Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ШИГЪРИЯТЕНДӘ ЯҢА СУРӘТЛӘР

Х әзерге татар шигъриятендә гаять кызыклы, катлаулы, яна сыйфатлы үзгәрешләр бара. Бүгенге шагыйрь өчен киртәләр-тыюлар юк. Булса да, ин зур киртә— шагыйрь үзе. анын үз-үзенә таләпчәнлеге, яңача әйтергә тырышуы, яна сурәтләү чаралары куллануы, үзенен шәхси стилен расларга омтылышы.. Шигърият телендәге үзгәрешләр дә яна сүзләр, яна мәгънәләр, яна төсмерләр генә түгел. Бу—яна үлчәмнәр, жөмләдә ирекле сүз тәртибе һәм шуна бәйле акцентлар үзгәрү, шигърияткә жанлы сөйләм теле килеп керү һәм сөйләм стиленә хас янгыраш барлыкка килү Боларнын сәбәбе, ахыр чиктә, жәмгыятьтәгс үзгәрешләргә барып тоташа: матбугат иреге, сүз иреге шигърияттә дә яна сурәтләр барлыкка килүгә этәргеч булды Татар поэзиясендә буыннар алмашу да көчле. Нигездә, яшь һәм урта буын тота хәзерге шигырьне... Шигырьдәге нәфислек реаль тормышка хас булган дорфалыкның поэзиягә бәреп керүе белән янәшә яши Табигый нәфис янгырашлы рифма урынына күбрәк куәтле сүзләрнең ярашуы өстенлек итә кебек. Шәхси эслүб булдыруга да омтылыш зур. Ул—ритм, рифмада гына түгел, шуларны тәэмин итүче чараларда да чагылыш таба... Хәзерге шигырь, еш кына капма-каршы сүзләрнең янәшәлеген үзенә сыйдыра. Объектив дөньяның предметлар һәм күренешләрендәге зур аермалар телдә янәшә яшиләр. Сөйләмдә кайчак антоним сүзләр үзара бәйләнешкә керә һәм бер сүзтезмә булып йөри башлый. Мондый күренеш оксюморон (грек сүзе—тапкыр, ахмак дигән мәгънә) дип атала: мәсәлән, чьш ялган, бай хәерче, коры дингез, күзле сукыр, атышсыз дуэль Антонимнар мәкальләрдә, халык җырларында, шигърияттә сурәт ясауда һәрвакыт файдаланылганнар. Гасырлар буе кулланыла килеп, XX йөзьеллык башында халык тормышында зур роль уйнаган ижтимагый-сәяси вакыйгалар нәтиҗәсендә, “иске” белән “яңа”нын көрәше елларында антонимнар белән сурәт ясау тагын да арта төшә: аклар—кызыллар, иске тормыш—яна тормыш, байлар—ярлылар, туу—үлү һ.б. Антонимнар көндәлек тормышка гына түгел, шигърияткә дә килеп керә Антонимнарга корылган түбәндәге шигырь юлларын искә төшерик: Иске тормыш; Үлә, Үлә. Үлеп бетә. Яңа тормыш: Көлә. Көлә, Килеп җитә (Б. Сирин) Әлеге шигырь капма-каршы мәгънәле сүзләре, аларнын урнашу рәвеше белән игътибарны жәлеп итә. Ә бу шигырь исә махсус рәвештә антонимнар ярдәмендә сурәт ясау нигезендә барлыкка килгән. Кайдадыр көн Кайдадыр төн Кайдадыр җылы Кайдадыр суык Гөлләр. . Гөлләр... Бакча... Чүлләр... Үлем... Туу... (Ә Давыдов) Антонимнарның мондый “гадәти" кулланылышы яңа буын шагыйрьләрне канәгатьләндерми, күрәсең Хәзерге поэзиядә башкачарак юл белән сурәт ясау арта бара Капма-каршы мәгънәле сүзләр бер-берсе белән сәер сннтаксик-мәгьнәви бәйләнешкә керәләр һәм шул рәвешле үзенчәлекле сурәт барлыкка килә: нәни гигант (Зөлфәт), парлы ялгыз (Ф Сафин). елый-елый көлү (Р. Харис), пешә-пешә туңу (Н. Әхмәдиев), күзле сукыр (Р. Гатауллин), байый-байый бөлү (Л. Лерон) һ б Алтмышынчы елларда ук антоним сүзләр белән мондый сурәтләр ясау поэзиябездә