Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛТЫН УРДА; БАШЛАНГЫЧ ҺӘМ МИРАС

XIII—XV гасырларда яшәгән гаҗәеп зур дәүләтнең—Җучи Олысының тарихына (соңрак ул Алтын Урда дип атала башлый) вакыт ягыннан да. кинлек-пространство тарафыннан да аерымланган хәлдә генә карарга ярамый. Чөнки бу тарихны тулаем Урга гасыр Ауразия халыклары язмышында зур роль уйнаган һәм ана кадәр булып узган, күп күренешләргә элгәр булып хезмәт иткән мөһим вакыйгалардан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Бу вакыйгалар XII гасыр ахырларында һәм XIII гасырның беренче яртысында Үзәк Азиядә аерым-аерым хөкем сөргән һәм озак вакытлар үзара ызгышып яшәгән күчмә кабиләләр берләшү нәтиҗәсендә яңа дәүләт туудан, гөрләп үсүдән—Бөек Монгол дәүләте барлыкка килүдән башлана. Дәүләт башына Тимучин (Тэмужин) дип аталган хөкемдар утыра. 1206 ел башында Тнмучин хакан. ягъни барлык монголларның олуг ханы итеп сайланганда анар Чыңгызхан дигән дәрәҗә— титул бирелә. XIII гасырда ике кыйтгада да—Азия һәм Ауропа киңлекләрендә булып узган вакыйгаларның һәммәсе диярлек кешенең үз нсемен алыштырган, шул үзенә күрә серле дәрәҗәне исем итеп йөрткән шәхес белән, дөресрәге аның эшчәнлеге белән бәйле. Чөнки Чыңгызхан үзенең хакимиятен ныгыткач һәм хәрби-административ. социаль үзгәртеп корулар үткәргәч, дәвамлы тышкы яулап алулар белән шөгыльләнә башлый Сугышлар барган вакытта талау һәм салым (соңрак ясак) җыю аркылы күрше халыкларны эксплуатацияләү төп максат булып тора Мондый хәл борынгы заманнар һәм Урта гасырлар өчен табигый күренеш санала иде Чыңгызхан үзе исән вакытта ук төрле чаралар—сәяси басым ясау һәм хәрби талау юлы белән Саян-Алтау таулары. Көньяк Себер. Уйгыр кенәзлеклөренең җирләре һәм аларнын кабиләләре әлеге яңа дәүләт составына кертеләләр Соңрак һөҗүмнәр һәм хәрби яучабулар үткәрү, кайчагында тагын да кан койгычрак талаулар оештыру нәтиҗәсендә Төньяк Кытай. Урта Азия дәүләтләре. Төньяк Кавказ. Кырым җирләре һәм халыклары, шулай ук тангутларнын Си-Ся исемле патшалыгы монголлар тарафыннан буйсындырыла Монголларның тәэсире Япон һәм Сары диңгезләрдән алып. Көнбатышта Түбән Идел һәм Төньяк Кавказга кадәр җәелә. Шул рәвешле нибары бер 15-20 ел эчендә генә Чыңгызхан юлбашчылыгында гаять зур тупратслы (территорияле) дәүләт—өр-яңа империя төзелә. Чыңгызхан үлеменнән сон (1227) яулап алулар аның уллары һәм оныклары тарафыннан дәвам иттерелә Көнчыгышта черчетләр (җүрҗәннәр) дәүләте. Көньяк Сунь династиясе хөкем сөргән КытайимпериясеКореяярымутравындагыдәүләтләркөньяк-көнбатышта'Бу хезмәт иң элек русча, инглизчә вариантлары белән түбәндәге каталогта басылган иде м г андый ярлыкларны алучылар хәрби һәм хөкүмәт хезмәте башкарырга тиеш булганнар Утрак тормышлы, ягъни игенчелек белән шөгыльләнә торган төбәкләр өчен суйыргал җир биләү системасы кин таралган күренеш була. Мондый уделлар белән бергә провинция, өлкә ише территориаль-административ бүлемнәр дә сакланган, алар даругалар дип. хакимият башлыклары исә даруга-бәкләре дип аталганнар. Зур шәһәр һәм кальга башлыклары да шундый ук титуллар белән аталганнар Дәүләтнең хөкемдары булып Җучи нәселеннән чыккан хан—Җучилы хан торган Хан янында диван дип атала торган дәүләт советы ише махсус идарә эшләп килгән. Аның әгъзалары булып төрле бәкләр—мәшһүр аксөяк ыругларнын вәкилләре торган Алар арасында ин кодрәтле төркемнәрнең вәкилләре —дүрт бәк—дүрт карачы (киңәшчеләр) зур абруйга ия булган Аеруча мөһим мәсьәләләр кабилә һәм ыругларнын аксөяк вәкилләре катнашында үткәрелә торган корылтайларда—съездларда хәл ителгән Димәк. Алтын Урда үзенен дәүләт төзелеше буенча вәкаләтле монархия булган икән. Хөкүмәт башында бәкләр бәге, ягъни баш бәк торган. Түбәндәрәк торган бәкләрнен титулларына ул җитәкләгән идарәләрнең исемнәре өстәлгән, мәсәлән, диван-бәге һәм башкалар кебек Илдә күп төрле дәүләт түрәләре була, әйтик, диван-кәнсәләр чиновниклары, салым җыю. ям (почта) һәм тамга (таможня), сак-полиция хезмәткәрләре; шулай ук кичү, күпер сакчылары, базар башлыклары һ. б. Ислам дине дәүләт дине дип игълан ителгәч, җәмгыятьнең югары катлам вәкилләре сыйфатында, рухани кенәзләр катламы да барлыкка килә. (Төрле дәрәҗә һәм вәкаләткә ия түрәләренең исемлеге ярлыкаш хан ярлыкларында теркәлгән.) Ил белән идарә итүдәге мондый катлаулылык һәм эзлексезлек Чыщызыйлар дәүләтендә, шул исәптән Җучи Олысында да, җирле вә төбәк үзенчәлекләрен һәм мәдәни-дини шартларны исәпкә алган хәлдә, идарә итү аппаратының даими хәрәкәттә һәм үсеш-үзгәрештә булуы хакында сөйләсә кирәк Күп санлы фактлар күрсәткәнчә. Чынгызыйлар шактый ук сыгылмалы хәлдә эш йөрткәннәр, басып алынган халыклардан идарә итү сәнгате өлкәсендә өйрәнүдән, бигрәк тә финанс хуҗалыгын алып баруда, эксплаутацияләнүче халыкнын җан санын исәпкә алуда, эш йөртү культурасындагы яңалыкларны кабул итүдән тартынып тормаганнар. Кытай һәм Үзәк Азия халыкларының бай тәҗрибәсе аларда кин кулланыш тапкан, бу—идарә итүгә, бигрәк тә финанс һәм сәүдәгәрлек эшләренә җирле түрәләрне күпләп җәлеп итүдәге күп санлы фактлар белән раслана. Алтын Урдада. Көнчыгыш Ауропада беренче тапкыр утрак тормышлы төбәкләрдә җан санын исәпкә алу үткәрелә Русьта бу Бәрка хан вакытында 1259 елда гамәлгә ашырыла Күчмә халыкны исәпкә алу исә баштан ук унарлы системасы ярдәмендә башкарылган була Шуна күрә дә бу дәүләттә кыска вакыт эчендә генә икьтисадый үсештәге барлык үзгәрешләрне тиз сизә торган финанс хуҗалыгы системасы җайга салына (С.