Логотип Казан Утлары
Публицистика

"ШИГЫРЬ ЯЗЫП КЫНА ЯШП БУЛМЫЙ"

Розалина Шаһиева җыентыгындагы' шигырьләр татар поэзиясенең бөеклеген, сафлыгын—Тукайлар, Такташлар. Туфаннар күтәргән дәрәҗәне саклаучыларны битараф калдырмас дип ышанам. Билгеле, яналык һәр очракта әдәбиягнын үсүенә унай этәреш ясый торган кискен бәхәсләр уята. Бу китап чыгу унаеннан кылычка кылыч бәрелгән риясыз турнир тавышларын ишетеп куанырмын дип өметлөнәм Төрки әдәбиятта Р. Шаһиева шикелле ! язу-алымнар яналык түгел. Парижда, француз мәдәнияте мохитендә тәрбияләнгән Назыйм Хикмәт керт- , кән якалыкларга аваз1 дашлыкны җыентыкны | укый башлау белән сизеп аласын. Тагын шуны да искә алу зыян итмәс: Шәрыкънен һәм чал Ислам культурасының утилитар Европа прагматизмы белән глобаль бәрелешен чагылдырган әлеге җыентыкның эчтәлеге Ислам культурасы ягындагы татарлар өчен чиктән тыш зур әһәмият кә шигъри аваз бәгырьгә бәрелгәннән сон гына кәгазь битенә килеп яткан Ә инде җыентыкны колачлаган эчтәлекнен киңлекләре мондый Плащ кигән яши урамнарың. Париж. Хушбуй исе Кояг карчыклар Моимартрда мең кат тиракланган __ Дега - Ренуарлар. Бах коннарда—мәшһ үр "чыпчыклар " Бу юн урманына ап-ак оек кигән атлар чу ма . Онытыша, канчыгышка һаман каерылам Анда—Бальзак.. Экипажда—дама' Эшләпәсе кара каурышкш. Интеллектуальләр Мәккәсе—Париж белән кызыксынып, гасыр башында Сорбоннада белем атган татар зыялыларының эхтәрен эзләп. Европанын татар мәдәниятенә керткән өлешен чамаларга тырышып йөргән чакта, кинәт Черек кул,—"шигъри Академия1 ~ Ах. тарих, синең икейөзлелегең' Упкының, тәмуеъ. җәннәтең, таш күрүләрен' Бу әле Розалинаның икенче генә китабы Җыентыкка кергән шигырьләрне күңел күзеннән үткәреп, анализлап чыкканнан сон аклыйсын: бәлки шагыйрәнең шигырь язам дип махсус утырулары да әз булгандыр Һәр җөмләне. һәр сүз бөртеген, һәр уй-фикер- ләрне яңа көн. яна вакыйгалар алып килгән. Укучыны битараф калдырмастай * Сәяхәтләр, фикер-карашлар да һәрдаим Казан аша үтеп, сугарылып торалар Шуна өстәп. Казан—эталон- үлчәү берәмлеге дә. милли космоснын эчке мохитен. тышкы чикләрен тоташтырган бер символ да. Шул ук вакытта Сөембикә каласының теләсә нинди урында, бөтенләй көтелмәгән ситуацияләрдә пәйда булуы мөмкин * Розалина Шаһиева. Ниса Казан Мастер Лайн. 2003 .'КИ 6 Бу—Розалинанын ижатында табигый хәл. Әле яңа гына Парижда идек. Менә хәзер без бөтенләй башка мәдәният үлчәме, цивилизациянең яшерен кодын кулланып кына анлап була торган дөньяда: Боҗра-боҗра ашты сүзләр, куккә-йолдызларга табан Тау астында фил сөяге— курчак-курчак манаралар: кара күзле, энҗе тешле Амман... Иорданияне Гыйрак алмаштыра. “Мен дә бер кичә”нен сихри төнендә Багдад күгенең эре йолдызларына карап, әкияти хисләр дөньясында ләззәт алган бабайларыбызнын бүген чәчләре үрә торыр иде. Шагыйрәнең күрәзәчелеге анын һәр шигырендә диярлек сизелә: Төнге Багдад урамында Зөләйханы