Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРГА САТМА МАТБУГАТ

1907 слнын декабрендә “Әлислах"та Тукай татар мабугатынын аянычлы хәле өчен ачынып. ‘ Бер гәзитә идарәсе хәленнән” исемле шигырен бастыра. Шуннан нәкъ ике ел элек кенә "Кайда китте ценэурлык”, "Иркенләнде каләмнәр" дип беренче тапкыр Тукаев имзасы белән шатлыклы аваз биргән шагыйрьнең бу юлы татарларда нәширлык бизнесынын өметсез булуын искәртеп чан кагуы очраклы хәл түгел иде. әлбәттә.Болар турында язмаска да булыр иде. Әгәр дә... Әгәр дә татар матбугатының хәле үткән гасыр башындагыдан аз гына уңайрак булса, газета-журнал һәм китап тиражлары тавыклар көләр дәрәжәгә төтмәсә, барлык милли нәшриятлар дәүләтнен фәкыйрь дотациясенә өметләрен сузып, мескен хәлдә көн күреп ятмаса... XX гасыр башында Тукай татар матбугатына хас булган үзәккә үтәрдәй проблемаларны төрле яклап һәм күп тапкырлар күтәрә. Кызганычка каршы, ул проблемалар бүген тагын да кискенрәк рәвештә каләм әһелләренең бугазына басып, тын алырга ирек бирмичә яшәп яталар Бүген асылда матбугатның, әдәбият һәм сәнгатьнең (боларны милләтнен дип анларга кирәк) язмышы хәл ителә Фәкыйрьлек, укучы һәм тамашачыдан колак кагу классик мәдәният вәкилләренең “теш сызлавына” әйләнеп бара. Яна, традицион булмаган агым тарафдарлары исә популярлык мәсьәләсенең чишелешен азгынлык һәм оятсызлык пропагандалау аша хәл итәргә омтылалар, шунын белән үзләренең барлык матди ихтыяҗларын канәгатьләндерү юлын эзлиләр Һәм әхлаксызлык сазлыгына батып баручы җәмгыять чүплегенә әйләнгән аудиторияләрдә җитәрлек азык табалар да. Болар барысы да хөрлек дип, демократия дип тамгалана. Шоу-бизнес лидерлары “халык мәхәббәте"н яулап алулары белән горурланып, үлеп баручы традицион сәнгать вәкилләренә тәкәббер караш ташлый. Соңгылары исә беренчеләрен талантсызлыкта гаепли Дөнья җәмәгатьчелеге Рус иядәге әхлакый кыйммәтләр мутациясен исе китеп күзәтә Кайсыдыр Америка политологы: “Сез, русиялсләр, безгә охшарга телисез. Әмма сез торбаларны бутагансыз һәм чиста су кранын ачасы урынга канализация шакшысын тоташтыргансыз”,—дип әйткән ди, имеш. Пычрак су белән уйнау хирыслыгы, аянычтыр, безнен милли әдәбиятка да яхшы ук үтеп керде Монын асыл сәбәбе дә билгеле, әлбәттә. Нинди юллар белән булса да татар телле укучыны саклап калу, аны мавыктыру, үзенә тарту, киләчәктәге үсеш өчен ныклы җирлек булдыру, болгавыр чорны исән-имин үтү Азгынлыкны чуар бизәкләп булса да, кешенен хайвани асылын уятып, әдәби табынга жим урынына фәхешлек һәм зина куеп булса да. милләт өчен ят булган идеяләрне, тискәре фәлсәфәне байрак итеп күгәрү хакына булса да. җәмгыятьтә Һәм әдәбиятта хөрлек чоры башлангач та. элеккеге ориентирлар дәррәү җимерелеп, яңа кыйбла эзләү һәм табу ихтыяҗы килеп тугач, әдәби номенклатура әдәбиятның фәлсәфи һәм рухи үсеш концепциясен эзләү белән мәш килде Демократия әле үзенең сабыйлык чорын кичерә иде һәм һәртөрле “балалар авырулары ана тиз йогучан булып чыкты Тиешле иммунитет күпчелек очракларда җитенкерәми иде Милли аңга рухи СПИД куркынычы җитди үк яный иде Менә шундый шартларда яңа сәнгать доктринасы эшләнде. Бу эзләнүләрнең нигезендә, һәр болгавыр чорга хас булганча, үткәндәге казанышларны кискен кире кагу да. янага тынгысыз омтылыш та. вәзгыятькә аналитик бәя бирергә тырышу да ята иде Бу процессны инде хәзер тулысы белән кузаллау да кыен. Күп санлы публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, әдәби ел йомгаклары һәм кулуарлардагы бәхәсләр, теле һәм радио тапшыруларындагы әңгәмәләр. Доктринаның формуласын соңгы елларда тәнкыйтьтә, публицистикада һәм әдәби иҗатта актив шөгыльләнүче Рафаэль Сибат менә бу рәвешлерәк тәкъдим итте: "Татар өчен Азия медиумы белән Европа прагматлыгыннан торган симбиоз әдәби концепция һәм фәлсәфә кирәк!” Никадәр катгыйлык һәм телнен “симбиозлыгы!” Бу әдәби юнәлешне әлеге әдип үзенең иҗатында тормышка ашыра да башлады. Соңгы елларда аның тарафыннан иҗат ителгән романнар нәкъ менә шундый "симбиоз” фәлсәфәгә корылган Яшәеш турында фикер йөртергә