Логотип Казан Утлары
Публицистика

Фидакарьлек...

Татар әдәбиятына талантлар элек төрле төбәкләрдән килеп кушылганнар дип, исемнәрне санау һ Такташ. Ш. Камал. М Жәлил. Г. Кутуй. Г. Әпсәләмовлар белән башланып. Самара өлкәсенең Камышлы районына килеп чыга торган иде. Чөнки бу төбәктән татар шигъриятенең аһәңенә кабатланмас яңалык өстәгән ике шәхес килә: Әнвәр Давыдов һәм анын укучысы, дәвамчысы Рөстәм Мингалимов. Беренчесе поэзиягә Г. Хуҗи, 3. Мансур. Ш Мөдәррис. Н. Арслановлар сафында фронтовик-шагыйрь. 1941—1945 ел сугышының бөтен авырлыкларын татыган җиңүче укчы булып, буаларны алып ташлаган язгы ташкындай, кинәт килеп керде һәм якты йолдызлар белән бизәлгән татар шигърияте күгендә Әнвәр Давыдов йолдызын кабызып җибәрде. Баксаң, ул инде сугышка чаклы ук шактый катлаулы тормыш юлы үткән икән. Әнвәр яшьли үз көнен үзе күрергә өйрәнә, укытучы, илнең төрле төбәкләрендә татар, рус газеталарында журналист була, соңрак редактор. Казанга күчеп килгәч, Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы секретаре һәм. ниһаять, профессионал язучы Ул тиз арада үзен проза, драма алымнарын кушып алып бару сәләтенә ия эпик поэзия тарафдары итеп танытты. "Югары уңыш өчен”. ““Коммунизм таны" колхозында”. “Беренче бөртек”. “Ташу" поэмаларында ул авыл, колхоз тормышын, ал арның кешеләрен язмышлар бәрелеше, конфликтлар чишелеше аша сурәтләүгә иреште. Укучылар Ә. Давыдовның образлы фикерләвенең һәм слүбенен үзенчә булуына, сөйләм теле үзенчәлекләре белән бизәлгән ритмик - интонацион шигырьгә өстенлек бирүенә игътибар иттеләр Ул. нәкъ остазы Такташ әйтеп калдырганча, көйләү алымын сөйләм интонациясе белән алыштыра, кеше рухының тирәндәрәк яткан хасиятләрен ачу мөмкинлекләрен табигыйлегендә сынлаңдырунын яна юлларын эзли, татар теленен мөмкинлекләре чиксез икәнлекне исбатлый. Анын омтылышлы, эчке жегәрле. кайнар сулышлы, ярым тоннарны, пышылдап сөйләшүләрне танымый торган слүбен. халыкчан моңын башка шагыйрьләр белән бутавы мөмкин түгел иде. "Әнвәр Давьшов стиле” дигән төшенчә туа. Бу стиль юнәлешенә патетик-тантаналы аһән белән беррәггән зәңгәр чәчәк күзәнәгендә кешенен моңсу күзләрен күрә белгән тирән лирик хисле, әнисен изгеләштергән. башка милләт шовинистларына туган телен яклап кискен сүзен әйтә алган интонация дә сыеша. Матбугатта чыгуга. “Себер трактында квартал”. "Чорлар чатында” кебек урбанистик поэзия ачышларын фәлсәфи тирәнлек, гасыр сулышын йөрәк хисләре белән куша алган шигырь-поэмаларны яшьләрнең, бигрәк тә студент халкынын журналны, аннан җыентыкны дәррәү укыганы, фикер алышканы һаман хәтердә. Үзе исән чагында ул татар һәм рус телләрендә егерме өч китап чыгарып калдыра. Үзе үлгәннән сон. Дәверләр диалогы" (1969). “Йокысыз төннән сон: романсимфония” (1972), "Җылы сулыш” (1975), "Кояшлы көн хакына" (1979) исемле китаплары чыга. 1984 елда Р Мингалимов белән А. Нарбеков әдипнең “Түгәрәк бәхет исемле җыентыгын әзерләп бастыралар. Ә Давыловнын “Муса абый" повестен, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре турында уйлануларын, хикәя һәм скетчларын эченә алган китапны укучы яхшы кабул итте Кызы белән кияве үз хисапларына (димәк, иманлы жаннар), Р Мингалимовнын садә кереш сүзе белән, "Ташу (1999) жыентыгын тәкъдир итеп, шагыйрь ижаты турындагы күзаллавыбызны тулыландырып, рухи дөньябызны баетып җибәрделәр Шул хәтлесе дә ачыкланды: Ә Давыдов каләменнән төшкән һәр сүзен матбугатка күтәреп бармаган, шигырь-поэмалар язу белән беррәтгән, прозада, публицистикада көчен сынаган, милләтен дөнья поэзиясенең гүзәл үрнәкләре белән таныштырырга омтылып, бик теләп тәрҗемә өлкәсендә эшләгән. Ашыккан Фронттан