очраштыргалый, билгеле. Ш Мөдәрриснең бер шигырендә шуна охшаш юллар бар: Болар бергә һәр кайсы— Таныш түгел таныш. Үпкәләмәс көзгегә Авызы булса чалыш Мондый гыйбарәләр халыкнын жанлы сөйләмеңдә күптән яшәп киләләр. Көндәлек аралашуда сакаллы сабый, сукыр бәхет, камыр батыр, күзле сукыр, тере мәет кебек тезмәләр һәркемгә анлашыла. Алар поэзиядә дә сурәтләү чарасы буларак урын ала: Шуннан хатын сузып яткырды Бу котырган камыр батырны Көмеш сабына кадәр кылычны Йөрәгенә аның батырды. (М. Жәлил) Ә күпме күзле сукырлар' (Р Гатауллин) Яз гына Рухыңнан, син—беттең! Ашыйм-эчәм, гомер кичәм дип куанма. Тере мәетеңнең төртелергә кабер эзләп аунавы ул... (Р Фәйзуллин) Мин яшимен, Ә үзләре нәкъ тере мәет кебек... (Н. Гамбәр) Бүген күпме тере мәет тулган жиргә. Тик исәннәр белән алар никтер бергә. (Н. Сафи на) Терелеккә милләт тере сыман... Ләкин... тере мәет түгелме? (Зөлфәт) Кичерә күр, соңга калма. Акла безнен гаепләрне. Мәрхәмәттән мәхрүм калган Үксез тере мәетләрне. (Л. Шагыйрьжан) Соңгы еллар поэзиясендә тат- тамырына -лы кушымчасы ялганып ясалган татлы сүзе, бик күп сүзләр белән бергә кулланып, антонимик мөнәсәбәтләргә кереп, парлы сүзләр белән сурәт ясауда актив катнаша башлады. Бу сүз шигырьләрдә түбәндәге сүзтезмәләрне барлыкка китерә: татлы авырту, татлы газап, татлы гөнаһ, татлы сагыш, татлы жәза, татлы тетрәү, татлы хыял, татлы ялган һ б. Ә “татлы—ачы" каршы куелышы борынгы халык авыз иҗаты—мәкальләрдән үк килә. Гайбәттән татлы юк, хак сүздән ачы юк. (Татар халык мәкальләре. III) Хакыйкать ачы. ялган татлы. (ТХМ, III) Мондый антоним сүзләрнең XX гасыр поэзиясендә сурәт буларак кулланылышын Г Тукайның әнисенә багышланган шигырендә күрәбез: Бар күңелләрдән дә җылы, йомшак синен кабрен ташы,— Шунда тамсын күз яшемнен ачысы һәм татлысы Мондый сурәт Ә. Давыдовта да бар. Ләкин Ә. Давыдов аны мәкальдәге кебек кулланмый; ул татлы сүзен авырту сүзе белән очраштыра: Кайчак "Авыртмыймы,—дисең мина,— Йөрәк каты куллар тиюдән?” Елмаям, ә йөрәк кысыла Татлы авыртуны тоюдан. Ачы һәм әче сүзләре, татлы сүзе белән антонимик мөнәсәбәтләргә кереп, күп гасырлар кичеп, хәзерге поэзиядә дә гаять активлык күрсәтәләр: Бергә-бергә татыйсын да Әй, син, телем, айлы төнем, Татлысын да әчесен дә Якты көнем (Л. Шагыйрьжан) Әремнәрдән әче,балдан Татлы телем. (Л. Шагыйрьжан) Татлыдыр бу, диеп ымсынасын, Әче булып чыга капканын "Сөенечкәдер!” дип очынасын,— Кайгы шакып керә капкаңны. (Ф Зыятдинова) Бәхетле, бәхетсез сүзләре дә алдану, газап, даһи дигән сүзләр белән бәйләнешкә кереп, көтелмәгән эффект барлыкка китерә бәхетле алдану, бәхетле газап, бәхетсез даһи Кыз борылып карауга, ул туктап калды. Яфраклар... Кинәт шыбырдап яфраклар давылы кузгалды. Егет исенә килеп, пышылдады: Дәшмә Беләм... Ул бит инде күптән... бу дөньядан киткән иде Нинди охшашлык! Бәхетле алдану! (М. Галиев) Газаплар өләшә йөрәкләр, Бәхетле газаплар Шатлыклы газаплар. Әрнүле газаплар (Э. Шәрифуллина) Яхшылык чәчкән дә явызлык урган Бәхетсез даһилар дөнья тулы. (Г. Афзал) Сүзтезмәдә антонимик төшенчәләр нигезендә сурәт ясау табигать күренешләренә дә нигезләнергә дә мөмкин: төнге кояш, караңгы якты, көзге жәй һ.