ГАЛИЯ АПА
Мин озата барган товар поезды Бель-агач станциясендә тукталып калды. Каршы яктан “Литерный” килә диделәр. Озак көтәрбезме икән, дип, стрелочникка таба кузгалган идем, күптәнге танышым Жакен агай үзе очрады Сменасын тәмамлаган Исәнлек-саулык сорашты. —Ике сәгатьсез кузгала алмыйсыз әле,— диде ул. —Начальство бөтен юлларны тикшереп йори. —Кем килә сон? Юл бүлеге башлыгымы, әллә министр үзе үкме? —Кем белә инде аларны? Безгә алдан әйтмиләр бит Ярар, ашыгам Барасы җирем бар. Бер танышыма өен сипләргә булышам, дип, вәгъдә биргән идем Ул ашыгып китеп барды. Кызык карт ул Жакен агай. Кыш көннәрне, поезд озак туктап торган арада мин еш кына аның будкасына җылынырга керәм. Ул ашыкмый гына тел астына насбай сала, аны төкергәч, нечкә генә “Прибой" папиросын көйрәтеп җибәрә, аннан төчкерә-төчкерә тагын әллә нинди тәмәке тузаны исни башлый. Үзе туктаусыз сөйли. Казакъчаны юньләп белмәгәч, бөтенесен аңлап та җиткермим—аны очындырып, йә баш кагып куям, йә үзсмчә көлгән булам. Ул арада кузгалырга вакыт җитә. Бу юлы, Жакен агай янәшәдәге саман өйләр ягына борылып киткәч, үземнең эш урыным саналган ин соңгы вагонның буферына учым белән шапылдата-шапылдата байтак кына уйлана калдым—ул кадәр вакытны ничек үткәрергә- ' Ташлап китсәң, ачуланырлар—ни дисәң дә. үзенә күрә бер хуҗалык бит. Хәер, минем бу “Башмак” дигән тимер кисәгенә кемнең күзе төшсен?! Вагонның ике ягындагы фонарьлардан керосинын агызып алсалар гына инде Петардалар, факел-шәмнәр, тагын әллә ниләр тутырылган сумкамны кулга тоттым да, вокзал ягына кузгаласы иттем. һи-и! Күпме поезд килеп тыгылган—бөтенесе “Литерный”ның үтеп киткәнен көтә. Минеке кебек товарныйлар гына түгел, пассаҗирныкылар да тукталган икән әле. Кайда вагоннар астыннан, кайда тамбурлар аша үгә-үгә, ниһаять, кин, иркен мәйданга килеп чыктым. Әхмәг РӘШИТ (1936) шагыйрь. «Фидаилар*. «Ике гасыр арасылиа*. «Тан илчесе* һ 6 китап лар ангоры; Г.Исхакый премиясе лауреаты Камшла яши Анда, агачлар күләгәсе төшкән бер урында кавын, карбыз, кымыз, балык, көнбагыш саталар, пассажирлар белән әрепләшә-әрепләшә аз-маз көнлек акча эшлиләр. Арлы-бирле киләп сарып йөргән арада, кинәт игътибарымны өлкән яшьтәге бер ханым җәлеп итте. Ничектер, таныш иде аның йөз чалымнары. Ләкин, кайдан беләм соң мин аны?! Монарчы бу станциядән үткәндә күземә чалынганы булмады шикелле. Шулай да... шулай да таныш иде ул мина, күптәннән таныш иде. Бит уртасындагы мине дә, елмайганда иреннәрен кызык итеп кысып куюы да. кешене үтәли тишәрдәй үткен карашы да. Ләкин., кем? Мин анын каршында озаграк таптанып тордым бугай, ул ничектер уңайсызланып кына: —Кай поезбен кетпексиң?! Жолың болсын быр-рат!— дип куйды. Шул “быр-рат” дигән бер сүзе җитә калды. Әйе, бу—ул! Моннан егерме ел элек гаип булган авылдашыма ике тамчы су кебек охшаган иде ул. Мин, тисә—тиенгә, тимәсә—ботакка, дигәндәй, тәвәккәлләргә булдым, татарчалап: —Исәнме, Галия апа?!