Логотип Казан Утлары
Тарихи-фәлсәфи бәян

Күк капсулы ачылса...

~Ә сезне күзәтеп торучылар барлыгын оныттыгыз, алар барысын да язып бара. Алар ни кылганыгызны белеп тора. " (Коръән. 82: 10-12) “Земля взяла курс на радикальное нзмененне направления Она нспытывает ускорение, эволюционныГг толчок в процессе своей эволюция Заканчивается определенный цикл, определенная эра существования на Земле " Барбара Марсиннак . “Земля” ӨЧЕНЧЕ МЕҢЪЕЛЛЫККА КЕРҮ АЧКЫЧЛАРЫ БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ? "Вы пребываетс в окне продолжительностъю 25 лет (1987-2012), когда человечество находнтся на испытательной площадке, выбирая вероятный путь в великой Книге Земли " Барбара Марсинияк. ‘Семья Света' Бүгенге көндә бсзнен дөньябызда гаҗәеп үзгәрешләр бара һәркем күреп тора - замана артык катлауланды, аны аңлау елдан-ел кыенлаша. Күбебез киләчәктә нинди зур вакыйгалар, тетрәнүләр булачагын күңеле белән сизеп яши. Тормышыбыздагы барлык каршылыклар, яшерен барган процесслар кинәт өскә калкып чыкты, гүя алар . тиз арада чын йөзләрен ачып, юкка чыгарга тиешлесен көрәш утында яндырып, чистарынып калып, ниндидер яңа баскычка күтәрелергә ашкына. Бүгенге көндә һәркем эчтән генә: “Дөнья гайре табигый юлга кереп китте, болай озак бара алмас",-дип. хафалы уйларга бирелә, замананың асылын аңлый алмаудан гаҗиз булып яши Җитмәсә, без хөрмәт иткән фән дә. авызына су капкандай, берни әйтә алмый Хәер, ул да бит адәми затның акыл җимеше үзеннән биегрәк сикерә алмыйдыр, күрәсең. Кешенең рухи мөмкинлекләре лә әлеге үткәнне, бүгенгене, киләчәкне бербөтен итеп карау. аннан сабак алу дәрәҗәсендә түгел. Шуңа күрә алга, маңгайны бәрә-бәрә. капшанып атларга туры килә. Әгәр дә без шушы буталчыклыкка, кискен үзгәрешләргә, мохитның торган саен начарая баруына, табигатьнең гаять көйсезләнүенә, төрле катастрофаларга, зур мәйданнарны камап алган янгыннарга, планетабызның әле бер. әле икенче тарафында күзәтелгән көчле су басуларга, гел кабынып торган кече сугышларга, социаль тетрәнүләргә, газета-телевидение аша аңыбызга сеңдерелеп торган вәхшилеккә күз салсак чыннан да, киләчәгебез өметкә урын калдырмый дигән фикергә килергә теш булабыз кебек Әмма андый нәтиҗә ясарга ашыкмыйк әле. Вәзгыять үзгәрә Бүгенге көндә кешенең аңында гаҗәеп үзгәрешләр бара. Соңгы еллардагы иң зур ачыш, әйтергә мөмкин, тетрәндергеч ачыш Галәмнең, андагы КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ ТӘРБИЯЧЕЛӘРЕНЕҢ безгә ачыктан-ачык рухи ярдәм кулы сузуы. Әйе. планетабызда барган катлаулы процесслар заманында Алар безгә ярдәмгә килде Адәми затлар белән турыдан-туры элемтә урнаштырды Рухи үсешнең югарырак баскычында торган кешеләр белән бәйләнешкә кереп. Алар төрледән-төрле мәгълүматлар бирә. Җирдә барган хәлләрнең асылын ачып сала, кешелек дөньясы алдында торган сынау имтихан елларында ничек яшәү, үз-үзеңне ничегрәк тоту турында киңәшләр бирә 1995 елның 18 сентябрендә кабул ителгән хәбәрдә Планетабыз Иерархиясендәге бер Олуг Зат зур соепсч һәм шатлык хисләре белән җир Йөзендә яшәүче кеше һәм Галәмдәге Затлар арасында ачыктан-ачык диалог алып бару мөмкинлеге ачылуын билгелән үтәбез ” дип бе лдергән иде. Кешелек Дөньясы Тәрбиячеләренең максаты адәми затның күзләрен ачу. аңын киңәйтү, аны булачак сынауларга әзерләү һәм саклап калу. Әйе. кешелек дөньясы беркайчан да берьялгы.зы яшәмәгән, үзенең барлыкка килү көненнән үк. аның Олуг Остазлары. Илаһн Тәрбиячеләре булган һәм Алар бүгенге көндә дә шушы изге Вазыйфаны башкару белән мәшгульләр. Бу затлар хәзер дә кешенең һәм планетабызның эволюциясен күзәтеп торалар. Илаһн Планны тормышка ашыру белән шөгыльләнәләр. Әгәр дә бүгенге көнлә Алар үткән юлыбызның тирән серләрен ачып салу белән бергә киләчәккә юл да күрсәтәләр икән димәк, без ниндидер гаҗәп заманга аяк басканбыз. Ә бит кеше белән турыдан-туры элемтә урнаштыру. ачыктан- ачык сөйләшү сирәк заманнарда гына була торган хәл. Гадәттә. Илаһн Тәрбиячеләр. Остазлар бу эшне сиздермичә генә алып бара Бүгенге конда исә Күкләрдән күпләп күпләп хәбәрләр инә. Хикмәт шунда ки. адәми .