Дискуссия: "Безнең заман герое"
ЗУРДАН КУБЫП СӨЙЛӘШКӘНДӘ
Ул вакытта кемнәрдер мине бәлки идеалистлыкта да гаепләгәннәрдер—азмыни Җир йөзендә, башкалар сүзенә колак салмыйча, үз фикерен генә дөрес дип йөргән акыллы башлар! Мин дә үземне бердәнбер хак сүз әйткәнмендер дип дәгъва итми идем югыйсә. Шигыремдә рефрен булып кабатланган: —дигән фикерне, ныклы иманыма таянып, бөтен дөнья әдәбиятын күздән кичереп әйткән идем Әйе, галимнәр әдәбият үсешендә аерым-аерым чорлар: классицизм, романтизм, реализм галәмәтләре һәм тагын әллә нинди әкәмәтләр күрәләр, теге яки бу ижатчыга ниндидер ярлыклар ябыштыралар, бөтенесен жәмгыятьтә өстенлек иткән карашларга яраклаштырырга тырышалар. Ләкин сүз сәнгате бер бөтен бит ул. Ул—өзлексез процесс. Ул—буыннары кайбер урыннарда ялтырап торган, икенчеләрендә исә бераз күгәрә төшкән, әмма барыбер дәверләрне, халыкларны, мәмләкәтләрне тоташтыра торган очсыз-кырыйсыз чылбыр. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Шигъриятебезнең чишмә чыккан җирендә пәһлеван булып калыккан шул ук Колгалинең рухи дәвамчылары бүген дә юкмыни?! Әдәбиятны вакыт кысалары белән дә, географик координатлар белән дә бүлгәләп булмый. Аны чорларга бәйләп карау, ниндидер гасыр тамгасы сугу җайлылык өчен бер шартлы чара гына. Заманында җан вә кан дошманнары рәсүлебез Мөхәммәтне, ул бит Алла илчесе дә, пәйгамбәр дә түгел, гади бер шагыйрь генә, дип битәрләгәннәр Нәрсә ул. яшәешнең олуг хакыйкатьләрен аңламаган һәм әле аңларга да сәләтсез булган шактый надан тарафдарларына һәм Алланың үзеннән иңгән изге сүрәләргә теш-тырнагы белән генә түгел, кылычы белән каршы торучыларга: "Әйе шул. мин—шагыйрь" дип акланып торсынмыни9 ! Коръәннең ничәмә-ничә аятендә әйтелә бу хакта. Изге китабыбыз белән азмы-күпме таныш булган һәр кеше андагы илаһи сүзнен гаять үтемле, шагыйранә булуын инкяр итә алмастыр. Халык шагыйре Гамил Афзалның "Минем 100 яшь тулгач язачак җырым” дигән бик гыйбрәтле бер шигыре бар: Күз алдымда шаулап йөз ел үтте. Тез зиначылары үлеп бетте. — Язганчыга дөнья тар икән. Күңезем һәр көн илгә бәхет көтте. Бәхет көтеп. )Тз киләбен сүтте. Эшчәннәргэ бәхет бар икән. Кичләр зәңгәр, таңнар ал икән. Ничаклы даһилар дөньяга килде. Ничаклы нәбиләр дөньядан китте, — Шагыйрьләрдән өстен Алла гына. Мин һаман да эшлим, мин исән. Көнгә карап көлеп йөргән өчен. Кешеләргә шатлык биргән өчен. Йөрәгем яшь. күңелем шук икән. Әллә миңа үлем юк микән? Әйе шул! Тормыш дәвам итә. Гомерләргә гомерләр ялгана. Көндазек мәшәкатьләр дә бер заман онытыла Ләкин, барыбер, мирас булып дөньяга олуг, мәңгелек хакыйкатьләр кала. Мин шигырьнен кайда, ничек, ни сәбәптән тууы, ижат процессының хикмәтләре хакында кат-кат уйланганым бар Ярый, тормышта көн саен кабатланып торган вакыйгалар турында, әдәбияттан алган тәҗрибәләргә таянып, бүгенге кирәкле, актуаль темага кеше укырлык берәр нәрсә әвәләп кую авыр да булмасын, ди. Шул уңайдан җидееллык мәктәптә укыган бер сабакташымның: Безнең класс бик якты — Алты тәрәзәсе бар; Дүртлегә һәм бишлегэ Укыйлар укучылар. — дип язганы искә төште әле менә. Әйе, бөтенесе дөрес, бөтенесе төзек; идеясенә дә, ритм-рифмасына да тел-теш тидерерлек түгел. Сабый баланы гаепләп тә булмый. Әле кайчан гына, без кичергән заманнарда гына “чын шагыйрь” исеме күтәреп йөргән, хәтта кирпеч калынлыгы китаплар чыгарган байтак абзыкайлар һәм апакайлар да шул бала дәрәҗәсендә иҗат итәләр иде. Алай гынамы, хәтта макталалар да иде. Ә шигырь бит ул бөтенләй башка нәрсә. Ул бит бөтенләй башка дөнья! Сөекле Такташыбызның: Март аеның нечкә билле җиле Сузылып ятып җиргә кар ашый. дигән юлларын хәтерли торгансыздыр. Математик төгәллеккә дәгъва иткән, кагыйдәләргә һәм формулаларга буйсынып яшәүче берәрсе: "Ничек инде, җилнең биле буламыни? Нечкә яки юан дип сөйләргә адәми зат түгел ич ул жил!.. Әле өстәвенә җиргә сузылып ятып