Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ

БӘДӘВАМ г "Дәвамлы рәвештә, кабатлана торган" мәгънәсендә. "Бәдәвам китабы” татарлар арасында киң таралган дини эчтәлекле тезмә әсәр. Дүрт юллы строфалар тезмәсеннән торган һәм көйләп укыла торган бу әсәрнең һәр строфасы "Аллаһ дигел бәдәвам”. ягъни "Берөзлексез Аллаһ дип кабатла” сүзләре белән тәмамлана Авторы һәм кайчан ижат ителүе билгесез. Кайберәүләр аны Утыз Имәнигә нисбәт итәләр, ләкин Ш Мәрҗани бу китапны бик борынгы әсәр дип саный Иҗат ителү вакытын монгол чорына кадәрге дип тә санаучылар бар. Китап Ислам нигезләрен пропагандалый, анда мәҗүси гореф-гадәтләр тәнкыйть ителә. Беренче тапкыр бу китап 1846 елда Казанда нәшер ителә, аннары тагы кат-кат дөнья күрә. БӘЙТӘЛ-ИБРӘ г Инә йорты" мәгънәсендә. Магнитлы энәсе булган һәм дөнья якларын күрсәтә торган әсбап-компас, буссоль. Бу әсбапны атаклы гарәп диңгезчесе Әхмәд ибн Мәҗид уйлап чыгарган. БӘРӘҢГЕ ФЕТНӘСЕ тар 1840 1844 елларда безнең якларда (Казан губернасы Лаеш өязендә) хакимиятләрнең бәрәңге утырту сәясәтенә каршы халык кузгалышы. Гомумән, “бәрәңге" сүзе татарда бәрәңге утырта башлаганчы да булган ("урман бәрәңгесе"). 1807 елда Оры авылының агып китүен сурәтләгән бәеттә ' Бәрәңге урманы агачы" телгә алына. Бер уңайдан, "бәрәңге” сүзенең килеп чыгышына карата Каюм Насыйрида очрый торган фаразны да әйтеп китәргә мөмкин Ул “бәрәңге" сүзе фарсыча “фәрәңги" (“франкларныкы". "Европаныкы") сүзенә барып тоташа дип күрсәтә. Шулай да бәрәңге игү Рәсәйгә Германиядән кергән булырга тиеш. Шунысы кызык. Америкадан кайткан талымсыз бәрәңге культурасы Германиядә дә тиз генә кереп китә алмаган, моның өчен хакимиятләргә халыкны ирексезләү һәм мәҗбүр итү чаралары да кулланырга туры килгән (мәс . Пруссиядә Фридрих тарафыннан). Тора-бара бәрәңге халыкның төп ризыкларыннан берсенә әйләнгән дияргә мөмкин 1941 45 еллардагы Ватан сугышы вакытында СССР да нәкъ менә бәрәңге миллионлаган кешене ач үлемнән йолып калды Шагыйрь Мәхмүт Хөсәен бәрәңгегә: "Йодрык кадәрле. Йомры гәүдәле, Ак тәнле. Ах. тәмле. Бигрәк тәмле бәрәңге!” дип мәдхия укый. Немецларда да бәрәңге турында күңелле җыр бар. БӘРДЕ ГАҖҮЗ г. — Март ае ахырларында була торган салкыннар ”Карт- карчыклар суыгы1 ' дигән сүз. “Әбиләр чуагы"на капма-каршы. Татар диалектларында, башкортларда һәм казакъларда аны акман-токман, акпан-токпан дип атыйлар. БЕР ТУКСАН тар Туксан көн мәгънәсендә. Электә елның һәр кварталын бер туксан дип йөрткәннәр /Туксансыз тургай чырламас ел башыннан туксан көн үтмичә тургай сайрамас. БЕРЕНЧЕ КУЛ ЧЫГАНАКЛАР Беренчел чыганаклар Русча первоисточннки Аның, үз хисабына сәяхәт итеп, беренче кул чыганакларга нигезләп язган хезмәтләре фактик материалга байлыгы белән әле булса фәнни әһәмиятләрен югалтмаганнар (Исмәгыйль Рәми). БИГЕМ Төрки сүз. "минем бигем” (бәгем, бикәм) мәгънәсендә. Шуны искә төшерик, урта