тат Яңа Дәвергә шушы мәгълүматлар белән коралланган хәлдә анлы рәвештә атлап керергә тиеш Шуңа әзерлек алып барыла Адәми затның бурычы Күктәге Иерархия һәм Планетабыз Тәрбиячеләренең сүзенә колак салып, алай гына да түгел Алар куйган таләпләрне җитди кабу т итеп һәм төгәл үтәп, зур сынаулар вакытында үзенең язмышын җиңеләйтү эволюциянең башка баскычына күтәрелү. ГОМУМИ вәзгыять Җиһанда һәр нәрсә билгеле бер цикл яисә ритмга көйләнеп яши. тереклек итә Бу очракта сүз сөекле планетабыз Җир хакында барачак Җир Галәмдә ялгызы түгел, ул башка планеталар белән тыгыз бәйләнештә тора Беренче чиратта. Җир Кояш системасы гаиләсендә әгъза бу лып тора. Ә Кояш системасы үзе Плеядалар йолдызлыгы тирәсендә өйләнә, ул шушы системаның әгъзасы Плеядалар йолдызлыгы үз чиратында Галактикабызның башка зуррак системалары әгъзасы булып тора Шулай саный китсәң, һаман зурая киңәя барган системаларга күчәчәксең. Кыскасы, моның чиге юк Бүгенге көндә Җир Кояш системасы Плеядалар йолдызлыгын үз зченә алган Зур Система үзенең 26 мең еллык үсеш эволюция циклын төгәлләргә җыена Бер үк вакытта Плеядалар системасына кергән безнең Кояш системасы үзе дә Галактика N зәге тирәли ( Галактиканың Үзәк Кояшы тирәли ) дәвам иткән 250 миллион еллык циклын тәмамларга тора Плеядалар йолдызлыгы вәкилләре тапшырган мәгълүматларга караганда, безнең Галактикабыз үзе дә. чиксез зур аралыклар аша узып. Галәммен гаҗәеп зур спирале буенча хәрәкәт итеп. Җиһанның Бвек Үзәк Кояшы тирәсендәге күп миллиард елларга сузылган бер биниһая циклын тәмамлау алдында тора икән Кешелек Дөньясы Тәрбиячеләре биргән мәгълүматларда Галәм Спираленең бер боҗрасыннан икенчесенә күчкән чакта барлык планеталар, күпләгән кояш системалары һәм аларда тереклек итүчеләр барысы берьюлы күмәкләшеп үсеш-эволюцнянең өр-яңа баскычына күтәреләләр Галәмдә барган эволюция процессы шулай тәэмин ителә, дәверләр шулай алмашына. Әмма хикмәт шунда ки. бу юлы вәзгыять башкачарак булачак. Бу юлы өч төп цикл —Җирнең 26 мең еллык. Кояш системасының 230 миллион еллык. Галактикабызның миллиард елларга сузылган биниһая циклы-барысы берьюлы, бер үк вакытта тәмамланачак икән (Ченнелинг Послания Старших Братьев Человечества. 2-ое изд., -София ". Киев. 1998-С 35) Остазлар моны Галәмдә сирәк була торган хәл дип билгели һәм аның тәмамлану ноктасын 2012 елның ахыры -2013 елның башы дип күрсәтә Шушы вакытта планетабыз Җир. анда яшәүче барлык тереклек ияләре һәм кешелек дөньясы Яңа Дәвергә аяк басачак, ягни Бөек Күчеш чиген үтәчәк Бу процесс ничек узар анысы безгә билгесез. Бәлки ул. Җирдә узган Хисап көне кебек, сизелмичә генә үтеп китәр (Хисап көне турында аерым бүлектә сөйләнер.) Күп халыкларнын борынгы риваятьләрендә, мифларында, диннәренең төп китапларында сүз нәкъ менә шушы Бөек Күчеш турында бара түгелме? Бәлки. Библиядәге - Суд Божий. Судный День; Коръәндәге Кыямәт көне. Хисап көне, эзотерик әдәбияттагы Армагеддон. Час “X", День “X". Галактик синхронлашу-тәңгәлләшү һәм башка төшенчәләр әлеге Бөек Күчешкә әзерлек чараларыдыр? Бүгенге көндә без шушы Олуг Вакыйгага якынлашып киләбез шикелле. Әмма бу әле дөнья бетә, Ахырзаман килә дә кешелек дөньясы яшәүдән туктый дигән сүз түгел. Кеше үлемсез, мәңгелек зат булган кебек, тормыш та мәңге дәвам итәчәк. Ничек, нинди шартларда дәвам итәчәк, кемнәр бу Яна Дәвергә атлап керергә әзер, кемнәр әзер түгел һәм әзер булу өчен нишләргә кирәк бу хакта алда әле сүз булыр. Хәзергә исә вакыйгаларның асылын аңларга тырышып карыйк СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ “КАЗАНЫШЛАРЫ" Хөрмәтле укучым, кулымда “Уроки о переходе на высшие уровни сознаиия" ("Узорочье ", Рязань, 2001) дип аталган китап. Аннан бер өзек тәрҗемә итеп, синең игътибарына тәкъдим итмәкче булам. Бу текст 1996 елның 30 мартында Остазларның берсеннән контактёр тарафыннан кабул ителгән. Аның белән танышу безгә Җир һәм кешелек дөньясының нинди чиктә торганлыгын, нинди дәвер кичергәнлеген ачык күрсәтер, без яшәгән дөньяны тирәнрәк аңларга ярдәм итәр, аңыбызны киңәйтә төшәр Менә ул текст: “Кешелек дөньясы тарихында башланырга торган дәвер күпләрнең, яшәү мәгънәсе дип атап йөртеп, туктаусыз матди байлык туплау, гел дан-шөһрәт артыннан куу кебек нәрсәләрдән торган күзаллауларын тәмам җимереп ташлаячак. Бүгенге көндә адәм балаларына, аларның рухи асылы. Илаһи Бурычлары ачып салынган заманда, факт буларак шуны кабул итәргә кирәк Илаһи Зат булган кешене басып изеп торган, социаль, сәяси һәм рухи яктан