Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Дискуссия: "Безнең заман герое"

КҮҢЕЛ КЕМНЕ КӨТӘ!

Сонгы егерме елда бик тә нәтиҗәле иҗат итүче әдибебез Фоат Садриевнын 1992 елда журналыбызда басылып чыккан “Тан җиле” романыннан Нуриасма образы хәтергә уелып калган. Үзенә бик тә кыен килгән бер көнне, газаплы һәм әрнүле кичерешләрдән сон, күнеленнән генә ул менә мондый нәтиҗә ясый: "Аны кемнәр генә нинди генә хурлыклы сүзләр белән тамгаласалар да. кемнәр генә нинди генә ачулы күз карашлары белән чәнчесәләр дә, Нуриасма үзенен алар өчен буй җитмәс биеклектә торуын анлады. Бу- анын күптәннән төзегән сафлык дөньясы, ана ул үзе генә патша, күпме генә, ничек кенә һөҗүм итмәсеннәр—бу патшалыкка беркемнең дә теле дә, кулы да зарар сала алмаячак иде”. Менә шушы кыска гына бер өзектә безнен заман героена хас булган үтә мөһим сыйфат: рухи сафлык һәм рухи ныклык ачык чагыла. Чыннан да, бүгенге тормышта (соңгы елларда бигрәк тә!) нык күбәеп, көчәеп киткән эреле-ваклы әшәкелек ташкынына каршы тора алу, шундый мохиттә яшәп тә буялмый, пычранмый кала алу—үзе бик тә зур батырлык, ныклык сорый бит! Ә Нуриасма исә буялмау гына түгел, ул вак-төяк әшәкелек ташкыныннан өстен кала, якты, көчле образ булып истә кала. “Безнең заман герое” дип әйткәндә ин башта әдәбиятыбыздагы әнә шундый—рухи яктан көчле, рухи-әхлакый яктан пакь образлар күз алдына килә. п Журналыбызның 2002 елгы 11-12 саннарында басылып чыккан "Өермә" әсәрендә Мәдинә Маликова үзәккә шагыйрә Жәүһәрия образын куйган Юк. Жәүһәрия: “Ижат кешесенен эше—язу өстәле янында, яна әсәрләр ижат итү!”— дип кенә яшәми Ул үзенен инициативасы белән "Хәйрия җәмгыяте" оештыра, шәһәрдәге ярдәмгә мохтаҗ картларны, авыруларны барлап чыга, аларнын исемлеген төзи һәм үзе төрле-төрле оешмаларга, бизнесменнарга барып ялына-ялына акча яисә азык-төлек таба да—аларны әлеге кешеләргә илтеп бирә, өләшә. Авторнын үзәккә, әлеге җәмгыять башына шагыйрәне—нечкә күңелле һәм гаять дәрәҗәдә саф вөҗданлы затны—куюы бер дә юкка түгел, билгеле. “Тулаем ил, җәмгыять башында да әнә шундый шәфкатьле, изге күңелле кешеләр торсын иде!” дигән фикер ярылып ята анда. Әмма, әсәр героинясы Жәүһәриянең ният-максатлары изге булса да. анын әйләнә-тирәсендә ерткыч табигатьле адәмнәр күп. Алар яна байлык туплау өчен бернәрсәдән дә чирканып тормыйлар һәм Жәүһәриянен яшь гомере әнә шулар кулы белән өзелә. Әсәр бик тә фаҗигале тәмамлана. Әмма ин сонгы биттә безнен күнелгә өмет нуры да төшеп куя. Әсәр буена Жәүһәрияне яклап, ана булдыра алганча ярдәм итәргә теләп яшәгән Харис ин соныннан, Жәүһәрия үлгәч, болай ди “ — Нигә булмасын?— диде Харис. — Халыкнын уллары-кызлары җитәрлек Бәяли генә белмибез Кеше кадерен белү юк бездә. Кайчан да булса зурга омтыла торган, көчле, кыю шәхесләр табылыр, җәмгыять янадан ачылыр Менә дигән бинага ия булыр Түбәсендә Кызыл Ай балкып торыр ” Бу сүзләр укучыга тулаем ил, тулаем җәмгыять турындагы фикер булып анлашыла һәм киләчәккә карата оптимистик уйлар уята. Әйе, сонгы елларда иҗат итүче проза осталары безнен игътибарга әнә шундый—сокланырдай унай геройлар образларын куя алдылар Ә бераз