Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

75—КЫЯМӘТ (КЫЯМӘТ) СҮРӘСЕ (Кыямәт сүрәсе 40 аятыпән тора. Мәккәдә иңгән.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. I. Кыямәт исеме белән әйтәмен. (2) (кылган яманлыкларына үкенгән, вөҗдан газабы кичергән) жаннар исеме белән әйтәмен (яңадан терелу һәм җавапка тарту, һичшиксез, булачак). (3) Кешеләр: үлгәч череп таркалган сөякләребезне бергә жыеп, безне яңадан терелтә алмаячак, дип уйлый. (4) һичшиксез, аларның бармак очларына чаклы, ничек булган, шулай мөкәммәл итеп, янадан жыярга кодрәтебездән килә. (5) Ләкин кеше дигән жан иясе алда күрәчәгенә ышанмый, (азгьшыкка омтыла). (6)-Кыямәт көне кайчан киләчәк соң?—дип көлгән була. (7) Күзләр камашыр. (8) Ай тотылыр. (9) Кояш белән Ай бергә укмашыр. Менә шул булыр Кыямәт көне. (10) Ул көн килгәч, кеше әйтер: —Бу дәһшәттән кая качып котылыйм?—дияр. II. Юк шул. качар урын табылмас. (12) Ул Көнне качып котылу урыны бер генә-Аллаһның хозуры. (13) Ул Көнне һәр кешегә элеккеге дөньяда калдырган яхшы-яман гамәлләре турында хәбәр бирелер. (14) Иң дөресе-кеше үзенә каршы үзе шаһит булыр (кылган гөнаһлары белән). (15) Хәтта ул ярлыкау сорап ялварса да. 16. (Ий. Мөхәммөд) ашыгып. (Коръән аятьләренең барысы да вөхий ителеп бетмәс борын) ятларга тырышма. (17) Шик юк ки. аны (Коръәнне Китап итеп) туплау, синең күңелеңә иңдерү, укыту эшләре безнең ихтыярыбызда. (18) Шулай булгач. Без аны (Җәбраил теле белән сиңа) укыган вакытта кабатлап бар. (19) Соңыннан аны аңлатып бирү дә, хактыр ки, безнең ихтыярда. (20) Аяныч ки. сез ашыгасыз, сезгә тиз кирәк. (21) (Тормыш мәшәкатьләрендә ашыга-кабалана) сез Кыямәт турында да онытасыз. 22. Ул көнне берәүләренең йәзе якты булыр. (23) Алар Аллаһка багып торыр. (24) Икенчеләренең сытык чырае кара көйгән булыр. (25) Алар умыртка сөякләрен сындырачак жәза киләчәген сизенеп, шулай кайгылы күренер. (26) Күзегезне ачып карагыз, жаныгыз бугаз төеренә менеп житкәч: (27) -Кем безне дәвалар, кем коткарыр!-дип кычкырырсыз. (28) Шунда гына кеше жаннан аерылыр вакыт җиткәнен белер. (29) Бер тез икенчесенә берегер (кылган гөнаһлары аркасында йөри алмас хәлгә килер). (30) Ул көнне кайтарылыш бары тик Аллаһ хозурына булыр. (31) Бу кеше иман китермәде һәм намаз укымады. (32) Шулар өстенә. ул (Коръәнне) ялганга чыгарды, иманга арка куеп китте. (33) Кардәшләре алдында үзен әллә кемгә куеп, масаеп йөри башлады. (34) Син җәһәннәм кисәве булырга лаек, бик тә лаек. (35) Сиңа газаплар булсын, син аңа лаек. Бик тә лаек. (36) Кеше үзен: һич чикләүләрсез, авызлыксыз, күзәтүчесез яшәргә хаклы, дип саныймы әллә? (37) Ул ана карынына атылган бер мәнидән хасил икәнен онытамы? (38) Соңра шул мәни бер оешкан кан кебек (яралгы) булды, аннан соң аны кеше кыяфәтенә кертеп, дөньяга яралттык. (39) Ирле-хатынлы итеп тудырттык. (40) Шушыларны бар итә алган Аллаһ мәетләрне генә терелтә ала торгандыр, шәт? (Инсан сүрәсе 31 аятьтән тора. Мәккәдә. Мәдинәдә иңгән.) Бисмилләһир-рах мәнир-рахим. 