Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЫЙБРӘТЛӘР АЛЫРЛЫК ҮТКӘН ЮЛ

ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНЫҢ 70 ЕЛЛЫГЫ УҢАЕННАН КАЙБЕР КҮЗӘТҮЛӘР, ХАТИРӘ-УЙЛАНУЛАР Татарстан Язучылар оешмасына 70 ел “Мен еллап тарихы булган татар әдәбияты оешмасына җитмешме?” дип уйлап куяр кемдер. Әйе, сүз нигезе совет чорында корылган һәм әле бүген дә структур асылы шул ук калган язучыларның рәсми оешмасына нәкъ 70 ел. Дөрес, бер Татарстанга гына килгән юбилей түгел: беэнен күрше республикаларга да. элек союздаш саналып йөртелгән бүтән халыкларның күбесенә дә кагыла торган юбилей бу. Үткәннәргә мөнәсәбәтнең һәм тарихи хәтернең ниндилегенә карап төрле җирләрдә төрлечәрәк билгеләп үттеләр әлеге датаны. Безнең каләмдәш агай-эне арасында да, бигрәк тә соңгы ярты елда, бу хакта сүз чыккалап торды Төрле характердагы әдәби кичәләрдә, очрашуларда да халык колагына әйтелгәләп киленле. Без дә бу очракта үзебезне хәтерсезлектә битәрли алмыйбыз Моннан ике ел элек журналыбызда оешма эшчәнлеге турында әтрафлы гына документаль язма бастырган идек. Соңгы елларда, “Казан утлары" архивыннан" дигән баш астында язучыларыбыз тормышының төрле якларын чагылдырган фотодокументлар чыгарып киләбез. Традицион "Әдәбиятыбыз тарихыннан”, “Әдәби мирас", "Юбилейлар” рубрикаларында да, табигый, сүз шул ук әдәби елъязмабыз турында Ижат оешмалары хакында нинди генә фикерләр (иҗатчыларның үзләре арасында да андый берлекләргә скептик караучылар бар) булмасын, реаль фактны танымый мөмкин түгел: ижат союзлары, ягъни берлекләре (төрле чорда төрлечә әйтелгән, сүз сөрешенә карап һәм синоним буларак, язмабыздагы бу сүзләр һәр икесе дә кулланылыр) соңгы 70-80 ел эчендә әдәбият һәм сәнгать үсешенә йогынты ясаучы мөһим бер фактор булып торды. Әйтик, яна заман татар әдәбияты елъязмасын Язучылар берлеге тарихыннан башка күз алдына китерү кыен Оешма—XX гасырнын байтак дистә елларында язучыларның иҗади хезмәтен оештыруда һәм бәяләүдә үзгә бер идеологик үзәк ролен үтәп килде. Мәгълүм хакыйкать: иҗат эше күнел халәтенә—илһамга бәйле үтә индивидуаль хезмәт, хәтта аны интим шөгыль дип тә әйтеп буладыр. Оешма—сүзнен тамырыннан күренгәнчә, күмәклекне белдерә, ә ижат итү дигәч, нигездә, ялгыз калып эшләү күз алдына килә. Бөек әсәрләрне—җырмы, көйме, рәсемме—исегезгә төшерегез—күбесен талантлы Шәхес ялгызлыкта—Дөнья белән бергә-бер калып, серле тынлыкта ижат иткән бит! Әсәр туу—үзе бер тылсым! Аны, өстән яки кырыйдан әмер биреп, кушып тудырып булмый Андый очракта тудырганын да ясалма, гарип чыга. Попугайны нәрсәләрнедер кабатларга өйрәтә алсан да, сандугачны көчләп сайратып булмас, бөркетнең канатларын сындырсаң да, күз карашын кисә алмассын. Ижат—асылы белән ирекле шөгыль. Иҗат иреге дигән гыйбарә тикмәгә генә тумаган! Шулай да Әйе. шулай да, нинди генә индивид һәм индивидуалист булып, “Аллалар белән генә сөйләшә торган" ялгыз халәттә калып, үзен өчен бөек тоелган нинди генә әсәр тудырсан да, син аны үзен өчен генә ижат итмисең Күңел җимешен кемнәр беләндер бүлешәсе килә. Язучы икәнсен—әсәреңне китап итеп чыгарасы, кешеләргә ирештерәсе килә, рәссам икәнсен—эшләреңне җыеп, күргәзмә ясап күрсәтәсе, артист икәнсен— сәхнәне иңлисе килә Менә шунда инде кешеләргә елышасын, аңлашуга өметләнеп коллегаларына барасың, теге яки бу мәсьәләне чишәр өчен хәкимдарларга, оешмаларга мөрәҗәгать итәсен Ялгызын ижат итеп булса да, ялгызын гына яшәп, тормыш итеп булмый Булса да бик кыен Ә дөньялыкта адәм батасына, һай, күп кирәк! Очрашу-аралашу урыны да, ижатын турында кеше сүзен ишетү яки бүтәннәр турында үз фикереңне белдерү өчен трибунасы да, нәрсәгәдер дәгъва итеп белешмәтәкъдимнамәсе дә Ахыр килеп, яшәр өчен түбә-куыш та кирәк бит ате. улемказа килгәч, күмелергә урын Ә кая барасын0 Озынга сузылырга охшаган бу язмамны нигә дип яза башладым сон әле? Акыллыга сабышып, бүтәннәрне нәрсәләргәдер өйрәтергә, сабак бирергә теләгем юк, кемнәрдер алдында кемлегемне күрсәтү ихтыяҗы юк. Хажәте дә юк. Яшьлектә максат итеп куелган үрләремнең күбесенә менелде Нәрсә өчен язып, бастырып чыгарырга ниятлим сон алайса? Мөгаен, ин әүвәл, үзем куйган сорауларга үтеч» жавап эзләп азаплануымдыр бу Алга таба әдәбиятыбызның язмышы ничек булыр? Без элтәргеләрдән эстафета итеп алган арбаны алга этәр өчен кемнәргә калдырабыз0 Гомумән, ул әдәбият дигән арбанын кирәк-хәжәте ни дәрәҗәдә булыр0 Бу сораулар күпләрне борчыйдыр дип уйлыйм (шулай булса, димәк, язуым аклана) Язучылар оешмасының бу юбилей датасы уйлану-фикерләшү өчен бер сәбәп кенә Төп мәсьәлә—безнен рухи киләчәгебез. Киләчәк турында төпле фикер йөртер өчен, үткәннәрне белеп, гыйбрәт алу. бүгенгене хәлкадәри анализлау фарыз Алда әйткәнемчә, сонгы чор әдәбиятыбыз тарихы язучылар оешмасы белән тыгыз бәйләнгән. Бу язманын авторы буларак искәртеп узыйм, минем дә. бу оешма белән гомерем тоташкан, анын өчтән ике өлеше турыдан-туры аңа бәйле 40 елга якын Язучылар союзында әгъза булып торып, шунын 37 ел дәвамында тоташтан шушы оешманың идарә әгьзасымын. Уйлап баксан. үзе бер гомер Шуна күрә. Язучылар оешмасы, анын эшчәнлеге турында уйланып фикер әйтергә хакым бар шикелле. Күрәсең, мемуар-истәлекләр язар чак та җиткәндер Беркөн язучылар исемлеген актарып аптырабрак калдым мина кадәр СССР Язучылар союзына кабул ителгән язучылар нибары 5-6 гына калган Теләсән-теләмәсән дә, әдәби хезмәт вахтасында ветеран булып чыгам икән. Ин әүвәл шуны ассызыклап узыйк: СССР дигән держава яшәгән чорда иҗтимагый әһәмияте зур булган иҗат берлекләре—ижат союзлары эшләп килде Шул оешмаларның иң зурысы һәм ин абруйлысы—Язучылар союзы булды. Саны ягыннан да, дәрәҗәсе ягыннан да дөньянын бүтән илләрендә андый оешма юк иде Язучылар союзы әгзасы булу ижат кешесе өчен зур казаныш саналды. Югары гыйльми дәрәҗә алулардан бер дә ким түгел иде бу әгъзалык. Алай дөньяда тине булмаган нинди оешма сон бу, нинди максат белән төзелгән дә нинди идеазга һәм нинди даирәгә хезмәт иткән? Профессионаллар берләшмәсе дияр идең, мәдәният, шул исәпкә язучылар да кергән аерым профсоюз системасы бар иде. Союз эчендә анын бүлекчәләре бар иде әле. Үзара ярдәмләшү, социаль яклау берләшмәсе дияр идең, бу функцияләрне башкаручы. Россиядә тарихы XIX гасырга ук тоташкан Литфонд (әдәби фонд) бар Әйе. ижат союзларының, бигрәк тә Язучылар союзының социаль функциясе бүтәнрәк, тирәнрәк Аны аңлау, асылына төшенү өчен, объектны, мотлак, шул иҗтимагый чор идеологиясе аша. үтелгән Вакыт призмасы аша карап анализлау мөһим Чишмә башын, тора бара ана кушылган бүтән чыганакларны белсәң генә елганын зурлыгын, агышынын куәт-көчен чамалый аласың СССР Язучылар союзы төзелү 1934 елдан саналса да. анын башлангычы 1932 елгп—ВКП(б) Үзәк Комитетының 23 апрельдә чыгарган карарына тоташа Язучылар союзын оештыру мәсьәләсе, нигездә, шул елны хәл ителә 1934 елга кадәрле калган ике ел әзерлек эшләренә китә Үзәктә һәм республикаларда бу юнәлештә кызу эшләр башлана Шул ук елнын маенда Татарстан совет язучыларының Бердәм союзын төзү буенча Г Нигьмәти житәкчелегендә оештыру комитеты төзелә. Комитетның максаты—төрле төркемнәргә бүлгәләнгән (ТАПП. СУЛФ. «юлаучылар» һ. б.) язучыларны бер максатка юнәлтеп берләштерү. Сүз уңаеннан әйтеп узыйк: башлангычы -Безнең юл* булган журнал да ул елларда бүлгәләнеп. «Яңалиф*. «Атака», исемнәре белән чыккан иде Алар урынына «Совет әдәбияты» исемле журналның чыга башлавы әнә шул берләштерүнең бер чагылышы иде. СССР Язучылар Союзының нинди максат белән, нинди социаль нигезгә салынуын анлау өчен, әйткәнемчә, шул чорнын атмосферасын күз алдына китерергә тырышыйк. Октябрь инкыйлабы үтүгә 15 ләп. СССР төзелгәнгә 10 еллап вакыт үткән. Советлар Союзында моңарчы дөнья күрмәгән хәл—сыйныфсыз җәмгыять төзелә. Шәхси милек юк дәрәҗәсендә: завод-фабрикалар күптән национализацияләштерелеп Мэскзумең Колонналы залы дәүләткә күчкән, жирләр башта алпавытлардан, сонрак крестьянның үзеннән дә тартып алынып, күмәк хужалыклар-колхозлар төзелгән. Авылның хәлле кешеләре сөрелгән. Пролетариат, юксыллар, социализм сүзләре гегемоник янгыраш алган мохиттә, милек, мөлкәт төшенчәләре бөтенләй контрсүзләр булып кабул ителә. Олы-кечененмс. наданнынмы. укымышлынынмы