Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ШИГЪРИЯТЛЕ ТЕЛ БӘЙРӘМЕ Габдулла Тукайнын туган көненә багышланган Шнгьрият бәйрәме быел Туган тел бәйрәме буларак та республикабыз күләмендә зурлап үткәрелде Шушы унайдан мәктәпләрдә, мәдәният сарайларында, театрларда, музейларда, күргәзмә залларында күп төрле чаралар оештырылды Тукайнын туган көне татарлар күпләп яши торган чит төбәкләрдә дә билгеләп үтелде. 26 апрель көнне иртән бер төркем әдәбият һәм сәнгать әһелләре Яна Бистә зиратында Г Тукай һ.б. күренекле каләм әһелләренең каберләрен, шулай ук үзәк мәдәният һәм ял паркында Һ Такташ. Г Камал. Ф Әсгать. Ш Әхмәдисв каберләрен зиярәт кылды Аннары М Жәлил. А. Пушкин, Г Державин, М Горькнй һәйкәлләренә чәчәк салынды Башкалабыз үзәгендәге Г. Тукай һәйкәленә чәчәк салуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин дә катнашты. Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы каршындагы мәйданда оештырылган төп тантанада сәламләү сүзе белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ф Галимуллин чыкты, язучы М Юныска Республикабызның Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелү турында Татарстан Президенты Указын игълан итте Шигъри митингны шагыйрь X. Әюпов алып барды Анда танылган каләм әһелләре Ш Галиев, Р Фәизуллин, Роб. Әхмәтждн, Г Рәхим. Р Гаташ, М Әгъләм, Р Мин- нуллин. Р Вәлиен, Л. Шагыйрьжан. Р. Вәлиева. Л Газизова, Р Мөхияр, Р Идиятуллин, И Гыйләжсв. Г Морат. Р Зәйдулла. Р Бохараев. Р. Әймәт һ б.лар үзләренең шигырьләрен укыдылар. Тантанада күренекле сүз остасы А Арсланов, җырчылар Э Жәләлетдинов. 3. Сәхәбиева, Р Маликов, И Биктаһиров. шулай ук X Нигъмәтжанов житәкчелегендәгс халык уен кораллары оркестры, гармунчылар ансамбле, мәктәп балалары чыгыш ясады Шигърият бәйрәмендә Татарстан Премьер-министры урынбасары 3 Вәлиена Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р Ратникова. Мәдәният министры И Тарханов катнашты Бәйрәмнең икенче олеше тулаем Туган телгә багышланган иде. Аны Г Камал исемендәге Гатар дәүләт академия театры артистлары әзерләгән Сонгы елларда Г Тукайның туган көне Балтач районында да кин билгеләп үтелә башлады Бер төркем каләм әһелләре бөек шагыйребезнен Саена Пүчинкәсе зиратында җирләнгән әнисе Бибимәмдүдә абыстайның каберенә чәчәк салды, Субаш авылы мәдәният йортында үткәрелгән әдәби- музыкаль кичәдә катнашты Куп еллардан килә торган гадәт буенча. Шигърият бәйрәме эстафетасын 27 апрельдә Г Тукайның туган төбәге Арча районы кабул итте. Казаннан килгән кунаклар район үзәгендә Г Тукай. Г Бәширов, Г Ахунов, М. Мәһдиевнен һәйкәл-бюстларын (аталы- уллы Әбдрәшитовлар эше) ачу тантанасында катнашты Алар көннең беренче яртысында Кушлавыч авылында булды, Тукаевларнын музей-йортында мәктәп укучылары белән очрашты һәм. әлбәттә. Тукай-Кырлайда үткәрелгән шигъри митингта катнаштылар. Г. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ДӘҮЛӘТ ПРЕМИЯЛӘРЕ КОМИТЕТЫ СОСТАВЫ 2004 елнын 31 мартында Татарстан Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премияләре комитеты составын раслау турында карар кабул итте Комитетның гүбәндәге составы расланды З.