А.Янина, ГА Федоров-Давыдов. Ә. Г. Мөхэымәдиев) Алтын У рдада финанс-икьтисад сәясәтенең төзек тәртиптә алып барылуы һәм халыкка карата да. бигрәк тә сәүдәгәрләргә мөнәсәбәттә дә (төбөкара һәм халыкара сәүдәне үстерү максатыннан чыгып сәүдәгәрләргә тарханлык өстенлеге бирү шунын ачык мисалы булып тора) тулаем уйланылган. акыллы салым сәясәте үткәрү (салым катгый рәвештә керемнең ун проценты күләмендә генә алынган)4—ахыр чиктә болар барысы бергә җимерелгән шәһәрләрне һәм бозылган хуҗалык итү эшчәнлеген тиз арада торгызырга мөмкинлек биргән. XIII гасырнын икенче яртысында Җидесудан алып, көнбатыш чикләргә кадәр. Җучи Олысынын төрле төбәкләрендә уннарча яна шәһәрләр калкып чыга икән, бу бер дә очраклы түгел иде (моны В В Бартольд та билгеләп үтә). XIII гасырнын ахырларында һәм XIV гасырнын беренче яртысында әлеге шәһәрләрнең күпчелеге тулаем илнен һәм төбәкләрнең эре сәүдә-икътсадый. һөнәрчелек һәм мәдәни үзәкләренә әвереләләр Алар арасында үзләренен зурлыгы, икьтисадый әһәмияткә ия булулары һәм ижтимагый-мәдәни үсешнен дәрәҗәсе белән Сарай әл-Мәхрүсә (Сарай Бату). Сарай әл-Җәдид (Яңа Сарай) шәһәрләре, шулай ук Гөлстан. Үкәк. Сарайчык, Мукша. Болгар. Казан. Кырым (Иске Кырым) һәм башка калалары аерылып торалар (В Ф Баллод. А Ю.Якубовский. В.Л.Егоров һ б ). Бу шәһәрләрнең социаль-хуҗалык һәм мәдәни үсеше дәрәҗәсе хакында Г.А Федоров- Давыдовнын бер хезмәтендә аеруча сурәтле тасвирланган. Шуннан берничә өзек китереп үтәргә җөрьәт итәм: “Озак вакытлар Алтын Урда шәһәрләрендә югары сәнгатьчә эшләнгән керамика җитештерелмәгән дип уйланыльш киленле Ләкин Сарай һәм Яна Сарайдагы остаханәләрне казып өйрәнгән вакытта ялтыравыклы (глазурьле) савьгг-сабаларнын бөтен төрләренен дә калдыклары табылды) ) Бу—Алтын Урда шәһәрләрендә куәтле сәнгатьчә һөнәрчелек, шул исәптән керамика җитештерү тармагы да булганлыкны раслый" "Ханнарнын мөселманлыкка һәм Урта Азия-Иран рәвешендәге шәһәр көнкүрешенә йөз тотуы нәтиҗәсендә бу шәһәрләрдә “күчмәннәргә бөтенләй ят булган купшы кыяфәттәге Урга гасыр шәрекъ культурасы—глазурьле савыт-сабалар һәм мәчетләрдәге мозаик паннолар, гарәп мөнәжжимнәре (астрологлары), фарсыча шигърият, мөселманча рухи гыйлемнәр. Коръән тәфсире һәм математик-алгебраистлар. нәзакәтле нәфис орнаментлар һәм каллиграфия культуралары гөрләп чәчәк ата". "Алтын Урда шәһәрләрендә "Идел буе теркисе" дип атала торган әдәби тел барлыкка килә, анда бетнен көннәргә кадәр килеп җиткән берничә әдәби әсәр нжат ителгән Бу телдә хисләрнен нечкәлегенә, чәчкәләрнен хуш ислелегенә, хатын-кызларнын гүзәллегенә дан җырлана, шул ук вакытта бу әдәбиятта бик демократик мотивлар белән халыкнын үткен фикере вә акылы да чагылыш тапкан" “Монгол яулап алучылары җирле төрки мөхигтә бик тиз "эреп" бетәләр .Алтын Урда шәһәрләре кыпчаклар, болгарлар, руслар һәм Урта Азия, Кавказ, Кырым һәм башка җирләрдән чыккан халыклар белән тулган була. Шәһәр культурасы нәкъ менә аларнын көче белән барлыкка китерелә. Анда Ерак Көнчыгыш һәм Үзәк Азиядән килгән сыйфатлар бик тә аз күләмдә була" (Г.АФедоров-Давыдов. 1976 — 124. 125 66.). Алтын Урда тарихын һәм археологиясен өйрәнүгә кырык елдан артык гомерен багышлаган мәшһүр белгечнең каләменнән чыккан бу өзекләрдән сонгысынын ахыргы җөмләсе генә бераз аңлатуга мохтаҗ. Монда сүз гомумән культура хакында түгел, ә бәлки бары тик Алтын Урда шәһәрләрендә барлыкка килгән һәм тәгаенләнгән мәдәниятнең стиле турында гына бара Галим, әлбәттә, үткәндәге мәдәни багланышларның башлангыч этаплары һәм нәтиҗәләре турында да яхшы белгән Чынлап та, Алтын Урда культурасы формалашуның беренчел чорында, җирле компонентлар белән бергә, һәм Көнчыгыш, аеруча Ерак Көнчыгыш, һәм Көнбатыш башлангычларнын йогынтылары да сизелерлек була. Өстәвенә, бу йогынты синкретик, ягъни укмашкан хәлдә гамәлгә аша. Ин киме Җучи Олысы шәһәрләренен кайбер архитектура үзенч&текләрен генә атып карыйк Әгәр биналарның бизәлеше, суүткәрү системасы ул чор өчен хас булган көньяк-көнбатыш чыганакларга барып тоташсалар, дүрткел формадагы яндырылган кирпечләр, каннар— җылытылган идән ярдәмендәге җылыту системасы Ерак Көнчыгыш төзелеш традицияләренең йогынтысы иде Идел буена чуен кою сәнагате дә, шулай ук. Кытайдан килә Кытай язуы белән гарөп-төрки язу стилләре кушылу нәтиҗәсендә рәсми мөһерләрнең Алтын Урдага гына хас төре— хан ярлыкларын һәм битикләрен раслый торган квадрат формалы тамгалар барлыкка килә Ниһаять, бу культура чыганакларының күп комлонентлылыгы "Алтын