1. Адәми затның исеме дә. жисеме дә булмаган чактан алып, (адәми зат барлыкка килгәч) озак заманалар узып китмәдеме? 2. Хакыйкать шулдыр ки. Без кешене (ир кешенең мөние белән хатын кешенең орлыгы кушылган) катнашмадан яралгыдан ясадык. Аны сынап карар өчен, ишетү. 76—ИНСАН (КЕШЕ) СҮРӘСЕ күрү сәләте бирдек. (3) Хактыр ки. Без ана тугры кет күрсәттек Теләсә, шөкер кылучы булыр, теләмәсә көферлекне сайлар. (4) Хактыр ки. без кяферләр өчен чылбырлар, тимер богау-кыршаулар һәм ялкынлы ут хәзерләп куйдык. 5. Игелекле кешеләр исә кяфур мае (камфора) кушылган эчемлекләр эчәр. (6) Аллаһнын игътибарына лаек бәндаләр эчә торган ул ширбәт чишмәсе өзлексез агып торыр. (7) Ул бәндаләр. дәһшәте һәр җирдә мәгълүм булган шул көннән (Кыямәт җавабыннан) куркып, антларына тугры калыр, вазифаларын төгәл үтәрләр. (8) Үтләре дә фәкыйрь булуга карамастан, соңгы ризыкларын мохтаҗларга, ятимгә, әсир кешегә бирер. (9) Алар хәерчеләргә: —Без сезне Аллаһ ризалыгын алыр өчен ашатабыз, сездән бер түләү дә. рәхмәт әйтүегезне дә көтмибез (10) Без читен һәм хәтәр бер көннең газабыннан куркабыз — дип әйтерләр. (II) Менә шуның аркасында Аллаһ ул көнне аларны афәттән коткарыр, чырайларына нур өстәр, күңелләренә куаныч бирер. 12. Түзем (сабыр) булганнарына күрә. Аллаһ аларга җәннәтне ефәк киемнәре белән бүләк итәр. (13) Кәнәфиләрдә кырын ятып, эссе дә. салкын да булмаган мохиттә. (14) җәннәт агачларының күләгәсендә, үрелеп кенә ала торган җимешләр ашап, истирахәт кылырлар. (15) Аларга көмеш кувшиннардан бәллүр касәләргә. (16) көмешсу ташаяк савытларда, җаннары теләгәнчә (җәннәт ширбәте) өләшеп йөрерләр (17) Зәнҗәфил суты катыштырылган эчемлек салынган касә бирерләр (18) (Зәнҗм1)Ш1)—ж.әннәттә ага торган бер чишмәнең суыдыр Чишмәнең исеме исә Сәлсәбил дип атала. (19) Мәңге яшь. саф егетләр тирә-юньдә хезмәт күрсәтеп йөрер Ул егетләрнең сафлыгы, әйтерсез лә. чәчелгән энҗе бөртекләре. (20) Ул җәннәтне күрер булсаң, шаккатарсын. Ул—нигъмәт, байлык, гүзәллек солтанаты. (21) Аларнын өстендә калын-юка яшел ефәк киемнәр булыр, алар көмеш беләзекләр кигән булыр. Аллаһ аларга саф. татлы эчемлек кенә эчерер. (22) Хактыр ки. Аллаһ юлында күрсәткән хезмәтләрегез өчен, вәгъдә ителгән әҗер шушы булыр. 23. (Ий. Мөхөммәд) Коръәнне сиңа Без иңдердек (Аны башка чат иңдерә ашый.) (24) Аллаһнын хөкемен сабыр гына кәг: һичбер имансызга һәм гөнаһкярга иярмә. (25) Иртә-кич Аллаһ исемен зикер ит. (26) Төннең бер өлешен Ана сәҗдә итеп уздыр, төннең озын вакытында да тәсбих тарт. 27. Кешеләр күз ачып йомганчы узып китә торган фани дөньяга мөкиббән һәм киләчәктә башларына төшәчәк (Ахирәт) көнне оныталар. (28) Аларны Без юктан бар иттек һәм аларнын тез буыннарын нык иттек Әгәр ихтыяр итсәк, (аларны юк итеп) алар урынына бүтәннәрне бар кылыр идек. (29) Шик юктыр ки. бу-бер үгет- нәсихәт. Теләге булган кеше Раббыга юнәлер 30. Сез теләгәннәр фәкать Аллаһ әмере белән генә тормышка ашар. Шик юк. Аллаһ бар нәрсәне дә белеп тора. Ул—хикмәт ияседер. (31) Ихтыяр иткән кешесен Ул рәхмәтенә багышлар. Кяферләр өчен хәтәр газап бирер. 