Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯПОН ТАТАРЫ

Башлам эсэй дигән илдән көтелмәгән хат килеп төшкәч. Касыйм хаҗи аптырашта калды. Үз Ватаны—татар җирендә азмы-күпме туган тиешле якыннары булу ихтималын ул гомер буе чамалап яшәде-яшәвен. Хәтта, япон йоласына ияреп, алтмыш яше тулган көнне кызыл кимоно кигәч, туган авыллары Салавычка икемеөчме хат та юллап караган иде. Яшел чирәмле урам-яланнарда бергә аунап үскән авылдаш-чордашларыннан җылы хатирәләр, сагынулы хисләр өмет итте, дүрт күз белән көтте—җавап бирмәделәр. Бу хәлдән соң инде егерме ел үтеп киткән иде һәм менә сиңа «мә» көтелмәгән бер хат. Ниндидер «Брежнев» исемле каюдан, Касыйм хаҗи бөтенләй ишетмэгән-бетәгән Рафил Адияровтан Касыйм хаҗи гаиләсендә соңгы елларда берничә яңа йола-тэртип урнашты Шуларның берсе—почта. Салисә ханым Касыйм хаҗидан унике яшькә кечерәк, күзлэре-зиһене үткен; хатларны уку, аларга җавап юллау—күбесенчә аның җитәсендә. Бу юлы да хатны энәсеннән җебенә чаклы Салисә укып чыкты. «Кадерле туганнарыбыз... кайнар сәлам» дигән сүзләренә элләни зур игътибар бирмәделәр. Әмма шәҗәрәне, якынлыкны аңлатуга күчкәч, Сазисә ханым сикереп торды —Рәхилә әбинең оныгы Рафил, дигән бит бу, Касыйм. Ә Рәхилә—минем әниемнең сеңелесе Бу Рафил атлы бала безгә бик тә якын туган булып чыга. Яши икән, яши нәселебез! —Рәсәйдән шучиы хатны алу белән үк без тагын кемпентай йә булмаса токкоко* күзәтүенә эләккәнбездер инде, әнисе. Җәнабе Аллаһ ярдәме илә алардан котылырбыз. Ә ошбу яңа туганнарыңа җавап яз син, Салисә. Туганнан йөз чөерү мөселманга фарыз гамәл түгел. Салисә ханым кош тоткандай очынып һәм матур төшләр теләп чыгып китсә дә, Касыйм хаҗи әле таң атканчы керфек кага атады Ул бу төндә янә хыялындагы Салавычка кайтты —Әй, малайлар! Поскын чокырына таба каерыгыз, Поскын чокырына! Пугач патша поскыны тиккә генә качып ятмаган ла инде монда. Җәеннәрнең менә шунда яшеренеп ятканлыгын белгән. Шуна монда качкан, тамагы тук булган. Сез дә сагыз сыман сузылып йөрмәгез. Абдул, үз ягынны каер! Касыйм, син яннан ку! *Кемпентий—контрразведка, токкоко—дәүләт куркынычсызлыгы хезмәте Беренче кисәк Бу әмер-күрсәтмәләрнен һәммәсен дә яр өстендә бөерләренә таянып баскан Гафур бирә иде. Ана унике яшь, ул аякларын чылатып азапланмый. Касыйм үпкәләми. Сигез генә яшьтә дип тормадылар, бүген аны да Салавычтан балык сөзәргә үз әртилләренә алдылар бит әле. Югыйсә, Колчак килгәннән соң авылда ана сәлам бирүче дә калмаган иде. Чөнки әтисе һаман-һаман Колчакныкыларга йә олау, йә корал белән булышкалап йөрде. Касыймны да шуңа ияртеп «куштан, буржуй», дип үчекләп маташтылар. Түбән очтагы Шәрә Сафа малае Хәсән аны тыкрыкта туры китереп дөмбәсләп тә алды. Ә аннары Колчакныкылар кисәк юкка чыкты, аларны «Пермьгә таба чигенгән», диделәр, Шуннан бирле авылга бернинди кораллы гаскәр дә керми; ни кызыл, ни аклар юк Әнә, ярлылар баш күтәрде, Хәлим Солдат малае Гафур бүген командада башлык булып йөри. Касыймны Нәҗметдин бай малае дип тормады, үз араларына алды бит әле. Башлык икән, башлык. Әйдә, йөри бирсен. —Касыйм. Касыйм!—дип кычкырды берзаманны Гафур бөтенләй дә яңа тавыш белән.—Әнә. ихатагыз капкасыннан әтиең кул изи. Әллүр. өеңә сыптыр!.. Әтисе аны сүгенми-кычкырмыйча, әмма җимерек йөз белән каршы алды. —Әгерҗегә кызыллар кергән, улым. Шиһабетдин мулла белән Зәки байны мәчет диварына терәп атканнар, ди. Әҗәлне хәерче кызыллар кулыннан көтеп ятып булмас Юньлерәк киемнәреңне җыйна, бүген төнлә юлга чыгабыз. —Кая? —Юл йөрмәгән кеше түгел, анысын дөнья күрсәтер Гомер буе аларда ялчы булып бил бөккән Өрәк Миннәхмәт агай сизенгәндер инде, ул кич буе Нәҗметдиннәр ихатасыннан читкә аяк атламады. Касыймның әтисе катлы- катлы итеп сүгенеп тә карады, чыбыркы шартлаткан булды, ләкин юк, Өрәк Миннәхмәт, башаклы тагаракка борынын төрткән мүкләк сыер сыман, ихата тирәли иснәнеп урануын белде Юлга тәмам күз бәйләнгәч, төн уртасында диярлек кузгалдылар. Кызыллар афәтеннән качып котылырга чамалап йөрүчеләр бик аз түгел икән. Уфага илтә торган олы юл читенә ун-унбишләп олау тезелгән Касыймга арбадан төшеп йөрергә рөхсәт юк иде. шулай да, әтисе сүз кушкан кешеләрнең җавапларыннан да ул күбесен танып, чамалап утырды Салавычта берьюлы ике тегермән тоткан Гыймади агай монда Әгерҗедәге такта яру заводы хуҗасы Мулләхмәт абзый алар белән. Касыймнар өенә гел-гел кунакка килеп йөри торган Тирсө авылы мулласы Мифтахетдин хәзрәт тә аларга ияргән икән. Аннары әтисе Нәҗметдиннең бертуган абыйсы Таҗетдин Тагын Сәхиб бай. Хәлиулла хәзрәт, ике кызыләрмисне атып үтергән Госсам... Ай-Һай. санасаң, күп икән... Әүвәл алар Уфага төбәп юл тоттылар. Каланың Чапан кулына төшүен ишетүгә Пермьгә борылдылар. Олаулар төнлә генә барды. Көндезләрен йә урман эченә, йө куаклы күл буена туктап ял иттеләр. Ирләр сакта торды, хатыннар-кызлар учакны каплап, төтенне куып тарата-тарата ризык пешерделәр. Бөтен кеше бик сак кыйлана, шаярту-көлү түгел, үзара кычкырып сөйләшү дә онытылган иде. Ләкин бәла дигәннәреннөн барыбер котылырга насыйп булмаган шул. Инде Пермьгә килеп җиткән чакта гына аларны кызылларның дозор җайдаклары куып җитте Мөһаҗирләр юлга коралсыз-саксыз чыккан олау түгел, бердәм ут ачтылар. Шулай да атыш вакытында Аккүз авылыннан Сәләх дигән кеше вафат булды. Аны җиде-сигез чакрым чамасы читкә алып киткәч бер кушкаен төбенә җирләгәннәр иде дә, тол калган хатыны Әсма һәммәсен шаккаттырды —Күрәчәгебез шул икән, мин Пермьгә кереп калам, арытаба бармыйм... Мөһаҗирләр олавы әнә шулай итеп таркала башлады. Барыбер дә, Колчак отрядларын алмаш-тилмәш китереп уза-уза, Иркутски дигән калага чаклы бердәм юырттылар Калага килеп керсәләр, анда ата—улны, ана кызны белмәс-аермас дәрәҗәдә мәхшәр. Бер якта әллә нинди чех отрядлары корал селтәп йөри Икенче якта ниндидер У чредилка депутатларыннан торган Комуч үзенә власть, буйсыну таләп итә. Семенов атлы атаман үзен Себер падишаһы дип игълан иткән. Аңа кемнәрдер генерал дәрәҗәсе биргән Ул да хәзер барча көчләрне үз канаты астына тупламакчы, Урал аръягындагы җирләрдә Аллаһ булмакчы икән. Ә Колчакка ияреп килгән бандалар берсен-берсе санга сукмый, болар өй борынча йөреп байлык талыйлар, кабакларга кереп типтерәләр. Бөтен кала кылыч, мылтык таккан җайдак белән тулган, бар урамны кычкырыш-талаш. шартлау-атыш тавышлары ду китерә Әгержелеләрне әлеге Себер каласында да бәла көтеп торган. Касыймның Тажетдин агасы бер кичтә үзенең улы Гаязетдин белән иркенрәк фатир белешмәкче булып чыгып киткән иде. атаман Семенов кешеләренә тап булганнар. Тегеләр Тажетдин белән Гаязетдиннан әллә акча, әллә корал таләп иткәннәр Тажетдин каршы төшкән. Башкисәрләр Таҗетдин абзыйны җиргә егып изә башлаганнар. Унҗиде яшьтә генә булса да. Гаязетдин—ташбаш, кызу канлы бит. Әлбәттә, әтисен яклап тегеләр өстенә сикергән. Шунда бер башкисәр, арттан килеп, кылыч белән аның муенына чапкан Гаязетдинны толын эченә төреп алып кайттылар. Башы өзелгән, тәгәрәп китүдән тире белән сеңер җепләр генә саклап тора иде. Тажетдин абзый аны фатирга алып кайткач та, җирләгәндә дә башын бәрә-бәрә елады. Өйгә кайткач, кара көеп, анык итеп әйтте. —Аллаһ ярлыкамый минем качуымны. Менә, улымны алды. Мин гөнаһка баттым. Арытаба барырлык куәтем юк. Мин кире борылам. Ачуланмагыз мине, авылдашлар. Гыйнвар ахырында большевикларның идән астына качкан комитеты Иркутскида фетнә оештырды. Санаулы сәгатьләр эчендә каланың дистәләгән почмагын янгын чолгап алган, әле вокзал тирәсендә, әле корыч кою заводы эчендә вагоны-ваг оны белән снарядлар шартлый, халык кайсы якка чыгып качарга белмәүдән гаҗизләнгән иде Тәүге атыш тавышларыннан ук урыныннан сикереп купкан Мифтахетдин хәзрәт үзен әгерҗелеләрнең атаманы сыман уяу, коры тотты. —Урамнарга сикереп чыгып тәшвиш кузгатмагыз. Анда сезне, барыбер дә, ядрә көтеп тора. Бала-чаганы, хатыннарны морҗа артларьгна, идән асларына яшерергә кирәк... Хәлиулла, Госсам! Алтатарларыг ызны яшереп тыгыгыз да, вокзал әтрафына таба йөгерегез. Колчак кайсы якка кузгала, безгә аннан калышмаска кирәк. Ә калган ирләр белән, сез кайтканчы, өй тирәли каравыл оештырабыз... Хәлиулла белән Г оесам ике-өч сәгатьтән соң ук манма тиргә батып кайтып керде. Иякләре юеш бияләй сыман салынып төшкән, күзләре исә бака бәбәкләре кебек акаеп чыккан иде. —Большевиклар Колчак белән аның ярдәмчесе Пеггеляевны таң белән үк Байкал өстенә чыгарып атканнар бит. Элеккеге Учредилка депутатларын төрмәгә ябып куйганнар. Полковник Гайде кул астындагы чех юлбасарлары бер якка да кысылмый. Большевиклар аларга поезд вәгъдә иткән. Чехлар хәзер сандыкларын тезеп вокзалда утыралар. Урыс әфисәрләре, икеме-өчме поездга төялеп, таң атканда чыгып качкан. —Безгә йокларга ярамый. Монда калсак, большевиклар атып бетерәчәк. Качаклар бер без генә түгел, поезд булмый калмас. Вокзалга каравыл куймыйча башка чарабьгз юк,—дип Мифтахетдин хәзрәт Нәҗметдин белән Гыймади абзыйны янә вокзалга озатты. Барып җитсәләр, ни галәмәт, дистәләгән татар-башкорт ирләре ике урысны перрон идәненә салып типкәлиләр. Тын алырга тукталган шикелле, бер арада усал итеп сүгенгән сүзләре дә ишетелгәләп куя. —Без Колчакка сезнең Учредилка күселәре Өфегә килгәч биргән вәгъдәләргә ышанып кушылдык бит. Сезгә аерым дәүләт, Идел-Урал штаты төзергә ирек бирәбез, дидегез. Мәскәүдән гайре, элеккеге Казан ханлыгы кебек булып, аерым яшәргә форсат тудырабыз, дидегез. Сезнең шул вәгъдәгезгә ышанып безнең алты татар-башкорт дивизиясе Колчак ягына чыкты Уралдан Иделгә чаклы сугышып уздык, күпме туганнарны-кардәшләрне кырдык. Инде сезгә Казан белән Самараны да алып биргән идек. —Менә шулчагында сезнең Мосолов белән Шульдин атлы карагруһларыгыз «Рәсәй—бүленмәс һәм бербөтен», дип кычкырып биткә төкерделәр. Хыялларыбыз челпәрәмә килде. Аннары «сезгә аерым башкорт дәүләте төзергә ирек бирәбез», дип Вәлиднне большевиклар төп башына утыртты. Дәүләт урынына уч төбе чаклы җир ыргыткан булып. Вәлидигә капчыгын тоттырдылар. Шулай, аклар ни. кызыллар ни— нинди генә битлек кимәгез.—барыбер илбасарлар, татар белән башкортны изеп тотучылар сез. —Хәзер, Япон белән Кытай ягына качкан чагында да, үзегез белән алмадыгыз безне, ваг оннардан тибеп төшердегез. Большевикларга каршы кан койган чакта кирәк идек, кача башлагач артык кашык булдык Нәжметдин белән Гыймади агай бераздан барысына да төшенделәр. Төнлә урыс әфисәрләре Урал ягыннан өч поезд китергәннәр, тик аларга үз хатыннары белән үз байларын гына утыртканнар икән. Ә заманында Колчак гаскәрендә яу чыгып, соңрак Зәки Вәлиди белән бергә большевикларга сатылмыйча һаман аклар әләме астында калган татар-башкорт яугирләрен урыс әфисәрләре. чыннан да. вагон баскычларыннан тибеп кенә төшергәннәр икән. Исерек булу сәбәпле башка качаклардан аерылып калган ике урысны типкәләүче татар ирләренең берсе бәхетсез яңа танышларына күз яшьләре аша сөйләп бирде —Гарьләнмәслекмени. туганкайлар?! «Пош-шел. чурбан! Нужен ты нам. как собаке пятая нога!»—дип кычкырды бит берсе Аннары ияккә китереп типте... Вакытлыча тукталган йортка кабат җыйналгач. Мифтахетдин хәзрәтнең карары катгый яңгырады. — Шулай, бер генә түгел, йөз поезд тапсалар да. урыс байлары безне алмаячак. Җан биргәнгә жүн бирер, ди Ходай. Җәяүләп кузгалабыз. Юлда корбаннар калдыра-калдыра. алар егерменче елның көзендә Харбин шәһәренә барып элгәштеләр. Җирле халык үзе Ватаннарын «Манчжу-Го» дип атап йөри, ләкин Харбинны бөтенләй дә Кытай каласы дип әйтерлек түгел икән Аны егерме- утыз еллар чамасы элек үк Көнчыгыш Кытай тимер юлын салучы урыслар нигезләгән. Хак булса, әле улчакта ук калада унбиш-егерме меңләп урыс яшәгән, ди. Дөрес, тора- бара алар «тел белмибез, дин безнеңчә түгел», дип кабат Амур аръягындагы Благовещенск. Чита. Хабаровск калаларына кайтып төпләнгәннәр. Ә соңгы ике-өч елда Харбин янә үксез Мөһаҗирләрне үз канаты астына сыендыручы мәркәзгә әверелгән, монда Рәсәйдән җыелган качаклар саны кырык меңләп исәпләнә икән. Әгерҗслеләр әүвәл. муенсадан өзелгән сәйләннәр шикелле як-якка таралышып, каланы энә күзеннән кичергәндәй кат-кат айкап чыкты. Кызык, сәер: Харбин Сөнгөр белән Амур елгалары бергә кушылган иңкүлеккә таралып урнашкан. Амурнын суы зәп-зәңгәр. Сөнгәрнеке өстенә бодай саламы таратып салган сыман куе-сары икән. Каланың үзәге, билгеле ки. тимер юл вокзалы урнашкан мәхшәр оясында. Монда елан күче сыман чәбәләнеп яткан тимер юллар, дистәләгән депо, санап бетергесез вак-төяк алачыклар Вокзалга Сахалян. Мукден. Дайрен калаларыннан минут саен поездлар килеп туктый. Күбесенчә кытай белән японнардан торган пассажирлар тимер юллар тирәли тезелеп киткән алачыкларга кереп китәләр дә. кырмыскалар сыман күтәренеп калага ашыгалар. Бу алачыкларның кайсында кибет тә, кайсында келәтләрдер—һични аңламассың Вокзалдан тыш калада өч район бар. Иң якындагысы, җисеменә күрә исеме дигәндәй. Нахаловка икән Монысын әле беренче тимер юлчылар ук нигезләгән, соңыннан Рәсәйдән качып килгән урыслар, казаклар да шушы ук районда тамыр җибәргәннәр Әле ун-унбиш еллар чамасы элегрәк биредәге урыс йортлары арасына кытайлар да нигез корып караганнар да. киртә белән баганаларына тикле күршеләре талап бетергәч, тау башына күчеп. Фундзядяй исемле үз бистәләрен булдырганнар икән Нахаловкада дистәгә якын кытай яки корея сәүдәгәре үз кибетләрен саклап һаман биредә калса да. Рәсәйдән яна качаклар килүен белүгә үк, җирле хакимнәр ул соңгы «башсыз»ларны да Фундзядяйга дәүләт хисабына күчереп утырта, ди. Харбинда соңгы биш-алты ел эчендә Яңа шәһәр дигән район пәйда булган. Билгеле ки. тоташы белән качаклардан гына торган өр-яңа бистә инде. Монда кем генә юк? Нәкъ Кавказдагы кебек хәнҗәр-кылыч аскан грузиннар урамы. Буйлы-буйлы халат яки сырган бишмәт кигән үзбәк һәм таҗиклар. Кавказ таулары һәм Караком сәхрәләре аша качып килгән хохол милләтчеләре. Хәтта. Балкан һәм Төркия аша урау юллар үткән поляклар, эстоннар бар. Ләкин Харбиндагы качаклар дөньясын Нахаловкага урнашкан урыслар биетеп тота. Кытай каласы, чит-ят җир. дип тарсынып тормаганнар, әллә ничә оешма һәм җәмгыятьләр төзеп җибәргәннәр. Бистә уртасында очына күтәрелеп карасан бүреген төшеп китәрлек чиркәү үсеп чыккан, аерым епархия бар. Меркулов белән Медведев атлы бай казаклар монда әллә нинди Себер хөкүмәте төзеп өлгергәннәр. Болар Урал тавы буйлап йә, һич югы. Байкал аръягыннан Себерне Рәсәйдән аерып чыгармакчы. Боларнын җырын качак урыс әфисәрләре белән казакларның башлыгы—симез гәүдәле, керпе энәләре сыман тырпаен торган кап-кара мыеклы атаман Семенов эләктергән, ди Урыс качаклары Кытайның Шанхай, Дайрен. Мукден калаларына да таралып өлгергәннәр. Хәрби көчләре җиде йөзәр кылычлы кавалерия полкларыннан хасил, җайдакларының ! омумн саны унбиш-егерме меңгә хәтле җитә икән. Өстәвенә. Кытай белән Төркестан чигендәге Сәйдүн каласында элеккеге Ырымбур казакларының атаманы Дутов та зур бер армия туплап өлгергән. Боларнын хыяллары, яшәү кыйблалары аермачык инде. Качак әфисәрләр янә Рәсәйгә басьт кермәкчеләр, янә хакимиятне үз кулларына кайтарып алмакчылар. Шул уй белән һәркайсынын күзе-башы тонган, кала читендә көн-төн буе хәрби өйрәнүләр үткәрәләр, атыш тынып тормый. Нахаловка районында элек үк нигезләнгән татар урамы булса да, әгержелеләр кытайларның Фундзядяй бистәсендәге Феньдо-Олу дигән иң кырыйдагы, бер киң тыкрыгына җыелып урнаштылар. —Иваннардан каберең ерак булсын,—дип хәлиткеч сүзне Мифтахетдин хәзрәт әйтте.—Алар белән тапма да. бүлешмә дә. Дөрестерме-юкмы. элек Феньдо-Олу «Артиллерия урамы» дип атап йөртелгән, анда күбесенчә Көнчыгыш Кытай тимер юлын төзүче урыс инженерлары яшәгән, ди. Тик берзаманны тимер юл, туп эшен белгән мондый белгечләрне урлау канат җәйгән «Хунхуз» дип аталган ул җинаятьчеләр калганнарыннан баш әйләнер дәрәҗәдә түләү таләп иткәннәр. Урыслар әүвәл күмәкләшеп кубып кытайларның кибет -заволларын җимереп караганнар да, мондый дуамаллык файда китермәгәч, берәм-берәм Нахапов- кага чыгып таешканнар. Нәҗметдин хаҗи хатыны һәм балалары белән әнә шул. элеккеге рус Мөһаҗирләреннән бушап калган йортларның берсендәге ике кечкенә бүлмәгә кереп урнаша алды. Салавычта калган утарларны күз алдында тотсаң, мондагы каралтыларны йорт дип атарлык та булмагандыр инде. Ике катлы такта дивар уртасына йә пычкы чүбе, йә ком-таш тутырганнар да, шуны тышкы яктан балчык белән сылап, түбәсенә камыш ташлаганнар Ходайга мең шөкер, салкыннар зәһәр түгел икән, түзеп була. Килмешәкләр әүвәл кытайларга, аларнын килеш-кыяфәтенә яраклашып китә алмый тәмам иза чикте. Ирләренең дә, хатын-кызларының дә киемнәрендә аерма юк. һәркайсы эчтән кыска гына бишмәт киеп куялар, шунын өстеннән—чабулары җиргә җиткән халат. Ни хикмәттер: боларнын бишмәтләрендә дә. халатларында да сәдәфләр гел янда. Җитмәсә, бик күп ир-атлары озын итеп чәч үстереп, толым үреп йөри. Хатын-кызлары арасында алты-җиде яшьлек сабыйларныкы шикелле бәп- бәләкәй табанлы кешеләр очрап тора. Боларны байбичәләр, кияүгә чыккач ирләрен ташлап чит -ят сөяркәләр янына китмәс өчен сабый чакта аякларына агач калып кидереп үстергән, диләр. И-и, әрекмән шикелле беркатлылар, и-и, сантыйлар! Башына ис тигән фахишәне балачакта кигән агач калып кына бозыклык юлыннан саклап калса икән! Аучыга юлыктым яки капкынга эләктем дип, кайсы бүренең авызындагы калҗаны кире биргәне бар? Кытайларда башка сәер гадәтләр дә җитәрлек. Болар бәла-каза килсә яки кара көнгә дип мая туплап кую йоласын бөтенләй дә белми. Ризык кирәкме боларга, утынмы йә күмерме—асларына су кергән шикелле сикереп торалар да кибеткә йөгерәләр, һәм ни галәмәт: кибеттә берсе-бер кирәк-яракны атналык итеп алмый. Болар киләсе елга, бераз үссенгә, дип, хәтта балаларга да кием алмый икән. Нәҗметдиннең авызы гәүге мәртәбә менә шушы хәлләрне белмәгәннән пеште. Вокзалда очраклы рәвештә генә туры килгән бер таҗик алып-сатары аңа кырыкмаса- кырык төстәге ефәк-сатиннардан тегелгән хатын-кыз күлмәкләре тәкъдим иткән иде. —Берсе җиде даян* гына. Син боларны җәй көне унбиш-егерме даянга да ал алмыйсың. Дайренда кибетем янды, бөлгенлеккә төштем. Сиңа мөселман гуганым булганга гына сатам,—дип. чәче белән җир себерергә әзер булып кыстады бит теге. Нәҗметдин шыр-томана түгел, кибетләрдә мондый тауарларның хакын күргәне бар иде. Үзен бик кәттә эшмәкәр итеп танытмакчы булды. —Синең көя төшкән чүп-чарына җиде даян әрәм. Алтыдан бирсәң, алам. Таҗик әрепләшмәде, яңа хуҗа куйган хактан аткарды да китте. Ә Нәҗметдин башка кибетләргә кереп тәкъдим итсә, биш даян хактан да алучы юк. Хәзер кыш башланган. •Даян—Кытайдагы көмеш тәңкә. мондый күлмәкләрнең беркемгә кирәге юк, иң аз дигәндә дә боларны әле икс-өч айдан сон. анда да тугыз-ун даянга гына аткарып була икән. Әлбәттә, хәзинәдә әле Салавычтан ук төйнәп чыккан байлык-ннгьмәтнең зур өлеше калган иде Өстәвенә, Таҗетдин абыйсы да туган ягына кире борылган чакта, Иркутскида аңа бөтен булган малын тапшырып китте Ләкин алар— ахыр чиккә дип төйнәп куйган мая: Нәҗметдин хаҗиның әлеге хәзинәне җилгә чыгарып җилгәрергә исәбе юк иде. Хатыны Разия белән утырып кат-кат уйлаштылар. —Без я парның телен белмибез, кытайлар безне кочак җәеп каршыламас инде.— дип уфтанудан башлап китте хаҗи.—Аннары, без алар өчен, барыбер, килмешәк, барыбер, артык кашык Шуңа күрә урыслар ягына авышыбрак йөрү файда бирмәс микән? Дөрес, кытайлар җирендә алар да безнең кебек үк эт типкесендә. Мәгәр чыбыркы яки бүре-мазар күрсә, көтүдәге барча маллар төсенә йә нәселенә карамыйча бергә кушыла, бер-берсенә сыена, бергә укмаша бит. Менә мин таң белән үк урыс бистәсен әйләнеп кайттым әле. Ни хикмәттер, кытайлар урысларга тәүлегенә бер мәртәбә бушлай ашау оештырганнар. Аларга тагын яңа чиркәү ачарга рөхсәт бирелгән, ди У рамнарында, йорт араларында иснәнеп йөрүче юк. Аннары, иң гаҗәбе шул: кытайлар урыс качакларының яңа килгән һәр төркеме өчен яңадан-яңа йортларны бушатып торалар —Урысның эчеп тузынуыннан йә талавыннан курка торганнардыр инде.