелгән кеше буларак, аның хәтта исеме дә үзгәртелә. Тик тарихка ул барыбер Даниил пәйгамбәр булып кереп кала. Шулай ул Персия (ул вакытта Халдея) падишаһлары сараенда хезмәт итә башлый. Аның сарайда абруе үсеп китүе, зур дәрәҗәләргә ирешүе падишаһның беркем аңлатып бирә алмаган төшләрен оста һәм дөрес юрый белүенә бәйле Көннәрдән бер көнне Навуходоносор падишаһ куркыныч төш күрә, шул төштән күңелендә зур шом һәм вәсвәсә юшкыны утырып кала. Ә менә эчтәлеге хәтереннән чыга. Ничек кенә исенә төшерергә тырышмасын, һич булдыра алмый. Төшне исенә төшерү өчен Бабил каласының мәшһүр гыйлем ияләрен, багучыларны, күрәзәчеләрне җыя, тик берәү дә аңа җавап бирә алмый. Эчтәлеге онытылган төшне юрап бирү мөмкин түгеллеген, моны җир йөзендәге бер генә кешенең дә башкарып чыга алмаячагын падишаһка кат-кат аңлаталар, ләкин ул һаман юрап бирүне таләп итә. Тик берәүнең дә моңа көче җитми Ахыр чиктә җен ачулары чыккан падишаһ әрәмтамак гыйлем ияләрен җәзага тартырга боера. Бу исемлеккә Даниил белән иптәшләре дә керә. Эш болайга киткәч, Даниил иптәшләрен һәм Бабил каласы галимнәрен коткарып калу өчен падишаһның җан сакчылары башлыгына мөрәҗәгать итә, аның булышлыгы белән Навуходоносор падишаһ хозурына керүгә ирешә. - Падишаһлар падишаһы, бөек падишаһ! Әгәр дә миңа беркадәр вакыт бирелсә, төшне юрап бирергә алыныр идем,—дип теләген белдерә. Навуходоносор падишаһ көтәргә була. Даниил бу хакта иптәшләренә кайтып сөйли, Ходайдан үлемнән коткаруын үтенеп сорарга куша. Үзе дә, Ходайдан ярдәм өмет итеп, догалар укый. Шул төнне йокы вакьггында Даниилга бер күренеш иңә, падишаһның онытылган төше дә, аның мәгънәсе дә аңа ачып салына. Иртәгесен Даниил падишаһның җан сакчылары башлыгына килә: — Падишаһка әйт, Бабил галимнәрен җәзага тартмасын. Мин аңа төшен юрап бирергә әзер,—ди. Бераздан аны Навуходоносор падишаһ янына кертәләр. Падишаһ аннан — Син онытылган төшемне, аның мәгънәсен юрап бирергә чыннан да әзерме,—дип сорый Даниил башын ия дә: - Падишаһлар падишаһы, бөек падишаһ! Мәңге яшә! дип, Навуходоносорны сәламли, аннан сүзгә күчә. — Бу төшнең эчтәлеген дөньяда бер генә гыйлем иясе дә, күрәзәче дә белә алмас. Бу эшкә бары тик Күкләрдәге Раббыбызның гына кодрәте җитә Ул, бөек падишаһ, минем аша сиңа серне ача Әлбәттә, мин башкалардан зирәгрәк булганга түгел, син, бөек падишаһ, барысын төшенсен, күңелең тынычланып калсын өчен ача Ул бу серне, ди. Шушы сүзләрдән соң Даниил падишаһка аның киләчәк язмышына кагылган бик әһәмиятле бер вакыйганы сөйләп, аңлатып бирә. Күрсәткән олы хезмәте өчен падишаһ аны мәшһүр Бабил каласының галимнәре башлыгы итеп билгели. Шулай бирегә әсир итеп китерелгән Даниил чит мәмләкәттә искиткеч зур дәрәҗәгә ирешә. Бүгенге сүзләр белән әйтсәк, зур карьера ясый. Шушы вакыйгадан соң ул Халдея патшаларының төп күрәзәчесе, төш юраучысы һәм киңәшчесенә әверелә. Навуходоносордан сон тәхеткә утырган падишаһлар Валтасар. Дарий заманнарында да Даниил үзенең сәләтләре белән аларга күп хезмәтләр күрсәтә, аның даны тирә-якка тарала, башкалар аңлатып бирә алмаган кыен мәсьәләләр алга килеп басканда гел Даниилга мөрәжәгать итәләр Дарий заманында ул шундый зур абруй казана ки, падишаһ аны мәмләкәтендә идарә итүче йөз егерме вилаять башлыклары өстеннән куелган өч вәзирнең берсе итеп билгели. Бу хәл тәхеткә Кир падишаһ килгәнче дәвам итә. Билгеле булганча, безнең эрага кадәр 540 елда Халдеяны Кир исемле Ассан идарәчесе яулап ала. Ул Иудеядән әсир итеп китерелгән яһүдләргә үз ватанына кайтырга рөхсәт бирә (Күрәсең, берәр яшерен хезмәт күрсәткәннәрдер ) Күп тә үтми илле мең яһүди туган илләренә юнәлә Тик Даниил бу вакытта инде бик карт була, ул гомере бәхетле үткән мәшһүр каладан китәргә теләми. Анда бөтенләйгә кала Без Библиядә тасвирланган Даниил пәйгамбәр тарихын юкка гына искә төшермәдек Эш шунда ки. Даниил пәйгамбәргә гомере буе Күкләрдән төрле күренешләр иңә һәм ул аларны теркәп бара. Шуна күрә дә алар Библиядә урын алгандыр Аңа иңгән күренешләр арасында илаһи мәгънәгә ия булганнары да шактый Арада "заманнар төкәнгәндә” булачак дөньякүләм вакыйгаларга багышланганнары үзләренең масштаблылыгы белән адәм баласының аңын тетрәндерердәй көчкә ия. Көннәрдән бер көнне Даниил пәйгамбәргә Ахырзаманда булачак Хисап көне күренешен күрсәтәләр. Бу күренешне ул болай тасвирлый: “Менә, ниһаять, мин тәхет куелганны һәм шул тәхеткә Ходайның (Библиядә Ходай тәгалә Ветхин Днямн дип атала С.Ш.) тәхеттә урын алганын күрдем Аның өстендә кардай ак кием, чәчләре саф дулкын сыман: тәхете ут ялкыныдай, аның тәгәрмәчләре уттай дөрлиләр. Аның алдыннан сузылып утлы елга ага; Аңа меңнәр һәм меңнәр хезмәт күрсәтә, бихисап халыклар язмышы хәл ителгәнне көтеп Аның алдында тора Хөкемдарлар урын ала һәм Китаплар ачыла". (Даниил 7 9 - 10) "Даниил пәйгамбәр китабьГнда, Ахырзаман килгәч, адәм балаларының гөнаһларына карап ике төркемгә бүленәчәге турында да ап-ачык әйтелә "Күпләр пакьләнер. йөзләре чистарыр һәм алар, нәфесләрен җиңә-җиңә, үзләрен нык үзгәртер, яманнар исә яманлык кылыр һәм берсе дә моны аңламас, ә зирәкләр барысын да белеп торыр' (Даниил. 12 10) Гаҗәп хәл, бу текстны укыганда, аның Библиядән китерелгәнен белмөсәң, безнең бүгенге тормышыбыз күз алдына килә дә баса. Бу сүзләрне бүгенге газеталарда көн дә басыла торган хәбәрләрдән дип кабул итәргә дә мөмкин “Даниил пәйгамбәр китабы" аеруча әһәмиятле сорауга җавап бирү белән тәмамлана “Бу гаҗәеп хәлләрнең ахыры кайчан булыр?” дигән сорауга анда мондый җавап китерелә: "... бу хәлләрнең чиге заманнар, заман һәм ярым заман төкәнгәндә, изге халыкның көче тәмам бетте дигәндә килер", диелә анда. (Даниил. 12 7) Чыннан да. соңгы елларда без намуслы, инсафлы, пакь җанлы һәм тыйнак “изге халыкка" көн тәмам бетеп килгән чорда яшәмәдекмени? Кешеләр табигый сайланыш, җаннарының нинди сыйфатта булуына карап күзгә бәрелеп торган ике төркемгә бүленмәде мени? Саф җаннарның бу елларда газап чигеп яшәвен күрмибезмени? Шулай итеп, вакытлар төкәнгәндә кешелек дөньясының авыр чорга килеп керәчәге, зур сынауларга дучар булачагы турында моннан берничә мен ел элек үк пәйгамбәргә иңгән күренешләр аша адәм балаларына җиткерелә килгән һәм бу хәбәрләр дин китапларында теркәлеп калган. Икенче төрле итеп әйткәндә. Хисап көне хакындагы мәгълүматлар кешелек дөньясы хәтерендә җуелмыйча сакланып калырга тиеш булган Шулай борынгы заманнарда ук тиешле мәгълүматлар кешелек дөньясы хәтеренә салып куелган һәм имтихан бирү вакыты якынлашканда аның калкып чыгуы, үз эшен башкаруы алдан күздә тотылган ЯҢА ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ Иудаизм. ягъни яһүдиләр дине тарихта бер илаһка инануга нигезләнгән беренче дин буларак билгеле Фәкать яһүдиләр аша кешелек дөньясына Бер Илаһка табыну идеясе иңдерелә Әмма монда бер җитди сорау җавапсыз кала әллә инде бу чорда яһүдиләрнең рухи дөньясы бу идеяне кабул итү өчен әзер булган, әллә алар, башка халыклар кебек (әйтик, Мисыр халкы), күп аллалардан торган катлаулы мәҗүси дин йогынтысында яшәмичә, Бер Илаһка табыну идеясен чагыштырмача җиңел үзләштерергә сәләтле булганнар Бу дин яһүдиләргә бирелгәндә аның тора-бара башка халыкларны да үз канаты астына алуы күздә тотылганмы, әллә инде ул фәкать шушы кавем өчен генә барлыкка килгәнме? һәрхәлдә, безнең мондый сорауны бирергә хакыбыз бар кебек. Әмма тарих барышында шактый кызык хәл килеп чыга - яһүдиләр бу динне фәкать үзләренә генә бирелгән дин дип, үзләрен исә Ходайның иң яраткан һәм башка кавемнәр арасыннан сайлап алынган абруйлы халкы дип һич икеләнмичә игълан итәләр. Бу исә аларда милли эгоизм, үз-үзеңне башка халыклардан өстен кую кебек хисләр тәрбияли. Шулай итеп, ул чорда бер илаһка инану тәгълиматы киң дөньяга таралмый кала. Әгәр дә без Библиянең “Иске Гаһед" өлешен ачып карасак, айда: “Господь, Бог твой; Господь, Бог наш; Господь, Бог отцов ваших. "-кебек гыйбарәләрнең тулып ятканына игътибар