Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪЛҮМАТИ КӨРӘШТӘ МӘДӘНИЛЕК

XIII—XVI гасырларда татарлар Тарихи экскурслар безгә һич тә ата-бабаларыбызның мәдәниятен бөек итеп күрсәтү өчен кирәкми, алар безгә татарлар -кыргый- булган, ул чор рус мәдәниятенә алар бернәрсә дә бирмәгән, дигән тезисларны кире кагу өчен кирәк Алтын Урда дәүләте төрле сәяси һәм икътисади сәбәпләр аркасында таркалып, берничә мөстәкыйль (суверен) дәүләтләргә—Казан ханлыгы. Кырым. Әстерхан, Нугай. Себер һәм башка ханлыклар булып калган Казан ханлыгы нинди булган соң? Ул шәрекъ тибындагы күпмилләтле феодаль дәүләт булган, икътисады алга киткән, сугышчан кораллы көчләре дә булган. Атаклы тарихчы академик И Р Таһиров Казан ханлыгы җитәрлек өйрәнелмәгән, бозып күрсәтелә дип саный. Ул, янәсе, артта калган кыргый, комсыз һәм мәрхәмәтсез баскынчылар дәүләте булган Ә ул чынлыкта Урта гасырлар дәүләтләре арасында алга киткән дәүләт булып, үзен-үзе тәэмин итеп торган -Атаклы Казан патшалыгы.—дип яза революциягә кадәр Иван Михайлов,—русларга гына билгеле булып калмаган, ул дөньяның башка кыйтгаларында да танылган, чит ил тарихчылары дөньяда булып үткән башка хәлләр турында язганда әлеге патшалыктагы вакыйгаларны да искә ала торган булганнарПоляк тарихчысы Александр Гвагнин болай дип язып калдырган -Казан татарлары башка татарлардан әдөплелеклөре, йортлар төзү осталыгы һәм игенчелек белән дә аерылып торган Алар бик яхшы төзелгән йортларда яшиләр, россияннәр, фарсилар һәм башка халыклар белән товарлар алмашып сәүдә итәләр, аларның үз патшалары булган, алар В К Иоанн Васильевич һәм аның улы Василий Иоаннович патшалык иткән чорларга кадәр беркемгә дә кол булмаганнар» (И. Таһиров) А. Курбский Казан ханлыгында төрле милләт халыклары тигез хокуклы булганнар, ул -болгар теленнән башка патшалыкта тагын биш телдә—мордва, чуваш, чирмеш, вотяк, башкорт телендә сөйләшкәннәр» дип билгеләп үтә Бу хәл ханлыкта төрле халыкларның үзара дус-тату яшәүләре турында сөйли Ул чордагы дәүләтләрнең сәнгать, Болгар-Казан ханлыгы мәдәниятенең көнбатыш Европа һәм шулай ук шәрекъ илләре белән бер дәрәҗәдә үскенлекләре күренә. Казан һәм болгар-татар культурасы шул мәдәниятләр Ахыры Башы 4 санда. 9 * чигендә булуы аркасында ул заманнарда Европа мәдәниятенә дә шактый зур йогынты ясаган Шуңа күрә дә А. Курбский үзенең -Казанны яулап алу турында бәян-ендә Казан болгарларының бөек һәм көчле измаил токымы булуларын, шуның белән халыкның борынгылыгын да искәртә, -кайчандыр бөтен дөнья кан калтырап торган алар алдында- дип яза ул. (Ф. Салихова). 1882 елны басылып чыккан В Рогозинның -Волга» дигән китабында Идел буе халыклары этнографиясенә фәнни анализ бирелә. Халыкларның уңай сыйфатлары аерып күрсәтелә һәм. кушылган очракта, рус халкына да уңай йогынты ясарлар иде, диелә. «Казан татарлары яхшы тән төзелешле, алар матурлар Үзләренең тән төзелеше һәм акыл сәләте буенча аларны затлы, зәвекъле халыклар исәбенә кертәләр. Тарихчылар татарларның ягымлы сөйләшүчән-килешүчән холыклы, матур мөгамәләләре һәм гаҗәп киң күңелле булулары турында язалар. Шул ук вакытта абруй-дәрәҗәләрен дә саклый беләләр. Алар горур кыяфәтле, якты карашлылар Һәрвакыт горур- бәйсезлекләрен иркен-ирекле елмаюлары белән күрсәтәләр. Бу аңлашыла да, чөнки алар эчми. Мөхәммәт өммәте кануннары белән яшиләр- (Ф Салихова). Димәк, Казан ханлыгында, мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен хәзер язылган дәреслек авторлары -кыргый татарлар- дип күрә торып ялганлыйлар, алар россияле татарларны мыскыллыйлар, татарларның милли горурлыгын мәсхәрәлиләр Көнбатышта мәдәниятләрнең үзара багланышларын әллә шулай аңлыйлармы? Рус дәүләтенең мәдәниятлеге хакында Киев Русенең мәдәнияте турында күп язылган Рус халкының үз этник мәдәниятен үстерү өчен тырышуы бик табигый, ул аны башка халыклар мәдәниятеннән ала-ала да үстергән. Бүген бу бөек халыкның бөек мәдәнияте бар Ләкин күп кенә тарихчылар Русьның үткәненә кремльнең алтынланган сарайлары һәм бүгенге рус мәдәнияте аша карыйлар. Ул мәдәният көнбатыш Европа мәдәниятен «куып җитәргә» бик тырыша, әмма һич кенә куып җитә алмый Шуңа күрә гаепле итеп әлеге дә баягы «татар-монгол иго-сын саныйлар. Россия нинди булган? Төрле чорда төрлечә. Ул һәрвакыт зур һәм ярлы, шуның өстенә бик сугышучан дәүләт булган. Тарихчы К. Д. Кавелин язганча: -Россия империясенең барлыкка килүен, аякка басуын идеаллаштырып карарга ярамый Урта Азияне яулап алу, Ермакның Себер ханлыгына походы, Амур буйларындагы тыныч халыкны талап йөргән Хабаров, камчадалларга карата бик күп явызлыклар кылганы өчен үз казаклары тарафыннан үтерелгән Атласов...»(К. Д. Кавелин Нашумственный строй.—М Правда, 1989. стр. 69) Күренекле галимнәр Карамзин, Костомаров. Платоновлар Россиянең бөек үткәне, аның мәдәнияте турында гына язып калмыйлар, алар ул заманнардагы кешеләрнең гореф-гадәтләре турында, патшалар, боярлар, воеводаларның рәхим-шәфкатьсез эш-гамәлләре турында да сөйлиләр Иван IV (XVI гасыр) чорындагы опричникларның явызлыгы, яулап алу сугышлары турында, үз улын үтергән патша турында укыганда чәчләр үрә тора. Ил үзе ниндирәк булган? Иван IV чорында Россиянең мәйданы 2800 мең кв. км.. халкы 7-8 миллион булган Күпчелек халык чиркәүле авылларда (село) һәм чиркәүсез (мәктәпсез) авылларда (деревни) яшәгәннәр «Әй, син. деревня! —дигән мыскыллы гыйбарә шул заманнардан калган Шәһәр халкының саны 2% тан артмаган (һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр) Ел саен төбенә кадәр диярлек янып торган агач Мәскәүдө—100 мең чамасы. Новгородта—30 мең. Можайск, Серпухов, Коломна ише вак шәһәрләрдә 3 меңнән 8 меңгә хәтле кеше яшәгән (Казанцев). Хәзерге тарихчылар әле күптән түгел генә (XX гасырның утызынчы елларына кадәр диярлек) Россия халкының төп өлеше авылларда салам түбәле агач өйләрдә яшәгәнлеген, агач савытлардан агач кашыклар белән ашаганлыкларын, өйдә сугылган күлмәк-ыштаннан, чабатадан йөргәнлекләрен бөтенләй онытканнар Авыл халкы шуңа күрә дә «лаптем щи хлебали» (чабата белән кәбестә шулпасы чөмерә идек) дип шаяртканнар Совет чорында шәһәрләшү авыл халкының 80%ын шәһәр кешесе иткән.. Ә шәһәрләргә килеп тулган бу халык ничегрәк яшәгән соң? Әдәбиятта астыртын хәйлә-мәкер белән тулган боярлар, кенәзләр. дини руханиларның -татлы» тормышы күбрәк сурәтләнә Шәһәр ярлы Шыгрым тулы кысанлык, караклык һәм даими янгыннар эчендә яшәгән -Комсызлык, акчага хирыслык, ач күзлелек, эчкечелек, бозыклык һәм наданлык—руханиларның төп сыйфатлары әнә шундый Болар барысы да чиркәүгә йөрүче халыкта ризасызлык тудырган. Руханиларны тәнкыйтьләү, гомумән, чиркәүләр кирәкмәс, дигән фикергә китергән» (Казанцев). Шул заманнардан Россиядә чиркәү кагыйдәләренә каршы хәрәкәт, динсезлек башланып киткән Шулай булгач, Россиялеләр арасында бүгенге әхлаксызлык кайдан килеп чыккан соң? Тарих дәреслекләре язучы авторларның кайберләре турыдан- туры моны татарлар йогынтысы дип тамгалыйлар Шулаймы икән? Буыннардан-буыннарга күчеп килә торган генетик милли гореф-гадәтләр түгелме икән ул? Күренекле тарихчылар нәкъ шуны раслыйлар да бит Н.