б. Л. Шагыйрьжаннын бер шигыре “Көзге жәй” дип атала. Анда шундый юллар бар:Их, көзләрнең кышка түгел, Җәйгә ялганган чагы... Кузгалды күнел атлары: Тизләтте, юыртты. Биеште уйнап каршымда Карангы якты (Р Хисмәтуллин) Сулышыма кояш нуры кирәк әле. Тик бүлмәмә тулган куе караңгылык. Шул чагында ишегемнән якты бөркеп Син керәсен өйгә төнге кояш булып. (Г Рәхим) Кышкы, жәйге сүзләре дә, аерым сүзләр белән яна мөнәсәбәтләргә кереп, гади укучының башына да килмәгән, көтелмәгән ассоциацияләр барлыкка китерә кышкы жәй, кышкы яшен, кышын яуган яңгыр, жәйге кар һ.б.:Су буенда ап-ак комлык. Бер тавышсыз ап-ак янгыр, Ап-ак серләр, ап-ак шатлык... Ап-ак жәй уйлап таптым. Кышкы жәй (Р. Хисмәтуллин) Н Әхмәдиев хатын-кызга биргән күпьяклы сыйфатламасында аны кышын яуган яңгыр” дип атый. Ул гына да түгел, хатын-кыз ул әле-"төнлә чыккан кояиГта, "көндезге ай” да икән, "аяз көндә яшен"дә икән ул! Җәйге кар ул, Кышын яуган янгыр Ир-атка сон ничек чыдарга? Төнлә чыккан кояш. Тик бер кабат яз күрергә телим. Ник куркасыз кышкы яшеннән (И Иксанова) Их, көзләрнең кышка түгел, Җәйгә ялганган чагы... Кузгалды күнел атлары: Тизләтте, юыртты. Биеште уйнап каршымда Карангы якты (Р Хисмәтуллин) Көндезге ай. Аяз көндә яшен—хатын-кыз. Хатын-кызны аңлыйм дия-дия. Күпме ир-ат калган акылсыз. Изге сүзе, алдау, ялган сүзләре белән бәйләнешкә кереп, көтелмәгән мәгънәләр барлыкка китерә изге алдау, изге ялган Гаять тә әйбәт мәгънәле булган изге сүзе мондый сүзләр белән бәйләнешкә кермәскә тиеш иде дә бит... Нишлисен? Заман изге сүзен дә тискәре мәгьнате сүзләр белән янәшә кулланылышка кертеп җибәргән шул. Алдау... ләкин бу—изге алдау, дип. Карасын салган, ап-агын кигән. Яшьләрен яшереп, мәйданга килгән: “Кояш күк балкып менсен дарга" дип Алдау., шулай да изге алдау бит. (X Туфан) Өзгәләнде былбыл, таңга кадәр Җырларына җырны ялгады; Берьялгызы белде моңлы былбыл Горур кызнын изге ялганын (Зөлфәт) Салкын сүзе жылы. утлы сүзләре белән бер үк сүзтезмә әчеңдә килеп, үзенчәлекле сурәт барлыкка китерә: Тик салкын җылы бу Әбиләр чуагы. ...Араларына чәчрәде Язмышым соңарып Салкын утлы күз яше. Кызганып елмайды (р Харис) (Н. Измайлова) Ирекле сүзе азат, бәйсез булу мәгънәсен белдерә. Ләкин шигырьдә бу сүз әсир, кол сүзләре белән көтелмәгән, хәтта антонимик бәйләнешкә керә: ирекле кол, ирекле Кавказ әсире Дөрес. Кавказ әсире дигәне Л Н. Толстойдан килә. Анын онытылмыйча. поэзиягә күчүе шагыйрьләребезнен социализм чорында Кавказ төбәкләрендә ял итүләре белән бәйледер кебек. Мин Иделгә кайттым Җиремдә дә Сагынам таулар илен, яшермим Үзәннәрдә таулар җырын җырлыйм. Мин ирекле Кавказ әсире (Р. Гатауллин) Һәркем шикле, һәркем бетле. Ирекле коллар. үзен-үзе алдый торган хаиннар булдык. (Г. Афзал) Базар тулы коллар... Мин дә шунда— Шул ирекле коллар базарында. Сата безне мәрхәмәтсез заман Чит җирләрдә