колак төбендә яңгыравыкчы шигарьләр: Иске Дөньяны штурмлау бара! Капитализм җәмгыяте бетәчәк! (Шул заманда, капиталистик мөнәсәбәтләрнең 60-70 елдан соң СССР киңлекләренә янәдән кайтачагын, уртак байлыкның талап-урланып. халыкның аз сандагы бик байларга, күп сандагы бик хәерчеләргә аерылып бетәчәген күз алдына китерүчеләр булдымы икән?). Кешелек капиталь изүеннән азат ителәчәк! Яшәсен Бөтендөнья революциясе! Яшәсен коммунизм! Интеллегенция аптырашта! Дворян тәрбиясе, университет белеме алганнарның байтагы эмиграциядә, бер өлеше тавыш чыгармый, дәшми, сагаеп нидер көтә, бериш аумакайлар партия жырын жырлап көн үткәрә Вәзгыять бер дә көлке түгел. Европа, гомумән Тышкы Дөнья арасына "Тимер пәрдә" корылган. Демократия сүзе архаик төшенчәгә әйләнгән. Аны кирәксенүче дә бик юк. Ни гаҗәп, бәлки, парадокстыр: дөнья җәмәгатьчелегенең СССРга игътибары гаять зур. Планетаның алтыдан бер өлешендәге бөек социаль экспериментлар бара! СССРда һәркем тигез, сыйныфсыз, гадел җәмгыять төзелә. Кешелекнең хыялы бит бу! Капитализм— берәүләрнең хәләл хезмәте бәрабәренә икенче берәүләрнең череп баюына корылган капитализм, гасырлар буе байтак акыл ияләренең нәфрәтенә юлыккан строй. Советлар Союзына, сирәк булса да. дөньякүләм мәшһүр язучылар килә. Ромен Роллан. Анри Барбюс. Бернард Шоу һ. б. Алар Сталин һәм башка дәүләт җитәкчеләре белән очрашалар. Россия. Советлар Союзы турында гаять зур фикерләр, канәгатьлек хисләре белән кайталар туган илләренә. СССР турында матур-матур интервьюлар бирәләр, социалистик стройнын өстенлекләре турында сөйлиләр, язып чыгалар. Зур талантлар икейөзләнмәс: алар күнелләгсләрен ихлас сөйләгәннәрдер дип уйлыйм. Күрәсен, аларны чыннан да яхшы каршылаганнар: ул шәхесләр яхшыны гына күргәннәр, яхшыны гына ишеткәннәрдә. Дөньякүләм мәшһүр язучыларның СССР турындагы фикерләре ил башлыклары өчен, әлбәттә, зур сәяси отыш булган. Әгәр илдә яшәгән күп санлы язучылар армиясен шундый рухта—максат итеп алынган идеологиягә хезмәт иттергәндә? Сүз—зур көч. Язучылар—“кеше рухынын инженерлары". Безгә, без күрергә теләгән җәмгыятьтә без күрергә теләгән масса кирәк Шулай уйлаганнар хәкимдарлар Менә шундый вәзгыятьтә оеша башлый СССР Язучылар оешмасы. 1934 ел. 17 август. Мәскәү. Колонналы Зал. Әдәбиятлар тарихында моңа кадәр тиңе булмаган язучылар җыены. 52 милләт вәкилләрен тәшкил иткән 591 делегат. Кунак сыйфатында төрле континентлардан килгән 40 чит ил язучысы. Совет язучыларынын I нче Бөтенсоюз оештыру съезды ике атнадан артык (!) дәвам итә. 17 августта ачыла, соңгы—26 нчы ябылу утырышы 1 сентябрьдә була. Бу урында Мәскәүдә үткән грандиоз съезд турында беразга тукталып торып— алда бу хакта тәфсилләбрәк сөйләү булыр—шул чорнын үзебезнең җирлектәге ижтимагый-сәяси вәзгыять һәм әдәби мәйдан-мохит турында берничә сүз әйтеп узыйк. Татарстанда “солтангалиевчелек”не "фаш итү" тәмамланган чор. татарнын байтак акыллы башлары юк ителгән, зыялы катлам өркетелгән, куркытылган чор Әдәбият дөньясы да таркау, чуар; өстәвенә зур фигуралар аренадан китеп бара Г Исхакый— эмиграциядә, Такташ инде юк. Г Камал яна гына вафат. Г Ибраһичов—авыру. Казаннан еракта. Кырымда яши. Г. Газиз—Бакуда. Г Кутуй. Н Исәнбәтләр “җидегәнчелек"тә гаепләнеп, әдәби хәрәкәттән читләштерелгән. Г Бәширов, С. Баттал, Ә. Еникиләр—әле яшь, башлап язучылар санала Шулай да, шәхес буларак колоритлы язучылар шактый әле Казанда Татарстанда туып үскәннәр дә җитәрлек, төрле төбәкләрдән килеп кушылганнар да байтак. 1934 елнын беренче яртысында СССРнын төрле почмакларында—республикаларда, өлкәләрдә язучыларның корылтай-съездлары үтә. җирле оешмалар төзелә, ил күләмендә узачак Зур Съездга вәкилләр—делегатлар сайлана Татарстанда да башкарыла бу эш. Язучыларның беренче җыены рәсми рәвештә совет язучыларьшын Беренче бөтен Татарстан съезды дип аталган. Съезд Татар Дәүләт академия театрында 1934 елнын 25 июлеңдә ачыла, һәм Мәгариф эшчеләре йортында дүрт көн дәвам иткәннән сон, 29 июльдә ябыла. Беренче оештыру съезды шул заманнарга хас булганча үтә тантаналы һәм патетик рухта үтә. Почетлы президиум, плакатлар, котлаулар, көчле кул чабулар Съездны кыскача кереш сүз белән язучы Кави Нәҗми ача. Язучылар союзын оештыру комитеты председателе Г Ризвановнын өч сәгатьтән артыкка сузылган доклады тыңлана Съездда ижат мәсьәләләре буенча Гомәр Гали. Галимҗан Нигьмәти. Кәрим Тинчурин. Риза Ишморат. Фатих Кәрим докладлары тынлана Чыгыш ясауларда Гази Кашшаф. Хәбра Рахман. Гомәр Толымбайский. Фәтхи Бурнаш. Әхмәт Фәйзи. Мирсәй Әмир. Шамил Усманов. Ибраһим Салахов. Хәсән Туфан. Муса Жалил һ б. катнаша. Съездның оештыру эшләре мондый нәтиҗә белән тәмамлана Татарстан Язучылар союзының беренче идарә составына 9 кеше сайлана. Алар: Кави Нәҗми (председатель). Кәрим Тинчурин. Гомәр Гали. Гомәр Толымбайский. Хәсән Туфан. Ләбиб Гыйльми, Г. Ризванов. В Красный. Кәшшаф Төхфәтуллин (секретарь) Бөтенсоюз съездына 12 делегат җибәрергә карар кылына. Бу 12 делегатның 9 ы але саналган идарә әгъзалары, калган 3 се идарә әгъзалыгына кандидатлар Ибраһим Гази, Галимҗан Нигьмәти, Фатих Сәйфи-Казанлы Аерым исемнәрне искә алмаганда, нигездә, мәгълүм шәхесләр, татар әдәбиятыннан хәбәрдар булган кешеләр очен билгеле язучылар Ул вакытта алар але яшь: 30-40 лар тирәсендәге гайрәтле ир-егетләр Аздагы 10-15 елда нинди әсәрләр язарлар ла. үзләренә нинди язмыш язылыр0 Совет Язучылары союзы оешу турыдан-туры Максим Горький исеме белән бәйле Ул анын идея җитәкчесе, фактик оештыручысы Бу грандиоз башлангычны күтәреп җибәрер өчен, әлбәттә, дөньякүләм абруйлы бер бөек шәхес кирәк булган Ул—М Горький Язучылар арасында ана тиң кеше юк ул заманда Шуна күрә дә. оештыру комитеты рәисе буларак, совет Язучыларынын беренче бөтенсоюз съездын ул ачып җибәрә дә Протокол тәртибе буенча. ВКП(б) ҮК секретаре А. Жданов нотыгыннан сон. төп докладны ла М Горький ясый Ул көннәрнең язма рәвештәге иң ышанычлы шаһиты—съезд стенограммасы (съездда катнашкан берәр кеше исән микән әле? Исемлектә мина азмы-күпме таныш фамилияләрне барлап чыктым.—очрамады Бу җыенда яшь журналист яки язучы булып катнашкан берәрсснец исән булуы да мөмкин). 50 басма табакка якын күләмле документ Үзе бер энциклопедия' Булмый ни. чыгыш ясаучыларның саны гына да 224 кә житә. Котлау-тәбрикләүдә катнашучыларны да исәпләсәң, трибунадан 300 дән артык кеше нотык тота! Без бу стенографик язмалардан цитата рәвешендә кайбер чыгышлардан өзекләр, җөмләләр китереп узарбыз. Факттан да дөресрәк факт юк Алар, нигездә. СССР Язучылар союзынын Уставын тәшкил иткән тезислар. Ә Устав инде үзенчә бер канун дигән сүз. М Горький съездны ачканда беренче җөмләсендә үк мондый сүзләр әйтә (кайбер цитаталарны съездда сөйләнгәнчә, рус телендә бирергә булдык—Р Ф ) “ разрешаю себе сказать несколько слов о смысле и значении нашего съезда. Значение это—в том, что прежде распыленная литература всех наших народностей выступает как единое иел ое перед лнцсм революшюнного пролетариата всех стран и перед лицом дружественных нам ре вол юционных литераторов”. М. Горький доклады һәркем өчен, бигрәк тә язучы өчен, бүген дә кызык һәм гыйбрәтле. Бөек язучы күтәргән кайбер мәсьәләләр бүген дә бик актуаль. Әйтик, Көнбатыш әдәбиятчыларынын күп әсәрләрендә кешенең түбән инстинктларын уята торган мотивларны; үтерү, көчләү, талау, зина кылу фонында каһарман итеп сурәтләнгән персонажларны тәнкыйтьли (Дәрдмәнд әйтмешли, “нәдәригь”— бүген китап базарларыбыз шундый "әсәрләр” белән тулган!), дөнья барышының үзәген тәшкил иткән гади хезмәт кешесен олыларга өнди Докладның ин төп тезисларның берсе, ул—халык иҗатына игътибарны юнәлтү. Һәр әдәбиятнын нигезендә фольклор ята дип саный Горький Бу дөрес фикер, аксиома кебек хакыйкать, бик вакытлы яңгырап, язучылар өчен дистә еллар буена директива, үзенә күрә бер күрсәтмә булды. Бигрәк тә яна туып яки тернәкләнеп килүче әдәбиятлар өчен файдалы булды бу девиз. Күп кенә халыклар рухи тарихларыннан— халык иҗатыннан үзләренен мифик яки реаль геройларын “казып" чыгардылар, нәфис әдәбиятларына нигез салдылар. М. Горький докладында күпләребез, бигрәк тә безнен өчен бик тә кадерле, чын