Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР Иҗат I Чибәрлек биреп сынады, саулык биреп сынады... Донья малын өен биреп, байлык белән сынады. Дәрәҗәләргә менгезеп, дуслар белән сынады... Яраткан бәндәсе булып, тәртипле яшәде кеше, сынауларда сынмады... Разый булып әйтте Тәңре: "Рәхмәтле җан! чыдады. Соң кат сынап, Иҗат утын салып карыйм җанына? Сынатмаса, изге булып, иңәр, бәлки, яныма? Әйдә, иҗат итеп кара! илһамлан иманыңда!" II "Чү, ни булды? Пә. бу нәрсә? Нишлисең син, әй Кешем? Дәһрилек бар кылганыңда, мантыйкка сыймый эшең! "Кеше боек! Кеше даһи! Эше мәңгелек!" имеш. Ничек телләрең әйләнә ихтыярсыз кол килеш? Нишләвең бу? Әллә инде Асылыңны оныттың? Равил ФӘЙЗУЛЛИН (1943) Татарстанның халык шагыйре, биш томлык •Сапланма асарлар* һп.м гпрлс п-лләрдә басылган күпсанлы китаплар авторы Ка ешла шин "Мин—Табигать таҗы!" дигән вәсвәсәгә юлыктың?” III ...Ә ул шашып иҗат итә! Илһам дигән очкын төшеп, бар вөҗүден ут алган! Хөр фикерләр ташкыныннан чикләр-бикләр югалган! Нәрсә даулый? Ни дәлилли? Нәрсә расламак була?.. Яза. сыза, шигырь көйли, шигарь белән эндәшә, мәйданнарда кешеләргә сүздән ялкын өләшә! Әйткәненнән—бүтәннәргә нурлар иңә бөркелеп. "Кеше җаны мәнгелек! Иҗат рухы мәңгелек!" Ә ул ярсып иҗат итә бер егълап, бер көлеп. Әллә тиле? Әллә иблис? Әллә шагыйрь? Әллә кем?.. Вә ләкин... IV Әйтте Тәңре: "Ялгыштым шул, хәзер менә бел инде! Иҗат утында дөрләгән бу бәндәне күр инде! Бөек Канунга карышып, үз хөкемен үзе язган Аллага әверелде! Тәүбәгә килә алырлык акыл да җыя алмый. Үз-үзенә мәдхия укып, Мәңгелеккә дәгъвалый! Мин аны чын Адәм заты итмәкче идем, бакчы!— иҗат итеп. Дөньялыкта бакый булып калмакчы! Әй, Адәм! Ни чәчсәң-шуны урырсың, өлешең калмас миннән. "Сөю көчле иманнан!’’— дигәнең өчен дә тиеш әҗер сиңа, бүгеннән! Әкренләп чирләр биреп. картлык дигән "шифа" биреп. Вакытта элеп киптерәм! — Кануннардан чыккан өчен..." V ... Утыра ул. Бөкре. Карт. Тире, сөяк, күз генә... Бу кайсы заман икәнен әйтә алмас сүз генә... "Заман кечнен заманы”мы? Булган анын заманы! Ничек заманы булмасын— үзгәртә алгач ил анын! Хезмәте—данга уралган, яшәве—алкышланган. Сөйгән, сөелгән, янган... Алыр тиешен алган. Тик менә... саулык кына... Күз яшен сөртеп торырга кулында яулык кына... VI Әйтте Тәңре: "Тынычландыңмы? Җиттеңме инде чигеңә? Өмет тоткан идең бугай Тәкъдиреңне җиңәргә... Адәм затлар, белегез, сез— Вакыт дигән богауда. Сезнең язмыш—сәҗдә кылып, күнеп яшәү дөньяда!" V Таңга каршы яшь бер егет җыр яза илһамланып! Хисләре нечкә булса да, сизә үзен, гүя Алып. “Бөек җыр тудырдым! ди ул. Мондый җырсыз моңа кадәр кешеләр ничек торган?.." Әйтерсең, җирдә тәүге кат Мәхәббәт яратыла! ...Кем бу егет? Түгелме соң әлеге картның яшь чагы?! Рухының шашынган чагы, хисләренең яз чагы?! Илһамда янган һәр кеше нҗатчы санала ала. Юккамы патшалар, көнләп, Шагыйрьгә каныгалар!.. Сүзләрдән һәйкәл коямы, көй чыгарамы сайлап авазларның яңасын, салкын ташларны терелтеп, әвәлиме яңа сын. Иҗат итү Кешенең бөек халәте! Рухының тантанасы! Җанының тантанасы! Тарих таный иҗатына җаннарын салганнарны, максат-идеалы өчен фидаи янганнарны, үзләренчә үз1 ә дөнья тлдыра алганнарны! Тән-кабыгыннан котылгач, җан кая китә дисез? Иҗатта кала. Шуңа да, Кеше җаны белән бергә Бөек Иҗат үлемсез! Бөек Сәнгать үлемсез! VI Тәңредән килгәнме бу өн? Искәртә, әллә яный? “Без яраткан Дөньядан тыш, бүтән дөнья була алмын! Була алмый!” Бер яшь егет шигырь яза! Күңелендә—мәңге яшәү, йөзләрендә таң нуры! Саклыйк