Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР КҮРКЕ — САБАНТУЙ

 Халкыбызнын рухи һәм мәдәни мирасларыннан Сабан туе һәркемгә кин мәгълүмдер Анын хакында Каюм Насыйри, Гомәр Бәширов. Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еникиләрнең матбугатта чыккан фикерләрен шактый укыдык. Сабан туе турында йөзләгән шигырьләр, жырлар ижат ителгән. Рәссамнарыбыз Сабан туе темасын читләп үтми, бу темага шаян рәсемнәр ижат итүдә дә фантазияләрен һич тә чикләмиләр, чөнки халкыбыз кебек озын гомерле Сабан туе мона азыкны мул бирә... Ә менә шул Сабан туе турында мөкәммәл бер Коръән кадәр китапның басылып чыгуы рухи дөньябызны балкытып җибәрде. Аны адашым Дамир Шәрәфетдинов язган. Чөнки ул менә кырык елдан артык инде шул өлкәне өйрәнә килә. Татар көрәше, ат чабышлары турында ул, кем әйтмешли, көне-төне сөйли ала. Алай гына да түгел, бу төр ярышларны яңартып гамәлгә куючыларның берсе дә ул Алар турында матбугатта бәйнәбәйнә никадәр мәкаләләре басылды. Көрәш буенча махсус әсбаплар, китаплар бастыручы да ул иде. Менә шулай кереп китте ул Сабан туе дәрьясына. Ул монда ин оста ишкәкче. Хәер, мона гаҗәпләнерлек тә түгел Көрәшсез, ат чабышларыннан башка нинди Сабан туе булсын, ди. Булмый ул! Дамир Шәрәфетдиновнең Сабан туе турында китап язуын очраклы дип әйтергә берәүнен дә теле әйләнмәстер Йөрәген Сабан туе мәйданына әверелдергән әлеге шәхес кенә шушындый китапны язарга тиеш иде, әлбәттә. Ул безнең өметләребезне аклады, һәм. ниһаять, өстәлләребезгә үзенен китабын куйды. Исеме дә нинди бит әле: “Татар барда—Сабан туе бар" 480 битле бу китапның тышлыгын бизәүдә атаклы рәссамыбыз Лотфулла Фәттаховнын барыбызга да таныш “Сабан туе" картинасын файдалану да ___ __ __ отышлы булган. * “Тормыш турында традицияләр” (1978), “Остаз кыры” (1984), “Сабан туе—хезмәт бәйрәме" (1987), “Сабан туе—халыкнын яшәеше” (1997) исемле китапларын элегрәк язмаса, Дамир Шәрәфетдинов бу китабын ижат итә дә алмаган булыр иде, мөгаен. Шулай итеп, ул Сабан туе дигән мәйдан кадәр зур келәмнен җирлеген әзерләгән һәм аны күп җирләрдә уздырыла торган сабан туй бизәкләре белән тукыган. Анда Сарман Сабан туе да, Казан Сабан туе да, Нугай казакъларының, мишәрләрнең, керәшеннәрнең Сабан туйлары да нәкышланган Гомумән, татар галәмендәге Сабан туйларның ачык төсмерләре бирелгән биредә. Искиткеч, гаҗәеп Һәм серле ул Сабан туе! Әле тәпи дә йөри башламаган сабыйнын мәйданның читендә генә булса да үрмәләве күпме шатлык бирә! Ул һаман эчкәрәк үрмәли. Ә инде тәпи йөри башлаганнар бу мәйданга баһадирдай аяк басалар. Сабан туенда көрәшне башлап җибәрүче малайларны әйтәсе дә юк,—алар көрәштән бер башка Дамир Шәрәфетдинов Татар барда Сабан туе бар. Казан «Гасыр» нәшрияты, 2003 ел. усеп чыгалар, хәер, жинелгәннәренен хәле бик шәптән булмыйдыр Сабан туенын гасырлар чоңгылыннан килгән тәртипләре бар Сабан туе. Сабан туе. Илдә берне сайлар туй —Кем батыр7—дип мәсьәләне