К. Карамзинның бик үткен әйткән сүзләре бар -XVII гасыр Россия өчен тәмуг уенына тиң хакимлек ярату, коточкыч ачлык, һәркайда талаулар, йөрәкләрнең таш булып катуы, халыкның бозыклыгы белән ачыла Болар барысы бергә дәүләтне ватып бетерүгә илтәчәк киләчәктер» Игомы, әллә хезмәттәшлекме? «Татар-монгол игосы» дигән гыйбарә йөз еллар буена тарих дәреслекләре битләреннән төшми йөри. Яшьләрнең аңына гасырлар дәвамында -дошман татар» образы сеңдерелә. Бу бигрәк тә татар дәүләтләрен—Казанны. Әстерханны. Себерне, Кырымны яулап алу чорларында ачык чагыла Россия дәүләтенең барлыкка килү тарихы һәм христиан чиркәвенең татарларны -дошман- итеп күрсәтүе Россиянең Төркия белән сугышларын идеологик яктан да дәлилләү өчен кирәк була (8 сугышның барысын да Россия башлап җибәрә) Россия сәяхәтчеләре бу төшенчәне үзләренең мәнфәгатьләре өчен һаман да файдалана торалар Мәсьәлөн. Г Н Селезнев. Европарламентта чыгыш ясап, Европаны татар-монгол игосыннан Русь кына коткарып калган, дип ялагайланып сөйләгән Ләкин бит беренче һөҗүм вакытында ук татар-монголлар рус җирләре аша Польшага, Чехиягә бәреп кергәннәр, хәзер инде бу илләр. Батый хан гаскәрләренең көнбатышка баруын без генә туктатып калдык, дип раслыйлар Ике күрше халыкның хезмәттәшлеге дә булганмы, әллә алар иго» йогынтысы белән даими дошманлашып торганмы? Менә тарихи тикшеренүләрдән берничә өзек. -Әле 1917 елга кадәр үк кайбер галимнәр Мөскөү дәүләтенең үсешенә монгол дәүләте зур йогынты ясаган Икенчеләре исә монгол-татар игосы рус дәүләте тормышына тирән социаль үзгәрешләр китермәгән дип саныйлар Тарихчылар сугыш хәрәкәтләре тукталгач ике арада хезмәттәшлек башланганын инкяр итә алмыйлар -Урда белән Русь мөнәсәбәтләренә килгәндә, инде 1243 елда ук ике як өчен дә файдалы килешү төзелгән Алтын Урдага рус кенәзлөре еш барып йөргән, алар татарлардан өйләнеп хатыннар алып кайткан...»(Платонов) Менә сезгә-иго»! «Л.Н. Гумилев иго булганлыгын кире кага һәм руслар белән монгол-татарлар арасында һәр ике як өчен дә файдалы союз булган дип раслый - (Казанцев) Тарихи фактлар да Л.Н Гумилевның хаклы булганлыгын күрсәтә Рус кенәзләре Алтын Урда оешкач та ханнар һәм морзалар белән дуслашкан Мәсәлән, Александр Невскии Батыйның улы Сартак белән җан дуслар—борөдар булган (монголларның бер өлеше христиан динен тоткан) Невскийның оныгы Юрий Данилович «озак еллар Урдада хан сараенда яшәгән, Үзбәк ханның сеңлесенө өйләнгән Юрийдан башлап рус кенәзлөре Урдага йөз тоткан ханнар һәм татар аксөякләре белән тыгыз элемтә булдырганнар, бу Русьта үз позицияләрен көчәйтү һәм кенөзлеклөрен ныгыту өчен эшләнгән» (Казанцев) Европа белән элемтәләр турында Тарихчылар татарларны, игодан тыш. Русьның Европадан артта калуына сәбәпче итеп тә гаеплиләр Дәреслекләрдә шундый сорау да очрый -Алтын Урда Россиянең Көнбатыш Европа белән мәдәни багланышларына һәм рус мәдәнитенең алдагы язмышына йогынты ясаганмы?» Сорау очраклы гына куелмаган, авторлар шуңа таянып татарларны гаеплиләр. Монголларның басып алуы һәм Алтын Урда игосы рус җирләренең Көнбатыш Европадагы алга киткән илләрдән артка калуына сәбәпләрнең берсе булган Русьның икътисади, сәяси һәм мәдәни үсешенә гаять зур зыян китергән Рус җирләренең мәдәни үсеш темплары бик акрынайган. » (Казанцев) Әлбәттә, монголлар һөҗүме зур зыян салган (дөрес, ул немец фашистларының хәзер сөйләнми торган һөҗүме белән чагыштырырлык та түгел) Ләкин бит татар-монголлар барып җитә алмаган гомер-гомердән рус җирләре дә булган, мәсәлән. Новгородтан башланган төньяк төбәкләре. Аларына үсеш алырга кем комачаулаган? Ә татарлар Русьның Көнбатыштагы агрессив көчләргә каршы көрәшендә кем ягында булганнар? «Әгәр дә Литва һәм башка дошманнар белән сугышларда татар сугышчылары да катнашкан булса. XIV—XV гасырларда ул Урда ханы ярдәме түгел, ә татар патшаларының һәм башка феодалларның русларга хезмәткә кергән һәм Русь дошманнары белән шул исәптән үз кабиләләре белән дә сугышкан уллары булган» (Казанцев). Рус кенәзләренең литвалылар, поляклар, немецлар, шведлар белән һәм үзара да туктаусыз булып торган сугышларында татарлар һәрвакыт кенәзләр яклы булган, аларга җиңү яулашкан (кара—Н. Карамзин). Урдалылар Русьның Европа белән багланышларына берничек тә кире йогынты ясый алмаган, рус кенәзләре үзләре таркау һәм көчсез булган Икенче закончалык бар: Русьның Европадан артка калуына татарлар гаепле түгел, ә рус халкы үзе европалылардан 500 елга яшьрәк булган (Казанцев редакциясендә чыккан дәреслекнең 72 битен кара). Россиядә колбиләүчелек булганы билгеле—ул крепостное право, феодализмның үзенчәлекле бер төре, ягъни алпавытның крепостной крестьяннарны эксплуатацияләүгә һәм җәзаларга хокуклы булуы .. «Феодализмның мондый үзенә бер аерым төре булу—татар-монгол игосы аркасында Русьның 240 ел буе Европадан чикләнгән хәлдә үсеш нәтиҗәсе» (Казанцев) Болай дип раслау дөресме? Фактлар алай сөйләми Беренчедән. Алтын Урдада турыдан- туры колбиләүчелек булмаган (бары тик йорт коллары гына булган) Икенчедән. Россиянең көнбатыш чикләре Урда тарафыннан тикшереп торылмаган, төньяк җирләре гомумән, ирекле булган, (шулай булгач. Урда Русьны чикләп тә тора алмаган) Әллә поляклар, шведлар, литвалылар аркылы рус кенәзләре немец шәһәрләре белән сәүдә алып бармаганмы? Шул «изоляция»-чикләүләрсез алга китү булыр идеме? Шикләнәм. чөнки Русь тормыш логикасының башка законнары белән үсеш алган, ул үз гореф-гадәтләре, үз үзенчәлекләренә таянган Бер халыкның икенче халыкка йогынтысы күбесенчә үз зыялылары, сәүдәдә аралашулары, товар, тел-лөгать һәм мәдәни байлыкларын, белемнәрен, осталыкларын алмашу юлы белән тормышка ашырылган. Казанцевларның 250 ел буена руслар Европа белән багланышта булмаган дип аһ орулары бик тө беркатлылык «XV гасырда—дип язалар дәреслек авторлары—Европада 30 университет булган, ә Россиядә шул ук вакытта белемлелек кискен түбән тәгәри, хәтта кенәзләр дә һәр очракта да белемле булмаган». Йә, татарларның моңа ни катнашы бар? Мөселманнар дөньясында университетлар Европага караганда күпкә алданрак барлыкка килгән, Европа исә X гасырда халкының белемлелек дәрәҗәсе буенча Кытайдан ун мәртәбә артта калган