Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ МӨСЕЛМАН КӨНЧЫГЫШЫНА СӘЯХӘТЕ

Тормышта, гәрчә бик сирәк булса да. шундый затлар очрый: аларның шәхси яшәеше, эш-гамәле. әйткән һәм язган сүзе гаиләсе, туган-тумачалары, якыннары өчен генә түгел, ә гомумән кин җәмәгатьчелек, милләтләр һәм илләр, тарих өчен билгеле бер әһәмияткә, мәгънәви яңгырашка ия була. Гаяз Исхакый да—әнә шундый инсаннарның берсе. Аның тормышы, язганнары тереклекнең күп кенә мәсьәләләрен ачыкларга, тарихны тулырак һәм җентеклерәк күзалларга ярдәм итә. бүгенге һәм киләчәк яшәеш өчен гыйбрәтле сабак булып тора. Без. ничектер, соңгы вакытта битарафлыкка, әби-бабаларыбыз даими искәртеп килгән гафиллеккә (ваемсызлыкка) күнегеп беттек. Мондый шартларда исә Тукай. Исхакый кебек бөекләребез белән танышу, алар белән кинәш-табыш итешү гафләт йокысыннан уянырга, бүгенге хәлебезне, барыр юлыбызны төшенергә булышыр иде. Г Исхакый—үзенең “. Инкыйраз"ы. күпсанлы чәчмә, драма әсәрләре, публицистикасы белән татарның күңел түрендә, әдәбиятында яшьли үк мөхтәрәм урынны алган әдип. Иленнән, халкыннан аерылгач та ул үзенең милләти һәм дини иманына тугры калды. Мөһаҗирлектәге иҗаты, эшчәнлеге—монын ачык дәлиле. Кызганыч ки. әдипнең Октябрьдән соңгы тормышы, язмалары әле һаман да бүгенге укучыга тиешенчә җиткерелмәгән. А.Пушкин, Л.Толстой, А.Чехов, С.Есенин кебек әдипләрнең хәтта атнасы, көне ачыкланган тормыш һәм иҗат хроникалары бар. Ә Г.Исхакый гомеренең без хәтта аерым елларын да белмибез. Мөһаҗирлектәге язмаларының да әле күпчелеге һаман да таралып, сибелеп ята бирә. Шундыйларның берсе—һәм милли-тарихи, һәм ижтимагый-сәяси, һәм әдәби-публицистик яктан мөһиме—“Ислам мәмләкәтләрендә” дип исемләнгән язмасы. Автор аны үзе “юл истәлекләре" дип атаган. Әмма ул үзенен эчтәлеге, төзелеше белән сәяхәтнамә (сәфәрнамә) жанрына туры килә. Аның да төп үзәген сәфәр, авторның сәяхәт вакытында күргән-ишеткәннәре, тәэсирләре, уй-кичерешләре тәшкил итә. "Ислам мәмләкәтләрендә" язмасы шактый күләмле. Ул Берлинда гарәп хәрефләре белән нәшер ителүче "Яна милли юл" журналының 1932 елгы 2, 3, 4. 5, 6. 7. 8. 10, 12 һәм 1933 елгы 1, 3. 5, 7. 8-9, 10, 12 нче саннарында дөнья күргән. Аннан соңгы вакытта бу язманың башка урыннарда басылуы мина мәгълүм түгел. Безнең аерым доклад-чыгышларны, мәкалә-язмаларны исәпкә алмаганда, бу сәяхәтнамә әле фәнни әйләнешкә дә кертелмәгән. Г Исхакый кебек җиһанны гизгән, дөньяның төрле кыйтгаларында, күп төбәкләрендә булган, яшәгән татар әдибе, бәлкем, гомумән татар кешесе, мөгаен, юктыр, булса да—бармак белән генә санарлыктыр. Әлбәттә, " Инкыйраз" авторы үз ихтыяры белән генә сәяхәт кылмаган. Аны еш кына бу адымга тормыш шартлары, сәяси вазгыять мәжбүр иткән. Әмма күп кенә чыганаклар, факт-мәгълүматлар Г.Исхакыйнын холкы- табигате белән гаять кызыксынучан. хәрәкәтчән булуын күрсәтеп торалар. Мина 1964- 1967 елларда. Сарман якларыңда эшләгәндә, берничә мәртәбә Теләнче Тамак авылында булырга туры килгән иде Биредә Октябрь инкыйлабына кадәр татарның мәгълүм сәүдәгәрләре—Хәлфиннәр яши. Аларның таш пулатлары хәзер дә исне-акылны җибәрерлек. (Мин белгәндә бу биналарда ярдәмче мәктәп эшли иде.). Февраль инкыйлабы алдыннан Г. Исхакый берничә атна Хәлфиннәрдә яшәп ала. ижзт итә Теләнче Тамактагы кайбер кешеләр шыпырт кына сөйләвенчә (кызганыч, шул мәгълүматларны вакытында теркәп калдыра алмаганмын), ".. Инкыйраз" авторы еш кына табигатькә чыккан, урман-тауларга, күрше авылларга йөргән, күп кенә кешеләр белән очрашкан, гәпләшкән Финляндиядәге милләттәшләребез дә Г.