тырышып, әлеге әдип, мода шаукымына ияреп, христианлык, мөселманлык, мәҗүсилекнең янәшә куеп булмый торган карашларыннан шундый коктейль оештыра: күз аллары караңгылана, наданлыкка, мәгьрифәтсезлеккә тан каласын! Мисал итеп күптән түгел генә Исхакый премиясен алган (аһ. кемнәр генә бәя бирә бу романнарга!) "Ялгызак” романын китермичә кала алмыйм. Романның фәлсәфи үзәге Казан мәдрәсәләрендә белем алган Заһидулла тирәсендә бөтерелә. Заманы өчен тирән белемле, физик һәм рухи яктан көчле итеп сурәтләргә омтыла автор үз персонажын һәм. әдипнен үзенә генә хас булган каршылыклы фәлсәфә белән коралландырып, аннан нинди генә фикерләр әйттерми дә, нинди генә сүзләр сөйләтми! Геройның автор сүзләре белән сөйләве анын туксанынчы еллар татар зыялысына гына хас булган гыйбарәләрне еш куллануында ачык чагыла. Шул ук вакытта әсәрнен барлык персонажлары диярлек ике сүзнен берендә "мать твою” сүзтезмәсен кулланалар. Юлбасар бандитлар да. керәшен Мәкчимнен марҗа хатыны да. Заһидулла үзе дә бик ярата бу сүзләрне (бу гыйбарә, бәлки, автор теленнән персонажларга шулай актив күчә торгандыр?) Әсәрдә әүлия буларак сурәтләнеш алган Малмыж мулласы исә Гайсә пәйгамбәрнең дөньяга килүен мәдрәсә белемле(!) Заһидуллага христиан побы төслерәк аңлата. Әсәрнен башыннан ахырына кадәр автор укучыга зинаны изгелек сыман тәкъдим итү белән мәшгуль. “Әйе, Тамара белән очрашкан изге нокта. дип уйлап куя Заһидулла кайчандыр үзләре зина кылган урынга килгәч. Романның башыннан ахырына кадәр зинанын изгелеге рефрен булып кабатлана. Бу романга да Исхакый бүләген бирмәсән Мутант карашларның мондый коктейлен тагын кайда очрата аласын?! Сюжетны тормышта булган, үзе ишеткән вакыйгалар белән шыплап тутырганнан сон да (шулай эшләгәч, янәсе, роман тормышчан була) авторда роман вакыйгаларының реальлеге турында шик кала, әсәр ахырындагы соңгы "Автор сүзендә" Монда язылганнарга укучы ышанырмы? Тормышта мондый хәлләр буламы?” дигән сорау язучы тарафыннан бик тә урынлы куела. Әлеге әдипнен иң соңгы романы "Инабәт” тә, фәлсәфи роман буларак тәкъдим ителүгә карамастан, үзенен синтетик характеры, “агач теле" белән күңелдә авыр тәэсир калдыра, авторның персонажлар телен индивидуальләштерергә тырышып артык көчәнүе дә ярдәм итми, колоритлы натуралар урынына сабын куыгы кебек буш образлар калкып чыга. Дөрес, роман кадәр романны тоташ бушлыктан тора дип әйтү хата булыр иде. Әдипнен кайбер табышлары да күзгә чалынып киткәли, урыны-урыны белән мавыктыргыч эпизодлар да очраштыргалый. әмма романны әлеге дә баягы "симбиоз" фәлсәфә "үтерә”, татарча романда без күрергә өметләнгән милли төсмерләр юыла. Жанны иркәли, рухны канатландыра торган әдәби сурәт урынын купшы бизәкләр ала. Романның мондый ясалма көязлеге бәлки кемнәргәдер ошыйдадыр, әмма мин үзем, мәсәлән, аны кабул итә алмыйм. Безнен татар халкы үзгәртеп корудан сонгы чорны идеологик яктан чамасыз таркау хатдә каршы алды. Традицион ислам янәшәсендә нинди генә дини агымнар пропагандаланмый бүгенге татар матбугатында: ул буддачылыкка гартым булган тәңречелек тә (янәсе матди яктан японнар яхшы яшиләр), христианлык һәм анын һәртөрле зыянлы секталары да, чиста рәвешле будда дине дә, хәтта исламның башка беркайда да очратырга мөмкин булмаган, яһүдилек белән укмаштырылган мәзһәб- ләре дә Халыкка яна идеология тәкъдим итүчеләр, нигездә, бер принципка таяналар; кайсы халык матди яктан яхшырак яши, шул халыкның дине дә яхшырак. Евроислам идеясе дә нәкъ менә шул принциптан үсеп чыга: диннән без үзебезгә дөньяви тормышыбыз өчен файдалы нәрсәләрне генә алабыз. Моның яһүдилектән башка нәрсә түгел икәнлеге әйтелгән иде инде Шунысы кызык: милләткә мондый синтетик идеяләр тәкъдим итүчеләр үзләре күпчелек очракларда бер динне дә тотмыйлар һәм асылда бер генә динне дә ныклап өйрәнмәделәр. Нигә ашказанына төшерү өчен теш арасында чәйнәлә торган нәрсәләр белән гыйбадәтне бутарга? Гыйбадәткә ихтыяж ул жанның. рухнын таләбе, ә милләтнең матди хәле исә анын сәяси бәйсез- легенен ни дәрәжәдә булуы һәм промышленностьтагы