салкын карны да ашый. " дип ихлас гаҗәпләнүе мөмкин Шигырь дөньясы бөтенләй башка планета шул ул! Анда кешеләр шигырь телендә сөйләшәләр Бу үзенчәлекне һәркем анлап та бетермидер. Коръән кадәр Коръәнне дә анлап бетермәүчеләр бар. Ләкин бәхетебезгә күрә, аңлаучылар да җитәрлек. Коръәннең олуг шигърилегенә төшенгән, дөньяның төрле кыйтгаларында яшәгән бөекләр моңа битараф кала алмаганнар, анын тылсымлы юлларыннан илһам алып, гүзәл әсәрләр ижат иткәннәр Күктән җиргә төшәм дә, “Бүгенге татар әдәбиятының каһарманнары кемнәр7" дигән сакраменталь сорауга килеп төртеләм Соңгы егерме еллар белән чикләнергә тиешмен икән.. Ярый соң да.. Ләкин минем бүгенгене борынгыдан аерырга хакым юк. Без—шул ук Колгалиләрнең, Сәйф Сараиларнын. Мөхәммәдьярларның. Тукайларның. Туфаннарның дәвамчылары Борынгыдан калган бөек мирас безгә ышанычлы таяныч ноктасы булды. Иң сөенечлесе. без халкыбыз яулаган шул рухи биеклектә юша алдык. Чигенүләр, югалтулар булуын булгандыр—анысының җитди сәбәпләре бар Социаль гаделсезлек, милли изелү, иҗтимагый үзгәрешләр кебек зилзиләләр эзсез генә үтмәгәндер Шулай да "Ат аунаган җирдә төк кала".—ди бит татар халкы Күпмедер күләмдә калган алар Калган һәм бүгенге шигъриятебезнең тәрәккыятс өчен уңдырышлы җирлек тудырган Егерменче гасырның икенче яртысында әдәбият мәйданына аяк баскан ижатчыларыбызга гына игътибар итегез сез Бүгенге шигъриятебездә ат уйнаткан, ижат мәсьәләсендә башка халыкларнын берсенә дә сынатмастай күпме талантларыбыз бар' Матбугат мәйданнарының соңгы елларда сизелерлек дәрәҗәдә киңәеп китүе шагыйрьләр өчен дә яна мөмкинлекләр ачты Мәртәбәле журналларда И Юзеев. Ш Галиен, Роберт Әхмәтжянов кебек өлкәннәребезнен бүген дә яшьләргә хас энергия белән бу катлаулы заманның иң мөһим мәсьәләләренә мөрәҗәгать итүләре сөендерә Алар, башларыннан нинди генә иҗтимагый, сәяси, икътисади, мәдәни катаклизмнар узган булса да, ана сөте белән кергән иманнарына тугры калдылар, чал- кыбызнын гасырлар буе хыялланган изге максатларын байрак итеп күтәрделәр. Әдәбиятта элек-электән бик кызыклы бер күренешне гаҗәпләнеп күзәтми мөмкин түгел. Элгәрләр белән соңгырак буыннар арасында үзара тәэсир итешү, иҗат сферасында бер-береннең тәҗрибәсенә таяну шуңа күрә бик табигый чагылыш таба. Өлкәннәрнең һәммәсен "остазлар", яшьрәкләрне "шәкертләр" дип кистереп әйтү хакыйкатькә бик үк туры килеп тә бетмидер. Узган гасырның алтмышынчы елларында шигърият Пегасын йөгәнләргә алынган "Равил Фәйзуллиннар буыны" дип йөртелгән яшьләр төркеме хәтта инде әдәбиятта үзенен мәртәбәле урынын биләргә өлгергән аксакалларыбыз X. Туфан, Н. Арслан, С. Хәким иҗатына да уңай йогынты ясамый калмады. Бу яшьләрнең аларга күпмедер дәрәҗәдә замандаш, кордаш булган каләмдәшләренә дә тәэсире зур иде. К. Латыйп. Р Вәлиева. Ф Гыйззәтуллина. Б. Рәхимова. Ә. Гадел. Р. Шиһап. Н. Гамбәр. Ә. Исхаков һ. б.. моңарчы профессиональ дәрәҗәдә эшләп килсәләр дә. соңрак шактый җитди һәм уңай сыйфат үзгәрешләре кичерделәр. Инде урта буыннан өлкәннәр даирәсенә күчеп барган, кавырсыннары җитәрлек ныгыган бу "алтмышынчылар" бүген татар шигъриятенең төп таянычлары, үзләренең эзләренә басып килүче энекәшләренә һәм сенелкәшләренә сабаклар бирерлек булып җитеште. Р. Фәйзуллин, Р. Харис. Р. Мингалим. Ф. Яруллин, Г. Рәхим. Р Гатауллин. Рәшит Әхмәтжанов, К. Сибгатуллин (кызганычка каршы, бу икесе арабыздан да китеп бардылар иңде). 3. Мансуров, Л. Шагыйрьжан. И. Гыйләҗев. һ.