Республиканы! Атлантида калкып чыгып, күтәрсен иде Аңны! Күңелдә йөргән Дәүләт бар— саклыйк Республиканы! Губернияләп, гөбердәтеп, таркатырга татарны. Ак Патшаларның хыялы!., саклыйк Республиканы! Онытмыйк, заман бае, кайдан килеп чыкканны! Илгә зәкят-өлеш чыгар, саклыйк Республиканы! Демократмы, коммунистмы, уңмы, сулмы, уртамы— кнрәк чакта берләшик, саклыйк Республиканы! “Бәхет Илендә яшим" дип, васыять итмим мин аны... Кем булсак та, җәптәш булыйк, саклыйк Республиканы! Н. Фәттахның “Васыять" язмасы уңаеннан Диоген дигән бер мәшһүр мичкәдә яшәгән, ди... Егерме беренче гасыр бу милади исәп белән... Мин әле туган халкымны исән-сау диеп беләм! "Сызгыра торган уклар "ның тавышы колагымда! Беләм, күпләр сүгенә бүген— “атаңны да, анаңны”... Соңрак, бәлки, аңлашырбыз,— саклыйк Республиканы! Җөмһүрият!— дип, чын ирләрнең күп акты шәһит каны!.. Ке8риЬПка -бөек исем— саклыйк Республиканы! Алыштыручылар булса, телне, җырны, иманны,— үзләрен “җен алыштырсын”, саклыйк Республиканы! Татар кайда яшәсә дә, Казан—аның бакканы... Өзмик кардәшләр өметен— саклыйк Республиканы! • Тарихка тирән кергәннең тарихта калсын җаны. Наивҗанлык чоры түгел __ саклыйк Республиканы! ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР Гомерем көзендә Сабантуйга барган күцел белән кайткандагы кәеф бер түгел. ...Шәфәкъ чакта таңлы куанычым: нәни улым—өмет бөртеге. Ата-анадан яр якын... ...Күпме кала Ил хакы? Ботарлаша ике кош күктә. Берсе догаң, берсе каргышың? Соң теләгең ниләр булгандыр? Каурыйлары коела башыма. Кем белә Офыкта торган болыттан нинди яшен туасын? ...Беркөн килеп Илбашың Ил ахыры булмасын!.. Укылмаган китапларда боек хикмәт ничаклы! Пародокс: кайчакны ипи эзли пычакны! Авгейныкымы, бүтәнме абзарлар көрәп йөреш. Яңа (асыр укучысын шәм тотып эзләп йөреш!.. Икәү бер сулышны бүлербез дип. кавышкан иделәр бер таңда! ...Судта сулышлары кабый (бер булып!..), бер бүлмәле фатнр бүләләр... вил Ф ЭЙ ЗУЛ ЛЩ Киңәш бирәләр... Аптырама эт-көчеккә! Тешләсә дә үчекмә! Геракл. сабыйлык белән (!) елан буган бишектә... Начар хәл Дөньяда начар нәрсә бик күп. Начар уйдан да начары юк! Белә торып, сиңа юлыктым. Шунсы начар: качар чарам юк... Картлык Таулар сөзәкләнгән иде... янә текәләнде! ...Тигез җирдән баруын да— бары мүкәләвең. Чукынырга ашыгучыга Алдан ук төртенмә! Күрмиләр... Саналмый. ...Сасуы җитмичә иттә корт яралмый. Безнең картлык туры килде Ил каны бозык чакка. Медальләр-орденнар түшенә сыймыйлар... Тик... хәл юк йөртергә. Карт авыр көрсенә... Булса да тирәңдә ягылган учаклар, тик барып җылына алмассың берсендә... Табигать Җир ямен җәйгә генә бирә. Хөкүмәт акчаны чәйгә генә бирә. Кешеләргә күпме байлык калдырсаң да. алар сиңа кәфен-җәймә генә бирә. Шулай да була... Хикмәт сые бездән булды. Кабул кылу—сездән булды. Кайтавазы—гайбәт сүзе — тездән булды... Әфьюнләнү Мяк-киндерен күреп үстек Берәү дә тилермәде... Безнең өчен кыхюр иде— тиле шатлык чәчәкләре Күпме халык Чәчәк жанын алып, үз җаннарын сата Иблискә! Кеше-Чәчәк. Табигатьтә кайсы ия булып чыга чын көчкә? Бер дә юкка утырып чыккан берәү сүзе Каьчады бер хатам да. Кагчады чабатам да! Анда бер төсле бурлар. Монда бер төсле бурлар... Яшәсен барсын көйләгән судья-прокурорлар! Салават күпере Пәйгамбәр кушагы. Җирдәге җәннәтем— Сөйгәнем кочагы. Террор-суеш көнгә җәрәхәт. Фәхншәлек рухи һәлакәт. Оят җәяүләп качкан шул илдә Ничек була алсын бәрәкәт. Алдагысын беркем белми, алдагысы Аллада. ...Кочак хәсрәт, кушуч сөенеч бардыр, шөкер, алда да.