Р Вәлиева—Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары—Комитет рәисе, АИ. Шутиков—Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестрының сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасынын атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасынын Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты—Комитет рәисе урынбасары. Г Ф Акчурина—Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының баш референты—Комитет секретаре Комитет әгъзалары А.А Абзгнльдин—Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе, Татарстан Республикасынын халык рәссамы, Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. М.Г. Арсланов—театр белгече, сәнгать фәннәре докторы. Ф Р Бикчәнтәсв—Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры, Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Р И Вәлнев—Татарстан Республикасы Дәүләт Советынын Фән. мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь. Г Ф Вәлиева-Сөләйманова—Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш Мәржани исемендәге Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре докторы. Ш Г Галиев—Татарстан Республикасының халык шагыйре. Татарстан Республикасынын Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты; Ф Г Галимуллин—Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, профессор, филология фәннәре докторы, И.К. Зарипов—Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Р Ф Кәлимуллин—Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе: А.Н Латышев—"Республика Татарстан" газетасы баш редакторы. А.Б Луппов—Казан дәүләт консерваториясе профессоры, композитор, Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе. Р М Миннуллин—Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, шагыйрь, Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Т А Миннуллин—драматург. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт премияләре лауреаты. Р М Нургалисва—Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге идарәсе рәисе. М М Сәфәров—"Ватаным Татарстан” газетасы баш редакторы; А Я Славутский—В И Качалов исемендәге Казан Зур рус академия драма театры баш режиссеры. Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, З.Д Сөнгатуллина—М Жәлнл исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты. Казан дәүләт консерваториясе профессоры. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты; Р.А Тажетдинов—Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге идарәсе рәисе. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, И Г Тарханов—Татарстан Республикасы мәдәният министры; Р.Г Фәйзуллин—Татарстан Республикасының халык шагыйре. "Казан утлары" журналы баш редакторы, Татарстан Республикасынын Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Р М Харисов—шагыйрь. Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты; Н Ш Хисамов—'Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры. ТАТАР ПЬЕСАСЫ КОНКУРСЫ Яна татар пьесасы—2004" конкурсы ТР Мәдәният министрлыгы. Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, “Яна гасыр" телерааиокомпаниясе, 'Казан утлары" журналы һәм "Татарстан яшьләре" газетасы тарафыннан үткәрелә Узган слгыдан аермалы буларак, анда 35 яшькә кадәрге авторлар көч сынашачак. Бәйге ачык рәвештә уза. Иң яхшы авторга—200, икенчегә—100, өченче урынга 75 мең сум акча биреләчәк Ин яхшы инсценировка язучыга 100 мең сум күләмендәге махсус бүләк билгеләнә Икенче номинация—Мәхмүт Галәүнен "Болганчык еллар. Мөһажирләр" роман-дилогиясенә нигезләнеп язылган ин яхшы инсценировка. Анда авторлар яше чикләнми. Бәйге ябык рәвештә үтә. Бу номинациядә җиңүчегә 200 мен сум тапшыру каралган Яна татар пьесасы—2004" ике этапта үтәчәк Икенче этапта җиңүчеләр билгеләнә. Жюри рәисе—Миркасыйм Госманов Җиңүче дип табылган пьесаларны жыентык итеп чыгарылачак һәм “Казан утлары”нда басылачак. ЯХШЫ СЦЕНАРИЙ ЯЗ Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы кинематография идарәсе кыска метражлы нәфис фильм өчен ин яхшы әдәби сценарий язучыларга ачык ярыш игълан итте 30 минутлык сценарийда сюжет һәм геройларның холык-фигыльләрс ачык итеп сурәтләнергә, шунын өстене фильм табигый шартларда үтәргә, катлаулы техника, реквизит һәм костюмнар, күп сандагы актерлар таләп итмәскә тиеш Аны Казанда төшерү күздә тотыла "Татарстан Яз Мәхәббәт" шигаре астында үтүче бәйгедә язучы, сценарист, журналистлар гына түгел, теләгән һәркем катнаша ала Сценарийларны I октябрьгә кадәр Мәдәният министрлыгы каршындагы кинематография идарәсенә тапшырырга кирәк телефоннары 92-88-44, 92-89-11 Конкурста жингән автор белән аның сценариен экранлаштыру буенча килешү төзеләчәк. ТАТАР ТЕЛЕ ИНТЕРНЕТТА "Татмслиа" агентлыгында татар телендәге электрон газета мөхәррирләре һәм журналистлары белән “түгәрәк өстәл" үткәрелде Анда ТР Президенты аппараты тышкы элемтәләр департаментының мәгьлүмати аналитик секторы баш референты Азат Әхтәриев, РФ татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Римзил Вәлиев катнашты. Сөйләшүдә катнашучылар бүген татар телендәге электрон газеталар алдында торган проблемалар хакында фикер алышты, татар телен Интернетта кинрәк җәелдерүнең "ТһН билгеләде, бу өлкәдә латин имлясынын һәм, бигрәк тә. интернетга эшләү өчен тәжрибә рәвешендә тәкъдим ителгән 1паиГ вариантының әһәмиятен билгеләп үтте БЕЗГӘ ТАНЫЛУ КИРӘК Берлиннын 1 юркология институтында тагар мәдәнияте атналыгы узды Бу бәйрәмне институт хезмәткәрләре һәм Берлинда 1999 елда оешкан татар-башкорт мәдәни жәмгыяте оештырды. Максат—немец жәмәгатьчелеген. беренче чиратта Берлин зыялыларын, татар һәм башкортларның тормыш-көнкүреше, мәдәнияте белән таныштыру Атналык 26 апрельдә әдәби-музыкаль кичә белән башланды. Шул ук көнне "КазанБерлин" фотокүргәзмәсе дә ачылды Хәйдәр Бегичев истәлегенә зур кичә уздырылды Кичәне Татарстанмын РФдәге тулы вәкаләтле вәкиллеге, Флүн Гомәров житәкләгән “Алмаз-Холдинг" фирмасы, шулай ук эшмәкәрләрнең матди ярдәмен алган Россиянен Европа өлеше мөселманнары дини идарәсе һәм Ренат Ибраһимов жыр театры үткәрде Мемориаль концертта Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхабиева-Бигичева, Мөнир Якупов, Фердинанд Сәлахов. Рөстәм Вәлиев. Татарстанның атказанган артисты Илсаф катнашты. Хәйдәр Бигичевны искә алу концертына Башкортстаннын халык артистлары Фәния һәм Рафаэль Амантаевлар, Ишморат Илбәков. Флорида Исмәгыйлова килгән иде Кичәне Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров һәм Илдар Кыямов алып барды Фойеда Хәйдәр Бигичев башкарган җырлар язылган тасмалар сатылды ЯЗУЧЫ ЮБИЛЕЕ Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында язучы, Чаллы язучылар оешмасы житәкчесе Вахит Имамовнын 50 яше тулу унае белән зур әдәби кичә булды ‘Утлы дала”, "Сәет батыр". "Тозлы яра" кебек тарихи романнар, "Могикан" шикелле повестьлар, күп санлы хикәяләр, очерклар авторын Язучылар берлеге рәисе Ф Галимуллин, Мәдәният министры И Тарханов. күренекле шагыйрьләр И Юзеев, Ш Галиев, Р Миңнуллин. драматург Т Миннуллин һәм башкалар тәбрикләде Кичәгә Актаныш районы хакимияте башлыгы Э Фәттахов җитәкчелегендә юбилярнын якташлары—туганнары, дуслары, жирле талант ияләре дә килгән иде МӘСНӘВИ ОСТА ЯДКАРЕ Татарстан Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында Мәснәви Хәйретлиновнын тууына 80 ел тулуга багышланган күргәзмә оештырылды Биредә рәссамнын 60 ка якын картинасы куелган Аларнын күбесендә Лсннногорск күренешләре. Татарстанның коньяк районнары табигате чагыла. Татарстанның халык рәссамы, атказанган сәнгать эшлсклесе М. Хәйрстдинов тумышы белән Сарман районы Шыгай авылыннан Ул—"Оператор". “Чирмешендә "Вахтадан сон". "Ана булу", "Игенче" кебек нефтьчеләр, авыл хезмәтчәннәре тормышы турындагы картиналар авторы Республикабызда рәссам нәкыш остасы буларак танылды Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан мәдәният министры Илдус Тарханов, Рәссамнар берлеге рәисе Абрек Абзгилышн, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашты ҖЫРЧЫНЫ ИСКӘ АЛЫП Мөскөүдөгс “Космос" кунакханәсенең концертлар залында мәшһүр җырчыбыз ГЫЙЛЕМ ӨЧЕН ЧИКЛӘР ЮК АКШнын Колумбия университеты профессоры Густав Бурбиел хәзерге татар әдәби теленен грамматикасын эшләде һәм нәшер итте. Хезмәт бай эчтәлекле, жентекле булу белән бергә, күләме ягыннан да шактый саллы. 902 бит тәшкил итә. Шунысы үзенчәлекле. татар теленен морфологик категорияләре синтаксик функцияләре белән бәйләнештә бирелгән Әлеге хезмәтне галим университетның төрки телләр факультетында укытуга бәйле рәвештә башкарган. Ә анда дүрт төрки тел өйрәнелә: татар, үзбәк, төрек, әзәрбәйжан телләре Густав Бурбиел—атаклы тюрколог Анна Мария фон Габэн шәкерте. Үз фәненнән бик яхшы хәбәрдар Мәсәлән, ул хезмәтендә татар кириллицасы, аның инглиз теле кануннарына ни рәвешле туры килүен нигезләп күрсәтә алган Китапның лингвистик консультанты— филология фәннәре докторы Хәлиф Курбатов Автор ана ярдәме өчен китабында рәсми рәвештә рәхмәтен белдергән ХИКМӘТЛЕ ФИКЕРЛӘР ҖЫЯБЫЗ Татар ПЕН-үзәге башта рус телендә, аннан сон инглизчә татар халкының мәкальләре, хикмәтле фикерләре һәм әдәби миниатюралары китабын бастырып чыгарырга жыена Халык авыз иҗаты мәкаль, әйтем, табышмаклар һ.б рәвешендә торле басмаларда дөнья күрсә дә. безнен билгеле шәхесләребезнен афоризмнары, хикмәтле фикер белдергән сүзләре бер тапкыр да нәшер ителгәне юк Күп халыкларда бу зшнен уңышлы үрнәкләре бар Бүген без Платан, Байрон. Пушкин оземтазәрен яхшы беләбез һәм күп кулланабыз Шул ук вакытта үзебезнең Мәржани. Тукан. Исхакын кебек фикер ияләре, язучылар, күренекле җәмәгать эшлеклеләренең акыллы гыйбарәләрен бөтенләй диярлек файдаланмыйбыз Әлеге жыентыкнын максаты—дөньяга халык авыз ижатынын баплыгын гына түгел, ә бәлки вакыт сынауларын уңышлы үткән акыл ияләребезнен әдәби-фәлсәфн фикер киңлеген, тормыш тәжрибәсен лә күрсәтү Тагар ПЕН-үэәге милли әдәбият, фән. дин һәм мәгариф тарихы белгечләренә халкы - бызнын мәшһүр улларының әйткән сүзләрен, афоризмнарын, хикмәтле фикерләрен туплауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә Текстларны, чыганакларын күрсәтеп, түбәндәге адреслар буенча тапшыра аласыз Казан. К. Маркс урамы. 