77— МҮРСӘЛӘТ (ЙОМЫШ БЕЛӘН ҖИБӘРЕЛГӘН) СҮРӘСЕ (Мурсәләт сүрәсе 50 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән Мурсәлот—җибәрелгәннәр, кундерелгөннәр.) Бием илләһ и р-рах мән ир-рахи м 1. Игелек тарату өчен берсеартыннан берсе күндерелгән (фөреш/тшр. пәйгамбәрюр исеме беюн) (2) дәһшәт белән исә торган җилләр. (3) (дөреаек Лай игелек) таратучылар. (4) (кайда хакыйкать, кайда яианны) аңлаганнар. (5) Аллаһнын кисәтүләрен ирештерүчеләрнең исеме белән ант итәмен ки: (6) ярлыкаумы ул яки куркытып кисәтүме. (7) белеп торыгыз, вәгъдә ителгән Көн. һичшиксез, киләчәк. (8) Йолдыетар сүнгәч. (9) Күк йөзе ярылгач. (10) таулар кубарылып, тузанга әверелгәч. (11) пәйгамбәрләргә Кыямәтнең кайчан булачагы әйтелер. (12) Хөкемнен кайсы көнгәчә кичектереләчәге хәбәр ителер. (13) Хак белән ялганны аеру көненә чаклы кичектереләчәк (14) Аеру көненең ни икәнен (Бел әшпчәсөк) син каян бетерсен9 (15) Ул көндә (Корыт аятыәрен) ялганга чыгарган кешеләргә, ай-һай. авыр булыр. (16) Әүвөл яшәгән кавемнәрне без шулай һәлак итмәдекме9 (17) Алардан сон килгән кяферләрнс дә Без дөмектерәчәкбез. (18) Гөнаһлыларны Без әнә шулай җавапка тартачакбыз. (19) (Аллаһның аятьләре һәм пәйгамбәрләрнең үгетләрен) ялганга чыгарганнарның Ахирәт көнендәге хале коточкыч яман булыр 20. Без сезне юк дәрәҗәсендәге сыеклык тамчысыннан (орлыктан) яралтмадыкмы? (21) Аны ышанычлы урынга (ана карынына) урнаштырдык. (22) Мәгълүм бер вакытка чаклы. (23) Без моны кодрәтебез илә тәкъдир иттек. Без шундый кодрәткә ия. 24. (Кодрәтебезне) ялганга чыгарганнарның Ахирәт көнендәге хале коточкыч яман булыр. (25) Без Җирне барчагызны бергә җыяр өчен мәйдан итеп яралтмадыкмы? («Разве не сделали Мы так, что притягивает к себе земля. Мәүла нө Ал и тәфсиреннән ) (26) Тереләрне дә. мәетләрне дә (җирдә бар иттек). (27) Анда биек нык тауларны бар иттек. Сезгә татлы сулар эчертмәдекме? (28) (Шушы нигъмәтләрне) ялганга чыгарганнарның Ахирәт көнендәге хале коточкыч яман булыр. (29) (Ул көнне кяферләргә әйтелер ки): -Әйдәгез, сез ялганга санаганга (җәһәннәмгә) керегез! (30) Барыгыз, (җәһәннәмнең) өчкә аерыла торган күләгәсенә керегез. (31) Ул күзгә рәхәтлек бирмәс. Ул ялкыныннан да сакламас. (32) Ул ут шундый ялкыннар атадыр ки. һәр ялкыны зур сарай кебек булыр. (33) Һәрбер очкыны сап-сары дөя кебек зур булыр. (34) Ул көнне (җәһәннәмне) ялганга чыгарганнарның хәлләре коточкыч яман булыр. (35) Бу көн телләрнең