Урда хәзинатәре" дип аталган ядкәрләр—күргәзмә материаллары белән дә раслана Шул күргәзмә материалларының зур каталогында М Г Крамаровский дәлилләп күрсәткәнчә, Чынгызыйлар сәнгатенен оешуында Ерак Көнчыгышның да. Урта Диңгез буе башлангычларының да тәэсире көчле булган икән Әгәр без Алтын Урданын төрле башка илләр белән сәүдә бәйләнешләре материалларын җентекләп тикшерә башласак, югарыда санап кителгән аргументларга тагын дистәләгән вә дистәләгән яна факт лар өсти алган булыр идек. Боларның барысы да оешу һәм озак кына яшәү чорында Алтын Урданын Көнчыгыш белән Көнбатышны тулаем тоташтырып, берләштереп торучы буын—кин күпер ролен үтәве хакында сөйли. Башкачарак итеп әйтсәк, XIII гасырда, яулап алынган халыкларның башларына ишелеп төшкән бәла-казалар, трагик нәтиҗәләр белән бергә, супсримлерия төзелү һәм Җучи Олысмнын мөстәкыйль рәвештә яшәве процессында Көнчыгыш белән Көнбатышлар арасында үзара ачыш ясау—бер-берсен якыннан тану бартыкка китә Алга таба күрербез, бу хәл "Иске дөнья" илләре һәм халыкларының язмышларына да хәлиткеч йогынты ясый аларга, торган җирләре "таррак" булып тоелган сыман, "кннәю" юлларын эзләткәндәй, киләчәк гасырлардагы яна географик ачышларга этәргеч һәм сәбәп була Беренче Җучнлыларнын Чыңгыз сәясәтеннән кәшә торган дини түземлелек традицияләрен эзлекле рәненгтә саклавы нәтиҗәсендә Алтын Урда башкаласында һәм башка эре шәһәрләрендә күп кенә диннәрнең вәкиллекләрен очратырга мөмкин иде Бу—төрле дини өйрәтүләрнең һәм рухи мәдәниятләрнең у «ара тыныч яшәүләренә сәбәп була. Дин әһелләре һәм гыйбадатханатәр (монастырьлар) тарханлык өстенлекләреннән файдаланганнар Алтын Урданың хуҗалык тормышы һәм икътисадын структурасы, мәгълүм булганча, күп укладчылыгы белән аерылып торган, бу—төбәкләрнең табигать-клнмат шарттары һәм социаль- мөдөин үзенчәлекләре белән билгеләнгән Мөнфәгатләрдаге аерымлыклар күчмә һәм утрак тормыштагы җәмгыятьләр арасында гына түгел, а бәлки, игенчелек белән шөгыльләнсәләр дә. бер-берсеннөн еракта урнашкан төбәкләр арасында да күзәтелгән Әлеге социаль проблемаларга этник, тел-диалект, мәдәни традицияләр һәм, табигый ки, дини инанулар үзгәлеге дә килеп кушылган Боларга шулай ук бер тарафтан дәүләт, икенче яктан Урдага буйсынган илләр һәм кенезлеклөр арасындагы сәяси каршылыкларны да кушып карарга кирәк Аңлашылса кирәк. Җучнлылар мәмләкәтенең нигезләренә баштан ук, объектив рәвештә, империяне һичшиксез таркалуга китерәчәк "акрын х.эрәкәгтөге бомба" салынган була. Монголларнын тиз таркалган суперимпериясена караганда. Чынгызыйларнын олысбилөмәлөре дәүләт буларак, озаграк яшәп алалар. Бу берничә төрле сәбәпкә бәйле иде олысларнын тупрак-бнламә ягыннан чагыштырмача кечерәк булуы; монгол яулап ятуларның "яшен суккан" кебек гиз җинү эффект; монголларга каршы юнәлгән беренче баш күгәр-, ларнен уңышлы бастырылуы, яулап алучыларның урыннардагы сепаратистк карашлы кенәсчәр белән уртак гел табуы, катгый тәртип урнаштыру һәм хәрбн-адмннистратнв системаның тегел эшләве нәтиҗәсендә хуҗачык һәм сөүдө-нкьтнеадый тормышның чагыштырмача газ арала торгызылуы. беренче Чынгызыйларнын эзлекле рәвештә динн түземлелек сәясәте ачып баруы, акылга һәм 11* чынбарлыкка муафикь салым жыю сәясәте үткәрелүе; коммуникация системасының бигрәк тә төзек ям-почта хезмәтенең жайга салынуы һәм шулар ише башкалар белән бәйле иде Болар барысы бергә Җучи Олысында дәүләт хакимиятенең чагыштырмача тиз арада ныгуын тәэмин итә. шуна күрә дә ул XIII гасыркын икенче яртысында һәм XIV гасырнын беренче яртысында бөтен Ауразиядәге ин кодрәтле мәмләкәтләрнең берсенә әверелгән иде XIV гасырнын беренче яртысында, Үзбәк хан хакимлек иткән чорда, (1312—1342) Җучи Олысы аеруча нык чәчәк ата. Бу дәвердә Алтын Урда Ерак Көнчыгыштан, һиндсганнан башлап. Византия. Мисыр һәм кайбер Ауропа корольлекләре, кыскасы, һәм көнчыгыш, һәм көнбатыш илләре белән тыгыз сәүдә-икътисадый. сәяси, дипломатик вә мәдәни багланышларда тора. Ләкин Үзбәк хан вафат булганнан сон килеп чыккан табигый бәла-казадан—тагун (чума) эпидемиясе нәтиҗәсендә югарыда телгә алынган "акрын хәрәкәттәге бомба” эшли башлый Ә Көнчыгыштан башланган тагун-чума чире коточкыч була. Алтын Урданын авыл һәм шәһәрләре, бигрәк тә көньяктагылары бик нык бушап кала, рус елъязмаларында билгеләп үтелгәнчә, урыны- урыны белән хәтта мәетләрне күмәргә дә кешеләр табылмый. Шулай ук моңарчы җитәрлек дәрәҗәдә исәпкә алынмаган тагын бер факторны да билгеләп үтәргә кирәк. Ул да булса, эпидемиягә чаклы ук Олыста, аеруча илнен көньяк өлкәләрендә, халыкнын артык тыгыз булуы аркасында, экологик кризис башлануы (Э.С.