аны буйсындырган барлык тормыш структуралары бернинди кызгану хисләренә урын калдырмыйча чынбарлыктан төшеп калачак. Галәми Гакыл Планы буенча, шушы ачышны үзе өчен кулланма дип кабул иткән тирәсендәге йолдызлыклар (Зодиак). адәми затка бер генә юл кала-ул да булса, бүгенге көндә Җирдә хөкем сөргән КОТОЧКЫЧ ИЗҮ СИСТЕМАСЫНЫҢ шөребенә әверелмичә, үзенен Илаһи Рухын үстерү юлына басу. Әйе. адәми зат өчен бүген Алтын. Секс. Сатылу, Ярсу-Нәфрәт кебек һәлакәткә алып баручы. Җирдә кабат-кабат гәүдәләнүләргә илтүче юлны сайлау урынына, планетеда Яна Расаның барлыкка килүен тормышка ашыру мөмкинлеге генә кала Гайсанең Җиргә килүенә ике мен ел тулды, бу хаос, зиначылык, явызлык, ачу нәфрәт белән тулган бик зур дәвер булды. Шушы вакыт аралыгы кешегә үзенен азгынлык бозыклык юлыннан баруын аңлау, бу юлнын өметсез икәнен күрү. Яна Баскычка күтәрелергә әзерлек туплау өчен бик җиткән иде. Ул үткән ике мен ел эчендә Илаһи Көчләрнең аны тәрбия кылу буенча алып барган ният-гамәлләрен тәмам аңларга. Рухын үстерү өстендә эшләргә, тән таләпләрен канәгатьләндерүче азык-төлек, җылылык, уңайлыклар кебек нәрсәләрдән файдалануны мөмкин кадәр киметә барырга теш иде Әйе. Гайса Җиргә килгәннән соң озын-озак ике мең ел вакьгг узды, бу дәвердә Галәм, ифрат зур түземлек күрсәтеп, кешелек дөньясы тирә-юньгә тараткан эмананацияләр (кара энергия С Ш.) агуын кабул итә торды, гәрчә, әгәр теләсә, үлекләгән бу шешне бер хәрәкәт белән төртеп тишеп. Җирнең бөтен массасын һәм анда яшәүчеләрне эретеп юк итә. иксез-чиксез Галәм киңлекләренә таратып та бетерә алган булыр иде. Галәм Бергәлеге (Космическое Содружество) өчен артык озын тоелган ике мең ел дәвамында Үз-үзләрен Аямаучы Затлар Җир аурасында (тирәсенлә) яшәделәр һәм адәми зат тирә-юньгә тараткан шушы пычракны чистарту белән шөгыльләнделәр Ә бит адәми зат яралтылганда аңа. Илаһилыкның барлык орлыклары да салынып, шушы материалдан тора-бара Раббыбызга охшаш һәм Аңа тиң кемсә барлыкка килер дип өмет ителгән, бу кемсә киләчәктә Иң Югары Зат тарафыннан төзелгән Программаны тормышка ашыруда Аңа ярдәмче булыр дип көтелгән иде. Бөтен Галәм үтә дә авыр ике мен ел буе. үз-үзенә ышанычын югалтмыйча. Раббыбыз тарафыннан яралтылган Кешенең, ниһаять, аңга килеп, үзен бар иткән Иң Югары Зат таләпләре югарылыгына күтәрелер дип көтте Шушы гаҗәеп четерекле ике мең ел дәвамында Галәмдә көн дә Аның яшәү нигезләрен какшату' Яхшылык. Үзара Ярдәмләшү. Бер-Береңә Юл Кую һәм Түземлеккә нигезләнгән кануннарны җимерү барды Ә бит шушы кануннарның тайпылышсыз үтәлүе һәм Бөек Туганлык Рухын аңлы рәвештә куәтләп тору гына, һәркемнең хокуклары сакланып, Җиһанда гармонияне һәм тигезлекне тәэмин итә ала Ике мең ел дәвам иткән гадәттән тыш гыйбрәтле сабаклар дәвере узды-инде, ниһаять. Кискен Үзгәрешләр Заманы килде. Шушы вакыт эчендә адәм балаларының үзләренә сиздермичә, басым ясамыйча аларга ярдәм итүнең бик күп ысуллары кулланылды, кылган гамәлләренең нинди нәтиҗәләргә китерүен аңласыннар өчен, төрледән төрле чаралар күрелде Инде адәми затның кылган гамәлләренә Кырыс Бәя Бирү Заманы килде Инде Глобаль Масштабтагы Үзгәрешләр Заманы килде, чөнки фәкать шушы чара гына Галәмдәге хәлне стабильләштерә һәм аның киләчәк үсешен тәэмин итә алачак Адәми зат. аның киләчәге турындагы фикерләр әлеге Остазның 19% елның э маенда тапшырган хәбәрендә дә дәвам иттерелэ: "Гайсо дөньяга килгәннән сон кешегә үзенен Рухын Баету , тәкәбберлеген жинү көнчелек, саранлык, бозыклык кебек сыйфатлардан арыну өчен ике мең ел вакыт бирелде Әмма бу озын-озак ике мен еллык дәвердә кешеләр, тәмам пычракка батып, тагын да тирәнрәк түбәнлеккә төштеләр. __ Гайса дөньяга килгәннән соң кешелек дөньясының аз өлеше генә үзендә гаф .