күрдем... Кара күмер кебек көеп беткән нурлы йөзе. Бармаклары—тал камышы. Яңагында— яшен тамгасыдай афәт эзе. Кабалана карчык, бәргәләнә—җирдә ауный— тәлгәш -тәлгәш балалары Бу шигырьне язганда әле бит Американың авианосецлары төяп килгән корыч козгыннары Гыйракның моңлы ярлары янында һөҗүмгә приказ көтеп тормыйлар иде. Берләшкән Милләтләр мандаты белән бу илнен астын-өскә китереп тентеп йөрүче инспекторлар да юк иде әле шигырь туган чакта. Көнбатыш илләренең Гыйракка каршы кулланган кара җинаятенең нәтиҗәсен генә сурәтли шагыйрә: Нигә ач бу фәрештәләр, кем талаган аналарын? Кем таптаган, җәберләгән Аллаларын? Шагыйрәнең тоемлап күрүе көнкүреш аңыннан бөтенләй үзгә. Шагыйрәдә борынгы Рим весталкалары, сивиллалар күрүе бар Җыентык авторы Истамбулдагы соңгы елларда һаман көчәя барган Көнбатыш тәрәккыятенә таба авыша баруны гаҗәп төгәл эләктереп алган: Тубыгымнан—дөньям, һәлакәтем вак уйларым, соры мәшәкатем, ыгы-зыгы шәһәр, сәүдә бәрәкәте. калҗа-калҗа кибет, кара ирләр арасында һаман синең сының, кулым сузам, югала тылсымың. Илленче елларда күргән төрек дөньясын бүгенге көндәге төрекләр иле белән чагыштырып карыйм. Европа илләре белән чагыштырганда шактый артта калган, бик тә ярлы, цивилизация чытырманында нигәдер каушап, югалып калган ил иде Төркия. Шул ук вакытта күзәтә, анализ ясый һәм андый белгән кешегә илленче еллар Төркиясе аша. татар тарихынын егерменче гасыр башындагы бик күп реалийларын күрергә, милләтебезнең һәм бүгенге кичерешләрен тирәнрәк, ачыграк аңларга була иде Мин икенче бөтендөнья сугышыннан сон бәхет эзләп читтә йөргән төрекләрне күп күрдем, җентекләп күзәттем. Аларда михнәт эчеп читләрдә йөргән татарлар белән охшашлык шактый иде. һәм шул Европа илләрендә, нефть байлыгына яши торган гарәпләр җирендә эшләп тәҗрибә туплаган төрекләрнең Рәсәйнең башкаласындагы төзелешләрдә эшләп йөргән балалары белән чагыштырып карадым. Мәскәүдә эшләп йөрүче төрек осталары—тәрәккыйят учагы аша үткән прагматик европалылар инде. Әле яңа гына социализм торгынлыгыннан чыгып азапланган урыслар белән чагыштыру төрекләр өчен тагын да отышлырак Бу лирик тайпылуым Розалинанын төрек мохитен чиктән тыш җете һәм гаҗәеп оста, үзенчәлекле метафоралар белән бирә алуын күрсәтү өчен иде. Бар идеме әле әдәбиятыбызда “калҗа-калҗа кибет” дип, бер селтәнүдә Стамбулның тәнен генә түгел, җанын да сурәтли алу очраклары?! Рәсем сәнгате, әдәбият, театр һәм башка барлык культураны күтәрүче көчләрне тудыручы һәм анын үсүенә- камилләшүенә этәреш ясап торучы учак саналган Парижны безнен шикелле ин артта калган, күбрәк сугыш өчен генә яшәүче төбәкләрдәге культура белән чагыштырып күрсәтүен көткән идем китап авторыннан. Ул башка ысул, парадоксаль алым тапкан Без моны Розалинанын Самосырово чүплегенә багышланган шигырендә ачык күрәбез: Өстә— ‘иләмәннәр", түрә—ханнар, аста—килмешәкләр, хайванәт. Талашалар дәррәү урын