тотлыгачак көне булыр. (36) Гафу сорарга теләсәләр дә. аларга рөхсәт бирелмәячәк. (37) Ялганга чыгарганнарның ул көнне хәлләре коточкыч яман булыр. (38) Бу көн (яманнан яхшыны) аеру һәм хөкем көне булыр. Ул көнне Без сезне дә. әүвәлгеләрнең барысын да бергә туплаячакбыз. (39) Хәйлә корырга уйласагыз, сез аны Миңа каршы корып карагыз. (40) (Кыямәтне) ялганга чыгарганнарның ул көнне хале коточкыч яман булыр 41. Саф мөселманнар чишмә буендагы күләгәләр астында рәхәт чигәр. (42) Алар күңелләре теләгән җимешләр арасында булыр. (43) Мөэминнәргә әйтелер ки: —Кылган игелекләрегезгә күрә, рәхәтләнеп ашагыз, эчегез! (44) Хактыр ки, игелек кылганнарны Без әнә шулай бүләклибез. 45. Ялганга чыгарганнарның ул көндәге хале бик яман булыр. (46) (Әй. кяферләр. фани дөньяда) ашагыэ-эчегез. рәхәтләнеп (типтереп) калыгыз. Шик юктыр ки. сез гөнаһкярларсыз. (47) Ялганга чыгарганнарның хәле коточкыч яман булыр. (48) Аллаһка буйсыныгыз, дигәч, алар буйсынмады. (49) (Кыямәтне) инкарь иткәннәрнең хале коточкыч яман булыр. (50) Алар иман китерсен өчен тагын нинди китап иңдерергә кирәктер? 78—НӘБА (ХӘБӘР) СҮРӘСЕ (Нәба сүрәсе 40 аятьтән тора Мәккәдә иңгән. Нәба—хәбәр дигән су.з.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. I. Берберләреннән алар ни турында сораштыра? (2) Олуг хәбәр (Коръән белән Кыямәт) турындамы9 (3) (Коръән турында да, Кыямәт хакында да а/шр) уртак фикергә килә алмыймы? (4) Хәер, озакламый аңларлар. (5) Чыннан да. алар аңлаячак. (6) Без Җирне сезнен өчен ястык кебек итеп ясамадыкмыни? (7) Тауларны да казык кебек итеп утыртмадыкмыни? (8) Сезне парпар яралттык. (9) Хәл алыр өчен йокы бирдек. (10) Төн пәрдәсен хасил иттек. (11) Эшләр өчен көнне бирдек. (12) Өстегезгә җиде кат Күкне кордык. (М Али «җиде кат күк»не Кояш системасының җиде җисеме, ди.) (13) Анда балкып янучы бер кандил (Кояшны) куйдык. (14) Куе болытлардан шаулатып яңгыр койдырабыз. (15) Ул бөртекләр (бодай, арпа. арыш), үсемлекләр (үлән, агачлар) үстерә (16) Берберсенә уралып үскән җимеш бакчаларын сугара. (17) Шик юктыр ки. (Хактан ялганны) аера торган хөкем көне инде билгеләнгән. (18) Ул көнне Сур быргысына өреләчәк һәм сез (каберләрегездән кубып) төркем-төркем булып (хозурыма) киләчәксез. (19) Ул көнне Күк капусы ачылыр. (20) Таулар (урыннарыннан кубарьиып) тузан бөртеге кебек очып йөрер, монар кебек уйнар. (21) Хактыр ки. җәһәннәм ул-бер капкын. (22) Азгын халыкларның торачак урыны. (23) Бетмәс-төкәнмәс вакытлар буена алар анда калачак (Җәһәннәмдә мәңге калу мәсьәләсенә карашлар төрлечә. Муса Биги хәзрәтләре дә кяферлөрнең дә, озак вакытлар тәмугта янганнан соң аннан чыгарылачагы турында язган, башка тәфсирчеләр дә бу хосуста уз фикерләрен әйтә килә Мәүлане Али нөсхәсендәге 1201 һәм 2643 нче аңлатмаларда шул хакта тәфсилләп языла ) (24) Анда бер генә күләгә дә. эчәр өчен салкынча сыеклык та булмас. (25) Эрен катыштырылган кап-кайнар судан башка. (26) Кылган гаматләренә таман жәза алачаклар (27) Чөнки алар Хисап көненен киләчәгенә ышанмый иде. (28) Коръәнебезнең аятьләрен ялганга чыгардылар (29) Без исә барысын да язып, хисапка ала бардык. (30) (Аларга шулай диярбез ки): —Менә хәзер инде (җәзагызны) татыгыз! Газабыгызны арттырудан башка берни дә эшләмибез. 