— дидем. Ул кинәт сискәнеп, калтыранып куйды, тик барыбер казакъчасыннан аерылмады: —Ә синең атың кандай?.. —Мин . Рөстәм...— дидем мин. Аннан аңлаешлырак булсын өчен өстисе иттем. — Пышталиун . Ул, көнбагыш тутырылган капчыкны ялгыш аударып, каударланып аркылы атлап чыкты да, муеныма килеп сарылды: —Пышталиун!.. Җанкисәгем минем... Ничек монда килеп чыктың? — Муеныма анын кайнар яшьләре тамды. Мин бутала-бутала моннан ерак түгел генә, Семейдә, әниемнең апаларында торуымны, тимер юлчылар курсын тәмамлагач, товар поездларында өлкән кондуктор булып йөрүемне әйттем. Галия апа: —Апан... шул Мәсрүржиһан апаңмы?— дип сорап куйды. Уңай җавап ишеткәч: —Аулак өйләргә бергә йөри идек. Ул гармун да уйный иде бит әле. Сугышка киткән егетләрне безгә ул алыштырды . Ә мин менә монда. — диде. —Дөнья шулай шул ул, пышталиун быр-рат. Ирексездән башымда, бер-берсен этә-төртә төрле уйлар актарылды, хәтеремдә яшен тизлеге белән үткәннәр терелде. Галия апа безнең авылнын иң чибәр, иң чая кызы булгандыр. Кем генә аны үзенә каратырга хыялланмады?! Ә ул Хәлимҗан абыйны, фәкать аны гына ярата иде. Ләкин алар сөюләрен беркемгә дә сиздермәделәр—бу серне без өчебез генә белә идек. Өчебез, дим. Чөнки мин аларнын эч серләрен белеп торучы бердәнбер кеше, бер-берсеннән хатлар ташучы “пышталиун” идем. Шулай бервакыт, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Галия апа аулак җиргә минем бер үземне генә алып керде дә кәгазь кисәге сузды: “Кара аны, беркемгә дә сиздермә, кеше күрмәгәндә генә Хәлимҗан абыеңның үз кулына тапшыр, син бит акыллы, быр-рат”,— диде. Шуннан китте инде—мин, алты яшьлек малай, алар арасындагы “пышталиун”га әверелдем. Галия апаны да, Хәлимҗан абыйны да ни өчендер бик-бик якын күрә идем мин. Кая ул әманәткә хыянәт итү, берәрсе бәйләнә башласа, мин аны өзгәләп ташларга да әзер идем. Бервакыт авыл клубында атаклы “Галиябану”ны куйдылар. Хәлил ролендә Хәлимҗан абый, Галиябану булып Галия апа уйнады. Әй. шулкадәр әйбәт уйнадылар—чьга артистлар да алай булдыра алмый торганнардыр. Авыл кешеләре: “И, бигрәкләр дә килештереп уйнадылар, и бигрәкләр дә пар килгәннәр инде, үзләре дә йөрешә торганнардыр әле”,— дигән фаразлар әйтсәләр дә бер елдан оныттылар. Мин белгән серне аларнын берсе дә белми иде! Сугыш башланып, Хәлимжан абый ут эченә китеп барганда гына сер сандыгы ачылды. Армиягә китүчеләрне авыл башында озатып калганда. Галия апа, хисләрен тыя алмыйча, елый-елый сөйгәненен кочагына барып сарылды Һич кенә дә онытасым юк, атлар кузгалып, шактый киткәч тә, Хәлимжан абыйның: Галиябану сылуым, иркәм. Кем бәхетенә үстең син...— дип җырлаганы ишетелеп торды. Минем “пышталиун” Вазыйфаларым шуннан сон чын почтальон кулына күчте. Еш яза иде Хәлимжан абый хатларын. Галиябану апа. мине берәр аулак жиргә алып кереп, аларны кат-кат укый иде. Берәр ел үтте микән, хатлар килүдән туктады. Әти-әниләре дә аптырашта иде: һапак булган дисән, үлгән хәбәре юк. Ләкин алар барыбер өметләрен өзмиләр, һаман ниндидер могҗиза көтәләр иде. Галия апада көтте, елый-елый зарыгып көтте. Ләкин Солдатка алыныр алдыннан Хәлимжан абый, мине ялгызымны гына очратып: “Галия апаңны сакла Сакла Галия апаңны!..”