Исхакыйнын йөрергә, сәяхәт кылырга, кешеләр белән аралашырга яратуын кат-кат искәрткәннәр иде. Әдипнен гаять кызыксынучан табигатьле булуы анын әсәрләрендә дә. шул исәптән сәяхәтнамәсендә дә ярылып ята. “Ислам мәмләкәтләрендә'' язмасынын нигезен Г.Исхакыйнын Мөселман Көнчыгышына, жөмләдән Фәләстин, Мисыр, Сүрия, Иордания. Ливан һәм кайбер башка илләргә сәфәре тәшкил итә.* 1 “... Инкыйраз" авторынын бу төбәккә килүендә төп сәбәп—Кодеста (Иерусалимда) уздырылган Бөтендөнья мөселманнарының корылтаенда катнашу. Халыкара жәмәгатьчелектә кин яңгыраш тапкан бу җитди чара 1931 елның 6-17 декабрендә 12 көн буена бара. Корылтай эшендә мөселман дөньясының күренекле әһелләре (дәүләт эшлеклеләре. руханилар, эшмәкәрләр, галимнәр...), төрле мәзһәб һәм фирка тарафдарлары, гаять күпсанлы журналистлар катнаша. Идсл-Урал мөселманнарының вәкиле буларак, Г.Исхакый да алар арасында.-’ Сәгыйд Шамил бәк исә—кавказлылар делегаты. Бу зат—"... Инкыйраз" авторынын дусты, фикердәше. Мәшһүр галим, рухани Муса Бигинен дә Кодес чараларында булуы, ватандашлары белән аралашуы мәгълүм. Корылтай мөселман дөньясының, илләр, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрнең мөһим мәсьәләләрен тикшерә, җитди генә карарлар кабул итә. Алар арасында исламият байлыкларын саклау һәм үстерү дә, Хижаз тимер юлын мөселманнар кулына алу да, Кодеста халыкара ислам университеты (дарелфөнүне) ачу да һәм башка чаралар да бар. Корылтай Фәләстин мөфтие Хаҗи Әмин Хосәйни җитәкчелегендәге 25 кешелек Үзәк Башкарма комитет сайлый. Анын составына Советлар берлеге мөселманнарының вәкиле сыйфатында Г.Исхакый да кертелә. Бу юкка гына түгел Чөнки “ Инкыйраз” авторы күренекле әдип һәм журналист кына түгел, тәҗрибәле җәмәгать эшлеклесе. сәясәтче дә Анын проблемалы язмалары, җитди чыгышлары Аурупада гына түгел, гарәп дөньясында, мөселман матбугатында да еш күренеп тора. Бу—бер. Икенчедән. Г.Исхакый—корылтай эшендә ин актив катнашучыларның берсе "Яна милли юл" журналында басылган бер хәбәрдә (1932.—№2) мондый юллар бар: "Ислам корылтаенда Идел-Урал вәкиле Гаяз Исхакый берлә Кафкас вәкиле Сәгыйд Шамил бәйләрнен катышулары бик зур нәтиҗәләр бирде Алар корылтайда аерым бер урын тоттылар. Үзләренең самимилыклары берлә вак-төяк мәсьәләләр өстендә торганнарны коралсызландырдылар Алар большевик һәм исламның бер-беренә булган мөнәсәбәтен уртага куюлары берлә корылтайның дикъкатен җәлеп иттеләр Кирәк корылтайда булсын, кирәк ислам матбугатында булсын бик зур хөрмәт казандылар” (206.) Г Исхакыйнын тырышлыгы нәтиҗәсендә корылтай "Большевизмның Русия мөселманнарына җәбер-золымы хакында" махсус резолюция дә кабул итә Ул Женевадагы "Милләтләр жәмгыяте''нә, башка хат ы кара оешмаларга, дөнья матбугатына һәм ин мөһиме—мөселман нлләренсн җитәкчеләренә ирештерелә. Корылтай көннәрен искә төшереп. Г Исхакый бер язмасында болай ди: "Мәсжсдс Аксада (Кодестагы мәшһүр мәчет) мигъраж кичәсендә намаздан сон мин Русия мөселманнарының большевикларга каршы диннәре, милләтләре өчен сугышта шәһид булган угыллары, кызлары өчен бер фатиха укуны үтенгәч, 10 мен мөселман күз яше эчендә фатиха укыганнары вә мине—Русия мөселманнары угылын—меңнәрчә авызлан чыккан тәкбир берлә сәламләделәр" ("Яна милли юл" журналы — 1932 —V?I) Г.