гына ераккарак карасак, без Аяз Гыйләжевнын “Жомга көн кич белән" повестендагы Бибинурны, Әмирхан Еникинен ‘Әйтелмәгән васыять”ендәге Акъәбине күрербез Үзләренең рухи ныклыклары, сафлыклары һәм фидакарьлекләре белән алар безнен хәтердә Габдрахман Әпсәләмов геройларына һәм Нәфисәләргә (Г. Бәширов), Миңлекамалларга (М. Әмир) килеп ялганалар. Алар, шул ук вакытта, хатын-кызнын бөеклеген, анын яшәештәге төп ролен күрсәтү ягыннан безнен татар әдәбиятының зур казанышы булып та торалар Ә Акъәби белән Бибинур исә—дөнья әдәбияты өчен дә кызыклы ачыш. Татар прозасының танылган осталары XX гасыр дәвамында салган, төзегән төп юл әнә шундый иде. Югарыда без кыскача гына тукталып үткән образлар—алар әлеге олы юлнын якты маяклары сыман еллар аша да балкып, нур чәчеп торалар. Алар әдәбиятыбызның көчен һәм шул ук вакытта халкыбызның рухи-әхлакый йөзен, характерын да күрсәтәләр Милләтебезнен тулы вәкаләтле вәкилләре булып яшиләр Герой. Безнен заман герое. Ә соңгы елларның реаль чынбарлыгында нинди сон ул—безнен еллар герое? Бүгенге тормышта без кемнәргә—нинди типларга—чыннан да “герой" дип әйтә алабыз? Юк, үзләре бик тә кукраеп йөрсәләр дә, күпләгән сандагы үтергеч коралларга ия булсалар да, хәтта кайсыбер вакытларда байтак кына кешене куркытып тота алсалар да—төрле-төрле мафия корольләрен без герой дип әйтә алмыйбыз Шулай ук төрле яшерен юллар һәм астыртын хәйләкәрлек белән дәүләт, ил, халык акчасын урлап харам байлык туплаучыларны—ил халкынын ин зур күпчелеге тормышнын очын очка ялгый алмыйча тилмергәндә— “герой" дияргә тел бармый Хакимиятнең төрле жылы кәнәфиләренә менеп утырып ил, халык мәнфәгатеннән алда үзенен кесәсе турында уйларга ашыккан һәм шул максат белән көн-төн баш ваткан, кесә калынайтуның төрле ысулларын тапкан вак жаннар да “герой" дигән югары исемне, әлбәттә, күгәрә алмый Герой исеме ул, һичшиксез, зур батырлык, зур фидакарьлек белән бәйле Ә батырлык, фидакарьлек дигәндә минем күңелгә ин башта сугыш елларыннан Шакирҗан Мөхәммәтжанов, Газинур Гафиятуллин кебекләр, сиксәненче еллар армиясе тормышыннан Рифкать Миргазизов сыман асыл, кыю егетләр килә Бу егетләр кылган батырлыкның, алар геройлыгының нигезе, мәгънәсе, әһәмияте нәрсәдә сон? Сонгы елларда без менә бу сораулар турында бөтенләй сөйләшмибез, хәтта уйламыйбыз да бугай Шуңа күрә, әйдәгез, алдагы фикерләргә күчкәнче, ин башта әлеге сорауларга җавапны ачыклап китик Ин башта шуны искә алыйк Туган илне, Туган жирне дошманнан саклау өчен барган сугыштагы батырлык бу! Әнә шул изге көрәш вакытында Газинур да, Шакиржан да үз иптәшләренең гомерен саклап калу, алар исән калсын өчен газиз тормышларын корбан итәләр. Әлбәттә, бүген безнен яшәештә эгоизм, хәтта ерткычлык инстинкты буенча гына эш итү үтә нык көчәйгән чагында, күпләр өчен менә мондый фидакарьлекне аңлау бик тә кыенлашты Андыйлар өчен Газинур белән Шакиржан батырлыгы бик зур бер ахмаклык шикелле генә тоела. Ин алга үз мәнфәгатен, һәм бары тик уз мәнфәгатен генә куеп яшәүчеләр өчен бу шулай Ләкин бит әле Ил мәнфәгате дә бар! Ил мәнфәгатен алга куеп фикер йөртеп карасак (хәзер андыйлар бик тә сирәк билгеле—әнә