Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДҮРТЕНЧЕ ҮЛЧӘМ

—Телисеңме, хәзер айны кабызам!—диде ул, хатынын куенына ныграк кысып. —Синме?! Айнымы?! —Айны. Синең өчен генә! Алар авылнын караңгы урамы буйлап атлыйлар. Ир аз гына салганрак иде. — Менә кара,җаным!— диде ул, һәм кулларын һавага сузды. Иренен хыялыйлыгын хатын белә иде. Айнык чагында коры һәм салкын акыллы, эшлекле кеше булса да ире ярата белә һәм хатыны өчен бар нәрсәгә дә әзер иде. Ләкин ул айнык чагында сөю сүзләренә үтә дә саран, ялынып та аннан татлы сүзләр ишетермен димә. Гомеренә бер тапкыр да "яратам’- дип әйткәне булмады. Юк инде, мондый нәзакәтлелек түгел, анын ягымлы йөзе, сөю чаткылары аз гына балкып киткән карашыннан башка берни күрмәссең. Болай итеп урам уртасында назлы кочаклап алулары турында сүз дә юк. Юк, көн булсынмы, төн булсынмы— урам уртасында ул сиңа мәнгегә дә хисен белдермәс. Ә бүген. Бүген ул салмыш иде. Аз гына. Аз гына авызына керсә дә ул хыялыйга әйләнә, ләкин урам уртасында түгел. Ә бүген... Бүген ул урам уртасында, хатынын кочаклап, юләр сатып кайта иде!.. —Нәрсә булды сиңа, җаным? Хатын ана ныграк елышты. —Белмим.. —диде ир, гаепле кеше сыманрак итеп.—Бүген Әллә нинди көн. Марат КӘБИРОВ (/970) шагыйрь, прозаик. "Онытма таңнарны'', "Серләшик әле". "Күне. 7.7с табын исемле шигырь китаплары авторы Сары йортлар сере "дигән повесте журналыбызның 2002 елгы 2 санында басылды Уфада яши Хатын ана карап елмаеп куйды. Ир дә кин елмайды. Ул бәхетле иде. —Телисенме, хәзер айны кабызам?!—диде ул тагын, хатынын назлы кысып. Анын шушы сүзләреннән үк карангы урам яктырып киткәндәй тоелды Сирәк әйтелгән назлы сүзләрдән сон гел шулай була. Тик хатын сер бирмәде Ул. уноч ел буе анын белән бергә яшәсә дә. үзенен саф горурлыгын югалтмаган, һәм шушы горурлыгының иренә дә нык ошавын белә иде —Синме? Айнымы?!—диде ул аны үчекләгәндәй. —Айны! Синен өчен генә! Ирнен дуамаллыгы хәрәкәтләренә үк бәреп чыкты. Алар авылнын караңгы урамы буйлап атлыйлар иде. —Менә кара, җаным!...— диде ул һәм кулларын һавага сузды. Анын хыялыйлыгын хатын белә иде. Кулларын сузу белән генә бер нәрсә дә үзгәрмәячәген дә ул белә иде. Ир бераз салган да иде. Тик ул кулларын күккә сузу белән дөнья яктырып китте. Хатын ирексездән һавага бакты. Болытлар арасыннан тулган ай чыгып килә иде. —Бу синен өчен, жаным Хатын иренә сыенды. Тик бу килештерү өчен генә, ул иренен могҗизага сәләтле икәненә тамчы да ышанмый иде. —Ә телисенме, мин синен өчен йолдызлар кабызам?—диде ир. малайларча бер ярсулык белән. Хатын ялт итеп кенә күккә карап алды. Йолдыз әсәре күренми, тиз генә күренәчәге дә юк иде. Ул иренен кәефен төшерергә теләмәде. —Юк, жаным Ае да бик җиткән Ир кинәт туктап калды. —Ай гына җитми. Ай ул ялгыз,—диде, битәрләгәндәй итеп —Ә без икәү Ике улыбыз бар. Аллаһы теләсә, оныкларыбыз да булыр Хатынның бу сүзләрдән күнеле тулып китте. Тик ул ирен, малайларча ярсулык белән кызып киткән ирен, уңайсыз хәлдә калдырырга теләми иде —Ай ул берәү генә,—дип назлы елмайды —Берәү генә. Мәхәббәт кебек. Ә үзе тагын күккә карап алды. Йолдызларның сиздермичә генә болыт арасыннан чыгуын теләде. Тик йолдызлар аны аңламады Ир һаман үзенекен итте. —Ай ул мәхәббәт түгел. Мәхәббәт ялгыз булмый,—диде ул. һәм хатынына каршы төшкәнлеген сизеп, өстәп куйды.—Ай мәхәббәт кебек икән, анын янында йолдызлары да балкырга тиеш. Йолдызсыз нинди мәхәббәт инде ул! Хатын тагын күккә күз атты. —Син бит миңа яратам дип тә әйтмәдең,—диде ул сүзне икенчегә борырга теләп —Үзем әйттем бит мин сина беренче тапкыр Ир аны тагын куенына кысты. Чәчләреннән генә үбеп алды —Яратканымны бслмәсән. әйтмәс иден Хатын үзе дә сизмәстән анын учларын кысып алды. — Каян белергә тиеш идем сон мин аны? Синен белән?! Ир янә күккә карады. Хатынның карашы да ниндидер омет белән аңа иярде —Сина аны йолдызлар әйтте,—диде ир. һәм кулларын һавага сузды.