АКЛАНАЧАК ӨМЕТ
“Безнен заман герое". Шушы темага язасым килеп йөргән фикерләремне туплап каләмемне алдым да, тукталып калдым. Ошамый мина бу “герой" дигән сүз!. Безнеңчә түгел бу!. Инде татар турында борчылып, халкыбыз яшәешенә бәйле өмет уятырлык милләттәшләребезне эзлибез икән, ул безнен батыр, каһарман яисә милли әйдаман булсын Кешелекле түгел, гади кеше булып яшәү дә батырлык саналган заманда— бигрәк тә!. Аннан — сугышлар заманы түгел хәзер. Бүгенге көндә халыклар анын яулау өчен барган көрәш тел. дин. гореф-гадәтләр аша уза. Рухи үлем яисә исән калу, милли тәрбия мәсьәләсенә тоташа ул. Киләчәгебезгә өмет бирерлек милләттәшләребезне эзләп йөрим. Акылымнын бер читендә өметсезлеккә бирелгән шайтаннар кычкырып көлә: “Эзләгәнегез туарлык, туса да исән калырлык, яшәрлек җирлегегез бармы сон сезнең?” Язучылар ижат иткән, өмет белән яшәткән әдәби шәхесләр күп очракта шәһәрләрдә туа. Дөрес авылда туучылары да бар. Әмма алар, барыбер, әсәрнен башында ук авыл кысаларына сыймыйча шәһәргә яисә чит җирләргә китә. Гомер буе үз-үзен табарга омтылып яши Без аларны дөнья читенә үк алып барып, язмыш кочагына ташлыйбыз. Аларга урман кистерәбез, нефть таптырабыз, җәһәннәмгә төшереп ташкүмер чаптырабыз яисә очсыз-кырыйсыз диңгезләргә чыгарып, балык тоттырабыз. Урыс яисә башка милләт кешесе белән дуслаштырабыз. Аннан марҗага өйләндерәбез. Соңрак бер баетып, бер хәерчелек чигенә төшереп, төрле сынауларга ташлыйбыз Башка милләтләр түзә алмаслык халәттә калдырабыз, әмма үтермибез. Чөнки аны әле картайтасы, үз язмышына ук охшатып, балаларын да төрле тарафларга таратасы бар. Аннан соң туган ягын, беренче мәхәббәтен исенә төшереп, уйландырасы бар. Күңелен телгәләп, яндырып азаплагач, туган авылына кайтарып үкендерәсе, туган туфрагы - йорт нигезенә тезләндерәсе, әти-әнисе кабере янында үксетеп елатасы бар Татарның акылы бары төштән сон — гомер уртасы яисә ахырында гына — соңарып киләсе безнен акылга сеңдерелгән инде. Әйтерсең лә татар язмышы бары шундый гына булырга тиеш?! Хәер, сюжетларның башка төрлеләре дә бар. Мәсәлән, менә бер татар түрәсе, бае. Акчасы да. сөяркәләре дә күп. мөмкинлекләре дә зур. Нигә типтермәскә, ике тапкыр яшәми лә ул. Бездән соң ник дөньясы аркылыга килми барыбер бер үләсе. Яшәп кал! Әйе. ул да әсәр ахырында ярык тагарак алдында калачак. Үкенү, чын үкенү туачак анда. Әмма эш узгач үкенүдән ни файда?! Монысы да татар язмышы. Без һаман милләттәшләрнең гыйбрәтләрен җыеп, гайбәтләрен генә чәчәбез сыман Ә яшь буын, ялгышмаслык, үрнәк алырлык безнен заман каһарманы нинди булырга тиеш сон? Без зур үзгәрешләр заманында яшибез. Бүгенге көн әдәби шәхесләре игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнми, төрле төзелешләргә китәргә, чирәм җирләрне эшкәртергә дә омтылмый инде. Хәзер армия хезмәте, сугыш хәбәрләре, базарлардагы алып-сатарларга бәйле акчалы, криминал темалар алга чыкты. Дөрес, бер мәңге үзгәрмәс тема калды калуын Әмма мәхәббәт өлкәсендә дә хисләр чагылышы, ярату-яратышулар элеккеләреннән күпкә үзгә — шәрәрәк инде. Халык язмышы өчен борчылмаган язучы булмый! Заман шәхесләре шул омтылыш, борчылулардан туа. Шул шәхесне эзләп, татарның башкаласы. анын да иң үзәге Бауман, элекке Проломный, әмма дөресе, булырга тиешлесе - Азатлык урамында йөрим. Кешеләрнең күзләренә карыйм... Тән ымсындыргыч кызлары, кайсы