Ә тарих дәреслекләре язганча, рус кенәзләренең поляклар, литвалылар, шведлар белән туктаусыз сугышып торганлыкларын, тегеләренең рус җирләрен татарлардан да күбрәк басып алуларын һәм талауларын кая куясың? Александр Невский кебек кенәзләр Көнбатышны Урда белән ныклы союзы булганга гына, татарларның хәрби һәм сәяси ярдәме белән генә җиңә алганын тарихчылар раслый, фактлар раслый Татар мәдәниятенең рус мәдәниятенә йогынтысы булмаганмыни ? Югарыда -башка- халыкларны түбәнсетергә теләгәндә, аның мәдәнияте юклыгы турында сөйлиләр, дип язылган иде инде Моның бер мисалы—Алтын Урда чорындагы татар халкы мәдәниятенең рус мәдәнияте үсешенә ясаган йогынтысын инкяр итү Ләкин бу мәсьәләдә әдәбиятта ике төрле караш яши Беренчесе—ә ул йогынты булмаган Икенчесе—булган, әмма аз булган Алтын Урда Русь мәдәнияте үсешенә уңай йогынтысы булганмы-юкмы'7 Үз- үзенә каршы килеп, культурология дәреслеге авторы Драч болай яза -Безгә әле хәзергә андый йогынтыны эзләп табарга туры килмәде-.—ди Россия тарихы бары тик кенәзләр һәм патшалар эшчәнлеге турында гына язылган, аннары, сугышлар, революциягә бәйләп, халык турында да яза башлаганнар, ләкин хәзергәчә бу тарих рус халкы тарихы гына анда башка халыкларга урын юк. Шуның өчен дә кемгәдер -эзләп табарга туры килмәгән »Ә бәлки. Россия халыкларының тарихын белергә кирәктер, бигрәк тә аның хәзерге биләмәләрендә кайчандыр зур һәм кечкенә дәүләтләре булган, рус дәүләтенең аякка басуына йогынты ясаган һәм рус тарихының бер өлеше булган халыкларның тарихын Дәреслекләр авторы Россиядәге рус булмаган халыклар—татарлар, чувашлар, якутлар, кареллар һәм башкаларның тарихларын белмиләр дигән тәэсир кала XI гасыр төрки телле шагыйре Йосыф Баласагуни бик акыллы әйткән: Табиблар дәваламас авыруын наданның. Дәвала белем белән наданлыгын аның Татар мәдәниятенең үзенчәлекләре нәрсәдә? Күрше булып яшәгән халыклар мәдәниятләренең үзара йогынтылары турында фикер йөрткәндә, без һәрвакыт бер сорауга килеп төртеләбез татар мәдәнияте нинди булган соң? Югарыда татарларның борынгы халык булганлыгы, Бөек Болгар дәүләте мәдәнияте, аның мирасчысы Алтын Урда һәм Казан ханлыклары турында сөйләнелде Тарихи фактлар шуны раслый Алтын Урданың (Жучи Олусының) бик кыска башлангыч чорыннан тыш. монгол мәдәниятеннән бигрәк, анда төрки-татар мәдәнияте өстенлек иткән, ул исә һуннар, борынгы татарлар. Төрки каганат, Идел Болгары һәм дала кыпчаклары мәдәниятләрен үзенә сеңдергән Алтын Урдада дәүләт теле төрки-татар теле булган, шул телдә рәсми эшләр, дипломатик язышулар алып барылган, әдәбият үскән Татар-монголлар,—Кытай мәдәнияте белән таныш халыклар —корал йөртүне, сугышуны гына белгән кыргыйлар булганмы? Юк. әлбәттә Тарихның һәр чоры үз дәрәҗәсендә мәдәниятле булган Татар монгол аксөякләре түрәләр Алтын Урданың беренче дистә елларында да дәреслекләр авторлары язганча, кыргый булмаганнар. Шул чорның шаһиты монах Плано Карпини болай яза -Монголлар рәссамнарны яратканнар Людовикның илчесе (француз короленең—М М ) хан сараенда (ул вакытта Мәнгү хан хакимлек иткән—М М ) венгрларны, инглизләрне һәм Париж алтын остасы Гильйомны очраткан -Әлеге Француз татар морзаларына сарайлар салганда скульптор да. архитектор да булган Бу мәдәниятнең аерым йогынтысын рус кенөзләре дә кичергән Шунысын да әйтеп китәргә кирәк. Алтын Урда чорында Русьта беренче мәртәбә халык санын алу үткәрелгән, ям (почта) хезмәте оештырылган төзелеш эшләре алып барылган, игенчелек үсеш алган, хәрбиләр көчәйгән һ б Урда һөнәрчеләренең шактый оста булулары турында күп тарихчылар яза Рус аксөякләре, бигрәк тә хатын-кызлары татар киемнәрен иң яхшы модалы дип санаганнар Рус кенөзлөренең кием-салымында, аяк киемнәрендә дә татар киемнәре йогынтысын күрергә мөмкин Мәсәлән, Иван Грозный турындагы -Иван Васильевич сердится« исемле кинофилыңда ул яхшы чагылдырылган Әхлакый мәдәнилек турында Хәзерге россияннәргә әхяаксезлек кайдан килә? Дәреслекләр авторлары янә дә татарларны мәсхәрә итеп әхлаксезлектә, рәхимсезлектә һәм башка гөнаһларда гаеплиләр Шулаймы соң? «. Рус кенәзләренең һич бетмәслек үзара дошманлык-низаглары халыкның барлык катламнарында, бигрәк тә югары катламнарда әхлак дәрәҗәсенең түбәнәюе нәтиҗәсе ул. Череп таркалу, бозыклык чиркәүләргә дә үтеп керә.татарлар хакимлек иткән шартларда анда исә,чиркәүнең өстенлекләренә кызыгып, күп кенә аксөякләр һәм түрәләр дә агыла Үз мәнфәгатьләрен кайгырту, шәфкатьсезлек, икейөзлелек, хыянәт - мәкер, татарларга тәлинкә тоту һәм алардан курку, эчкечелек һәм башка гөнаһлар гади кешеләр белән чиркәү руханилары арасында киң тарала • (Казанцев). Әгәр дә инде эчкечелек һәм бозыклык хәтта христиан руханилары арасында да шулай таралган икән, монда татарларның ни гаебе бар. алар бит исерткеч эчемлекләр эчми, ә зина кылу үлем җәзасы белән тәмамлана. Ә үз мәнфәгатеңне кайгырту.тәлинкә тоту-ялагайлану һәм икейөзлелек рус түрәләренә XXI гасырда да хас түгелмени? Күп авторлар ни өчендер сүгенү татарлардан кергән дип уйлыйлар. Хәтта бу хакта еш кына рус руханилары да газеталарга язып чыгалар. Ләкин бу бит чи ялган Сүгенү сүзләре татарларда һәм башка төрки телләрдә рус телендәгедән күпкә азрак Хәтерлим әле. Үзбәкстанда руслар үзбәкләр турында ярым шаярып: - Кара, үз телендә мыгырдый, ә русча сүгенә, үз сүзләре җитмидер,ахрысы-.—диләр иде Сүз уңаеннан, күпләр сүгенү сүзләре рус телендә нык таралган,дип уйлыйлар һәм ялгышалар—иң күп сүгенүчеләр венгрлар Әмма алар бер дә күршеләренә ымламыйлар: һәр халык үз телен үзе үстерә. Татарларның эчке мәдәнилеге бик түбән дәрәҗәдә, дип расламакчы булалар. Әмма тарих башкача сөйли Н.М.Карамзин хезмәтләрендә кызыклы фактлар бар Мәсәлән, ул монах Карпининың сүзләрен китерә. Карпини әйтә: татарлар -әшәке сүз әйтүне күрелмиләр- (димәк, сүгенү аларга хас түгел— М.М ), -хатын-кызлар белән мөгамәләдә тыйнаклар», «уйнаш-зина гына түгел, хәтта караклык та үлем белән җәзалана-.—ди Күргәнебезчә, татарларның төп әхлак дәрәҗәләре бүгенге русларныкыннан да югарырак булган». - татарлар, -дип яза Карамзин,—түземлелек белән данлыклы вә үз диннәрен башкаларга такмыйлар . - Д.М Карамзин. Культурология дөреслекләре авторларыннан аермалы, башка абруйлы галимнәр татарларның рус мәдәниятенә уңай йогынтысы шулай да булган, дип язалар Мәсәлән, академик Френ: -Алтын Урданың хакимлеге азмы-күпме дәрәҗәдә безнең ватанның язмышына, төзелешенә, карарларына, мәгарифенә, гореф-гадәтләренә һәм теленә йогынты ясарга тиештер дип яза. Тарихчы Платонов: -XIV гасырдан башлап руслар -яман» татарларның шәрекъ йолаларын, гореф-гадәтләрен күчереп ала, хәтта никахлашып туганлашалар да-.