Логотип Казан Утлары
Хикәя

Татар хикәяләре хәзинәсеннән

Әй, көне-төне солыда гына тотасы иде шушы Акъялны Тазарып, чибәрләнеп китәр иде атна-ун көн эчендә. Аннары көндез генә җигәсе иде аны. Төнлә йокласын, ял итсен иде. Күр инде, аяк өсте йоклап бара, бичара Кабыргалары мичкә кыршаулары кебек, бүселеп-бүселеп чыккан Ыңгырчак астындагы ярыклардан кош очып чыгарлык Камыты да буш. Тау төшкәндә, муенына аркылы килә. Кабык төпле арбада—ике малай һәм бер тимер мичкә. Арба тәгәрмәчләренең берөзлексез ыңгырашуларына караганда, мичкә ярыйсы ук авыр булырга охшый Малайларның икесе дә яланбаш, яланаяк Сүс дилбегә ун яктагы малай кулында. Анысы буйга да зуррак, төскә дә олымсарак күренә. Йөзе җитди. Күзләре уйчан Сул яктагы малай лаеш шулпасын азрак эчкән, ахры, тирә-юньне илтифатсыз гына күзәтеп бара. Чебиле аякларын селки, курнос борынын югары чөеп, төпсез зәңгәрлектән тургайлар эзли, йә булмаса ерак басудагы ялгыз трактор гөрелтесенә колак салып бара, яисә, чыбыркы сабын тидереп, тәгәрмәч тырнакларын кырдыра, ара-тира ат тоткан малайга сүз ката. Тегесе теләмичә генә җавап кайтара. Яисә иптәшенең сүзен бөтенләй колак яныннан уздырып җибәрә. —Хәмис. дим, карале, Хәмис, бер-ике пот солы ашатсан. мин өйтәм. ганып та булмас иде Акъялны, ә! —һе, әйттең, бер-ике пот солы — Ярты пот булса да әле, әйеме? —Сон На, Акъял. На Бөтенләй йоклады, кара' —Арыган ул, Хәмис. Төнлә тырмага җиккәннәр аны. —Бсләм. —Ярый инде крачннны апкайтып җиткерелсә —Апкайта. —Акъял ул җенеңне дә тартып кайтыр, диген —Сон... —МТС тагын бер трактор бирсә, чәчү нке-өч көндә бетәр иде инде. име. Хәмис ’ — Бирер, тот капчыгыңны Син генә нен ди. —Әле берсен ничек бирделәр, диген, име? —Син бик күп сөйләшәсең, Бәхи Җитәр инде —Саруны кайнатасың, диген —На, на. Акъял. кара инде, бөтенләй йоклады —Ишеттеңме. Хәмис. Кайбычта солдатлар кайта башлаган, ди —Кайбыч район үзәге бит ул —Шуннан атаң кайтып килсә, нишләр идең, Хәмис? —Үлгән кеше ничек кайтсын Хәмис дилбегәне тарткалаган була Аның керфекләре арасыннан берничә яшь бөртеге сыгылып чыга да ябык яңаклары буйлап иягенә тәгәри һавада берөзлексез тургайлар сайрый. Әле яңарак кына нәфис яшел бөркәнчек ябынган каен урманы артында моңлы итеп поезд кычкырта Арба тәгәрмәчләре авыр шыгырдый Ннмечне дә дөмектерделәр дөмектерүен, оезнең әтиләр генә —Җнтәрсәнә, Бәхи На, на. Акъял. на!.. Корыган инешкә килеп җиткәч, малайлар, ярым җимерек күперне хут белән чыгып китәргә уйлап, икесе ике яктан Акъялны ашыктырырга керештеләр Акъял ныгытып баскан саен күпер такталары шыгыр-шыгыр килде, субайлар чайкалды, бүраиалвр дерелдәде. Ниһаятъ. Акъял. күпериен теге ягына чыгып, каты жиргә басты Ал тәгәрмәчләр дә юл тузанында Малайлар, күперне хәвеф-хәтәрсез исән- сау чыгып җиттек, дип сөенгәннәр иде дә, булмады, иртәрәк шатланганнар икән: һич көтмәгәндә, күпер башында нәзек бүрәнәләр дөбер-шатыр берсе өстенә икенчесе килеп өелде, һәм арт тәгәрмәчләр икесе дә дырык итеп күпер ярыгына төште. Акьял җилләнеп атлаган