Кульпин). Бу процесс халыкның яшәү дәрәҗәсенә, иминлегенә начар тәэсир итә һәм ул аның хакимияттән канәгать булмавын китереп чыгара. Менә шуларның нәтиҗәсендә, илдәге халык һәм хуҗалык ресурслары какшый. Бу исә эчке каршылыкларның каты кискенләшүенә, таркаулыкка омтылучы көчләрнен тизләтелгән рәвештә үсешенә китерә Хакимият өчен илнен үзе эчендәге ызгыш, кан коеш, туктаусыз көрәш чоры башлана Бу көрәш тәхет тирәсендәге талашлар белән генә чикләнми—гәрчә егерме ел эчендә (1359—1359) Урда тәхетендә курчак-ханнарнын егерме бише булып китсә дә— бәлки феодаль төркемнәр һәм алар кул астындагы халыклар арасында да канлы бәрелешләргә китерә Эчке низаг-ызгышлардан тыш халыкара өлкәдә дә. бигрәк тә бәйле илләр белән үзара багланышларда проблемалар килеп туа. Моның ачык мисалы булып мәгълүм Куликово сугышы (1380) тора Туктамыш ханнын барлык җөйләр буенча да сүтелеп ишелә башлаган империяне саклап калу юлындагы уңышлары кодрәтле Идегәй бәк белән булган бәрелеше һәм 1395 елда Алтын Урдага Аксак Тимернең басып керүе белән юкка чыгарыла. Бу сугыш Җучи Олысы шәһәрләре өчен коточкыч фаҗига була, һәм алар моннан сон беркайчан да тернәкләнә алмыйлар (Г. А. Федоров-Давыдов). Нәкъ менә шушы чорда, дөресрәге XIV гасырнын соңгы чирегендә белемле, зыялы кешеләрнең илдән качуы характерлы күренеш булып тора укымышлы дин әһелләренең, әдип һәм шагыйрьләрнең, каллиграф һәм хокук белгечләренең күпчелеге тыныч яшәүче илләргә— Сүриягә. Мамлүкләр Мисырына. Кавказ артына һәм Урта Азияга күченеп китәләр. Мондый процесс Җучилылар империясенең җимерелүе когылгысыз икәнлеген ачык күрсәтә торган билге- галәмәт иде. Шул рәвешле Идел буеннан Төньяк Африкага "зиһен агылу" нәтиҗәсендә анда. Мисырның югары катлам мәмлүкләре (нигездә кыпчак далаларыннан чыгучылар) арасында, күпмедер дәрәҗәдә мәдәният һәм тел-әдәбият өлкәләрендә, "киредән төркиләшү" процессы башлана. Анда кыпчакча, ягъни Алтын У рдалагы төркичә язма телдә югары сәнгатьчән әсәрләр, төрле трактатлар, шул җөмләдән филологик тикшеренүләр, гарәпчә-төркичә һәм төркичә-гарәпчә сүзлекләр Һ.6. төзелә (Ә. Нәҗип. 1965). Мисыр тарихчысы Әмин әл-Холи язганча, бу вакытта мәмлүкләрнен югары катламында рәсми тел буларак кулланылган гарәп теле җитди сынауга дучар ителә. Таркалу үзен озак көттерми Ул алдагы, нәүбәттәге XV гасырнын беренче яртысы белән урталарына туры килә. Шул рәвешле. 20 елларда Себер ханлыгы. 30 елларда Казан. 40 елларда Кырым ханлыклары оеша: шушы ук елларда Нугай урдасы, аннары 60 елларда һәм бераз соңрак Әстерхан. Казакъ. Үзбәк ханлыклары бүленеп чыга Атгын Урда мирасына юридик яктан ин элек гаять зур империянең кечкенә генә үзәк өлешенә хуҗа булган Олы Урда дәгъва кыла: ул династия җәһәтеннән империянең "ярчык-варнсы” булган башка дәүләтләр белән ызгышып яши. Үзе җиңелү артыннан җимерелүләргә дучар була, 1502 елда Кырым ханы Минле-Гәрәй тарафыннан тәмам тар-мар ителә. Шушы вакыйгадан сон җинүче хан үзенә "Бөек У рданын Бөек ханы Миңле-Гәрәй хан” дигән олы титул-дәрәҗә ала. Шул рәвешле. Кырым ханы үзен барлык Алтын Урда мирасына төп варис дип игълан кыла.' Шул ук вакытта ул Казаннан. Әстерханнан. Себер һәм Касыймнан булган башка Җучилыларнын да үзләрен ханлык дәрәҗәсенә хокуклы дип исәпләүләрен танымыйча булдыра алмый. 1480 елда, ягъни Куликово сугышыннан сон нәкъ йөз ел узгач. Мәскәү Русенең Урда ханнарыннан юридик планда бәйлелеге юкка чыгарыла. Һәм Мәскәү Русе иленең төньяккөнчыгыш өлешендә генә түгел, бәлки анын чикләреннән тышта да. бигрәк тә Казан тарафына карата актив сәясәт үткәрә башлый. Монда шунсы игътибарга лаек. Мәскәү хөкемдарлары үзләренең Казанга һәм Идел буйларына юнәлгән экспансияләрен ин киме Алтын Урда мирасынын бер өлешенә булган хокуклары белән акларга омтылалар Мәсәлән. Иван III 1487 елда Казанга ясалган уңышлы сәфәреннән сон үзенен болай ла купшы титулларына тагын "болгар кенәзе" дигәнен дә өстәп куя. Алга таба бөек кенәзләр үзләренең кайбер илләрнен хөкемдарларына күндергән битикләрендә "Казан—безнен йорт ул" дип кабатлыйлар Шундый бер факт та игътибарга лаек. Мәгытүм булганча, бу чорга кадәрле “хан" (палнша) дигән титул бары Чынгызыйларнын гына монополиясендә булып, алардан башка беркем дә "хан" дип олылана алмаган' Рус кенәзләре. сюзерен-ханнар күзлегеннән караганда, бары тик бәкләргә генә тиңләштерелгәннәр, алар үз чиратында ханнар алдында "баш орырга" тиеш булганнар Иван III генә, беренче тапкыр үзен п аш шаһ дип игълан итәргә омтылыш ясап карый. Ләкин бу титул Мәскәү хөкемдарларына чын-чынлал 1547 елда Иван IV патшалык итә башлаган чорда ягъни Алтын Урда ханнарынын реаль йогынтылары тәмам бетерелеп. Мәскәүнен территория ягыннан якын күршеләре һәм династия буенча—сәяси яктан Алтын Урданын турыдан-туры варислары булган Казан һәм Әстерхан ханлыкларына һөҗүмгә күчү алдыннан беркетелә Атын Урда мирасы проблемалары әле генә билгеләп үтелгән чын-чынлап сәяси аспектлар белән генә чикләнми, әлбәттә, гәрчә һәм этногенетик, һәм культурологик. һәм тел-филологик аспектлар да сәясәттән, соңрак хәтта "сәясәт уйнаулардан" да азат булмыйлар Бу мәсьәләләр аерым тукталып үтүгә дә мохтаҗдыр. Иң катлаулысы һәм чын-чынлап каршылыклысы булып, СССР һәм Русиядә кайбер сонгы чор милләтләрнең Алтын Урда халкына карата булган этногенетик мөнәсәбәте мәсьәләсе тора Бу мәсьәлә ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 ел 9 август карары, беренче карашка наянсыз кебек һәм тышкы яктан гөнаһсыз булып тоелган "Татарстан партия оешмасында масса-сәяси һәм идеологик эшнен торышы һәм аны яктырту турында" дигән карар чыкканнан сон тәмам катлаулана. Әмма бу карар үзенен эчтәлеге, бурычы һәм төп максаты буенча бик тә куркыныч ниятле була Чөнки ул үткәндәге төгәл бер илне бөтенләй реакцион, "паразитларча" күренеш дип атап, күп этнослы әлеге илнен барлык халкын рус милләтенә тулысынча каршы куеп, кайбер төрки халыкларның бигрәк тә татарларның тарихларына карата тенденциоз сәясәткә корылган тискәре мөнәсәбәт урнаштыруны максат итеп куя Шунсын да исәпкә алырга кирәк. 