гасырларда Франциядә кардиналларга “монсеньор” (“әфәндем") дип эндәшкәннәр. Дәвамы Башы журналыбызның I нче санында “Бигем" исә электә төркиләрдә аксөяк хатьш-кызга эндәчгү сүзе булган (ханым кебек) XVI гасырда Төньяк һиндстанны Тимериләр яулап алгач, буйсындырылган өлкә һәм шәһәрләрне идарә итү эшен алар үзләренең бикләренә тапшырганнар Шул рәвешле биредә бикләр һәм бигемнәр пәйда булган, һиндстанда "бигем" сүзе “бегум" һәм “6егума"га әйләнгән. Мәе.. Жюль Верн “Бегуманың биш йөз миллионы" дигән романында һиндстандагы бер идарәче ханымны “бегума" дип атый Әзәрбайжаннарда Бигемага. Бигемҗан. Бигемханум кебек хатын-кыз исемнәре теркәлгән. Тагын кара: ХАНЫМ. БИДГАТЬ г.—Башка гадәт; элеккесенә каршы килә торган эш. кырын эш мәгънәсендә. Коръән һәм Сөннә өйрәтүләре белән сыешмый торган фикерләр, гамәлләр, гадәтләр һәм йолалар; ересь. Ләкин Исламда “бидгать хәсәнә" төшенчәсе дә бар. мәсәлән, заманында Мәүлид бәйрәме ижмаг тарафыннан шундый хуп күрелә торган гамәл дип игълан ителә (бидгать хәсәнә-хуплана торган яналык. күркәм яналык) Бидгать сүзе (бнда рәвешендә) "Древнетюркскнй словарь"га теркәлгән. Бидгать гамәлләрне кылучыларның тәүбәсен һәм кылган гамәлләрен кабул итүдән Аллаһ баш тартты. Мөселманнар арасында бер бндгатьче кеше заҺир булса, аны бидгать гамәлләрдән туктатыгыз, туктамаса, аңа һичберегез иярмәгез. чөнки ул динне бозучы һәм мөселманнарны аздыручы (Хәдис.). Бидгать гамәлләр турында Галимҗан Баруди түбәндәгеләрне яза. “Бидгагьләр арабызда бик күп таралган, алар илә тартышу күп кешеләр илә тартышу була. Шунлыктан бу читен мәсьәлә турында мәкаләләр язу безнен кеби көчсез затларга бигрәк тә зур инде һич диннән булмаган нәрсәләрдә дә дин исеменнән зур тәгъзиблар кылабыз (азапланабыз). Безнең бу ялгыш сәясәтебез эшне сүтә генә бара. Урынсыз тискәренүләргә яшьләрнең сарулары кайнап, бездән бизүләргә сәбәп була. Бу һич тә диннән булмаган мәсьәләләр өчен кешене фасыйк. ваһһаби, кяфир вә әллә ниләр ясап бетерсәк, хәтта бидгатьләрне үтерү вә сөннәтләрне тергезү өчен тырышып йөрүчеләргә дә шул ук исемнәрне тагып, телебезгә килгән бар начар сүзне әйтеп, кулымыздан килгән бар зарарны кылып йөрсәк, яшьләрнең безне бер җирәнгеч мәхлук санап, бездән бизәчәкләре табигыйдыр Безгә асыл дин илә аңа соңыннан тагылган бидгать вә хорафатларны аера алмый йөрергә оят инде Китабымыз Коръән Кәрим һич үзгәрми заманыбызга кадәр сакланып килгән һәм Пәйгамбәребезнең хәдисләре дә язылган Рәсүл Әкрәмнең тәрҗемәи хәле дә камил рәвештә язылган Шулар мәйданда була торып та. диннең рухын вә мәгънәсен ялгыш аңлап йөрергә, дин өстенә ташланган чүпләрне диннең җәүһәрләре дип саташырга нинди гозер бар?" Бидгать мәзһәб БИДГАТЬ АТАСЫ п Ересиарх. БИДГАТЬЧЕ г Бидгать гамәлләр тарафдары, еретик. БИЗМӘН тар. ' Татар теленең аңлатмалы сүзлеге' ндә бизмән Бер башы чукмарлы, икенче башы үлчәнә торган әйбер элеп куярлык итеп эшләнгән шкалалы күчәрдән гыйбарәт үлчәү" Бу иң гади үлчәү коралы һәм аны белдергән сүз борынгы Ираннан сәүдәгәрләр белән килгән дип уйларга нигез бар "Бизмән сүзе төрки телләрдән (бик ихтимал, болгар теленнән) башта Скандинавия илләренә, аннары Русь иленә һәм Германиягә тарала" (Р Әхмәтьянов). Ул швед, дан ия. немец, чех. поляк һ.