—дип яза. Әйе, руслар, татарлардан гореф-гадәтләрен, йолаларын алган шикелле үк, бераз соңрак—XIX йөз башларында французлар белән дә шулай эшләгәннәр гореф-гадәтләрен, хәтта кием-салым ишеләрен дә алганнар, никахлашканнар да. Никахлашуны, әлбәттә, беренче чиратта аксөякләр, боярлар һәм кенәз балалары башкарган. Шунысын да искә алырга кирәк, ул заманнарда, гыйшык-мәхәббәткә бик игътибар итеп тормыйча, нигездә сәяси һәм матди мәнфәгатьләр алда булган Сәясие—ханнан кенәзлеккә ярлык—указ алу яки башка берәр кенәзгә һәм чит кешеләренә каршы көрәштә аның ярдәмен көтү. Матди мәнфәгать исә теге йә бу җирләргә ярлык алып, үз кенәзлегендэ ясакны үзе жыю хокукына ирешү һ.б Татар морзалары һәм гаскәр башлыклары да, үз чиратларында, рус кызларына өйләнгәннәр Димәк, мәдәни дәрәҗәләре дә чама белән бер тирәдөрәк булганмы?! Әле җитмәсә, -бернәрсәгә дә өйрәнмәгәннәр- дип сөйләнәләр һәм язалар бит Туганлашканнар икән, дуслашканнар да дигән сүз ич! Димәк, тарихчы ЛН.Гумилевның «иго» булмаган, ә хезмәттәшлек булган» дигән сүзләре дөрескә чыга. Бөек Габдулла Тукаебыз да Рус белән гомер кичердек сайрашып. Тел. лөгать, гадәт вә әхлак агмашып.— дип юкка гына язмагандыр, шәт Соңгы елларда ярым ялган белән бер рәттән үткәннәргә азмы-күпме дөрес бөя дә бирелә башлады. -Русиядә Урда игосы, -дип, элекке гадәтләр буенча, язалар Сахаров белән Буганов,—һичшиксез, тискәре йогынты ясаган Шулай да. элек тә һәм хәзерге йөзьеллыкларда да чит ил хакимлеге Русиянең үсешенә уңай тәэсир иткән, дигән фикерләр әйтелә килгән дәүләт тәртибен ныгыту, кенәзләр арасындагы ызгыш-талаш-тарткалашны йомшарту урдалыларның хакимлеге, барыннан да тыш, ике яклап та хуҗалык эшләрендә, тормышкөнкүрештә. телдә һем башкаларда үзара алмашып яшәүгә китергән» (Сахаров А Н . Буганов В И 1995 елны басылып чыккан дәреслектә ) Димәк, ул хакта беркайда да диярлек сөйләнмәсә дә, «уңай йогынты булган. 250 ел хезмәттәшлек» (Л Н Гумилев) дәверендә Кытай. Һиндстан һәм. гомумән, Шәрекь мәдәнияте өлгеләрен кием-салымда, ЙОРТ кирәк-яракларында гына түгел, фикерләүдә дә алып килгән татарлардан руслар күп нәрсәләргә өйрәнеп калганнар Казан ханлыгы һәм мәдәниятләрнең үзара йогынтысы турында Тарихи фактларны рус һәм татар мәдәниятләренең үзара йогынтысы турында дөрес мәгълүматларны без М Г.Худяков китабыннан таба алабыз (Очерки по истории Казанского ханства, Казань. Фонд ТЯК. 1990) Алар Казан ханлыгы тарихына караса да. бераз Алтын Урдага да кагылып үтә Җиңелгән илгә яулап алучылар (монголлар—ММ) тарафыннан кертелгән дәүләт төзелеше татарларга кадәр Русиядә яшәгән патриархаль тәртипләргә караганда бик нык уйланылган һәм нык тәртипле булган Дәүләт белән идарә итү нигезләрен руслар татарлар аша танышкан: беренче мәртәбә халык санын исәпкә алу үткәрелгән, мәҗбүри ясак, салым һәм пошлина түләтүләр башкарылулары буенча шуннан да яхшырак була алмаган ... Болар бик күп яхшы белемле һәм тәҗрибәле түрәләр булуын таләп иткән,—биредә кытайлыларның традицияләре сизелә —татарларга кадәр белемлелек бары тик руханилар, сәүдәгәрләр һәм бөек кенәзләр арасында гына төсмерләнгән иске Русия моны күз алдына да китерә алмаган - Алтын Урда таркалганнан соң. рус һәм татар мәдәниятләренең үзара йогынтысы турында бер-ике сүз белән генә Мөскәү кенөзлекләренең Казан ханлыгы арасындагы тыгыз багланышларын әйтеп үтү кирәктер Күпмилләтле Казан ханлыгы 1432-1552 еллар дәвамында (Иван Грозный Казанны яулап алганга кадәрле) яшәп килгән Ул да шул чордагы Мөскәү кенәзлеге кадәр мәйданны биләп торган Рус тарихчысы М Худяков Казан ханлыгының чәчәк ату чоры дип аның Мөскәү белән әле бәрелешеп, әле килешеп, файдалы сәүдә, дуслык һәм үзара йогынтылар белән яшәгән озак вакытлы тыныч елларын атый Ул чорда ханлыкта чама белән 2.5 млн кеше яшәгән, шуларның I миллионы татарлар булган Мөскәү кенәзлеге исә, Тверь һәм Новгород кушылганнан соң Казан ханлыгын җирләре белән дә, халык саны буенча да (5-6 млн чамасы) шактый узып киткән Халыкның тарихи хәтерендә яхшы заманнар да, начарлары да сакланып каладыр Шундый начар заманнар Мәскөү белән Казанның 1439-1445 елларда Мөскәүдө кенәз Василий III (Темный) хакимлек иткән чорына туры килә Казан ханы Олуг Мөхәммәт Суздаль янындагы сугышта Мөскәү кенөзенең гаскәрләрен тар-мар итә. энесе белән үзен әсирлеккә алып, зур салым сала Салым җыяр өчен рус җирләренә татар түрәләре җибәрелә Моны халык кына түгел, боярлар һәм кенәзләр дө өнәми Алар Василий III не тәхеттән бөреп төшереп, күзләрен сукырайталар Әмма Олуг Мөхәммәт гаскәр җибәрә һәм Василий III не яңадан тәхеткә менгезә 1439-2445 еллардагы вәзгыять шундый була. Ләкин нәкъ шул чорда татарлар белән руслар арасында сәүдә һәм дәүләт элемтәләре көчәеп китә, товарлар алмашып кына калмыйлар, гореф-гадәтләр, дәүләт белән идарә итү һ.б. багланышлар да ныгый. М.Худяков үз китабының «Татарларның Россиягә мәдәни йогынтысы» дигән бүлегендә татарлар белән руслар арасындагы мәдәни багланышлар турында тәфсилләп яза: « казанлыларның тормышын мәдәниятсез кыргыйлык дип күзалларга ярамый. Мәдрәсәләрдә укырга-язарга өйрәткәннәр, суфыйлык серләрен төшендергәннәр. Татарлар арасында укый-яза белү шактый киң таралган булган, чөнки мәчетле һәр авылда мәдрәсәләр дә эшләгән Төбәкнең үз әдәбияты булган, шуннан байтак китаплар хәзерге заманга кадәр килеп җиткән...» «...Татар халкы башка халыклардан үзенең байлык-муллыгы, рәхәт тормышы белән аерылып торган Болгарларның электән килгән игенчелеге язгы милли бәйрәмнәре сабантуйда чагылыш тапкан. Бу бәйрәмдә яшьләр спорт ярышлары үткәргән. Матди мәдәният өлкәсендә аларның чүкеп төшерелгән бизәкле савытлары, зәвекьле үрелгән ювелир бизәнү әйберләре, мәчет манараларының матур гөмбәзләре, аллы-гөлле тукымалары, матур каллиграфик кулъязмалары, катлаулы миниатюралы китаплары булган...» Татарларның русларга ясаган уңай йогынтысы турында М Худяков: «Татарларның рус дәүләтендәге вечены (ягъни дәүләт һәм җәмәгать эшләрен тикшерү өчен шәһәр халкының җыелышын) бетерү. Мәскәүнең бербөтен дәүләтчелеген булдыру һәм аны ныгыту кебек йогынтылары булган, руслар көнчыгыш күршеләреннән мәдәни казанышларны да күчереп алганнар Рус хакимнәре падишаһ титулын Византия китаплары йогынтысында гына алмаган, татар ханнарына да охшарга тырышканнар, аларны Россиядә «падишаһлар» дип атаганнар бит Хәзер инде халык санын исәпкә алуны руслар татарлардан өйрәнгән, дигән фикер тулысынча раслана. Канцелярия эшләрен язмача башкару шәрекь- Кытай, фарсы һ.