1944 ел бер үк вакыгга күпләгән халыкларны—балкарларны, ингушларны, калмыкларны, карачайларны, кырым татарларын, чеченнарны һ.б үз илләреннән куып җәзалау елы булып та тора Мәгълүм ки. Сталиннын көн тәртибендә шулай ук Казан татарларын да көнчыгышка таба сөрү максаты торган була, ләкин алга бөтен Советлар Союзы буенча таралган бишмиллионлы халыкны бер '‘учка" җыю кебек авыр мәсьәлә дә килеп баса. Шуна күрә дә "халыклар атасына" югарыда телгә алынган карарны чыгарып, татар халкын янәсе "кыргый" илбасарларның -монголларның варислары дип атап, аларны рухи яктан җәзалауга чакыру белән "канәгатьләнергә" туры килә. Шушы карардан сон махсус тикшеренүләрдә, аеруча мәктәп дөреслекләрендә. фәнни-популяр әдәбиятта һәм кинематографта барлык рус халкының тарихи мәңгелек дошманы образын тудыру башлана Шушы репрессияләр комплексы фонында Сталиннын "халыклар дуслыгы" дигән идеясе тормышка ашырыла башлый Сугыш елларыннан сон татар халкынын этногенезын тикшерүгә багышланган туктаусыз кампанияләрнең башланып китүе менә шуларга каршы реакция иде. Боларнын барысы да. "татарлар—татар түгел ул", бары тик "болгарлар" тына, аларнын кырым татарларына, бигрәк тә Алтын Урдага "бернинди дә мөнәсәбәтләре юк” дигән карашны "раслау" өчен эшләнә Нәтиҗәдә, татар этногенезы мәсьәләсе гадөти фәнни танып белү дисциплинасы булган этнология өлытссннән чыгып, нык сәясиләшкән социаль психологиянең бер өлешенә әверелә Ә ин кызганычы, бер үк вакытта ин көлкесе до шунда ки, татар этногенезы турында теге яки бу теориянең тарафдарлары да. каршы яклары да төгәл бер халыкның этник тамырлары белән хакимлек итүче династиянең ттник чыгышын бутадылар, яки тәнгәлләштерделәр Яисә, киресенчә, этногенетик процессның аерым бер элементларын гына билгеләп үтеп, анын әһәмиятлерәк булган башка компонентларына күз йомдылар Мәсьәләне болай "биологлаштыру" процессында, табигый ки. халык тарихынын әһәмият ләре ягыннан мөһимрәк булган башка аспектлары тиешле дәрәҗәдә яктыртылмады Этнос тарихын этноннм тарихы, ягъни халыкка тагылган исем белән бутау һәм тәнгалләштерү мәсьәләсенә килгәндә, кнн таралган мондый күренеш хакында кайбер аңлатмалар биреп китү белән чиклөнөм. Еш кына кабиләләргә һәм халыкларга исемнәр, табигый буларак, якын һәм ерак күршеләре тарафыннан да бирелгән, һәм мондый читтән кушылган исемнәр тора-бара халыкның үз исемен кысрыклап чыгарган (мисаллар җитәрлек: кытайларны, бирманнарны. һиндстанлыларны, индеецларны, әрмәннәрне һ.б искә төшерү дә җитә). Еш кына кайбер кабиләнең исеме, әкренләп кинәя барып, күршеләр каршында яулап алынган халыклар өчен дә. аннары төгәл бер дәүләтләргә карата да уртак атамага әверелә, ягъни ул поли төним бу лып китә Соңрак, күрәсең мондый этно-полтггоннмнар "чәрдәкләнү" һәм таркалу чорын кичерә, тора- бара аларнын өлешләре бөтенләй юкка чыга, "онытыла" "Татар" атамасы белән дә шундыпрак "метаморфоза" булып узган Шуна күрә дә Урхан язмаларындагы татарлар (VIII гасыр) һәм Чыңгызхан тәхеткә күтәрелгән, ул яу чапкан чорлардагы татарлар белән (XIII). бигрәк гә сонгы дәвер Идел Урал буе татарлары арасына тәңгәллек билгеләре куярга ярамый Урта гасырлардагы татар кабиләләренең һәммәсе дә бер үк халык булмавы хакында түбәндәге фактлар да сөйли кытайлар аларга карата төрле эпитетлар биреп, үэара аерып караганнар, әйтик кара. ак. дала, урман, хәтта су буе татарлары дип Әгәр Кайбер чыганаклар аларнын монгол телле булулары хакында сөйләсәләр, икенчеләре (мәсәлән. Мәхмүд Кашгарый) татарларны төрки телле халык дип күрсәтәләр Болар барысы да шул хакта сөйли: XIII гасырда Көнчыгыш Ауропага "татар" дип аталган ниндидер бердәм этнос түгел, бәлки ул этноннм кин кулланыштагы политонкм составында гына килеп чыккан Бу уңайдан шунысы да игътибарга лаек: бу көнгә кадәр бер генә җитди археологның да Байкал якларыннан алып Идел буена кадәр, нәкъ "татарларның матди эзен” таба алганы юк Шул рәвешле, югарыда күрсәтелгәнчә, хәзерге Идел—Урал буе татарлары X йөз башында ук мөселманлашкан болгарларның XIII гасырнын беренче яртысында көчле күченешләр кичергән тагын да күбрәк санлы кыпчак-угыз кабиләләре белән аралашуы һәм акрынлап кушылуы нәтиҗәсендә XIII—XV гасырларда бердәм халык булып формалаша башлый Алар, үзара, кардәш буларак берләшү процессында хәзәр