Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИЯТ

ТӨРЛЕ ЕЛЛАР ДӘФТӘРЕННӘН Ашкынуым гел яктыга, шуңа күрәдер инде бүгенемнән иртәгәмне якты күрәмдер инде, - матур күрәмдер инде, һәр кеше дә киләчәген матур күрәдер инде. Сабыр җаннар сабыр бара, мин йөгерәмдер инде, ник йөгерәмдер инде? (Януларым, көюләрем шуңа күрәдер инде...) Гел яктыга ашкынганнар утка керәдер инде. ...Утка керәдер инде. АЧЛЫК җыры Булган икән шундый кеше - икмәк тәмен белгән кеше; ятып ачлык түшәгендә, үлгәннән терелгән кеше. Җыр ялган ул. көй чыгарган һәм чал башын иеп куйган. Язганынын нн өстенә “Ачлык җыры" диеп куйган. Рөстәм МИНГАЛИМ (1937) шагыйрь, драматург: Татарстанмын атказанган сәнгать этлеклеге. Күпсан лы китаплары (балалар өчен шигырьләр, лирика, драма әсәр.ләре) татар, башкорт, рус телләрендә дөнья күрде Казанда яши Бу җыр кемгә дә кирәкми?! Кемгә, нигә бу җыр кирәк? “Югалт аны!" "Юк, югалтма!” "Нишләтергә!” “Тизрәк, тизрәк!” Нәрсә язган?! Ярый әле дөньяга тәкъдим итмәгән?! ...Тик колагыннан үз җыры китмәгән шул, аһ, китмәгән. Кайвакытта Кайвакытта үз-үземне мактыйм мин: Ап-аз яшәп, күпме нәрсә таптым, дим. Тапканым да хәрам йә ялган түгел — Мин югалту хисабына таптым гел. Мактанырлык тапканын ни дисезме? И дусларым, шуны да күрмисезме: Күпме җиргә күз нурларым чәчелде, Дөнья уе сирәгәйтте чәчемне... Кимеп калды йөземдәге алсулык, — Элек булган көлү инде миндә юк. Җитдилегем арта бара бермә-бер. Көтмәгәндә әллә нишли йөрәгем. Ташкын кебек гөрләп килгән елларым Артта кала моңсу гүләү чыгарып. Минем күңел—бераз нечкә күңел бу, Тик белегез, зарлануым түгел бу. Бу югалту минем өчен чүп әле, Югалтканнан югалтасым күп әле... Бер... үземне югалтырмын, шунда сез Минем нәрсә тапканымны күрерсез. Сеңелләр Авылыбызга килдем якты кышта. Ник, дисезме? Кызлар күрергә... Абый булып, бераз шагыйрь булып, “сеңелкәйләр!” диеп йөрергә... Шәһәрдә дә авыл кызлары күп, егылып уңа шәһәр ул яктан. Тик авылдан китү белән кызлар югалта шул нидер, югалта... Шуңа килдем әле авылыгызга, авыл матурларын күрергә. “Матуркайлар, сеңелкәйләр!” диеп, картлач кына булып йөрергә. Чана эзләреннән, ат күзеннән үткәнемне килдем карарга... Кызлар юган кебек авылыгыз, ак күбектәй таулар кабарган. Җилләп кибә керләр кер бауларда, якты кыштан якты—ак керләр. Безнең гомер соңын яктыртырга ярый әле сез бар, сеңелләр! Уйлашыйк Ник күзләрен болай кайгылы соң, Сөйләп бир дә миңа, уйлашыйк. Мин алай ук хәзер кайгырмыйм бит, Ә сәбәбе гади—мин гашыйк... Каплап килгән кара кайгының да Бавырына керәм, таратам... Гел ышанып барам туар таңга, Мин кояшны шулай яратам. Калганнары нәрсә, дус-дошманың, Алар хыянәте, үлемнәр... Барысы да, әйе, дөньясы да Күз яшемә лаек түгелләр. Мин аларга Идел ташы кебек. Йә чирәме сыман, нараты... Беләсеңме, әйдә, мин көнләшмәм, Зур кояшны бергә яратыйк. Шул аралый ала бар кайгыдан, Кояшны бер күрү—бер гомер: Әмма белеп булмый, кояшы да Бәлки бер мәл безне көйдерер. Ак болытлар үтте Еш сөйләшәм быел күккә карап, үзем генә калгач, бергә-бер. Әткәм, бабам, аның бабасы да бу күк йөзен шулай күргәндер. Күпме үтте, ак болытлар үтте— еллар битен сыйпап, иркәләп. ...Гомер иттем, җиңдем, канатландым, бәйрәм, җырлар— истә... Истәләр... Әрнеп-әрнеп елаганым да бар, чынлап елау—булмый онытырлык. Җан телендә, ачык яраларда тоз таулары эреп утырды. Көлгән чагым булды үз хәлемнән, яралану, әрнү, елаудан, мәхәббәттән, табу, югалтудан, гомер, тарих, уйдан, юллардан. Мин көлмим дә быел, еламыйм да, кайдан килде бу ел, ник килде? Еласам — мине һичкем юаталмас, көлсәм туктап булмас шикелле. 