б. хәзерге иҗат процессында төп көчне тәшкил иткән, шигърият арбасын төптән җигелеп тарткан шәхесләр. Сөенечкә дип әйтик, иншалла. аларга алмашка татар шигъриятен киң җилкәләрендә күтәреп барырдай Р. Зәйдулла. Г. Морат. Л. Зөлкарнәй. Л. Лерон, Р Корба- нов. һәм соңгы ун ел дәвамында М. Закир. Р. Аймәт, Ф Җамалетдинова. Р. Рахман. Таңчулпан. Л. Янсуар кебек талантлар өлгерде. Әдәбият мәйданының, шөкер, буш торганы юк әле. Кемдер килә, кемдер китә—әмма матурлыкка мохтаҗ тормыш барыбер дәвам итә. Узган 2003 ел да шигъриятебезнең гүзәл бәйрәмнәренә бай. истәлекле булды. Ул бала чагыннан бабай чагына кадәр кулыннан каләмен төшермәгән, ару-талуны белмичә бөек музасына хезмәт иткән, өлкән яшьтә дә иҗат учагы тоташ яньт торган Татарстанның Халык шагыйре, республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Илдар Юзеевнын 70 еллык юбилее белән башланган иде. Поэзиянең төрле жанрларында, бигрәк тә аның поэма һәм җыр өлкәләрендә нәтиҗәле эшләгән, ул гына да түгел, драматургиядә дә үзенчәлекле сүзен әйтә алган, әллә ничә буын яшьләренә гыйбрәтле сабак биреп, милләттәшләребезнең ихлас мәхәббәтен казанган шагыйрь көндәлек матбугатта соңгы вакьпта басылып чыккан әсәрләре белән дә үзенең ижзт биеклегендә калуын тагын бер тапкыр раслады. Әйе. әдәбият бәйрәмнәре байтак булды узган елда. Эреләре дә. ваграклары да булгандыр. Һәркемнең үз биеклеге. Көтеп алган истәлекле даталарның берсе—ул Татарстанның Халык шагыйре, республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Равил Фәйзуллиннын түгәрәк туган көне иде. Тантаналар Казанның Зур концерт залында гына түгел, шагыйрь туган төбәктә дә, республикабыз шәһәрләрендә һәм авылларында да, мәдәният сарайларында, китапханәләрдә һәм мәктәпләрдә дә шаулап-гөрләп үтте Газета-журналларда. радиода һәм телевидениедә бу үзенчәлекле талантның тормыш юлы, дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлеге, кабатланмас иҗаты турында зурдан кубып сүз алып барылды. Равилнең үзен дә, аның шигъриятен тәкъдир итүчеләрне дә ин сөендергәне, мөгаен, беренче хәреф таныган туган мәктәбенә һәм Балык Бистәсе урамнарының берсенә аның исеме бирелү булгандыр. Бу инде бөтен халык тарафыннан танылу дигән сүз иде. Юбилее көннәрендә Р Фәйзуллин әдәбият сөючеләрне өр-яңа китаплары белән, ә галимнәребез анын иҗатына багышланган җыентык вә монографияләр белән куандырды. Ул җитәкләгән "Казан утлары" журналы бүген чын мәгънәсендә—әдәбиятыбыз флагманы. Мөмкинлегем һәм вакытым тар булу сәбәпле мин андагы романнарга, повестьларга, хикәяләргә, сәхнә әсәрләренә иркенләп туктала алмыйм. Бу очракта мине барыннан да бигрәк шигърият кызыксындыра. Нинди ул9 Кешеләр күңелен җәлеп итә аламы? Нәрсәгә чакыра9 Шактый киң карашлы, әзерлекле, белемле, дөнья әдәбиятының хәзерге торышыннан гына түгел, ин борынгы чорларыннан да хәбәрдар бүгенге укучы, егерменче һәм егерме беренче гасырнын үтә катлаулы һәм каршылыклы күренешләре белән бермә-бер калып, аннан чыгу юллары этләгәндә, үзен борчыган күпләгән сорауларга жавап таба аламы? Юлбашчылар, сәясәтчеләр, гайрәтле гаскәр башлыклары килә дә китә Дөньяда үзенә генә түгел, балаларына һәм оныкларына да яшисе бар бит әле! Кешелек намусы язучыларда һәрвакыт үзенен яклаучыларын күргән. Заманында бөек Шиллер: "Шагыйрь ул—бердәнбер чын кеше",—дип раслаган, шундый ук караш урта гасырлар гуманистларына язучы хезмәтенең изгелеге турында фикер йөртергә мөмкинлек биргән. Чөнки алар сәнгатьнең ижат кешеләренә жмр шарынын бер генә хакиме дә ирешә алмастай көч-кодрәт бирүен аңлаган. Польшаның мәшһүр язучысы Ян Парандовский үзенен “Сүз алхимиясе” дигән атаклы хезмәтеңдә, бөтен дөньянын төрле-төрле чорлардагы әдәбиятын күздән кичереп. “Сүз вакыт һәм пространство өстеннән хакимлек итә. Фикер, хәрефләр җәтмәсенә килеп эләккәндә генә, яши һәм тәэсир итә ала. Калган һәммә нәрсә дә жилгә оча” дигән натижәгә килгән. Ул Гомер, Данте, Шекспир. А. Мипкевич, Гарриет Бичер-Стоу кебек әдипләрне корольләрдән һәм һәртөрле данлыклы яулап алучылардан өстен күргән. Сүзләрен исбатлар өчен һәркемне ышандырырлык саллы дәлилләр китергән Үрнәк алырдай мисаллар күп. Шөкер, бөтенесе булмаса да. әдәбиятыбызның гвардиясен тәшкил иткән, заман һәм замандашлары алдында, Такташыбыз сүзләре белән әйткәндә "үзен мәсьүл" санаган язучыларыбыз күптәнге һәм бүгенге мирастан матур үрнәк алалар. Аларнын күзе күпне күрә, колагы күпне ишетә. Сонгы елларда тагар әдәбиятының ориентирлары тарих ягына авышты, дисәм ялгышмамдыр. Бу нәрсә прозада да, драматургиядә дә, поэзиядә дә чагыла. Монын шулай булуы бик табигый, минемчә. Без ничәмә-ничә еллар, атасыз балалар шикелле, яшәеш карурманнарында адашып йөрдек. Баксан, куе чытырманлыклар артында, күңелләрне иркәләрлек иркенлек, гасыр офыклары аръягында дааты тарихыбыз, мәшһүр мәдрәсәләребез һәм, әлбәттә инде, безгә дөрес юл күрсәтердәй олпат затларыбыз—халык һәм дәүләт мәнфәгатьләре өчен өзгәләнүче ханбикаләрбез һәм шул фаҗигале чорларда аңа ышанычлы терәк булган иманлы шагыйрьләребез бар икән ләбаса! Ә без үзебезне кыргыйларга һәм шыр наданнарга санап йөргәнбез. Дөреслеккә сусаган әдәбият, сәнгать, фән һәм мәгърифәт дәррәү шул заманнарга ташландылар Егерменче гасыр башындагы зыялыларыбыз һәм бүгенге көндә, ниһаять. Халык язучысы исеменә лаек булган Нурихан Фәттах кузгатып җибәргән бу башлангычны бераз сонрак М. Хәбибуллин. Т. Миңнуллин. Р Батулла. Ф Латыйфи кебек әдипләребез күтәреп алды. Аннан гомуми хорга шагыйрьләребез дә кушылды. Шәхсән мин үзем дә халкыбызнын үзаңын уяту өчен гаять әһәмиятле бу темадан читтә кала алмадым—“Сөембикә". * Колшәриф", “Мөхәммәдьяр . “Без—татарлар” дигән поэмаларым белән уртак хәзинәгә ниндидер өлеш кертергә тырыштым Егерме беренче гасырга аяк баскач, татар тарихына мөрәҗәгать итеп, ин уңышлы әсәр ижат иткән шагыйрь—ул, мөгаен, Зиннур Мансуров булгандыр Поэма жанрында үзенчәлекле сүзен әйтергә өлгергән, "Хозыр галәйһес-сәламне эзләү , "Балкыш яки Хәйретдин Можәйнен сугыш язмаларыннан юллар’, "Кылдан нечкә, кылычтан үткен” әсәрләре әдәбият белгечләренең югары бәясен алган танылган каләмдәшебез иде инде ул. Шигърияте шактый чарланган, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, кин эрудицияле шагыйрь бу юлы безне "Ике егълау поэмасы белән сөендерде Җиде икълим чиген иңләп иңрәү йори. иңрәү кайта, кайта ничә ел аша Мәшрикъ якны тоташтырып мәгърип якка, кара-каршы ике бикәч егълаша Аларнын берсе—һәр милләттәшебез өчен якын вә газиз ханбикәбез Сөембикә, икенчесе—рус эпосы “Слово о полку Игорове”дә гәүдәләнеш тапкан Ярославна Чорлар төрле, уй-максатлар төрле. Әмма икесендә дә—аянычлы фаҗига Берсе ил хәгле илен югалткан, икенчесе яу чапкан сөйгәнен сагынып өзгәләнә 3 Мансуров- нын бу әсәре турында матбугатта бәяләр аз булмады Фикер ләкин уртак иде-’ Ике егълау” китап сөючеләр тарафыннан да, әдәби даирә тарафыннан да татар шигъриятенең чираттагы казанышы буларак кабул ителде Анын республиканың ин мәртәбәле бүлегенә—Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителү факты үэе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Тарих—борынгы елъязмалар җыелмасы гына түгел. Анын янасы, бүгенгесе дә бар. Соңгы ун-унбиш ел дәвамында зур шагыйрьләребез биеклегенә күтәрелгән Лена Шагыирьжан нәкъ менә хәзерге заман вакыйгаларына мөрәҗәгать итә. “Дөнья базары яхуд яна Америка фаҗигасе" исемле поэма бер караганда Нью-Йорктагы Сәүдә үзәген шартлату унаеннан гына язылгандыр сыман. Әмма шагыйрәнен сүз сөреше монын белән чикләнми. Ул бу фаҗиганен асыл сәбәпләрен эзли, тарихи экскурслар ясый, гыйбрәтле параллельләр таба. Коръән сүрәләреннән, атаклы язучылар Уолт У итмен. Генри Лонгфелло. Теодор Драйзер. Эдгар По әсәрләреннән китерелгән өземтатәр авторның фикерләрен тагын да көчәйтеп, тулыландырып җибәрәләр. Туктаусыз эзләнүчән. актив ижат итүче Лена Шагыирьжан ижатына каләмдәшләре дә битараф калмадылар, әдәбият белгечләре анын шигъри үсешенә аледән-але игътибар итәләр. Алар арасында ин саллысы, белеп-төпченеп язылганы тәнкыйтьче Равил Рахманинын 2002 елда "Казан утлары" журналында (4 сан) басылган "Шагыйрәнен язмыш келәме" исемле мәкаләсе