б илләрнең мәдәниятендә гомумән үзенчәлекле сыйфат булган, ул урта гасыр көнбатышына капма-каршы буларак, Русьта киң кулланылыш тапкан Язма эш кәгазьләре, барлык халык санын гаять зур күләмдә исәпкә ала—болар барысы да татарлар турындагы «кыргый күчмә халыклар» дигән гадәти күзаллауларны кискен юкка чыгара. Нугай биләмәләрендә кәгазьне бик күп кулланганнар—димәк, бу да эш башкару һәм язу-сызуның яхшы үсеш алганлыгын искәртә Татарларның русларга тагын бер мәдәни өлкәдәге йогынтысын билгеләп үтү кирәктер—дипломатиядә (Худяков). Татар мәдәниятенең рус мәдәниятенә йогынты ясау юллары Димәк, татарлар рус мәдәниятенә бернәрсә дә кертмәгәннәр, дибезме? Мондый фикер йөртүләрне хата санап, без бу йогынтының шул заманнардагы ике генә юлын күрсәтергә телибез. Беренче юл—татарларның һәм татарлардан чыккан күренекле кешеләрнең рус кенәзлекләренә һәм рус мәдәнияте тормышына турыдан-туры катнашулары Өстәрәк татар түрәләренең рус җирләрендә булулары сөйләнелгән иде Үзләренең белемнәре, хәрби һәм җитәкчелек итү осталыклары, тәрбияле һәм гыйлемлекләре булган ничәмә-ничә ханзадә, морза һәм бәкләр рус кенәзләренә һәм патшаларына хезмәткә күчкән бит! Алар әллә үзләре бернәрәсә дә алып килмәгәнме? Алар тәҗрибәләрен, белемнәрен алып килгәннәр, алдагы буыннарда Россиянең ватанпәрвәрләре булып әверелгәннәр Бу очракта гадәти үк булмаган вакыйгаларны искә төшерү дә зыян булмастыр Распутинны үтергән кенәз Йосыпов Россияне сәяси шарлатаннан коткармаганмы әллә? Татар кенәзләре бертуган Урусовлар Серпухов тирәләрендәге урманда икенче Ялган Дмитрийны тураклап, полякларны җиңүне тәэмин итмәгәнме? Болар рус дөньясына өлеш түгелмени? Милләтнең менталитеты, ягъни фикер йөртү үзенчәлеге гасырлар дәвамында барлыкка килгәнлектән, бу милләткә саркып кергән чит тел вәкилләренең белемнәрен дә инкяр итәргә ярамый. Татарларның русларга йогынтысы нәтиҗәләрен әдәбиятта, дәүләт төзелешендә, хәрби эшләрдә, архитектурада күрергә мөмкин Әллә Мәскәү тирәләрендәге (Архангельскоедагы) һәм Петербургтагы кенәз Йосыпов. Шереметьев. Измайловларның атаклы сарайлары рус мәдәниятенә саллы өлеш түгелме? 1311 елны. Үзбәк хан ислам динен Аягын Урдада дәүләт дине дип игълан иткәннән соң. аның белән килешмәгән татарларның бер өлеше рус кенөзлекләренә китеп барган. Кемдер үзенең өн йөз кешесе, кемдер хәтта биш меңлек гаскәре белән дә киткән Алар рус кенәзлекләренең ышанычлы сакчылары булып әверелгәннәр Хәтта Касыйм ханлыгы кебек аерым дәүләтләр дә барлыкка килгән «Ислам диненә каршы татарларга табардай бердәнбер ышык һәм дустанә урын рус кенәзлекләрендә генә булган Шул рәвешле. Русьта Урдадан чыккан нык холыклы, тәвәккәл кешеләр барлыкка килгән, алар менә дигән сугышчылар булганнар һәм рус кенәзләренең дружиналарын, ә соңрак Мәскәү кенәзенең дә гаскәрен тулыландырып, аларның сугышчанлыкларын сизелерлек дәрәҗәдә күтәргәннәр» .—дип яза тарихчы Платонов Алтын Урданың Мәскәү кенөзлеклөрен поляклар, литвалылар һәм шведлардан саклап торулары турында язылган иде инде Кем син Русич? Күп телле җәмгыятьтә халыкның үзара аралашып кушылуы һәрвакытта да аксөякләр арасында гына бармаган. Рязань өлкәсендә, мәсәлән: Алтын Урдадан килгән татарлар токымыннан торган тулы районнар бар "Һәр өченче русны чокып кара һәм син аңарда татарны табарсың»—К Марксның бу сүзләре рус әдәбиятында аңа кадәр дә яхшы билгеле булган Күпмегә дөрестер бу сүзләр, әйтүе кыен Әмма шунысы хак. руслашкан миллионлаган татарлар рус халкының аерылгысыз өлешенә әйләнгән. Үзләрен «рус- дип яздыручы һәм рус исем-фамилиялөрен йөртүче татарлар бер генә миллион түгелдер Күпме, рус фамилияләренең тамырында татар чыгышы ята бит Муратовлар, Сабуровлар. Батышевлар. Калгановлар. Балабановлар. Измайловлар һ б шәһәрләрдә генә түгел, рус авылларында да яшиләр, үзләренең борынгы бабаларының кайдан килеп чыгышын, белсә дә. бик азлары гына беләдер Тарих дөреслеклереннөн укып, мәктәп балалары Афанасий Никитинның Һиндстанга сәяхәте турында беләләр. Үзенең «Хождение за три моря ( Өч диңгез артына сәяхәт») дигән китабында ул үзе күргән шәһәрләрне сурәтләп китә. -Казан биек тау башында тора,—дип яза ул,—елгадан бик яхшы күренә шәһәр өстене биек-биек мәчет манаралары һәм хан сарае күтәрелгән» Афанасий Никитинның бу китабын татар телендә язганлыгын белә идегезме9 Гажөпкә калдыгызмы9 Тикшеренүче галимнәр бу хәлне аның -урман болгары ягьни мишәрлеге белән аңлаталар Димәк. Тверь кенәзлегендәХҮ гасырларда татарча язган һәм сөйләшкән «урман болгарлары» да яшәгән»,—дип нәтиҗә ясый тарихчы Ф.Салихова Русларның аксөяк, затлы катламы ничек барлыкка килгән9 Тарих моның өч юлын күрсәтә мирас булып атадан балага күчә килүе: кенәз һәм граф, сирәгрәк бояр исемен Россиядә дәүләткә яки патшага шәхсән зур хезмәтләр күрсәткәне өчен патшаларның гади кешеләргә дә бирүе (классик мисалы-кенәз Меньшиков) һәм өченче юл: рус дворяннары сафларының татар морзалары һәм бәкләре,соңрак немец, швед һәм башка чит-ят кешеләр белән тутырылуы— тулыландыруыннан барлыкка килгән Әдәбиятта Россиядә дворяннар катлавының барлыкка килүе турында материаллар шактый Бик күп татар кенөзлөре. морзалары һәм бәкләре рус дворяннары сафына кереп кушылган, алар үз белемнәрен дәүләт белән идарә итүләрен, дипломатия тәҗрибәләрен, шәркый телләрне белүләрен хәрби гыйлемнәрен, билгеле бер дәрәҗәдәге әхлаклы булуларын һ б шунда салган Алар йөзәр еллар дәвамында Польша һәм Литва аша Идел Болгарыннан, Алтын Урдадан. Казан һәм башка ханлыклардан рус хезмәтенә күчә барганнар А.Х Халиковның «500 русских фамилий булгаро-татарского происхождения» (Казань. 1992) дигән китабыннан кайбер мисаллар китерик. Руслар өчен бүген дә бик таныш берничә исемне атап үтәбез. Иң күп төркемне әдәбият-сәнгать әһелләре тәшкил итә Әдәбиятчылар атаклы рус язучысы Аксаков, шулай ук танылган Мусин-Пушкин. Радищев, Чадаев, бояр дәрәҗәсе һәм Мәскөү тирәләрендә авыллар биләгән Булгаковлар, Иван Бунин, Иван III заманында Урдадан чыккан Гардиннар Кем генә соң Г.Р.Державинның, И А Тургеневның (морза Турген Арслан нәселе), Купринның һәм инде безнең заманда М Львовның, әнисе татар булган Чыңгыз Айтматовның рус әдәбиятына керткән бер өлеше дә юк дип әйтер икән? Күп кенә әсәрләр халык авыз иҗаты дип йөртелә. Театр сәхнәләрендә без әтиле-уллы Абдуловларны күрәбез. Рус әдәби әкиятләрендәге Салтан патша (Солтан-хаким), Руслан (Арслан) һ.б. Ә музыка өлкәсендәге Алябьев. Рахманинов. Скрябиннар (Урданың Сокур бәй нәселеннән). Рус халык җыры «Во поле березонка стояла»ның авторы Казан университеты укытучысы Нигъмәт Ибраһимов икәнен дә бик азлар гына беләдер. Рәссамнар Шишкин, Китаевлар Хәрбиләр Рус кенәзләре татар морзаларын, бик тәҗрибәле булганнары өчен аларга утарлар һәм авыллар бүләк иткәннәр, татарлар исә ул җирләрне көнчыгыштан да, көнбатыштан да һөҗүм итүчеләрдән саклап торганнар Чыгышлары белән Дмитрий Пожарский, Михаил Кутузов. Александр Суворов, кенәз Василий Кочубей—Петр I нең көрәштәше һ.