— кабыныгыз, сою йолдызлары! Хатыннын йөзеннән бер мизгелгә, үкенү шәүләсе узды, ләкин ул шундук гаҗәпләнү белән алышынды. Күктә чынлап га бер-бер артлы йолдызлар кабына башлады һәм тиздән бөтен авыл якты нурга чумды Ир елмайды. Хатын да елмайды Тик анын күзләрендә гаҗәпләү очкыны сүнеп бетмәгән иде —Телисенме, мин ал арны бистәм?— диде ир. —Йолдызлар бии белми. Һәм ир авыл урамын яңгыратып җыр сузып җибәрде. Хатынның бу җырны ишеткәне юк иде. —Кай арада өйрәнден син моны?—дип сорады ул, тик шунда ук монга әсәрләнеп онытылды. Юк, монга да әсәрләнмәде ул. иренен моңы бик юк иде дә Тик һавада йолдызлар бии иде. Алар үз биеклекләреннән төшеп, йортларның кыегына тияр-тимәс булып өереләләр, бер-берсенең нурларына күмелеп вальс әйләнәләр иде. Йолдызлар бии иде! Алар үзләре дә авыл урамы буйлап, йолдызларга кушылып биергә тотындылар. . Дөнья тагы да яктырып китте. Дөнья яктырып китте. Әле төн уртасы гына булуга карамастан, бөтен тирә-юньдә әтәчләр уянып, сөрән салды. Әтәч тавышына авыл картлары уянды. Киленнәр уянды. Алар сыерларын савып, көтү куарга әзерләнделәр. Ә урамда икәү бии иде. —Нишләп йөрисез монда тилеләнеп! Карт юләрләр —дип кычкырды кемдер. „ Алар урам буендагы эскәмиягә барып утырдылар. Дөнья тынып калды. Йолдызлар сүнде. Җирне тагын төн ялмады. Ир елмайды. —Нишләп йөрисез монда тилеләнеп! Карт юләрләр —дип кычкырды ул, төн уртасында көтү куарга чыккан халыкка. Кешеләр талгын гына йортларына шуды. Урамда тынлык урнашты. —Хәтерендәме,—диде ир,якындагы балалар бакчасына ымлап.—Без яшь чакта шунда йөри идек. —Хәтеремдә,—диде хатын.—Без анда синен белән әбәкле уйный идек Иргә бу ошамады. —Әбәкле генә уйнамый идек,—диде ул хыялга чумып,—анда мин сине беренче тапкыр үпкән идем. —Синме? Минеме?! -Сине!!! Ирнең бу сүзе әллә ничек татлы булып тоелды һәм хатын иреннәрен очлайтып каршы төште: —Бер дә хәтерләмим. Ничек итеп?! Ир хәзер үбеп алырга тиеш иде. Тик ул үпкәләде. —Шуны да хәтерләмәгәч инде Хатын тагы да назланды. —Ә син искә төшер. Һәм үзенең ник алай дип әйткәненә үкенеп куйды. Тик сон иде инде, ир аны назлы гына итеп бакча ягына әйдәде: —Кереп чыгыйк әле. Яшьлек искә төшсен. —Юк! Кермибез! Элек аларнын очрашу урыны булган балалар бакчасының, борын замандагы зират икәнлеге ачыкланып, хәзер анда төрле шомлы хәлләр булганлыгы турында сөйлиләр, шуна күрә, бу урынны гашыйклар гына түгел, авылнын алкашлары да урап үтә, ана берничек тә якын бармаска тырышалар иде. Бу урында көндезләрен балалар уйнаса да, төннәрен өрәкләр йөри икән, алар кешеләргә зыян китерә, кемнәрнедер көчләп аракы эчертәләр, кемнәрнедер наркотик тартырга мәҗбүр итәләр, ә кемнәрнедер бөтенләй кыйнап-гарипләп ташлыйлар, йә үз-үзенә кул салырга этәрәләр, дигән хәбәрләр бик күп иде. Хәтта шушы урыннан узып барышлый гына авырга калган яшь кызлар да очраштыргалый һәм алар йә ике башлы, йә сынар аяклы балалар табып, шуларны роддомнарда калдырып китәргә мәҗбүр булалар икән дип тә сөйлиләр иде —Кермибез!—дип кабатлады хатын. — Курыкма. Ирнен бу сүзе ничектер көчле булып, бөтен шик-шөһбәләрне таратырлык булып янгырады һәм хатын ана юл куймыйча кала алмады. Шулай да ул жинелчә калтырана иде. —Өшисенме әллә?—диде ир һәм хатыннын ым кагуын күреп, ирен чите белән генә елмайды —Телисеңме?. Хатын бу шомлы урыннан тизрәк чыгып качудан башка бернәрсә дә теләми иде. Ләкин ул, бу хакта әйтеп, иренен кәефен кырудан курыкты да эндәшми калуны хуп күрде. —Телисенме, бу бакчаны оҗмах итәм? Хатын ана гаҗәпләнеп карады. Үзе нәрсә әйтергә дә белми азапланды. Ә ирнең күңеле күтәренке иде. —Һәм яшьлеккә сине алып кайтам! —Тиле син —Хатын тагы нидер әйтмәкче иде. үзендә ниндидер үзгәреш тоеп туктап калды. Бер мизгелгә сулышы кысылды. Ир аны кинәт үбеп алды. Нәкъ теге вакыттагы сыман, беренче тапкыр үпкәндәге сыман итеп һәм хатын да нәкъ шул чакта кичергән хисләрне кичерде. Бер мизгелгә генә кайнар иреннәр назына бирелде дә кинәт ычкынып, ирнен янагына тондырды. Усал итеп түгел, яратып кына, йоласын китерер өчен генә. Ә ир аның кечкенә учларын эләктереп алды да янагына кысты, бәхетле елмайды һәм хатынны кабат куенына алып үбәргә тотынды. Бу юлы назлы итеп. Күзәнәкләреңнең тибрәнүен тоярлык итеп. Хатыннын карышырга