— дип кат-кат кисәткән иде. Ә мин саклап бетерә алмадым. Кырык өченче елны микән, безнен авылдагы балалар бакчасын бөтенләй бетереп, Галия апаны авыл советына эшкә күчерделәр. Ул вакытта Хәлимжан абыйдан да хат-хәбәр килүдән туктаган иде. Ләкин Галия апа аны һаман да һаман да көтә иде Авыл советында ул вакыт дорфалыгы, катылыгы, дуамаллыгы белән авылда яман аты чыккан Нургали абый рәис булып эшләде. Анын бер аягы аксак иде. шуңа күрә сугышка алмадылар. Безнен бөтен бәхетсезлегебез дә нәкъ менә шул кеше аркасында башланды. Тагын “безнен". дим. чөнки мин үземне Хәлимжан абый белән Галия апа арасындагы мәхәббәтне бәйләп торучы бер чылбыр буыны дип хис итә идем. Көннәрдән бер көнне Галия апаны ничектер боек, борчулы, төсе качкан кыяфәттә очраттым. Ул мине кочаклады да озак кына җитен чәчләремнән сыйпап торды. Мин уңайсызланып кына —Хат һаман юкмы?..— дип сорадым. Галия апа: —Хаты килсә дә ни хәл итәсең, мин барыбер Хәлимжан абыена лаек түгел инде хәзер Шул пред тәресе генә харап итте...— диде. Аннан күз яшьләренә буылып, тиз-тиз китеп барды. Берничә көн үткәч, авылда коточкыч хәбәр таралды Галия суга ташланган да батып үлгән икән, диделәр. Киемнәрен яр буена салып калдырган. “Минем үлемемдә беркемне дә гаепләмәгез, яшәвемнен мәгънәсе калмады”,— дигән язу гына табып алдылар. Өлкәнрәкләр суга чума-чума эзләп тә караган иделәр—гәүдәсен тапмадылар. Районнан килгән милиционер кул гына селтәде—сугыш вакыты, анын кайгысымыни, янәсе Ә минем сөекле Галия апам, никадәр керсез күз яшьләренә сәбәпче булган Галия апам, менә монда, туган авылдан еракта, Казакъстаннын беркемгә дә билгесез диярлек Бель-агач станциясендә көнбагыш сатып басып тора. —Авылга кайтканын бармы соң?— дип сорады ул. —Анда ни хәлләр? —Кайткалыйм. Минем хәзер әти белән әни дә юк бит инде Бердәнбер сеңел дә үлеп китте Бала тапкан чагында Сирәк кенә кайткалыйм. Хәлимжан абыйны да күргәләгән идем Галия апа ничектер дәртләп кабынып киткәндәй булды, ябык бите буйлап кинәт кенә күз яшьләре агып төште. —Ничек? Исән-сау әйләнеп кайттымыни? — Кайтты Сугыш бетеп ике ел үткәч тә Әсирлектә булганы өчен төрмәгә утыртканнар. Аннан, гаебе табылмагач, чыгарганнар Бик ябыккан иде. Миннән гел сине сорашты. Галия апа авыр сулап куйды. Ә мин дәвам иттем: —Кече аръяктагы Бәдертдин абыйның Галияләрен беләсеңдер Шуңа өйләнеп, бер ел тордылар да аерылдылар Бик каты эчүгә сабышты Кайнаганда мине үзләренең бакча артындагы су буена алып төшә иде дә, елый-елый сине сораштыра иде Элек мин белгән, дөньянын тик матурлыгын, яктылыгын гына күргән, күзләрендә шаян очкыннар уйнап торган, мәзәкчән Галия апаны бу мизгелдә танырлык түгел иде. Минем үземнең дә күз читләремнән яшь