итми калмабыз Кыскасы, иудаизмда Ходай Тәгалә бары тик яһүдиләр, бары тик алар белән генә Үзара Килешү (Завет) төзегән Илаһ буларак урын алган Шулай бу дин күпмедер вакыттан соң тәмам кристаллашып кала, формаль яктан үтәлә торган ритуалларга урала һәм нигездә бер милләткә генә хезмәт итүче тәгълиматка әверелә. Әлбәттә инде, мондый дин җир йөзенә таралган күп халыкларга рухи таяныч була алмый, ул кечкенә бер милләт дине генә булып кала Галимнәрнең әйтүенчә, бүгенге көндә борынгы диннең бар таләпләрен үтәп яшәгән ортодоксаль яһүди алты йөздән артык кагыйдәне башкарырга тиеш икән. Бу инде ирекле тормыштан бөтенләй баш тарту, үзеңне борынгы кагыйдәләр колына әйләндерү дигән сүз. Шулай кешелек дөньясына яңа дин —христиан дине бирелә. Христиан динендә инде иудаизмдагы кебек чикләнгәнлек, тарлык, бер милләткә генә йөз тоту бөтенләй юк. Гайсә пәйгамбәр аша бирелгән яңа тәгълимат җир йөзендә яшәүче адәм балаларының барысы өчен дә уртак булган принципларга таяна, милләт дигән төшенчәне гомумән телгә алмыйча, барлык халыкларны үз канаты астына чакыра. Соңрак үсеп чыккан Ислам да шушы ук принципны алга сөрә. Яңа диннең барлыкка килүе өчен тиешле ихтыяҗ һәм шартлар булырга тиеш. Коры җирдә бер нәрсә дә үсеп чыга алмый. Нәрсәнедер ясалма рәвештә кертергә азаплану да, гадәттә, зур нәтиҗә бирми. Моның өчен тормышның үзендә көчле ихтыяҗ, ана сусау булырга тиеш. Шул вакытта гына яңа тәгълимат, тормышның үзеннән килгән рүхи сутлар белән сугарылып, үсеп китә ала һәм каршы торучы көчләр белән көрәшергә, җәелеп китәргә сәләтле була. Христиан дине шул ук яһүдиләр арасында барлыкка килә һәм бу дингә нигез салучы Гайсә (Иисус) пәйгамбәр үзе дә яһүдиләрдән була. Шуңа күрә яһүд дине башлыклары, яңа пәйгамбәрнең нинди идеяләр таратуын аңлап алу белән, Гайсәнең вәгазьләрен тизрәк туктатырга, төрле мәкер ятьмәләре корып, аны юкка чыгарырга тырышалар. Аңа. "Син Канунны бозарга килгәнсең”, - дигән гаепләүләр ташлыйлар, вәгазьләре вакытында берәр ялгыш сүз ычкынмасмы дип , эшчәнлеген җентекләп тикшереп торалар, Гайсәнең халык арасында үсә барган абруен төшерү, аннан арыну өчен сәбәпләр эзлиләр Гайсә пәйгамбәр бер вәгазендә үзен Канунны бозуда гаепләүчеләргә җавап итеп: “Мине Канунны бозарга яки пәйгамбәрләрне төзәтергә килгән дип уйламагыз. Мин төзәтү өчен килмәдем, башкару, тормышка ашыру өчен килдем",-дип җавап бирә (Матфей. 5 17) Бу сүзләре белән ул тыңлаучыларына шундый фикерне җиткермәкче була: дин әһелләре пәйгамбәрләр аша бирелгән кануннарны үзләренә яраклаштырып бетерделәр, хак юлдан читкә тайпылдылар. Моңа кадәр килгән пәйгамбәрләрнең Тәгълиматы форма өчен генә үтәлә, ул төрле кагыйдәләргә төрелде. Хәзер шул Тәгълиматны торгызырга, асылын кире кайтарырга, аның чын йөзен ачарга һәм тормышка ашырырга вакыт җитте, дип әйтмәкче була ул. Ә икенче бер очракта халыкка мөрәҗәгать итеп: “Әгәр дә әхлагыгыз китап сүзе сөйләп йөрүчеләр белән фарисейларныкыннан (икейөзле руханилар) өстен булмаса, Күк Патшалыгына (ягъни Җәннәткә—С.Ш.) керә алмаячаксыз",—дип кисәтә. (Матфей. 5 : 20) Чыннан да, Гайсә пәйгамбәрнең тәгълиматы яһүдиләрнең традицион диненнән күп ягы белән аерылып тора. Әмма шунысы да бар, без ул заманда бирелгән Тәгълиматның чын эчтәлеген белүдән гаять ерак торабыз, чөнки христиан дине һәм аның идеологик йөзе формалашкан безнең эраның беренче гасырларында текстларга күп нәрсәләр өстәлә, алар махсус редакцияләнә һәм мәгънәләре үзгәртелә. Евангелиенең кабул ителгән рәсми текстларыннан үзгә нөсхәләре - апокрифларның байтак булуы шул хакта сөйли кебек Аларны рәсми чиркәү танымый. Текстларның мәгънәсе махсус үзгәртелүен христиан дине вәкилләре танымас, аны яла ягу дип кабул итәр, әмма бүгенге көндә җир йөзендәге хәлләргә өстән карап торган һәм аларга объектив бәя биргән структуралардан да мәгълүматлар алына, алар тарихыбызның четерекле мәсьәләләренә ачыклык кертә, безгә хакыйкатьне яшереп торган кайбер мифлардан арынырга, күзләребезне ачарга ярдәм итә. Кулымда дөньякүләм танылган арадашчы - контактёр Барбара Марсиниакнын “Семья Света" дип аталган китабы. Ул АКШта яши. 1988 елның 18 маеннан бирле Плеяда йолдызлыгы вәкилләре белән элемтәдә тора, алардан алынган мәгълүматлар нигезендә инде өч китап бастырып чыгарды ("Приносящие Рассвет'. “Земля". Семья Света”). Соңгы китаптан китерелгән берничә өзек безгә христиан диненең башлангыч чорында барлыкка килгән вәзгыятьне, ике мең ел буе дәвам иткән һәм без әле генә чыккан Балык йолдызлыгы дәверенең нинди шартларда башланып китүен ачыграк күзалларга ярдәм итәр: “ . Когда эпоха Рыб лишь начиналась. пришли в воплощение многие сущности с ускорением возможностей. а остальное человечество, казалось. восхищалось ими Эти сущности. как мужчины. так и женщины. были в состоянии мгновенно излечнвать людей. ибо они понимали космические законы В те дни люди не путешествовали далеко, лишь немногие умели читать и писать. Обладающие ускоренными возможностями появлялись повсюду. они были целителями и могли совершать чудесные поступки. и таким образом на протяжении нескольких сотен лет все вокруг гудело от открытия этой новой энергии. Эти сущности разошлись по земле. которую сейчас вы зовете Ближним Востоком. по области. очень важной в вашей планетарной историн Они находились там. чтобы поднять частоту (вибрацнн - СIII.)эпохи Рыб. вдохновляя людей на то. чтобы шагнуть через портал изменения в Новую Эпоху” (48 49 66 ) “... Когда более двух тысяч лет назад воплощались способные на многие чудесные подвиги представители Семьи Света. адепты Света и Любви. власть предержащие почувствовали угрозу. Они не желали проникновения этих учений в массы. н потому с самого начала возникло множество п|Ютивостоящих группировок. Некоторые относят зто пробужденне сознания к рождению христианства из-за историй о личности. известной вам как Иисус Христос Он является в действительности. составной лнчностью. замышленной и складываемой на протяжении многих и многих лет В рсальности эти историн про Семью Света. пришедшую на планету. чтобы принести истину, когда существовала возможность громадных изменений” (52-536.) “Ваши историческне книги не содержат ясной, точной картины о том. кто жил в то нремя Люди великой силы ходили по Земле и учили нстнне вибрацнн любви: кроме того, они помогали людям разглядеть тиранию. в которой те жили Тирания испольэовала страх как инструмент управления вами (8/ 6.) "В начале эпохи Рыб было оглашено. что лишь определенные люди могут разговаривать с Богом. что для всех Бог не доступен. разве что через жертвы деньгамн. через молитвы. через священников н пап И на Землю онустилась эпоха Тьмы. эпоха болезней, невежества и велнкого страха Вторая четверть этого 2000-летнего испытання временем была очень темной Однако когда 6ы мы ни встретили тьму. мы знаем. что и свет присутствует неподалеку И Свет проявнлся, многие люди начали пробуждаться В начале средних веков, с 1000 по приблизительно 1500 год происходило пробужденне человеческого сознания Однако до того. как это новое свободомыслие смогло закрепиться. произошел последний взрыв тьмы инквизиция, полная убийст и разрушения. Она была введена желающимн унравлять самим обиталищем Бога и способами доступа к нему. кроме того. они желали ограничить мышлсние людей Частота страха была настолько сильной вокруг Земли. что. когда кто-то решался высказаться. все остальные переключалнсь не на любовь. а на страх " (84 85 6) В эпоху Рыб Бог стал невндимым. и было объявлено. что Он более не вязан с вами телепатически. Еслн вы утверждали обратное, вас сжигали на костре или залирали в темницах. Похоже. что телепатия это "опасная" возможность. таящаяся в вашнх генах. Однако ваши отдаленные предки пользовались ею. чтобы заглянуть в иные точки времени, чтобы путешествовать вне тела и чтобы видеть Настоящее. Прошлое н Будущее одновременно путешествовать