б телләргә дә кергән Кайчагында Үлчәү (Мизан) йолдызлыгын Бизмән йолдызлыгы днп атау очрый Тагын кара: БАТМАН. БИНСМПҺН г. (Аллаһ) исеме белән (ягъни бне.чиллаһ) Ризаэддин Фөхреддиннең хатлары гадәттә шушы сүз белән башлана Биисмиһн сөбханаллаһи мактаулы Аллаһ исеме белән (шулай ук хат башында очрый). Б11МАРСТАН 0, —Шифаханә, хастаханә. Ислам дәверендә беренче бимар- стан әл-Вәлид ибн Габделмәлих хәлифәлек иткән заманда ачылган. 259 873 елда Әхмәд ибн Тулун Мисырда беренче зур шифаханәне төзи Фәкать ярлы халык өчен генә ачылган бу шифаханәдә бер генә солдат та, бер генә саран хезмәткәре дә дәвалана алмаган Анда ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым мунчалар булган Идарәче бу бимарстанны тотуга елына 60 мең динар акча биреп бара. Шифаханәдән дәваланып чыкканда пациентларга бер тавык һәм бер ипи биреп җибәрә торган булганнар. БИРҮНИ—дбү Рәйхан Мөхәммәд ибне Әхмәд әл-Бирүни (973, Кита, хәзерге Каракалпакстанның район үзәге Шаббаз (Бирүнн) — 1048, Газна) Урта Азия галиме, энциклопедист. Гарәп телендә язган, ләкин туган теле фарсидан башка, тагын төрки, санскрит, йәһүд һәм Сүрия телләрен дә белгән. Тарих, математика һәм астрономия, география, топография, физика, медицина, геология һәм минерология буенча хезмәтләре күп Шәрыкта беренче буларак, Җирнең Кояш тирәли әйләнүе турында фикер кузгата, ләкин тикшеренүләрендә геоцентризм системасына таянып эш итә. Тарихи процессларның барышында кабатлану цикллары булуы турында фикерләр әйтеп чыккан Тарихта охшаш чорларның, охшаш вакыйгаларның, хәтта охшаш шәхесләрнең ниндидер бер эзлеклелек белән кабатлануы турындагы фикер рус галиме, Шлиссельбург тоткыны мәшһүр Н.А.Морозов тарафыннан күтәрелеп, соңгы елларда бу мәсьәлә математик ысуллар белән дә тикшерелде һәм чыннан да тарихи күренешләрнең аерым блоклар рәвешендә кабатлануына игътибар ителде. Җир табигатендәге аерым циклларның Кояш активлыгына бәйлелеге дә исбат ителгән факт (АЛ Чижевский). Бирүнн календарьлар тарихы белән дә кызыксынган. Әбү-р-Рәйхан әл-Бирүнинең "Кичкән буыннар ядкярләре"ндә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлындагы вакыйгалар һәм фактларның җентекле хронологиясе китерелә. Гомумән алганда, Бирүнинең ислами карашлары табигый-фәнни карашлар белән бергә үрелгән. Астрология белән дә кызыксынган Аның “Йолдызлар турындагы фән башлангычларына төшендерү китабы" билгеле (еш кына аны "Астрономия" яки “Астрология" дип тә йөртәләр). Бирүнинең “Китаб әс-сайданә фит-тыйбб" китабында 1000 нән артык агач һәм төрле үсемлекләрнең, дару үләннәренең үзлекләре турында мәгълүмат бирелгән. "Сайданә”нең төп нөсхәсе 1927 елда Төркиянең Бурса шәһәре китапханәсеннән Әхмәд Зәки Вәлид и Тоган тарафыннан табылган. 