түгел— Казанымда! (Рәшит Әхмәтжанов) Г. Моратның «Бәйле бәйсезлек» шигыре дә басылып чыкты... Газап сүзе дә. үзенә карата антонимик мәгънәдә йөргән сүзләр белән бергә килеп, көтелмәгән сурәт барлыкка китерә газаплы ләззәт, ләззәтле газап һ. б. Газаплы ләззәт, ләззәтле газап Җылы туфрактан гарешкә аша. Ходаем, берүк ярдәм ит җиргә— Җир ужымлаган мәлләр, ләбаса... (Зөлфәт) Кайчандыр еш җырланган бер җырда ерактагы якын дустым" дигән гыйбарә хәтердә калган. Ә. Давыдовның “Ерактагы якын туганнар” дигән шигыре дә бар. Түбәндәге шигырь юллары да хәтердә: Җыр жибәрәм матур көйгә салып, Сонардым мин. хатлар язмыйм. Ерактагы якын. Сина—ерак якыным Ерактагы якыи кешемә. (3 Нури) (Ф Сафин) һәм менә ин яшь шагыйрьләрдән берсе— Л. Янсуар болай дип язып чыга: Килә бүген Сиңа сыенасым. Килә назларыңны тоясым. Нурлы карашыңнан җылынасым. Ерактагы якын Кояшым. Шагыйрьләр якындагы ераклык кебек тезмәләр белән дә сурәт ясыйлар. Беренче карашка сәер тоелса да. ул ниндидер серле ассоциацияләр барлыкка китерә: Якындагы ераклыкны Кичергән кемнәр генә? Күзләрең миндә, башкаең Бүтәннең иңнәрендә. (Н Әхмәдиев) Бер төркем сүзләрдә антонимик мөнәсәбәтләр аеруча ачык сиземләнә. Аларнын бер төшенчә оештыруы шагыйрьнең үзенчәлекле табышы һәм яналыгы дип бәяләнә ала: матур ялган, нәни гигант, парлы ялгыз, кадерле кайгы, телле телсез, утсыз ялкын һ.б. Мәсәлән: Иң матур кыз! Иң сөйкемле! Нинди матур ялган 1 Ул ялганга рәхмәт! Мине бәхетле итә алган. (Р Фәйзуллин) Их, син, сәях дустым, нәнн гигант' Без—ракета күк, тик бер аерма: Ракетаның тыш катлавы яна, Безнең исә—йөрәк, тойгыларның Атмосфера катлауларында. (Зөлфәт) Күңелендә исемемне Саклыйсындыр тан кызым. Исә җилләр, кичә илләр, Сау бул, парлы ялгызым 1 (Ф Сафин) Р Фәйзуллиннын да “Парлы ялгыз" исемле бер шигыре бар. Бу сүзләр, шигырьнең исемендә генә булып, текстта яңадан кабатланмый. Читләрдән караучыга без— Туйдагы пар ат кебек! Ә эчләрдә яра саркый Чәерле нарат кебек... Укучылар хәтерлидер: 2002 елнын азагында—2003 башында “Ватаным Татарстан газетасында Н Гыйматдинованың шул ук “Парлы ялгыз” исемле проза әсәре басылган иде Күрәсең, безнең җәмгыятьтә шушы мәгънәдә тормыш итә торган кешеләр арта бара... Әсәрләрдә шул чагыла: Шигърияттә һаман капма-каршы мәгънәле сүзләрне янәшә куеп сурәт ясау арта бара. Рәхәт газап бирүчем. Сау бул бүгенгә! (Эльс Гадел) Кагылма каенга— Кагылма Кадерле кайгыма (Р Гатауллин) Гөрли базар. Берәү генә тыныч. Ымлый гына бары, сөйләми. Дөньядагы телле телсезләргә Тылмач була ала бу әби (Рәшит Әхмәтжанов) Сонгы гыйбарә Айдар Хәлимнен татар китабына багышланган бер шигырендә дә урын алган: Телле телсез булган телемдәй, Йөзем, телем һәм күземне ачтың... Утлы, утсыз сүзләре дә яна сурәтләр барлыкка китерер өчен кулай булып чыккан: утлы ожмах, утлы яңгыр, утсыз ялкын һ б.: Гөлле тәмуг, утлы ожмах түбәндә. (Р Сүлти) Өсләремә, утлы яңгыр булып, ява. ява ла күзләр. (Р. Аймәт) Күңелләрдә утсыз ялкын дөрли. Шатлык оча җиргә сыймыйча. (Н. Әхмәдиев) Шигырьләрдә Камыр