өчен, тотылган чүп, соңгы мал өчен. Хихылдыйлар. чүлмәк төпләреннән фэхешләнгэи ачы бал әчеп Яна чүплек Шигырь Йөрәк яна Йортлар, этләр шыңшый үзара XX гасыр азагында ахры Галәм шулай яңара Жәдитчеләр чорында тәрәккыятътән күпне көткәннәр Ул чакта әле культура яуланышларыннан туган тәрәккыятне (цивилизация бу сүзгә тәңгәл түгел) адәм балаларын культурага ирештерер, яшәү шартларын җиңеләйтер, бәхетле тормыш алып килер дип инанганнар. Бүгенге көндә фән һәм культура яуланышлары тәрәккыятькә юл ачып җибәрү белән, тәрәккыять тудырган машиналар, көнкүреш җайланышлары яшәүне җиңеләйтү урынына бик күп катлаулыклар алып килә. Бер яктан, экология шартлары көннән-көн начарая барса, икенче яктан, стресс тудырган куркынычлар үсә тора Розалина Шаһисва иҗатында бу чиктән тыш җитди проблемага тирән анализ ясалган Розалинаның шигырьләрендә— вулкан шикелле кайнап торган темперамент Һәр әйтелгән сүз кайнар хискә, тылсымга сугарылган һәм укучының йөрәгенә ургылып килеп керә. Жыснтыкка кергән шигырьләрне аларның үзенчәлеге, ихласлыгы берләштерсә, аларнын яңгырау диапазоны сокландыргыч киң алымлы ысулларны берләштергән. Кол ит мине. сөю. Кал ит. Кон ит. тон ит. Җил ит. гөл ит Күкләргә илт. Тәмугка керт. Тилерт, тилмерт. Сөйдерт, көйдерт Бу шигырь мәҗүсилек чорындагы көйләүләрне хәтерләтә Ритм-интонация, антропоморф ихласлык, мөрәҗәгатьнең чиктән тыш динамика һәм адәм баласының тәкъдирен хәл итә торган илаһи кочләргә мөрәҗәгать итүнең табигыилеге—барысы да фольклордан. Ә менә бу шигырь Европаның классик ысулында язылган: Бауманда Кызыл чиркәү ышыгында— трень-трень уйный гү-зәл рок-оркестр... Музыканың иң беренче борычына. мәйданчыкка— килеп куна зырылдык бер чор корбаны— "баиж хатын “ Элеккеге танцилощадкапар 'күбәлә “ге— Тормыш аны әйләндергән "үрмәкүчкә ” Сәрхүш гәүдәләре белән түнә-түнэ әйләнә ул— әйтерсең лә Штрау с монда, йә ''Шелкунчик “? Әнә чиркәү' Сувенирлар кайный-ташый Җир бөгелә Әнә картлач урам себеркесе— 'Кар.чен . елый-елый. калә-бии. бөтерелә.' Әйтерсен. шигырь Шарль Бодлер кулы белән язылган Шул ук вакытта, бары тик Розалина шигырьләрендә генә очрый торган шигъри лексика һәм аныңча күрү, тою үзенчәлеге Бодлернын иҗаты Франциядә “кыргый капитализм" хөкем иткән чорга килә, нәкъ бүгенге көндә Рәсәйдәгечә байлыкның кин катлам халык массаларының хәерчеләнү бәрәбәренә барлыкка килгән чагы Үзара охшашлыкны бәлки шул тудыргандыр-7 Жыснтыкка татар әдәбиятында вакыйга булып калырлык дүрт зур әсәр кергән (поэма дип атасам күпмедер дәрәҗәдә примитивлаштыру булыр иде) "Ефәк юлы". “Әбелхәят яки мәңгелек чарасы” (“Чынгызхан"), "Әбслһәүл" (Кеше йөзле арслан—Сфинкс) һәм “Таш язуы. Ниса" Тырнак асларында—түгәрәк Җир Мыгырдана шәһәр, дәүләтләр. Комлыкларда кайный күбәләкләр кых! кых! Көлә аста мәләкләр! Меңъеллыклар сары кәгазь булып алдан-арттан уза куышып. Орынып китә—яугир. башкисәрләр, Пәйгамбәрләр ута шуышып