Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР СОРАУГА-БЕР ҖАВАП

Шамил Закиров, Галиэсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры директоры. Шамил әфәнде! Тиздән, 2006 елда Галиэсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Шушы унайдан, театрда бүген нинди эшләр башкарыла? Алда нинди үзгәрешләр көтелә? Театр яшәгән, яши һәм яшәргә тиеш! Ул һаман хәрәкәттә, үсештә. Ул яңара, яшәрә Репертуарны баету өчен чаралар күрелә. Быел драматургия әсәрләренә конкурс үткәргән идек. Аны оештырып, нәтиҗә ясарга «Казан утлары» журналы һәм анын баш мөхәррире, халык шагыйре Равил Фәйзуллин бик нык булышты. Театр портфеленә бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек яна пьесалар керде. Атдагы премьераларның берсе — шушы конкурста I премияне алган Зөлфәт Хәким пьесасы буенча куела торган «Телсез күке* спектакле Ул зур масштаблы, киң колачлы, тарихи әсәр. Аны Казанның меңъеллыгына багышларбыз дип уйлыйбыз. Башкалабыз юбилеена тагын бер әсәр планлаштырып торабыз. Быел яңадан драматурглар конкурсы игълан иттек. Анда Мәхмүт Галәүнен «Болганчык еллар». «Мөһаҗирләр» роман-дилогиясе буенча инсценировка язу таләбе куелган. Шушы әсәр буенча спектакль куясы килә. Бу сезонда Аяз Гыйләжсвнын «Яра» повестен сәхнәләштердек. Халкыбыз фаҗигасе сурәтләнгән бу әсәр — Аяз абый ижатынын ин югары ноктасы дип бәялим. Спектакльне яшь режиссерыбыз Рамил Фазлыев куйды. -Яра» — анын дебюты. Кадрлар әзерләү белән шөгыльләнәбез. Быел актерлык-рсжиссерлык курсы җыябыз Ягъни, актерлар һәм режиссерлар ГИТИС системасы буенча бер группада бергә укыячаклар Дүрт-биш елдан театрда яңа актерлар, режиссерлар булачак дип өметләнәбез. Әлеге группаны театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев укытачак. Яңа сезонда тамашачы яна артистларыбыз белән танышачак: Руслан Низамов һәм Гүзәл Шакировага зур өметләр баглыйбыз, алар труппабызның бизәге булырга тиешләр. Гомумән, театр киеренке ижат тормышы белән яши. Хөкүмәтебез соңгы елларда безнең театрга нык кына ярдәм итте. Татарстан республикасы Премьер-министры Рөстәм Миннеханов безне шефлыкка аллы дияргә мөмкин. Театрның утларын алыштыру — Марсель Хәкимовичнын хыялы иде. Хөкүмәт шактый күләмдә акча бүлеп бирде һәм без утларны бүгенге көн таләпләренә жавап бирерлек итеп янарта алдык. Быел тавыш көчәйткечләр, тәрҗемә аппаратларын урнаштырырга җыенабыз. Сәхнә телевидениесе кертергә уйлыйбыз. Залдагы утыргычларны алмаштыра башлыйбыз. Болар барысы да театрнын 100 еллыгына әзерләнү кысаларында бара. Барысы да хөкүмәтебез ярдәме. Быел Рөстәм Миннеханов артистларга гастрольләргә йөрү өчен бөтен уңайлыклары булган өр-яна автобус бүләк итте Шушы автобус белән Ульяновекида. Самарада булып кайттык. Яна сезонда Әстерханга җыенабыз. Әстерхан гастрольләре Марсель Сәлимжановнын 70 еллыгына багышлана. Быел, 7 ноябрьдә Марсель Хәкимовичка 70 яшь тулган булыр иде. Театр анын юбилеен зурлап билгеләп үтәчәк.