батыр үрнәгендә елак батыр да барлыкка килә: Дөнья матур—исең китәрлек. Ал кояшлы. Зәңгәр чәчкәле. Силен кебек елак батырлар Безнекеннән зур киләчәкле (Ә. Рәшит) Мондый берәмлекләр арасында фигыль сүзтезмәсендәге антонимик төшенчәләргә нигезләнгәннәре дә шактый күзәтелә китмәскә дип килү, көлә-көлә елау, елый- елый көлү, елмаеп елау, елап көлү, төшкән саен күтәрелү, өши-өши яну, пешә-пешә туңу, үлә-үлә яшәү, байый-байый бөлү, үлеп терелү, (хәмер) эчми исерү, үзгәреп тә үзгәрмичә калу, яшь чыгармый елау, ерагайган саен якынаю, хурлый-хурлый соклану һ.б. Мисаллардан күренгәнчә, беренче урында килгән компонентларның күпчелеге -ый/-и, -а/-ә формалы хәл фигыльне тәшкил итәләр. Сирәгрәк -ып/-еп/-п хәл фигыль. -ган/-гән, -кан/-кән формалы үткән заман сыйфат фигыльләре кулланыла. Мисалларның зур күпчелеге хәзерге поэзиягә карый. Берничә мисал китереп үтик: Хурлый-хурлый сокланабыз Елый-елый көләбез Шайтан алгыры, шулай Матур яши беләбез. (Р Харис.) Сузылып кул җитәр җирдә Якын һәм ерак кешен, Ә син түз. ела елмаеп. Җитәлсә әгәр көчең. (Н. Әхмәдиев.) Картлык яшьлеге, төшем өне—өнем төше, мәхәббәтнен нәфрәте—нәфрәтнен мәхәббәте, ялганның дөресе—дөреснең ялганы, беренченең киләчәге, юләр башын акыллыгы—акыллы баш юләрлеге кебек стиль әйләнмәләре дә поэзиядә арта кебек. Ә. Баяновнын бер шигыре бөтенләе белән шундый антитезалы сурәттән гыйбарәт: Кичәгемнен бүгенгесе, Бүгенгемнен кичәгесе, Дөресенен ялганыдыр, Ялганымнын чын дөресе, Мәхәббәтнен нәфрәт төсле. Нәфрәтемнең мәхәббәттәй күренеше— Анын эше. (Ә Баянов) Алданрак язылган бер шигырендә дә Ә. Баянов мондый төзелешле сурәткә мөрәҗәгать итә: Соң түгелдер әле, дигән булыйк, Серне бик чәчми генә Атдым менә җавап— кергәч гомер Картлыкның яшьлегенә Соңгысы безгә 3. Нури шигыре буенча да таныш. Җитмешенче еллардан анын бер шигыре хәтердә сакланган: Картлык яшьлегемә кердем... Кирәк түгел артыгы!.. Зөлфәт бер шигырендә фаҗига белән бәхет сүзен очраштыра, алар арасындагы аерма гаҗәеп зур, ләкин фаҗигале бәхет сүзтезмәсе мона кадәр беркемдә дә очрамаган үзенчәлекле сурәт барлыкка китергән: Фаҗигале бәхет көз төсендә. Кабер түгел бәгырь өстендә. М. Галиевнен бер шигырендә исә яшь чыгармый елау сурәте оста кулланылган: Кайберәүләр Авыз ачмый җырлыйлар Икенчеләр Яшь чыгармый елыйлар Бу тезмә, алдагы авыз ачмый елау сүзтезмәсе белән антонимик мөнәсәбәтләргә кереп, елау сүзенең мәгънәсен тагын да төгәлрәк аңлауга китерә. Бөек һәм матурлык сүзләре һич тә негатив мәгънәгә ия түгел. Әмма ялган бөек һәм ялган матурлык сүзтезмаләрен дә без табигый итеп кабул итәбез Яхшы һәм яман сүзләре, сәер мөнәсәбәткә кереп, яхшы ялган, яман дөреслек, ягымлы ялган кебек сурәт ясаганнар. Булыр— мон аңлаудан мәхрүм, Күңел колагына дөя баскан сак бай, ялган “бөек”ләр. (Р. Гатауллин) Үз Ләйләңне эзләп йөргән чакта Кисәтсә дә чатта кызыл ут. Кул бирәсең кайчак җиде ятка, Ялган матурлыкка кызыгып (Р. Закиров) Ягымлы ялган булса да. Килешә хатын-кызга. (М Галиев) Шунысы кызык: татар халык мәкальләрендә