и Фикер. Намус һәм Хәерхаһлык саклап кала алды Гайса дөньяга килгәннән соң үтеп киткән шушы дәвердә бары тик санаулы кешеләр генә акылга таянып гамәл кылуда ихтыяр көче күрсәттеләр, башкача фикер йөртүче һәм гамәл кылучыга карата түземле булып кала алдылар Инде менә нәтиҗә чыгарыр кон килде “А” дип әйтмәгәннәр “ Б" дип әйтә алмаячаклар Бер адым да ясамаучылар алга үтә алмаячаклар, һәр нәрсәнең башы һәм ахыры бар Инде мен«> һәр тарафтан вакыйгалар якынлаша, бу кемнәр очендер Җирдә яшәүнен төгәлләнүе булыр, кемнәр өчеңдер - яшәешнең башка баскычына күтәрелү дәвере булыр. Ул дәвердә дөнья Явызлык һәм Сугыш дигән нәрсәләрне белмәс, анда рух ихтыяҗлары тән таләпләреннән өстен торыр, дөньяда килешеп яшәү, бер-береңне аңлау һәм, үзеңне кайгырткан кебек, бер-береңне уртак кайгырту хөкем сөрер. Вакыйгалар шундый тизлек белән бара ки, бары 10 еллап вакыт узуга түбән тәгәрәгән һәм деградациягә төшкән кешеләрдән арынып калган Җирдә Яңа Раса торгызылачак, бу Раса —өченче меңъеллыкның чын хуҗасы булачак. Җирдә яшәп калган кешеләргә исә Галәм Бергәлегендә (Космическое Содружество) кабул ителгән мөнәсәбәтләрне урнаштыру бурычы йөкләнәчәк". Әйе, Галактикада рухи үсеш ягыннан шактый артта калган, алай гына да түгел үзенең түбән тибрәнешләре белән Галәмне пычратып торган Җир һәм анда яшәүчеләр, ягъни кешелек дөньясы, киләчәктә эволюцион үсешенең югарырак баскычына күтәрелергә тиеш булачак. Ни өчен дигәндә, кешелек дөньясына билгеле галәми стандарт югарылыгына күтәрелү өчен бирелгән вакыт инде төгәлләнеп килә. Илаһи План бездән шуның үтәлүен таләп итә. Ә аның үтәлми калуы һич мөмкин түгел. Әлеге План үтәлмәгән очракта, без, кешеләр — Галәмдәге эволюция барышын тоткарлап торучыларга әвереләчәкбез. Моннан ун еллар элек, 1992 елның 22 ноябрендә Остазларыбызның берсе бу хакта менә нәрсә әйткән булган: " . то, что производит эта планета, -ее больное, ядовитое дыхание, - мешает нормальному функционированию Мира, являясь гнойной язвой в теле Мироздания. Положение надо спасать Призывается к этому все светлое, все мыслящее. Будут приняты чрсзвычайные меры, которые в масштабе планеты поведут к смене цивилизации, но планету и людей на ней необходимо сохранить". Шик юк, Галәмдәге эволюция барышын тоткарлап торучылар сыйфатында яшәргә безгә Илаһи Көчләр беркайчан да рөхсәт итмәячәк. Димәк, 1997 елның 24 июнендә Гайсә пәйгамбәр хәбәр иткәнчә: “Кеше телиме, юкмы - аңа барыбер үзгәрергә туры киләчәк. Шунсыз ул Хисап көнендә Галәмнең бер чүбе генә булып калачак Бу бик җитди һәм котылгысыз таләп..." Галәмдәге дустанә цивилизацияләр күптән инде безнең, ниһаять, уянуыбызны, алар белән бер сафка басуыбызны түземсезлек белән көтә. Әмма һәр нәрсәнең бер чиге була Шуңа күрә без, кешеләр, язмышыбызны куркыныч астына куеп яшәгәнче, мөмкин кадәр тизрәк рухи үсеш юлына басарга тиешбез. Күкләрдән иңгән кисәтүләргә колак салырга теләмәгән, һаман элеккечә яши биргән, киләчәктә дә тормыш шулай барыр дип уйлаган кешеләр үзләренә нинди аяныч язмыш әзерләүләрен аңлыйлар микән? Санаулы гына калган еллардан соң безнең Галактикада синхронлашу-тәңгәлләшү (Галактическая синхроннзацня) дип аталган процесс көтелә, бүгенге көндә шуңа әзерлек бара. Бу процесстан . күк җисемеме ул, әллә инде аерым бер кеше генәме, - беркем һәм бернәрсә дә читтә торып кала алмаячак. Бу-Илаһи План белән алып барыла торган олуг эш. Бу очракта адәми затка Раббыбыз Планын ирекле рәвештә кабул итү һәм үзеңне Аның ихтыярына тапшыру альтернативасы гына кала. Башка юл юк Карышып маташучылар үзләре утырган ботакны кисә, шәхси эволюцияләрен тоткарлый. ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ Күп тә үтмәс планетабызның бер зур үсеш циклы тәмамланыр һәм кешелек дөньясы Яңа Дәвергә аяк басар. Моны Җир тарихы, аның эволюциясендәге иң зур вакыйга дип атарга мөмкин Кешелек Дөньясы Тәрбиячеләре җиткергән мәгълүматларга караганда, ул көнгә хәтле һәм Җирнең үзендә, һәм башка күк җисемнәрендә байтак үзгәрешләр булып узачак. Шуңа бу процессны "Галактик синхронлашу-тәңгәлләшү” дип атаганнардыр, күрәсең. Контакт аша бирелгән хәбәрләрдә сүз иинди үзгәрешләр турында бара соң? (Ченнелинг. Послаиия Старших Братьев Человечества. 2-ое изд, "София", 1998.-С Беренчедән, планетабызның күчәре авышачак, шул сәбәпле полюслар да күчәчәк. Бу хәл Җирдәге климатик зоналарның үзгәрүенә китерәчәк. Икенчелән бу процесс Кояшыбызның үзенә дә кагылачак Ул Плеядалар йолдызлыгы системасына карата торышын үзгәртәчәк, аның да полюслары урыныннан күчәчәк (Искә тошереп үтик, моңарчы Кояшыбыз Плеядалар йолдызлыгы системасының үзәк йолдызы Алкиона тирәли әйләнә иде ) Өченчедән. Плеядалар йолдызлыгы үзе дә Орион йолдызлыгына карата торышын үзгәртәчәк Дүртенчедән Галактикабызда барган кармик чистарыну процессы Орион йолдызлыгына да кагылачак, бу йолдызлык та. зур тетрәнүләр, сынаулар аша узып, алардан рухи яктан пакьләнеп чыгачак Анын да полюслары күчәчәк Шушы вакыйгалардан соң Орион йолдызлыгы Галактика Үзәгенә Үтү Капкасы (Портал) Вазыйфаларын башкара башлаячак Бишенчедән. 