шул Газинурлар, Шакиржаннар кебек бик аз алар Һәм нәкъ менә шул сәбәптән: ягъни, андыйлар бик тә аз булганга күрә, Ил менә шушы көлке хәлгә килеп төште дә бит инде безнең!) без кемнен кем икәнен бик яхшы анларбыз. Бусы Газинурлар батырлыгының практик яктан карагандагы кыйммәте, әһәмияте булды Әле бит тагын, моннан кала, әлеге фидакарьлекнең рухи яктан, фәлсәфи мәгънәдәге әһәмияте дә бар. Сөйләшүебезнен темасы геройлар һәм геройлык турында булгач, анысын да биредә ачыклап китү сорала, билгеле. Кыскача гына итеп әйткәндә: алар, әлеге күренешләр, кеше табигатенең нинди зур рухи, әхлакый потенциалга ия булуын раслый. Физика галимнәре теге яки бу матдәнен асыл сыйфатларын ныклап белү, анлау, төшенү өчен гаять зур тизлек хасил итә торган синхрофазотроннар кулланалар бит әле—шунын шикелле, сугыш чорында адәм баласы килеп эләккән критик, кискен ситуацияләр дә алар Кешенең кем икәнен, нинди икәнен ныклап белергә ярдәм итә. Юк, сугыш чорында гына түгел! Әнә, Казаныбызның очучы егетләре, Михаил Девятаев батырлыгын кабатлап, әфган әсирлегеннән самолетка утырып качтылар бит әле! Әнә, Карапетян дигән егет пассажирлары белән су төбенә төшеп киткән троллейбус эченнән бер үзе 18 кешене алып чыкты бит әле! Ә гадәттән тыш хәлләр хезмәтендәге кыю, тәвәккәл егетләр үз гомерләрен куркыныч астына куеп, көн саен ничәмә батырлык кылалар. Без бүген “капитализм" дигән кара урман ерткычлары арасына барып кергәч, кешене югары күтәрә, аны рухи һәм әхлакый яктан балкытып, нурландырып күрсәтә торган андый матур күренешләр турында уйламаска да күнегеп киләбез. Ә сон үзебезнең әдәбият дөньясына килсәк, совет хакимияте елларында нинди каты сәяси һәм рухи басымга да бирешмичә, үзләренең эчке иманнарына, үзләренең олугь ижат һәм намус юлларына бөек тугрылык саклап кала алган Әмирхан ага Еники һәм Нурихан ага Фәттах—алар безнен чорнын геройлары түгел идемени?! Күпчелек иҗатчылар партиянең өлкә комитетыннан өркеп яшәгәндә, хәйләкәррәк иҗатчылар үзләренә шәхси уңышлар яулау (һәм рәхәт тормышка ирешү өчен!) андагы түрәләр белән турыдан-туры яисә “интеллигентлар”ча әшнәлек иткәндә һәм алар кулыннан төрледән-төрле медальләр алганда—болар бит бары тик милләт, халык хакына олугь Ижат дигән Иманны гына таныдылар! Шуңа гына хезмәт иттеләр! Язмабызның башында Фоат Садриевнын роман героинясы Нуриасма уйлаган уйлар—алар нәкъ менә Әмирхан Еники белән Нурихан Фәттахка да төп-төгәл туры килә түгелмени?! Алар, әлеге сүзләр, бу әдипләрнең дә асыл табигатен, төп холкын, алар мәсләгенең, Иманынын мәгънәсен ачып бирә түгелмени?!! Үз гомерләренен, үз ижатларынын ин калку, ин зур казанышы итеп алар—бу ике әдип—берсе гасырлар буена үлмәстәй Акъәби образын, икенчесе ерак гасырлар төпкеленнән үлемсез рәвештә, данлы рәвештә атлап килуче татар кешесе, татар милләте образын тудырмадылармыни?!! Күптән түгел, ә төгәлрәк итеп әйтсәк, журналыбызның быелгы 1-2 саннарында. Аяз Гыйләжевнын “Кылдан нәзек, кылычтан үткен" дигән язылып бетмичә калган романын укыдык. Танылган халык язучысынын яшьрәк буын прозаикларга үзенчә бер төрле васыяте кебегрәк кабул ителә бу әсәр. Романның