б. татарлар булган Рус һәм совет армиясендә һәрвакытта да татарлар күп булган. Атаклы маршал Тухачевский (тухач-тукач—байрак йөртүче). Инде безнең заманда да татар хәрбиләре шактый, мисалга армия генералы М Гәрәев Совет армиясенең Генштаб башлыгы урынбасары һәм Әфганстанда, Мисырда хәрби киңәшче иде Фашистлар әсирлегендә инженер-генерал Карбышев батырларча һәлак була. Үзенең автобиографиясендә ул бабасының Себер татары икәнен язып калдыра. Ватан сугышында керәшен татарлары генерал Яковлев белән Брест крепосте герое майор Гаврилов та тиңсез батырлыклар күрсәтәләр. Советлар Союзы герое исемен алучылар буенча татарлар дүртенче урында тора. Галимнәр, татарлар һәм аларның буыннары Россия фәненә дә зур өлеш керткән Россия фәннәр академиясенең беренче президенты Екатерина Дашкова булган (ул Урданың 1400 елгы морзасы Дашек нәселеннән) Гавриил Романович Державин морза Ибраһим нәселеннән, морза үз вакытында Зур Урдадан бөек кенәз Василий Васильевичка хезмәткә килгән Ул шагыйрь генә түгел, дәүләт эшлеклесе дә булган. Россия дәүләтенең беренче тарихын Н Карамзин язган,ул чыгышы белән татар дворяны Кара Морза тамырыннан Инде безнең заманнарда СССР Фәннәр Академиясенең җитәкчесе академик Мстислав Кельдыш поляклашкан татар дворяннарыннан Безнең замандашыбыз Тимирязев Урдадан 1408 елны бөек кенәз Василий Дмитриевичка хезмәткә кергән Ибраһим Тимеряз нәселеннән булган Дәүләт эшлеклеләре: Россия тәхетенә Борис Годунов утырганына кадәр Иван Грозный Бикбулатовичны премьер-министр итеп куйган Аракчеев та бик зур эшчәнлек күрсәткән. Аның турында А.С.Пушкин: «нинди бөек һәм атаклы булган Кочубей, аның җирләренең дә иге-чиге булмаган »—дип язып калдырган Ә күпме зыялы татарлар Мәскәүгә «шәрекь» җирләрен үзләштерергә ярдәм иткәннәр! Мәсәлән, XIV гасырда Россиянең Һиндстандагы беренче илчесе Әстерхан татары Касыймов булган. Совет заманнарында илчеләр Йәмандә, Төркиядә, Әфганстанда һ.б илләрдә шулай ук татарлар булган. Рус тарихында татарларның эзе-буразнасы шактый тирән, культурология дәреслекләрендә моны чагылдырырга кирәк иде, болар бит Россиянең һәр патриоты горурланырлык фактлар, һаман да татарларны рус халкы өчен «дошман- итеп сурәтләүдән туктарга бик вакыт Шул ук культурология дәреслекләрендә: «Монгол гореф-гадәтләре рус аксөякләре тарафыннан күчереп алынган, мәсәлән патшага хәләл җефетен дә аларның иң чибәр кызларыннан сайлаганнар, сарай хезмәтенең дә киң тармакларына лачын белән ауга йөрү, бурзайлар белән ауга чыгуда алардан күчкән Рус казаклары алардан бик күп сугыш һөнәрләренә өйрәнгән, яшеренеп засада полклары, -лава», -куренной- формаларын армиягә һәм тыныч тормышка да кертү һ.б. шактый булган Әмма ул дәреслекләрдә төрки-татарларның руслар белән мәдәни һ.б, багланышларын сөйләү урынына, «христианлыкның ислам динен җиңүе белән горурлану». Иван Грозныйның җиңүеннән соң йөз еллар үткәч тә аның канлы эшләрен хуплау гына бар Ярар, шулай да булсын, ди: революциягә кадәрге тарихчы хәзерге кебек тирән тарихи белемнәргә ия булмаган, аннары ул бит патшага хезмәт иткән Ләкин бит бүгенге -рус тарихчылары да шул ук «бер җырны җырлыйлар", патша империясенең идеологиясен алга сөреп, хакимият һәм чиркәүнең агрессив асылын аңлатмакчы булалар Әле хәзер дә рус зыялылары арасында, халыкка хезмәт итү урынына, хакимияткә хезмәт итеп, хакыйкатькә түгел, ә ялганга, тәлинкә тотарга тырышалар (А.Х Борһанов) Телем—дустым минем Мәктәп дәреслекләренең авторлары рус мәдәниятенә татарлардан кергән алынма сүз-гыйбарәләрне кире кага алмыйлар. Татар мәдәниятенең рус мәдәниятенә йогынтысы рус теленә кергән татар сүзләре—алынмалары аша да булган; сүзләр исә әйбер белән бергә алына: яңа сүзләр, гыйбарә- терминнар, аңлашулар дусларның үзенчәлегенә һәм фикер йөртүләренә дә тәэсир итми калмаган, әлбәттә. (Бу хакта, ягьни россияннарга Евразия үзенчәлеге төп элемент булып керү турында күп язылган (Трубецкой һ.б китапларында). Бер халыктан икенчесенә күчереп алу. әгәр дә ул бигрәк тә күрше халыкларныкы да булса, объектив закончалыклы күренеш Хәзер, әйтик, хәтта америка гамбургерларын, бигмакларын ашыйбыз, кока-кола эчәбез, джинс чалбар-юбкалар футболка-кроссовкалар киябез икән—болар бит рус аш-суына кайчандыр татар шашлыклары, токмач, пилмән, бәлеш һ.б да кергәнгә дәлил генә. Ә киемнәр: толып, ыштан, халат, шәл. башмак, башлык—һәммәсе татарлардан кергән ич, һәр чорның үз теле-үз йөзе һәм үзенчә күчереп алуы да бар Сүз һәрвакыт фикерләүне, уйлауны чагылдыра Уй-фикерлөүдән соң кешенең эш-гамөлләре, үз-үзен тотышы, тәртибе килеп туа. Димәк, сүз. кайбер авторлар уйлаганча, аралашу чарасы гына түгел Әйтик, «тынычлык- сүзе «сугыш юк - дигән сүз генә түгел бит әле. ул дәүләтләрнең дистә еллар буе алып барган сәясәте дә. мәдәниятенең үсеше дә һәм халыкның мул-иркен тормышын күтәрү-төэмин итү дө Сүз теге яки бу әйберне (өстәл, урындык тәрәзә һ.б.) шулай ук теге яки бу эш-гамәлне (уку. язу. эзләү, аралашу һ б ). аннары тормыш-көнкүрештәге, фәндәге, фәлсәфәдәге хәл-әхвәлләрне дә аңлата -Сүз белән кешеләрнең йөрәкләрен яндыр - А С Пушкин бу гыйбарәне Коръәннән алып Мөхәммәт галөһисәламны шуңа чакырган Сүз ул үзенең бер лексик мәгънәсен генә эченә алмый Ул үзе аңлаткан бик күп мәгънәләрне, аларның фәнни дәрәҗәләрен һәм аларның тышкы бәйләнешләрен, аларның (прагматик) бөяләрен дә ачып бирә торган лексик берәмлек Читтән алынган сүзләр нәрсә аңлата? Теге культурология дөреслегендә рус теленә «татар теленнән бик аз сүзләр кергән чердак, магазин » дип кенә аңлаталар Әлбәттә, рус теле соңгы йөз еллар эчендә, бигрәк тә Көнбатыш Европа телләре аша бик үскәндер Ләкин татар сүз-гыйбарөлөре элегрәк анда шактый күп булган Бүгенге сүзлекләр күбесенчә архаизм . (иске) сүзләрне генә искә ала, ул сүзләр исә хәзер инде әһәмиятләрен дө югалтканнар Мисалга, арчак—ыңгырчак, аргамак—ат. чаптар ат; аршин, арык, атаман, караул. есаул, атлас, аул. бадана -кулчак. ягьни кулга кия торган тимердән үрелгән бияләй (шуннан Колчак исеме), бадья, байбак, байгуш, балакир—сөт савыты (шуннан Балакиревлар), амбар, алтын (алты тәңкәгә яки өч тиенгә тиң—шуннан биш алтынлык), алпавыт һ.б. бик күп сүзләр, инде социаль әһәмиятен югалтып, төшеп калганнар Әмма әле бүген дә кулланылышта булган татар сүзләре дә шактый күп. Рус телендә хәзер «чердак»—чарлак, -дорога—даруга». «лошадь— алаша, корзина»—кәрзин; кием-салымнан «шаровар», -ыштан», -халат», башлык», -башмак», кәвеш—«калош», азык-төлектән—«пилмән», «бәлеш» һ.