технологияләрнең яңалыгы белән генә бәйләнгән. Ахыр чиктә һәр төрле байлыкның да хуҗасы Аллаһы Тәгалә икәнен дә онытмасак иде. Боларның әдәбиятка катнашы ни дәрәжәдә соң? Соңгы еллар татар әдәбиятында әлеге идеяләр ачыктан-ачык яктыртылмасалар, бәлки, болар турында бу урында сөйләп торырга да ихтыяж булмас иде. Яна дингә омтылыш кайчан туа? Гадәттә милләтнең тиешле дини тәрбия алмаган, шул сәбәпле рухи иммунитет җитәрлек югарылыкта булмаган, һәртөрле азгынлыкларга баткан вәкилләре яна пәйгамбәр һәм яна табыну объекты эзләү белән мавыгалар. Мондыйларга шәригать үзенен катгыйлыгы һәм бәндә кальбенә зур җаваплылык йөкләве белән артык кырыс тоела. Безнен әдәбиятта әлеге тип кешеләрнең психологиясен унышлы яктырткан, үзенең төзелеше һәм чынбарлыкны сәнгатьчә сурәтләү чараларының оригинальлеге белән игътибарны жәлеп итә торган бик тә үзенчәлекле әсәр иҗат ителде һәм дөньяга чыгу белән үзенә тиң күләмдә резонанс та биреп өлгерде. Ул—Марат Кәбировнын “Сары йортлар сере” повесте. Марат әфәнде әле чагыштырмача яшь язучылардан, әмма аңарда әдип өчен бик тә әһәмиятле булган табигый психоаналитик талант яхшы ук сиземләнә. Гыйлемен тагын да баетып, яшәешнең асыл фәлсәфәсенә тиешле дәрәжәдә төшенгән очракта анын үткен каләме, иншалла, куәте һәм егәре белән зур мәйданнар яуларлык әсәрләр дә бирер әле. Повестьның фабуласы бик гади. Яшәү өчен яраксыз, завод тирәсендәге агулы зонада шәһәрчә уңайлыклары булган фатирларда үзләренең дөньяга ни өчен килгәнлекләре хакында уйланып тормыйча гына кешеләр яшәп ята. “Сары йорт” кешеләренең типик гомуми образы автор тарафыннан бөтен нечкәлекләрен белеп, уйлап тудырылган. Бу—һошо зоуенки&лар тибы. Болар белән очрашу өчен телевизор төймәсенә басып “Яңалыклар” программасын берничә тапкыр карау да житә. Менә шул кешеләр тормыштагы бәхетсезлекләренен хакыйкый сәбәбе турында уйланмыйча гына физик һәм рухи яктан гарипләнеп, үзләренең мескен тормышларыннан бик тә канәгать булып тыныч кына һәлакәтләренә табан баралар. Боларны сурәтләгәндә Марат Кәбировнын сатирасы гротеск дәрәҗәсенә житә. чынлыкта бу Гоголь һәм Чеховларны көнләштерерлек сатира. Һәлакәтне ваемсыз кабул итү — рухи имгәтелгән, үчле һәм мәкерле, кара эчле бүгенге җәмгыять әгъзаларының төп сыйфаты. Әдипнең аяусыз реализмы боларны төрлечә фаш итә, хоуечкизлар тибынын эчке дөньясындагы караңгылыкны, наданлыкны сурәтләү дәрәжәсе үзенең үткен төгәллеге белән тан калдыра. Әдипнең сатирасы кайвакыт үтергеч фантастик масштабларга житә, әмма әдәби сурәт чынлыгын югалтмый. “Сары йорт" кешеләре гарип туган балаларын үтереп үзләре шикелле үк гарип агачлар төбенә күмгәннәр дә, һәрбер жан иясенә хас булган нәсел дәвам итүгә булган инстинктив омтылышларын да югалтып, “күбесе шыр ялган һәм дөньяда булмастай шәп-шәрә хыяллардан гына торган' вакыйгаларны бер-берсенә сөйләп, шулар белән күңелләрен күтәреп акрын гына үлеп баралар. Боларнын тормышы, рухи халәтләре жаһилият заманындагы гарәпләрнекенә караганда да түбәнрәк. Аларны һәртөрле мистика белән алдау, ырымнарга һәм тузга язмаган нәрсәләргә ышандыру өчен артык көч түгәргә дә кирәкми. Коммунистик пропаганданын "гармоник үсешкә ирешкән социалистик жәмгыять кешеләре" менә шулар инде Шушындый жәмгыять әгъзалары янына көннәрдән бер көнне гыйлемлеге һәм табигый яшәү рәвеше өчен система тарафыннан төрлечә эзәрлекләнгән сукбайга әйләнгән Мәдинә карчык килеп чыга һәм "яннарына килеп бераз тынлап тору белән бу кешеләрнен төзәлмәслек авырулар икәнен сизә". Карчыкнын базарга ярдәм итәргә, дәваларга тырышуы кискен каршылыкка очрый, "сары йорт" әһелләре карчыкны үзләренә ни өчендер жәза бирүче сихерче буларак кабул итәләр, чөнки үзләренең үткәннәрендә жәзага лаек бик күп вәхшилекләр табалар алар. Марат Кәбиров таланты мондый тип кешеләрнен психологик сурәтен искитмәле оста тотып алган. "Кешеләр Мәдинә карчыктан куркалар иде, ул аларга изгелек иткән саен сары йортгагыларнын куркуы көчәйде, куркулары арткан саен алар әйбәтрәк була барды. Тик бу әйбәтлек тыштан гына