Исхакый Варшаудан Берлинга, аннан Италиягә юнәлә һәм биредән пароход белән Урта (Ак) диңгез аркылы Якын Көнчыгышка килә. Фәләстингә ул 1931 елнын ' Г Исхакый. Ерак Шариктай Аурупагл барышлый. 1919 елнын декабрендә пароход белән Сү.к м кашиы аша үткән буда. 1 Мәгълүм ки. Бөтендөнья мөселманнарының бер корылтае 1926 елда Мәккә. Рнаозлдни Фохреддиннен Расай мөселманнарының вәкил* рәвешендә катн; чыгыш ясавы, коигресснын вице-президенты (рәис урынбасары) итеп сайла: бу мөхтәрәм затны Согыд Гарәбстаны короле дә кабу л итә була Анда мөфгн |\ ы. гарәп телендә ы билгеле биредә 30 ноябрендә аяк баса. Биредә ул корылтайда катнаша, изге-тарихи урыннарны карый. Иорданиягә дә кереп чыга. Поезд белән Каһирәгә килә. Биредә төрле очрашулар үткәрә, конференция-лекцияләр, чыгышлар ясый Г Исхакыйның инициативасы белән һәм анын турыдан-туры катнашында Русия мөселманнарының авыр хәле, аларга ярдәм итү турында Мисыр руханилар башлыгы—Шәйхел-Әзһәрнең ислам дөньясына мөрәҗәгате әзерләнеп таратыла. Бу уңай белән Г.Исхакый үзе менә нәрсә ди: 'Рамазан гаете мөнәсәбәте берлә Мисырның Шәйхел-исламы бөтен ислам дөньясын большевикларга каршы тартышка чакырып, мөрәҗәгать итте. Ул большевикларның мөселманнарга күрсәткән золымнарга каршы протест итте. Бу безнең мондагы хәрәкәтләребез җимеше иде. Без үзебезнең бу кыска вакыт эчендәге эшләребез берлә большевикның алган пәрдәсен алып ыргыттык, анын империализм сәясәтен аңлаттык. Бүген монда большевикларга дуст бер фикер юк. Гарәп дөньясында бүген большевик яклы булып язучы бер гәзит мөхәррире калмады" ("Яна милли юл”.—1932.—.№3.-4 б.). Мисырдан Г.Исхакый янә Фәләстингә килә, аннан Сүриягә юнәлә. Дәмәшкътән Бәйрутка килә һәм 1933 елның 8 мартында пароход белән Италиягә юл тота Сәяхәтнамәсенең ахырында автор "Русия мөселманнарының эше берлә әле Румага керергә мәҗбүр" булачагын искәртә. Г.Исхакый Римгә килү генә түгел, хәтта Рим папасына Русия мөселманнарының авыр хәлен бәян иткән мөрәҗәгать тә тапшыра. Шунысы мөһим югары дәрәҗәдәге бу зиярәт көчле халыкара яңгыраш ала. “Яңа милли юл"ның 1932 елгы 10 нчы санында мондый бер хәбәр бар: ”Папа хәзрәтләренең рәсми гәзитенең 17 нче апрель (1932 ел) санында Русия мөселманнарының хәле хакында большевикларны тәнкыйть итеп бер озын мәкалә нәшер ителде. Бу мәкаләне бик күп италиян һәм башка милләт гәзитәләре күчереп басты" Бу төр мәгълүматлар Советлар Берлегенә дә ирешә. "Мәскәүдә чыга торган татарча “Коммунист" гәзитендә Сәгыйдуллин дигән бер егет бу турыда бер озын мәкалә язып. Гаяз әфәндене “Ул ничек оялмыйча папага кадәр барган?"—дип ачуланды һәм аңа “милләтче", "динче" дип бик каты тамга басты" “Тифлистә чыга торган "Заря Востока" гәзите бу уңай берлә Гаяз Исхакыйны "авантюрист" дип атый (11-12 б.). Инкыйраз" авторының корылтайга. Шәрыкка сәяхәте, әдипнең үз сүзләре белән әйткәндә, өч ай ярымга сузыла. Алтынчы дистәне ваклап барган Г.Исхакыйнын шушы вакыт эчендәге сәфәре, кылган эш-гамәлләре чын мәгънәсендә сокланырлык (өстәвенә—әле ул берничә көн авырып та ала). Ә бит бу могтәбәр зат үз шәхесе өчен түгел, ә милләт, киң җәмәгатьчелек, инсаният мәнфәгатьләре өчен йөри, алар өчен тырыша, яна-көя. Көндәлек эшләрдән, төрле очрашу-әнгәмәләрдән, лекция- чыгышлардан тыш. Г.