б — кабатлансак та. әйтеп китәбез әле Хәтта «кәрзин», «кинжал», «булат», «түбәтәй», «аркан», «буран» һ.б. бездән-татарлардан барып кергән бит Тарихи белемнәр чыганагы буларак сүзләр Бер телдән икенче телгә күчерелеп алынган сүзләр нәрсә турында сөйлиләр соң? Әлбәттә, әйткәнебезчә, йөз еллар дәвамында рус теленнән татар сүзләре кысырыклап чыгарылган. Ләкин әле бүген дә сүз тамырларына карап (этимологиягә) татарларның рус тарихында нинди урын тотканнарын әйтергә була. Бик күп кенә икътисад һәм мәдәният өлкәсендәге сүзләр татарчадан килә бит әле Әйтик, «кремль» (кирмән), кирпеч, сандык, тара, тариф, чапрак, урман, арба, батрак, бурлак, бояр, «богатырь»—батыр-баһадир. базар, кәҗә, баран. сабантуй, чәй һ.б. һ.б Мисалга, дәреслекләрдә еш кына «боярин», «бояре» сүзләре кулланыла Ә төбендә бит татарның «бай ир»е ята! Кайбер сүзләр хәзер инде беренчел мәгънәләрен яшерә дә төшкән Мәсәлән, һәркем белгән «товарищ» сүзе ике татар сүзеннән «товар» «иш», Руслар инде шул сүз белән ничә гасырлар буе яши. диген! Әле бит А С.Пушкин да. «Товарищ. верь, взойдет она. Звезда пленительного счастья... •>—дип язган. Әмма . бәхет кенә һаман еракта әле М Худяков үз хезмәтләрендә «балалайка» сүзенең дә татардан булганлыгын исбат итә. Һәр сүз аркылы үзара мөнәсәбәтләрне ачыкларга була. Мисалы—татар сүзе «казак—атлы казак мәгънәсен белдергән Алар Алтын Урданың атлы сугышчылары булган һәм дәүләтнең ил чикләрен саклап торганнар, тора-бара аларга рус алпавытларыннан качып киткән рус крестьяннары да килеп кушыла барган Әкренләп аларның саны үсә барган һәм Россия чикләрендә рус казаклары үскән-көчәйгән. Хәзер инде «казак» сүзенең татарныкы икәнен бик азлар гына беләдер Менә шулай безнең сүзебез саф рус сүзе булып киткән һәм әле кайбер тарихчылар аны Россия чикләрен саклаучылар итеп тә күрсәтергә тырышалар. Әгәр дә без хәзер рус телендәге «базар» сүзләрен (лексика терминнарын) Алтын Урда чорында ук барлыкка килгән, дисәк, күпләр ышанмыйча, елмаер гына иделәр Ә бит шулай дип дәлилләргә бөтен нигезләр бар Кешеләр бит һәрвакыт үзләре яшәр өчен төп нигез шартларны будцырганнар; азык-төлек, кием-салым, йорт кирәк-яраклары, хезмәт кораллары, сәүдәгәрлек һ.б.—болар сөйләп бетермәслек күп Алар бер халыкның икенче халык белән аралашуында да нык чагылган Шуннан ул сүз—гыйбарәләр аерым төшенчәләр белән билгеләнгән Алар билгеле бер социаль-икътисади шартларда башка телләргә дә үтеп кергән Рус теленә кергән татар сүзләре «товар» (*туар-тывар») нәрсә аңлаткан? Русларның икътисади фикерләүләрен үстергән дигән сүз Русларга «деньги« ( тәңкә») сүзе килеп керү дә шул ук «товар» сүзе аша түгелме соң? Ә аңа кадәр, бик борынгы заманнарда, әле акча «тәңкә» сүзе юк чакта, төркиләр-татарлар бит тиешле бер урынга, уз «товарын»—малын куйган да, «биш тиен», «ун тиен» дип бәя биргән. Теләгән кеше «биш тиен» (тиен тиресе) яки «ун тиен» түләп алган. Руста безнең бу «тиен» сүзе кереп китмәгән, алар үз вак акчаларына, ук тоткан сугышчы сукканнар да, «копейка»—«копья» сүзен алганнар. Казына башласаң, менә бит ул Тарих нинди! Аннары, «базар» сүзе үзе дә төрки-татарлардан килеп кергән ич. Татарлар тәңкәләр сукканнар. Хәтта руслар үзләре тәнкәлөр суга башлагач та элгәре аларга гарәп хәрефләре белән татар сүзләрен яза торган булганнар. Башта Россиядә акчалар агачтан, күннән булган XIV гасырда рус кенәзе Иван III тимер—бакыр-көмеш акчалар суга башлаган. Димәк, Алтын Урданың бу мәсьәләдә дә зур йогынтысы булган. Әйткәнебезчә аларда башта гарәп хәрефләре белән татар сүзләре генә язылган Менә шул рәвешле, рус җирләрендә товар>—акча («товар»—деньги») мөнәсәбәтләре барлыкка килгән. Әллә бу хәлләр рус икътисади фикеренә һәм финансына йогынты ясамаганнардыр дип уйлыйсызмы? Йөз еллар үткән Күп кенә татар сәүдәгәрләре, зыялылары йотылып руслашкан, әмма аларда барыбер татар рухы, үз ата-бабаларының эш- гамөлләренә хозурлыгы сакланып калган, күпләр, диннәрен һәм исемнәрен алыштырып, христиан диненә күчкән, үзләрен «рус» дип йөртә башлаган Ә дәреслек авторлары әле һаман да «татар-монгол иго»сы дип, ясак түләтергә теләгән татарларга һаман да нәфрәт уятырга теләп язуларын дәвам итәләр Әллә болар татар халкының горурлыгына, үз дәрәҗәләренә китереп сукмыймы7 Һәм шушы шартларда әлеге дәреслек авторлары ике мәдәният өчен уңай йогынты ясый, дип әйтеп буламы? Татарларны «дошман» итеп күрү шундый ук иртәрәк язылган дәреслекләрдә дә бар Бу мөнәсәбәт хәзер гади рус кешесенең аңында йөз елларча яши һәм ул аның дөреслегенә һич кенә дә шикләнми Бу тискәре уй-фикерләр нигездә революциягә кадәрле авторларның китапларыннан алына «Татар тәртипләре,—дип яза С Ф.Платонов,—Рәсәй өчен бик авыр булган. Баскаклар һәм кораллы гаскәрләре булган татар түрәләре халыкны бик нык җәберләгән, татарларның ясагы бик авыр һәм мәсхәрәле булган (бу ул вакыттагыча «десятина», ягъни табышыңның 10%ын ясакка түлә - ММ.) дигән сүз. Әмма ләкин халыкны «баскаклар түгел», ә үз ясак җыючылары җәберләгән икән ләбаса (ә кайчан һәм кайда ясак җыючыларны кочак җәеп каршы алганнар?—М М ) Рус кенөзлөренең үзләре ясак җыючылар».—дип яза С Ф.Платонов —халыкны татарлар белән турыдан-туры багланышка кертүдән, димәк, алар ягыннан еш кына булырлык көчләү-жәберләүлөрдән дә коткарып калган» (С Ф Платонов). Рус тарихчылары Россия дәүләтенең сугышчан, басып алучанлыгын акламакчылар Мәсәлән, шул ук С Ф Платонов Казанны яулап алуны сурәтләп, болай яза: «Шәһәр тулысынча яндырылган, татар сугышчылары якын-тирәдәге урманнарда кырып бетерелгән Казан патшасы Едигәй (Ядигар) әсирлеккә алынып, чукындырылган, шулай итеп, Казан ханлыгы тулысынча юкка чыккан Казан татарлары һәм аларга буйсындырылган халыклар Мөскәү тирәләренә һаман да тынгылык бирмәгәннәр, һәм русларның шәрекькәтаба яулап алу юлын бикләп торганнар » Ничек»бикләп торганнар» икән7 Димәк, алар алга табан да чит җирләрне басып алуга комачаулаганнар Бик ачыктан-ачык һәм әхлаксыз рәвештә шулай язылган Татарлар үз җирләрендә, беркемгә дә комачауламыйча, гомер сөргәннәр Димәк, болай фикерләгәндә. Польшада, Прибалтика белән Румыния дә Көнбатышка табан юлны ябып тора, ә Төркия диңгез бугазларын бирми—димәк, боларның барысын да тар-мар итәргә кирәктер? Әмма Россиянең моңа көче җитми, әлбәттә Платонов менә мондый нәтиҗәләр ясый: «Татар патшалыгын буйсындыру— ул халыкның бөек эше иде Ниһаять, христианлыкның ислам динен җиңүе Европаның Азияне дә җиңүе тантанасы булды Үз җиңүенең барлык бөеклеген аңлаган рус халкы аның хакында җырлар җырлады, шуның өчен Иван IV не Грозный (Явыз патша) дип. эпик (тарихи) дәрәҗәгә күтәрде »(С Ф Платонов) Шушы сүзләрдә Мөскәү патшаларының басып алу сәясәтенә тарихчылары да тулысынча дан җырлаганлыклары ачык чагыла Һәм иң төп фикер— «христианлыкның ислам динен җиңүе» Нәкъ шушы фикерне бүгенге авторлар да күтәреп алды, алар христианлыкның ислам дине өстеннән җиңү яулавын руссианнар арасында руслар гына түгел, ө күпмилләтле рус булмаган халыклар да яшәвен оныталар Әле күптән түгел генә Россия президенты В В Путин «Россиядә 20 миллион мөселман яши»,—дип игълан иткән иде Без—катнаш халык «Мин рус түгел, әмма россиянмын»,—дип татар шагыйре Әхмәт Ерикәй язса: «Мин татармын, ләкин каннар катыш татар ,дип рус шагыйре Корнилов та язган иде. Аннары бит тарихи белемнәр дә артты, хәзер инде тарихчылар күбесенчә тарихи фактларга таяна, ә элекке әкиятләргә ышанмый, яки кулъязмаларның, язучыларның һ.