иде, икейөзлелек кенә иде, ә күңелләре белән алар тамчы да үзгәрмәде, күңеленнән алар үзләре кылган яхшылыкка каршы, үзләренен әйбәт якка үзгәрүеннән үзләре үк курка иде”. Бу сурәт, эчке дөнъянын мондый тасвиры укучыны әлеге жәмгыять әгъзаларында чынбарлыкны кире яга белән кабул итү феноменының асыл сәбәпләренә төшендерә Жаһиллек, мәгърифәтсехлек, бары тик коммунистик томаналык кына шундый бәндәләр әвәли ала. Болар үзләренен диннәрен һәм милләтләрен онытканнар, наданлыклары кеше төсле итеп кабергә мәет иңдерү йоласын да белмәслек дәрәжәдә. Менә шушындый кешеләрдә хорафатларга ышану, табыну өчен яна объектлар эзләү, яна пәйгамбәр көтү ихтыяҗы т уа да инде. Повестьта язучы моны бик унышлы табылган, бик тә үзенчәлекле деталь белән дәлилли. Мәрткә киткән Мәдинә карчыкны сары йорт кешеләре, үлгән дип белеп, кабер янына алып киләләр, соңгы мизгелдә генә карчык уяна һәм аякларына торып баса. Кәфенләнгән мәетнең торып басуы җан тетрәрлек күренеш, билгеле. Менә шушы мизгелдә чынбарлыкны ике төрле кабул итү феномены күзәтелә. Бу күренештән тан калган сары йорттагылар карчыкны фәрештәләр килеп кулларыннан тартып торгызганын күзәтәләр, карчык үзе дә аларнын хакыйкатьтән авышкан фантазияләренә бер мизгелгә генә булса да гүзәл кыз сурәтендә күренеп ала. Повестьта вакыйгаларның сурәтләнеше күпчелек очракта менә шундый гарипләнгән фантастик пафос аша, сары йорт әһелләренең теле белән башкарыла. Кызыклы алым бу! Тилеләр пафосына һәм аларнын гарип мантыйгына гына күз салыгыз: “О ул мизгелләр... Ап-ак кәфенгә төрелгән карчык әкрен генә торып басты да һәммәбезне дә берәм-берәм күздән кичереп чыкты, анын карашында ожмах нуры да, тәмуг угы да бергә уйный иде. Жаннарыбызны дулатып барыбызның да күңеленә курку салгач, ул болай диде: "О, кешеләр! Сез тиздән яңа чорга аяк басачаксыз. Шушы мизгелдә сезне афәтләрдән коткарачак пәйгамбәр туды Коткаручыгызның кадерен белегез, күңел тәрәзәләрегезне сөртеп багыгыз ана, эт хөкемендә яшәтмәгез...” Без аның сүзләренә ышанмадык. Без, гомумән, Аллага да, дингә дә ышанмый идек...” Әмма автор сурәтне шушы юнәлештә генә алып барса, әсәр мистик повесть булудан ерак уза алмас иде һәм анын кыйммәте дә бүтән берәмлекләр белән үлчәнер иде. Мистик пафос янәшәсендә язучы чынбарлыкны реаль сурәтләү алымын да куллана. Вакыйгаларны Мәдинә карчык күзлегеннән карап сурәтләгәндә стиль шул рәвешле үзгәрә. Әлеге эпизодны әдип сары йорт әһелләре пафосы янәшәсенә дөньяга реаль караучы, женаза укыган мөселман картынын монологын кертү аша да бирә. "Әлхәмделиилаһи шөкер, Аллаһы Тәгаләмез үз мөэминебезне җиргә тереләй бирүдән саклады Азан намазын укып бетерүемә (биредә язучынын исламны белеп җиткермәве күзгә ташлана, женаза намазына азан әйтелми һәм азан намазы дигән намаз гомумән юк) мәрткә киткән кешенен йокысын ачты... Юк. мин фәрештәләрне дә, сихри нурларны да күрмәдем Карчык әкрен генә торып утырды, аягына басты, тирә-ягана, кешеләргә гаҗәпләнеп озак карап торды Авызларын ачып-ябып, ачып-ябып алды Сүзен ишетмәдем, берни дә әйтмәде бугай. Бәй, башкаларга ишетелсә... Күңелләре белән нәрсәдер көткәнгә, өмет иткәнгә шулай тоелгандыр, һәркем үзе теләгәнне ишеткәндер..." Марат Кәбировнын стильләр контрасты аша ясаган аналитик нәтиҗәсе кызыклы һәм гыйбрәтле Бүгенге җәмгыятьнең милләткә яна диннәр, яна пәйгамбәрләр, 10. .к. У., м з анын өчен ят булган кыйммәтләр эзләү һәм тәкъдим итү белән мәш килгән катламының реальлектән никадәр ерак торуын, “сары йортлык синдромы" белән чирләвен дәлилли ул. Көнбатышка һәм японнарга күз текәүчеләр, чит цивилизация кыйммәтләрен безнен жәмгыятькә иңдерергә тырышучылар—рухи иммунитеты югалган милләтне аздыручылар, адаштыручылар алар. Сонгы вакытларда гына татар матбугаты шундый берничә “пәйгамбәр" турында мәкаләләр бастырды. Күрәзәчелек, сихер белән мавыгуның соңгы егерме елга якын вакыт эчендә патологик чир дәрәжәсенә җитүе хакында әйтеп тору да артык шикелле. Әйе. болар барысы да Көнбатышта бар. сектантлык, һәртөрле азгынлыкка тулы ирек бирү хөрлек дип шунда тамгалана һәм. кызганычка каршы, бу инде—безнен дә бүгенге чынбарлык. “Сары йортлар сере”ндәге мөселман картының нәтижәсен тагын бер тапкыр укыйк: “Күңелләре белән нәрсәдер көткәнгә, өмет иткәнгә шулай тоелгандыр, һәркем үзе теләгәнне ишеткәндер". Көнбатыш, әлбәттә, үзенең нечкә психоагрессиясен янадан-яна киңлекләргә тарату өлкәсендә стратегик максатлар куеп актив һәм. әйтергә кирәк, нәтиҗәле эшли Әле советларның ярыйсы ук нык чагында. 