—диде Разия төртмә тавыш белән. Анын иреннәре дә билгесез качакларны мыскыллаган сыман бөрешеп тора иде. Хаҗи каршы төште. —Юк. җаныем, бер көтү качак каршында милләт кадәр милләт бөгелеп төшмәс Миңа калса, урыс әфисәрләрен, ул Семенов белән Дутов җыйган полкларны Рәсәйгө каршы йодрык итеп кулланмакчы болар. Большевиклар белән сугышып кан коясылары килми, урысны файдаланмакчылар. Шуңа күрә, эткә сөяк ыргыткан шикелле бер тәлинкә аш өләшеп, аларны чылбыр очына бәйләп тотмакчылар. —Ярар, урыс чукынып китсен, без ни эшлибез? Ничек җан саклыйбыз?—дип Разия әңгәмәне төп эзгә төшерде. — Шуна урысларның хәлен аңлаткан идем дә бит. Без аларның телен беләбез, Аларнын төпләнүен күзәтеп, күреп кайттым Попов дигән купислары монда да саллы гына сәүдә йорты, олы кабак ачып җибәргән. Түргә һаман да шул Николай патшанын рәсемнәрен тезеп куйганнар. Заманында Рәсәйдә байбичәләр типтереп йөргән Александр Вертинский атлы бик данлыклы җырчы хәзер монда кич саен тамак ялына, исерек көенә шансонетлар суза «Смирнов» аракысы саталар. Кәбестә шулпасы, пилмән. кәтлит пешерәләр Астагы киштәгә самавырлар чыгарып тезгәннәр, мәгәр аларны кайната белүче юк. ди. Сараенда унбишләп ат тора, анарын да юньле-рәгле караучы юк икән Әллә... әллә шул Поповка ат караучы йә көнлекче булып эшкә керим микән? Разия шундук кистереп каршы төште —Иркутски поездыннан тибеп төшерелгән туганнарың сине беркайчан да гафу итмәячәк. —Ай-Һай. хатын Безнең татарлардан берәүнең дә бүген туйганчы ризык ашардай рәте юк. Артларында оядагы кош балалары шикелле бер кавым икмәккә тилмереп утыручы хатыннары, туганнары. Безне кытайлар үзләренә якын җибәрми. Алар әле, бөтенләй, татар халкының кем икәнен, нинди икәнен дә белми. Шулай булгач, телибезме, теләмибезме, беренче мәлдә урыс качакларына елышырга кала. Аннары төшем, керем дигән әйбер дә бар бит әле. Әгәр урыска елышу безнең мәхәлләгә файда китерә икән, башында акылы бар бер генә татар да моңа аркылы төшмәс. Аякка баскач, кем белән уртак казан асарга мәслихәтрәген үзебез ачыкларбыз... Өч көннән соң Нәҗметдин хаҗи белән элеккеге тегермәннәр хуҗасы Гыймади агай сәүдәгәр Поповта ат караучы булып эшли башладылар. Хәер, ат караучы гына түгел, ихата һәм ишек төпләрен себерүчеләр, самавыр куючылар, исереп егылган әфисәрләрне озатып йөрүчеләр, канга батып сугыша башлаганнарны аеручылар, утын кисеп бүкән яручылар—һәммәсе дә бер үзләре иде. Тора-бара, әтисенә ияреп, кечкенә Касыйм да кул арасына керә башлады. Ул ут уйнатып самавыр куеп йөри, йөгертеп өстәл сөртә, «ә» дигәнче ялт иттереп итек чистартып ала. Килмешәк бала елгырлыгы исерек әфисәрләр күңеленә аеруча хуш килә, күрәсең. Болар аяк яллык хәерне кызганмый ыргыталар Өйгә кайтып кесә бушатканда Касыймның табышы бик еш кына хаҗиныкыннан да узып китә иде. Шуңадырмы. Разия телендә һәр кич саен яналан-яна «игәү-пычкы» пәйла була торды. Урыс аракысы иснәп бозылганчы Касыймны эштән туктат. Чит -ят артын сөртеп йөргән ялчыдан юньле кеше чыкмас. Баланың горурлыгын издермә. Үзеңә дә чит кавемнәр алдында бил бөгүләр җитәр. Үз учагыңны як, үз шөгыленне булдыр. Мин дә тик кенә ятмам, акмаса да тамарлык итеп үз кәсебемне җайлап җибәрермен әле.. Разияның кинаяләре нигезсез булмаган бит Бактың исә, ул да кай арададыр күрше урамнардагы кытай хатыннарын катык суы белән чәч юарга өйрәткән, серкә-селте ясап сата-сага үзенә бер кәсеп ачкан икән. Өстәвенә, кытай хатыннары кибеткә йөрү гадәтен бик үк белмиләр, ди. Разия энә, җеп, кереш, төймә тотып өй борынча йөри башлаган Тора-бара ул әле икмәк пешереп сату турында да хыяллана икән. Беркөнне Попов йортында әфисәрләр кара төн уртасы җиткәнче ду китереп эчте. Араларында Хара-Таган атлы бер калмык әфисәре дә булган икән, ике рус качагы шуны тиктомалдан кыйный башладылар. «Толкач» кушаматлы бер симезе ахырдан калмык әфисәренең баш түбәсенә чәйнек сыман түгәрәк шешә белән орды. Калмык һушсыз ауды, ә Нәҗметдингә лаякыл исерек «Толкач»ны олау белән өенә илтеп куярга әмер җиткерделәр. Бугаз киереп җырларга маташкан «Толкач»ны көч-хәл белән тыя-тыя гына кайтыр юлга чыктылар. «Ротмистрлар чүлмәге» дип атап йөртелгән тыкрыкка җиткәнче тирән ерым аркылы үтәсе бар иде. Шул чокыр төбенә төшеп килгән чакта тарантас үрәчәсенә көтелмәгән шәүлә сикереп менде. Төн бик караңгы булса да, тәгаенләде хаҗи. Попов кабагында һушсыз ятып калган Хара-Таган бит бу. —Т-с-с, сөйләшәсе булма!—дип гыжылдады калмык. Аның йөзе, муены, иңбашлары канга батып беткән иде. ахрысы, гәүдәсендә уч төбе кадәр чиста бер җир дә юк. —Далага таба каер! Чита бистәсен калдырып куе чытырман булып утырган таллыкка керүгә үк Хара- Таган итек кунычыннан ялтырап торган пычак чыгарды да күз ачып йомганчы аны корбанының муенына батырды. Усал кысылган тешләре аша берничә сүз саркып ишетелде. —Чыңгызхан нәселе дип аталам мин. Урыс алабаена ханнар каны харам!. Чокырланып торган бер иңкүлектә Хара-Таган арбадан әүвәл әфисәр мәетен тибеп очырды, аннары мәче сыман тавыш-тынсыз гына үзе сикереп төште. Дилбегәне кай арада эләктереп өлгергәндер, агны да ул туктатты. —Мин сине белмим, син мине күрмәдең. Исән-имин яшисең килсә, сөйләнеп йөрисе булма! Соңгы сәламе итеп Хара-Таган Нәҗметдиннең куенына бер төргәк акча китереп тыкты. Бер сәгать гомер эчендә күргән кыямәтләрдән тынсыз-өнсез калган хаҗи кабат һушка-зиһенгә килгәндә калмык әфисәре торган аланлыкта җилләр генә исә иде инде. Нәҗметдин хаҗи яңа ел башында Нахаловкада, урыс качакларыннан бушап калган йортларның берсендә кечкенә генә кибет ачын җибәрде. Киштәләрдә күз кызарлык байлык әлләни юк иде. Күбесенчә тәбе, бизмән, көрәк, балта, сүс һәм каеш баулар, дегет һәм балавыз, тагын шуның ише хуҗалык вак-төяге. Беренче мәлләрдә кибеткә керүче бөтенләй булмады, аптырагач хәйләгә тотындылар. Нәҗметдин хаҗи каяндыр »уфапла« эшләтеп алып кайтты да шуның белән барча урамнарны, аеруча Фундзядяй бистәсен урап йөри башладылар. Яңа урам башына килеп кергән саен хаҗи чиләк төбе кага. Касыйм ала-тилә сүзләр кушып бар белгәнен кычкыра: Балта сатам, пила юк. Бер балтага биш юань*. Балтасыз да яшәсәгез. Ялкау кулыңнан куан. Бәләкәч сәүдәгәрнең җырлабрак сузган тавышын ошаталар иде, ахрысы, калага чыккан һәрбер сәяхәтләре диярлек төшемле генә барды. Тик Нәҗметдин хаҗиның килеш-кыяфәгенө генә канәгатьлек билгесе бер дә өстәлмәде. *Юань—Кытайдагы вак Ул кич саен авылдашларын, якташларын барларга чыгып китә дә караңгы төн уртасы җиткәндә генә кире әйләнеп кайта. Бик сирәк кичләрдә генә ишектән кулларын уа-уа сөйләнгәләп керә. —Бүген Гайнулланы химия фабрикасына каравылчы итеп урнаштырдык. Ходайга мең шөкер Тагын Хәлиулла белән Агишка да эш табасы иде бит. Алар элмәккә менәр хәлгә төшеп яшиләр, балаларының кыяфәтләренә еламый карап булмый. Феньдо-Олу урамына качаклар һаман өстәлеп тора. Владивосток. Находка. Сәйдүн, Мукден, Кытайның Мудадзян. Тәнсин калалары аша әйләнә-әйләнә элеккеге Апанай, Үтәш, Арыслан. Әжем. Алтынбай, Адут атлы байлар килеп төште. Аллага шөкер, болар ике-өч тел белә, эшне тиз таптылар. Ләкин балаларны куярга-беркетергә бер урын юк. Болар йә озын көн буена ни кылырга белмичә, бер ишектән икенчесенә сугылып кангырашып йөриләр, йә нинди дә булса бәхәс чыгарып үзара ызгышалар Бәлане Тирсә мулласы Мифтахетдин үзенчә хәл итте: —Элек кибет булып торган Карташевлар йортыннан бары да чыгып качкан. Мин карап кайттым, мәчет ачарга ярый. Вилаятьләреннән рөхсәт алабыз да мәхәллә оештырабыз. Шунын артыннан ук, Аллаһ боерса, мәдрәсә эшли башлар. Күмәк йөри торгач һәммәсе хәл ителде. Мәхәлләгә дә, мәдрәсәгә дә «Исламия» дип исем куштылар. Малайларны Мифтахетдин мулла белән Уфадан килгән Зариф казый, кызларны Касыймның әнисе Разия белән Апанай бай хатыны Рәшидә абыстай укыта башлады. Иртәнге азан тавышларын ишетеп, яше-карты тураеп һәм кукраеп йөри башлады. Инде барысы-барысы да әйбәтләнүгә таба китәр кебек иде. Кытайг а Төркестан чигендәге Сәйдүн каласы аша чыгып качкан татарлар, чит -ят кавем сыман, байтак көннәр буе Харбиндагы Казан кардәшләреннән ятсынып, качып йөрде. Казан татарлары аларнын хәлләренә кергән төсле тәүг е көннәрдә болайрак сөйләштеләр. - Яуш хәзрәт, Тройскида көн беткәч, Балхаш буендагы Кызылъярга качып мәдрәсә тоткан кеше Иж-Бубидан качкан Габдулла Чыңгыз да ничәмә-ничә еллар буена Төркестанның Гөлҗа каласында кыргыз-кайсак балаларын укытып йөргән. Икесе дө тәрәкъкыять юлындагы фидаилыклары өчен кадер-хөрмәт күрми интеккән кешеләр бит Алай гына да түгел, Ишми ишан шикелле томана зобанилар үче белән куылган мөгаллимнәр Вакытында аларны аралап-яклап кала белмәдек. Шаять, шуңа күрә һаман бездән сакланалар, һаман үчлеләрдер. Авызын бер пешсә, үпкө-рөнҗү бик тиз онытылмый шул. Тик заманында татар арасыннан казакъ даласына качкан кардәшләрнең дәшмиаралашмый йөрүләренә элек эт типкесе хәленә калулары гына сәбәп булмаган икән Кыш кергәч Харбинда Төркестаннан үзләренең нәселләре, яраннары белән качкан Аллаяр паша, Әкбәр Гали, Иргәш, Сәлимхан бәк атлы байлар пәйда була башлады. Шулар Феньдо-Олу урамындагы өч-дүрт татар ирен кыйнап ташладылар. Аңлатмалары да кайнар, саллы булды. Шул, сезнең Казан татарларыннан төзелгән атлы бригада гына башка житге безнең. Шуларның Шамил Госман атлы, Нурулла Вахит, Якуб Чаныш атлы комиссарлары безнең телне, безнең юлларны белүдән файдаланып, командарм Фрунзе кул астындагы кызыл җәлладларны Фирганә белән Бохарага тикле китереп җиткерделәр Өстәвенә, элек бездә мөгаллим булып йөргән күпме татар, шымчы сыман, алар ягына ауды Җыен әтрәк-әләм, җыен батрак шулар кулы белән хат язганнар да, имеш, «бәкләр көн күрсәтми, кара халыкны талый» дип, Мәскәү тарафыннан ярдәм чакырганнар. Большевиклар шуны гына көтеп торган икән. Кылычларын айкап шундук басып керделәр. Әүвәл Хива ханлыгын сытып үткәннәр иде, аннары Бохара әмирлеген юкка чыгардылар Кокандка. Җәләлетдин каласына чигендек, тауларга качып карадык. Анда да килеп җиттеләр. Чөнки алларында кызыл җәлладларга сезнең сатлык Казан -тарлары юл күрсәтеп барды. Моннан ике йөз элек сезнең ерак бабагыз генерал Тәфкилев Чыңгызханнан калган Ак вә Күк Урдаларны Елизавета белән Әби патшаларга ничек саткан булса, бүген нәкъ менә сез безне урыс итеге астына илтеп салдыгыз, дәүләтебезне, азатлыкны тартып алдыгыз. Сез урыслар колы, мөселман туганнарыгызны вә иманыгызны саткан кавем икәнсез бит. Без сезне гомер буе карг ап яшәячәкбез. Татарлар йөпәренә дегет ягылган сыман кара көеп йөри башладылар. Шәхсән үзләренең кыргыз, үзбәк, казакъ байлары алдында гаепсез икәнлекләрен дә аңлыйлар, әмма кичәге туган-тумачасы өчен гарьләнү хисе, барыбер дә, күз ачарга ирек бирми иде. Ярый әле, бер атна чамасы вакыт үтүгә, барча Рәсәй качаклары өчен сөенечле хәбәр килеп ишетелде —Бишкәк белән Фирганәдә җирле халык большевиклар хакимиятенә каршы баш күтәргән. Кытай чигендә торган бер полк солдат тулысы белән фетнәчеләр ягына чыккан. Хәзер Кытай белән Төркестан арасындагы чикләр ачык. Атаман Дутов үз армиясе белән Сәйдүннән Җәркән каласына һөҗүм итәргә әзерләнә икән Харбинда качак урыс әфисәрләре җыелып яткан Нахаловка бистәсе таяк тыгып болгаткан кырмыска оясы шикелле хәрәкәткә килде. Алардан күрмеш, Төркестаннан килгән уйгур, калмык, нугай, казакъ ирләре дә кылычларын кайрый башладылар. Барча качакларны яңа өмет чаткысы даладагы ялгыз учак сыман үзенә тарта иде. Ишек-тәрәзәләренә бик эләргә әзерләнеп йөргән чакта Нәҗметдин хаҗиның кечкенә кибетенә Алыптай гәүдәле, таныш түгел ир-ат килеп керде. Бишмәт якасын бастырып куйган, киң кырыйлы фетр эшләпәсен кашларына хәтле төшереп кигән, болай да салынкырак күренгән ияк астына түгәрәк сакал җибәргән-—сагаерга бик тө урын бар теләсе кем күзенә чалынып йөрергә исәбе юк моның, һәм ул, чыннан да, кибет эчен көйдергеч карашы белән айкап чыккач кына тыелып авыз ачты —Кордон аръягыннан мин. Таҗетдиннән сәлам алып килдем. Абзыеңмы әле ул синең? Нәҗметдиннең тораташтай хәрәкәтсез калуын шәйләп алды бугай, күкрәк кесәсеннән чыгарыл конверт сузды. —Менә хаты Сәер кунак ишек эргәсендә урын алды, Нәҗметдин калтыранган куллары белән хатның читен ертты. Шакмаклы кәгазь битенә ермачланган кош теледәй бер хат. Кыска гына сүзләр. «Исән-имин авылга кайтып җиттем. Бары да элеккечә. Утарны сүтмәгәннәр. Маллар сатып алдым. Кабат элеккечә яшәп китәргә исәп тотып йөрим. Нияткә килсәң, сиңа да урын җитәр Көтәбез, кайт. Таҗетдин борадәрең.» Соңгы ике сүзе артык, Нәҗметдин хәрефләр язылышына карап та абыйсының кулын ансат таный иде Капкын өстенә китереп баскан төсле кымшанырга да белмичә аптырап торды. Үлемгә тиң элмәк көйләнеп кенә ята, аны сәер кунак кидерәчәк икән. —Абыеңның сүзләрен хәзер мин дәвам итәм. Әнә, янында кисмәк тора, шуңа утыр да тыңла,—дип кырыс әмер аһәңе белән башлап китте ул. —Мин. чыннан да, кордон аръягыннан. Мәгәр синең абзыеңнан хат китерер өчен генә дип Әгерҗедән Кытайга хәтле юл үтмәдем инде, анысын чамалыйсындыр. Миссиям бүтәнчәрәк. Мин—син уттан-судан курыккан шикелле ташлап качкан совет илендәге кызыл комиссармын. Атым—Касыйм Чаныш. Совет хөкүмәте тарафыннан атаман Дутов даирәсенә үтеп керү өчен җибәрелдем. Аның штабында сезнең Сала- вычка терәлеп торган Уразай авылыннан чыккан Каюм хәлфә тылмач булып хезмәт итә икән. Ул синең кордашың, сез бер-берегезне яхшы беләсез, дип ишеттек. Син мине әнә шул Каюм хәлфә белән таныштырырга, юк, кавыштырырга тиеш Калганын андагы хәл үзе өйрәтер Нәҗметдин авызын бик сак кына ачты. —Мин Харбиннан Сәйдүнгә хәтле юл чыгарга тиеш буламмыни? —Атаман Дутов үзе сине эзләп бирегә килмәс бит инде —Әгәр мин бармасам? —Бармыйсың икән, Таҗетдин агаң белән хушлашасың инде Нәҗметдиннең итәк-чабуына тере елан ыргыттылар диярсең, хаҗи урыныннан капылт сикереп торды. __Син син! Кызыл җәллад! Абыемның монда нинди катнашы бар9—дип буылакалтырана кычкырып җибәрде ул. Касыйм Чаныш учакта күмер болгатып утырган юлчы ваемсызлыгы белән Нәҗметдин итәгенә янә ут ыргытты. _Социалистик революцияне кулга ак перчаткалар киеп кенә ясыйлар, дип уйлыйсыңмы әллә, сасы буржуй? Бернинди корбаннар да булмасын, кан да түкмә, шулай уйлыйсынмы9 Ай-яй, оста! Берегез дә талап җыйган байлыгыгыздан җиңел генә баш таргырга. йә булмаса сабан артына җигелергә җыенмый бит әле. Алай гынамы соң1 ’ Шул таланган, урланган байлыгыгызны төйнәп, менә. Кытай җиренә хәтле элдертәсез! Ә без. имеш. Дутовның монда олы бер армия туплап ятуына да күз йомарга тиеш. Син безгә ярдәм итәргә теләмәсәң. синең абзаңа да кагылма, тимә икән. Акылың котмы, хаҗи? Түгелме? Алай икән. юк. абыеңны гына түгел, совет хөкүмәте өчен кирәк булса, әле Пермьга кияүгә чыккан сеңлеңне дә, Салавычта калган кардәшләремне дә утлы табага бастырып биетәбез без. Икенең берсе. Сезнең каршыда кияүгә чыгарга ялындырып торучы кәләш алдына барып тезләнгән шикелле түбәнсенүләр бетте Йә әнә шул Дутовлар канаты астына җыелып сез безнең башны ашыйсыз, йә революция җиңә Күперләр яндырылган, артка юллар ябык. Инде аңладыңмы9 Нәҗметдиннең ирексез рәвештә ияк кагып куюдан башка чарасы юк иде. Каюм хәлфә белән очрашуга Касыйм комиссар тагын пәһлевандай ике ирне ияртеп килде. Болар килештергән: таныш түгел ирләр иңнәренә үзбәк халатлары киеп алганнар, билләрендә алтын-көмеш йөгертелгән хәнҗәр-кылыч, иярләренә тикле шау бизәкчән иде. Атаманга бүләккә дип саф көмештән коелган кылыч эләктергәннәр, яннарында бик шәп сыйфатлы бәрхет халат та бар. Өчесе тиң үзләрен эре бәрәңге ашаган шикелле бик кәттә тоталар, яннан басып күзәткән Нәҗметдин хәтта онытылып, гаҗәпләнеп торды. —Минем менбашлары Мәхмүт әмир илә Йосыф паша. Шулар белән бергә АлатауАчыкүл арасын елдан артык үз кулыбызда тоттык,—дип Каюм хәлфәнең күзенә төтенне Касыйм Чаныш өрде. Каян, ничек өйрәнеп өлгергәндер, үзбәкчәне дә борчак сыман сибә иде. —Кызыл полклар безне, «басмач, басмач» дип мыскыл итә-итә, бүре көтүе кебек куып килә. Сәхрә иркен, большевик этләренә бирешергә исәп юк-югын. Мәгәр аеры йөрсәң, тәүге падишаһыбыз Аттила хан әйтмешли, ялгыз укны сындыруы ансат Уклар бер садакка. бармаклар бер йодрык булып тупланса, шунда бөтен куәт Менә шуңа күрә атаман Дутов белән кушылуда инде безнең исәп. Адайдагы меңәрләгән нәүкәрлөр шуны көтеп калды Мәсләк-кыйблаларны тәгаенләү өчен атаманның үзе белән бер дәстархан өстене утырып сөйләшергә кирәк. Әйдә, атаман белән күрештер син безне, наиб Каюм... Юлга чыккач Нәҗметдин шаклар катты: «җеге кызыл» комиссарларда шаяра белә икән. —Кыргмз-кайсак далаларында сезнең атаманның чын фамилиясе Адутов, аның әтисеме, бабасымы Пермь тирәсендәге иштәкләрдән аерылып Җаек буена күчкән, шунда чукынган икән, дигән имеш-мимеш йөри, шул дөресме, наиб? Сине дә тиккә генә үзенә якынайтмаган, элеккеге якташлыгын-кардәшлегең юл яргандыр инде Бөтенесе тин кычкырып, дәррәү көлештеләр. Каюм хәлфә күңеленә Касыйм комиссарның «наиб» дип күпертүе хуш килгәндер инде, ул бөтенләй туарылып китте —Кемнәр белсен инде? Анын да күз кабаклары минекедәй кысынкы, яңаклар'’ бүртеп тора. Чокынсан-казынсаң. якташ-кардәш булып чыгуын да мөмкин Бәлки, үзе юри генә әйтми йөридер ул... Алда Сәйдүн манаралары күренүгә «меңбашлары»ның йөзе шундук җитдиләнде Генерал дәрәҗәсен йөртүче атаман шәһәр читендә аерым кнрмән корып яши, аны тулы бер эскадрон саклап тора икән. «Меңбашлармны да, Нәҗметдинне дә биек капка аша эчкә кертмәделәр Чаптарларны яндагы бер йорт ихатасында солыга кушарга, җайдакларның үзләренә чолан күләгәсенә кереп ятарга туры килде. Ухылдый-ухылдый, яна- көя көтеп әллә ничә сәгать үтеп китте Инде төн уртасы җитеп килә иде. Ниһаять, кирмәи капкасында Каюм пәйда булды. —Генерал сезне дә өстәл янына дәшә. Андый дөрәҗә-хөрмәт һәрбер кунакка да тәтеми, моны белегез. Каюм тылмачның ук теле хәтәр көрмәкләнә иде, атаман исә үзе бөтенләй исерек булып чыкты. Янында тагын бер полковник кына янтаеп утыра, анысы да ләх исерек иде Касыйм комиссар белән анын «менбашлары» һәрбер хәрәкәтне алдан ук килешеп куйганнар ахрысы Атаман өстәле янына килеп җиткәнче үк «менбаш» Мәхмүт Каюм тылмачның муен тамырына алтатарының сырты белән орды. Икенче секундта Йосыф «паша» да исерек полковникның баш түбәсенә буш шешә алып деңгелдәтте. Аутовнын баш чүмеченә ниндидер чүлмәк белән кундырып, Касыйм комиссар үзе аны хәл итеп өлгерде. Атаманга әллә каян I ына хасил булган олы капчык кидерә башладылар «Басмачлар» арасында һичнинди ыгы-зыгы юк. һәммәсе дә майлап куйган шикелле бара иде. Ишек катында Каюм тылмачның баш калкытуын һичкем шәйләмәде. Төнге тынлыкны ярып мылтык аткан тавыш яңгырады. Ул тынуга, атаман йортын Касыйм комиссарның корыч әмер авазлары күмеп китте Мәхмүт. Йосыф, тышка йөгерегез! Атларны капка төбенә китереп бастырыгыз! Мин Дутовны үзем алып чыгам. Юк, атаман кадәр атаманның үзен урлап качарга насыйп булмаган икән шул. Кнрмән диварлары артыннан да икеме-өчме атыш тавышы яңгырады. Нәҗметдин күреп торды, атаман бик симез, Касыйм комиссарның бер үзенә генә аны күтәреп йөгерү мөмкин түгел иде. Шуны аңлады, күрәсең, Касыйм Дутовны бер мизгелдә дөмбердәтеп баскычка ташлады да, алтатарын атаманның муенына терәп, котырына- котырына тәте угына басты. Атаманның гәүдәсе апра сыман җебеп төшкәч кенә, зәңгәрле-кызыллы тавышлар чыгарып, Нәҗметдингә әмер ташлады. —Минем арттан йөгер, җебегән җан!. Дутов сакчылары, туктаусыз ата-ата, аларны бер фәрсах чамасы куып карадылар Ләкин Касыйм комиссар кешеләрен меңәр атлы көтүләрдән сайлан алынган иң шәп чаптарлар алып качкан иде шул, эзләренә баса алмадылар Әмма кансыз хыянәт өчен үч алу дигән хис гарасат-давылдан кайтыш түгел, ул сине барыбер дә куып җитә икән. Нәҗметдин Харбинга әйләнеп кайтуга тулы бер ай чамасы да вакыт үтмәгәндер, аның кибетенә караңгы төн уртасында килеп ут төрттеләр. Барча байлык хуҗаларның күз алдында бөртегенә тикле янып бетте. Үкси-үкси аеруча Разия өзгәләнде. —Тернәкләнеп киткәч, аякка баскач кына бит. Кемнәр генә каһәрли дә, кемнең каргышлары гына төшәдер инде бездәй илсезләргә? —Язмыштан узмыш юк, барысы да Аллаһ кулындадыр,—дип юаткан булды хаҗи үз хатынын. Берничә көннән соң мәчеттәге Мифтахетдин хәзрәт ерактан ияк каккан сыман гына итеп чеметтереп узды. —Атаман Семенов янына Уразайдан Каюм хәлфә килеп киткән иде. Ул һаман да мәрхүм Дутов армиясендә уралып йөри икән. Харбинга сыенган татар качаклары шул ук елның май ае уртасында мәчет йортында манара күтәрергә һәм аның түбәсенә ай куярга булдылар. Кала хакимияте тарафыннан каршылык юк, мәхәлләдәге диндарларның кәефе күтәренке, күңелләре көр иде Барыннан да бигрәк Мифтахетдин хәзрәт очынып-янып йөрде. —Борынгы Болгар җирендә Алмыш хан ислам динен кабул иттергәнгә төгәл бер мең ел тула. Мәчетебез манарасына ай куюны нәкъ шул көнгә, уникенче майга туры китерәбез. Читкә тибелгән мөһаҗирлөр ди-ди каңгырып яшәп булмас. Үз кадеребезне үзебез белик, тарихи Ватаныбыз белән бер булып яшәргә өйрәник әле Билгеләнгән көнне, әче таңда ук, барча татар мәчет янына җыела башлаган иде инде. Әмма булачак тантана хакында татар гына түгел, Харбиндагы барча мөселманнар ишетеп өлгергән икән. Әле иртәнге намазга чакырган азан тавышлары ишетелгәнче үк Феньдо-Олу урамына үзбәк, казакъ, кыргыз, нугай, башкорт, таҗик качаклары кереп тулды, һәммәсе дә бәйрәмчә киенгән, йөзләре якты, телләреннән бал тамып тора. —Безнең беребезнең дә һаман мөстәкыйль мәхәлләсе юк бит әле. Без күбрәк дала- сәхрә сәяхчеләре шул инде, сезнең сымак гыйлемле, мәдәниятле, диндар халык түгел. Мәгәр без дә сезнең кардәш-туганнарыгыз, Аллаһ колларыдыр. Ходай тәгалә алдында олы савап булыр, без дә аның ошбу җиһандагы йортын ачуны манзара кылыйк, Коръәни Кәрим аятьләрен аның Җәнабына ирештерик әле. Татарларның, әлбәттә, кочаклары ачык, күңелләре дала киңлекләре кебек иркен, чиксез ңде. Күкрәкләренең иң гүреннән кайнап чыккан җылы сүзләрне бер дә кызганмадылар. —И-и, рәхим итегез, туганнар, мөйлең, мәйлең. Гамәл-гыйбадөтлөребезне, әҗер савапларыбызны уртаклашырга килгәнегез өчен без чиксез шат Тәүге азан тавышларын ишеттерергә санаулы минутлар гына калган иде, көтелмәгән күңелсезлек-бәла килеп туды. Шушындый тантана, бәйрәм көнендә дә тавыш- гауга кубар дип кем уйлаган? 