булгандыр. Һәр ижат кешесендә башыннан кичкән, күңелен дулкынландырган, уй-тойгыла- рын тоташтан бимазалап торган вакыйгалар һәм тормыш күренешләре белән бәйләнгән ихтыяҗ—азарга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү теләге—яши. Флера Гыйззәтул- лина. Резеда Вәлиева. Эльмира Шәрифуллина һәм башкаларның поэма кебек катлаулы жанрда үз көчләрен сынауларын шул ижади ихтыяҗ белән анлату кирәктер. Бу шагыйрәләрнең өчесе дә—тормыш борылмаларында төрле хәлләр белән очрашкан, яшәешләре дәвамында бик күп гыйбрәтләр татыган, заманга, кешеләргә әйтер сүзләре булган шәхесләр. Эльмира Шәрифуллина. мәсәлән, моннан унбиш еллар элек безне "Тәмуг кисәве" дигән ихлас поэмасы белән әсир иткән иде. Заманында бу әсәр турында матбугатта язып та чыккан идем. Соңгы елларда "Казан утлары" һәм "Мирас" журналында бөек мәгърифәтчебез К. Насыйри хакында “Каюм коесы" һәм Г. Тукайга багышланган "Шагыйрь чишмәсе" поэмаларын бастырды. Бу әсәрләр дә шигырь сөючеләрдә зур кызыксыну уяпы. К. Латыйп, тарих темаларына мөрәҗәгать итеп, борынгы дәүләтебез—Казан ханлыгы өчен каһәрле чорда яшәгән Сөембикә һәм Гәүһәр- шад кебек шәхесләр турында язды. Ә. Гадел “Көл эченнән үсеп чыккан чәчәк" поэмасында башкалабыз Казанның үткән чорларын бүгенге белән ялгады. X. Бадыйков "Мирас" журналында зур күләмле "Вертикаль" дигән әсәрен бастырды. Һәрбер әдәбиятның да тарихы шигъри чишмәләрдән, шигъри дәрьялардан башлана. Шигырь дигәннәренең дә иң затлылары. ин озын гомерлеләре—поэма, эпос, кыйссадыр, мөгаен. Кайсы гына мәдәниятне алып карасаң да. анын ин хөрмәтле мөнбәрендә һинднен "Махабхарат"ын, юнаннын бөек әсәрләрен ижат иткән сукыр Гомерен һәм... татарның Колгалиен күрербез. Шуна күрә поэзиянең бу жанры аеруча мәртәбәле. Милләттәшләребезнең поэмага яки дастанга ихтирамы элек-электән килә. Әлбәттә, еллар үтү белән ул шактый сыйфат үзгәрешләре дә кичерде. Борынгы чорлардагы бу зур күләмле әсәрләр ниндидер вакыйгалар һәм аларда катнашкан каһарманнар турында тәфсилле бәян итү. ашыкмый гына хикәяләү булса, хәзер теге яки бу вакыйганың һәм шәхеснең гамәл-кыланышын- да нинди фәлсәфи мәгънә ятуын ачыклауга игътибар ителә—аның ачык кына сюжет сызыгы да булмый. И. Юзеев, Р. Фәйзуллин, Р Харис. Р. Мингалим. Рәшит Әхмәтҗан, Зөлфәт. М Әгъләмов поэмаларындагы бу үзенчәлеккә соңгы чор тәнкыйтьчеләре дә басым ясыйлар. Ләкин бу—сюжетлы поэмалар инде тәмам гамәлдән чыкты дигән сүз түгел. Әле генә телгә алынган шагыйрьләрнең кайберләре дә. X. Камалов. М Шабаев кебек иҗатчылар да поэма жанрының классик таләпләрен үтәргә, канунлашкан кагыйдәләренә буйсынырга тырыштылар. Утызынчы-кырыгынчы елларда ул таләпләр кагылгысыз үтәләләр иде Соңгы чорларда публицистик башлангычның өстенлек итүе зур гомумиләштерүләргә юл ачты—жанр исә мона карап ярлыланмады, киресенчә. уй-фикер ягыннан баеды гына. Темалар да артык детальләштерүдән, һәр фикерне чәйнәп бирүдән арынды. Сүз унаеннан балладаларга да тукталу кирәктер. Ул—татар шигърияте өчен бик якын, үз булган жанр. Бу өлкәдә уңышлар элек тә бар иде Хәзер дә аны И. Юзеев. Роберт Әхмәтжанов. Зөлфәт. М Әгъләмов һәм башкалар чит итмиләр. Аларнын лаеклы дәвамчыларын да күрәсе килә. Шигъриятебезнең жыр хуҗалыгында эчне пошырырлык байтак күренешләр аеруча күзгә ташлана. Югыйсә үрнәк алырдай күпме халкыбыз җырлары бар! Шагыйрьләребез генә түгел, хәтта драматургларыбыз һәм прозаикларыбыз да инде матур көйгә салынып, телгә, кулланышка кергән яки монын-музыкасын, канат куярдай композиторын һәм башкаручысын көтеп яткан әллә никадәр шигъри әсәрләр тудырдылар Замандашларыбыз И. Юэеев, Ш. Галиев, Ә. Баян, Р Фәйзуллин. Р. Харис. Р. Ватиев. Р Мнннуллин. М. Галиев һ. б. сүзләренә язылган күпме җырлар дистә еллар буе сәхнә түрләреннән төшми. Алар белән рәттән сай эчтәлекле, телнен-сүзнен егәрен һәм мәгънәсен, фикерләүнең мантыйгын-логикасын