үк инде мондый сурәт булган. Яхшы ялганнан яман дөреслек яхшы (Н. Исәнбәт, Татар халык мәкальләре, III том) мәкалендәге көчле сурәт нәкъ менә шушы сүзтезмәләрнен каршы куелышы аша барлыкка килгән. Сыйфатлы исемнән торган тезмәләр әйтелгәннәр белән генә чикләнми, әлбәттә. Берәр-берәр генә булса да, бөек билгесез, бөек ялган, ихлас ялган кебек әйләнмәләр дә очраштыра: Тәрәзәмнән керә кабат— Шук малайлар тавышлары Алар мине кабатламас, Вакытында үзен табар, эзләр — Эврика!—дип кычкырасы Бөек билгесезләр' Нинди бөек ялган белән Күзләренә нур салыйм?! (Н Измайлова) Мин тезләнеп сәждә кылам бүген Мәхәббәтнең ихлас ялганына (М Галиев) (Ф Мөслимова) Поэзиядәге мондый гыйбарәләр кайчак мәгънә ягыннан шактый сәер булалар, ләкин, ияртүче сүзнең мәгънәсенә каршы фикер белдереп, үзенчәлекле тезмәләр барлыкка килә Мәсәлән, Ә Баяновнын бер шигырендә каршы куелыш ике сүзтезмә арасында гына түгел, һәр сүзтезмәдә дә сиземләнә: Ул минем кире фәрештәм. Ул минем уңай җенемдер Төссез һәм тәнсез күләгә. Минем икенче “мин” емдер... (Ә Баянов) Әлеге күренешләрнең квинтэссенциясен чагылдыра торган бер шигырендә, М.Жалил турында язып, Зөлфәт былбыл белән бөркетне каршы куя Ләкин шагыйрьгә бу каршы кую кына җитми. Ул тагын антонимнар өсти җырлый белми—сугыша белми Шагыйрь, тагын да буяуларны куертып, соңгы сурәтне ин югары дәрәҗәгә күгәрә Жырлый белмиләр бөркетләр Сугыша белми былбыл Җырдан сызланмый бөркетләр. Сугышта үлми былбыл 11. .к, у. Муса кайсы шул кошларның? Жанына сыйган жир. күк Сугыша белгән былбыл ул, Һәм жырлый белгән бөркет Бу шигырьгә бәйле рәвештә икенче бер урында Зөлфәт зур аяныч белән болай дип тә искәртә: "Былбылын сугыш бөркете урынына яуга чыгарга мәжбүр иткән илнен, халыкның гөнаһларын кем күтәрер? (Зөлфәт Ике урман арасы. Эссе, шигырьләр, җырлар, поэмалар.—Казан: Тат. кит. нәшр.. 1995 — 15 б.) М Галиев иҗатында гына урын алган бер очрак бар: капма-каршы мәгънәләр очрашып-чәкешеп. сурәт барлыкка килә... “Ничек дөрес ялгышканбыз" Гажәп тә сон инде! Шагыйрьләр шигырьнең формасы белән бергә мәгънәсенә дә басым ясыйлар Һәр шагыйрь үзен башкалардан аерып торган, ул гына әйтә торган, ул гына әйтә ала торган тәгъбирләр эзли, һәм “ачылмаган ачышлар” ясый. М Галиев бу сүзләрне юкка гына очраштырмый: Чәчелеп лә ята— уйлар, җырлар, ачылмаган ачыш, дөньялар Поэзиябездә мондый сурәтләр барлыкка килүгә рус теле дә ярдәм итеп, этәргеч биреп торадыр кебек тоела. Әгәр соңгы могикан (последний могикан) булмаса, тәүге сонгы могикан була алмас иде: светлая грусть булмаса, якты сагыш булмас иде, сладкая ложь булмаса, татлы ялган булмас иде, Кавказ әсире булмаса. ирекле Кавказ әсире булмас иде... Мәсәлән: Туксан яшьлек ветераннар Илдән ничәү бар икән? Авылында Сафуан карт Тәүге соңгы могикан (М. Галиев) Рус теленен “смотреть через розовые очки” фразеологизмы һәм "красивая ложь" сүзтезмәсе тәэсирендә булса кирәк, бездә алсу ялган һәм кара чынбарлык каршы куелышы барлыкка килгән: Чынбарлыкка алсу күзлек аша Юанганбыз