7. .к. У.. »з Ул мәчет ихатасы уртасына куелган сәдака тартмасы янында кабынып китте. Элек бер-берсен күралмаган ике дошман кеше туган-үскән җирдән фәлән мен чакрымда, җиде диңгез аръягында, һәрбересе эт типкесе хәлендә йөргән көе йөзгә-йөз килеп очрашканнар икән. —Безнең мәдрәсәне яптырган мәхлукъ, соран йөзле, монафыйк бәндә бит бу! Җир йөзе синең ише надан зобанины ничек күтәреп йөри?—дип башланган беренче авазга ук, ихатага тупланган йөзләгән мөселманнар тавыш тарафына таба борылып басты Әгерҗелеләр шундук таныдылар. Сугышырга чыккан әтәч сыман мәйдан уртасында кукраеп торганы заманында Иж-Буби мәдрәсәсеннән куылган, аннары Төркестан- ның Гөлҗа каласына качып кына гомерен, денен. гыйлемен саклап калган фидаи җан Габдулла Чыңгыз иде Икенчесе—кайчандыр Буби мәхәлләсендә имам-хатыйб булып торган Габдрахман Кәрим. Аны гел йә Ишми ишан, йә губернатор Камышинский янында койрык болгап йөргән өчен якташлары бер дә сөймәделәр. Нинди юллар белән Харбинга килеп эләккән ул, аны кем юллаган, бүгенгәчә кайда качып яткан?—белүче юк иде. Казакъ, үзбәк, кыргыз ирләренең бик сәерсенеп текәлүен шәйләгәндер, ахры, Габдулла Чыңгыз аңлатуга күчте. —Ишми ишан атлы томана зобани илә менә шушы куштан безнең Иж-Буби мәдрәсәсен куып тараттылар. Шушы шакшы бәндә Габдулла илә Гобәйдулла хәзрәтләр өстеннән нәҗес тулы шикаятьләр язып, аларны Сарапул исправнигы Зотовка ташып йөрде. Шул шикаятьләрне сәбәп итеп Гобәйдулла мөгаллимне зинданга ябып куйдылар. Мөхлнса абыстай—Тройскига. Габдулла хәзрәт Төркестанга качып кына бәладән котылып калды. Тәрәкъкыить вә итгифакъ яклы барча мөгаллимнәрне явыз Ишми ишан белән шушы соран төсле, кара йөзле кадимчеләр генә тотып ашадылар. Мәйданга җыелган мөселманнар май сибелгән учак сыман капылт кабынып китте. —Бәйрәм-гыйбадәтләребезгә кер йоктырып йөрмә! Синең ише хыянәтче вә кадимчене динебездән сөрәбез! —Исән чакта ычкын моннан, хаин! Габдрахман Кәрим колакларын учлары белән томалап шундук мәчег ихатасыннан чыгып сызды. Мәйдан гына түгел, диндар инсаннарның күңелләре-җаны агарып, чистарынып калган кебек булды. Качак татарлар тәкъдиренә Кытай җирендә бөтенләй искә-зиһенгә китереп тө карамаган кайгы-хәсрәтләрне дә күрергә язган икән Беркөнне Разия кибеткә ишек төбеннән үк кычкырып килеп керде. —Нәҗметдин, җыен! Итче Госсам кызы Сания үзенә кул салырга йөри Бичараны урыс солдатлары су буенда тотып көчләгәннәр. Кибет ишекләрен аннан-моннан бикләп, Нәҗметдин Разияга ияреп йөгерергә мәҗбүр булды. Әрхүн дип аталган кечкенә инешкә хәтле ара ерак иде. сулышы капса- буылса да Разия юл буена әллә ниләр тезде. —Сания кер чайкарга төшеп киткән булган. Исерек урыс солдатлары килеп ябышканнар... Егерме дә юк иде бит әле бичарага. Итче Госсам болай да кай гарафка яучы җибәрергә белми аптыраган иде. Хәзер ни эшләрләр? Саниясы чынлап торып кул сапмаса гына ярар иде... Әллә Госсамның тегендә кылган кыек эшләре өчен Ходай каргышы микән соң бу? Госсам тегендә ике кызыләрмиснең башын кыйганые бит Иллә мәгәр ул каргыш дигәннәре нишләп атаның үзенә гүгел, балаларына килеп төшә икән? Нигә болай гадел түгел тәкъдир? Сания янында ике хатын утыра булып чыкты. Алар кызның ике кулыннан да нык тотканнар. Юатмакчы, искә-акылга килергә чакырмакчы булалар Ләкин Сания миңгерәгән, зиһенен тәмам җуйган, күрәсең. Ул аз гына тукталып тора да, аннары башын колын сыман чайкый-чайкый, яңадан үкереп еларга тотына. Кызның күлмәк изүләре бил тиңенә тикле умырылып төшкән, алсу күкрәк очларында тирән теш эзләре, ботлары, беләкләре кара янып чыккан Госсам үзе күршедәге Сорнай авылына ит җыярга дип чыгып киткән булган, ул кичке эңгер-меңгер төшә башлаганда гына килеп җитте. Кызы янына иелеп, юатып та тормады, бер генә сорау бирде. —Кайсы хәшәрәтләр сиңа кулын сузды? Исемнәрен сана. Җавап өр-яңадан кабынган елау-сыктау аша килеп ишетелде —Берсе—Попов кабагында эшли торган Федор. Икенчесен белмим. Анысы Микулай әфисәр янында деныцнк булып йөри. —Табарбыз, ачыкларбыз,—диде Госсам боз шикелле салкын тавыш белән. Бераздан, искәрткән шикелле, өстәп куйды. —Урыс белән якынайсаң, балтаң янында булсын, дигәннәр. Валлаһи, хак икән. Шушы урысларга күрше авыллардан күпме ит ташыдым, рәхмәт урынына биткә төкерделәр. Иленнән куылып чит җиргә китсә дә, урыс барыбер урыс булып кала. Янда балта юк-югын. Мәгәр ул ике вәхшине акылга утыртырга шушы пычак та ярап торыр әле. Госсам итек кунычыннан беләк озынлыгы сугым пычагы тартып чыгарды. Ирләр- хатыннар искә-ушка килеп өлгергәндә ул абына-сөртенә Нахаловка бистәсенә таба йөгерә иде инде Анын җеназасын караңгы төн уртасында иске чыптага салып кайтардылар Хәбәре дә шул ук төндә кайтып ишетелде. Госсам сәүдәгәр Попов йортына килеп кергәч Федор атлы ялчыга пычагын батырып өлгергән, әмма үч алуны көтеп йөргән «кәсептәше»-деньщик аның сыртына да сәнәк белән китереп кадаган икән... Шәһәрнең баш-башында күптән түгел генә нигезләнгән яңа зиратларда икенче көнне ике кабер артты. Ярты ел чамасы вакыт үткән иде, Сания бичараның исеме янә халык теленә менде. Нәҗметдин хаҗига бичара кыз турындагы хәбәрләрне һаман да шул Разия ирештерде. —Сания бозык юлга кереп киткән бит, әтисе. Госсамның вафатыннан соң хатынын зәхмәт суккан, ул урын өстендә ята. Кечерәк энекәш-сенелләренә ризык таба алмагач, Сания теге бирән Попов янына барган, урыс әфисәрләре аракы эчертеп кызыкайны ятакларына сала башлаганнар. Сания хәзер төненә икешәр-өчәр урыс белән ятак бүлешә, ди. Сүзләр дөрескә чыкса, безнең бөтен татар милләтенә тап төшерә бит ул. Оят, хурлык! — Шәп түгел, шәп түгел,—дип ухылдап сөйләнде дә, Нәҗметдин хаҗи байтак ара уйга калып торды.—Бу яман сүзләрнең мәчет, мәдрәсә тирәсендә дә ишетелүе бар бит. Кыргызлар, казакълар колагына керсә, күзне ачырмаслар. Берәр әмәлен эзләп табыйк без, җанашым. Икенче көнне җайлап кына мәрхүм Госсам йортына сугылганнар иде, сигез-тугыз яшьлек сабыйлар кулларын җәеп, авызларын ачып тик торалар. —Кичә кичтән бер әфисәр кер юарга дип килеп алган иде, һаман кайтканы юк Нәҗметдин сәүдәгәр Попов утарына үзе урынына ат караучы булып кергән Степанны яхшы белә иде, башын иеп, шуның янына китте. Степан кәбестә сыман катлаулы егет түгел, шытырдап торган кәгазь акча тоттыруга, шундук ачып салды. —Полковник Ткаченко күршесендә, Зеленцов дигән капитан йортында ул сезнең чибәрегез. Зеленцов үзе иртә белән үк Шанхай ягына чыгып китте инде. Мөгаен дә, сезнең Чибәркәйнең җимешләрен хәзер Зеленцовның деныцигы Максим суырадыр.. Зеленцов яшәгән йортның капка төбенә җиткәч, Нәҗметдин Разияны беләгеннән кысып, шып туктатты. —Әүвәл мин үзем шымчылыкка кереп чыгыйм әле. Сиңа барысын да күрү мәҗбүри түгел. Аннары чакырырмын. Нәҗметдин ишекне кат-кат шакып карады, эчтә шылт иткән тавыш та юк. Аптырагач, ачып, тупса аша гына узган иде, тораташтай калды Сәке шикелле тәбәнәк, киң итеп ясалган караватта ат сыман туарылган Сания җәйрәп ята Өстендә сыңар чүпрәк кисәге дә юк, чәче-башы тузган, җәннәт бакчасы ачык, үзе гырлап йоклый. Ир уртасы хаҗи күз йөгертеп чыкты Чит -ят күзе кызыгырдай байлык бар икән шул монда. Тыгыз, мул күкрәкләр, чыбыктай нечкә бил, озын, таза ботлар, ап-алсу тән. Урыс качаклары бу сылуга юкка гына сикермиләр икән. Сания бик озак чәбәкләгәч, йолыккалагач кына сыңар күзен ачты. Каршында кем басып торуын абайлады, әлбәттә, әмма хурлану-үкенү чаткыларын тамчы да күрсәтмәде. Анын аякка баскач сөйләнә башлаган сүзләрендә дә иман-тоз юк иде. __Мине оялтырга, хурларга дип килгәнсеңдер инде син, кем, Нәҗметдин абзый Ә мин ник оялыйм? Өйдә ач көе утырган энекәшләр өченме, монда килеп әрәм булган 7* үзем өченме? Әгерҗедә яшәп калган булсак, мөгаен дә. әрәм булмас идем. Инде күптән кияүгә чыгар идем, бала табар идем. Мине монда сез өстерәп алып килдегез бит Җимешен дә. әйдә, бергә-бергә татыйк... Берәр атна чамасы вакыт үткәч Сания мәдрәсәдә идән юарга кереште. Аның өлкән энекәшен Нәҗметдин үзенен яна кибетенә өйрәнчек итеп алды, кечеләре мәдрәсәдә укый башладылар. Тик тәкъдир, явыз. Сания гөнаһларын алай жинел генә ярлыкамаган шул. Кызый-балакай тол калган хатын шикелле бер ай буе гына үз эченә йомылып йөрде дә. кайсыдыр бер кичтә Попов йортына качты. Ике көн буена татар мәхәлләсенә «Сания эчә башлаган, кызыгыз урыс солдатлары белән себерелә», дигән чәнечкеле сүзләр ташып тордылар. Мәдрәсә мөгаллимнәре, мөтәвәллият вәкилләре җыелып барган чакта сон иде инде. Санияны абзар түбәсендәге элмәктән бергәләп төшерергә генә насыйп булды. Кыш керүгә, Алатау аръягындагы Рәсәй тарафыннан Харбинга берсеннөн-берсс аяусызрак хәвеф-хафа турында хәбәрләр килеп ишетелде. —Идел буендагы барча өяхтәрдә коточкыч корылык булган, авыл-капалар яртылаш бушап калган, адәм балалары ачлыктан бер-берсен ашауга тикле барып җиткәннәр Казан белән Уфа губерналарыннан гына да бер миллионга якын мөселман баласын ач үлемнән коткармакчы булып Урал, Себер. Төркестан ягына алып киткәннәр, ди. Совет хөкүмәтен танымаган Америка булып Америка да ач Рәсәйгә ярдәм кулын сузган, кәрван-кәрван пароходлар көнсаен урыс портларына икмәген, итен, маен бушка ташый икән. Көннәрдән-беркөнне «кытайлар да Рәсәйгә җибәрер өчен дөге, май, ит кебек ризыклар туплый башлаганнар», дигән сүзләр килеп иреште. Татар-башкорт качаклары мәчет тирәсенә җыелып шомлы уйга калды. Фикерләр дә, тәкъдимнәр дө төрле-төрле иде. —Бу Рәсәйне гомер бакый аңлап булмас инде,—дип башлады тире, йон, бал җыя- җыя бертуктамый юлда йөргән Җирән Харис хәзрәт—Моннан җиде-сигез ай элек кенә Мәскәү комиссарлары, бөтен гәҗитләрен тутырып, «чи г илләргә бер кыш эчендә унике миллион пот ашлык саттык», дип шапырганнар иде бит әле. Көтелмәгән корылык килүгә ярты халык ачтан кырылырлык булгач, большевиклар хөкүмәтенә соңгы күлмәген сатып бәйрәм корган исерек урыс сыман дуамаллану нигә кирәк икән? Төркестан даталары аша качып килгән Әҗем салкын тавыш белән генә эләктереп алды. —Нигә булсын, шул. Микулайдан тартып алган тәхетне саклап калу өчен инде, туганкаем. Шунын бәрабәренә алар унсигезенче елдан бирле бөтен Рәсәй халкын акыртып талыйлар Рәсәйдә корбаннарны санау мәңге булмаган бит. Теге сугыш йә бу ачлык вакытында бер миллион кеше кырыламы, ике миллионмы—патшалар төкереп бирә. Алар өчен, иң беренче чиратта, тәхет, власть мөһим —Иң яманы шул әле аның, к-һем, карендәшләр,—дип тамак кыра-кыра сүзгә Мифтахетдин хәзрәт кушылды.—Ул, син унике миллион пот дип әйткән икмәкне талаганда да урысның камчысы, иң әүвәл, безнең татар крәстияненең сыртына төшә бит ул. Чөнки урыс крәстияненең берчакта да артык икмәге юк. Ялгыш уна икән, ул аны барыбер чыгарып сата да ду китереп эчә. Ул унике миллион пот икмәкне дә, шиксез, татар крәстияннәреннән талап җыйганнардыр. Көтелмәгән ачлык башлану барыннан да бигрәк Казан белән Өфе тирәсендә котырына, андагы халыкны чалгы белән ургандай кыра икән, бүтән нәтиҗә юк, урыс хөкүмәте Идел буендагы ачлыкны алдан чамалап-белеп оештырган инде. Бераздан Җирән Харис янә дилбегәне үз кулына алды. —Татар милләтенә килгән бәла-каза аны талау белән генә бетсә икән?! Юк шул, туганкайлар. Казан белән Өфе тирәсеннән җыеп читкә озатылган бер миллион татар баласы турында да уйлап карагыз әле. Урыс хөкүмәте аларны «ач үлемнән коткарабыз». дип читкә чыгарган, имеш. Тот капчыгын! Ул ятимнәрне, иң элгәре, урыс мәптекләренә, урыс приютларына илтеп тыгачаклар. Әниләренең имчәкләрен таба алмыйча аптыраган сукыр эт йә песи балалары сыман интеккән ул ятимнәр исемлекләр белән митрикәләргә иртәгә үк, чукындырып тормыйча да, урыс Иваны, урыс Мөтрү- нәсе итеп язылачак Монысы инде дүрт гасыр буена патшалар тарафыннан ин сыналган ысул. Явыз Иван падишаһны гына искә төшерегез. Ул, Казанны алгач, тол вә ятим калган унбиш мең татарны Рәсәйгә алып китеп, урыс алпавытларына өләшмәгәнмени? Безне хәзер дә урыс злеккечә йота... Ахырда, бик озак тарткалашулардан соң, барыбер дә, күмәк карарга килделәр: —Америка хәтле Америка ярдәм кулын сузган икән, без, татарлар, читтә кала алмыйбыз, һәммә мөһажир гаилә кулыннан килгәнчә ризык бүлеп бирә. Иллә мәгәр, качак татарлардан җыелган байлык-нигьмәт фәкать Идел буендагы кардәш-карендәш- ләр кулына барып ирешергә тиеш!.. Харбиндагы татарлар гына да ике көн эчендә дүрт вагонны тутырып ризык тупладылар. Мәскәүгә адресланган ярдәм-нигъмәтне кытайлылар үзләре озатып барачак ди. Татар качаклары фидаиларча инану-бирелгәнлек белән һәр вагонның ишегенә «сәлам такталары» беркетеп, кагып чыкты. «Гайнә татарларына Харбинда яшәгән көе дә иманын-денен саклап калган туганнарыннан бүләк. Безне дә онытмагыз.» —Мәскәүдән «Правда» газетасы килгән. «Правда» газетасы!—дигән хәбәр таралгач. әүвәл Харбиндагы һичкем шаккатмаган иде. Ләкин моның сере «имәндә икән чикләвек», дигән сыман сәер булып чыкты. Шәһәр буйлап кулдан-кулга күчеп йөргән газеталардагы яңалык шаккатмалы иде. —Югославиягә качкан барон Врангель дә, Парижга шылган Вакытлы хөкүмәт министры Милюков белән генерал Деникин да безнең Харбиндагы Себер хөкүмәтен тәнкыйть итеп чыккан. Аларның һәммәсе дә Меркулов төзегән ялган хөкүмәтне һәм Себерне Рәсәйдөн бүлеп алырга җыенган атаман Семеновны утлы табага салып пешерәләр. Урыс монархиясе яклы Париждагы барча союзларның да, патша генералларының да таләбе бер—Рәсәй бердәм һәм бүленмәс булырга тиеш! Рәсәйне таркатырга җыенган Меркулов-Семеновлар— урыс дошманнары!. Харбиндагы мөселманнар гына түгел, грузиннар, украиннар, хәтта кытайларга тикле баш түбәләренә күсәк белән орган шикелле телсез-өнсез калды. Бу урыс кешесе эт типкесенә калган сукбай булса да кол һәм анын тәненнән-җаныннан иң сасы пумала белән кусаң да, карагруһлык чире мәңге китми икән! Мифтахетдин хәзрәт моңа ике-өч җөмлә белән генә мөһер сугып куйды: —Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карар, ди. Врангель белән Деникин да шулай Кул-аяклары бәйләп бәдрәфкә ташланган мескен хәлендә үзләре. Мәгәр «коткарыгыз» димиләр, әле һаман мин урыс, дип өреп яталар бит... Аның каравы, шушы «Правда» газетасын алганнан соң Харбиндагы карагруһчылар йокыдан типкәләп уятылган сыман булды. Тиз арада калада «Рәсәй эмигрантлары үзәге» барлыкка килде. Япон сәүдәгәрләре «үзәк» өчен өч катлы зур таш йорт сатып алып бирде. Түбәгә һәм ишек өстенә ак, зәңгәр, кызыл төсләрдән хасил буйлы-буйлы әләм мендереп элделәр. «Үзәк» хезмәткәрләре каладагы барча качакларны исәпкә алып чыкты. Күп тә үтмәде, иллешәр-йөзәр кешелек взводлар һәм роталар төзеп, качакларны кала читендә ялан-кырларда сугыш эшенә өйрәтә башладылар. Боларнын нәфесләре арыш капчыгында хасил булган нәни тишек сыман торган саен зурая гына барды Берзаманны урыс әфисәрләре аерым урам яки кечкенә утар нигезләп урнашкан татар, поляк, украин, үзбәк, грузин, эстон качакларын да үзләренең «ирекле ополче- ние»ләрендәге хәрби күнегүләргә куарга тотындылар. Иң беренче булып, мөселман качаклары сикереп каршы чыкты. —Патша хөкүмәте вакытында изеп-талап тотуыгыз гына җитмәгән. Кытай җирендә дә безне тезләнгән хәлдә яшәтергә җыенасызмы әллә? Юк инде, монда сез дә, без дә бердәй дәрәҗәдә, һәммәбез килмешәкләр. Чит-ят җирләрдә дә сезнең кубызыгызга биеп йөреп булмас Икенче атнада ук татар, башкорт, үзбәк, таҗик качаклары үзләренең мөселман йөзлекләрен төзеп куйды, һәрбер йөзлек өчен ямь-яшел ефәккә алгын төсендәге ай төшерелгән әләм булдырдылар. Санаулы көннәр эчендә атлы эскадроннар үсеп чыкты, корал урынына агач кылыч, хәнҗәр кулландылар. Урыс карагруһчыларына каршы кузгалган мондый бердәм үҗәтлекне күреп кытайлылар мөселман яугирләрен мылтыклар һәм туплар белән дә тәэмин итмәкче иде. качаклар баш тартты __ Кунак рәвешендә килеп баш төрткәнбез икән, тыйнак яшәү хәер. Бер басмага сыеша алмаган ике кәҗә тәкәсе сыман сөзешеп яту—дошманнарга бәйрәм... Урыс карагруһчылары тарафыннан күрсәтелгән басым мөселман качакларын чынлап торып берләшергә мәҗбүр итте Чәньчүн. Дайрен, Мукден, Шанхай калаларында урнашкан жөм! ыятьләр. вәкилләр җибәреп һәм сәрмая туплап, өр-яңа адымнар кыла башладылар. Уйламаганда-көтмәгәндә Кытай җирендә «Яшь Төркестан» һам «Яшен» газеталары пөйда булды Харбинның үзендәге мәдрәсәне гимназия дип атадылар да аңа Исмөгыйл Гаспралы дигән исем беркеттеләр. Бу эшләрнең башында үзбәкләр белән Кырым татарлары торса да, аларга каршы чыгучы беркем табылмады Ходайга мен шөкер, иске төрки-татар телен һәр мөселман белә һәм барча яна гамәл качак җәмгыятьләре өчен сөенеч кенә иде. Алты-җиде төбәккә таралып утырган татарлар Мукден каласына җыйналып «Мәркәз» дигән үзәк төзеп куйды. Шул айда ук бөтен Кытай буйлап «Милли бәйрәм» атлы газета тараттылар Үзләрен һаман ятим итеп тоеп йөргән татарлар өчен яңа җылы учак кабынган сыман булды. Мөселманнар дөньясындагы яңарыш һәм бердәмлек башка милли җәмгыятьләргә дә бик тиз йокты, ахры. Беркөнне Нәҗметдин хаҗиның кибетенә Одинец белән Квитченко атлы украин адәмнәре килеп керде. Кулларына яртышар капчык тулырлык кәгазь төпләмәсе күтәргәннәр, күзләре төнге ябалакныкы шикелле ялт-йолт килеп тора. —Син «Милли бәйрәм» газетасының мондагы хәбәрчесе бит. Татар газетасы булса да, барыбер язып җибәр' Урыслар үзләренә терәк эзләгән чакта «без украиннар белән бер ананың ике улы кебек бертуганнар, телебез бер», дип бугаз ярып кычкырырга бик осталар. Ә без, менә, ике ай эчендә урысча-украинча-кытайча сүзлек төзедек тә, телләребездә күк белән җир арасы аерма ятканын исбат итеп чыктык. Җен башка, пәри башка, дигәндәй, урыс белән хохол арасында бер урманда үскән ике капка баганасы чаклы да туганлык җепләре юк!.. Егерме бишенче елны Харбин! а Кызыл армия полклары кереп тулды. Юк, болар илбасарлар түгел, аларны, имеш. Кытай хөкүмәте Маньчжурияне японнардан