җиреннән чак кына егылмыйча калды Камыт бавы суырылып чыкты, аркалык шартлап өзелде.. Бригадир ашыктырган иде. Тизрәк кайтырга карагыз, малайлар, тракторны гәрүчидән өзмәгез, дигән иде. Малайлар Акъялны туарып янадан җиктеләр. Арба артына күсәкләр тыгып, тәгәрмәчләрне кузгатырга тырышып карадылар. —Менә шулай, менә шулай,— дип тешләрен кысып күсәкне каерды Хәмис. Бәхи: —Шулай булса була, диген,— дип ябык иңбашы белән бар хәлгә арбаны этте. Алгы тәгәрмәчләр җиргә тимичә тартылдылар, камыт баулары шыгырдады. Дуга бөгәжәләиеп килде. Акьял, әле генә су коенып чыккандай, манма су булды. Анын һәр мускулы кигәвен талаган чактагы шикелле дерелди, калтырана иде. —На, Акьял, на, дим... —Сукма, Хәмис, сукма! Күрәсең ич. хәле юк . лутчы мин авылга йөгерәм, кешеләр чакырып килим. —Син әйләнеп килгәнче... —Карангы төшәр, диген . Әй, Хәмис, никлөргә генә олы юлдан китмәдек икән?.. Анда кешеләр дә очрар иде. Әйләнгеч булса да, олы юл яхшы, дип тикмәгә генә әйтми шул минем әби... —Теленә салынма әле. Бәхи. ачу килгән чагында. Әйдә, күтәр. . На, Акьял, на. —Хәмис, Хәмис, дим, карале, кара!.. Малайлар икесе дә артларына борылдылар: яшь имәннәр күпереп утырган сөзәк үр өстеннән болайга таба яшел киемле бер солдат төшеп кило иде Пилоткасын салып кулына тоткан Аркасында капчыкмы, шинельме... Ялтыр итекләре тузанга буялган Кем булыр бу° Малайлар бер минутка бар дөньяларын оныттылар. Күзләре зур ачылып, керфекләре хәрәкәтсез калды, аяк бармаклары тынычсызланып хәрәкәтләнде. Менә солдат күпергә керде Адымнары нинди нык, куллары нинди зур аның. Шулай буладыр инде ул фашистларны чәнчелдергән чын солдат! Шәмәхә күзләрендә йомшак елмаю Маңгаенда җәрәхәт эзе. Киемнәреннән төтен исе дә, итле токмач исе дә килә сыман. Әллә нәрсә дип кенә эндәште ул, малайлар искәрмичә калдылар. Капчыгын юл чигенә салып куйды Борыннары йомшарган малайларның башларыннан сыйпап узды, кайсы авылныкы икәннәрен сорашты, баткан тәгәрмәчләрне иелеп карады. —Нык утыргансыз,— дип бил каешын төзәтеп куйды. Аннары Акьял янына килде. Учын җәеп атнын авызына шикәрме, сохари кисәгеме каптырды. Акьял да. гаҗәпсенеп, чит кешенең гимнастеркаларын, погоннарын иснәде һәм, ияген тәртә башына салып, сез дә йөрисез ир кеше булып, дигәндәй, малайларга тешләрен ялтыратып алды Малайлар, эчләре-тышлары белән балкып, көлеп җибәрделәр. Солдат көлмәде Дымланган күзләрен кысып, аз гына уйланып торды да җитез хәрәкәт белән арба астында аркылы-торкылы яткан нәзек бүрәнәләрнең берсен суырып чыгарды Аны күчәр астына тыкты, бер башын күпернең кай җиренәдер терәп аска таба каера башлады Баткан тәгәрмәчләр бер карыш чамасы күпер өстенә күтәрелделәр. Акьял, шуны гына көткәндәй, арбаны җан-фәрманга алга сөйрәп алып китте. Малайлар ура кычкырып, солдатка рәхмәт әйтергә дә онытып, Акьял артыннан ташландылар. —Дилбегәгезне карагыз, тәгәрмәчкә уралмасын,— дип кычкырып калды солдат алар артыннан . Тургай тавышы белән мөлдерәмә тулы яшел иңкүлек буенча ак ялларын сибелдереп ябык ат юырта, тимер