Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР-ЧУВАШ БАГЛАНЫШЛАРЫ

Бу ике күрше халыкны берләштергән яклар аз түгел. Аларнын телләре төрки булган кебек, моң, музыка өлкәсендәге якынлыклары да бәхәссез Шунысы да бар: бу ике кавемнең телләре төрки гаиләгә керсә дә, бу ике милләт, махсус өйрәнмәгән вакытта, берберләренең телләрен аңламый диярлек. Дин аерымлыгы да (чувашлар христиан динен кабул иткәннәр) аларнын яшәү рәвешенә җитди аерымлыклар керткән. Әмма бергә аралашып яшәгән урыннарда татарлар һәм чувашлар бер-беренең телләрен яхшы ук беләләр, бу исә аларга рухи өлкәдә дә аралашып, бер-берен баетып яшәү мөмкинлеген бирә, һәр ике халыкның сүз сәнгате үз юлы белән үскән, аларнын чын милли йөзе бар 1897 елда халык санын исәпкә алу нәтиҗәсендә Казан, Сембер, Уфа, Самара, Оренбург губерналарында 900 меңләп чуваш яшәгәнлеге беленә, туларның 550 меңе Казан губернасында. "Менә шуны искә алсак,—ди чуваш галиме И. Иванов.—чуваш халкының культурасын саклап калуда һәм үстерүдә Казанның нинди әһәмияткә ия булуын күз алдына китерү кыен түгел"1 . Билгеле булганча, культураның иң мөһим компонентларыннан берсе—аның миллилеге Бер инану яшәп килә, язучы һәм шагыйрьнең иҗаты никадәр миллирәк булса, ул гомумкешелек тарафыннан да шулкадәр кызыксынып кабул ителә. Чөнки миллилек меңнәрчә еллар буена гомумкешелек белән бик күп бәйләнешләр нәтиҗәсендә, башкалардан кыйммәтле якларны алып, ләкин аларны үзенең карашларына, принципларына, яшәү рәвешенә җайлаштырып үсеп килә. Чуваш галиме И. Иванов та, татар-чуваш әдәбиятлары элемтәсе турында фикер йөрткәндә, шундый нәтиҗәгә килә: “һәрбер милли шагыйрь, барыннан да элек, үз халкының, үз милләтенең рухын аның көчле чагылышында күрсәтергә омтыла. Башка халыклар өчен ул шуның белән кызыклы да. Г Тукай поэзиясе татар халкының табигатендә, рухында булган барлык матур якларны үзенә җыйган Менә шуңа күрә дә гомумкешелек культурасының бер өлеше булып, әле бүген дә бик күп халыкларга армый-талмый хезмәт итә"-' Татарның Г. Тукае гына түгел, аның борынгыдан килгән шигърияте, грамоталылыгы, китаплы милләт булуы да башка халыкларга, шул исәптән чувашларга да, уңай тәэсир ясап килгән. Казан шәһәре үзе генә дә чувашларның гомуми мәдәни дәрәҗәсен күтәрүдә, әдәбиятын үстерүдә, язма сүз сәнгатен барлыкка китерүдә зур урын тоткан. Күренекле чуваш мәгърифәтчеләре, шагыйрьләре, галимнәре Татарстан, аның башкаласы Казан белән бик якын элемтәдә булганнар Гомумкультура ягыннан әнә шундый алдынгырак мохиттә туган чувашлар да фән, мәгърифәт өлкәләрендә тизрәк җитлеккәннәр Әйтик. Тәтеш төбәгендәге Күшке-Яна Тн.мбай авылында чувашның ике күренекле әдәбият әһеле туып-үскән. Аларның беренчесе Иван Яковлев. Чувашлар өчен әлифба авторы, күренекле мәгърифәтче И. Яковлев (1848—1930) 1875 елда Казан университетын тәмамлый "Әлнфба"сының кереш сүзендә ул беренче карашка сәер яңгырый торган фикер әйтә: "руслар, тагарлар, чувашлар—барысы да кешеләр" Шулай да бу тикмәгә әйтелмәгән. Россиядә бары бер милләт—руслар гына өстенлекле булып килде Татарлар, чувашлар һәм башкалар иң гадәти хокуктан—белем алудан, бигрәк тә дөньяви фәннәрне өйрәнүдән мәхрүм ителделәр. И Яковлев тырышлыгы белән Сембердә 1868 елда чуваш укытучылар мәктәбе һәм губернада берничә чуваш мәктәбе ачылу—ул шартлар өчен бик тә мөһим эш иде. Шундый мәктәпләрнең берсе туган авылы Күкше-Яңа Тимбай авылында эшли башлый. Бу авылда туып үскән икенче бер чуваш әдәбиятының күренекле вәкиле—Тихон Педэркн (Петр Петров) (1903—1976). Ул авылдашы И Яковлев турында "Күкше малае" дигән тарихи-биографнк трилогия яза. 1950 елдан Казанның Совет районы халык мәгариф бүлеге мөдире, 126 нчы мәктәпнең директоры була Казанда вафат та була. 