көче дә, теләге дә юк иде. Ул ләззәткә бирелеп күзләрен йомды. Беренче үбешүнең дөньяда бер нәрсә белән дә тинләп булмаслык бәхетле мизгелләре мәңгелеккә сузылгандыр сыман тоелды Йөрәк йә күкрәк читлегең вата да, йә үзе урталай ярыла инде—аның ярсуына чикләр юктыр сыман. Йөрәк кенәме сон. бөтен кан тамырлары, бөтен күзәнәкләр каядыр ашкына, бу бәхеткә чыдый алмыйча чәбәләнә. Әллә сөйгәненнен тәненә кушылып, бер җан, бер тән булып яшәргә телиләрме сон!.. Хатын елмаеп күзләрен ачты. Һәм гаҗәпләнүенә тончыгып катып калды. Үзенен кем белән үбешүен күрүдән ул кычкырып җибәрде, тик тавышы чыкмады. Куллары белән чәбәләнеп анын куеныннан котылырга теләде— буыннары тотмады. — Курыкма,—диде таныш тавыш,—курыкма, кадерлем Һәм үзенә ныграк кысты. Назлы итеп. Гомер буе сагынырлык итеп — Курыкма, кадерлем,—дип кабатлады ул, елмая биребрәк —Без яшьлеккә кайттык. Шунда гына хатын үзендәге үзгәрешкә игътибар итте Өстендәге ефәк күлмәгенә, аяк киеменә Әйе, шул Теге вакытта нәкъ шушы киемнәр белән чыккан иде бит ул сөйгәне янына. Димәк, ире генә түгел Ул да Ул да яшәргән! Алар үзләренең яшьлегенә кайткан! Кыз һәм Егет чакларына! —Әбәк синдә Кыз көтмәгәндә килгән иләслек белән егетнен күкрәгенә сугып алды да торып йөгерде. Юк йөгермәде, очты ул. Сөю канатларында Егет тә аннан калышмады, тик ул кызны шундук куып тотмады, җитешәлмәгән булып кыланды, ә кыз челтерәп аккан чишмә тавышы белән аны үчекләгән булды —Тоталмыйсын мине! Тоталмыйсын! Егет тизлеген арттырды да аны кочаклап алды Бертын шулай туктала алмыйча көлешә-колешә кочаклашып йөгерделәр дә еш-еш сулап пар каенга килеп сөялделәр. Бер-берсенен күзләренә карап тын калдылар Берчә, дөньяны зәңгәрсу яктылыкка төреп, берчә ак болытлар арасына кереп гулы ай йөзә Анын янында шатлык-куанычы күкрәгенә сыймаган балалардай йолдызлар биешә. Тирә-якта алма, шомырт, миләш агачлары хуш ис тарага Иләс җилләр белән тәэсирләнеп яфраклар серләшә. Яшь үләннәр арасында бер-берсе белән узышып чикерткәләр сайрый. Пар каен төбендә пар йөрәк тибә. —Нәрсә уйлыйсың? Егет дәшми. Жавап итеп сөйгәненең учларын күкрәгенә кыса. Тынлык. —Йөрәгеңә канат үсте мени Ашкына ул шундый Егет дәшми. Ул күзләрен кыздан ала алмый. —Ник дәшмисен иңде?.. —Сүзләр артык... Кыз назлы елмая: —Артык түгел Якты сүзләр артык була алмый. Мин яратам сине! Мин яратам сине! Мин яратам сине! Егетнең тел очында тик шушы сүз генә өерелә. Шушы сүзләр белән йөрәк тибә. Тик ул дәшми. Ул сөйгәнен куенына ала. Чиксез назлылык белән чәчләреннән сыйпый. Ул бәхетле. Кыз да бәхет диңгезендә йөзә. Һәм ул бер сүз көтә. Өзелеп көтә. Бары бер генә сүз. Егет дәшми. Һәм кыз тәвәккәлли: —Мин.. Яратам. . Сине. Шул сүз белән дөнья балкып китә. Бар җиһанны бәхет ялмап ала. Ай елмая. Ә йолдызлар тагы да дәртлерәк итеп, җиргә төшә язып бии башлый. Мон агыла. Чиксез сөю моны —Рәхмәт сиңа, жаным!—диде хатын балалар бакчасыннан чыгып урам буйлап атлаганда,—барысы өчен дә.. Ир дәшмәде. Хатынның билендә яткан куллары назлы кысылып кына куйды. Ирененә татлы елмаю кунды. —Ә син курыккан идең. ..—диде ул бераздан. —Әллә нинди шомлы сүзләр сөйлиләр бит —Изге урын шомлы булмый ул. Күрәсеңме? Хатын ул ымлаган якка карады. Балалар бакчасы өстендә генә ниндидер сихри яктылык таралган иде Моны күрүдән күңелен рәхәтлек биләп алды. —Мин яратам сине!—дип пышылдады ул, башын иренен күкрәгенә салып. Ир дәшмәде. Хатын, күзләре белән күрә алмаса да, аның сабышларча шат елмаюын тойды. Шул елмаю сыман назлы куллар анын чәчләреннән сыйпады. Шушы елмаюга үрелеп бар дөньяга якты җыр таралды: —Мин дә... “Ул тагын яратам дип әйтмәде...”