1978 елда. Америка Кушма Штатларындагы Лозан шәһәрендә христианлаштыру буенча конференция үткәрелә һәм анда христиан булмаган халыкларны христианлаштыруның 2025 елга кадәр исәпләнгән дөньякүләм программасы кабул ителә. Шушы вакыт аралыгы эчендә 10000 телевизион тапшыруны. 250 төрдәге максатчан басманы финанслау өчен 870 миллиард доллар күләмендә акча тоту планлаштырыла һәм бу бурычларны тормышка ашыру махсус фәнни-тикшеренү институтына йөкләтелә, ел саен башкарылган эшпәрнен статистик хисабы алып барыла. Озакка сузылган бәхәсләрдән соң христиан аналитиклары мөселманнарның иманын һәм карашларын үзгәртүдә экспансионистик тактика сайларга дигән нәтиҗәгә киләләр. Бу эшчәнлекнен аяныч нәтиҗәләрен без бүгенге татар дөньясында күзәтәбез. Рус хөкүмәтләренең болай да гасырлар буе татарга каршы алып барган сәясәтенә Көнбатыш аналитикларының тырыш хезмәте килеп кушылганнан соң милләтнең үз асылын үзгәртүе торган саен ныграк сизелә. 2002 елда "Казан утлары" журналы (№7) оештырган "Хәлең ничек, татар китабы?" дигән түгәрәк өстәл янындагы әңгәмәдән Илсөяр Хәйруллина китергән фактларны гына карап үтик, " күренекле затларыбызнын кайсын гына алып карасак та. аларнын нәсел дәвамчылары, ни кызганыч, йә урыслашып, йә яһүдләшеп беткән, күбесе башка милләткә хезмәт итә. Газиз Гобәйдуллиннар. Бубыйлар. Фатих Кәримиләрнен дә нәселләре милли чисталыгын югалткан инде",—ди "Рухият" фонды җитәкчесе. Бабалары зыялы мөселман рухание булган бик күп татар балалары бүген дә Казан урамнарында муеннарына тәре тагып йөри, телләре—рус. кайберләре татарныкы да. русныкы да булмаган синтетик әдәбият тудыру өлкәсендә ярыйсы ук актив эшли. Аянычтыр, боларнын да укучылары юк һәм. әлбәттә инде, була да алмый Милләтнең бу дәрәҗәдә үзгәрүе үзен татар язучысы дип йөрткән бәндәне тетрәндереп уйландырырга, төн йокыларын, качырырга тиештер. Нинди ул "симбиоз фәлсәфә" турында сафсата сатулар! Милли консерватизм, идеология һәм яшәү рәвешендә башкаларны кабатламауны күптән инде байрак итеп күтәрергә вакыт! "Нидән гыйбарәт сон ул Көнбатышның без кызыккан яшәү рәвеше7 " дигән сорауны татар зыялысы үз алдына күптән куярга һәм ана жавап га табарга тиеш иде Атаклы мөселман дәгъвачысы Әхмәт Дидат үзенең Пакистанда сиксәненче еллар уртасында укыган лекциясендә. Америка статистикасына таянып. АКШ җәмгыяте хакында менә мондыйрак мәгълүматлар китерә: илле миллионнан артык алкоголик, ирләрнең 13 проценты үз кызлары белән җенси якынлык кыла, боларга өстәп гомосексуалистлар һәм лесбиянкаларнын мыжлап торуы, наркоманиянең чәчәк атуы! Көнбатышча яшәү рәвешенә хөрлек бирү һәм аны әдәбият-сәнгатьнен барлык чаралары белән дә пропагандалау нәтиҗәсендә безнен җәмгыять аларны бу өлкәләрдә куып җитеп узып китеп бара түгелме сон? XIX гасыр ахырларыннан башланган милләтнең үзгәрүе, милли рухның акрынлап җуела баруы өченче меңъеллыкның беренче елларында логик төгәлләнү стадиясен кичермиме? Монын сәбәбе Көнбатышка чамасыз иярүдә түгелме? Гөлчәчәк Галиева, Тәлгат Галиуллин. Әсгать Салахларның сонгы вакытларда “Казан утларырьГнда басылган повесть-романнарын гына алып карыйк: зина үзенең бөтен формаларында гадәти яшәү рәвешенә әйләнгән, башка төрле бозыклыклар да табигыйләшкән, авторлар боларны талантлы каләм белән тәфсилләп һәм нечкәләп тасвирлыйлар Бер яктан караганда, әдәбият, әлбәттә, тормышның көзгесе буларак, яшәешне чагылдырмыйча кала алмый кебек. Бәс, шулай булгач каләм әһелен теге яки бу темага алынуда гаепләү урынсыз булып чыга төсле. Тормыш үзенең бөтен катламнарында да әдәби әсәр объекты була ала ич. Бу