'Казан утлары - 1972.—N 2.—164 б. 'Шунда ук 'Заманында И. Яковлев ачкан Кошки-Яңа Тнмбай авылы мәктәбендә булачак драматург И Максимов. Чуваш Республикасының халык шагыйре Александр Алга, ятучылар Владимир Ухли, Сантор Тнмбай, Чувашстаннын халык артисты Анна Казакова кебек мәшһүр кешеләр укыган 1992 елда Татарстан Хөкүмәте Кошки-Яңа Тимбай авылында И. Я Яковлев хөрмәтенә тарнхи-мэдәни үзәк булдыру турында карар кабул итте1 . Күренекле шагыйрь Михаил Сеспель да ижатын Казанда башлады Педер Хузангай да Татарстанда туып үскән Казан—аның иҗаты башланган шәһәр. П. Хузангай сүзенә шушы мәгънә салынган, ул "Казанлы" дигән сүз. Чуваш әдәбиятында беренче булып баллада язган М Ф Федоров та 1878 елда Казан укытучылар институтында берьеллык курс тәмамлый Шул ук елда ул “Арэюрн" ("Шүрәле") балладасын ижат итә. Димәк, ул халык телендә йөргән Шүрәле мифологик образын язма әдәбиятта Г Тукайга кадәр шактый элек гәүдәләндергән икән. Татар халкынын бөек шагыйре үзенен шул исемдәге әкият-поэмасын чирек гасырдан сон язды. 1905—1907 елларда чуваш вакытлы матбугаты һәм демократик әдәбияты барлыкка килү дә Казан шәһәре белән бәйле. 1905 елнын ахырында биредә “Хыпар” ("Хәбәр") исемле газета чыгарырга рөхсәт алалар Дөрес, ул ике елдан соң ябыла. Ун елдан сон, ягъни 1917 елда, ул янадан чыга башлый Әмма анын сәяси юнәлеше үзгәрә, инде ул инкыйлапны хупламаган язмалар бастыра башлый Шуның өчен большевикларга уңай мөнәсәбәттә торучылар “Канаш" (“Кинәш") газетасын чыгара башлыйлар. Аңа да Казанда нигез салына. Билгеле булганча, 1920 елда Чуваш автономияле өлкәсе төзелә Шуннан сон “Канаш" газетасы. Чуваш нәшрияты, чуваш милли театры Казаннан Чабаксарга күчерелә Бу елларны соныннанрак П. Хузангай болай тасвирлады: Кайнап торды Казан эш белән, һәм әдәби Казан кайнады Чуваш каләм әһелләре, татар язучыларыннан гына түгел, аның сәяси эшлеклеләреннән дө үзләре өчен төрле яклап ярдәм алалар. "Бәйнәлмилал”не беренче булып чуваш теленә тәрҗемә иткән Тайр Тимкинең тагар инкыйлабчысы, “Урал" газетасын оештыручы Хөсәен Ямашев белән берничә тапкыр очрашып, үзен борчыган сорауларны ачыклаганы мәгълүм1 . Чуваш әдәбияты эшлеклеләре татар каләм осталары ижатын яхшы беләләр, аларга тиешле бәя белән дө чыгыш ясыйлар. Әдәбият белгече, Ипполит Иванов, мәсәлән, Г Тукайны, шагыйрь буларак, югары бәяли, анын—татар әдәбиятында күтәрелеп чыгуын халыкның олы үткәне һәм бай әдәби традицияләре белән бәйли "Күп гасырлык тәҗрибәгә, рус һәм көнчыгыш әдәбиятларының бай традицияләренә таянып үскән татар әдәбияты Тукай иҗатында иң югары ноктасына күтәрелде4",—ди. һәм үз чиратында татар әдәбиятының, бигрәк тә Г. Тукай иҗатының чуваш сүз сәнгать үсешенә көчле йогынты ясавын билгеләп үтә' “Иң югары нокта” дигәндә, әлбәттә, И. Иванов татар каләм осталары даирәсен тарайтып ала. Билгеле булганча, Дәрдемәнд, С Рәмиев, Г. Камал, Ф Әмирхан, Г Ибраһимов, М. Гафури, Ш Камал һәм башкалар иҗаты бу югары ноктаиын тотрыклылыгын тәэмин иткән казанышлар булды Г Исхакый исемен, әлбәттә, ул елларда теләгән очракта да И Иванов әйтә алмый иде. Билгеле булганча, Г. Исхакый "Ике йөз елдан Ватаным Татарстан —1992—23 май :Казан утлары —1972.—N 2 —164 б ЧЦунла ук. 'Шунда ук. 'Шунда ук. Ч\ваштшнда татар .х)ә6инты коннәре Бер тиркем татар һәм чуваш әдипләре. 