по реке времени " (104 6.) Бу өзектә китерелгән мәгълүматлар нигезендә без Гайса пәйгамбәр бөтенләй булмаган икән дигән фикергә килергә шеш түгел, һич юк. Гайсә пәйгамбәрнең тарихи шәхес булуын беркем дә шик астына куя алмый. Бу исбатланган нәрсә. Шулай ук Гайсә пәйгамбәрнең Нур Гаиләсе вәкиле булуы да шик уятмый. Әмма ул дәвердә Нур Гаиләсе (Семья Света) әгъзалары тарафыннан җир йөзенә иңдерелгән Тәгълиматның бер шәхескә бәйләп куелуын белү безгә диннең ничек барлыкка килүен аңларга ярдәм итә. Хисап көне турындагы кисәтүләр христиан дине чыганакларында тагын да көчлерәк һәм катгыйрак яңгырый, чөнки бу дин үсеп чыкканда кешелек дөньясы инде сынаулар чорына - безнең көннәргә бераз якыная төшкән була. Әйтелгәнчә. Җирдә Нур Гаиләсе эшчәнлеге һәм шуңа бәйле рәвеш гә барлыкка килгән христиан дине планетабыз Балык йолдызлыгы дәверенә йогынтысына кергәндә, моннан ике мең ел элек үсеп чыга. Ә инде шушы дәвер тәмамланып. Җир чираттагы Сукояр йолдызлыгы йогынтысына күчкәндә безгә, адәм балаларына, үзебез ирешкән акыл үсеше, рухият һәм әхлагыбыз өчен Галәм алдында имтихан тоту билгеләнә. Без хәзерге көндә күп чыганакларда телгә алынган. Тәрбиячеләребез тарафыннан кат-кат исебезгә төшерелеп килгән шушы үтә дә җаваплы елларда яшибез. Әлбәттә, адәм баласына зур дәверләрне үз эченә алган Илаһи План билгеле түгел, шулай да Галәмдә һәр эш гамәлнең шушы План нигезендә алып барылуын ул күңеле белән сизеп яши. Шуңа күрә дә язмышын Иң Югары Зат хөкеменә тапшыра Кешелек дөньясының эволюшюн үсеше дә. аңлыймы ул аны. юкмы, шушы Илаһи План кысаларында алып барыла Шушы фикерләрнең дөреслегенә инану өчен христиан диненең төп чыганаклары тупланган Яңа Гаһедкә мөрәҗәгать итик. Библиянең соңгы өлешен тәшкил иткән Яңа Гаһед китабын формаль рәвештә өч өлешкә бүләргә мөмкин. Беренчесе Гайсә пәйгамбәрнең тормышын, эшчәнлеген һәм тәгълиматын тасвирлаган Евангелиелар. Аларнын рәсми кабул ителгәне дүртәү Матфей. Марк, Лука. Иоанн Евангелиеләре. Евангелие грек теленнән тәрҗемә иткәндә 'изге хәбәр" дигән мәгънәгә ия. ягъни Евангелиеда кешелек дөньясына яңа тәгълимат атып килгән Гайсә (Иисус) пәйгамбәр һәм аның эшчәнлеге бәян ителә. Икенче өлеше изге апостолларның кылган гамәлләре. Анда Гайсә пәйгамбәр апостоллары (сәхабәләр) һәм аларның яңа динне таратуда куйган хезмәтләре, шулай ук нинди эзәрлекләр кичерүләре тасвирлана. Өченче өлешендә апостолларның төрле төбәкләрдә барлыкка килгән христиан дине төркемнәренә язган хатлары, күрсәтмәләре тупланган. Яңа Гаһеднең бу өлеше христиан диненең иң әүвәлге чыганакларыннан саналган (безнең эраның 68 елы) “Иоанн Богословка ачылганнар" (~Откровенпе Иоанна Богослова ") дип аталган хикмәтле текст белән тәмамлана. Аның төп эчтәлеген Иоанн Богословка Ходай тәгалә тарафыннан иңдерелгән Ахырзаман күренешләре. Хисап көнендә булачак хәлләрне тасвирлау тәшкил итә Урта гасырларның иң караңгы йөзләрендә бу чыганакны чиркәү практикасында файдалану хәтта тыелган да була, ул соңрак кына кертелә. Христиан диненең шушы иң әүвәлге чыганагы аерым игътибарга лаек. Аның авторы Ахырзаманда булачак бер күренешне тасвирлый: Мин күз салдым һәм ак болыт күрдем, болыт өстендә Адәм Угылы (Яңа Гаһедтэ Гайсә пәйгамбәр шулай атала) сыман берәү утыра иде: башында алтын таҗ, кулында үткен урак. (Күктәге) гыйбадәтханәдән бер фәрештә чыкты да болытта утыручыга көчле тавыш белән әйтте: “Урагыңны эшкә җик. ура башла, чөнки уракка төшәр вакыт җитте, җирдә игеннәр инде өлгерде' һәм болытта утыручы урагын җиргә төшерде, һәм җирдә игеннәр урып алынды". (Откровение. N14 16 ) Библия белгечләре "болытта утыручьГны Гайсә пәйгамбәр белән чагыштыралар Мондый чагыштыру изге текстларны сонрак чорларда төзәткән дини редакторлар намусында калсын. Бу өзектә безне, беренче чиратта, авторның нинди урак һәм нинди игеннәр турында сүз алып баруы кызыксындыра Әлбәттә. Библиянең яшерен кодларын белмәгән укучы моны әкияги бер күренеш дип кабул итәргә дә мөмкин. Әмма уйлап карыйк Галәм күзлегеннән караганда. Җир планетасында тереклек итүче кешелек дөньясы тәрбия кылу объекты булып тора. Җир әле чыгыштырмача яшь цивилизация һәм үзенен Галәмдәге башка цивилизацияләр белән бер гаиләдә яшәвен аңлау алдында гына тора. Яшь булуына карамастан, аңа үсү. яна баскычка күтәрелү өчен бирелгән вакыт инде төкәнеп килә, ул Галәмдә кабул ителгән мәгълүм рухият һәм акыл стандартына ирешүенә хисап бирергә, эволюциянең югарырак баскычына күтәрелергә тиеш Игътибар итик: текстта “уракка төшәр вакыт җитте, җирдә (планетабызда) игеннәр (халыклар) инде өлгерде”, һәм болытта утыручы (Ик Югары Зат) урагын җиргә төшерде, һәм җирдә игеннәр урып алынды", диелә. Кешелек дөньясы үтәчәк Хисап көне турында моннан да ачык итеп әйтү мөмкннме?' Инде икенче бер христиан дине чыганагы "Матфей Евангелиесе”нә мөрәҗәгать итик: “Урыр вакыт җиткәнче болары да. тегеләре дә бергә үссеннәр. Уракка төшкәндә мин уручыларга әйтермен: әүвәл чүп үләннәрен җыеп алыгыз һәм яндыру өчен бергә бәйләгез; ә бодайны минем амбарыма кертегез (Матфей /3:30) Бу очракта да яшерен кодны аңлап эш итсәк, шундый картина күз алдына килеп баса: Ахырзаман килеп. Хисап көне җиткәч, адәм балалары ике өлешкә бүленәчәк. Илаһи Программаны үтәмәгән һәм үтәргә дә омтылмаган кешеләр, “чүп үләне” кебек, эволюция чылбырыннан төшеп калачак, ә уңышлы үтәп баручылар кадерле ашлык (бодай) сыйфатында Ходай Тәгалә “амбарларында' урын алачак Программаны үтамәүчеләрнен язмышы нинди булачагын күз алдына китерүе кыен түгел Шул ук "Матфей Евангелиесе"ндә икенче бер урында Хисап көнендә адәм балаларын ике төркемгә бүлү күренеше тасвирлана “ һәм Аның каршына барлык халыклар җыелыр; көтүче көтүдәге сарыклар белән кәҗәләрне аергандай. Ул алармы бер-берсеннән аерыр һәм сарыкларны ун ягына куяр, кәҗәләрне исә-сулга. Шул вакыт Падишаһ уң якташларга әйтер; Атамның (Ходай Тәгаләнең) фатихасын алганнар, килегез, дөнья яралтылганнан бирле сезнең өчен әзерләп куелган Патшалыкның варислары булыгыз”. (Матфей 25 32 31) Бу өзекнең мәгънәсе менә нидән гыйбарәт: Хисап көнендә имтихан үтә алганнар Ходай тәгаләнең рәхмәтеннән мәхрүм булып калмаслар, аларга мәңгелек тормыш бүләк ителер, андый җаннарга киләчәктә эволюцияләрен дәвам иттерү мөмкинлеге бирелер. Адәм балаларын ике төркемгә бүлү мәсьәләсе "Матфей Евангелиесе'нең 10 бүлегендә дә калкып чыга. Гайсә пәйгамбәр унике апостолын үз янына җыеп ала да аларны үл тәгълиматын тарату өчен тирә як җирләргә озатмакчы була, соңгы күрсәтмәләрен бирә Әйтә: "Мине җир йөзенә тынычлык иңдерү өчен килде дип уйламагыз, мин тынычлык түгел кылыч алып килдем. Мин адәмне атасыннан, кызны анасыннан, киленне кайнанасыннан аерыр өчен килдем Кешенең дошманнары аның гаилә әгъзалары' ди. (Матфей /0 34 -36) Бу сүзләр белән ул кешеләр арасындагы чын кардәшлек кан кардәшлеге түгел, ә рухи туганлык дип әйтмәкче. Бары тик рухи туганлык нигезендә берләшкәндә генә ныклык һәм үзара аңлашып яшәүгә ирешеп була. .