Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЛӘМЕБЕЗ ИЛАҺИ АНТКА ТУГРЫМЫ?

Бүгенге шигъри әсәрләрне укыганда туган уйлар

Әдәби хәрәкәт аерым «бишьеллык», яисә «җидееллык»лар белән чикләнә алмый—ул бары тик үзенә генә хас булган вакыт исәбе буенча яши Галимнәребез билгеләгән теге яки бу үсеш чорлары да шартлы бүленеш баскычлары рәвешендә генә каралырга тиештер. Без инде беләбез, әдәбиятта яна традицияләр, тенденцияләр, һәртөрле «изм»нарнын тууы өчен еллар кысасына сыешмаган дәвамлы вакыт кирәк. Әмма адәм баласының табигате шундый инде: аерым бер ел бусагасын атлап чыккач ук ул үзенең үткәндәге эш-гамәлләрен барлый башлый. Бу җәһәттән еллык иҗат эшчәнлегебезне күздән кичерү дә безнең өчен, барыбер, кирәкле гамәлгә кайтып кала, чөнки киләчәккә төбәлгән әдәби хәрәкәтнең хәл-әхвәлен кыска вакыт аралыгында да ачык чамаларга мөмкин Шуңа күрә, әдәбиятыбыз Әнкәсенә: «Хәлең ничек, шигърият?»— дип эндәшкәләп торуыбыз, шагыйрьләребезнең: «Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?» -дип үз-үзләрен тикшергәләп яшәве бик табигый һәм кирәк тә. Гареп әдәбиятчсләре шулай искәртергә ярата: синең ничек язганыңны иңбаш аша кем дә булса һәрвакыт карап тора—Ана, Остаз, Шекспир, Аллаһ... Иҗат иткән чакта безне Шекспир күзәтәдерме, анысын белмим, әмма өшәннәребез һәрчак сынап багадыр кебек. Ни аяныч, соңгы елларда татар прозасын тотып торган байтак олуг язучыларыбыз бер-бер артлы диярлек арабыздан китеп барды Ә менә шигъриятебезгә язмыш беркадәр мәрхәмәтлерәк булды— өткән шагыйрьләребез сафы. Аллага шөкер, әле алай ук сирәкләнмәде Урта буын вәкилләре арасында да хафага төшәрлек өзеклек сизелми. Алар артында торучы яшьрәк шагыйрьләр дә дәвамлылыкмы тәэмин итәрлек дәрәҗәдә ишле, һәрхәлдә, янәшәңдә өлкәннәр иңен сизеп язу безгә рәхәглек белән зур җаваплылык та йөкли. Уяныгыз, йокламагыз. Әй. Казан ятимнәре. - Бабагыз язган язмышның Булыгыз хакимнәре... («Әче җил...»). Бүгенге көндә дә нәтиҗәле иҗат итүче олпат шагыйрьләребезнең берсе Илдар Юзеев сират күпере аша кичкән татар халкы варисларына әнә шулай эндәшә. Әлеге шигъри хитап— әдипнең зур тормыш тәҗрибәсе җирлегендә шанлы үткәнебезгә караш ташлавы, киләчәк турында борчылып, яр-упкын читләренә төртеп чыккан милли тамырларыбызны барлавы Шөкер. Илдар абыебызның һаман да иярдә чагы. Әлеге дә баягы тәҗрибә, осталык һәм зирәклек аны тирәннән киңлеккә омтылучы шигъри дулкын өстендә тота. Бу, мөгаен, шагыйрьнең лирикага гомере буе тугры булуыннан да киләдер, чөнки нәкъ менә тирән лирика рухи әзерлекнең һәрдаим баеп торуын таләп итә. Моның шулай икәнен Илдар Юзеевнен узган ел «Казан утлары» журналында (1 -сан) басылып чыккан «Кәккүккә гомерләр юрыймын» исемле шигъри шәлкемениән дә, «Идел»дә (3-сан), «Мәдәни җомга» гәзитендә (1-сан) дөнья күргән шигырьләреннән дә ачык чамаларга мөмкин. Күптән түгел миңа аның өр-яңа драматик поэмасын кулъязма хәлендә укып чыгарга туры килде һәм янәдән шуңа инандым: Илдар абый әлеге әсәрендә дә шигъри жанрның чын остасы булып кала. Аксакал дәрәҗәсендәге икенче бер шагыйребез Шәүкәт Галиевкә яшьрәк каләмдәше Рафис Корбанның үзенчә билгеләмә биргәне хәтердә. «Шәүкәт абыйда дүрт «мин» бар,— Дип искәрткән иде ул — Аларнын берсе—лирик шигырьләр авторы, икенчесе—юмористик һәм сатирик шигырьләр иҗат итүче, өченчесе—балалар шагыйре һәм дүртенчесе— прозаик». Бу юлы шагыйрьнең бер ягына гына кагылып үтәргә телим. Дөресен әйткәндә, Шәүкәт Галиев соңгы вакытта үзенең беренче «мин»сн, ягъни лирик шигырьләр остасы булуын шактый калкытып күрсәтә алуга иреште Әйтерсең, ул монарчы түл җыеп яткан Көндәлек матбугат басмаларында даими рәвештә дөнья