Мөнирә Булатовага 90 яшь
СӘХНӘ БӘХЕТЕ
Мөнирә ханым Булатова белән мин беренче тапкыр, әлбәттә, анын җырлары язылган пластинкалар аша таныштым. Һәм. ни гаҗәп, анын үзе белән шәхсән очрашкач, опера сәхнәсенең йолдызы булган көяз бер ханымны түгел, кечерәк кенә буйлы, жннел хәрәкәтле, тыйнак-гади генә бер хатын-кыз затын күреп хәйран калдым.—гәрчә ул үзен бик тә зыялыларча, ачык күңелле итеп тотса да. Аннары Мөнирә ханым Булатова белән очрашулар (кеше буларак та. иҗат әһеле буларак та) гел янадан-яңа ачышлар, яна тәэссоратлардан тора. Шундый очрашуларыбызнын берсендә булып узган бер хәл аның гомер китабының кабатланмас тагын бер битен ачарга ярдәм итте. Көннәрдән бер көнне Мөнирә ханым күпчелек авторларның үз куллары белән язып бирелгән китапларны һәм документларны карап утырганда, шул әдәбият арасыннан бик матур итеп бизәлгән Коръән нөсхәсен тартып чыгарды һәм минем уемнан ул бу китапны гомерендә бер мәртәбә дә тотып карамагандыр дигән шөбһәле бер фикер йөгереп узды. Ләкин, гаҗәпләнүемә каршы. Мөнирә ханым китапны гадәтләнгән хәрәкәт белән ачты ла Коръәннең беренче сүрәсе булган " Фатиха "ны укып җибәрде: "Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән (башлыймын). Бөтен галәмнәрнең (халыкларның) тәрбиячесе Раббы Аллаһка рәхмәтләр язсын!" Юк, мине анын гарәп графикасын белүе түгел (аның яшендәге кешеләр әле хәзер дә кирәк чагында гарәп китапларын "теттереп" укыйлар, ләбаса), ә бәлки матур итеп сузьш-сузып. аерым бер гүзәл мәкам белән укуы гажәпсендерде. "Фатиха" сүрәсен укып бетергәч, ул "Ясин" сүрәсенә күчте "Хикмәт тулы Коръән белән ант итәмен ки. (ич. Мөхәммәл) син. һич шөбһәсез, Пәйгамбәрләрнең берсе булдың. Син тугры юлдан барасын" Ничек шулай оста итеп Коръән сүрәләрен укуы мәсьәләсенә күчкәч, Мөнирә ханым балалык-яшьлек елларын хәтеренә төшерде. Архангельск шәһәре. 1912 елда бирегә Закир Бикбулатов* Вятка якларыннан хатыны белән олы кызы Мәрьямне алып килә. Шушы ук елны Суфия исемле кыз дөньяга килә. 1914 елнын 19 маенда исә нәниМөнирә дөньяга аваз сала. Озакламый Бикбулатовлар гаиләсе туган якларына әйләнеп кайта. Шул еллардан кечкенә Мөнирәнен бер матур хатирәсе сакланып кала. Казаннан 60-70 чакрымнар ерактагы Кармыш** авылы. Олылар урак уралар. Дүрт яшьлек Мөнирә арбага менеп чүмәшкән дә "моңлы" жыр суза: Каракүл бүрек бетә, диләр. Алып калырга кирәк; Ахыр заман җитә, диләр. Җырлап калырга кирәк Крәстиән гаиләсеннән чыккан Закир Бикбулатов баштарак магазинда приказчик була, аннары күн заводында эшләп ала. ләкин кешеләр арасында барыннан да * Мөнирә ханымнын чын фамилиясе Бикбулатова булып. Казанда укыган елларында ул “Булатова"га әверелә. ** Рәсми документларда бу авыл Чувашия АССРнын Козловск районына кергән "Янгильдино" авылы дип теркәлгән. бигрәк матур итеп халык көйләрен җырлаучы җырчы, оста гармунчы, хәтта драма түгәрәкләрендә уйнаучы һәвәскәр артист буларак таныла. 