Ахырзаман сынаулары чорында да кешеләр фәкать рухи туганлык, югары әхлак, мөкәммәл акыл һәм башка шундый күркәм сыйфатлар нигезендә бергә тупланачак Чик сызыгына килеп җиткәндә беркем беркемгә ярдәм кулы суза да. яклап кала да алмаячак Тормышта нәрсәгә ирешсәң, нинди максатлар Иоанн Богосюв куеп яшәсән. нинди хәзинәләр тупласаң - барысы да синеке, сиңа беркем берни өсти дә. тартып ала да алмаячак Хисап көнендә шуңа карап синең киләчәк язмышың билгеләнәчәк. Бер караганда, борынгы заманнардан бирле адәм балаларының исенә төшерелеп килгән Хисап көне җир йөзендә 50 60 70-80 еллап кына яшәгән аерым кеше тарафыннан бер әкняти уйдырма кебек кабул ителергә дә мөмкин. Үзенең Җирдә күп тапкырлар яшәгәнен дә. җанының эволюция юлыннан баручы илаһи, димәк, үлемсез кисәкчә икәнен дә белмәгән кеше өчен моның ни әһәмияте бар?! Гасырлар буе дин китаплары һәм пәйгамбәрләр шул хакта сөйли, ә җир йөзендә бер үзгәрешсез шул үк кырыс тормыш бара: туктаусыз көрәш, кояш астында үз урыныңны яулау, амбицияләрне канәгатьләндерү өчен даими тырмашу. төрле юллар белән өскә чыгу, дан-шөһрәт, абруй, байлыкка ирешү өчен тартышулар дәвам итә. Табигый, моны күреп торган аңлы кешеләрдә шундый сорау туа: ни өчен Хисап көне дигән бу хәлиткеч вакыйга гел чигерелеп килә? Гасырлар буе хәтергә киртләп киленгән бу Көн ни өчен килми дә килми? һәм бу мәсьәләнең Яңа Гаһедтә урын алган “Апостол Петрның икенче хаты" дип аталган чыганакта калкып чыгуы очраклы хәл түгел булса кирәк. Димәк, чыннан да. мондый сорауны бирүчеләр булган һәм аларга җавап бирү ихтыяҗы туган. Апостол Петр сорауга болай дип җавап бирә: “Сезгә бер нәрсә ачык булырга тиеш, газизләрем. Ходайның бер көне мең ел һәм мең елы бер көн кебек. Кайберәүләр моны акрынлык дип уйласа да. Ходай вәгъдәсен үтәми калмый; Ул безгә карата түземлек күрсәтә, берәүнең дә һәлак булуын теләми. барлык кешеләрнең дә тәүбә итүенә өметләнә" (Петрның 2 нче хаты. 3:8-9) Апостол Петр ул Көннең ничек киләсен. нинди шартларда киләсен дә аңлатып бирә “Ходайның ул көне, төнге угры кебек, сиздермичә килер, һәм күкләр тавышлар чыгарып урыныннан күчәр, уянган табигать көчләре таркалыр, җир һәм андагы барлык нәрсә янып бетәр" (Петрның 2 нче хаты. 3: 10) “Хисап көне килгәч, җир йөзендә шундый һәлакәтләр булачакмы?" - дигән сорау бүгенге көндә планетабызда яшәүче һәр кеше өчен иң җитди мәсьәләләрнең берсе булып кала Әйтергә кирәк, бу хакта Күктәге даирәләрдән ышанычлы каналлар аша мәгълүматлар килеп тора. Биредә без бу зур темага тирән кереп тормабыз, ул хакта әле алда сүз булыр. Хәзергә исә шуны гына искәртеп узыйк: соңгы елларда Хисап көне якынлашу сәбәпле Раббыбыз тарафыннан Илаһи Планга шактый үзгәрешләр, төзәтмәләр кертелде һәм Хисап көне, дин китапларында тасвирланганча, зур һәлакәтләр, җир йөзендәге тормышның пыран-заран килүе белән үткәрелмичә, йомшак рәвештә генә үтеп китәр дигән өмет бар. Раббыбыз өчен без, адәм балалары, күп акылсызлыклар кылып. Җир-Анабызны рәнҗетеп яшәвебезгә карамастан, барыбер кадерле затлар. Аның газиз балалары Безне эволюциянең хәзерге баскычына җиткерү өчен Күкләр күп көч куйган һәм, әлбәттә инде. Алар куйган хезмәтләренең заяга китүен һич теләми Аннан соң Кояш системасы гаиләсендә бер әгъза булып яшәгән Җирнең авыр хәлгә төшүе башка күк җисемнәренә дә зыян китерә Галәмдә бар нәрсә бер-берсенә бәйләнгән, үзара тәэсир итешеп яши Шуңа күрә Илаһи Планны тиешенчә тормышка ашыру өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә. Без барыбыз да Раббыбыз ихтыярында. КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ Гарәбстан ярымутравы бары төньяктан гына Азия континенты белән тоташа Анын көнбатышында — Кызыл диңгез, көнчыгышында — Фарсы култыгы белән Гарәп диңгезе, көньягында — Һинд океаны җәелеп ята. Өч ягыннан тоташ су. бер ягыннан гына коры җир белән тоташкан шушы зур территорияне гарәпләр яратып әл-Җәзира. ягъни Ярымутрау дип йөртәләр Алар телендә ул "туган җирем", "сөекле ватаным" дигән мәгънәгә ия булса кирәк Ислам дине менә шушы кырыс һәм эссе табигатьле, таулы- чүлле илдә барлыкка килә, ныгый һәм ярты дөнья халыкларын үз канаты астына ала Әгәр дә без соңгы алты мең еллык дәверне эченә алган һәм төрлечә теркәлеп калган язма тарих сәхифәләрен барларга керешсәк. Гарәбстан ярымутравында кешелек дөньясының хәтерендә уелып калырдай мәшһүр цивилизацияне искә төшерә алмабыз Тарихның соңгы дәверендә таулар—чүлләр белән капланган, үсемлекләргә бик тә ярлы елгасыз-сусыз бу гаять зур мәйданда бөек мәдәният учагы дөрләп китәрлек шартлар булмаганга охшый. Әллә инде булып та кешелек дөньясы хәтереннән җуелган Шулай да Гарәбстан ярымутравының көньягында безнең эрага кадәр 8 йөз-безнең эраның 4 йөзендә яшәгән Саба цивилизациясен күрсәтеп үтәргә мөмкин. Әмма ул әле аз өйрәнелгән, аның хакында зурдан кубып сүз әйтергә иртәрәк шикелле Шул ук вакытта Гарәбстан ярымутравына сыенып ук торган төбәктә. Титр Евфрат елгалары бассейнында, безнең эрага кадәр 4 мең ел элек бөек Шумер цивилизациясе үсеп чыга. Аның дөньяны таңга калдырырдай казанышлары, дәверләр буе илдән илгә, халыктан - халыкка күчә барып, бүгенге Көнбатыш цивилизациясенең нигезен тәшкил итә. Ә инде гарәпләр ватаныннан көнбатышка таба юнәлеп. Кызыл диңгезне кичеп чыксак, анда Нил елгасы буйлап сузылган уңдырышлы җирләр тасмасында кешелек дөньясы хәтерендә тирән эз калдырган тагын бер цивилизация Мисырга барып юлыгабыз. Иң борынгы заманнарда Кам (Камнар иле!) дип йөртелгән бу мәшһүр дәүләт тә күпме дәверләр дөньяның аң һәм гакыл учагын сүндермичә саклап килә. Гарәбстаииың күршесендә соңрак дәверләрдә Урта диңгез бассейны сәүдәсен үз кулында тоткан Финикия, мәшһүр калалары, мәгърур патшалары, катлаулы диннәре белән тарихта калган Аккад, Бабил. Элам, Халдея . Ассирия кебек дәүләтләр барлыкка килә Әмма халыкларны үзара аралаштырып бер казанда кайнарга мәҗбүр иткән тарихи процесс, биек тау тезмәсенә килеп бәрелгән чүл җилләре кебек, гарәпләр ватанына үтеп керә алмаганга охшый Биредә ничә мең ел буе тынлык хөкем сөрә, тормыш сүлпән бара, төннәрен чүл өстендә якты йолдызлар кабынса да. аларның илаһи нуры адәм балалары күңеленә үтеп керә алмый. Бу төбәктә туктап калган тарих арбасын кузгатып җибәрердәй, зур хәрәкәткә этәргеч бирердәй шәхес һаман күренми Шуңа күрә нигездә чүлләрдән торган бу зур мәйданда яшәүче кабиләләр үсеш ягыннан тирә күрше халыклардан бик нык артта кала, ыруглык җәмгыяте кысаларында яшәвен дәвам итә Гарәпләрне күп гасырларга сузылган бу торгынлыктан чыгарумы төп сәбәпләрнең берсе ыруглык җәмгыятенең таркала башлавы һәм сәүдәгәрлек Урта диңгез буе илләре белән Кызыл диңгез. Фарсы култыгы ярларында яшәгән халыкларны тоташтыручы сәүдә юллары гарәпләр ватаны аша узган һәм бу юлларда тора-бара калалар барлыкка килгән Мәккә шундый калаларның иң зурысы саналган Аның аша Йәмән белән Сүрияне тоташтыручы мәшһүр сәүдә юлы узган. Сәүдә кәрваннары тар үзәндә урнашкан, өстәвенә атаклы Зәмзәм чишмәсе дә булган Мәккәне һич тә әйләнеп үтә атмаганнар Юлчылар анда туктап дөяләрен сугарганнар, базарга чыкканнар, кәрваннарга ял биргәннәр Бу хәл исә ни бакчачылык, ни игенчелек, ни телгә алырлык дәрәҗәдә үскән һөнәрчелек белән шөгыльләнмәгән шәһәр халкына зур файда китергән Мәккә Хиҗаз аша узган мәшһүр сәүдә юлында урнашуы аркасында зур һәм бай калага әверелгән Мәккә шәһәре тулысынча кораеш кабиләсе кулында булган Андагы халык мал- мөлкәте. туплаган байлыгы һәм оештырган сәүдә кәрваннарының зурлыгына карап, кала үзәгендә һәм каланың читендә яшәүчеләргә бүленгән Әлбәттә, үзәктә бай һәм абруйлы ырулар урнашкан ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ Исламга нигез салучы Мөхәммәд пәйгамбәр ишле кораеш кабиләсенең хашим ыруында урта хәлле гаиләдә дөньяга килә. Ул туганчы ук атасы Габдулла вафат була, малай өнисе Әминә белән атасы ягыннан бабасы Габдел Моталлнб кулында кала Калада яшәгән гарәпләрдә кабул ителгән гадәт буенча. Мөхәммәдие сабый чакта чүлдә яшәүче бер бәдәви гаиләсенә тәрбиягә бирәләр, сабыйга чүл шартларында, саф һавада яшәү һәрьяктан файдалы дип табылган, күрәсең Ә Мәккә йортлары тыгыз урнашкан, шау-шулы, тузанлы, начар һавалы кала була. Хәлимә исемле хатын булачак пәйгамбәрнең сөт анасына әверелә, ул аны ике яшенә кадәр имчәгеннән аермыйча бага Мохәммәдкә алты яшь тулганда анасы Әминә дә вафат була, булачак пәйгамбәр тулы ятим килеш картайган бабасы Габдел Моталлиб кулында кала Тагын ике елдан, малайга сигез яшь тулганда, бабасы да фани дөньяны ташлап китә Малай әтисе белән бертуган агасы Абу Талиб гаиләсендә яши башлый Менә шушы ятим бала киләчәктә Ислам динен дөнья халыкларына күндерүче пәйгамбәргә әйләнә Абзасы сәүдә кәрваннары белән ерак җирләргә йөргәнгә. Мөхәммәдие дә үзе белан алгалый. малай бик яшьли сәүдә эше белән таныша, кәрваннар йөртергә өйрәнә Пәйгамбәрнең беренче биографиясен язган