Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нәниләр дөньясы

Без балалар Җир-анабыз! Без балалар Синең алтын бөртекләрең. Әй, һавабыз! Без балалар Синең нәни бөркетләрең. Кояшыбыз! Без балалар Сннең вак-вак чаткыларын. Чишмә суы! Без балалар Синең көмеш тамчыларың. Газиз Ватан! Без балалар Аяк бастык синдә туып. Сине яклаячак буын. Сине саклаячак бүын Без ул. без ул — балаларың! Татар иле Татар иле, татар жнре. Исә синдә саба җиле. Алтын кебек сннең кырлар, Ялкын кебек дәртле җырлар. Җәен-кышын, язын-көзсн Кунакчыл син, ачык йөзең. Оста мәргән, үткен күзең. Җордыр телең, тапкыр сүзең. Йөзең чибәр, г^я чәчәк. Табының мул: бәлеш, чәкчәк. Чал тарихлы, тнрән унлы. Ничә гасыр сабантуйлы. Мәйданыңда яшь батырлар Сөлге белән бил тотарлар. Йоклаганны уятырлар. Татар җирен яңартырлар. Илбашы булсаммы... Иелеп партага. Язалар балалар. Башлары төрледән: Ак, сары. кар<ллар. Тып-тыныч сыйныфта. Йөгерек куллары. Кулдан да елдамнар Аларның уйлары. Олгаеп киткәннәр. Язалар иншалар. Алармы әгәр дә Плоашы булсалар. Мәктәпләр, бакчалар. Юл. күпер салалар. Әзсенеп язганны. Уйланып калалар. Аннан зур хәрефтән Язалар: "Тынычлык! Нлбашы булсам мин. Куярмын тырышлык Сау булсын, дин. дөнья. Сау булсын ир башы. Сугышлар башламам. Булсам мнн нлбашы". 12. .к у., м * Шәп ил УЛ илме? Шәп ил ул: Зәп-зәңгәр, ямь-яшел, кып-кызыл. Яп-якты. бик рәхәт. Син анда йә “улым”, йә “кызым”. Сап-сары комлыклар. Агач ат, кылычлар, курчаклар. Прәннек, кәнфитләр, Кәнфиттәй, һай, тәмле ул чаклар. Ул илдә Әнкәңнең Җыл-җылы кочагы, Иркәлек. Тик аннан без никтер Ашыгып китәбез иртәрәк... Бер киткәч ул илдән, Юл аңа ябылып Калачак. Салават күпере Шикелле Бер мизгел балачак. Икмәк Түгәрәк ипи, кара, Бик тәмле, кабып кара. Майдай йөрәккә ята, Аны һәркем ярата. Янында алсу йөзле Калачлар төрле-төрле. Булса да нинди төстә. Ия ул олы көчкә. Икмәк җирдән көч алган, Орлык эченә салган.Кояш өстәгән дәрман, Су, үс, дип биргән фәрман. Үскән шулай, чыныккан, Мичтә көчен ныгыткан. Кара һәм ак түгәрәк Чыккан мичтән тәгәрәп. Җыйган көчләрен хәзер Безгә бирергә әзер.Син бик Белеп үс кечкенәдән. Син бик кирәкле кеше. Ә кирәкле кешенең Була яраткан эше. Яратсаң авыл эшен — Көтә җәйрәгән кырлар. Синең өчен таң атар, Тургайлар сиңа җырлар. Урманнар көтә сине, Анда җәнлекләр көтә. Кош-корты һәм бөҗәге Барсы сине үз итә. Таулар, диңгезләр көтә. Космодромнар, вокзаллар.эәкле кеше Барысы да киң итеп Ишекләрен ачканнар. Теләсәң, яз китаплар, Йә артист бул, көй чыгар. Бәлки, синнән бер дигән Милиционер чыгар. Күп укы да галим бул, Ясарсың яңа ачыш. Табиб бул, укытучы — Дәрт-дәрман тора ташып. Син бик кирәкле кеше, Тик тот шуны исеңдә: Алтын куллы, йомры башлы Бул сайлаган эшеңдә.