жәһәттән караганда, тема сайлауда әдипкә ниндидер күрсәтмә бирү ярамый торган һәм перспективасыз эш Чынбарлыкны сәнгатьчә чагылдыру алымнарын һәм ысулларын сайлауда да художникны ирекле дип саныйк. Модернистик алымнарга мөкиббәнме ул, үзен постмодер- нистик агымнар вәкиле итеп хис итәме, әллә инде традицияләргә, классик алымнарга ябышып ятамы—белем һәм талант потенциалы мөмкинлек биргәнне сайласын. Мөһиме—әдипнең сурәтләү объектына карата тоткан позициясе. Язучынын сәнгатьчә бәясе нинди югарылыктан торып, кайсы каланчага басып бирелә— менә шунысы әһәмиятле Әгәр дә әдипләр тормыш тасвирын тудырганда нәфеснен ин түбән, ин актык теләкләрен кузгатуны һәм үстерүне максат итеп куйганнар икән, мондый әдәбиятның поты бер тиен! Миңа калса, сонгы чор татар әдәбияты вәкилләре итәк астында казынуда һәм азгынлык тантанасы аша укучы күнелен яуларга омтылуда күп кенә очракларда Көнбатышнын детектив әдәбиятын да уздыра башладылар төсле Европа әдәбиятына яраган кием милли татар әдәбияты өчен элмәккә әйләнү ихтималы зур икәнлеге күп очракта онытылды. Безнен әдәбият үзенен мең елга сузылган тарихында тәкъвалык киемен үзенә өлге итеп алган иде, милләтне һәм анын мәдәниятен бөтен яшәү тарихында, бигрәк тә куәтле колониаль изү шартларында шул саклады. Колониаль шартларда татар зыялысы кулъязма әдәбиятны урманнарга качып күчереп булса да укучыга җиткерде, укучы да бурычлы булмады: әдәбиятка ихтыяж халыкның барлык катламнарында да җитәрлек зур булып кала бирде Тәкъвалыктан баш тартып, демократияне бөтен җирне ачып күрсәтү иреге дип сабыйларча аңлатучылар үзләре утырган ботакны кисүче мокытларга охшадылар. Әдәби пространствоны нәфис теләкләренең бәйрәм итү мәйданы дип аңлатучылар Бальзакнын "шигрин күне” эффекты белән очрашуга дучар ителделәр: азгынлык тантанасы көчәйгән саен, мәйдан кысыла барды, тиражлар саекты, әдәбият дотация энәсенә утыртылырга мәҗбүр ителде, мохтаҗлыктан, игътибар җитмәүдән интеккән каләм әһелләре ярдәм сораган кулларын хакимияткә таба суздылар. Мәдәниятне күтәрү, аның алгарышы турында сүз барганда инвестицияләр түгел, ә дотация, дәүләт ярдәме хакында гына сөйләнелә, сәнгать әһелләре үзләренә теплица шартлары тудырылуны тели башладылар. Бу инде үлемнең котылгысыз якынаюы дигән сүз иде. Спонсорлар һәм татар меценатларына өмет өзгәннән сон, дәүләт агайның кин җилкәсенә ышаныч баглап ялгышмыйсынмы син, татар зыялысы91 Дотация ул— фәкыйрьләр азыгы, һич кенә дә алгарышка, үсешкә нигез була алмый. Хисне сүлпә- нәйтүче, уйны саектыручы, фикерне томалаучы чара ул. Үз карашымны мин болай дип дәлиллим. Ин беренчесе, дотацияләнгән сәнгатькә “коллык, тарлык, ким-хурлык” белән килешергә туры киләчәк Хакимияттә берникадәр дәрәҗәдә демократик рух хөкем сөргәндә дә бу шулай булачак. “Кем түли, шул музыкага заказ бирә” принцибы хакимиятнең дә, иҗатчының да канына сеңәчәк (коммунистик чор мирасы булган бу күренеш белән без бүген дә әйбәт үк таныш) Икенчесе: әдәбият -сәнгать әһелләренә “тагарак психологиясе” сеңәчәк. Бу—көнчелек, үзара тарткалашлар, ызгыш-талаш өчен сарыф ителәчәк гаҗәп зур энергия дигән сүз. Иҗат энергиясе менә кая тотылачак! Монысы да бүген күзәтелә дип әйтергә тулы нигез бар. Көнлекче язучынын олуг әсәрләр тудыра алачагына шикләнәм мин. “Тагарак психологиясе” бер иш талантлы иҗатчыларда “тамак туклыгы" феноменын тудырачак. Бу феномен вәкилләре—тагаракның эчендә коенучылар Мондый шәхесләр өчен һәртөрле проблемалар үзенен үткенлеген югалта, “тагарак”ка урнашканчы күтәргән олы мәсьәләләрне алар ихтыярсыздан оныталар, үз теләкләре белән күп нәрсәләргә тыю-табу салалар Хакимиятнең сәнгать өчен әзерләнгән "тагаракка" җимне бик аз салуын исәпкә алсак, аннан читкә күп чәчелмәячәген чамаларга була. Шуннан сон да әдәбият - сәнгать үсеше өчен дотациянең нинди дә булса әһәмияте бар дип уйлау тирән хата түгелме9 Азык һәркемгә гадел, тигез бүленгән очракта да нәтиҗәсе аз булачак. Дөрес, өч-дүрт меңлек тираж белән әдәби журналлар, мен ярымлык тираж белән китаплар басылуын дәвам