Ибне Исхак сүзләренә караганда (милади белән 767елда вафат). Мөхәммәд сәүдә кәрваннары белән чит илләргә йөргән чакларда төрле дин тоткан кешеләр белән очрашкан, яһүди һәм христиан дине нигезләре белән танышкан. Еллар узып, ул үзе Ислам тәгълиматын таратырга керешкәч, андый тәҗрибә аңа ярдәм иткән булса кирәк. Сәүдәгәр тол хатын Хәдичәгә хезмәткә ялланганда Мөхәммәд инде кәрваннар белән йөреп шактый тәҗрибә тупларга өлгергән, әйбәт холкы һәм ышанычлы кеше булуы белән ырудашлары арасында хөрмәт казанган буйдак егет була. Хәдичә аны кәрван белән Сүриягә җибәрә Мөхәммәд тауарларны сатып, шул акчага яңаларын алып. Мәккәгә әйләнеп кайта һәм шушы көннән бу гадел һәм тыйнак егет тол хатынның күңеленә кереп урнаша Бераздан кораеш кабиләсендә күренекле хатыннардан саналган бай Хәдичә үзен аңа хатынлыкка тәкъдим итә. Мөхәммәд риза була. Шуннан соң аның икенче агасы Хәмзә бин Габдел Моталлиб Хәдичәнең туганнарына яучы итеп җибәрелә. Бу вакытта булачак пәйгамбәргә егерме биш яшь була. Шулай ул кәрваннар озатучы дәрәҗәле кешегә әверелә. Пәйгамбәрнең тормыш юлын беренче тасвирлаган Ибне Исхак үз хезмәтендә бер кызыклы вакыйганы искә алып уза. Бу хәл Мөхәммәдкә утыз биш яшь тулган чакта була Көннәрдән бер көнне кораеш кабиләсе вәкилләре Мәккәдә генә түгел, бөтен тирәякка даны таралган изге Кәгъбәне үзгәртеп корырга кирәк дигән карарга киләләр Әмма берәү дә изге корылманы сүтәргә батырчылык итми. Ул кеше зурлыгындагы авыр ташлардан төзелгән була, аны тагын да биегрәк итеп төзеп, түбәсен япмакчы булалар, чөнки караклар аның эчендәге коеда сакланган хәзинәне урлап киткән булалар Кешеләр борын-борыннан изге саналган Кәгъбәгә кул күтәрүдән, аны ватудан бик куркалар, шулай да арадан бер Вәлид исемлесе бу эшкә алынырга була. Догаларын укып, ни булса шул булыр дигәндәй, ниһаять, ул диварны сүтәргә керешә Җыелган халык, аңа берәр хәл булмаса без дә катнашырбыз дип. иртәгә хәтле көтәргә була Әгәр дә Вәлид исән-сау килеш уянса, димәк, монда гөнаһ юк. дип фикер йөртәләр алар. Иртәгесен Вәлид сау-сәламәт килеш уяна да эшне дәвам итә. башкалар да батыраеп китеп аңа булыша Тик монда бер кызык хәл килеп чыга — бу изге эшкә өлеш кертү өчен кораеш ыруларының һәркайсы тиешле ташларны аерым җыя. шулай да сүтелгән диварны бергәләшеп өяләр. Менә диварда билгеләнгән биеклеккә Кара Ташны урнаштыру вакыты килеп җитә һәм ... зур бәхәс куба. Эш шунда ки, һәр ыру Кара Ташны үзе куярга тели, башкаларны бу эштән читләштерергә Зәмзәм чишмәсе бинасы омтыла Бәхәс шул кадәр куера ки. кешеләр хәтта бер-берсенә ташланыр дәрәҗәгә җитә. Шул вакыт кораешлар арасында иң өлкән саналган Абу Умаййа бин әлМогыйра бин Абдаллах бин Гомәр бин Мәхзүм исемле карт шундый киңәш бирә: И кораеш ырулары! — ди ул.—Сез чишә алмаган бу мәсьәләне гыйбадәтханә ишегеннән атлап кергән беренче кеше хәл итсен. Барысы да киңәшне кабул итә. Көтә башлыйлар Бераздан бу хәлне бөтенләй белмәгән Мөхәммәд гыйбадәтханә янына килә дә ишек урыныннан эчкә үтә. Халык җиңел сулап куя Арадан берсе эшнең асылын аңлатып бирә Шуннан сон Мөхәммәд берәүдән җөббәсен сорап ала да. аны җиргә җәеп, өстенә Кара Зәмзәм чишмәсенең эчке күренеше Ташны китереп _ һәр ырудан бер кеше бирегә килсен, жөббәне кырыеннан тотсын, ташны урынына куешсын. ди Кара Ташны күмәкләшеп күтәргәч. Мөхәммәд аны үз куллары белән билгеләнгән урынга урнаштыра Шушы вакыйгадан соң кораешлар арасында Мөхәммәдиең ышанычлы, тугры (әл-Әмин) дигән аты тарала. Бу хәл ана вәхи килә башлаганга кадәр биш ел элек була. НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД? Бу зур сорауга жавап табарга тырышып карыйк. Чыннан да. ни өчен фәкать Мөхәммәд пәйгамбәр булып киткән? Ни өчен Исламны дөньяга тарату өчен фәкать кораешларның хашим ыруында туып-үскән Мөхәммәд атлы зат сайланган? Җиһанда бер нәрсә дә очраклы рәвештә барлыкка килми. Безнен "очраклы” дип уйлавыбыз бары тик аның чын сәбәбен белмәүдән килә Ә инде яңа рухи тәгълимат, тора-бара дөньякүләм дингә әверелеп киткән Ислам берничек тә очраклы күренеш була алмый. Гомумән, җир йөзендә баш калкыткан рухи тәгълиматларның берсе дә очраклы күренеш түгел Андый тәгълиматларның Җирдә барлыкка килүе алдан ук планлаштырыла. урыны, вакыты, лидеры билгеләнә Җәмгыятьтә тиешле шартлар тугач, ул ждн мәгълүм бер халыкта, милләттә гәүдәләнә, ягъни алдан билгеләнгән гаиләдә бала туа. Баланың үсүе, формалашуы өчен тиешле шартлар тудырыла Бу эшләр барысы да алдан корылган План нигезендә алып барыла Әгәр дә аны тормышка ашыруда көтелмәгән кыенлыклар килеп чыга калса, Күкләрнең махсус чаралары нәтиҗәсендә вакыйгалар кабат үз эзенә төшерелә Кыскасы. Планны тормышка ашыру өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә. Әгәр дә без шушы закончалыкны фикер йөрткәндә төп таяну ноктасы итеп алсак. Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы. Ислам тәгълиматын тарату өчен алып барган көрәше әлеге схемага керә дә утыра Дөрес, монда бер нәрсәне искәртеп үтү кирәктер Әгәр дә без Җиһанда Изгелек белән Явызлык арасында туктаусыз көрәш барганын искә төшерсәк, һәр очракта Илаһи План нигезендә алып барылган гамәлләргә каршы эшләгән Тискәре Планның да булуын онытмаска тиешбез Бу төшенчәне эзотернк әдәбиятта КосмоЗло (Космическое Зло) дип атап йөртү гадәткә кергән Без аны үз телебездә Галәми Золмәт дип атарга булдык Кем белә, бәлки, бу төшенчә киләчәктә шушы атама белән әдәби әйләнешкә дә кереп китәр Безнең милләт тә. иртәме. соңмы, барыбер аңы белән Галәм киңлекләренә чыгачак Менә шушы Галәми Золмәт вәкилләре Галәмдә дә. җир йөзендә дә һәр изге эшкә таяк тыгарга, аны ничек тә булса туктатырга, бөтенләй туктатып булмаган очракта тоткарларга, саташтырып, ялгыш юлга кертеп җибәрергә, эволюция барышына төрле киртәләр куярга тырышалар. Моның өчегг аларны сүгәргә дә. нәфрәтләнеп көчеңне юкка әрәм итәргә дә кирәк түгел Моны Җиһанда барган даими көрәш күренеше дип тыныч кабул итәргә кирәк. Раббыбызның үз Планы, тегеләрнең үз тискәре планы объектив чынбарлык буларак яши һәм һәрберсе үз вазыйфасын башкара Лирик чигенеш рәвешендә читкә тайпылыбрак әйтелгән фикерне шуның белән тәмамлыйсы килә. Җир йөзендә бик изге ниятләр белән башланган кайбер эшләр, күрсәтелгән сәбәпләр аркасында кайвакыт планлаштырылган юлдан читкәрәк тайпыла, куелган максат тиешенчә үтәлеп бетә алмый Андый эшләрнең асылын җентекләп тикшерә башласаң, ничек башлануы белән тора-бара нәрсә килеп чыгуы арасында шактый зур аерма күрергә мөмкин Моның иң калку үрнәге христиан дине кысаларында үсеп чыккай инквизиция Раббыбыз исеменнән эш йөртеп, рухнятка каршы көрәшкән Явызлык күсәге шул үзе түгелмени?! Инде башланган сүзгә әйләнеп кайтыйк Ни өчен кораеш кабиләсенең хашим ыруында үскән Мөхәммәд атлы зат пәйгамбәр булып киткән? Беренчедән. Мөхәммәд пәйгамбәр гарәп дөньясының иң зур каласы, мәшһүр сәүдә үзәге Мәккәдә туа Бу очраклы хәлме? Әгәр дә пәйгамбәребез Мәккәдә тумыйча, чүлдә күчмә гормыш белән яшәгән ком гарәбе бәдәви гаиләсендә туса, аңа пәйгамбәрлек эшчәнлеген башлау һәм алып бару өчен тиешле шартлар булыр идеме? һич юк' Ул заманда чүлдә яшәүче ком гарәпләренә шәһәр халкы артта калган икенче сорт кешеләр итеп караган. Чүлдән зур калага килеп, сәүдә эшендә шомарган, дөньяны әйбәт белгән алыпсатарларга ул нинди яңа сүз әйтә алган булыр иде. Гомумән, тәкәббер кала халкы аны санга сугып тыңлаган, сүзенә колак салган булыр иде микән? Бу очракта да "юк" дип әйтергә туры килә. Икенчедән, пәйгамбәребезнең ин көчле һәм йогынтылы. Мәккә каласын үз кулында тоткан, зур-зур җәмәгать кәрваннары оештырып, ал арны төрле илләргә озатып, халыкара сәүдә алып барган кораеш кабиләсендә тууы да очраклы хәл түгел Аңа "язмыш” көчле һәм абруйлы кабиләдә тууны алдан әзерләп куйган. Өченчедән, пәйгамбәребезнең бабасы Габдел Моталлиб Зәмзәм чишмәсен саклаучы, бу чишмә корыганнан соң. аны казып-чистартып. чыганакка кабат җан кертүче зур