1941 елда галим аны рус теленә тәрҗемә иткән. Бирүни Идел буе болгарларының теле турында да язып калдырган. БИТЕК—Татар һәм башкорт телләрендә шифалы тылсым көченә ия булган язулы догалык кәгазе, талисман, амулет. Бөти сүзендә сакланган. Әбиләр аны, өчпочмаклап күн белән тышлап, яннарына тагып йөргәннәр Борынгы чорда кытай теленнән кергән сүз дип исәпләүчеләр бар Борынгылыкта китап, төргәкнамә (свиток) мәгънәсенә дә ия булган шикелле. /, Битмәк— язмак, язу. Бителмеш— язылмыш БИТЕКЧЕ, БИТКҮЧЕбор. — Язучы, кятиб, секретарь, писер. / Диван битекчесе - суд секретаре. Олы битекче (битикче) —баш секретарь, беренче секретарь. БИХӘБЛИЛЛАЬ г - Би+хәбл+аллаһ. Туры мәгънәсе: Аллаһ бавына. Ягъни: аллаһ бавына ябышып, Аллаһынын ярдәме белән. / / Ябышырлар бнхәблилла җәмнга ябышырлар барысы да Аллаһ бавына (Г. Тукай). БОЕРЧЫ тар — Х а н диванханәсендә теге яки бу эш тармагын идарә итүче канцелярия хезмәткәре, мәэмүр, приказный. "Древнетюркский словарь”да шушы ук мәгънәдәге бурйук, буйрук, бырук сүзе теркәлгән. БОЕРЫК БӘКЛӘР тар. - Приказные (казакларда ефрейтор дәрәҗәсенә туры килә). Чыганакларда “буйруг бәгләр", “буйрукта ултурган кешеләр" рәвешендә дә очрый. Тагын кара БОЕРЧЫ. БОКТЫРМА тар. Яшеренгән гаскәр, поскак, бөгәвел, засада. Мондый сугыш алымын монгол гаскәрләре еш куллланганнар булса кирәк. Соңра ул русларга да күчкән (мәс., Куликово сугышындагы ‘‘засадный полк") БОЛА Чуалыш, фетнә, гыйсъян // Балачылар— фетнәчеләр. БОЛГАРИ, БОЛГАРЫЙ тар,—XIV гасырда монгол, тнбет. румын, венгр һ б. телләрендә яхшы сыйфатлы йомшак күннең исеме Мондый күнне болгарлар чит илләргә дә сатканнар. Татар телендә “болгар олтан" дигән сүз дә сакланган Нәкый Исәнбәт болгар олтан ”сыер-үгез күненнән борынгы болгарлар ысулы белән махсус рәвештә ясалган нык олтанлык” дип яза. //Уңган хатым билгесе игә кертер тирене. Болгарын кылыр күнеме, тунлы кылыр ирене Чыннан да дала ягында тире иләү белән хатын-кызлар шөгыльләнгән. "БОРТАС ТУНЫ" Бортас илендә яшәгән кызыл төлке тиресеннән эшләнгән тун гарәпләрдә “бортас туны" исеме белән билгеле булган (Әбү Габдулла әл-Гарнатый буенча). БОЯР тар. “Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә" "бояр" сүзенең ике мәгънәсе күрсәтелгән: 1 Мәскәү Русенда бүләк итеп бирелә торган югары дәрәҗә; шул дәрәҗәгә ия кеше. 2. Борынгы Русьта һәм Мәскәү дәүләтендә хаким сыйныфның югары катлау вәкиле, эре җирбиләүче Р.Әхмәтьянов бер нигездән чыккан “баяр" һәм "бояр" сүзләрен аерып карый "Баяр” сүзе "алпавыт” мәгънәсендә һәм ул XVI XVII гасырларда рус телендә кулланылган бояроведети “бояр хезмәтчеләре" сүзеннән килә Соңгысы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә "Бояр балалары" рәвешендә бирелгән һәм "Борынгы Рустьта (XIII гасырдан) һәм Мәскәү дәүләтендә хәрби яки гражданлык хезмәтен үтәгән вак алпавытлар" дип аңлатылган. Р.