31. Һич шик юктыр ки. сафпакь мөэминнәр (Аллаһның җәзасыннан курыкканнар) өчен Сәгадәттә кавышу булыр. (32) Бакчалар, йөзем бөстаннары. (33) Күкрәкләре тыптыгыз яшь кызлар. (34) мөлдерәмә тулы касәләр анда булыр (35) Анда буш сүзләр сөйләнмәс, ялган-гайбәт булмас. (36) (Бу Сәгадәт) Раббыдан бөек әҗер һәм ярлыкау буларак бирелер (37) Күкләрнең. Җирнең һәм икесе арасында булганнарның хуҗасы Раббыбыз—Аллаһ Ул-рәхимле. Ул көнне инсаннар Ана каршы сүз әйтергә (акланырга яки ризасызлык белдерергә) ирекле түгел. (38) Изге рух (Җәбраил) һәм фәрештәләр сафсаф булып торган ул көндә. Аллаһнын рөхсәтеннән башка сүз әйтелмәс. Рөхсәте булганда. Хакыйкать турында сөйләнер (39) Менә, катгыян киләчәк котылгысыз көн шул булыр. Шулай булгач, теләгән кеше Аллаһ юлына юнәлсен. (40) Озакламый сезнең өскә киләчәк җәза белән сезне кисәтеп куйдык. Ул көнне (инкарьчы) кеше (фани дөньяда) кылганнарына карап —Их, ни аяныч, туфрак булып кына калган булсам иде.—дип үкенер. 79— НӘЗИГАТЬ (ЙОЛКЫП АЛУ) СҮРӘСЕ (Нөзигать сүрәсе 46 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән Нөзигать-суырып. йолкып чыгаручылар, дигән суз.) Бием илл өһ и р-рах м ән и р-рах и м I. (Кяферлөрнең төннәрендәге җаннарын) суырып алучыларның исеме белән (2) (мөэминнәрнең җаннарын) җиңеллек белән алганнарның исеме бетән әйтәмен ки. (3) (Җир белән Кук арасынлкл Аллаһ йомышы белән) снып йөрүчеләрнең исеме бетән әйтәмен ки. (4) (кяферлөрнең җаннарын-җәһөннвмгә. мөэминнәрнекен җәннәткә урнаштыру эшендә) ярыша-ярыша алда барганнарның исеме белән. (5) (Аллаһ әмере илә) тәдбирләр корып (алдан уйлап) эш йөреткәннәрнен исеме белән әйтәмен ки (һәр борчагыз УЛ көнне җавап бирер өчен тереләчәк). (6) Ул көнне (Сур быргысыннан) хәтәр аваз яңгырар (Җирдә тереклек бетәр). (7) Шуның артыннан ук (икенче тапкыр Сур быргысына өрелер һәм барча кеше терелеп, каберләреннән чыгар). (8) Ул көнне барысы да йөрәкләре ярылырдай булып (мөэминнәр киләчәк бәхет белән кавышу шатлыгыннан, кяферлөр алачак җәзашрын сизенеп) тетрәнер (9) (Гөнаһлышрның курку һәм ояттан, саваплыларның тыйнаклыктан) күзләре аска текәлгән булыр. (10) (Гөнаһкярлар дөньяда чакта) әйтә: -Без. үлгәч, яңадан элеккеге хәлебезгә кайтачакбызмы? (11) Череп, сөякләребез таралып беткәч тәме7 (Без моңа ышанмыйбыз).-дип (көлкегә алалар иде).-( 12) Алай булса, бу (безнең өчен) зыян булачак. 