мәгънәсендәге интернациональ рухлы фикерләр тагын бар. Ул, мәсәлән, болай ди: "Мы не имеем право игнорировать литературное творчество нацменьшинствтолько потому, что нас больше. Ценность искусства измеряется не количеством, а качеством. Если у нас в прошлом—гигант Пушкин, отсюда еше не значит. что армяне, грузины, татары, украинцы и прочие племена не способны датъ величайщих мастеров литературы. музыки, живописи, зодчества..." Гомумән, “тормыш университетларьГн тирән үзләштергән, яшәешендә төрле милләт вәкилләренең төрле катламнарын яхшы белгән Горький, җир йөзендәге һәр халыкка тирән ихтирам белән карый Татар халкын аеруча якын күрүе анын һәм әсәрләрендә, һәм җәмәгать эшчәнлегендә ачык сизелә. Ул үзенен бу докладында да, милләтләр турында сөйләгәндә, татарларны гел искә ала. СССРдагы дүрт-биш милләтне санаган чакта татарны телгә алмый калмый. Бер татар язучысы менә нәрсә язган дип докладында өзек тә (ул үзе машинкада 1.5 бит булыр) укып күрсәтә. Йә, хәзер кайсы рус язучысы безнен хакта дөньякүләм трибунадан шулай әйтер микән? Солженицынмы? Распутин яки Беловмы0 Юк. алар әйтмәсләр, бүтәннәре дә әйтергә охшамаганнар СССР азучыларының / съездында алынган рәсем. Беренче рәттә сулдан уңга Кави Нәҗми. Алексей Толстой, Максим Горький. икенче рәттә: Ләбиб Гыйльми, Хәсән Туфан. Гомәр Толымбайский. Фатих Сәйфи-Казанлы, Ггтшҗан Нигъмәти 1934 ел Бу съездда Татарстаннан 12 вәкил катнашканын искәртеп узган идек. Аларнын тавышы ишетелгәнме бу җыенда'’ Гомумән, татар әдәбияты турында нинди сүз булган? Мона җавап ачык: татар язучылары съезд эшендә актив катнашкан һәм татар әдәбиятының рейтингы югары булган. Дәлил рәвешендә шуны гына әйтү дә җитә: съездда милли әдәбиятлар буенча украин һәм белорус вәкилләреннән сон, өченче итеп сүз Татарстан Язучылар союзы рәисе Кави Нәжмигә бирелә һәм ул татар әдәбиятының торышы турында зур доклад белән чыгыш ясый (грузин, әрмән, әзәрбәйжан, үзбәк, төрекмән, таҗик әдәбияты вәкилләренә сүз ате сонрак бирелә Гомумән, милли әдәбиятлар буенча, М Горький докладын санамаганда, нибары тугыз халыкның әдәбияты турында гына махсус докладлар ясала. Кызык, 70 елдан соң, хәзер шундыйрак халыкара форум булса, безгә сүзне кайчан бирерләр, гомумән, бирерләр иде микән?). Шуна өстәп, тагын бер татар язучысы чыгыш ясый ате бу съездда. Ул—Кәрим Тинчурин. Бу хакта белүчеләр аз К. Нәҗми һәм К. Тинчурин чыгышлары турында шәрехләп сөйләп тормыйм—аларны үзенә уку кирәк—берничә сүз белән генә төп фикерләрен әйтеп узам. К. Нәҗми, язучылар рәисе буларак, татар әдәбиятының шул чордагы торышы турында тәфсилле сөйли, заманы, дөресрәге партия кушканча, элекке тормышны, буржуазия вәкилләрен, милләтчеләрне, әлбәттә, яхшы ук сүгә. Шулай ук, замандашлары Г Ибраһимов, Г Камал, III Камал, Ф Бурнаш, X. Такташ, X. Туфан. Ш Усманов. К Тинчурин. М Әмир, И. Гази, М Жәлил, Ф Кәрим һ б. турында унай фикерләр әйтә, иҗатларын югары бәяли. Кәрим Тинчурин съездда партиясез делегат сыйфатында чыгыш ясый, күбрәк татар драматургиясенең хәле, үсеш перспективалары турында сөйли һәр ике оратор да, партиягә бирелгәнлекләрен демонстрацияләүгә дәлил итеп булса кирәк, сыйнфый нәфрәт белдереп. Гаяз Исхакыйны каты тәнкыйть итәләр Ничек кенә булмасын, зур трибунадан алар татар халкы, анын язучы вәкилләре булып чыгыш ясаганнар. Ялгышларын Атла ярлыкасын, әмма аларнын файдалы гаматләрс дә сагынып искә алырлык. Мандат комиссиясе белдерүе дә игътибарга лаек Делегатларның милли составы ягыннан караганда хәл болайрак: руслар—201 (алар арасында яһүдләр дә шактый булган дип исәпләргә кирәк), украиннар—30. грузиннар—28, татарлар—19 (бу санга бүтән өлкәләрдә яшәүче татарлар да кергән; мәсәлән. Габдрахман Теләш— Чиләбедән), әрмәннәр—19, үзбәкләр—12. төркмәннәр—5 Икенче бер момент— яшь ягы (бүгенге кон күзлегеннән караганда бу бик мөһим): съездда катнашкан делегатларның уртача яше—35,5 яшь! Ә менә хатын-кыз депутатлар бу съездда аз булган: нибары 21 кеше. Эмансипация, күрәсем, әле уянып кына килгән чор Шулай итеп, август уртасында башланган съезд сентябрь башында эшен тәмамлый. Докладлар укылган, нотыклар сөйләнгән, котлаулар яңгыраган, Сталинга, партиянең башка җитәкчеләренә сәламантлар юлланган Чыгышлар турында өстәп шуны гына әйтәсе килә: шул чорның иң күренекле язучылары катнашкан һәм сүз әйткән бу съездда. Совет чорының классиклары саналганнардан—М Горький, М. Шолохов, С. Маршак, А. Толстой, К. Федин, А Фадеев. Л. Ссйфуллина, Н Тихонов, А. Сурков. А. Серафимович. И Эренбург. Б. Пастернак, К Чуковский. И. Бабсль, Л. Соболев, М Шаг и н я н , милли әдәбият вәкилләреннән—С. Айни, М Бажан. К Нәҗми, Т. Тлбидзе, И Кадыр, С. Стальский. С. Сәйфуллин. Я Колае , чит ил язучыларыннан—Луи Арагон, Жан-Ришар Блок, Рафаэль Максич Гэрький-татар язучылары өчен р\тн о< тапирның берсе ибе Алгы планда- япчы Поп и Даули. 70 еллар фотосы Альберти. Антал Гид аш, Андре Мальро, М. Андерсен Никсе... Төп һәм кызыклы докладларнын тагын берсе турында әйтми узсак, дөреслеккә хилафлык булыр; ул— Н Бухарин доклады. “Поэзия, поэтика һәм СССРда поэтик ижат проблемалары” Коммунистлар партиясенең югары эшолонындагы бүтән берәр кешенен шигырь турында шундый характерда доклад ясаганы, мөгаен, тарихта бүтән юктыр. Әйе, съезд тәмамлана. М. Горький йомгаклау сүзе белән чыга (нишләптер, стенограммадан берничә гыйбарә хәтергә нык сеңеп калды: “мы живем и работаем в начале первого акта последней трагедии трудового человечества”. Монысы— сискәндергәне, икенчесе—күнелгә ятышлысы: "Не менее важно знание нами языков армян, грузин, татар, тюрков ” Съездда 101 язучыдан торган Идарә сайлана. Идарә әгъзасы итеп Татарстаннан Кави Нәжми кертелә Аерым докладлар буенча (М. Горький, К. Радек, С. Маршак) махсус резолюцияләр кабул ителә Иң мөһиме— “бөтендөнья пролетариаты Ватаны”—СССРда рәсми рәвештә Совет Язучылары союзы оеша һәм анын төп кануны—Устав кабул ителә. Еллар узып, аз-маз үзгәрүредакцияләнүләр кичерсә дә, бу Устав ким дигәндә ярты гасыр кагылгысыз булды, 1934 елда кабул ителгән маддәләр XX гасырның 90 нчы елларына кадәр язучылар өчен канун булып яшәде. Уставның асылын аңлар өчен аннан берничә маддә-өзек китереп узу мәслихәт булыр. "Писатели Союза Советских Социалистических Республик, стоящие на позициях Советский власти. желаюшие активно участвовать своим творчеством в классовой борьбе пролетариата и в социалистическом строительстве, решили объединиться в единый Союз советских писателей.” "Союз советских писателей ставит генеральной целью создание произведений высокого художественного значения, насышенных героической борьбой международного пролетариата, пафосом победы социализма. отражаюших великую мудрость и героизм коммунистической партии. Союз писателей ставит своей целью создание художественных произведений, достойных великой эпохи социализма”. Бу съездда, шулай ук, совет әдәбиятының үзәге, дөресрәге, принцибы саналган “социалистик, реализм" дигән термин тәмам формалашып канунлаштырыла. Бу хакта Уставта болай диелә: “Социалистический реализм обеспечивает художественному творчеству исключительную возможность проявления творческой инициативы. выбора разнообразных форм, стилей и жанров." Менә шушы дөньякүләм идеологик акциядән сон үткән язучылар мохитен—шул 70 еллык чорны ничегрәк итеп системалаштырырга сон? Нинди принциптан чыгып, нинди периодларга бүлергә? Бу мәсьәлә галим-голәмә өчен дә. әлбәттә, актуаль булып килә. Әйтик, “Татар әдәбияты тарихы”ның 6 томлыгын карасаң, анда үзенчә бер тәртип: дистә елларны иҗтимагый-сәяси вакыт берәмлегенә карап бүлү һәм бәһаләү. Ә әдәбиятның үз үсеш-торгынлык чорларын исәпләп системалаштырсаң, бүтәнчәрәк бүленеш килеп чыга. Чоры катлаулы һәм болганчык булгач, бернинди бүленеш тә фәнни объектив кысаларга сыеп бетә алмый. Шулай да. үзем тоемлаган һәм аңлаганча дүрт периодка бүлеп карар идем бу җитмеш елны: 1934 елдан сугыш ахырына кадәрге еллар, сугыш соңыннан башлап 50 еллар ахырына кадәрге еллар; 1960-90 нчы еллар, 90 еллардан бүгенге көнгә кадәрге еллар. Әлбәттә, мондый бүленеш тә шартлы һәм ясалма. Ә мина үз фикеремне белдерер өчен унай булгач тагын нәрсә кирәк? Әйдә, шул шартлы бүленеш кысаларында татар әдәби хәрәкәтен, шул нисбәттән яна оешкан Язучылар союзы эшчәнлеген күз алдыннан кичереп карыйк. I Әйе, зур тарихи съезддан рухланып, канатланып кайта язучыларыбыз. Эшкә тотыналар Ә алда? Фажигаи еллар, сугыш афәтләре Шуны гына әйтү җитә: Зур Съездда яхшылар рәтендә макталган язучыларнын яртысыннан күбесе репрессия корбаннарына әверелә!?. Гарәпчә мантыйкка, грекча логикага сыймас хәлләр.. Шулай да. Язучылар союзы оешу мөнәсәбәте белән әдәби хәрәкәттә җанлану нык сизелә. 