1925 елда әтиләренен үлеп китүе Мөнирәләр гаиләсенә авыр кайгы булып ябырыла Шушы көннән башлап биш балалы гаиләне тартып бару 39 яшьлек Шәфикамал апа җилкәсенә төшә. Шәфикамал ханым көчле рухлы шәхес була (бу сыйфаты анын балаларына да күчә). Мөнирә Булатованын автобиографисеннән берничә юл китереп үтү дә бу хакта күп нәрсә сөйли: “...1927 елда әнием Чувашия АССРнын эшче, крәстиән һәм кызыл армия депутатлары әгъзаларыннан сайланган хатын-кыгтарнын 1 республика съездына хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән делегат итеп сайлана. .1929 елда Янгильдино авызында оешкан К. Маркс исемендәге колхознын беренче рәисе итеп сайлана. Сонрак балалар яслесе белән җитәкчелек итә" —Кечкенә вакытымда мин бөтерчек кебек идем,—дип искә ала Мөнирә ханым — Җырлый да идем, бии дә идем, кыскасы, бернидән дә тартынып тормый идем 1926 елда Кармыш авылына Казанда татар балалары өчен интернат ачылган икән дигән шатлыклы хәбәр килеп ирешә. Балалар йорты Казансу елгасы буена. Хәзерге “Казан" шифаханәсе тирәләрендә, кыскасы, бик матур урынга урнашкан була. Анда барлыгы 600 дән артык бала тәрбияләнә, һәм Мөнирә шушы балалар йортында уйный-көлә. укый-җырлый, бер сүз белән әйткәндә, бәхетле гомер кичерә Тормышта шулай килеп чыга ки. Казанга күченеп килгәч ул алты ел дәвамында, ягъни 1930 елдан башлап, производствода эшләп ала. баштарак Вахитов исемендәге комбинатта кара эшче, цех мастеры булып эшли, сонрак киез ката басу фабрикасына химик-лаборант булып күчә. Комбинатта эшләгән елларында ул гомерен музыка сәнгатенә багышларга карар кыла. 1934 елда Шәрскъ музыка техникумында чын-чынлап музыка белән шөгыльләнә башлый Бу уку йорты хәзергеләренә бөтенләй охшамаган була. Яңалыкка, ачышка омтылу, педагогларның бетмәс-төкәнмәс энтузиазмы (аларнын күбесе Мәскәү консерваториясен тәмамлаган югары белемле музыкантлар булалар) техникумда шундый иҗади атмосфера тудыра ки. аны хәзер штампка әйләнгән “укыту процессы" дигән күңелсез бер нәрсә белән чагыштырасы да килми Мөнирә Булатова Музыка техникумында 1934 елнын башыннан алып 1936 елга кадәр танылган рус шагыйре А. Н. Апухтинның хатыны, сонрак Мәскәүнсн Гнесинглар исемендәге музыка училищесы педагогы Ксения Александровна Апухтина классында белем ала Булачак җырчынын аннан сонгы сәнгати осталыгын арттыруы Мәскәү шәһәре белән бәйле Бу хакта Мөнирә ханым болай дип искә ала: — 1936 елда техникумда ачылачак татар опера студисенә сәләтле укучыларны сайлап алу өчен Мәскәү консерваториясе профессоры Назлрий Григорьевич Райскии җитәкчелегендәге комиссия килеп төште Безне класста да. концерт залларында чыгышлар ясаган вакытта да сынап-тынлап карадылар Әле дә хәтеремдә, концертларның берсеннән сон. дөресрәге К А. Апухтина һәм Е.Г Ковольковалар үткәргән дәрес кичәсе тәмамлангач. Мансур Мозаффарен мине кемгәдер тәкъдим итеп (ул вакытта Мансур да техникум укучысы иде) “Беләсезме, киләчәктә ул АрхангельскиОа изкпыптл үкы.