күреп килүче житди тупламаларында шагыйрьнен тагын да кинрәк офыкларны колачлавы, тирәнрәк катламнарга үтеп керүе, зуррак гомумиләштерүләргә ирешүе сизелеп тора. Аның «Казан утлары» (11 -сан), «Мәйдан» (12-сан), «Идел» (3-сан), «Сөембикә» (11-сан) журналларында басылып чыккан лирик әсәрләре әнә шундый нәтижә ясарга нигез бирә. Күрәсен. талант иясе бердәй осталык белән үзләштерә алган ижат юнәлешләрен әледән-әле төрләндереп торырга тиештер. Шәхсән үземне Әхсән абый Баяннын шигърияттә олы төшенчәләр турында фикер йөртергә омтылуы, иҗади э зләнүчәнлеге, югары сәнгатьлелеккә дәгъва кылуы һ.б шундый сыйфатлары һәрвакыт сокландырып килде. Кем әйтмешли, ул тормыш прозасыннан да зур осталык белән тормыш поэзиясен чыгара ала. Шигъри теле тыгыз, сурәтле һәм музыкаль, һәрбер әсәре гамьле мон белән сугарылган. Анын яна гасырга мөрәҗәгать итеп язылган шигыреннән бер өзекне генә укып карыйк: Дөнья—чиксез, анда юк кем генә - Ни күрәсең килә, бары да бар; Матурлык бар. әм.ма ул коткармый. Бәхет тә бар. әмма урыны тар («Яна гасыр»). Шигъри ижат өлкәсендә бүген дә яшьләрчә эшләүче Әхсән Баян былтыр үз укучыларын «Казан утлары»нда (10-сан), «Мәдәни жомга»да (51-сан) чыккан шигырьләре белән генә түгел, Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Сайланма әсәрләр»енен биш томлыгы белән дә сөендерде Үткән елгы матбугат басмаларында иң зур урын, мөгаен, шагыйрь Равил Фәйзуллин иҗатына бирелгәндер Монын сәбәбе дә бар былтыр ул, шәхес һәм әдип буларак, өлгергәнлек чорындагы ин күркәм юбилеен билгеләп үтте Алай гына түгел, шагыйрь турында гәзит-журналларла басылып чыккан күпсанлы мәкаләләр, башкалабыз Казанда, шулай ук анын туган ягында үткәрелгән юбилей тантаналары татар шигъриятенең зурлыгын күрсәтүче гомуми бәйрәм чараларына әверелде «Равил Фәйзуллин —чын мәгънәсендә халык шазыйрс, һәм ул бу югары исемне аклый да,—.тиде Президент Минтимер Шәймиев каләм остасынын юбилей кичәсендә.—Анын совет чорында язганнары да, кичә һәм бүген язганнары да бердәй дәрәҗәдә талантлы. Җитмешенче елларда шул чактагы зур ил халыклары талар шигърияте белән якыннан танышсын өчен алар буыны бик күп көч куйды» Инде искәртеп үткәнемчә, былтыр көндәлек матбугатта, атап әзггкәндә. «Казан утлары» (3; 8-саинар), «Идел» (7-сан), «Мәйдан» (10-сан) журналларында, «Ватаным Татарстан» (155-156-саннар). «Мәдәни җомга» (37-сан) гәзитлөрендә һ.б. басмаларда Равил Фөйзуллиннын олы шагыйрь икәнен раслаучы шигъри әсәрләре, Татарстан китап нәшриятында «Мәхәббәтнамо» исемле җыентыгы һәм «Мәгариф» нәшриятында «Равил Фәйзуллин Заман Иҗат. Шәхес» дип исемләнгән үзенчәлекле китап дөнья күрде Сонт ысының төзүчесе буларак, шуны әйтәсе килә мондый басманы чьнарыр өчен зур иҗат җирлеге кирәк, һәм бу китап затар шзнъринтснеи дә югары дәрәҗәсен күрсәтеп гора Шазыйрь бу очракта да хаклы: Вакыт белән хезмәте та\ Ирләр генә алыша ала Заман иелеп, җиңүченең Шанлы исемен алып кала («Яу-даулариы күргәннәр күп ») Бездә каләм әһелләрен аерым буын-обоймаларга бүлеп карау гадәте яши Ничектер 1нулай килеп чыкказ!, шагыйрь Роберт Әхмәтҗан аларнын берсенә дә сыешмады күк, ул шигъриятебезнең үзенә башка «оазисы» кебек яши бирә Юк, шагыйрьнен «аерым хуҗалык» сыман гомер кичерүе анын шәхесен һич тә кечерәйтми, киресенчә, беркадәр читгәрәк тору иҗатчының шигъри дөньясын тагын да зурайтып кына күрсәтә Әгәр әдәбият галимнәре «шагыйрьлек шигъри образлар белән фикерләү ул», дип кабатласалар, мин иң беренче чиратта Роберт Әхмәтҗанны искә төшерәм һәм татар теленең шагыйрьләр теле булуын искәртсәләр дә анын шигырьләре сихри кәрван рәвешендә күңелемнән уза Күз тимәсен, Роберт Әхмәтҗанның каләме