б. язмаларына көлеп кенә карый Дәреслек авторлары исә һаман да чеп-чи уйдырма язалар, рус балаларында татар—«дошман» дигән сурәтне тудыралар (»История отечества. Учеб.пособие для 8 кл. с.ш. Коллектив). Хәзерге татарлар турында берничә сүз Әлбәттә, бүгенге рус теле татарлардан сүзләр алуга мохтаҗ түгел. Заманнар үзгәрә. Россия белән дүрт йөз ел яшәү дәвамында, татар теле дө руслардан күп сүзләр алды: рус теленең фонетикасы, морфологиясе һәм синтаксисы йогынтысы аркасында үз грамматикасы да үзгәрешләр кичерде Рус телен бик яхшы белгән татарлар хәзер үз телен яхшы белгәннәреннән күпкә артыграктыр. Шулай булуга карамастан, халык рухы яши. халыкның тарихи хәтере бар, шуның нигезендә татар җәмгыятенең милли үз аерымлыгын яшәү тәррөкый итә. Халыкның милли үзаңы, рус түрәләренең рухи кысымнарыннан азат булырга теләп, егерменче гасырның туксанынчы елларында бик активлашып киткән иде. Фәндә, хөкүмәттә, идарә итүдә, әдәбиятта, сәнгатьтә, музыкада, рәсем сәнгатендә, сәясәттә, дипломатиядә татарлар һәм аларның токымнары милли аерымлык сыйфатлары белән генә аерылып тормый; рус зыялылары арасында бүген Россия фәннәр академиясенең танылган академиклары физик Роальд Сәгьдиев, Камил Вәлиев, А.Сюнәев, философ Булат Галиев, кардиолог Ринат Акчурин һ.б. бар. Татар халкының талантлы уллары һәм кызлары Европа мәдәниятенә дә үз өлешләрен һаман кертәләр Ә спортта күпме данлыклы милләттәшләребез?! Футболчылар Г.Хөсөенов Р.Дасаев, хоккейчы Р.Нигъмәтуллин һ.б Бүгенге Россия данын яклаучы теннисчыларыбыз Ш.Тарпищев (тренер). Марат Сафин. Шахмат буенча дөнья чемпионы булган Алисә Галләмова Әмма беркем дә аларны ассызыклап татарлар дип әйтми. Һәм шунысы яхшы да, без үзебезне күптән инде шушы дәүләтнең гражданнары, россияннәр итеп хис итәбез, без бу дәүләтне төзүчеләр һәм дошманнардан яклаучылар арасында. Татарстан тарихчылары Урта гасырлар чорына ничегрәк карый соң? Г Ковальская «Татарстан тарихы» дәреслегендә руслар белән татарларның һәрвакыт бердәм, иңгә-иң куеп яшәүләре турында яза. Татарстанда хәзер татарлар руслардан әз генә күбрәк, аларның мул-тыныч яшәве—ике милләтнең дә тыныч, килешеп яшәве дигән сүз ул. Бездә мәктәпләрдә татар укучылары да, рус укучылары да Казанны кайчандыр руслар яулап алганлыгы турында тузынып сөйләнми. Мәдәниятләрнең үзара киленгү-сөйләшүе Мәгьлүмати көрәш бай капиталистик илләрнең идеаллары, аларның кыйммәтләре белән җир шарындагы күпчелек ярлылар арасындагы көрәш ул. Мөселман дөньясы, гаять күп нефть байлыклары булса да, үз халкын туйдыра алмый, чөнки аның байлыкларын капиталистик илләр талап бетерә. Мәдәниятләрнең үзара килешү-сөйләшүләре, цивилизацияләрнең килешүе күршеләреңнең Урта гасырда яшәгәнлекләрен аңлау-төшенү өчен кирәк түгелмени? Тынычлык һәм кешелекне төрле һәлакәтләрдән йолып калу хакына гаделлек-дөреслек өчен көрәшү кирәкмимени? Цивилизацияләрнең үзара килешүе халыкларның мәдәни психологиясе дәрәҗәсенә, аларның берберләрен аңлау дәрәҗәсенә дә бәйле Һәр халыкның зыялы акыллыларын халыкларны якынайту юлына юнәлдерергә кирәк Белмәү, Фицжеральд ишеләрнең наданлыклары һәркайда нәфрәтләнү һәм сугышлар гына тудыра Моны халыклар күптән белгәннәр. Наданнарны дәваламас табиблар. Наданлыкны гыйлемең белән дәвала Акыл-гыйлем—кайсыдыр шул бер баудыр - Утыннан безне һәрчак тотып торыр И.Баласагунн. Берләшкән Милләтләр Оешмасы да рим-католик чиркәүләре белән мөселман диннәре арасында сөйләшү-килешүләр алып барырга чакыра Әмма бу сөйләшүләрнең дәүләт-хөкүмәтләр арасында, сәяси рәвештә алып барылырга тиешлеге хакында бер сүз дә юк Башка мәдәниятләрне, башка халыкларның гореф-гадәтләрен белү мондый сөйләшүләрдә иң кирәклеседер Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында бу сөйләшүләр халыклар мәдәниятендә ничек чагыла соң? Халыкларның төп өлеше бу гамәлдән читтә кала Моны Россия халкының мәдәни мәнфәгатьләре никадәр «европалашкан» мисалында да күрергә була. А.А Андреевның тикшеренүләре Европа мәдәниятенең Россия мәдәниятенә бик аз үтеп керүе турында сөйли. Гамәлдә россиялеләрнең дүрттән бер өлеше читтә кала бирә А Андреев халыкны өч өлешкә бүлеп карый «мөгълүматлылар» (нигездә эшмәкәрләр, студентлар һәм зыялылар), «кызыксынучылар» (хәрбиләр, хезмәткәрләр, инженер-техник вәкилләр), сәүдә һәм хезмәт өлкәсе кешеләре), «читкә тибәрелгәннәр» (җәмгыятьнең иң түбән катламы—эшчеләр, авыл хеэмәтчәннәре һәм пенсионерлар). Халыкның өчтән бере—Европа мәдәнияте белән кинофильмнар һәм әдәбият аша гына таныш Америка халкының күпме өлеше генә мөселман илләре мәдәнияте белән кызыксына икән? Бик аз өлешедер, мөгаен. Шулай булгач, ике мәдәният арасында нинди эшлекле сөйләшү булырга мөмкин Мисыр кинофильмнар эшләп чыгару буенча Һиндстаннан кала икенче урында тора. Америка халкы ул фильмнарны карыймы? Юк, әлбәттә Алар ислам дөньясы турында бары тик телевизион тапшырулар аша гына беләләр 2001 елның II сентябрендә булган фаҗигадән соң исламга каршы мәгълүмат күпкә артты Көнбатыш белән Көнчыгыш мәдәниятләре арасында нинди сөйләшү- килешүләр булырга мөмкин? Йомгак РОССИЯДӘ мәдәниятләр сөйләшүен уңышлы башкарырлык социаль-сөяси шартлар бармы9 Дини тәрбия бирү, милләтләрнең килешеп яшөвен ничек хәл итеп булыр9 Беренче чиратта, тарих дөреслекләреннөн татарларга карата кире мөнәсәбәтне алып ташларга кирәк Мәктәпләрдә укучыларның әхлакый хокукларын кысу булмаска тиеш, психик басым да ясалмаска тиеш Бары мәсьәләне шулай хәл иткәндә генә кеше хокукларын кысу бетерелер Һәм бу сәяси дә. тарихи да. этик яктан да дөрес булыр иде Яшь буынны тәрбияләүнең төрле формалары-якшөмбе мәктәпләре дин тарихы буенча факультатив курслар, христиан дине белән ислам динен дөрес тәрбияләү һ б Яңа тип дөреслекләр кирәк Бары тик шул шартларда гына яшь буында Россия патриотизмы хисен һәм аңын тәрбияләргә мөмкин