саклау өчен чакырып керткән икән. Кызыллар берәүне дә какмады-сукмады, төнлә кнлеп тә һичбсркемнс чыгарып атмадылар. Болар, унтугызынчы елгы комиссарлардан аермалы буларак, хәйлә белән һәм юмалап эш и тәргә өйрәнгәннәр иде. Качакларны көпә- көндез берәм-берәм үз штабларына чакыртып алалар, анда һәммәсенә бер үк төрле үгет-нәсихәт: —Совет власте китмәслек, җимерелмәслек булып мәңгелеккә урнашты. Ул сезнең берегезне дә җинаятьче дип санамый һәм җәзага тартмый. Калдырып киткән йортларыгыз, ихаталарыгыз шул көенчә көтә. Теләсәгез, сез бүген үк бер дә шикләнмичә кабат туган җирегезгә кайтып яши аласыз. Сезнең монда качып яшәвегез чит илләрдә совет хөкүмәтенең качакларга карата гадел мөнәсәбәттә булуына шик тудыра. Хәтта, әле шуны гына истә тотып та совет хөкүмәтенең сезгә тиясе, сезне рәнҗетәсе юк. Әйдә, кабат кайтып, үзегезчә хәят нигезләгез... Туган җир бик сагындыра иде шул, күпләр тупларга өлгергән сарайларын, җиһазларың. терлекләрен сатып юлга җыендылар. Аерылышу алдыннан елашу-ухылдашу да, әлбәттә, аз булмады. Шулай да, вәгъдә-иман беркетеп өлгерделәр. , Туган якларга кайтып урнашуга ук сезгә фоторәсем белән хат салырбыз Хәлләребез әйбәт булса—рәсемгә баскан килеш, начар булса— утырган килеш төшсл- гән булыр. Сезгә дә кайтыргамы, юкмы— шуннан чамаларсыз... Калганнар дүрт күз белән тилмереп хат көттеләр. «Җавап-сәламнәре» ярты елдан килде Кайтып киткән якташларының һәммәсе дә рәсемнәрен... яткан көе төшеп салган иде. Нәҗметдин хаҗи йокларга ятарга җыенып йөри иде инде, ишекне шакымый- нитмнчә Рәшидә абыстай атылып килеп керде. Чәче-башы тузган, йөзе тоташтан яшь Үзе һаман үкерә-үкерә елый, ярты сүзен аермалы түгел. Гаһирны бүген иртән апкиткәннәр иде... Төн җитте, һаман юк... Машина килеп алды Консуллыктан.. Үткән атнада Үтәш байны да шулай апкиткәннәр иде бит Суга төшкән балта ... балта сыман булды, һичбер хәбәре юк. Таһир белән дә шулай булыр миконни соң? Аерым йорт алгач, аякка баскач кына. Кемнәргә генә барып ярдәм сорыйм соң. и. Ходаем? Нәҗметдин унга калды. Әйе. мәхәлләгә ниндидер кара зәхмәт йокты. Бер ай элек Закир Бичурнны Рәсәй консуллыгына чакырып алганнар иде. Шунда аны җир йоткандай булды, һичбер хәбәре юк. Узган агнада Үтәш байны алып киттеләр— әйтерсең, базга чумды. Инде. менә. Таһир Апанаев. Барысы да качаклар арасында үзенең йортын-кнбетен булдыруга ирешкән иң хәллеләр. һәммәсе диярлек ике-өч тел белә. Менә шуларны ниндидер аңлатма бирергә дип алып китәләр дә, Рәшидә абыстай әйтмешли, суга чумган балта сыман эзсез югала тегеләр. «Консуллыкның идән асты бүлмәләре күп», дип сөйлиләр. Әллә шунда бикләп газаплыйлар бичараларны. әллә богау кидертеп Рәсәйгө үк озаталар микән? Ничек кенә ачыклыйсы моны? Таң атуга ук Нәҗметдин хаҗи хатыны Разия белән өлкән улы Касыймга өзеп әйтеп куйды. —Тәкъдир, чират, дигәннәре миннән дә әлләни ерак йөрмидер. Советныкыларын мине дә килеп җыйнаулары мөмкин. Алар алып китсә дә, мин үзем теләп барсам да, сезгә корыч фәрман. Шул сәгатьтә үк иң кыйммәтле кәгазьләрне җыйнап төйнисез дә, Хайлар урамындагы чулак уйгур карты янына ычкынасыз. Төп-төгәл бер атна вакыг тын да чыгармыйсыз. Ә1әр кайтмыйм икән, шул картның малае сезне Япония корабына утыртып җибәрәчәк. Аннары инде үз хәлегезне үзегез кайгыртырсыз... Харбин урамнарына кияүдәге азгын хатын янына ияләнгән ир сыман мыштым гына килен кергән совет солдатларын берзаманны танымый башладылар. Кайсы гына кибет яки кабак ишегенә барып төртелмә, шунда исерек солдатлар, шунда сугыш. Бер урыс әфисәре элеккеге япон кибетендә иске җилләткеч табып алган да. ике кытай сәүдәгәренә мылтык терәп, көчләп саткан, диләр. Мондый хәбәрләр тау башыннан ычкынган кар йомгагы сыман зурая гына бара. Имеш, кызыллар ундүрт яшьлек үзбәк кызын тотып көчләгәннәр. Имеш, исерек солдатлар Яңа шәһәрдә поляк костелларын талап чыккан. Калага, әйтерсең лә, үләт чире йокты. Кирәк-яракка кибетләргә ирләр генә йөри башлады. Хатын-кызларны, бала-чаганы урамга чыгару, капкага йә тәрәзәгә килеп шакысалар, ишек ачучы юк. Ике күрше арасында хәл белешүләр генә түгел, урыс солдатлары каршында татар, таҗик, үзбәк телендә сөйләшүләр бетте Чыдамады. Нәҗметдин хаҗи Совет консуллыгына үзе җыенып китге. Туганнарын күргән шикелле авызларын ерып каршылаган булдылар. Якасына өч алтын шакмак таккан ниндидер башлыклары көтелмәгән кунакка, хәтта, бал белән чәй дә тәкъдим итеп маташты. Ләкин хаҗиның йөзе үзгәрешсез, максаты нык иде, курыкмыйча тезде. —Сез әүвәл Закир Бичурины, аннары Гайнан Үтәшев белән Таһир Апанасвны алып киттегез. Берсе-бер кире әйләнеп кайтмады. Алар кайда? Нәҗметдин хаҗиның үз уеннан кире чикмәс үҗәт кеше икәнен чамалаганнардыр, ахры. Өч шакмаклы башлык кыңгырау шалтыратуга, бүлмәгә әзмәвердәй гәүдәле ике хәрби кеше килеп керде. Нәҗметдин шуларның берсенә текәлде һәм дию күргән сыман акайды да кап ы. Каһәрен өшкерим, купис Попов йортында ничә еллар буе ишек сакчысы булып торган чуваш Гаранин бит бу! Ул ике кичнең берендә «мин чека кулыннан чак-чак кына качып котылган кеше», дип борчак сибә иде, менә ни сәбәпле исән калган икән! Гаранин хәзер әфнсәр киемендә, йөзе әче балан капкан сыман кырыс, сорауларын да көттереп азапламый бирде. —Әле сине кулга алырга чират җитмәгән иде бит, нишләп үзең килдең? Нәҗмегдин өч шакмаклы башлык алдында тезгән җөмләләрне кире кабатлады. Гаранин аларны колак гирәссннән генә үткәреп җибәрде, аннары җан алырга килгән Газраилдәй усал итеп дәште. —Син кайчаннан бирле япон разведкасы файдасына эшлисең? Ул «Милли бәйрәм» газетасын чыгару өчен япон хөкүмәте күпме акча бирде? Нәҗметдиннән җавап ишетелмәгәч, өй кыегыннан ычкынган кар өеменә охшаш яңа сораулар яуды. —Синең абзыен нишләп Рәсәйдө торып калды да, үзең нигә бирегә чыгып качтың? Гаяз Исхакый чит илләрдәге Вакытлы хөкүмәтне кемнәр катнашында оештырды? Рәсөйдәге татар контрлары белән бәйләнеш тоту каналларыг ыз кайда? Болары инде шайтаныңны да шәрә калдырырлык ят мәгълүмат иде, Нәҗметдин энмәшмәде Сугып аудардылар. Аннары аны әзмәвердәй ике әфисәр озын коридорлар һәм бормалы-сырмалы баскычлар аша ниндидер тынчу, караңгы базга алып төште Хәрбиләрнең берсе ишек өстендәге нечкә бауны тартып ут кабызды. Нәҗметдин хаҗи базның нәкъ урта бер җиренә куелган чанга текәлде дә тораташтан калды. Чан яртылаш рәвештә ниндидер сыеклык белән тулган, ана башы ярылган Апанай бай гәүдәсен ташлаганнар. Мәрхүмнең сыеклыкка чумган куллары-аяклары яртылаш ашалып беткән. Мәрхүм мизгел узган саен диярлек акрын гына сыеклыкка чума һәм шунын эчендә юкка чыга бара Нәҗметдиннең Казандагы тире эшкәртү фабрикасына байтак кергәне бар. Чандагы сыеклык кислота булырга тиеш... Ишек катындагы хәрбинең ажгырып үз өстенә сикерүен Нәҗметдин хаҗи анын күләгәсеннән үк чамалап, сизеп алды. Ул баш түбәсенә балта белән суккандай шап итеп таш идәнгә утырды, кансыз хәрби аның гәүдәсенә абынып тимер чанга чумды Аның дию тавышлары чыгарып үкерә башлавыннан икенчесе өнсез калган иде Нәҗметдин идәндә яткан канлы балтаны эләктереп анын ботына чапты. Өскә күтәрелгәч. Нәҗметдин беренче очраган ишеккә китереп типкән иде, теге күгәненнән кубып тышка чыгып очты. Артта буш дала җәйрәп ята, качу өчен тоткарлык юк иде. Токиодагы «Исламия» җәмгыяте яңа качакларны җылы каршылады Япониядә дә мөһаҗир татарлар саны ун-уннке мең үренә җитеп килә, мәркәздәге Санай урамына урнашкан мәхәлләнең эшли башлавына да биш-алты ел икән Мәчеткә манара куярга хакимнәр тарафыннан рөхсәт бирелмәгән, шулай да, гыйбадәт кылу, күрешеп яшәү өчен бик тә ярап тора. —Габделхәй хәзрәт, Корбангали угьлы,—дип үзе башлап таныштырды имам — Заманында Саба олысының Наласа авылында мәсҗед тоттым Шушы хәзрәт өйрәтүе буенча, Нәҗметдин белән Разия Токионың Акабу-ху дигән районында искерәк йорт табып урнаштылар. Бу район бик тә тыныч, үзәккә таба Нагасаки дигән урам алып чыга, совет илчелеге дә ерак түгел икән Соңгысына Габделхәй хәзрәт үзенчә аныклык кертте. Аллыңны-артынны карап йөрергә бик нык өйрән, хаҗи. Сине япон инулары гына түгел, моннан ары урыс этләре дә күзәтәчәк икән. Хаҗига «ину» сүзенең мәгънәсе соңрак барып җитте. Анысы японнарда «эт» дигән сүз, биредә ксмпентай белән токкоко шымчыларын шул рәвешчә мыскыл итәләр икән Нәҗметдин үзенә тагылып йөргән андый «ину»ларны аерырга тиз күнекте, чөнки тәүге атналары һаман-һаман эш урыны эзләп үтә иде. Әлеге юлдагы беренче киңәшләрне дә һаман да шул Габделхәй хәзрәт бирде. —Японнар үчләрен ямато расасы, ягъни мәсәлән. Ходай тәгаләгә иң якын, иң югары катлам, дип йөри Шулай булгач, безнең кеби мескен качакларга алар арасында урын юк. Алар килмешәкләрне дәүләт эшләренә, хакимияткә якын җибәрмиләр Безгә сәүдә, дин, мөгаллимлек тармаклары гына кала. Син дә кәсебеңне шул сукмактан эзлә. Нәҗметдин хаҗи әүвәл чат саен тулып яткан болан тиреләрен җыеп эшкәртеп карады. Разия унар-егермешәр икмәк пешереп урамнарга чыкты, юк, япон кадимнәре берсенә дә тәгәрәп төшмәделәр. Бактың исә. болан японнар өчен изге хайван санала, алар аның тиресенә түгел, итенә дә тими, шулай ук табынган ризыклары да фәлән дистә төрле пешерелгән дөге ашы икән Разия көтмәгәндә-уйламаганда балчыктан төрле-төрле вак-вак сыннар ясап, шуларны буяп сату эшенә кереште. Сыннар арасында кемнәр генә юк? Сап-сары чәч толымнарын мул күкрәкләре өстенә таратып салган марҗа кызлары Гармун күреген өзелерлек итеп сузган урыс егетләре Яулыклары менә-менә очып китәрдәй итеп йә кәләпүшләренә бармак очларын гына тидереп биегән татар кызлары, татар егетләре. Чыдамасаң. һәммәсен җыйна да ал Ләкин юк, япон бичәләре боларга да күз читләрен генә салып уза икән. Разия урамнан кайтып керә дә һәр кич саен елый. Моннан шундый сак кына төянеп чыгып китәм, юлда көмәнле хатын сыман ипләп кенә иерим. Ә Нагасаки чатына җиткәч ачып карасам, сыннарымның яртысы ватылып беткән була. Калганнары да кояш астында басып тора-тора барыбер таралып төшә. Очсыз яулык бәясе торырлык та табыш алалган юк Бер көнне ул әлеге шөгыленә дә өзеп нокта куйды. Юк. әтисе, һәр милләтнең үзенә генә хас кәсебе бар икән ул. Балчыктан сын ясау татар шөгыле түгел, урыс чире Аның белән урыс шөгыльләнсен, ә син. татар, ата-бабаңнардан калган үз кәсебең белән дөньяңны ку икән. Икенче көнне үк Разия японнарның «Кабуки» дигән милли театрыннан бер кочак аллы-гөлле җепләр алып кайтып чигү чигәргә утырды. Ни галәмәт, аның төгәлләп оетергән һәр чигүен шул ук театр кешеләре кырып-себереп алып бара иде. Разия. кызып китеп, ак чәчәкле юка шәл-яулыклар бәйли башлады, аларын да кулыннан йолкып диярлек алып китә тордылар. Берзаманны качак татарлар йортына яп-яшь кызлар килеп ябырылды. Боларда озакламый Сакура матсурие* башлана, йола буенча һәрбер яшь кыз кимоноларына ак чәчәк чиктерергә, «фуросики» дигән нәфис яулыклары да аллы- гөлле чәчәкләрдән генә торырга тиеш икән. Разия төннәрен юньле-башлы йоклый алмас булды. Ә японнарның Сакурасын «лалә. ирис, хризантема» дигән бәйрәмнәр алыштырды. аларына да өр-яңа төстәге кимонолар, яулыклар кирәк булып чыкты Нәҗметдин хаҗи көзге айларда, өйрәнгән гадәт буенча тәвәккәлләп. Токиода да зур булмаган кибет ачып куйды. Аллага шөкер, монда, Харбиндагы кебек. Касыйм белән икәүләп »уфалла» сөйрәп йөрисе юк. японнар яңа кибеткә бик еш керә иде Әмма хаҗи тоташ тиргә, пошаманга төште. Болар керәләр, карыйлар, ахырда күбесенчә елмая-елмая. гафу үтенә-үтенә. буш кул белән чыгып та китәләр Яна качакның намазга гел үртәлеп килүен сизеп алды бугай. Габделхәй хәзрәт Нәҗметдингә сәер киңәш бирде —Син төкеренергә ашыкма, японнарның үз кибетләренә кереп күз салгалап йөр. аннары болар белән ничегрәк эш итәргә кирәклеген җиңелрәк төшенерсең Хаҗи биш-алты кибетне әйләнеп чыккан иде. тәмам аптырады. Син боларның кибетенә кереп бер әйбер алмыйсың-нитмисең, ә хуҗаларының һәркайсы сине ишек төбенә чаклы килеп, рәхмәт әйтә-әйтә озата. Арурак кибетләрдә бушка чәй тәкъдим итү гадәте дә бар икән. Гаҗәп: бигрәк итәгатьле. кунакчыл, олы җанлы икән бу японнар. Нәҗметдин берочтан «Рейнгольд». «Фледермаус» дип аталган немец кибетләренә дә сугылып чыкты. Соңгысының исеме катлаулы түгел, «Ярканат» дигәнне генә аңлата икән. Вәт әкәмәт, һәр милләттә өйрәнерлек, гыйбрәт алырлык хикмәтләр бар. Менә, әлеге кибетләргә дә гел аксыл чәчле, озын буйлы, нечкә билле, таза ботлы, мул күкрәкле яшь кызларны гына җыйганнар. Байтагының Корея йә Сингапур. Малайзия кызлары булганлыгы әллә каян кычкырып тора инде, мәгәр юк бит. һәммәсе дә фәкать немец телендә генә чәчрәтеп сөйләшәләр. Кисмәк, бүкән ише әйберләргә охшатып ясалган өстәл-урындыкларны да, сыра мичкәләрен дә Германиянең үзеннән үк китертелгән. диләр. Хактыр, валлаһи. Официант кызларның алъяпкычларына чаклы немецча бизәлгән бит. Өйгә кайткач Разияга әмер кыска булды. —Татар байбичәләре шикелле ыспай итеп киен. Күкрәгеңә хәситә, чәчеңә тәңкәләр ас. Өчпочмаклар, вак бәлешләр, кыстыбыйлар пешер. Самавырың һәрчак кайнап торсын. Бушка сыйлап японнарның утларын алабыз. «Вәт булдыра татар абыстае», дип үзеңә карап соклансыннар әле Ни галәмәт, шушы эшләрне җайга салганнан соң японнар Нәҗметдин кибетенә язгы ерганаклар кебек агыла башладылар. Татар ризыгын бушлай гына авыз итәргә яхшысынмыйлар, күрәсең. Кирәкме ул. түгелме—кергән бере йә Нәҗметдин белән Касыйм кулдан ясаган кашыкларны, җамаякларны ала. йә Разия абыстай бәйләгән- чиккән яулыкларны, пәрдәләрне рәхмәт укый-укый җыеп чыгып китә. Тора-бара Нәҗметдин белән Разия кибетенә татарлар үзләре дә йөри башладылар Кайбер кичтә унбиш-егермешәр качак җыела. Туган илкәй онытылмый икән, күз төпләрен яулык читләре белән сөртә-сөртә үзләре чыгарган өр-яңа җырларны сузалар Монда ят ил. монда илне Каплаган тау-таш җире. Бу түгел минем илем. Монда илнен уллары юк. Чиртмиләр саз кылларын. Көйләми монда берәү дә Без татарнын җырларын *Матсури—бәйрәм (японча). ВАХИТ имлно, Аеруча хагын-кызларда кайгы-хәсрәт чиксез. Алар бигрәк тә балаларының япон булып үсүенә кайгырышалар «Нинди дә булса чарасын күрергә кирәк», диләр, ә ү зләре бармакка бармак та су кмыйча яшәүләрен дәвам итәләр. —Әйдә, тагар мәктәбе оештырабыз.—дип бер кичтә Разия чәчрәп чыкты. —Ничек? Җитәрлек сандагы балаларны каян табабыз?—дип һәммәсе аптыраштылар. —Урам буйлап төрлебез төрле якка чыгып китәбез дә, кайда төрки-татар сөйләме ишетәбез, шуларны бер өйгә җыябыз. Ике-өч көн буе эзләнеп йөргәннән соң да чама белән бер үк сыйныф тирәсендә укыган биш бала табылды. Шул атнада ук Санай урамындагы мәчеткә терәлеп юрган кирпеч йортның беренче катында Разия абыстай аларга сабак бирә башлады. Өчдүрт айдан сон балалар саны утыз шәкерткә җитте. Мөһаҗирләр күңеленә тәүге тапкыр шатлык-бәхет хисе сеңгән сыман булды. Сөенергә ашыкканнар икән. Язгы бер көннен таңында башланган коточкыч дөбердәү Токио халкын урыннарыннан сикереп торырга мәҗбүр итте. Нәҗметдин. Разия, Касыйм, анардан кечерәкләр өчен күз алдына бөтенләй дә китерә алмас олы кыямәт купкан: болар яшәгән йорт диңгездәге гарасат-давыл уртасында кал тан кебек үрле-кырлы килә, диварлар ярыла, өй эчендәге барча җиһаэ-байлык җен кузгаткан сыман почмактан-почмакка шуып йөри иде. —Урамга, урамга йөгерегез!—дип кычкырды Нәҗметдин, иң беренче булып. Үзс, идән астына төшеп, элек яшереп куйган бер-ике төргәк хәзинәсен алмакчы иде дө. түшәм аерылып, аннан ком, таш. такта кисәкләре коела башлавын күргәч, ул да елан чаккан кебек кабаланып тышка томырылды. Урамга чыксалар, анда ахырзаман көнендәгедөй мәхшәр. Кай тарафка карап йөгерерт ә белмисең, һәрьякта көтү-көтү малларны йотардай булып жир ярыла, дөбер- шатыр килеп йортлар убылып төшә, бөтен тирә-юньдә тузан болытлары, төтен, ялкын, үкереп елаган тавыш Иңкүлектә урнашкан Акабу-ху бистәсе генә түгел, Япония горурлыгы булган мәгърур Фудзияма тавы да чал сакаллы карт шикелле башын селки- селкм ухылдап-уфтанып утыра сыман Аның тарафыннан да дию улаган шикелле яман котсыз тавыш ишетелә. Кул сузымы арата аерылсаң да. бер-береңне танырлык, ишетерлек түгел. Шулай да. төтен-тузан арасыннан барыбер шәйләделәр: японнарның барчасы да диярлек калкулыкларга, үрләргә таба йөгерәләр икән. Нәҗметдин белән Разия кечерәк балаларны, мәче сыман, иңнәреннән, муеннарыннан усал каптырып алды. Берни ишетмәсәләр дә. тамак яра-яра барыбер кычкырдылар. —Тау өстенә. тау өстенә таба йөгерегез! Аймыл булуыгыз, югалуыгыз мөмкин, берүк аерылышмагыз!.. Табигатьнең ярсып тузынуы бер тәүлек буена туктаусыз дәвам итте. Соңыннан аңлаттылар. Мәркәз астында коточкыч җир тетрәү булып узган. Шул аяусыз туфанбөхетсезлек шәһәрнең танырлыгын бөтенләй калдырмаган. Хибия бакчасы. Вассда университеты, «Санно-отель» кунакханәсе урнашкан районнарда урамы-урамы белән йортлар юкка чыккан, корбан булган һәм югалт ан кешеләрнең саны унар-унар меңләп исәпләнә икән. Калкулык-сопкаларны кетәклектәге тавык өере сыман сырып алган халык әле татын ике-өч көн буена шәһәр эченә төшәргә җөрьәт итми торды Ниһаять, тәвәккәлләделәр. Әлбәттә, аяусыз гарасат һәркемнең дә йортын-хуҗалыгын сытып-изеп узган, югалтулар чиксез, шуңа күрә һәр тарафтан елау-сыктау авазлары ишетелә иде Мондый кайгы-магәм халәте башкалада әле яңадан да ике-өч атна буе кара сөрем кебек гел таралмый торды. Татарлар үзләренең мәхәлләләре янына да курка-курка гына җыелышкан иде. Урап а пач. үзләренең күзләренә үзләре ышанмыйча, балбалдай тик тордылар. Санай урамындагы йортлар яртылаш убылып төшкән, ә боларның мәчете урнашкан өй диварларында сынар ярык та юк Түбәсенә саф көмештән ясап куйган кечкенә аена тикле зыян-зәүрәт килмәгән, ул бер көтү тавык арасына җибәрелгән ялгыз әтәч төсле кукраеп утыра иде. Аллаһы тәгалә кодрәте бу. Чит җирдә дә үзебезнең дин-иманнан аерылмаган өчен Аллаһ рәхмәте бу,—дип кайберәүләр чышан-пышан гына сөенеч белдерергә дә ашыкты. Әмма дуамал җир тетрәү татар мәхәлләсен дә тулысынча урап үтмәгән шул, әле дүрт -биш ай гына эшләп өлгергән мәдрәсә урнашкан йорт нигезенә тикле җимерелгән иде. —Ярар, анысы олы каза түгел, мәчетнең мөтәвәллият бүлмәсендә булса да өр- яңадан эшләтеп җибәрербез,—ди-ди бер-берсен юатышсалар да, Нәҗметдин хаҗи ярымҗимерек йортына бик күңелсез кыяфәт белән кайтып керде. Балигъ булып килгән Касыймны урамга чакырып сөйләшкәндә дә йөзе хушлашырга җыенган кешенеке төсле җитди, уйчан иде. Сүзләрен дә ашыкмыйча, ипләп кенә тезде. —Мәчеткә бер зыян да килмәгән, ә мәдрәсә җимерелгән. Монда ниндидер фал бар шикеллерәк мина. Син дә кушылып уйла әле, улым. Аллаһы тәгалә изге мәчетебезне саклап калган, димәк, дини (әмәлләребез өчен ул бездән бик разый. Тик менә мәдрәсәбезне яклап калалмаган бит. Аңа тел тидерүем түгел, гөнаһ сүзләрем өчен берүк ярлыкасын... Үлчәүнең ике ташы шикелле итеп күз алдына китерсәк, димәк., димәк, безнең гыйлем өлкәсендәге гамәлләребезне хуплап бетерми ул —Нигә, ни сәбәпле? —Менә шул мәсләктән чыгып уйлый торгач, мин бер фикергә килдем. Без чит җирдә, чит халык арасында да үз телебезне, үз гореф-гадәтләребезне сакларга I ырыша- быз, монысы бик мәслихәт. Иллә мәгәр бездәй мескен качакларны үзләренең илләренә, газиз җирләренә сыендырган хуҗалар, төп халык бар бит әле. Японнар безне үз араларына алдылар, чит -ят тарафыннан, шул ук урыс шымчылары тарафыннан безгә җил-давыл тидермиләр. Без алар төзегән йортларда яшибез, шулар үстергән ризык- нигьмәт белән тукланабыз. Безнең алардан ким бер җиребез дә юк шикелле, әмма., тиң дә түгел. —Без кай яклап тиң түгел соң, әткәй? —Без үзебезне сыендырган, безгә ризык биргән японнарның гелен өйрәнмибез Без мәйсезләр, без тинтәкләр, улым. Менә шуңа күрә японнар безне дәүләт оешмаларына эшкә кертми, шуңа күрә тавыш бирү, сайлау хокукыннан мәхрүм ителгәнбез Тиң булырга һәм абруй-танылу казанырга җыенасың икән, син, нн элек, хуҗалар телен өйрән. Шул чагында гына хуҗа халык сине үз итәчәк, хөрмәт күрсәтәчәк. Касыйм, тыенкы елмаеп, бүлергә мәҗбүр булды —Син мине шушы яшемдә япон мәдрәсәсенә бирергә җыенмыйсыңдыр бит