чш яакытта СҮ.кЗои икенче Минир.» БҮ ЫПММШ 1925 ел безнен үз йолдызыбыз булып кабыначак!"—дигән иде. Ул чакта мин әлеге сүзләрне көлүнең бер төре дип кабул итеп, бик кайгырып йөргән идем, һәм мин шуңа да кайсыдыр бер студентнын: “Сина—барырга!” дигән сүзләреннән сон башым күкләргә тиеп шатландым дип тә әйтә алмыйм Җитмәсә, бу хәбәрне ишетүгә әнкәй дә хафага төште: шулай булмыйни. мин бит туды бер 95 сум хезмәт хакы алып эшли башлаган идем, бу безнен гаилә өчен бик аз акча түгел иде. Мин боларнын барысын да түкми-чәчми Ксения Александровнага сөйләп бирдем, ә ул шунда ук әнкәй янына килеп болай диде. —Бу монарчы күрелмәгән хәл, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярыймы соң! Яхшы артистка булу өчен Мөнирәнең барлык сәләте җитәрлек. Һәм сүзләренә дәлил буларак. Н.Г. Райскийның: “Булатова бәрхет төсле гаҗәеп тавышка ия!”,—дигән сүзләрен дә мисалга китерде. Әлбәттә, Ксения Александровнанын дәлилләре безне яртылаш ышандырды һәм мин ярты елга укырга барырга, әгәр берни дә барып чыкмаса кире әйләнеп кайтырга ризалаштым. Җитмәсә, комбинатта кабаттан эшкә алырга сүз биргәннәр иде. Вакыт күрсәткәнчә, Мөнирә ханымнын I хафаланулары юкка булып чыга һәм анын тормышында “Мәскәү чоры” башлана. ..Әле күптән түгел генә үзешчән сәнгатьтә I катнашып, музыка дөньясына кыюсыз гына атлап керергә хәзерләнгән җырчы каршында иксезчиксез киңлек ачыла. Усман Әлмиев, Фәхри I Насретдинов, Сара Садыйкова, Асия Измайлова кебек башка бик күп студентлар, Муса Җәлил, Гадел Кутуй кебек танылган шагыйрьләр белән аралашып яшәү анын фикерләү офык тарафларын киңәйтеп җибәрә Зур театрнын опера спектакльләреннән алган хис-кичерешләр, Н.А. Обухова, А.В. Нежданова, М Андерсен, О. Клемпсрер кебек мәшһүр жырчыларнең I чыгышларыннан сихерләнүләр анын нечкә тоемлы сизгер күңелендә мәңге дә онытылмаслык тойгылар уяталар. Татар җырчыларының һәм композиторларының профессиональ осталыгын арттыру мәктәбе һәм татар культурасында яна жанр-опера сәнгате жанрын булдыруда җирлек ролен үтәячәк Студия, әлбәттә, үз миссиясен уңышлы башкара. Җитмәсә, бу чорда С. Габәши, В Виноградов һәм Г. Әлмөхәммәтовлар иҗат иткән “Сания” һәм “Эшче" әсәрләре яна сәнгать тудыру чорында үрнәк булып торалар. Ләкин Студия ачылу анда белем алучылар өчен дә, гомумән, тулаем татар музыкаль сәнгате өчен дә әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия була. Яшь музыкантларны, әдипләрне һәм театр әһелләрен берләштергән даирәдә татар зыялыларының яна буыны үсеп чыга, шул рәвешле яна эстетик идеаллар, янача сәнгати фикер йөртү алымы формалаша. Студиядә белем алучылар Мәскәүнен бик күп сәхнәләрендә, шул исәптән ин зур концерт заллары сәхнәләрендә чыгышлар ясыйлар, кичәләр оештыралар. Нәкъ менә шушы елларда Мөнирә ханымнын Мәскәү консерваториясе профессоры Мария Владимировна Владимирова белән озакка сузылган дуслыгы башлана. Танылган рус