белмәгән, кемнәрнедер кабатлаган бер күзәнәкле шлягерлар дә әрсезләнеп мәйдан яуларга өлгерделәр. Көе, гадәпә. үзешчән музыкантныкы, шигъри тексты—очраклы, әдәбиятка ят кешенеке, башкаручысы—һәвәскәр. Һәр өчесе дә милли җирлектән, халык гасырлар дәвамында саклап килгән матур традицияләрдән аерылган. Атаклы зыялыларыбызнын газета-журнал битләрендә шуны искәртеп чан сугулары тикмәдән генә түгел бит Шигъриятебез һәм музыкабыз ирешкән биеклекләрне югалту бөтен милләтебез өчен фаҗига булыр иде. Әле кайчан гына социаль революцияләр ясаган, гражданнар сулышында каннар койган, ил өстенә кызыл байраклар күтәргән баһадирлар, колхоз төзегән Мохтар картлар, СССР чикләрен саклаган Аникиннар. тырыш хезмәте өчен аэропланда очу бәхетенә ирешкән Гайжан бабайлар, һәртөрле социалистик ярыш алдынгылары ижат кешесенен күз унында иде Үзгәрде дөньялар, үзгәрде' Хәзер шигъриятнең ин төп каһарманнары—тарихи шәхесләр һәм лирик “мин" Вакыйгатарнын дөньякүләмнәре дә, җирле әһәмияткә ия булганнары да автор йөрәге, анын бәяләве, аның хөкеме аша уза. Әлбәттә, монын унай яклары булган кебек, тискәре яклары да юк түгел. Автор яхшыны яманнан, алдынгылыкны искелектән, тәрәккыятне катып калганлыктан аера аламы, аларга объектив була беләме—шундый сораулар да куела бит әле анын алдында. Хәлбуки, кулны күкрәккә куеп әйтик, бөтенесе дә ал да гөл түгел Тарих мизгелләрен яктыртуда да, халкыбызның асыл сыйфатларын тасвирлауда да, гадәт-йолаларыбызны яклап сүз әйткәндә дә, мина калса, без бер яктан икенче якка күбрәк авышабыз шикелле. Идеалдагы иҗатчы бернинди конъюнктураларга бирелмәүче, мөстәкыйль фикерләүче, рухи яктан азат һәм бәйсез шәхес булырга тиеш. Кызганычка каршы, бүген әдәбиятка ташкын булып агылучы “яшь, таныш түгел буын" (А. С Пушкин билгеләмәсе) бу хакыйкатьне җитәрлек дәрәҗәдә үзләштермәгән әле. Әдәбият тарихын, әдәбият теориясен, бүгенге әдәби процессның үзенчәлекләрен белми торып, Парнас биеклекләренә менү турыңда хыялланыр! а да мөмкин түгел. Хәзер хәреф таныган һәр кеше шигырьгә ошаган нәрсәләр әвәли ала. Ләкин һәр шигырь язучы да шагыйрь дигән сүз түгел әле. Әнә, Мөхәммәдьяр заманнарында: Бу гъэҗиб бу кем шәһрнең эче тулуг Шагъир у.пмыш барча кечек һәм олуг.. булган да бит, ул чордан анын "Тәхфәи мәрдан”ы белән “Нуры содур”ы һәм Колшәрифнең “Кыйссаи Хобби Хужа"сы һәм берничә шигыре генә безгә килеп җитә алган Әлбәттә, байтак рухи хәзинәләребезне илбасарлар юк иткән Шул ук вакытта башка сәбәпләре дә булгандыр. Мирасыбызны барлауда галимнәребез X Госман. Ж. Атмаз, Н Юзиев, X Мин нсгулов, М Госманов, М. Бакиров, Н Хисамов, X. Мәхмүтов, Ә Шәрипов, Ф Фасеев һәм башкалар бәяләп бетергесез эш башкардылар Ул гына да түгел Бүгенге шигърият үсешенә сизелерлек йогынты ясарлык ориентирлар күрсәттеләр, иҗади киңлеккә чакырдылар Татар халкы—бөтен кыйтгаларга сибелгән планетакүләм олуг милләт Республикабызда анын чирек өлеше дә яшәми—чнтгәгеләрнен санын-нсәбен кем дә булса төгәл генә белә микән?! Арча белән Актаныш арасындагы төбәкләрдән карашыбызны Себертә. Ерак Көнчыгышка, Казакьстанга һәм Урта Азиягә. Кавказ тауларына. Оренбург һәм Астрахань далаларына күчерик әле Аннан тагын да ераграк якларга—чит мәмләкәтләргә Япониядә булуым вакытында Токиода яшәүче эшмәкәр Тамнндар ага Мохит төрле илләргә таралган татарларның Бразилиядәге Амазонка суы буенда Сабан тус үткәрүләрен горурланып сөйләгән иде. Хәзер көндәлек матбугат чараларыннан, радиодан һәм телевидениедән андый бәйрәм- нәрнен АКШта. Канадада. Төркиядә. Финляндиядә һәм хәтта ерак Австралиядә дә уздырылуын, анда хәзерге татар җырлары да җырлануын белеп-ишетеп торабыз Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез арасында әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр дә байтак. Китап-җыентык чыгарганнары да бар. Димәк, алар да без- нен белән бер мәдәни мохитта гомер