Әхмәтьянов үзенең "Этимологик күзәтүләр" исемле мәкаләсендә “Бояр, боярин (шуннан ук барнн. бар, барыня, барышня. барич сүзләре ясалган), яки болярннасылда “патшаның вассалы" дигән сүз. Баярлардан үзгә буларак, боярлар тик XVIII гасырда гына булганнар. Бояр патшага карата үзен шактый мөстәкыйль тоткан аның үзенең армиясе (әлеге бояроведети) булган һәм ул, боярлар думасының члены буларак, патша сайлауда катнашкан (татар дәүләтләрендә бу функцияне карачылар үтәгәннәр)”, дип яза Рус телендәге бояр, боляр сүзе Дунай буе славян болгарлары теленнән кергән дип исәпләнә. Ә алар аны төрки болгарлардан алганнар Охшаш сүзләр хорват, словен, чех һәм словак телләрендә дә бар икән Борынгы төрки телләрдә бойла эр — хакан хозурында аерым кабиләләрнең вәкиле. Борынгы чыганаклардан төркиләрдәге ун кул бойла ир, сул кул бойла ир һәм бойла бага тархан (илче бага) дәрәҗәләре билгеле Рус авторлары "байар" сүзен бай+ир мәгънәсендә итеп карыйлар. Соңрак Мәскәү кулы астына кергән төркиләрдә бу сүз "дворян", "рус алпавыты", “рус офицеры" мәгънәсен дә алган. БӨГӘВЕЛ гар. — Шпион; засада (поскак, боктырма) БӨЗОРГЕ. 1ӘР (бозорглар) ф Үткән заманнарда булган зыялылар, гыйлем-хикмәт ияләре, бөекләр. Урта Азиядә бөзөргеләрнең каберен зиярәт кылу, анда барып дога уку, садака өләшү кебек гамәлләр нык тамыр җәйгән була. Бөзөрге тәсаувыфта суфилыкның бер югары баскычы, дәрәҗә Бу дәрәҗәне алган хатын-кыз да ир (ирән) дип аталырга хокуклы Падәрн боэорг дәү әти. бабай Боэорги кадер кадерле зур кеше. Боэорги румяр .замана олысы Багъ боэорган изгеләр бакчасы Мөратибләр боэорг нлән имм "Мәртәбәләр зурлык (олысымаклык) белән түгел" (Габделҗәббар Кандалый) Утыз яшьтә утын кыйлып, көйдерделәр. Җөмлә бөзөрг ныглып, дөнья куйдырдылар (Хуҗа Әхмәт Ясәви). Бозорг ибн Шәһрияр- Һиндия могҗизалары турында әкиятләр җыентыгы төзегән диңгез капитаны. Г Ф Саггаровнын “Татар исемнәре" сүзлегеңдә “Бүзәргән" исеме теркәлгән. Төзүче аның мәгънәсен борынгы төрки боз - буз - бүз сүзеннән чыгара (буй мәгънәсендә; ягъни балага “Буйга җиткән" исеме кушылган булып чыга) Чынлыкта исә. ихтимал. Казан шәһәренең 1565 68 1646 елларга караган теркәү кенәгәсендә телгә алынган Безергән исеме һәм Безергенев фамилиясе фарсыча бөзөрге (зыялы, хикмәт иясе, олы) сүзенә барып тоташа торгандыр. БӨРЕҖг —В.М.