—дип уйлап алды хатын, якты бер моңсулык белән. Һәм елмаеп куйды. Ә җыр дәвам итте. Ул галәмнәрнең чиксез киңлеген урап кабат җиргә кайтты. —Мин яратам сине! —Мин дә... Алар шушы җыр астында атладылар. —Тиздән таң да ата,—диде ир. Хатын аңа елмаеп карады, тик шундук йөзеннән борчылу шәүләсе узды. —Улларыбыз уянса? Курыкмаслар микән һәм алар, балалар бакчасыннан кайткан ике сабый сыман, җитәкләшеп өйләренә йөгерделәр. КАНАТЛЫ КЕШЕ хикәя Жәйге ямьле кичләрнен берсендә, шәһәр үзәгендәге гади генә бер йортнын ишегалдында үскән бердәнбер кәрлә нарат күләгәсендә ир-егетләр сыра чөмерәләр иде. Бер подъездда озак еллар буена гомер итеп, бер-берсен яхшы белгән бу ирләр, атна азагында шулай җыелышып аталар да дөнья хәлләрен сөйләшеп, шатлык-кайгыларын, уй-хыялларын уртаклашып сыра уртлап вакыт үткәрәләр. Болар беткәнбаш ирләр түгел, һәркайсы үз өлкәсендә ниндидер дәрәҗәгә ирешкән, яшәү шартларын җайга сатган. һәрберсенең тормышка гамәли карашы, күкрәк сугып “Мин!”—диярлек мөмкинлеге бар. Һәм моны алар үзләре дә белә, шуна күрә бер-берсен бик хөрмәт итәләр, вакыты белән сабыйларча ихласлыкка бирелеп, йөрәк серләрен дә ачып салалар, ул серләр нинди генә сәер булып тоелмасын, алар берсен-берсе андый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Кыскасы, болар күптәнге дуслар һәм бер-беренен язмышына битараф түгелләр Алар бишәү иде. Бишесе дә электән үк спорт белән шөгыльләнеп дандәрәҗәләргә ирешкәннәр, кайберләре әле дә бу гамәлен ташламый, һәрвакыт формада булырга тырыша. Милиция майоры Нәҗип бүген яшьләрне кул сугышына өйрәтә. Республика хастаханәсенең хирургы Шакир кыш буена чаңгыдан төшми, шахмат буенча спорт мастеры Азамат бу уенга бөтен дусларын да гашыйк итте. Элекке авыр атлет Хөрмәт белән хәрби очучы Нуринын гына соңгы вакытта физик күнегүләр белән мавыкканы сизелми иде. Тиздән Нури башка шәһәргә китте дә анын урынына Таһир исемле бер адәм күчеп килде. Юк Дөресрәге, Нуринын фатиры берничә ай буена бикле торды. Анда керүче дә, чыгучы да булмады шикелле Нәкъ шул көннәрдә Шакир, мул гына табын әзерләп, дусларын җыйды. —Автомобиль фаҗигасенә эләккән берәүгә операция ясадым.—дип аңлаггы ул моның сәбәбен.— Дөресен әйткәндә, яңадан ҖЫЙДЫМ Кул- аяклары өзелгән, эчке органнары изелгән иде. Хатыны да, балалары да шундук һәлак булган. —Үзенә әйттегезме сон? Гаиләсе турында. Азаматның бу соравыннан хирургның күзләрендә газаплы очкын чагылып үтте. —Юк,—диде ул, нокта куйгандай итеп. —Үзенең тома ятим калганлыгын белгәч, ул сина рәнҗемәсме сон?— Монысын Хөрмәт әйтте —Урыныннан торалмаслык гарип булып калса?! Япа-ялгыз килеш Хирург дәшмәде —Без кайчак гаеплеләрне үлем җәзасына тарттырабыз,—диде милиция майоры Нәҗип, хокем чыгаргандай итеп,—ә син аны—яшәү җәзасына Авыр тынлык урнашты. Тынлык озакка сузылды. Әлеге таныш түгел кешенең язмышы турында уйланган дусларнын берсе дә авыз ачып сүз әйтергә ашыкмады Бераздан хирург телгә килде —Бу хакта мин дә уйландым,—диде ул, гаепле кеше төслерәк.—ин кадерле кешеләрен югалтып, җанына мәңге төзәлмәслек яра алган гарип адәмиен яшәвенә караганда үлеме хәерлерәк түгелме, дидем Аннан сон. операция да әллә уңышлы чыга, әллә юк бит әле Шуларны уйлагач, мин аны үтерергә дә, дөресрәге, әҗәлгә ирек бирергә дә әзер идем Хирург авыр уйга чумып туктап калды. Озак эндәшмәде. — Ник шулай итмәдең соң?—диде Нәҗип,—без сугышта өметсез яралыларны үзебез атып үтерә идек. Һәм иптәшләренең йозе үзгәреп китүен сизеп, аклангандай өстәп куйды —Алар моны үзләре үтенеп сорыйлар иде. Яшәү өмете юк икән, нигә кешенен гомерен сузып, газабын озайтырга?!. Хирург дәшмәде. Ул гомеренең бер өлешен Әфган сугышында үткәргән дустын ын сүзләре белән күпмедер дәрәҗәдә килешә, үзенең изгелекме, гөнаһмы эшләвен үзе дә белми иде. Һәм үлем куенындагы яралыны ни өчен яңадан терелтүен, янадан җыюын да аңламый иде. Шул ук вакытта, ул бу гамәленең фантастик күренеш, мөмкин булмаган бер эш икәнен яхшы төшенә, һәм үзенең шушы эшкә алынуы, аны унышлы башкарып чыгуы белән күңеленнән генә горурлана да иде. —Ул һушына килдеме соң әле? Хәле ничек? Азаматның бу соравыннан Шакир дертләп китте. —Хәле ничек?..