36 нчы йорт. Тагар ПЕН-үзәге. Ә. Мушинскийга (тел: 92-56-38). “Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе. Ә. Сафиуллинга (43-53-82). “ Мәдәни җомга" газетасы редакциясе. Г Моратка (92-45-78) РӘХМӘТ ХАТЫ Хәзерге заман татар әдәбиятын үстерүтә лаеклы олеш керткән очен язучы Садрнев Фоат Миннеэхмәт улы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булды. ХУШЛАШУ СҮЗЕ Быелнын 29 мартында яшь ягыннан иң өлкән язучыбыз Сафа Сабир улы Сабиров 89 яшендә вафат булды. Сафа Сабиров 1915 елнын 19 августында Татарстанның Питрәч районындагы Иске Йорт авылында игенче гаиләсендә туган Дүрт яшендә—әтисе. 11 яшендә әнисе үлеп. 1929 елга кадәр балалар йортында тәрбияләнә 1929-1933 елларда Чувашстаннын Алатырь шәһәрендә тимерьюлчылар ФЗӨ мәктәбендә укып, паровозчы-слесарь һонәре һәм җидееллык белем ала 1934-1938 елларда С Сабиров Казан елга техникумында укый. 1938 елнын сентябрендә аны армия хезмәтенә чакыралар 1946 елнын августына кадәр, сигез ел дәвамында, ул Ерак Көнчыгышта Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итә. С. Сабировнын ижат эше белән җитди шөгыльләнә башлавы да хәрби хезмәт елларына туры килә Ул флот газетасы ("Боевая вахта"га языша. Ерак Көнчыгыштагы “Красная Знамя" край газетасы редакциясе каршындагы әдәби берләшмәгә йөри, үзенең беренче әдәби әсәрләрен ижат итә. Хәрби хезмәттән кайткач 1954 елнын ахырына кадәр Югары Идел пароходчылыгында Татарстан жирле агентлыгында диспетчер булып эшли Монда эшләү ана бай тормыш материаллары тупларга мөмкинлек бирә. Шул материалларга нигезләнеп, ул “Совет Татарстаны ( Ватаным Татарстан' ) газетасына. Казан радиосына күп мәкаләләр, очерклар яза. Сонга таба елгачылар. Куйбышев гидростанциясен. Казан елга портын төзүчеләр тормышын яктырткан очерк, хикәя-повсстьлар ижат итә. 1949 елда анын беренче мөстәкыйль китабы—нахимовчылар турындагы “Яшь диңгезчеләр' дигән повесте басылып чыта. Аннан сон “Дүрт елга буйлап". “Зур Идел туганда" кебек очерк-хикәя җыентыклары дөнья күрә 1954-1957 елларда С Сабиров “Совет Татарстаны" газетасының үз хәбәрчесе, ә 1957- 1971 елларда Татарстан китап нәшриятында—матур әдәбият редакциясе мөдире, ә 1971 елнын октябреннән 1975 елга кадәр (лаеклы ялга киткәнче) шул ук редакциядә өлкән мөхәррир булып эшли Шул вакыт эчендә анын татарча һәм русча егермедән артык китабы басылып чыга 1969 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы булган Сафа Сабир улы Сабиров сонгы елларда үзенең ижади активлыгын тагын да көчәйтә төште 1996 елда анын Татарстан китап нәшриятында “Идел йолдызлыгы" дип исемләнгән повестьлар, хикәяләр һәм истәлекләр җыентыгы дөнья күрде Быел исә шул ук нәшриятта анын “ Алтын балдаклы абыстай" дигән зур күләмле китабы басылырга әзерләнә иде Ихлас күңелле, олы җанлы, һәркемгә игътибарлы һәм ихтирамлы булган Сафа ага Сабировнын якты истәлеге, язган әсәрләре безнен күңелләрдә озак сакланыр.