ЯШӘҮ АГАЧЫННАН— ШӘҖӘРӘҢНӘН...
Мин җәйләрдән көзгә кереп киләм,— Карап калам кнткән кошларга; (Таянырлык дустың булсын икән,— Таянырлык микән дусларга?) Салкыннары тьппта декабрьнең,— Туңар ннде калган кошларым; (Таянырлык иңең булсын икән, Таянырлар микән дусларым?) Мин кышлардан язга чыгып барам. Ояларын барлыйм кошларның: (Җан атарлык җаннар ерак, ерак, Колагымда өне шуларның!) Кырын-кырын гына сугылып үтә Дусларыма килгән кайгылар; Әйтәм: —Сезнең кайгы—минем борчуларым!.. (Күкрәгемдә олуг кайгы бар...) Көн-таң атса—Яшәү һәм Үлем бар, Уянам да—Сезгә түгеләм!.. Яшәү агачыннан—Шәҗәрәңнән! Бер “яфрак” та артык түгел лә... Бу юлларның чнге булыр микән?— “Юк!” днсәң дә, бәлкем, чигенмәм; Каешланып беткән күлмәгем дә Урман гөле белән чигелгән: Ак күлмәген чиккән сатиннан! Нанс ГАМБӘР (1947) шагыйрь, тәнкыйтьче. «Кояш■> һәм «. Көзләрем яфрак коя» исемле китаплар авторы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Казанда яши Юлларыма чыксам, юлларымда Юлчылардан калган эз булыр; Бер гөнаһым булса, мине саклап Изгеләрдән калган сүз торыр: "Авыр булыр, ләкин сатылма!” Морҗам ярык иде... һәр эзенә Янык чыкты—диклоскопия; Күкрәгем дә шулай—һәр ярадан Көек кала -бер эз!—копия... Уйлый идем: янган кирпеч кенә Яна-яна түзә... ишелә; Янган утка карап утырам да: “Утын һәм ут үзенең эшендә!" ...Көле төшә ялан өстемә. Дәфтәреңнең соңгы битләрен дә Ябып куйгач, тугры сүз калыр: (Ләхетеңә якты бәхет булып “Сөю" дигән изге Сүз тамыр.) Ләкин болар... Ләкин болар әле Соңгы сүзе булмас Ходайның; Яшәү дәвам итәр... Ә барыбер Бохарадан килмәс бодаең. Иттифакый дуслар арасыннан Аны сайлан алдым -белегез... (Сез чибәр дә түгел... бигрәк. Бигрәк моңсу иде күзегез.) Кеше җаны әгәр күзләр булса. Сөйкемлесе сездә иншалла! Тәрәзәләр ачык... Ачып куйдым Таң җилләре керсен, машалла. Үләр идем... Булмый! Сезнең өчен Керен ятар идем ләхеткә!.. Мине бары берәү генә сөя. Кагылмагыз минем Бәхеткә!.. Көзләрдән дә язлар эзләп йөргән Чаклар Булса, буладыр ул яшьлектә! Мондый уйланулар гаҗәпләнмә! - Язылып ка.иан хәтта “Тәүхит’'кә... Бу юлдан—мин дә үткән. Бу юлдан—син дә үткән; (Туфрак шул ук, кешеләр— Кешеләр генә бүтән.) Туфанның* җыйдым баланын. Арырак... түргә үтәм! Ишекме?.. Ачык ич ул!— Бикләдең, бнкләмәдеңни, Дусларың бәреп керерләр; Телим шикләнмәвеңне... Ачык калган тәрәзәм,— Җилгәреп, җилләр бәрә; Идәндә уйный ак нур,— Йөриләр тәгәрәп лә. Кичәдән калган эзләрнең Йөзе киткән агарып; (Атыңны иртән җиксәң дә, Кичен дә куй тугарып.) Йөрәкме?— Ачык ич ул! “Келәсе”— Сузылган кул! Армасын бәдән... Адәмнең Юлларга чыгасы бар; (Килер юл киңчә булса да. Китәсе юл тардан тар.) Ачык калган—япмаган Көнкараш тәрәзәңнән Җил өрә; бу—хәбәрдер. Идәндә—хәрабәләр. Уйный да көлә бер нур— Ачык шул тәрәзәләр! Яңгыры үтте чылатып...— Агачлар өсләреннән Тама да тама тамчылар Керфегем очларына. (Очланып бетә бит инде Керфекнең соңгы очы...) Егет белән кыз шикелле Имәнне каен кочып Утыра... Кеше—бигрәк көнчел! Сүнсә дә Көннең күзләре, Урманның бетми сүзе!— Йокларга, диеп, ятсаң да Колакка керә үзе. Сизеп ятасың...— Күзеңне Йомган булсаң да үзең! Күзеңне йомган булсаң да, Ишектәге ярыктан Җил исе керә, гөл исе...— Ачыл күңел!... Тарыкма! ‘Туфанның Аккош күлендәге балан куагы күздә тотыла. "Йоклама!” дигән шикелле Тавышлар өйгә керә; Агач флейталарда Урман —мон-көйләр өрә. Кушыла алар баздагы Чикерткә зенләвенэ; Кешеләр йоклый булырлар. Бу көй бер бездә генә!.. Иртәсен ачылды пион. Төнендә сүнде күзе; Тамырга бәреп канаттым— Яралы тезем... Үзем Тотындым чәчәкләргә лә,— Чәчәкләр сабагына; Бу мина авыр чагымда Сулмаска сабак кына... Яшьнә әле. Яшен! Түләп алган яшем— Түләрмен... Күкрә әле, Күкрәү! Күкрәк тулы күкрәү— Үләрмен... Ачыл эле. Күгем! Яшәү ялган түгел— Бүләрмен... Яшьнә әле. Яшен! — Бу минем телән алган яшем... Болытлардан коелдылар утлы чаткылар, (Утлардан качтым; югыйсә, чактылар, чактылар.) Күкрәгем тулы уй; утлы яшен-чаткылар Хисләрем; нншләрем яшендә чаткы бар. Күкрәү әле. Күкрәү! — Бу бит милләтн иңрәч... Таралып килә болытлар (шәмемдә уйлар!), Кайларга карама—күкләрдә тимрәү, тимрәү; Агачлар тын тора нигәдер, моңаеп Сеңә ул тамырга үзенчә тиң күкрәү. Ачыл әле. Күгем! Тере бит ннсани бүген... Кырмыскалар чыгар өннәреннән тулып. Тузбашы да килер (күршедәге!) сый сорап; Әле генә үтте керпе (ул да сөт сорар). Бүген бал яуды, юкса... Соңрак, соңрак!.. Авырдым көн буе,— Чәчәкләр шиңмиләр; Әйтерсең, терел, абын. Без бергә, диделәр.