кабиләләре калдыкларын да "йотып", аз санлы монголларны үз араларында "эретәләр" һәм җирле финн-угор кабиләләренең дә билгеле өлешләрен төркнләиггерәләр Хәзерге заман татар халкынын антропологик тип җәһәтеннән бердәй түгеллеге, ырык-раса ягыннан мәгълүм дәрәҗәдә катнаш икәнлеге менә шунын белән аңлатыла. Икенче яктан караганда. Алтын Урда барлыкка килгән чордагы этник процесс бер татар халкынын гына этногенезы үзенчәлекләренә кайтып калмый. Ауразия киңлекләрендә электән үк яшәгән халыкларның үзара нык аралашулары, ягъни монгол яулап алулары нәтиҗәсендә “уртак тегермәндә тартылулары", билгеле бер күләмдә аларнын эчке, этник нигезләренә дә үзгәрешләр керткән иде. Монын шулай икәнлегенә ышаныр өчен әлеге күчмә хәлдә яшәгән төрки халыкларнын, мәсәлән, казакъ, кыргыз, каракалпак, башкорт, нугай, күчмә үзбәк, шулай ук кырым татарларының дала өлешендәге ыруг, кабилә исемнәренә күз ташлау да җитә * Чынлыкта исә. XIII гасырда һәм XV йөз башында Алтын Урдада бер төрки-татар халкының, ягъни тулаем бер макроэтноснын формалашу процессы барлыкка килә Шул ук вакыт эчендә, бу процесс белән параллель рәвештә, кайбер төрки халыкларнын. аерым алганда, булачак милләтләрнең төбәк-этник җирлегенә нигезләр дә салына башлый. Шуңа күрә дә Җучн Олысмнмн тарихы, теләсә нинди хәзерге заман төрки халыкның аерым тарихына караганда кинрәк тө. тирәнрәк тә. Ләкин шул ук вакытта Алтын Урда чорында яшәгән теләсә нинди халыкның тарихы Җучи Олысы барлыкка килгәнчегә кадәр булган, шартлы рәвештә әйткәндә, автохтон бабаларның (илнең төп халыкларының) тарихларына караганда кинрәк тә. Мәсәлән, хәзерге заман Казан татарларының тарихы болгарныкына. Болгар дәүләте тарихына караганда кинрәк. ләкин Җучи Олысы һәм тулаем төрки-татар этнос ы тарихы белән чагыштырганда таррак Шунын белән бергә бердәм төрки-татар этносы барлыкка килү процессы төгәлләнмичә дә кала, дөресрәге ул бозыла, хәтта бердәм дәүләт җимерелгәч, бөтенләй туктала. Ауразия төрки халыкларнын этникара якынлыгының да. миллилек җәһәтеннән аерымлыгының да тарихи язмышы менә шулар белән аңлатыла да инде. Санап узылган дәлилләрнең һәммәсе расланганча. Җучи Олысынын—Алтын Урданын— тарихын этник культуралар аланында караганда, бер халыкнын гына, ягъни сонрак оешкан бер милләтнең генә хакимияте нәтиҗәсе дип бөяләргә ярамый икән. Әмма, шул ук вакытта, бу империядә төрки-татар этносынын өстенлек алып торуын да инкарь итеп булмый. Алга таба империя таркалу нәтиҗәсендә, шушы этностан төбәк-диапектлар җирлегендә бүленеп чыккан өлешләр буларак, төрки халыкларнын тулы бер төркеме, тагын да арырак —төрки телле аерым милләтләр оешып җитә. Мондый үсешнен ин җете мисалы булып Идел—Урал буе татарларынын язма-рухи мәдәнияте үзенчәлекләре тора Бу өлкәнен күренекле белгече Э.Н Нәҗип үз вакьггында дәвамлы билгеләп килгәнчә, татар теле, башлыча рухани-дини әдәбияттагы тел. озак вакытлар Алтын Урда дәверенең язма традицияләрен саклап, дәвам итеп килә. Татар язма теленен үзенчәлекле үсеше, ягъни анын диалекталь нигездә янарыш алу чоры. Урта Азиядәге һәм Кырымдагы әдәби төрки телләргә караганда, сонрак дәверләргә туры килә. Шуна күрә дә татарнын рухи-язма мәдәниятен ин элек Алтын Урда чоры әдәби традицияләреннән һәм әлеге илнен гомум сәяси тарихыннан башка дөрес аңлавы мөмкин түгел. Алтын Урда таркалу процессында аякка баскан төрки һәм татар дәүләтләренә килгәндә (болай дигәндә. Себер. Казан. Кырым. Әстерхан. Казакъ. Үзбәк ханлыклары һәм Олы Урда дәүләте күздә тотыла), аларнын һәркайсынын хөкемдарлары—ханнары булып Җучилылар династиясе вәкилләре күтәрелгән. Ул чакта аларнын законлы хаким булуы беркем тарафыннан да шик астына алынмаган Чыгарма булып хакимият башында Мангыт бәкләре торган Нугай Урдасы гына исәпләнгән Шулай булгач, һәм сәяси, һәм тарихн-мәдәни тарафлардан караганда да, Алтын Урда чорынын мирасы—ХШ-ХУ гасырларның күп төрле мәдәният, сәнгать вә әдәбият өлкәләренә караган барлык ядкәрләре бер төркем тугандаш халыкларнын уртак байлыгы булып тора Мәсәлән. Идел—Урал буе татарларынын. нугайларның, кырымлы татарларның, башкортларның, комыкларның балкарларның карачайларның әзәриләрнен. казакъларның, каракалпакларның, кыргызларның күчмән үзбәкләрнең һәм башкаларның Шуна күрә дә төгәл бер дәвер-заманага караган бу бердәм хәзинәне өлешләргә бүлгәләү һәм соңгы чорларның милли "фатирларына" таратып чыгу, мөгаен, кирәк тә түгелдер Җитмәсә, шул мәсьәләне дә истә тотарга кирәк, бу бай, үзенчәлекле һәм чоры өчен югары дәрәжәдәге культура—Алтын Урда чоры культурасы— чыгышы белән һәм төрки һәм төрки булмаган цивилнзаиняләрнен өлешләре мул кушылу нәтижәсендә барлыкка килгән һәм үсеш алган "Җучилылар хәзинәсе", ягъни "Алтын Урда хәзинәләре" дигән темага караган бер комплекснын ядкәрләре дә мона ачык мисал булып тора Мәгълүм ки, югарыда санап үтелгән милләтләрнең тарихларын кин планда яктыртканда монголларга кадәрге башлангычлар белән бәйле өлешләрне дә. шул ук вакытта матди һәм рухи кыйммәтләрнең