1984 ел. сон инкыйраз әсәрендә үткәргән фикерләре белән Г. Тукайга һәм анын замандашларына таяну ноктасы булды Егерменче елларда һәм аннан сон да чуваш шагыйрьләренә Һ Такташ йогынтысы зур булды, һ Ташаш үзе дә алар белән очрашуларга теләп бара, аралашулардан үзенә дә күп нәрсә ала Шундый аралашуларнын берсе 1930 елнын 20 июлендә була. Ул анда болай ди: "Безне аерган нәрсә—телләр аерымлыгы, ләкин бу аерымлык безгә комачауламый, аерым милләтләрнең культура эшчеләре тудырган уңышлар белән файдаланырга да киртә була алмый Чуваш язучылары тудырган, пролетариат өчен кыйммәтле булган әсәрләр татар пролетариатына рухи азык булган кебек, татар пролетар язучылары тудырган әсәрләр дә чуваш пролетариатының социализм өчен булган көрәшендә көчле корал булып хезмәт итә ала”1 . Бу фикерләрне әйткәндә, сүз дә юк, һ. Такташ ул вакыттагы идеология кысаларында уй йөртергә мәҗбүр. Аннан аңлашылганча, әйтерсең лә. әдәби әсәр бары тик эшчеләр, пролетариат вәкилләре укысын өчен генә языла? Акыл хезмәте кешеләре, крестьяннар, димәк, әдәби әсәрләрне укымаска тиеш була. Болар, сүз дә юк, Һ" Такташның—үз күңеленә каршы килеп әйткән сүзләре Чөнки бөек шагыйребез һ. Такташ, әсәрләрен язганда, аларны авыл кешеләре дә, зыялылар да укысын дип язды Ә татар һәм чуваш язучылары әсәрләре һәр ике халыкка да “рухи азык булыр"га тиешлеген ул. һичшиксез, дөрес һәм бәхәскә урын калдырмаслык итеп әйтә. Бу ике халыкның бср-берсе белән рухи якынлыгы, бердәй уй-ниятләр белән яшәве анын "Иптәшләр” (1927) шигырендә дә чагыла. Кызыл армиянең җәйге өйрәнүләрендә булгач язылган әлеге әсәр ихлас хисләрне чагылдыра, җитмәсә, алар гаҗәеп талантлы итеп гәүдөләндерелгәннәр. Димәк, әлеге шигырь юлларының укучыларга тәэсир итү көче дә зур. Бу. дөресен әйткәндә, большевиклар фиркасе өчен теләнгән күренеш түгел иде Чөнки, алар гоманынча. аерым талант иясенең массаларга йогынтысы зур булу фирканең тәэсирен көчәйтүг ә зыян китерәчәк, андый шәхесләрне юк итсәң, анарның тәэсир итү көче дә юкка чыгачак Утызынчы ел урталарына кадәр яшәгән булса, һ Такташ, һичшиксез, эзәрлекләүләргә иң беренчеләрдән булып дучар ителәчәк иде Ник дигәндә, аның зур талантының тәэсире татар укучыларына гына түгел, бәлки чуваш, мари, удмурт, башкорт һәм башкаларга да зур булды. Татарстанда яшәүче йөз утыз меңнән артык чуваш милләтеннән булган укучылар аны беләләр, ихтирам итәләр, күбесе шагыйрьне оригиналь телдә аңлый. Н Степанов язганча, "һ Такташ гаиләсе белән П Хузангай гаиләсе дус булган, кунакка йөрешкән Хәтта һ. Такташ шушы дуслык хөрмәтенә малаена Аван (чувашча “яхшы", “киң күңелле" дигәнне аңлата) исеме кушкан икән’. һ. Такташның замандашы Хәсән Туфан да чуваш язучыларын үз итә. Мәгълүм булганча, ул, каләмдәш дусты Һадиның үлеменә хәсрәтләнеп. “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар" дигән шигырьләр циклын язган иде. Салыр идем, ләкин почтальоннар Хатны аңа илтә алмыйлар: Киләчәккә хатлар барып җитә. Ә үткәнгә хатлар бармыйлар Никадәр сагыш хисе, чарасызлык газабы һәм чын шигърият! Утыз елдан артык вакыт узгач. X. Туфан тагын шуңа охшашрак бер шигырь язды. Чуваш шагыйре Васлей Митга да. безнең 'Такташ Һ Әсәрләр Казан 1942.—317 6. Ватаным Татарстан 1992 23 ман 'Казан утлары —1970.