кичерәләр. Аралар якынайды—йөрәкләр дә бер тизлектә тибә башлады. Мондый хатирәләргә бирелүем тикмәгә генә түгел. Әле кайчан гына ил капкалары ябылган, безнен мескен татар әдибе колхоз басуларында хезмәт алдынгыларын илһамландыручы тургайлар җырын гына тыңларга тиеш иде Дөрес анысы. Америка кыйтгасында тургайлар һәм сандугачлар гомумән яшәми. Анда Европадан күчеп килгән иҗат әһелләре, кайчандыр тургайлар һәм сандугачлар турында шигырьләр яза башлагач, бер көлкегә калганнар иде иңде. Татарларга, шуны белә торып, андый куркыныч янамас дип уйлыйм. Безнең илгизәр татар анда башка матурлыклар белән хозурлана алыр. Ә шулай да чит-ят илләргә барып, илһамлы мизгелләрдә язылган әсәрләргә дә "сәяхәтче җыры", "турист мотивлары" итеп карамаска иде. Алар безнең рухи дөньябызга ниндидер яктылык өстәүче бизәкләр бит Югыйсә, булды, гыйбрәтле сабаклар булды' Кайчандыр Роберт Әхмәтҗанов Хиросима фаҗигаләренә багышлап "Таш елады” балладасын язгач та, Балтика буенда үскән Сигулда усакларын җырлагач та, аны космополитлыкта гаепләүче усал телләр табылды Р Фәйзуллин Фәләстинәдәге һәм Әфганстандагы вакыйгаларга борчылып шигырь яки җыр яза икән—югыйсә моның өчен нигә буза куптарырга!—анда да безнен кан вә жан кардәшләрсбезнен язмышы хәл ителә ләбаса! Кайбер тәнкыйтьчеләрнең башкаларга акыл өйрәтергә маташулары, әгәр ул аларнын белемнәре, талантлары һәм интеллектуаль дәрәҗәләре белән дә расланмый икән, чын иҗат кешесен кимсетә, түбәнсетә генә. Шигърият, бигрәк тә анын мәхәббәткә, сөю-сөелүләргә кагылган, үпкәләүләрен, кавышу-аерылышу газапларын татыган мизгелләре турындагы сәхифәләре—нигездә яшьлекнең беренче саф хисләре. Өлкәнрәкләр өчен фәлсәфи лирикага, драмага яки эпоска тартылу хас. Бүгенге әдәби тормыштан да мисалларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тында, дигәндәй, яшь каләмнәр колагына тагын шуны да киртләп куясым килә. Шигъри казанышларыбыз нинди генә сөенечле. профессиональ язучылар сафы ничек кенә ишле булмасын, мина калса, соңгы унбиш-егерме елда "язучы" төшенчәсенең бераз кадере дә китте шикелле. Еш кына сафыбызга фәкать теге яки бу район нәшриятында спонсорлар ярдәмендә дәфтәр калынлыгы берме-икеме китапчык чыгара алган, әдәби хезмәткә исә пенсия яшенә җиткәч кенә керешкән, язмалары гади журналистныкыннан берни белән дә аерылып тормаган очраклы кешеләр дә үҗәтләнеп килеп керә. Әдип белән әдәбиятчы, шагыйрь белән шигырь язучы бер үк түгел ләбаса! Атаклы Вольтер үз заманында азарга карата "әдәбият кешеләре" дигән төшенчә кулланган иде. Мин—дөньяны шактый гизгән, дөнья халыкларының әдәбиятларын антик заманнардан бүгенгәчә өйрәнгән кеше. Шигъриятнең ин борынгы гүзәл өлгеләрен биргән Грециядә, мәсәлән, язучылар оешмасы фәкать шагыйрьләрне һәм прозаикларны гына берләштерә. Башка әдәбиятчылар театр эшлеклеләре һәм журналистлар берлекләренә тартылган. Миллиардтан артык халык яшәгән Һиндстанда да иҗади көчләр аерым нәшриятлар, газета-журналлар каршында оештырылган һәр төрле түгәрәкләрдә аралаша. Илнен фаҗигале төстә һәлак булган премьер-министры Индира Ганди турында өч китап чыгарган Ума ханым Васудер шул мәгълүматны әйткәч, без—Советлар Союзыннан килгән бер төркем язучылар—бик гаҗәпләнгән идек Хәзер генә менә күпмедер дәрәҗәдә аңлашыла: бер-берсенә капма- каршы идеологияләрне алга сөргән күп партиялелек шартларында башкача булмый да торгандыр. Юк. мин монын белән иҗат оешмабызны таркатырга чакырмыйм—безне берләштергән олуг максатлар бар, безне ышанычлы таяныч итеп санаучы бөек милләтебез бар Ә шулай да әдәби иҗатка омтылучы көчләр аңа чын күнелдән хезмәт итүчеләр, уй-фикерләрен тиешле профессиональ дәрәҗәдә җиткерүчеләр булсыннар иле. Үз-үзенне алдарга кирәкми Шигырь уты йөрәгендә яшьтән. ин дәртле һәм ихлас чагыннан кабынмаган икән, бөек Тукаебыз әйтмешли, "картаеп беткәч буыннар эш белү унайсыз ул". Шулай