Кап уртага салган туй Сабан туеның, халкыбыз тарихы кебек үк, бик озын тарихы бар Анын тамырлары мәҗүсилек заманнарыннан сузыла, кабилә-кабилә, ыру-ыру булып яшәгән бабаларыбызнын ихластан кояшка табынып, бу йоланы чын күнелдән мул уңышка юрап бәйрәм ясауларына барып җитә Кытай. Монголия, Урта Азия, Көньяк Себер. Кавказ, Урал буе, Идел-Чулман- Агыйдсл, Дон, Днепр. Дунай киңлекләрендә түл җыеп үсә Сабан туе. Дамир Шәрәфетдиновнын әлеге китабын укып чыккач, моңа тагын һәм тагын ышанасын. Хәзерге бәйрәмнәрдәге эчү-исерү күренешләренең Сабан буена бөтенләй ят икәнлеген тоеп, жанны ин әрнеткән әнә шул күренешләрнең һаман тамыр җәюенә борчыласын. Бер тәпән балның төсен бер тамчы дегет җибәрә дигәндәй, әнә шулар олуг бәйрәмебезнең ямен киметә. Шулай да Сабан туе хикмәтле бәйрәм инде Ана милли анны уяту оеткысы салынган Сабан туе белән бергә халкыбызның күпме уеннары, күпме физик күнегүләре саклап калынган. Мәйданга килгән һәр кеше җан рәхәте, рух сихәте ала икән, адәм баласына тагын ни кирәк9 ! Ул икенче Сабан туена кадәр матур итеп эшли дә, матур итеп яши дә ала. Бу инде үзе бер яшәү рәвеше дигән сүз. Сабан туе турындагы сүзләрнең борынгы кабер ташларыннан алып әллә кайлардагы, әллә нинди архив документларына кадәр сибелеп ятуы юкка гына түгелдер. Дамир Шәрәфетдинов менә шуларны мен ярымнан артык чыганаклардан жыя-җыя олы бер гомумиләштерү ясый: Татар барда—Сабан туе бар Әйе. дөнья сәхнәсенә милләт булып күтәрелгән татар башка халыклар алдында үзенен Сабан туе белән таң калдыра, шунын белән срак-еракларга сәяхәт итә, хәтта Рәсәй чикләрен үтә. Татар Сабан туен Үзбәкстанда. Казакъстанда. Төркиядә. Финляндиядә. Канадада. Германиядә. Австралиядә. Америкада алкышлыйлар Димәк. Татарны алкышлыйлар. Китапны укыганда әнә шундый хисләр кичерәсең һәм шундый бәйрәмне тудырган татар халкы өчен горурланасын да. Бу бәйрәмгә төрле милләт халкының да үз күреп тартылуы өчен хозурланасын. Сабан туебызны яратып, якын күреп кабул итүләре өчен башка халыкларга да рәхмәт кенә әйтәсе кала. Күп кенә кардәш халыкларның да бәйрәмнәрендә атка, көрәшкә бәйле йолаларның булуы Сабан туебызның сөйкемле якларын арттыра, аны чыннан да мөбәрәк һәм түгәрәк итә. Ә бит дуслар, туганнар җыелган җирдә кечкенә генә шатлык та бөтененә җитә. Сабан туенда сайрашкан халык ел буена ыңгырашмый яши һәм эшли ала. Көн дә бәйрәм, көн дә туй була алмый, әлбәттә. Бу халык авыз иҗатында да әйтелә: Ак калфагың ак түгел. Калфак кияр чак түгел. Уйнап-квлеп утырырга Сабан туе чак түгел Элек сабанга төшү алдыннан, бөтен хәстәрлекләр төгәлләнгәч бәйрәм иткән кешеләр. Шул заманнардан килгән җыр да бар: Сабан туйлары җиткәндә. Парлап сабам җиккәндә. Үпкә сүлләр шунда бетә Кысып, суырып үпкәндә Ата-бабалар телендә “сабан кергән”, “сабан керешле” дигән гыйбарәләр булган. Бүген бик үк аңлашылмаган бу гыйбарәләрнең эчтәлеге ул заманда һәркемгә көн кебек ачык булган Сүз сабан сөрергә