инде, әткәй? Нәҗметдиннең күзләре усал кысылды, йөзе кырысланды. —Ниятемне дөрес чамаладың, нәкъ менә шулай итәчәкмен, улым. Әнә, Ломоносовны беренче мәртәбә сабак алырга егерме яшендә кереп утырган, диләр. Соңыннан һәрбер урыс кешесе күкрәк сугып горурлана торган галим булып ирешкән бит әле Гыйлем алу— кияүгә чыгу түгел. Соңарасы яки үкенәсе юк. Син дә үкенмәссең Япон белән әшнә булып, тигез булып яшим дисәң, аны мыскыл итмә, аның телен өйрән . Күңелендә әтисенең тәкъдиме белән хәтәр ризалашса да, яшүсмер Касыйм әле ай буена ныклы карарга килә алмый йөрде. Ул арада Япониянең барча каласыннан мәркәзгә тракторчылар, шоферлар, төзүчеләр килеп тулды. Кырмыска оясын болгат кан шикелле, Токионың астын-өскә китерә башладылар. Мәхәллә үзәге булган Санай урамында да җимерелгән йортлар урынына яңалары калыкты. Төзүчеләр, берочтан, мәчетнең черегән-таушалган түшәм-түбәсе урынына ялтырап тор! зн манара күтәрделәр Мәчеткә терәлеп, мәдрәсә, мөтәвәллият өчен махсус нигезләнгән ике катлы йорт та калкып чыкты. Шулчагында Касыйм үз карарын әтисенә илтеп ирештерде. __ Аш биргәнгә гаш ату—татар эше түгел. Синең сүзеңнән чыкмыйм, япон мәдрәсәсенә укырга барам, әткәй. Егерме сигезенче елның яз башында Нәҗметдин белән Разия янына Харбиннан һич тә көтелмәгән кунак килеп төште. Бу —заманында Салавычта ике тегермән тоткан, аннары, кызыллардан качып, Пермьнан Харбинга кадәр юлны бергә үткән авылдашлары Гыймади агай иде. Әллә соңгы елларда Харбинда бер-бер хәл булган, әллә Япониягә тикле юл газапларын бик авыр кичергән инде—йөзе-кыяфәте бер көтү ат тоягы астында калып изелгән табакныкы сыман төссез-нурсыз. таушалып-кипшенеп беткән Кочаклашып күрешкәч тә, ул авылдашларын ничек итеп табу серләрен бәйнә- бәйнә сөйләп маташмады, бер җөмлә белән аныклап үтүне генә кирәк тапты —Япон җирендә дә бирешмәгәнсез, зур мәхәллә булып оешып яшисез икән ярхәмкалла. Аннары Гыймали агай итек кунычыннан алып Нәҗметдингә таушалган хат сузды —Сиңа туган илдән кош теледәй сәлам. Озын юллар үтеп Харбинга килеп төште. Ялгыз гына укуын кулайрактыр. Хәбәрләре сөенечле түгел. Бакчадагы ялгыз бүкән өстенә утырып, таушалган хат юлларына күз йөгертеп чыккач. Нәҗметдин ярсуыннан бүре кебек улап җибәрүдән чак тыелып калды Каһәреңне генә өшкерим! Туган-үскән җирен шушы тикле нәҗес белән тулса да тула икән1 Хатны Перьмдә яшәүче. Нәҗметдиннәргә бик якын кардәш тиешле Зөбөндө абыстай юллаган Моннан бер ел чамасы элек Төркиядә бөтендөнья мөселманнарының ниндидер зур корылтае булган. Зөбәйдә абыстай, «ятып калганчы атып калыйм» дип кенә, әлеге хатны шунда чыгучы мөфти Риза хәзрәт аша озаттырган икән. Әмма хатында бер генә сөенечле хәбәр дә юк. әйтерсең лә, аның һәрбер юлы тоташ кан белән тулган. «Иркутскидан кайткач, Таҗетдин абыеңны Салавычка кире кертмәделәр. Йортларыгызны сәвит тартып алгач, Таҗетдин безнең Пермьгә сөрелде. Авылныкылар «ул безне таламады, ялчылар тотмады, булган ризыгын ярлылар белән бүлеште», дип Казан белән Уфага язып та карадылар, файдасы тимәде. Таҗетдин Пермьдә әүвәл ат караучы булды, аннан итек фабригында каравылда торды. Комиссарлар, өтермәдә кыйнап, үпкәсен тишкән булган, һаман саен кан төкереп йөрде, мантымады Үткән кышта, азагы, мәрхүм булды. Пермьдә мөселман зираты өстенә завут салдылар бит Татар авыллары ерак Күпме түрәләргә ялынып бардым, олау бирмәделәр Азагы, кул чанасы белән тартып, каладан ике чакрымдагы мукшы зиратына, төнлә генә яшереп җирләргә мәҗбүр булдым Мин япа-ялгыз хатын бит, мина рәнҗемәгез...» Зөбәйдә абыстай йөрәк канын куша-куша тагын бер хәбәрне бәян иткән иде «Егерме икенче елның кышында Кытайдан сез юллаган дүрт вагун икмәк Пермьгә исән-сау килеп җитте. Бер вагундагы тактаны син язган булгансыңдыр инде, кулыңа карап шулай томанладык. Якын-тирә татар авылларында халык ачлыктан урамы- урамы белән кырылды, иллә мәгәр сез җибәргән ризыкны безгә бирмәделәр. Вокзалдагы урыс түрәсе ике вагун ашлыкны аракы завутына озаттырган. Икесен чучка фирмесенә илтеп аударганнар...» Нәҗметдин өй эченә кабат кергәндә дә яңакларындагы күз яшьләре кибеп бетмәгән иде әле Кунак хуҗаның хәлен сизенгәндер инде, байтак ара дәшми утырдылар Гыймади агай телгә килгәч тә. аның сүзләрендә юанырлык хәбәрләр юк иде шул. _ —Большевиклар Кытайга да тараканнар сыман үтеп керде инде. Сунь Ят-сен дигән бер сатлыкны табып, шулар Пекинда фетнә оештырдылар. Боларга бушлай ит кисәге күреп котырынган эт өере сыман бер көтү ач-әрвах кушылды. Хәзер Кытай икегә бүленеп бетте Бер якта—Сунь Ят-сен белән Рәсәй җырын җырлаган кызыл комиссарлар Икенче якта бездәге байларны аңлаткан Гоминьдан хөкүмәте. Гоминь- ланлыларга япон белән немец ярдәм итә, диләр. Сунь Ят-сен ягына безнең комиссарлар кереп тулды. Кытайда хәзер моннан ун ел элек нәкъ Рәсәйдә булган шикелле хәл Ата— улын, ана-—кызын танымый, үзара суешалар. Кытайда да безнең татарларга яшәргә җай калмаган, димәк,—дип Нәҗметдин хаҗи кунакның бирегә килү максатын бәян итәргә чакырды. Гыймади агай авыр сулап сузды. —Калмады шу-ул. Халык икегә бүленеп бер-берсен кыра икән, анда безнең ише килмешәкләргә урын юк. Теге, бабайлар әйтмешли: «Ике фил сугыша башласа, вак җанвар таптала, чебен-черки кырыла» Урыс шундый бит ул. тешен бер батырса, кире ала белми Кытайда да сугьпп-яунын бик озакка сузылуы мөмкин. Безгә аннан чыгып таю ягын карау хәерлерәк. Дөрес, елгырраклар Төркиягә качарга да өлгерделәр инде Сине мондагы хәлне ачыкларга җибәрделәрмени? Диңгездә акулалар көтүенә буйлы-буйлы төстәге лоцман атлы балыклар юл күрсәтеп йөзә, диләр Шундый сәер хәл турында ишеткәнең бармы? Менә мин дә лоцман балыгы кебек сезнең хәятне күрергә дип килдем Нинди нәтиҗә чыгарырсың микән? —Аллага шекер, сезне япон изел тотмый икән. Монда кнлеп тә тамыр җибәреп була. Апайга китсә, Харбиндагы татарларның чегән таборы сыман сезнең янга килеп төшүе дә алләни ерак йөрмәс. Гыймади агай бик җилләнеп кайтып китсә дә, Харбиндагы татарларның Япониягә күченүе һаман сузыла торды. Ай арты ай узды, ул арада Япониянең үзендә дә хәлләр көтелмәгәнчә катлаулана башлады. Ил буенча йорттан-йортка әллә нинди хәбәрләр күчеп йөри: Хәрби офицерлар, самурайлар: «Без—ямато, без иң өстен раса. Европа—ул Азиянең ярыматавы гына. Азияга без тулысыңча хуҗа булырга тиеш»,—дип кычкыралар. Шулар хөкүмәттән хәрби чыгымнарны арттыруны таләп итә икән. Самурайлар, чыннан да, ниндидер уңышка ирештеләр бугай, яшь ирләрне, егетләрне армиягә торган саен күбрәк чакыра башладылар. Юк-бар гына әҗәт өчен дә өй борынча йөреп, булган хәзинәнең астын-өскә китереп тенти-тенти үзәкләргә үткән салымчылар артты. Нәҗметдин хаҗиның да түшәккә менгән хаста кебек тәнендәге җанын чак саклаган кибет аламасын атнасына өч-дүрт мәртәбә дөбер-шатыр китереп актардылар. Тауарлар искерә башлады, керем бетте. Хаҗи киңәшкә дип мәхәллә имамы Габделхәй хәзрәт янына барган иде, тегесе көтелмәгән тәкъдим белән шаккаттырды. —Көймә комга терәлде, без дә ипи белән суга утырган дәрвиш хәлендә, хаҗи. Аптырагач, кияүне Кореяга күчерергә булдым. Монда сәүдә өчен бөтенләй юл ябык, ә тегендә, хак булса, салым талап җелегеңне суырмыйлар икән. Дөя зур дип, ризык үзе аның авызына барып керми. Без тәвәккәлләргә булдык. Теләсәң, кушыл, хаҗи Көзге салкын җилләр башлангач юлга чыктылар. Разия белән Касыйм Токиода кибет аламасын саклап калды, Нәҗметдин хаҗи үзе белән бергә ике кечкенә баланы да алды. Чыннан да, Кореяда оядан бәбкә урларга килгән козгын шикелле туктаусыз иснәнеп йөрүче салымчылар юк, сәүдә сукмаклары иркен икән. Хаҗи Мәйдән каласына килүгә үк бал-балавыз белән сату итәргә кереште Кыш урталарында кием-салым кибете ачып җибәрде. Бер уйласаң, җиңеңне сызган да әшлә генә инде. Әмма, юк, тәкъдир хәерче юрганы сыман кыска икән бит ул. Бер якка тартасың, икенче якта ярык килеп чыга. Берсе сигез, икенчесе алты яшьтә булган Наҗия белән Расих ишек алдыннан көнаралаш тәпәләнеп йә елашып кайта башладылар. Урыс белән чиктәш булып гасырлар буе сугышып яшәгәнгә күрә, кореялыларның өлкәннәре генә түгел, сабыйларына тикле үчле, усал. Боларның берсе дә синең татарлыгыңны, качаклыгыңны искә алып тормый. Син Рәсәйдән килгәнсең икән, мөһер һәркемгә бер: димәк, дошман. Кореяда мөселман гаиләләре байтак дистәләгән, әмма аларга монда мөдрәсә-фәлән ачарга һич рөхсәт юк. Телиме-теләмиме, Нәҗметдин дә Токио урамнарын сагына башлады. Бер ишегалдында алар өч япон гаиләсе белән бергә тордылар, читкә китеп күз салсаң, үзара тыныч-ипле яшәгәннәр икән. Японнарның балалары да байтак кына иде, тик тавыш- тыннары бөтенләй чыкмады бит. Сабыйларның ихатада ниндидер утыргыч йә үсемлек сындырган чаклары да булды. Урыс яки татар булса, әллә кайчан канга батышып, сугышып бетәр иде. Ә японнар сабый чактан башлап тәрбияле, сабыр, алар үзара кычкырып талашуны белми. Иң яман итеп сүгенгән сүзләре дә: «ахмак, тиле». Икенче елның җәй ахырына хәтле тарта-суза түзеп йөрде дә, Нәҗметдин хаҗи янә Токиога әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды Ләкин бәла дигәннәре күләгә сыман ияреп кайтып җитте. * * * Утыз беренче елның көз башында Нәҗметдин хаҗи белән улы Касыймның икесен дә кулга алдылар. Югыйсә, аларның гаиләсе «белмәгәннең башы авыртмый» дигән сыман һичбер төрле сәясәткә тыгылмый-катнашмый, күбесенчә хуҗасы намаз укыганда почмакта шым гына утыручы мулла песие шикелле тавыш-тынсыз яшәүне мәгкуль күрә иде. Аталы-уллы качак татарларны Сугамо дип аталган соры төрмәгә илтеп бикләделәр. Элегрәк ишеткәннәре бар: бирегә үлемгә хөкем ителгән иң яман җинаятьчеләрне генә китерәләр, моннан исән чыгу юлы бөтенләй юк икән. Ике качак татар япон императорының шәхси дошманнары яки дуамал башкисәрләр белән тиңләрлек ни эшләгән? Сорау алырга әүвәл Нәҗметдин хаҗине йөртеп аптыраттылар. Сораулары берүк —Синең якташларын ник Харбинда торып калды да. ни максаттан син берүзең Япониягә килдең? Кореяга нигә дип барган идең, анда сиңа нинди өстәмә бурыч җиткерелде? —Мәскәү сине ни өчен Япониягә юллады? Мәскәү белән бәйләнешкә керү каналларын нинди1 Нәҗметдин хаҗи үзенең үткән гомер юлын кимендә ун мәртәбә бәйнә-бәйнә сөйләп биргәннән сон да ышанучы кеше табылмады Хаҗины төннәрен алып китеп тә кыйный-кыйный газаплый башладылар Өстәвенә, Япониядә көздән алып язга кадәр сузыла торган яңгырлар һәм дымлылык тәэсир итте бугай Җиденче дистәсен ваклаган хаҗи көннәрдән-беркөнне бөтенләй аяксыз калды. Болай да няк-янакларын ап-ак сакал-мыск каплаган хаҗигә туксан яшьлек картлар төсе керде. Ике ай чамасы шулай тинтерәттеләр Аннары иң көчле ядрәләр дә алалмаслык диварларны сытып, зинданнарга бер-бер артлы гайре сәер хәбәрләр килеп керде. —Башында егермеләп самурай офицеры юрган солдатлар хөкүмәттә инкыйлаб ясаганнар Самурайлар өч министрны кылыч белән тураклап ташлаганнар. Премьер Танака бөтенләй юкка чыккан. Император аның урынына Окада дигән кешене билгеләгән. Самурайлар чигенми, илдә хәрби диктатура урнашуын таләп итә икән. Атна-ун көн чамасы да ара үтмәде, тагын бер яңалык: -Японнар Кытайдагы Мукден каласына бәреп кергән. Кытайлар җан-фәрманга кача. Япон дивизияләре бөтен Маньчжурияне яулап алганчы сугышачак икән... Нәҗметдин хаҗине газаплауның кирәге калмады бугай, чыгарып җибәрделәр. Егерме яшен тутырган Касыйм да чыгарылды, тик иреккә түгел Хөкүмәт кулына корал тотардай һәммә ирне армиягә ала, япон телен, гореф-гадәтләрен камил өйрәнеп өлгергән Касыйм моннан ары Маньчжурия фронтында тылмач булып хезмәт итәчәк икән. Касыйм югалды, әмма, аның урынына дигән төсле, япон җирендә Харбин, Мукден каласыннан күченгән татарлар пәйда була башлады. Ни өчендер күпләп килмәделәр. Санай урамындагы мәхәлләгә ун-унбишләп гаилә кушылгандыр. Араларында Әгерҗе ягыннан беркем дә юк иде. Бик озак көттергәч кенә Гыймади абзый ялгыз күчеп килде Харбин ягы хәлләрен шул аңлатты. —И-и, туганым, «карт агачны күчереп утыртмыйлар», дип бер дә юкка шна әйтмәгән икән шул ата-баба. Күпме гомер узды, ә чит җирдә әле һаман бер төрле дә тамыр җибәрә алмыйбыз бит. Ике-өч ел элек Гоминьдан хөкүмәте Кытайдан урыс гаскәрләрен куа башлагач, и-и, сөенгән идек. Иллә мәгәр сөенечебез очкылык тоткан шикелле кыска гына булды Урыс урынына әүвәл Харбинга, аннары бөтен Маньчжуриягә япун солдатлары керен тулды Бер уйласаң, кытай ни дә, япун ни—бездәй качакларга аермасы бөтенләй юк шикелле Мәгәр япуннар да сарык көтүенә ябырылган бүреләр сыман а тына башладылар Хәзер аларны Монголиягә, аннары Рәсәйгә басып керергә җыена, диләр. Ә мин сине элек килгәндә дә кисәткән идем инде. Урыс тешен батырган калҗаны мәңге ычкындырмый Кайсы якта, нинди генә җирне басып алмасын, ул икенче көнне үк «бу безнең ата-баба җире», дип бугаз ера башлый. Димәк, озакламый урыс белән япун арасында бик зур дау кубачак. Ә безгә ике ут арасында торып калу хәтәр. Йә теге, йә бу як барыбер өтәчәк безне. Шуңа күрә Харбиндагы бик күп татар Төркиягә качты Минем улым белән киявем дә шунда. Ә мин монда мантып булмасмы дип, сезнең янга килдем. Белә кояш кайда якты чырай багар, тәкъдир үзе тәгаенләр әле... Укмашып киттеләр, ул-бу сизелмәде. Көнбатышта сугыш хәрәкәтләре баруга карамастан, качак мөселманнар Япониянең Нагоя белән Кобэ калаларында да яна мәчет манарасы күтәрделәр, аңа терәп, шәкертләр өчен мәктәп салдырдылар. Әлеге изге гамәлләр хакындагы хәбәр ерак Төркиягә дә барып җиткән, ахры. Санай урамындагы мәхәлләнең мөтәвәллиятендә күркә сыман кабарынып йөргән Кырым татары Вәли беркөнне намаз алдыннан зур яңалык әйтте. Мәүлид аенда Төркиядән Гаяз Исхакый җәнабләре килә Рәсәйдән куылган бар юксыллар өчен бердәм татар-башкорт җәмгыятен нигезләү, «Казан» журналын нәшер итү хакында сөйләшүләр булачак Гаяз хәзрәт—татар дөньясында исеме яңгыраг ан мәшһүр, олуг кеше. Аның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» атамалы язмасы заманында бар инсанны шаккагтырган иде. Большевиклар инкыйлабыннан соң бердәм татар-башкорт җөмһүрияте төзү уе белән янып йөрде Хәлбуки, большевиклар аның койрыгына басты, күрәсең, ачлык елны Гаяз хәзрәт тәүге мөһаҗирләр эзеннән Рәсәйдән чыгып качты. Менә. Япониягә килә Качак татарларга ул хәзер ниләр тәкъдим итәр? Көтеп җиткерделәр. Нәҗметдин хаҗиның Исхакыйны инкыйлабтан соң берничә мәртәбә Казан. Уфадагы шау-шулы җыелышларда күргәне бар иде. Хәзер, кыяфәтенә карап, аны элеккеге, егет чагы белән чагыштырып торды. Гәүдәгә калынайган, буйга утырган сыман Чигә чәчләренә чал йөгергән. Мыегы гына, сагыз сөрткән шикелле, элеккедәй кара. Күз кабаклары шешенгән, елмаерга ашыкмый Юк. бу элеккеге, сикереп менеп йодрыгы белән мөнбәр төя торган Исхакый түгел инде Авызын кайнар ашка пешергән кеше кебек, ул хәзер һәр сүзен үлчәп сөйләшә, үз-үзен тотышына, кыяфәтенә олпатлык һәм бәя белү иңгән. «Исламия» мәчете идәненә тезелешеп утырган качакларга ул әүвәл Рәсәйдә Идел- Урап штаты төзүнең зарурлыгы турында сөйләде, большевиклар хакимиятенең тиздән җимереләчәген кат-кат томанлады. Аннары сүз акрын-акрын гына качак тагарлар җәмгыятен төзү турындагы кысаларга күчте —Бөек Туран дәүләте, олуг Туран Урдасы.—дип әллә ничә тапкыр кабатлады ул.—Бүген төрки дөньяда коллыкка төшмәгән бер генә ил, бер генә дәүләт ирекле, азат рәвештә торып калды. Ул да булса Төркия. Ул—бөтен төрки дөньясы өчен әләм һәм дә ки барча төрки халыклар шул әләм тирәсенә тупланырга тиеш. Габделхәй хәзрәт Корбангали сикереп каршы чыкты. —Синең тәгамеңне бүген төрекләр туендыра, шуңа нисбәтән төрекләр җырын җырлыйсың булыр, Гаяз хәзрәт. Ә Япониядә безнең хәл катлаулырак. Монда ислам динен тотучылар бик санаулы г ына. Без монысы төрки, тегесе гарәп яки фарсы дип берсен тартып, икенчесен этеп яши алмыйбыз. Безнең өчен төреге дә. гарәбе дә Аллаһ колларыдыр Японнар тарафыннан йотылмыйк, балаларыбызны японлашудан саклап калыйк дисәк, безнең өчен иң дөрес юл төреккә-гарәбкә, гатарга-якутка аермыйча Аллаһка табынудыр Шуңа күрә безнең җәмгыятебезнең ниг езе дә фәкать ислам дине генә була ала. әләмебез—Коръән. Нәҗметдин хаҗи инкыйлабтан соңгы елларда Уфа, Казан җыелышларында күргән төсле Гаяз хәзрәт капылт кызып китте. Габделхәй хәзрәт белән үзара усал сүзләр алмаша-алмаша байтак ызгыштылар- Ахырда Гаяз хәзрәт кулын өметсез селтәп, амин да тотып тормыйча мәчет мөнбәрен ташлап чыгып китге. Икенче көнне исә аны бөтенләй Төркиягә кайтып киткән, диделәр. Күңелләрдә юшкын утырып калды. Гыймади агай юраган юш килде. У гыз алтынчы елның февралендә самурайлар Токиода тагын фетнә күтәрделәр, иске хөкүмәтне куып тараттылар. Император Хиро- хито хөкүмәт башлыгы Окаданы төшереп, аның урынына Коноэ атлы бер туганын куярга мәҗбүр булды Ана карап, самурайларның таләбе үзгәрмәде —Европа— ул Азиянең ярыматавы гына. Ә Азия безнеке булырга тиеш! «Яңа премьер көнбатышта тупланган ике армиягә Монголиягә бәреп керү өчен әзер торырга әмер биргән», дигән хәбәр тараттылар. Үз калҗасын уяу саклаучы Совет дәүләтенең җавап сүзе озак көттермәде __ Рәсәй белән Монголия үзара яңа солых төзегән. Япония монгол җиренә нәфес суза икән, урыс армиясе дә үз гуганын яклап сугышка керәчәк, ди Мондый солых япон хөкүмәте өчен көтелмәгән күсәк булды, ахры, ярты ел чамасы «ыһ» иткән дә тавыш бирмәделәр Кышка аяк басканнар иде. яңа хәбәр: —Принц Коноэ Германиягә баргач, андагы Риббентроп белән корыч сыман ныклы солых корган. Ул «Коминтернга каршы пакт» дип аталса да. төп максаты японнарны урыс дәүләте белән сугышка керергә котырту, кыстау икән. Бу чаклы уңыштан, ис гигән шикелле, хөкүмәтнең башы әйләнде, күрәсең. Алдын- артын уйлап тормыйча. Коноэ көнбатыштагы кайсыдыр бер дивизиягә совет чиген бозарга әмер биргән Самурайлар Владивостоктан әлләни ерак булмаган Ханко күле буенда совет г аскәрләренә каршы сугыш башлаганнар. Әмма бәрелеш бер атна чамасы да сузылмаган, советныкылар японнарны бүре көтүенә килеп кергән тилергән эт урынына талап чыгарганнар. Ул көннәрдә бөтен Япония нахакка типкәләнгән сабый шикелле кайгыга чумып йөрде. Кемпентайныкылар тагын, бер сәбәпсез көе, Нәҗметдин белән Касыймны полиция бүлегендә кыйнап кайтардылар. Тик япон хөкүмәте һичбер төрле сабак алырга җыенмады бугай. Берзаманны Токио ярлары Германиядән килгән кораблар белән тулды. Бик тә яшерен сер тараткан шикелле, колактан-колакка гына хәбәр җибәрделәр: —Немецлар Япониядә танк, туп, автомобиль заводлары төзергә хыяллана. Башлыкларын хәрби максатка түккән байчуралар биш ел буена бернинди дә салым түләмиләр. Әлеге «сер»гә ия булуга ук Касыйм әтисен йокыдан уяткан шикелле төрткәләргә кереште. —Немецлар моннан тиз генә китәчәк түгел. Мин әйтте диярсең, алар японнарны әллә нинди капкыннарга илтеп кертәчәк әле. Әмма безгә йоклап яту гөнаһ. «Алма пеш. авызга төш», дип көтеп ятып булмый. Немецларга кушылып, нинди дә булса яңа шөгыль кузгатырга кирәк. —Алар монда хәрби заводлар кормакчы булалар бит. Качып китеп ятим хәлендә йөрсәң дә, син үз Рәсәеңә каршы мылтык төзәргә җыенасыңмыни?—дип Нәҗметдин ду купты, ә Касыймның үз кырыгы кырык. —һе, нәкъ менә мылтык, туп, ядрә ясау заводларын гына кор, димәгән. Шул немец агентларына сырпаланап, ачуым килмәгәе, шырпы фабрикасы ачып җибәрсәң дә була. Хәзер Япония белән немец кулы идарә итәчәк, әйдә, шуннан файдаланыйк, димен бит мин сиңа. Нәҗметдин тойды, сиземләде. Касыйм яңа буын кешесе, ул үзенчә чәчә һәм үзенчә ура. Аны иске кәвеш кияргә үгетләү—өметсез эш. Ул үз ниятен һаман-һаман тамчы сыман бертуктаусыз коеп торачак бит. Кул селтәми булмый. —Әй, үзең чамала инде,—диде ул ахырдан.