—N 12 —105—107 бб. X Туфан кебек, хаксыз рәнжетелүләргө дучар булган шәхес Шуна күрә аның мондый шигъри юллары булуы гажәп түгел: Үзеңне күреп белмәсом дә. Чын туганым син, Туфан. Әйе. аларга исән килеш танышу насыйп булмый. Тугандаш халыкнын бу шагыйре иртәрәк үлеп китә Моны ишеткәч, X. Туфан аңа багышлап шигырь язмый кала алмый. Анда без тагын бер кат инде ничә еллар элек таныш булган хне-кичерешләр гәүдәләнеше белән очрашабыз: Ә йөрәктә Сәламнәр дә сина. Әйтер сер дә шактый күп иде. Почтальон да бармый инде сина. Телефон да, Митта. юк инде. ' Беренче карашка, X. Туфан биредә күпмедер дөрәжәдө үз-үзен кабатлый шикелле. Әмма дөресендә бу язмышлар уртаклыгы, аларның үкенечле булуы белән бәйле охшашлык кына һ Такташка баг ышланган шигъри шәлкем белән В. Митта үлеменнән сон язылган шигырьләрнең эчке рухы бөтенләй башкача Беренчесендә үзара эчкерсез, кешеләрчә дуслык хисләре үзәктә торса, икенчесендә бердәй рәхимсез язмышка дучар булган кешеләрнен газап уртаклыгы өстенлек итә. Уйлар, хисләр X. Туфанны кабат утызынчы еллар урталарына кайтара. Чуваш галиме И. Иванов күзәтүләрендә бик яхшы күренгәнчә, утызынчы елларда татар һәм чуваш әдәбиятларының дуслыгы тагын да ныгый Н. Шслеби, Я Ухсай һәм И Тхтиның Татарстан турындагы яратып язган шигырьләре, хикәя һәм очерклары барлыкка кнлә, татарчадан чувашчага һәм, киресенчә, чувашчадан татарчага әсәрләр тәрҗемә ителә Укучылар белән очрашулар да уздырыла1 Аерым каләм әһелләренең дустанә мөнәсәбәттә булулары гомуми бәйләнешләрнең даими төс алуына китерә. Мәсәлән, Чувашиянең халык шагыйре Я. Ухсай болай дигән. "Утызынчы елларда, Мәскәүдә яшәгән чагында, мин һәркөннс диярлек дустым Муса Җәлил белән очраша идем. Мәскәү урамнары буйлап йөргәндә, ул Тукай шигырьләрен укырга ярата, безнең Ивановны татар теленә, ә Тукайны чувашчага тәрҗемә итәргә кирәклеге турында сөйли торган иде һәм Муса, чыннан да, үзенең сүзен онытмады. Аның булышлыгы белән, шагыйрь Шәрәф Мөдәррис тарафыннан тәрҗемә ителеп, "Нарспи" поэмасы сугышка кадәр үк татар телендә басылып чыкты”2 Чуваш шагыйрьләре үз чиратында татар каләмдәшләрен, алар аркылы Татарстанны үз иттеләр П. Хузангай "Туган Татарстаным”, “Хәсән Туфанга”, "Татар шагыйрьләренә" дигән шигырьләрен ижат итте. Я. Уксай исә "Муса Җәлил", "Мине татар, диләр" кебек шшырьләрендә шулай ук татар дусларын үз итүен күрсәтә. Соңгысында М. Гафури, М. Җәлнл, X. Туфаннарны җылы итеп искә ала. Шул ук Я Ухсай "Келбук карт” поэмасында гүзәл татар кызы Зәйнәп образын сурәтли. Аның чуваш егетенә булган мәхәббәте фаҗигага нигез булып чыга Яшьлек, чибәрлек явызлык белән очраша. "Кельбук картның Әхмәт агай белән сөйләшүе" дигән бүлек шушы хәсрәтле вакыйганы хикәяләүгә корылган Поэма, татар әсәрләренә дә хас булганча, мелодраматизм белән сугарылган. Шуңа күрә ул татар укучысы тарафыннан да үз күреп кабул ителде. П Хузангай үзе өчен дә Ватан булган Татарстанга карата күңелендә йөрткән хисләрен аеруча олы итеп белдерде: Сагынам сине һаман. Казан, Хәтердә син, хәтердә син. Яшьлегемә күзем салсам. Сине күрәм хәзер дә мин Кайларда сез, кордашларым, Хәтерлимсез яшьлек таҗын? Синдә туды. Нурлы Казан, Минем ин беренче җырлар. Кайда безнен өчәр телдә Шигырь укып йөргән еллар? — Һади Такташ. Гадел Кутуй Мина киңәш биргән чорлар! Казан—минем кардәш калам, Татарстан—матур, бай җир! — Елдан-ел үс, балкы һаман, Синен данын белсен бар җир' Мин—бер улын, гүзәл калам' Болай итеп бары Татарстанга аеруча үз итеп караган кеше генә әйтә ала. Педер Хузангай Сина рәхмәт, сиңа сәлам! шундый кеше иде. Дуслык, әлбәттә, бер-береңә мәдхия җырлаудан гына тормый. Дуслар тәнкыйть фикерләрен дә узара туры һәм гадел әйтергә тиеш Әдәби хәрәкәт тарихында без моның шактый гыйбрәтле 'Казан утлары—1972.—N 2.