13. Шик кж ки. бу эш (яңадан терелү!) бер аваздан (Сурдан) соң булыр. (14) Шул чакта ук алар терелеп, мәхшәрдә булачак 15. (Ий. Мөхәммәд) Муса турындагы риваять сиңа килеп ирештеме? (16) Ничек итеп Аллаһ изге Тува үзәнендә аңа эндәште: (17) -Бар син Фиргавен янына.—диде—Ул бик тә азды, хәттин ашты (18) Әйт син аңа: (көферлегеңнән, азгынлык гөнаһларыңнан) арынырга теләмисенме?-диген (19) Мин сине Аллаһны танырга чакырамын Аллаһны танысаң. Аллаһтан куркырсың, гөнаһ кылмассың. (20) (Муса китте. Фиргавенгә) иң олы могҗиза күрсәтте (тая<ын еланга әверелдерде, кесәсеннән нур чәчүче ку лын чыгарды). (21) Ләкин Фиргавен Мусаның кылмышларына ышанмады, аны ялганчыга чыгарды. (Аьлаһка каршы) көфер сөйләде. (22) Ахырда ул йөз чөереп, китеп барды (23) Аннан соң ул халык җыеп (24): -Сезнең иң бөек аллагыз ул-мин!-дип кычкырды (25) Шуның аркасында Аллаһ аны Ахирәт көнендә дә, дөньялыкта да җәзасы белән тотты (26) Шик юктыр ки (гөнаһ кылудан) курыкканнар өчен бу (хикчәт юрдо) гыйбрәтләр бар (27) Сезне яңадан терелтү ансатракмы, аллә Күкне бина кылумы? Күкне Аллаһ яралтты (Сезне ящмһн терелтү Күкне барлыкка китерүдән дә ансатрак.) (28) Күкнең биеклеген Аллаһ билгеләде Аннан сон ул аны камил бер тәртипкә куйды. (29) Төнен караңгы ясады, көнен якты итте. (30) Аннан соң Аллаһ Җирне ястык кебек итте. (31) Туфрактан су һәм үсемлекләр чыгарды. (32) Тауларны беркетте. (33) Мал-туарларыгыз утлап йөрсен өчен. 34. Бөтен куркынычлардан да куркыныч көн килгәч. (35) кеше ни өчен шулай дөнья артыннан (мал-байлыкартыннан) чапканын аңлар. (36) Ул ялкыны (җәһәннәм) барысына да күрсәтелгәч. (37) хәттин ашып азганнар. (38) дөнья тормышына табынганнар (39) бара торган урын-Тәмуг икәнен аңлар. (40) Әмма раббының (кисәтүләреннән) курыккан һәм нәфес һәвәслегенә юл куймаган кешенең (41) барачак урыны—җәннәт булыр. 42. Кыямәт көненең кайчан килеп басачагы турында (Мөхөммәд) синнән сорарлар. (43) Аңа кагылышлы мәгълүмат синдә юк. (44) Кыямәт көне киләчәк ахыр көн бары тик Аллаһ хозурында гына. (45) Син (Аллаһ җәзасыннан) куркучы кешеләрне кисәтүче, хәбәр бирүче генә. (46) Кыямәт көнен күргәч, аларга дөньяда (кабердә) өйләгә чаклы-ярты көн. өйләдән сон ярты көн генә торган кебек тоелыр. 80— ГАБӘСӘ (ЧЫТЫК ЙӨЗ) СҮРӘСЕ (Габәсө сүрәсе 42 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән Габәсә-чытык чырайлы, дигән сүз.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1, 2. Бер сукыр адәм килеп, сүзен бүлдергәч, (Пәйгамбәр) йөзен чытты һәм читкә борылды. (3) -Син каян белдең, бәлки, ул (синең вәгазеңне тыңлап) пакьләнергәдип килгәндер? (4) Яки ул синең үгетеңне тыңлап, үзенә файда алырга теләгәндер. (5) Әмма (бай һәм йөз чөергән берәр тәкәббер кеше очратсаң), (6) син аңа игътибар итәсең. (7) Гәрчә, анын иманга килмәвеннән сиңа ни файда, ни зыян? (8) Ләкин синең янга йөгереп килгән кеше (9) (Алзаһ каршында гөнаһ кылудан) курка торган кеше булса да, (10) син аны игътибарсыз калдырасың. (11) Аң бул! Коръән ул вәгазьләрдән тора (Вәгазьне барча теләгәннәргә аермаенча сөйлә.) (12) Тыңлаган кеше аннан сабак алыр. (13, 14). Ул (Коръән) бик тә абруйлы, кадере бөек, саф-пакь сәхифәләрдән хасил. (15, 16) Бик тә кыйммәтле, сөекле, сафлакь (фәрештәләр тарафыннан күчерелеп) язылган Китап. 