бөртекләре бәреп чыкты. —Саклана алмадык шул Ничектер жебегән чагыма туры килде Хәлимҗан абыеңның үлгәненә дә ышана башлаган идем инде. Иң авыры— халыктан җыйган заем акчасының юкка чыгуы булды Нургали абыен төрмә төрмә...” дип котымны алды. Син дә саклап бетерә алмадың Югыйсә, Хәлимҗан абыеңа вәгъдәләр дә биргән иден —Син дә сүзеңдә тормадың бит,— дидем мин. Галия апа ничектер ачуланып, күз ага белән карап алды. —Анысы шулай.. Гаепле мин. —Юк, аны әйтмим мин, Галия апа,— дип, үз-үземне төзәтергә ашыктым —Хәтерлисеңме, безне—балаларны болынга алып чыккач. “Менә бу өч яфраклы үләннең дүрт яфраклысын тапсагыз, әтиегез сугыштан исән-сау әйләнеп кайта”,— дигән идең. Бер малай да тапмады Мин генә ул үләннең дүрт яфраклысын таптым. Әти. кайтмады —Нишлисең, язмыштан узмыш юк Миңа да шул бер чишенгән килеш суга гына ташланасы калгандыр да. Гөнаһысыннан курыктым. Мордар китүдән Хәлимҗан сугышка озатылыр алдыннан: “Мә, берәр җирдә яшереп сакла”,— дип, затлы киемнәрен миңа биреп калдырган иде. Елга ярына баскач, үзебезнең печәнлек, шул киемнәр тутырылган бөктәр искә төште. Төн уртасында шул ирләр киеменә киенеп, яр буйлатып кача-поса чыгып киттем мин Чәчәкледән. Һәм менә көнчыгышка таба барган поездның күмер ташый торган вагонында шушы якка килеп эләккәнмен Хәлимҗан абыеңны еш күрәсеңме соң? —Бер-ике елдан ул кайсыдыр якка китеп барды,— дип дәвам иттем мин. —Ерак көнчыгышка диделәр. Балык тотарга Авылда син белгән байтак кешеләр юк инде Кайсы читкә китте. Кайсы үлде... Нургали абый да үлде. Галия апа әйтерсең тораташ булып каткан иде. —Шулаймыни?..— диде ул салкын гына. Аннан, авыр уйларыннан арынырга теләгәндәй, як-якка башын чайкап куйды: —Шулай икән дөньяда хәлләр, пышталиун быр-рат. Ә мин менә казакъ малайлары үстереп ятам. Бишәү Икесе аякка басты инде. Әнә, Жакен агаен һаман пенсиягә чыга алмый. Җитмеш бишен тутырды инде Акча җиткерә алмыйбыз... —Стрелочник Жакен агайны әйтмисендер бит?! —Шул инде, шул.. Мин авылдан качып киткәч, карчыгы белән ул сыендырды мине. Башны кая куярга белмәгән чак иде бит. Аннан анын карчыгы да үлеп китте. Балаларын мин карарга калдым. Олылары шул беренче казакъ хатыныннан. Кечеләре—минекеләре дә җитлегеп килә. Төпчегебез унбиштә. Элекке хатыны үлгәч, минем ризалыгымны сорады. Әйбәт кенә, кыенсынып кына әйтте. Нишлим инде, карышмадым. Дөнья көтәргә кирәк бит. Якыннан гына—иң беренче юлдан кычкырта-кычкырта ике яшел вагон өстәп таккан товар поезды үтеп китте. Бу—әлеге дә баягы шул “Литерный” иде. Мин хушлашырга ашыктым. —Тагын килермен Аннан бөтенесен сөйләшербез,— дидем мин, станция ягына таба кузгалып. —Көтәм, пышталиун быр-рат Иртәгә дә, берсекөнгә дә монда булам. Көтәм көтәм — дип кычкырып калды Галия апа. Ничектер бик өзгәләнеп кычкырып калды. Дөнья шулай шул ул!.. Кем уйлаган бит Хәлимҗан абый авылга кайтып төшкәндә, мин инде шул каһәр суккан сугыш аркасында сирәгәеп калган егетләр арасына