1934 ел тоташы белән Язучылар союзын оештыру елы. Әйтик, май аенда “Кызыл Татарстан”да СССР Совет Язучылары союзынын уставы басыла. Июнь аенда Совет Язучылары союзына кабул итү Үзәк Комиссиясенең утырышы була Союзнын беренче әгъзалары кемнәр сон9 Г Ибраһимов, Г Нигъмәти. К. Нәжми, К Тинчурин. Ш Камал. Г Гали, Г Толымбай. Ф Бурнаш. М Әмир. X. Туфан, М Жәлил, Ф. Сәйфи, М. Гали, И Гази, М. Крыимов. Ә Фәйзи. И Туктаров. М. Максуд, Ф Кәрим. С. Баттал, Т. Госманов (Хатип Госманнын абыйсы). Совет язучылары союзына кандидат итеп Ш. Усманов, Р Ишморат. Б. Зернит, А. Шамов. Галимҗан Мөхәммәтшин, Т. Гыйззәт. Ә Ерикәй, Н Баян Алда әйтеп үтелгәнчә, июль ахырында Татарстан совет язучыларынын Беренче съезды үткәрелә Сонрак— язучылар союзы инициативасы белән төрле секцияләр оештырыла, яшь язучылар белән эшләү буенча консультация бюросы төзелә. Язучылар төрле юбилей чараларында актив катнаша (Пушкинның үлүенә 100 ел, Тукайнын тууына 50 ел, Горький, Г Камал, Ш Камал. Такташка багышланган кичәләр һ. б ) Әлбәттә, җыелышлар (гомумиләре дә, партиялеләрнекс дә) үтә, мотивлары "татар совет әдәбиятынын яңа үсеш баскычлары" дигән яки шуна охшашлы формулировкадагы докладлар сөйләнелә. Союзнын шул чордагы эшчәнлегендәге бер үзенчәлекне искәртеп үтү кирәк: тәрҗемә эшенә, нигездә русчадан татарчага тәрҗемә итүгә бик нык игътибар бирелә әлеге чорда. Бу—аңлашыла да. СССР Я зучыларынын Беренче съездында ил халыкларының әдәбиятларын тәрҗемә аша пропагандалау—төп мәсьәләләрнең берсе итеп куелган иде Горький докладында да. башка чыгышларда да күп әйтелә бу хакта. 1934 елда ук Татарстан Язучылар оешмасы каршында тәрҗемәчеләр секциясе эшли башлый. Җитәкчесе—Ибраһим Гази. Бу вакытта Казанда инде марксизм-ленинизм институты оешкан. Ул, нигездә. Ленин—Сталин әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнде (бу җәһәттән, тагарлар илдәге күп халыкларны уздырып, — милли республикалар арасында бердәнбер түгел микән әле?—Ленинның ул заманда русча чыккан бөтен әсәрләрен татарча бастырып чыгарды). Татарстан китап нәшриятында оператив рәвештә М. Горькийнын татарча өч томлыгы дөнья күрә. М Шолоховның “Күтәрелгән чирәм”е. Ф. Гладковнын “Энергия" исемле романы. А. Корнсйчукнын “Эскадрамын һәлакәте” дигән пьесасы, А. Гайдарнын “Мәктәп" повесте басылып чыга. Тәрҗемәчеләре А. Шамов, Ш. Камал. Ф. Бурнаш, С Әдһәмова һ б. "Совет әдәбиятьГныи шул еллардагы саннарын алып карасаң да. журналның ин күп өлеше тәрҗемә әсәрләргә бирелгән. Күрәсен. директив күрсәтмә арттырыбрак үтәлгән. Бер яктан, татар укучысы рус әдәбиятын туган телендә укый алган. Әсәрләрнең идея-художество дәрәҗәсе нинди булуга карамастан, телне саклау җәһәтеннән бу гамәл аклана да кебек Әмма Хәрәкәт бер яклы гына булган шул Дөрес. "Огонек”, “Лит. Газета" битләрендә татар язучыларынын кайбер кечкенә күләмле әсәрләре басылу очраклары да булган Болар, нигездә, 1934-36 нчы еллар. Язучыларнын оештыру съездлары үткәннән сон беренче еллар. Ниһаять, ил тарихының шомлы 37-38 еллары Әйткәнемчә, аңларга һәм аңлатырга авыр чор Язучылар лидеры булып, союзны оештырып йөргән яки бу башлангычны күңеле һәм гамәле белән хуплаган байтак әдипләр кулга алынып төрмәләргә утыртылган. Әле бер ел элек кенә 25 еллык ижат бәйрәме үткәрелгән К. Тинчурин ябылуда, Г. Ибраһимов төрмәдә. Вакыт аралыкларында бераз аерымлыклар булса да, шул ук язмышка дучар булган И. Салахов. Ш. Усманов. Г Толымбай, Г Гали, М Галәү, Г Нигьмәти, Ф. Бурнаш, Ф Сәйфи-Казанлы, К. Нәжми, Ф Кәрим, М. Әмир, С Рәфиков, Л. Гыйльми, X. Туфан Исемлекне дәвам иттерергә була. Кайсылары юкка чыгарылган, кайсылары алтын гомерләре мәхбүслектә үткәч кенә кайта атган, кайсылары фәлән ай гына утырып, куркытылып, кушканны үтәүчеләр булып калган... Әдәби фигураларның байтагы кулга алынгач, көчләр таркатылгач, табигый, Союзнын тулы канлы эшчәнлеге турында сөйләү кыен... Чор “таләбе” буенча оешма житәкчелегендә дә яна “лидерлар” пәйда була. Т. Имаметдинов, И Вахитов, X. Җәмил Бу исемнәрне өлкән буын язучыларының да бик сирәге, ишетеп кенә белә булыр Архив тарихында бар саналсалар да, әдәбиятта алар юк. Шулай да, еллар хроникасына күз салсаң, оештыру эшләре бер дә бармаган дип әйтеп булмый. Әйтик, 1937 елның 28 апрель—5 май көннәрендә Татарстан язучыларының гомуми җыелышы була (докладчы Т. Имаметдинов), июнь аенда Т Гыйззәтнең "Ташкыннар” пьесасын укып тикшерү уздырыла, сентябрьдә ин яхшы опера либреттосына игълан ителгән конкурсның комиссия составына берничә язучы кертелә. “Совет әдәбияты"нын 6-7 саннары тулысы диярлек М Горький иҗатына багышлана 1938 елнын апрелендә Тукайның үлүенә 25 ел тулуга багышланган зур кичә үтә, июньдә язучыларның гомумжыелышы уздырыла (докладчы—Н. Баян). 1939 елнын башында яшь язучыларның зур бер төркеме оешмага әгъза итеп алына (Ф Хөсни, А. Шамов, Г. Бәширов, Г Галиев. Г Гобәй, А. Әхмәт, А. Алиш, Ә. Исхак, Р Ишморат, Г. Хуҗи, И Гази, Г. Кутуй, Н. Дәүли, X. Госман, М. Бубеннов, С. Хәким, Г. Хәбиб, Г. Халит, Л. Жәләй, М Вәдүт, М. Әблиев, ел ахырында бу төркемгә Н Исәнбәт. X. Садри, С. Урайский. Ә. Камал һәм тагын берничә айдан—3. Солтанов, Ә. Ерикәй дә өстәлә). Татар язучыларыннан бер төркем Васильсво ял йортында. Беренче рәттә сулдан уңга Хәсән Туфан. Сибгат Хәким. Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи. Арткы рәттә: Әхмәт Исхак. Шәйхи Маннур язучылар союзының фольклор секциясе әзерләгән “Халык иҗаты” дигән җыентык басылып чыга, СССР Верховный Советы Указы белән Ш. Маннур Хезмәт Кызыл Байрагы, Т Гыйззәт Почет Билгесе орденнары белән бүләкләнә, бер елдан соң Ш. Камалга СССРнын иң зур ордены—Ленин ордены бирелә (соңрак “орденлы шагыйрь”, “орденлы язучы” дигән сүзтезмә әлеге язучыларның исемнәренә озак дистә еллар синоним-тагылма булып йөриячәк). Язучылар оешмасы өчен бу елнын ин мөһим вакыйгасы, мөгаен Муса Җәлилнең Язучылар идарәсенен җаваплы секретаре, ягъни җитәкчесе итеп сайлануыдыр. Әдәби җитәкчелекнең очраклы кешеләрдән арынуы—бу инде репрессиянең бетүгә, илдә сәяси-рухи тормышнын беркадәр савыгуга таба баруын күрсәткән фал иде. Гомумән, сугыш алдындагы ике елда татар җәмәгатьчелеге өчен күңел булырлык гамәлләр кылына башлый. Татар дәүләт опера һәм балет театры ачыла (Беренче куелган тамаша Н Жиһановнын "Качкын" операсы. Ә Фәйзи либреттосы). Татарстан хөкүмәте Тел, әдәбият һәм тарих гыйльми-тикшеренү институты төзү турында карар кабул итә. СССР халык комиссарлары Советы карамагында Сәнгать эшләре комитеты 1941 елнын ахырында Мәскәүдә татар сәнгате декадасын үткәрергә планлаштыра Югалтулар табулардан күбрәк булса да, ниндидер стимул бар! Шул чорда (яки беркадәр алданрак) язылган кайбер әсәрләрне хәтеребезгә төшермәсәк, сүз сөрешенен мәгънәсе тулы булмас. Алар—“Тапшырылмаган хатлар” (Г Кутуй), “Агыйдел” (М Әмир). “Мәржәннәр” (К. Тинчурин), “Хужа Насретдин” (Н. Исәнбәт). “Флейталар” (Ә Фәйзи) Бу әсәрләрне язуда язучылар оешчасынын тәэсире никадәр булгандыр, аны гүр иясе булган ул язучылар үзләре генә белгәннәрдер, без фәкать фараз итә генә алабыз. Хронология буенча шул елларга туры килә үзләре 1940 елда “Совет әдәбияты” журналында "Идегәй" дастанынын дөнья күрүе үзе бер вакыйга була. Бу бөек дастан әдипләр, бигрәк тә шагыйрьләр өчен бик озак еллар осталык мәктәбе булып хезмәт итәчәк әле Сугыш еллары Бөек Ватан сугышы еллары. Сугыш сүзе алдындагы эпитетларга гасыр ахырында төрле кешеләрнең төрлечәрәк фикере булса да, барыбер, илдәшләрнең илбасарларга каршы сугышы иде ул. Шуна күрә “канга—кан. үлемгә— үлем” дигән сүз—шигарь генә түгел, халык күңеленә иңдерелгән һөҗүмчән максат та иде Менә шулай килеп чыга икән дөньяда: татар сәнгате декадасы уздырасы Мәскәү шәһәрен ин әүвәл үзен саклыйсы бар икән әле' Шул бәйрәмдә катнашырга тиешле башкала язучыларын Казан вокзалында каршылап. Казаннын үзендә, яшәү өчен аннан да аулаграк Чистай, Алабуга шәһәрләренә күчереп урнаштырышасы бар икән! Үзебезнекеләргә шинель киеп Карелия, Волхов. Украин фронтларында карлы-бозлы окопларда ятасылар, атакаларга күтәрелеп ут астына керәселәр бар икән' Сөйлиләр бит Свияжск станциясендә ике поезд очрашканнар Казан ягына баручы Мәскәү язучылары татар язучыларыннан сорыйлар икән «Сез кая-*» «Фронтка!» «Ә сез?» «Эвакуация белән Чистайга!..» Бөек Ватан сугышында катнашкан язуны пардан бер төркем Сулдан уңга, беренче рәттә Н Арчичан Г Иде.