мичкә дөбердәп бара, арба артына ябышып такыр башлы ике малай йөгерә. Әллә тургай җырыннан, әллә тугай яшеллегеннән, әллә малайлар көлүеннән исергән инде солдат—атлаган уңайга чайкалып-чайкалып китә. Үзе бертуктаусыз елмая, зур учлары белән әледән-әле күзләрен сөрткәли. Офыклар зәп-зәңгәр. Биниһая якты кояш төшлек турысына якынлашып килә. 1975 БЕР МӘХӘББӘТ ТАРИХЫ ^лек мин кытлар белән таныша алмыйча иза чигә илем Аракыны ташлагач, хат үзгәрде. Әле бсркөннәрдә Фәнзилләр туенда бик озаклап Нәзирәне күзәтеп утырдым. Чәчләрен дә әллә ниләр кыландырып кырыкка бөтереп бетермәгән, сыра күбеге сыман күпертеп мангаена гына төшереп куйган. Күзләрен дә башка хатын-кызлар шикелле алан-йолан уйнатмый Акчасы җитеп бетмәгәнлектән өч борынга керергә базмаган кыюсыз кеше сыман уңайсызланып кына утыра Ү зе ара-тирә дус кызларына сүз каткатап ала. Башлап җырламый Әмма җыруга бик теләп кушыла. Тавышы зур тизлек белән ераклашып барган олаудагы буш шешәләр чылтыравын хәтерләтә Туйдан чыкканда Нәзирәне күздән җуймаска тырыштым. Егсте-фәләне. озатучысы, көтеп торучысы юк икән, бәхеткә каршы Багана башларындагы лампалар мөлдерәмә тулы әче бал грәфнннәренә охшаган Тротуар буендагы чәчәкләрдән тройной одеколон, ликер һәм лә тагын әллә нинди мин авыз итеп карамаган татлы шәраб исе килә Ниһаять, Нәзирәне куып җиттем. Оялып кына сүз башладым Ай-Һай, Нәзирә! Син шешә җыючы Гыймраннан да тибешрәк йөрисең' Дәшми Биек үкчәләре белән асфальтны шакылдатып баруын бетә —Гастроном чатына кадәр генә озатыйм әле Нәзирә? Шунда Нәзирә авызыннан, шешәдән бөке атылып чыккандай, хөтәр-хәтәр сүзләр барысы берьюлы шартлап чыкты —Күрәсем дә килми эчкән кешене, җенем сөйми! —Гафу ит, Нәзирә, аракыны ташлаганыма ай була бит инде Әле бүген туй хөрмәтенә генә . —Сөйләшәсем дә килми, айныгач килерсең Нәзирәнең мондый бик үк өметсез булмаган сүзләреннән бөтен җаннарым рәхәтләнеп китте Махмыр белән бик озак газапланганнан соң бер стакан саф көмешкә эчеп җибәргәндәй булдым Атна буе авызыма бер тамчы хәмер капмыйча чыдадым да шимбә көнне киенеп-ясанып клубка таба юл тоттым. Клуб тирәсе, сыра залы шикелле, халык белән шыгрым тулы Колмак тәлгәшләренә охшаган муенса таккан Нәзирәне ерактан ук танып алдым Елмаеп сәлам бирдем Алды сәламемне Ләкин минем йөзгә күтәрелеп карагач ук Нәзирәнең яп-якты күзләре ничектер болганчыкланып. Идел суы кушылган вермутка охшап калды —Эчкәнсең,— диде ул. яңа гына ачылган шампанский кебек чыжылдап —Юк, юк, Нәзирә, нәрсә син. атна буе авызыма ла алганым юк. —Борынын нигә кызыл? Мин борынымны учларым белән томаладым һәм аяк очларыма карап —Әллә кайчан эчкәннеке бетми, дип мыгырдандым Шулай да Нәзирә акыллы кыз икән сүзне урманнарга, басуларга, болыннарга борып алып кереп китте Мин дә сиздермичә генә үрелеп анын кулын кыстым Без карт өрәңге төбендә эскәмиягә килеп утырдык Кич жнлөс. һавада җиңелче генә борыч аракысы исе аңкый —Сөйлә инде син дә нәрсә до булса, югыйсә, һаман мин генә сөйлим, диде Нәзирә, бераз тынып