опера җырчысы игътибарын яна студентка кайсы ягы белән җәлеп итә сон? Көчле, үзенең янгыраш тембры белән уникаль саналган тавышы беләнме? Әллә юкса ижади эзләнүләре, зур тырышлыгы беләнме? Ни булса да булгандыр, шул вакыттан башлап Мөнирә ханым өчен Мария Владимировна ин якын укытучыларыннан берсе булып китә. Мәскәүдән әйләнеп кайткан югары хәзерлекле студентлар, сугыш башланырга калган аз гына вакыт эчендә дә, зур эшләр башкарырга өлгерәләр. Менә, ниһаять, 1939 елнын 17 июнендә Нәжип Җиһановнын “Качкын” операсы белән (либреттосын Маскаунең Союзлар йортындагы Октябрь за.шнда. 1957 ел. Ә. Фәйзи яза) Татар опера театры ачыла Башкаручылар арасында 25 яшьлек Мөнирә Булатова да була. Әйе, нәкъ менә "Качкын' операсыннан Мөнирә Булатованын татар сәнгатендәге олы һәм мактаулы хезмәт юлы башлана. Әйтергә кирәк, бу сәнгать әле ул чорда оешып кына килә һәм башкаручылар, композиторлар, либретто ижат итүчеләр, режиссерлар белән берлектә соавтор буларак та чыгыш ясыйлар. Бүген сугышка хәтле һәм сугыштан сон куелган спектакльләрне М Рахманкулова, Т Кайбицкая, С Садыйкова, А. Измайлова, Ф Насретдинов. К. Зәбировлар катнашыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Нәжип Жиһановнын Муса Жәлил белән берлектә ижат иткән "Алтынчәч" операсы татар опера сәнгатенең чын мәгънәсендә беренче зур унышы була. Тутзак исә—беренче һәм ин көчле милли каһарманнарның берсенә әверелә. Башкаручыларга аеруча игътибарлы карашта торган композитор Нәжип Жиһанов бу образын беренче булып башкарган Мәрьям Рахманкулова турында бик җылы сүзләр әйтеп калдыра. Композиторның сонрак, шактый еллар узгач Мөнирә Булатовага операнын клавирына язып биргән соклану сүзләре бу ижатга аеруча истәлекле: “Кадерле Мөнирә. Сине туган көнең белән котлыйм' Синең тууың бик вакытлы булган Үзең уйлап кара, әгәр син үз вакытында булмасаң Тугзак партиясен кем башкарыр иде Син бу партияне шундый итеп башкарасың ки. музыкантлар әйтмешли Ходай биргән дә инде'" Шуңа күрә сиңа бик рәхәтләнеп "Алтынчәч "нең клавирын бүләк итә м Автор Казан. 19 май 1963 ел". Бу образ турында сүз алып барганда, Мөнирә ханым Булатова дулкынланып болай дип сөйләде. —“Алтынчәч" тә Пролог бик көчле язылган. Биредә бик тирән кичерешләр чагылыш таба—халык бәйрәм итә. һәркайда гомуми тантана һәм кинәттән трагедия— Хан яу йөри. Бсзнен барлык ирләрне дә кырып бетерәләр, ә мине—жәзага тарталар күзләремне чокып чыгаралар, йөри алмасын өчен табанымны яралар Мина нибары 40 яшьләр чамасы (тугыз бала анасы булсам да, ул чакта кияүгә бик иртә. 13-14 яшьләр чамасында биргәннәр ләбаса), ләкин мин нинди кыяфәттә булырга тиешлемен соң, күзләрем агып чыккан, бу тетрәнүләрдән сон чәчләремнең яртысы агарган. Минем ыруымнын хатын-кыз затлары, минем килен-киленчәкләрем. кара төрбәгә төренгәннәр, алар бертуктаусыз “аһ" ора. Бср-ике сүз әйтүдән сон жан ачуым белән илереп кычкырып жибәрәм Күзләремне чокып