Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИЯТ

Хыял кирәк Ач кешегә хыял бик тә кирәк. Ботка пешереп була хыялдан. Тик өстәргә кирәк шул хыялга... Ярма белән майны нн алдан. Булмады!.. "Әйбәт булыгыз, балалар. Үсегез тәүфыйкъ җыен. Яшәгез бер-берегезне Яман эшләрдән тыеп." Шулайлар диеп үстердем!.. Бирдем гел яхшы үгет. Өметләндем: "һәркайсы да Булыр вәйт дигән егет!" ...Әй эчәләр, сугышалар. Куналар айныткычта. Эшләмиләр, урлашалар. Талыйлар, җае чыкса. Ысбулычлар, сабакылар! Өметемне кистеләр. Кеше итәргә тырыштым... Үзем булып үстеләр... Ихлас ярату И бәгырем, мине бнк тә Яратасын шикелле: Үбә-үбә назлаганда Карашларын сөйкемле. Армый-талмый сыпырасын. Сыйпыйсын һәрбер төшне. Ахры, җаным, мина булган Мәхәббәтең бик көчле. Тик шулай да бер сүз әйтсәм. Карамассыңмы кырын? Ныграк назлыйсын кебек син Акчалы кесәм турын. Ник бирмәсен?! "Саран җыя. саран туплый Акчаны да. малны да. Ач нәфесе белми аның Алны да һәм ялны да..." Шулай диләр... "Бирмәс, диләр. Бер тиенен, бер йонын". Ник бирмәсен?! Әҗәл килгәч. Биреп китә берьюлы! Бергә рәхәтрәк Көянтәләп, ямансулап Су ташыма, и егет! Тукай абзыең әйтмешли. Бер шәп кенә ат жнгеп. Ал да кант бер чәчбнкәне һич яшәтмәс суларсыз. Өйлән, давай! Бергә-бергә Парлап ямансуларсыз. Җитә! Әлдән-әле: "Синең фатир тар", дисең. "Башың иеп, зур түрәгә бар",—дисең... —Өстәл сыя каләмемне салу өчен! Ятак сыя хәләлемне салу өчен! Ни кирәк тагын?! Сәбәп кирәк Тәнкыйтьче дус болай диде Юаттым аны шунда ук: (Бик кайгырып, әлбәттә): Бөтен хикмәт сәбәптә! Нн өчендер сатириклар Һич кайгырма, үрчи алар Сирәк туа, гадәттә... Патша карак дәүләттә! Киңәш Дошманнарын белән дуслашырга тырыш! Бетә күрмәсеннәр искереп. Иске дошман яхшы, яңаларын Куу өчен эттәй өстереп. Ничек тә ярамый Нишләтергә бу хатынны?.. Көн дә теңкәгә тия: Кияр киемем калмады, Оят. хурлык!— дия-дия. Алган идем былтыр гына Затлы тун, асыл бүрек. “Модасы чыкты”,—диде дә. Балконга куйды төреп. Бер үзенә бер шифоньер— Кырык күлмәк, биш итек... —Кияр киемем калмады. Үтерәсең өшетеп! Алай-болай өшеп үлсә. Мин нишләрмен бичара?.. Ике билет алып кайттым Африкага очарга. ...Барып җиттек. Дөнья —мунча. Кайнап утыра күлләр. Килсә-килде җанашыма Җылынып яшәр көннәр! Негрлар да шәрә монда. Маймыллар да тирләгән.. Әйткән булам хатыныма: "Калмасын без күрмәгән' Ул һаман да риза түгел: —Булмады минем бәхет!. Салыр киемем калмады, Үтерәсең, бәдбәхет!.. Нәниләр дөньясы Й о л д ы з Әбисез авыл Авыл—шул ук шикелле. Ләкин шул ук түгел дә: Урамына борылгач та Сагыш тула күңелгә. Ярлар да шул. Таллар шул. Хәтта шул ук каргалар. Авылымны авыл иткән— Бер карашка, бар да бар. Ләкин көтми бу авылда Әби, бәлеш пешереп. Кайтыр оныкларым диеп Безне искә төшереп. Шалтыратмый телефоннан. Язмый хәтта хатын да. Бер ел инде гүрдә ята Авылым зиратында. Авылга кайтып барабыз. Авыл шул да. түгел дә... Урамына борылгач та Күзләр яшькә күмелә. Авыл шул ук, әмма хәзер Ул бит әбисез авыл. Әбисез авылга кайту — Белсәгез, шундый авыр! Алдау уены Алдау уены уйныйбыз. Алдый белә һәммәбез. Ялганлыйбыз ышаналар. Оста булгач хәйләбез. Маратны да алдадык без: Әнә әтиең кайта! Сикереп торып чабып китте Ул без күрсәткән якка. Өметләнеп йөгерде ул Әтисенең каршына. Эх, сизмичә кагылганбыз Йөрәге ярасына. Маратның шул әтисе юк. Киткән ташлап, калдырып. Нәни улы йөрәгенә Сагыш уты яндырып. Инде кайтып килә Марат. Адымнар салмак, сүлпән. Ул бу юлы гафу итсә. Алдамас идек бүтән. Алданганнан көлә идек. Ә Мараттган көлмәдек. Үксеп елый ничек итеп Юагырга белмәдек. Юату Тукталышта нәни көчек. Ташлап калдырган кемдер... Күзләре кара карлыган Карыйлар мөлдер-мөлдер. —Өебезгә алып кына Кайтыр идем дә снне— Әнием шул рөхсәт итми, Ачулана ул мине. Без үзебез дә торабыз Әле тулай торакта. Фатир алу чиратыбыз Әле би-ик тә еракта. Безнең бәләкәй бүлмәдә Урын җитми беркемгә. Алып кайтсам да үзеңне, Тормас идең бер көн дә. Менә яңа фатир алгач... Бул азрак түземле...— Шулай юаттым көчекне. Кем юатыр үземне? Кыярлар ник саргайган? Бигрәк тә эшле инде Гаиләдә барчабыз да: Вакыт таба алмыйбыз Барырга бакчабызга. Беркөн барып карасак Бакчабызны, шаккаттык— Бер кыяр түтәленнән Өч чиләк кыяр таптык. Ләкин—хикмәт, һәммәсе Яшел түгел, сарылар. Сары күзләрен багып, Үпкә белән карыйлар. Без югында үскәннәр, Безне зарыгып көткәннәр, Бигрәк каты көткәннәр, Саргаешып беткәннәр. Карадым кыярларга. Бирелдем хыялларга... Дәү әни искә төште: Йөзе—шул кыяр төсле...