утыргач. Бервакытны шулай Ризван. Дамир, мин. бер ярз ыны алып, кибет артына борылуыбыз булды. Башка нәрсә турында сөйлә Әгү һаман аракы турында сөйлисен Нәрсә сөйлим'* Эшең турында, уйларың, үзең турында. Аппаратчы булып эшләгәнемне үзен дә беләсең бит Болай кызыклы эш Аппарат чистартырга атна саен өч йөз грамм спирт бирәләр —Әй. сөйләмәсәнә шул спиртын турында! Әнә. күрдеңме. Зөһрә йолдыз янына тагын бер нәни йолдыз калыкты Кызык, ике генә йолдызлы коньяк була микән?. Мин шулай уйлаганмын гына кебек иле Тик, кызганычка каршы, кычкырып әйткәнемне үзем лә сизмичә калганмын икән Нәзирәнең керфекләрендә яшь бөртекләре ялтырап китте Мни синең белән чынлап сөйләшәм, һөнүс абын, ә син миннән көлеп утырасын. диде ул һәм иңбашларын калтыратып елап җибәрде. Ми күзәнәкләрен киереп, мин аны юатыр сүзләр эзләдем. Ләкин кирәкле сүзләр табылмады. Озак кына сөйләшмичә утырдык. Инде Нәзирә дә елаудан туктады Әкрен генә ниндидер миңа таныш булмаган озын, моңлы көйгә җыр башлады. Сандугачлар гына кайда сайрый. Сарман буйларында тирәктә, шул... Мин тагын, буш шешәләр төяп, ераклашып барган олауны күз алдыма китердем Өрәңге ботаклары арасыннан сары калай бөке сыман ялтырап торган айга карый-карый байтак кына җырлаганнан сон, ниһаять, Нәзирә башын минем якка борды. Ярар, һәнүс абый, юк өчен үпкәләшмик. Әйдә, хәзер син җырлап кара инде, мин үлеп җыр яратам,— диде. —Җырлый белмим мин. —Җырның ертыгы юк, белгәнеңне җырла. Нәзирәне кабат үпкәләтәсем килмәде. Аны-моны уйлап тормыйча, үзем яраткан “Алмагачлары" көенә җыру суздым. Айкап җибәр, чайкап җибәр Казакларның камчысын, шул. Ал күтәреп, эчеп җибәр. Калдырмыйча тамчысын. Ал күтәреп... Нәзирә капылт кына урыныннан сикереп торды да алагаемга кизәнеп яңак төбенә утыртты. Әйтерсең лә дистәләгән шешә берьюлы асфалька төшеп чәлпәрәмә килде. Мин. күзләремне ачарга куркып, оеп утыра бирдем. Таныш аяк тавышлары бөтенләйгә, инде мәңге-мәңге минем янга әйләнеп кайтмаска ераклаша иде. 1976 АЕРЫЛЫШУ Аерылыштык Хатын китте. Йокы бүлмәсендә яши Мин асылынырга бау әзерләп куйдым. Менә әйберләрне бүлешеп бетерәбез дә тәвәккәллим. Суд бүлешкән өчен акча ала, ди Судсыз гына бүләбез әйберләрне. Хатынга—диван, миңа—кровать, хатынга— телевизор, миңа—радиола. Кадак-чүкеч—мина, инә-жеп—хатынга. Чәйнек мәсьәләсендә бәхәс купты. Ни өчен, дигәндә, икебезнең дә чөй эчәсе килә. Ә чәйнек бер генә. Кулымнан эш килә минем анысын да бүлдем Аркылыга ярып, ямап, бер ягына борын, икенче ягына сап куйдым Пычакны икегә ярдым Чүмечне дә. Коридорны бүлдем, кухняны бүлдем. Ванна гына җайсызрак килеп чыкты, бүлгәч кайнар су краны хатын ягында калды. Суны ваннага плитәдә -җылытып китереп салам. Хатын, киресенчә, кухнядан салкын су ташый. Бүлешүнең әле тагын бер четерекле ягын әйтмәгәнмен икән. Хатын минем һәр мероприятиегә аяк чалып килә. Пычакның үткен өлешен үзенә алды. Газ плитәсенең дә аңа ике комфоркасы эләкте. Чәйнекнең дә борын ягы хатында. Хәер, чәйнегенә сапны бик хөрт куеп бирдем—озакка чыдамас. Ниһаять, бүлешеп