ишеккә керсән шунда шәраб диңгезендә йөзәрлек экзотик урыннары, һәр тишек-тәрәзәдән агылган бөтен дөнья халыкларының мон-сагышлары, дәртле җырлары . бар да бар монда. Әмма күнел ашкынганы, йөрәк талпынганы — миллилек кенә юк! Тагын бер күңелдә калганы: матур кешеләр аз хәзер... Һәрхәлдә минем аларны Бауман урамында очратканым юк әле. Хәзерге яшьләр мәхәббәткә караганда мал-мөлкәткә күнелен күбрәк сала. Шул байлыкка әшнә-түрәлек кушыла, алары башка исәп-хисапларга бәйле мин-минлеккә тапкырлана. Шул сәбәпле матур кешеләр азайды. Сәләтле, матур, көчле кешеләр саф мәхәббәттән генә туа күрәмсең. Мин эзләгән шәхес тә шундый булырга тиеш! Бауман урамында бар да бар, бар да сатыла. Кирәк булганча ал, күзен туйганчы кара, кешелеген югалганчы шулар арасында кал гына... Әлеге урамнын ишек аллары мәрмәрдән булса да — тел-иманыңны, бар миллилегеңне суырып алырдай сазлыклы урын бу. Бу баткак жирдә мин эзләгән шәхес туа, туса да яши яисә үзе булып кала алмас... Бауман урамы шушы чикләрдә генә калып, безнең өчен гыйбрәт алырлык урын буларак кына сакланса иде. Ул киңәеп, бар-юньгә таралса, кешелек дөньясы юкка чыгачак, анда милли каһарманнар туу түгел, гадиләренә дә исән калу мөмкинлеге булмаячак. Заман шәхесен эзләп татар бистәсенә юнәләм. Уйлавымча, татарны күтәрерлек шәхесләр - милли әйдаманнар — шушы җирдә туарга, мәчетмәдрәсәләрдә белем алырга тиеш. Ул көн әле туар! Әлегә татар бистәсе гурында 20 елдан артык сөйләсәләр дә ул бүгенгәчә хәрабәләр эчендә ята бирә. Шул хәрабәләр эченнән чыгучылар ил-шәһәр күгендә түрә бүген. Алар — милли тәрбия алмаган, күңелләренә азан моны сеңмәгән буын вәкилләре. Бу шәхесләр бүгенге көндә үз туган йортлары булган Татар бистәсенең каршы ягында гына Баскетхол, метро-юллар төзиләр. Ә бит әлеге төзелешләргә киткән акчаларның бер өлеше генә дә татар бистәсен тар читлектән чыгарып, гөлбакчага әйләндерергә җитәр иде! Күңелдә тагын бер борчу бар. Барысы да элеккечә калса, әлеге хәрабәләр арасында замана шәхесләре туар микән? Монда вакытымны юкка сарыф итүдән куркып, халкыбызның гасырлар буена тибрәлгән асыл бишеге - татар авылына кайтам. Авылдадыр ул мин эзләгән заман кешесе. Ул тырыш, хезмәт сөючән, телле, динле һәм тәрбияле булырган тиеш!... Авылдан чыгучылар — тырыш, сәләтле. Авылның иманы да чыгып бетмәгән, әхлагы да югалмаган әле. Шулай да безнең хыялдагы авыллар без күзаллаганнан үзгә инде. Без яшь чагындагы күреп белгән самими беркатлылыклары юкка чыккан аларнын. Авылларның күбесе, шәһәр туганы кебек, газлы-сулы, асфальт юллы хәзер. Әлеге юллар авыл яшьләрен шәһәргә илткән. Шул сәбәпле авылдан чыгучыларның күбесе ил түрендә түрә хәзер. Бәлкем алар арасынннан табылыр мин эзләгән заман кешесе? Ил өстендә иләмән булып торучы милләттәшләребез дә күп. Татар язмышына, яшәештормышына жан өрерлек, җай бирлек мөмкинлекләре зур булучылар күп эшли монда. Әле кайчан гына Ирек мәйданында ирек сорап шулар каршында торган идек без. Алар арасында чын дәрәҗәдәге милли шәхесләр дә аз түгел! Шәхсилеген генә кайгырткан шәхесләр арасында алар милләтебезнең энҗе бөртекләре булып күренә. Тик алар да бер үзләре генә нәрсә кырыр икән? Шәһәр кешесе булганнарга авыл сыйфатларын саклап калу авыр Шәһәрләр шәрәлекне яратып, чәч-төсләрне, уй-фикерләрне тиз үзгәртә Шәһәрнең ымсындырган урыннары да күп анын. Тик барысы өчен