Исхакый сәфәр вакытында шактый гына мәкаләләр яза, “Яна милли юл “да гарәп һәм гомумән дөнья матбугатында күп кенә материалларын бастыра Аның үзе хакында да гарәп, төрек, урыс, француз, әрмән, инглиз, алман һ.б. телләрдә төрле мәгълүматлар нәшер ителеп тора Мәсәлән, французларның католик рухлы "I Есһо Ое Рап$” гәзитендә (1932.—№29) Г Исхакыйның корылтайдагы эшчәнлеге яктыртыла һәм гарәп җәмәгатьчелегенә аерым тәнкыйть фикерләре әйтелә. Бу мәкалә “гарәп дөньясында шактый шау-шуга сәбәп" була, шуна мөнәсәбәттә күп төрле язмалар дөнья күрә ("Яңа милли юл”.—1932 —№4,—1-2 б.). Кыскасы, бу төр факт-мәгълүматлар Г.Исхакыйнын мөһаҗирлектәге эшчәнлеген әле тагын да ныграк өйрәнү мөмкинлеген ачык күрсәтеп тора. Тарихтан узган гасырның 30 елларында ислам дөньясында һәм халыкара җәмәгатьчелектә Русия мөселманнарының хокукларын яклау хәрәкәте хакында безгә теге яки бу дәрәҗәдә мәгълүм иде. Баксаң, бу эшнең башында безнең бөек милләттәшебез Г.Исхакый торган икән. Тагын шунысы да бар: халыкара җәмәгатьчелек басымы астында Мәскәү ислам диненә карата булган сәясәтен төрле юллар белән акларга тырыша. Әмма барып чыкмый. Мәгълүм ки. Кремль “СССР да ислам диненә иреклек, ислам диненә бер төрле дә кысу юк" дигән ялган кәгазьгә кул куйдыртып. бөтен дөньяга тарату максаты белән Риза Хәзрәтне Мәскәүгә чакырта Мөфти исә мондый ялган кәгазьгә кул куюдан баш тартып: "Ялган сөйләү безнең динемездә юк",—дип җавап бирә һәм Кремльнең динебезгә азатлык бирүен таләп итә" (К. Казанлы Төрк-татар халкынын бөек мөфтие Риза Фәхрсддин //Азат Ватан (Мюнхен).—1952.—№1.-14 б.). Күп кенә әдип-журналистлар кебек. Г.Исхакый да даими рәвештә дип әйтерлек куен дәфтәре алып бара, ана үзе кирәк дип тапкан эш-гамәлләрен, тәэсирләрен, факт-мәгьлүматларны, мөһим детальләрне теркәп бара. “Ислам мәмләкәтләре" әсәре дә шундый материалларга нигезләнеп туган. Аннан тыш Г.Исхакый еш кына үзе барасы жирнсн (илнең, халыкнын, шәһәрнең ) тарихын, үзенчәлекләрен дә атлан ук билгеле бер дәрәжәдә өйрәнә торган була. Мәсәлән, ул 1933—1935 елларда өч елга якын Япониядә, Кытайда була Әмма бу сәфәргә чыкканчы ук инде Г Исхакый “Яна милли юл” журналында “Ерак Шәрык” исемендә мәкаләләр сериясен бастыра Кыскасы, “Ислам мәмләкәтләрендә” сәяхәтнамәсенең дә фактик нигезе шактый нык, саллы. Автор анын тәүге өлешен Мисырда яза, ә калган күпчелеге Варшавада барлыкка килә. Әйткәнебезчә, Г. Исхакый үз язмасын “юл истәлекләре” дип атаган Татар әдәбиятында сәяхәтнамә жанрында әсәрләр язунын озын тарихы бар Исмәгыйль Бикмөхәммәд угылы, Гали Чокрый, Заһир Бигиев. Фатих Кәрими һәм башкаларның язмалары күпчелек татар укучыларына мәгълүм Сәяхәтнамәнең ниндилеге, ин беренче чиратта, авторга, анын позициясенә, талантына, сәфәр максатына бәйле. Сәяхәт вакытында күргән, ишеткән, кичергән нәрсәләр күп була. Ә менә аларны сайлап алу, урнаштыру, бәяләү авторнын күнел күзенә, эчке тоемына, рухи тәжрибәсенә, гомумән, шәхесенә бәйле. "Ислам мәмләкәтләре”ндә язмасын укыганда Г.Исхакыйнын эрудициясе, тарихтан һәм сәясәттән яхшы хәбәрдарлыгы, оригиналь фикерләве, тугрылыгы, югары зәвыгы, тәнкыйди карашы ачык сизелеп тора. Очсызлы, ялган, буш әйберләргә анын мөнәсәбәте тискәре. Дәмәшкъта вакытта Г.