ЧИКЛЕ ЧИКСЕЗЛЕКТӘ
Алдымда — ЧИКЛЕ ЧИКСЕЗЛЕК! ИРЕКСЕЗ ИРЕК! Тирбәлә дә, мираж булып. Югала эреп. Югала... Китә... Әйләнеп Кайта ул кабат. Кайта да... керсез җанымда Суга ул набат. Гүләп тора Җир һәм Күкләр Вакыт чигендә. Кем соң дәшә: “Кич чикләрне, Кич син, чигенмә!" Читлегеннән атылыплар Чыгар күк йөрәк. Алдымда— ЧИКЛЕ ЧИКСЕЗЛЕК! ИРЕКСЕЗ ИРЕК! Мин атлыйм, сузып кулларым, Офыкка таба. Уфтанып, канлы офык та Капкасын яба. Рәмие АЙМӘТ (1968) шагыйрь. “Шомырт салкыннары“ исемле китап авторы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Казанда яши Багамын тутырып күкләргә. Мәрхәмәт сорап. Йозакта күк капусы да. Үрелергә?.. Ерак!.. Яулап алган бар тарафны Бөек Үксезлек. Алдымда ИРЕКСЕЗ ИРЕК! ЧИКЛЕ ЧИКСЕЗЛЕК! Сүнү Сөембикә манарасы кебек. Авып бара шәмем, шәмгенәм. Ак шэмемнен кара күләгәсе Нидер ятып уйлый шым гына. Авып бара шәмем... Башкаенда Нинди уйлар?.. Куя калкынып... Сүнеп барган минем хисләрем күк. Сүрәнәя бара ялкыны. Сүрәнәя бара, ак күмергә Әверелә бара бәгыре. Шәм-манарам очларына менеп. Ташланырга әзер Шигырем. Хәрәкәткә мәдхия Хәрәкәттә—бәрәкәт Татар халык мәкале Туйдырды ла. зират тынлыгыдай. Музейларның үле тынлыгы. Хәрәкәткә сусап сулды җаным. Сагындырды тормыш чынлыгы. Дөнья матур -хәрәкәттә генә: Чишмә гүзәл челтерәп акканда. Диңгез мәгърур. шанлы хаким кебек. Күбекләнеп ярга какканда. Тан—илаһи, чәчәк таҗларында Биегәндә бәллүр саф чыктай. Хатын-кыз да бөтереп ала җанны Зыр-зыр әйләнгәндә орчыктай. Пыскыганда? Дөрләгәндә генә Учак теле әйтә үз сүзен. Кеше дә бит дөрләгәндә генә Җирдә калдыра ныклы үз эзен. Бу яшәүнең һәрбер мизгеле дә Хәрәкәттә генә чат>р ул! Сәях җаным киерә җилкәннәрен Сәфәр кирәк миңа! Сәфәр!! Юл!!! Сәфәр кирәк миңа!.. Дулкын белән Чынлык белән калу күзгә-күз. Бу хәятга бары шул чагында. Шул мизгелдә генә үзем—үз. РЭМИС лймат Синең килүең ...Син киләсең!.. Снзәм. Баскан саен адымнарын кыңгырау чәчәгедәй куя чыңлап. Баскан саен һәрбер адымыңнан, һәр ымыннан җир яшәреп кала. Ә мин көтәм, көтәм килүеңне, һәрбер адымыңның серле чыңын тыңлап. Син киләсең!.. Бу—Син!.. (Юк. ялгышмыйм). Аккош кебек канат кагышыңнан ак болытлар куйды сискәнеп. Тоям, тоям Синең тарафлардан Җылы, назлы җилләр искәнен. Елмаюын. алсу кояш булып. күтәрелде офык артыннан. (Синең сулышыңмы? Кагылды миңа серле агым...) Йөзләреңнән иңгән бәллүр нурдыр ала күз явым?!. Мин үзем дә, Таң кошыдай кунып сайрарга дип. шушы нурга—Сиңа тартылам... Җәйнең соңгы җыры (элегия) Соңгы җырын җырлый-җырлын җәем Кереп бара моңсу йортына. Нидер онытканмы? Борыла да. Борыла да карый артына. Артта кала узган гомерләр күк, Тезелешеп кала богыллар... Юк. моңайма, җәем, синең өчен Үкси-үкси. әнә, көз елар. Алда инде киң колачын җәйгән Кара көзнең салкын куены. Карашларны камаштырып ала Көйсезләнгән төсләр уены. Китә җәем... дәшми-тынмый гына. Тәкъдир белән булмый булышып. Көз иңенә барып сарыла күк Чәчәкләрнең соңгы сулышы. Арган мәллә? Хәлсез адымнары Бер көчәя, әле бер тына. Нидер онытканмы? Борыла да. Борыла да карый артына... Яратканга Кояштан да яктырак вә Саф, садә булыр ул Көн. Җырын сузар гөрләвекләр: Якыннан, ерактан да. Мин сине яратканга бу. Син мине яратканга. Оялыплар гына безгә Кулларын сузар Ак төн. Айнын көмеш нурын чиртеп Моңлы көй уйнар җилләр. Тирбәлеп моң-бишегендә Күкләргә ашар Җирләр. Хәбәр йөрер. Бөтен дөнья Безнең Сөюне ятлар. Ул таңда нч сиреньнәр дә Биш таҗлы чәчәк атар. Әйләнеп кайтыр язлар да. Ак болыт, ап-ак биләүдә Тирбәлеп япа-ялгыз. "Мең дә бер кичә"не сөйләр. Сүнгәнче соңгы йолдыз. Карамый кыш. көзләргә. Мәңгелек язны күрерсең Багып минем күзләргә. Укырсың син күзләремнән Бар җиһан балкышларын. Беркатлы гөнаһларымны. Үкенеч, ялгышларым... Дөрләр Сөю. инде тәмам Сүрелде дигән җанда...- Син мине яратканга бу. Мин сине яратканга. Хушлашу Китәм... Кнтәм... Кабат кайтырмынмы? Сагындырырмы бер бу яклар? Сүнеп барган өметемдәй, ярда Сүнеп бара соңгы учаклар. Ут алыйммы учак төпкеленнән, Сүнсенме ул әллә мәңгегә? Ни булса да... беркөн онытылырбыз Искә алыр сагынып кем генә?! Юк, сурәтем чишмә күзенә. Үз эземә дә сеңеп калмасын. Төн карасы йоткан сынымны да Соңгы ялкын үрелеп ялмасын... Кай тарафка юлым? һич белгән юк. Кая барам? Бернн аңламыйм. Сыкрый-сыкрый. бары, дөньясына Әрнүләрем белән кул яныйм. Нәрсә көтә? Ниләр көтә анда? Кай җирләрдә эчәр суларым? Кайсы тарафларның һаваларын Күкрәгемә тутырып сулармын? Мин сөрәсе чирәм җиргә тамар Көтә мәллә кайнар тир тәме? Беркем су кермәгән елгаларның Йөгерек дулкыннары көтәме? Кабат кайтырмынмы? Искә алып: “Бар иде. дип. безнең шул чаклар...” Сүнеп барган өметемдәй, ярда Сүнеп бара соңгы учаклар...