дә акча кирәк. Гади кешегә акча табу чарасының ин өметлесе — базар юлы. Мин эхләгән шәхес тә шул тирәдә адашып калмадымы икән? Өметемне өзмим, базарда йөрим Базар бай. Базар абзаннын күзе зур, колагы барыннан да хәбәрдәр, уй-фикерләре дә аек. Базар күп төрле телләр белә, шул телләрдә сөйләшә, сөешә Шуңа да карамастан, анда да миллилекнең тамчысы да юк. Базарда халык бихисап. Бары да жаена җайлашып. бар теләгеңне үтәргә әзер тора. Кайсы телдә сорасаң шул телдә жавап тоталар. Менә боларнын һәрберсенә "герой" дәрәҗәсе бирсәң дә була. Мин эзләгән шәхес өчен дә кирәкле сыйфатлар күп монда. Әмма аларнын бар алыш-бирешләре, елмаю, сайраулары бары да акча мөнәсәбәтләренә генә корылган шул Акчага бәйлелек югалмый торган сыйфатка әверелгән урын бу. Бушка булганда монда үз туганын да артыгын сөйләшмәс. Шулай да, базар ошады мина! Эзләгән һәм күрәсе, сокланып, өметләнәсе килгән шәхесемне бер ай гына булса да базарда эшләтеп алыр идем мин. Тик артыгын кирәкми Гыйбрәт алыр өчен шунысы да бик җиткән Яшәүнен бөек мәгънәсе бар! Язучылар тудырган шәхесләр шул мәгънәне табарга ярдәм итәргә тиеш. Эзләүчеләре, өмет-хыяллар белән яшәүчеләре һәм шул юнәлештә хезмәт куючылар күп булганда заман батырлары безнен арада туачак. Вакыт узышында аларнын сафлары да тулыланачак Шушы урында фикерем өзелеп, күнелдә бер хатирә янара. 2002 елнын май ае. Китап чыгару теләгеннән “Иман" нәшрияты башлыгы Вәлиулла хәзрәт янына бардым Сүзебез шул ук темага—заманасын үзгәртерлек шәхесләр турында — бара. "Иман*’ нәшрияты китап чыгару эшенә әдәби әсәрләрнең темасына карап кына алына икән. Хәзрәт минем дини темаларга бәйле нинди әсәрләр укуым һәм аларнын ахыры ничек бетүе турында сораша. Фәүзия Бәйрәмованын “Сонгы намаз" романы турында фикер алышабыз. Дини темага язылган күләмле беренче әсәр бу. Романнын яхшы якларын билгеләп, ахырынын фаҗига белән бетүе очен генә борчылабыз. Хәзрәт мина сорау бирә: “Нигә дингә килгән кешенен язмышы үлем белән бетәргә тиеш? Ниләр генә язмыйсыз — язмаларыгыз тулы өметсезлек! Өметсезлек белән кешене куркытып кына була, тәрбияләп булмый Дингә килгән кешедә җаваплылык хисе, өмет һәм яшәү теләге уянырга тиеш! Уйла, фикерен булса яз. Китабыңны чыгарырмын".—дип. ышандырып озатып кала. Кеше кушуы буенча әсәр язылмый ул. Әмма хәзрәтнең бу сүзләре уйландырды, күңелдә туган фикерләр кәгазь битләренә күчеп бетмичә тынычлап йоклатмады мине Милли каһарманым белән бергә яшәдем, барын да уртак кичердем мин. “Акланган өмет" китабым шулай туды. Язучы әсәренен шәхесе тормыштан алына. Дөрес, анын тормышы фантазияләр белән баетылып, төрле төсләргә маныла. Ә менә мин күреп белгән шәхес — бай. Ул беркемгә дә ялынмый, табынмый Эшләмәсә дә байлыгы бар, туган-тумачасына, нәсел-нәсәбенә җитәчәк аның. Әмма анын күңеле тыныч түгел. Байлыгының күпләргә җитәсен белсә дә. кемнәргә каласын белми ул. Дөрес, ул башка буын вәкиле .