Исхакый атаклы Өмәвия мәчетенә жомга намазына бара. Әмма ул биредәге вәгазьдән канәгатьсез кала. “Хотбәсе,— ди автор,— искереп беткән бер хотбә; хәзерге әхвал берлә һичбер мөнәсәбәте, багланышы юк" Каһирәнең атаклы милли театрындагы “Ләйлә вә Мәжнүн” спектакле дә Г.Исхакыйда ризасызлык уята. Анын фикеренчә. артистлар уйнау, күрсәтү урынына, сүз сөйләү, сөйләм белән мавыгалар Бу исә театрнын “ибтидаилыгын” (“башлангычын”, “тәжрибәсезлеген”) күрсәтә. “Мин,—ди Г Исхакый,—Мисырның театрлары әле безнең татар театрыннан бик күп түбән икән дигән фикер берлә театрдан чыктым һәм безнең милли труппалар безне киләчәккә Мисырда нинди зур уңышлар ясый алачакларын уйлап өйгә борылдым”. Якын Көнчыгыш—яһүди, христиан, ислам диннәренең асыл Ватаны, дөнья мәдәниятенең мөһим бер мәркәзе. Г Исхакыйның бу мәсьәләләргә, мәдәни-тарихи кыйммәтләргә нык игътибар итүе нәкъ әнә шуның белән дә аңлатыла Авторнын “Мәсжеде Акса”, “Әл-Әзһәр”, “Къийамә” (Воскресение чиркәве ) һәм башка корылмалар, изге урыннар хакындагы мәгълүматлары гаять кызыклы Әмма шулай да Г.Исхакый тарих, борынгы истәлекләр белән бик мавыкмый Алар автор өчен, ин беренче чиратта, бүгенгене аңлау, мөһим сәяси мәсьәләләрне төшенү, милли язмышны ачыклау өчен кирәк. Мәсәлән, Византия дәверендә үк төзелгән борынгы бер чиркәүне караганда Г.Исхакый һәм аның юлдашларының (шул исәптән Муса Бигинең дә) Тула шәһәрендә коелган кыңгырауларга күзләре төшә Бераздан биредәге биналарның да урыс акчасына төзелүе ачыклана “Аларда,—ди автор,—безнең халкыбызның да маңгай тирләре белән эшләнгән миллионнарның әрәм булып ягуына ачындык" Кодеста вакытта Г.Исхакый шәһәрне әйләндереп алган “нык”, “биек”, “койма”га игътибар итә. Кирпечтән корылган бу ныгытманы карар өчен "ин аздан дүрт сәгать вакыт” кирәк. Аны ХУ1 йөздә идарә иткән Госманлы солтаны Сөләйман Кануни төзеткән "Бу койманы кору өчен,—ди автор,—миллионнар-миллионнар акча түгелгән. Аны еллар буе ун-егермешәр мең кеше эшләгән”. Бу урында Г Исхакый бик тә мәгънәле, бик тә символик сорау куя: "Ни өчен төрекнең ин зур падишаһы— мөселманлыкның көчле хәлифәсе—моны эшләткән'’ Ул вакытта бу көчне, бу материалны, бу акчаны төрек (төрки) халкының үз файдасына куя алачак бер урын юк идеме0 Бар иде! Ул тореклек өчен дә, мөселманлык өчен дә Кодестан кырык мәртәбә әһәмиятле бер урын—Идел буенда урыска каршы төрк-татар милләтенең корган Казан каласы, мөселман өммәтенен христианлыкка каршы корган Казан ханлыгы иде Ул шул көннәрдә Иван Грозный берлә үзенең барлыгын, иреген саклар өчен канлы сугышта иде Ул үзенең көче берлә генә урыс агымын, христианлык ташкынын туктата алмавын күргәч, үзенең мәсжедләрендә исеменә хотбә укыла торган хәлифәсенә—Сөләйман Канунига дин исеменнән ислам байрагын сакларга ярдәм сорап мөрәжәгать иткән иде Сөләйман: "Мин, бөтен мөселманнарның хәлифәсе, жир йозенен солтаны, дингеаләрнен патшасы Мин андый вак, Казан кебек эшләр берлә вакланыйммы0 Минем алдымда зур эшләр тора: Кодесны зур койма белән әйләндерәсе, Крит (“атавын") камасы. Венаны мохасарә итәсе бар. Китегез, башны әйләндереп йөрмәгез, мине ваксытмагыз",— дип. Казанның күз яше эчендә булган илчеләрен кире борып җибәргән иде Ана инде дүрт йөз елга якын вакыт үтте Сөләйман Кануниның меннәрчә- меңнәрчә төрекләрнен канын түгеп, еллар буе сугыштан сон алган Крит атасы бүген Юнанстаннын (Грециянең) яхшы зәйтүн үстерә торган губернасы булды. Кодеснын әйләнәсенә миллионнарга зөшереп эшләткән кальга арган каргаларның кунып каркылдый торган җиргә әверелде Казан нишләде? Төрк илләренең сакчысы үтерелде. Урыс ташкыны Казанны гына түгел, бөтен Идел буен басты. Себерне алды. Кырымны таптады. Төркияне Кара диңгезнең бу ягыннан куды Төркиянен берлеген парчаландырды ." Г.