Беркутовта: "Татарларда Кояш системасы Бөреҗ дип аталган.' дигән фикер очрый. Ләкин асылда гарәпчә бөреҗ - бүруҗсуж зодиак йолдызлыкларын белдерә һәм ул грек телендәге манара, каланча, башня мәгънәсендәге сүздән алынган Урта гасырлардагы гарәп астрономиясендә 14 зодиакаль йолдызлык: Кучкар, Үгезбозау. Орион. Игезәкләр. Кысла. Арыслан. Кыз. Үлчәү, Чаян. Укчы (Җәя), Кәҗәмөгез, Сукояр. Тулпар яки Дөлдөл (Пегас) һәм Андромеда. Моннан күренгәнчә, бу исемлектәге Орион. Тулпар-Дөлдөл һәм Андромеда йолдызлыклары бүгенге зодиакаль йолдызлыклар исемлегенә кертелми, аның каравы анарда Балыклар йолдызлыгы юк (өстәвенә хәзерге карталарда зодиакта 13 нче йолдызлык Еланлы йолдызлыгы да күрсәтелә). Бруҗ һәм Бурҗ язылышлары очрый. БӨТИ-ТУМАР тар — Шифалы һәм тылсымлы сүзләр язылган талисман, амулет Гадәттә аны муенга такканнар Ләкин "Мәхәббәт язуы дип. ялган бөтиләр тагып йөрү' шәригатькә хилафлык кылу була. Бөти-томыр язылышы да очрый, тик дөресе шулай ук бөти битек мәгънәсендәге тумар булырга тиеш. Үзбәк телендә дә "тумар" талисман мәгънәсенә ия. Аларда муен томар һәм култык томар атамалары бар. Беренчесе күлмәк өстеннән хатын-кызлар тагып йөри торган өчпочмаклы бизәнгеч, ә икенчесе портсигарга охшашлы металл савыттан гыйбарәт булып, аны да күлмәк өстеннән тагып йөрткәннәр Безнең керәшеннәрдәге мыйтумар (бутумар) - шул ук муен тумары. Керәшеннәрнең мыйтумары берничә рәт көмеш акчалар тезгән күкрәк бизәнгеченнән гыйбарәт булган БУР АЛГЫ Сукбай, зимагур, әварә. Русча бродяга Ихтимал, бурлак сүзе дә шушы буралгы сүзенә барып тоташа торгандыр. Р.Әхмәтъянов бу сүзне “бор-у"(әйләнү, өйләнеп йөрү) тамырыннан чыгара һәм “брамат" сүзен дә шуна бәйләп аңлата. “Буралгы” сүзе Сәгыйть Хәлфиннен кулъязма сүзлегенә теркәлгән. "Идегәй" дастанында буралкы "брамат йөргән, иясез ат" Безгә билгеле булган мәкаль-әйтемнәргә караганда, бурлаклык татар юксыллары арасында да тамыр җибәргән: мәс.. "Бурлакка башын кояштан яшерергә зурат бар". “Бурлак киткән Шәмәрдән. кайтып килә Самардан, аяк-кулы кабарган". "Бурлакның ботыннан тотып селкесәң, бете коела, ди" кебек мәкальләр шул турыда сөйли. Татарстанда Идел буена урнашкан “Кабачище” авылы (хәзерге Яшел Үзән) бурлак-бу ралгыларның “мәркәзе” булып исәпләнгән. БУРДА тар Үзенә багышлап мәдхия язганы өчен. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең шагыйрь Кәгаб бин Заһирга бүләк иткән ябынчасы. Исламның кадерле ядкяре булып хисаплана торган бу ябынчаны кат-кат юк иткәннәр, ләкин ул янадан пәйда булган. Кәгаб бин Заһирның һәм гарәп шагыйре Мөхәммәд ибн Сәед әл-Бусириның касыйдәләре дә бурда дип аталган Соңгысының “Касыйдәт әл-Бурда" дигән поэмасыннан алынган юлларны җәмәгать биналары диварларына эләләр, аларны. Коръән аятьләре белән беррәтгән. мәет озату йолалары вакытында укыйлар. БУРИЙӘ, БУРИЯф Чыпта, камыш палас. Камыштан үргән кәрзин һәм биштәр кебек нәрсәләрне дә бурия дигәннәр. / Суда үскән камышларның Аслы бер дә, нәсле бер. Бәгъзесеннән канд алырлар, Бәгъзесеннән - бурия (Гали Чокрый) "БУРИЙӘ КҮБЕ" ф. - “Чыпта хакы" мәгънәсендәге үткен сүз. Мәдрәсәләргә вәкыф ителгән хөҗрәләрне сатарга ярамагач, кайбер Бохара дамеллалары, хәйлә юлына басып, вәкыфлы хөҗрәнең, имеш, үзен түгел, бәлки хөҗрә ишеген ача торган ачкычны, хөҗрә эчендәге иске чыптаны яки камыш паласны (бурийәне) яисә ишек чаршавын. - шуларга хөҗрәне өстәп,—сата торган булганнар БҮЗ БАЛА, БҮЗ ЕГЕТ тар. — 10 - 20 яшь арасындагы ир бала. Үсмерлектән үткән яшь егетләрне бүз егет диләр. Р.