1970 1997 В а з ы й х Ф а т ы й х о в ТАБИГАТЬ ХОЗУРЫНДА Мин үзгәрмим бугай... Кемгә ничек, белмим анысын, Миңа көзләр ошый күберәк: Көзләр миңа гомер бүләк иткән, Көзләр бирә миңа көч-куәт. Сары төсне тиңләп сагышларга, Күпме җаннар кача көзләрдән. Сары төс ул—байлык, алтын төсе— Мин үзгәрмәм инде, үзгәрмәм. Сары яфрак юлларыма төшсә. Гел яхшыга юрыйм юлларым. Мәдхияләр язам көзгә атап — Көз турында сузган җырлар ул! Көзге күктә—торна тавышлары Оркестрга гүя тиңләшә... Кышын, язын сагышланып алам, Төшләремә көзем кермәсә. Көзге кояш гел үзенчә балкый. Көзге нурлар кипми күзләрдә. Мин көзләргә гашыйк гомер буе, Юк, үзгәрмәм бугай, үзгәрмәм... Үз-үземне юату Дәш инде, кызганма бер сүзең, һич югы карашың кызганма. Бик читен көткәндә өзелеп-өзелеп... (Бу юлны ничә кат узган бар!) Үҗәтлек килешми, син аңла, Карышу сөюне бизәми. Гашыйклар илендә, ни хикмәт, Кануннар мәңгелек, үзгәрми: Вазыйх ФАТЫЙХОВ (1958) — шагыйрь, «Тормыш арбасы*, «Тормыш — ормыш» һ б китаплар авторы Балык Бистәсендә яши Сөяргә, сөяргә, сөяргә, Алсаң да, кушсаң да—шул ук сүз. Йөрәгем атылыр сәгатьтә Эчемнән пышылдыйм: бераз түз! Инешләрем, кая югалдыгыз. Болыннарым, кая киттегез?! Әйтми-дәшми генә, бер хәбәрсез, Нигә мине ятим иттегез?! Урманнарым, кая югалдыгыз, Чишмәләрем, нигә сулдыгыз?! Эзли-эзли инде, алжып, арды Сезне якын күргән улыгыз. Рәссам кышлар, ниләр булды сезгә. Авыртамы әллә җаныгыз?! Кычкырасы килә бар җиһанга: Язларымны минем табыгыз! Күрше-күләннәрем, кая соң сез, Туган йортым калган күршесез... Туган авыл бүген кайтыр йортым. Кала күрмә берүк кешесез! Каен зират тора горур гына. Югалтмаган, шактый тапканы... Язмыш үзе ачып-ябып тора Табигатьтәй мәҗрух капканы! Табигать хозурында Хәтерләтеп яшибез без Кырмыскалар оясын: Үз-үзеңне табигатьтә Әнә шулай тоясың... Агачлар күк яшибез без. Киселеп, тишелеп тә. Яшеннәрдәй бөтерелеп, Комнарга ишелеп тә. Дулкыннар кебек яшибез Ярларда, кыяларда. Бөркет булсак та, төшәбез Җирдәге ояларга. Җилләр булып исәбез без. Бәрелеп упкыннарга. Учакка төшеп янабыз— Әйләнеп ялкыннарга... Ага чишмә Ничә еллар, ничә гасыр Ага чишмә. Дәрья-тарих туар иде, Серен чишсә. Кайдан көче, каян ала? Ага, ага... Күпме җаннар ярасына Дәва таба. Җыры ага, моңы тама, Кага, кага. Берәү әнә йөрәгенең Утын сала... Ничә еллар, ничә гасыр Ага чишмә. Зарланмас ул берәүгә дә, Юк, юк, һич тә! Улагына ләм тулмаса, Убылмаса, Чишмә яшәр, су юллары Ябылмаса. Без китәрбез—сулар кебек— Серле генә... Чишмә килгән мәңгелеккә— Гөрли генә. Мин бер генә! һәм мин шулай калачакмын! Үлгәндә дә пыскып түгел, дөрләп кенә яначакмын! Атлаганда адымнарым санар түгел, томырылган. Эзем калыр, серле булып, Тарих-бәкнең диварына сыдырылган. Мин гел үзгә: югалырмын, табылырмын. Ялгышларым кабат булыр, абынырмын. Тузан кагып кузгалганда, якын торма: Үпкәләрсең, ялгыш кына кагылырмын. Мин серлеме?! Серләремнең тирәнлеге, Сабак алган язмышымда, юл башымда. Мин бер генә, инде башка һич үзгәрмәм, Шулай калыйм нәни генә тормышымда. Мин иң бае—дөньяларның... Бу фанида Әвенемне әй йолкыйлар, ишелмимен: Изгеләрнең байлыгы да гел бай була, Шуны аңла Кешем минем, ишем минем!