эчке энергетикасының, рухи куәтенен көче сокландыра. Ә үзәккә салынган идеясе! Министр дәрәжәсенә күтәрелгән Асаф Сәхипович һәм анын яшьлек дусты Фаязны икесен янәшә куеп караганда бигрәк тә ачык аңлашыла ул идея, ул мәгънә. Министр кәнәфиенә утырыр өчен Асаф Сәхипович кемнәргә генә нинди генә ялагайлыклар кылмаган да, кемнәрне генә сатмаган. Яшьлек мәхәббәтеннән алып үз әтисенә булган мөнәсәбәткә кадәр—бөтен яшәү дәверендә һәммә изге, саф нәрсә изеп, таптап үтелгән. Әсәр ахырында әтисе дөнья куйгач министр улына хәбәр дә иттермәве, үз жәсәден жиргә иңдергәндә малаеның булмавын, катнашмавын теләү—үтә зур мәгънә, символика ала. Ягъни бу: министр кеше атасы-анасы юлыннан, үзенен иле, милләте юлыннан аерылды дигән сүз инде. Төгәлрәк итеп әйткәндә: ата-ананын һәм илнен әлеге министрны кире кагуы булып чыга бу күренеш! Әнә шундый министрлар бит инде илдә һәм җәмгыятьтә революцион ситуация китереп чыгаралар һәм, ахыр чиктә, тәхеттән туп- туры тарих чүплегенә очалар. Тәжрибәле әдип А. Гыйләжев әлеге типка Фаяз кебек эчкерсез һәм ныклы җирлеккә ия шәхесне каршы куеп, яшәешнен олы юлы кайда икәнен күрсәтә Фаяз дан-дәрәжә артыннан кумыйча тыйнак кына эшләп йөри Анын каруы, Фаязнын менә дигән гаиләсе, туганнары бар Министр дустынын үткәндәге вак-төяк әшәкелекләрен дә оныткан инде ул—бу анын кин күнеле өчен бер ваклык кына кебек кабул ителә, күрәсен Язучы үзенен әсәренә исемне “Кылдан нәзек, кылычтан үткен" дип куйганда да олы яшәешнен катгый рухи-әхлакый кануннарын күздә тоткан, ахрысы. Әйе, ил күзен, халык күңелен син алдый, хәйләли алмыйсын. Ил күзе синен кем икәненне, асылынны белеп тора ул. Анын ышанычын, хөрмәтен казаныр өчен югары дәрәҗәләр һәм затлы кәнәфиләр мөһим түгел—ә намуслы яшәлгән гомер юлы мөһим! Ил күнеле үзенен һәр улын әнә шундый “кылдан нәзек, кылычтан үткен” рухи-әхлакый үлчәүгә салып үлчи һәм үзенен төгәл бәһасен бирә ул! Әйе, Аяз Гыйләжев үзенен тирән фәлсәфи мәгънәле әсәрләре белән дә һәм бер үк вакытта әдәбиятка кагылышлы мәкаләләре белән дә “заман герое” мәсьәләсенә зур өлеш кертте. Минем үземә дә анын белән бу хакта әнгәмә кылырга (ул басылып та чыкты) туры килгән иде. Аяз ага бигрәк тә гыйбрәтле геройлар ижат итәргә яратты Ул мондый фикерне мәкаләләрендә һәм әңгәмәләрендә дә байтак кабатлады Мисал өчен без анын белән 1972 елда үткәргән әнгәмәдә ул әлеге проблемага кагылып болай дип язган. “Шәхсән минем үземне “гыйбрәтле" геройлар кызыксындыра Мин шундый кешеләрне яратам. Үзләре яшәгән чорга битараф булмаган, мәхәббәтне һәм нәфрәтне сиземли торган кешеләр Уйлана һәм уйландыра торган кешеләр! Коммунизм идеалларына тугрылыклы кешеләр Шул ук вакытта үз тугрылыкларын лозунг итеп күтәреп йөрми торган тыйнак кешеләр Кин күнелле кешеләр Сатылмаслар, алдашмаслар, дус- дошманны аера белә торган кешеләр! " Әйе, үзенен әлеге принцибына тугры калырга тырышып ижат итте Аяз ага һәм безгә журналист Идрис (“Урамнар артында яшел болын"). Исхак ("Берәү), Бибинур (“Жомга көн кич белән) кебек онытылмас геройлар калдырды Ә инде әнгәмәбезнен икенче бер өлешендә ул әдәби геройларның укучылар күңелендә озак яши алу-алмавына бәйле уйлары белән уртаклашты: “Бүгенге көн героена минем мәгълүм таләбем бар—герой икән, анын киләчәге булсын! Теге яки бу герой язучы күңеле аша тормыштан китапка үтеп керә Кем ул, нинди ул, үз чорынын кадерле һәм онытылмаслык асыл сыйфатларына ияме ул—аның гомеренең озынлыгы шушы сорауларга бәйләнгән Безнен китапларда еш кына бер көнлек персонаж.