керерлек, инде борынга кызлар исе керә башлаган яшүсмер идем. Шунадыр, ул мине үз тине санады бугай, инде элеккечә малайсытып карамады Эч серләрен дә түкми-чәчми бушата торган булды. Өйләнер алдыннан да минем белән кинәште. “Бер Галия урынына икенче Галия булыр, бераз булса да йөрәк януларын басылыр”,— дидем мин. Ләкин Бәдертдин абый Галиясе безнен Галия апабызны алыштыра алмагандыр, күрәсең. Авылда: “Начар торалар икән. Хәлле кеше кызы бит, баш бирәсе килмидер”,— дигән сүзләр йөрде. Хәлимҗан абый салгалый башлады. Чүп өстен ә чүмәлә, дигәндәй, Нургали абыйның кинәт кенә үлеп китүен дә аннан күрүчеләр булды. Ә чын дөресен фәкать без икебез генә белә идек. Фаҗига булган ул көнне авыл советы йортында Хәлимҗан абый Нургали абый белән бергә озак кына мәҗлес корып утырганнар. Исерүе җиткәч, Нургали абый, ничек Галия апа белән йоклавы турында мактана башлаган. Хәлимжлн абый салгаласа да тыныч кеше иде—аның беркайчан да күтәрелеп бәрелгәне, башкалар белән җәнҗал чыгарганы, хәтта начар сүз әйткәне, сүгенгәне дә булмады. Нургали абый, авыз ера-ера: — Каптырдым мин синең Галиябануыңны Үпкәләмә Акча мәсьәләсендә тәҗрибәсез иде шул Дебет-кредит понимаешь Тәҗрибәсез кешенең башын әйләндерү берни түгел Менә үлүе генә жалко,— дип сөйләнгән. Хәлимҗан абый: —Кабәхәт икәнсең...— дигән дә, стаканын идәнгә бәреп ватып, чыгып киткән. Нургали абый да анын артыннан ук өенә кузгалган Гялиябану. сылуым, иркәм. Кем бәхетенә үстең син.— дип җырлый-җырлый, чайкала-чайкала кайтканын күрүчеләр дә булган. Өенә кайтып җитәрәк, күрәсең, егылган да тора алмагандыр. Февраль аенын чатнама суыгы бит. Тикшерү үткәрүчеләр “Катып үлгән” дигән нәтиҗә ясадылар. Мәрхүмнең туганнары, шунда озатып куйган булса, ни була иде инде, дип, Хәлимҗан абыйга үпкәләп йөрсәләр дә, ана каты бәрелә алмадылар. Авылдагы имеш-мимешләрне җиңәрлек дәлилләр саллы иде шул. Хәлимҗан абый бер очрашкач ачылган иде: — Кичер, Рөстәм энекәш, синең сүзләргә ышанмаганнан түгел Анын үз авызыннан ишетәсем килде. Шуна лыкынганчы эчерттем мин аны Хәер, болай да кимен куймый иде инде Аннан нигәдер тешләрен шыгырдатып алды да. —Авылдан бөтенләйгә китәрмен инде мин. Хәзер монда якыннарымнан беркем дә калмады. Кайда да бер кояш Йә, хуш, пышталиун быр-рат,— дип өстәде. Шуннан соң мин аны бөтенләй күргәнем булмады Минем күңел күгемне балкытып янган ике йолдыз еллар үткән саен ерагая, тоныклана барды. Һәм менә котмәгәндә-уйламаганда бу соңгы очрашу Очраклы очрашу Меңнәрчә чакрымнарның төенен бер тылсымлы ноктада тоташтырган анлаешсыз, әмма күңелне бик сиздерми генә гел-гел кыбырсытып торган сәер мизгел. Вәгъдәмдә торам дисәм дә, тиз генә Бель-агач станциясе аша үтәргә, Галия апаны күрергә насыйп булмады Безнен бригаданы Рубцовск юнәлешенә түгел, Алейская ягына билгеләгәннәр иде Кондукторлар резервы башлыгына кереп үз хисабыма ял сорарга туры килде —Нәрсә, өйләнергә җыенмыйсындыр бит,— дип шаяртты җитәкчем. — Бель-агачта