бүген дә талчыгуны белми узган ел анын «Казан утлары» (4-сан). «Сөембикә» (7-сан). «Идел» (9-сан). «Мәйдан» (1-сан) журналларында. «Ватаным Татарстан» (223-224-саннар), «Мәдәни җомга» (II; 37-саюзар) гә (итләрендә зур-зур шигъри шәлкемнәре дөнья күрде Китап кибетләрендә анын яңа җыенлыклары сатылып яга. Аларны битләре арасына болын чәчәкләре кыстырган китапны актаргандай хушланып укыйсын Без сш кына шагыйрь Роберт Әхмәтҗанга карата «табигатьтән бирелгән талант» һәм кайчак хәтта «табигать иркәсе» кебек гыйбарәләрне кулланабыз. Әмма шунысын онытып җибәрәбез: табигатьне саклаган кебек саклыйк без андый талантларны, табигатьне кадерләгән сыман кадерлик... Безнен арада күбебезгә җитешмәгән фидакарьлек белән иҗат итүче шагыйрь бар: ул— Фәнис Яруллин Кайвакыт без кулыбызга шырпы керсә дә, туктаусыз сыкранып, үзебезне кызгандырыр өчен һәрдаим җай эзлибез Бу уңайдан Фәнис абыйнын нинди хәл-халәтгә ипләвем күпләребез күз алдына китерәдер. Әмма җан-тән торышы нинди генә булмасын, шагыйрь башкаларга үрнәк булырдай нәтиҗәлелек белән язуын дәвам иттерә. Йодрык кадәр генә калдым инде. Бу тормыштан һаман нидер көтәм. Йөрәгенә алып салса берсе. Бөтенләем белән сыеп бетэм («Йодрык кадәр генә,..»). Гадәттә. талантның зурлыгы күләм-сан мәсьәләсендә дә карала, ягъни бу очракта сүз яхшы әсәрләрне күбрәк яза алу мөмкинлеге турында бара. Иҗат потенциалына кагылышлы әлеге кагыйдә, минемчә, Фәнис Яруллиига бик туры килеп тора Былтыр ул «Казан утлары» (2-сан), «Идел» (1-сан), «Мәйдан» (2-сан) журналларында, «Ватаным Татарстан» (27-28- саннар), «Шәһри Казан» (14-15-саннар) гәзитләрендө һ.б. басмаларда үз укучыларына өр-яңа шигырьләрен тәкъдим итте, ә «Мәдәни җомга»да (6; 43-саннар) «Йөрәгемдә барам күтәреп» һәм «Мендек мәхәббәт тавына» исемле тематик цикллар чыгарып, шигъри жанрның поэмадай укылырлык бу төрен үзенчә яңартып җибәрде. Поэма, дигәннән, «Казан утлары» журналының узган елгы саннарында мондый эпик әсәрләр бөтенләй күренмәде. Бүгенге язучылык иҗаты торышын югары профессиональ кимәлдә яктыртып баручы абруйлы журналыбызда бер генә дә поэма басылмаган икән, димәк, әдәбиятыбызның да. шагыйрьләребезнен дә зурлыгын, тирәнлеген һәм перспективасын гасырлар буе күрсәтеп килгән әлеге җанрга нидер булган?! Дөресрәге, поэма жанрына түгел, ә шагыйрьләребезнен иҗат мөмкинлегенә. Хәер, башка матбугат басмаларында зур полотнолы шигъри әсәрләр яки алардан аерым өзекләр күзгә чалынып китте. Үзләренең эчтәлек һәм формалары ягыннан бер-берсеннән аерылып торучы дистәләрчә поэма иҗат иткән шагыйрь Ренат Харис былтыр «Исемсезләр» дип аталган шигъри романын төгәлләде. Аның аерым өзекләре «Мәдәни җомга» гәзитенен 29-31 нче саннарында дөнья күрде Инде искәртеп үткәнемчә, әгәр әдәбиятебез тарихына күз салсак, без анда иң әүвәл зур күләмле шигъри әсәрләрнең—дастан, кыйсса, поэмаларның аерым биеклекләр булып торуын күрербез. Гасырдан гасырга шулай дәвам итә... Ни гаҗәп, зур эчке мөмкинлеге булган татар әдәбиятында шигъри романнар бик тә аз язылган икән Хәтта алар «роман» жанры барлыкка килгәч тә туарга ашыкмаганнар кебек. Дөрес, без инде үтеп киткән соңгы гасырда шагыйрьләр Салих Баггалның «Чирмсшән якларында» һәм Әнвәр Давыдовның «Йокысыз төннән сон» исемле шигъри романнар иҗат иткәнлеген беләбез Әмма әлеге әсәрләрнең дә төрле сәбәпләр аркасында тәмамланып бетмәве мәгълүм һәм менә Ренат Хариснын «Исемсезләрме пәйда булды Яшәешебезнең биниһая якларын колачлаган әлеге күпкатламлы әсәр, һичшиксез, яңа әдәбиятыбыз тарихында үзенә лаеклы урын дәгъваларга хаклыдыр. Әлбәттә, иң әүвәл ул саллы журналларыбызнын берсендә дөнья күреп, әдәби җәмәгатьчелекнең