—167 б. •'Шунда ук. мисалларын да күрәбез Әйтик, 1930 елда чыккан “Ун ел эчендә татар матур әдәбияты" альманахында Г Кугуйның “Тәрҗемә әдәбият турында" дигән мәкаләсе урын алган иде. Бу мәкаләгә карата татар әдәбияты вәкилләре төрле-төрле фикерләр әйтеп чыктылар. Чуваш язучысы А Федоров та шактый кызыклы уйлануларын укучыларга тәкъдим итте. Андагы фикерләрнең кайберләре бүген дә актуаль. Биредә күбрәк игътибар итүебез шуның белән аңлатыла. Иң әүвәл А Федоров үзенең татар каләмдәшен хуплый. “Ул (Г. Кутуй—Ф Г.) анда татар әдәбиятында җыен чүп-чарны тәрҗемә итү, сүз, фикер, образларны дөрес бирмәү яки бозу, сыйнфый яктан тотнаксыз булган нәрсәләр сайлау (мәсәлән, Г1 Романовны) һәм аларга ныклы марксизм тәнкыйтьләре ясамау белән көрәш мәсьәләсен вакытлы куя. Болар һәммәсе дә дөрес Ләкин Кутуй моның сәбәбе нәрсәдән булганлыкны ачып салмый. Ул тик фактларны гына саный һәм күп кешеләрне үпкәләтергә теләми. Яхшы тәрҗемә ничек булырга тиешлеген дә әйтми Ул телләрнең теория яклары турында бөтенләй таныш түгел булса кирәк, һәрбер милли телнең үзенә аерым хосуссияте, башка телләрдә булмаган образлары, оборотлары бар. Шунлыктан бик яхшы тәрҗемә ителгән вакытта да әсәр үзенең төп оригиналында булган агышын, ачыклыгын югалта. Татардан чувашчага яки чувашчадан тәрҗемә иткән вакытта телнең бөтен нечкәлекләре белән җиңел тәрҗемә итәргә мөмкин Ләкин урысчадан татарчага яки чувашчага зәрҗемә иткәндә алай ансат түгел. Бу телләрдә урысчада булган образларны аңлатырлык бай сүзләр табып булмый (бу фикер бәхәсле: чуваш теле ничектер, белмим, әмма татар телендә урыстагы теләсә кайсы образлылыкны бирү мөмкинлеге бар—Ф Г.). Мәсәлән. Г Ибраһимовның “Тирән тамырлар” дигән әсәренең беренче җөмләсендәге "Фәхрине үтереп ташладылар" дигән сүзләрне урысчага тәрҗемә итсәк, ул "Фахри убит брошен" рәвешендә чыга. Ләкин урысча болай дип сөйләмиләр. Ирекле-ирексез “Фахри был убит и брошен” яки “Фахри был убит” дияргә зуры килә (Бу очракта урыс теленең мөмкинлекләре чиклелеге турында сүз бара түгелме?—Ф Г ) Ә чувашчада ул "Фәхрия велләри прахрыч” рәвешендә чыга, анда тәгъбир бозылмый (Күргәнебезчә, биредә А Федоров төрки телле милләтләр булган татар һәм чувашларның тел, әдәби образлылык, тәгъбирләр ягыннан бик якын булуы, аларга аралашып яшәү өчен мөмкинлекләренең зуррак икәнлеген күрсәтергә тели—Ф Г. ). А Федоров шул ук вакытта тәрҗемә өлкәсендә хәл итәсе мөһим мәсьәләләрне дә күтәрә. Алар хәзер дә хәл ителгән дип раслап булмый. Ул мәсьәләләрнең иң мөһимнәреннән берсе— тәрҗемә эшенә югары квалификацияле һәм фәнни яктан әзерлекле кешеләрне тарту “Бу эш гади техник эш кенә түгел, тел һәм художество әдәбияты турында теоретик белем булмаганда, ул чын әдәби тәрҗемә булмаячак. Татар тәрҗемәчеләре арасында әле Көнбатыш Европа телләрен түгел, урыс телен дә фәнни яктан белүчеләр аз. Татар телендәге Көнбатыш Европа әдәбиятыннан булган тәрҗемәләр һәммәсе дә икенче кулдан, ягъни урыс теле аркылы үтеп чыкканнар. Шунлыктан аларны бик яхшы тәрҗемә дип санарга мөмкин түгел”1 Тагын шуңа игътибар изәргә кирәк: Г Кутуй әлеге мәкаләсендә инде Шәрык әдәбиятларын татар укучыларына тәкъдим итү мәсьәләсен бөтенләй үк күтәреп тә тормый Чөнки сүз бара торган елларда (1920—1930) татар әдәбиятының башлыча урыс әдәбиятына гына йөз тотарга тиешлеге кире каккысыз рәвештә хәл ителгән була. Әлеге мәкалә уңае белән сүз алып барганда, чуваш язучысы А. Федоров моңа борчылуын белдерә. "Безнең союз халыкларының телләреннән төрек, иран, өфган кебек көнчыгыш халыкларының телләренә тәрҗемә мәсьәләсен дә куярга вакыт булса кирәк Чөнки матур әдәбиятның кешелек җәмгыятен яңадан төзүдә зур көрәш коралы икәнлеге мәгълүм”’ Биредә А. Федоровның берьяклы гына уйлавы игътибарны тарта. Ягъни ул төрек, иран, әфган халыклары телләреннән безгә тәрҗемә итү турында да түгел, бәлки безнең әдәбиятны аларга тәкъдим итү зурында гына сүз алып бара Әйтерсең лә, аларда безнең өчен рухи кыйммәтле берни дә юк кебек килеп чыга. Аның ни өчен шулай эшләргә чакыруы соңгы җөмләсеннән ачык аңлашылып кала. Безнең әдәбият, “кешелек җәмгыятен яңадан төзүдә зур көрәш коралы буларак”, теге Көнчыгыш халыкларына кирәк булачак икән. Ә алар әдәбияты, имеш, безнең өчен файдалы була алмый Утызынчы еллардагы мохиттә мондый карашта тору табигый иде. Илнең үз эчендә рус әдәбиятының гегемонлыгы да нәкъ шундый максатлардан чыгып урнаштырылды Югыйсә, 1917 елгы инкыйлабка кадәр татар әдәбияты да байтак халыкларның сүз сәнгатьләре өчен үрнәк булып хезмәт изге. Инде егерменче елларда татар әдәбиятының үз әһелләре дә мондый дәрәҗәне югалту белән килешергә мәҗбүр булдылар Шул ук вакытта кайбер әдәби эшлеклеләрнең, ялган горурлык саклап, татар әдәбиятын үз кабыгы эченә бикләргә теләүләре дә бәйләнешләрнең чикләнә баруына китерде. Сүз дә юк, тарихының зурлыгы, үсешенең катлаулылыгы белән татар әдәбиятына тиңләшерлек әдәбиятлар элеккеге СССРда әлләни күп түгел иде. Бу бигрәк тә Идел-Урал җирлегендәге 'Кызыл Татарстан —1930.—6 август Шунда ук. милләтләр белән чагыштырганда шулай булды. Шуна күрә татар әдәбияты вәкилләренең күпмедер дәрәжәдә. яшьрәк әдәбиятлар белән аралашканда, үтләренә мөгаллимлекне алырга омтылулары аңлашыла ла Чуваш ятучысы А Федоровның ятуына кара! анда, мондый хәл Гомәр Гали. Ф С -Катанлынын үт-үтләрен тотышларында чагылган. “Г. Галиев һәм анын фикеренә кушылучы башка иптәшләр татар әдәбиятына карата “читтән" булган тәнкыйтьчеләргә татар әдәбият эшчеләре тарафыннан популярлаштырылган фикерләрдән узмаска тиеш, татар әдәбияты һәм татар тәнкыйтендәге дөрес булмаган якларны ачу аларнын эше түгел, аларга анын белән маташмаска кирәк, диделәр. Ф С -Казанлы башка милләтләрдән до татар әдәбияты белән кызыксынучылар һәм аны белүчеләр бар дигән сүзне ишетергә до теләмәде Вак милләт язучыларыннан берсе Тукан үлгән көнгә багышлап бер мәкалә язып китергәч. Фатих Сәйфи аны бөтенләй эшкә яраксыз дип тапкан Чит милләтләрдән татар әдәбияты белән кызыксынуга каршы булган мондый караш бөтенләй бетерелергә тиеш”'. Төптән уйлап караганда. А Федоров мәсьәләне бик дөрес куйган Вак милләтләргә татар әдәбияты рухи азык бирә һәм алар аны үзләре өчен үрнәк булу ягыннан өйрәнәләр икән, анардан без отабыз гына бит Бу хупланырга гына тиеш иде. Чөнки әдәби әсәрме ул. әллә фәнни хезмәтме, басылып чыккач, аны теләсә кайсы милләт вәкиле укырга хаклы булган кебек, анын турында фикер әйтеп чыгарга да хокукы бар. Бу җәһәттән чуваш язучысы, мәкаләдән күренгәнчә, гамәли алым ясый Фикерен турыдан-туры әйтеп сала, хәтта Г Ибраһимовнын "Ерактан сәлам" дигән мәкаләсен гомуми фраза һәм теләкләрдән генә юра дип саный һәм бу “Г. Ибраһимов өчен һичбер гафу ителерлек түгел. Татарнын карт язучысы булу сыйфаты белән аннан күбрәкне көтәргә мөмкин булыр иде”,г ди. Биредә чуваш авторынын күпмедер хаклы булуын танырга туры килә. Татарстанның X еллыгы уңае белән язылган бу мәкалә авторының инде берничә сл читтә яшәгәнлеге сизелә, ул гомумән фикерләр әйтергә мәҗбүр Г Ибраһимов әдәбиятның шул еллардагы хәле турында Кырымга барып җиткән кайбер гомуми мәгълүматлар буенча гына фикер йөртә ала. Ул әдәбиятның пролетар юнәлештә үсешен хуплый, бу унайлан заман таләп иткән бурычлар куя. Шул ук вакытта мәкаләнең “каты авыру хәлемдә" язылды, дип, автор тарафыннан искәртеп куелуын да онытырга ярамый Дөресен әйткәндә. "Ерактан сәлам" мәкаләсе "Ун ел эчендә татар матур әдәбияты” җыентыгында нинди дә булса бер рәвештә ктанашмый калмау өчен генә язылган. Ник дигәндә, ун ел эчендә әдәби хәрәкәткә йомгак ясаучы бу хезмәттә шул вакытның күренекле әдибе катнашмау дөрес аңлашылмас иде Ныклы анализга нигезләнмәгән бу язмадан А Федоровның (анын гына да түгел) канәгать булмавы аңлашыла, әлбәттә. Шулай да Г Ибраһимов мәкаләсенең кыйммәтле якларын да күрмәү мөмкин гүгел Анын әһәмияте шунда, ул "стиль-тип-характер-сурәт-компоэиция кебек форма ягы белән дө”я кызыксына, аларны камилләштерү мәсьәләсен дә күтәрә Әйе, сирәк булса да бу елларда да сәнгатьлелек мәсьәләләренә игътибар ителә иде. Шагыйрь һәм анын шигыре нинди булырга тиеш? Бу турыда, әлбәттә, ег ерменче еллардан ук бик күп бәхәсләр бара. X. Сирин, мәсәлән, чувашның егерме бер яшьлек шагыйре П. Хузангай турында язганда, анын әсәрләренең сәнгатьчә эшләнешенә соклана “Аның язган шигырьләре бер төрле көчәнеп язган нәрсәләр гүгел. ә. киресенчә, аларлан ерак качкан табигый бер осталык белән агып торган чуваш теленең бөтен байлыгыннан файдаланып язылган шигырьләрдер. Форма ягына килгәндә, әле безнен татар әдәбиятында күрелмәгән бер форма-аркынлы ритмнар белән язылган анын шигырьләрен үз формаларын саклаган хәлдә татарчага күчерергә дә мөмкин түгел Чуваш гелендә алар шундый матур музыкалы гармонияле төзелгәннәр ки, әгәр дә гел шул көе татарчага күчерә алсак, та гар әдәбиятында беренче матур шигырьләр, шиксез, Хузангай шигырьләре булыр иде'4 . Күрәбез, татар шагыйре чуваш каләмдәшенең иҗатына соклана. Анын әсәрләренә бөя бирүе без үзебездә Такташны сыйфатлавыбыз белән бик аваздаш. Шул ук вакытта X Сирин егерменче еллар ахыры өчен хас булмаган фикерләр әйтергә дә җөрьәт итә. “Аның (П. Хузангайнын—Ф. Г.) икенче бер ягы да бар әле. Ул да булса, анын шигырьләрендә агитация булмавыдыр. Әле безнен күп ятпь язучыларыбыз шул агитациягә батып яткан бер вакытта (1925) Хузангай чын мәгънәсе белән сәнгатьчә эшләнгән шигырьләр бирде. Бу сүзләрдән Хузангайны революцион- ный нәрсәләр язмый икән, яхут идеология ягыннан мактарлык түгелдер дип тә уйларга ярамый, ул революционный нәрсәләрне тәмам җиренә җиткереп—сәнгатьчә эшләп бирә, “Сундал" журналында басылган “Егерме алты" дигән поэмасы мисал була ала’" Кызыл Татарстан —1930.—6 август Шунда ук. 'Ибраһимов Г Әсәрләр.—К. 1978.—5.—509 6 'Яналнф 1928 —N 5 —8 б 'Шунда ук. П Хузангай нжаты мисалынла татар язучылары колагына мондый фикерләр әйтү, безнен шагыйрьләрнең “агитациягә багуларын” күрсәтеп бирү—яңа сүз иде. Юк, X. Сирин дә—шул чор идеологиясен хуплаучы, ләкин аны сәнгатьчә бирүне өстен күрүче. Чөнки турыдан-туры, манганга терәп үгетләүнең сәнгатьлелектән ерак торуын күреп гора ул. Без заманында мәгърифәтчеләрнең әнә шулай үгет-нәсихәт белән мавыгуларын аларның кимчелеге итеп күрсәтә идек. Совет хакимиятенең беренче унъеллыкларында каләм әһелләре шул ук мәгърифәтчеләрнең кайбер алымнарын корал итеп алырга тиеш булдылар. Ә. П. Хузангай, Һ Такташ кебек сәнгатьчә язарга омтылучылар соры массадан нык аерылып торды Шуңа күрә аларга һөҗүм аеруча оешкан төс алды да. Алдарак телгә алынган чыгышында чуваш авторы А Федоров тагын бер әһәмиятле мәсьәлә күтәрә. Күрше мари, удмурт, чуваш, мордваларның байтагы татар әдәбияты әсәрләрен егерменче елларда оригиналында укыганнар, чөнки алар татар телен белүгә шактый әһәмият биргәннәр. Чуваш язучысы А Федоров