зар гомер итәләр һәм китап үзе тузганчы ук искерәләр, онытылалар Димәк, язучы бүгенге көндә үз янәшәсендә ижат итүче, көрәшүче, тормыш төзүче геройларга хыянәт итте дигән сүз Ул бүгенге көн геройларын эстафета итеп алдагы буыннарга ялгый алмады" Әйе, замана яшәеше китереп чыгарган зур-зур проблемаларны үзе язган әсәрләрнең үзәгенә куя иде Аяз ага. Анын башта Мәскәүдә генә басыла алган “Өч аршын жир" повестен аласынмы, яисә “Энгер-менгер" белән "Жиргә тапшырылган серләр” драмаларын искә төшерәсенне, аларда ин злек социаль эчтәлекнең үткенлеге, актуальлеге һәм гаять зур проблемалылык күзгә ташлана Нәкъ әнә шул проблемалылык аркасында инде—юллар арасына гына яшеренеп, качып кала алмаган үткен проблемалылык аркасында—Аяз Гыйләжев үзе дә КПСС өлкә комитетының “сөекле" кешесенә әверелгән иде бит! Ә. Еникиләр, Н. Фәттахлар, А. Гыйләжеалар тоткан олы юлны дәвам игүче— безне мавыктырырдай кызыклы геройлар ижат итүче прозаикларыбыз тагын да бар. билгеле Язмабызның башында Ф Садриев һәм М. Маликова исемен әйтеп үткән идек. Сонгы елларда шулай ук нәтижәле ижат итүче Радик Фәизовнын оригиналь проблемалар күтәргән әдәби геройлары булды Анын бигрәк тә "Телсез" һәм 'Көнбагыш чәчәкләре" дигән хикәяләре истә калган. Алардагы кичерешләр драматизмы, алынган ситуациянен яналыгы һәм тирән рухи мәгънәгә ия булуы, язучы теленең үз геройларының күнел халәтенә тәңгәл рәвештә гаять тә музыкаль һәм югары зәвыклы булуы—болар сонгы еллар прозасының тулаем алганда да унышы булып тора. Ә шул ук Радик Фәизовнын “Тәңре хөкеме дигән фантастик повестен азып карагыз сез. (“Казан утлары". 1999 ел. 4 сан). Анын төп герое Сәетҗан аганы искә төшерегез. Бүген безнен татар халкы өчен генә түгел, бөтен кешелек җәмгыяте өчен гаять мөһим, гаять актуаль булган идеялар белән мавыгып йөри бит ул. "Һәр көн иртән кояш белән бергә тордылар, урман аланына чыктылар. Иртәнге тынлыкта монлы һәм тантаналы булып, еракларга кадәр адәм балаларының тавышы янгырады: — Исәнме. Табигать! Безне бу дөньяда яшәтүче, тамагыбызны туйдыручы, жаныбызга һәм тәнебезгә сихәт бирүче мәрхәмәтле табигать. Исәнме. Кояш! Барча-барча тереклек ияләрен, тере булмаганнарны да бердәй күреп яраткан, аларга тормыш биргән Кояш. Зәнгәр күк йөзе, яшел урман, агачлар, үләннәр, чәчәкләр—саумысез! Без, кешеләр, сезнен барчагызны да яна туган көн белән тәбрик итәбез. Сезгә дуслык, туганлык сәламе җибәрәбез! Шушындый ихлас күңелдән сәламләүдән сон, һаваның нинди булуына карамастан, хәтта өстән явып торса да. бергәләп иртәнге гимнастика ясыйлар, елга буена төшеп су керәләр. Аннары инде көндәлек эшләр башлана". Болар—Жир шарындагы тормыш техника артык көчәю сәбәпле юкка чыкканнан сон Табигать кочагында яна тормыш башлап җибәрүчеләр. Сәетжан ага—алар арасында