бетерәбез бугай. Түшәмгә алка кагып, бауны хатын күз алдынарак бәйләп куйдым. Кызганмас микән, дим, ит турагычны, бәлкем, бөтенләе белән үземә бирерие. дим. Юк. бауны күрмәгәнгә салына. Югыйсә элмәген дә ясап куйдым бит инде. Бүл, ди. Ит турагычны да, борыч тегермәнен дә бүл, ди. Тфү. бөтенләй миһербансызланган. Уйлап-уйлап тордым да туалетны бүләргә керештем. Хатынның җен ачулары чыкты. Нервысына чыдаша алмыйча ике чәшкәне идәнгә бәреп ватты. Дәшмәдем. Хатын-кыз белән булышканчы, кухня өстәлен бүлим лутчы, дип. пычкы кайрарга утырдым. Шулай игәү елатып маташканда ишек шыгырдады. Борылып карасам, бусагада шахтадагы малаем Әсфәндияр, аның янында кулына яшь бала күтәргән сары чәчле, борау күзле бер хатын-кыз кәмәше басып тора Пычкыны ташлап, яннарына бардым. Күрештек. Хатын инде әллә кайчан болар кочагында. Балавыз сыга. Оныгыбыз туган, имеш. Бик шатландык. Үзләре дә шатландылар. —И. әти, син бигрәк инде,— дигән була малай,—каян ишеттегез безнең монда торырга кайтасын, кухняларны, коридорларны бүлеп куйгансың,— ди. Ванна белән туалетны күргәч, эчен тотып көлде. —Боларын сүтеп ташларбыз инде, әти, болары уртак булыр, безгә бер бүлмә, ярты кухня җиткән.— ли. Әнфисә килен, түшәмдәге бауга төртеп күрсәтеп, шатланып кычкырып җибәрде. —Әсфәндиярчик карале, әнә, әткәй Фердинанд бишеген эләргә бау да әзерләп куйган Ашап-эчеп малайлар мунчага киткәч, хатын: м™“ЬП' Саба ватылса - сөенеч була, диләр, тәки дөрес икән,— дип идәннән чәшке ватыкларын җыеп алды. Мин уйлап-уйлап тордым да кухня өстәленә тимәскә булдым. Йокы бүлмәсенә кереп хатын диванына сузылып яттым Озакламый хатын да минем янга кереп утырды Учын маңгаема куеп: г Авырмыйсындыр ич. атасы?— дип сорады Кулы кайнар иде хатынның Моннан егерме биш ел элек тә шулай кайнар иде аның куллары. г Менә әби белән бабай да булдык инде,— диде хатын һәм кайнар УЧЫ белән йомшак кына итеп пеләшемнән сыйпады. ' ИСЕМЕҢ ЛӘЙСӘН БУЛЫР Кшы.ч Раушания.-ә Аның янында тезелешеп торган башка курчакларның да исемнәре юк иде Шулай да аларны сатып алып бетерделәр Иртәнге якта кибеткә әнисенә ияреп коңгырт чәчләренә сары тасма кушып үргән кызчык керде. Прилавка янына килүгә, энҗе тешләрен җемелдәтеп —Әни, күр әле, нинди матур курчак!— диде Сатучы апа курчакны кызның әнисенә сузды. Диле кызчыкның әнисе, кызыл тырнаклары белән курчакның сандалларына чирткөләп караганнан соң. —Күбәләк канат җилпегәнгә дә сүтелергә тора Сандаллары әйбәт булса, күптән алып китәрләр иде аны Курчакка каерылып-каерылып караган кызын әнисе ишеккә әйдәде Курчак тагын чыга алмады урамга Кояшлы күк гөмбәзен тагын күрә алмады Сатылмый яткан китаплар арасында янә бер ялгызы басып калды Төш житәрәк кулына портфель тоткан күзлекле абзый, курчакка ымлап, сатучы апа1а эндәште: —Нишләп курчакларыгыз китаплар янында? Сатучы апаның йөзенә кызыллык йөгерде —Курчаклар түгел, курчак кына,- диде ул, уңайсызланып. —Сандалларын матур текмәгәннәр, шуңа күрә алучы юк, уенчыклар янына куясым килмәгән иде Калын