әтрафлы бәясен алырга тиеш, дип уйлыйм Шуна игътибар итмичә мөмкин түгел: үткән елгы әдәби тормышыбызда Марсель Галиев шагыйрь буларак шактый җанланып китте һәрбер әдәби жанрда да шагыйрьләрчә образлы фикер йөртә алучы әлеге каләм иясенең шигърияттән беразга читләшеп торуы безнен өчен үзенә күрә бер югалту шикеллерәк кабул ителгән иде. Инде менә кичерә белүче Музабыз аны янәдән кочагына алсын — Марсель Галиев былтыр «Казан утлары» (4-сан), «Сөембикә» (4- сан) журналларында, «Мәдәни җомга» гәзитендө (27-сан) аерым тупламалар бастырды һәм шигърият сөючеләргә «Җиһангир» исемле поэмасын («Мәдәни җомга», 8-сан)» тәкъдим итте. Җыйнак һәм тыгыз булуы белән аерылып торган әлеге әсәрдә автор, Чынгызхан образы аша төрки халыкларның каршылыклы язмышына үзенчә бер караш ташлый. Белүебезчә, Марсель Галиев бу темага үзенең тарихи мәкалә-эсселәре, тәрҗемәләре белән килде, һәм аның яңа поэмасында әлеге мәгьлүмати-рухи әзерлекнең авторга нык ярдәм иткәнлеге сизелә. Поэма жанрын үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән шагыйрь Әхмәт Рәшитнең Татарстан китап нәшриятында үзенчәлекле җыентыгы дөнья күрде. «Фидаилар» дип исемләнгән әлеге китапка авторның өч тарихи поэмасы туплап бирелгән Шагыйрьнең аерым тарихи шәхесләргә багышланган эпик әсәрләрен, минем уемча, шигъриятебезнең яңа буыннарны да кызыксындырырлык уңышы итеп карарга кирәктер. Гомумән, Әхмәт Рәшит үзенен төп шигъри жанрларына һәрвакыт тугрылыклы булып кала. Узган ел аның «Казан утлары» (10-сан), «Мәйдан» (4-сан) журналларында басылып чыккан әсәрләре — шушы ихлас бирелгәнлек мисалларыдыр Шундый ук тугрылыкны көтмәгәндә язмыш сынавына дучар булган шагыйребез Рөстәм Мингалимнен яхшы мәгънәдәге иҗади үҗәтлегендә дә күрмичә мөмкин түгел Ул тырышып-тырмашып эшләвен дәвам итә. Былтыр анын «Казан утлары» журналында (4-сан), «Мәдәни жомга» гәзитендә (40-сан) үзенчә контрастлы обапарга һәм фикри метаморфозаларга бай шәлкемнәре һәм Татарстан китап нәшриятында «Дәрт чүлмәге» исемле җыентыгы дөнья күрде. Бирсен Ходай, Рөстәм абыйнын «дәрт чүлмәге» тулы торсын!.. Безнен шигърияттә Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләм иҗатлары, ничектер, янәшә чабып баручы акбүз атларны хәтерләтә. Аларнын йөрәк кагышларында да. ыргылыш ритмнарында да уртаклыклар шактый. Әлеге шагыйрьләребезнсн язганнарын укыганда шуна гаг ын бер мәртәбә инанасын иҗатчы камиллеккә ирешә барган саен анын миллилеге арта гына төшә Үткәнне, бүгенгене, киләчәкне колачлаган милли гамь Аларнын әсәрләреннән әнә шундый уртак гамь саркып тора кебек. Узган ел «Казан утлары». «Мәйдан» журналларында (2, 5-саннар) сазлы-саллы тупламалар чыгарган Зөлфәт үзенен бер шигырендә һәрбер татар кешесен уйга салырлык сорау белән мөрәҗәгать итә «Нишләдек?»—дип. без ачынган чакта Сүнгәч соңгы учак-нлкыннар. Үткәненә—безгә колак сазын. Киләчәктән безне кем эзләр?' («Хәерлеге булсын!») Чыннан да, әгәр теге яки бу шагыйрьнсн иҗатында халык язмышына бәйле уй-гамь калку чагылмаса, анын тулаем язганнары кин җәмәгатьчелектә әллә ни зур әһәмияткә ия була алмый. Бу яклан Айдар Хәлимнен әсәрләрендә милләт өчен өзгәләнү артьны белән бар Хөр-иреклс фикер гадәти шигырь үлчәмнәренә генә сыеша алмый, шашкын хис исә өермә агымыдай бөтерелә-ботерсло алгарак ыргыла! Минемчә, Айдар Хәлим шигърияткә менә шундый язу холкы белән килеп керде, һәм анын төп үзенчәлеген билгеләгән әлеге хасият бүген дә җетелеген җуймаган Бу сүзләргә шагыйрьнсн былтыр «Казан утлары»нда чыккан «Кичке җайдак» циклы (1-сан), «Рухият» нәшриятында дөнья күргән «Тилергән сирень» исемле саллы китабы ышандыргыч дәлил була алыр дип уйлыйм Рухи яссылыктан