ин өлкәне, остаз. Бу остазнын югарыда без укып үткән сүзләре бүген бөтен кешелек дөньясы өчен дә үтә мөһим Чөнки хәзер кешелек дөньясы, әлеге дә баягы техник үсеш аркасында. Олы Һәлакәт каршына килеп басты—тәмам якынлашты! Сәетжан аганын әлеге сүзләре—акыллы кешенен дөрес юлга чакырып безгә дәшүе дә һәм шул ук вакытта бөек кисәтү дә булып янгырый! Менә шушы гаять актуаль темага безнен татар әдәбиятында унышлы әсәрләр, геройлар ижат ителү—уртак горурлыгыбыз ул. Ә шулай да без бүгенге күпчелек геройларыбыздан канәгать дия алмыйбыз. Ни өчен? Чөнки аларнын күбесе әсәр дәвамында әллә никадәр, бик күп төрле күренешләрдә катнаша, башыннан әллә нәрсәләр кичерә—ә менә шул хәләхвәлләрнен чын мәгънәсендә вакыйга булырдайлары яисә бөтенләй дә булмый, яисә бик тә бик тә аз була. Әсәрнен күләме белән чагыштырып караганда үтә дә аз табыла алар. Ә бу хәл үзе нилектән, ни сәбәпле килеп чыга сон? Минемчә, монын ин төп һәм ин беренче сәбәбе—язучыларыбызнын (биредә, әлбәттә, проза тармагында каләм тибрәтүчеләр күздә тотыла) игътибары нигездә тышкы дөнья вакыйгаларына, күренешләренә юнәлгән булуы. Ә күренеш һәм вакыйгаларның рухи һәм фәлсәфи асылы аларны аз кызыксындыру. Яисә бөтенләй дә кызыксындырмау, уйландырмау. Үз чиратында бусынын сәбәбе—безнен прозаикларыбызнын интеллектуаль дәрәҗәләренә, шул эчке рухи көчнең куәтенә, анын шәхес эчендәге потенциалына, анын ни күләмдә булуына килеп ялгана. Әнә шул сәбәпле безнен проза әсәрләрендә күренешләр бик күп. ә чын вакыйгалар, истә калырдай—әдәби геройнын үзен дә безнен каршыда югары күтәрердәй тирән мәгънәле вакыйгалар—бик аз була. Сонгы елларда мафия һәм анын төрле-төрле вәкилләре турында язылган күпсанлы роман-повсстьларнын барысы да диярлек (Мәскәүдә яшәүче авторыбыз Р. Мирхәйдәровныкыннан кала) бу очракта мисал була ала. Юк. биредә безнен күпчелек язучыларыбызны интеллектуаль, рухи көч җитмәүдә гаепләгәндә, без аларнын барысын да әлеге Мәскәү авторы Р Мирхәйдәров яки үзебезнен М Галиев кебек язарга чакырмыйбыз Мондый юлга басу прозанын колачын гаять тә тарайтыр, анын эчтатеген саектырыр, халыкчанлыгын киметер иде. Без биредә Әмирхан ага Еники әсәрләрендәге сыман рухи куәт, эчке энергия, тирән мәгънә турында сүз альт барабыз Әнә бит: мәрхүм Әмирхан агабызнын тылсымлы күңеле гап- гади татар сүзләре белән бөтен дөнья әдәбиятының ин югары сәнгать әсәрләре янәшәсендә тора алырдай бөек проза әсәрләре ижат итте Минем нык инануымча, ул—үз әсәрләренең рухи-фәлсәфи һәм сәнгати көче белән, аларнын һәммә яктан камиллеге белән үткән XX гасыр прозаиклары арасында аеруча зур биеклекләр яулаганы. Татар әдәбиятында үткән гасырнын ин көчле, ин талантлы прозаигы кем дип сорасалар, мин. мәсәлән, Әмирхан Еники дип җавап бирәчәкмен' Мондый мисаллар безгә, бигрәк тә яшь буын прозаикларга, әле яна башланып киткән XXI гасырда да якты үрнәк булып торачак Әлбәттә, чын реалистик прозанын Еникилар тоткан төп юлын дәвам иттерүчеләр яшьрәк буын каләм ияләре арасында да бар Мәсалән. Чатлыда яшәп ижат итүче каләмдәшебез Вахит Имамов сонгы елларда иҗади үсеш кичерә Бигрәк тә анын тарихи темага язылган әсәрләре