итәчәк. Ләкин бу яшәүдән бигрәк акрын гына үлеп баруны 10* хәтерләтә. Милләтнең 0.001 проценттан да азрагы файдаланган әдәбиятны, әйтик, кайсы халыкка хезмәт күрсәтә дип санарга сон? Бу санны хәтта элитар укумы дип тә атап булмый, чөнки әдәби әсәрләре күпчелек очракта элитар түгел. Көпшәк, сюжетсыз, телсез, әхлаксыз әсәрләрнең зәгыйфь конвейерын эшләтүнең кемгә хажәте бар0 ! Заманында руснын танылган язучысы булган Андрей Белый жан асрау өчен хәтта талантлы автор тарафыннан язылган әсәрләрне дә "рөхсәт ителгән дәрәжәдәге халтура” дип атый Күп кенә очракларда бүгенге әдәбиятның иң уңышлы дип табылган үрнәкләре дә менә шундый халтура таләпләренә генә жавап бирә шикелле. Ул гына да түгел: "стакандагы давыл" күләмендә резонанс алган кайбер романнардагы фәлсәфи наданлык, ясалма купшылык, тел-стиль хаталары искитәрлек дәрәжәдә. Еш кына аларга язылган бәяләмәләр дә шуннан югары түгел. Болар барысы да дотацияле әдәбиятка йөз тотудан килеп чыккан нәтижәләр. Тик шулай да төп сәбәпне әдиптән түгел, нәшриятлардан эзлисе килә. Дотациягә йөз тоткан нәшриятлар ахыргы максатлары нидә икәнлеген оныттылар шикелле. Авторларны алар ижат җимешләре өчен түгел, акчалары булганда гына яратырга өйрәнделәр. “Тагарак”тагы әдип белән спонсорлы әдип кенә китап чыгаруга өмет итә алу хәленә китерелде. "Бизнес сүзе белән китап сүзенен янәшәлеге мөмкин түгел” дигән фикер актив рәвештә үстерелде. Чөнки ул фикердән башка дәүләт ярдәменә исәп тоту мөмкин түгел иде Эчтәлек, сюжет, сәнгатьчә эшләнеш дигән төшенчәләр онытылды, яна заман нәшриятларында боларга ихтыяжаз. Миңа калса, бүген татарда янача эшли торган, чын маркетинг һәм менеджментнын нәрсә икәнлеген анлаган, яхшы рецензент һәм әдәби агентлар институтына мохтаж булган, китап сәүдәсенең яна технологияләренә нигезләнгән хосусый нәшриятка ихтыяҗ зур Алдан ук сизеп торам: бу биниһая зур хезмәт һәм осталык сорый торган эштән “укучы юк” дигән сылтау белән баш тартырга омтылалар. Яр кырыена килеп: “Йөзеп булмаячак, йөзеп булмаячак”,—дип кычкырып торудан мәгънә аз, суга кереп карау кирәктер. Татар әдәби китабының поцентиал тиражы бүгенге көндә кимендә 25-30 мен, шул биеклеккә ирешү һәм аны тагын да үстерү нәшриятлар һәм сәүдәгәрләр эше. Хәләл акчага омтылган нәшрият алдында торган киртәләрне дә яхшы чамалыйм. Гасыр аша янгыраган Тукай авазы да шуны искәртә кебек: “Сина, дустым, сүзем шулдыр: татарга сатма матбугат. Трактир ач татарга, сат та тор һәртөрле мәшрубат'”. Татар язучыларынын кайберләре Тукайның ирония белән әрнеп әйткән сүзен чынга алып, әдәби табынга “мәшрубат” кую белән мәшгульләр. Ә татар әдибе “бәхетенен” шигрин күне “кысылганнан-кысыла бара, ягъни укучы кими. Биредә сәбәп”не сонгы еллардагы матди бөлгенлектән генә эзләү аз булыр шикелле. Рухи тамырларның коруы үзен күбрәк сиздерми микән? Ә ул тамырларга балта чабуда сонгы йөз еллыкта ярымансыз рәвештә, кайвакыт ихтыяри-мәжбүри хәлдә, татар әдипләре үзләре дә аз тырышмадылар. Коммунистик чорда бу дингә каршы аяусыз көрәш рәвешендә альт барылды, советтан сонгы чорда Көнбатыш культын сеңдерү стилендә башкарылды. Көнбатышның төптән уйланылган пропагандасы йогынтысында һәм үзебезнең әдәбият-сәнгать ярдәме белән милли рухын югалткан укучы океан артындагы га охшатылган суррогат татар әдәбиятын укып мәшәкатьләнмәде, көнбатышча яшәү рәвешен ул шул даирә әдәбияты һәм сәнгате ярдәмендә дә бик жннел үзләштерде: телен онытты, традицияләренә төкерде. Дөрес, соңгы елларда татарның мен еллар буена дәвам итеп килгән традицияләрендә тәрбияләнгән яшьләр катламы да барлыкка килә һәм ишәя башлады: яшь туташлар һәм егетләрнең байтагы йөзләрен исламга таба бордылар. Ләкин болар да “симбиоз” фәлсәфәгә корылган әдәби әсәрләргә мохтаҗлык кичермиләр, кабелләрендә иман тарафыннан тудырылган иммунитет аларны мондый әдәбияттан тыя. Ә менә мөселман рухани әдәбияты белән кызыксыну сонгы дистә елда һаман да кимеми: дини һәм мөселман календарьларының берничә төре дистә һәм йөз меңләгән тираҗтар белән халыкара тарала, аларнын гомуми