—дип кабатлады ул, әлеге сорауның авырлыгын үлчәп карагандай,—хәле ничек. Теге дөньядан кире кайтканнарның хәле ничек була?!. Беркем дә дәшмәде. —Сөйләшә алмый ул. Ишетми дә. Аяклары йөрми. Йөри дә алмаячак Ә үзе исән. Фикере дөрес. Куллары яхшы хәрәкәтләнә. Түшәктә озак, бик озак ятачак әле. Һәм хирург, күз иярмәс тизлек белән, алдындагы рюмканы киптереп куйды. Аннан соң кул сырты белән авызын сөртеп алды Аның чырае сытык, кашлары җимерелгән, керфек очларында ике тамчы ялтырый иде. Ул аларны сөртмәде. Чалбар кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәге тартып чыгарды да Азаматка сузды. Азамат дәфтәр битенә хәлсез куллар белән сызгаланган кәкре-бөкре хәрефләргә текәлде. —Кардиограмма кебек —диде ул, аны барсына да күрсәтеп,—бер карасаң, чынлап та шул инде бу, кардиограмма—йорәк тибеше. —Йә, ходай —дип куйды кемдер. —Моны ул өч көн буена язды —Шакирның тавышы һаман калтырый иде әле —Һушына килгән саен берәр сызык өстәп куя иде. Күрәсең, гел шушы уй белән яшәгән. Ә сез ник коткардың дисез. Барысы беравыздан кабатлады: —Гафу ит, доктор. — Гафу ит —дип ирештерде хирург, җинелчә шелтә белән, һәм рюмкасын күтәреп чәкәштерергә сузды да теге кәгазьдә язылган сүзләрне укыды: —Мин яшәргә телим! —Мин яшәргә телим!—дип, беравыздан кабатлады табын һәм барысы да аягүрә басты. Мин яшәргә телим! Бу сүзләр йөрәкләрнең ин тирәненә кереп, кеше җанынын яшерен көчләрен уятты да бар газапны җиңәр бер җыр булып кабат яңгырады. Мин яшәргә телим! Бу сүзләрдә кеше рухының кодрәтенә соклану да, үз бурычын гадел үтәүчегә рәхмәт хисләре дә, җинел уйлар белән ялгыш юлга төшкәннәрнең чиксез үкенече дә бар иде. Мин яшәргә телим! Рюмкаларны бушаткач, әлеге кәгазьне, изге бер мирас сыман кулдан кулга күчереп, янадан карап чыктылар. Күнелләр чистарынып, яшәү дәрте артып киткәндәй булды. Аннан сон Шакир аны үзенә бирелгән иң кадерле бүләкләр саклана торган тартмага салып куйды. —Янына хәл белергә килүчеләр бармы сон?—дип сорады Хөрмәт — Ялгызы гына ятмыймы? —Юк,—Шакир янә рюмкаларга шәраб койды —Ул бит монда күчеп кенә килгән булган. Дуслары да, туганнары да юк. Аннан соң, янына кеше кертерлек тә түгел әле. —Әгәр ул үлеп китсә?.. Азаматнын бу сүзеннән табын дертләп куйды. Әлеге таныш түгел кеше алар өчен шул тиклем кадерлегә әверелгән иде инде, аны югалту турындагы уй үзе генә дә тирән кайгыга төшерә, йөрәкне уеп ала иде. —Үлмәс! Хирургнын тирән ышаныч белән әйтелгән сүзе күңелләрне җылытып җибәрде. Тәрәзә артында караңгылык куера барса да дөнья яктырып киткәндәй булды. —Ә аның исеме ничек?—дип сорады Нәжип. Һәм аны барысы да күтәреп алды: —Әйе, исеме ничек? Исеме —Таһир,—диде хирург. —Таһир!—дип зур ихтирам белән кабатлады табын —Таһир —Без аны ташламаска тиеш,—диде Хөрмәт,—Таһирга ярдәм итәргә тиешбез. —Мин бүгеннән әзер. Ике куллап! —Мин дә! Күңелләрендә Таһирга карата тирән ихтирам хисе булса да алар ничек ярдәм итәргә икәнен белмиләр иде әле. Шуңа барысы да Шакирга төбәлде —Нәрсә эшләргә кирәген вакыты җиткәч үзем әйтермен,—диде хирург Дусларының бу теләге өчен сөенүе анын тавышына ук чыккан иде —Әлегә барысы да Таһирдан тора. Һәм миннән Тынлык урнашты. Хирург янә рюмкага үрелде —Таһир өчен! —Таһир өчен!—дип кабатлады табын, аягүрә басып, һәм бу сүзләрнең кайтавазы яңгырады —Яшәү өчен! Жинү өчен! —Таһирны якын күрүегезгә бик шатмын,—диде Шакир, рюмкаларны бушагып куйгач.—Чөнки ул безнең күршебез дә әле. Нури дустыбызның фатирын Таһирлар гаиләсе сатып алган булган Мондый көтелмәгән хәбәрдән соң ни әйтергә белми катып калдылар Таһирның күрше булуы, ул гына да түгел, дуслары Нуринын фатирында яшәве аны күңелләргә тагы да якын итте — Менә шундый хәлләр —дип куйды Шакир, иңеннән авыр йөк төшкәндәй итеп Әлеге очрашудан соң байтак вакыт үтте. Таһирга бер-бер артлы катлаулы операцияләр ясадылар. Яңа дусларга аның янына барып йөрү әлегә рөхсәт ителмәсә дә алар читтә калырга теләмәде, кыйммәтле дарулар өчен һәрберсе кулыннан килгәнчә акча бирде. Һәм дуслар ихтирамы белән табиплар тырышлыгының нәтиҗәсе күзгә күренде—Таһир тормышка кире кайтты. Аның колаклары кабат ишетә, күзләре яңадан яхшы күрә башлады. Элгәре хәлсез генә кыбырдаган куллары инде иркен хәрәкәтләр ясады, шул куллары ярдәмендә ул әйләнеп ятарга, ә соңрак торып утырырга да өйрәнде. Тик ул һаман сөйләшми иде әле. Докторның соравына ул керфекләрен сирпеп, сонрак инде баш кагып, яки кул хәрәкәтләре