җигелә башлаган өч яшьлек ат турында барган. Шундый атлар арасыннан чабыш атларын сайлап алганнар. Ат чабышларын автор “Сабан туе күрке” дип бәяли. Аттан башка Сабан туен күз алдына да китереп булмый. Дамир Шәрәфетдинов китабынын ат чабышлары хакындагы бүлеген аеруча яратып язган. Китапта бирелгән кырык ике рәсем һәм фотоларның тугызында атлар бар Аларнын барысы да Сабан туе көнне төшерелгән рәсемнәр Минем үземнең дә “Чыгарсынмы каршы алырга" дигән китабымда иллеләп робагый бар —Ә Сабан туе турында берәр робагый бармы0—дип сораган иде Дамир Шәрәфетдинов. —Бар,—дидем мин һәм эзләп табып ана Сабан туе турындагы робагыйны укыдым: Халкыбызның көзгесе ул—Сабантуй, Үткәннәрнең бер төсе уя—Сабантуй. Буыннардан-буыннарга татарның Күчә торган билгесе ул—Сабантуй. Күптән түгел узган Сабан туйлары шаукымы белән йөргән чак иде бу. Автор үзенең китабында Сабан туенын тулы тәржемәи хәлен биргән. Анын ничек дөньяга килүе, нинди үсеш юлларын үтүе жае чыккан саен истә калырлык итеп тәкърарлана. Элек тә, хәзер дә Сабан туен көтеп алганнар. Рухи әхлак... Ул бары тик әйбәт, гүзәл холыкларны гына күз алдында тота Дамир Шәрәфетдинов үзенең язма хезмәтләрендә, лекцияләрендә, әнгәмәләрендә Сабан туенын милли үзаңыбызны уятудагы әһәмиятен һәрдаим эчкерсезлек белән кузгатып торды Сабан туенын халык тарафыннан еш кына “Татарстан бәйрәме” дип аталуының “серен” безгә житкереп килде. Әллә нинди сәяси, ижтимагый тетрәнүләрдә дә Сабан туе халкыбызның горурланырлык милли бәйрәме булачагын искәртте. Шуңа күрәдер дә аның “Татар барда—Сабан туе бар" дигән китабы бу олуг бәйрәмебезнең үткәнен өйрәнүдә, бүгенгесен гомумиләштерүдә яна бер этап булуы кемдә дә шик уятмас. Ерак гасырларны кичеп камилләшәкамилләшә килгән Сабан туе үткәннәрдән генә түгел, киләчәккә дә изге күпер сала. Өзлексез дәвам иткән тормышыбызның тирән мәгънәсе символы буларак, ул каныбызда. Жаныбызда яши һәм яшәр. Сабан туе—милли бәйрәмебез. Соңгы вакытта аны интернациональ бәйрәм дип аңлатырга җыену күңелгә бераз шом да сала кебек Татар янәшәсендә яшәгән һәр халыкны үз мәйданына тарта алган Сабан туе, әлбәттә, гаять тә олы исемнәргә, ихлас мактауларга лаек Ләкин интернациональлек астында аның миллилеген оныттырырга маташу күренеше ята күрмәсен. Татар күрке—Сабан туй. Аны төрле елларда, төрле сәбәпләр белән тыярга да тырышып караганнар, әмма бу барып чыкмаган. Хәзер Сабан туена халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм статусын бирү фикере ныгый бара ЮНЕСКО җитәкчелегенең дә кешелек дөньясының матди булмаган мирасы исемлегенә татар Сабан туен кертү ягында булуы бик тә куанычлы хәл, әлбәттә. Әлеге китапны башка телләрдә дә. беренче чиратта рус һәм инглиз телләрендә, басып чыгару бу мәсьәләне тизрәк хәл итүдә мөһим дәлил булыр иде. Күп гасырлык тарихы булган татар Сабан туе жирдәге һәр халыкны чакырып, күңелен күтәрер, жанына жылы бирер, шатлык өстәр дигән өметтә калыйк.