кин популярлык казанды. Әмма биредә, безнен көн тәртибендә заман герое проблемасы торгач, бу әдипнен заман темасына язылган әсәрләренә туктатасы килә Алар арасында ин унышлысы һәм уку өчен дә кызыклысы, минемчә. “Могикан” повесте булды. (“Идел" журналы, 10 сан, 2000 ел). Кайсы ягы белән кызыклы иде сон бу әсәр9 Минемчә, татар халкы, татар җире сонгы елларда дучар булган фаҗигане геройлар язмышы аша тәэсирле итеп тасвирлавы белән, әнә шул тетрәндергеч хәлне үзәккә куюы белән игътибарга лаек бу повесть Әсәрнен төп герое—“Могикан” исемле чабышкы ат. Ана исем сайлау, исем кушу повестьта шулай ук ышандырырлык итеп һәм бик тә мәгънәле күренешләр аша тасвирлана. Вәлит исемле яшүсмер һәм анын дуслары Америка язучысы Фенимор Купер әсәрләрен укып җенләнеп иориләр Аларнын телләрендә дә — Чингачгук. мустанг һ б шунын ише сүзләр Ф Купер китабындагы вакыйгалар Америка җирлегендә бара: биредә яшәп яткан индиан кабиләләрен буйсындыру, тез чүктерү, юк итү өчен аяусыз көрәш бара! Менә шушы урында әдип каләме татар укучысы өчен гаять мөһим булган эчке мәгънә катламын хасил итә Укучы күнеленә бик тә таныш хискичерешләр агымын тудыра. Мондый эчке агым пәйда булуга күп фактлар ярдәм итә. Ин башта автор Могикан исемле яна гына туган бу колыннын әнисе Шонкар исемле атаклы чабышкы булуын әйтеп уза. Бу момент укучы күнелендә татар халкынын, төрки кавемнен данлы үткәненә, ерак тарих юллары буйлап узган язмышына бик ачык ишарә ясый, шулар хакында уйландыра. Төгәл генә һәм төбәп әйтелмәгән очракта да ни өчен безнен күңелләрдә әнә шундый ассоциатив уйлар, фикерләр туа сон9 Күрәсең, биредә безнен халык авыз иҗатында, һәм сонрак дәверләрдә шигъриятебездә, атнын, милли символга әйләнүе зур роль уйный торгандыр Шагыйрьләребезнен ул хакта әллә никадәр шәп шигырьләре бар бит' Аннан сон. ат ул үзенен холкы-табигате белән дә безнен милләткә, холкыбызга бик тә охшаш, бик тә үз түгелме сон әле?! Ул—эшчән һәм күндәм дә, бер үк вакытта чыдам һәм көчле дә, ә инде ярышларда баш бирергә яратмаучы, карап торганда сокландырып чаба алучы менә дигән чабышкы да! Могикан дигән яшь чабышкы белән якыннан танышканчы Вахит Имамов безнен күңелләргә әнә шундый уй-тойгылар. әнә шундый мәгънәле-хисле дулкыннар сала. Ә инде әсәр геройлары Могикан белән яшүсмер Вәлггтнен дуслыгы, аларнын беренче чабышка чыгулары—болар шигырь дәрәҗәсенә күтәрелеп, автор үзе дә чын-чыннан илһамланып ижат иткән урыннар' Биредә В Имамов “Алмачуар"ны тудырган Г Ибраһимовлар. ат турында берничә гүзәл повесть ("Хуш, Гөлсары" һ.б ) язган Ч Айтматовлар дәрәҗәсенә үк күтәрелә Әмма вакыйга татар җирлегендә бара . Узган гасырнын җитмешенче елларында. Татарларнын тарихи ватаны булган оҗмах кебек җирләрдә КамАЗ дигән гигант завод кору башлана. Милләтнең гасырлар буена оешып, ныгып, үсеп килгән табигый жирлегенен җимерелүе, юкка чыгарылуы бу әсәрдә бик тәэсирле, тетрәндергеч күренешләр аша ачыла: күлләр-чишмәләр, авыллар юкка чыга, әйберләр югала-талана-урлана башлый, кешеләр арасында сугыш- үтереш күбәя, күпләр үзенә-үзе кул сала, асылына... Вәлитнен күз салып йөрегән кызы Мәрьямне көчлиләр Аннары