Соңгы куплетына кадәр Мисырдагы пирамидалар янында сакта торучы Сфинкс турында сүз бара дип ышанып укыйсын Җилләр уба! Гөрли гомер, вакыт Мәңге сакчылыкта торасым! Әбелһәул мин... Адәм йөзле арыслан Тешләп саклыйи милләт мирасын! Шушы юллар һәр милләтнен язмышын саклаучы Сфинкс—Әбелһәул булуын исбатлый Димәк, татар язмышын саклаучы Әбелһәул дә булырга тиеш. Кайда сон ул? Бәлки Сөембикә манарасы шул бөек миссияне башкара торгандыр? Яисә, әле суверенитет көрәше сүнә башлагач, азатлыкка омтылунын мәнге туктамас омтылыш икәнлеген исбатлар өчен калкып чыккан Колшәриф мәчетенең манаралары “Тешләп саклый торгандыр милләт мирасын?”. Кылычлардан башлар үтте. Ниса. Баш урынына канат үсте, Ниса. Бөтен гомер бер талпыну булды Моңнар бөкте канатларны, Ниса. Синең кебек—мәңге канат. Ниса! Күп кагындык, юлны белми. Ниса. Бөтен акыл ашкынуга китте. Шигырь булып узды гомер. Ниса. Шәһәр умырткасы "шарт-шырт/ " килә— эбүҗаһил кабыгыннан чыгып. Ниса. Шамакайлар, зәһәр җаннар. Ниса Без яшәгән бәйрәм илен. Ниса, Бәгыреннән—тамырыннан кисеп Кубаралар—аударалар. Ниса! Коръәндә хатын-кызларга багышланган "Ниса" сүрәсе бар Бер караганда, поэма шуңа багышланган шикелле тоела Бер ук вакытта шагыйрә: "Гүзәл Юнан сыны Ника сыман, мин үзем дә гариб моңдыр исә. ' —дип шул мәшһүр жинү алиһәсен безнен милли чынбарлыкка тоташтыра—" Гыйльмениса, Хөббенисаларнын тамырын алып, исем куйдым "Ниса", дип. укучыга аңлата. Чыннан да. бу кыска гына поэмада Коръәндәге "Ниса" сүрәсенең эчтәлегенә тәгаенләштерелгән татар язмышы сурәтләнә: Нечкә җанлы мескен халкым. Ниса— Яфрак кебек очып йөри икән. Бу дөньяның мәхшәрендә. Ниса һәм бүгенге көндә милләт өчен ин мөһим, ин хәлиткеч үзәк мәсьәләне көн тәртибенә куеп, лирик геройдан жавап сорый: Әгәр иман сүнеп, бары матдә генә хөкемдарлык итсә җир йөзендә, Ниса. Киләчәкнең салкын бушлыгында Ни дип очып йөрер, халкым. Ниса? Татар милләте юлында иң тирән, үтү өчен иң куркыныч упкын барлыкка килде. Үтеп чыга алырбызмы без аны? Теләрбезме үтеп, чыгып исән калырга? Әдәбиятның төп вазифасы—халык язмышынын хәлиткеч борылышларында нәрсә буласын белер өчен сорауны дөрес бирә белүдә: “әгәр иман сүнеп, бары матдә генә хөкемдарлык итсә... ни дип очып йөрер халкым, Ниса?’- Кызганыч, яшәешебезнең бик күп тармакларында инде күптән бары тик матдә генә хөкемдарлык итә. Бу хәл елдан-ел көчәя, кинәя бара Укучылар саны бары тик чын шагыйрьләр елдан-ел азая барса да, шигырь язучылар саны кимеми, кебекләр генә азая. Розалина Шаһиева шигырьләрен анализламыйча гына, тукталып кат-кат укырга, уйланырга, бүгенге чынбарлыкның яшерен тирәнлекләрен күрергә, катлаулы проблемаларын ачыкларга ярдәм иткән аерым метафораларга, сурәтләргә генә тукталасым килә. Мине бу ижатнын чиктән тыш үзенчәлекле булуы шатландыра. Татар шигъриятендә шигырьне рәсем ясаган шикелле сурәтләп язучылар бар. сүзнең музыкаль яңгырашына басым