гзе. М. Садри, Р Ишморат. Ә Исхак. Г. Гопиен X Госман. С Боттап икенче ратта III Шаһгази. Ә Еники. М Мазунов. М Хөсәен. И. Нурухшн. А Расих С Сабирпн. Ә Кәримумин. Б Гыйззәт, өченче ратта— Н Даүзи. С Шакуров. Ә Мазикоп. К. Латыйп. М Насыйбу.глин. 1985 ел. Шулай итеп, татар язучыларын 37 еллар бер “чабып” ташлаган булса, икенче бер афәт—сугыш янә байтагын кырып салды Бүтән халыклар белән чагыштырганда сан нисбәтендә язучылардан ин күп югалту татарда, диләр Булгандыр, саный башласаң да байтакка чыга бит: М. Жәлил. Ф Кәрим. А. Алиш, Г Кутуй. Н Баян. X. Можәй. М Вәдүт. Р Ильяс. К Басыйров. М Әблиев, Р Саттар. Д Фәтхи X Кави Эзтабар-журналист, язучы Шаһинур Мостафин язып чыкканча. Ватан сугышында 104 тагар язучысы һәм журналисты (яшь һәм башлап язучыларны да кертеп) катнаша, шуларнын 31е корбан була Өчтән бере дигән сүз' Исән булып кайтканнарның да күбесе фронт яраларыннан җәфаланып яшәде Фронтовикларның кайберләре—Ә. Давыдов. Ш. Мөдәррис, С. Урайскийлар һ. б 50 яшьләренә дә җитми дөнья куйдылар. Гомумән, физик яктан сау килеш теге яки бу формада фронтта булмаган татар язучысы бик аз. Мин белгәннәрдән Гариф Гобәй белән Галимҗан Латыйп кына иде бугай. Язучылар союзы эшчәнлегенә кайтыйк. Сугыш башлануның беренче көннәреннән үк Союз идарәсе утырышларында оешманың эшен хәрби шартларга яраклаштыру мәсьәләсе карала. Тукай исемендәге кабинет (сонрак Клуб дип йөртелгән зал ул елларда шулай аталган, хәзер бу залда “Мәгариф’- нәшриятының техник хезмәткәрләре—компьютерчылар, корректорлар эшли) үзенә күрә бер штабка әверелә ПВХО төркеме оештырыла, Мәскәүнен качак язучыларын үзенә сыендыра, интернационал составтагы язучылар җыелышлары уздырыла (Мәсәлән, бу залда А Фадеев "Совет язучылары Ватан сугышында” дигән доклад ясый), оборона фондына акчалар җыйнала (Т. Гыйззәт, Ш Камал 1000 әр сум. Г Кутуй—650 сум акча кертә), сугыш шартларында язучынын барлык ижат эшләрен яңача кору, бөтенләе белән фронт өчен хезмәткә буйсындыру һәм активлаштыру, шуларга җитәкчелек итү өчен язучылар идарәсе каршында агитация-пропаганда бүлеге оештырыла (җаваплылар— Ш Маннур, Т. Гыйззәт, Р Ишморат. Г. Кутуй). һәм 1942 елнын 8 январенда Казандагы совет һәм чит ил язучылары катнашында Тукай клубында М Жәлилне фронтка озату була (Мәңгелек Бөеклеккә озату! Жаны һәм бармаклары Ходай тарафыннан музыка өчен яратылган икенче бөек талантны—Фәрит Яруллинны, белмим, ничек озатканнардыр?..). Фронтовик язучылар Муса Җәлил. Фатих Кәрим. Абдулла Алиш. Гздел Кутуй Татарстанга Мәскәүдән эшелонлап дигәндәй (ике йөздән артык язучы үзләренен гаиләләре белән килә безгә) олуг-олуг язучылар килеп төшкәч, Казаннан тыш, Чистай да үзенчә бер әдәби мәркәзгә әйләнә. Шулай булмый ни!—кемнәр генә юк анда! К. Федин, Н. Асеев, М Исаковский, Л. Леонов. Б. Пастернак, Л. Ошанин, К. Тренев. Д. Бедный, А. Сурков, В. Инбер, А. Тарковский, В. Борков.. Тагын күп дистә исемнәр санарга мөмкин. Алар турында уйлаганда сугыш чорында Чистайда яшәгән Л. Леоновнын мәгълүм сүзләре искә төшкәли. «Если бы только и было суждено в жизни телом остановить пулю, летящую в сторону Родины, то и для этого стоило рождаться на свет» 1941 елнын көзенә таба Чистайга Мәскәү язучыларынын байтак гаиләләре дә күчеп килә. Атарнын күбесе биредә ике еллап яшиләр. Гаиләләре янына фронттан А Твардовский, А. Сурков, С. Щипачев, И. Сельвинский һәм башка күренекле шагыйрьләр кыска сроклы командировкаларга кайтып йөриләр. Чистайда СССР Язучылар союзы җитәкчесе А. Фадеев та берничә мәртәбә була. Чистайда яшәүче язучылар, мораль яктан булса да, фронтка ярдәм итүдә үзләренчә байтак эш башкаралар. Әдәби кичәләр, коллективларда, мәктәпләрдә очрашулар, матбугатта һәм радио аша чыгышлар Иҗат һәм оештыру эшләре дә тукталып тормый' Л Леоновнын “Нашествие" пьесасы буенча премьера булып уза, Б. Пастернак Шекспер әсәрләрен тәрҗемә итә. Л. Ошанин СССР Язучылар союзына тәкъдим ителә Эвакуациядәге язучылар тормышы турында Г Мухановнын 1987 елда Казанда чыккан “Чистопольские страницы” дигән китабында тәфсилле язылган. Чистайдагы Б. Пастернак музеенда да бу хакта шактый материал бар. Эвакуациягә килгән язучылар бер Чистайда гына яшәмәгәннәр. Әйтик, сугыш алдыннан гына “Спи. младенец! Не то злому псу—татарину отдам!” дигән юллар язган шагыйрә М Цветаеванын гомере Татарстан җирендә—Алабугада очлана Дөнья бу' Ил өстенә килгән уртак афәт, һичшиксез, кешеләрне берләштергән, туганлаштырган—максат бер, күнел ачык булгач, тар жирне дә кин итеп качакларны сыендырган татар җире. Кайбер Мәскәү язучылары татар язучысы гаиләләрендә дә сыену тапкан. Максат уртак—дошманны жинү! Сугыш башында ук “Совет әдәбияты" (хәзерге “Казан утлары”) “Бөтен көч—дошманны жинүгә” исемле редакцион мәкалә бастыра. Анда мондый юллар бар: “Йөз миллионнарча кешеләрнең ирке. бәхетле тормышы, якты киләчәк һәм намусы өчен бара торган бу бөек көрәштә культура фронтының бөтен армиясе бердәм булып фашизмга каршы аяусыз сугышка күтәрелде Туры сүз массаларда дошманга каршы ачы нәфрәт, каты ачу тудырсын, миллионнарга үзенең туган иле каршындагы мөкатдәс бурычын төшендереп бирсен Шагыйрьләрнең шигыре сугышчыларны геройлыкка рухландыра торган көчле чан булып яңгырасын'. ” Сүз уңаеннан билгеләп узыйк: сугыш чорында шигырь, чан булып кына яңгырамады, менләгән укучылары аша дошман йөрәгенә ук булып кадалды, бәгырен ут булып өтте Дистәләгән шагыйрьләребез ижаты. беренче чиратта М. Жәлил һәм Ф Кәрим ижаты шуны дәлилли. Шул еллар хроникасына янә күз салыйк. Нинди генә шартлар булмасын, фронттагы, тылдагы тормыш, барыбер дәвам итә, үлем-хәсрәт тә, кайгы-яшь тә кешеләрнен яшәүгә омтылышын туктата алмый. Язучылар оешмасында да эшхәрәкәтбара. Язучылар тарафыннан (К. Нәҗми, Г Кашшаф. X. Ярми) күмәкләшеп “Татар халкының фронтовик татарларга сәлам хат”ы языла. Сонрак миллионнан артык кеше кул куйган бу хат “Правда”, “Известия” газеталарында игълан ителә (март, 1943), аннан сон республика һәм фронт газеталарында басылып чыга. Классикларның, бигрәк тә рус язучыларынын төрле уңай белән (М Лермонтовның үлүенә 100 ел, М. Горькийнын тууына 75 ел. И. Крыловнын үлүенә 100 ел, А. Грибоедовның тууына 150 ел һ. б ) юбилейлары уздырыла,апрель айларында Г Тукайны искә алу кичәләре үтә ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында “Татарстан Язучылар союзы идарәсенең эше” турында карар кабул ителә Шул чор хроникасыннан искә алырлык тагын бер мөһим вакыйга 1943 елнын октябрь аенда СССР Язучылар союзы Президиумында татар әдәбиятының Бөек Ватан сугышы елларындагы торышы махсус тикшерелә. А. Фадеев рәислегендә үткән бу җыелышта Казаннан—Т. Гыйззәт, К. Нәҗми. Н. Исәнбәт. Г. Кашшаф, шуларга өстәп, фронттан чакырып кайтарылган Г Кутуй, Ә Ерикәй, М Садри. Г. Галисв катнаша. Шул еллардагы татар әдәбияты турында Г Кашшаф доклад ясый (сугыш елларында Г Кашшаф Казан әдәби хәрәкәтендә инүзәкфигураларныңберсебулаМ Фронтта да байтак язучыларыбыз, каләмне штыкка тиңләп, алгы сызыктагы сугыш операцияләрендә катнашу белән бергә, фронт газеталарын чыгаралар (ул газеталарның тарихы болай: 1942 елның башыннан Германия идеологлары инициативасы белән СССР халыкларының күп телләрендә газеталар чыгарыла башлый, аларны совет сугышчылары арасында таратырга тырышалар. Мәсәлән, татар телендә “Идел-Урал". "Хәбәрче" исемле газеталар, "Татар әдәбияты" дигән журнал чыгарыла. Шуна каршы җавап итеп. ВКП(б)нын Үзәк Комитеты, ашыгыч рәвештә дигәндәй, “Матбугат өлкәсендә партиянең ин әһәмиятле бурычлары" дигән карар кабул итә һәм тиздән милли телләрдә газеталар чыга башлый 1942 елнын июленнән башлап, төрле фронтларда татарча уналты газета чыга 'Ватан өчен”, “Алга, дошман өстенә!”, “Сталин байрагы", “Совет сугышчысы" һ. б). Үз вакытында аларда Г Кутуй, А. Шамов. М Максуд, Ә. Ерикәй, Р. Ишморат, Г Әпсәләмов, И. Гази, А. Әхмәт, X. Госман, Ә Исхак, Ш Маннур, Г. Насрый, Ә Фәйзи, Ш Мөдәррис, Б. Рәхмәт. Г Галиев, һәм башка язучылар эшләгәннәр. Шулай ук, Г Бәширов, М Әмир. Ф Хөсни, Г Иделле. X. Хәйри һәм башкалар, озак вакытлы командировкаларга барып, бу газеталарда эшләп-эшләп алалар. Сугыш чорынын бер төере булып, зыялылар, шул исәптән язучылар анына сенеп калган тагын бер документ турында әйтми китеп булмый. Ул—1944 елның 9 августында ВКП(б) Үзәк Комитетында кабул ителгән "Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеологик эшләрнең торышы һәм аларны яхшырту чаралары турында" дигән карар. 