2013 елга кадәр Сириус йолдызлыгы, үз эволюциясенең рухи үсеш имтиханын тапшырып, безнең Галактикада рухи үсешне тизләтү үзәгенә әвереләчәк Эзотерик әдәбиятта моны “Мистерияләр мәктәбе" дип атап йөртү гадәте дә бар (Мистерия сүзенең нигезендә грекча "ябык авыз" дигән мәгънә ята Борышы заманнарда махсус сайлап алынган яшьләрне, киләчәктә алардан рухи җитәкчеләр лидерлар тәрбияләү өчен, гыйбадәтханә мәктәпләрендә укытканнар У кушын ниндидер баскычына җиткәч, аларга Җиһанның тирән серләрен ачканнар Бу еш кына спектакль сыман тамаша кую рәвешендә үткәрелгән, укучылар анда төрле аллалар ролен башкарганнар, шулай тамаша барышында күп серләрне истә калдырганнар Әлбәттә, бу хакта кемгә дә булса сөйләү катгый тыелган Шуңа күрә бу процесс "мистерия ябык авыз' дигән исем алган ) Димәк. Сириус йолдызлыгы киләчәктә без яшәгән системада Мистерияләр мәктәбенә, ягии рухи үсешне тәэмин итү мәктәбенә әвереләчәк Алтынчыдан. Галактикабызда барган шушы глобаль үзгәрешләр нәтижәсендә 2013 елга кадәр бөтен Плеядалар йолдызлыгы Сириус тирәсендәге орбита буенча хәрәкәт итә башлаячак Шулай итеп. Сириус йолдызлыгы Галактиканың бу канатындагы Үзәк Кояшка әвереләчәк, ягъни Яна Дәвердә Плеядалар йолдызлыгы үзенең җитәкче ролен Сириус йолдызлыгына тапшырачак. Димәк, безнең Кояш системасы да киләчәктә Сириус йолдызлыгына йөз тотып яшәячәк. Менә нинди глобаль характердагы үзгәрешләр бара хәзер' һәм бүгенге көндә Җирдә барган процесслар шуның бер элементы гына булып тора Әгәр дә без бүгенге яшәешебезгә шушы галәми үзгәрешләр күзлегеннән чыгып карый алсак, без җан атып, юкка йөрәк бозып йөргән бик күп нәрсәләр, бнһнеап мәсьәләләр бер чүп кенә булып калачак һәм тормышның асыл мәгънәләре ачылачак Бу чын мәгънәсендә тормышка реаль караш ташларга ярдәм итәчәк Чыннан да. кеше дигәнең, җир өстендә үрмәләгән бөҗәк кебек, үзенең Илаһи Зат булуын бөтенләй диярлек онытты, коточкыч дәрәҗәдә вакланды, үз тормышын әһәмияткә лаек булмаган нәрсәләр белән шыплап тутырды. Ни белән генә шөгыльләнми дә. нинди генә вактан-вак максатлар өчен көчен сарыф итми? Ә Галәм һәм Заман бездән бөтенләй башканы көтә, юк таләп итә. зур вакыйгалар күптән инде ишегебезне шакый. Ишетәбезме, күрәбезме, әллә инде һаман ишетмәмешкә, күрмәмешкә салышып яшибезме? Адәм балаларының һаман уяна алмыйча, йокымсырап яшәвен күрен торган Раббыбыэ. Кешелек Дөньясы Тәрбиячеләре. Галәмдәге Остазлар бүгенге көндә чаң кага “Вакытлар төкәнеп килә, инде төкәнде диярлек, күзләрегезне ачыгыз, аңга килегез, рухи яктан тизрәк уяныгыз'- ' диләр алар Шулай безне коткарып калырга, кешене Галәмнең аңлы хезмәткәре. Раббыбызның җир йөзендәге ярдәмчесе дәрәҗәсенә күтәрергә тырышалар. Контактёрлар аша Алардан күпме хәбәрләр килде, күпме кисәтүләр яңгырады һәм яңгырап тора. Тәрбиячеләребез. Остазларыбызиын төрле китапларга, җыентыкларга тупланган күпме вөгазьләре-диктовкалары басылып чыкты Шуңа да карамастан күпчелек кешеләр аларга һаман илтифат итми, ышанып бетми шикләнеп карый, ә кайберәүләр андый әдәбият барын гомумән белми Галәмдә һәм Җир планетасы аурасында нәфис тәндә Кешелек Дөньясы Тәрбиячеләре яшәвен факт буларак һаман кабул итә алмый Күпләрнең аңы борынгы заманда бирелгән, хәзер инде берничек тә дөньяны аңлата алмый торган дини мифология йогынтысында кала бирә Тәрбиячеләребезнең гасырлар гына түгел, меңәр, миллион елларга сузылган дәверләр дәвамында кешелек дөньясын кайгыртып яшәвен аңлаудан күпләр әле ерак тора Мондый аң белән үзенең киләчәккә үтә алмаячагын кеше ниһаять аңларга шеш Алда алты пункттан торган глобаль үзгәрешләр манзарасы тасвирланды Мин аңлыйм. мондый мәгълүматны кабул итәргә әзер булмаган кешеләрнең хисси яктан шактый кыен хәлдә калулары да бик ихтимал Аңлашылып җитмәгән нәрсә еш кына күңелдә шик шөбһә уята, хәтта нәфрәт тә тудыра бит ул. Укучыларымның кичерүен үтенеп, шуны әйтәсем килә: мин бу мәгълүматларны кемнедер шаккатыру өчен китермәдем Алар барысы да соңгы ун елда басылып чыккан җитди китаплардан алынды Бу елларда мин үзем өчен бер зур сер ачтым берәр җитди мәсьәлә