портфельле абзый артыннан ишек ябылгач, сатучы апа курчакны прилавка астына ташлады Нәрсә дә нәрсә, әмма монысын көтмәгән иде курчак Уйныйсы бар ич әле аның Берәр нәни кызның көлгәнен күрәсе бар Курчак үзе көлә белми, кибеткә кергәч тә көлеп җибәргән кызларга кызыгып карын, ә елак кызларны бик кызгана иде. Инде көләч кызларны да, елакларын да күрмәс микәнни курчак'* Исеме дә юк бит әле аның Ә бит, уйлап карасаң, барысы да шул ямьсез сандаллар аркасында Җыештыручы апаның елтыр күзле йөнтәс маэмае бар иде Менә шул шаян маэмай кнчкырын иснәнә-иснәнә прилавка астына керде дә курчакны, күлмәк итәгеннән эләктереп, идән уртасына күтәреп чыкты Сатучы апа белән җыештыручы апа бер-берсенә карап калештеләр Аннары акрын- акрын йөнтәс маэмайга таба килә башладылар Бик тә шаян иде шул йөнтәс маэмай. Тегеләрнең ниятләрен сизгәч үк. төймәдән түгәрәк күзләрен хәйләле елтыратып, башын чайкады һәм курчакны күлмәк итәгеннән тешләп капкан көе ачык ишектән урамга атылды Курчак бөртек тә курыкмады йөнтәс маэмайдан Киресенчә, сөенде генә Сөенми теге, күз аллары бердән яктырып китте аның Зәңгәр бишектә тирбәл ә-тирбәлә офыкка төшеп барган алтынсу кояшны күрде ул, яшел ябалдашлары белән кояш бишеген күтәреп торган мәһабәт агачларны күрде Йөнтәс маэмай, үз күләгәсен үзе узарга тырышкандай, тимер рәшәткәле бакча буенча апдына-артына карамыйча чапты-чапты да курчакны сирсн ку агы төбендә калдырып кнтге Әле көзгә ерак, көннәр генә түгел, төннәр дә җылы иде Исемсез курчак көндез сирсн яфракларының кояшны алкышлавын, ә төнлә кврасу-эәнгәр биеклектә исөпсеэ-хисапсыз йолдызларның серле җиһанга моңсу нур сибүләрен күзәтеп ятты Җилле нртәләрнең берсендә курчак енрен ботаклары арасыннан биек ак стена, шунда якты тәрәзә күреп алды Бераздан тәрәзә ачылды, бакчага тузган чәчле нәни кьгз сузылып карады. Күзләре төнге йолдызлар кебек монсу идс кызчыкның. Елак кыз икән, дип уйлады курчак. Ак стена буенда шәмәхә яулыклы мөлаем апа пәйда булды. —Нигә урамга чыкмыйсын, үскәнем, көн жылы бит,— диде ул тәрәзә төбенә яңагын куйган моңсу кызчыкка. —Аякларым авырта минем.— диде кызчык, күз яшьләренә төелеп. —Ә син елама, төзәлә ул. врач әйткән киңәшләрне тотсаң, һичшиксез, савыгырсың, елама.— дип юатып узды шәмәхә яулыклы апа монсу кызны. Ачык тәрәзә каршына чал сакаллы, хәтфә түбәтәйле бабай килеп туктады. — Нихәл, Ландыш кызым! Курчакнын керфекләре дерелдәп куйды. Димәк, бәләкәй кызчыкнын исеме бар икән, исеме Ландыш икән — Бабай, минем урамга чыгасым килә.— диде Ландыш еламсырап. —Сабыр нткән—моратына җиткән, бәбкәм. Тиздән савыгырсың да менә урамга чыгарсың. Бакчаларда, су буйларында йөгереп йөрерсең. Ә мин аңарчы сиңа тәти сандаллар тегеп өлгертермен. Сандал турында сүз чыккач, курчакнын кәефе кырылды. Үзенең ямьсез сандаллы курчак булуын оныта язган иде инде ул. Нигә шушы ягымлы тавышлы бабайга тектермәделәр икән сон курчакнын да сандалларын? Моңарчы өе булыр иде инде аның, исеме булыр иде. Ландышка охшаган йомшак күңелле кыз җылы кочагында тирбәтер иде аны. Шул чагында чал сакаллы бабай, сирен куакларын аралап, курчак өстене иелде, зәңгәре уңган күзләрен челт-челт йомгалап. курчакны кулына алды. —Ландыш кызым, карале бирегә.. —Бабай, курчак!