алсаң да. Табан асларымны ярсаң да. Ил күзеннән кача алмассың. Ялчы торынымны табармын. Үстерермен, карармын Аждаһаның башын өзәр ул. Явыз ханның нәселен ул өзәр! Ә инде III пәрдәдә (күп еллар ил гизеп йөргәннән сон) ерактан гашыйк Жикнен тавышын ишетөм һәм мин күңелем белән анын үземнең оныгым икәнлеген төшенеп алам һәм мин ана ташланам да... муенына үзем таккан бөтине капшап, аны танып алам Бу инде хакыйкатьнең тантанасы иде Димәк, яшәү дәвам итәр! ” "Алтынчәч" операсын атс 70 елларда да Мөнирә Булатова катнашында күрергә була Шулай да опера 1457 елда Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә аеруча зур уныш казана. Бу операга багышлап бик күп газеталар тантананы мәкаләләр бастырып чыгаралар "Тугзак образына халыкның какшамас ныклыгы һәм батырлыгы, анын азатлыгы һәм гаделлеккә омтылышы тупланган Тугзак образын сәхнәдә ТАССРның халык артисткасы М Булатова калку итеп чагылдыра Анын башкаруында көч вә омтылыш, ихтыяр көче вә ачу. рухи матурлык, туган халкымны ярату дөрес яктыртыла",—дип яза "Известия" газетасында (1957. 25 май) Владимир Фере Мөнирә Булатованын опера репертуары акрынлап үзгәрә. Әмма опера жанрына карата “амплуа” сүзен куллану бик үк дөреслеккә дә туры килеп бетмәс иде кебек. Тавышның теститурасына һәм шулай ук театрның репертуарына бәйле рәвештә артистканын артык сайланырга мөмкинлеге бармы сон- ’ Юк, әлбәттә! Шулай булуга карамастан, партияләрне башкаргандагы тональлек, теге яки бу рольгә карата башкаручы тарафыннан куелган шәхси акцентлар ижади “алым" турында сөйләргә мөмкинлек бирә һәм болар, үз чиратында, амплуаны билгелиләр дә инде. Мөнирә Булатовага килгәндә, анын игътибарын көчле рухлы, бәйсез характерлы, горур хатын-кыз образлары жәлеп итүен әйтми мөмкин түгел. Менә дигән жырчы. ике дистә елга якын Мөнирә Булатова белән бергә эшләгән Гөлшат Сәйфуллинанын әйтүенә караганда, опера жырчысы буларак анын амплуасын драматик, трагик һәм героик пландагы зур күләмле партияләр тәшкил итә. Төрледән төрле булсалар да, Мөнирә Булатова башкарган партияләрнең “үзәген" көчле, ирек сөючән, хакими тәкъдирле характерлар алыр тора. Инде телгә алып үткән Тугзактан тыш РимскийКорсаковнын “Патша каләше”ндә Любаша, Мусорогскийнын "Борис Годунов”ында Марина Мнишек, Бородинның "Князь Игоре"ндә Кончаковна әнә шундыйлардан Һәм, билгеле ки, бу унайдан Бизенын жырчы репертуарына опера театрында эшли башлаганнан бирле килеп кергән “Кармен”ын да онытырга ярамый. Бизенын Кармены ничегрәк булган соң? Бу хакта Казанда, Бакуда, Ташкентта, Дүшәмбедә. Алма-Атада, Самарада һәм башка шәһәрләрдә барган спектакльләр вакытында төшерелгән тәэссоратлы фотолар буенча да хөкем йөртергә мөмкин. Ләкин болардан бигрәк жырчынын бу рольгә хәзерләнгән вакытында алып барган көндәлекләреннән китерелгән, һәм төрледән-төрле цитаталар бу рольне башкаручы бөек жырчыларнын сөземтә характерындагы бәяләмәләре күп нәрсә турында