тиражы берничә йөз менгә житә. Милләтнең чын рухи ихтыяҗларының кай тирәдәрәк икәнен чамалау өчен кызыклы саннар бу Татар язучысына, ихтимал, утырып уйланырга, йөзен ялган кыйбладан чын кыйблага борырга вакыт җиткәндер. Чын татар романының 'Мәшрубат —эчемлек герое булырдай типларны, мөгаен, милләтнен менә шушы татарлыгын югалтмаган һәм сакларга омтылган катламы арасыннан эзләргә кирәктер. Монын өчен, әлбәттә, шушы катламның тормышына үтеп керү, гыйбрәтле язмышларны шулар арасыннан эзләү кирәктер Шәхеснең адашудан туры юлга чыгу процессы катлаулы һәм авыр, әдәбият менә шушы өлкәдә, шушы процесста актив катнашучы инструмент булырга тиештер Нәфеснең нечкә теләкләрен канәгатьләндерү юлына гына басмыйча, түбәнлеккә карата иммунитет, азгынлыкка карата нәфрәт тәрбияләү вазифасын тиешенчә үтәгәндә генә укучының кин катламының игътибарын җәлеп итү мөмкиндер. Милләтнен һәртөрле үсешенә ирешүне стратегик максат итеп куйганда гына әдәбият укучылы була һәм үзенең киләчәген тәэмин итә ала. Яна чор (1985— 2003 еллар) әдәбияты заманның Бальзак каләменә тин каләм белән сурәтләнергә лаек булган вакыйгалары алдында калды. Кеше холкы бу чорда үзенен бөтен яклары белән ачылды: түбәнлек, үзен өчен генә яшәү, үз мәнфәгатьләреңне генә кайгырту җәмгыятьтә өстенлек ала башлады, профессиональ үтерүчеләр. дәүләткүләм җинаятьләр чоры бу. "Каләмнәр иркенләнгән" чорда иҗатчы өчен яна чор кешесенең чирләрен фаш итү мөмкинлекләре дә артты. Әдиптән бары тик осталык һәм фидакарьлек кенә таләп ителә башлады. Шөкер, язучылар арасында үзенен кайсы халык чишмәсеннән су эчкәнлекләрен онытмыйча игелекле каләм белән милләткә хезмәт итүчеләр дә бар. Мин ин беренче чиратта Фәүзия Бәйрәмова. Айдар Хәлим. Фәнис Яруллиннарнын исемен атар идем. Исемлекнен тулы булмавы өчен язучылар үпкәләмәсеннәр, максатым исемнәр санауда түгел. Нәбирә Гыйматдинованын соңгы вакытларда уңышлы эволюция кичерүче иҗатын да атап китмичә мөмкин түгел. Айдар Хәлимнең “Өч аяклы ат". Нәбирә ханымнын "Икебезгә дә авыр". Фәнис Яруллинның “Яралы язмышлар" повестьларын мин сонгы унъеллыкның ин уңышлы әсәрләре исемлегенә кертер идем Милләт фаҗигасен ачуда иҗатчы алдында темалар диапазонының никадәр кин икәнлеген уңышлы дәлилли бу әсәрләр. "Яралы язмышлар" повестенда ятимнәр проблемасы гына түгел, безнен бүгенге җәмгыятьнең матди һәм рухи хәерчелегенең кешелексезлек, ерткычлык кебек сыйфатларны ничек үстерүе, фикер мутантлашуынын нинди фаҗигаларга китерүе ачык чагыла. Фәнис Яруллин бу әсәрдә метафоралар артына качмыйча, шулай әйтергә яраса, "турыдан-туры эфирда" чан суга. Әлеге язучынын яна чор кешеләрен сурәтләүгә багышланган хикәяләре һәм башка әсәрләре дә позитив юнәлешле, унай тәэсирле булулары белән аерылып тора. Әдәбият галиме Рифат Сверигин бу әдипне “Лев Толстойларга тиң олы зат" дип бәяләве белән хаклы. Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрендә дә хәзерге чынбарлык үзенен аяусыз яклары белән төрле юнәлешләрдә ачыла. Бүген ул—татар прозасында ин актив иҗат итүчеләрдән. Бигрәк тә сонгы елларда исламны гыйлем буларак өйрәнү һәм яшәү рәвеше буларак кабул итү процессында бу әдибәнен иҗаты тулы канлырак, чор героен тудырганда объективрак була бара. “Хәзерге геройларны сурәтләүдә, ачуда безнең иҗатчыларга ниләр җитми дип уйлыйсыз?"—дигән сорауга, иң беренче чиратта, тормыш турындагы асыл белемне Коръәннән үзләштерү җитми дип җавап бирер идем. Чын ислам позицияләрендә торып иҗат итүче әдипләребез, кызганычка каршы, күп түгел. Безнен милләт. Россиядәге кайбер башка милләтләрдән аермалы буларак, яна меңъеллыкны зәгыйфьләнсә дә үз потенциалын югалтып бетермичә каршы алды Рухына ят булган идеяләр белән таркатудан саклыйсы иде. куәтен һәм егәрен арттырасы иде анын Мона исә ислам кушканча яшәүче һәм мөселманча фикерләүчеләр санын ишәйтеп кенә ирешеп була. Үткән гасыр хаталарын кабатлаудан сакланасы иде. чөнки милләтнен ин нык талкынган, әдәбиятның укучысыннан колак кага язган чоры—егерменче гасыр. Егерменче гасыр сабакларын онытмаска иде!