1944 ел Сугышның Советлар Союзы файдасына бетәчәге тәмам ачыкланган ел. Бөтен совет халкын, төрле милләт вәкилләрен рухландырып, уртак жинүгә бер йодрык булып барасы иде дә. юк! —тагын репрессияләр—тулы бер халыкларны көчләп үз илләреннән куалар: балкарлар, калмыклар, Кырым татарлары, чеченнар, греклар, карачайлар Бу Карар—Идел буе татарларына да үзенчә бер мәгънәле “күз агы белән карау” иде Карар, иң беренче чиратта, тарихчыларга, язучыларга юнәлтелгән, “тарихыгызны ныклап өйрәнеп, аннан каһарманнар эзләп маташмагыз! Тарихны кушылганча гына аңлагыз һәм аңлатыгыз!" дигән мәгънә ята иде бу документта. Карарнын шаукымы шактый еллар барды. 60 еллар башында без студентларга әдәбият белгечләре лекцияләрендә, сабак-нәсихәт рәвешендә бу карардан цитаталарны бик мул китерәләр иде әле Гаделлек өчен 1944 елда булган позитив ике вакыйганы да искә алып үтик: шул ук август аенда Татарстанның крайны өйрәнү музее каршында әдәбият музее оештыру. Ш Камалның квартира-музеен булдыру турында РСФСР Халык Комиссарлары Советы карары, һәм икенчесе—Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылу. (Бу бүлеккә быел 60 ел Тагар әдәбияты-мәдәнияты тарихында бүлекнең әһәмияте әйтеп бетергесез. Бүгенге әдәбиятны тудыручылар, нигездә, университеттан, шушы бүлектән үсеп чыккан язучылар). Шул ук айда Берлинның Плетцензее төрмәсендә Муса Жәлилнен, Абдулла Алишнын һәм тагын тугыз батырның башлары киселә. Берничә атнадан Дахауда Хәйретдин Мөҗәй мичтә яндырыла Болары да сугыш чорының тетрәндергеч фактлары Менә без булдыра алган кадәр әдәби хәрәкәтнең, шул исәптән, Язучылар оешмасы эшчәнлегенен дә бик тә катлаулы чорын үзебезчә күзаллап, күзәтеп чыктык Шәхес культы һәм сугыш елларын, күп дистә миллионнарның фаҗигасен эченә алган бу чор анализ өчен ифрат кыен чор Кайбер нәтиҗәләрне, киләчәк хакына уйланулар рәвешендә, укучылар үзләре ясар Күзәтү барышында аерым вакыйгалар яки факт- документлар нисбәтендә кайбер фикерләремне әйткәләдем. Бу чор әдәби хәрәкәтенә нәтиҗә ясап берничә штрих кына өсти алам. Зур күтәренкелек, зур планнар белән төзелгән Язучылар союзы, яшәвенең беренче елларында ук бик нык сирәкләндерелсә, хәлсехтәндерелсә дә, сугыш елларында авыр югалтулар кичерсә дә, барыбер, оешма булып сакланып кала алды, иҗат көчләрен ниндидер бер мобилизацияләүче штаб ролен үтәде (бу очракта Язучылар союзының башында торган берничә шәхеснен исемнәрен атап үтү дөрес булыр: К. Нәҗми (1934-37), М Жәлил (1939-41), Т Гыйззәт (1942-44) ) Автономик кысаларда, җитмәсә экстремаль сугыш чорында, рухи терәк һәм бергәлекне тояр өчен генә булса да, татар язучыларынын үз оешмалары, үз үзәкләре булуы унай бәяләнергә хаклы. Бу чорда “әдәбиятнын әнкәсе" саналган поэзиянең көче, халыкчанлыгы, яшәүчәнлеге тагын бер мәртәбә расланды. Мона дәлил итеп М Җәлилнең "Моабит дәфтәреФ Кәримнең сугыш чоры әсәрләрен (әйтик. “Кынгыраулы яшел гармун". “Идел егете") искә алу да җитә. Бүтән жанрларда, бәлки, ул кадәр үк казанышлар булмагандыр (табигый, сугыш чорында—фронттамы, тылдамы—киң полотнаты зур романнарның тууы икеле), шулай да. кайбер әсәрләр язылып катынган. Әитик. “Миңлекамал” драмасы (М. Әмир). “Йөзек кашы” (Ф. Хөсни)... Сугыш елларында, ул чакта әле яшь. ә сонрак әдәбиятта зур урын тотачак байтак язучылар гыйбрәтле тормыш мәктәбе генә түгел, иҗади үсү мәктәбен дә үттеләр. Ә. Еники. Г. Әпсаләмов. Ә. Фәйзи. А. Шамов. А. Расих. И. Гази. Ш. Мөдәррис. Ә Давыдов һәм башкалар II Сугыштан соңгы елларга күчик. Алдан әйтелгән бүленеш буенча, бу чор 1945- 1960 елларны (60 еллар башын) үз эченә ала. Алдагы дистә еллар белән чагыштырганда, аңлаешлырак, тотрыклырак чор! Сугыш беткән, ачлык-ялангачлык хәттин ашса да (дистәләгән төрдәге салымнар, мәжбүри заемнар ). кешеләр күнелснең өметле чагы: җимереклекне торгызабыз, илдә социализм—гадел жәмгыять төзибез, киләчәктә, һичшиксез, яхшы яшәячәкбез! һәрхәлдә, күпчелек шулай уйлаган. Әмма шунысы бар: бу чор Сталин хакимиятенең ин “кикрикле" чагы, "генераллисимус доктринасьГның халыкара дәрәжәдә санлаштыра торган чагы Әлбәттә, реать тормыш шартлары, куелган максат-шигарьнен ясалма-декоратив булуы, кемнәрдәдер протестлы тойгылар да уяткан. Юкса. 50 еллар башында япьяшь студентлар, башлап язучы талантлы егетләр—А. Гыйләжев. Г Тавлин. М. Рафиков, А. Тимергалин һ. б. төрмә-зинданнарга юлыгыр идеме? Язучылар союзы эшчәнлегенсн төп этапларын, гамәл-нәтиҗәләрен, максатюлларын билгеләүче төп маяк-ориентир, ул—съездлар, соңгы дәвердәгечәрәк әйтсәк, корылтайлар. Чөнки съезд язучылар оешмасының идарә органнарын сайларга вәкаләтле иң зур җыен. Съездлар аша әдәби хәрәкәт дисбесенең төп төеннәрен (бу очракта, тенденцияләрен) тоеп, чамалап була. Әйе. алда тәфсилләп әйтелгәнчә. беренче оештыру съезды. Казанда да. Мәскәүдә дә 1934 елны узды Шул ук елны СССР Язучылар съездында кабул ителгән Устав нигезендә язучылар съездлары өч елдан өч елга уздырылырга тиеш диелгән. Ә ничек килеп чыкты'* СССР язучыларынын икенче съезды нәкъ егерме елдан сон—1954 елда гына җыелды! Ирексездән. русларның “закон как дышло..." дип башлана торган әйтеме искә төшә. Егерме ел бит! Сугыштан соң да ун елга якын вакыт үтә Димәк, бу оешма, табигый ихтыяҗдан бигрәк, хакимиятнең ихтыяр көче белән идарә ителә торган оешма булып чыга ШулайдаТатарстанязучылары1950"Әдәбият ыр дуслыгы- халыклар дуслыгы шигаренең рәсми девиз булып яңгыраган чорлары Рәсемдә су:и>ан уң.-а штыш Ңилис Лацис. татар Кави Нәәк^ии. кыргы / Аалы Токомбаев. рус Александр Фадеев. Үткән гасырның 50 еллары тантаналы кичә үтә. Казан университеты һәм педагогия институты студентлары өчен Г. Тукай исемендәге стипендияләр билгеләнә; СССР Фәннәр Академиясендә шагыйрьгә багышланган фәнни сессия уздырыла һ. б.). Татарстан мәгариф комиссариаты һәм Язучылар союзы балалар өчен татар телендә язылган иң яхшы әсәрләргә конкурс игълан итә. Шагыйрь Ә. Ерикәй СССР Верховный Советына (1946). К. Нәҗми Татарстан АССР Верховный Советына депутатлар итеп сайлана. Чистай шәһәре музеенда “Язучылар Чистайда" дигән яна бүлек оештырыла. Рус телендә “Литературный Татарстан" дигән альманах чыга (1947-1958). 1951 елда К. Нәҗминен “Язгы җилләр”. Г. Бәшировнең “Намус” романнары Сталин (сонрак аны Дәүләт премиясе дип тә йөрттеләр) премиясе белән бүләкләнә. 1953 елда М Җәлил өстеннән “кара болытлар" алып ташлана, берничә елдан аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. “Моабит дәфтәре" Ленин премиясенә лаек була. Сугыш елларында тукталып калган “Яшь сталинчы” (“Татарстан яшьләре") газетасы, “Чаян”. “Пионер" (“Ялкын”) журналлары кабат басыла башлый. Хәзерге “Идел” журналының яралгысы саналырга тиеш “Үсү юлы" дигән альманах чыга (1950- 1958). 1957-58 еллар әдәби-мәдәни вакыйгаларга бигрәк тә бай. 1957 елның 24 май4 июнь көннәрендә Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгать декадасы гөрләп үтә (алда әйтелгәнчә, ул декада 1941 елнын ахырына планлаштырыла, сугыш башлану сәбәпле булмый кала). 