сөйлиләр булса кирәк. Карменны бер читкә куеп торам да, Мөнирә ханымның көндәлек дәфтәренә күз салам һәм аннан Л. Н. Толстойнын: “Цель художника не в том, чтобы необходимо разрешить вопросы, а в том, чтобы заставить любить жизнь в бссчисленных, никогда не истощимых прояапениях". Бу сүзләрен укып чыккач, Мөнирә ханым болай дип җавап биргән иде: —Мин беләм, кайчакта кешеләр мине ниндидер көрәшче, бик тә актив җанлы кеше итеп күз алдына китерәләр. Әйе, мине андый характерлар кызыксындыралар. Театр сәхнәсендә, әлбәттә. Ләкин үземә карата мин алай дип әйтә алмыйм. Минем, дөрес, сәхнәдә бик бәхетле минутлар кичергәнем булды Ләкин канәгатьсезлек хисе дә миңа чит-ят түгел. Кайчагында уңышсыз концертлар да җырчыга күп нәрсә бирә. Мондый минутларда җаныңны кая куярга белмисең, мин моңа нигә тотындым әле дип уйлыйсың. Ә бераздан анализ ясау һәм үз алдыңа сораулар кую вакыты килеп җитә: нишләргә, нәрсәне үзгәртергә? Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, кайчакта җавап берәр әсәрне күп тапкырлар башкарганнан соң табыла... Аңлашылса кирәк, Мөнирә Булатова менә шул рәвешле бөтен сәхнә эшчәнлегендә инде гадәтләнеп беткән нәрсәләргә яңа баштан карап чыгу, үз-үзенә тәнкыйди күзлектән чыгып бәһа бирү белән шөгыльләнә. Шу на күрә дә күп еллар дәвамында ул башкарган партияләр торган саен үзләренчә “кызыклы" булалар. Шулай килеп чыга ки, Мөнирә Булатовага үз гомерендә Чайковскийның “Пики дама"сында өч партияне—Полина, Милозора һәм Графиня партияләрен башкарырга туры килә. Баштагы ике партияне Мөнирә Булатова Мәскәүнен Зур театрында башкара. (Л. В Баратов тарафыннан куелган спектакльдә А. Ш Мелик-Пашаев дирижерлык итә, Герман партиясен Г. Нэлепп, Лиза партиясен Е. Смоленская башкара.) Татар жырчысынын Мәскәүдә стажировка үткән вакытында Зур театр сәхнәсенә күтәрелүе бөтен музыкаль җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә була. Әйтик, “Вечерная Москва" газетасының бер санында (1950, 12 март) басылып чыккан мәкалә “М. Булатованын дебюты Татар җырчысы Зур театр сәхнәсендә" дип атала һәм җырчының “Зур башкару осталыгына ия булуы һәм зур мәктәп узуы” билгеләп үтелә. Шулай да Чайковскийнын Графиня партиясе Мөнирә Булатова өчен бүген дә, озак еллар үткәннән сон да, ин кадерле обрахларнын берсе булып санала. Бу образнын тамашачыларга тәэсир итү куәте шулкадәрле көчле була ки, V картинада колонналар артыннан Графиняның шәүләсе күренгәч, залда кайбер очракларда һушы китеп егылучылар да булгалаган. — 1989 елда үэенен юбилей кичәсендә ул мине тагын бер кат тан калдырды,— дип искә ала Гөлшат Сәйфуллина — Программаның беренче бүлеге романслардан тора иде. икенче бүлеге Пики дама"сынын IV картинасыннан төзелгән иде Операдан тулы бер күренешне җырлау үзе үк бик зур көч куюны таләп итә. җитмәсә шушы яшьтә. Монын өчен бик зур батырлык һәм... Булатова характеры кирәк. Аны тыңлаганда тамашачылар урыннарында селкенергә дә куркып утырдылар— чөнки аларны образнын тәэсир көче шулкадәр биләп алган иде ...