дип яздым да. бер гыйбрәт ле очрашу искә төште Радиода баш мөхәррир Вазыйфаларын башкара идем ул вакытта. Көннәрдән бер көнне эш бүлмәмә полковник дәрәжәсендәге хәрби кеше килеп керде. “Менә отставкага чыктым да, эш юктан шигырь яза башладым Карап чыгыгыз әле шуны”,—ди Укыйм Абзый әдәбияттан шактый мәгълүматлы күренә—рифмасы да үз урынында, ритм да төзек. Ләкин... шигырь юк. Ул абзый, очучы буларак, самолеттагы бөтен приборларның нәрсәгә кирәклеген биш бармагы кебек беләдер, әлбәттә, һөнәре шундый. Ә нишләп ул минем ун яшемнән гомерем буе тугрылыклы булган һөнәремә шулай жинел карый0 Мин бит. авиация өлкәсендә берни белмәгән килеш, аның самолеты штурвалы артына утырырга жөръәт итмим! Шунын шикелле үзе язган һәм язганын кайдадыр (шөкер, нәшриятлар җитәрлек хәзер—хәләл акчаңны гына чыгарып сал!) бастыра алган һәркемне дә язучы дип атап буламыни?! Кайчандыр бөек Пушкин укыган Царское Село лицее кебек уку йортларында һәм мәртәбәле мәдрәсәләрдә шигырь язу серләренә дә өйрәткәннәр Мәрхүм Нәкый ага Исәнбәт гаруз, мәкам, ритмик буыннар турында озаклап, тәфсилләп сөйли һәм һәрвакыт сүзен Г Тукайнын “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” поэмасындагы Фагымэтен, фагыйләтен. фагыйләт, Ну. Печән базары халкы күңле шат. — дигән сүзләр белән йомгаклап куя иде. Әйе, әдәбият белеменең канунлашкан, гомуми кулланышка кергән үз төшенчатәре бар. Башын тулы даһи фикерләр булса да, аларны бер калыпка салып тезмичә, йөрәк җылыңны өстәмичә, туган телебезнең зур мөмкинлекләреннән файдаланмыйча укучылар күңелен биләрдәй, һәр яктан да камил әсәр ижат игү мөмкин түгел. Өр-яна тарих сүз осталары алдына хисапсыз күп проблемалар китереп куйды Бу дөньякүләм глобальләшү чорында үз-үзебезне милләт буларак саклап кала алырбызмы, ата-бабалардан калган мирас безгә тормыш ориентиры булырмы, рухи остаэла- рыбызнын акыллы сүзенә, ижади антына тугрылыклы фидакяр каһарманнарыбыз бармы, яшь буынның күңел түрен яуларлык нинди сыйфатларга ия алар0 Сорау, сорау, сорау Мөдәррис Әгьләмов үз вакытында Безнең дәвам шулай яначакмы? — дигән сорауны бөтен кискенлеге белән куйган иде Шигырьнен. кемнәрдер шигырь генә дисәләр дә, тәэсир итү мөмкинлекләре гаять зур. тормышның теләсә кайсы күренешен иңләрдәй, аңлатырдай төрле-төрле жанрлары бар Татар поэзиясендә борЬШ-борыннан дастан да, мөнәҗәт тә, поэма да. баллада да, газәл дә, мәсәл дә, җыру да, бәет тә. мәдхия дә, мәрсия дә—һәммәсе бср-берсен тулыландырып, гомум бер симфония хасил итеп яшәгән. Кызганычка каршы, соңгы еллар поэзиясе бу ихтыяҗны оныта бара бугай. “Ак шигырь”. "Ирекле шигырь" дигәннәре әдәбият мәйданында кирәгеннән артык иркенлек алды ахрысы Нәтиҗәдә ниндидер абстракт "шигырь” төшенчәсе туды Темалар даирәсе дә тарайды, әсәрләрнең каһарманнары да. конкретлыкларыннан баш тартып, аморф хәлгә керде. Уйландыра һәм борчый торган күренеш бу Инде күптән кулланыштан төшкән, бүген дә тәмам аңлашылып җитми торган архаик сүзләрдән, уйланып җитмәгән ЧӨЧӨКле-чуклы чагыштырулардан, катлаулы эмоциональ халәттә генә үтә нечкә психологик кичерешләргә бирелүчән, гадәти булмаган каһарманнардан (гади телгә ку- череп әйтсәк, һәртөрле диваналардан) качарга да вакыттыр Укучы. Эзоп телен түгел, фикерләрнең ачык, аңлаешлы булуын ярата Ләкин шул ук вакытта үтә аек акыл да канатсыз кош кебек Монда инде “алтын урталык"ны табу ижатчынын талантына бәйләнгән. Ә аны “шигырь” дигән гаять катлаулы һәм авыр фәнне ти- рәнтсн үзләштермичә хәл итеп булмый. Шигырь, бала кебек үк, үз вакыты җиткәч кенә туа. Ул көндәлек тормышка да. еракта калган үткәннәргә дә. әле хыялда гына җемелди башлаган киләчәккә дә меңләгән күренмәс җепләр белән бәйләнгән Яшәргә сәләтле булып туармы ул. балигълыкка ирешә алырмы —анысы инде шагыйрьләр зиһененә һәрдаим сеңеп торган илһам дигән, вәхи дигән кодрәтле вә илаһи көчләргә бәйле