Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИНДӘ, СЕБЕР, ТУГАН ЯГЫМ

Соңладым

Өстә атлар кешни. Ишетелә күк Безнец ханлык исән заманнан. Нинди атлар? Күпме алар? Күпме? Ниндидер егетләр атланган... Текә ярны тырнап үрмәлимен. Тамырларга тешне батырам. Хәлсез кемдер берәү мыжлап-гыжлап Ишеп кнлә кебек артымнан. Мыгырдана: "Яр бит-текә, биек. Акыл күзен агып чыкканмы! Җитмәдеме безгә кырылулар. Ходай "нылтаерга" кушмады. Җаннар санап, барлап мавыгырга Кемнән рөхсәт килде татарга?" Этеп, тибеп карыйм менә һаман. Пычагым бар-барын... Кадарга? ...Менеп баскач туры яр өстенә. Чымырдатып күзне йомамын. Күрәм бер-нке ат һәм аларнын Ялкау гына чебен куганын... Әрвах белән озак тарткалашып Соңлаганмын. Ай-яй. соңладым! Күрми калдым Себер татарының Ничәмә төмәнлек угланын. Шәүкат ГАДЕЛША (1949) шагыйрь. "Ярык мвгеа". "Аучы җыры һ 6 китаплар авторы һа.иила яши Тагын берничә иртә... Күрмәбез сабыр талны: Кортлар дөньясы эчтән. Төптән кимерә аны. Агач сер бирми әле— Гөрләп, талпынган була. Кочаклыйм дип, каенга Сузылып, кагылган була. Котылгысызлыклардан Безме ул—каушап калган? Кунма, аударырсың!—дип. Песнәкне куам талдан. Үлән коры—тузанлана Кырмыска йөгергәндә... Елан теле жиленнән дә, И Хода, төтенләнә. Сөбханалла! Көз—шундый сак! Аңны ярырдай булган. Зур үрмәкүч миңа, бәйләп. Кай ара ятьмә корган. Ак күбәләк канатлары Ятьмәдә леп-леп итә. Битарафлык чак тирбәлеп Кайдандыр әмер көтә. Мылтыгымны сыйпап-сөртеп, Нигәдер кулга алдым. Аһ, үрмәкүч көпшәгә дә Корган бит ефәк авын. ...Үтәмәм бернинди әмер— Көн шулай калсын әле. Сагаю артындагы аң Үзен аңласын әле. Чалгы Бер селтәдем: койдым үлән чыгын. Бер селтәдем: кыйдым чәчәк чугын. Онытканмын—булмый... кылтырый тал. —Чалгы килә! Уйный! Сикереп кал! Черкиләрне куырып йөзем яна. Тәнне кайнарлатып тирем тама. Күреп каушавымны, күрше көлә. Үртәләмен, ярсыйм- ачу килә. —Чалгың, күрше, кире—үзең кебек. Сына калса, миңа кубыз чүкик: Бер төндә ук бетеп кирелеге. Кылтырап, кырык кылга керер иде. Нәкъ минемчә, сузып, моңланыр ул. Көйләп борынгы көй, сызланыр ул... Шунда чалгы кычкырды күк: “Җитте!" Җиңел генә алга чабып китте. Үлемне уйлаганда Нинди садә ЯКТЫЛЫК! Күз чытырдый урамда! Ниемә соң бу балкыш, Җирдә үлем булганда. Әмма нидер күңелне Чеметә—өнди атларга. Ерак Баба көтә күк Тире түшәп ак карга. Мондый уйлар кергәчтен Атламыйча бит булмый Тере килеш туналган Җәнлек сыман җил улый. Чүктерерләр бабалар Мине нинди тирегә? Аккамы? Карагамы? Ничек башны иергә? Тагын кар ява... Ана— Явасы да явасы. Калкулыклар һич бетмәс— Калка тора янасы. Ә Аз күренә урманнарда Каеклык юан агач— Ни терәтер күгебезне. Куаклар гына калгач? Яр буена чал дулкыннар Бәрелә килеп-китеп. Учагыңны өскә менеп Ялап алырлар кебек. Учак якмасак та ярый— Ясыйк без яңа каек. Каекка бер ир утыртыйк: Ул булсын батыр, аек Әкияттән тылсымлы ут Авылга табып кайтсын. Йокымсыраган ир-егетнен Тән-күкрәгенә бассын. И якташым, селкен, ашык Елмаеп кына калма! Соңгы юан агачларга Ятлар көйдерә тамга. ...Ни көтә, ни эзли судан Моңсу күзләрең синең? Әллә батыр яткан кисмәк Ярга кагылыр, димсең? Аңкып куйса яңа тоткан балык исе. Чыкта юешләнгән дары исе, Аллабыздан бик үтенеп сораганын Оныта да куя минем ише. Шунда әз-мәз аңкып куйса карлыган да. Бер яшь кыз да күзен кысса... тагын. Рәхәтлеккә чыдый алмый, жаиым чыртлап. Үләм инде, синдә, туган ягым