Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАҢ КОШЫ- ТАҢДА ЙОКЛАМЫЙ

НӘҖИБӘ САФИНА ИҖАТЫ ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ

И жат— ул язмыш, диләр... Дөрестән дә. тулаем алганда ижатны “язмышым!” дип кабул иткән, барлык вөжүден ижатка багышлаган ижаткярлар гына, Ходай биргән талантына карап, теге яки бу күләмдә уңышка ирешә ала. һәм әйтергә кирәк, шуна бәрабәр рәвештә Ижатка шәхеснең язмышы, яшәеш рәвеше, тормышчынбарлыкка карашы, уй-фикерләр сөрешенең юнәлеш-кыйбласы. ахыр чиш. холкы-фигылснен яшерен сулкылдаулары, фантазия-уйдырмалар белән бергә кушылып, тегеләйме-болаймы Ижатка да күчә. Була шундый ижаткярлар, алар Табигатьтән килгән талант канатларына таянып, ижатларынын башлангыч чорында ук югары биеклекләргә күтәрелергә сәләтле икәнлекләрен күрсәтәләр, иҗади мохит та андыйларны (күп очраш!) бик тиз күреп алып үзенеке итә, һәрхәлдә, алардан янадан-яңа ачышлар, зур эшләр көтә. Күпчелек вакытта бу өметләр аклана да һәм “өметле" дип мөһер сугылган "яшь иптәшләр" дәверләр узу белән олуг бер әдип булып өлгерә Чөнки ул. талантлы булуы өстснә, яшәүнең туктаусыз көрәш икәнлеген аңлап (ә Ижат яшәү рәвешенең бер чагылышы, моделе ул!), тормыш каршылыкларын жиңә барып, әлбәттә, борчылу, шикләнү, газаплану, шатланулар аша Язмыш дигән катлаулы бер бөтенлек ижат итә. Меңәр еллык тәжрибә шуны күрсәтә ки. кызыклы, кабатланмас язмыш белән яшәгән шәхесләр генә беркемнекенә дә охшамаган ижади дөнья тудыра алалар. Була тагын икенче төр ижаткярлар. ижатларынын беренчел кисемендә алар башкалардан әлләни аерылып тормыйлар, ялтырап килеп чыкмыйлар, әмма югарыда санап кителгән сыйфатларга ия булу сәбәпле, кем әйтмешли, торган саен "ачыла" баралар, тормыш тәҗрибәләре арткан саен иҗатларында да янадан- яңа төсмерләр пәйда була, ачышлар барлыкка килә. Ни өчен шулай дигәндә, алар чишелеше таләп ителми торган бер хакыйкатьне яхшы үзләштергән булырга тиешләр талантның юлдашы иҗат өчен көрәш, туктаусыз эзләнү, яналыш омтылуы ич' Ә инфантильлек—"балаларча суллык” авыруы күпме сәләтле шәхесләрне йотты, тормыш баткаклыгына кертеп батырды, шул рәвешле күпме зур ышанычлар вәгъдә иткән яшь кешеләр балалык чорында, олы, чын ижатнын “теге" ягында торып калдылар... Бу нәүбәттән Нәҗибә ханым Сафинанын ижади язмышы игътибарга лаек: ул әдәби стартны башка бик күпләргә караганда сүлпәнрәк алды кебек, һәрхәлдә, баштарак ижатка сусаган яшь максималистларның алдынгы рәтендә саналмады, әмма бүген үҗәтлелеге, Ижатка тугрылыклы хезмәт итүе нәтиҗәсендә Шигърияттә язмыш юраган үз урынын яулап ала алды, кулыннан каләм төшеп китәргә сәбәпләр булган чакларында да Ижатка хезмәт итәргә үзендә көч тапты. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлагач, ул шактый югалып торды Баксаң, Нәҗибә ханым туган якларында, әдәбиятының тугрылыклы хадиме буларак, шигъри учаклар кабызып йөргән икәи Бу хакта анын яшьлек дусты Филүс Ханов бер язмасында болай дип искә ала: "Мин Яңавыл районының Кисәк-Каен авылында туып үскән шагыйрә Нәҗибә Сафина турында сөйләргә булдым әле Чөнки әле генә дигәндәй, без анын белән Нефтекама, Краснокамадагы каләм тибрәтүче яшь иҗатчыларны эзләп, "Акчарлак әдәби берләшмәсе, аннан тагы да киңрәк күләмле “Инеш” иҗат берләшмәсен булдыру өчен