абруйга ия зат була. Өстәвенә Кәгъбә ачкычы да шушы картта саклана, аның вафатыннан сон әлеге вазыйфа варисларына тапшырыла. Рәсүлебезнең фәкать шушы гаиләдә тууы, гомеренең беренче яртысы Кәгъбә тирәсендә узуы, шәһәр халкы өчен әһәмиятле күп вакыйгаларның, карарларның шушында узган җыеннарда кабул ителүе, димәк, пәйгамбәребез яшьтән үк каланың иҗтимагый тормышы эчендә кайнавы, барысын ишетеп-белеп торуы, укый-яза белмәсә дә. гаять мәгълүматлы кеше булуы да очраклы хәл түгел. Шулай аның киләчәк эшчәнлеге өчен тиешле җирлек әзерләнгән. Дүртенчедән, пәйгамбәребез бик яшьли тулы ятим кала. Бу хакта уйлана башласаң, күз алдына Тукай килеп баса. Дөрес, пәйгамбәребезнең балачагы шагыйрьнеке кебек үк авыр узмаган. Мөхәммәдиең көчле туганнары булган. Ул заманда гарәпләрдә әле ыруглык җәмгыяте йола-тәртипләре бик нык саклана, бер ыру да үз кешесен җәберләргә ирек бирми, аның хокукларын, иминлеген саклауны үз өстенә ала. Кан үче дигән нәрсә яши. Әгәр дә берәр ыру икенче бер ыру вәкиленә тисә, үтерә-нитә калса, үтергән ыру үзенең бер кешесе белән түләргә тиеш булган, яисә күп акча түләп кенә бу бәладән котыла алган. Шулай итеп, пәйгамбәребез яшьлегендә атасы белән бертуган агасы Абу Талиб кайгыртуында яши башлый. Әмма агаң атан-анаң түгел, ул инде сиңа ераграк кеше Бу хәл исә җитди карарлар кабул иткән Мөхәммәдкә иркенрәк эш итү мөмкинлеге биргән, ул ирекле шәхес булган. Аңа пәйгамбәрлек эшчәнлеген башлап җибәргәндә гарәпләрдә борын-борыннан яшәп килгән төрле ышануларга, гореф гадәтләргә, тәртипләргә каршы чыгарга, аларның дөрес нәрсә түгел икәнлеген һәр вәгазендә исбатларга туры килә. Шулай ул үз халкының яшәү рәвешен, ышануларын тәнкыйтьләргә тотына, ул табынган илаһларның . потларның чын булмавын исбатлап кискен чыгышлар ясый. Халкын бердәнбер Аллаһны танырга, Исламга чакыра. Кыскасы, Мөхәммәд пәйгамбәр традицион гарәп җәмгыятенә берьялгызы каршы чыга. Әлбәттә, бу адым шәхестән зур кыюлык, үз юлыңның дөреслегенә гаҗәеп дәрәҗәдә ышануны, рухи ныклык таләп иткән. Инде күз алдына китерик, таяныр тарафдарларың әле бармак белән генә санарлык чакта атасы-анасы исән булып, күпчелек кабиләдәшләре кебек, алар да Мөхәммәдие гөнаһлы эшләрдә гаепләсә, үҗәтлек белән үз юлыннан баруын күреп каргаса, гаепләп чыкса, пәйгамбәр үтә дә кыен хәлдә калган булыр иде. Әмма аның язмышында бу мәсьәлә дә алдан хәл итеп куела пәйгамбәр яшьли ятим калып, ирекле булып үсә. Шул ук ятимлек аны. ата-ана канаты астына сыенып ятмыйча, бик иртә киңрәк дөньяга чыгарга мәҗбүр итә. Йөргән таш тиз шомара дигәндәй, булачак пәйгамбәр шулай тормыш тәҗрибәсе туплый, киңрәк дөнья белән таныша. Бишенчедән, Хәдичәгә — бай хатынга өйләнүе аңа матди мөстәкыйльлек китерә, рухи тормыш белән яшәү өчен мөмкинлек тудыра Бу да очраклы хәлме Һич юк. Шулай итеп, без санап үткән шартлар аның пәйгамбәрлек эшчәнлегенә алдан ук тиешле җирлек әзерли. Ә бу шартлар, тиешле җирлек - очраклылык галәмәтеме, әллә инде алдан әзерләп планлаштырып куелган гамәлләрме.-анысы инде укучыга ачыктыр дип уйлыйм. Әлбәттә, монда бернинди дә очраклылык була алмый Гарәбстан ярымутравындагы кабиләләрнең иҗтимагый үсеше мәгълүм бер дәрәҗәгә җитү белән аларга этәргеч бирү, мең елларга сузылган йокымсырап яшәүдән уятып, бу кавемнәрне яңа дин байрагы астына туплау, аңнарын, әхлак дәрәҗәләрен яңа баскычка күтәрү, яшәү рәвешләрен үзгәртү ихтыяҗы туа. һәм тарих мәйданында Мөхәммәд атлы шәхес һәм Ислам дип исем алган рухи тәгълимат үсеп чыга. ХИСАП КӨНЕ Кулына Коръән алып укый башлаган һәр кеше аятьләрнең көчле хис. инану һәм дәрт белән сугарылган булуына игътибар итми калмагандыр Бу хәтта тәрҗемә ителгән текстта да нык саклана Шундый ук көчле хисне без пәйгамбәребез үз өммәтен туры юлга өндәгәндә, кылган барлык гамәлләрегез өчен җавап тотачаксыз, адәм базаларын киләчәктә Хисап көне көтә, дип кисәткән аятьләрдә дә ап-ачык тоябыз. Әйе. адәми зат җир йөзендә кылган һәр эше-гамәле өчен генә түгел, хәтта уе өчен дә җавап бирә Гомумән, вафатыннан соң Нәфис дөньяга (“теге дөнья") күчкәндә анда нинди шартларга эләгүе, кабат җирдә гәүдәләнгәч, нинди гаиләдә, нинди тормыш шартларында яшәячәге барысы да үткән гомерендә ирешкән нәтиҗәләргә карап билгеләнә. Кеше барысы өчен җавап тота. Шушы җаваплылыкны тоеп яшәү адәми затка эволюция баскычыннан һаман өскә күтәрелергә мөмкинлек бирә Әгәр дә ул үзенә бүләк ителгән гомерендә уңай нәтиҗәләргә ирешсә, бер баскычка күтәрелә, ирешә алмаса элекке урында кала, ә инде зур хаталар ясап, кыек юлларда йөрсә, хак юлдан читкә тайпылса, рухи деградация кичерсә, аска тәгәри, үсешен тоткарлый Б\ очракта аңа инде бер үк юлны кат-кат үтәргә, күп вакытны юкка сарыф итәргә туры киләчәк. Шуңа күрә диннәр бер тавыштан адәм баласын туры юлны сайларга чакыра Коръәндә, гәрчә гөгәл вакыты әйтелмәгә дә. Ахырзаман килгәч. Хисап көне булачагы турындагы кисәтүләр аеруча көчле яңгырый, хәтта, әйтергә мөмкин, куркыныч төс ала Аерым кабилә илаһларына, йолдызларга, төрле тау-ташларга. дистәләрчә потларга, агачларга Һ.6 табынып яшәгән мәҗүси гарәпләрнең аңына БЕР һәм БЕРДӘНБЕР АЛЛАҺ турындагы идеяне сеңдерү пәйгамбәребезгә җиңел булмаган, шуңа күрә ара- тирө иңеп торган сүрәләр ярдәмендә аңа даими аңлату эше алып барырга туры килгән Бу җәһәттән кайчакта куркыту алымнары да кулланылган Примитив аңлы бозык халыкны тагын ничек тәрбия кылмак кирәк?! Хисап көне темасы Коръәндә төп урыннарның берсен алып тора, гаять көчле яңгырый. Ул Пәйгамбәргә вәхи иңә башлаганда бирелгән беренче сүрәләрдә үк үзен нык сиздерә Шулай туып килгән яңа дин аша яһүди һәм христиан диннәре тапшырган хәбәр кабат кешелек дөньясының исенә төшерелә Бу хәл үзе үк әлеге диннәрнең бер үк чыганактан һәм бер үк максат белән бирелүе турында сөйли түгелме? Бу шул ук традициянең эзлекле рәвештә гасырдан гасырга дәвам иттерелүе ләбаса' Бәс. шулай икән, ул вакытта ни өчен диннәр арасында зур каршылыклар, низаглар, килешмәүчәнлек. кирәкмәгән бәхәсләр килеп чыгып торган? Барысы да бер чыганактан, бер үк максатны адәми затка туры юл күрсәтү, аның рухи үсешенә ярдәм итү. тормышын тәртипкә салуны күздә тотып бирелгән диннәр түгелме соң алар? Тыныша алмауның сәбәбе дин әһелләренең үзләренә кайтып кала шикелле. Алар диннәр арасындагы уртаклыкны алга сөрәсе, аларның бер чыганактан бирелүен аңлап эш итәсе урынга аерымлык үзгәлекләргә күбрәк игътибар иткәннәр, халыкларны аеру белән шөгыльләнгәннәр Нәтиҗәдә кавемнәр бер-берсеннән ерагаеп кына калмаган, бер-берсен күрә алмас дошманнарга әверелгән Тарихта билгеле дин сугышларында күпме кан коелган Шулай изге ният белән бирелгән тәгълиматларга Галәми Золмөт. кара көчләр йогынтысы килеп кергән Хәер, читкә тайпылдык бугай Хисап көненә әйләнеп кайтыйк Кешелек дөньясы язмышында хәлиткеч роль уйный торган бу вакыйга Коръәннең бик күп аятьләрендә телгә алына “Әй. кешеләр. Раббыгызга каршы барудан куркыгыз, ата баласына, бала атасына ярдәм итә алмаячак ул Көннән куркыгыз Белеп торыгыз. Аллаһ сүзе, һичшиксез тормышка ашачак (31.33). "Әй. кешеләр. Раббыгыздан куркыгыз. Чөнки ул Сәгатьтә (Кыямәт көнендә) сынаулар бик дәһшәтле булачак Ул Көнне күргәч, сабыен имезүче хатын баласын онытыр, йөкле хатынның баласы төшәр Аек кешеләр исерекләр сыман йөрер Аллаһның җәзасы каты булыр" (22: I 2) "Ул Сәгать (Кыямәт көне) һичшиксез киләчәк Мин (аның кайчан кндәсен) белгертмәм һәркем ни кылса, шуның әҗерен алсын, дип" (20:15) "Аллаһ хозурына баруны ялганга чыгаручылар бик мөшкел хәлдә калачак Көтмәгәндә Сәгать (Кыямәт көне)сукса, алар "Аһ, ышанмый йөрүебез өстебезгә җәза булып төшә!" дип үкенәчәкләр. Алар үз йөкләрен аркаларында алып барыр Белеп торыгыз, аларныц йөге яман бер йөктер". (6:31) "Алар (ул) Сәгатьне (Кыямәткөнен)ялганга чыгарды, ә Без аларга Сәгатьне инкяр иткәннәре өчен Тәмуг уты әзерләп куйдык" (25: Ч) "Кыямәт Сәгатенең кайчан сугасын бары тик Аллаһ кына белә”. (31: 34) "Кыямәт көне