инде Вәлиттән бүтән кешегә баш бирергә теләмәгән—биленә ияр салдырмаган Могикан әрәм була Ин сонында яшүсмер егет Вәлит яна каланын иң биек йорты түбәсенә менеп аска ташлана! Шулай итеп, әлеге зур завод, яна кала әсәрдә фаҗига чыганагы—бөтен кешелеккә, кешелеклелеккә, бигрәк тә татар милләтенә зур зыян китерүче Кара көч рәвешендә чагылыш таба. Алдарак Р. Фәизовиын “Тәнре хөкеме” исемле фантастик повестен карап узган идек бит әле—ул әсәрдә бөтен жир шарындагы тереклекне зур һәлакәткә алып килгән техника прогрессы—нәкъ менә шушы инде! Ул бүген безнең борын төбебездә, күз алдыбызда. Әсәрдә безне сокландырган Могиканның үлеме, керсез күңелле яшүсмер егет Вәлитнен үз-үзен үтерүе—болар барысы да уяу җаннар өчен бүген зур кисәтү, ныклы искәртү! Талантлы әдип В. Имамовнын шундый тирән мәгънәгә һәм зур тәэсир көченә ия әсәр иҗат итүе—әдәби герой тудыруы—сонгы елларнын кызыклы образлар галереясын тагын да баетты. Сүземнен ахырында тагын бер мәсьәләгә тукталып узасы килә. Безнен әдәбиятыбыз бүген Көнбатыш һәм бшрәк тә Америка идеологиясенә каршы позициягә басып, рухи яктан бай булган, чын кешелек сыйфатларына ия Кеше образын расласын, шунын өчен көрәшсен иде Югыйсә, хәзер Рәсәй сәясәтчеләре дә Америка үрнәгенә ияреп, күбрәк физик көчне генә танымакчылар бит! Бөтен бәхәсле мәсьәләләрне бары тик физик көч ярдәмендә генә хәл итмәкчеләр. (“Будем мочить!" дигән девиз белән). Ә шул ук вакытта үзләре: “Каян килеп чыга бу терроризм?” дип аптыраган, гаҗәпләнгән кыланалар! Сон, бәхәсле мәсьәләләрне гаделлеккә таянып һәм сөйләшү-анлашулар ярдәмендә, бары тик шулар нигезендә хәл итәргә теләмәгәч—каршы якны бөтенләй тынларга да, ишетергә дә теләмәгәч—әлбәттә, терроризм килеп чыга инде ул! Биредә әдәбият турында сүз барганда сәясәткә кереп чыгунын максаты шул иде: без, безнен халык, аларга каршы бары тик рухилыкны гына куя ала. Ә физик көчкә генә таяну исә аерым шәхесне дә. илне дә, тулаем дөньяны да бары тик тупикка гына алып бара! Ул—терроризмны барлыкка китерү һәм аны даими үсендереп, дәртләндереп тору юлы! Безнеке кебек чагыштырмача күпсанлы булмаган милләтләр өчен ул бигрәк тә ялгыш һәм куркыныч юл! Безгә исә бүген әдәбият аша гына түгел, ә бөтен матбугат һәм радиотелевидение аша, рухи яктан бай, гармоник үсешкә ия Кеше тәрбияләү эшен оештырып җибәрәсе иде. Ягъни яшьләрне дә, тулаем милләтебезне дә рухи-әхлакый яктан тәрбияләү турында сүз бара биредә Совет хакимияте елларында һәр мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында “Коммунизм төзүченең әхлак кодексы” эленеп тора иде бит әле Шуларны тормышка ашыру буенча байтак кына чаралар да үткәрелә иде. Бу яктан караганда "Идел” журналында быел январь аеннан башлап басыла килүче “Татарнын әхлак кодексы" (аны Т. Миннуллин алып бара) һәр яктан хуплауга лаек. Инде хәзер мондый эшне республика күләмендә әһәмиятле программа буларак кабул итәргә һәм төрле оешмаларны (иҗат берлекләрен дә кертеп) колачлаган системалы чаралар рәвешендә тергезеп җибәрергә кирәк. Заманыбызның унай героен тәрбияләп үстерү—әдипләребезнен генә түгел, ә бөтен җәмгыятебезнең уртак максатына әверелсен иде!