кайткан яра-жәрәхәтләрнең үзенә озын гомер бирмәсләрен сизенгәндәй бик күп эшләгән. Ижаты гөрләп чәчәк аткан чорда шагыйрь фани дөньяны ташлап китә. Бай архив калдыра, дидек. Ә Давыловнын мирасын өйрәнеп, вакыт сынавын узганнарын укучыга кайтару юлында шагыйрьнең туганы—галим, публицист Альберт Нарбеков һәм якташы шагыйрь Рөстәм Мингалимов игелекле эш башкаралар Шул мәрхәмәтле затлар шагыйрьнең тәрҗемә әсәрләрен җиз иләк аша уздырып, вакыт сынавын узганнарын сайлап алып, "Сукмак салдым" һәм “Урланган кояш" бүлекләренә туплап, “Киңлекләр" исемле җыентык төзегәннәр Чынында бу китап 1987 елда ук матбугатка әзерләнгән иде, әмма ул чорда илдә килеп чыккан катлаулы вәзгыятьләр нәтиҗәсендә дип уйлыйм, җыентык дөньяга чыга алмыйча калды Мәҗмуга үз эченә күренекле татар совет шагыйре Ә Давыдовның төрле чорлардан һәм милләтләр поэзиясеннән тәрҗемә ителгән әсәрләрен эченә ала. шагыйрьнең әлегәчә укучыга бик аз билгеле мирасын (анын В Маяковскнй ижатыннан тәржемәләрс генә безгә яхшы таныш иде) тәкъдим итә Ин элек татар җәмәгатьчелеген (ул ике телле башка милләт халыклары өчен дә актуаль проблема) борчыган, туктаусыз игътибар үзәгендә торган мәсьәләгә тукталып үтү кирәк булыр шикелле Рус телен яхшы белгән. Пушкин. Лермонтов. Блок. Маяковский, Багрицкий, Есенин һ 6. шагыйрьләр ижаты белән оригиналда таныша алган укучы тәрҗемә әсәрләрне кызыксынып кабул итәрме0 Әллә ул тәрҗемәне читкә куеп, шагыйрьләрне үз телләрендә укуны мәгъкульрәк күрерме? С Маршак Шекспир сонетларын русчага тәржемә итеп дан казанган икән, монын сәбәбе бар, ул заманда инглиз телен белүчеләр күп түгел иде, диярләр. Шунын өстенә татар шагыйрьләренең күбесе Байрон, Гете, Бсранжеларны турыдан-туры түгел, ә рус теле аша тәржемә итәләр. Ә шулай да шагыйрьләр тәржемә эшенә алына, үз укучысын таба тора Өлкән шагыйрь Ә. Исхакнын "Илһам чишмәләре" исеше тәржемә әсәрләрдән торган шигъри җыентыгын җәмәгатьчелек заманында яхшы кабул итте Марс Шабаевнын нигездә уңышлы тәржемәләрс өчен Тукай исемендәге республика премиясенә лаек булганы да мәгълүм. Димәк, тәржемә өлкән буын укучы өчен дә, культура казанышлары белән үзара алышу максатыннан чыгып та, шигъри осталык мәктәбе буларак та яшәргә тиеш Мәсьәләнең соңгы өлешен генә алыйк А Ахматова. Дж. Байрон. В Хлебников. В Маяковский. Э. Межслайтис кебек гаять үзенчәлекле, үзләренә бер шигъри дөнья тудырган сүз осталары әсәрләрен башка, шул исәптән татар телендә яңгырату җинел шөгыль түгел. Бу эш маһирлык, шагыйрьнең иҗат процессына, фикерләү рәвешенә тирәнтен үтеп керүне таләп итеп кенә калмый, үз ана теленнен мөмкинлекләрен белеп эш итүне, анын сурәтлелек мөмкинлекләрен киңәйтүне, тирәнәйтүне таләп итә. Уңышлы тәржемә әсәрләр милли тел-стиль берәмлекләрен, просодияне. ритмиканы баета. Менә шуна күрә Р Мингалимов һәм А Нарбеков шагыйрь Ә Давыловнын тәрҗемәләрен бер кулъязмага туплап, файдалы һәм кирәкте эш башкарганнар, әйткәнемчә, иң яхшы үрнәкләрне зәвык белән сайлап азганнары да күренеп тора Ә. Давыловнын тәржемә өлкәсендәге ижат диапазоны гаять кин Биредә борынгы төрекмән шагыйре, төрки дөньясы акыл иясе Мәхтүчкалый. инглиз, немец, чех. украин һ.