— дип шатланып кычкырды Ландыш. —Бабай, китер тизрәк, җирдә ята-ята тунып беткәндер ул. Әллә-ли. бабай, нинди сөйкемле курчак! Ашыкма, бәбкәм.— диде чал сакаллы карт дерелдәвекле тавыш белән. -—Мин аны менә синен каршына, тәрәзә төбенә утыртып куям Югалткан булсалар, шуннан күреп алырлар Эзләп килүче булмаса. үзен уйнарсың. Ландыш курчакка сузылды. Ләкин бабай курчакны аның кулы җитәрлек урынга куймаган иде —Исемен ничек синен?— диде Ландыш һәм. башын нәни куллары өстене салып, курчакка текәлде, елмая биреп дәвам итте —Исемең дә юкмыни әле? Синең исемең Ләйсән булыр, яме Син минем янда кал. ззләп килсәләр дә. минем янда кал. яме. Ләйсән Бабай сиңа тәти сандаллар тегеп бирер Минем аякларым төзәлгәч, без икәү бергә бакчада уйнарбыз, су буйларында йөгереп йөрербез. Кал. яме. Ләйсән... Курчак Ландышның куенына атылырга теләде. Тик шунда ук мондый теләгеннән оялып китте Әгәр дә Ландыш, яна сандал өчен шулай шатлана икән бу. дип уйласа нишләрсең? һәй. сандалларның нигә кирәге бар соң әле аңа?! Шундый килешле исемең, шундый әйбәт дусын булганда, ялантәпи дә яшәргә мөмкин ич дөньяда 1979 * * * Бай кеше иде Фат! Хыялга бай иде ул—аның хыялый дөньясындагы хәзинә бик тә мулдан иде Табигать биргән һәм дә таланты китергән шушы байлыгын арттыруда ул иренмичә чокчына иде. хыял итә белүнең, гыйлемлекнең, тырышлыкның, түземлелекнең яшәештә һәм иҗатта беренчел шартлар икәнлеген белә иде Шуларны белүе аңа —Җиңелен сайлап күтәрмәдек йөкнең. — дип әйтергә нигез булды. Гел иҗат итеп яшәде Фаил. Авылы Карашам (Яшел Үзән төбәге) кырында иген үстергәндә дә. диңгездә балык тотканда да. завод станогын зырылдатканда да иҗатка тугры иде ул Тормыш итүнең иҗат икәнлеген шәп аңлый иде шаян да. моңсу да егетебез Фаил Шәфигулпин, шаянлык белән моңсулыкны бергә үрергә көче-осталыгы җитә иде аның. Рәсем ясарга кулы ябышып тора, балта һәм калай эшләренә дә кулы ятышлы иде Фаилнең Беркайчан да эштән җирәнмәде, авырыксынып эш эшләмәде ул. Хәтта баш өянәген дә (,җәфалый иде аны шундый чир) эшләп җиңәргә өметләнә, биек маңгаен учы белән канлап, башын артка ташлап, күзләрен йомып бераз утыргач авыруын онытырга тырышып, эшенә кабат керешә иде. Күп кенә һөнәрләргә ия бу лса да Фаил чирәптән чүлмәк ясарга тырышучы түгел иде Әдәби иҗатында да беркайчан да ясалмалыкка бармады һөнәрне ганимәт—табыш чыганагы итеп карамады, ягъни хөсетләнмәде, һөнәр аның өчен гүзәллеккә соклану яшәүнең тәмен табып ләззәтләнү иде. Беренче чиратта Миңа Фаилнең бәхеттән сөенгән чакларын күрергә, ягъни аның иҗат итүенә шаһит булырга шактый туры килде Мин. аның белән якыннан аралашып, күп кенә хикәяләренең биография ләрен белеп калдым Шулардан укучы игътибарына югарыда тәкъдим ителгән дүрт әсәренең берсе турында искә төшерим әле ... Эш вакытында иҗатың белән шөгыльләнеп