ясап, сүз тылсымы белән укучының күңелен яулаучылар очрый. Розалина Шаһиева бу ике ысулны бергә куллана. Шуна күрәме, анын шигырьләре трибунадан укырга да, аулаграк жирне сайлап, эчтәлектәге философиянен үзенчәлеге белән ләззәтләнергә дә мөмкинлек бирә. Җыентыкта оригинальлеге, янальггы һәм тирәнлеге белән тетрәндерә торган метафораларга адым саен юлыгып торасын “Ялгыз калдым, мәйдандагы Ленин бабайдай. " Чыннан да, бу һәйкәлдән дә киеренке, килбәтсез ялгызлык бармы икән бу дөньяда0 Узган жәйдәге бер эпизод искә төшә: Сретенкадагы Крупскаяга куелган һәйкәл янына барып утырдым да. янымнан узган кешеләрдән. "Кем һәйкәле бу?”—дип сорыйм Ярты сәгать чамасы вакьгг эчендә янымнан житмеш өч кеше узды. Шуларнын бары тик дүртесе генә һәйкәлнең кемгә куелганын әйтә алды. Читән өсләрендә шешәләр. Мич алдында кисәү-шөпшәләр.. Бәләкәй генә, беренче караганда бернинди әһәмияткә ия булмаган шикелле ике деталь—һәм татар авылы шундый ачык, газиз булып күз алдына килә дә баса Әтисе турында Розалина менә ничек әйтә алган: Һәйкәлләрдә түгел, йөрәкләрдә Сырланып калган бөеклегең Хисенен сафлыгын, тирәнлеген һәм миллилеген исбатлаганда ул: Күңелемне "әллүкиләр" Белән тоташтырды —ДИП ЯЗЗ. Яшәешне сурәтләгәндә менә нинди чагыштыру белән чикләнә җыентык авторы Илиһи ташынуның Бер тамчысы—гомер Икенче бер урында шул ук фикерне хислерәк, кайнаррак итеп әйтә ул: Хуш. зиннәтле җирем. Яшәү—бары йотым Сүнә утым. Безне сагынмагыз' Ил турында сүз чыкканда татар язучыларынын күпчелегенә хас булган хатаны: Рәсәйне—Татарстаннан. Татарстанны Рәсәйдән аерып алмаслык итеп язуны автор беркайчан да ычкындырмый. Исемен атап әйтмәгән очракта да, татар илен берничек тә козгын белән бутап булмый: Ук тимәсен. Ут тимәсен илгә. Гакылым тулы. Телем төз калсын’ Ватаныбызнын башкаласы Казан һәм шул калада калган яшьлеге турында сокландыргыч романтик хисләр ярдәмендә менә нинди мон сурәтен һәм анын музыкаль яңгырашын тудыра ул: Күңел шул җәйләрдә Шакый җилләр булып Сөю исе сеңгән Төнге капкаларга Шигъри табигатьле кешегә Казаннын студентлар каласы икәнлеген дә. фестивальләр, конгресслар үткәрү урыны икәнлеген дә. җир йөзенә чәчелеп беткән татар диаспорасының Мәккәсе икәнлеген дә аңлатып торасы юк. “Сөю исе сеңгән" шәһәрнең моннан биш гасыр элек халкын кырып, йортларын, гыйбадәтханәләрен жир белән тигехпәп киткәннәр Монда Шәрык белән Көнбатыш. Төньяк белән Көньяк кына очраша торган урын түгел! Тарихнын ин каһәрле вакыйгалары эз калдырган жирдә сөю белән сөелүне очраштырыр өчен дә яратылган булган икән бу изге урын. Чын әдәбиятнын жавап түгеллеге, ә яшәештәге ин катлаулы, ин анташылмас һәм каһәрле мизгелләр тудырган сорау икәнлеге турында без инде искә алган идек. Шундый сорауларның берсе Бу ямьсез, үксез, тарихсыз дөньяның ху җасы кем? Җыентыкны дикъкать белән укыган очракта боз булып йөрәккә килеп бәрелә торган шушы сораунын каян тууын