белән чынлап торып кызыксына башласаң, сиңа кирәкле китаплар, кешеләр, мәгълүмат үзеннән- үзе килеп керә башлый икән! Ягъни рухи ярдәм килә. Без барыбыз да Раббыбыз һәм Аның күп санлы ярдәмчеләре күзәтүе астында яшибез. Алар безнең һәр алымыбызны, хәтта уйлаган уебызга кадәр белеп тора Туры юлга баскан һәр кешегә Алардан ярдәм килә. Әйе, соңгы елларда, дөньяның буталуы сәбәпле, үз юлыңны табу шактый кыен мәсьәләгә әверелде, чөнки юлдан яздыручылар да бик нык активлашып китте. Элекке бик күп кыйммәтләр әһәмиятен югалтты Күпчелек киләчәктә нәрсә буласын белми, алда яктылык күрми. Бу хәл кешеләрдә зур борчылу, зчке тынычсызлык тудыра, өметне какшата һәм шуның нәтиҗәсендә кешеләрдә тискәре хисләр, омтылышлар өстенлек ала. Чыннан да. киләчәктә ни көткәне ачык булмагач, бүген яшәп калу, алыр нәрсәне тсләсә-ниндн ысул белән умырып алу. яшәешнең төп мәгънәсен рәхәтрәк яшәүгә кайтарып калдыру философиясе чәчәк ата түгелмени? Телевидение дә нигездә шушы юнәлештә эш алып бара. Бу шартларда дөньяның кая таба юнәлеш тотуын төгәл һәм фәнни рәвештә аңлау, алда торган зур сынаулар чорында үзең өчен ачык перспектива күрү үтә дә мөһим мәсьәләгә әверелә. Остазларыбыз һәм аларның җир йөзендә таралган шәкертләре шуны аңлату эше белән шөгыльләнә дә. Бу Раббыбызның безгә ярдәм кулы сузуы, чөнки Җирдә һәр нәрсә адәми зат кулы белән башкарыла. Уйлап карасаң, без чыннан да гаҗәеп кызыклы һәм гыйбрәтле заманда яшибез икән бит. әй! Бәхегле. сайлап алынган җаннарга гына мондый заманда Җирдә яшәү мөмкинлеге бирелә булса кирәк. 26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ Әйтергә кирәк, без хәзер Җир Кояш системасы Плеядалар йолдызлыгын үз эченә алган зур системаның 26 мең еллык эволюция ңиклы тәмамлану алдында торабыз Кайбер чыганакларда аны Бөек Ел (Великий Гол) дип тә атыйлар. Бу процесс фәндә -процессия" дип атап йөртелә. Аның мәгънәсе нидән гыйбарәт соң? Иң элек Җирнең (Кояш системасы белән бергә) Плеядалар йолдызлыгы тирәсендәге 26 мең еллык юлын ике яктан бераз кысылган кыршау-эллипс рәвешендә күз алдына китерик Җир күчәре аша үткәрелгән туры сызык прецсссияне күрсәтә Шуның нәтиҗәсендә 26 мең елга тиң озын юлны хасил иткән озын юл-эллипс барлыкка килә. Эллипсның уң ягы Галактика Үзәгенә таба тобәлгән. сул ягы аннан иң ерак ноктада урнашкан Җир шушы орбита буенча күктә гизгәндә Зодиакның 12 йолдызлыгы аңа чиратлашып тәэсир итә (Кучкар. Угезбаҗу. Игезәкләр. Кысла һ 6 '.). ягъни Җир шушы 26 мең еллык юлын үткәндә һәр йолдызлыкның көчле нурланышын тоеп тора. Шулай без 26 мен еллык циклны 12 йолдызлыкка бүлсәк, һәрберсе 2000 елдан аз гына артык булган (2160 ел) 12 дәвер барлыкка килә Хәзерге көндә без Базык йолдызлыгыннан Сукояр йолдызлыгына күчтек Бу хәл нинди үзгәрешләр китереп чыгарачак соң? Хикмәт шунда ки. һәр йолдызлык Җиргә үзенә хас нурланышлар бирә һәм бу нурланышлар планетага, андагы табигать патшалыкларына, стихияләргә, хайваннар дөньясына, һәр кешегә һәм тулаем кешелек дөньясына үзенчә тәэсир итә. Икенче төрле игеп әйткәндә, һәр йолдызлык, планетабызны махсус нурланышларда коендырып, үзенә хас махсус эш башкара. Әйтик, соңгы 2 мең ел эчендә планетабыз Балык йолдызлыгы тәэсирендә яшәде. (Әлбәттә, Җиргә бер үк вакытта башка Йолдызлыклар ла тәэсир чтә. Әмма бу очракта сүзин көчле, топйогынты тарында бара.) Балык йолдызлыгыннан килгән нурланышлар кешелек дөньясында нигездә Тугрылык һәм Идеализм хисләре тәрбияләде. Шул сәбәпле Җирдә хөкем сөргән күпчелек идеологияләр Тугрылык һәм Идеализм хисләре белән сугарылган иде (коммунам, фатам, социализм, милләтчелек, шовинизм ватанпәрвәрлек. бер динне генә бердәнбер хак дин дип санау һ.