караганда, шагыйрьләрдә иммунитет дигән нәрсә гомумән булмыйдыр—алар миллөтнен һәрбер авыру-сызлануларын, гадәттә, үзләренең җаннарына кабул итеп алучан. Менә шундый олы хис-кичсрешләрнен бихисап төсмерләрен без «Анлыймчы. җикән, моннарын' » дип ялварган Марс Шабаевта да. «Татар кешесе», дип өзгәләнгән Гәрәй Рәхимдә дә. «Йокы юк шагыйрьгә», дип аһ орган Рәдиф I аташта да, халык санының кнм чыгуына хәсрәтләнгән Роберт Миннуллинда да, «Керсен бәйрәм татар өенә», дип иҗтиһат кылган Раэил Вәлисвтә да әледән-әле күреп торабы I Милләт гаме белән янып яшәү Илдус I ыйләжевнен дә һәрбер шигырендә диярлек ачык төсмерләнә. Шагыйрь бердәй маһирлык белән актив иҗат итә. гәзнл - журналларыбызда игътибарга лаек тупламалар чыгара Шулай ук Харрас Әюп. Рим Иднятуллин, Шамил Маннамои. Әхмәт Гадел, Нур Әхмәдиев. Госман Садә. Факил Сафин. Мөхәммәт Мирза, Рафис Корбан, Вазыйх Фатыйхов кебек шагыйрьләребез дә халкыбыз ту рында гасырлар дәвамында языла торган күмәк «шигъри рухнамә»гә үзләренә генә хас күзаллау рәвешендәге кыйтгаларын һәрдаим өстәп киләләр Бу җөмләдән Рашат Низаминың шшърн жанрга зуррак игътибар бирүе дә сөендерә. Былтыр ул «Казан утлары» (3-сан), «Идел» (4, 12-саннар). «Мәйдан» (Н-саи) журналларында. «Мәдәни җомга» гәзитендә (5. 4-саннар) үзенен үсешкамштлск юлында булуын күрсәткән шигъри шәлксмнәрен тәкъдим итте. У зган елгы шигъри укышларыбыз рәтенә, минемчә. Гарифҗан Мөхәммәтшиннын зирәклек югарылыгында язылган робагыйларын да кертергә мөмкиндер («Мәдәни җомга». 42-сан) Бүл енге шигьри хәрәкәттә үзләренең иҗат ү зснчәлскләре белән ниндидер аерымлыкта торган бер төркем каләм ияләре бар Рәфнкь Юныс, Акъегет, Мөдәррис Вәдисв. Шәү кәт Гаделша, Рәмие Аймәт. Габделнур Сәлим, Марат Закир. Хәмит Латыйп Бездә бит укучы да төрле һәрхәлдә, талымсак шшърняг сөючеләр санап үтелгән каләмдәшләребезне»! әледән-әле күренеп килүче әсәрләреннән канәгатьләнү алалардыр дип уйлыйм Ишлиз эссеисты Роберт Лннднын «Ир-атлар сакал-мыек йөрткән чакта яхшы шатыйрьләр чоры башлана» дигән сүзләре искә төшсә, нилектәндер, үзебезнең егетләребез Газинур Морат. Ркаил Зәйдулла. Ләис Зөлкарнәй. Ләбиб Лерон. Наис Гамбәр. Җәүдәт Сөләйман күз алдына килеп баса Гадәт очраклылык, дисәм, үткән гасырлар томанында корәк сакаллы Кол Гали, Сәйф Саран. Мөхәммәдьяр. Кол Шәриф, Мәүлә Колый. Габдерәхим Утыз Имени, Габделҗаббар Кандалый. Акмулла. Дәрдемәндләр шәпләнгәндәй була. Безнең яшь «сакалбай»ларны аларга һич тә тиңләштермичә, мондый уртаклык билгесендә ниндидер сер булуын гына искәртеп үтәм. Хикмәт сакал-мыек йөртүдә генә түгел, алар теләсә нинди кыяфәттә дә элгәрләрен лаеклы дәвам иттерүче талантлы буын вәкилләре булып калалар Әлеге каләмдәшләремнең югары шигырь культурасы биеклегендә торуы, иң әһәмиятлесе. шушы биеклектән милли тамырларыбыз тирәнлегенә төшә алуы һәркемне сөендерәдер. Бу уңайдан милләт гамьле егетләребезне» берсе Газинур Моратның бер шигыреннән өзек китерү белән генә чикләнәм: Үткәннәрен эзләп табар халык Киләчәккә кайтыр юллардан. Тарих безгә сәер сер калдырган: «Татар тугач, яһүд елаган. » («Тарих безгә сәер сер калдырган»), Хикмәтле китапларда хатын-кызлардан гына торган кешелекне күз алдына китерергә мөмкин икәнлеге, әмма ирләрдән генә торган кешелекне күзаллап булмавы турында искәртелә. Табигый ки. ир-ат шагыйрьләрдән генә торган шигърият тә никадәр күңелсез булыр иде. Бу инде хакыйкать: хатын-кыз шагыйрьләрнең образлы фикерләвендә хискичерешләр гаммасы беркадәр баерак. шигъри тел тукымасына салынган җылы чагыштырмача мулрак, уй-моң агышындагы көтелмәгән контраст-борылышлар ничектер күбрәк кебек тоела. Алар өчен материянең