булмый, шуңа күрә редакциягә ( Чаян журналы) иртә сәгать алтыда ук килеп утыра идек. Фаил бүген алданрак ө лгергән, бүлмәсе ишеген ачкач, башын кагып кына куйды—сәламне алуы ягъни. Ашыгып яза иде ул. Ишек ачып борчу кирәкмәгән, әлбәттә Ә бераздан Фаил )зе минем янга атылып керде Өстәл башына килеп таянды, карашы тәрәзәдә иде. чине күрмәгән кебек, узе миңа сүз ку шты —А ерыл ы шабы з' Менә әкәмәт! Иске авыздан—яңа сүз! Өстәвенә әче таңнан! Бер мәлгә аптырап калдым, әмма үземне тиз кулга алып —Бик шәп!— дидем Болай хуплавымның ' хикмәте Фаилнең холкын инде шактый белүемнән иде Аерылышмыйлар алар, яза торган хикәясенә минем мөнәсәбәтемне тикшереп карый хәйләкәр җан Фаилебез! —Судсыз гына бүләбез әйберләрне! —Шулай дөрес' Нигә булыр-булмас хәзинәгезне суд залына күтәреп барырга икән * —Хатынга—диван, миңа—карават, хатынга—телевизор, миңа—радиола Кадакчүкеч—миңа, энә-җеп—хатынга Чәйнек — диде дә тукталып калды Фаил Менә кай/һл төртелгән икән ул! Чәйнек — Чәйне икегез дә яратасыз, кайсыгызга булыр икән соң чәйнек ' Урталай бүлсәгез генә инде, ләкин тип-тигез итеп. - Бүләбез' — дип атьиып чыгып та китте Фаил һәм. белгәнегезчә. Аерылышу " исемле кечкенә хикәядә чәйнек урталай бүленә. Шундый күпертүләр кергән көлке хикәянең ахыры бик тә матур лабаса' Әйе. аның һөнәрләре күп иде—тракторчы, слесарь, зретсп ябыштыручы Шулай да Фаил Шәфигуллинның төп һөнәре .хикәяче Оие. аның унбиш елдан аз артык актив иҗаты чорында повестьлары басылды, инсценировкалары байтак, иҗат кешеләре турында мәкаләләре илале. тәрҗемәләре күп ул лиллгырь китаплары да чыгарды Боларга өстәп, юморллстллк һәм салпллрик хикәяләренең берничә телгә тәрҗемә ителүен дә әйтик Ләкин талпар укучысы аллы кыска хллкәя остасы итеп белә Бу исә бик тә дөрес бәя' ...Фаил дускайның ллҗаты клярык өчеллдә өзелде Иртә. аяусыз иртә Ә бит аңа быел май аенда алтмыш биш кенә тулас ы иде әле Акмөгез. Акбай һәм Карабай Актэпи Акчарлак та ялгыша Ак кәҗә һәм карт бака Аксакал Фаил хикәяләренең исемнәре болар. Аның "Ак яллы аргамаклар" һәм "Ак маңгалслы бүреләр " исемле кллталллары да бар Солдатлар кайта хикәяс ендәге атның исеме— Акъял. Ак төсне ярапла иде ул. Аның әсәрләреннән аклык-пакълек бөркелеп тара. Аның героллларьлның вөҗданлы, миһербанлы тырыли. игелекле, керсез күңелле илгәзәк булуларыннан килә бу яктылык-сифлык Дөрес, аның әсәрләрендә аеруча юморсатира әсәрләрендә, комсыз, мәрхәмәтсез, илтифатсыз, башкаларга җәбер тидерүче кешеләр дә күп Болары -ямьсез төсләр Ләкин бу төсләрне тасвир итүдән дә укучы к)гңелендә аклык тудырырга теләде Флллсл. ягъни ям тезлекнең, җиңелеп матурлыкка әверелүен теләде Ак фикер- изгелек кылу теләге тусын иде ягъни Аның әсәрләренә ш\лиы игелек хас һәм менә шуңа күрә әдәбиятта Фаилнең үз урыны бар һәм бу олы урын Фаилнең иҗат бәхете Фаил дускай бер әсәрендә ак дөнья лллурында сөйли Туктагызчы. ак дөнья буламы соң? Була икән шул—Фаллл бөтен ллҗаты белән тудырган лйлнья ак лабаса. Фаилнең үз Ак дөньясы Мәгъсуч Хуҗип искәрмәсе