белән җавап бирде. Тора-бара алар арасында ыч- ишарәләрдән генә торган үзенчәлекле аралашу хасил булды Ләкин бу телне Шакирдан башка беркем дә аңламады, шуна күрә төрле каршылыклар да килеп туды һәм хирург, үзе атна буе өйрәнгәннән сон, Таһирга әпәләр алфавиты алып килде. —Сиңа әлегә шушыны үзләштерергә туры килер,—диде ул. Таһир ашыкмый гына китапны актарып чыкты. Аннан соң мөлдерәмә күзләре белән хирургка текәлде. Әрнү дә, нәфрәт тә. үкенеч тә. үз хәле белән килешергә теләмәү ачысы да тупланган бу карашлардан Шакир үзен таралып төшкәндәй хис итте. Ә Таһир җан ачуы белән китапны атып бәрде Бераздан ул гафү үтенгәндәй башын түбән иде Телен чыгарып күрсәтте дә сораулы карашын Шакиргә төбәде — Юк. бу бары тик вакытлыча гына,—диде Шакир Таһир ишарәләп кәгазь белән ручка сорады һәм тиздән нәрсәдер язып Шакиргә тоттырды. Хирург үзе дә сизмәстән аны кычкырып укыды: —Мин сөйләшергә телим! — Мин сөйләшергә телим...—дип кабатлады ул. дуслары белән теге вакытта булган әнгәмәне искә алып.—Мин яшәргә телим. Таһир чиксез өмет тулы карашлары белән аяусыз бораулый. Бу карашлардан берничек тә, беркая китеп тә котылып булмый, бу карашларга бары тик буйсынырга гына мөмкин иде. —Син сөйләшәчәксең,—диде Шакир, үз-үзенә ныклы ышаныч белән. Болай дип әйтергә бернинди нигез булмаса да ул үз сүзләренең чынга ашачагына тамчы да шикләнми иде. Һәрхәлдә, әлеге мизгелдә. —Син сөйләшәчәксең! Таһир елмаеп куйды. Бу сабыйларча ихлас, шат һәм шул ук вакытта, үз көченә нык ышанган кешеләрчә тәкәббер дә елмаю иде. Син мине алдыйм дип уйлыйсынмы, янәсе. Син мине юатасынмы? Ә бит мин чынлап та сөйләшәчәкмен. Әле син мине белмисен Мин сөйләшәчәкмен! Икенче көнне кергәндә Таһир әпәләр телен өйрәнгән иде инде. — Гөне буе утны сүндермәде,—диде кизү торган шәфкать туташы.—Без аңа сүз әйтергә кыймадык. Таһир аны кин елмаеп каршы алды: —Рәхмәт, доктор. Болай аралашуның да мөмкинлекләре күп икән. Рәхмәт. Шакир дә шатлыклы елмайды. —Без синен белән җырлашып утырачакбыз әле. Тик, аз гына көт син. Бераздан Таһир уйчанланып калды. Һәм бармакларын уйнатырга тотынды: —Ә ни өчен миңа беркем дә килми? —Әлегә ярамый,—Шакир күзләрен яшермәскә тырышты. Тик Таһирга анык җавап кирәк иде. Ул кабаланып ым-ишарәләр ясады һәм докторның аңламый калуын сизеп, әкеренрәк итеп тагын кабатлады: —Алар исәнме? —Әйе, исән-сау. Шакир сүзнең кемнәр хакында баруын яхшы анлый иде, әлбәттә. Ләкин ул авырунын соңгы өметен өзәргә теләмәде, “алар” дигәндә үзенең Таһирга ярдәм иткән дусларын күз алдына китерергә тырышты, шуңа да җавабы бик ышанычлы чыкты. Әмма Таһирнын йөзен кара болыт каплады. Ул әрнүле нәфрәт белән докторга төбәлде. “Ай-Һай, егет ."—дигәндәй, башын чайкап куйды. Аннан сон бөтен тәне көзән җыергандай тартыша башлады, муен тамырлары кабарып, яңаклары бүртенеп чыкты, битенә куе кызыллык йөгерде, күзләре тәгәрәп чыгардай булып түгәрәкләнде, маңгай сырларыннан тир бөртекләре тәгәрәде. —А-а-а. Ал-лллды-ыйс-ссы-ын.. Ал-дый-сың бб-ит. Моны ишетүгә доктор, ачкан авызын ябарга да онытып, катып калды. Гаҗәпләнүдән аның күзләре акайды, чәчләре үрә торды. Шул рәвешле озак вакыт үтте. —Исән булса, ул мине күрми түзмәс иде,—диде Таһир. Сөйләшү ана зур авырлык белән бирелсә дә һәр сүзне ачык итеп әйтте —Йә хат язар иде. Дөресен әйт, доктор. Мин түзәрмен. Шакиргә инде сүз сөйләүнең хаҗәте юк, яңаклары буйлап ике тасма агып төште, күксел төскә кергән иреннәре калтыранды. —Доктор! Доктор! Шакир абый!..—дип кычкырды шәфкать туташы. —Юк-юк, бар да тәртиптә!..