—Мәгәр үз гомерендә Рәсәйгә каршы селтәнәсе булма. Аның өчен уйнаштан туган сыман булсак та, ул барыбер безгә газиз Ватан... Касыйм бер ай эчендә үзенә түбә тапты. Германиянең «Отукен» фирмасы филиал ача икән. Иң беренче чиратта «Штукен»га сүс белән каучук кирәккән, ди. Касыйм баш-аягы белән шуңа кереп чумды, өйгә кайтып керми. Бер күренгән чакта Нәҗметдин аңа «үтилче», дип төрттереп алган иде, Касыйм ике-өч җөмлә белән аның авызына су каптырды. —Иң биек тауның очына да итәктән башлап менәләр бит, әткәй. Әнә, «Мерседес» фирмасыннан килгән берәү мине монда үз вәкиле булырга чакырып йөри... Шапырынмаган икән, Касыйм бераздан, чыннан да, зур автомобиль фирмасының Япониядәге вәкиле иде инде. Сәяси хәлләрне дә чиста су төбенә караган шикелле алдан күреп торган Нәкъ җәй уртасында японнар Вампин каласы янында Кытай җирләренә бәреп керде. Боларның һәрбер полк яки рота командирлары янына хәрби киңәшчеләр булып немец офицерлары кереп тулган, өстәвенә, эт типкесе хәлендә йөргән генерал Чан Кай-ши да япон гаскәрләрен колач җәеп каршылаган икән. Коммунистик Кытай төзергә җыенган кызыл комиссарлар чигенә башлаганнар. Әлбәттә инде, хәзер совет Рәсәе дә йоклап ятмый, төп хәрби киңәшче булып Кытайга маршал Блюхер үзе килеп төшкән, күкне совет очкычлары биләп алган. Ләкин Кытайдагы кызыл комиссарларга җитди уңыш елмаймаган бугай, Блюхерны Мәскәүгә чакырып кулга алганнар, ди. Японнарны әллә Кытайдагы җиңүләр сукырайтты инде, әллә немец киңәшчеләренең коткысына ансат бирелделәр—нәкъ бер елдан соң алар Хәсән күле буенда Рәсәй җирләренә бәреп керде. Ун көн үтүгә үк совет гаскәрләре аларны куып чыгарса да, сабак алмадылар. Маньчжуриягә тупланган ике зур армия бик тиз арада Халхин-Гол тирәли ике яклап Монголия җиренә басып керде. Максатлары, сукырларча, шул ук: —Байкал арты—безнең туган җир!.. Корабларга тутырып. Япониягә читтә һәлак булганнарны кайтара башладылар. Ә биредә оолай да һәр йорт саен диярлек тоташ күз яшьләре. Әле явыз салымчылар сонгы сайлыгыңны төяп чыгып китә, әле буыны да юньләп ныгымаган яп-яшь егетләрне армиягә көчләп алалар Сугыш җир хуҗасы японны, табыш өмет итеп утрау дәүләткә килеп чыккан кытай белән уйгурны, качак татар, калмыкны—һәммәсен оерьюлы тигезләде сыман. Утлар-сулар киселде, кибетләрдә ирекле рәвештә ризык сату бегге. һичбер ихатада уен-көлешү юк. Нәҗметдин хаҗи белән Разия абыстай өчен бердәнбер юаныч шул— аларнын Касыймына тиюче юк, ихаталарын да япон шымчылары урап үтә иде. Рәсәй җиренә Гитлер армиясе күптән бәреп кергән, авыр яулар Мәскәү тирәсендә бара иде инде. Япон гәзитләрен актармады түгел, башыннан азагына тикле барча битләрне фашистларның җиңүләренә яки фюрерның бөеклегенә мәдхия уку белән шыплап тутырганнар. Германия вәкилләре яки япон хәрбиләре янына якын килсәң, телләрендә фәкать бер генә җыр: —Немецлар Мәскәүне басып алуга ук, бу яклап Рәсәйгә япон гаскәрләре бәреп керә. Утыздан артык дивизия әмер генә көтә. Самурайлар бердәм ант итәләр: «Байкалга хәтле булган җирләр алты атнада яулап алыначак» Сугышчылар өчен сигезәр дәрәҗәдәге «Чыгып килгән кояш нурлары» һәм «Изге хәзинә» орденнары әзерләнгән инде. Гнтлерның девизы «Дран? нах Остен» булса, безнең чакыру «Дран? нах Зюйд!» Сугыш кайсы гына илгә каршы алып барылмасын, ул милләтне берләштерә икән. Японнарны һич танырлык түгел. Котырган үгез каны эчеп ярсыганнар диярсең, һәр япон ире фронтка ыргыла, хөкүмәттән йә Советлар Союзына, йә Сингапурга каршы сугыш ачуларын таләп итә. Хөкүмәттә тагын инкыйлаб үткәрелде, хакимият башына Тодзио атлы сугыш чукмары менде. Итагаки, Доихара дигән аның урынбасарлары да, шулай ук. генераллар. Самурайлар хәзер һәр кич саен немец кабакларына кереп типтерәләр һәрбер кабак гейшалар һәм исерекләр белән тулы. Шушы мәхшәрне тыныч кына күзәтердәй көче калмагач, Касыйм японнарның борынгы башкаласы Нарага барып кайтырга булды. Японнар әле былтыр гына үз империяләренең ике мен алты йөз еллыгын шаулап-зурлап үткәргәннәр иде, Нарага да яңарыш канаты кагылып узган икән. Үзәктәг е Зур Будда храмы урнашкан мәйданга тоташ алтыннан коелган яна Будда сынын куйганнар. Аның янәшәсендә коелган бакыр лалә чәчәге дә саф алтын шикелле ялтырап тора. Мәйдан тулып эреле-ваклы болан көтүләре йөри. Аларга кычкыручы, бармак янаучы юк. Бирегә килгән һәркем нинди дә булса ризык табыл аларнын күңелен күрергә, кулы белән кагылып иркәләргә омтыла.. Кайту юлына Касыйм шактый гына соңга калып чыкты. Юл караңгы, ара ерак түгел, ул машинасын куаламыйча гына кайтырга исәп тоткан иде. Инде мәркәзгә якынайган чакта әүвәл аның игътибарын Киото бистәсе ягыннан килүче ялгыз фара яктысы, аннары көчле мотоцикл гөрелтесе җәлеп итте. Төн уртасы барыбер узган инде, дуамал рәвештә кая ашыга бу? Юкка түгел икән. Киото бистәсе урнашкан тау өстендә бер-берсен узышып чапкан янә ике ут күренде. Шик калмады тегеләр куа, ялгыз мотоциклчы җан-фәрманга качып бара. Нигә кача, нинди гөнаһ кылган, куучылары кем? Ялгыз мотоцикл Касыйм килгән якка оча иде. Хуҗасы алда кискен борылыш көткәнен белмәгәндер, ахры. Бер мизгелдә тәгәрмәчләр юлдагы ташлар өстендә усал сызгырды да, бичара хуҗа мотоциклы белән бергә әйләнә-тулгана читкә чыгып очты. Куа килүчеләр белән ике ара әле шактый ерак иде. Касыйм машинасын юлга аркылы китереп кискен туктатты һәм бәхетсез мотоциклчы янына сикерде. Бәхетсез юлчы канга баткан, әмма аңында, акылында иде әле. Ул үз өстенә иелгән Касыймны шәйләүгә үк, телгәләнгән иреннәрен ачып сәер сорау бирде. —Син кем? Кайсы як кешесе? —Татар,—диде Касыйм аптырагач—Качак татар. Исемем Касыйм. Немецларның «Мерседес» дигән фирмасында эшлим. Бичара юлчы бер йотым саф һава сулагандай булды. Көтмәгәндә рус сүзләре белән тезеп китте. ^ __ Качак булсаң да. Россияне каргап яшәмисендер бит? Әйт, Касыйм-сан! —Юк, каргамыйм. __ Каргамасан, сиңа шул үтенеч.—Яралы юлчы түш кесәсенә тыгылды, кечкенә төргәк алды ____Менә моны яшер. Син немец фирмасында эшлисең. Германия илчесе сыман, сине тентемәсләр. Ә соңыннан Исия урамына илтеп тапшырырсың. Онытма, Исия урамы, тугызынчы йорт Мияги дигән рәссам каршы алыр. Озак сузма, бүген үк илтеп тапшыр. Моны Рәсәй көтә... Юл читенә Киото ягыннан килеп җиткән мотоцикл фараларының яктысы төшә 8. .К.У..ЯЗ башлады Касыйм яралы, сәер юлчыны өскә таба өстерәгән булды Ашыга-кабалана, барыбер, сорау бирде. —Сине кем дип белеп калыйм сон? Исемең ничек? —Рамзай* Бәлки, берәр кайчан ишетерсең әле... «Рамзай» бик кадерле кеше иде, күрәсең, куа килүчеләр аны шундук ин кыйммәтле шифаханәләрнең берсенә алып китте. «Рамзай» хакында шуннан ары бер төрле дә хәбәр килеп ирешмәде. Шулай да. әкәмәт бу «дөнья, хәят, яшәеш» дигәннәре! Бөтен җирдә җәһәннәмнәреңә биргесез аяусыз сугыш бара, сәгать саен меңәрләгән җаннар кыела, ә Япониядә гап-гадн кеше хокукларына да ия булалмаган Касыйм өйләнергә йөри! Бу турыда кайтып авыз ачкач. Нәҗметдин хаҗи белән Разия абыстай Касыймны тәненнән явыз җен кугандай тотып өшкерделәр —Бөтен кеше ничек итеп җан сакларга белми, ә бу тәмугъ уртасында торган килеш хатын ала, имеш! Утыз биш яшеңә җиткәнче башлы-күзле булу— ике ятып төшеңә бер тапкыр да кергәне юк иде. Ә хәзер кәләш таптың да капландың. Мондый мәхшәр заманада синең сымак камыт киеп, арба тагып кая бармак кирәк? Әллә җен алыштырдымы соң үзеңне, тфү-тфү! Юк, хаҗи белән абыстай беркадәр харамлыйлар, моны үзләре дә яхшы белә иде. Касыйм әле Харбинда чагында ук качак кызларына күз аткалап йөрде. Ул вакыт башы бик яшь иде, ярәшү-кавышу хакында сүз дә кузгатмады. Япониягә килгәч тә, «хәерчегә җил каршы» дигән шикелле, Касыймга яшьтәш-чордаш булырдай кыз очрамады Разия абыстай янына кача-поса килеп, Касыймны уйгыр, төрек, бурят кызлары белән таныштырырга кыстап карадылар Ана кеше үзе үк кылыч белән селтәнгәндәй шундук каршы төште. —Өйләнсә, татар кызын гына ала. башкача фатихам юк1 Инде менә, «бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына» диг әндәй, кырык бишенче елның язында, әллә кайлардан урап, Токиога Аппакайлар гаиләсе килеп төште Сорашкач шаккаттылар. Аппакайлар Харбиннан әүвәл Австралия ягына чыг ып качкан, аннары гына Сингапурга барып урнашканнар икән. Ләкин ничә әйтсәң дө, бер сүз: хәерченең чалкан егылса да борыны каный шул ул. Сингапурга былтыр япон солдатлары басып кергән, шулар ук Аппакайларны Токио пароходына төяп аткарганнар. Касыйм Аппакайларның җиткән кызлары Салисә белән танышуга, тәүге чәчәк күргән язгы бал корты шикелле, ана чаг ябышты. Немец фирмасында эшләп йөргән «капиталист» Касыйм да Аппакайлар күңеленә хуш килгәндер инде, болар бер очрашу вакытында «ашыгып-хаталанын» ризалык та биреп ташлаганнар. Шуннан бирле әтисе белән әнисенә Касыйм күз ачырмый —Ярәшергә, калымнарын түләп куярга кирәк, яучы җибәрегез!.. —И-и, рамазан аенда, ураза өегендә кеше мәшәказьләп йөрмик. Корбан гаетен үткәрик, шуннан ары җибәрербез инде.—дип, «яшь кияү»не көч-хәл белән үгетләп җиткерделәр. Әмма җәй аена аяк басканнар гына иде, Америка очкычлары Токио өстенә берөзлексез бомба ташкыны түгәргә тотындылар. Урамнар гына түгел, унар чакрымга сузылган заводлар, причаллар һәм бистәләр юкка чыкты. Хәрабәләрне үтеп йөрмәле түгел, исән калган йортлар сирәк иде. Касыйм олыгайган әти-әнисен дә, Аппакайларны да шактый читтә, Кюсю утравында нигезләнгән Нагасаки каласына күчерергә булды. —Япония тулысынча капитуляция ясамыйча торып, Америка Токионы җимерүдән туктаячак түгел. Хәрабәләр астында калып изелгәнче, әйдә, ичмаса, тынычрак калага күчеп җан саклагыз. Сугыш барыбер бетәр, шул чагында кабат кушылырбыз. Сугымга чыгарылган мал диярсең, һәммәсе дә сүзсез буйсындылар. Якыннарын Касыйм үзе Нагасакига илтеп урнаштырды Кала уртасында элек күн заводы булып исәпләнгән корылмалар арасында бер барак буш икән, шуның бүлмәләренә кереп төпләнделәр Тын океан ягындагы Кофу бугазына терәп мөселманнар өчен лазарет оештырганнар. Салисә шунда йөреп эшләргә риза булды. Аерылган чакта, Касыймнын күзләренә төбәлеп, сәер итеп әйтте: 'Рамзай совет разведчигы Рихард Зоргенын яшерен кушаматы —Болай да соң табыштык. Сак белән Сок кебек булмасак кына ярар иде инде... Касыйм Токиога әйләнеп кайтса, тагын шул ук мәхшәр. Америка очкычлары, козгыннар өере шикелле днстәләп-йөзәрләп килеп, япон мәркәзенең исән калган йортларын үтүклиләр Кала дистә чакрымнарга сузылган хәрабәләр өеменә әверелде, түбәләре, ишек-тәрәзлэре умырып ташланган мескен алачыкка охшап калды Җитмәсә. болай да кул-аягын бәйләп иң эссе мунча ләүкәсенә ташланган бичара өстенә бер ләгән кайнар су сипкән шикелле, тәнеңне-җаныңны өтеп алырлык хәбәр тараттылар: —Советлар Союзы Япониягә каршы сугыш ачарга жыена, Германиядән бушаган бар гаскәрен хәзер көнчыгыш чикләргә таба күчерә икән. Аягында йөри алырдай барча кеше, төбе тишелгән иске корабтагы күселәр көтүе шикелле, якын-тирәдәге утрауларга, тау һәм мәгарәләр арасына качып китте. Менә- менә Совет гаскәрләренең бәреп керүен көтгеләр, хәвеф-хафа басты һәм көтмәгәндә, баш түбәсенә тимер гөрзи белән китереп орган шикелле, явыз, кара хәбәр —Америкалылар Хиросима каласына атом бомбасы ташлаганнар! Кала юкка чыккан!.. Ике көннән соң, Касыймны тәмам акылдан шаштырырлык яңа кара кайгы: —Америка самолетлары Нагасаки өстенә дә бомба ташлап киткән. Нагасаки да вулкан өтеп үткәндәй бөтенләй җимерелгән... Әүвәл Кюсю утравына һичкемне кертмәделәр. Көнбатышта Совет гаскәрләре Квантун армиясен пыр туздыра башлаган икән, корыч тәртип урнашты. Кайгы-хәсрәткә бирелү, матәм-шом күрсәтү—зур җинаять. «Япония—җир йөзендәге иң югары ямато расасының бишеге ул. Аны Ходай үзе шулай итеп яраткан Аны җиңүче юк!..» Мең төрле хәйлә һәм мең бәлаләр аша барып эләккәч, Касыйм Нагасаки каласын бөтенләй танымады. Шәһәр юкка чыккан, элеккеге бистәләр, храмнар, урамнар урынына ком-таш өемнәре. Бөтен якта корым, тузан, көл, күмерләр. Кайчандыр күн заводы булган, ә ике ай элек Касыйм әти-әнисен. якыннарын калдырып киткән бараклар урынында хәзер вулкан кратерыдай чокыр... Корбаннар турында бик көпереп кенә хәбәр иттеләр. —Хиросимада йөз кырык мең, Нагасакида җитмеш биш мең чамасы кеше янып юкка чыккан.. Касыймны җиһанга бәйләп горучы соңгы җеп өзелде.. Бар атна үтүгә Япониягә тәкәббер, таза, тук чырайлы Америка солдатлары кереп тулды. Император Хирохнто, күрше бакчасына алма урларга кергәч тотылган юсшбо- рынлы малай сыман курка-йолка барып. Америка крейсерында берсүзсез капитуляция турындагы кәгазьгә кул куйды. Хәрби хөкүмәтне җитәкләгән Тодзно, Итагаки, Доихара кебек генералларны агып үтерделәр. Ничәмә-ничә еллар буена императорның иң тугры адъютанты булып торган г енерал Сигеру, хурлыкка түзә алмыйча, харакири ясап үз гомерен кыйды. Аның үрнәгенә йөзләгән-меңәрләгән офицерлар, самурайлар, солдатлар иярделәр. Япония өстендә, әйтерсең, кояш сүнде. Касыйм да, ирексездән, үз-үзенә кул салу турында уйлый башлаган иде инде Кадерләргә-сөяргә туган җирең, ата-анаң, кәләшең, якыннарын калмагач, бу җиһанда яшәүнең нигә кирәге бар? Сине үзенә тартып, ымсындырып торучы барча учак сүнде Ил дигәннәре көлгә әверелгән, аяк астыңда җир яна. Утыз биш яшеңә җитсәң дә, син һаман эт типкесе хәлендә. Ни солтан, ни олтан булачак түгел. Тәмугь эчендәге кебек газаплануларга күпме түзмәк кирәк? Беркөнне кич шундый караңгы уйлар томанында кайтып килә иде, ярымҗимерек йорт ихатасында «Исламия» мәхәлләсенең имамы Вәли хәзрәт каршы алды. __Син нишләп инде өченче көн буе ни өйлә, ни ахшам намазында күренмисең, олан? Касыйм эндәшмәгәч, сынаган шикелле, бик озак текәлеп торды. Аннан ипләп әйтте. —Аллакайларның Салисәсе исән калган бит, олан. Ул бомба дигән нәмәстә төшкән чакта лазаретта булган. Берникадәр янган, мәгәр зыянлы түгел, ди. Ул хәзер Хонсю атавында, карантинда икән... Бер-берсен эзләп табышып кочакларына чумгач, Касыйм белән Салисә икесе дә җиргә тезләнделәр Кәләшендәге үзгәрешләрне кияү егет үзе бераздан гына күрде, сиземләде. Салисәнең бер як күкрәге янган, шул якта ук күз кабагы, муены, иңбашы, колак тирәләре чалгы белән тунап алган шикелле пеләшләнеп һәм тартылып тора. Бичара кыз үзенең мескен кыяфәтеннән бик хурлана, күрәсең, елый да елый. —Мин бала да таба алмаячакмын икән бит Ярәшкән чакта биргән вәгъдәңнән азат итәм. Мине жәлләп, бәхетсез булма. Касыйм... «Исламия» мәчетендә никах укытып чыкканнан соң гына Салисә йөрәгендә йөрткән иң олы серен ачты. —Моннан әлләни ерак булмаган атауда Михара дигән вулкан тавы бар икән Яраткан егетләренә кияүгә чыга алмаган бәхетсез япон кызлары шул вулкан кратерына ташланып үләләр, ди. Ул тау юлын мин әле син эзләп килгәнче үк белешеп куйган идем... Илле дүртенче елда Касыйм Токионың Шнбуйя-Ку бистәсендә ике катлы өр-яңа йорт салдыра башлады. Моны ишеткәч, мәчеттәге бер намаздан соң да аңа тыныч кына кайтып китәргә ирек бирмәделәр. —Бөтен татар Америка белән Австралия ягына чыгып китә. Соңгы елда, менә, Төркиягә дә капка зур ачылды. Япа-ялгыз утырып каласың бит, синең башыңа тай типкәнме әллә? Касыйм әүвәл сантый дәрвиш сыман тик көлемсерәп йөрде, бәхәс-дәгъва куптарып маташмады. Әйе. дөм-саңгырау түгел, гел ишетеп тора. Пензаның Әлбәдән, Зөянсн Шыгырдан. Дим буендагы Каргалы. Чулманны тирәләп утырган Биккол, Тирсө, Сарайлы. Камай авылларыннан качкан Еники. Алтынбай, Әҗем, Бөркет, Апанай, Сү.тги, Зәйдулла нәселләре, баскак солдатларга ияреп, Америка белән Канадага күчеп киткәннәр Аларның кайсылары Сан-Францнско яки Берлннгейм, кайберсе хәтта Нью- Йоркның үзенә үк барып урнашкан, ди. Бәхет эзләп Төркиягә китүчеләр дә шактый ешайды. Дәлилләре хәтәр: — Анда, ичмаса, туганнарыбыз арасында яшәячәкбез. Дин бер, тел бер. Монда йотылабыз... Касыйм үзенә җомга намазында хөтбә укырга чират җиткәч кенә күңелендәге уйларын-хисләрсн берьюлы ачып салды. —Без егерме елдан артык гомер буе японнар куенында яшибез. Безне Рәсәйдөге кебек эт типкесендә йөрттеләр, дип әйтергә телем күтәрелми. Японнарга нинди кайгы- хәсрәт күрергә язган булса, барысын бергә кичтек. Сугыштан сон, бөтенләй йорт - түбәсез калгач та, читкә типмәделәр. Хөкүмәт безне японнар белән бер дәрәҗәдә күреп, өч ел буе байчураларының җәйге утарларында яшәтте, ризыктан аермады Ашаган табагына төкермиләр, менә шуңа китмим. Монысы бер. Касыйм мәчетнең намаз идәненә тезләнгән илдәшләренә күз йөгертеп чыкты Туганнарының һәммәсе гаепле кешеләр шикелле аска төбәлгәннәр, арадан берсе дә каршы әйтергә кыймый. Касыйм үзенең хак сөйләвен тоемлап, ары дәвам итте. —Икенчесе. Ни үкенеч, монда килгәч, безнең бик күп туганнарыбыз вафат булды инде. Мәркәз уртасында җир алып, шунда мөселманнар зираты нигезләдек. Анда безнең әти-әни, абый-апа ята Барыбыз да рәхәт эзләп, җайлы тормыш эзләп Төркиягә. Әмрикәгә китсәк, безнең ата-аналарыбмзның каберләрен монда кем кадерләр? Хәзер шулай, бөтен дөнья буйлап, сансыз татар зиратлары сибеп йөрикмени? Намаз идәненә тезләнгәннәр һаман дәшмәделәр. Җан тавышы белән, әрни-әрни, Касыйм янә тезде. —Динең белән телеңне саклап калу өчен чәнечкеле атау эзләп табу да аз. Алар икесе дә менә монда, безнең йөрәктә ул. Иманыңны син үзең кяферләргә сатып җибәрмисең икән, синең йөрәгеңне тере тәнеңнән тартып ал алмыйлар. Ана фәкать без үзебез хуҗа. Ә японнар. Ходайга мен шөкер, безнең Аллаһны кимсетми, урыс кебек көчләп чукындырмый. Балаларыбыз өчен мөселман мәктәбе бар, Аллаһка табынырлык мәчетебез исән. Болар өчен һаман-һаман японнарга рәхмәт. Үз җирләренә безне сыендырган хуҗаларны «боларны урыс килеп кыйнады, Америка какты», дип кимсетергә, мескенгә чыгарырга бик ашыкмыйк әле. Япон кыйналды, әмма тезләнмәде. Мин ышанам, япон үзе дә, аның белән бергә без дә берзаманны тураеп басарбыз әле. Японның күк күкрәтер көннәре алда көтә. Мин ышанам... Икенче кисәк Г алимҗанның малае Рафил кайткан,—дигән хәбәргә Салавычта әүвөл ыжлап бирүче дә табылмады, һе, кайткан икән, кайткан. Авылдагы һәр ун өйнен тугызыннан чыккан балалар хәзер читтә, калада яши. Атна саен уныунбишләбе машинасында кайтып тора. Машинада җилдерүен-җилдерәләр. ә киткәндә, барыбер, ата-аналарының ит-каймагын төяп сыптыралар Чираттагы бер «ач-әрвәхның визиты» бу атнада Галимжаннар өенә туры килгән икән, монын нәрсәсе бар'’ Әмма бср-ике сәгатьтән соң ук Г алимжаннар ихатасы каршында тыз-быз йөгерешкән салавычлылар күренә башлады. Сәер сүзләр китте. —Рафил Япониядә яшәүче ниндидер туганын тапкан, ди. Авылга Гапимжан белән Саниядән теге япунга хат яздырырга, аны кунакка чакыртырга, дип кайткан, ди. Салавычлыларның астына шундук су йөгерде. Галимҗаннар гаиләсен уттан алып, суга салып чайкый башладылар. —Ул Тәкәрлек Рафил бәләкәй чагыннан ук ырвач булды. Мәктәпкә өстенә май ягылган ипи алып бара да, классташлары каршында ашый башлап, шуның яртысын ручкага йә пеналга алыштыра иде. Институтка сынау биргәндә дә укытучылар каршына ниндидер солдат киемнәрен киеп кергән. Хәзер дә япунга качкан татарны берәр хәйлә белән савар өчен генә эзләп тапкан инде ул. Баксаң, бернинди дә туган-мазар түгелдер әле. Шулчагында гына һәммәсе йокыдан типкәләп уятылган кешеләр шикелле капылт зиһенгә килделәр. —Бәрәч, бәрәч! Ул Рафилга туган тиешле япун кем икән соң? Эрвәлүтсиядән соң безнең авылдан Нәҗметдин бай белән Госман хәзрәт чыгып качкан, дип сөйлиләр иде. Алар кайсы яклап Галимҗаннарга туган тиешле ди? Рафил тапкан япун безнең берәребезгә чынлап торып туган-кардәш булып чыкмагае Кичкә таба, көтүгә тупланган мал шикелле, Галимҗаннар ихатасы каршына бар авыл җыелды. Кунакка кайтып төшкән Рафил тарафына таләп катгый: —Нинди ясалма туган эзләп таптың анда? Кайсы япуннан хат килде? Ниләр язган? Ул безнең кайсыбызга туган-кардәш тиеш? Әйдә, чык. авыл каршында сөйлә1 Рафил институтларда гына түгел, хәтта аспирантураларда да укып йөргән кеше. Томаналарны күз чалымына китереп тормады, елгырлары-шомалары белән дә бәхәс- гауга куптарып маташмады, әллә нинди ялтыравык сургычлар белән бизәлгән олы конвертны салавычлылар кулына чыгарды да бирде. —Касыйм бәй сезгә дә, безгә дә бердәй авылдаштыр. Аның хатында бернинди дә сер юк. һәммәгезгә сәлам юллаган, бергәләп укыгыз. «Мин укыйм да, мин укыйм. Мина бирегез»,—дип шәрран ярып кычкырсалар да, хатны тегеләй-болай итеп боргалап карауга ук ары аткардылар. —Моның алды—гарәп, арты латин хәрефләре белән язылган бит! Моны кем аңласын? Хат һәммә салавычлы кулыннан йөгереп узды, гарәп яки латин имласын сукалаучы бәндә табылмады. Ахырдан хатны, барыбер дә, Рафил кулына кире тоттырдылар — Син институт каридурларында, галимнәр арасында буталып йөргән кеше. Әйдә, үзең укы. __ «Сәүгеле Рафил туганыбыз, Гөлчәчәк килен, Сания сеңлебез, кияү әфәнде!»