б.) Башланып киткән Сукояр йолдызлыгы дәверендә (ул да 2 мен ел дәвам итәчәк) планетабызга килә торган нурланышлар шартлы рәвештә Церемониаль Тәртип энергияләре дип атала. Алар Җир йөзендәге цивилизациянен йөзен тамырдан үзгәртеп корачак, цивилизациямен яңа формаларын барлыкка китерәчәк Тормышның зур тизлек белән үзгәрә баруы нәкъ шул хакта сөйли һәм иң мөһиме - Сукояр йолдызлыгы дәверендә кешелек дөньясына Йокыдан Уяну һәм Берләшү мөмкинлеге ачылачак Адәми затмын киңәйгән аңы Галәм киңлекләренә чыгачак Табигый, бу процесслар һәм нурланышларның шулай чиратлашып тәэсир итүе Илаһи План кысаларында алып барыла Әмма 26 мең еллык циклның, ягъни прецессиянен тагын бер хикмәтле үзенчәлеге бар (сызымны кара). Борынгы заманнарда ук акыл ияләре планетабызның Галактика Үзәгеннән ераклашкан чакта ничектер "йокыга талуын . ә якынлашкан чакта исә киресенчә "уяна" башлавын сизеп алган булганнар. Биредә сүз кешелек дөньясы аңынын "йокыга талуы” һәм “уянуы” турында бара Йокыга талу Гхтактик а үзәге Җир эллипс рәвешендәге шушы орбита буенча Галактика Үзәгенә таба хәрәкәт иткәндә, планетабыз акрынлап яшәешнең рухият чәчәк аткан гүзәл һәм бөек дәверенә якынлаша. Бу чорда Җир гүяки йокыдан уяна, тормыш торган саен камилрәк төс ала Тулы камиллеккә ул эллипсның Галактика Үзәгенә нн якын торган и1 ында ирешә Бу дәвер борынгы чыганакларда Алтын Гасыр (санскрит телендә Сатьм Юга) дип атала һем киресенчә. Алтын Гасыр дәверен үтеп, аннан ераклаша барган саен Жирдә рухият сүрелә, тормыш үзе дә. андагы тәртипләр дә кырыслана бара, планетабыз рухи яктан гүя “йокыга тала” Ә инде Җир үз орбитасының Галактика Үзәгеннән нн ерак ноктасына барып җиткәндә планетада гадәттән тыш кырыслык һәм вәхшәт хөкем сөрә бу дәвер борынгы чыганакларда Тимер Гасыр (Калн Юга) дип атала Шунысы кызык Җирдә кискен үзгәрешләр эллипсның канма каршы урнашкан А һәм Б нокталарында түгел ә .сырны узып 900 ел вакыт үткәннән соң гына башлана Әйтик. Алтын I ..сырдан чьну Ь ноктасын үтеп. 900 ел вакыт үткәч кенә башлана (Г ноктасында) Шулай \к кырыслык һәм вәхшәт тулы Тимер Гасырдан сон планетада кабат ру хнят уяна башлау ;и А ноктасыннан соң 900 ел вакыт үткәч үз көченә керә (В ноктасында) Бәхеткә бүгенге көндә кешелек дөньясы, үсешенең Тимер Гасыр дәверен узын, планетабызның уяну чорына аяк басты Планетадагы һәм тормышыбы иагы кискен үзгәрешләр фәкать шуның белен аңлатыла Без хәзер Галактика Үзәгенә торган саен якыная барачакбыз Әмма Алтын Гасырга керү өчен кешелек дөньясына әле тагын берничә мен ел кирәк бу лачак Борынгы чыганакларда имгә алынган Алтын Гасыр белән I ймер I асыр төшенчәләре һич тә шагыйранә чагыштыру түгел, ә Җир тарихында булып узган конкрет дәверләр мәгълүм закончалыкка буйсынып алмашынып торган цикллар булып тора. Бер- берсеннән бик зур вакыт аралыгында торулары сәбәпле (13 мең ел) кешелек дөньясы аларны оныта барган, һәр "йокыга талу" дәверендә, кешелек дөньясының акылы шактый саега тошеп, кешеләр нрешелгән бик күп казанышларын югалта, оныта торган булганнар Элек нрешелгән биеклеккә һәм аннан да югарырак баскычка-Алтын Дәвергә таба хәрәкәт иткәндә яңабаштан күтәрелергә туры килгән Шулай Галәм безне, бер утта кыздырып, бер суга чумдырып дигәндәй, тәрбия кыла, даими сыный, чыныктыра, иләк аша уздыра һәм шушы имтиханнарны узган җаннарны гына эволюциянең яңа дәверенә үткәрә Әйтелгәнчә, хәзерге көндә кешелек дөньясы гадәттән тыш озын һәм авыр тоелган, адәми затны бастырып торган, зур корбаннар таләп иткән Тимер Гасырдан чыкты. Дөресен әйтергә кирәк, кеше аннан гаять кырысланып, кыргыйланып, рухияттан, Раббыбыздан бик нык ераклашып, матдиятчылыкка тәмам кереп баткан хәлдә чыкты Хәзер Җирдә елдан-ел рухият арта, дөнья торган саен яктыра, камилләшә барачак Бу яктан бернинди дә шик-шөбһә, өметсезлек, икеләнү булырга тиеш түгел. Безгә хәзер Җир эволюциясендәге шушы закончалыкны аңлап яши башларга вакыт җитте. Бүгенге көндә планетабызда барган процесслар шул хакта сөйли. Яңа Дәвергә керү алдыннан чистарыну, искедән арыну процессы бара Раббыбыз безне шуңа әзерли. Шик юк, Туган Йортыбыз Җирдә шундый эшләр барганда һәр кешедән аңа үз өлешен кертү, нур чәчеп торучы бер якты ноктага әверелеп яшәү сорала. Шулай булганда әлеге процесс бермә-бер тизрәк барачак. АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ? Шушы сынау елларында адәми зат нинди таләпләргә җавап бирергә, үзендә нинди сыйфатларны үстерергә һәм нинди кимчелекләрдән арынып өлгерергә тиеш соң? Эзотерик әдәбиятта бу таләпләр ап-ачык итеп куела, чөнки үз көченә кергән Планетар канун аларныи һәр кешегә җиткерелүен таләп итә. һәр кеше сынауларны унышлы үтү-, эволюциянең яна дәверенә атлап керү өчен ТӨП ДҮРТ ПРИНЦИПНЫ аңларга тиеш. Нинди принциплар соң алар? Беренче принцип кеше Җирдә яшәгәндә физик үсеш, хис һәм акыл ягыннан момкин кадәр югарырак, камилрәк баскычка күтәрелергә тиеш. Икенче принцип