һичшиксез киләчәк Монда бернинди шик тә булуы мөмкин түгел. Тик кешеләрнең күбесе моңа ышанмый". (40:59) Күрүебезчә, вакытлар төкәнгәндә кешелек дөньясының җитди сынау аша үтәчәге Коръәннең бик күп сүрәләрендә ап-ачык итеп әйтелә. Шулай Аллаһ исеменнән кешелек дөньясына кисәтү тапшырыла. Бу гади кисәтү түгел. Әгәр дә без Коръәннең төрле сүрәләренә чәчелгән шушы аятьләрне игътибар беләнрәк укысак, анда ялгыш юлга кереп киткән адәм балалары язмышы өчен тирән борчылу, аларның киләчәген кайгыртып сызлану, хәтта урыны-урыны белән туры юлга басыгыз, тәртибегезне, әхлагыгызны төзәтегез, сүзебезгә колак салыгыз, юкса. Сәгать суккач, бик мөшкел хәлдә калачаксыз бит. балакайлар, дип үтенү рәвешендә әйтелгән кәлимәләрнең дә булуын ачык күрербез. Әйе. без барыбыз да Аллаһ балалары. Аның өчен кадерле затлар. Ул безгә зур өметләр баглый. Аның биһисап бурычларының берсе бездән югары аң һәм мөкәммәл әхлакка ирешкән Галәм хезмәткәрләре тәрбияләү Рухи үсешнең югары баскычына күтәрелгән һәр кеше аңы белән Галәм киңлекләренә чыга, андагы Иерархия белән бәйләнешкә керә, төрле Вазыйфалар үти башлый Шулай булмаса, миллион елларга сузылган дәверләр дәвамында ифрат зур түземлек һәм сүнмәс өмет белән Галәм, анда эш алып баручы Тәрбиячеләребез, зур мәшәкатьләр кичереп, безне тәрбия кылу белән шөгыльләнер, даими кайгыртыр, планетабызны төрле һәлакәтләрдән саклап торыр идемени? Адәм балалары өчен шушы хакыйкатьне тнрәнтен аңлау һәм Тәрбиячеләребезгә рәхмәтләр әйтеп яшәү баскычына күтәрелү заманы килеп җитте. Хисап көнен кешеләр шундый аң белән каршы алырга тиеш түгелмени? Шундый баскычка күтәрелгән кешеләргә киләчәктә Күк Капусы ачылыр, алар үзгә шартларда үсешен дәвам иттерер. Соңгы елларда бирелгән бай мәгълүматлар, белемнәр шушы изге максатны күздә тотып башкарыла лабаса. "Кыямәт көне һичшиксез киләчәк! Монда бернинди шик тә булуы мөмкин түгел. Тик кешеләрнең күбесе моңа ышанмый", - диелә Коръәндә Бу аятьтә нинди зур борчылу, кайгырту ятканын ишетәсеңме, адәм баласы? Бу бит моннан 1400 ел элек әйтелгән, безне кайгыртып, безне саклап, коткарып калу өчен әйтелгән! Кешелек дөньясы Күкләрнең кисәтүен. Раббыбызның Тәгълиматын оныта башлаган саен халыкларга кат- кат пәйгамбәрләр җибәрелә торган, алар аша Хакыйкать кабат искә төшерелгән. Китаплар бирелгән, шулай диннәр барлыкка килгән. Җибәрелгән пәйгамбәрләрне халыкларның кабул итмәве, алардан көлүе, мыскыл итүе, хәтта, Мәккә халкы Пәйгамбәрне кире каккан кебек, аны исәр шагыйрьгә, килде-китте сүз сөйләп йөрүче тинтәк адәмгә тиңләве кебек мисаллар Коръән сүрәләрендә еш телгә алына. Заманнар үтә тора, ә кешелек дөньясы ялгыш юлдан баруын дәвам итә, үзгәрергә ашыкмый, дөресрәге, бик тә акрын үзгәрә. Әмма соңгы елларда боз кузгалды. СССРнын таркалуы, төрле тыюларның юкка чыгуы, фикер иреге килү, безнең илдә һич булмаганча, дөньяны җаның ниндине теләсә шундый китаплар басып китү инде үз эшен эшли. Бүгенге көндә бик күпләрнең аңнары ачыла, яңа сәләтләре пәйда була, рухият юлына басучылар төрле төркемнәргә берләшә, бер-берсенә үсәргә, рухи баскычларның яңа басмасына күтәрелергә ярдәм итә. Әллә бу очраклы хәлләрме? һич юк! Шулай Раббыбыз. Тәрбиячеләребез безне Яңа Дәвергә атлап керү өчен әзерли. Уңай шартлар да тиктомалдан гына барлыкка килмәде, аларның тирән сәбәпләре бар. Бар нәрсә башта Күкләрдә башлана, анда хәл ителә, соңрак кына вакыйгалар, чиләк төбенә утырган юшкын кебек, җир йөзендә, физик планда гәүдәләнә. Күп корбаннар таләп иткән дөньякүләм сугышлар да әүвәл без "теге дөнья" дип атап йөрткән Нәфис дөньяда әзерләнә, аннан соң гына аерым вакыйгалар рәвешендә җир йөзендә кабынып китә Н.К.Рерихның "Чыңгыз хан" исемле картинасы бу закончалыкны гаҗәеп дәрәҗәдә дөрес чагылдыра. Киң дала уртасында атка атланган Чыңгыз хан берьялгызы тора. Аның баш өстендә күпереп аккан кан дәрьясын хәтерләткән җете-кызыл күк. Анда киеренкелек һәм дәһшәт Анда инде барысы да башланган, аяусыз сугышлар бара. Ә җирдә әлегә тыныч, әмма күпмедер вакыт үткәч, күктә барган яуларны җирдә дәвам иттерәчәк шәхес инде язмыш тарафыннан сайлап алынган. Ул сәгать сукканны гына көтә Һәм сәгать сугачак. Чыңгыз хан ярты дөньяны канга батырачак, кызыл дәрьялар җирдә агачак Н К.Рерих картиналарын игътибар белән тикшерә башласан. аларда яшерен тәгълиматның байтак закончалыкларын абайларга мөмкин. Кеше гомере белән чагынггырганда Хисап көненә килеп җитәргә әле бик ерак булса да. Тәүрат. Инҗил. Коръән кебек изге китаплар аша бу дөньякүләм әһәмияткә ия вакыйга адәми затнын исенә төшерелә торган. Галәм өчен Хисап көне инде бик якын, кул су.зымында гына тора. Шул сәбәпле Коръәндә дә вакыт Галәм үлчәме белән билгеләнә, фикер шушы Олуг Үлчәмгә салып әйтелә Шуңа күрә Пәйгамбәргә иңгән сүрәләрдә ул төп тема буларак яңгырын Табигый ки. Пәйгамбәр вәгазьләрендә әйтелгән мондый кискен кисәтүләр, аның бу хакта дулкынланып һәм ифрат дәрәҗәдә инанып сөйләве тыңлаучыларда сораулар уятмый калмагандыр. Чыннан да, нәрсә соң ул Кыямәт көне? Коръәндә бу Көн әле Хисап Көне, әле Аллаһ белән очрашу көне, әле Адәмнәрне Аеру көне, әле Халыкларны Җыю көне, әле Сәгать Сугу коне. дип төрлечә атала Әмма мәгънәсе бер бу Көнне планетада тереклек итүче кешелек дөньясы һәм мөстәкыйль җан булып яшәүче адәм баласы үзенең бихисап дәверләрдә кылган уңай һәм тискәре гамәлләре, ирешкән һәм кулдан ычкындырган мөмкинлекләре өчен Олуг Имтихан тотачак Пәйгамбәрдән сүз көткән тыңлаучыларга Коръәндә мондый җавап бирелә "Менә бу (Мөхәммәд) моңарчы килгән пәйгамбәрләр белән рәттән торучы Пәйгамбәрле]) Килергә тиешле Кыямәт коне якынлашты Аны Аллаһтан башка һичкем чигереп тора алмас" (30 12 14) “Ул Көнне (эчкерле) дуслар бер-берсенең дошманына әверелер" (43 67) Коръәндә шулай ук бу Көннең ничек киләсе дә аңлатыла "Синнән Кыямәт көненең кайчан киләчәген сорыйлар Әйтсиналарга (и МөхәммәдX Бу хакта Аллаһ үзе генә белә, диген. Аның вакытын Аллаһтан башка зат ачыклый атмас . Күкләр вә җирдәгеләр өчен бу кыен мәсьәлә. Ул (Көн)сеатъкөтмәгәндә килер”. (7 137) Шулай ук бу Көнне булачак күренешләр дә тасвирлана “(И Мөхәммәд, бу Көнне) син һәр өммәтне тезләнгән килеш күрерсең һәр өммәт (үзенең саваплары гөнаһлары теркәлгән) Китап янына чакырылыр Ни кылган булсагыз, бу Көнне сезгә шуның әҗере әйләнеп кайтыр Китабыбыз сезнең хакта дөресен генә сөйләр Хактыр ки. сез ни кылган булсагыз, барысын теркәтә бардык" (45:28 29) Биредә һәр кешенең кылган эшләре теркәлә барган Гамәл Китабы күздә тотыла Бу Көннең киләсене шик белдерүчеләрне, ана ышанмыйча мыскыллап көлүчеләрне Коръән кисәтеп куя "Әйтелер: "Сез бу Кон белән очрашуны ничек оныткан булсагыз. Без дә сезне шулай онытырбыз Урыныгыз ут булыр, ярдәмчеләрегезнен берсе дә сезне коткармас Сез Алдайның аятьләрен көлкегә алдыгыз. Сез фани дөнья рәхәтенә алдандыгыз" Алар (Тәмугтан) чыгарылмаячак. тәүбәләре дә кабул ителмәячәк" (45 34 35) Башка диннәрнең Төп Китапларында сурәтләнгән кебек үк. Коръәндә да Кыямәт Көне, Хисап көне кешелек дөньясының миллион еллар дәвамында кылган гамәлләре өчен Жанап бирү коне буларак бик дәһшәтле сурәтләнә “Кыямәт көнендә болытлы күк урталай ярылыр, фәрештәләр гаскәре Җиргә ургылыр Ул Көнне бар нәрсә Мәрхәмәтле Аллаһ хөкемендә булыр Юлдан язганнар өчен ул Кон бик хәтәр булыр. Ул Көнне гөнаһлыдыр, бармакларын тешләп Их. Пәйгамбәр белән бер юлдан киткән булсам!" дип үкенерләр" (25:25 27) Кешеләрнең кылган гамәлләренә карап икегә бүленүе дә Коръәндә кат-кат әйтелә “Кыямәт сәгате суккан көнне кешеләр (кылган эшләренә карап) бер-берсеннән аерылыр". (30:14) Алдагы бүлекләрдә без яһүди һәм христиан диннәрендә Хисап көненең ничек тасвирлануын җентекләп күздән кичергән идек Укучы бу Көннең Тәүратта. Инҗилдә. Кортюндә бер үк тәртиптә, бер үк схема буенча тасвирлануына игътибар итми калмагандыр Ну Көнгә Коръәндә аеруча зур урын бирелә. Әйтик, анда Аллаһ әүвәл вакытлар төкәнгәндә кешелек дөньясын Хисап көне көткәнлеген хәбәр итә. аннан төрле аятьләрдә бу Көннең нинди Кон булуын аңлата, аңа ышанмаучыларны кискен рәвештә кисәтә, бозык адәмнәрне . Аллаһ юлыннан тайпылганнарны ул Көнне нинди сынаулар, җәзалар көтүе искә төшерелә Галәм алдында имтихан тоткан Кондә гөнаһлыдыр өчен Күк Канусы ачылмаячагы аятьләрдә ап-ачык итеп әйтелә. Шулай Хисап көнендә дөнья у. м халыкларының Аллаһ хозурына килеп Хөкем Карары көтүе сурәтләнә, кылган гамәлләренә карап, адәмнәрне ике төркемгә илаһи имтиханны тапшырганнарга һәм тапшыра алмаганнар төркеменә аеру күренешләре тасвирлана, һәм әйтелгән барлык сүзләргә нәтиҗә ясагандай. 