— дип кичәге аспирант егет хатны кычкырып укый башлагач, салавычлылар әле әрем капкан төсле йөзләрен сытып, иреннәрен бөрештереп, бөтенләй битарафсыз гына торган иде Аннан соңгы җөмләләрне ишетүгә үк, ачлык елны бушка өләшенә башлаган бер телем икмәкне эләктереп калырга омтылган әрвахлар шикелле, берсен-берсе төртеп алга ыргылдылар. __ «Балалар вә бөтен туганнарыбыз, кардәшләрем, илдәшләр! Берегезне дә күреп белмәсәк тә, һәрбарчагызны сагынып, йөзегезгә багып сөйләшергә зар-интизар булып, авылдашларыгыз Касыйм белән Салисә Япониянең җылы җилләре аша һәммәгезгә юксыл тулы сәламнәр җибәреп, хәер-догаларыгызны өмет итеп кала. Шулай ук, Япония мәркәзендә яшәгән бәгъзе татарлар да. һәммәгезгә сагынулы сәламнәрен җибәреп, догагызны өмет итәләр. Сезнең барчагызга да иминлек эчендә сәламәт вә бәхетле яшәвегезне Җәнабе Аллаһган теләп калабыз...» __ Чукынып кына китсен, борынгы заман калдыгы бит бу! Мулла бит бу!—дип кычкырып җибәрде, түзмичә, мәңге йә кибет, йә берәр өмә тирәсендә болганып, бушлай стаканга табынып гомер иткән Руслан. Әллә ничә авылдаш берьюлы, каз сыман ысылдап, «урыс тамак»ны шундук туктаттылар. —Тс-с. алланны-муллаңны силсәвиткә чакыртасы нәстә! Нинди кешеләр яза моны, нинди байлык туплап өлгергәннәр— шуны белеп бетерик, аннары синсн белән бергә типтерербез. Рафил каушамыйча ары дәвам итте. —«Сездән хат килүгә, картлык көнебездә туганлык артты, дип бик шатландык Ерак булсак та безне онытмаганнар, үзебезне күреп белмәсәләр дә. исемнәребездән таныйлар икән, дип бинайһә сөенештек. Без картайдык, кул-аяклар сызлый, фани дөньяда күрешер өмет калмады, ахирәттә генә кавышырбыз инде. Ә сез яшьләр, үзегез бер килеп китәрсез, иншалла. Ходайның рәхмәте киң ул. Безне искә алуыгыз өчен Ходай сезгә әҗер савапларын бирсен, амин!..» Хат ияләре алга таба үзләренең Япониягә ничек килеп эләгүләрен, ни рәвешле гомер сөрүләрен бәян иткән иде һәммәсе дә колакларын торгызып тыңладылар. Әһа, берсе Мөхетдин, икенчесе Аппакай нәселеннән икән боларның. Ата-бабалары элек Агыйдел. Иж. Салавыч буенда гына түгел, Оренбур ягында да зур утарлар тоткан Касыйм хаҗи хәзер бөтен Япониядәге «Исламия» дигән җәмгыять рәисе (анысы пүчтәк!). ә ин мөһиме, ул төп заводы Германиядә булган «Мерседес» фирмасы филиалының президенты икән. Әнекәйгенәм! Буржуй, миллионер бит бу!.. Ә үзләре канәгать түгел һаман, зарланган булалар. Салисәсе, әнә, үзе турында ничек итеп яза: —«Сездә инде салкыннар башланадыр, әле монда җылы. Мәгәр мин йөрәгем начарга күрә эссене бик яратмыйм, өйдән чыкмыйм. Дөрес, өйдә һава суыта торган машина бар, шул җиләсләтәдер. Аннары монда җир кечкенә булганга, өйләр бик тыгыз утырган Өйләр биек, жил-һава йөрергә гел урын юк. Аның өстснә, автомобильләр хәйран калырлык күп. урамда һавадагы май исенә буылып интегәсең,..» Тыңлаучылар арасында күтшәр эчтән генә «их, монда кайтарырга иде сезне, сәвит җәннәтендә мунча керсәгез иде сез», дип сүгенәләр, әмма бүлдермиләр. Ни әйтсен дә, читтәге кешенең карашы кызык иде. —«Карга баласы булып карга баласы да, кайсы якта гына тумасын, үзенчә кар- кар, дип кычкыра. Төркиягә яки Америкага баргач, Татарстаннан килгән, үз эти-әнисе янында яшәп гә татар телен белмәгән туганнарыбызны күреп шаккатабыз.» —«Туган ил сагындыра Кайтсак, беренче эш итеп, зиратка барып дога кылыр илек. Икенче -Салавыч суына аягыбызны тыгып утырыр идек.» —«Адресыгызга Брежнев каласы дип язгансыз. Андый шәһәр кайсы якта була? Без сезгә хатыбызны әүвәл тасмага яздырып салган идек тә, урысча булмаган язма кабул ителми, дип илегездән кире кайтардылар... Безгә хат язган өчен әгәр сезгә авырлык-фәлән килсә, берүк борчылмагыз. Ходайның рәхмәте киң, бер табышкач югалмабыз әле...» Менә шундый, моңсу тына, сагыну тулы бер хат. Рафил укып чыккач әле күпләр зиратта ясин догасын тыңлаган төсле җитдиләнеп, хисләренә чумып тик тордылар. Әмма ярты авылда кара төн уртасы үткәнче ут сүнмәде. Әле ир белән хатын капма- каршы утырып, әле күршеләр бер-берсенә йөреп баш ваттылар. - Касыймның да. Салисәнең дә бабалары безнең районнан бит. Аларның нинди чыбык очлары монда торып калган да, алар кемгә кардәш? Нитә әле миллионер япунны Салавычка. хуҗа булып. Рафил белән Галимҗаннар чакырырга тиеш'’ Җитмәсә, Касыйм үзе тегеләрне Япониягә чакырып кунакка алмакчы була. Саллы гына хәер тамуы бар Нигә әле нәкъ менә Галимҗанныкылар корсак киереп барырга тиеш анда'1 Бәлки, без ул япунга аларга караганда да якынрак туганнардыр?.. Бераздан тәрәзәләрдә утлар сүнде, ләкин дистәләгән йорт хуҗалары таңга кадәр йоклый алмадылар Икенче көнне Комгансызлар урамында яшәгән ирле-хатынлы Артур белән Рәйсә ихата алдына сугышып чыкты Мотоциклны гына түгел, кирәк булса сыерны да сатабыз, каһәреңне өшкерим! Синең балаларыңа сөт кирәк дип, Япониягә бармый калырга мин тинтәкме әллә?— дип Артур Рөйсәне көрәк айкап куа чыккан иде, тегесе итәген биленә тикле күтәреп җавап бирде. Менә моны күргәнең бармы, пакыч? Менә сиңа Япония, менә сиңа сыер! Күрше-күлән халкы авыз ачып катты. Артуры тракторчы булып, Рәйсәсе мәктәптә укытып моңа чаклы күгәрченнәр кебек чөкердәшеп кенә яшиләр иде бит әле. Араларыннан нинди мәче узган? һәр икесен салавычлылар аерым-аерым урап алгач бары да ачыкланды. Рәйсәнең апасы Аллакайларның Казанда яшәгән бер энекәшендә кияүдә, Артур шуны белеп өлгерүгә, бер көн көтмичә. Япониягә чыгып кыякларга ният иткән икән. —Ашыкма, кияү, тумаган тайның билен сындырырсың,—дип Салавычтагылар Артурны әллә ничә тапкыр чалбар балагыннан тартып күктән җиргә төшермәкче булды, әмма күчәреннән ычкынган хуҗаның үз кырыгы кырык: — Ырвач Рафил иртәгә үк ул япун Касыйм янына чыгып китә дә, аннан бер миллиюн акча эләктереп кайта. Рафил Касыймга пычагым да туган тиеш түгел. Минем права зуррак! Или йорт-җирне сатам да япунга чыгып китәм, или... Артур шуннан артыгына аңлатма-мазар биреп маташмады. Ә зәхмәт дигәннәре тап-таза ирне дә сугып ега икән. Бәйдәге ач этне майлы сөяк күрсәтеп котырткан шикелле, Рафил берәр айдан авылга өр-яңа хәбәрләр төяп кайтып керде. —Касыйм хаҗи японча да. урысча, татарча да тутырып, өч нөсхәдә чакыру язып салган. Шуның берсен япон консуллыгына илтеп бирәсе бар. Японнар, гадәттә, виза алганда бернинди тоткарлык йә киртә ясамый, ди. Аннары чит илгә чыгып йөри торган махсус паспорт артыннан да юыртасы бар икән бит әле. Менә шунысын алу өчен безнең оешмалар синең нәселеңне җиде бабаңа чаклы чокып тикшерә, кырыкмаса- кырык иләк аша җилкеп чыгара, ди. Безнең берәр чыбык очы бабай мен ике йөз кырыгынчы елгы Нева сугышына чаклы немец яки швед баронында кучерлыкта йөрмәгән булса ярый әле тагын... Яңалык, сәгате-минуты белән чүпрәдәй күпертелеп, Салавычтагы барча ихата- каралтыны урап чыкты. Хәбәр бер капкадан икенчесенә күчеп йөргән чакта чабата олтырагыдай нинди генә койрык такмадылар? —Рафилнең хатыны Гөлчәчәк чирле икән бит ул. Чакыру әрәм булмасын өчен, Рафил Галимҗан белән Санияны алырга дип кайткан. —Япуннарда анда кунакларның санына карап бүләк бирәләр, ди. Рафил шуңа әти- әнисен дә үзе белән алып бара инде. —Рафилның аның институтта чакта ук арты пычранган, шуңа күрә кандидатлыгын да яклатып тормый тибеп чыгарганнар Менә тагын аңа Япуниягә чыгарга рөхсәт бирмиләр дә, Касыйм байны савып кайту өчен Рафил хәзер Галимҗан белән Санияны эшкә җигә инде... Салавычлылар бүген дә тәрәзәләрдәге утларын бик сон сүндерделәр. Ләкин берсе дә гырлый башларг а җитешмәде бугай. Йөрәккә шом салып, урам буйлап әллә ничә ир-ат кычкырып узды. —Галимҗаннарның мунчасы белән лапаслары яна. По-жар, пож-жар! Зимагурлар урамында яшәгән Рафаэльне соңгы айда, әйтерсең лә. шайтан алыштырды. Элек көн дә бауг а таккан юаш бозау сыман карышусыз-нисез кыяфәттә колхоздагы культиватор, чәчкеч, сабаннарны ремонтларга чыгып йөри иде. хәзер машиналар паркына таба аяк та атлаганы юк. Аның каравы, хәзер аны көн дә йә Әгерҗе, йә Сарапул юлында күрәләр, һич югы, ул иртә-кичен авылдагы хуҗалык тауарлары кибетен урап кайта. Ихатага ташыган әйбере дә сәер. Йә кәйлә белән ниндидер шнур-шпагатлар. йә шахтерлар лампасы белән эреле-ваклы кесә фонарьлары Берзаманны Рафаэль сораган «антиквариатлар»ны сатучы кызлар бөтенләй дә аңламый башладылар. __Миңа төнлә күрә торган бинокль белән компас, лупа кирәк. __Казан кибетләренә заказ биреп, узган гасыр карталарын кайтартып булмый микән?.. Көннәрдән-бсркөнне ул авыл Советы бинасына кереп, анда хуҗа булып йөргән Робсонны шаккаттырды. —Мин элеккеге Нәҗми бакчасы урынына йорт салмакны булам. Аны оформитъ итәр өчен нинди кәгазь кирәк? —Бәрәч, бәрәч! Ул урынны илле-алтмыш ел буена берәү дә өнәми иде бит әле Заманында куян фнрмесе оештырып карадык, ниндидер зәхмәт йогып, барча маллар кырылып-үлеп бетте. Ходай каргаган шул ташландык җиргә нәрсәсенә кызыгып күченмәкче булдын?—дип рәиснен төпченүенә каршы Рафаэль авыз эчендә ике-өч сүзле генә ботка пешерә алды. —Тыныч урын Чишмәгә дә якын. Аннары минем малай, Марат, шәһәргә сыймый башласа, рәттән генә нигез кора ала... Сату-алу шома үтте бугай. Рафаэль атна-ун көн дигәндә ташландык иңкүлекне биек койма белән әйләндереп чыкты. Маратлары Ижау каласында олы кооперативка хужа кеше иде. көн саен диярлек йөге-йөге белән такта, багана, җепсә кайтарттырып торды Шул Марат акчасына күршедәге Аккүз авылыннан балта остасы Хәйрулланы да яллаганнар иде. Рафаэльләрдәге сәер ниятләрне, беренче булып, авылга шул чыгарып тиште. —Боларнын бабасы Өрәк Миннәхмәт Нәҗметдин бай утарында гомер буе ялчы булып йөргән. Нәҗми белән Таҗи байлар Себергә качкан чакта байтак акчаларын, алтыннарын күмеп киткәннәр, ди. Өрәк Миннәхмәт моны күреп торган, иллә мәгәр, төн карангы булгач, кайсы алмагач төбенә күмгәннәрен генә шәйләмәгән икән. Хәзер Рафаэльләр шул хәзинәне эзләргә җыеналар... Авыл акылдан ычкынды. Беренче гөндә үк дүрт гаилә дүрт почмактан кереп, Нәҗмегднн-Рафаэльләр утарын казый башлады. Әтисенә Марат кесә телефоны калдырып киткән иде. тегесе шунын аша хәбәр итте бугай. Көтү каршылауга, өч җиңел машинага үгез сыгардай егетләрне төяп, Марат кайтып төште. «Кырхабурлар»ны бәрәңге бакчасы артына алып чыгып, иске идән чүпрәге урынына җилгәрделәр Авыл койма ярыгыннан гына күзәтеп ятты, капка ачып чыгучы табылмады. Марат ул көнне яна ихаталарына каравыл калдырып китеп барган иде. икенче атнада болай да сукыр тычкан кыяфәтле булуы өстенә борынына бармак калынлыг ындагы күзлек элгән ир ат аламасын сөйрәп кайтты. Авыл иренне-иренгә терәп кенә чыш-пыш килде. —Бу—иске Болгардагы Ага-Базарны аркылысыннан-буена казып чыккан галим, бик данлыклы археолог икән. Әҗеренә «Жнгули» әзерләсәң, мин сиңа җиде бабаңның иске кәвешенә тикле табып бирәм, дигән. Авыл надан, анда атаклы Ага-Базар урнашкан яланның инде моннан илле ел элек үк яңа сусаклагыч астында калуы хакында белүче юк иде. Барча урам халкы дошман тылына җибәрелгән разведчиклар сыман тын да алмый күзәтеп кенә ятты. «Данлыклы археолог» үзе белән металл эзләгечләр, әкәм-төкәм төсле локаторлар алып кайткан икән Иртә таңнан кара төнгә чаклы бер агна казыдылар. Коймасы кирмән диварларына биргесез яна ихата уртасында тәгәрмәч кыршауларыннан, сынган көрәк-сәнәк, балта аламасы, тишек ләгән, ярымчерек комган, тагын әллә нинди чүп-чарлардан хаеггл олы тау ггәйда булды. «Данлыклы археолог»ның да түземлеге коргаксыган, ахры Бер металл эзләгечен тез башына сугып сындырган да, ул бичара кычкырып елый-елый җәяү кайтып киткән. Марат аның артыннан үзләренең яңа «утары»ннан чыккан бердәнбер зиннәтне—борыны сынык көмеш чәйнекне ыргытын калган икән. Рафил хәзер эшкә барырга чыккач көн дә милиция бүлеге аша урап кизә. Документларын җыеп тапшырганга ике айдан артык вакыт узып бара, ә милициянең визалар бүлегендә аңа бернинди дә анык кына җавап бирүче юк. Килгән саен бер өстәлдән икенчесенә куып йөдәтәләр Әле эш урыныннан бирелгән бәяләмәдәге кайсыдыр имзаның яшел кара белән куелуы ошамый тегеләргә, әле хезмәт кенәгәсендәге даталарның һәммәсе дә аермачык чекрәеп тормый икән. Чаллыдагы уналтынчы мәктәптә син егерме икенче өченче июльдән эшли башладың ни, егерме тугызында ни—чит илгә чыга торган паспорт битләренә синең исем-фамилиянне язып кую өчен монын кайсы шайтанга кирәге бар микән? Ләкин боларнын монастырена үз уставың белән керә алмыйсын шул. Болар синен ише авыл Гыйбадларын «тимер пәрдә» артына чыгарып җибәрмәс өчен махсус утыртылган. Ипиләре шуннан. Менә шуңа күрә болар син китергән һәр яңа кәгазьне рентген аша тикшергән шикелле кырык кат актаралар. Килгән саен «кыек» табылып тора. Сез үз биографиягездә әтиегез турында «беренче Украина һәм Икенче Белоруссия фронтларында сугышкан, өч кат яраланган», дип язгансыз, ә Татвоенкомат аның ике тапкыр яралануын I ына раслап белешмә бирде Егыл да үл икән. Әткәйнең тәненә моннан кырык биш ел элек ике ядрә кыйпылчыгы кергәнме, әллә өчме моның минем Япониягә чыгарга җыенуымда яки мина бирелергә тиеш чит ил паспортына нинди катнашы бар? Шушы Рәсәйне яклап сугышкан, чиләкләп кан койган бит инде минем әткәй, шул җитмимени соң сезгә, алла колкайлары?! Тагын әткәй канының группасын да ачыклап китереп бирмимме соң сезгә, кадалып киткерләре?! Рафил көн саен шул рәвешчә сүгенә, әмма эчтән генә. Ә тыштан ул нәзәкәтьле итеп елмаерга һәм һәркөнне башын иеп кенә яңа кәгазьләр китерергә мәҗбүр. Болар печән чүмәләсе өстенә менгән эт кебек бит. Болар белән санлашмыйча булмый. Беркөнне Рафилны күн белән тышланган ишек артындагы аерым бүлмәгә чакырып талкыдылар Ишектә бер язу юк. аны көтеп алган ир уртасы хуҗа да гап-гади күлмәк- коспомнан иде. Рафил үзен ничек тотарга белми тирләп бетте. Ә тегенең сорау бирми генә тезгән сүзләре тырнак астына кадаган энә шикелле кайнар, сәер. —Син комсомолга кергән чакта Зоя Космодемьянская турында «аны немецлар басмый калмагандыр инде» кебегрәк сүз әйткәнсең. —Снн беренче «Жигули»еңны алгач та. биш ай үтүгә үк, аны күрше авылыгыздагы бригадир Зиннур Шәеховка яңа машина хакыннан аткаргансың икән. —Авылга кайткач син хатыныңны чишмә буенда озак торган өчен тотып кыйнагансың... Рафил баш түбәсенә чүкеч белән орган шикелле кисәк миңгерәде, беренче кар кебек җебеп төште. Ярый әле гражданский костюм кигән тикшерүче явыз түгел икән, папкасында тоткан кәгазьләрне өстәл түренә атты. Рафил аларга күз йөгертеп чыгуга шундук ачыклады Боларнын берсе үзе белән дүрт ел буе бер парта артында утырган авылдашы Рәсим, икенчесе үзләренә туган-тумача тиешле Зәйнәп куллары бит. Мине Япониягә җибәрми калудан бу ахмаклар нәрсә ота инде?.. Ахырда тикшерүчегә бер мең тәңкә акча чыгарып бирергә туры килде. Бер сыер бәһасе чыгым китте дә бит, «майламаган кашык авыз ерта» диләр, нихәл и гмәк кирәк- ’ Инде, ниһаять, паспорт бланкларын тутыра гына башлаганнар иде, тагын яңа яктан көтелмәгән бәла. Мәскәүдә Брежнев атлы «даһи» китеп барган, аның атын «горур йөрткән» Чаллы хәзер иске исеменә кире кай га икән. Авыртмаган башка гимер тарак, янә түзәсе бар. Биш-алты сәгатькә сузылган талку-җилгәрүләрдән соң, ниһаять, Япониягә алар Ширәмәт һава аланы аша кузгалдылар. Делегация башлыгы булып барган Инна Абрамовна үтә җитди оешма вәкиледер инде, күрсәтмәләр тезде. —Делегация башлыгы (ягъни аның) рөхсәтеннән башка беркая бару юк. Кибетләргә, ресторанга, хәтта туалетка кергәндә дә парлап (?) кына йөрисе. Японнардагы токкоконың этлек-мазар әзерләве мөмкин, ялгыз гына йөрүчеләр беренче самолетка утыртып кире очыртыла! —Төнг е бар, казино, секс-шоп ише черегән капитализм сазлыклары ягына әйләнеп карамаска! Совет гражданинына андый чирләр ят булырга тиеш!.. Инна Абрамовна тәкъдим иткән кешеләрне бәхәссез-нисез рәвештә делегациянең старостасы, комсоргы һәм звеньевойлары итеп сайладылар. Самурайларның кансызлыгы, сакэ-гейшаларның гыелган булуы хакында тагын бер кат соңгы «догалар» укылды. Ханэда дигән һава аланына төшеп утырдылар Таможнядагы тикшерү гамәлләре биш минутта бетте. Автобус белән алып китеп «Гранд-отель» атлы кунакханәгә илтеп урнаштырдылар да, юынырлык-кырынырлык ара үтүгә, ресторанга ашка чакырдылар (соңыннан ачыкланды, «Гранд-отсль»ләре—ул узгынчы балыкчылар гына туктала торган, иң түбән класслы кунакханә икән). Совет кунаклары утырган рәтләр арасыннан официант кызлар җилдәй шуып узды, һәр кунак алдына буы чыгып торган тәлинкә тезделәр. Тәлинкәдә ап-ак төстәге, буйлы-буйлы «нигъмәт». Күпләрнең тәгам түземнәре корыган иде инде. Янда яткан чәнечке-пычакларны тотып турарга керештеләр. Ни галәмәт, «нигъмәт» дигәннәре генә һаман бирешмәде Чит өстәлләрдә утырган узгынчылар пырых-пырых килеп көлешә башладылар Хикмәт ачыкланды: совет кунаклары «нигъмәт» дип турарга маташкан нәрсә кул сөртергә китерелгән юеш тастымал кисәге—осибори икән... Рафил кич белән, «тимер башлык» Инна Абрамовнадан «мәрхәмәтле» рөхсәт алганнан соң гына, Касыйм хаҗи белән Салисә ханымнарның өенә шалтыратты Алдан ятланган сәламләү сүзләрен ни төрекчә, ни инглизчә ерып чыга алмый азаплана иде, трубкада Казан радиосыннан да сафрак татар сөйләмен ишетеп, авып китә язды. —Хуш киләсең, Рафил туганыбыз! Рәсәйдән дә гап-гади инсаннарны чнт-ят илгә мосафирлар итеп чыгаралар икән!.. Икенче көнне Рафилне кунакханәдән Касыйм хаҗи үзе килеп алды. Хат буенча җитмешнен шактый гына аръягында дип белгәч, Рафил инде тешләре коелып беткән, бөкресе чыккан, ап-ак сакаллы картны көткән иде. Бакгың исә, Касыйм хаҗи шәмдәй төз гәүдәле, янаклары алсуланып торган «егет» булып чыкты. Чигәләрендә беркадәр чап чәчләре бар да, маңгаена, күз тирәләренә җыерчыклар яткан. Салавычтагы илле яшьләрдәге «ил агаларын» да сыңар кулы белән бау итеп ишәрдәй гаярь ир-ат бит бу Рафилгә «тимер башлык» рөхсәт иткән вакыт арасында Токиодагы Җәмигь мәчетне дә, «Исламия» җәмгыяте офисын, ике катлы мәдрәсә бүлмәләрен, татар ширкәтенең милли-мәдәни үзәген дә күрсәтеп өлгерделәр. Рафил үз илендә соңгы ун елда бер мәртәбә күрергә насыйп булмаган ат казылыгыннан, кымыздан, эремчек кортыннан авыз итте Иң соңыннан аны Токиодагы мөселман зиратына алып киттеләр Рафил шунда үзенен туксан җиде яшьлек бер ватандашын очратты да авыз ачып калды. Түтәл булып тезелгән каберләр арасыннан барганда кечкенә итеп ясалг ан Сөембикә манарасы каршына тезләнгән ап-ак сакаллы, ак күлмәкле ялгыз картны күргәч, Касыйм хаҗи Рафилнең җиң очыннан тартты. —Менә шушы аксакалыбыз Япониядәге иң карт татар була, хәлен белү лазим. Касыйм хаҗи инде кычкырып дәште —Исәнлек-саулыкмы. Гайнан хәзрәт? Сине сау-сәламәт көе күрүебезгә шатбыз. Аксакал карт—байтак еллар буена Җәмигь мәчеттә имам булып торган Гайнан Сафа хәзрәт, хәзер инде күэләре-колакларының сәламәтлеге дө әлле-мәлле икән Шулай да, Касыймхаҗинын тавышын ишетүгә, ул шактый житез-каудар кузгалып тезләреннән купты Иөэе-кыяфәте дә ут алган мич авызы сыман яктырып киткән иде. -Татарстаннан кунак килде, хәзрәт, олы кунагым бар,—дип, аның колагына иелә төшеп дәште Касыйм хаҗи Хәзрәт сискәнеп китте, Рафилгә күз төбәде. Иреннәре арасыннан кысыр сыер сөте сыман сүзләр сытылып чыкты —Казан торамы соң әле, улыкаем? —Тора, бабай, тора!—дип Рафил дәртләнеп кычкыртан иде. аксакал карт янә җиргә бөгелеп төште Туксан җиде яшьлек картның ярымсукыр күзләреннән яшь атылып чыккан, куллары-иңбашлары исә кынгыраулы сәгать кебек дер-дер килә иде. —Тора икән. Аллага мен шөкер, һаман тора икән. Яшибез болай булса. Рәхмәт, улым, рәхмәт. Рафил авылга кабат әйләнеп кайткач, салавычлылар кыл урталайга бүленеп болайрак фикер йөртте. —Япон миллионеры янына күрешү һәм буш кул селтәп кайту өчен баралармыни, сантый! Ватлаһи да, укый-укый моның түбәсенә кирпеч төшкән икән!