Исхакый бу сәяхәтнамәсендә һәм. гомумән, мөһажирлек чоры язмаларында төрки, ислам бердәмлеге тарафдары буларак чыгыш ясый, үзара аңлашу, килешү җитмәүнең аянычлы нәтиҗәләргә китерүен искәртә. Бу яктан аның бабизм турындагы фикер-күзәтүләре шактый гыйбрәтле. Автор укучы алдына: "Баблар. Баһауллалар вә башкалар анлап-анламыйча ислам дошманнарына корал булмадылармы?"—дигән җитди сорау куя. Бу искәртунен шактый урынлы һәм җитди икәнлеген тарих кына түгел, соңгы заман чынбарлыгы да раслап тора. Г Исхакый, гәрчә ул төрки, мөселман бердәмлеге тарафдары булса да. беркайчан да үзенен татарлыгын, туган Ватанын. Идел-Урал төбәген онытмады Миллилек анын рухына, канына сеңгән, татар мәнфәгате, тагар хөрлеге аның яшәү кыйбласына әверелгән. Сәфәр вакытында Г Исхакый төрле милләт, төрле катлам, төрле дәрәҗәдәге кешеләр белән очраша, аралаша, үзенен ихтирами, тәнкыйди хисләрен дә бәян итә. Әмма анын өчен ин якыны—үзенен милләттәшләре, ватандашлары Кая барса да ул. ин беренче чиратта, алар белән очрашырга, аралашырга омтыла. Каһирәдә яшәүче Хәмзә Таһирбәк. Фәләстиндә гомер кичерүче Габдулла Тимур. Дәмәшкътә төпләнеп калган Минлелбанат һ б —әнә шундыйлардан. (Аларнын кайберләре хакында Г Исхакый “.Яна милли юл "да аерым материалларда урнаштыра Мәсәлән. 1932 елгы 10 нчы санда Хәмзә Таһирбәкнен рәсеме бар.) Сәяхәтнамә авторы үз язмасы эчендә милләттәшләре турында кызыклы тасвирлар, сюжетлар бирә Менә Бөгелмә өязеннән чыккан Минлелбанат “абызтай”. Ул инде 38 ел чит- ят җирләрдә Анын бөтен килеш-килбәтендә, өендә татарлык. “Үзе сөйли, үзе көлә, үзе жылый" "Үз илен түгел шул. куркып кына торабыз”,—дип тә куя. Авторның "чәй эчүне онытмаган икәнсез, чәегез бик һәйбәт" диюенә "абызтай'' "онытаммы сон. онытмадым".—дип өзелеп җавап бирә. Шушы уңай белән Г.Исхакый бу сүзләрне яза: "38 ел буе төрек, гарәп мәдәнияте эчендә юарланган бу абызтай(ның) ник утка янмас, суга батмас татар булып калуы мине бик тирән уйларга төшерә иде". Сәяхәтнамәдә милләтгәшләребезнсн кайда да югалып, төшеп калмавы, белеме, зирәклеге, тырышлыгы аркасында гарәп дөньясында да жаваплы эшләр башкаруына кат-кат басым ясала. Мәсәлән. Спас өязе Салман авылы хәзрәтенең улы Габдулла әүвәл Жаек-Уральскида. аннан Мисыр мәдрәсәләрендә укый. Бераздан Фәләстиндә дарелмөгаллимне (укытучылар институтын) төгәлли Алга таба Лондонда югары белем ала. Хәзер Фәләстиндә укыта; спортчы, җәмәгать эшлеклесе. “Кыяфәте, гадәте берлә,—ди Г Исхакый,—тәмамән безнен тирәнен мишәре булса да. ана теле ачык Чистай шивәсе булса да. хәзерге көндә гарәп мәдрәсәләрендә гарәпчә әдәбият вә фәсахәт (риторика) дәресләрен өйрәтә. " Мондый милләттәшләребезнен уңганлыгын, эшчәнлеген күреп, сәяхәтнамә авторы үкенеч тә белдереп куя һәм "Өйгә таба" повестенда һәм кайбер башка язмаларында яратып кулланган "өмә", "өмәче" детальләрен дә телгә ала (ягъни, башка илгә, халыкка хезмәт итү). Габдулла әфәнде кебекләрне күздә тотып. Г.