81 нче сүрәдә Хисап көненең тетрәндергеч манзарасы күрсәтелә: "Кояш бөрешеп калыр, йолдызлар таркалыр, таулар кубарылыр, дөяләр караучысыз калыр, кыргый җәнлекләр бер урынга тупланыр, диңгезләр күпереп ярларыннан чыгар, җаннар (кылган эшләренә карап) бер-берсеннән аерылыр, тереләй җиргә күмелгән кыз баладан Нинди гөнаһың өчен сине харап иттеләр?”-дип сорарлар. Гамәл Дәфтәрләре ачылып (бар нәрсә)фаш ителер, күкләр бушап калыр, җәһәннәм ут бөркеп торыр, җәннәт якынаер. - шул чакта һәр адәми затның җаны үз-үзенә ниләр әзерләгәнен ап-ачык күрер”. (81 / -14) һәм Хисап көненең шушы тетрәндергеч манзарасын сурәтләгәннән соң Аллаһ исеменнән кешелек дөньясына фундаменталь сорау бирелә “Кая юл тотасыз? Бу бит халыклар өчен. Туры юлдан барырга теләгәннәр өчен Бер вәгазьдер (81 : 26—28) Әйе. кешелек дөньясы яшәгән чакта бу бөек сорау беркайчан да үзенен әһәмиятен югатмаячак. Аңа төгәл җавап таба алмыйча, әллә инде табарга да теләмичә, менә без өченче меңьеллыкның да капкаларын ачып кердек Өченче меңъеллык, - әгәр дә вакыт исәбен Гайсә пәйгамбәрдән санын башласак, ә аңа кадәр күпме меңнәр һәм миллион еллар үткәнен Раббыбыз үзе генә белә. Кешелек дөньясы инде сабый бала түгел, байтак дәверләрне кичергән, нәтиҗә ясарга вакыт бик җиткәндер. Ә нәтиҗәне Раббыбыз үзе ясый Хисап көне аша. Ә Хисап көненә барыбыз да ышанабызмы соң? Күпчелек бнт аны куркытып тәрбия кылу максатында уйлап чыгарылган әкият, дини мифология җимеше дип саный. Әмма Күкләрнең меңнәрчә еллар дәвамында җир йөзендә таралган рухи тәгълиматлар аша безгә ирештереп торган кисәтүе әкият, уйдырма була аламы? Алай дип уйларга нигез бармы? Бәлки, кемдер без корган дөньяны, моннан 12,5 мең ел элек булып узган Атлантида һәлакәтеннән соң кабат аякка баскан дөньяны, иң алдынгы һәм камил акыл белән төзелгән дөнья дип уйлый торгандыр? Бәлки, кемдер үтеп киткән берничә мең ел эчендә безнең нинди комфорт һәм фән-техника казанышларына ирешүебезне дәлил итеп китерергә җыенадыр? Ул чакта ни өчен Җирдә яшәү елдан- ел кыенлаша бара, саф һава, чиста су һәм чиста азык-төлек кимегәннән кими? Ни өчен гарип туган балалар саны һаман арта? Без төзегән коточкыч зур калалар Җир тәнендәге яман шешне хәтерләтә, аларда яшәү елдан-ел авырая, кешеләр машина төтененнән тончыга. Бәс. шулай икән, димәк, без корган дөнья бигүк дөрес юлдан бармый булып чыга, ул каядыр ялгыш юлга кереп киткән. һәм кабат безнең алга Коръәндәге фундаменталь сорау килеп баса: ” Кая юл тотасыз?" Бу сорау Аллаһның үзеннән, ул кешелек дөньясы өчен беркайчан да көн тәртибеннән төшмәгән. Әлеге сорау адәми заттан һәрвакыт акыл һәм рухият таләп иткән. Әмма аны ишетүчеләр, ана колак салучылар гына санаулы булган. Инде менә җавап бирер, өлгергәнлегебезгә имтихан тотар вакыт килеп җитте. . Алдарак китерелгән 81 Тәкъвир” (“Төреп кую~) сүрәсе, белгечләр фикереңчә. Мәккәдә Пәйгамбәргә вәхи килә башлаган беренче елларда ук иңгән, дип санала. Бу шулай ук 82 “Интифар" ("Ярылу ") сүрәсенә дә кагыла Анда 81 сүрәдә әйтелгән фикерләр кабатлана Бу хәл нәрсә турында сөйли соң? Димәк. Коръән иңә башлаган беренче елларда ук Хисап көне булачагы кабат адәм балаларының исенә төшерелә. Шулай кешелек дөньясы тарихында көтелгән иң әһәмиятле вакыйга Коръән инә башлаганда ук ап-ачык итеп әйтелә. Инде 82 сүрә аятьләренә мөрәҗәгать итик. Анда: "Күкләр урталай ярылып, йолдызлар таралгач, елгалар агып беткәч, каберләр кубарылгач, һәркем киләчәге өчен ни хәзерләгәнен, фани дөньяда нинди гамәлләр калдырганын беләчәк. И адәм баласы! Нәрсәгә кызыгып, син. чиксез юмарт Аллаһ нигъмәтләреннән коры калдың?' дип ничәнче кат адәми затка сорау бирелә, һәм шунда ук җавап та китерелә: “Аллаһ сине юктан бар итте, сәламәт әгъзалар биреп, (гәүдәңне) тигез-төгәл ясады, һәрьяктан камил итте Ничек теләсә, шундый кыяфәттә яралтты Юк бит' Шушы апачык дәлилләрдән сон да сез Кыямәт көнен ялганга чыгарасыз. Ә сезне күзәтеп торучылар барлыгын оныттыгыз, алар барысын да язып бара. Алар ни кылганыгызны белеп тора" (82 1 12) “Күзәтеп торучылар" мәсьәләсенә килсәк. Нәфис дөньядагы югары технологияләр адәми затның кылган барлык эш-гамәлләрен теркәп бару мөмкинлеген бирә, махсус компьютер системасы барысын да язып бара. Әлбәттә, борынгы заманнарда моны кешенең ике иңендә утырган фәрештәләр теркәп бара дип аңлатканнар Ул заманда кешегә мондый мәгълүматны бары шул рәвештә генә җиткереп булган. Бүгенге көндә исә эзотерик әдәбиятта кешелек дөньясының Галәмдәге Көчләр тарафыннан оештырылган Илаһи Бер Эксперимент булуы ачыктан-ачык әйтелә (Ченнелинг. Послання Старших Братм-в Челопечества “София Киев. 1998.) Әйе. адәми зат махсус рәвештә барлыкка китерелгән һәм. тәҗрибә объекты буларак, даими күзәтү астында яши. Адәми затны барлыкка китерүдә бик күп цивилизацияләр катнаша, алар үз геннарыннан аңа өлеш чыгара. Шуңа күрә кешене аларның уртак иҗат җимеше, генетик тәҗрибәләр нәтиҗәсе дип санарга тулы нигез бар Әлбәттә, адәми зат әле гаять примитив чакта барлыкка килгән диннәр бу мәсьәләгә кереп тормый, кешенең барлыкка килү тарихын да. ул яшәгән дөньяны да бик нык гадиләштереп тасвирлый Галәм. Раббыбыз тарафыннан иңдерелгән белемнәр һәр дәвердә кешенең аңы. психикасы кабул итәрлек, сыйдыра алырлык микъдарда гына бирелгән Әлбәттә. Пәйгамбәребезгә Коръән иңгән чактагы гарәп җәмгыятенә мондый белемнәрне җиткерү мөмкин булмаган, аның әле вакыты җитмәгән Өлгермәгән җәмгыятькә бирелгән белем аны һәлакәткә китерергә мөмкин һәрхәлдә, ул уңай нәтиҗәгә китерә алмый Атлантида һәлакәте моның ачык мисалы булып тора Галәмнән килгән Люцифер (Коръәндә ул Иблис буларак сурәтләнә) командасы Атдантндага килеп төшкәннән соң андагы идарәчеләр белән сөйләшүләр алып бара, үзләрен шул җәмгыятьтә кабул итүләрен, урын бирүләрен сорый. Шуның бәрабәренә килмешәкләр атлантларны Галәмдәге югары технологияләр, әле җир йөзендә булмаган белемнәр белән тәэмин итәргә ышандыра. Атлантлар моңа риза була Әйтергә кирәк, шушы белемнәр, технологияләргә ия булу аркасында атлантлар кодрәтле җәмгыятькә әверелә, империя төзи, башка халыкларны буйсындыру сугышлары башлап җибәрә Җәмгыятьтә кара сихер, табигать көчләреннән стихияләрдән явызларча файдалану чәчәк ата. Бу инде адәми затның Раббыбыз өлешенә керүе була. Тора-бара Атлантида җәмгыяте килмешәкләр йогынтысына кереп каба, бу йогынтыны кабул итүчеләр һәм кире кагучылар төркеменә бүленә Кире кагучылар Люцифер (Иблис)китергән технологияләрнең, белемнәрнең җәмгыятьне эчтән җимерүен ап-ачык күреп торалар, шуңа күрә аерым яши башлыйлар. Алар рухи сафлык саклау тарафдарлары булып калалар. Шулай Атлантида җәмгыяте икегә бүленә. Бер лагерьдагылар бирелгән белемнәрдән дөрес файдаланмый, нәтиҗәдә җәмгыять бик авыр хәлгә төшә, һәм, ахыр чиктә. Атлантиданың һәлакәте белән тәмамлана. Әлбәттә, бу бик зур тема. Ул хакта аерым бер хезмәт язарга мөмкин Әлегә без аны мисал өчен генә телгә алып уздык. Шулай итеп, безнең эраның 7 гасырында кешелек дөньясы гарәп кабиләләренә иңгән Корьән аша үзен коткан зур сынаулар Хисап көне турында тагын бер кат кисәтү ала. Бу соңгы кисәтү булганмы, әллә инде андый кисәтүләр, хәбәрләр планетабыздагы башка берәр цивилизациядә тагын да очрыймы? .Алдагы бүлектә без шушы сорауга җавап табарга тырышырбыз . Ахыры китәсе санда