—дигән тавыш ишетелде. Бу Шакирнен үз тавышы иде. Кинәт ул иңендә кемнеңдер кулын тоеп дертләп китте. Таһирнын кулы икән бит Шакир буыннары йомшарудан анын караватына чүгәләгән икән. —Бирешмик, доктор Көчле булыйк, доктор Шакир, җине белән күз яшьләрен сөртеп, Таһирга карады. Таһирнын да күхтәрендә яшь иде. Анын бөтен гәүдәсе калтырана, ә иреннәре бары тик бер сүзне кабатлый. —Бирешмик, доктор Көчле булыйк, доктор Тиздән шприилар тотып шәфкать туташы килеп житте Иртәгесен алар бер-берсенен күхтәренә карый алмадылар Шакир пациентның үз-үзен ничек хис итүе белән кызыксынды. Ул рәсмирәк булырга тырышты. Таһир да бер сүз белән генә жавап бирде: "Әйбәт..." Ләкин Шакир, үз эшенен остасы. Таһирнын шулай кинәт кенә теле ачылырга тиеш түгеллеген яхшы аңлый иде. Бу медицинада тине булмаган күренеш, монын буенча эзләнүләр алып барырга, ачышлар ясарга мөмкин. Тик әле боларнын берсе дә аны кызыксындырмады, анын өчен бары тик Таһирның аякка басуы, юк. аягына баса алмас инде—монысы бәхәссез, бары тик Таһирның рухи бөтенлеген саклап калуы, кайгыларга бөгелеп төшмәве, тормыштан өметен өзмәве мөһимрәк иде. —Доктор, минем эчәсем килә. Үзе дә сизмәстән Шакир анын күзләренә карады. Һәм барысын да аңлады. Ярты сәгать үтүгә алар Таһир яраткан “Белый аист "нын беренче рюмкасын чәкәштереп утыралар иде —Рәхмәт, доктор. —Сина рәхмәт. Эчеп куйдылар. Коньяк тәннен бөтен күзәнәкләрен җылытып җибәрсә дә беркем бер сүз дәшмәде. Шакир рюмкаларны тагын тутырды. Таһир, инендә яткан бар авырлык-газапларын күтәреп, торып утырды. Бер-берсенен күзләренә карап рюмкаларын күтәрделәр. Чәкәштерергә суздылар. Туктап калдылар. Эчеп куйдылар. Рюмкаларга таш тутырган кебек иде. Бераз тын тордылар. Һәркем үз уйлары белән мәшгуль, тик икесенен дә уе бер тирәдә иде. Тагын эчтеләр. —Синең гаиләң бармы?—диде Таһир. —Бер кызым, бер улым бар. —Син бәхетле кеше. Тынлык урнашты. Озын-озак тынлык. Хәер, тынлык микән?!. Икесенең дә җанында давыл котыра, әгәр кешенең ихлас хисләре, үлгәннәрне терелтә, үткәннәрнең авыр фаҗигасен төзәтә ала икән, бу икәүнен тойгыларыннан барысы да үзгәрер, дөньяда газап-әрнүләргә бер урын да калмас, кешеләр кайгы-хәсрәтнең ни икәнен дә белми яшәрләр иде. Кинәт Таһирнын йөзен кайгы күләгәсе каплады. Күзләре әрнү диңгезенә әйләнде. —Нигә мине үтермәдең, доктор? Шакир уйга калды. Ул әллә нәрсәләр әйтергә, үзенең бу КЕШЕгә булган уй-хисләрен анлатырга теләде һәм һәм бер сүз белән генә җавап бирде: —Белмим. Тагын тын калдылар. —Доктор, аякларым йөри алачакмы? Хирург дәшмәде. —Димәк, юк? Кинәт анын изүеннән алып җилтерәттеләр: — Минем йөрисем килә, доктор. Аңлыйсынмы? Мин йөрергә телим — Таһирнын күзләрендә чиксез ихтыяр иде. Ана каршы килү мөмкин түгел. Тик анын аякка басуы да ышандырмый— бу медицина кануннарына каршы килә торган гаҗәп бер хәл булыр иде. —Син йөриячәксең!—диде доктор —Син йөгереп йөриячәксең — Мин йөриячәкмен!—диде Таһир, хыялый бер тантана белән—мин йөгереп йөриячәкмен. Һәм ул кинәт аякларын идәнгә селкеп атты да торып басты Анын ашкынуын, аның теләген тыяр көч юк сыман иде. Ул ничәмә-ничә айлар буена хәрәкәтсез ятып, инде суына башлаган аякларында чайкалып беркавым басып торды һәм. һәм как идәнгә йөзтүбән барып төште. Шакирның йөрәге “жу” итеп куйды. Таһир бермәл тынсыз ятты. Аннан соң кулларында күтәрелеп, торып утырды. Анын йөзе канга батса да иреннәрендә самими елмаю иде: —Ярый, монысы башы гына әле,—диде ул, күзләрен очкынландырып,— монысы тәүге адым гына. Тәүге адымнан соң икенчесе, аннан өченчесе, дүртенчесе, бишенчесе... Адымнар кабатланып кына торды. Адымнар арткан саен Таһирның йөзендә күгәрмәгән, яраланмаган бер урын калмады. Шакирнын дуслары хәзер дәваханәгә еш йөри торган булып китте. Алар Таһир белән төрле кызыклы хәлләр турында сөйләште. Вакыт-вакыт сыра чөмерделәр, ә күбесенчә, яңа күршеләренең теләген үтәп, аның аякларын хәрәкәтләндерделәр, сәгатьләр буена, Таһирны шабыр тиргә батырып, арып егылганчы бүлмә буйлап йөрттеләр. Алар аяксызларны аякка бастыру турында төрле китаплар табып китерде, хәтта Кытайдан табип- остазлар да чакырдылар. Тик боларның берсе дә ярдәм итмәде. Һәрхәлдә, күзгә күренерлек үзгәреш сизелмәде. Көннәрнең берендә Таһир болай диде: —Мин аякка баса алмам, доктор. Шакир дәшмәде. Ул ни әйтергә дә белми иде. —Мондый уеннардан туйдым, доктор. Минем ялгызымны калдырыгыз. Һәм яныма беркем килмәсен. —Ярый,—дип ризалашты доктор. Аның башка чарасы юк иде. Икенче көнне Таһир янына беркем дә килмәде. Ул көне буе түшәмгә карап ятты. Күзләрендә чиксез моң иде. Ә иртәгәсен хәл белергә кергәч, Шакир