Исхакый болай ди: "Безнен Идел буе егетләре кемнәргә өмәгә йөрмиләр. Үз илен булмагач, үз халкын үз ихтыярында булмагач, шулай итеп мәгънәви чегән булып каласын, күрәсен”. Ю.тьязма авторы өчен Идел-Урал, үз милләте өчен нигез, таяныч ноктасы, чагыштыруның төп объекты рәвешендә. Г.Исхакый декабрь башындагы Кодес табигатен “бездәге август ахыры һава"сы белән тиңли. Мисыр җамигында бер вәгазьче хатыннарны яманлап нәсыйхәт сөйли. Г.Исхакый анын сүзләрен әбисе Мәхфүзә һәм әнисенен авыл хатыннарына сөйләгәннәре белән чагыштыра да кәефе төшә Аңа вәгазьче тарафыннан мәрхүм әби-әниләренең хатирәләре мыскыл ителә кебек тоела. Бер урында автор үзен "Чистай мишәре" дип тә атый. Колониаль изелү, чукындыру сәясәте Рәсәинен күпләгән мөселманнарын ислам дөньясына күчәргә мәҗбүр иткән "Сәяхәтнамә”дә аларнын ачы язмышлары хакында дулкынландырырлык юллар бар. Мәгълүм булганча, хәзерге күп кенә гарәп илләре узган гасырның башларына кадәр Госманлы империясе составына керәләр. Милли яктан бигрәк, дини уртаклык хисе көчле була. Бу аеруча мөһажир мөселманнарда нык чагыла Гарәпләр бәйсезлек өчен көрәшкә күтәрелгәч, бирегә күчеп килгән татарлар, чиркәсләр аеруча кыен хәлдә кала. “Дөнья сугышы вакытында гарәпләр инглизләр яклы булып, төрекләргә каршы сугыш ачкач, безнекеләр дә төрек саналып, йортлары-җирләре таланып, маллары алынып, бик күбесе үтерелеп, калганнары лагерьга ябылган була...”,—ди бу хакта Г.Исхакыи Мәккә шәһәрендә яшәүче татарларның башлыгы булган, дингә чын күңелдән бирелгән, туры сүхле, горур табигатьле Гомәр карт язмышы күнелләрне тетрәндерерлек. Төрек-гарәп конфликтында динне барыннан да өстен куйганы өчен, ул мал-мөлкәтеннән мәхрүм ителә, үзе, гаиләсе төрмәгә ябыла. Юлъязма авторы татар-Шәрык мәдәни багланышларына да игътибар итә. Анын фикеренчә, Октябрь инкыйлабына кадәр Якын Көнчыгыштагы уку йортларында (аеруча "Әл-Әзһәр”дә. Бәйрутта) күпләгән татар егетләре белем ала. Мәсәлән. Муса Биги, Петербург имамы Лотфулла Исхакый, “Галия" мөдәррисе Зияэддин Камали, Закир Кадыйри, Габделбарый Баттал Мисырда, Нияз Максудый. Габдулла Сөләйман. Кәмал Локман һ.б Бәйрутта укый Шулар аркылы татар дөньясына Шәрык казанышлары, өлешчә Аурупа фикерләре дә керә. Үз чиратында татарлар да гарәпләргә аерым рухи кыйммәтләрне җиткерәләр Г.Исхакыйнын “юл истәлекләре"кдә тарихи-ижтимагый, мәдәни, сәяси яктан башка төр мөһим факт-мәгълүматлар да бар Автор Шәрыкнын кайбер күренекле музейларын, билгеле шәхесләрен телгә ала, аерым гореф-гадәтләргә, милли үзенчәлекләргә дә туктала. Мәсәлән, мисырлылар сүздә "зурлыкны-арттыруны бик яраталар”. Монын сәбәбе аларнын олы тарихы, зур-зур пирамидаларга ия булуы белән дә анлатыла икән Якын Көнчыгыш—яһүдиләрнең дә асыл ватаны. Дөньянын төрле почмакларына сибелгән бу халык узган гасырның 20-30 елларында кабат бирегә кайта башлый йортлар сала, сәүдә итә “Сәяхәтнамә”дә дә бу хакта шактый мәгълүматлар бар Авторга ун ел элек салына башлаган 40 мен халыклы Тель-Авив шәһәре авыл төсле генә күренә. “Ул,—ди автор,—Казанның Яңа Бистәсе төсле дә булып күренә. Бишбалта кебек тә булгалап куя". (Әгәр дә Г.Исхакый бүгенге Израильне. Тель- Авивларны күрсә, нәрсә дияр иде микән! ’) Автор Сүриядә 35 мең чамасы чиркәе, 100 менгә якын әрмәии яшәгәнен искәртә. Алар торек, гарәп телләрен белсәләр дә, үз телләрендә дә гәзитәләр чыгаралар Бер әрмәни газета Г.