—дип бер өлеше мосафир ирне тилемсәгә чыгарып аткан иде, ушлырак булып саналган бригадир, хисапчы, укытучы халкы икенче мөһер тапты. -Миллионер кешене бер баруда гына савып кайттык ди. тот! Бай кешедән кыш көне бер көрәк карны да бушка гына урлый алмыйсын бит. Авыл озак бәхәсләште, әмма бәя-хөкемнәре уртак булып чыкгы. Мосафир ир моннан ары һәммә салавычлы өчен Сантый Рафил иде. Галавычны өр-янадан туксан беренче елда гына, әйтерсең лә, чеметеп уяттылар Янә Рафил инде Мөг ез чыгармый гына тора беләме соң? Сәгать биштә Касыйм хаҗи белән телефон аша туры элемтә була. Моннан җитмеш ел элек чыгып качкан авыллашына сорау бнрерләй кешеләрнең һәммәсе лә клуб залына килсен —Япония хәтле Япония белән ничек итеп авыл телефоны аша сөйләшеп булсын ди ул? Аннары, япун миллионеры сыңар трубкага әйткән сүзне бөтен авылын белән ничек ишетәсеңдип шиккә алсалар да. кичке бишкә авыл клубына кереп тыгылдылар. Сәхнә ур 1 ас ы на гап-гади телефон аппараты китереп куйганнар, икс янда ике кара тартма, һәркайсыннан зал түренә икешәр-өчәр чыбык сузылып киткән Рафил үзе читтә утыра, зал ягына күз дә атмый. Шушында ук авыл Советы башлыгы Робсон, колхоз рәисе Ислам йөзләренә кәттә кыяфәт чыгарып утыралар. Болар да килгән булгач, туры элемтә дигәннәре ялгаша чыкмый, димәк. Аппаратка төп-төгәл сәгать биштә җан кергәндәй итте. Япония артык еракта шул. Салавыч телефонын җир йөзеннән минуты-секунды белән эзләп таба алмады, күрәсең. Рафил ашыгып трубканы күтәрде, ике кара тартма шундук телгә килде —Әссәламе галәйкем вә рәхмәтулла вә бәрәкәтүһ! —Чукынды!—дип кычкырды бугаз ярып һаман шул ук айну белмәс Руслан.—Безне алдап намаз тыңлатырга җыйган бит бу сантый. Тагын тирә-юньдәгеләр ояда утырган ана казлар булып ысылдады —Тс-с. аллаңны-муллаңны! Тс-с, диләр бит сиңа! —Мөхтәрәм авылдашлар вә кадерле туганнарыбыз!. Салавычлыларның һәммәсе дә телевидение камерасына төшәргә әзерләнгән кебек итәк-чабуларын җыештырды, кыяфәт-карашлары бердәм җитдиләнде Залда утырганнарның күбесе: Касыйм хаҗи аларнын һәркайсмн берәм-берәм санап чыгар, дип өметләнде бугай. Ә ул мондый өметне күз чалымына да китермәде, ахры, үзенекен тезде. —Сонгы көннәрдә әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык шатлык, томан эчендәге гүзәл бер манзара эчендә яшибез. Татарстан җөмһүриятенең үзен мөстәкыйль вә азат дәүләт дип игълан итүе хакындагы хәбәр килеп иреште. Татар халкының дүрт йөз кырык елдан соң кабат бәйсезлек яулавына ышанып бетә алганыбыз юк. Үз гомеремдә беренче мәртәбә чын күңелдән мин татар булуым белән чиксез горурланам. Дәүләтчелегебезне кабат тергезгән өчен рәхмәг сезгә, авылдашларым, рәхмәт сезгә. Яныгызда булсам, мин һәммәгсзнен кул очларын үбеп чыгар идем... Дуңгыз тыкырыгына терәлеп утырган Әхкыямнын Ревосы белән Самсоны Чаллыдан үзләренең марҗа хатыннарын ияртеп кайткан икән. Касыйм хаҗи телефон аша коры сәлам түгел, ә бер миллион акча тапшыра диярсең, теге ике сантый шул марҗаларын клубка да ияртеп килгәннәр бит. Хәзер менә шулар кигәвен талаган кысыр сыер сыман пыран-заран килде. —А чо вы нас сюда притащили, два дятла? Наххер нам нужны эти стариковские каля-маля? Лучше бы мы на вашей крыше жопы грели. — Ылатны инде, Наташ, ылатны инде. Зинаһар. не шуми, стыдны бит,—дип чышанлый-пышанлый әүвәл Ревосы үзенең марҗасын сөйрәп чыгып китте. Самсоны- ның хатыны алай иелә-бәгелә качуларга риза түгел икән, җиз самавыр хәтле күкрәкләрен сыер җилемедәй уйнаклатып, төкереген чәчте —И нахрен вам сдался какой-то беглый старикашка? То же мне, «родственничек нашелся». Тьфу, пошлость!.. Касыйм хаҗи телефон аша һәммәсен дә ишетеп торган сыман җавап сүзен китереп ирештерде. __Без Рәсәй идарәсе астында озак газап чиктек. Алар безнең мәдәниятебезне, йорт - җиребезне, телебезне, җаныбызны да талап бетерделәр. Шуңа күрә чит-ят җиргә куыл! ан. нахакка рәнҗетелгән һәрбер татар кебек, мин дә авыз тутырып «азатлык вә тулы азатлык», димен. — Минем карашымча, күрше олысларда гомер сөрүче башкортлардан алып Себердәге якутларга кадәр бәнсезлеккә ирешүдә иң туры юл— ул өр-яңа татар дәүләте булып берләшү. Якут, чуаш, чирмеш, мукшы, башкорг вә нугайлар—һәммәсе берьюлы татар байраг ы астына килеп берләшмәсә, тулы азатлыкка ирешүдә башка юл юк Берләшкән милләтләр оешмасы шул очракта гына безне тулы хокуклы вәкил ясап үзенә кабул итәр. Шул вакытта бүген чит җирләрдә интеккән бәгъзе татарлар да үзләренең туган илләренә очып кайтып җитәр... Мәңге айнү белмәс әлкәш Русланның гына түгел, аның күршесенә чүгәләгән Кет - кет Шәмсиянең дә тузем самавыры кайнап чыкты. Парлап кычкырдылар —Әрәмтамаклар җитмәгән, син генә кирәк иде ди монда. Потың бер тиен! —Ул японнарда интегеп яткан миллиюннарыңны безнең илгә җибәр! Ходай Тәгаләнең «амин» дигән чагына туры килгән диярсең, кара тартмаларда Касыйм хаҗиның төн йокысын качырачак яңалык сүзләре яңгырап ишетелде: —Бәйсезлек игълан иткәч. Татарстанда да яна мәчетләр торгызырга ирек ачылган икән. Ислам дине кабул ителүнең мен дә бер йөз еллыгы уңаеннан Чаллы илә Түбән Кама каталарында Аллаһ йортлары калкып чыгуын ишетеп нык сөендек. Инде үзебезнең туган авылыбыз йөзенә дә зур яңарыш кертәсебез килә. Әгәр Салавыч үзәгендә, иске ихатабыз урынында яна мәчет күтәрелеп чыкса, туган туфракка үз бурычыбызны аз булса да кайтарган булыр идек. Шул максаттан без авыл Советындагы хисап кассасына йөз мең доллар күчерергә булдык. Киләсе атнада, шуны алганны раслап, без фәкыйрьләрегез тарафына да хәбәр-хәтер җибәрсәгез иде... Салавычны танымады түгел. Элек колхоз рәисе Исламнан кала һичбер кеше каршында да бил бөгүче юк иде, хәзер Робсон— король! Ул урамнан үткәндә җөяү- леләр генә түгел, атта, трактор-машинада баручылар да. үрәчәләреннән сикереп төшеп, авыз башлыгы каршына йөгереп чыга Бөтен авыл битлек киеп алды диярсең. Робсонга каршы кайтарып сынар сүз әйтүче юк, артыннан сүгенеп калучы юк. Робсон нинди генә йомыш кушмасын, җавап игезәктәй бер үк: —Ярар. Робсон әфәнде. Рәхмәт, рәхмәт. Авылда булган чираттагы җеназаны озатканда кабер казырга чакырамы ул сине, урамга юынтык су яисә нске кәвеш чыгарып аткан өчен силсәвиттәге келәмгә чакырамы— якты чырай күрсәтеп, кулны күкрәк турына кушырып, һаман шул сүз: —Рәхмәт, рәхмәт. Ижаудагы Марат Салавычка яңа кушамат га тагып өлгергән икән инде: —Даблыо. даблью, даблью. Рәхмәт, рәхмәт, точка, ру. Ә үзе, каһәр, атнасына ике-өч мәртәбә укалы тартмалар, затлы шешәләр төяп Салавычка кайта да төшә, кайта да төшә. Кайткан саен Рафаэльләр өенә, әйтерсең лә. йә шәхси заводларын бүлешергә әзер торган кәттә кодаларны, йә вагон-вагон бирнә төяп килгән яшь киленнсн үзен төшерәләр. Идәннәрне балавыз яккандай сап-сары итеп юып чыгаралар Шәп итеп мунча ягыла, Ристан урманыннан өр-яңа миллекләр җыеп кайтарыла. Мунча тирәсендә—Ижаудан ияреп кайткан яп-яшь кызлар, капка төбендә, казан эргәсендә «яңа ялчылар» төркеме биеп кенә йөри. Кунак һаман да бер—Робсон, Робсон. Авыл Советы белән Рафаэльләр, Рафаэльләр белән үз йорты арасында Робсоннын аяклары җир йөзенә дә тими, чак күтәреп кенә йөртмиләр Җилбәзәк хатын итәге сыман уйнаклап, авыл эчендә төрле сүзләр купты: —Робсон мәчет төзетергә полрядчиклар эзли, Марат майлы калҗа эләктереп калмакчы, ди. —Марат Ижаудагы бар банкны үз кулында тота, долларны «агач тәнкә»ләргә бик тә ансат әйләндерә икән Утсыз төтен булмаган шикелле, соңгы томанлаулар чынга ашты, ахры Авылга терәлеп торган Убыр тавы итәгендә болын чаклы җирне бүлеп алдылар да, әүвәл губернатор диварлары сыман койма тотып, шунын эчендә кырмыска оясыдай кайный башладылар. Хәзер колхозның бөтен техникасы шунда, төзелеш идарәләреннән яллаган краннар, экскаваторлар, бульдозерлар шунда Робсоннын— авыл Советына, Исламнын—ындыр табагына, йә булмаса фермаларга кереп караганы юк. Тирес өемендәге кортлы тавык шикелле, көн-тан атса шунда казыналар. Авыл әүвәл түшәктәге хаста сыман хәрәкәтсез генә күзәтеп яткан иде. —Касыйм хажинын бездәге миллиюн «агач тәнкәләр»гә биргесез байлыгын җилгә җилгәреп бетерә бит болар. Ул нәзер иткән мәчетнең нигезен булса да салмыйлар микәнни сон? Туймас тамак Робсон «әй, качак Касыймнын гүргә карап утыра торган чагы җиткән ләса, Япониядән кубып, ул безнең илгә килеп йөри аламыни», дип кенә җибәрә, ди. Болай булса, бу ике убыр мәчеткә тиеш бөтен малны йотып бетерә бит. Берзаманны авыл аякларын әлле-мәлле бәйләп сугымга салган мал шикелле дәррәү сикереп купты Касыйм хаҗи мәчетне бар авылга нәзер иткән иде. Димәк, уртак. Безгә өлеш кайда? «Губернатор диварлары» эченнән беренче төндә үк ике меңгә якын кирпеч урладылар Кем алты-җндене, кем иллене. Өйләрнең кыекларына дип кайтартылган җиз калайлар өелеп тора иде, аннан җилләр исте. Капчык-капчык цемент аякланды. Бәбкәлеккә әзерләнгән иллегә якын борыс юкка чыкты «Яңа хуҗалар» иртә белән сүс төргәкләрен, толь өемен, «вагонка» дип йөртелгән агач рейкаларны эзләп таба алмады. Икенче төнгә, күрше авылдан яллап, һәр койма буена өчәр-дүртәр ирне бастырдылар Бу адымнары учакка дары сипкән шикеллерәк булды. —Аһ, шулаймы?—дип кычкырды, иң беренче булып, Комгансызлар урамындагы Япон Артур.—Мина тиеш малны йоткан өчен дүәрисегезгә ясин чыкмасаммы?! «Халык зур ул, көчле ул...», дип олуг шагыйрь белми әйткәнмени? Шушы төн уртасы үтеп киткәнче үк Убыр тавы түбәсенә олы катапульта төзеп бетерделәр. Кое сиртмәседәй озын бастырыкның бер башына бензин-керасин тулы чүлмәкләрне Япон Артур көйләп- чөйләп тезде. Брезент бияләйгә төргән утлы күмерләрне дә чүлмәкләр авызына ул бәйләде. Ә аннан соң суйган урысны да сикереп торгызырдай, иләмсез бер әмер: —Пл-ли. аллаңның-муллаңның кабер такталарын! «Губернатор диварлары» эченә бармагы ярыкка кысылган Шүрәле сыман үкереп биш-алты чүлмәк очты. Алар такта өемнәре, кирпеч катламнары өстенә бәрелеп, берәм- берәм шартлый башладылар. Бөтен ихатаны тутырып чүлмәк ватыклары очты, янгын купты. —Каравыл! Ахырзаман килде, ахырзаман!—дип кычкырып, яллы сакчылар берсен- берсе изә-сыта тимер капка бигенә ябырылды... Тан атканда ихата эчендәге янгын сүнеп беткән, такта өемнәре юк, әмма кирпеч- бетон катламнары элеккечә чекрәеп тора иде. Ике ел чамасы вакыттан соң әйләнеп кайтты да. Сантый Рафил бөтен Салавычның йокысын-өнен алды. —Касыйм хаҗи килә. Мөфти хәзрәтләре чакырган. Безнен авыл мәчетенә Касыйм хаҗиның әтисе Нәҗметдиннең исемен бирмәкчеләр. —Нинди мәчеткә? Каян килгән? Кайда андый мәчет? —Ну, анысын инде, туганнарым, үзегез беләсездер... Утка элгән казан кайнап чыгарлык та ара үтмәгәндер, Галимҗаннар өенә Робсон белән Ислам килеп җитте. Икесе тиң тоташ тиргә баткан, эт өстерә-өстерә чаптыр- ганнармыни! —Каян гына уйлап таптың инде? Нигә килә хаҗи, кайчан килә? Рафил өшкереп тә бирмичә, иңбашында булмаган мамыкларны-тузаннарны чиертәчиертә сузды. —Мужыт... Мәүлид кичәсенә килеп җитәр, мужыт... Корбан гаетенә тикле, түзеп торыр әле. —Мәүләтенең гаете кайчан була да, Корбанының туган көне кайчан? —И-и, абзыйлар!—диде Рафил, чигәләрен тотып.—Хәрәм малны таларга ябышканчы, кыямәт көне турында уйларга өйрәнсәгез иде сез. Хәер, бөкрене кабер генә төзәтә, телне әрәм итмик. Робсон белән Ислам һаман, шөпшә сыман, очып-очып кунды: — Шулай да, шулай да, кайчан килә соң инде ул хаҗи, ничә айдан килә? —Корбан гаетенә чаклы түздерә алсам, дүрт ай чамасы вакытыгыз бар икән шул әле. Кыймылдагыз, әйдә. Касыйм хаҗи белән Салисә абыстай җылы, мул августның унысында килеп төшәчәк икән. Япа-ялгыз түгел. Олы кунаклар арасында Казандагы мөфти Ислах хәзрәт бар, шулай булгач, ияреп-саклап йөрүчеләр генә дә ике-өч машина чамасы булачак, ди Салавычка бер атна алдан ук шул рәвешчә хәбәр җибәргәннәр иде, халык күп җыелды Авылдан чыгып киткәннәргә үзләре кайту гына җитмәгән, койрык итеп, хатыннары-балаларына тикле иярткәннәр, һәммәсе дә клуб белән мәчет арасында кайнаша, сөйләмнәрен-телләрен юньле-башлы аермалы түгел __ Пап, пап, а чо это столько народу собралось' Чо раздавать будуг? __ Кич'белән Иж аръягындагы мукшыларда Каргатуй буласы икән, бушка лыкынганчы эчеп калыр өчен шулар янына сыптырасы булыр. —Хоть бы какой-нибуль захудалый магазинчик пригнали. а то н водкя нет.. Ай-Һай, туган, ашыкмый тор але. Әнә, Әлкәш Руслан ду китереп луңгьп куып йөри Теге дүрт аяклы явызы бригадир Фәррахлар ихатасыннан ничек игеп чыгып ычкынтандыр* Дуңгыз үз ишен тапмый каламы соң? Руслан белән әрле-бнрлс килен куышалар, әнә Хәер, болар ялгыз түгел. Русланга Комгансызлар урамындагы Кап-нот Шәкүр ияргән, исерекләр байтак икән, димәк. Робсон белән Ислам утлы 1 абага баскан шикелле тыз-быз йөренәләр. Бер күзләре Әгерҗе юлында, икенчесе Убыр тау ягында. «Губернатор диварлары» каршына эскерт хәтле итеп утын кайтарып өйгән булдылар, ике «дүәрис»не алар да каплап бетерә алмый. Әнә. икешәр катлы йортлар бөтен Салавыч өстендә шәрә ботактагы ябалаклар төсле чекрәеп утыразар Хәзер Робсон белән Исламның икесен дә бер генә уй бораулый: —«Ни кишеремә кайтасы итте сон бу хәерсез картлач? Японияләрендә көн-таңатса вулкан атып, җир селкенеп тора. Сиксән яшен сикереп узган картны нигә җир йотмады'*..» Анын каравы. Япон Артур белән Рәйсәләр»ә бәйрәм Ире Салавычта гомер күрелмәгән фрак-костюм кигән, муенында затлы күбәләк. Соңгы ике көндә эшенә да барып күренмәгән, дип сөйлиләр иде. Мунчадан чыкмыйча да утырт андыр инде, элек сабын йөзен күрмәгән куллары хәзер аккош канатыдай ап-ак. Рәйсәсе Артурны култыгыннан бер дә ычкындырмый, авызлары суга җебетергә салган күн кәвештәй ерык. Телләрендә ризык-нигьмәг кенә. —Ике мәртәбә Уфага машина яллап барып, беконнар, шпротлар, сыер теле, паштет, кысла төяп кайтгык. Нәкъ авылдагыча булсын дип, каклаган казына чаклы әзерләп куйдык, менә. Әти-әнидән дә газиз туганнарыбызга «агач гәңкәләрмне жәлләп булмас инде. Галимҗаннарның Рафиле, валлаһи, сантый бит ул. Шулай булмаса, Япония тикле Япониядән ике кулын селтәп кайтыр идемени? Коры кашык авыз ерга, диләр. Майлый белү кирәк Кайтсын гына, кайтсын зур кунаклар.. Ходай боларнын сүзен илтеп ирештерде, ахры. Авыл очында җиңелчә тузан куптарып килгән зур кортеж күренде. Алда-—буяулары, көзгеләре белән ялт та йолт килеп уйнаклаган «Джип» —Мөфти машинасы. Иә кайсыдыр авыл мәчете, йә каладагы берәр мәчетнең юкка чыккан манарасы инде бу.—диде Әгерҗедәге банк тирәсендә буталып йөргән Рәшит Бәхәскә кермәделәр Чөнки «Джип», чынлап торып, мөфтинеке иде. Халыкта башка хәсрәт Коргеж мәйдан уртасына килеп туктауга ук, һәммә машинанын ишек-тәрәзенә барып ябырылды. —Касыйм хаҗи кайда? Япун картлачы кайда? Япония кунаклары икенче, Галимжаннарнын Рафиле иярләгән машинадан чыкты Касыйм хажи җиргә аяк басуга ук гуфрак үбәргә дип тезләнмәкче иде. ирек бирмәделәр. Ике-өч тәүлек буе ачка кырт ылганнан соң башак тулы тагаракка ташланган мал көтүе диярсең, берсен-бсрсе этә-төртә, изә-сыта, хаҗины төрле яклап ирләр белән хатыннар сырып алды. Әле итәк чабуыннан, әле кулыннан каптырып, һәрбсресе үз ихаталары ягына каералар. —Элек Гыймадн тегермәне торган урамдагы Хәлим Солдатны хәтерлисеңме, хәзрәт? Мин шул Хәлимнең оныгы Рабиндранат булам. Без синең әбиең ягыннан туган тиешләр бит. —Әй. чукынып кына йөрмә монда, сасы көзән! Ихатагызның тутыкмаган кадак күргәне юк. Морза Мөхетдин бай нәселенә сез галахлар каян килеп туган? Син, ичмаса хәзрәт. Түбән урамдагы Хәерниса түтәйне исеңә ал. Атаң Нәҗметдинне аның янына атна саен килеп йөргән, диләр Мин шул Хәернисаның оныгы булам инде Болар Касыйм хаҗины әле тагын күпме вакыт талар иде микән—мөфти Ислах хәзрәтнең тавышы шып туктатты: Сез бөтенләй әрсез алабайлар төсле кыйланмагыз инде Касыйм хаҗиның әлс Салавыч өстенә керфек атканы юк, ә сез каз йолыккан сыман ябыштыгыз. __ Кунак хәзрәт авыл өстенә күз йөтертеп чыкты. Әлбәттә, танымады. Карал гы-куралар бары да әйбәтләнгән, кабарган күркә шикелле кукраеп утыралар. Кайсы якка карасан ла шифер түбә дә, калай түбә. Элек берьюлы ике тегермән тотучы Гыймади бай гына шулай кыйлана иде. хәзер исә, әнә, биш-алты йорт өстенә мансардалар корып җибәргәннәр Ихата алды саен йә ике-өч йөклек такта, йә кызыл вә ап-ак кирпеч өемнәре Утынга кытлык беткән, мичләрнең һәркайсын газга ялгаганнар. Күз тимәсен, көрәйгән бит. ныгыган бит авыл. Әйе, мондый авылга кайтып җирләнсәң дә була. Әле Кытайда чагында ук ишеткән иде ул. Саргосс дигән диңгездә ниндидер бик үзенчәлекле балыклар бар икән. Тын океан буйлап кайсы якка гына йөзеп китмәсеннәр, әмма соңгы сәгатьләре якынлашуны сизенүгә, шул балыклар үзләренең газиз Саргоссларына кайтып үлә икән. Шушы яцалыкны Япониядә, Төркиядә, Австралиядә, Сингапурда күпме ватандашы белән уртаклашты ул! һәркайсында тик бер теләк, тик бер хыял иде туган якка, газиз туфрагыңа кайтып яту! һәм менә бит, андый бәхет бик ерак та түгел. Г азиз зират янәшәдә генә, кул сузымында гына! Ислах хәзрәт төрткәләде, ахры, капчыктай зур бүксәсенә икмәк терәп баскан ир-ат телгә килде: Төкле аягыгыз белән, газиз туганнарыбыз Касыйм әфәнде һәм Салисә ханым! Сезне янә туган авылыгыз туфрагында сәламли алуыбызга чиксез шатбыз. Авылыбыз даны өчен кылган гамәлләрегез алдында баш иябез. Ну, фиптерә Робфон'—дип фнфылдады якындагы төркем эченнән бер сакау ир.— Кафыйм хаҗи атчут форамафын өчен хөдер факалы белән җирне дә феберә бу Икмәк тоткан ир-ат нотыгын дәвам итте. —Сезнең авылыбызны яңарту өчен кылган тәкъдимегезне яше-карты хуплап каршы алды Сез җибәргән байлык-зиннәтләрнең бер тиенен дә җилгә очырмадык Менә шушы күркәм, гүзәл мәчет сез юллаган акча бәрабәренә калкып чыкты. Ана хөрмәтле мөфтиебез Ислах хәзрәтләренең ризалыгы белән данлы әтиегезнең аты— Нәҗметдин исемен куштык. Аның ишекләрен ачып керү йоласын да тәүге булып сезгә тапшырабыз. Ап-ак күлмәк кигән яшь кызларның берсе Касыйм хаҗи кулына кайчы китереп бирде. Хаҗи йөзенә көләч җил кагылды, иреннәре елмайгандай итте. Ул авыл клубы каршында торган мәчет тарафына борылды, үзен-үзе белештермичә ике-өч адым атлады. Карашы белән йотардай, колачлардай булып хаҗи мәчеткә текәлде, утлы күмер йоткан яки үткен кылыч очына килеп төртелгән шикелле шып туктады, йөзе, елмаерга җәелгән иреннәрен дә кире җыя алмыйча, агач битлек кигән кешегә охшап калды Алда чеп-чи наратлардан, аннан-моннан сипләп күтәрелгән бер йорт тора иде. Бүрәнәләр—төнлә белән, урлап кына агартылган шикелле ала-кола Урыны-урыны белән кабыкларын да юнып бетермәгәннәр, шаян бала-чага кызыл ләпек чәпәп чыккан шикелле буйдан-буйга шадраланып тора. Йортның озынлыгы, күп булса, тугыз-ун адым бардыр. Өйалдысы—юньләп ышкы йөзе күрмәгән чи тактадан, кояш төшкән ягы, язгы чабата сыман, авызын ачкан инде. Түбәгә тутыкмый торган калай япкан булганнар да, ул бүре тешенә эләккән сарык тиресе шикелле теткәләнеп беткән. Манарасы кыек, бакыр ае сазлык эченнән сөйрәп алган сыман яшькелт-кызыл. «Бу ни бу, туганнар?»—дигән караш белән Касыйм хаҗи салавычлылар йөзенә текәлде. Күз алдыннан дистәләгән бәндә йөгереп узды. Мөселман сакалының ни икәнен дә белмәүче тешсез картлар: Шикәрдәй ак чәчләрен җилгә туздырып баскан җиңги вә апалар. Ирен читләренә капкан тәмәкеләрен сагыз урынына чәйнәүче егет -җилән... Базарга сату өчен чыгарылган мал шикелле тыгыз ботларын, мул күкрәкләрен ярым- ачкан марҗа киленнәре Баштанаяк ләпеккә коенган дуңгызны тезләре арасына кыскан исерек^ ир... —Йә, Ходаем, коткар?—дип пышылдады да Касыйм хаҗи, күкрәгенә тотынып артка авып төште. —Аның йөрәге начар, йөрәге!—дип кычкырып, хаҗи каршына Салисә ханым килеп тезләнде. Мәйданга кәмит карарга җыелган кешеләрнең һәммәсе дә аһ-ваһ килеп йөгерә башладылар. Япон Артурның хатыны Рәйсә чәрелдәгән сүзләр һаваны ярып узды: —Күпме акча җилгә чыгып очты, авызына керим!.. Касыйм хаҗи, хатынының кулын кайнар кысып, соңгы гозерен әйтте: —Берүк, илгә апкайтып җирлә, Салисә бәгырькәем? Ялгыш, мине монда калдырып китә күрмә?!. Октябрь-ноябрь. 2003 Чаллы. Әсәрне язганда Рафаил Адутовның «Япониядәге кардәшләребез». Әмрулла Агиның «Бер кеше язмышы», шулай ук «Әхмәтвәли Мэңгәр турында истәлекләр» китабында сурәтләнгән качак татарлар тормышы да өлешчә нигез итеп алынды (Автор).