шигъри эчтәлексез бер генә атомы да юктыр шикелле Күз алдына китерик безнең бүгенге шагыйрәләребез Флера Гыйззөтуллина. Лена Шагыйрьжан. Клара Булатова. Эльмира Шәрифуллина, Салисә Гэрәева. Бикә Рәхимова. Нәҗибә Сафиналарның язганнарын Аларның шигырьләреннән ниндидер илаһи ут җылысы бөркелеп тора сыман Чыннан да. әлеге ут синең күшеккән җаныңны җылыга, кайчак пешереп-өтеп ала. күңел-кальбеңне эчтән яктыртып күрсәтә. Бу җәһәттән Гөлшат Зәйнашева. Энҗе Мөэминова. Резеда Вәлиева. Марзия Фәйзуллина, Роза Хафизова кебек өлкәннәребезнең шигырь утын исән-аман тотулары өчен сөенергә генә кирәк. Халык язмышына кагылышлы олы төшенчәләрне Шәмсия Җиһангирова. Фирая Зыятдннова. Флера Тарханова. Сәйдә Зыялы. Асия Юнысова. Фирдәвес Әһлия. Фәүзия Солтан ише шагыйрәләребез үзгә шигъри интуиция төсмерләре белән баеталар икән, днмәк, безнең шигъриятебез кешеләр күңеленең төрледән-төрле үлчәмдәге дулкын-тирбәлешләренә тәңгәл җавап кайтарырга сәләтле дигән сүз. Чыннан да. хатын-кыз үзенең кабатланмас интуициясе белән хәтта чиста-ак битләрдән дә нидер укый ала. Нәкъ менә шушы сыйфаты белән ул кайчак шигырьдә сине сискәндереп тә куя. Әйтик. Рифә Рахманның ошбу юлларын гына укып карыйк: Пәйгамбәрләр.—диләр бездә.—ирләр генә. Ә Алланың юк җенесе һәм өммәте Әйе! Булса ул да әгәр ирләр кебек. Кылыр идемени чиксез мәрхәмәтне?! («Элек һәм хәзер»). Хикмәти хода, мондый хәтәр олы уйлар Рифә башына гына килгәнме, дисәм. Халисә Мөдәррисова да бу хакта гөман итә икән: Үз илендә пәйгамбәрләр булмый. Булмасам да мин дә пәйгамбәр. - Минем авыр йөктән хәзинәсен Үзе алыр үзенә тигәннәр... («Үз илендә...») Әлеге шигъри өзекләрдә чагылып үткән «пәйгамбәрлек мәсьәләсе»н төрлечә шәрехләргә мөмкиндер. әмма шәхсән үзем шул рәвешле күзаллауда шагыйрәләребезнең олыдан кубып фикерләү галәмәтен, үзләренең тагын да зуррак рух потенциалына ия булуларын сиздертү омтылышын күрәм. Гадәттә, унда мескенләнсәң, гамәлдә дә кызганыч хәлдә каласың, һәрхәлдә, шагыйрәләребезнең күнегелмәгән яна фикри катламнарны ачуы аларның шул ук үзгә шигъри интуициясеннән киләдер. Әле генә телгә алынган каләмдәшләребез узган елгы әдәби хәрәкәттә эшчән-өлгер булдылар. Әйтик. Рифә Рахман «Казан утлары» журналында (5-сан) һ.б. басмаларда шигырь бәйләмнәрен, ә «Мәгариф» нәшриятында «Мине генә уйла» һәм «Сиңа» исемле китапларын чыгарды Шул ук Халисә Мөдәррисованың да барлык татар басмаларында диярлек шигъри тупламалары дөнья күрде. Татарстан китап нәшрияты аның «Шәмәхә төн» исемле җыентыгын бастырды. Тынгы белмәүче Нәҗибә Сафина да. гәзит-журналларыбызны шигырьләре белән биләп алып, үзенең күркәм юбилеена бик матур якынлашты. Бүгенге әдәбият дөньясында күпмедер бертөрлелек хөкем сөргән заманда, Лена Шагыйрьжан «Казан утлары»нда (7-сан) «Япон шигъриятенең асылташлары» исемле цикл чыгарып, югары зәвыклы һәвәсмәннәрне затлы тәрҗемә үрнәктәре белән дә сөендерде Монарчы ул шушы ук журналда татар укучысын — Бертольт Брехт, Байрон «Мәдәни жомга»да Габриела Мнстраль һәм Анна Ахматова әсәрләре белән таныштырган иде Гомуми шигъри иҗатыбыз белән танышканда мин шуңа игътибар итеп гаҗәпләндем: соңгы берничә дистә елны күздә тотып әйткәндә, шагыйрәләребез арасында буыннар өзеклеге бөтенләй дә күзәтелми икән. Әйтик, шигърияттә үз урыннарын алган Фәйрүзә Мөслимова, Илсөяр Иксановалар артыннан кыю алымнар белән Фирүзә Җамалетдинова, Рәзинә Мөхияр, Таңчулпан, Лиана Әмирханова, Ләйсән Кәшфиләр килә. Әлеге буыннын көчле дәвамы булган Луиза Янсуар белән Гөлназ Вәлиена, минемчә, үзләренен әдәби- зстетик әзерлекләре ягыннан аерым игътибарга лаек Шуңадыр да, аларнын яна шигырьләрен уку күнелдә һәрчак зур