б. милләтләр поэзиясеннән үрнәкләр, рус классик һәм совет чоры шагыйрьләре ижатыннан тәрҗемәләр Арада гаять унышлылары да. тагын да камилләштерүне таләп иткәннәре дә бар. әлбәттә Шагыйрь классиклар иҗатын татарча яңгыратуга өстенлек бирсә дә, Иван Никитин, Юрий Яковлев кебек бик үк танылмаган шагыйрьләр иҗатында да энже-мәржәннәрне таба белгән. Ә. Давыдов үзенен фикерләү рәвешенә, хисси дөньясына якын шагыйрьләрне аеруча дәртләнеп, илһамланып, ялкынланып, аларнын рухына тирәнтен үтеп кереп тәрҗемә итә. М Исаковский. А. Твардовский, Р Халид, Г Галәм, Г. Гейне кебек шагыйрьләр үзләре исән булып, тәрҗемәләрне укый алсалар, авторга үпкәләмәсләр, рәхмәт хисләрен белдерерләр иде. Дүрт шагыйрь иҗаты Ә Давыдов нпһамын аерата уятып җибәрә. Мәхтүмколый. Н Вапцаров, Т. Шевченко, Э. Межелайтис. Һәр шагыйрь ана үзенчә якын, газиз. Төрекмән поэзиясе классигы Мәхтүмколый ана афористик фикерләве, әхлак мәсьәләләренә игътибары, болгар шагыйре Н Вапцаров язмьппы һәм ижаты белән М. Жәлилгә якынлыгы, лиризм белән патриотик пафосны кушып бару сәләте, Э. Межелайтис — олы, масштаблы фикерләве, җир шарынын нәкъ уртасына басып, башка галәмнәр белән әңгәмәгә керүе, иркен интонациясе, ассоциатив фикерләве белән кадерле. А. Ахматова, С. Есенин. В Маяковский кебек XX гасыр рус шагыйрьләрен яратып тәрҗемә итә, аларны үзенен остазлары, укытучылары дип саный, иҗатында да алардан шигъриятенең эчтәлеген һәм бизәкләү чараларын баетуга өйрәнә. Җөмләдән, В. Маяковский ана фикерен ярым тоннарга, нюансларга, "сихерле тойгыларга" төрмичә, ачык һәм төгәл әйтеп бирә белүе, компромиссыз, ялкынлы пафосы, поэзияне бербөтен һәм хезмәткә якын итеп каравы белән якын иде. Татар поэзиясендә ак, ирекле шигырьне үстергәндә, анын ритмикасын һәм рифмасын баету юлында эзләнүләр алып барганда да, Ә. Давыдов Һ Такташ белән беррәтгән, А. Блок һәм В Маяковский эзләнүләренә кин таяна. Күренекле рус совет шагыйре А. Твардовскийнын ижаты да ана рухи якын 1961 елда Ә Давыдов “Чорлар чатында” исемле лирик-фәлсәфи поэмасын бастырып чыгара. Ул үзенен эчке рухы, бәхет һәм кеше язмышы, дөнья киңлеге һәм күнел тарлыгы, күптән көтелгән яңарыш процессының башлануы хакында тирән уйлануы белән А. Твардовскийнын шул ук елда тәмамланган “Киңлекләр” поэмасына якын тора Гамьсезлек, ваемсызлык әле дә бар. Әмма кеше, әхлакый югалтулар һәм физик корбаннар аша булса да, пассивлык фәлсәфәсен, язмышка бил бөгеп яшәү хасиятеннән арына барып, кешелеклелек һәм гуманизм юлына чыга. Демократия идеаллары белән рухланып яшәгән әдипләр дөньяның киләчәгенә тирән ышаныч белән карыйлар. Бу поэмалар безнең көннәрнең яңарыш пафосына кешелек язмышы турында уйланулары белән якын. Икесендә дә укучы белән ачыктан-ачык сөйләшү рухы өстенлек итә (“Укучым! Ин яхшы дус һәм кордаш. Бар юлдаштан әйбәтрәк юлдаш",-дип яза А. Твардовский). Ә Давыдов “Кинлекләр”не аерым бер дәрт белән тәрҗемә итә, анын фәлсәфи рухын гына түгел, ә лиризмын, табигый аһәнен ачуга ирешә. А. Твардовский туган җирнең йөзенә “көмеш тасма сыман” сузылып, Идел суына кушылган җиде мен елга турында сөйләмне бер чагыштыруга сыйдыра. Тәрҗемәче аны дөрес ача: һәм үрелеп изге шуганлыкта. Бер семьяда бар да сөйкемле. Җир йөзендә алар җәелеп ята. Киң тармаклы имән шикелле. Төзүчеләр бик кирәкле һәм мөһим эш башкарганнар дигән идек. Төзәтмәләре дә бик корректлы һәм зәвыклы. Үзәккә хаклы рәвештә әлифба тәртибе алынган Төрле гасырларда яшәгән шагыйрьләрне шул рәвешле урнаштыру аклана. Тарихи- хронологик принципны үзәккә алып, чорларга бүлә башласаң, бүлек саннары бермә- бер артыр иде. Икенче бүлек балалар өчен язылган шигырьләрне эченә ала. Ул атаклы балалар язучысы, тәнкыйтьче Корней Чуковскийның бер шигыре исеме белән “Урланган кояш” дип аталган. Шагыйрьнең ин яхшы дүрт әсәре Ә Давыдов тәрҗемәсендә бирелгән. Н. Вапцаров белән Ю Яковлев иҗатыннан үрнәкләр лаеклы урын алган. Тулаем атганда. укучыга Ә Давыдов талантының бер өлкәсен—оста, зәвыклы тәрҗемәче булуын күрсәткән җыентык тәкъдим ителә Ә Давыдовның тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеген бер сүз белән—фидакарьлек дип бәяләргә мөмкин.