1958 елда “әдәбият, музыка һәм сынлы сәнгать өлкәсендә идея эчтәлеге һәм художество дәрәжәсе ягыннан аеруча әһәмиятле әсәрләр өчен һәм сәхнә әсәрләрен ин яхшы башкару өчен" Г. Тукай исемендәге премияләр булдырыла. Шул ук елнын 9 августында Казан үзәгендә Тукайга һәйкәл торгызыла (соңрак бу урын Тукай мәйданы дип йөртеләчәк). Бу еллар елъязмасының тагын бер кадерле сәхифәсе—шәхес культы корбаннары аклана. Г. Ибраһимов. К. Тинчурин. М. Гәләү. Г Газиз. Ш. Усманов, Ф. Бурнаш, Г. Нигъмәти һәм башкаларның әсәрләре кабат басыла башлый, зиндан-сөргеннәрдән исән калган X. Туфан. И. Салахов, С. Рафиков кебекләр әдәби сафка кайта. 50 нче еллар ахырында, сонрак халык язучылары, халык шагыйрьләре булачак, әле ул вакытта өметле яшь язучылар саналган Г. Ахунов, И. Юзеев. Ш Галиев, Г. Афзал, X. Камаллар әдәбиятта яна буразналар сала. 1957 елны беренче мәртәбә Татарстан язучылары турында белешмәлек—биобиблиографик китап чыга (анда 126 язучы турында мәгълүмат бирелгән. Сонрак мондый характердагы китаплар 1970 һәм 1984 елларда дөнья күрде) Медицина и н с т и т у т ы студенты (!) Шәриф Хөсәеновнен Камал исемендәге академия театрын"ПфШәхес культы елларында тврмә-сөргеннәрне кичкән татар әдипләре су лдан уңга—язучы Сөббух Рәфыйков, шагыйрь Хәсән Туфан, язучы Ибраһим Салахов Озак еллар үткәч янә Казанда очрашу 1956 ел. идарәсснен эше турында хисап докладын Гази Кашшаф ясый Ревизия комиссиясе отчеты белән Гариф Гобәй чыга. Фикер алышуларда 29 кеше катнаша. Алар арасында—Г. Әпсәләмов, К. Нәжми, Н Исәнбәт, Г Гулиа (Мәскәү), С. Батгал, Ш Мөдәррис, С Кирьянов (Мәскәү), 3 Мансур, М Хөсәен, М. Максуд, И. Нуруллин. Ә Давыдов. М Елизарова, X. Рәхмәтуллин (ВКП(б) өлкә комитеты секретаре). Г. Насрый, А. Гомәр һ. б Таркмәнстанның халык ягучысы Берды Ксрбабаев Татарстан җирендә. Сулдан уңга—Хатыйп Госман. Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Берды Кербабаев. Гомар Бәширов Үткән гасырның 50 елгар ахыры Съезд Татарстан совет язучыларынын эшен канәгатьләнерлек дип тапмый һәм киләчәктә эшне яхшыртуга юнатгелгән карарлар кабул итә Съездда яшерен тавыш бирү тәртибендә Татарстан Язучылары союзы идарәсенә түбәндәге язучылар сайлана: Гариф Гобәй (председатель), Кави Нәжми. Гомәр Бәширов. Мирсәй Әмир. Гали Халит. Риза Ишморат. Константин Лебедев. Әхмәт Исхак, Нәкый Исәнбәт. Ибраһим Гази, Салих Вәлидн (җаваплы секретарь). “Совет әдәбияты” журналының җаваплы редакторы итеп Гази Кашшаф раслана Шулай итеп, съезд язучылар союзы идарәсе эше канәгатьләнерлек дип табылмый Совет дәверендәге идарә механизмында болай бәяләнү сирәк очрак. Язучылар союзы эшенә, съезддан бигрәк, КПСС өлкә комитетының бәясе бу Съездда әлеге бәя кабатлана, дөресрәге кабатлаттырыла гына. ВКП(б) ҮКнын 1944 елдагы алда әйтелгән карары, шул ук ВКП(б) ҮКнын "Звезда” һәм “Ленинград" журналларын нык тәнкыйть иткән еллар бит (1946 елның 14 августында чыккан карар). Өстән директива бар! Каләм әһелләрен кысада тотар өчен, урыннарда да, бу очракта Татарстанда нигә аналогик карар чыгармаска? Алда телгә алынган ВКП(б) Өлкә комитетының “Татарстан совет я зучылары союзы эше турында” дигән карар тулысы белән тәнкыйтькә корылган (“зур кимчелекләр бар", “тиешенчә җитәкчелек итми", “өйрәнүдән читтә торалар", "бер-берсен тәнкыйтьләмиләр", "үсеш юлларын дөрес чагылдырмый”, “ярдәм күрсәтмиләр”, "буржуаз яэучынын чын йөзен ачмыйлар", "зур хаталар җибәрелә", "тирән анализ ясалмый", "тикшерүләр аз үткәрелә", “канәгатьләнерлек түгел” һ. б.). Арада дөресләре дә бар, әлбәттә. Ә язучыга шәхес культы, сугыш елларында кин полотналы. хакыйкатькә хилафлык китерми торган әсәрләр язарга мөмкинлек булдымы соң? Бу чор өчен доклад ясаган Г Кашшафнын хәлен аңлап була: югары оешмаларга да ярарга кирәк, каләмдәшләр иҗатын да булдыра алган кадәр дөрес бәяләргә кирәк' Бу съездда 1945-50 елларда идарә рәисе булып торган Ә Ерикәй нык тәнкыйтьләнә “Идарә (Ә.Ерикәй А Шамов. М Әмир, Б Зернит, X. Хәйри. Г Кашшаф, Т. Гыйззәт), гомумән, язучыларның иҗат эшенә тиешенчә җитәкчелек итмәде", дип табыла. Тагын дүрт ел үткәч, 1954 елда янә бер съезд—Татарстан язучыларынын 111 съезды үтә. Ике съезд арасында Союз эшчәнлеге шактый активлаша Иҗат секцияләренең эше җанлана (проза секциясе җитәкчесе—Г Әпсаләмов, поэзия секциясенеке—С. Хәким, драматургия—Р Ишморат, тәнкыйть секциясенеке— Г Халит), яшь язучыларның республика конференцияләре эшли, ин яхшы яңа 9* әсәрләргә ябык конкурслар игълан ителә, җыелышларда конкрет әсәрләр тикшерү белән бергә, теоретик мәсьәләләр турында дискуссияләр дә оештырыла. Съезд 24-26 июнь көннәрендә Казанда угә. Съездда төп ике доклад тыңлана. “Татар совет әдәбиятынын торышы һәм бурычлары” (Гомәр Бәширов), “Татар совет әдәби тәнкыйте һәм бурычлары" (Гали Халит). Көн тәртибенең калган мәсьәләләре нигездә хисап һәм оештыру эшләренә бәйле: ревизия комиссиясе эшен тыңлау, идарә һәм II Бөтенсоюз съездына делегатлар сайлау (Шунысы игътибарга лаек: моннан 50 еллар элек тә әдәби тәнкыйть мәсьәләсе актуаль һәм әдәби җәмәгатьчелекнең күз унында булган (Ирексездән Тукайның “тәнкыйть кирәкле шәйдер” дигән сүзләре хәтергә килә). Докладлар буенча фикер алышуда С. Хәким, М Дудин (Ленинград) Г. Әпсәләмов. М. Әмир, Ю. Лебединский (Мәскәү), Ф Хөсни, К Нәҗми, И. Гази, Г. Мөсрепов (Казакъстан), М Максуд, X. Хәйри, Ә Давыдов һ б. (барлыгы 28 кеше) катнаша Яшерен тавыш бирү тәртибендә Татарстан Язучылар союзы идарәсенә түбәндәге язучылар сайлана: Гомәр Бәширов (председатель), Сибгат Хәким, Гази Кашшаф, Хәсән Хәйри, Фатих Хөсни. Таҗи Гыйззәт, Әнвәр Давыдов (җаваплы секретарь), Габдрахман Әпсәләмов. Бруно Зернит. Игътибар иткәнсездер: хисап докладын алдагы съездда рәис булып сайланган Г. Гобәй түгел, ә 1953 елда аны алыштырган Г Бәширов ясый. Г. Гобәй шул чордан идарә даирәсеннән китә, фәкать профессионал иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Үз вакытында “Маякчы кызы”, “Замана балалары”, “Без үскәндә" кебек әсәрләре белән танылган язучы, соңрак “Коръән серләре” исемле әсәр язып, дин тотучыларның бәддогасына юлыкты. Киң катлам укучылар арасында каршылыклы фикерләр тудырган бу әсәр заман идеологиясенә ярарга тырышып ижат итүнең бер гыйбрәтле сабагы булып тора. Бер төркем татар язучылары Мәскәүдә үтәчәк татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына юлга чыгар алдыннан Казан тимер юл вокзалында Сулдан уңга Габдрахман Әпсәләмов, Афзал Шачов. Гали Халит. Нур Гыиззәтумин 1957 ел Бу съездда 1954 елнын декабрь аенда үтәчәк Совет язучыларынын II Бөтенсоюз съездына делегатлар да сайлана Унбер кешелек делегация арасыннан Татарстан исеменнән чыгыш ясау янәдән К. Нәҗмигә йөкләнә. I съездда да татар әдәбияты турындагы докладны ул ясаган икәнне искә төшерсәк, нинди генә катлаулы чорда да К. Нәҗминең үз биеклеген саклап калуын, ныклыгын танырга туры килә. Чираттагы IV съезд 1958 елда уза. 16 июнь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында ачыла һәм дүрт көн дәвам итеп, 19 июньдә тәмамлана. Съездны Нәкый Исәнбәт (стенографик язмада ул күренекле карт язучыбыз дип теркәлгән Ана ул вакытта 59 яшь) ача. Съездда Татарстан Язучылар союзы идарәсенең эше турында Гомәр Бәширов, татар поэзиясенен торышы турында Сибгат Хәким, проза әсәрләре турында Хәсән Хәйри, драматургия турында Гази Кашшаф. Татарстанда яшәүче рус язучылары турында Геннадий Паушкин докладлар белән чыгалар. Татар язучыларының съездын котлап килгән кунаклар В Кожевников (Мәскәү), Б Кербабаев (Төрекмәнстан). С. Смирнов (Мәскәү), С Кудаш (Башкортстан), Ә. Мохтар (Үзбәкстан). Ж. Муллагалиев (Казакъстан) һ. б чыгыш ясый. Докладлар буенча фикер алышуларда Ф Хөсни. Н Дәүли, X. Госман. И Пехтелев, С. Батгал, Ә. Ерикәй, Н. Фәттах, М. Максуд. Г. Ахунов, X. Якупов. Ж Фәйзи. Ш Хөсәенов һ б катнаша 19 июньдә Татарстан язучыларынын IV съезды яна идарә, ревизия комиссиясе һәм РСФСР язучылар съездына делегатлар сайлый Идарә составы на түбәндәге язучылар кергән Афзал Шамов (председатель), Мирсәй Әмир, Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов, Фатих Хөсни, Ләбибә Ихсанова, Зәки Нури (җаваплы секретарь), Гази Кашшаф, Геннадий Паушкин, Гариф Ахунов, Абдулла Гомәр. Шул ук көнне яна сайланган идарәнең беренче утырышы була, "Совет әдәбияты" журналының җаваплы редакторы итеп Абдулла Гомәр раслана Хроникаль рәвештә съездлар турында сөйли киткәч, бу урында янә бер җыен— РСФСР Язучыларының I нче оештыру