кеше үзенең Илаһи Зат икәнлеген белергә, жанынын Раббыбыздан бүленеп чыккан Нур һәм Ярату хисеннән хасил булуын анлап яшәргә тиеш Өченче принцип кешенең ихтыяр ирке Җиһанда беркем тартып алалмый торган универсаль хокукны тәшкил итә Шуңа да карамастан, Раббыбыз мисалындагы бөек идеал кешене Аның ихтыярына буйсынып яшәргә чакыра, кешедән шуны өмет итә. Дүртенче принцип—аерым кеше таләпләренә җавап бирү-бирмәүгә карамастан, Җиһан — Раббыбыз тарафыннан яралтылган изге нәрсә. Адәми зат моны аңлап яшәргә тиеш. Кешелек Дөньясы Тәрбиячеләре әйтүенчә, бүгенге көндә шушы дүрт принцип Галәмнән килгән нурланышлар тәэсире белән дә, җир йөзендәге гаммәви мәгълүмат чаралары аша да һәр кешенең исенә төшерелә. Ләкин күпчелек моны күңеле белән сизенсә дә, ачык итеп аңлау дәрәҗәсенә һаман әле күтәрелә алмый Җирдә эволюциянең төп цикллары тәмамланганда, кешелек дөньясы Хисап көне сынауларын үткәндә боларны һәр кеше ачык белергә-аңларга тиеш. Үтиме, юкмы —аның үз эше Шулай адәми зат үз язмышын үзе хәл итә булып чыга. Бу очракта Остазларыбызның тагын бер сүзен искә төшереп үтү урынлы булыр: “Кем сүзебезгә колак салмый, шул үз-үзенә каршы бара”, - диләр алар. Моны андый кеше һәлакәткә бара дип аңласак та арттыру булмастыр Укучылар инде игътибар иткәндер, алда күрсәтеп үтелгән дүрт төп принцип яшәешнең гомуми якларына кагыла. Аларга конкретрак килгәндә, кеше нинди төп кимчелекләрдән арынырга тиеш дип үз-үзебезгэ сорау биргәндә - аларның күзгә бәрелеп торган җидесе түбәндәгеләр була: 1 Эрелек, тәкәбберлек, мин-минлек; 2 Берәр нәрсә белән чамадан тыш мавыгу, 3. Берәр нәрсә яки кеше турында алдан фикер чыгарып кую; 4. Дошманлык саклау; 5. Кемне дә булса буйсындырырга омтылу, көчләү: 6. Юкка корбан бирү, 7. Юк нәрсә өчен оялу, гарьләнү Тормыштан берничә мисал китереп үтик. Әйтик, бай атасы алып биргән затлы машинада йөргән берәр егет яки кыз хезмәт хакы ал алмый интеккән гаиләдә яшәгән яшьтәшенә мыскыллап караса, берәр җитәкче кеше субордннадия саклау белән артык мавыкса -бу гамәлләр инде эрелек, тәкәбберлек, мин-минлеккә керәдер Кемдер кием-салымына, тышкы кыяфәтенә чамасыз игътибар бирсә; икенче берәү эчүчелек , секс, хоккей, футбол, шахмат, балык тоту, бизәнү әйберләре тагу, мал җыю һ 6 белән артык мавыкса, машинасы, дачасы, йорты өчен дер калтырап яшәсә болар да чамасыз мавыгуга керәдер Берәү милләтенә, тышкы кыяфәтенә карап кына башка кеше турында тискәре фикердә булса, укымаган китап, карамаган фильм яки спектакль турында начар фикер әйтсә - моны да алдан фикер чыгару дип бәяләргә туры килә Ә дошманлык саклау Россиядә гомумән киң таралган күренеш. Рус булмаган милләт вәкиленә кимсетү сүзләре әйтү яки аңа карата бер сәбәпсез начар мөнәсәбәт саклау, бер дин тарафдарының икенче диндәге кешене өнәмәвен дә чикләнгәнлектән килеп чыккан дошманлык саклау дип әйтергә мөмкиндер Ата-ананын баланын теләген искә алмыйча аны берәр төрле һөнәр санларга мәҗбүр итүе; гаиләдә берәүнең башкаларга гел басым ясап торуы да көчләү галәмәтенә керәдер Ил эчендә алып барылган сугышларда бер гаепсез солдатларның һәм гражданнарның күпләп һәлак булуы; аучыларның, балыкчыларның кирәгеннән артык кош-корт, җәнлек ату. балык тагу белән мавыгуы, күбәеп киткән машиналарның эт, мәче, кешеләрне таптатуы кебек нәрсәләр дә юкка корбан бирүгә керәдер һәм кимчелекләрнең соңгысы юкка оялу һәм гарьләнү гадәте Әле хәтерлибез теге елларда татар халкына карата яшәгән начар мөнәсәбәт аркасында милләттәшлөребезнен байтагы үз телендә сөйләшергә ояла, кайберләре гомумән үзләренең татар милләтеннән булуын яшерә, татарлыгыннан гарьләнә, исемен рус исеменә алыштыруга кадәр барып җитә иде Бу яман гадәт тә юкка оялу, гарьләнү галәмәте түгелмени? Шулай ук иллә байлар белән ярлылар катламы арасында артык зур аерма барлыкка килү сәбәпле соңгыларының үз фәкыйрьлегеннән оялып яшәве дә юкка оялуга керә. Бер сүз белән әйткәндә, һәм кеше, һәм җәмгыять арынасы кимчелекләр үзебез күреп җиткермәгән яки күреп тә арынырга теләмәгән яман гадәтләр бездә әле буа буарлык, һәм шушы елларда мондый чүп-чардай котыла барырга, күптән җыелып килгән мәсьәләләрне хәл игәргә, кармик төеннәрне чишәргә кирәк Яңа Дәвергә кеше пакь зат буларак керергә тиеш, диелә Остазларыбыздан алынган хәбәрләрдә Дәвамы киләсе санда