янып йөргән идек. Анын белән бергә күпме авыл, мәктәп, завод-фабрика, тулай торак сәхнәләренә күтәрелдек, балалар бакчалары, ял йортларында—барысында да шигырь укыдык". Менә шулай, учакларда янып чыныгу алган Нәҗибә ханым 80 еллар ахырында. урау юллар үтеп, кабат Казанга әйләнеп кайтты һәм иҗтимагый тормыш вә ижади мохит казанында кайнап яши башлады; дөресрәге, күнегелгән гадәте буенча яшәвен дәвам итте Кабаттан милли аң уянып килгән, татар халкы ирек вә бәйсезлек яулап йөргән еллар иде бит бу һәм Нәжибә Сафина, ике дә уйлап тормастан, көрәшчеләр сафына басты: газиз халкының гайярь вәкилләре белән бергә мәйданнарга чыкты, шигырь сәхнәләренә күтәрелде, әдәбият -сәнгать әһелләре белән кайгысын-шатлыгын уртаклашып гомер кичерде. Шушы чорда заманыбызның күренекле шагыйре Мөдәррис Әгъләм белән уртак тормыш корып җибәрүләре дә анын иҗатына уңай йогынты ясады кебек. Һәрхәлдә, нәкъ менә шушы дәвердә шагыйрә иҗат белән аеруча актив шөгыльләнгән икән, бу бер дә гаҗәп түгел—янып яшәүнең бер нәтиҗәсе булырга тиештер ләбаса... Әйе, шагыйрә вакытлы матбугатта көлтә-көлтә шигырьләр бастырды, алар ахыр чиктә китап булып тәгаенләнделәр. "Таң кошы” җыентыгы 1997 елда дөнья күрде, әлегә сонгы китабы (ул “Әгәр дә уйланганда...” дип атала) 2001 елда басылып чыкты Ул арада икеме-өчме балалар өчен шигъри күчтәнәчләр—китаплар әзерләргә өлгерде Нәҗибә ханым. Алай гына да түгел, ижади активлыгын күреп алган каләмдәшләре аны моннан берничә еллар элек Татарстан Язучылар берлегенең идарәсенә әгъза итеп сайлап зур хөрмәт күрсәттеләр һәм, әйтергә кирәк, тынгысыз холыклы шагыйрә идарә эшендә үзенчәлекле "катализатор” хезмәтен үтәде кебек. Тормышта актив позициядә торган шагыйрә, иҗат кредосын билгеләп, болай дип язды: Язгы ташкын, көзге балкыш— Берсе дә түгел лә мин. Мин барсы да, мин тик кеше— Яшәүнең күге лә мин. Чыннан да, иҗат—ул язмыш булса, хәзер без һич тә икеләнмичә әйтә алабыз: Нәҗибә Сафина бер кемнекенә дә охшамаган иҗат дигән язмыш иҗат итә алды, ул үзенен ин унышлы шигырьләрендә гасабилы җанын ачып бирүдән куркып калмады: "Таң йокысын йоклыйлар бит аны”,— Ин татлысы иде тан йокысы... Инде күптән таңда йоклый алмыйм, Күптән инде, күптән мин—таң кошы. Әйе, шагыйрь үзен “тан кошы” дип атый, ләкин шигырьнең хикмәте тирәндәрәк ята икән, ягъни шагыйрь шәхси кичерешләр аша милләти киңлекләргә чыга һәм зур гомумиләштерүләр ясый: “Таң йокысын йоклыйлар бит аны”,— Имин булса әгәр туган җирем, Исән булса әгәр җан ирегем, Исән булса әгәр Дәүләт-Жирем,- Тан йокысын мин дә йоклар идем... Кыскасы, аңлашылса кирәк, Нәҗибә Сафина үзен уйлы, гамьле шагыйрь итеп танытты. Ил-ватан борчулары да ана ят тойгы түгел. Ләкин шушы шигырь унае белән тагын менә нәрсәгә тукталасы килә: кайчагында әдип бер шагыйранә юл белән дә әдәбиятта ниндидер бер ачыш ясый (әйтик, Әмирхан ага Еникинең “Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә” дигән галибанә юллары кебегрәк) һәм ул гыйбарә буыннардан-буыннарга күчә-күчә халык күңелендә саклана килә Әнә бит Нәҗибә ханым да әбисеннән ишеткән бер нәсыйхәтне җыо иткән— шәп бит, чукынчык, тарихи бер эпостан киртләп алынган диярсең “Тан йокысын йоклыйлар бит аны. ” Ә Нәжибә Сафина тан йокысын йоклый алмый, чөнки ул, үзе әйткәнчә, тан кошы...