чибәр казашкалар күп анда. Яшь чагында минем дә күзләр төшкәли иде Мин борын астыннан нәрсә мыгырдаганмындыр—анысын хәтерләмим, әмма гаризама кул куелуга шул якка китәсе поездга йөгердем. Галия апага бәләкәй генә күчтәнәчемне—бик затлы шәлне тапшырырга, авыл хәлләрен бәйнә-бәйнә сөйләшергә, үзеннән дә нәрсәләрдер сорашырга иде исәбем Әмма ул, мин уйлаганча, теге вакытта көнбагыш сатып торган урында юк иде Мин базардагы хатыннардан Галия апаны сораштырдым. Бөтенесе беравыздан диярлек: —Ул юк инде,— диделәр. —Ә кайда сон ул?— дидем мин бу сәер җавапка аптырап. —Әнә, Жакен әкәдән сора —Хатыннар вокзал буфетына төртеп күрсәттеләр Мин, нишләргә белмичә, шул якка йөгердем. Кәгазь кисәкләре, балык калдыклары аунаган пычрак өстәлгә ике кулы белән таянып, бик битараф кыяфәттә исерек Жакен агай утыра иде. Җилкәсенә кагылгач кына ул күтәрелеп карады. Аннан таныпмы, нәрсәдер әйтәсе килепме, ишетелер-ишетелмәс кенә: —Жок Галия айналаен,— дип куйды. Ул юньләп сөйләшер халәттә түгел иде. Өстәл янына милиционер килде. Башта миңа шикләнебрәк караган төсле иде—өстемдә тимер юлчылар киеме булгач: —Сез анын кеме буласыз?— дип кенә сорады. Мин аңлаттым. Милиционерның чыраендагы табигый кырыслык йомшара төште—ул уфтанып алды да: —Харап булды шул Галия апагыз. Монда көнбагыш сатарга йөри иде бит,— диде. —Үлгәненә ике атнадан артты инде. Күпме тырышып карадым, мондагы халыкны тәртипкә өйрәтеп булмый шул. Капчыгын өстерәп вагоннар астыннан гына чыкмакчы булган. Күлмәк итәгеме, капчык бавымы вагонның ниндидер тимеренә эләккән дә, нәкъ шул вакытта поезд кузгалып киткән. Менә шулай әрәм булды Галия апабыз. Бөтен поселок ярата иде аны. Жакен агай да кызганыч Аны ябып куюдан да ни мәгънә?! Бер акылына килер әле. Кызганыч Бик тату торалар иде Мин, Жакен агайны аңына китереп, ниндидер җылы сүз әйтергә, юатырга да уйлаган идем, ләкин ул өстәл өстенә салган башын күтәрмәде. —Ярар, йокласын, бераз айныгач өйләренә үзем илтеп куярмын,— диде милиционер. Минем дә бу исерек кеше янында өрәк кебек утыруымнан мәгънә юк иде. Тимер юлда мондый фаҗигаләр әледән-әле булып тора. Нишлисен?! Галия апа да пассажир поезды килгәнче өлгерим, дип ашыккандыр. Бәлки әле, мин килер, дип тә уйлагандыр. Күрешергә язмагандыр, күрәсең. Күңелемдә берөзлексез, хәтерне бимазалап, инде күптәннән онытылган: Эзләдем, таптым, югалттым. Инде табылачак түгел.— дигән җыр яңгырап торды. Поезд көпчәкләре туктаусыз бер көйгә тыкылдый. Минем, өметләрем тәмам өзелеп, өйгә кайтып барыш. Рельслар поездның ин сонгы вагоны көпчәкләре астыннан үзләреннән үзләре шуышып чыгадыр сыман. Рубцовск ягыннан состав алып кайтучы хезмәттәшем: — Нәрсә булды сиңа? Ник бер сүз дә дәшмисең?— дип мине сөйләштерергә маташа. Нәрсә диим соң?! Дөньянын фанилыгы, елларның болгавырлыгы, язмышларның аянычлыгы турында сөйлимме?! Ике гашыйк арасында сөенеп йөргән “пышталиун”нын ни әйтер сүзе, ни тапшырыр хаты юк бүген