Алтын Урдадан сонгы дәверләрдәге үсү үзенчәлекләрен дә жентектәп исәпкә алырга кирәк Ягъни югарыдагы нәтижә аталган халыкларның тарихи язмышларында мөһим роль уйнаган конкрет дәвергә карата гына хакыйкатькә туры килә икән Сүз дә юк, Алтын Урданын тарихи мирасын һәрьяклап бәяләгәндә барысын да бер генә төрки халыкның тарихына кайтарып калдыру ярамас иде Күпләгән халыклар һәм илләрнен матди- рухи кыйммәтләреннән өлешләр кушылып берләшүдән туган Алтын Урда, ягъни төрки-татар цивилизациясе соңгырак чорлардагы башка халыкларның, җөмләдән русларның да дәүләтчелекләре, сәяси структуралары, мәдәниятләре тернәкләнүгә, үсүгә йогынты ясаган Белгечләргә генә түгел, бәлки тарихтан азмы-күпме дәрәҗәдә мәгълүматы булган кешеләргә дә рус телендәге төрки-татар алынмаларның урыны һәм күләме хакында яхшы ук билгеле Көнкүреш, хужалык итү өлкәләрендәге сүзләрдән алып, хәрби-сәяси. административ эчтәлектәге атамаларга кадәр. Мәсәлән, кафтан, ичик башлык, караул кебек сүзләрдән башлап ура' оранына кадәр (атаман есаул, улан кебек хәрби дәрәҗәләрне әйткән дә юк) әнә шундыйлардан Рус казачиларындагы төрле исемнәр, хәрби төзелеш башлангычлары һәм гаскәри кирәк-яракларның тамырлары хакында да сүз куертуның хажөте бар микән. Әгәр Петр 1гө кадәрге рус аксөякләренең кием-салым элементларына кагыла калсак, мәсьәлә тагын да ачыклана төшәр иде Белергә теләүче кеше монгол һәм Алтын Урда чорларындагы унарлы система белән соңгы дәверләр хәрби төзелешләрендәге взвод, рота, полк, дивизия белән билгеле бер бәйләнеш барлыгын күрә алыр иде. Әлбәттә, әлеге элементлар арасына тигезлек билгесе куярга ярамастыр. Руснянен соңгырак чор хәрби эшләренә немец һәм француз йогынтысы көчле булуын да исәпкә алырга кирәктер Әгәр боларнын барысына йөзләрчә рус фамилияләрендәге төрки-татарча тамырларны кушып карасак, Алтын Урда һәм аннан соңгы татар ханлыкларына барып тоташа торган XVI—XVIII гасыр рус аксөякләре шәҗәрәләре материалларына кереп китәрбез Димәк ки, Мәскәү хөкемдарларының, югарыда күрсәтелгәнчә, Алтын Урданын сәяси мирасына дәгъвасына, баксаң, мәдәни-көнкүреш, хәрби-администрагив, хәтта генеалогик яктан да дәлилләр табыла икән Билгеле, XX гасырдагы милли аң белән фикер йөртүчеләр дәрәҗәсеннән түгел, бәлки элекке чор кешеләренең юридик карашларына хас позициядә торганда Ә бу чор ике йөз ел дәвамында Мөскөүдөге Бөек Владимир кснәзлеге тәхетенә утырыр өчен Сарайдагы хан кулыннан ярлык алу тәртибенең хәтердә нык сакланган чоры иде Ягъни сүз рус Бөек кенәзе хакимиятенең Алтын Урда дәүләтенә буйсынып торган бер өлеш хәлендәге ике йөзьеллык чоры хакында Мәскәүнең бөек кенәзләре йортынын татар ханнары династиясе белән билгеле бер күләмдә “туганлык" җепләре (әлбәттә, биологик түгел, бәлки нибары сәяси “кардәшлек" кенә) булуы хакында түбәндәге мисаллар да сөйли Мәсәлән, баласыз бөек кенәз Василий III үзенең ир баласы—булачак Иван IV—туганчы. “Петр" исеме белән чукындырылган Казан ханзадәсе Ходайколны. Ибраһим ханның улын, үзенең варисы итеп билгели. Таҗ киюгә ирешкән яки ирешмәг ән Җучилыларнын Мәскәүдэ патшаларча югары урын биләүләре хакында Снгизмунд Гсрберштейн да язып калдырган (Герберштейн. 1988) Рус-татар багланышлары чылбырында XV гасырда (Василий II Темныйнын татар әсирлегеннән азат ителүеннән сон) Касыйм ханлыгының барлыкка килү һәм XVII гасырда анын "юкка чыгу" тарихы да шулай ук үэенчалекле бер күренеш булып тора (Вельяминов-Зернов, 1868—1887). 1575 елда Иван IV тарафыннан Симеон Бикбулатовичка "бөтен Русьнең бөек кенәзе" дигөн дәрәҗә бирелүен дә искә төшерик Кыскасы XV— XVI гасырларда Җучилылар белән Рюриковичлар арасында үзенчәлекле. XX йөз псззхологиясе буенча аңлавы шактый ук кыен булган багланышлар хөкем сөргән икән Мондый карашларның файдасына икенче төрле, ягъни килеп чыгышлары ягыннан русларга түгел, бәлки татарларның ү зләренә бәйле булган дәлилләр дә сөйли Мәгьлүм булганча, Алтын Урданың аерым-аерым дәүләтләргә таркалу чорында Русьтә “йомышлы татарлар" дигән, рус хезмәтендә торган махсус бер катлам кешеләре барлыкка килә Ул үзенең составы япаннан бик чуар булган аңа эреле-ваклы морзалардан, бәкләрдән алып. Ка зан һәм Әстерханда тәхет биләгән яки шуңа дәгъва кылган ханнарга, ханзадәләргә кадәр кергән Алар күп очракта үзләренчә Мәскәүгә хезмәт итеп, Казан һәм Әстерханга каршы Мәскәү ягында сугышалар (Болан дигәндә, 1552 елда, Казанны яулап алу вакытында, Иван IV ягында күпсаззлы. ун меңләгән татарның катнашуын искә алу да җзгтар кебек ) Казанда шулай ук. Мәскәү яклы катламның яшәп килүен, анын рус патшасы өстенлеген танырга әзер торуын да очраклы хәл дип атап булмый Боларнын барысы да шул хакта сөйли XV гасырнын ахыры һәм XVI йөзнен беренче яртысында, татар аксөякләренең бер төркеме, арага Җучнлылардан .