өметләр уята. Беркемгә дә сер гүгел, һәрбер буын шагыйрәләре иҗатында сөю-ярату темасына зуррак өстенлек бирелә Күзәтүләрдә еш искәртелгәнчә, хатын-кызнын «мәхәббәткә куып кертелүе» бик табигый. Нишлисен. Нәҗибә Сафинача әйткәндә. «Дөньядан китү юлында Мәхәббәт—ныклы киртә». Әлбәттә, шагыйрәләребезне башка маузуг-мәсьәләләр дә бердәй борчый Шул ук милләт гамен дә алар безлә, ягъни ир-атларда булмаган ниндидер алтынчы тойгы төсмерләре белән ачып күрсәтү осталыгына ия Мәсәлән, Флера Гыйззәтуллина шигырьләре тукымасында сөю-ярату җепләре кырыс чынбарлыкның жете җирлегендә ничектер күмелебрәк калган кебек тоела Юк. анын бу темага багышланган күпчелек әсәрләре, әйтик, борынгы грек шагыйрәсе Сапфонын якты-аяз лирикасына охшамаган. Монын сәбәпләре аңлашыла, чөнки язмыш шигъри җанлы кызны гамьсез балачактан назлы-якты мәхәббәткә түгел, ә, гомумән, сабынлык яшеннән үк миһербансыз ятимлск-үгилсккә кысрыклап керткән, үсә төшкәч, билдән су ерып йөрешле Себер шахталарына төшергән, -җиде кат тир чыгарырлык юл төзү эшләрен башкарырга мәҗбүр иткән. Әмма могҗизалы шигърият аны барыбер саклап калган. Тән-жанга кысан булган килешсез «язмыш күлмәкләрс»н үзенчә үзгәртеп җөйләүгә ирешкән Флера Г ыйззәтуллина илһамлы иҗат аша сулыш алын яши, дөньясын онытып дигәндәй, көннәр, атналар, айлар буена өзлексез бер тында күпләрнең «язмышларын дәваларлык» шигырь-потмаларын кәгазь битләренә төшерертә ашкына Әсәрләрендә ил-көн гаме сагышлы кырыс мәхәббәтнең аллынарак чыга шикелле «Син бәхетеме?»—дип сорамагыз' Үз бәхетем өчен җан атмыйм мин Җир тирли очкан чат бөркетнең Канат кагышларын кабапчыйм мин («Сорамагыз!»). Шундый ук уй-борчуларны Бикә Рәхнмова да мәхәббәтле йөрәк аша үткәрә кебек: Бер менгәч биек офыкка. Җан киңлекне ташшмый. Бу—җырның иңрәп иңүе, Бу—сазават башзамы («Биеклектә калу») Ә Клара Булатова исә. хагын-кыз иңенә бик күп көянтәләр белән асылган йөкваэыйфаларны күзаллап, өлкәннәр зирәклеге аша ачы тәҗрибә авазын ишеттерә Хәерчечек тетә, изә, сыта. Бөтерелә фәкыйрь дөньязарда «Фәрештәләр һаман язанаяк. Итекләрен шайтан урлаганга » («Диңгез кызы..») Инде шунысын да әйтеп үтәргә кирәктер соңгы елларда әдәбиятыбыз, шөкер, матбугат мәйданына кытлык кичерми Күпчелек гәзнт-журналларыбызда шигърияткә киң урын бирелә Иң яхшы иҗат үрнәкләрен укучыларга тәкъдим итүдә, әлбәттә, «Казан утлары» төп профессиональ басма булып кала. Тезмә әсәрләрне сайлап бастыруда «Идел», «Майдан», «Сөембикә», «Татарстан» кебек журналлар да зур таләпчәнлек күрсәтә Шулай ук «Ватаным Татарстан». «Шәһри Казан» гәзитләрендо дә кулъязмалар җиз иләктән үткәрелә Бирелеш формалары да төрлеләнеп бара Бу унайдан «Мәйдан» журналының эзләнүләрен аерым билгеләп үтәсе кило Кем ничек кабул итәдер, журналның теге яки бу шагыйрь иҗатына багышланган саннары минем өчен тулы бер энциклопедик басмалар кебек тоела. Мәсәлән, һәр төрле мәгълүматка тартылучы укучылар «Мэйдан»ның Фәнне Яруллнн, Әхмәт Рәшит, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Шәүкәт Галиев кебек шагыйрьләребез турындагы саннарын яратыл кабул иткәндер. Журналларыбызның тагын бер игелекле гамәлен күрсәтеп үтмичә мөмкин түгел: ул — яшь каләм ияләре иҗаты белән таныштырып бару. Узган елда гына да «Танышу», «Яна исемнәр» һ.