да табарга була: һәркөн Казансу өстендә Шыксыз мәеттәй. Узган михнәт чайкала. Без бу турыда көчебез житкән кадәр сирәгрәк искә алырга, яисә бөтенләйгә оныткан булып кыланырга тырышабыз: чөнки бу калада каннары коелганнар белән кан коючылар бергәләп, канга чыланган ташларга басып йөриләр, бер үк һаваны сулыйлар, канга сугарылган туфракта үскән икмәкне үзара бүлешеп ашыйлар Ә адәм баласы тыныч яшәр өчен, бәхетле булыр өчен туа. Шуңа күрә, коелган кан турында уйламаска тырышып яши Әмма барыбер, шагыйрә әйткәнчә, телибезме-юкмы “Һәркөн сулар, урамнар, йортлар өстендә, күңелебезнең яшерен бер почмагында узган михнәт чайкала " Розалина Шаһиева михнәтне чайкалудан тукталып булмауны менә ничек аңлата: Юлыксам ш\ шрга абынам үткәнгә, чумам кайтмас лыкның коесына “ Кайгмаслыкка чуму"—безнен соңгы таянычыбыз Казан ханзыгын. дәүләт - челегебезне югалтуыбыз, соңгы еллардагы мөстәкыйльлек көрәшендә кабат җиңелүебез турында сүз бара Шушы кайтмаслыкны җыентык авторы шигырьләренең күбесендә төрле вариантларда күрсәтә Пәйгамбәрләр ташлаганга, нурсыз кышларда сулкылдый, елый нәүмиз Казан-кала Жыентыкнын авторы өчен Казан республика дип аталган (барлык Европа телләрендә ‘•республика”—мөстәкыйль, ирекле дәүләтне аңлата) территориянең башкаласы гына да, дөньяга чәчелгән татарларның мәдәният, рухият үзәге генә дә, милләт өметен үзенә тартып торган татар Кәгъбәсе генә дә түгел. Розалина үз китабында башкалабызны, моннан биш йөз илле ел элек канга батуын, тапталуын, таланып имгәнүен әле һаман тоеп яшәүче тере, җанлы организм итеп сурәтли алган. Жыентыкка кергән шигырьләрнең һәммәсендә диярлек лирик герой Казан символы, анын аһәңе белән тулысынча аваздаш: Кибә тамак. Туфрагына егыл. Ватаныңның. Газиз илеңнең. Ирекле рух—үзе гавай, дәвач. Мин табынмыйм потка. Чи-ген-мим! Милли теманы колачлаган шигъри юлларның мәгънәсен төгәл аңлар өчен җыентыктагы “Татар җаным” дигән шигырьне дикъкать белән укырга, анализларга кирәк Бу шигырь җыентыкның коды, шифры хезмәтен үти шикелле. Шигырьнең эчтәлеге дә сүзләр арасында тавыш биреп яткан мәгънәне үзләштергәннән соң гына укучыга серен ача башлый шикелле тоела: Заман күрке—машинадан хикмәтлерәк Фән-уй тулы бу заманда— Каһәр сөю, Чиксез гайрәт, акыл тулы— Үлемсез бу моң чишмәсе— Минем газиз татар рухым, Татар җаным... Шигырь буыннарның тоташ икәнлеген: бездән элек яшәгәннәрнең гөнаһлары өчен дә без җавап бирергә тиешлекне һәм безнең гөнаһларның да киләчәк буыннарга кагылачагын искәртә. Шунлыктан без туган җирнең игелекләрен генә түгел, анын җәзаларын да кабул итәргә, ярлыкауга ирешкәнче тәүбә гамәлләрен кылып яшәргә тиешбез: Туган җирем Сиңа шуңа күңел пәрвәр— рәхмәт газап— баскан кайнар күмер өнен. Үсәр уллар, тугаеңда туйлар гөрләр, күбәләкләр, атлар уйнар. үлеп терел, үлеп терел—безнең өчен Бу җыентык татар җанлы укучының берсен генә дә битараф калдырмас дип ышанасы килә...