та кертеп, хәзергечә әйтсәк. Мәскәүнең Алтын Урда мирасына карата дәгъвасында лепггимлык булуын таный торган катлам барлыкка килгән була Бөтен нәрсәне дә. бүгенге көн—XX гасырнын әхлак-әдәп нормаларыннан чыгып, гади "сатылуга" һәм гадәти "хыянәткә" генә кайтарып калдыру. Урта гасырларда яшәп килгән проблемаларны тулысынча аңлатырга мөмкинлек бирми. Ахыр чиктә хыянәт тә. әгәр ул кнн таралган гаммәви күренеш икән, анын хокукый, һич югы әхлакый җәһәттән сәбәпләре була. Аңлашыла булыр, биредә телгә алынган проблема, ягъни XVI—XVII гасырлардагы Рус дәүләтенең Алтын Урда мирасына (бигрәк тә. анын территориясенә) дәгъва итү мәсьәләсе хәзергә гипотеза—гоманлау рәвешендә генә тәкъдим ителә. Китерелгән мәгълүматлардан күренгәнчә, ул мәсьәлә киләчәктә җентекләп махсус өйрәнүгә мохтаҗ. Ниһаять, бу проблеманың тагын бер аспекты, ауразиячелек дип атала торган тармагы да бар бит әле Бу концепция, анын кайбер мәсьаләләренен (аеруча алдагы көннәрдә, киләчәктә каралыр дип исәпләнгәннәренен) чишелеп бетмәслек дәрәҗәдәге катлаулылыгына карамастан, бигрәк тә. үткәндәге чынбарлыкны исәпкә алганда, бөтенләй үк “ сәбәпсез"—нигезсез түгел. Ауразиячелекнен барлыкка килүе XX йөз башында Ауропа һәм Азиянең икесендә дә урнашкан ин зур дәүләт—Русия империясе тарихында туган катастрофик үзгәрешләр чоры белән бәйле иде Рус иядә ул 90 еллар башындагы кризислар чорында, СССР таркалган һәм аның дәвамчысы булган Русия Федерациясе дә шундый ук хәлгә тарыган дәвердә "реанимациялекле". ягъни яңадан тергезелде. (Эшләр әйбәт кенә барган заманда, күрәсең, анын хакта уйларга вакыт җитмәгәндер ) Шунысы характерлы, ауразиячелекнен өр-яна тарафдарлары илнең киләчәк язмышына карата булган концепцияләрен нигезләгән чакта, табигый буларак. Ауразия халыкларының Русиядә һәм СССРда гына бердәм яшәү тәҗрибәсенә игътибар юнәлтәләр, ләкин тарихның элгәреге чорларына әһәмият биреп җиткермиләр. Минем фикеремчә, алардан—яна ауразиячеләрдән— аермалы буларак, элекке, ягъни XX гасыр башы аурашячеларе. тарихи дошман образын торгызу белән шөгыльләнмичә, башлангыч фактор булган Бөек Монгол империясе һәм Алтын Урда дәүләте оешкан чорларга тиешле игътибар бирүләре белән киңрәк тарихи карашны алга сөргәннәр иде. Нәкъ менә Ауразиянен шул галәмәт зур. күп этниклы дәүләтләре таркалгач "мирас мәсьәләсе" калкып чыкты да инде, "Мирас һәм анын варислары" турында кыю фикер йөртүләр һәм кискен каршы чыгулар, җитди тикшеренүләр белән җинел генә “миф" тудырулар, бердәм карашта торучыларның бәхәсләшүләре һәм капма-каршы фнкердәгеләрнен килешүләре бездән сон да дәвам итәр әле Чөнки дөнья, хәят дигән нәрсә. Киңлек—пространство ягыннан гына түгел. Вакыт—хәрәкәт җәһәтеннән дә чикләнмәгән, ләбаса! Искәрмәләр / Күчмә халыкларны гел ерткыч, утрак халыкларны исә тулаем әйбәт итеп күрсәтергә омтылу махсус карауга лаек түгел Болай дигәндә. Ауропа һәм Американың кайбер халыклары һәм кабиләләре бөтенләй юкка чыгуны һәм шулай ук XXгасырда үткәрелгән гиноцид фактларын искә төшерү дә җитәр кебек. Монгол яулап азучыларының уңышлары җиңелүче халыкларның (Кытай. Урта Азия илләренең) хәрби техникасына бәйле дигән уп/дырма да. гомумән, фәнни карашка туры килми Алай булгач, нигә соң әлеге техниканы уйлап табучылар аннан үзләре файдаланмаганнар? Болай фикер йөртә калсак. Үзәк Азиянең күчмә халыклары, шул исәптән монголлар да. уз чоры өчен начар коралланмаган булганнардыр 2. Күрәсең, шушы факт нигезендә кайбер тарихчылар, аерым алганда Әхмәтзәки Вә лида Чыңгыгханны төркиләрдән килеп чыккан дип исәплиләр. 3 Бу ике уделның кайсы көнбатышта, кайсы көнчыгышта урнашканлыгы хакында элегэ кадәр ачыклык юк. бәхәсләр дәвам итә 4 Билгеле, җирле идарәчеләр тарафыннан мондый бердә м норманы бозу очраклары да була Моның аеруча ачык мисалы булып, салымны күп каеру хисабына баеган һәм мул ришвәт бирергә яратканы өчен "калита" кушаматы алган ("калита—халта. калта, акча капчыгы' дигәнне аңлата) Мэскәүнең бөек кенәзе Иван Данилович тора. 5 Әгәр злегрәк Җучилылар мәмләкәтенең халыкара атамасы Җучи Олысы булса соңрак ил эчендә Олуг Урда варианты кулланыла башлый, рус документарындаул ' Балыиая Орда " буларак билгеләнә 6 Хәтта кодрәтле Аксак Тимер дә үзенә андый титулны алырга җөрьәт итмәгән, ул үзенә карата әмир ягъни гомумән хөкемдар " мәгънәсендәге дәрәҗәне кулланган, яисә хан йортының кияве дигән мәгънәдәге гүргән " атамасын алган. 7 Әлбәттә, падиша (царь) титулын алуда Борынгы Русьнең Бизанс (Византия) империясе белән багланышларының һәм православие дине көчәюнең әһәмияте дә бар иде. Ә.мма бу титулның ныгып калу ында Иван IVтарафыннан 1547—1556 еллар арасында оештырылган яулап алуларның да әһәмияте барлыгы бәхәссез булса кирәк. 8. Хәзер кайсыбер төрки халыкларның вәкилләре үз бабаларының тирән тамырларын эзләү белән мавыгалар Мин һич кенә дә мондый омтылышларны чикләргә җыенмыйм, чөнки мин этногенезның аерым компонентларын гына (образлы итеп әйткәндә, ерактагы әби-бабаларының килеп чыгышын гына) күздә тотмыйм, бәлки билгеле бер чоры турында, бу очракта оныклар һәм туруннар турында суз алып барам. Го.иумэн. теләсә нинди халык этногенезының башы да. ахыры да юк. уя —мәңгелек хәрәкәттә, үсештә.