17. Әче каһәр төшсен (инкарьчы) кешегә! Ул никадәр дә көфер зат. (18) Юкса, аны (Аллаһ) нәрсәдән бар кылды соң? (19) Бер тамчы сыеклыктан, (мәни бөртегеннән) бар кылды һәм аңа рәвеш бирде, чикләр куйды. (20) Соңыннан аның юлын җайлы итте. (21) Аннан сон аны җансыз итеп, гүргә иңдерде. (22) Шуннан соң Үзе теләгән вакытта аны яңадан терелтәчәк. (23) Хактыр ки. кеше (Аллаһның) әмерләрен җиренә җиткезеп үтәми (24) Ашаган ризыгына баксын иде, ичмасам. (25) Хактыр ки. Без мул-мул яңгырлар яудырдык. (26) Аннан соң Без туфракны яхшылап ярдык (сөрдек). (27) Шулай итеп, без анда орлык үстердек. (28) Йөземнәр, ашый торган төрле (яшелчә) үләннәр. (29) Зәйтүн агачлары, хөрмә багьлары. (30) Куп-куе булып үскән җимеш бакчалары (31) Җиләк-жимеш һәм печән үстердек. (32) (Боларның һәммәсен дә Без) сезгә һәм мал-туарларыгызга файда булсын, дип бар иттек. 33. Менә кайчан колак тондыргыч аваз яңгырагач. (34) кеше качачак ага- энесеннән. (35) анасыннан, атасыннан, (36) хатыныннан һәм балаларыннан. (37) Ул көнне барысының да үз мәшәкате булыр (ничек тә булса Аллаһның хәтәр җәзасыннан котылу). (38) Ул көнне йөзләре балкып тора торганнар да булыр (39) Көлеп, сөенеп йөрүчеләр (40) Ул көнне тузан каплаган (кара йөзлеләр дә) булыр. (41) Кап-кара көйгән йөзләр. (42) Менә шулар инде кяферлар һәм җинаятьчеләр. 81— ТӘКЪВИР (ТӨРЕП КУЮ) СҮРӘСЕ (Тәкъвир сүрәсе 29 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән Тәкъвир—чорналу, уралу, бөрешү. бөктәрләнү.) Бием илл әһир-рахмән ир-рахим. 1. Кояш бөрешеп, сүнгән заманда, (2) йолдызлар сүнеп, егылган чакта, (3) таулар кубарылып, (монар кебек) хәрәкәткә килгәндә, (4) буаз дөяләр караучысыз калгач. (5) кыргый хайваннар бер урынга тупланган чакта (гомумафәт килгәндә ерткычлар белән бичара киекләр бер урынга җыела. берАИерсенә кагылмый). (6) диңгезләр дөрләп яна-яна ташып.бер урынга коя башласа. (7) рухлар (җаннар) уз тәннәре белән кушылган заманда; (8) тереләй жиргә күмелгән сабый кыз баладан: (9) ни сәбәпле сине шулай кылдылар, дип сорар вакыт житкәч; (10) (гамәл) дәфтәрләре ачылып. (җинаятьләр) фаш ителгәндә; (11) Күк урыныннан купкан малдә, (12) хәтәр ялкынлы жәһәннәм артыгы белән кызганда: (13)жәннәг чөэминнәргәякынаиганда. (14) менә шул чакта һәрбер кеше үзенең кылмышлары белән үзенә ни хәзерләгәнен бик яхшы аңлар. 