Әхмәтьянов "бүзьегет — егермегә җитмәгән сугышчы" дип яза. Татар халык иҗатында мәхәббәт темасына чыгарылган дастан жанры да "Бүз егет" дип аталган. Егерме белән утыз арасындагы сугышчыны азамат дип атаганнар Аннары алар күш агасы һәм ут агасы дип йөртелгән Аннан соң кеше тормышында карасакал һәм аксакал дәверләре килә. БҮЛӘК тар —XIV гасыр урталарыннан мордва җирендә татар морзаларына бүлеп бирелгән биләмә. Бүләк территориясенә караган авыл халкы теге яки бу морзага ясак түләп торган һәм мондый түләүләр XVII гасырда, инде мордва рус кулына төшкәннән соң да дәвам иткән, фәкать татар морзаларын рус алпавытлары алмаштырган. Охшаш сүз мари һәм удмурт телләренә дә кергән, димәк, "бүләкләү" дигән нәрсә бу территорияләрдә дә таралыш алган. Рус документларында мондый биләмәләр “беляк" дип йөртелә. Ихтимал, рус дәүләтендә гадәткә кергән “дача "ларның да мәгънәсе өлешчә шушы “бүләк” терминына туры килә торгандыр Татар теле диалектларында “бүләк" сүзенең “вак урман, әрәмәлек" мәгънәсе дә булган (“Татар теленең диалектологик сүзлеге", 1969) “Таллыбүләк", “Бишбүләк"- авыл исемнәре БҮРӘК—Ъеккән, кайбер сөйләшләрдә - "тәкә”. "Бүрәк" сүзе русча “пирожок, пирог” мәгънәсендә, ягъни асылда русның "пирог”ы борынгы болгар телендәге бүәрәк, пүәрәк сүзенә барып тоташа (Р.Әхмәтьянов.) “Бөрек" сүзе төрек телендә дә актив (пирог, пирожок). Ф С Баязитова “Гомернең өч туе” дигән китабында Әстерхан татарларында туй вакытында пешерелә торган бүрәкнең түбәндәге төрләрен күрсәтә ак бүрәк- ит эчле бөккән, кабак бүрәк кабак эчле бөккән, казан бүрәк казанда майда пешергән бөккән, касык бүрәк пилмән, куз бүрәк— эченә чикләвек салып пешерелә торган бөккән Болардан башка, шешбүрәк- "шештә пешерелгән бүрәк, бүрәк шешлек" тә бар (Р.Әхмәтьянов) "Чебурек//"дигән ризык атамасы да рус теленә төркиләрдән (Кырым татарларыннан?) кергән. ВАКТЕЛГЫЙША г. - 1 Кояш баеп шәфәкъ батканнан соңгы вакыт 2.Аулак җыелыш, кичке аш (христианнарда: Тайная вечеря) ВАКЫТЛЫБЕРКЕТЕЛМЕШЛӘР тар Русчасы временнообязанные "Вакытлы беркетелмеш" терминын Мәхмүт Максуд рус шагыйре Некрасовның “Русь илендә кем рәхәт яши" поэмасының татарчага тәрҗемәсендә тәкъдим итә ВӘ /.— һәм, янә, да дә. Кайчагында “белән" "илә” теркәгече ярдәмендә бирелә Шунысы кызык, керәшеннәр өчен нәшер ителгән татарча дини текстларда "вә", “һәм” (бусы фарсы теленнән) теркәгечләре очрамый Хәлбуки бу текстларда шәрык сүзләре (терминнар) шактый мул кулланыла. ВӘ ИЛХ һәм башкалар. “Ила ахнри” сүзеннән кыскартып нлх. сүзе ясалган Мәҗит Гафурида лавт язылышы очрады ВӘКАЛӘТНАМӘ гф Бу сүз XVI XVII гасырларда ук татар язма телендә верительная грамота мәгънәсендә кулланылган.