Исхакыйнын күп кенә чыгышларын бастырып чыгара. Бер үк дәүләт—Госманлы мәмләкәте составында яшәү нәтиҗәсендә күпләгән гарәпләр һәм башка кавемнәр дә, нигездә, торек телен белә. Аерым гарәп дәүләтләре төзелгәч тә, әле торек теле тормышта кин куллануын дәвам итә. Г.Исхакый да күбрәк шул телдә, аерым очракларда французча сөйли, аралаша. Инкыйраз" авторы гомере буе диярлек күзәтү-тикшерүләр астында яши Сәяхәтнамәдә дә бу берничә урында сизелә. Мәсәлән, пароходка утырыр алдыннан да ул җентекле тикшерүгә дучар була. “Кырык төрле соальләр берлә башымны катырдылар. Соңыннан үзләренең гизлс (яшерен) бүлмәләренә кереп бик озак тоткач кына виза суктылар”,—ди автор. Кунакханәдә яшәгәндә дә “полис”лар анын хәлен “белеп" тора. "Ислам мәмләкәтләрендә” язмасы—төрле башлангычларны үз эченә алган ядкяр Анда бәян итү-хикәяләү дә, тасвир-сурәтләү дә, аналитик фикерләү дә, публицистик башлангыч та бар Мәсәлән, Г.Исхакыйнын Каһирәдә сөйләгән лекция тексты тирән эчтәлеге белән түгел, ә форма-шәкеле ягыннан да ораторлык публицистик стильнең күркәм бер үрнәге. Язмада табигать күренешләре дә (мәсәлән. "Үле дингез"не тасвирлау, тауларны, бакчаларны сурәтләү) бар Текстка табигый рәвештә диалог-бәхәс тә, торле уйлану-чигенешләр дә кереп китә Боларнын һәммәсен автор образы, анын кочле ихтыяры берботен итеп тота. Корылтайның үзе хакында Г.Исхакыйнын янә берничә язмасы бар Мөгаен, шуңа күрәдер автор үз сәяхәтнамәсендә корылтайның үзенә чагыштырмача азрак урын бирә. “Ислам мәмләкәтләрендә" язмасының тел-стилендә аерым кытыршылыклар (бер үк сүзләрне кабатлау; гарәп, торек алынмаларын күбрәк куллану, хәтта аерым юлларын шул телләрдә китерү һ.б.) очрый Бу авторнын күп һәм ашыгыбрак язуы, текстның, күрәсең, кайчак рсдакцияләнмичә генә басылуы белән дә аңлатыла Техник хаталар да бар Сәяхәтнамә татар укучысына адресланган һәм ул тел-стиле, эчтәлеге белән укучыны җәлеп итәрлек. Тагын бер моментны искәртү зарури "Сәяхәтнамә” “Яна милли юл "да басылган Яңа мәгълүматлар бу журналның татар укучылары арасында гына түгел, башка төбәкләрдә дә билгеле бер дәрәҗәдә таралуын күрсәтәләр Андагы аерым язмалар гарәп, төрек, француз, алман. поляк, урыс телләренә дә күчереп басылган. Мәсәлән. Г Исхакыйнын "Яна милли юл"дагы (1932.—№4.—1-6 б). “Ислам дөньясы һәм большевиклар" исемле мәкаләсе. Габдулла Тимур тарафыннан гарәпчәгә тәрҗемә ителеп. Кодеста чыга торган “Әл-җамигату-л-гарәбня”дә (дүрт санында) һәм янә берничә гәзитәдә дөнья күрә. "Ислам мәмләкәтләрендә" юлъязмасынын. бер яктан, тарихны, элеккеге тормышны, мәдәниятне танып белү ягыннан татар өчен генә түгел, башка халыклар өчен дә әһәмияте зур. Икенче яктан, бу ядкяр—әдипнең тормышын, күпкырлы эшчәнлеген өйрәнүдә дә кыйммәтле чыганак. Аны укыганда Гаяз Исхакыйнын шәхесе тагын да олылана, тулылана, җанлана төшә. Әйткәнебезчә. “Ислам мәмләкәтләрендә" сәяхәтнамәсе гарәп графикасында элеккеге язылыш кагыйдәләре белән басылган. Аны хәзерге язуга күчергәндә, нигездә, элеккеге үзенчәлекләр сакланды. Аерым үзгәрешләр, кагыйдә буларак, хосусый характерда гына. Тиешле шәрех-аңлатмалар җәяләр эчендә бирелде. Аерым сүзләрнен. атамаларның язылышында, аңлатылышында кайбер төгәлсезлекләрнен китүе дә табигый. Болар өчен укучыдан алдан ук гафу үтенәбез.