Бик күп танылган композиторның, язучыларның, шагыйрьләрнең замандашы булган Мөнирә ханым Булатова һәрвакыт игътибар үзәгендә була (аның архивында Ә. Ерикәй. С. Хәким. Б Урманче. Н Нәҗми. Р Яхин, М Садри һәм башка әдәбиятсәнгать әһелләре язган күпсанлы хатлар саклана). Анын тавышына исәпләп композиторлар романслар язалар, хат аша иҗат турында фикерләр алышып торалар Бу җәһәттән Нәҗип Җиһановнын Мөнирә ханым архивында сакланган көндалек тормышын чагылдырган бер язу кисәге игътибарга лаек. Хәзер нәкъ Мөнирә Булатова башкаруында олы сәхнәгә күтәрелгән "Сиреньнәр хуш исләр тарата' романсының автор текстына Нәҗип Жиһанов болай дип язып куйган: "Мөнирә ханым! Бу пустякны минем ижат кичәсендә жырласан бигрәк яхшы будыр иде 1956. 21/У - Нәҗип". Менә шулай Мөнирә Булатова җан өргән "пустяк" ярты гасыр инде төрле буын артистлары тарафыннан башкарылып сәхнәдән төшми янгырый. Әйе. Мөнирә Булатова бик күп композиторлар белән иҗади дуслыкта яшәде һәм уннарча, йөзләрчә әсәрләргә яшәү бирде. Менә шулай Мөнирә Булатова бик күп композиторлар белән - М Мозаффаров яки Ж. Фәйзиме ул. 3 Хәбибуллин яки Н Жнһановмы. X Вәлиуллин яки А. Ключаревмы—төрледән-торзе концертларда һәм композиторлар союзында үткәрелгән тынлап карауларда бергәләп чыгышлар ясый. Импровизация сүзен ычкындыруым була. Мөнирә чаным кинәттән кабынып китә: — Импровизациягә килгәндә. Ключаревка тиңнәр юк иде Ләкин анын импровизаторлыгында композиторлык ишетүе дә чалынмый калмый иде. Ул тагар халык көйләрен дә зур осталык белән башкара иде. Мөнирә ханым А Ключарев тарафыннан бүләк ителгән “Туган җирем— Татарстан" (Г. Зәйнашсва сүзләре) җырынын кулъязмасын аеруча пөхтәләп саклый Татар радиосын озак еллар тыңлаган кешеләр хәтерли булыр, радноэфир көн саен диярлек шушы жырнын мелодиясе белән ачыла иде һәм ул республика символы буларак, күңелләргә газиз бер хис булып кереп урнашты Мөнирә Булатованын шәхси китапханәсендә җыр авторларының берсе тарафыннан язып бирелгән китап саклана, анда мондый юллар бар ‘ Туган жирем—Татарстан” жырын оста башкаруыгыз, халык күнеленә җиткерүегез өчен зур рәхмәт! Сез—халкыбызның күренекле җырчысы, озак яшәгез һәм бәхетле яшәгез! Сезне яратучы Гөлшат Зәйнашева 24 X 1977 " Сүз дә юк. камера җырчысының хезмәте—үзенчалекле хезмәт Биредә театрдагы кебек тамашачыны җәлеп итә торган сюжет киеренкелеге, геройларның үзара мөнәсәбәтен чагылдыручы коллизияләр юк Ин истә калырлык чыгышлар турында сүз башландымы. Мөнирә ханым соло рәвешендә башкарылган концертларын искә ала. Артистмын тормышында күп төрле очрашулар булуга да карамастан, шулай да соңыннан ижади тормышта аеруча тирән эз калдырганнары була Билгеле. 1948 елла очрашкач инде танылган җырчы Мөнирә Булатова да. але яшь композитор Рөстәм Яхин да. мөгаен, озак еллар дәвамында иҗатташ дуслар булып яшәрбез дип күз алдына да китереп карамаган нардыр Мөнирә Булатова башкаруында Графиня 12. .