дертләп китте. Таһирның урынында сакал-мыеклы бер ят кеше ята. —Гафу итегез, доктор,—диде ул, Шакирның агарынып китүен тоеп,— мин күрше палатадан, Таһир бер генә минутка коляскамны сорап торган иде Әле булса килеп җитми. Ул сезгә шушы конвертны тапшырырга кушты. Шакир конвертны ачты. Дәфтәр битендә бер генә җөмлә язылган иде: “Мин йөрергә телим”. Шакир озак кына сүзсез торды. Азак кул астындагыларга Таһирны эзләргә кушты. Тапмадылар. Милиция эшкә җигелде. Эзләделәр. Юк. Атна үтте. Ай. Юк. Шакир да, анын дуслары да кара кайгыга батты. Кайсыдыр ягы белән әсир иткән бу кешенең шулай көтмәгәндә югалуы, бөтенләй юкка чыгуы аянычтан да аяныч иде. Эзләмәгән җирләре калмады, анын фатир төбендә чиратлашып кизү тордылар. Әмма Таһир табылмады. Ниһаять, Азаматның башына барып җитте: —Гаиләсе кайда җирләнгән?—диде ул бер көнне. Нәҗипнең ярдәме белән Таһирның гаиләсе кайда җирләнгәнен ачыкладылар һәм дүртесе бер булып шунда киттеләр. —Әйе, монда коляска белән бер адәм килгән иде,—диде зиратны саклаучы карт —Айдан артык инде чыкканы юк. —Ник барып карамыйсыз соң?—диде Нәҗип,—бәлки ул авыр хәлдәдер. —Курыктым. —Нәрсәсеннән? —Ул сәер иде. —Барыбер. —Белмим. —Каравылчы бераз уйланып торды.—Ул бирешә торган түгел кебек. Анын күзләре әллә нинди. — Шулай да. —Мин башта читтән күзәттем. Ул янәшә торган ике каберне кочаклап елады. Көне буе, тоне буе Аннан сон. Аннан сон Белмим Каберләр үрдәрәк бит Ә кичә коляскасы тәгәрәп төште. —Коляскасы?!—диделәр бар да бер тавыштан —Әйе. Мин курыктым. Элек тә курка идем. Беләсезме, ул нәрсә диде?! Ул болай диде: ‘‘Мин сиңа атлап киләчәкмен!”—диде. Шуннан бирле керфек какканым юк. Йоклап китсәм, мәетләрнең аяк тавышын ишетеп уянам Дуслар инде каберлек янына барырга җыенганнар иде. Тик каравылчы гына ул якка барырга теләмәде. Аны төрлечә үгетләп карадылар: —Нинди чирләрең бар—дәваланырга ярдәм итәбез?.. —Башынны төрмәдә черетәм.. —Юк, теләсә нишләтегез! Мин куркам. Кинәт якында гына үлән кыштырдавы ишетелде Барысы да тынып калды. —Мин сина атлап килергә вәгъдә биргән идем,—диде таныш тавыш — Мин киләм! Мин атлап киләм! —Минем бер гаебем дә юк,—диде каравылчы, дерелдәвек тавыш белән,— зинһар мина тимә! —Ха-ха-ха! Хәтта Шакирнын да тәне эсселе-суьгклы булып китте, бала жоннары кабарып чыкты. —Син миннән курыкма! Мин—гади кеше! Юк, мин—гали кеше Чөнки атлый алам. Йөри, йөгерә алам. Мин—чын кеше! —Таһир!—диде хирург —Доктор! —Таһир... —Доктор, рәхмәт сиңа!—тиздән Таһир үзе дә күренде. Ул, бернәрсә булмагандай, аякларында басып тора иде. —Рәхмәт сезгә, дусларым Рәхмәт сезгә Дуслар бер-берсенә карашып алды. Алар горур иде. Бигрәк тә Шакир. Анын керфекләреннән тәгәрәгән яшь бөртекләре һәм иреннәренә кунган елмаю бу мизгелдә ничектер килешеп, бер-берсен тулыландырып тора иде. Шуннан сон алар йорешеп, күрешеп, хәлләр белешеп яшәр булдылар. Һәр җомга саен җыелып, кышларын берәр кафега кереп, ә җәйләрен ишегалдында үскән бердәнбер кәрлә нарат күләгәсендә дөнья хәлләрен сөйләшеп, уй-хыялларын бүлешеп сыра чөмереп гомер үткәрерләр иде. Әнә шундый кичләрнең берсендә Таһир әйтеп куйды: —Егетләр, ә мин очарга телим! Егетләр, иреннәренә тидергән бокалларын уртларга да онытып, катып калды. Анын сүзләрен уенга алыргамы, әллә чынгамы? Шакир Таһирнын күзләренә карады да гаҗәпләнүдән кулындагы бокалын төшереп җибәрде. Озак кына дәшми торды. Башкалар да бер сүз әйтмәде. —Син очачаксың!—диде Шакир аннан соң.—Син. мотлак, очачаксың! Бу сүзләре бөтен кануннарга каршы килүен белсә дә, хәзер ул Таһирга ышана, анын канатларын җилпеп шушы йортлар өстеннән үтә алуына тамчы да шикләнми иде. Шушы сөйләшүдә соң күп вакыт узды. Таһир башкача күзгә күренмәде Аны фатирыннан да, эш урыныннан да, гаиләсе зиратыннан да тапмадылар Һәркайсы үз өлкәсендә ниндидер дәрәҗәгә ирешкән, яшәү шартларын җайга салган, һәрберсенең күкрәк сугып “Мин!" диярлек мөмкинлеге булган гамәли карашлы асыл ирләр бергә җыелгач, үзләре дә сизмәстән, вакыт- вакыт һавага карап алалар да күзләрендә чиксез сагыш, сүрелмәс өмет балкып китә иде