Укучыларыбыз иҗаты
Редакциябезгә килгән хатларда күбесенчә шигырь була Журналыбызны даими укып баручылар, үзләре дә әдәбиятка, шигырьгә гашыйклар яза; пенсионерлар, хыялый яшьләр, мәктәп балалары Төрле тәбәләрдән килә шигырьле хатлар: мөһаҗир булып, горбэтлектә яшәп, чит илләрдән (әйтик, Австралиядән. Америкадан һ. 6) илгә сәлам булып килә алар СССР таркалгач, Рәсэйдән читтә калган республикалардан да. күрше өлкәләрдән дә — кыскасы, халкыбыз яши торган барлык кыйтгалардан шигырь белән хатлар алабыз. Аларны бастырып чыгару өчен махсус кушьшта-саннар кирәк. Йэки укучылар иҗатына күзәтү-анализ ясау да журналда күп урын һәм көч-вакыт алыр иде Шуңа күрә без туган телгә, әдәбиятның чишмә башы. Әнкәсе булган шигырьгә мәхәббәт белән яшәүче, димәк, сәләтле, шагыйрь җайлы милләттәшләребезгә — укучыларыбызга рәхмәт әйтү белән генә чикләнәбез, киләчәктә дә журналыбыздан—милли рухтан аерылмыйча, татарча, үзебезчә уйлап, янып, ил-ватан, "изге сөт " хисе белән яшәүләрен телибез. Бу санда шигырьләре тәкъдим ителә торган каләм ияләре дә — шундый милләттәшләребез Фоат ага Мортазин — Кырымда. Ялтада яши. сиксән яшен узган сугыш һәм хезмәт ветераны, журнал сәхифәләрендә шигырьләре инде күренгән укучыбыз, басылып чыккан җыентыклары да бар Миннур Сафиуллин — Балык Бистәсе районыннан, пенсиядәге укытучы; аның да төрле нәшриятларда китаплары дөнья күргән. Гүзә лъяр атлы укучыбыз — арада иң яше. Казан татар мәктәпләренең берсендә белем ала. чын күңелдән туган телгә, шигърияткә гашыйк яшь буын, димәк, киләчәк кешесе — әнә шул ягы белән кызыклы... Ә хәзер шигырьләргә сүз бирик. Ф о а т М о р т а з и н Ике гозер Җиңел тормыш сорады ул Тәңредән—яшь чагында: Кесә тулы акча, ирек, Шөһрәт, абруй тагын да. Әмма сыер сорасаң да. Тәңре еш кәҗә бирә. Бәхет бит күп очракларда Инә күзеннән килә. Шөкер, гомер кичерде ул Бай да түгел, ярлы да. Сигез дистә тутырганда Төште тирән кайгыга: Ничек китәргә дөньядан Сиздермичә, тын гына?! Калдырып истәлеккә тик Татлы сагыш, моң гына. Ул сорый бүген Алладан Нибары... җиңел үлем... Әйтергә кирәк, бу теләк Кайчан да начар түтел. Гаҗәп! Җан сөйгәннәр берсен-берсе Җимерәләр яшәү кырында: Йөрәкләре янып, күмер була. Яшәү әверелә кыенга. Ә беренче булып, иң әүвәле 'Гавыш-тыисыз гына шул сула: Кемнең җаны нечкә, хисе кайнар. Игелекләр өчен кем туа... М и н н у р С а ф и у л л и н Бер без генә түгел лә Лгымсунын дулкынында Чайкалсаң да түгелмә. Сөешеп тә кавышмаган Бер без генә түгел лә. Яннарыма килер диеп Сагынып көтәм көн саен. Көндезләрен син — кояшым. Кичләрен — тулган аем. Насыйп булса, бәлки, без дә Кавышырбыз бер мәлне... Ә хәзергә серләшергә Сердәш йолдыз бар әле. Парлы аккош Талгын гына яңгыр ява, Парлы аккошларны котлап, Күл өсте зәңгәр бишек. Чәчәк атсын төнбоек. Көмеш суда парлы аккош Алар суда тибрәләләр Туя алмый сөешеп. Камышларга сыенып. Көн дә киләм серләшергә Кил дә. җаный, күл буена, Аккошларым янына. Аккошлардан гыйбрәт ал. Күлдә сезне парлан күргәч. Ялгыз адашырмын .дисәң. Дәва була җаныма. Гомерлек яр булып кал. Г ү з ә л ъ я р Күңелемдә үзем язган рәсем Мәхәббәтнең соңгы ыңгырашы, Соңгы көче, хисе каладыр; Җан гөлемнең кипте дымы — ул да Җирлә омет җуйган баладыр?! Рәсеме онытылмаска каладыр?! Аһ, күзләрем, ник елыйсыз һаман? Ник, йөрәгем, шашып тибәсең? Беләм инде: оныта алмыйсың ләкин Тагын нигә өметләнәсең? ‘‘Мәхәббәтнең соңгы кычкыруы!" Чыннан дамы мин язган рәсем?! Онытылмадым, снзәм!.. Сине җибәрдем — оч, "кошым", дидем: Читлектә яшәү ярамас сиңа... Күнме яратсам, сөйсәм дә, беләм: Минем ярату аз шул, аз сиңа! Күнме тырыпггым — йөрәгеңдә мин Алиһәң булып кала алмадым. Күңелеңдә үлеп, уй-кабереңдә Күмелмәдем тик — онытылмадым! Ышанам, снзәм: онытылмамын!