Аннары гореф-гадәтләр югалган, әхлак тапталган вакыт.. Җитәкче буларак эшләү мөмкинлеген бирүче кагыйдә буенча (кайберәүләр шундый кагыйдә бар дип саный), хатыны да башка милләт вәкиле Нинди булыр, кемнәр чыгар анын нәселеннән' Гасырлар буе исән-имин килеп җиткән милли тормыш бу нәселдә аңа җиткәч кенә өзелеп калмасмы? Бу гөнаһлары өчен җавап- газабы нинди булыр? Шул тынгысыз уйлар аны кайчандыр мулла бабасы куылган авылына алып кайта.. Шәһәрдән авылга капитал кайтаручыларга акчасын суга салучыларга карагандай вакыт бу—сиксәненче еллар ахыры... Дөньясы әле болганып кына утыра Минем каһарманым бабасының авылы белән бергә үз гаиләсен, нәселкиләчәгсн саклап калырга омтыла. Мәчетен сала, асфальт юлын төзетә Авыл халкында бабасына карата сакланган хөрмәтне үзенә дә кайтара Бабасы йортын торгызу эше белән йөргәндә кече улы мәдрәсәдә белем алучы авыл кызы белән танышып, кавыша Ирендә һәм бөтен татар дөньясында барган үзгәрешләрдән баштарак куркып калган хатыны Надежда-Наҗия дә югалып кала. Тик ул иренен теләк-омтылышларына каршы чыга алмый, гаиләсен саклап калу бәрабәренә аны аңларга тырыша Урыс ягына авышып бетә язган тормыш, акрынлап тагар мохитенә дә йөз белән борыла. Авылдан килгән апалары ярдәмендә олы улынын улы-кызы һәм оныклары да туган телләрендә сөйләшә башлыйлар. Кечкенә булсалар да аларнын тормышта үз хыяллары да бар икән инде! Бер оныгының апасы кебек укытучы буласы килсә, икенчесе “үскәч олы бабам кебек мулла булам” дип хыяллана... Бу сүзләрне ишеткәннән сон: “Ринатнын күзләреннән, язнын беренче шифалы яңгырлары кебек, яшьләр акты. Язмыш-язнын ничәнче кат кыраукыркуларына карамастан, онык-нәселендә киләчәгенә өмет биреп, иман орлыклары шытып чыгуына ничек шатланмыйсың?! Шунын өчен көрәшә, яши лә ул!”. Тик тормышта бары да алай шома гына бармый шул... Дөнья күпкырлы. Анда һәркемнең үз "герое”, милли каһарманы. Кемдер аны хыялында тудыра, кемдер күңелендә йөртә, кемдер аны тормышта үзе табып, табына. Без яшь чакта "герой”ларны чит халык вәкилләре: Павлик Морозов, "Александр Матросовлар” үрнәгендә көчләп такканнар иде. Үлемсатуга корылган үрнәкләр үз милләтебез арасында булса да... Бүген бар да үзгә инде. Тик татарны йолдызга менгерсәң дә, жир күчәрен "майларга” дөньясының төбенә төшерсәң дә, горурланучысы, иярүчесе табылырмы икән? Тормыш "геройларын” физик көчкә бәйле итеп кенә күрергә теләүчеләр дә юк түгел. Физик көчкә ия булу өчен күп акыл кирәкми Җитмәсә, бу эшчәнлек, без яшәргә мәжбүр ителгән дәүләтнең төп сәясәтенә әверелеп, мактала да бит әле! Физик сәламәтлекне ныгыту өчен бар да бар хәзер. Хәлбуки көч. физик яктан сәламәтлекне кайгырту, күп очракта төрле сугышлар алып барырдай хәрбиләр кирәклектән чыгып эшләнә. Шунысы кызганыч физик яктан сәламәт булучылар, рухи сәламәтлеккә, рухи камиллеккә бик омтылмыйлар. Бәлкем, көч акылдан алдан йөргән безнен заманда шулай булырга тиештер?! Өстәгеләр акыл көче Рәсәй империясен җимерәчәген белә һәм шуннан курка да. Киләчәккә өмет тотып милли каһарман эзләп йөрим. Гасырлар буе кол дәрәҗәсендә тотылган милләтебезне ничек коткарасы9 Муса пәйгамбәр кебек чүлдә адаштырып йөртеп, коллык хисләрен юк итәрлек шәхесне каян табасы?! Чүле түгел, адашырлык калын урманнары да юк бит анын! Аннан соң, кырык ел түгел кырык көнендә дә башкалардан кырык елга артка калырдай заман хәзер. Киләчәккә өмет тотып милли каһарман эзләп йөрим. Күңелемдә бер өмет — жавап та бар: иярүчеләре, ышанучылары булса, аларны әйдәрлек, җитәкләрлек милли каһарманнар табыла ла ул! Шул сәбәпле безгә бүген ышанучылар, киләчәккә өметен югалтмаучылар катламын ачарга, шул үрнәктә яшьләрне тәрбияләргә кирәк Бу эшне әдәби эшчәнлектә дә, көндәлек тормышта да нидән башларга кирәклеге инде билгеле. Беренче үзгәреш-адымны үзебездән башлыйк!