К-У..М1 партиясен тыңлаганнан сон Рөстәм Яхин чын мәгънәсендә тирән тетрәнү кичерә. 1991 елнын маенда очрашып сөйләшү вакытында Рөстәм ага бу хакта болай дип сөйләгән иде: —Анын тавышының тембры мине шунда ук әсир итте—сирәк очрый торган бик тә чиста, күкрәк тавышы. Бу тембр инструменталь яңгырашка ия. Хәзер мондый тембрлы тавышлар юк Мөнирә Булатованын икенче бер сыйфаты тагын шунда ук күзгә ташланды—ул да булса, профессиональ мәктәпкә ия булуы... Бу беренче очрашудан алган тәэсирләр яшәү барышында, бергә эшләү дәверендә тагын да тирәнәя, кинәя төшә, чөнки Мөнирә Булатова йөзендә Рөстәм Яхин нечкә тоемлы, барыннан бигрәк композиторның рухи дөньясын анлаган башкаручысын таба. Композитор белән җырчы арасында утыз елдан артыкка сузылган иҗади дуслык татар музыка культура өлкәсе тарихында сизелерлек эз калдыра. Мөнирә Булатова һәм Рөстәм Яхин концертлар белән бергәләп кайларда гына чыгыш ясамыйлар: алар Татарстанның барлык почмакларында диярлек, Мәскәүдә, Идел буе шәһәрләрендә, Ленинградта (Санкт-Петербургта), Урта Азиянең һәм Казакъстанның бик күп калаларында күпсанлы концертлар бирәләр. Мөнирә ханым турында Рөстәм Яхин ихлас күңелдән тагын менә ниләр сөйләде —Анда артистизм, аңларга әзер булу һәм әзер тору, яңа әсәрләргә җитди һәм тәнкыйди күзлектән карау хас булды. Ул бер вакытта да яңа романсларга ашыгып бәя бирмәде, аңа яңа әсәрнен "төенен табу” зарур иде. Бәлки шунадыр да "Ни сөйли урман?” (С Хәким сүзләре), “Дулкыннар” (Ә. Ерикәй сүзләре) кебек кин аһәнле, тирән амплитудалы җырлар нәкъ менә анын башкаруында популярлашып киттеләр. Ә “Күңелем өзгәләнгән минутларда” (Ә. Ерикәй сүзләре), “Күңелем синдә” әсәрләрен композитор Мөнирә Булатовага багышлап иҗат итә. Моннан тыш С. Сәйдәшевнең “Сагыну”, “Өмә җыры” һәм “Халисә”, М. Мозаффаровнын "Тын бакчада”, “Җиләк җыйганда” әсәрләре дә татар музыкасы тарихына Мөнирә Булатова башкаруында алтын хәрефләр белән язылып калды. Һәм, мәгълүм ки, Мөнирә Булатова бик теләп, зур зәвык белән рус һәм Европа классикларының романсларын башкарды. Анын камера репертуарының байлыгын, башкару осталыгын анлау өчен генә мисал китереп үтү дә җитәр кебек: Мәскәүнең олы һәм данлыклы сәхнәләрендә үткәрелгән җыелма концертларда мәшһүр артистлардан С Козловский, А Безродный, В. Пикайзен, Д. Ойстрах, Г. Уланова, М. Плисецкая, П Лисициан, В Дударова. Д. Осипова, Н. Шпиллер аның коллегалары булып тордылар. Бер сүз белән әйткәндә, Мөнирә Булатова иҗаты чәчәк аткан дәвердә ил һәм дөньякүләм танылган артистка иде. Ил күләмендә һәм чит илләрдә ясаган чыгышлары мона ачык дәлил булып тора. Шөкер, Мөнирә Булатова бүген дә исән-сау, фикере-хәтере ачык, дәрт-дәрманы чиксез. Шушы көннәрдә Татарстанның халык, РСФСРнын халык артисткасы Мөнирә Закир кызы Булатовага 90 яшь тулды. Саулык-сәламәтлек телибез ана