карап—чыдарлык! Ал пыяла күпме алдый ала? Алсу ялган—кара чынбарлык' (Л ШагыПрьжан) Татар поэзиясендә сирәк күзәтелгән бер антонимик каршы куелышны да күрсәтеп үтик: Елыйм, шәфкать сорыйм— антимиием миннән көлгән була. (Ә. Рәшит) Шигырь бөтенләе белән антонимнарга нигезләнгән булырга мөмкин Г Морат ның "Син" шигыре тулысынча капма-каршы төшенчәләрне белдергән сүзләрдән гыйбарәт Шигырьдә фигыльләр юк. Бары антоним исемнәр, нокталар аша урнашып, кешенен йөрәгендә— күңелендә—жанында яшәгән капма-каршылыклар бердәмлеген күрсәтеп торалар.. Горурлыгым. Мескенлегем. Таянычым. Абынуым. Тугрылыгым. Хыянәтем. Ихтыярым. Табынуым. Бергәлегем. Ялгызлыгым. Нәфрәтем Мәхәббәтем. Әсирлегем. Хөрриятем Яшәешем. Һәлакәтем. Шигырьнең яналыгы ап-ачык тоела. Андагы антонимнар, беренче зат тартым кушымчасы алып, бер составлы жөмләләр буларак яшиләр Аларда үзенчәлекле симметрия бар: һәр юлда парлап-парлап урнашканнар. Киеренкелек арта бара һәм ул—сүзләрмен мәгънәләренә бәйле горурлык—мескенлек, таяныч—абыну, тугърылык—хыянәт, ихтыяр—табыну, бергәлек—ялгызлык, нәфрәт—мәхәббәт, әсирлек—хөррият, яшәеш—һәлакәт. Бер парнын гына антоним булуы сәеррәк: нхтыяр—табыну, ләкин күчерелмә мәгънәсендә алар да антонимик мөнәсәбәттә торалар. Шигырь кеше тормышының аерым-аерым этапларын үз эченә ала Бер гомер шикелле тоела бу юллар. Ә тормыш каршылыклардан гыйбарәт бит Шуна күрә киеренкелек шигырьнең буеннан-буена үсә бара Р. Фәйзуллиннын бер шигырендә дә антонимнар әсәрнен үзәген тәшкил итәләр: Җырлады читләргә китүче Яшь. таза, сөлектәй бер егет Безнең жир—сыктар-елар җир Безнең жир—шүрәле каргар жир Җырлады читләрдән кайтучы ак йөзле, чал чәчле бер бабай Безнен жир— уйнар-көләр жир 1 Безнен жир—сандугач сайрар җир' (Р Фәйзуллин) Туган җирен ташлап китүче сөлектәй егеткә бу дөнья авыр, ямьсез булып тоелган Ләкин ул читтә яши алмыйча, инде картаеп, чал чәчле бабайга әйләнеп кайтып килгәндә, туган жирдән дә гүзәлрәк жир югын анлап кайта.. Шушы үзгәрешләрне шагыйрь синтаксик параллелизмга ярдәмгә килгән антонимнар белән сурәтли: китүче—кайтучы, таза—ак йөзле, яшь—чал чәчле, егет—бабай, сыктар-елар—уйнар- көләр, шүрәле каргар жир—сандугач сайрар жир Шигырьне шушы антонимнар тотып тора Шулар, текстта әйтелеп тә бетмәгән фикерләрне күз алдына китереп, олуг бер хакыйкать турында сөйлиләр: туган жирдән кадерле нәрсә юк икән дөньяда! Р. Фәйзуллиннын антонимнарга корылган гажәеп яңгырашлы шигырьләре шактый. Шулардан берсе: Мине май дип белдең, ахры, Мин бит ноябрь сыман. Кояшым аз, күгем—тулы— Салкын янгыр хи томан. Мин үзем дә белми торган Бер сәерлектә яшим Челләләрдә кайчак өшим. Кышларын ярсып яшьним Үзем дә кайчак төшенмим Күңелемнең хәлләрен Көтәм жылы ләйсән яңгыр. Чыга зилзиләләре Монда да шул ук хәл май—ноябрь, аз—тулы, кояш—салкын яңгыр (томан), челлә—кыш, өшү—яшьнәү, ләйсән яңгыр—зилзилә Шагыйрьнең икенче бер шигыре дә (“Парадокс”) нәкъ менә антонимия аркасында бер бөтен булып оеша Көтәсен газиз кешеңне. Берәүгә икмәк сузасыцБер имгәк шалтырата... Ә