15, 16. Килеп китүче (Кук җисемнәре)нт исемнәре белән әйтәмен ки. (17) караңгыга батырган төн. (18) яктылык ата башлаган таң исеме белән әйтәмен ки. (19) шик кж, (Коръән) бик тә шәрәфле бер илченең (Җөбраалнең) алып килгән изге сүзләредер. (20) Бу илче (Аллаһның) хөрмәтенә лаек, көчле һәм Гарешнең Раббысы янында урын алган. (21) анда (фәрештәләр арасында) абруй казанган. Аллаһның ышанычын аклаган илче. 22. Сезнең кардәшегез (Махәммөдтә) дивана түгел. (23) Хактыр ки. ул (Мөхвммөд) аны (Җөбраилне) офыкның биеклегендә ап-ачык итеп күрде. (24) Ул саран түгел (Мөхвммөд кешеләргә мәгълүм булмаган яшерен нәрсәләр мәсьеиәсендә гаепләнмәс) 25. Ул (Коръән) ләгънәтләнеп, ташлар атып (оҗмахтан) куылган шайтанның авызыннан чыккан суз түгел. (26) Шулай булгач. (Коръәнне танымыйча) кая китеп барасыз? (27, 28) Ул галәмдәге халыклар өчен, тугры юлдан барырга теләгәннәр өчен вәгазьдән башкасы түгел. 29. Ләкин шунысы да хактыр ки. галәмнәрнең Раббысы теләмәсә. сез теләгегезгә ирешә алмассыз. (Аллаһның әмереннән башка сез тели дә алмассыз.) 82— ИНФИТАР (ЯРЫЛУ) СҮРӘСЕ (Инфитар сүрәсе 19 аятыпөн тора Мәккәдә иңгән. Инфитар—ярылу, җимерел) мәгънәсендәге суз.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Күк ярылган чакта. (2) йолдызлар чәчелеп коелган вакытта. (З)диңгезокеаннар бергә кушылган хәлдә, (4) каберләр актарылып, асты өскә килгәндә (ягъни, үлеләр терелеп, кабердән чыкканда), (5) һәркем киләчәге өчен ни хәзерләнгәнен, (фани дөньяда) нинди гамәлләр калдырганын беләчәк. 6. (Әй. адәм баласы) нәрсәгә кызыгып (алданып), син чиксез юмарт Аллаһның нигъмәтләреннән (саваптан, ярлыканудан. җәннәттән) коры калдың? (7) Аллаһ сине юктан бар итте, сәламәт әгъзалар биреп, (бөтен гәүдәңне) тигез, төгәл итте, (ашрны бер-берләренә яраклаштырып) бөтен ягыңны үлчәм белән камилләштерде. (8) Ничек теләсә, сезне шундый кыяфәттә яралтты. (9) Юк бит! Шушы ап-ачык дәлилләрдән соң да. сез динне (Кыямәт көнен. Коръәнне) ялганга чыгарасыз Гәрчә. (10) сезнең өстегездә Хакыйкать сакчылары (фәрештәләр) тора. (11) (Аиаһ хозурында) бик тә ышаныч казанган, намуслы рәвештәяэып баручыларбар (12) Аларсез ни кылсагыз, шуны белеп тора (13) Игелек кылганнар, һичшиксез. Нәгыйм жәннэтләренә керер (14) Гөнаһкярлар исә тәмугта яначак. (15) Ул көнне аларнын барысын да шунда алып килерләр. (16) һәм алар аннан (тәмугтан) беркайчан да чыкмас. (Бәгъзеләре «җәһәннәмдә вакытлыча калырлар». «җәһәннәмнән һич аерьымаслар», «җәһәннәмнән котыла а/шаслар» дип яза. боларның барысын берләштергәндә аятьне менә болайрак тәкъдим итәргә була: һәм алар Аллаһ Тәгалә билгеләгән вакытка чаклы җәһәннәмдә калачак.) (17) Син ул көннең ни икәнен беләсеңме? Ул турыда сиңа (Аыаһтан башка) кем сөйләсен? (18) Кыямәт көненең ни икәнен син белмисен. (Аыаһтан башка) сиңа ул турыда тагын кем сөйләсен'.' (19) Ул шундый бер көндер ки. һичбер кеше икенчесенә, һичбер нәрсәгә ярдәм итә алмас. Ул көнне хөкем бары тик бер Аллаһ тарафында гына булыр