исә татар язучыларына да мари, удмурт, чуваш, мордва әдәбиятлары белән якыннан танышып барунын кирәклеген әйтә. Алар белән эшне яхшы белеп сөйләшү өчен, татарларга да бу телләрне белү ихтыяҗын күрсәтә Чыннан да, бу—бәйләнешләрне тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрүнең ин нәтиҗәле юлы Моны Зариф Бәшири эшчәнлеге дә раслап тора. Әлеге татар язучысы чуваш телен ана теле дәрәҗәсендә камил бетә Ул—чуваш язучылары әсәрләрен татарча яңгыратуга шактый өлеш керткән тәрҗемәче дә. Соңгырак чорларда бу игелекле өлкәдә Кави Латыйп нәтиҗәле эшләде. Чуваш шагыйре Николай Шелеби исә 1930 елда, татар язучылары әсәрләрен тәрҗемә итеп, үз ана телендә бастырып чыгарды Ул туплаган җыентыкта һ. Такташ, Г Кутуй. Г. Минский, М. Әмир, 3. Бәшири. Н Баян, М Максудларның әсәрләре тупланган Тәрҗемәченең бу хезмәте матбугатта да уңай бәя алды, “тәрҗемәдә сәнгатьчә югалтулар сизелми" дигән нәтиҗә ясалды' Г Гали сүз башы белән чыккан бу җыентык үз вакытында чуваш телендә укучылар тарафыннан яратып кабул ителде. Инде әйтелгәнчә, татар язучысы һәм журналисты Зариф Бәшири ике халыкның сүз сәнгатен үзара якынайту эшенә сизелерлек өлеш кертте. Ул яшьтән үк чувашлар белән аралашып үсә. аларнын яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен яхшы белә Анын беренче хикәяләренең берсе "Чуваш кызы Әнисә" дип атала. Ул Сәгыйть Рөмиев тәкъдиме белән язылган. Анда, билгеле булганча, чуваш һәм татар халыкларының дуслыгы чагыла. Татар карты Таҗи һәм чуваш Аксаби. татар егете Зәрбн һәм чуваш кызы Әнисә милләт аермыйлар, дустанә яшиләр. Таҗи карт (Зәрбинен бабасы) бу дуслыкны нык сакларга өнди Зәрби-Әнисә мәхәббәте бу дуслыкның югары ноктасы буларак кабул ителә 1928 елда Татарстанда “Күрше милләтләр әдәбиятыннан" дигән серия чыгару башлана. Анын беренче китабы "Чуваш әдәбияты" дип атала Аны 3 Бәшири төзи, үзе үк әсәрләрне татар теленә тәрҗемә итә Җыентыкка Н Шелеби (Полорусов Николай Иванович), Н. Шубосинни (Васильев Николай Васильевич), Хумма Семен (Фомин Семен Фомнч), П Хузангай (Петр Петрович), Н. Васянка (Васянка Ннкифер Тарасович), В Алагер (Осипов Василий Осипович), Трубнна Марфа Дмитриевна кебек авторларның әсәрләре тупланган Ш. Мөдәррис тә чуваш әдәбияты классигы К. Ивановның “Нарспи" әсәрен татарчага тәрҗемә итеп бастырды Үз әсәрләрендә чуваш милләте кешеләрен гәүдәләндергән татар каләм әһелләре 3 Бәшири белән генә чикләнми, әлбәттә. Безгә таныш А Федоров. “Тирән тамырлар" романында чуваш Полорусов образын сурәтләгәне өчен, күренекле татар әдибе Г' Ибраһимовка җылы сүз әйтә “Ул анда,—ди автор,—милли тенденция һәм шартлардан башка тагар, урыс, чуваш һәм башка милләт эшчеләрен булганынча бирергә тырыша"’ Г Бәширов "Намус” романында алдынгы игенче Нагашаны, К Нәҗми “Язгы җилләр" романында Егор образын аерым җылылык белән сурәтләделәр К Латыйп “Йолдыз таккан егет” (1972) повестенда милләте буенча чуваш булган космонавт Андриан Николаев образын гәүдәләндерде Аны чуваш теленә Владимир Ухли тәрҗемә итте. Шул рәвешле, татар һәм чуваш әдәбиятларының үзара хезмәттәшлеге хәзер дә дәвам итә Чуваш каләмдәшләребез Г Тукай юбилейларына килсәләр, татар язучылары Я Ухсайның бәйрәмендә катнаштылар. Чабаксарда Р Харисның шигъри кичәсе уздырылса. Татарстанның Чирмешен районында Порфирий Афанасьевның 60 яше зурлап билгеләп үтелде. 2003 елның марг аенда Чувашстанда татар әдәбияты көннәре уздырылу бу дуслыкның тагын да көчәеп дәвам итүен күрсәтте Быел яз чуваш дусларны без үзебездә кабул итәчәкбез Рәхим итегез, кадерле уг күршеләребез!