ул сина таш ата. Ялманып алтын эзлисен— Гавәм җанын пакьлим дисен— Алдында иәжес ята. Ә ул күзен акайта. Җилләр белән җыр юллыйсын— Изге хөрлеккә өндисен Ул гайбәт булып кайта. Вәхи сүз ката-ката Хәер бирсән, кыйбаткарак Ыржаеп тарихи хата Үзенә китереп сата. Ботын күтәреп ята Антоним сүзләр арасында сурәт ясаучылары күбесенчә исемнәргә, сыйфатларга, фигыльләргә карый: Бәләкәйләр аркасында Пәһлеваннар орыша. Акылсызлар аркасында Хәкимнәр кычкырыша Гөнаһлылар аркасында Изгеләр кырылыша (Р.Харис) Бәләкәй—пәһлеван, акылсыз—хәким, гөнаһлы—изге антонимнары шигырьне тотып торалар, шулар икенче юллардагы орыша кычкырыша, кырылыша кебек якын янгырашлы формалар белән интонацион бөтенлек барлыкка китерәләр; иядәге күплек кушымчалары охшаш яңгырашны тәэмин итәләр; аркасында бәйлек сүзенең кабатланып килүе шигырь юлларын бер бөтен итүдә катнаша. Л. Шагыйрьжаннын "Сезнең язлар" шигырендә антонимнар, нигездә, фигыль сүз төркеменә карыйлар. Ләкин төп каршы куелган төшенчәләр—без һәм сез. Сезнен яхтар гөрли әле. көлә. Безнен язлар инде елый белә.. Сезнен хисләр ташый язлар саен. Безнен инде елы ничек килә. Сезнен язда бозлар китә агып, Безнен бозлар инде эреми дә. Сөю сәгатьләре суга сездә, Безнец инде кайчак йөреми дә Язлар әле сезнен иртә килә Ә безнеке кайта соңлабрак Бәхет сезгә сорамыйча керә. Без көтәбез инрәп. елап, сорап Кабатлана һәр ел сезнен язлар. Безнен инде елы-елы белән Сезнен язлар көлә генә әле. Безнец язлар инде елый белә. Бу шигырьдәге сагыну-сагышны. яшьлек үтеп киткәннең ачысын без һәм сез каршы куелышы тагын да арттыра, интонацион каршылыкны да көчәйтеп җибәрә. Антонимнар, шигърият дөньясына туктамыйча кереп, хәзерге татар поэзиясенең ин төп бизәкләү чараларыннан берсенә әйләнеп баралар: Эндәшмәүчеләр турында Бернәрсә дә уйламагыз: Яхшы дип тә, яман дип тә... Олы дип тә. эре дип тә, Үле дип тә. тере дип тә— Бернәрсә дә уйламагыз, Үз сүзен әйтмәгән кеше Ул беркем дә түгел әле. (Н Измайлова) Татар шигыре заманга бәйле рәвештә үсә, үзгәрә, янара. Традицион сурәтләрне дәвам иткән хәлдә, ул үлчәм һәм формаларны янарта-янарта, шигырьнең төп берәмлеге булган Сүзне, анын төрле мәгънәләрен хәрәкәткә китерә, сүзнен башка сүзләргә булган бәйләнешләрен төрләндерә, укучыны гаҗәпләндерергә, сискәндерергә омтыла, заманның катлаулы күренешләренә туры килердәй яна сурәтләр эзли... Шигърият хәзер—азат! Язучы—ирекле! Әйтер сүзе булган шагыйрьнең мөмкинлекләре чикләнмәгән.. Хәзерге шигърияттәге сүз-сурәтнен башка үзенчәлекләре дә күзгә күренә: телебезнең сүзлек катламнары хәрәкәткә килә; дини, иҗтимагый лексика активлаша, борынгы искергән сүзләр калкып чыгалар, шагыйрьләр яна сүзләр иҗат итәләр, телебезгә алынма сүзләр үтеп керәләр... Шигъриятебез халыкны яшәешкә өнди, мескен булмаска өнди, тарихи хәтеребезне янарта, Шәрык әдәбиятының гүзәл традицияләрен кире кайтара... Хәзерге шигърияттәге табышлар гаять кызыклы, күп яклы. Ышанып калабыз: шигъриятебездәге бу яна һәм кызыклы күренешләр алга таба да өйрәнелер әле.