съезды турында аерым әйтеп үтү кирәк Моңарчы әле үзәкнең бер югары җыены—СССР Язучылар съезды гына бар иде 1958 елдан соң ул ике Үзәклегә әйләнде: русның атаклы уенчыгы "матрешка” принцибы барлыкка килде. СССР оешмасы, РСФСР оешмасы. ТАССР оешмасы Кыскасы, күкәй эчләрендә күкәй Бер караганда Россиянен үз оешмасы булу кирәк тә булгандыр. Бу гамәл белән үзәктәге рус язучылары мәнфәгатен кайгыртуда яңа мөмкинлекләр ачылды, шулай ук, дистәләгән аз санлы халыкларның әле яңа формалашып килгән профессиональ әдәбиятларын аякка бастыруда реаль адымнар ясалды. Әйтик, Төньяк Себер (эвенк, чукча һ. б ) яки Кавказ (карачай, авар, ногай һ. б.) халыкларының профессиональ язучылары барлыкка килде, җирле милли колорит белән сугарылган кызыклы әсәрләр язылды Россия язучылар оешмасы төзелү мен еллык тарихы, ике гасырдан артык басма китап традицияләре булган татар әдәбиятына ни бирде сон? Уңай җавап бирергә кыенсынам Чынлыкта, без Зур союздан (СССР Союзыннан) Кече союзга (РСФСР) күчтек Күчерделәр Безнен рәсми статус—автономия, союздаш республикалар рәтендә тормый булып чыкты Гәрчә зур Союз белән багланышлар өэелмәсә дә (кайбер абруйлы язучыларыбыз СССР язучылар дәрәҗәсендәге чаразарда катнашып килде, хәтта югары органнарга да сайланды), һәммәбез СССР Язучылар союзы әгъзасы дигән таныклык йөртсәк тә, без инде рәсми рәвештә турыдан-туры РСФСР язучылар оешмасына беркетелдекСССРязучыларсъездларынаРСФСРданделегатларбулыпбардыкГариф Габәй. Абду.гш Әхмәт. Гомәр Бәширов тчшар арасында. 50 еллар ахыры докладларда татар әдәбияты—чуваш, башкорт, якут, бурят кебек әдәбиятлар белән бер яссылыкта телгә алына башланды. РСФСРнын бу беренче съездына Татарстаннан 11 кеше делегат булып бара (Г Бәширов. Г Әпсәләмов. Г Гобәй. Ә Еники, Т. Журавлев, Н Исәнбәт, Л. Ихсанова. Г Кашшаф. И Гази, 3. Нури, А. Шамов. Бу төркемнән бүгенгә бердәнбер исән кеше—Ләбибә апа Ихсанова. Хәзер аңа 81 яшь, ул чакта аңа 35 булган). Бу съездда Татарстан вәкилләре сыйфатында ике язучы чыгыш ясаган—Ф Хөсни, А Шамов. Ф. Хөсни чыгышы (стенографик язма буенча әйтүем) укыр өчен әле дә кызык, фикере искермәгән А. Шамов Язучылар союзы рәисе сыйфатында чыгыш ясый, түрәләргә хас пафос, реверанс, рәсмилек... Шулай да, чыгышта заманы өчен бик тә мөһим мәсьәлә—яшь язучылар өчен журнал кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыга (ә мәсьәлә утыз еллап гомер үткәч, партия диктаты йомшап, демократик үзгәрешләр булгач кына—1989 елда хәл ителде. Мәскәү йогынтысыннан тыш, республика җитәкчелеге “Идел” журналын чыгаруны үзе хәл итте). Татарстан язучыларынын 1958 елда үткән IV нче съезды да, шулай ук РСФСР язучыларынын I оештыру съезды да, элгәрге җирле һәм бөтенсоюз съездларыннан үзләренең рухлары белән шактый ук аерылалар иде инде. “Алга! Коммунизмга!” кебек шапырынулы шигарьләр күп булса да (“член СП СССР обязан всей своей творческой и обшественной деятельностью активно участвовать в строительстве коммунизма”), шәхес культы елларына хас шомлылык, куркынулык, “урра, ста- лин!”лык юк иде. Жәмгыятьтә, эмбриологик хәлдә булса да, демократик чалымнар барлыкка килде. Партиянең ике ел элек (1956) үткән XX съездының нәтиҗәләре, “Хрущев җепшеклеге” рухи тормышта сизелә иде инде. Әмма... СССРның “Тимер капкасы” әле ачылмаган диярлек (чит илләргә бик сирәк язучы чыга!). Сәясәттә ике идеология (берсе, әлбәттә, буржуаз идеология) бугазлаша. Кариб кризисына да ерак калмый Рәсми иҗади оешмалар Пастернак һәм аның ише "декадент интеллигентлар”ның тетмәсен тетә Хуш, без үзебезнең хәлләргә кайтыйк. Үзебезнең җирлектә, үзебезнең әдәби хәрәкәт нисбәтендә сугыштан соңгы унбиш елга (шартлы рәвештә үзебез бүлгән классификация бүенча) беркадәр гомумкүзәтү ясаганнан соң, кайбер йомгак- нәтиҗәләргә дә килик. Әйеүзенчәавырчорбу!БигрәктәсугыштансоңгыелларӘммаЯзучыларның иҗат һәм ял йортлары урнашкан «Аккош куле»ндә 60 нчы елларда яшәгән язучылардан бер төркем. Сулдан уңга: Фатих Хөсни, Риза Ишморат, Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Нәби Дәули һәм Зәки Нури (улы белән). 70 еллар. буын XX гасыр ахырына кадәр дөньяның тоткасы булып тора алды да. Алдарак бу чордагы (1945-60 еллар) мәдәни-әдәби хроникадан вакыйга саналырлык кайбер фактларны санап узган идем инде. Шуларга өстәп әйтергә була: "Татар поэзиясе антологиясе” чыга (1956). дөнья һәм рус әдәбияты классикасыннан йөзләрчә әсәрләр татар теленә тәржемә ителә (татар авылларында берничә буын, шул исәптән безнең буын да. шул китапларны укып үсте дә инде! Сүз уңаеннан әйтеп үтик: 60 еллар башында башка телләрдәге матур әдәбият әсәрләрен татар теленә тәржемә итү буенча Татарстан—СССРда дүртенче урында, ә татар теленнән башка телләргә тәржемә ителү ягыннан бишенче урында торган). Әдәбиятның, гомумән язу эшенен дәрәжәсе югары заман бу. Әдәбиятыбызның халыкара танылуына ике зур форсат чыккан еллар. Беренчесе, алда әйтелгәнчә. К. Нәжминен "Язгы җилләр”енен, Г. Бәшировнен "Намус” романнарының Сталин премиясе алуы. Заманы өчен ифрат зур вакыйга. Шушы премия унаеннан бу әсәрләр дөньяның байтак телләренә тәржемә ителделәр, татар әдәбиятының данын еракларга тараттылар. Икенчесе—М Җәлилгә Герой исеме һәм Ленин премиясе бирелү. Жалил поэзиясе татар шигыре данын тагын да югарырак күтәрде. Соңрак—40-50 ел эчендә талантлы әсәрләр байтак язылса да, аларнын авторлары халыкара масштабта алай ук яңгырый алмадылар. Субъектив һәм объектив сәбәпләр булды бугай (Хәер, соңрак. 60-70 елларда Г. Әпсәләмов әсәрләре шактый ук популяр булып алды) Без тикшерә торган сугыштан соңгы бу унбиш ел эчендә, табигый, әдәбият мәйданын ир уртасы егетләр, сулашта катнашкан фронтовиклар тотты. Төп әсәрләрне дә алар язды. "Тукай" (Ә. Фәйзи), “Онытылмас еллар” (И. Гази), "Газинур" (Г. Әпсәләмов), “Суд залында" (С. Хәким), “Яшәү белән үлем арасында" (Н Дәүли) һәр чор әдәбиятының лидерлары була. 50 еллар әдәби хәрәкәтенең ин эре фигурасы, һичшиксез. Гомәр Бөширов. Сталин премиясе лауреаты. СССР Верховный Советы депутаты. Язучылар союзы рәисе Тел остасы, фольклорчы, гомумән, аксакалларга хас зирәк кеше Язучылыгыннан тыш, оешма хуҗалыгын ныгыткан шәхес. Ярты гасырдан артык тарихы булган язучылар дачаларын—Аккош күле ижат йортын оештырган, нигезләгән кеше дә шул ук Гомәр ага Бәширов (“Аккош күле"ндәге ижат йорты аерым бер язмага, андагы табигать күренешләре аерым альбомга лаек. Ярты гасырлык тарихы булган бу “Әдәбият бишеге"ндә кемнәр генә яшәмәгән дә. нинди генә әсәрләр ижат ителмәгән! "Аккош күле"нә бәйле кайбер исемнәрне генә атап узыйк X. Туфан Г Бәширов, С Хәким. И Гази, А. Шамов, Ф Хөсни. Р Ишморат. 111 Мөдәррис. Н Дәүли, 3. Нури, М Рафиков, X. Хәйри. И Нуруллин. Г Латыйп. Н Юзиев, Г Сабитов, Ф Шәфигуллин, Г Шәрәфстдинов, Ф Сафин Болары яшәп киткән язучылар. Әле исәннәрдән янә дистәләгән исемнәр санарга мөмкин Бүгенге көндә дә биредә дистәдән артык күренекле язучылар яшәп ижат итә) Ходай Гомәр аганын үзенә дә мәрхәмәтле булды: ул озак яшәп, 98 яшендә (1999 елда) ижатынын кадерен, халыкның ихтирамын тоеп дөньядан китте Бу чордагы язучылар оешмасының җитәкчеләрен дә янә искә төшереп үтик: председательләр—Ә Ерикәй (1945-50), Г. Гобәй (1950-53). Г. Бәширов (1953-58). А Шамов (1958-61), рәисләрнең урынбасарлары—жаваплы секретарь вазифаларын фронтовик шагыйрьләр Ә Давыдов, 3. Нурилар башкарган. Сүз уңаеннан шуны да билгеләп узыйк: 50 еллар ахырында, дөресрәге 1959 елнын 18-23 май көннәрендә Зур съезд—СССР язучыларынын III съездындаТатарстаннан делегат булып жидс язучы (Г Бәширов. М Әмир. А. Шамов. Р Ишморат, С Хәким, 3 Нури, Ш Галиев. Араларыннан бүген исәне—Ш. Галиев, ана хәзер 76 яшь) бар;» Бу съездда татар язучылары исеменнән М Әмир чыгыш ясый Шул чорнын, шул зур җыеннарның тагын бер характерлы ягы СССР күләмендәме. Россия яки республикалар күләмендәме, язучылар съездына ялнең ин югары постында торган җитәкчеләр төркеме белән киләләр иде. чыгыш-докладлар ясап, банкет-приемнарда да утыралар иде Әдәбиятның, язучыларның дәрәҗәсе югары икәнен дәлилләүче күренеш Әдәбиятка ил башлыкларынын мөнәсәбәтен, игътибарын күреп, гади халык га. әлбәттә, язучыларны зурлый, олылый иде Икенче өлеше киләсе санда