б. шундый рубрикалар астында «Казан утлары» журналында — 9, «Идел»дә — 14, «Мәйдан»да — 40, «Сөембикәмдә 4 яшь авторнын шигырьләре тәкъдим ителгән. Яшьләргә хәерхаһлык күрсәтеп, аларга фатиха бирү, беренче китапларына бәяләмәләр язу җәһәтеннән мөхтәрәм шагыйребез Рәдиф Гаташ чын мәгънәсендә остазлык Вазыйфаларын башкарып килә. Шунысы да сөендерә: еш кына басма сүзнен. бигрәк тә шигъри җыентыкларнын кадере төшүеннән зарлансак та, сонгы елларда әдәби-нәфис китаплар нәшер итүдә беркадәр үсеш күзәтелә. Бу эштә әйдәп баручы Татарстан китап нәшрияты гына да бүгенге тотрыксыз заманда шигъри басмалар күләмен нигездә элекке «китап бумы» чорындагы дәрәҗәдә саклап кала алды һәм узган елда жәмгысе 29 шагыйребезнең әсәрләрен бастырып чыгарды Алар арасында Әхсән Баянның биш, Гәрәй Рәхимнең ике томлыгы, Равил Фәйзуллин, Фәнис Яруллин, Клара Булатова, Эльмира Шөрифуллина, Мөхәммәт Мирза һ.б.ларның китаплары бар. Хөкүмәт ярдәме белән күптомлыклар чыгаруга да башка күп кенә халык әдипләре көнләшеп карар иде. Шулай ук «Мәгариф» нәшрияты да шигъри басмаларыбыз киштәсен әледән-әле баетып тора. Былтыр әлеге нәшриятта «Милли әдәбият китапханәсе» сериясеннән «Татар шигърияте. 1980-2000 еллар» исемле зур томлык дөнья күрде (төзүчеләре — Тәлгат Галиуллин һәм Нурфия Гафиятуллина), шагыйрь Җәүдәт Сөләйманның «Кизләү» дип исемләнгән күркәм җыентыгы басылып чыкты. Татар милли китабын аерым игътибар үзәгендә тотучы «Матбугат йорты», «Рухият», «Идел-пресс» нәшриятлары, шулай ук Чаллы басмаханәләре шигърият сөючеләргә 31 китап, аерым алганда: Фәнис Яруллин, Гәрәй Рәхим, Факил Сафин, Вазих Фатыйхов, Галимҗан Гыйльман, Мидхәт Миншин, Илсөяр Иксанова, Рәзинә Мөхияр, Чулпан Зариф, Ләйсән Кәшфи җыентыкларын тәкъдим итте. Шөкер, шигъриятебезнең хәле алай ук зарланырлык түгел, күнелләребездөге шигырь уты исән-сау Әмма форсат чыккан чакта кайбер күзәтүләрем белән дә уртаклашып үтәсем килә. Минем карашымча, соңгы елларда шигъриятнең профессиональ дәрәҗәсе бераз төшә башлады шикелле. Без поэтика кануннарына игътибарны киметеп барабыз Үзләренен язганнарын сәнгатьлелек ягыннан камиллек дәрәҗәсенә җиткерә алмаучылар, аерым редактор ярдәменә мохтаҗ авторлар ишәя төште. һәммәбезгә мәгълүм, хәзер әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр бермә-бер артты: балалар да, яшүсмерләр дә, урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә, картлар да тырышып- тырышмп шигырь яза. Әлбәттә, бу — күңелле фал. Әмма, икенче яктан караганда, иҗатта үзешчәнлекнең чамадан тыш көчәеп китүе зур шигърияткә күләгә төшерә башлады. Профессиональлек белән үзешчәнлек нисбәтен табигый хәлгә кайтару өчен бер генә юл бар шигъри кулъязмаларга карата таләпчәнлекне арттыру, бәяләү критерийларын катгый саклау. Кайчак шулай да була: уртакулдан да түбән әсәрләр авторы күккә чөеп мактала, ә әдәбиятгә төпкә җигелеп тартучы кайбер каләм әһелләре игътибардан читгәрәк кала. Шул рәвешле халыкның зәвыгы түбәнәя, рухи ориентирлар бозыла... Классик әдипләр искәртеп килгәнчә, даими үсеш, даими камилләшү юлында булу чын талант билгесен күрсәтә. Гомумән, шигърияттә яңалыкка омтылу — зарури шартларның берсе Кызганыч, менә шушы кагыйдәләрне иҗатга раслап, яңача фикерләүгә омтылучы яшьләребез алай ук күп түгел икән Кайберләренең язу өслүбе шулкадәр бер төрле, хәтта почерклары да бер-берсеннән аерылмый кебек. Санап үтелгән әлеге җитешсезлекләрнең барысы да, минемчә, бер асыл башлангычка кайтып кала, бу — каләм әһеленең иң беренче чиратта телгә бәйле булуы. Телгә бәйлелек дәрәҗәсе турыдан-туры анын әдиплек дәрәҗәсен билгели. Әгәр без язучылык сәнгате стиль белән билгеләнә, дибез икән, стиль үзе барыннан да элек телгә бәйле рәвештә күзаллана. Менә шушы хакыйкатьне тирәнтен аңлап иҗат иткәндә, иманым камил, безнең әсәрләребезнен сәнгатьчә дәрәҗәсе һәрвакыт югары булачак. Кыскасы, кулга каләм алу жаваппылыгын яшьләр дә, өлкәнрәкләр дә һәрдаим истә тотсын иде Мәшһүр Тукаебыз искәрткәнчә: Калам — бөек, каләм — дәрәҗәле, Ходайның телендә ант урынында ул!..